Логотип Казан Утлары
Эссе

ЧИСТАЕНДА ЧИСТАРЫНДЫК, ТУАПСЕДА ТУПЛАНДЫК...


Сүз җиме урынына
әннең теге яки бу өлкәсе белән кызыксынган, иҗади фикерләве белән аерылып торган балаларны ачыклау, бер-берсе белән таныштыру, табигать тарафыннан салынган әнә шул сәләт оеткысын тагын да үстерү, яшьләрне халкыбызның киләчәге хакына фәнни иждтка тарту максатында моннан нәкъ биш ел элек балаларның “Сәләт" исемле жәйге компьютер лагере оештырылган иде Казан дәүләт университетының бер төркем жанатар-энтузиастлары башлап җибәргән бу эш балалар күңеленә шул кадәр хуш килде ки. озакламый жәйге лагерь ел әйләнәсендә эшли торган "Сәләт" клубына әверелде һәм инде 1997 елда татар яшьләренең иҗтимагый “Сәләт" фонды буларак яңа эшчәнлек рәвешен тапты
Компьютер лагере дип аталса да. жәйге аланда (аны балалар шулай дип атый) кибернетика һәм информатика сабаклары белән бергә, фәннең башка бик күп тармаклары буенча мавыктыргыч дәресләр үткәрелә һәм. табигыи ки. иң беренче чиратта төп игътибар туган телне өйрәнүгә, әдәби телдә аралашу, сөйләшүне камилләштерүгә юнәлдерелә Шулай булу очраклы хәл түгел, чөнки аланга балалар Татарстаннан гына түгел, ә бәлки татарлар тупланып яши торган Чувашстан, Мордовия. Удмуртия, һәм Башкортостаннан. Самара. Ульян, Пермь. Нижгар. Оренбург, Төмән өлкәләреннән, башка төбәкләрдән жыела Узган ел Австралиядә яшәүче бер төркем татар яшьләре кунак булып киткән иде Ә быел аннан унөч яшьлек Шәмсия исемле кыз бала аланга укырга һәм ял итәргә дип махсус килде
Балалар шулай ук логика, тарих, психология, этика, эстетика, инглиз теле, гатар дөньясы һәм татар әдәбияты, музыка һәм фольклор, математика, кызыклы механика кебек дәресләрдә дә бик теләп катнашалар Хәер, дөрес дип аталса да. алар ялыктыргыч түгел, урман аланында, учак янында, су буенда яисә жәйге чатырда узган күнегүләр теге яки бу биремне ятлау, ниндидер өи эшләре башкарып килү кебек мәжбүри шартларны күздә тотмый, киресенчә, фикер чарлау, хыялга бирелү, телгә салыну кебек уен-чынбарлык рәвешендә бара Ә балачагында кайсы гына бала хыял канатында очмаган да үзен теге яки бу тармакта эшләүче ниндидер олы белгеч итеп күз алдына китереп татлы мизгелләр кичермәгән икән Монда бер-береңнең сәер сыйфатларыннан көлемсерәү, мыскыллауга охшаш тәкәбберлекнең эзе дә юк Киресенчә, хыялың никадәр баерак, фикерләвең никадәр гайре табигый икән, шулкадәр яхшырак га әле Чөнки укытучылар үзләре дә селкешләр белән (бу сүзнең
Ф
мәгънәсен соңрак аңлатырмын) бергә әйтерсең лә бала чакларына кире кайталар, алар белән бергә уйлыйлар, уйныйлар, фикер үткенлегендә, зиһен йөгереклегендә ярышалар.
Укытучылары да кемнәр бит әле! Араларында күренекле галим, тарихчы академик Әзһәр Мөхәммәдиев. ике тапкыр фән докторы. профессор Рәис Бохараев. танылган композитор Мәсгудә Шәмсетдинова. дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, профессорлар һәм доцентлар
Инглиз теле дәресләре исә Америкадан яисә Англиядән килгән студент яшьләр, педагоглар катнашында уза. Балалар белән очрашуга күренекле артистлар еш килә Кыскасы, аланда узган көннәр яшьләр күңелендә мәңгелеккә уелып кала торган хатирәле сәхифәләр алар.
Инде "сәлкеш" сүзенә аңлатма бирергә дә вакыт җиткәндер Хикмәт шунда ки. аланда ел саен “Туган тел бәйгесе" үткәрү гадәткә керде Әнә шундый бәйгеләрнең берсендә балаларга “Сәләт” аланына бәйле яна сүзләр уйлап табарга тәкъдим ителгән иде. Сәлкеш сүзе шунда туды да инде. Сәлкеш ул—“сәләтле кеше" дигәнне аңлата Ә алар белән җитәкчелек итүчеләр, ягъни—укытучылар, вожатыйлар, лагерь башлыклары—“житәкбашлар” исемен алды. Бәйгедә һәм бәйгедән соң да әле балалар бик күп яңа исемнәр тәкъдим иттеләр һәм алар аланда кулланышка кереп тә китте Әйтик, шахмат уенын аңлату өчен нишләп “шаһ уены” сүзен кайтармаска, чөнки борынгы заманда татарда ул шулай дип аталган, футбол нишләп “аяк тубы" булмаска тиеш ди әле9! Шулай итеп, шахмат чемпионы “шаһ батырьГна. баскетбол “кәрзин тубьГна, очко яки балл дигәнебез “тәнкә"гә (“Сәләт"нең Яшел Үзән филиалында быел очко урынына “сәлтин” сүзе куллана башлаганнар), ярыш судьялары казыйга әйләнде. Быел исә аланда тагын бер яңа сүз туды: вожатый урынына борын заманнан килгән әйдәман сүзе кайтарылды Әидәман—әйдәп баручы, алга өндәүче дигән мәгънәсендә кулланылган ич Хәер, язмамда селкешләр тәкъдим иткән барлык сүзләрне китерү мөмкин дә түгел. Алар бик күп Байтагы безнең өчен шактый яңа булган компьютер технологияләре өлкәсенә карый Ничек кенә булмасын, балалар һәм яшьләр тел чисталыгын саклау, яна төшенчәләрне белдерү өчен сүзләрне үзебезнең туган тел мөмкинлекләре аша ясау, борынгы тәгъбирләрне кайтару, киң кулланышка кертү кирәклеген аңлыйлар һәм шушы өлкәдә көчләрен сынап та карыйлар. Монысы иң куанычлысы. Кем белә, бәлки алар тәкъдим иткән яңа сүзләр туган телебездә тамыр җибәрер, ныгып та калыр әле. Яна төшенчәләр белән бергә яңа сүзләрнең керүе, урнашуы гадәти хәл булган кебек, телгә уңайсыз чит тел сүзләрен туган тел казанында кайнатып үзләштерү дә табигый күренеш ич
Үзеннән-үзе аңлашыла ки, сәлкешләр белән эшләү, дәресләр алып бару өчен гадәти мәктәпләрдәгедән аерылып торган, нәкъ менә сәләтле балаларга тәгаенләнгән аерым дәреслекләр, кулланмалар, китапларда кирәк Шул ихтыяҗны канәгатьләнде-рүне күздә тотып, яшьләрнең иҗтимагый “Сәләт” фонды хәзер шундый китапларда чыгара башлады, Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгында теркәлеп, нәшрият эшчәнлегенә лицензия алды. Быел, мәсәлән, Казан дәүләт университеты доцентлары Лениза Ризванова белән Әлфия Йосыпованың "Сәләт" аланында татар теле, Әлмәт татар гимназиясе укытучысы Рәдис Кәбировның логика укыту буенча үткәрелгән иң кызыклы дәресләре "Сәләт” дәресләре" сериясендә бер мен данә тираж белән аерым китап итеп чыгарылды. Ел азагына хәтле университет доценты Әнис Галимжановнын “Математик анализга кереш”.тәҗрибәле укытучы Фәнил Таймасовның “Математика нигезләре", университет укытучыларының компьютерда эшләү тәҗрибәсен яктырткан “Информатика" китаплары да дөнья күрәчәк Шунысы әһәмиятле, югары уку йортларында алып барылган дәресләргә нигезләнгән бу китаплар барысы да татар телендә, һәм ул дәресләр университетта һәм педагогия университетында татар телендә үткәрелә дә Болардан тыш композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың балалар һәм яшьләр өчен язган җырларыннан төзелгән “Әй. дәрья, дәрья" исемле җыентыгын, ял итү һәм күңел ачу кичәләре оештыру тәҗрибәсеннән “Ял итәбез “Сәләт”тә” дигән методик ярдәмлек һәм башка кулланмалар, әсбаплар чыгару күздә тотыла
Инде әйткәнебезчә, “Сәләт" фонды һәм клубы ел буе эшләсә дә. аның киң колач белән канат җәйгән чоры җәй айларына туры килә. Беренче тапкыр “Сәләт"
аланы 1994 елда Арчада үткәрелгән иде Шуннан бирле ул күчмә жэйге алан дип атала Аннан сон аланнын чираттагылары Яшел Үзән шәһәрендә, Түбән Камада, Әлмәттә һәм быел инде Чистай шәһәрендә узды Быелгы эшчәнлекнен исә тагын бер үзенчәлеге бар сәлкешләр арасыннан да ин сәләтлеләрен сайлап "Сәләт” фонды, республика мәгариф министрлыгы, балалар һәм яшьләр белән эшләү комитеты, республика экология фонды, шәһәр мәгариф идарәсе алтмыш баланы Кара дингез буена, Туапсе шәһәренә ял итәргә җибәрде
“Татар дөньясы" һәм “Татар әдәбияты” дәресләре укытучысы сыйфатында мина да җәйге алан эшендә даими катнашырга туры килә Татарнын акыллы, тәрбияле, сөйкемле, итагатьле балалары, яшьләре белән аралашудан алган тәэсирләр, мөгаен, гомерем буе күңелемдә якты бер истәлек-хатирә булып сакланыр Ул аланнардан рухым баеп, җаным сафланып, яктырып кайта Онытылмаслык сәхифәләр инде берничә язмамда чагылыш тапкан иде Кызыксынган укучы аларны "Уяну" исемле китаптан ("Сәләт "китапханәсе нәшрияты, 1998, Казан), “Татарстан” журналының 1995 елгы 9-10 һәм 1996 елгы 9 саннарыннан укый ала
Быел да мина балалар белән бергә Чистайда һәм Туапседа булырга туры килде Эссе рәвешендә язылган бу парчалар әнә шул истәлекле көннәр хакында
Юлда уйланулар
у вакыйгалардан соң инде ярты елга якын вакыт узды, әмма алар хәтергә килгәндә җанымны тетрәткән эчке бер дулкынланудан айный алмыйм Күңелдә аңлап, тоемлап бетергесез хисләр өермәсе кузгала кайчагында иксләнәм, кайчагында ул хис шом белән алышына, шул ук вакытта сокланам һәм горурланам да
Чистайдагы лагерьдан без, автобусларга төялеп, өченче июльдә чыгып киттек Алда—Биләр Алда—борынгы бабаларыбызынтәүге башкаласы, кайчандырдөньянын барлык кыйтгаларыннан килгән сәүдә кәрваннары, ярминкәләр гөрләп торган, һөнәрчелек, кәсеп-кәсәбә, әдәбият һәм мәдәният шаулап чәчәк аткан җир Заманында Көнчыгыш Европада иң зур калаларның берсе булган, халык саны һәм биләгән мәйданы белән Парижларны, Лондоннарны ике-өч мәртәбә узып киткән бөек башкала—Биләр шәһәре хәрабәләре Хәрабәләрдән еракта түгел, кимсетү-кыерсыту, тыю һәм эзәрлекләүләргә карамастан, бүгенге көнгәчә кан-кардәшләребез изге санаучы Хуҗалар тавы һәм Изгеләр чишмәсе
Профессор Альфред Халиков үзенең "Татарский народ и его предки" китабында язганча, “Идел Болгарының башкаласы Бөек Шәһәр дип атала һәм ул Болгарның иң зур шәһәрләреннән берсе була 922 елда нигез салынып, 1236 елда монгол яулары тарафыннан һәлак ителгән бу шәһәрнең археологик калдыклары Иделгә коючы Чирмешән елгасының сул ярында—Биләр авылы янында
Кала елгага таба авыша төшкән чагыштырмача яссы җирлектә урнашкан булган Елга аръягындагы гаҗәеп матур тауда—болгарларның изге җире—“Ждушир" дип йөртелгән корбан чалу урыны Аның янында гына тау итәгеннән ургылып куәтле чишмә агып чьна
Кирпечтән, акташтан һәм агачтан салынган зур биналардан гыйбарәт шәһәр, бигрәк тә аның эчке өлеше, мөсафирларны таң калдыра торган булган Заманында боларны үз күзе белән күрдем дип раслаучы Джевалики бу хакта менә ничек язып калдырган "Моның корылмаларында Рум корылмалары белән охшашлык бар Болар бөек халык Бу—бөек шәһәр"
Еллар-гасырлар үткән, чорлар-дәверләралышынган, әмма халкыбыз моннан мен еллар элеккечә, үзенең борынгы башкаласын, аның изге чишмәсен онытмаган Риваятьләр белән эретелгән бу җирләргә ел әйләнәсендә нл сукмагы өзелми Киләләр, иң изге теләкләрен әйтеп, аларнын чынга ашуын юрап, теләкләрен дога рәвешенә кертеп, тау башындагы агач ботакларына кулъяулыклар, чүпрәк кисәкләре бәйләп 8. «к. V.» м
Б
калдыралар Мәҗүсилек заманыннан ук килүче бу йолаларның әлегәчә дәвам итүе халкыбызның гореф-гадәтен, үз әхлагын, дөньяга үз карашын үтә бер үҗәтлек, тотрыклык белән сакларга омтылуы турында сөйли, һәм бу, табигый ки, күңелләрдә эчке бер горурлык уята торган хасияттәдер әле Татар гына түгел, хәзер инде бу якларда яшәүче урысы да, чуашы-мариы да тау янына килеп дога кылуны изге бер гамәл саный.
