ШӘФКАТЬСЕЗЛЕК
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕНЕҢ
ҖИНАЯТЬЧЕЛ ТӨРКЕМНӘРЕ ТУРЫНДА СОЦИОЛОГИК КҮЗӘТҮ
Нургаян Гаян улы Әкбәров — Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе башлыгы, милиция полковнигы Аньт әлеге мәкаләсе тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр белән озак еллар эшләү тәҗрибәсенә таянып язылган Гади оператив хезмәткәрдән җаваплы житәкче дәрәҗәсенә күтәрелгәнче Нургаян Әкбәровка җинаятьчел төркемнәрнең шәфкатьсез гамәллләрен күп күрергә-тикшсрергә туры килгән. Шәфкатьсезлек! Аның тамырлары кая китә, сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен хәзерге яшь буын үз корбаннарына шулай мәрхәмәтсез-миһербансыз, рәхим-шәфкатьсез9 Автор әнә шул хакта уйлана-борчыла. үзе тикшергән бик күп вакыйгаларны ул хәзерге чорнын катлаулы социаль процессларына бәйләп карый, аларны теоретик фикерләүләре
белән фәнни югарылыкка күтәрә. Н. Әкбәровнын тарихи фактларны җентекләп өйрәнгәнлеге, шуларга таянып, бүгенге вәзгыять хакында тирәнтен уйланулары, һаман үсә барган җинаятьчелектән котылу юлларын эзләве аеруча игътибарга лаек.
Журнал укучыларын бу хезмәт, һичшиксез, кызыксындырыр дип уйлыйбыз.
Профессор Н С ФӘТХУЛЛИН
инем куен дәфтәрләремдә яшүсмерләрнең дистәләрчә җинаятьләре хакында бик күп язмалар теркәлгән. Алар арасыннан мин аеруча шәфкатьсезлек- миһербансызлык белән, әйтергә кирәк ки, кансызлык белән эшләнгәннәрен җентекләп тикшсрәм-өйрәнәм, нәтиҗәләр ясыйм. Чөнки мондый җинаятьләр һәрвакыт авыр тойгылар уята, күңелдә тиз генә җавап таба алмаслык күп төрле сораулар кузгата. Ни өчен, ни сәбәптән, бу кадәр шәфкатьсезлекнен нигезләре кайда? Әллә соң кешелек дөньясы алга киткән, тәрәккый иткән саен деградациягә — үзенең бетүенә таба юл тотамы9
М
Менә берничә мисал.
Ундүрт яшьлек Н В Осколков үзенсн корбаны М. Ю Машинны әүвәле бугазыннан алып буа башлый, шул ук вакытта пычак белән аркасына һәм биленә кадый-кискәли. бугазына да дүрт мәртәбә кадап, тирән-тирән яралар ясый. Ул, шул рәвешле, корбанын газаплаудан, анын түзеп булмаслык авырту-әрнүләр кичерүеннән ләззәт ала, тәм таба. Шулай газаплап туйганнан сон гына ул Машинны идәнгә егып сала һәм, муенына янә ике мәртәбә кадап, аны үтерә
Е. В Турилин дигән икенче берсе исә тагын да коточкычрак шәфкатьсезлек күрсәтә: ул исерек хәлендә әле балигъ булмаган ундүрт яшьлек кыз бала С.нын башына күп мәртәбәләр чүкеч белән сугып, аны үтерә. Аннары, җинаятен яшерү нияте белән, корбанынын гәүдәсен тураклап-кискәләп үзе яшәгән йортнын подвалына яшерә.
Әлбәттә, бу җинаятьчеләр төрмәдә утырганда да үзләреннән көчсезрәк - юашрак үсмерләрне кыерсытырга, аларны төрлечә мәсхәрәләп-газаплап ләззәтләнергә юл эзлиләр. Моннан берничә ел элек Казандагы тәрбия-хезмәт колониясендә бер үсмерне учакка салып кыздырырга омтылыш ясадылар Шуңа охшаш хәл күптән түгел генә — быелның июль аенда башкалабызнын Киров районында да булды Бензин иснәп исергән малайлар төркеме үзләренсн ун яшьлек иптәшләрен, өстснә бензин сибеп, яндырмакчы булалар Янган-псшкән бичара бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
Мондый мисалларның исәбе-хисабы юк. Без аларнын кайбсрләрснә яңадан әйләнеп кайтырбыз әле. Иң әүвәл бу мәкаләдә сүз алып барыла торган төшенчәләрне тәгаенлик, аларны ачыклап-аңлатып үтик
Нәрсә ул шәфкатьсезлек?
