ХӘНИФӘМЕ, МӘСТҮРӘМЕ?
әр санын хөрмәт белән укып барган “Казан утлары" журналынын 1998 елгы 3
санында Лирон Хәмидуллиннын "Иске чаршауларны алып ташлыйк" исемле,
классик язучыбыз Г Ибраһимовнын иҗат мирасына, тормышына багышланган
мәкаләсен укыдым һәм андагы кайбер фикерләр мине кулыма каләм алырга
мәжбүр итте “Гөлсем Мөхәммәдованын “Олы юл" әсәрендә “коммунист
биографиясенә” тап төшерердәй тагын бер кечерәк эпизод бар әле,—ди автор —Ул да
булса, Г Ибраһимовнын беренче өйләнүенә бәйле “Үкенечле төн" сәхифәләре"
"... Г. Ибраһимов, советча рәсми никах беләндерме, юкмы, шул чорнын бик
актив бер большевиклар фиркасы әгъзасына өйләнә"
Әйтәсе килгән сүзем, язасы килгән фикерем әнә шул “бик актив большевиклар
фиркасы әгъзасы”—Галимжан Ибраһимовнын беренче хатыны Мәстүрә апа
Файзуллина ("Олы юл” әсәрендә ул Хәнифә исеме белән бирелә..) хакында
Кандидатлык диссертациям егерменче елларда Татарстанда һәм Идел буе
республикаларында барган хатын-кызлар хәрәкәтен өйрәнүгә багышланган булганлык-
тан, шул чорнын бөтен авырлыкларын үз күкрәкләре белән ерып барып, яшь респуб-
ликабызны төзүдә һәм аякка бастыруда катнашкан фидакарь җаннар белән очрашырга
туры килде Җитмешенче елларда, Аллага шөкер, аларнын кайберләре исән иде әле.
Авыр туфрагы жинел булсын, күп вакыйгаларның шаһиты, егерменче елларда
татар хатын-кызларынын мактаулы җитәкчесе Зөһрә апа Баимбетова мина шул чорнын
тирән каршылыкларын аңларга, күзалларга булышты. Мәстүрә апа турында да җылы
сүзләрне ин беренче Зөһрә ападан ишеттем Анын үзе хакында исә минем мәкаләләрем
матбугатта басылып чыкты
Бу ханым үзе дә, ире Гыйлемдар Баимбстов та—Галимжан Ибраһимовны да,
Мәстүрә Фәйзуллинаны да бик якыннан белгән шәхесләр. Гыйлемдар белән
Галимҗанның тормыш юллары бергә үрелеп бара диярлек Икесе дә кордашлар, икесе
дә Башкортстаннан Әле Октябрь революциясенә кадәр үк башланган танышлык
эсерлар партиясендә дәвам итеп. Совет властеныи беренче елларында төзелгән җитәкче
оешмаларда да аларны гел янәшә куя Гражданнар сугышы да .шарны бергә очраштыра:
Гыйлемдар—Көнчыгыш фронтның 5-армиясендә сәяси комиссар, “Кызыл Яу"
гәзитәсснең баш мөхәррире, ә Галимжан—шул армия сугышчылары ярдәмендә Колчак
тылына үтеп разведка мәгълүмалары жыя
Соңрак хатыннары Зөһрә белән Мәстүрә дә 1919 елны Казанга киләләр. Икесе
дә хатын-кызларның һәм балаларнын гомерләрен саклауда тырыш хезмәттә. Икесе дә
бик чибәр, белемле, бик тә уңган ханымнар була Шул елларда чыккан үзәк һәм жирлс
матбугатта аларнын эшләрен мактап язган бик күп мәкаләләр укыдым
Мәстүрә Фәйзуллина Казанга, инде әйткәнемчә, 1919 елның көзендә килә
Колчак армиясенә ияреп, иленнән аерылып китеп барган Пермь сәүдәгәре Гыйльман
бай гаиләсе белән танышып, анын бердәнбер сылу кызы Мәстүрәнең вәгъдәсен нәкъ
менә шул разведчик булып йөргәндә алган икән Галимжан Анын "Совет властеннан
качкан эмигрантлар белән очрашуы" хакында үзенең истәлекләрендә М Шаһиәхмәтов
га күрсәтеп үтә. (Галимжан Ибраһимов турында истәлекләр —Казан Татарстан китап
нәшрияты —1966 ел, 149 бит )
Әти*әнисен Кытайга озатып, алардан инде мәңгегә аерылган яшь кыз үзенен
вәгъдәсе буенча Казанга килә Алар өйләнешәләр, матур гына гаилә тормышы башлана
Мәстүрә башта Халык мәгарифе комиссариатының аналарны һәм балаларны саклау
бүлегенә җитәкчелек итә Соңрак бу бүлек Сәламәтлек саклау комиссариатына
күчерелгәч тә. ул анын җитәкчесе булып кала
1920 елда Татарстан хөкүмәте оешкач Мәстүрә ханым рсспубликанын нн югары
Һ
органы—Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) коллегиясенә сайлана.
