ШИГЪРИ ТӘФСИРЛӘР
(2 сүрәдән)
Күз яшедәй бәллүр дулкын килеп Ялан аягымнан үбә тагын.
Кагылам да аккош иңнәреңә, Мин сәҗдәгә сине уятамын.
Тып-тын күлдән балык сирпелгәндәй Нурлар сикерешә безнең күздә. Үзгә кебек бу өр-яңа иртә! Күңелләр дә бераз үзгә, үзгә.
Аллага да мәдхиябез бүтән — Дәртлерәк һәм кыска...
Дөнья башка!
Мнн текэләм сиңа, гүя мамык Өзгәләнеп карый чакматашка.
Алла бүләк иткән бу ләззәттән Өзгәләнсен җаннар, өзгәләнсен... Күпергән дә көтеп ята үзән Сәҗдәгә дни таулар тезләнгәнен.
Шарлавыклар аска томырыла. Офык күтәрелә пәрдә сыман. Елгаларның тагын сөте арта. Бал саркыла туфрак арасыннан.
Син әйдисең мине куакларга, һәм башлана барысы да кабат — Ымсындыра сине сусыл алма. Мнн сузылам аңа меңенче кат.
(77 сурәдвн)
Атчабарлар чыккан юлга. Җилдерәләр бер-бер артлы. Игелек һәм яманлыкның Арасы бит шундый шартлы,
Эмма алар төгәл белә:
Кем син? Ни син? Эчең-тышың...
Алып килә сиңа хөкем
Шул җайдакларның ярышы.
Килә вәгъдә ителгән көн, Тотасыңмы аны истә: Таулар очар тузан булып, һәм күкләр ишелер өскә.
Бу көнне ялган диюче!
Ярлыкау юк, бар да үткән, — Синең мескен ялваруны Беркем дә ишетмәс бүтән.
Без хуҗа! — дип күкрәк суга Халык сәхнәгә менүгә, Мәңгегә килгәндәй уйный, Аннан...
Давыл себереп түгә.
Килер вәгъдә ителгән көн, Сурдан чыгар шул чак өн ди... Әлегә туй дәвам итә. Монафикълар дингә өнди.
Атчабарлар чыккан юлга, Инде соңармаслар бүтән. Ямансу кичләргә күчеп Мин дә менә кичерү көтәм.
(80 сурәдвн)
Су йөгерә яшел үләннәр эчендә, Нидер безләп төклетуралар күченә.
Йозем тәлгәшләре үрелеп кояш эчә, Кошлар сайрый бакчаларда элеккечә.
Мин бер сукыр — тузанлы юл буйлап киләм, — Яланаяк, ә өстемдә иске җилән.
Күрмәсәм дә: будыр кешелекнең язы! — Ишетелә анда пәйгамбәр авазы.
ШИГЪРИ т&Фсирлер
Ава-тора, йөзем куаклары аша, Тәнем-җаным шул авазга якынлаша.
Бакыйлыкта хозурына керерменме, һәм Тәңренең нурлы йөзен күрерменме?
Тынны кысып бер читтәрәк көтеп тордым.
И пәйгамбәр! Ник йөзеңне читкә бордың?
Шул мәнидән яраткан бит юкса Алла, һәммәбездән бер калкулык туфрак кала.
Сур тавышын син, пәйгамбәр, искә төшер, — Туган туганны күрмичә йөгерешер.
Берәүләрнең йөзе балкыр шул сәгатьтә. Сукырларның күзләре дә ачылыр хәтта.
Мәңгелекнең шулчак мин күреп узармын Тәкәбберләр чыраендагы тузанын...
(90 сурәдэн)
Ничә ел мин бу шәһәрдә инде? Таныш бугай хәзер һәр ташы. Кем ук итәр кара диварларга Бәрелеп сынган минем карашны?
Офыклар юк. Сүрән йолдызлар да Шәһәр утларында эрегән.
Диңгез төсле шаулый төнге кала — Дулкыннары куоа эредән.
Кара кучкылланган урам ташы, — Әллә тузан инде, әллә кан.
Шунда яшибез без! Юкса Алла Җирдә казганырга яраткан.
Янәшәдә ятимнәрнең зары, Коллар ыңгыраша күптәннән, Коргаксыган кулын суза кортка — Хәер өсти үткән-сүткәннән.
Беркем күрми. Аллы-гөлле балкыш Тимер рәшәткәләр эчендә.
Анда мәңгелек туй! Утлар балкый Ярлы-ябагалар өчен дә.
Ә тантана бүтән! Мыштым гына Якынлаша утлы гарасат, Без күрербез аның күләгәсен Бер-беребезнең күзенә карасак.
Коргаксыган кортка колларыннан Наз эзләрләр... Кирәк булыр наз!
Ут ияртеп килгән уңганнарга Уңга таба юллар табылмас...
