КЕЧЕ КИРМӘННЕҢ ОЛЫ РИНАТЫ
ЯЗУЧЫ РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВКӘ 50 ЯШЬ
өек шагыйребез Г. Тукай үзенең мәгълүм шигырендә: “бер чишмә бар, якын безнен авылга ул”, дип яза. Әнә шул чишмә бик тә серле, шифалы, шагыйранә илһамлы булып тоела. Әгәр ул чишмәсе булмаса, Кушлавыч авылы татар халкының рухын дөньяга таныткан бөек шагыйрьне тудыра да алмас иде кебек.
Чишмә—дөрестән дә, табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы күренеше, яшәешнең саф нигезе бит ул. Әнә Ринат Мөхәммәдиев тә үзенең Мөхәммәт Мәһдиев турындагы бер истәлегендә Тукай чишмәсенең әле бүген дә кешеләргә сихәт биреп, дәртле тибүенә сокланып яза:
Тынла,—дип, дәү бармаган иреннәренә тидерде Мөхәммәт абый.— Ишетәсеңме? Шаулый... Тибә...
Мин дә сагаеп тынлыкка колак салдым.
—Тукайны тудырган илаһи көч исән. Исән икән әле...
—Шагыйрьгә, аның бөеклегенә турыдан-туры мөнәсәбәттә бит бу чишмә Нәни Апушнын балалыгыннан калган бердәнбер җанлы шаһит.
Мөхәммәт абый... чишмәнең читенә үк килде. Ике кулы белән таш өстенә таянды да, йөзтүбән ятып су эчте. Йотлыгып-йотлыгып эчте ул Тукай чишмәсенең суын Гомер чишмә күрмәгәндәй эчте Мин исә тизрәк үземә дә чират житкәнен көтеп, аерым бер төрле сусау белән сокланып күзәтеп тордым аны”.
Югыйсә, Ринат Мөхәммәдиевне чишмәләр белән шаккаттырып буламы инде9 Аның Мамадыш төбәгендәге Кече Кирмәнендәге кебек чишмәләрне тагын кайсы якларда табарсың икән? Су буе тоташ чишмәләрдән генә тора диярсең! Алар тау битләреннән дә агып төшә, агачлар арасыннан да кайнап чыга, болын үләннәре арасыннан да тыйнак кына тибә. Чишмә... чишмә... Һәрберсенең үз суы, үз моны! Тукай туган авылдагы бер, әмма берәгәйле чишмә суыннан авыз итү өчен М. Мәһдиевтән соң Р. Мөхәммәдиевнең сусап үз нәүбәтен көтеп торуын язган урынны әлеге истәлектән кат-кат укыйм, кинәт шушы күренешнең тирән мәгънәсен ачкандай булам.
Чишмәләр мәңгелек. Кечкенә Габдулла, бер ишектән сөрелсә, икенчесенә керә-керә, кулдан-кулга ил буйлап михнәт чигеп йөрергә чыгып китте дип тормаган, яңадан-яна буыннарга сихәт биреп, аккан да аккан Кушлавыч чишмәсе. Әнә Гариф Ахуновнын Өчиле авылы бүген бөтенләй үк юкка чыккан, ә чишмәләре исән! Р Мөхәммәдиевнең Кече Кирмәне, ышануымча, беркайчан да бетмәс. Чөнки дәүләтле, шанлы һәм горур чакларыбыздагы элгәрләребез үз тәннәренә дәва, зиһеннәренә куәт алган әлеге чишмәләрнең ниндидер тагын бер үзлеге бар кебек тоела мина Алар үзләренең суын эчеп үскән токымнарны шушы тирәдән читкә җибәрмиләр, үз яннарына тартып торалар. Киткәннәре дә, Ринат кебек, авыл белән бәйләнешен өзми яши.
Тукай чишмәсенең суы тәмен, аның шигъриятенең тәэсир көчен, әйе, һәркем үзенчә татый. Ринат аларны башта туган авылы мәктәбендә, аннан Казан университетында тәмләп карады. Аспирант чагында һәркайсы әдәбиятыбызның үзенә күрә асыл чишмәсе булган Г. Ибраһимов, Ж Вәлиди, Г. Кәрам, Ф Сәйфи-Казанлы, Г Нигьмәти һәм башка каләм әһелләребезнең иҗатларын өйрәнеп, “Татар әдәби
Б
тәнкыйтенең формалашу проблемалары” дигән темага диссертация язды. Ул аны
кайла яклады дисез9 Мәскәү дәүләт университетының үзендә! Башкала галимнәренә татар сүз сәнгате үссшснен бик әһәмиятле этапларын һәм тенденцияләрен әнә шундый житди хезмәткә нигезләнеп күрсәтеп бирү галимнсн шәхси эше генә түгел иде Диссертацияне яклауда катнашкан галимнәр фикеренчә, бу тулаем татар әдәбиятынын зурлыгы һәм затлылыгын раслау буларак кабул ителде. Һәрхәлдә Мәскәү галиме Роберт Бикмөхәммәтовнын шундый югары бәя бирүе хәтердә уелып калган.