Татарстан өлкә партия оешмасы хатын-кызлар бүлеге коллегиясенең дә ул актив
ә гъзасы була.
Егерменче елларның авырлыгын әйтеп, язып торасы да юк Шул чорларда яшь
Татарстан республикасы өстенә төшкән михнәтләр, татар милләтеннән булган җитәкче-
ләргә эш шартларының чиктән тыш авыр булуы хакында инде байтак язылды
Мәстүрә кайда гына эшләмәсен, йөзгә кызыллык китерми. Балалар өчен яслс-
бакчалар төзү, балалар һәм хатын-кызлар сәламәтлеген яхшырту максатыннан
консультация пунктларын булдыру, Кызыл Армия сугышчылары гаиләләренә ярдәм
оештыру, бала табу йортларын күзәтү астына алып, эш шартларын яхшырту өчен даими
кайгырткан татарча бюллетеньнәр чыгаруны оештыру—болар барысы да ул
җитәкләгән бүлек эше. Әле шулар өстенә күпме утырышларда, күпме җыелышларда
катнашып чыгышлар ясаган, докладлар укыган ул!
1920 елның ахырында алар икесе бергә партиягә керәләр. Мәстүрәнең билет
саны 0979340, билетында фамилиясе Ибраһимова. Димәк, Галимҗан өйләнгәндә үк
“бик актив большевиклар фиркасы әгъзасына" түгел, бәлки ак эмигрант кызына
өйләнгән булып чыга түгелме7
1920 елны алар бала көтәләр. Мәстүрә инде әти-әниләре белән хат алыша
башлый, аларга да ана булачагы хакында яза.
Шунысы да мәгълүм: большевиклар фиркасына кергәч, Галимҗан Мәстүрәдән
әти-әнисе белән аралашмавын таләп итә. Ләкин: “Мин анамның хәләл күкрәк сөтеннән
ник баш тартыйм”—дигән җавапны ишетә. Ата-анасыннан баш тартмавы өчен
Мәстүрәгә сонрак та күп бәлаләр күрергә насыйп була, тик алар хакында соңрак.
Зөһрә Баимбстованың сөйләве буенча. Кытайдан Галимҗаннарга бер вагон тулы
әйбер килә Анда йорт җиһазлары, савыт-саба, икесенә дә яхшы кием-салым, ә туачак
балага үсеп буйга җиткәнче кирәкле нәрсәләр була. Шушы бүләкләр аларнын
аерылышуына сәбәп тә була, күрәсең. Чөнки Ибраһимов бүләкләрне алуга ук бүген-
иртәгә бала табарга торган Мәстүрәне ташлап чыгып китә. Чыгып киткәндә ул
Мәстүрәгә: “Синен контр атаң-анаң өчен җавап биреп торасым килми",—ди. Гаилә
җимерелә.