Республикада колач җәя барган “Сәләт” хәрәкәтенең биш еллыгына багышланган җыен бәйрәме—фестивальнең нәкъ менә монда—борынгы башкалабыз хәрабәләре янында үткәрелүендә эчке бер символик мәгънә дә ята Балаларыбыз, бүгенге яшьләребез халкыбызның ерак үткәндәге бөеклеге, аның мәгърур тарихы белән якыннан танышырга, аны белергә һәм хөрмәт итәргә дә тиешләр Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.
Фестивальнең программасы гаять бай, катлаулы, күпкырлы иде. Аңа Чистай- дагы төп лагерьдан гына түгел, Арча, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казандагы филиаллардан, республикабызның башка төбәкләреннән дә оешкан төркемнәр килергә тиеш. Шуның өстенә алдагы елларда “Сәләт” лагерен үткән яшьләр— элеккеге селкешләр дә чакырылган Кара исәп белән дә алты йөзгә якын сәлкеш киләсе Алардан тыш тагын күпме укытучы, әйдәман, кунаклар, әти-әниләр, туганнар Барысы да куандыра торган хәл. Бусы—мәсьәләнең бер ягы Икенче яктан, коточкыч зур мәшәкать тә әле ул. Бу кадәр халыкны ашатырга-эчертергә, йокларга яткырырга да кирәк. Өч көн дәвам итәсе фестивальдә ниләр генә булмас дисең.
Ә хәзергә без юлда Автобуслар шома асфальт юлдан тигез гөрелдәп чакрымнарны саный Дүрт “Икарус”тан торган колоннаның алдыннан да, артыннан да җемелдәгеч утларын кабызган ГАИ машиналары тәгәри Бала-чага рәхәтләнеп көлешә, уйный-шаяра Көлсеннәр, шаярсыннар Аларның шундый чаклары Әмма җитәкчеләр йөзендә җитдилек, яшерен борчу бар Соңгы вакытта һава бозылып китү, бер айга диярлек сузылган эссе, кояшлы көннәрдән соң әле котырып яңгыр яву, әле көтмәгәндә җир өстенә көзге салкынлык иңү—япан кырда. Биләр хәрабәләреннән ерак та түгел Чирмешен суы буенда үтәчәк җыен бәйрәменә өстәмә мәшәкатьләр тудырмагае “Сәләт”нең рухи җитәкчесе Җәүдәт Сөләйман, лагерьның алыштыргысыз директоры Хәлил Гайнетдинов, иҗтимагый “Сәләт” фонды директоры Алмаз Хәбибуллин, хәрәкәт ветераннары: Казан дәүләт университеты укытучысы Айрат Гатиатуллин, гыйльми хезмәткәр Марат Хәлиуллин, башка укытучылар, баштагы елларда сәлкеш булган, хәзер инде үзләре үк әйдәман булып лагерьга килгән Ләйсән Сөләйманова, Римма Әхмәтхановалар йөзендә дә мин шул борчылуны, шул яшерен уйлануларны сизәм
Дөрес, лагерь буласы урын инде күптән билгеләнгән, инде байтактан ук анда безнең аръергард, борынгы хәрби татар термины белән әйткәндә, иравыллар, ягъни алдан барып урын әзерләүчеләр төркеме эшли Монысы—безнең кулдан килгәне Ә инде табигать үзен кайсы яктан күрсәтер, монысын бер Алла белә!
Уен-көлке, җыр белән килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Автобустан төшүгә каршыбызга колач җәеп, бер төркем малайлар-кызлар ияртеп Түбән Кама татар гимназиясе директоры Рафаэль Азизов белән Әлмәт татар гимназиясе укытучысы Рәдис Кәбиров килеп чыктылар.
— һы, Чистайдан килеп җитәргә ерактыр шул,—дип елмайды Рафаэль Миргасыймович бераз гына төрттергәндәй иттереп —Без инде иртә таңнан ук монда
1996 елда күчмә җәйге “Сәләт" лагерен кабул иткән шәһәр вәкилен беренче итеп очрату аеруча күңелле иде, әлбәттә Шулай да, аның үзе шикелле үк төрттерүне кирәк тапты булса кирәк, Жэүдәт Сөләйман да шундый ук вәкарь белән жавап бирде.
—Әллә башта күрешерсеңме дигән идем Юк! Булмаса булмый икән Тәки сәлкеш гадәте кереп җитмәде инде Хәер, сез җитәкбашлар шул!..
Директорыбызның бер көн эчендә кояшта, җилдә каралып өлгергән йөзенә киң елмаю җәелде:
— Шулай булмыйни Мин үзем монда безне колач җәеп син каршыларсын дип килгән идем
Сүз иярә сүз чыкты Чистай белән Түбән Кама селкешләре арасында танышлар
шактый күп икән, рәхәтләнеп гөрләшергә керештеләр Ул арада безне Рафаэль Миргасыимович чәй табыны янына чакырды
— Юлдан арып килгәнсездер. Без инде учак ягып аш әзерләргә дә, чәй куярга да өлгердек Төш вакыты җиткән, тамак ялгап алу зыян итмәс,—диде ул хуҗаларча
Менә шушы кунакчыллык, һәркайчан бер-беренә ярдәм итәргә, аш-су уртаклашырга әзер булу, дуслык, аркадашлык хисе җыен бәйрәме барган көннәрдә беркайчан да сүнмәде, сүрелмәде Хәер, ул селкешләр арасында табигый бер халәткә әйләнеп бара Монда “Берәү—күпләр өчен, күпләр—берәү өчен” принпибынын бозылганы да юк
Эчкә җылы йөгерде Көн матур, кояшлы иде Көньяк тарафларыннан талгын
Менә шушындый инде алар сәлкешләр
жил исә, арган йөзләребезне иркәләп сыйпый, назлый Дөрес, без беренчеләр була алмадык Түбән Камадан гына түгел, Әлмәт, Арча һәм Әлмәт филиалларыннан да селкешләр инде килеп җиткән, инде чатырларын корып та куйгһннар, әйберләрен урнаштырып өлгергәннәр икән Алты йөзләп кеше сыйдырышлы сәлкешләр шәһәрчегенең беренче палаткалары—тәүге карлыгачлары инде балкып, күзне иркәләп утыра' Алдан билгеләп куелганча, һәр филиал аерым бер утар итеп корылган Ямь- яшел чиксез киңлекләргә ак, сары, зәңгәр, кызыл төстәге биниһая зур чәчәкләр сипкәннәрмени Тау башыннан караганда, алар бормаланып-бормаланып аккан йөгерек сулы Чирмешән буеның табигый манзарасы булып тоелалар, ирекссздән әллә кайчангы борынгы бабаларыбызның җәйге сәйфияләре күз алдына килә
Фестиваль буласы урынны, кайчандыр болгар бабаларыбыз тереклек иткән, уйнаган-көлгән, бәхетле көннәр кичереп яшәгән изге җирләрне карап йөрибез Күңелләрдә шатлык та, бераз гына моңсулык та бар кебек
— Кайчандыр Арчада кырык биш кешелек нәни генә төркемнән башланган “Сәләт” шушындый киң колач алыр дип кем уйлаган,—дип куйды әңгәмәдәшем, "Азатлык" радиосы хезмәткәре Алик Гыйльмуллин уйчан гына — “Сәләт"нең үсәсенә, ныгыячагына ышана идек, шуны тели идек Әмма бу көннәр болай тиз килеп җитәр дип көтмәгән идем
Актаныш егете Алик Гыйльмуллинның болай әйтергә тулы хакы бар Ул “Сәләт"не оештырып җибәрүчеләрнең берсе, аның беренче өйдәманы, беренче
укытучысы да иде Казан дәүләт университетын тәмамлагач, ул исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетында аспирантурада калды, ‘’Шәкли фәһем” лаборатория-сендә эшли башлады Республикабыз мөстәкыйльлеге турында Декларация игълан иткән, киләчәккә якты өметләр, зур хыяллар белән караган ашкынулы көннәр иде ул. Чит илләр белән аралашу артты, әллә кайлардан Казанга милләттәшләребез килә башлады, латин хәрефләре белән халыкара татар гәзите “Denja”HbiH беренче саны басылып чыкты Тынгысыз йөрәкле Алик боларнын барысын да күрә, күңеленә сеңдерә һәм, табигый ки, вакыйгаларның эчендә кайнарга омтыла иде Озак та үтми инглиз телен һәм компьютерларны бик яхшы белгән егетне “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясенә эшкә чакырдылар. Шунда китте. Ерак илләр гизәргә, дөнья күрергә хыялланган егеткә гаепмени?!
Монысы истәлекләрдән. Ә әлегә без тарихи җирләрне, бәйрәм җыены буласы урыннарны карап йөрибез.
— Тегендә тагын ниндидер палаткалар тора. Ялгышмасам, ак халатлы кешеләр дә байтак Алары кемнәр инде тагы?—диде Алик селкешләр шәһәрчегеннән бер читгәрәк аерым утрау булып урнашкан әфлисун төсендәге зур палаткаларга күрсәтеп Аликның соравы барыбызга да берьюлы әйтелсә дә. җавап бирү табигый рәвештә Жэүдәт Сөләйман җилкәсенә төште
— Балалар фестивале бит,—диде ул.—Кунакларны да исәпләсәң, барысы меңгә якын кеше җыеласы Табигать шартлары, үзегез беләсез, соңгы көннәрдә килделе-киттелерәк Шуңа күрә, андый-мондый көтелмәгән хәл булмагае дип, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан аерым төркем килде, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә күчмә госпитальдә корып куйдылар Анда аларның хуждлыгы. Алла “Сакланганны—саклармын” дигән ди бит.
Мин шунда гына бу кадәр зур фестиваль үткәрүнең бөтен җаваплылыгын тирәнтен аңладым кебек Алик та магнитофонын җайлап, Прагадан яңгыраячак тапшырулары өчен чираттагы язмасын әзерләргә кереште Шунда уйлап куйдым, халкыбызның “Ерактан яхшырак күренә” дигән мәкалендә никадәр яшерен мәгънә, никадәр киная бар икән Фестивальгә дип хәтта “Азатлык” хәтле “Азатлык" радиосыннан килгәннәр, ә безнең Татарстан радиосы исә бу хакта гап-гади информация дә бирмәде шикелле
Әлегә без тарихи җирләрне, җыен бәйрәме—фестиваль буласы урыннарны карап йөрибез. Шул хакта язам. Ә күз алдымда хушлашу мизгелләре
Бәйрәм тәмамлангач ук Алик Гыйльмуллин Прагага китәргә тиеш икән Икенче көнне иртүк Казаннан чыгасы очкычка инде билеты да алып куелган Аның белән хушлашырга бөтен әйдәманнар, селкешләр җыелды, һәрберебез белән кочаклашып чыккач, аерыласы килмәгәндәй бик озак кулларыбызны кысып торды әле.