Шуннан сон анын тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге хәзерге әдәбиятыбыз тарихына үзенә бер сәхифә булып кереп калыр Әгәр без янмасак (1980). “Якутлар табыладыр вакыт белән” (1983) кебек тәнкыйть китаплары, газета-журналлардагы мәкаләләр... Каләм әһелләре арасында аны “усал тәнкыйтьче" дип йөртә башладылар Анын ул елларда язганнарын бүтсн укып карыйм да: юк, усал түгел, ә гадел, әдәбиятнын бүгенгесе һәм киләчәге өчен ихлас кайгыртучы тәнкыйтьче, диясе килә
Каләм әһелләренсн шундыйлары була, алар беренче әсәрләре белән үк җитлеккән язучы икәнлекләрен раслыйлар Ягъни вакытларын өйрәнчеклек чорына сарыф итеп тормыйлар. Р Мөхәммәдисвкә килгәндә, ул әдәбияттагы өлгерү чорын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме белән шөгыльләнү чорында кичерде Сиксәненче еллар башында үзенең язучы талантына ия икәнлеген күрсәтте. Башкалар язганнарга бәя биреп, аларны тәнкыйтьләп "аргач”, әйтсрсен лә, “чын әдәби әсәр менә шундый була ул", дип, үзе ижат итеп күрсәтергә теләде.
Ир-сгетнен йөрәгендә иярләнгән ат ятыр, дигәндәй, яшь тәнкыйтьченең күңелендә проза әсәрләре бөреләнеп өлгергән икән, мона бер дә гаҗәпләнергә кирәкмидер. Башта ул бөреләр балалар өчен хикәяләр рәвешендәге жимешләр бирү өчен чәчкә атты. 1979 елда басылган “Яңа елга күчтәнәч” дип исемләнгән китабы Р. Мөхәммәдисвкә аеруча кадерле һәм якын. Чөнки ул, бик юка гына булса да, язучылык сукмагыннан кереп китүдә беренче адым иде Һәм ул. тупланган хикәяләрдән күренгәнчә, ышанычлы адым булды
"Беренче умырзая" повесте исә татар әдәбияты хәзинәсенә өстәлгән житди бер казаныш буларак кабул ителде Мин әлеге әсәр белән Г Бәшировнын Җидегән чишмә" романы арасында рух якынлыгы, бик күп уртаклык күрәм Рәхимҗан белән Гайнан образлары күңелләренең матурлыгы, табигатькә булган мәхәббәтләре ягыннан бертуганнар кебек тоела.
Умырзая—тәүге чәчәк, елнын ин матур, саф фасылы булган язнын беренче хәбәрчесе. Кешенең унҗиде яшьлек вакытын да әнә шул язга тиңләргә мөмкин, ул— кеше тормышындагы яз башы Р Мөхәммәдиев умырзая белән унҗиде яшьлек егет- кызларнын уртак якларын күрсәтүнең гаять отышлы бер жден тапкан Умырзая яшьләр өчен аларнын бөтен гомсрснен юнәлешен билгеләүче, язмышларын хәл итеп куючы бер кодрәтле көч чыганагы булып әверелгән, дөресрәге—алар шуна ышанганнар
Сюжетның мавыктыргыч, вакыты-вакыты белән моңлы булуын тәэмин итү өчен Р Мөхәммәдиев үз геройларына бик матур бер ырым тәкъдим итә беренче умырзаяны өзгәндә, кеше нинди дә булса теләк тсләр|ә тиеш Әмма үзең өчен изге булган шул максат-омтылышыины сер итеп саклау мәҗбүри Рәхимҗан, Фазыл. Зәйнәп, Фаягөл—урга мәктәп тәмамлап килүче бу егст-кызларнын— һәммәсенең дә уртак бер хыялы бар. шәһәргә китү Зәйнәп белән Фаяз өчен бу—әлегә бердәнбер теләк икән Ә Рәхимҗан исә, шуна өстәп. Зәйнәп белән мәхәббәттә уртак тел табарга, ә Фаягөл Рәхимҗанны үзенеке итеп күрергә омтыла Фаяздан башкалары умырзая чәчәген өзгәндә күңелләренә килгән теләкне башкаларга әйтмиләр, яшереп сакларга тырышалар Ләкин аларнын гөнаһсыз күзләре ул сернен асылын әйтеп тора
Китеп карыйлар алар калага... Ләкин Нурлы Аланда туып үскән яшьләр үзенең туган җиреннән аерылып та китәргә мөмкин, әмма, туфрагыннан кубарын, яна урынга утыртылган гөл кебек, ул авырый, жирен башлый. Тернәкләнеп китсә—яши, тамырларына ят мохитта хәл кереп китмәсә, анын язмышы инде бетүгә хөкем ителгән була Фаяз, әнә шулай сагыну авыруы белән чирли-чирли байтак еллар түзә, авылны юксынуы аның һәр хатыннан сизелеп тора Зәйнәп исә, сер бирмәскә тырышып, бер хәрбигә кияүгә *n.ira, балалар үстерә башлый. Фаягөл өчен исә хакыйкать ачык сөйгән кешен кайда булса, шул җир матур булып тоела .Анын ярата алу сәләте күңелдә хөрмәт уята
Рәхимҗдн күнсл дөньясының байлыгы ягыннан яшьтәшләреннән нык аерылып тора Төхфәт бабасы анын күңеленә туган авылга, бсрссннән-берсс матур чишмәләргә.
