Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Дөньяларны үзгәртәбез, диеп. Тормыш белән һаман алыштык. Ул үзенчә безне көйләгән ич — Бераз гына. ахры, ялгыштык; Шактый булды шаукым шау-шулары. Эштән алда йөрде сүзебез... Дөнья ул — без. үзгәртәбез дисәк. Үзгәрәсе башта үзебез!

Иман

Бер карасаң, бу дөньялар Кызганыч, кызык кына, Иман сүзе дә яшәде Сүзлеккә посып кына. Ахры, «имамнар калдыгы» Булып күренгәндер ул, Тере телдән заманында Шуңа сөрелгәндер ул... Җанны әрнетеп күп еллар Вөжданда иман сызлар — Үрчеде буш йөрәклеләр. Ишәйде имансызлар. «Башын киссәң, тагы үсә...»— дип. Өметләрен өзмәгән. Тугры уллар тайпылмаган Тарих салган эзләрдән. Хаклык өскә калкасына Инанганнар үзләре, Саф күңелләрдә сау калган Халыкның рух үзәге. I асыр чирләрен җиңәрлек Савыктыргыч им анда — Туфаннар гүзәл гамендә — Гуманистик иманда! Шәмаилдә яңа дога — Җырлап торган «Туган тел». Яшәвебез, саулыгыбыз, Иманыбыз булган тел. Әйе. җирдә халыкларның Саны — миллионнарда. Әмма сыйфат рәвешләре. Җаны — милли улларда. Мин ышанам могҗизага — Халык булдыра килә.— Үзен мәңге яшәтерлек Дәвам тудыра килә. Мин ышанам: гасырларда Бар безгә дә урыннар — Вәкаләтле илче булыр Оныклар һәм туруннар! Әйләнер дөнья-куласа. Киләчәккә күчәр гел, Имин булсын да уң булсын — Иман булсын күчәре! Билгесез кабер Kutan.-шрның да язмышы бум. (Борыигы м»ымь> — Болай булды бу. Армиядә мин Утыз ж.идедә хат алдым өйдән: «...шундый хәл монда, башкача булмый, Китапларны мин озатты м»,— дигән. — Өстәгән әти: «Мин күрәлмәсәм, Әниең әйтер, әйлән шул якка — Булмабыз аннан без дә еракта,— Борынгыларның урын зиратта...» Кинаясен мин төшендем аның. Кара син, нинди хәйләсен тапкан — Мәрхүмнәр азат диеп тентүдән, Зиратка илтеп күмгән китаплар. Сигез ел йөреп кайтып ирешсәм, Әни бик авыр хәлдә — урында. Күземә карый, сүз дәшә алмый, Соңгы сулышын алды кулымда... Зиярәт кылам, хәзер дә алар Тормыштагы күк, янәшә бергә. Кайдадыр тагын өченче кабер, Күмелеп ята васыять-сер дә... Эзләнеп, ташсыз калкуларның мин Текәлеп карап йөрим һәрберен — Күпме билгесез язмышлар ята, Кайсысы шуның китап кабере? . .Китапларның да язмышы була. Китапларның да гомере була, Китапларның да үлеме була. Китапларның да кабере була... Мин ышанам: гасырларда Бар безгә дә урыннар — Вәкаләтле илче булыр Оныклар һәм туруннар! Әйләнер дөнья-куласа. Киләчәккә күчәр гел, Имин булсын да уң булсын — Иман булсын күчәре! Зәңгәр диңгез бигрәк яп-якты ла, Тере нурлар ничек биешә! Диңгездән дә матур елмаясың, Сафлык сиңа шундый килешә. Елмаюың серле мәгънә тулы. Бик үз итеп дәшкән ым сыман; Яшьлегемнән кайткан бәхетем дип Алданып бер тагын ымсынам...