Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Шәһит Әхмәдиевнең тууына 110 ел
Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. ялкынлы журналист һәм язучы
Шәһит Әхмөдиев туган халкынын бәйсезлеге, хезмәт ияләренең бәхетле киләчәге өчен
көрәш юлында күп көч куйган шәхесләрнең берсе Ш Бабич атаклы "Китабеннас фи
хаккыл— хавас", ягъни “Күренекле кешеләр хакында китап" дигән әсәренең
“Янартылганнар" дигән өлешендә аңа мондый эпиграмма багышлый:
Хөррияттә син, Шәһит, ай-яй күп кырдыц бугай,
Ярлыны ярдан алырга бик тырыштырдың бугай.
Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы бик авыр һәм шактый катлаулы була Ул 1988
елнын 29 декабрендә элеккеге Чистай өязенең Татар Ялтаны авылында дөньяга килә
Ул кечкенәдән белемгә омтылучан, зирәк бала була, башлангыч белемне туган
авылында ала Әмма күп тә үтми, аның әти -әнисе үлеп китә һәм Шәһит туган-тумача
кулында ятим бала булып кала Берәр приютка эләгеп яки малайлыкка ялланып
булмасмы дип, 1901 елнын жәендө ул авылыннан чыгып китә Оренбургка килеп,
“Хөсәения" мәдрәсәсенә керә Ул баерак шәкертләргә самавыр куеп, кер юып көн күрә.
Бераз үсә төшкәч, башка шәкертләр жәйге каникулга таралган айларда тимер юл
төзелешендә һәм башка урыннарда эшләп, өс-башын бөтәйтергә, кышка бераз акча
эшләргә тырыша.
1905—1907 еллардагы революция давыллары торгынлык һәм схоластика хөкем
сөргән иске мәдрәсәләрне дә уята Алдынгы шәкертләр иске тәртипләргә каршы
көрәшкә күтәреләләр: коры дин белеме генә өйрәтә торган программа, искелеккә
нигезләнгән мулла- мәзин һәм хәлфәләр генә әзерләп чыгара торган мәдрәсәләрне
ташлап чыгалар яки укыту программаларын үзгәртүне, дөньяви белем бирүне таләп
итәләр
Бу елларда инде яшь егет булып үсеп җиткән Ш Әхмөдиев Оренбургта да.
соңрак Уфага килгәч, “Галия” мәдрәсәсендә дә шәкертләр хәрәкәтенең башлап
иөрүчелөреннән була һәм шуның өчен ике мәдрәсәдән дә куып чыгарыла Аның бергә
укыган сабакташы һәм якын дусты Галимҗан Ибраһимов үзенең “Зәки шәкертнең
мәдрәсәдән куылуы" дигән хикәясендә әнә шул вакыйгаларны сурәтли
Кара реакция еллары килеп, илдә эзәрлекләүләр башлангач. Ш Әхмөдиев
Себергә китә Иртеш буендагы авылларда балалар укыта һәм үзе дә “укый", ягъни
үзлегеннән белемен күтәрү өстендә эшли—рус. француз һәм гарәп телләрен өйрәнә
Ләкин аны барыбер Казан үзенә тарта Ул. бераз акча җыйгач, 1910 ел ның
җәендә Казанга кайта һәм. университетка керү максаты белән, үзлегеннән әзерләнә
башлый Шушы чорда ул Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә бергә укыган сабакташы
Галимҗан Ибраһимов белән очраша; алар Суконный урамындагы бер гаиләдә бергә
фатирда яшәп алалар Соныннан Ялтадан Ш. Әхмәдиевкә җибәргән хатларынын
берсендә ул еллар турында Г Ибраһимов болай дип искә ала: “Син минем гомерне
беләсең, күпме ачлык, ялангачлык, күпме начар, юеш. сасы квартираларда калтырап
кыш чыгулар, күпме көн-төн тырышып укулар, язулар; менә шулар һәммәсе җыелып
килеп мине аяктан ектылар, туган..."