әфкатьсезлек, миһербансызлык, мәрхәмәтсезлек — болар татар теленә гарәп теленнән кергән алынма сүзләр. Аларнын мәгънәләре, нигездә, бер үк шикелле мәрхәмәтсез-аяусыз булу, рәхим-шәфкать күрсәтмәү, кызгана белмәү һ. б. Әмма шул ук вакытта һәркайсынын үзенең төсмерләре дә бар, дини мәгънә белән дә өртелгәннәр. Болардан тыш төрки татарларда мәҗүсилек чорыннан бирле яшәп килә торган тагын бер сүз бар: ул — кансызлык, кансыз булу. Элек-электән безнең халыкта “анын каны каткан" дигән гыйбарә бар Димәк, йөрәгендә кайнар каны, тәнендә җаны булган кеше кансыз булмаска, ягъни шәфкатьсезлек күрсәтмәскә тиеш
Урыс теленә мөрәҗәгать итсәк тә, без '•жестокий" сүзен шәрехләгән күп төрле мәгънәләргә юлыгырбыз. Мәсәлән, атаклы В И Даль болай санап күрсәтә “Жестокий — немилосердный, безжалостный, бесчеловечный, немилостивый, не знающий жалости, сожаления, сочувствия, безмерно строгий, суровый, тяжкий или мучительный, невыносимый, неодолимо грозный, неумолимый" (Даль В. И Толковый словарь живого великорусского языка. Русский язык М . 1989 г) Күрәсез, бер сүзгә никадәр күп мәгънә салынган1 Бу сүз тезмәләре гади синонимнар гына түгел Аларнын һәркайсынын үз төсмере-сыйфаты бар Чөнки шәфкатьсезлек күренеше үзе күп төрле, ул төрле очракларда төрлечә явыз эш-гамәлләрнс чагылдыра
Инде килеп, шулай төгәл һәм анык жаваплар-төшенчәләр бар икән — “нәрсә соң ул шәфкатьсезлек9" дигән сорауга да урын калмый шикелле Ә шулай да сораулар туа тора. Алардан качып булмый Мәсәлән, шундый сорау шәфкатьсезлек — тумыштан, нәселдән киләме, әллә булмаса, шәхеснең гаиләсеннән, тирә-юнь мохиттан алган тәҗрибәсе аркасында барлыкка килгән начар бер сыйфатмы? Шәфкатьсезлек — кешелек тарихынын гомерлек юлдашымы, әллә түгелме9 Шәфкатьссзлск-усаллык җәһәтеннән бер милләт икенчесеннән аерылып торамы9 Мисалга, "чеченнар - шәфкатьсез халык" дигән сүзләрнең объектив-галсл җирлеге бармы’ Ә кыргый хайваннар шәфкатьсезме9 Алар, чынлап та, ерткычмы'’
Күрдегез, ни кадәр сорау!
Кешелек дөньясының үсеш тарихы шуны күрсәтә ки. бу мәсьәләдә бер генә ил-халыкка да. бер генә чорга да ташлама ясап булмый Беренче ыруглык җәмгыяте дәвереннән башлап бүгенге көнгә кадәр шәфкатьсезлек күренешләре кешеләрне буеннан-буена озата килгән Кыргыйлар һәм фиргавеннар шәфкатьсез булмаганмы9 Эллиннар, римлылар һәм вәхшиләр9 Урга гасыр инквизициясе һәм иң соңгы җимергеч сугышларның шәфкатъсезлеген ни-нәрсә белән аңлатырга9
Ш
Американнар Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә, инде сугыш җиңүле тәмамланган көннәрдә! — атом бомбалары ташлап, бер селтәнүдә йөз меңләгән халыкны юк итмәделәрме'’ һәм нинди максаттан чыгып Киләчәктә бары тик бөтен дөнья ил-халыкларын куркытып тору максатыннан гына.
Шундый хисапсыз фаҗигалар атаклы поляк язучысы Ежи Елыгка күңелсез нәтиҗәләр ясарга сәбәп булгандыр да. Ул болай яза: “Бары бер генә нәрсәне әйтә алам: шәфкатьсезлек кешеләр табигатендәге үзгәрми торган, даими бер сыйфаттыр. Аның тик формалары гына үзгәрә: бернинди Цезарь да. бернинди фиргавен дә, атом бомбасы ташлап, берьюлы йөз меңләгән кешене һәлак итә алмаган булыр иде. Бүген исә бу мөмкин хәл. Бүген без остарак үтерәбез1’ (Литературная газета", 1996 ел, 2 ноябрь).
Безнең бурыч булган хәл-вакыйгаларны теркәп бару гына булмаска таеш, теләсә нинди күренешне мистик аңлатулардан тайчанып, аңа фәнни аңлату табарга тиешбез Нәкъ менә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр тудырган шәфкатьсезлекне фәнни яктан тикшереп-өйрәнеп аңлаткан хезмәтләр күренми диярлек. Россиядә булсын, чит илләрдә булсын — бик аз алар. Психолог Е. С Меньшикова бу мәсьәләгә багышланган тау-тау хезмәтләрне актарып-өйрәнеп бер нәтиҗәгә килә: Россиядәге психология фәне шәфкатьсезлек һәм көч куллану, ирексезләү күренешләренең механизмын, нигездә, өйрәнмәгән. Е. С Меньшикова белән килешергә кирәктер, минемчә. Ә инде чит ил белгечләре үзләренең язмаларында гаиләдә балага карата булган кырыс-усал мөнәсәбәт белән җәмгыятьтәге, җинаятьчел төркемнәр арасындагы шәфкатьсезлек күренешләрен бергә бутап аңлатудан ары узмыйлар да шикелле.