Ана кадәр алар Башкортстанга, Галимҗанның әнисе Хәсәнә апа янына кунакка
кайтырга сүз куешкан булалар. Чөнки Хәсәнә апа улының бик тә чибәр мөселман
кызына өйләнгәнен ишетеп бик куана. Түземсезлек белән аларнын кунакка кайтуларын
көтә. Килене дә беренче баласын каенанасы янында табарга тели. Шуна күрә дә, гаиләсе
җимерелүгә карамастан, Мәстүрә Солтанморатка үзе генә булса да кайта Гаиләсен
ялгап жибәрү өмете белән баласын тапкач та каенанасы янында яшәп карый. Тик бер
кискән икмәк кире ябышмаган күрәсең. Кызганычка каршы, баласы да озак яшәмәгән,
ул Казанга ялгызы гына кайткан
Ә икенче хатыны Гөлсем аланын Мәстүрәгә карата ни дәрәҗәдә объектив
булганын әйтүе кыен. Әмма, әйтеп үтелгән “Олы юл" әсәрендә ул нигәдер бу ханымның
Галимҗанның законлы, никахлы хатыны икәнен дә, ә үзенең Ибраһимовка кияүгә
чыгып аерылган хатын булганын да күрсәтергә "онытып” җибәрә. Документаль әсәр
язган авторга мондый хәтерсезлек бер дә килешми төсле.
Әйе, 1923 елда Галимҗан Гөлсем Мөхәммәдовага өйләнә, ә Мәстүрә атаклы
жырчы, үзешчән композитор Газиз Әлмөхәммәтовка кияүгә чыга. (Баимбетовлар
гаиләсе бу вакытта Казаннан киткән була. Шушы гаиләнең иң якын дусларыннан берсе
мәшһүр артист, виртуоз мандолиначы Исмәгыйль Илалов истәлекләренә нигезләнеп
язам.) “Алар искиткеч матур яшәделәр,—дип сөйләде Исмәгыйль абый Илалов
Мәстүрәләр турында,—1924 елны кыз балалары туды, ана Рауза дип исем куштылар.
Гаиләдәге җылылыкка, дуслыкка сокланмаган кеше юк иде. Тик баштарак материаль
яклары бераз кысан булды. Бала булгач Газизнең акчаны күбрәк табасы килә, әмма ул
иҗат кешесе—опера язу хыялыннан да айный алмый иде. Газизнең хәлен аңлаган изге
җан Мәстүрә шул чакта да фидакарьлек эшләде. Ирен опера язарга күндереп, 40 көнлек
баласын яслегә урнаштырып, үзе эшкә чыкты".
Озакламый Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши, Юрий Виноградовларның
уртак җимеше “Эшче", “Сания” опералары языла һәм сәхнәдә куелып, уныш казана.
Тормыш та җайланган кебек була, тик күңелләре генә тыныч булмый.
Менә 1929 ел—Сталинның “бөек борылыш елы” дип аталган, иң элек
зыялыларны җинаять җаваплы,тыгына тартып эзәрлекләгән вакыт житә Партия
әгъзаларын тикшереп, “чистартулар" башлана. Татарстан партия оешмасының ин
күренекле җитәкчеләре, гражданнар сугышында Совет властен яклап катнашкан
Кашшаф Мохтаров, Гасыйм Мансуров, Рәүф Сабиров, Мигьдәт Борындыков, Мәхмүт
Бөдәйлнләр партиядән чыгарыла. Ә Мәстүрә—алар кул астында алар җитәкләгән
оешмаларда эшләгән кеше. Ул һаман да хатын-кызларнын тормыш-көнкүрешен
яхшырту комиссиясенең коллегия әгъзасы, җаваплы сәркатибе. Җитмәсә, Мигьдәт
Борындыков кулга алынгач та үзенен гаепсезлеге хакында партия өлкә комитетына хат
язып, аны тапшыруны Мәстүрәдән үтенгән. Мәстүрә, “халык дошманы" белән
бәйләнешкә кергәне өчен үзенә ни булачагын белсә дә, тиешле урынга ул хатны
тапшырган. Шул ук 1929 елны анын үзен дә башта партиядән, соңрак эштән дә
чыгаралар Партиядән чыгарылу сәбәбе: “контрреволюцион ата-аналары белән араны
өзмәгән һәм өзәргә дә теләмәгән өчен", дип язылган. Шунысы кызык, “чистарту”
комиссиясе каршында да Мәстүрә иманына тугры кала, ата-анасыннан баш тартмый.