Ш Әхмөдиев тиздән типографиягә хәреф җыючы, корректор булып эшкә керә,
аннары газета-журналларда төрле информацияләр, спектакльләргә, әдәби әсәрләргә
рецензияләр бастыра, публицистик мәкаләләр яза, тәрҗемәче булып эшли Шушы
елларда беренче очерклары, нәсер һәм хикәяләре басыла башлый Әдәбиятка беренче
адымнарын атлаганда аңа иҗади ярдәм күрсәтүче һәм әсәрләренә юл ачучы кеше Г
Ибраһимов була Шул чорның башка демократик фикерле язучылары кебек. Ш
Әхмөдиев тә “Суга баткан килен" (1912). “Мөгаллим" (1913). “Татар кызына" (1914),
"Сагыш" (1914) кебек әсәрләрендә азатлык-хөрлек идеяләрен яклап чыга, тормыштагы
гаделсезлеккә, дини фанатизмга, кыргыи-гореф гадәтләргә каршы чыга, чын дуслыкка,
рухи тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә, халыкның ан-белем дәрәҗәсен үстерү
юлында армый-талмый тырышкан хезмәт кешеләренә мәдхия җырлый
Ш Әхмәдиевнең барлык әсәрләре, нигездә. 1912—1917 елларда язылган
Шуннан
соң ул бетен көчен революцион көрәшкә, дәүләт һәм җәмәгать эшләренә багышлый
һәм шул ук вакытта газета журналларда публицистик мәкаләләр һәм истәлек язмалары
б астыруын дәвам итә
Ш Әхмәдиев Октябрь революциясен шатланып каршылый Бу көннәрдә ул
Мулланур Вахитов белән якыннан таныша, анын белән бергә Үзәк Мөселман социа-
листлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм
конторшиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, сонга таба “Аваз” исемле
газета чыгара башлый Газетанын оештыручысы да. редакторы да Ш Әхмәдиев була
Эчтәлеге белән вак буржуаз газета булуына карамастан, “Азат" үзенең битләрендә
вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы юнәлдерелгән мәкаләләр
бастыра, властьны Советларга бирүне таләп итә, татар хезмәт ияләрен революцион
рухта тәрбияләүдә большевикларга зур ярдәм күрсәтә
Ш Әхмәдиевнең журналистика өлкәсендәге эшчәнлегенә аерым тукталмый үтү
мөмкин түгел Ул—татар совет вакытлы матбугатына нигез салучыларның, аны үстерү
юлында армый-талмый эшләгән энтуазистларның берсе Анын бөтен дәүләт һәм
җәмәгать эшчәнлеге, бөтен әдәби ижаты вакытлы матбугат белән аерылгысыз бәйле
1913 елда “Аң" журналында чыккан бер мәкаләсендә ул балалар әдәбияты өлкәсендә
яшәп килгән житди кимчелекләргә туктала, күпчелек әсәрләрнең коры үгет-нәсихэт,
акыл сатудан гыйбарәт икәнлеген күрсәтеп үтә, балага тормышны танып белергә
ярдәм итә торган әсәрләр кирәк, ди “Бездә санаигъ нөфисә бармы?” исемле күләмле
мәкаләсендә (1914) ул композиторларыбыз, скульпторларыбыз, рәссамнарыбыз
булмавыннан, сәнгатьнең башка тармаклары акрын үсүгә борчылып яза, татар драма
театрын оештыручы Г Кариев, С Гыйззәтуллина-Волжская, театр сәнгатенең беренче
карлыгачлары Мортазин, Болгарская, Тинчурин, Сәмитова һәм башка артистларның
иҗади уңышларына шатлана, аларга файдалы киңәшләр бирә Шул ук вакытта ул үзе
дә театр эшчәнлегендә актив катнаша А Н Островскийның “Төшемле урын” әсәрен
татарчага тәрҗемә итә Ф Әмирханның һәм С Рәмиевнең “Сәйяр”, “Нур" труппалары
тарафыннан куелган сәхнә әсәрләренә тирән эчтәлекле рецензияләр яза
Ул—“Мәгариф” журналын оештыручылардан һәм анын беренче
редакторларыннан Журнал битләрендә аның республикада халык мәгарифен дөрес
оештыруга, уку-укыту эшләрен юлга салуга юнәлдерелгән мәкаләләре бер-бер артлы
чыгып тора
1918 елда Ш Әхмәдиев Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп
сайлана Башта ул Казан шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман секциясе мөдире,
соңыннан губерна мәгариф халык комиссары булып эшли 1918 елның январенда ул
РСФСР Халык Комиссарлары Советы каршында төзелгән Эчке Россия мөселманнары
комиссариатының үзәк коллегиясе әгъзасы һәм Бөтенроссия мөселманнарының
мәгариф халык комиссары урынбасары итеп билгеләнә. 1918 елның сентябрендә
РСФСР Милләтләр Халык комиссариаты 111 Әхмәдиевне Идел буе, Урал һәм Себер
өлкәләрендә контрреволюциям каршы көрәшү һәм мөселман пролетар матбугатын
оештыру буенча Гадәттән тыш комиссия вәкиле итеп җибәрә
1919—1921 елларда Ш Әхмәдиев Урта Азиядә халык мәгарифен торгызуда
төрле җитәкче эшләрдә эшли башта Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының
“Кызыл Шәрекь" исемле агитпоездында политбюро әгъзасы һәм халык мәгарифе
инструкторы буларак, соңыннан Төркестан республикасының мәгариф комиссары һәм
мәгариф эшчеләре профсоюзы рәисе сыйфатында, җирле халык арасында уку-
укытуны җайга салу буенча зур эш башкара, культура-агарту учреждениеләренең эшен
яхшырту, газета чыгару кебек мөһим чараларга җитәкчелек итә Үзбәк, казакъ, кыргыз,
төрекмән халыкларының орфографиясен камилләштерү өлкәсендә дә аның хезмәте