Хаста Шаулый, күрми ак-караны. Күзләренә кан йогергән: Коткарырга инде соңдыр — Баш миенә... дан йөгергән. Бабай сүзе Склероз ул бик файдалы. Әллә шуны белмисең — Карт икәнеңне онытып. Гел яшьләрчә иорисең' «Чәчәк аткан болыннарым, кайда сез?» «Яшьлек үткән юлларда!» «Кара күзле толымнарым, каңда сез?» «Чәчәк аткан елларда!» «Сызланулар, сагынулар, кайда сез?» «Син яшәгән елларда...» «Үкенүләр. Ю1алтулар, кайда сез?» «Син үтәсе юлларда...» Быелгы «Былтыр» «Урманнарым бетә!» диеп Кычкырыр чак. Шүрәле. Балта тоткан адәмнәрне Кыстырыр чак. Шүрәле! Быелгы «Былтыр» узынды. Белми башлады чама Утырган ботагын кисте. Инде тамырга чаба Мин китәрмен җирдән, мәңге булсын Җанга якын газиз моңнарым — Якты көнгә баккан ромашканың Тамырына сеңеп тыңлармын... Мәңгелектән кайтыр әмәл булса: • Ни кирәк, дип. сайлап ал шуны!» Күзем ачып тик бер карар идем Тургай сайрап торган басуны..Ул елларда Шымчыдан да нидер калган. Тарихка бит «өлеш» кергән: Якты сүзләр артыннан ул Күләгә дип теркәп йөргән... Юату «Яхшы кеше озак яшәми»,— дип Син төшермә бер дә күңелне, Ул куркыныч сиңа һич янамый. Син булырсың озын гомерле... Хәтергә сал Ишет тә син моны, Хәтергә сал гына: Күңеле сукырның Йөрәге саңгырау... Сыеклау «Сүз куертмыйк!» - дия-дия Теле-телгә йокмады: Йокыны тәмам куертты. Фикерне сыеклады... Бу дөньяга килгәч, бала чакта Бөтен нәрсә гаҗәп, өр-яңа! Балигъ булгач, мәңге китмәс сыман Гамьсез йөри кеше дөньяда. Кара җиләк җыйдык икәүләшеп, Җиләкләре зәңгәр-каралҗым. Ничек инде, белмим, җыйганмындыр, Гел бит күзләреңә карадым. Сөенечле ул җәйдән соң инде Бик күп җиләк-еллар коелган; Кара җиләк күрсәм, кара җирдән Син карыйсың кебек тоела... Яшәү тәмен татып, кояшына Гел сөенеп тә соң карыйсы! ...Безгә әле соңгы үкенечне Соңгы әрнү белән аңлыйсы... Буш бармаклар Бармак саен алтын балдак. Гел балкып-балкып бара. Кысан балдак, кысыр бармак — Җитәкләсәме бала... Дөрес... Күп ул дөрес сөйләүчеләр. Күп ул дөп-дөп-дөрес сүзләр! Туктап тын алыйк беразрак Дөрес эшләүчеләр азрак... Көзге... «Сине яратам!» - дисә дә Бүтәннән күзен алмый: Күбрәк яратканы шулдыр — Гел-гел көзгегә карый! Безнең нәсел — безнеңчә! Безнең нәсел — безнеңчә шул. Хәрәкәтләр җилле лә,— Япь-яшь кенә энебез дә Килеп җиткән иллегә! К)к монда һич арттырулар. Тумыштан батыр идең - Уты I җиденче елны син Шушы дөньяга килдең... Ярты гасыр күп түгел дә. Ярты гомер диярлек. Иң кадерле яртысы шул. Сагыныплар сөйләрлек. Яшьлегеңнең нурлары да. Мәхәббәтнең җырлары, Хыялларың чынга ашып. Җилеп үткән чорларың. Гармуныңны тарта идең. Ишет, дөнья, диептер. Фарукка Биеттең инде! Кайчакта Дөнья сине биетте... Язмыш басса — ялгыш басса Буташтырып бакасын,— Тормышгармунны барыбер Үзеңчә сайратасын. Кой таныган бармакларың Гармунга дәшә генә — Дәртле чагын, дусларыңны Җырлатып яшә генә. Яңа бәхетләр алда дип. Күңелләрне юат та. Булганнарның кадерен бел. Тапканнарны югалтма! Безнең нәсел — безнеңчә лә. Өйрәтәсе юк инде. Шаян чагында — бик җитди, Җитди чакта — шук инде!