табигать могҗизасы булган атларга карата ярату орлыкларын салган, аларның шунда ныклап урнашып, тамырланып шытым җибәрүләрен тәэмин иткән. Башта ул да. модага ияреп, авиация институтына кереп карый. Ләкин самолет, техниканың иң югары казанышларыннан берсе булса да, һич тә табигатьнең җанлы сулышы белән тиңләшә алмый икән. Рәхимҗанга техника дөньясы үзе дә. аның тирәсендә йөрүчеләр дә ят, сәер тоела. Бабасының үлеме аның моңарчы күңелендә бик үк ачык булмаган теләген ныгыта—ул авылда яшәргә, атлар тирәсендә кайнашырга, чишмәләр тавышын тыңларга, яшел чирәмнән аерылмаска тиеш икән. Бу—аның өчен табигый мохит Биредәге кебек гүзәл чишмәләрне тагын кайдан табарсың? Чегән чишмәсе, Фазыл чишмәсе, Ризван каеннары чишмәсе, Карт тирәк чишмәсе, Ялгыз чишмә... Һәрберсенең үз тәме, яме һәм тарихы бар. Авылның борынгысын, аңа бәйләнешле риваятьләрне яхшы белгән Төхфәт бабасы сөйләгәннәр хәтергә тирән уелып калганнар икән Аларны тыңлагач. Рәхимҗан күңеленә килгән иң беренче сорау мәгьнәлелеге белән игътибарны җәлеп итә. "Нигә мәктәптә туган авыл тарихын укытмыйлар икән9 Мәктәптә бит, бабай, күбрәк борынгы Рим һәм Греция тарихын өйрәтәләр безгә. Үз авылын, аның кешеләре, чишмә һәм урман сулары турында сөйләшергә вакыт калмый Кызык килеп чыга’, ди ул. Р. Мөхәммәдиев, шул рәвешле, бу мәсьәләне 1984 елда— әле рәсми идеология татар халкын тарихсыз кавем дип исәпләгән бер чорда әйтә. Ул әле мәсьәләне “нигә татар халкы тарихын өйрәнмибез” дигән рәвештә куймый, дөресен әйткәндә ул шартларда алай әйтә дә алмый иде. Рәхимханның бабасы авызыннан “жзггәр, улым, андый чаклар да җитәр",—дип әйттерүе шулай да киләчәккә өмет уятып калдыра иде.
Сулдан уңга: Сибгат Хәким, Риза Ишморат, Әминә Җәлилова, Ринат Мөхәммәдиев, Шәмси Хамматов (утырганнар), Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин.
“Беренче умырзая”—Р. Мөхәммәдиевнс язучы итеп таныткан әсәр, ул аның алдагы барлык иҗатына кереш булып кабул ителә. Чыннан да, язучының шуннан соңгы иҗаты әлеге повестьта күтәрелгән мәсьәләләрне тагын да тирәнәйтү, тәгаенләү һәм образлырак сурәтләү юнәлешеннән үсеп китте. Г. Исхакый өчен дә “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре иҗатының кереш сәхифәсе булган иде бит. Дөресендә, бу повесть үз иҗаты өчен генә түгел, XX йөз башының байтак каләм әһелләренә дә этәрелеп китү өчен таяну ноктасы хезмәтен үтәде. Шуның кебек, Р. Мөхәммәдиев тә егерменче йөзнең соңгы ун-унбиш елыңдагы әдәбиятыбызның йөзен, аның кыйбласын билгеләүче иҗатчылардан берсе булып әверелде.
Язучының индивидуальлеге турында сөйләшкәндә аның гомуми агымнан
аерылып торган якларына, үзенә кадәр булган традицияләрне үстерүгә керткән өлешенә игътибар итәләр. Ә традицияләргә килгәндә, Р. Мөхәммәдиев аларны әдәбият галиме буларак та, иҗатчы сыйфатында да яхшы белә Ин мөһиме—ул фикерләрне һәм хисләрне тулы белдерергә мөмкинлек бирүче телсбезнен байлыгын яхшы файдалана. Анын әсәрләрендә тел чатаклыкларына төртелү шактый сирәк күренеш. Ул һәр сүзнен анык асылын, гомуми контекстта әлеге тәгъбир алып килә торган мәгънә һәм тойгы йөген сизгер тоеп эш итә. Бу җәһәттән анын повестьлары аеруча җентекләп эшләнгән “Беренче умырзая”, “Ак кыялар турында хыял", “Истәлек өчен— Гыйлемханга" кебек әсәрләрнен теле башка каләм әһелләренә үрнәк булып хезмәт итә ала. Әлеге җәһәттән “Ак кыялар турында хыял” әсәре (1985) аеруча нечкәләп, нәфис итеп эшләнгән. Бу повесть һәм темасы, һәм образлары, һәм үзәккә куелган мәсьәләләрнен үткенлеге белән татар әдәбиятында яна сүз иде
Бу очракта Р Мөхәммәдисвнен укучыга әйтергә теләгән төп фикерен аерып алу жинел түгел Күпчелек укучылар анын аеруча күзгә ташланган беренче катламын гына күрәләр. Әйе, автор әсәрдә фәлсәфи фикерләү остасы буларак чыгыш ясый Башлары болытларга ашып, өскә сузылган ак кыялар—карап торышка мәһабәт, әмма серле Аларнын тышкы күренешләре үк ниндидер тылсымчылыкка. билгесезлеккә ишарәли, ә эчке төзелешләре, алардагы эчтәлек кеше өчен укылмаган китап булып кала. Р Мөхәммәдиев әдәбиятыбызга ак кыялы тауларга бәйләнешле гаҗәеп кызыклы фәлсәфә алып керде Хәзерге татар жирлегенсн үзендә андый таулар юк. Әмма борынгы болгар, кыпчак әби-бабаларыбыз заманында, алар Кавказда, Кара диңгез буйларында да үз булып гомер кичкәндә, булган бит ул таулар, булган! Тау-кыялар Р Мөхәммәдиев әсәрендә символик мәгънәгә ия. Автор биредә җисмән тауларны гына түгел, бәлки халкыбызның элек-электән үзен башка кавемнәрдән һич тә ким-хур сизмичә, киресенчә, дәүләтчелеген тәэмин итүдә бик күпләр хыяллана да алмаган биеклекләргә ирешеп гомер кичергәннәрен дә искәртә. Әсәрнен бер үзенчәлеге— анын эзоп теле белән, тел төбе мәгънәләре белән язылуында Юк, телендә генә түгел, анда сурәтләнгән Микәй исемле тау кәжәсе образы да, шулай әйтергә яраса, “эзоплык" чаралары ярдәмендә тудырылган.