Машина янында икәү генә калгач, аның ни кичергәнен аңлаганымны белдерергә, хәлен уртаклашырга теләп сорап куйгандай иткән идем:
— Китәсе килмидер, Алик ..
— Китәсе килми, аерыласы килми,—диде ул әллә ничек йөрәк түреннән чыккан басынкы тавыш белән.—Китәсе килми —һәм кинәт башын икенче якка таба борды
Күрсәтергә теләмәсәдә күрдем, ерактагы якын кардәшебезнең, ерак араларны якын итеп кайткан дустыбызының күзләре дымлана төшкән иде бу минутларда.
Хәзер менә уйлыйм, әгәр китмәскә теләсә, Аликка нинди дә булса сәбәп табып белешмә ясап биреп булыр иде Азмыни дөньяда алдан белеп бетерә алмаслык хәлләр Авырып китте, гаилә хәлләре буенча дип һәм башка, һәм башка сәбәпләр табып Русиядәге һәр ике белешмәнең берсе ялган булганына беркем дә шик китерми, әмма бу хакта кычкырып та әйтми Әмма бу бит Алик, бу бит татар баласы! Хезмәт бар, эш сәфәре дигән нәрсәнең, ягъни командировканың да вакыт кысалары бар! Бәлки әнә шулай сүзендә тора белгәне өчен, әйткәнен һичшиксез үтәгәне өчен дә хөрмәт итә торганнардыр әле татарны
Әлегә без фестиваль буласы урынны карап йөрибез
Иравыллар сынатмаган, (Алексеевск районы хакимияте һәм мәгариф бүлеге
ярдәме белән, әлбәттә) сабан туе буласы урында колгалар күтәрелгән, капчык сугышы һәм башка уеннар өчен җаиланмаларәзерләнгән, волейбол мәйданчыгы белән футбол кыры да әзер, һәр төркемгә махсус учак урыннары эшләнгән, штаб өчен һәм андый- мондый хәл була калса дип, берсе-берсе кимендә йөз кеше сыйдырырлык зур махсус чатырда корып куйганнар Сүз унаеннан, ул чатырларны "Сәләт"кә Казанның ВИКО күргәзмәләр комплексы биреп торды Шунысы кызык, теләсә нинди җил-давылда да тотрыклылыгын югалтмаучы, борынгы шәрекъ стилендәге бу “хан чатырлары" “Исә Болгар җилләре" дигән фильмны төшерүдә файдаланылган, шунын өчен эшләнгән булган икән
Палатка-ча гырлар кору, үзара танышу, иртәгәсе көннен планын тәгаенләү, һәрсәлкешкә кием формасы—“Сәләт” эмблемасы төшерелгән футболка һәм шундый ук бейсболка, үзебезчә әйтсәк, козыреклы түбәтәй өләшү белән көннең үтеп киткәне сизелмәде дә. Ә кичен штаб янындагы мәйданчыкта жырлы-биюле уеннар башланып китте Сәгать унбердә йокларга яту вакыты итеп билгеләнгән иде Әмма кая ул' Бер- берсен берәр ел күрмәгән яшьләрне болай гына аерырмын димә! Әле бер, әле икенче төркем килеп сорый башлагач, җитәкчеләр озак баш ватып һәм ялындырып тормыйча (хәер, алар моны үзләре үк эшләргә җыенган иле), кичке биюләрне, сәлкешләр әйтмешли, “дискәтүк"не тагын бер сәгатькә озайтырга рөхсәт бирделәр. Мәйдан яшьләрнең хуплау авазларына, алкышларга күмелде
Әмма би юләр тәмамлангач та әле беркемдә йокларга ашыкмады Су буендагы учак яннарында гитара, курай тавышлары ишетелде Кайдадыр кемнәрнеңдер тыйнак кына көлгәне яңгырап куйды Татарстанның барлык районнарыннан диярлек һәм Русиянең тугыз республикасыннан, өлкәсеннән, хәтта чит илләрдән килгән татар балаларының, яшьләренең үзара сөйләшер, аңлашыр нәрсәләре бик күп җыелган шул! Әйдә, танышсыннар, сөйләшсеннәр, фикер уртаклашсыннар, дуслашсыннар' Халкыбызның киләчәге шушындый яшьләр кулында
Бәйрәмнең төп өлеше иртәгә буласы Хәерле төннәр. Сезгә,олы җанлы нәни сәлкешләр. тынгысыз әйдәманнар, хөр фикерле укытучылар һәм җитәкбашлар, балаларыгыз белән бәйрәм итәргә жаен-вакытын тапкан ата-аналар, киң күңелле кунаклар!
Чистарыну
ер нәрсә дә гарасат буласын белдерми иде әле
Сызылып таң атты Дүртенче июль таңы Хуҗалар тавы өстендә кояшның беренче нурлары чагылды, озакламый, тау итәгендә җәйрап яткан чатырлы шәһәрчек тә тулаем алсу нурга күмелде Чирмешән буендагы әрәмәлектә кошлар сайрашты Күк йөзе чалт аяз, ник бер болыт әсәре булсын да ник яфрак селкетерлек җил иссен Көн шул кадәр матур, табигать шул хәтле ягымлы иде ки, җыен бәйрәме-нең әйбәт, теләгәнчә үтәсенә беркемнең дә шиге калмады Ләкин моның давыл алдыннан була торган шомлы тынлык икәне ул чакта ник беребезнең башына килсен'
Әмма инде күпмедер вакытлар үткәннән соң уйланам-уйланам да, күңелдә тагын шик бөреләнә Дөресен әйтим, эгәрдәболарнынбарысыньш да болан буласын белсә, беркем дә моны кабатларга батырчылык итмәс иде кебек Бәлки, күрәселәр шулай булгандыр Бәлки. “Сәләт"кә, селкешләргә һәм җитәкбашларга нәкъ менә шундый сынауны үтәргә, ут һәм су белән чыныгуны узарга кирәк булгандыр
Болар инде бүгенге көн уйланулары Ә ул вакытта без таң атуга җиң сызганып эшкә керештек Фестивальнең программасы үтә тыгыз, һәр сәгатьне, һәр минутны алдан исәпләп куйганча файдаланганда гына да ерып чыкмады Иртәнге якта барлык төбәкләрдән килгән төркемнәрне тәкъдир итү Ләкин ул ran-гади таныштыру гына түгел Хиде тарафтан килгән җиде төркемнең һәркайсысы борынгы җиде татар дәүләте тормышыннан театарлаштырылган тамаша күрсәтерә тиеш Димәк, моның үзенә генә дә кимендә ике сәгать вакыт узасы Аннан соң. гадәттәгечә, сабан туе Монысы "Сәләт” аланнарында ел саен уздырыла торган һәм иң күп кеше катнаша
торганы Төшке аштан соң төркемнәр арасында футбол, волейбол ярышлары, янәшәдәге “Дубок” балалар лагере концерт мәйданчыгында татар жыры конкурсы, шигърияттә Сөләйман, фанилыкта исә Җәүдәт Сөләйман дип танылган иптәшебезнең “Күләгәләр” һәм без фәкыйрегезнең шушы фестивальгә атап “Сәләт" китапханәсе нәшрияты махсус бастырып чыгарган “Уяну" исемле эсселар китабын тәкъдир итү Кыскасы, бәйрәм тәгәрмәче бар куәтенә әйләнә башласа, тын алырга да вакыт булмаячак. Ләкин әле болары баласы гына. Пршрамманың төп өлеше иң азакка—төнгә калдырылган Анысы—артистлар, музыкантлар һәм балаларның үзләре катнашында үтәсе тарихи-драматик тамаша-спектакль.
Халкыбызынын бик борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле үткән юлын фәлсәфи-лирик уйланулар аша сурәтләргә, анын бөеклеге һәм фаҗигасе сәбәпләрен күзалларга омтылыш ясаган “Кыйбла” дип исемләнгән бу тамашаның либреттосын Җәүдәт Сөләйман, музыкасын сәлкешләрнең якын дусты һәм остазы Мәсгудә Шәмсетдинова язды Әлегәчә мондый үтә киң колачлы тамашалар кую омтылышы берничә тапкыр Казан стадионында гына ясап каралган иде. Анда барысы да кул астында Яктырткыч прожекторлар да, киенү-чишенү бүлмәләре дә, башка уңайлыклар да.. Ә кырыс табигать шартларында бу беренче тәҗрибә Спектакльне куярга республиканың иң күренекле сәнгать эшлеклеләре алынды. Алар арасында Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәй, шул ук театр артисты Әзһәр Шакиров, “Казан” милли мәдәни үзәгенең биючеләр төркеме, танылган музыкантлар, Уфадан рәссам-режиссер Таң Еникеев Хуҗалар тавы, аның итәгендәге “Изгеләр чишмәсе” янындагы киң мәйдан тулысы белән халкыбызның гасырлар төпкеленнән килүче бай тарихын гәүдәләндергән искиткеч зур сәхнәгә әверелде.
Шөкер! Барысы да без көткәннән дә яхшырак бара Тәкъдир итү уңышлы гына үтеп китте Күз алдыбызда чал тарих сәхифәләре яңарды. Балалар һәм яшьләр, күп санлы кунаклар алдыннан дәһшәтле сәргаскәр Аттила яулары шаулап узды, исемнәре тарихта, җисемнәре исә каныбызда, нәселебездә калган борынгы болгар һәм кыпчак гаскәрләре тормышыннан хатирәләр яңарды, Казан мәмләкәте сурәтләре пәйда булды Балалар кул астындагы һәр нәрсәне эшкә җиккәннәр Якындагы әрәмәдәге тал чыбыклары ук-җәягә, казан капкачлары калканга, җәймәләр чапанга, сугышчан япмаларга әверелгән.
Фестивальне ачу тантанасына Казаннан, Чистайдан һәм Алекссевскидан республика, шәһәр һәм район җитәкчеләре дә килеп җитте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Ренат Харис, Республика Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Илгиз Хәйруллин, мәгариф министры Фариз Харисов, балалар һәм яшьләр белән эшләү дәүләт комитеты рәисе Марат Бариев, “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры Ринат Галиев, “Казан утлары” журналының баш редакторы Равил Фәйзуллин, Чистай һәм Алексеевск районнары хакимият вәкилләре һәм башка дәрәҗәле кунакларны мәйдан алкышларга күмде Бу очрашуда селкешләр өчен дә, җитәкбашлар өчен дә тирән мәгънә бар иде Димәк, сәлкешләр бәйрәме ул инде “Сәләт”неке генә түгел, ә бөтен республика күләмендә киң яңгыраш алган зур вакыйга һәм кунаклар бу хакта үзләренең саллы сүзләрен әйттеләр дә
— Халкыбызның иң сәләтле кызларын, малайларын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм,—диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ренат Харис.—Ышанам, киләчәктә сездән милләтебезне, республикабызны киң дөньяга танытырлык тынгысыз галимнәр, фән эшлеклеләре, әдипләр, сәнгатькярләр үсеп чыгар. Кем белә, бәлки республикабызның егерме беренче гасырда булачак президенты да сезнең арагыздадыр. Кайда гына булсагыз да, кайсы гына тармакта эшләсәгез дә мин сезгә чын күңелемнән уңышлар, бәхет телим Татарстан данын, татар исемен горур йөртерсез, дип ышанам
Сабан туе, җыр бәйгесе, яңа китаплар белән таныштыру кебек чаралар нәкъ алдан күрелгәнчә узды. Дөрес, сабан туе вакытында яңгыр сибәләп алды алуын Әмма кыска гына вакытка бәйрәмгә төрлелек кенә өстәгән җәйге җылы тамчыларга беркем дә игътибар итеп тормады Көрәшчеләр көрәште, йөгерешчеләр йөгереште, уеннар дәвам итте.
һәммәбез дә түземсезлек белән кичне кетәбез Фестиваль программасының кадагы—бер ел буе диярлек әзерләнгән, никадәр көч, чыгым тотылган тамаша ич Көткәндә вакыттан да акрын узучы нәрсә юк икән Әле бит спектакль кич кенә дә түгел, ә тирә-якны тома караңгылык чорнап алгач кына узасы Сценарий буенча шулай каралган Бөтен мәгънәви эчтәлеге, эффекты ут һәм су уенына корылган тамаша!