бар 1921 елның январенда бу мәсьәлә буенча аның җитәкчелегендә мәдәният
работникларының Бөтентөркестан съезды үткәрелә
1921 елда Урта Идел өлкәсендә каты ачлык башланып, аңа каршы көрәш бөтен
ил күләмендәге мөһим бер эшкә әверелгәч, партия Үзәк комитетыннан сорап, Ш
Әхмәдиев туган-үскән ягына—Татарстанга кайта һәм яңадан Мәгариф халык
комиссары булып эшли башлый Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан
интеккән ятимнәр очен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство
мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юл га салу буенча зур оештыру
эшләре алып бара Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы һәм
СССР Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана
III Әхмәдиев озак дәвам иткән каты авырудан сон 1930 елның 12 августында 42
ишендә вафат була һәм Казанның М Горький исемендәге ял паркындагы Туганнар
зиратында күмелә
Мансур Крыймовның тууына 100 ел
М Крыймов имзасы белән язган, егсрменче-утызынчы елларнын актив
шагыйре, яңа чор җырчысы булып танылган әдип тумышы белән—Апае районы Чүри-
Бураш авылыннан Ятим үсә, авылның Кәрим мәзин гаиләсендә тәрбияләнә (Крыймов
фамилиясе дә шуннан килеп чыккан) Бик яшьли хезмәт-михнәтнең тәмен белә 1915
елдан Кавказда, Грозный нефть промыселларында, Әстерхан байлары хуҗалыгында
бил бөгә, балыкчы була һ б 1917 елдан—патша армиясендә, аннан кызыл гаскәрдә
солдат Гражданнар сугышыннан соң Мәскөү янындагы Люберцы шәһәрендә заводта
эшли 1923 елдан Мәскәүдө “Кызыл шәрекь” типографиясендә хәреф жыючы, аннан
корректор була Мәскәүдә яшәүче үзе кебек үк яшь язучылар белән аралаша,
шигырьләр яза башлый; ә инде 1925 елда Мәскөү, Казан нәшриятларында берьюлы өч
китабы басылып чыта (“Комсомол жырлары”, “Чүкеч жырлары”, “Кызыл “Бәдәвам”).
Аннары—башка шигырь китаплары, хикәяләр Уннан артык китап чыгара ул һәм
алдынгы, социализмны җырлаучы эшче-коммунист шагыйрь булып, киң танылу ала
иске формаларда яңа эчтәлек салынып, агитация, публицистика өстенлек итә Эшчеләр
темасына да яза ул (“Җырларымны бирдем күмергә” (1931) җыентыгы .); “Кызыл
лачыннар”, “Фатыйма”, “Провокатор”, “Партизаннар” кебек поэмаларын бастыра
Бүгенге күзлектән караганда иң кызыклысы, гыйбрәтлесе шул, бәлки: 1930-1932
елларда Мәскәү, Казан нәшриятларында аның дүрттомлыгы—“М. Крыймов әсәрләре”
басыла Яна чор, система үзенең тугры җырчысын әнә шулай бәһалый һәм 1938 елда
гомеренә дә шул ук тоталитар режим чик куя...
1961 елда М Крыймовның, Р Башкуров кереш сүзе белән, сайланма
характердагы “Шигырьләр Поэмалар" җыентыгы дөнья күрде
Хәй Вахитның тууына 70 ел
Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) 1918 елның 2 декабрендә Биектау
районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык
мәктәпне тәмамлагач, Казан театр техникумына укырга керә. Техникум ябылу сәбәпле
укуын дәвам иттерә алмый, Чистай районына укытучы булып китә. 1937—1940
елларда Казан музыка училищесында белем ала, аннан соң Республика җыр-бию
ансамблендә җырчы булып эшли, 1941 елда исә армиягә алына. Башта Совет
Армиясенең жыр- бию ансамблендә җырчы, соңыннан разведчик булып I Белоруссия
фронты гаскәрләре составында Польшага кадәр юл уза.
1945 елда армиядән кайта һәм Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих
факультетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Мәскәүдә СССР Язучылар союзы
каршындагы Югары әдәби курсларда укый һәм гомеренең соңгы көненә кадәр фәкать
ижат эше белән генә шөгыльләнә
Хәй Вахитның “Соры кортлар” исемле пьесасы һәм “Дулкыннар” дигән
шигырьләр җыентыгы 1938-1939 елларда дөнья күрә. “Канлы куллар” дип аталган
пьесасы исә 1939 елда Минзәлә колхоз-совхоз театры тарафыннан сәхнәгә куела. Бер
үк вакытта Хәй Вахит балалар өчен шигырьләр дә ижат итә.
Хәй Вахитны язучы итеп таныткан жанр—драматургия. Аның “Беренче
мәхәббәт” (1960), “Рәхим итегез!” (1961), “Кайда сон син9” (1963), "Карлыгач канат
кага” (1965), “Соңгы хат” (1966), “Күк капусы ачылса” (1967) һ.б. пьесалары шул чор
драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак бәяләнде
1960 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган “Беренче
мәхәббәт” драмасы өчен Хәй Вахит Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек булды.
X. Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та
билгеле Анын Самат’, “Дим буенда", “Җиһангир”, “Наемщик" (Т. Гыйззәт драматик
поэмасы буенча) дигән опера либреттолары һәм “Мәхәббәт жыры", "Кияүләр" (1975)
исемле музыкаль комедияләре дә бар 1956 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы идс.
Ул—1978 елнын 7 июлендә вафат булды