Безнең карашка исә, шәфкатьсезлек — бары тик кешелек җәмгыятенә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтенә генә баглы бер сыйфат. Ә моны һич тә агрессивлык, һөҗүм итүчәнлек сыйфатлары белән тиңләргә ярамый. Агрессивлык — хайваннар дөньясына да хас, әмма анда, көч куллану булса да, шәфкатьсезлек юк. Хайваннар арасында көч куллану аларның яшәү-яшәмәүләренә һәм табигый сайланыш күренешләренә бәйле. Бер төр ерткыч хайваннарның икенче төргә карата көч куллануы ике төр арасындагы көрәшне чагылдыра, һәр төр үз нәселен саклап калырга тырыша. Бу — табигатьнең табигый кануны. Инде бер төр эчендә шундый көрәш була икән — анысы да табигать кануны. Әйтик, көтүдә- өердә көтү башлыгы, өер айгыры берәү генә була һәм ул иң таза, иң көчлесе булырга тиеш. Бары тик аңардан гына көчле-таза токым туа, көтү-өер яңара, яшәрә, үсә. Юкса, башкача булганда, бу төр хайваннар көчсезләнеп, юкка чыгыл бетәр, табигать кирегә китәр иде. Әмма шунысы да бар: көтү-өердә ике ата хайван "туй” вакытларында сугыша, көч алыша икән — алар бер вакытта да бер- берсенә үлем җәрәхәтләре ясамыйлар. Аларны гасырлардан-гасырларга каннарына салынган инстинкт коткарып кала. Ә менә кешеләр, — акылга-аңга ия булган затлар! — әнә шул табигать биргән инстинктларын югалтып, үзләренең акылларына (дөресрәге, акылсызлыкларына!) таянып, шәфкатьсез рәвештә бер-бсрсен юк итү, үтерүгә кадәр баралар Әле ярый, үзеңнең гомереңне саклап калу исәбенә булса иде, күбесенчә гел юк кына сәбәпләрдән килеп чыга бу шәфкатьсезлек.
Кешеләрдәге шәфкатьсезлек берничә төрле була, фән теле белән әйтсәк, берничә типка бүленә.
Беренче төр (тип) — кешедәге начар сыйфатларның бернинди контрольсез- чикләүләрсез тышка бәреп чыгуы. Бу очракта хәтта әйбәт кенә кеше дә шәфкатьсезлек кылырга мөмкин. Андый кеше үзенең начар гамәл кылганын да аңлыйдыр, әмма үзен вакытында тыеп кала алмый. Ул, бәлки, соңыннан бик каты үкенәдер дә. тик инде эш узган була. Мондый кешедә психик авыру башланган яки инде ул чын-чынлап авыру, дияргә була. Бәлки, бу усаллык- явызлык нәселдән — геннар белән салынадыр да, аннары үстерелә-ныгытыладыр. Монысы алдан уйланып эшләнгән шәфкатьсезлек түгел, башка берәүгә яки тирә-юнендәге кешеләргә уйсыз-ниятсез генә, үзен дә белештермәстән рәнҗү китерү Мондый шартлаулар’ аның иясенә үзендәге стресслардан арыну, аңа төбендә яткан киеренкелектән бушану бирә Үз гамәлләренең начарлыгын соңыннан, эш узгач анлау әлеге шәхеснең үзенә дә газап китерергә мөмкин
Авыру халәткә дучар булган кешеләрнсн кайберләре, киресенчә, кылган явызлыгыннан, кемнедер рәнҗетүдән ләззәт ала икән - ул инде шәфкатьсезлек күренешләренең икенче төре (тибы) буладыр Моңа мисал итеп атаклы психолог Владимир Левиның бер китабында бәян ителгән вакыйганы китерергә мөмкин Владимир Леви бервакыт бер хирург ханым янына килә Сәоәбе бер бармагына кечкенә генә операция ясарга кирәк икән. Табибә ханым операцияне шул кадәр
ләззәтләнеп һәм кирәкмәгәнгә бик тә авыртгыра-авырттыра ясый. Психолог буларак. Вл. Лсви моңа игътибар итми кала алмый Сөйләшә торгач, ул табибә ханымнын психикасында авыруга тин үзгәрешләр булуын ачыклый, ханым моны үзе дә раслый
Шәфкатьсезлекнен өченче төре (тибы) — максатчанлык Бу очракта усал- явыз кешенең корбанына ниндидер физик авырттыру, газаплар китерүе турында гына бармый сүз. Андый шәхес алдан уйлап, нинди булса да бер максатны күздә тотып җинаять кыла. Ул үз корбанына каршы көч куллана, аны ирексезли- көчли, үз теләгенә каршы ниндидер гамәлләр кылырга мәҗбүр итә Шулай итеп, җинаятьче үз максатына ирешә Күп кенә очракта корбанын юк итүгә дә бара
Кешелек дөньясының үсеш тарихы шундый мисаллар белән тулып ята Шәфкатьсезлек күренешләре бу очракта анык бер җәмгыятьнең анык бер чорга караган менталитеты (үзенчәлеге) сыйфатында гәүдәләнә Бу җәһәттән караганда, бер ил башка илләрдән, дөресрәге, бер ил халкынын бер өлеше (вәкилләре, диик) башкалардан аерылып тора Мәсәлән, колгага утырту, шул рәвешле җәзалап үтерүне урысларга гына хас шәфкатьсезлек дип әйтергә була. Шуннан урыснын “дыба”, “поднять на дыбу" дигән тәгьбир-төшенчәләре килеп чыккан да инде.