Менә, ниһаять, жэйге кояшнын жиз ләгәндәй зур тәлинкәсе баш өстеннән акрын гына көнбатышка таба тәгәрәде, еракта, бик еракта шомландырып үсеп килүче ертык болытларны бер генә мизгелгә кан төсенә манчып алды Шул ук мизгелдә йөрәкләргә шом салып, күңелгә тәшвиш өстәп Чирмешән буйларында көтелмәгән оран яңгырады
Әле бернарса да гарасат буласын белдерми иде
— Игътибар! Игътибар! Лагерьда гадәттән тыш хәл игълан ителә
МЧСнын чатырлар шәһәрчегеннән бераз читкәрәк куелган олы радиорупорлары телгә килгән икән
— Игътибар! Игътибар' Лагерь җитәкчеләре, укытучылар, әидәманнар. табиблар! Лагерьга таба зур тизлектә гаять көчле ураган, яшенле яңгыр якынлаша' Кичекмәстән чатырларны өстәмә рәвештә ныгыту, су үтмәслек итеп каплау чаралары күрергә' Балаларның барысын да кичекмәстән палаткаларга! Кабатлыйм Ураган ун минуттан лагерь өстендә булачак.
Ун минут эчендә нәрсә генә эшләп өлгерергә мөмкин соң? Әйдәманнар, зуррак малайлар чатырларны тикшерергә, яннарындагы канаулыкларны тирәнәйтергә кереште Өлкәннәр балаларны санарга, барларга тотындылар Тизрәк! Тизрәк'Беркем дә тышта, җил-давылда калмасын!
Баштарак бик ерактан, тонык кына ишетелгән күк күкрәү авазлары якынайганнан якыная Менә бөтенләй көтмәгәндә баш өстебездә күк йөзен утлы гигант кайчылар кисеп үтте, колакларны тондырып көчле гөрселдәү яңгырады Шут ук мизгелдә әллә каян җил кузгалды, сызгырып, уйнап кына килгән һава дулкыны күз ачып йомганчы дәһшәтле өермәгә әверелде дә шәһәрчек өстендә хуҗа булып
котырынырга тотынды, учактан утын пүләннөрен алып ыргытты, анда-монда аунап калган әйберләрне һавага чөйде Палатка түбәсенә эре тамчылар бәрә башлады, эһ дигәнче алар тоташ бер агымга әйләнде һәм тирә-якн ы куе караңгылык томалап алды
— Бетте Болай булгач “Кыйбла” булмый Бер еллык эшебез юкка чыкты,— дип куйды кемдер Аның авыр итеп көрсенгәне ишетелде
Барыбызның да күңелләрендә бөреләнгән шикне тел белән әйткән кешегә җавап бирүче, каршы эндәшүче табылмады Барыбызны да шул хис, авыр тойгы били, чарасызлык, көчсезлек изә Шундый матур, шундый әйбәт башланган иде бит! Ә тышта ураган котыра, палатка түбәсен, стеналарын су ташкыны кыйный, яшен яшьни, күк күкри Тышта су, жил һәм ут стихиясе.
Яңгыр мәңгелеккә килгән шикелле котырып, усалланып яуды-яуды да, ничек кинәт башланган булса шулай кинәт кенә туктады да. Давыл гарасаты Хужалар тавындагы агач ябалдашларын салкын кочагына суырып тагын бер кат болгатып алгач каядыр көнбатышка таба китеп югалды. Яшен кайчылары инде, әнә, ерак офыкны телгәли.
Палаткалардан чыктык. Әле генә яланаякларыбызны иркәләгән яшел үлән келәме тоташы белән су астында Болыты белән төшкән мондый яңгырдан соң тауга күтәрелү түгел, хәтта Чирмешәннең яңгырда жебегән үзле кызыл балчыклы текә, тайгак ярыннан күпергә үтүне дә күз алдына китерергә мөмкин түгел иде инде Җәүдәтнең йөзе кара коелган Башка житәкчеләрнең дә кәефләре шул чама Иреннәр кысылган, карашлар кырыс Салкында бер өемгә укмашкан каз бәбкәләре шикелле палаткаларга кереп оялаган сәлкешләрнең акрын гына быдыр-быдыр ни турындадыр сөйләшкәне ишетелә Чатырлар шәһәрчеге киеренке тынлыкта Ул нидер көтә, ул сабыр итә.
Киеренке бер халәттә ике сәгатьләп вакыт үтте. Инде караңгы төшәргә дә күп калмады И жәйге яңгыр, и мәрхәмәтле жәйге болын! Аяк астындагы су күзгә күренеп җиргә сеңеп бетте, күк йөзе ачылды. Күңел төпкелендә, әллә каян гына үрләп өмет чаткысы пыскый башлады. Ә бәлки Ә бәлки
Ни кылырга да белми чатырлар арасындагы үзәк мәйданда басып торабыз Беркем дә әлегө хәлиткеч сүзне әйтергә кыймый. Әмма беләм, сизәм, күпләребез бер нәрсә турында уйлый. Күз карашлары. әйтелеп бетмәгән сүзләр шул хакта сөйли Шулай күпме торган булыр идек, билгесез, яныбызга МЧС төркеменең башлыгы килеп туктады. Барыбызны да күзеннән кичерде һәм акрын гына сүз башлады:
— Егетләр Хәлегезне аңлыйм. Ы-ы Бер еллык хезмәт. Кызганыч, әлбәттә. Ул болай җиңел генә юкка чыга аламы. Җирдә кипшерә кебек...
Ул әле суза, әйтеп бетерергә кыймый. Әмма тел төбендәгесен аңладык, тойдык Гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен куелган кешеләр башлыгы үзе үк безгә гадәттән тыш хәл тәкъдим итмәкче түгелме?!
— Кыскасы, минем конкрет тәкъдимем бар,—диде ул, ниһаять, күбрәк ымлыклардан торган кереш сүзен тәмамлап — Чирмешәннең теге ягына чыга алсак, спектакльне уздырып була кебек. Шулаймы?. Анда асфальт, баскычларда да сак өчен кешеләр куярга мөмкин Иң куркыныч урын—Чирмешән яры Без менә уйлаштык, киңәштек. Ярдан төшкәндә һәм күпердә метр саен безнең кешеләрне, сезнең әйдәманнарны, укытучыларны тезеп тере коридор ясыйбыз һәр баланы кулыннан тотып, җитәкләп, кирәк булса күтәреп аргы якка күчерәбез. Аннан соң—дилбегә сезнең кулда.
Барыбыз да җиңел сулап куйдык бугай Чөнки бу инде хәл итеп булмаслык тоелган мәсьәлне хәл итә башлауга таба беренче адым иде Дөрес, алты йөзгә якын баланы тайгак текә ярдан су буена төшерү, такталары ләм белән капланып. шомарып беткән күпердән берәмләп чыгару, аннан соң тар баскычлардан тауга алып менү җиңел булмас. Әмма Бу инде тик тору, кул кушырып нәрсәдер көтеп утыру түгел
Тәвәккәлләдек! Лагерь өстендә чакыру авазы яңгырады:
— Барыгызда “Кыйбла”га, Хужалартавына!
Шуны гына көтеп торган кебек эреле-ваклы палаткалардан сәлкешләр аланга сибелде Кичке эңгер-меңгердә аларның сөенеп көлешкәне, сөйләшкәне ишетелде. Бәхетебезгә, жир дә шактый җилләп өлгерде МЧС кешеләре барлык автобусларны,
машиналарны елга ярына китереп тезделәр Сигнел буенча алар барысы берьюлы фараларын кабыздылар һәм инде куе каранылыкка төренә башлаган яр буе ут көл тәләренә күмелде
Балаларны ничек чыгарганыбызны, Изгеләр чишмәсе янына ничек барып җитүбезне тасвирлап тормыйм Иң мөһиме—Хуҗалар тавы буйларын жәиге куе караңгылык чорнап алганда без барыбыз да тамаша буласы урында идек инде
Менә оркестрның беренче аккордлары яңгырады Изгеләр чишмәсе янында нефтьчеләр тарафыннан торгызылган биналар, борынгы стильдә эшләнгән беседкалар, аиваннар, агач ябалдашлары өстендә һаваны прожектлорларның төрле төстәге ут кайчылары телгәли башлады. Күккә җемелдәвек чәчәкләрне хәтерләтеп фейерверк утлары ыргылды һәм тамаша башланды Бу минутларда без барыбыз да гүяки инде моннан мең еллар элек булган вакыйгалар эченә кереп чумган идек
Тамаша ахырына якынлашып килә Таулар арасында төркиләр бабасының иңрәү авазы бәргәләнә:
Бер имәнгә—йөз балта, Бер йөрәккә—ун пычак Яңгырга чыдый учак, Жялләрдә дөрли учак Давылга өермәгә дә Бирелмәс иде учак Туфан басты өстен, Гарасат төште күктен Учак әле өскә калкыр
Форсат килеп бер, төптән
Тамаша белән шул хәтле йотылганбыз ки, тау өстендә яңадан ургылып болытлар кайный башлаганын беркем дә шәйләмәгән Аны без башларыбызга беренче эре тамчылар килеп төшкәч кенә сиздек Шул ук минутта, кемнеңдер ишетелми генә биргән әмеренә буйсынгандай, сафлар өстендә дистәләрчә кулчатырлар кабынды
Яңгыр когыра, яңгыр уйнаклый, явызланып битләргә, шәрә беләкләргә бәрә Караңгы күк йөзен яшен утлары телгәли Ачулы җил кузгалды, ул кулчатырларны, балалар өстендәге юка киемнәрне йолыккалый, эре тамчыларны ян-яктан, кырыйдан сыларга тырыша Ә сәхнәдә тамаша дәвам итә Менә күккә тагын ут көлтәләре ыргылды һәм котырып яуган яңгыр, ыжгырган җил тавышларын күмеп, оркестрга йөзләрчә селкешләр тавышы кушылды
Тәңре, синнән үпсен зиһен сорыйм. Кояш, синнән, рухи чисталык “Сәләт”—дәүләт, Селкеш—яңа татар. Ан-фәһемгә гашыйк бу халык
Жир-йорт безгә очар канат бирде. Кыйбла булды “Сәләт” аланы Ждн жепләре бәйли селкешләрне. Якын итеп ерак араны
Рәхмәт, Тәңрем, татар теле өчен, Татар теле—җиһан ачкычы
Сакла, Тәңрем, сакла “Сәләт" илен. Хакыйкатьнең теүге баскычын
Бу минутларда кичергән халәтемне аңлатырлык сүзләр таба алмыйм Кулымнан килсә, салкын яңгырда манма булган һәрсазкешне кочагыма алыр, тыным белән өреп җылытыр идем Ирсксездән күзләр дымланды Бу. һичшиксез, олы йөрәкле нәни селкешләрнең уртак эш, уртак максат хакына кылган беренче батырлыгы иде Мин аны башкача бәяли алмыйм Боз катыш яуган яңгырны сизмичә дә күкрәк киереп “Сәләт” маршын җырлаучы балаларны күргән башка кешеләрдә нәкъ шундый хисләр кичергәндер дип белом
Сәерсенер хәлләр иде шул бу' Тамаша бетүгә яңгыр да. җил дә туктап калды
Тагын һава ачылды, каралҗым күк гөмбәзендә безне үртәгәндәй йолдызлар җемелдәшә башлады Табигатьнең бу шаяруын (шаяру гына микән?) аңлар, аңлатыр хәлдә түгел идек. Хәер, аны без әле бүген дә аңлата алмыйбыз һәм аңлата да алмабыз-дыр Бу ураган, бу яшеңле, бозлы яңгыр бара тик шушы төбәктә генә булган. Соңыннан без моны синоптиклардан да, бу якларда яшәүчеләрдән дә белештек Арабыздан кемдер “Тынычлыкларын бозган өчен Хуҗалар ачуланды, ризасызлыкла- рын шулай сиздерде. Изге җиргә музыка, шау-шу алып килгәнне яратмадылар”,— дип үзенчә фәлсәфә куертырга да маташкан иде Ләкин аңа күпләр каршы төште Гөнаһсыз балалар Изге җиргә Изге теләк белән килде Бәлки бу яңгыр, бу гарасат аларның шушы юлдагы ныклыкларын, мәсләкләренә тугрылыкларын сынау булгандыр һәм тагын бер нәрсәне әйтмичә кала алмыйм: әгәр алар булмаса, тамаша-спектакль ул кадәр үк үтемле дә булмас иде әле. Әйтерсең лә Хуҗалар тавы. Изгеләр чишмәсе, болытлар, яңгыр, яшен һәм җил—халкыбызның үтә дә авыр, бормалы, җиңү тантанасы җиңелү, изелү ачысы белән аралашкан борынгы тарихын сурәтләгән спектакльгә кушылды.