Микәй—ерак таулар иленнән безнең якларга алып кайтылган тау кәжәсе. Әлбәттә, ул ин әүвәл үзенен тышкы кыя<]»әте белән бездәге кәҗәләрдән нык аерылып тора Көмеш төсендәге йомшак йоны гына да ни тора! Шул йоннан бәйләнгән шәл, бияләй ише әйберләрнең даны бөтен тирә-якка тарала. Җитмәсә әлеге кәҗә тәкәсе бик үрчемле булып чыга, анын авылда шундый ук нәфис йонлы күпсанлы токымы да үсеп китә. Монысы—күзгә күренеп торган аерымлыгы Ләкин Микәйнең төп үзенчәлеге аның халкында. Әлеге кәҗә тәкәсе жднына-тәненә салынган ниндидер “кодлар” буенча шуны сиземли ул үзенең табигатенә ят-чит булган мохиткә килеп эләккән. Томанлы рәвештә генә хәтерендә сакланган хатирәләр дә анын кайдадыр ак болытлар артындагы таулы-кыялы яклардан икәнлеген искәртеп торалар һәр җан иясенең үз мохитында һәм табигый яшәү рәвеше белән гомер кичерүе генә анын тормышын бәхетле, җайлы итә. Эчке омтылышы Микәйне дә һәрвакыт өскәрәк. биеккәрәк ымсындыра Ул хуҗасының каралгы-курасындагы ин биек ноктага—түбә кыегының очына—менеп баса, "күкрәкләрен киерә төшеп, башын турайта һәм күңеле булганчы” карашын еракларга төбәп тора Шулай итеп, ак кыялар илен күрергә хыяллана Әнисенең әйткәне исеннән чыкмый "Ак кыяларда гына сез рәхәтләнеп иректә йөри алырсыз" Ә тау кәҗәләре өчен ин куркыныч жзн ияләре—кешеләр Аю. бүреләрдән котылып була, ә кешеләр— аяусыз. Аларнын мен төрле хәйлә-мәкерләре бар. ди әниләре
Менә шушы урында иректәге тау кәҗәләренең һәм Микәйнең кешеләр турыңдагы фәлсәфәсендә нык аерымлык барлыкка килә Микәй—иркеннән мәхрүм ителгән, үз теләге белән түгел, бәлки кешеләр тарафыннан тәкъдим ителгән шартларда яшәргә мәҗбүр булган тау кәҗәсе Шул ук вакытта ул кешеләрнен аңа карата нинди явызлык кылганлыкларын дөрес итеп бәяли алмый Аны. бер караганда, ашаталар- эчертәләр. җылы урынла асрыйлар, яраталар. Ул томанлавынча. кешеләр һич тә начар түгел кебек
Әйе, коллар да үз хәлләренә әкренләп күнегәләр бит Шул гайре табигый хәлне нормаль яшәеш дип уйлый башлыйлар Башкача гөман итмәсен өчен, аны үзенен кол хәленә тагын да күнектерә төшәргә кирәк Ч Айтматовның манкорты сыман, ул хәтерен
җуярга тиеш Г Исхакыйнын "Инкыйраз ”ы да. шундый хәтәрдән
сакланырга чакырып, чан сугу иде бит. Ә кешене дөрес юлдан яздыруның сыналган алымнары бар Аларның берсе—эчүгә сабыштыру. Беркемгә баш бирмәгән, үзенчә яшәгән, ата-бабалар горурлыгын кадерләп саклаган Микәйне аек акыллы чакта баш идерсп, читләр ихтыярына тулысыңча буйсындырып булмый. Шуңа күрә кешеләр аны юлдан яздыру гамәленә керешәләр. Башта әкренләп тәмәке тартырга, аннан инде аек акылның иң явыз дошманы—аракы эчәргә күнектерәләр. Исереклек халәте ихтыярны үзле балчыкка, балавызга әйләндерә. Эчүчелек хиреслсгенә бирелгән җан иясе—яшәү мәгънәсен әнә шул зәһәр сыеклыктан гына эзли башлый. Баштарак “аны ак хыялларыннан аерырлык көч, гомумән, юктыр ул” дип нык күңеллелек күрсәткән Микәй өчен ерак офык артларындагы үзен тартып торган көч әкренләп сүнә, бетә. Бу аны ахыр чиктә һәлакәткә китерә.