Шулай итеп, Мәстүрә белән Газизгә Казанда яшәргә мөмкинлек калмый. Алар
Уфага күчеп китәләр Тик анда да кара язмыш каршылый. Эшкә урнашып, җаннары
сөйгән эшләренә бирелеп яши генә башлыйлар—1937 елда Газиз, 1938 елда Мәстүрә
кулга алына Газизне шунда ук аталар, баласы бәхетеннән Мәстүрә исән кала.
Төрмәдә ул монашкалар янында утыра. Ачы хәсрәтен бераз жинеләйтү өчен ул
ни кушсалар шуны эшли, монашкалардан искиткеч матур чигү үрнәкләре өйрәнә Инде
онытыла язган бу борынгы чигүләрдән гаҗәеп матур әйберләр ясый Төрмәдәге
надзирательләр ул чигешләрне Мәскәүдән килгән тикшерүчеләргә күрсәтәләр һәм
аларнын чигү иясен күрәселәре килә Арадан берсе элекке елларда Үзәктәге хатын-
кызлар хәрәкәтендә катнашкан, Мәстүрәнең дә эшләрен белеп, унай бәя биргән кеше
икән. Ул Мәстүрәне таный. Шул шәфкатьле жан ярдәме белән Мәстүрә (8 айдан соң
булса кирәк) төрмәдән котыла. Тик эшләргә эше, торырга фатиры, тотарга акчасы
булмый.
Кызларының авыр хәлгә төшүен ишетеп чит җирләрдән ата-анасы кайтырга
чыгалар Ни фажига, аларны да чикне үтеп чыгуга кулга алалар һәм шунда ук юкка да
чыгаралар.
Шундый авыр көннәрдә рәхмәт фәрештәсе булып Исмәгыйль абый Илалов
ярдәмгә килә аңа: кызын табуда булыша, акчалар биреп тора. Билгеле, бу ярдәме өчен
үз тормышына нинди куркыныч янавын белгән Исмәгыйль абый Ана шул хакта әйткәч:
“Мин башкача булдыра алмадым Газиз дә, Мәстүрә дә минем ин якын дусларым иде.
Бу хакта беренче тапкыр сиңа әйтәм Мәстүрә хакында язарга кирәк Ул онытылырга
тиеш түгел. Күпме кешегә ярдәм inen яшәде, ул изге җаннардан иде”,—диде.
Элек үз кул астында эшләгән бер ханым Мәстүрәне балалар яслесенә җыешты-
ручы итеп урнаштыра алган, ишек төбендә генә булса да яшәр урын да биргән. Еллар
рәтләнә төшкәч, аларнын да тормышы бераз җайланган Мәстүрә шул яследә мөдир
булып эшләп, аны үрнәк балалар бакчасына әйләндергән, оныкларын тәрбияләшкән
1978 елны Мәстүрә апа вафат була. Мин анын кызы Рауза апага хат яздым Әнисе
хакында язуын үтенгән идем. Анын "Тормышының соңгы көннәренә кадәр кешеләргә
искиткеч ярдәмле булды, актык сыныгы белән бүлеште , дигән хатын алдым. Рәхмәт.
Мәстүрә ханым хакында "Афзал абый Шамов бик әйбәт белә",—дигәнне
ишеткәч, ана да шалтыратып очрашырга рөхсәт сораган идем Әмма соңга калган булып
чыктым Афзал абый авырый иде Мине кабул итә алмавын аңлаткан хатын- кыз (кызы
иде булса кирәк, рәхмәт аңа) минем йомышымны тапшырган булган Афзал абый
"Мәстүрә изге җаннардан иде, шулай якыннар, шулай истә калсын",— дигән Мәстүрә
апаның намуслы хезмәте турында күп укыганга, олы җднлылыгы, ксшелсклслсгс
турында күпләрдән ишетеп белгәнгә—шул хакта язасым, милләтебезнең зыялы бу
хатын-кызы хакында укучыларга мәгълүмат җиткерәсем килде