И алланың рәхмәте! Бозлы яңгыр астында торган алты йөзләп баланың ник берсенә салкын тисен, ник берсе булса да төчкереп карасын! Арада егет-кыз булып килүче үсмерләр белән бергә башлангыч класс укучылары—Мордовия кызы Жэмилә, Казан баласы Булат Мөбарәкҗанов, Австралиялдән килгән Шәмсия Вәли кебек сабый вә сабыялар да бар иде бит әле.
Ул көнне таңны без учаклар янында каршы алдык Чирмешән суы аша сузылган сират күперен яңадан кичеп лагерьга кайтуга зур-зур учаклар тергезеп җибәрдек Балаларда, өлкәннәрдә алар янына сарылды, өс киемнәрен киптерергә, җылынырга кереште Кайнар чәй әзерләнде И балачакның гөнаһсыз мизгелләре! Әйтерсең, яңа гына бозлы яңгыр астында манма булмаганнар, күшекмәгәннәр, туңмаганнар. Учак янында уен-көлке дәвам итте.
Өстемә гөнаһ аласым килми, шулай да мин бу вакыйганы—Хуҗалар тавындагы маҗараны—изге тау ияләренең сәлкешләрне, аларның ныклыгын, бердәмлеген, дуслыгын һәм, ахыр исәптә, аларның уртак максатка бирелгәнлеген ут һәм су ярдәмендә сынап караулары булды дип расларга батырчылык итәм Шунысы куанычлы, без аны уңышлы үттек, рухи яктан чистарынып, җисмән пакьланып кайттык.
Ач сәлкеш—кипкән бәлеш
ез яңадан Чистайда—“Раздолье” пансионатында. Бөтен эш яңадан гадәти эзенә төште Иртәнге якта дәресләр, очрашулар, көндезен һәм кичен сәяхәтләр, экскурсияләр, уеннар, кичәләр, аланның бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгысы Ин мөһиме шунда, ни генә булмасын, аланда бөтенесе дә уен, шаяру белән үрелеп бара Хәер, моның өчен җитәкбашларга да, укытучыларга да артык баш ватып торасы юк Барысын да балалар һәм әле үзләре дә кайчандыр сәлкеш булган әйдәманнар хәл итә. Ә аларның хыяллары чиксез.
Төшке аш вакыты. Ашыкмый гына ашханәгә юнәләбез Ишек төбендә исә безне швейцар булып киенгән балалар каршы ала
— Хәерле көн!—дибез гадәткә кергәнчә
Әмма борын асларына очлары кәкрәеп өскә күтәрелгән, “а ля Буденный” рәвешендәге мыек ясап куйган, ватман кәгазеннән форменный фуражка сыман нәрсә әтмәлләп кигән һәм чын швейцарларча итагать иясенә әверелгән “егет”ләребез ишекне каерып ачарга ашыкмады
— Керү хакы—бер җыр яисә шигырь. Теләгән кеше бию белән дә түли ала,— диде аларның берсе.
Икенчесе кырыс тавыш чыгарырга тырышып өстәп куйды:
— Күрмисезме, абый, монда бит ат башы хәтле хәрефләр белән язып куелган! Тик бер шарты бар, түләү татар акчасы белән! .
Б
Гажэпләнеп җилкә җыеруымны күреп “швейцар”ыбызнын йөзенә мәрхәмәт билгесе чыкты
— Соң, абый,—диде ул елмаеп,—татарның акчасы бер генә ләбаса! Жыр да бию, шигырь дә мәзәк Тагын ни белән түли аласын инде
Шунда гына игълан тактасына күз төште Чыннан да, барысы да алар әйткәнчә иде Кизү торучы “Биш татар" төркеме ашханәдә үз тәртипләрен керткән икән Уен шартларын кабул итмичә ярамый Чөнки инде арттан килеп тезелергә өлгергән селкешләр дүрт күз белән көтә житәкбашлар буйсынырмы-юкмы9 Нишлисең, без инде буйсынырга күнеккән Колагыма, кем әйтмешли, аю баскан кеше булсам да үзем иң яхшы белгән дип исәпләгән һәм башкаруда әлләни осталык таләп ителмәгән “Утыр әле яннарыма” җырын такмаклап бирергә туры килде
Кердек, өстәл янына утырыштык Яныбызга “кара фрак” кигән, ап-ак күлмәк өстеннән “күбәләк” тә кадап куярга онытмаган озын буйлы егет—Әлмәт селкеше Илдар кулыбызга ил агаларына, анда да әле олуг юбилейларында гына бирелә торган ялтыравык тышлы папка китереп тоттырды Тышына зур хәрефләр белән "Меню” дип язылган булгач ачтык та телсез калдык Исемлектә ниләр генә юк!
“Кабымлыклар” дигән бүлектә ризыклар саны бишәү булып чыкты
Ак шәрабта тондырылган кальмар (сигезаяк)
Кыздырылган бака ботлары
Artichokes in olive oil (зәйтүн маендагы артишоклар)
Кара уылдык.
Кызыл уылдык
Диңгез кәбестәсеннән салат.
“Беренче аш" бүлеге бераз ярлырак анысы Официантларыбыз нибарысы дүрт төрле аш тәкъдим итә. Хәер, зәвекълары начар түгел Балаларга тамак ялгар өчен ташбака шулпасы, харчо, украинча борщ һәм шампиньонлы аш тәкъдим ителә иде
Икенче ашка исә итальян пиццасы, төрекчә кебаб, флотча спагетти, алмага салып пешерелгән каз яисә кыздырылган күркә сайларга мөмкин Десертка—шампан шәрабындагы ананас, виктория җиләге белән сөт өсте, авокадо, маракуйя һәм наранья Оят булса да, дөресен әйтим, җир йөзендә ярты гасырдан артык яшәп тә мин бу исемлектәге кайбер ашларны кабып карау түгел, аларнын ни-нәрсә икәнен дә белмим һәм тормыш болай барса белүем дә шикле
Авыздан килә башлаган суларны йотып, исемлекне өйрәнүне дәвам иттерәбез Әһә! Менә эчемлекләр бүлеге
Sprite
Coca-cola.
Fanta
Терпе соклар
Монда инглизчә язылган атамаларга исегез китмәсен, алан эшли башлаганнан бирле татар һәм инглиз телләрен белү төп таләп итеп куела, селкешләр шул шартны тиешенчә үтәргә тырыша Хәтта, үзенә күрә “language security"—туп-туры тәрҗемә иткәндә, тел сагында торучы аерым төркем дә оештырып җибәрделәр Күптән түгел генә шундый бер сөйләшүнең шаһиты да булдым әле Австралиядән килгән Шәмсияне бер төркем балалар чорнап алган Татарчасы чамалырак Уфа “егет"е бәйләнепме бәйләнә бит моңа Әмма ни генә әйтмәсен, Шәмсиябез итагатьле елмая, килешле итеп иңсәләрен күтәреп куя да бер үк сүзләрне кабатлый
— Гафу итегез, мин урысча белмим!
Аннан ничек тә булса бер кәлимә урыс сүзе әйттерергә тырышкан "егетебез" инде үзе аптырап иңсәләрен җыерды
— Урысча белмәгән татар кызын гомеремдә беренче тапкыр күрүем,—диде ул аклангандай
Селкешләр рәхәтләнеп көлеп җибәрде
— Аның каравы, татарчаны да инглизчәне дә биш бармагы кебек белә, төрекчә сөйләшә, японча аңлый,—диде арадан берсе —Урысчасын өйрәнүе дә озак булмас
Австралидәге милләттәшләребез бик аз санлы булуга карамастан, туган телне, динне, гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар Шәмсиябез бер кочак видеокассета да алып килгән булып чыкты. Аларны карап без көнгерәләр илендәге татарлар тормышыннан шактый мәгълүмат алдык Әйтик, сабан туйлары, корбан бәйрәмнәре үткәрелә, гаилә бәйрәмнәре уртак тантанага әйләнә, күмәкләшеп җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар Шушы нәни генә Шәмсиябез теттереп татарча да, башкортча да бии икән Вилеофильмда гына түгел, “Сәләт” концертларында да без аның осталыгын күреп кинәндек, яратып алкышладык.
Ярый, болары әлегә калып торсын, менюны өйрәнүне дәвам иттерик Алкогольле эчемлекләрдән без фәкыйрьләрегезгә 1879 елгы Шато Марго, Каберне. Peter Mertes кебек затлы шәраблар тәкъдим ителә, алардан тыш инде без азмы-күпме белгән, татып караган шампан шәрабыннан да авыз итәргә мөмкин И замана балалары! Башларына килгән: менюның астына эре хәрефләр белән “Официантларга чәйлек бирергә онытмагыз!!'” дип тә язып куелган иде.
Уенны дәвам иттерәбез
— Без салкын кабымлыкка кыздырылган бака боты, беренчегә ташбака шулпасы, икенче ашка төрекчә кебаб, десертка авокадо алыр идек Эчемлек инде анысы сезнең карамакта Ни бирсәгез шуңа ризабыз
Илдар җитди кыяфәт белән заказ дәфтәрчегенә нидер язарга кереште
— Яхшы яхшы,—диде ул үз бәясен белгән яхшы официантларча бераз алга таба иелә төшеп —Тамак ялгап алу өчен безнең ресторанны сайлаган кешеләргә без чиксез шат Ы-ы Әмма, гафу итегез! Бүген кайбер теләкләрегезне үтәп бетереп булмас Бака ботларына Франциягә заказ биргән идек. Кызганычка каршы, бүгенге партияне китереп җиткерә алмадылар. Самолетны Парижда тоткарлаганнар —Илдар үзе дә көлеп җибәрүдән чак кына тыелып тора иде булса кирәк, борын астына ябыштырган кәттә мыегы мәзәк кенә селкенеп куйды —Шуңа күрә, Чистай күлендә яңа гына тотылган свежий бакалар пешкәнче сабыр итеп торырга туры килер. Ә ташбака төяп чыккан очкычыбыз Тын океан өстендә давылга юлыккан. Менә-менә килеп җитәргә тиеш Әйе, ы-ы Тагын, һиндстанда йөк төяүчеләр баш күтәргән Шунлыктан, авокадоны бер-ике сәгатьтән генә китереп җиткерәчәкләр Әлегә мин сезгә кабымлыкка кыяр белән помидор салаты, беренче ашка токмачлы шулпа, икенчегә бәрәңгеле кәтлит тәкъдим итә алам. Эчемлек, гадәттәгечә, татар чәе Шикәре, рәхим итегез, өстәлдә...
“Метрдотель” заказ кабул итүгә, “официант” кызлар әйтелгән аш-суны күз ачып-йомганчы өстәлгә китереп тә җиткерделәр. Йөзләрендә елмаю, телләрендә тәмле сүз: “Ашыгыз тәмле булсын!” Болары да тәрбия чарасы. Аш өстәле янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, кунак сыйлау йоласы шулай сеңдерелә Ә ашханә “курсла- ры”н бер генә сәлкеш тә үтми калмый, чөнки һәр отряд—аланда әйтелгәнчә төркем— чиратлап ашханәдә кизү тора. Бусы да язылмаган канун
Инде кулларыбызга кашык алып, кем әйтмешли, тәгам җыя башларга да мөмкин Каршымда утырган әйдәман—Гөлназ күз карашы белән генә алдымда яткан кәгазьгә ымлый. Монда безне тагын бер сюрприз көтә икән. Компьютерда җыелган һәм лазерлы принтерда басылган затлы кәгазь битендә “Селкешләрнең ашханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре” тасвирланган иде.
— Синең белән баручы кыз синнән көчлерәк булса, аны алдан үткәрү сәламәтлегеңә зыян китермәс.
— Порциянең иң зурысын алырга тырыш әниең синең өчен борчыла.
— Күбрәк аша. Ач сәлкеш—кипкән бәлеш.
— Күбрәк физрук белән бүлеш. Әнис абый белән дус булсаң, иртәнге гимнастикадан котылу мөмкинлеге туар.