Татар халкы өчен ак кыялар—бөек дәүләтле чорлар. Аның канында, җанында шул вакытлардан калган затлылык, үз-үзен хөрмәт итү, киләчәккә ышаныч белән яшәү кебек сыйфатлар бар. Тәмәке тартуга, эчүчелеккә сабышу әсәрдә Микәйнең ак хыялларын соры тутык төсенә керткән кебек, татар халкының да затлылык тамырына балта чабунын ин үтемле кораллары шулар. Аларга өстәп наркомания, җенси азгынлык дигән афәтләрнең ябырылуын да искә алганда. Микәй хәленә төшү хәтәре тагын да арта. Р Мөхәммәдисвне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән гамь шушы. “Ак кыялар турында хыял" повестеның әһәмиятен, кайберәүләр эшләгәнчә, бары тик Микәй атлы тау кәҗәсенең сәер язмышын сурәтләү белән генә аңлатырга тырышу язучының максатын үтә гадиләштерү булыр иде Болай итү әсәрнең тел төбеңдә яткан иҗтимагый кыйммәтле фәлсәфәсен бөтенләй аңламау булачак; ул бер үк вакытта Р. Мөхәммәдисвне кеше, шәхес, язучы, фәлсәфәче, иҗтимагый эшлекле буларак дөрес бәяләү мөмкинлеген бирмәячәк. Ә бит, дөресен әйткәндә, бу әдибебезнең бөтен ижаты һәм эшчәнлегс әнә шул ак кыяларга омтылу булып кабул ителә Әлеге әсәрдә Р Мөхәммәдиевнсн иҗат үзенчәлеген билгеләгәндә күренекле тәнкыйтьче Ф. Мнннуллин ин алгы планга заманча фикерләү хасиятен чыгарган иде Монын белән килешергә кирәк. Бездә, бүгенгене язып та, фикерләү дәрәҗәсе белән кичәге күзаллауларга нигезләнеп каләм кыштырдатучылар бар Ләкин бүгенге әдәбият мәйданы андыйларны кабул итми, иртәгәге көн өчен алар шулай ук кирәкле булмаячак. Заман белән бергә атлау, бүген язганда вакытны узып уйлау сәләтенә ия булу—иртәгәге укучылар өчен дә кызыклы булып калуның бердәнбер дөрес юлы.
Р Мөхәммәдисвнең әсәрләре, сүз дә юк, ин әүвәл бүгенге укучыга юнәлгән Ләкин, ышанып әйтергә мөмкин, аның әсәрләре егерме беренче гасырнын әдәбият һәм тарих белән кызыксынучылары өчен дә кирәк булачак. XX гасырнын соңгы ун- унбиш елы кебек уникаль чорнын тарихта булганы юк. Советлар Союзы кебек гаять зур илнен, дөресрәге, илләр илснен, алай гына да түгел, беренче карашка тимер белән кыршауланган социаль-икътисади системаның яшәүдән туктавы иҗтимагый тормышта, халыклар, милләтләр, аерым шәхесләр, гап-гади кешеләр язмышында никадәр үзгәрешләр китереп чыгаруы әле бик күп буыннар өчен өйрәнү объекты булып калачак. Моны инде Р Мөхәммәдиев иҗатыннан башка эшләүне күз алдына да китереп булмый. Алын әсәрләре һәм хезмәтләре Татарстанга, татар халкына бәйле мәсьәләләрне ачыклау өчен генә түгел, бәлки тулаем элеккеге империя күләмендәге хәл-әхвәлләрне күзаллауда да файдалы булачак. Тарихка “үзгәртеп кору” еллары дип кереп калачак әлеге чор турында байтак язылды һәм язылып тора. Ләкин Р. Мөхәммәдиев каләменнән төшкән әсәрләр һәм язмалар күбрәк ышаныч уяталар. Чөнки алар мәсьәләне тирән белеп, төбенә төшеп, үз заманына гадел бәя биреп тудырылганнар
Күпләр өчен бу “үзгәртеп кору” дигән галәмәт көтелмәгән нәрсә булгандыр Ләкин Р Мөхәммәдиев моның эчке эволюциясен алданрак күз алдына китерде “Кенәри—читлек кошы” әсәре язылу нәкъ менә шунын нәтиҗәсе иде Ул җәмгыятьнең халык күзеннән жиде кат бик астында тотылган яшерен серләрен ачып салды, театрдагыча әйтсәк, үзләрен дөньяның кендеге дип йөрткән кешеләрнең яшәү мәйданы өстендәге пәрдәне күтәреп куйды Табигатьнең кеше күзеннән ерак гүзәл почмакларыңда биек койма, усал этләр белән уратылып алынган зиннәтле “мәхәббәт уграуларьГнда үзләрен күкнең җиденче катында дип исәпләгән бу бәндәләр кәеф-сафа кылунын нинди генә төрләрен белмәгән’ Холыкларындагы ин үсеш алган як—ерткычлык инстинкты Язучы аларны арсланнар өеренә охшата. Ерткычлар төркемендәге кебек
үк, биредә дә ныклы иерархия кабул ителгән Анын ин югары баскычында югары дәрәҗәдәге җитәкче Лев Белялович тора. Аннан бер баскыч кала—■сәүдә базасы директоры Арслан Сәхипович. Әшнәләрнең араларына кыл да сыярлык түгел. Кырык - илледән узган бу азгын ирләр, хатыннары һәм балаларыннан качып, биредә төрле тәтәйләр белән типтерәләр. "Болар кемнәр9" дигән сорау туа. Җавап бер—җәмгыять тәненә сыланган сөлск-паразитлар. Алар эч серләрен үзләре “кенәри" дип атаган сөяркәләре алдында да ачып салмыйлар Бу соңгылары аларга бары тик ятакларын ямьләндерү өчен генә кирәк. Дөресен әйткәндә, "кенәри"ләргә карата боларнын үз мөнәсәбәтләре бар Кенәри озак яшәми,—диләр алар,—алышынып торулары хәерле". Түгәрәк корсаклы бу "арсланнар га наз бүләк итүче фахишәләр, кулъяулыгы шикелле, атна саен чистага алышынырга тиеш икән. Язучы биредә сурәтләнгән Асия кебек фахишәләрнс тәнкыйть итү белән бергә, аларнын бәхетсезлек сәбәпләрен дә ачып күрсәтә, анализлый. Шуңа күрә әсәрнең стиле сабыр һәм колачлы.