Урыс тарихчысы Н В Костомаров Явыз Иван патшанын (Иван Грозныйнын) шәфкатьсез-миһсрбансызлыгын сурәтләп болай яза “казыкка утыртты, тимер белән бәреп үтерде дә. янадан казыкка утыртты’
Ә менә инквизиция кулланган җәза чаралары, нигездә, урта гасырда Франция. Испания, Португалия кебек илләр уйлап тапкан җәзалар Жәза төрләрен камилләштерү, төрле дәһшәтле явызлыклар уйлап табу, ин шәфкатьсез җәзаларны сон чиккә җиткереп оста башкара белү, анын барлык атрибүтларын- кагыйдәләрен нечкә бер төгәллек белән үтәү —болар барысы да җәза мәйданына "тамаша кылырга" куып китерелгән халыкның котын алу, куркыту, дер калтыратып тоту өчен эшләнелә торган гамәлләр булган. Җәзалауны җәллад аеруча бер салкын канлылык белән, тәмен белеп башкарган
Төрмәләрдәге җинаятьчеләрнең "гаепле" тоткынны кансыз-миһербансыз каты җәзага тартулары да җәллад эше кебек салкын канлылык белән, барлык йолаларын җиренә җиткереп үтәлә Гомумән, рәхим-шәфкатьсез җәзалар җинаятьчел дөньянын үзенә күрә бер кануны ул. Ленинград язучысы Лев Самойлов "караклар советы” уйлап тапкан алты җәзамын берсе дип “гаеплене” төне буе җыйнаулашып кыйнау-газаплауны атый Төне буе кыйнау-тукмау — авыр эш, җәзалаучылар үзләре дә артык ләззәт ала алмыйлар, хәлдән таялар, әмма бу мәҗбүри кирәкле гамәл, чөнки ул башкаларны куркытып тоту өчен “тәрбия" чарасы да, профессионал җинаятьчеләрнең үз кануннарын ныгытуы, үз “йолаларыннан" тайпылмаулары өчен дә кирәк Әгәр җыйнаулашып җәзалаучылар үз вазифаларын җиренә җиткереп, “гаепленсн" үзәгенә үтәрлек итеп башкармыйлар икән, караклар кодексы буенча, алар үзләре үк шундый җәзага тартылачаклар
Күргәнебезчә, бу төр шәфкатьсезлекләрнен асылы социаль мәсьәләләргә барып тоташа Анын формалары күп төрле һәм туктаусыз камилләшә бара, максатчан булуы да көн кебек ачык Шул ук вакытта ул формалар кешелексез, шуның өчен лә аларны социаль тормышыбызның аерым тармакларында барган деградация — таркалу күренешләре дип бәяләр! ә кирәктер
Көнчыгыш илләрендәге “юлбашчыларның" шәфкатьсез деспотлыгы турында сүз барамы, Европа илләрендәге “цивилизацияле" шәфкатьсезлекме, яки Сицилия мафиясенең үтә “оста" миһербансызлыгымы, әллә булмаса безнең гасырнын утызынчы елларында Лубянка подвалларындагы ерткычлыклармы —болар барысы да тормыш сөючән кешелек дөньясына утырган социаль куныклар-тутыклар Ул — рухсызлык, кешелексезлек'
Шул нисбәттән чыгып караганда, фиргавеннар, шаһлар, патшаларның җинаятьчеләрне (хәтта алар гаепле булган очракта да!) аеруча миһербансыз җәзаларга хөкем иттерүләре ул хакимнәрнең лә рухи яктан кешелексез шәхесләр икәнлегенә дәлил генә Кызганыч ки. кешелекле, рәхим-шәфкатьле хакимнәр кешелек җәмгыяте тарихында һәр чорда да аз булган шул
Әлбәттә, көн саен үз вазифаларын башкарып, үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне электр урынлыгына утыртучы жәллад берәр кыз-хатынга урамда куркыныч янаганда, аны яклап ташланырга да мөмкиндер Әмма Хиросимага атом бомбасы ыргытырга фәрман биргән президент әхлаксыз, кешелексез, рәхим-шәфкатьсез зат Сталин белән Гитлер да шәфкатьсезләр генә түгел.
әхлаксыз-бозык, психик авыру бәндәләр булганнар. Бөек Мао хакында да шуны ук сөйлиләр.
Җәмгыятьтәге шәфкатьсезлекнен котылгысыз социаль күренеш икәнлеге турында сүз йөрткәндә, аның һәрвакытта да аерым кеше, аерым шәхес тарафыннан башкарылганлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Бу очракта, билгеле инде, җинаять кылучының шәхси сыйфатлары искә алынырга тиеш: аның холкы-табигате, дөньяга карашлары, аң-белем дәрәҗәсе һ. б. Әмма боларның берсе дә кешенең кылган гамәлләре социаль шартларга бәйле икәнлеген инкярь итми, һич кенә дә теге яки бу илдә шәфкатьсезлек күренешләре күп. чөнки анда усал-явыз кешеләр дә күбрәк, дип аңлатырга мөмкин түгел. Япониядә, мәсәлән, балаларны бөтенләй кыйнамыйлар. Бу — анда меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килгән гореф-гадәтләр, йолалар, мәдәни аң үсеше, яшәү рәвеше нәтиҗәсе. Әмма аңа карап кына Япониядә шәфкатьсез җинаятьләр кылынмый дип әйтеп буламы9 һич юк.