— Тәлинкәңдәге чебенне кума: аның да ашыйсы киләдер.
— Күршең берәр кая китеп торса, аның тәлинкәсен чистарту—синең изге вазифаң.
— Чәеңдәге шикәр тәмсез булса—ул тоз, төчкертсә—ул борыч.
— Исеңдә тот, ашханәдән чыкканда пешекчеләргә рәхмәт әйтмәсәң, киләчәк ашың әллә була—әллә юк.
Ашларың тәмле булсын, сәлкеш!
Аз да түгел, күп тә түгел Барысы менә шушылар “Кагыидәләр"дәге теләкләр ярымшаяру, ярымчын, дигәндәй, аш алдыннан көлешеп алу өчен безгә житди сәбәп булды
Бәлки мин уен-көлке, шаярту, шаянлыклар хакында күбрәк тә яза торганмын-дыр Ләкин чынлыгы шул бит Уку-укыту процессы, дәресләр турында никадәр язылган, тагын никадәр язылыр әле Ә инде балаларның, яшьләрнең дәрестән тыш вакытлары, аның ничек узуы, мина калса, күпләр өчен кызыграктыр да әле Чөнки бу укытучыларның да, ата-аналарнын да игътибарыннан читгәрәк кала торган өлкә 1 еләмәгөнлектән түгел, ә мөмкин булмаганлыктан Класстагы егерме-утыз баланын кайсы кайда нишләп йөрүен шәһәр шартларында гомумән дә белеп бетерү мөмкин түгел ләбаса
Аланда исә алар барысы да күз алдында, барысы да бергә Тагын шунысы кызык, әидөманнар һәм укытучыларның байтагы үзләре дә “сәлкешләр”нен яшьтәше диярлек, барысы да кайчандыр “Сәләт" мәктәбен узган студент яшьләр
“Раздолье”да селкешләрнең тәртибендәге “сәерлекләр”гә беренче булып пансионат эшчесе Самат абый игътибар иткән икән Иртән дә кичен дә чәчәк түтәлләрендә казынучы, кулына себерке тотып әле анда, әле монда себеренгәләп, чисталык өчен көрәшеп йөрүче мишәр агае сүзгә бик юмарт булып чыкты
— Әллә нинди сәер балалар сезнең,—диде ул көннәрнең берендә гадәттәгечә корпус янындагы беседкада ил-көн, дөнья көтү, бала-чага хакында гәп куертып утырганда Эштән бирчәйгән бармаклары арасына кыстырып, җайлап кына тәмәкесен йомшартып алды. Миннән нинди дә булса җавап та, тәэсир дә ишетмәгәч, әйткәнен аңлатып бирергә теләгәндәй тагын дәвам итте —Сез килгәч эшләве дә күңелле булып китте әле Тыштан керәсе килми
Абзыйның һаман болай да чиста сукмакларны себергән булып йөрүенең сере шунда ачылды
— Ул сәерлекне нәрсәдә күрәсең, Самат абый Безнең өчен гап-гади балалар, татар балалары инде,—дидем мин әңгәмә җебен ялгар өчен
— Әллә ничек., балалар кебек тә түгел алар,—дип куйды Самат абый Аннары озак кына уйланып утырды —Дөресен әйтим, балалар киләсен белгәч, мондагы кешеләр белән “Уф, шулар гына җитмәгән иде", дип борчылган идек Бу бит өлкәннәр пансионаты Тынычлыкка, акрын-салмак эшкә күнеккән инде Моннан элегрәк шулай шәһәр балаларын ял иттергән иделәр Әстәгыфирулла' Алар киткәч тә бер атна буе чүпләрен җыеп, ваткан әйберләрен төзәтеп бетерә алмый интектек Тагын шулай булыр дип шиккә төшкән идек инде
Сорау биргәнемне сизми дә калдым
— Шикләрегез акланмадымы7
— Кая ул,—дип кул селтәде мишәр агае —Киресенчә, рәхәт булып китте Пансионатка татар җаны керде Иртән торасын үзебезчә музыка уйнап җибәрә, кичләрен бииләр рәхәтләнеп, анысы да татарча Юкса, монда ятып туган телне тансыклый башлаган идек инде Чистаена кайтсаң да шул ук телсезлек бит Ә тәр-типләренә килсәк, зурлар да бу кадәр чисталык сакламас, мин синайтим
Барысы да ачыкланды шикелле Сүз тәмам Инде кузагылырга җыенганымны күреп, Самат абый тагын нишләптер мыек астыннан гына елмаеп куйды
— Ә шулай да балаларыгыз сәер сезнең,—дип кабатлады ул мине сынарга теләгәндәй колемсерәп —Бер карыйсың, ун-унбиш яшьлек бабайлар инде, валлаһи Кулларын артка куярлар, башларына мең уй төшкән кеше шикелле салмак кына атлап йөрерләр Икенче карыйсың, күзләреңә ышанмыйсың, нәкъ сабыйларча юк кына нәрсәдән кызык табып шаярырга, көлешергә тотынырлар Әле кайчагында мин аларның ни хакында сөйләшкәннәрен, нәрсә язганнарын да аңламый башлыйм
— И-и-и, абый, алар бит замана балалары Хәзер әнә компьютерлар, видеоплейерлар, синхрофазотрон нар тагын әллә нәрсәләр Без аңламаслык итеп сөйләшсәләр дә гаҗәп түгел
— Аларын әйтмим мин Әле татарча сөйләшкәндә, дим Татар сүзләре белән
сөйләшкәндә. Әнә, кара, син берәр нәрсә аңлыйсынмы?—Агаем якындагы корпусның ишегенә беркетелгән язуга күрсәтте
Укытучы егетләребез яши торган бүлмә ишегенә эленгән, инде планерка саен тугланганлыктан, ятлап өлгергән гадәти көн тәртибен күз алдына китереп мин игътибарсыз гына.
— Аңлыйм, әлбәттә,—дидем —Көн тәртипләрен язып элгәннәрдер инде.
— Анысы шулайдыр Ну, син. иптәш, башта укы әле син, укы! Укып кара
Моңа кадәр артык игътибар иткәнем юк иде, шулай да бик гозерләгәч укымыйча булдыра алмадым һәм үзем дә сизмәстән Самат агай шикелле үк гаҗәпсенеп баш селкүемне сизми дә калдым.
Көн тәртипләре болайрак икән:
6.30 Уяну
6.55 Милли көйләр ярдәмендә аланны уяту.
7.00Әнис Фәритовичныңрухи эшчәнлеге. (Монысы безнең физкультура җитәкчесе була инде).
7.30 Пакьлану
8.20 Иртәнге ням-өфт
9.20 Балаларны азаплау. (Аз да түгел, ким дә түгел).
12.00 Төшке ням-ням-өфт-хырт
13.00 Алан мәшәкатьләре.
14.00 Үле сәгать.
16.00 Хырт-хырт .
17 00 Бүлмә әгъзаларының үз эшләре белән маташу вакыты
19 00 Кичке ням-ням-өфт
20 00 Матур кызлар белән бию
21 00 План буенча төнге өфт-хырт.
22.30 Селкешләрнең йокларга таралуларына кызыгып карап тору
23.00 Утны өзү
23.00 Әйдәманнарны чыбыркылау.
Төнлә яшереп гәзит чыгару Вакыт калса—йоклау
— Самат абый, боларнын төтеннәре туры чыга чыгуын, әмма вак-төякләрдә ни әйтергә теләгәннәрен мин үзем дә бик аңлап бетермим шул,—дияргә мәжбүр булдым Самат абый акрын гына кеткелдәп куйды.
— Соң мин дә шуны әйтәм түгелме соң?
Укытучыларның берсе—янәшәдән генә үтеп баручы Мәдехурга мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадык. Ясалма акыл лабораториясе хезмәткәре Мәдехур Әюпов исә көлеп кенә куйды:
— Шул көн тәртибе инде ул. Тик үзләре өчен үзләренчә язганнар гына.
— Мәсәлән, ням-ням-өфт дигәннәре, яисә хырт-хырт дигәннәре нәрсәне аңлата инде.
— Ням-ням—ул кайнар аш дигән сүз. Төшкә аш та, икенчегә кайнар ризык та бирелә. Димәк ике ням, ягъни ням-ням килеп чыга Ә хырт-хырт—печенье иә булмаса коржик ише нәрсә Бер-ике мәртәбә хырт-хырт иттең дә бетте Шул гына
— Ә өфт дигәннәре?
— Анысы—эчемлек. Өфт иттең дә эчеп бетердең дигән сүз.
Самат абыйга кушылып рәхәтләнеп көлдек.
Менә шулай яшәп ятабыз инде!
“Татар буласым килә...”
Кара диңгез, Кара диңгез! Кара түгел, ә яп-якты, зәп-зәңгәр икәнсең лә син! Ул зәңгәрлекнең дә нинди генә төсмерләре юк! Сыек зәңгәр төс кинәт кенә куера да, көтмәгәндә яшькелт-зәңгәргә әверелә, тагын куера, каралжым
И
яшелдән кинәт янә куе зәңгәргә әйләнә Дулкыннар уйнаклый, дулкыннар белән бергә төсләр уйнаклый.Йә, ходаем, ул төсләргә кушылып безнең күңелләр уйнаклый Ышанасы килми, җир йөзендә моннан да мәһабәт тагын берәр күренеш бар микән?'
Диңгез тарафыннан усал жил өрә Баш бирмәс дулкыннар пляжны зур судан аерып торган калын һәм биек бетон валларны сикереп кенә узалар да чал кергән көдрә башларын чуерташлы ярга китереп оралар Әйтерсең лә алар кемнәндер гафу сорый, өзгәләнә, бәргәләнә, тамчылар томанга әйләнеп чәчләргә, иреннәргә куна Диңгез суы тозлы икән ләбаса! Шунда әллә нишләп башыма көтелмәгән бер уй килде бәлки бу су диңгез буенда яшәгән Кырым татарларының, фаҗигале язмышка дучар башка халыкларның ачы күз яшьләреннән тохлыга әйләнгәндер
Шактый жилле көн булуга карамастан, яр буенда халык җитәрлек һәркемнең үз гаме гамь Кемдер кояшта кызына, кемнәрдер ярсулы дулкын белән ярыша-ярыша колач салып йөзә, дулкын сыртында тирбәлә Әмма, шторм вакытында коенырга ярамый, дип баштан ук кисәтеп куелган безнекеләр диңгезгә сикереп төшәргә ашыкмый. Яр буенда гына торабыз Әмма мең-мен чакрымнардан ашкынып килгән балаларны, яшьләрне ничек кенә тыеп тормак кирәк Күзләренең ялтыравыннан.
Саумы диңгез, и Кара диңгез!
сокланып аһ итүләреннән күрөм, сизәм. һәркемнең башында бер уи һнчбернигө карамый диңгезгә, шаулы дулкыннар кочагына ташланасы иде'
И гүзәл диңгез! Әллә балаларның ни уйлаганын аңлыйсың, сизәсең микән'* Бер-берсен куып шаярышкан дулкыннарың кинәт артка чигенделәр дә ерактан йөгереп килеп балаларны баштанаяк суга коендырдылар Диңгезнең мондый хикмәте дә бар икән Күз ачып йомганчы манма су булган балалар чыр-чу килеп, өсләрен дә салып тормыйча яр буендагы дулкын иркенә бирелде
Туапседан ерак түгел “Яз” пансионатында өч катлы бинаны тулысы белән диярлек безнең карамакка тапшырдылар Икенче көнне иртән торуга ул инде танымаслык булып үзгәргән иде Ишек өстендә “Сәләт" флагы җилферди, зур хәрефләр белән "Раушан" дип язылган плакат пәйда булган Анысы безнең лагерь исеме Борынгы телебездә бу сүз пакь, чиста, саф дигәнне аңлаткан Аның янында ук игъланнар тактасы Көн тәртибе, төркемнәр исемлеге, игъланнар, элеккеге сугышчан листокларны хәтерләткән нәни гөзитләр һәм барысы да татар телендә
Казаннан компьютер һәм принтерлар алып килгән идек. Минитипографиябезтөне буе эшләп чыккан димәк. Шулай итеп, пансионатта башкалардан аерылып торучы, үз рухи дөньясы,үз кайгы-мәшәкатьләре белән яшәүче татар утравы барлыкка килде “Сәләт” аланында гадәткә кергәнчә, монда да бөтен аралашу, уеннар, тәрбия эшләре—барысы да туган телдә. Туапседа, “Яз”да эшләүчеләрне, ял итүчеләрне иң гаҗәпләндергәне шул булды, ахрысы. Рәсәйнеңтөрле якларыннан килгән, шовинист ук булмаса да, үзен “беренче сортлы” халыкдип санарга күнеккән урыс агаи-апайлары каяндыр килеп чыккан “татарчонок"ларның үз телләрендә сөйләшеп, җырлашып, биешеп йөрүләрен башларына сыйдыра алмый интектеләр Бу аларга ниндидер бер гайре табигый хәл булып тоела иде булса кирәк.