Җәмгыятебездәге мондый тискәре күренешләрнең сонгы еллар җимеше генә түгеллеге бәхәссез. Р. Мөхәммәдие в романда шактый ерак елларга күз ташлый Кешеләрдә бер-беренә ышаныч бетә баруын, әйләнә-тирәдәгеләргә ачу туплану процессын әкренләп ача бара. Моны ул Фидаил һәм Гыйлем образлары мисалында уңышлы эшли. Гыйлем дигән кешенең бәхетсезлек сәбәбе утыз жиденче еллардагы террор булса, сугыштан соңгы буын вәкиле Фидаил дә—җитәкчелектәге нәкъ шул ук административ-бюрократия методы корбаны.
Р. Мөхәммәдиен язганнар—типик. Менә шул типиклык жанны өшетә дә Куркуга, таякка нигезләнгән тәрбия күреп үскән буыннар психологиясендә әле дә хәвефләнү өстенлек итә, әнә шул хәл иркенәеп китәргә комачаулый. Ә арслаинар өеренә исә манкортлар, наркоманнар кирәк. Әйе, наркоманнарның күбрәк булуы кирәк аларга. Шул бер-икс укол өчен үзләренә эттән дә тугрылыклы хезмәт итүчеләр җайлы аларга. Чөнки мондыйларны кирәк икән, бер олы корсакның ымлавы буенча юк итеп тә була. Наркоман Җантимерләр—шул ук Микәйләр бит инде алар.
Шушы укылганнар янына тормышынын үзендәге күзәтүләрне дә кушкач. Р Мөхәммәдиев әсәрләрдә күрсәтеп биргәннәрнең хакыйкать булуы сискәндереп җибәрә Шулар янына А. Гыйләҗсвнын “Балта кем кулында9", Т. Галиуллинның "Тәүбә", “Элмәк" романнары да өстәлгәч, без яши торган җәмгыятьнең никадәр авыру булуы тәмам ачыклана Ә авыруны савыктыру өчен, ана дөрес диагноз кую мөһим "Кенәри— читлек кошы” романы белән "Истәлек өчен—Гыйлемханга" повесте әнә шул авыруның нидән гыйбарәт булуын ачыкларга ярдәм итүче әсәрләр булды.
Кешене башка тереклек ияләреннән асра торган сыйфатлар байтак Шуларнын берсе, ихтимал, иң әһәмиятлсседер—анын матурлыкны бәяли белүе Шушы хис аны кеше иткән, ул йорт-жирнен, кисм -салымның, эш коралларының һәм үзе яши торган мохитснең җайлы, уңайлы гына түгел, бәлки матур булуын да кайгырткан Нәтиҗәдә меңнәрчә еллар буе кешелек тарафыннан никадәр гүзәллек байлыгы тупланган Фән. техника, белем, сәнгать үсеше шушы затлы хисне тагын да үстерергә таеш иле. Әмма киресе килеп чыга. Җыр-моңнарыбызны гына алыйк Аларда бик нечкә борылышлар, тирбәлешләр, фәнчә итеп әйткәндә, милизмнар бетеп бара түгелме9 Бүген теләсә кем чыгара торган җырларның сүзләре татарча булмаса, алариы һич тә үзебезнеке дип таный алмас идек Шуның кебек хәлләр төзелешләрдә дә күзәтелә Шәһәр җирләрендә салына торган күпкатлы йортларның үз йөзен аерып алу мөмкин түгел, алар игезәкләр кебек.