(94 сурәдэн)
Сәҗдәгә әгәр егылсаң, Тәңре күкрәгеңне ачар Өстән иңгән хакыйкатькә, һәм яңгырар җанда — ашшар!
Канга баткан иңнәреңнән Ул авыр йөк төшәр шул чак, Кочак-кочак өмет өстәп Офыкларда янар учак.
Җанга җиңел булган чакта Иңдәге йөк — мамык сыман. Җиләс җил йөзне иркәли Исеп таулар арасыннан.
Йөрәкне ачып Аллага, Чалмаларны сыга-сыга, Алга омтылу ул безнең Үзе дә төкәнмәс дога...
(99 сурәдэн)
Мең яшәрлек дәү имәннәр бер көн Шырпы кебек сынар, урман гүләр! Калкып чыгып җирнең карыныннан Авыр, авыр иман китерүләр.
Тимер ага эреп ярмәкләрдән, Күк гөмбәзе күптән чәрдәкләнгән, Бер сүнә дә офык, бер яктыра, Адәми зат!
Ярлыкауны сора...
Тәкъва кебек кыланса да дәһри, Ул беркайчан алдый алмас Аны. Юк дияргә барны мөмкин түгел, Бар дип ышандырып югалганны.
Җирнең карыныннан кузгалырбыз.
Туфрак коелыр бездән, тамар сулар... Дошманнарын күреп сөенер кемдер, Дусларына карап ямансулар.
Күз алдыннан үтәр узган гомер. Ни эшләдек, кылдык нинди дога? Кем онытты изге Бисмилласын, Кеше булып юлга кузгалуга?
ШИГЪРИ ТӘФСИРЛӘР
Берәү карар — көләр тиле кебек. Берәү карар — тып-тын гына елар. Хәтерләтеп безнең яшәешне. Бер мизгелдә күздән узар еллар.
Куанырбыз аз булуын күреп Бездән калган явызлыкның, Әгәр
Сискәнмәсәк әрнеп шул чагында — Кылган игелек тә — тузан кадәр...
(100 сурэдан)
Ыргылалар алга сугыш атлары. Тимер ташкын сыта таш пулатларны.
Калканга калкан бәрелә. Калкына —
Даладан тауларга күчә ялкын да...
Качасы килә ышыкка, онтасы, — Бу соң нинди чор барымтасы?
Тояклардан чәчри очкын — ут каба.
Шашып һәркем кызыл офыкка чаба.
һәрберсе алдан җитмәкче ялгызы — Ахактай балкый учакның һәр кузы.
Тояргә иде тулганчы бар кесә...
Алга барган саен нәфес тә үсә...
Майга батып кергән пычактай, диләр, Офыкка үтте алар, эределәр...
Сурдан ургылыр да аваз, югалмас — Итәктән тартыр мал, кузгалып булмас.
Анда — Алла. Анда фәрештәләр сак. — Ахыргы хөкемен көтәр һәр җайдак.
(104 сурэдэн)
Диңгездән килә бу җил, җиләс җил!
11 син, кайнар чүл, бул инде бәхил.
Чәч арасында, тырнак эчендә. Комнар кымшана, комнар күченә.
Нинди юлчы бу? — Ачулы, зәһәр.
Җилләр сискәнә, якын килсәләр.
Ул капчык аскан, капчыкта — алтын! — Дустыннан качкан, ташлаган халкын.
Мәңгелек диеп уйлый ул мескен, Алтын хакына шушы җир өстен.
Ул көтә кәүсәр, көтә ул хөрмә...
Бөтереп ала утлы өермә,
Диңгез суыдай чайпала ялкын, Бугаздан ага эрегән алтын!
Кыямәткәчә әле янасы — Калка йөрәктә ут баганасы.
Юатма аны, и син, җиләс җил...
Гыйбрәт алсыннар, булсыннар бәхил.
һәм... бер багышлау
Назлы сүзләрне тыңларга Күңелең уянган булыр, Буш өметләр кебек ләкин Иренем янган булыр.
Серле төшләреңне өзеп Кинәт кысылса учың, Язмыш аңа көтмәгәндә Йөзеген салган булыр.
Йөгерәсең килер синең Офыкта яланаяк, Үзәннәрдә яшел үлән Ләмгә буялган булыр.
Итәкләреңне күтәреп Суларга төшсәң әгәр, Яр өстендә ак яулыгың Онытылып калган булыр.
Күзеңдәге ишарәне Йөземә бөрке әле, — Мин барыбер торалмамын. Тезләрем талган булыр.
Күз карашларымны эзләп Хөҗрәмә килсәң дә син, Табалмассың, инде аны Көн сөртеп алган булыр.
Тик иреннәрем селкенер Хушлашу сурәсеннән... Соңра ни генә әйтсәм дә Сүзләрем ялган булыр.