Беренчеме-икенчеме көнне үк шушындый бер сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Күрәм, дингез буеннан кайтып килүче бер төркем балаларны безнең корпуста торучы һәм үзен “казак атаманы” дип таныштырган, шактый гына кызмача бер агай туктаткан Кыяфәте бер дә хәерхаһ булырга охшамаган. Селкешләргә күз- колак булырга өйрәнгәнлектән, тукталып сүзләренә колак салырга мәҗбүр булдым
— Эй, вы, пацаны... Сез нишләп урысча сөйләшмисез?—диде “өлкән агаебыз" гөбедән чыккандай калынтавышбелән. —Әллә . —Әммателе көрмәкләнгәнлектәнме, әллә уйлап җиткермәгәнлектәнме җөмләсен тәмамлый алмады.
Аның соравына өлкәнрәк малайлардан берсе сорау белән җавап кайтарды.
— Ә без нишләп урысча сөйләшергә тиеш ди әле?
Казак атаманы бер мәлгә телсез калгандай булды Чөнки җавап үтә бер катлы булып тоелса да, төбендә исә баш бирмәскә омтылыш ярылып ята иде
— Как так,—диде атаман —Сез бит Русиягә килгән.
Малаебыз югалып калмады:
— Русиягә килгән һәр кеше урысча сөйләшергә тиешмени? Англиядән килгән инглиз яшьләренә дә шундый таләп куяр идегезме?
— Ләкин бит сез инглизләр түгел
— Әмма без урыслар да түгел Без бит татарлар! Безнең үз телебез бар
Бу сүзләрнең чын күңелдән нинди горурлык белән, никадәр ышанып әйтелгәнен ишетсәгез иде сез!
Казак агае авыз эченнән сүгенде, мыгырданып куйды һәм кул селтәп китеп барды Үзеннән бер баш түбән дип исәпләгән ниндидер татар балаларының үзләрен инглизләр белән тиң куеп сөйләшүләре аның ачуын чыгарганы күренеп тора иде
Әле безнең селкешләргә милли горурлыкларын таныту, милләтебезгә ихтирам уяту, беркемнән дә ким булмыйча мондагы яшьләрдән байтак мәсьәләләрдә өстен икәнлекләрен раслау өчен шактый вакыт үтәсе, игълан ителмәсәдә, һәр адымда үзен сиздереп торган мәкерле “салкын сугыш”та җиңеп чыгасы да бар иде
Уголовниклар канунияты белән яшәргә күнеккән Русиядә һәрбер шәһәрдә җирле “авторитет”лар була. Яшьләр арасында да шулай Бу беркемнән дә сер түгел Туапседа да шулай булачагын азмы-күпме тәгаенлый идек без тәгаенлавын
Беренче сынау, татар яшьләренең “кылын тартып карау” килгән көнне үк булды Бию кичәсе иде Диңгез буенда заман ритмнары белән бергә татар көйләре яңгырый. Кечкенәдән җаныбызда, күңелебездә тамыр җәйгән таныш моңнар кайтавазы таулар-кыялар арасында бәргәләнә, аннары колач җәеп Кара диңгез өстенә тарала. Чит җирләрдә үз көйләреңне ишетү, үзебезчә биюләрне күрү бигрәкләр дә рәхәт, тансык икән шул! Әмма күрәм, мәйданчык тирәсендә күзгә күренмәс ниндидер ыгы-зыгы тоемлана. Ниндидер шом күләгәсе уйный.
Күңелдә төерләнә башлаган тәшвишле уйларымнан чыга гына алмыйм бит Көтелмәгән ниндидер бер яман хәл булыр сыман. Лагерь җитәкчеләреннән Алмаз Хәбибуллинны читкәрәк чакырып сорыйсы иттем:
— Алмаз, нишләптер күңелем тыныч түгел. Син бер-бер хәл сизмисеңме?
— Борчылма, Флүс абый, барысы да тәртиптә Аңлашырбыз Беренче тапкыр түгел бит,—ди бу...
Болай ди икән, үзеннән-үзе аңлашыла, димәк, нәрсәдер булган
— Жанымны кыйнама инде, Алмаз, әйт турысын, ни булды?
— Юк ла, берни дә юк,—диде ул һаман да ис китмәгән кыяфәт белән —Безнең
бер малайның күзлеген салдырганнар. Шул гына
— Соң
— Сон, дип Менә хәзер аңлашабыз. Алардан чапкын килергә тиеш
Имәндә икән чикләвек! Бу бит инде безнең төркемне сынап карау дигән сүз! Куркып калмаслармы, җебеп төшмәсләрме? Әгәр беренче көнне ук баш исән, лагерьда ял көннәре беткәнче “жирле”ләрнен табаны астыннан чыкмаячаксың Шударны анлатмакчы идем Ләкин авыз ачарга да өлгермәдем, якындагы куаклар арасыннан авызы-борыны нәрсәгәдер буялган бер малай кисәге килеп чыкты да Алмазның жиненнән тартты, үз артыннан барырга кирәклеген аңлаткандай башы белән ым какты
— Чапкыннары килде, мин киттем,—диде Алмаз
ВМК факультетын тәмамлаган, хәзер исә читтән торып юридик факультетта укып йөрүче Алмазыбыз нинди сүзләр, нинди дәлилләр тапкандыр. Туапсеның яшь ышпаналары белән ничек сөйләшкән-аңлашкандыр, анысы миңа караңгы, әмма шуннан соң безне бүтән борчучы булмады Ахырдан гына белдем, күзлекне кире кайтару өчен хәтта ниндидер “салым" түләтергә дә җыенган булганнар икән
Бию кичәсе дәвам итә Әйтерсең лә уңышсызлыкка очраган “Күзлек операциясе” дә, ике арада “югары дәрәҗәдә" аңлашуда булмаган, Туапсе егетләре мәйданчыкка әйләнеп кайтты Хәзер инде аларнын ничек тә булса өстенлекләрен башкача күрсәтергә теләячәкләрен әле белеп бетермәгәнбез икән. Хәер, монысы яшьләр арасында табигый хәлдер инде Бусы да озак көттермәде Егетләр нәрсә хакындадыр җыелып сөйләшеп алдылар да уртага озын буйлы, киң җилкәле егет чыгып басты
— Кем озаграк бии9 Чакырам, рәхим итегез,—диде ул ирен чите белән генә елмаеп Туапсеның озын-озак җәйләрендә дискотекалардан кайтып кермәгән “бию короле" монда, һичшиксез, өстен чыгачагын белә һәм инде үзен җиңүче дип хис итә иде булса кирәк
Аңа каршы нечкә озын буйлы, чандыр гәүдәле Әлмәт егете Артур Шәрәпов чыгып басты
— Башладык!—дип кычкыруга магнитофоннан җитез ритмлы көй агыла башлады. Ул кызганнан кыза, торган саен тизрәк һәм дәртлерәк яңгырый Егетләрнең аякларына, кул, гәүдә хәрәкәтләренә күз иярми Тыпырдап, чүгәләп, гәүдәләренә әллә нинди башка сыймаслык бөгелешләр бирә-бирә бииләр дә бииләр Инде кул чабып, такмаклап торучы кызларның тамаклары карлыкты, инде менә-менә кемдер арып аяктан егылыр сыман тоела башлады. Әмма музыка туктамый И. Туапсеның “бию короле”! Кем белән ярышка чыкканыңны беләсеңме соң син9' Бу бит Артур, бу бит Әлмәт кенә түгел, бөтен Казан, Татарстан егет-кызларын шаккатырган егет, "Сәләт"нең бию чемпионы! Егетләр инде мөмкин булган бөтен хәрәкәтләрне ясап чыктылар кебек һәм кинәт Артур аркасына таба бөгелеп төште дә куллары белән җиргә таянып, түгәрәк ясап әйләнә-әйләнә биергә кереште Көндәш егет тә шундый ук хәрәкәтләр ясарга тотынды Шулай күпме дәвам иткән булыр иде, билгесез, Туапсе егете хәлдән таеп торып басты һәм авыр сулап клуб стенасына барып сөялде Әле һаман биюен дәвам иттергән Артурны селкешләр күтәреп алып күккә чөйделәр Мәйданда аларнын күмәкләшеп кычкырган тантаналы авазлары яңгырады
— "Сәләт”—чемпион' “Сәләт"—чемпион'
Бу инде, һичшиксез, бернинди алдаусыз чын һәм тулы җинү иде
Шул чакта кемнәрнеңдер сөйләшкәне колагыма чагылды
— Кемнәр соң сез? Барыгыз да шундый оста биючеләрмени?
Ждвапка кыска һәм горур тавыш ишетелде
— Әйе!
Сез кемнәр? Безгә әле мондый сорауларны шактый күп ишетергә туры килер Әмма бу беренче кичтә Туапсе яшьләре. Рәсәйнең төрле якларыннан килеп “Яз"да ял итүчеләр селкешләр белән чын-чынлап кызыксына башладылар һәм сорауларына тиешле җавапны да алдылар Селкешләргә карага хөрмәт хисе әнә шулай тамырланды
Бу ихтирамны, бу тануны без көндәлек эшебез, үзара мөгамәләбез, тәртибебез, табигатькә, кешеләргә булган мөнәсәбәтебез белән дә расларга тиеш идек әле
Екатеринбург яшьләре белән КВН кичәсендә көч сынашу, тапкырлыкта, шаянлыкта, җыр-биюгә осталыкта өстенлегеңне раслау да, яшьләребезнең тыйнаклыгы һәм бердәмлеге дә, дуслыгы, үзара ярдәмчеллеге, ерактагы якын кардәшләребезне— Кырым татарларын эзләп табып, аларны кунакка чакыру, хөрмәт итү дә әнә шул ихтирам бинасының кирпечләре булды Көннәрдән бер көнне, ял итүчеләр арасында гомердә булмаганча, лагерь ихатасын җыештыру буенча өмә игълан итеп, эш коралла-ры сорап кергәч пансионат директоры башын чайкап әйтәчәк сүзләрдә алда әле
— Сез мине көннән-көн ныграк гаҗәпләндерә барасыз,—дигән иде ул. һәм бу сүзләрдә татар яшьләре белән соклануны аңлавы кыен түгел иде
Җирле егетләр, ниһаять, сәлкешләрне таныдылар, заман биюләренә генә түгел, татарча биюләргә дә бик рәхәтләнеп кушыла башладылар. Безнең кызлар белән култыклашып әйләнү дисенме, кара-каршы тыпырдау дисеңме, берсе дә калмады һәм буаларга бик тә ошый иде Әмма бу хәл көтмәгәндә үз егетләренең иътибарын- нан читтә калган шул ук җирле кызларның ачуын чыгарды
И хатын-кызның хәйләкәрлеге! Яшь булсалар да, болар да шул кавемнән бит һич көтмәгәндә егетләреннән “колак какканны” аңлаган кызлар ничек тә булса бу бердәмлекне, бу түгәрәкне бозу чарасы күрергә тиешләр иде Алар аны тапты да. Бер- берсенә тотынып, ачы тавышлар белән кычкыра-кычкыра түгәрәк эченә бәреп керделәр дә бөтен хәрәкәткә каршы төшеп тулганырга керештеләр. Бу берничә тапкыр кабатланды Биюнең яме китәсе көн кебек ачык иде. Шул чакта, белмим, кайсысыдыр әйттеме-юкмы, әмма сәлкешләр бер-берсенең иңеннән кочып тыгыз түгәрәк ясадылар Инде алар арасына җил дә үтеп керерлек түгел иде.