Язучыны сүз рәссамы, дибез икән, бу әсәрендә Р Мөхәммәдисвнсн әлеге сыйфаты шактый тулы ачыла. Бигрәк тә Гыйлемханның күңел дөньясын ачуда, анын үзенә очраган кешеләрнең холык-фигыльләрен төгәл штрихлар ярдәмендә күрсәтеп бара белүендә күренә бу Нәҗипнең—бөтен нәрсәгә бары тик матди кирәклек ягыннан гына бәя бирүче кешенең—коры, буш, туры сызыклы "фәлсәфәсе" Гыйлемхан кебек бай, нечкә хисле зат янында шыксыз булып тоела. Гыйлемханның күңел матурлыгы, әгәр анын янәшәсенә әлеге Нәҗип куслмаса, шулай тулы, тәэсирле булып ачыла алмас иде
Әсәрнең бөтен егәре, кызыксындыру көче шушы икс кешенең холык -фигыль каршылыгында, күңелләренең гаять төрле булуыңда. Гыйлемхан белән Нәҗипне язмыш олыгаеп барганда гына очраштыра Ләкин бу ике кеше гомер буе бер-берсснен антиподы булып яшәгәннәр икән Нәҗип Гыйлемханның ата-ана нигезенә йорт
салган Өй түренә Гыйлемханның әтисе утырткан өч каенның икесен кисеп ташлаган (каеннан ни файда, жимеш-фәлән бирми, янәсе). Бу нәфис агачларның матурлык сирпсп утыруларын бәяләргә сәләтле түгел ул. Гыйлемханга күк чәчәк төшерелгән истәлек яулык бүләк иткән Минсылуга өйләнгән өйләнүен, ләкин аның кадерен беләме икән ул9 Мондый исәп-хисап белән генә эш итүче, үз фикере һәм зәвыгы булмыйча, бөтен алымын бары тик башкалардан калышмыйм дип кенә ясаучы бу бәндә кешенең җанын, ай-һай, анлый ала микән? Авылдашларына матурлык бүләк итәргә теләгән Гыйлемханны да, үз бизмәне белән үлчәп, ■‘шабашник" дип атый ул. Әлеге күренеш исә конфликтның иң югары ноктасы булып чыга. Үзенең игелекле омтылышын аңламаган бу "бригадирга” тәрәзә йөзлекләре ясаудан Гыйлемхан баш тарта. Әлеге ике кешенен бер-берсен аңламавыннан башланган конфликт, шул рәвешле, чишелми генә түгел, бәлки тагын да кискенләшә төшә
Сәнгатьчә камил эшләнгән әсәрдә бер генә деталь дә артык булмый, ул сюжетны оештыруда хәлиткеч әһәмияткә ия була. Гыйлемханнар йортын сүткәндә, Нәжипнен хатыны Минсылу балта остасының эш кораллары салынган тартма табып ала. Берәү булса, бу затлы әйберләрне, кирәксә-кирәкмәсә, үзендә калдырыр иде Әмма Сылу (Минсылу) алай итми, тартманы Гыйлемханның авылдагы дәү апасына кертеп бирә. Кырык елдан сон туган авылына кайткач, Гыйлемхан, әлеге өтерге, кискеч, ышкыларны кулына ала һәм шулар ярдәмендә кешеләр күңеленә матурлык тойгылары иңдерердәй әйберләр ясарга дәртсенә. Гыйлемхан шуңа гажәпләнә: ул авылга кайтмый торган дүрт дистә ел эчендә кешеләрнең күңеле шул кадәр ярлыланган, инде аларны бу авырудан йолып алу мөмкин дә түгел кебек. Ул дәү апасынын өен матурлап-бизәп куйгач, авылда шушы эшне бәяләрдәй кеше дә табылмый. Газета фотохәбәрчссе, очраклы рәвештә төшереп алып китеп, сурәтне бастырып чыгармаса. әле һаман да күрүче булмас, киресенчә, өйне нәкышләүгә бөтен талантын, йөрәк җылысын биргән Гыйлемханны сәер кеше дип санауларын дәвам итәрләр иде. Газетадагы бу рәсемне һәм аның астына язылган мактау сүзләрен беренче булып колхоз рәисе күреп ала. Газетада үз авылы хакында хуплау сүзләрен күрү аның күңеленә сары май булып ята. Ул Гыйлемханнан үзенең өенә дә тәрәзә йөзлекләре ясавын үтенә. Шуннан соң председательдән күрмәкче, бөтенесе дә остага гозер белән киләләр. Ләкин Гыйлемхан шуны сизә: аларның берсе дә моны матурлыкка омтылудан түгел, бәлки кешедән калышмыйм дип кенә эшли. Әгәр колхоз җитәкчесе тәрәзә йөзлеген кирәксенмәсә, әлеге Кордашлар да, Нәҗипләр дә йөзлекләрне һич авырсынмыйча каерып ташларлар иде. Р. Мөхәммәдиев, сизгер күңелле язучы буларак, әле сиксәненче елларның икенче яртысында ук кешеләр күңелендә барлыкка килгән шушы тутыкны күреп алган. Мондый хәлгә ул “Ак кыялар турында хыял” һәм 'Истәлек өчен—Гыйлемханга” әсәрләре белән дә үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Бу начар тенденция, кызганыч, тормышта һаман да тамырлана бара.
Һәр язучының төп омтылганы—иҗатының килер буыннарга да кирәкле булуы. Иманым камил: Р. Мөхәммәдиев, бүгенге язучы булган кебек, киләчәкнең дә әдибе Ул шактый ерак үткәндәге хәл-әхвәлләрне сурәтләгәндә дә киләчәктә кызыксынып укылачак каләм әһеле булып кала белә.
Әйтик. XX гасырда илебез тарихында тирән эз калдырган Мирсәет Солтангалисв шәхесен әдәби әсәрдә гәүдәләндерү киләчәкне күздә тотып та башкарылган дияргә җөрьәт итәм. Юк, хакыйкатькә хилафлык итеп, Р. Мөхәммәдиев әлеге шәхесне идеаллаштыру юлыннан китми. Мәгълүм булганча, М Солтангалиев, сәяси эшлекле буларак, гаять каршылыклы һәм шуның нәтиҗәсендә фаҗигале язмышка дучар булган кеше. Ин аянычы шунда: аның иленә, халкына, милләтенә изгелек кылам дип эшләгәннәре тискәре нәтиҗә бирә.