Җәмгыятьне гуманлырак, кешелеклерәк итү максатыннан чыгып, хакимият төрле ысул-алымнар эзли. Шәфкатьсезлек, усаллык-явызлыкның асылын аңлатырга тырышкан байтак теорияләр, фикерләр, карашлар бар. Шундыйларның берсе —галим-голәмә арасында киң таралганы Зигмунд Фрейд тәгълиматы. Зигмунд Фрейд (1856-1939) — австрияле табиб, невропатолог һәм психиатр. Аның психоанализ теориясен һәм методын фрейдизм дип йөртәләр. Бу табиб, барлык кешеләрне бер калыпка сала да. явызлык шәхеснең табигатендә-канында, аңардагы "эго" — “мин-минлегендә", дип өйрәтә. "Эго” —латинча “мин" дигән сүз. "Эгоист” — үз-үзен генә сөюче кеше.
Бу җәһәттән күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең "Мин" исемле мәшһүр шигыре искә төшә:
“Мин!" димен мин, "мин" дидисәм
Мина бер зур көч керә;
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә
“Мин!” димен мин. яшәсен “Мин!” “Мин" минемчөн Алла ул;
Рухым үлгәндә күренсә.
Рухыма жан салган ул
Күрәсең, шагыйрь кайчандыр Зигмунд Фрейд тәгълиматлары белән шактый мавыккан булгандыр, ул аның "эго" асылын искиткеч тулы ачып салган. Безгә калса исә, 3. Фрейдның табиб-психиатр буларак гамәли эшчәнлсге аның теоретик өйрәтүләреннән күпкә файдалырак һәм нәтиҗәлерәк булган.
Шундый ук теоретик фикерләр рәтенә И. Лалаянцның шәфкатьсезлекнен асылын табигый-биологик яктан килеп аңлатырга тырышуын да кертергә кирәктер Аның фикеренчә. кешеләрнең яки хайваннарның бертигез шартларда үзләрен төрлечә тотулары аларнын геннарына салынган. Табигать кануны шундый "Явызлык-усаллык гены", имеш, хатын-кызларның җенси “X" хромосомаларында туплана. Ул геннарны мирас итеп алуның үзенчәлеге шунда, имеш, яраксыз генны балага ана бирә, ә нәселдән килгән бу явызлыктан ананын уллары җәфа чигә. (Бу авторның “Семья и школа" журналындагы "Энергия агрессии" дигән мәкаләсен карагыз. 1995 ел, N 5.)
Бөтенесен дә шулай җиңел аңлатырга тырышучылар шактый еш очрый. Аерым алганда, Галина Леонова (“Огонек" журналы. 1996 ел. N 2) бер мәкаләсендә усаллык, гомумән, ир-атларга хас сыйфат һәм аны тестостерон дигән җенси гормон эшләп чыгара, шуннан башка чын ир-ат булмый" дип расларга тырыша Күпмедер усаллык сыйфатларыннан башка “сугышчан шәхес" була алмый, президент, министр, директор, теләсә нинди атаман-лидер шундый сыйфатларга ия. имеш. Автор хәтта шуңа барып җитә ки. Совет хакимияте, халыктагы усаллык-явызлыкны киметү ниятеннән, армия төзегән, спортка игътибар иткән, яшьләрдән чирәм күтәрткән, комсомол төзелешләре оештырган икән. Көнбатыш демократиясе исә. армия һәм спорттан кала, хиппилар рок- музыкалар. мәдәнияттә авангардизм алымнары кебек күренешләргә дә юл куя килгән, имеш. г н '
Сүз дә юк. болай фикер иертуләр да яшәргә хаклыдыр. Әмма бетеиесен лә тестостеронга гына кайтарып калдыру бик беркатлылык булыр иде Әйтик ни эчен хәзерге яшьләр армиягә барудан куркалар, аннан качмар’ Армиягә
яманаты чыккан "дедовщина” — "бабайчылык'каян килеп керде0 Элек ул юк иде бит Әле быел жәй көне генә Россия телевидениесе журналисты Артем Боровик үзенен "Совершенно секретно" (“Үтә яшерен") программасында жан өшеткеч кадрлар күрсәтте. Ул аны каян алгандыр - анысы билгесез Әмма ул документаль кадрлар, яшерен камера белән төшерелеп. Америкада күрсәтелгән, Америка халкы шок хәленә төшкән — татарча әйтсәк, шаккаткан Әлеге телевизион лентада Россия армиясенен иң абруйлы частьларенсн берсендәге хәлләр күрсәтелә яшь солдатларны таш дивар буена тезеп бастырганнар да, “бабайлар' чиратлашып аларны тукмапмы тукмый — кайсы җиренә эләгә, шунда суга, тибә, бугазыннан ала Яшь солдатлар — мескеннәрдән ник берәрсе каршылык күрсәтсен! Шушымы икәнни армиядә кешеләрдәге ссаллык- явызлыкны киметү ысуллары9