ашлы-таулы. кипарислы-пальмалы борынгы Туапсе җире! Син бәлки беренче тапкыр үз күкрәгеңдә татар яшьләренең дәртле күмәк биюләрен тойгансыңдыр, Идел буйларыннан килгән ашкынулы көйләргә колак салып изрәгәнсеңдер Ләкин олы йөрәкле сәлкешләр үзләре белән яшерен моңнарын, гомерләрендә беренче зур югалту ачысын да алып килгәннәр иде сиңа!
18 июль. “Сәләт”нең, селкешләрнең кайгы-матәм көне Моннан нәкъ бер ел элек “Сәләт”нең якын дусты, күренекле әдәбиятчы, “Идел” журналының баш редакторы Фәиз Зөлкарнәйнең автомобиль һәлакәтенә юлыгып арабыздан мәңгелеккә киткән көне. Шул көнне бер үк вакытта ике җирдә—Казанда һәм аннан меңнәрчә чакрым еракта—Кара диңгез буендагы Туапсе шәһәрендә Фәизнең еллыгы, аны искә алу көне үткәрелде.
Бергәләп дустыбызның тормыш юлын, иҗатын, Әлмәтгәге “Сәләт” аланында бергә үткәргән көннәрне искә төшердек. Талантлы шагыйрь, олы җанлы кеше иде Фәиз. Аның турында сөйләгәндә, хатирәләр уртаклашканда, шигырьләрен укыганда селкешләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күрдем мин. Олы кайгыны йөрәкләренә сыйдыра белгән сәлкешләр аеруча якын, кадерле иде мина бу минутларда.
Кеше кайгысын, кеше фаҗигасен аңлый белү . Андый хис бик сирәкләргә генә бирелә һәм безне олы фаҗигага дучар булган халык—Кырым татарлары белән очрашу, танышу, алар дучар булган фаҗиганең бөтен тирәнлеген аңлап дуслашу мизгелләре дә көткән икән.
Шәһәргә татар яшьләре килү хакындагы хәбәр Туапседа, аның янындагы бистәләрдә би к тиз таралып өлгерде Инде безнең татарча сөйләшүгә дә, татарча жыр- биюләргә дә гаҗәпләнмиләр, шулай булырга тиеш дип кабул итә башлаганнар иде Татарстанның суверенитетын да, республика президентын, аның акыллы, сабыр сәясәтен дә искә төшерделәр, һәм барысына да сәлкешләрнен үзләрен лаеклы тота белүләре сәбәп булды.
Диңгез буеннан җәяүләп кенә Туапсега таба барыш иде Үзара әңгәмә куертып, шаярышып бара-бара яныбыздан атлаучы, яше буенча ир уртасы чамасы беркешенен сүзләребезгә колак салып килүен абайламый да калганбыз. Бераздан ул үзе сүз кушты
— Сез татарлармы әллә?—диде ул безгә якыная төшеп
Т
— Әйе,—дидек.
— Ишеттем, беләм Татарларның сәләтле балаларын җыеп, бергәләп ял иттерүләре, аларнын итагатьле, тәртипле булулары хакында Туапседа сокланып сөйлиләр,—диде ул һәм яр өстеннән дингезгәтаба асылынган кыяларга күрсәтеп сүзен дәвам итте —Ә сез беләсезме, моннан ерак түгел, ялгышмасам. өченче тарлавыкта булса кирәк, тулы бер татар авылы бар бит Казанныкылар да. Кырымныкылар да яши иде анда Хәзер ничектер, белмим
Абзыйдан тарлавыкка ничек үтү хакында бәйнә-бәйнә сорашкач, Туапседан кайтышлый шул авылга сугылырга сүз куештык
Текә таулардагы кәжә сукмакларында, кыргый алмагач, слива, башка җиләк- җимеш, чия куаклары һәм без танымаган әллә нинди төрле агачлар баскан, үрмәле үсемлекләр белән чәбәләнеп, чуалып беткән тау битләрендә бик озак адашып йөрдек “Таба алмыйбыз, ахрысы, икенче тапкыр килеп эзләп карарбыз”,—дип инде кул селтәргә җыенганда гына ниндидер йортлар янына килеп чыкканыбызны сизми дә калдык Беренче капканы шакыдык Безнең кемне эзләвебезне белгән марҗа түтәй артык гаҗәпсенү күрсәтмәде
— Әйе. әйе, торалар иде Хәзер инде күбесе Кырымга кайтып китте Монда
Кырым татарларында кунакта Сулдан икенче һәм өченче: Гайшә апа һәм Әхмәт Мәмәтовлар
шул ике-өч гаилә, картлар гына калды,—диде ул күзләрен кыса төшеп —Менә минем каршыла да татарлар яши Исеме артык катлаулы, әйтергә телем әйләнми
Кырым татарлары—күршесенә исеме артык катлаулы тоелган Гайшә исемле апа һәм аның ире Әхмәт абый белән шулай таныштык Ун ел күрешми торган якын туганнары килгәнмени! Кая утыртырга, сыйларга ни-нәрсә куярга белми кухня тирәсендә тыз-быз килгән Гайшә апага карыйм да сокланам Аның җыерчыклар баскан, әмма картларча матурлык, садәлек бөркелеп торган йөзеннән елмаю китми, телендә берсеннән-берсе тәмле сүзләр Телләребез дә, кунакчыллык кебек гадәт- йолаларыбызда бер икән ләбаса' Әйтерсең лә без меңнәрчә чакрым үтеп Кара диңгез буендагы биек таулар арасына поскан тарлавыкта яшәп ятучы Кырым татарларында түгел, ә бәлки үлебезнең Мөслим якларындагы гап-гади авыл өендә Аерма булса.
шул жиләк-жимеш күплектә һәм табигатьнең үзгәлегендә генәдер.
Сөтле чәй, Кырым татарларынча сөтле кофе янында сүзгә сүз ялганды Ике сәгать эчендә туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр ителгән Кырым татарларының, кулына нибарысы бер чемодан алырга рөхсәт итеп туган өеннән куылган яшь кызның аяныч язмышы күз алдыбыздан узды Ләкин Гайшә апа беркемгә дә үч сакламый Барысын да гап-гади иттереп, үткәндәге сагышлы хатирәләр итеп кенә сөйли дә сөйли Шаккатарлык бит, сугышка кадәр үк шәһәр мәгариф бүлегендә эшләгән, югары педагогик белемле кызга сөргендә инде хәтта балалар бакчасында савыт-саба юучы булып эшләргә дә рөхсәт итмиләр.
Сугышның башыннан ахырынача фронт юлларын узган, күкрәген сугышчан бүләкләр бизәгән һәм жиңүкөнендә кулга алынып милләттәшләре янына сөргенгә озатылган Әхмәт абый белән табышу, коточкыч шартларда исән-имин калып гаилә кору—боларны тасвирлау өчен күләмле аерым бер язма кирәк булыр иде Әмма, ничек кенә булмасын, Гайшә апа белән Әхмәт абый исән калганнар, үз дөньяларын корганнар, угыллар-кызлар үстергәннәр. Йорт-жирләре, каралты-куралары төзек, ишегалдында мәһабәт армуд (груша), алма, өрик (слива) агачлары, өй алдындагы мәйданчыкка түбә хасил итеп өскә үрмәләгән йөзем куаклары Йөзем күләгәсе астында зур аш өстәле, урындыклар Җәй көннәре һәрвакыт шушында, тышта үтә икән.
Туапсега килеп урнашуларына да утыз елдан ашкан икән инде
— Ул чакта бик каты чирли башладым мин,—дип сөйли Гайшә апа — Табиблар яман шеш таптылар, һичнәрсә ярдәм итмәячәген дә беләм инде. Табибәм дус кеше, әрмән хатыны иде, шул әйтте: “Сиңа бу як һавасы ярамый, булдыра алсаң, туган ягына кайт Бердәнбер котылу юлы шул. Котылсаң, шунда котыласың. Башкача дәвалап булмый”,—диде. Кырым татары икәнлегемне әйткән идем, күзе шар булды Безгә бит Кырымга кайту түгел, ул хакта сөйләү дә тыелган иде. Уйланып утырды- утырды да тагын киңәшен бирде: “Гайшәкәем, һич югы Кырымдагыча климат булган жирне эзләп кара. Бәлки . ” Шулай иттереп менә бу якларга килеп чыктык. Мин бит Ялтада туып-үскән кыз Монда да нәкъ Ялтадагыча Кара диңгез, шундый ук култык, хәтта Аю-Дагка охшаган тавы да бар. Әнә ерак та түгел шундый ук порт күренеше Кыскасы, ошаттык без бу җирне Тәвәккәлләдек тә, Әхмәт белән килеп төпләндек менә —Гайшә апа моңсу гына елмаеп куйды —И алланың рәхмәте! Шушында күчкәч тәки аякка басып киттем бит. Хәзер ул чирнең ни икәнен дә белмим
Җитмешнең өске ягына чыккан Гайшә апа, күз тимәсен, сәламәтлегеннән зарлана торган кешегә охшамаган. Дуслыгыбыз шулай башланды Моннан соң да без алар янына әле тагын берничә мәртәбә килдек Килгән саен капчык-капчык тутырып, алтмыш балага ике-өч көнгә җитәрлек итеп алмасын, грушасын, сливасын төяп җибәрделәр Ә инде аларның үзләрен, күршеләре Ләйлә апа белән Тавидә апаны “Раушан’Та чакырып кунак итү, аларга багышлап махсус кичә һәм концерт оештыру (концертта Кырым татары—Дамир исемле егеттә Кырымча биеп күрсәтте) лагерьның иң истәлекле вакыйгаларыннан берсенә әверелде Төз сынлы, төскә матур, чибәр татар балаларын күргәч Гайшә апа һәм аның юлдашлары йөзендә чиксез соклану, ярату билгеләре күрдем мин.
Туган жир газиз шул. Аның һавасы да, туфрагы да, суы да шифалы дип юкка әйтмәгәннәр Хәтта туган жирендәгегә охшаган икенче бер як һавасы да Гайшә апаны әнә шулай үлем тырнагыннан йолып калган.
Санаулы көннәр бик тиз уза да китә Менә инде без Туапсе белән, кунакчыл “Яз" пансионаты белән хушлашабыз. Озатуга, «Раушан» лагерен ябу тантанасына монда дуслашып өлгергән танышларыбыз, хәтта тулы составы белән ял йорты хезмәткәрләре дә килгән. Мондый хәл пансионатта бик сирәк, бик олы кунакларны озатканда гына була торган хәл икән. Лагерьга килгәннән бирле безнең арада буталган алты яшьләр тирәсендәге Данил исемле малай да шушында Җитен кебек ап-ак чәчле, ак йөзле бу малай, нишләптер, беренче күрүдә үк кыяфәте белән нәкъ үзенә охшаган, шундый ук ак чәчле, ак йөзле Мәдехур дигән егетне үз иткән иде Иртән дә аның
Мена без да кунакчыл җир белән хушлашабыз.
Бу язманың авторы язучы Флүс Латыйфи (сулда) һәм республика "Сәләт " хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе шагыйрь Соләйман мәңгелек агачы—секвойя янында
янына кило, кичен дә хушлашып чыга торган булып китте Хәтта шаяртып аларны “аталы-уллы" дип йөри башлаган идек инде
Хушлашканда төрле теләкләр әйтелә бит Яшенә күрә бик акыллы Данил да безгә бәхетле юл тели, тагын килергә чакырып маташа Мәдехур нәни дустының кулыннан алып мондый очракларда гадәттә балаларга әйтелә торган соравын бирде
— Данил, ә син үскәч кем булырга телисең?
Малай бер минутта уйланып тормады, чатнатып җавап бирде
— Минем үскәч, сезнең кебек татар буласым килә.
Тирә-яктагылар шаулатып көлеп җибәрде Данил исә оялып башын аска иде Хәзер дә үкенәм, “Оялма, нәни дустым! Бу ояла торган нәрсә түгел, ә бәлки горурлана торган сыйфат”, дип башыннан сыйпыйсым килсә дә, нишләптер ул чакта җае чыкмый калды Нәниләр ялганлый белми Димәк, сәлкешләр үзләренең дуслыклары, үз-үзләрен тотышлары, шаянлыклары, кешеләргә һәм әиләнә-тирәгә мөнәсәбәтләре белән дә бу кечкенә малай күңелендә соклану, аларга охшарга теләү хисе уятканнар Бусы инде аның иң мөһиме!
Димәк, Туапсе җирендә татар балалары, яшьләре турында якты истәлекләр
1998 ел. октябрь
калды