Үзәгенә мондый каһарман куелган романда документаль эслүбнсң һәм публицистиканың кайбер алымнары кулланылуы да табигый Әмма роман ныклы кул белән, сәнгать кануннары нигезендә язылган. “Сират күпере" әсәренең иҗтимагый аңыбызны үстерү җәһәтеннән булган әһәмиятен, язучының осталыгы камилләшүдәге бик мөһим бер баскыч булуында ассызыкларга кирәк. Әдәби җәмәгатьчелек һәм дәүләт даирәләре романның мәүзуг һәм сәнгати яналыклыгын, анын пәйда булуының гадәттән тыш вакыйга икәнлеген лаеклы бәяләделәр—авторга 1993 елда Г Тукай исемендәге олы бүләк бирелде.
Аннан соң шунысы да бар: мондый күренекле шәхесенең образын тудыруга
теләсә кем алына алмый. Андый әсәрне язучы үзе дә сурәтли торган каһарманы югарылыгында торырга тиеш Чөнки тудырган героен үзеннән дә югары була алмый. Р Мөхәммәдисв үзе дә язучы гына түгел, сиксәненчс-туксанынчы елларнын күренекле сәясәтчесе, дәүләт эшлсклссс дә иде. Менә ун елга якын инде ул—Татарстан Язучылар бсрлсгснсн рәисе Россия Федерациясе Югары Советы депутаты һәм президиум әгъзасы, абруйлы бер комиссиянен рәисе буларак та ул Татарстанмын хокукларын киңәйтү өчен аз тырышлык куймады. Үзснсн сайлаучыларына тугрылыклы булды. Мәскәүдә Ак йорт дип йөртелгән бина һөҗүмгә дучар булган көннәрдә дә ул үз иманыннан тайпылмады Шуның белән һәм шәхес, һәм язучы буларак үзенсн бөтен характер иясе икәнлеген раслады Миңа шулай тоела: килер бер көн. Р Мөхәммәдисв үзе талантлы бер яшь каләм әһеле әсәрснсн герое булып сурәтләнер әле Ә хәзергә ул үзе шул хәвефле көннәр турында “Утлы таба өстендә" әсәрен укучыларга тәкъдим итте. 1993 елнын сентябрь-октябрь айларында Мәскәүдә булган вакыйгалар турында шулай гадел бәя биреп, бөтен тулылыгы белән язылган башка бер әсәр әлегә күренми. Ул бездә гаять кин янгыраш аллы. 1996 елгы әдәби казанышларыбызнын ин күренеклесе булды.
Язучы беренче карашка жан тетрәткеч хәлләрне булганыңча, бер эзлсклелектә генә бәян итә кебек. Әмма аның һәр күренешкә, һәр вакыйгага үз бәясе, мөнәсәбәте бар. шул контекстта авторның үз жаны, үз күңел дөньясы ачыла. Анын уйланулары ярдәмендә вакыйгалар, шәхесләр үзләренә бәрабәр бәя ала Бу бәя—укучы хөкеме белән туры да килә.
XX гасыр татар әдәбиятының үсеш дәрәҗәсен кин масштабларда яңгыраткан каләм әһелләре булды. Г. Тукай, М Жалил, Ф Кәрим исемнәрен әйтү дә безгә күл нәрсә турында сөйли Гасырыбыз ахырында Ш Галиев, Р Миннуллин да халыкара мәйданда олы бәя алдылар Шулар рәтендә без хаклы рәвештә Р. Мөхәммәдисвне дә атыйбыз. Аның “Сират күпере", “Утлы таба өстендә" әсәрләре Төркиядә һәм башка илләрдә лә киң танылды, тугандаш илнең югары дәүләт бүләкләренә лаек булды Әле менә 1998 елнын май аенда ул Төркиянсн Истанбул һәм Конъя калаларында үз әсәрен яратып укучыларның зур төркемнәре белән очрашты, кардәш илнен радио һәм телевидениесеннән чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, бу язучыбызны Төркиядә туган Татарстаныбызда кебек беләләр, хөрмәт итәләр 1996 елнын мартыңда мина Р Мөхәммәдисв белән бергә Төркиянсн башкаласы Анкарада язучылар корылтае эшендә катнашырга гуры килде Мин шунда бу ил язучыларынын безнең Ринат Мөхәммәдисвне никадәр үз итүләрен күрдем
Әле кайчан гына әдәбиятта яшь тәнкыйтьче, яшь язучы булып йөргән Р Мөхәммәдисв тә иллесен тутырды. Үткән юлында ярты гасыр вакыг җәйрәт ята Куанычлысы шул: биш дистә ел гаять нәтиҗәле узган. Кирмән чишмәләре төрле- төрле булган кебек, әлбәттә, бу еллар да бср-бсрсснә охшамаган, ^шарның һәрберсе аны уттан алып суга салган, төрле хәлләрдә сынап караган, чыныктырган Нык үзәкле Р Мөхәммәдисв торган саен каләменә ныграк ябышкан, халкының ихтыяҗларын тирәнрәк аңлый төшкән. Анын ижаты кин колачлы Иделебез сыман елдан-ел ныграк агымлы, колачлырак була барган
Әйе, Идел дәрьясы атлап кына чыгарлык инештән башлана Әмма ул әллә ничәшәр чакрымлы булып киңәйгәч гә гөрләвек сыман агып чыккан урынына рәхмәтледер кебек. Шунын сыман. Р Мөхәммәдисв ижаты да бүген тармаклануын, коч-куәт алуыи дәвам итә. Тик ул беркайчан да үзснсн Кече Кирмәннскс икәнлеген онытмый. Шул газиз авылның чишмәләре аны олы Ринат итеп үстергәннәр бит Ничек инде моңа рәхмәтле булмыйсын'