Бу “яман чир" ниндидер җинаятьләр кылып, кайчандыр төрмәләрдә утырып чыккан яшьләр тарафыннан, армиягә алынгач, үзләре үзләштергән “төрмә кануннарына” охшатып таратылганы беркемгә дә сер түгел
Аннары тагын бер мәсьәлә. Әгәр дә усаллык-явызлык ир-атлардагы тестостсронга гына терәлеп кала икән, хатын-кызлар, бигрәк тә яшүсмер кызлар арасындагы шәфкатьссзлск-миһсрбансызлык каян килеп чыга сон’’
Хәер, монысы хакында алдарак тәфсилләбрәк сөйләшербез әле
Яшүсмерләрдәге шәфкатьсезлек
азаннын "Кварталлар" дип йөртелгән микрорайонында балигъ булмаган балалар эшләре инспекторы, милиция югары уку йортында читтән торып укучы Олег Трофимов үзенен һәм күршедәге участокларның дистәләгән яшүсмерләр төркемнәрен күз уңында тота. Ун-унжидс яшьлек бу "батырларның" гадәтләрен, кылган гамәлләрен яхшы белә, төркемнәр арасындагы кырыс-каты, сш кына кешелексез “язылмаган кануннарны" аңлап эш итә һәр төркемнен үз тамгасы —символикасы бар, жир-мәидан (территория) чикләре билгеләнгән, һәр төркем катгый бүленештә. Олег Трофимов аларның исем-фамилияләрсн язып- теркәп бара кем атаман-лидер, кем актив, кем төркемнең гади әгъзасы — аңа барысы да билгеле Рәсми булмаган бу төркемнәр, үзләренең аралашу мөнәсәбәтләреннән, әйтергә кирәк, кешелексез мөнәсәбәтләреннән һәм һәркемгә бирелгән бәяләмәдән чыгып, үзләренчә гажәп рәсми дәрәжә-баскычларга бүленгәннәр
Вәзгыять шундый, теге яки бу яшүсмерне гаиләсе, ата-анасы яклап-саклап кала алмаса, аңа төркемнән читтә йөрү мөмкинлеге юк. Ләкин андый ышанычлы гаиләләр хәзерге шәһәр шартларында күпме генә сон9
Бу төркемнәрдәге усаллык-явызлык, шәфкатьсезлек аеруча үзенчәлекле, аеруча максатчан була. Сүз һәркөннс үзеннс таныту, төркемдәге дәрәҗәңне раслап тору турында бара. Әгәр аз гына куркаклыгыңны сиздерсәң — бсттсн син кон саен, һәрвакыт кыйналып торачаксың. Олег Трофимов өлкәнрәк ике үсмернең төркемгә яна кергән берәүне сынаганнары, ничек итен “ныклыгын" тикшергәннәре турында сөйләгән иде Бу "яна бәрәнне озаклап-тәмлән кыйныйлар Малай сер бирми, нык тора Икенче көнне төркемдә игълан итәләр бу малай — "пацан", димәк, куркак та. хыянәтче дә түгел, дигән сүз Икенче бер мисал Унөч яшьлек малай сөйли, мин үземә-үзем хуҗа түгел, мин бернәрсә дә эшли алмыйм, һәммәсен дә төркем хәл итә Үзара дуслык-иптәшлск мөнәсәбәтләре, кемнең кем булуына карамастан, катгый тыела Төркемнен бердәмлеге, ныклыгы, оешканлыгы һәрберсенең "һәркем кебек булырга" дигән гомуми кагыйдәгә буйсынуда, көтү-өер булып яшәүдә.
Катгый кагыйдә — һәрвакыт җыйнаулашып ли-гамәл кылу Үзара мөнәсәбәтләрдә бернинди кызгану булмаска тиеш - монысы да катгый таләп Димәк, син үзеннен төркемдә булу хокукыйны даими рәвештә усаллык явызлык һәм шәфкатьсезлек аша раслап торырга тиешсен
1996 елны “Раки" ("Кыслалар") кафссенда берәүне винтовкадан курку с ы з- ниссз атып үтерәләр Үтерүченең төп максаты үз төркемендә абруй-дәрәҗәсен күтәрү була. Тотыла-нитә калса, үзен каты режимлы ун ел төрмә көткәнен белсә дә. бу егет шундый куркыныч эшкә бара. Үзенең абруен күтәрү өчен ана башка юл юк
Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне өйрәнүче күренекле галим профессор В Пирожков та шулай билгеләп үтә "Абруй-дәрәжәннс күтәреп.
К
өскә үрләр өчен нинди дә булса үтә кыю җинаять ясарга кирәк , — ди ул.
Җинаятьчел төркемнәрнең өер башлыгы — лидеры әле җитлегеп җитмәгән яшүсмер дә, акыл кергән егет тә булырга мөмкин. Лидерлар, үзенә җитенкерәмәгән оештыру сәләтен, баш булып тору максатыннан, башка шәхси сыйфатлары — шәфкатьсезлек, оятсыз кабахәтлек, садистлыкка омтылышлары белән тулыландыра
Садистлык дигәннән, бу төшенчәнең ничек килеп чыкканлыгын да анлатып үтик әле.
Маркиз Донасьен Альфонс Франсуа де Сад (1740-1814) —француз язучысы Дипломат улы Сексуаль җинаятьләр кылып. күп тапкырлар кешеләр үтергәне өчен төрмәләрдә утыз ел утырган Шунда утырганда сексуаль бозыклыклар, һәртөрле әшәкелекләр, мәхшәрләр, коточкыч саташулар белән тулы романнар язган.
Сад исеменнән садизм, садистлык төшенчәләре барлыкка килгән. Икенче бөтендөнья сугышыннан сон “садизм — ул хәзерге дөньяны танып белүдә әһәмиятле бер сыйфат” дигәнрәк фикерләр дә ишетелә. Гади халык телендә исә садизм, садистлык — шул ук шәфкатьссзлеккә тәнгәл төшенчә
Күп кенә мәкаләләрдә җинаятьчел төркемнәрнең тормышыннан һәртөрле вакыйгалар сурәтләнә. Әйтик. Галина Мусалиева (“Огонек” журналы, 1996 ел, N 25): "Алар кыргыйланган сукбай этләр өеренә охшаган, һәрвакыт көтмәгәндә генә почмактан килеп чыгып ябырылалар". — дип яза. Анын очерк герое Сережаны шундый каты кыйнап ташлыйлар, ул мескеннең урыныннан торып, ишек кынгыравына басарлык та хәле калмый. Сергейны кыйнауда катнашкан төркемдәге Гад кушаматлы яшүсмер болай фикер йөртә: “Сезнен Сергеегыз шәхес түгел, ул бер төркемгә дә керми Шәхес нәрсә соң ул, дисезме? Төркем башлыкларынын сина хөрмәте булганда гына шәхес син. Төркем өч өлешкә бүленә: иң зур башлыклар, алардан соңгы башлыклар һәм башлык булмаганнар. Мин. мәсәлән, башлык булмаганнар арасында, ләкин мине ин зур башлыклар да белә һәм. кирәге чыкса, алар мине яклаячак. Димәк, мин — шәхес! Ә Сергей, бу тирәдә бер ел яшәп, хәтта кушамат та ала алмады" Бу үсмергә: "Шәхесләр өер булып йөрми бит" — дип әйтеп карыйлар. Ләкин Гаднын үз туксаны туксан: “Әгәр артыңда төркем тормаса, син беркем дә түгел Менә без ни өчен барыбыз да Сергейга ябырылдык". — ди ул. Шуигы ишек алдында яшәүче Саша исемле малай әйтә: безнең кысан ишек алды төрмәгә әйләнде, мин үзем үлмәсәм, мине үтерәчәкләр
Яшүсмерләрнең мондый төркемнәре аерым бер төбәктә, кварталда, ишек алдында җинаятьчел мөнәсәбәтләрнең бербөтен системасындагы ин түбән бер буыны — чылбыры ул. Теге яки бу төркемнең үзлегеннән оешуы-укмашуы нинди дә булса өлкән бер җинаятьченең, төрмәләрдә күп тапкырлар булган рецидивистның җентекле күзәтүе белән генә эшләнә. Кагыйдә буларак, яшүсмерләр төркеме анык бер максатка яки бер генә тапкыр башкарыла торган берәр эш- гамәлгә юнәлтелә. Күбесенчә бу төркемнәргә пычрак һәм тупас эшләр кушыла: рэкет, ягъни куркытып акча алу. бурычлыларның әҗәтен түләтү, гаеплеләрне, "хыянәтчеләрне” җәзага тарту һ б. Эчтәлеге белән бу гамәлләр һәрвакыт көч куллану, кыйнау-янау белән бәйле. Теге яки бу шундый “эш-йомыш" төркемнең шәфкатьсез-миһербансыз булуын таләп итә. Хәтта хатын-кызларга яки балаларга карата туган кызгану хисе дә “эшнең" уңышсыз тәмамлануына китерергә мөмкин бит. Әлбәттә, тагын да катлаулы, җаваплы "эшләргә" өлгергәнрәк (16-19 яшьлек) егетләр тартыла.
Болар — җинаятьчел дөньяның ялчылары, коллары. Нәкъ менә шулар ешрак суд хөкеменә тартылалар, чөнки аларнын гаепләре-җинаятьләре тиз исбатлана. ә инде төрмәләрдә исә алар “мәктәп" үтәләр, җинаятьче булып камилләшә — 'үсә" баралар. Төркем — җинаятьчел дөньяның ин төбе дип әйтергә мөмкин. Чөнки нәкъ төркемдә үзара мөнәсәбәтләр бигрәк тә кешелексез, бигрәк тә кабахәт була. Гад кушаматлы үсмер әйткән “башлыклар” үзләре пычрак эштән — үтерү, җәзалау кебекләрдән баш тартырга да булдыралар. Ул "башлыкларның төп бурычы — җинаятьләрне оештыру һәм башкарып чыгу, хакимият яки хокук саклау оешмаларындагы төрле түрәләрне сатып алу, аларга ришвәт бирү һәм шулай ук җинаятьчел дөньяның идеологиясен — кануннарын саклап тору Әмма болар да иң аста торучы “сугышчылардан” шәфкатьсезлек-миһербансызлыкта һич калышмыйлар Аларнын явызлыгы, оятсызлыгы һәм кансызлыгы ярылып ята: алар үзләренең җинаятьләрен кылырга чия төсендәге тугызлы Жигули' ларда яки чит ил машиналарында гына йөриләр Җинаятьчел дөньяның ин төбе булган бу төркемнәр үзләренә
йөкләнгән "эшләре” буенча ук мәрхәмәтсез була. Аларга башкача ярамый.
.. Профессор В Пирожков мондый нәтиҗә ясый: “Өстәгеләр'' белән "астагылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдәге катгый субординация, ягъни туоән дәрәжәдәгеләрнен югарыдагыларга сүзсез буйсынуы, "түбәннәрне" “®ЯӘГСЛӘРНС» аяУсьп изүс-жигүе — төркемнәрне иләүнең котылгысыз шартыдыр “Түбәннәр белән үзеңнең хезмәтчеләрен-колларын шикелле итеп эш йөртү — үзеңне иң югары баскычтагыларга тиң икәнеңне исбатлау ул. "Түбәннәрне” рәнҗетүнең тулы бер системага салынган ысул-алымнары бар һәм ул. вакыты житкәч, “бумеранг законына" әверелә, кайтарып бәрә Ягъни "түбәннәр” арасыннан "өстәгеләр” арасына күтәрелгәне үзенең үткәндәге жәберләнүләрен оныта алмый һәм үзе дә башкаларны жәбсрли-кыерсыта. аларны талый башлый. Армиядәге бабайчылык та шушы ук кануннарга таяна
Ниһаять, хатын-кызларнын рәхим-шәфкатьсезлсге турында да бераз сөйләп китү кирәктер
Соңгы елларда кызлар арасында җинаять кылу аеруча артып китте Аларнын да үз төркемнәре оеша башлады. Шундыйларны Казанда “моталкалар", ягъни "уралып-буталып йөрүчеләр" дип, ә кайдадыр, әйтик, Чабаксарда “мстелкалар"
— “себеркеләр" дип атал йөртәләр Кыскалык һәм төгәллек өчен без “себеркеләр" сүзен кулланыйк. В Ерсминнын әйтүенчә, бу "себеркеләр'' яшүсмер малайларны бозылмаган, гыйффәтле кызларны көчләргә әзерлиләр, ул көчләүләрне үзләре оештыралар һәм көчләгәндә “егетләрдән" ин кабахәт сексуаль әшәкелекләр эшләүләрен таләп итәләр. Мондый “себеркеләрнең" кайберләре шундый гамәлләрдән сон ниндидер канәгатьлек ала әнә. бу саф кызны да аның шикелле “себерке" ясадылар бит...
Идрис Гыйльманов Чаллыда һәм Алабугадагы кызларнын җинаятьчел эшләрен өйрәнеп, аларнын артык шәфкатьсезлек һәм садистлык белән аерылып торуларын күрсәтә. Бу шәһәрләрдәге "себеркеләр" үзләре теләп авыр җинаятьләрдә
— балигъ булмаган кызларны көчләүдә катнашалар икән Аерым алганда. И Гыйльманов шундый бер вакыйганы китерә: Алабутада уналты яшьлек бер гаепсез кызны көчләүне сыйныфташ кызлары оештыра Янәмәсе, ул кызый болар турында “алар кыз түгел” дигән гайбәт таратып йөргән
Тагын бер җирәнгеч, сөйләргә дә уңайсыз мисал Бу хакта моннан берничә ел элек матбугатта язып та чыккан иделәр. Шулай булгач, безгә дә аны искә төшереп үтү зыян итмәс. Бер “себерке" кызый, дус-иптәш кызынып үзенә ияреп йөрмәгәненә үртәлеп, тегене яшүсмер малайларга тоттыра һәм, ботын-чатын аерып, мескеннең жснси әгъзасына электр лампочкасы тыга, аны шунда вата, аннары яраларыннан кан аккан "дустына" карап, мәсхәрәле төстә "Менә, хәзер син дә мина иш булдың инде!" —дип көлә
Кама-Чулман аръягы кызлары — “себеркеләрнең" төп “һөнәре", җөмһүриятебезнең башка сәнәгать (промышленность) төбәкләрендәге кебек үк
— фахишәлек Алар бу гамәлләрен “эшмәкәр . “бизнесмен’ исемнәре астына яшеренеп эш итүче җинаятьчеләр белән берлектә алып баралар.
Үсмерләр шәфкатьсезлеге — шәфкатьсез дөнья жимеше
ешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә, бигрәк тә үсмер яшьтәгсләрдә шәфкатьсезлск-миһсрбансызлык күбесенчә (туксан процентка) социхть шартлар белән бәйләнгән була Безнең моңа иманыбыз камил Әгәр дә бүгенге яшь буын бозык-начар икән, монын сәбәпләрен җәмгыятьнең үз бозыклыкларыннан эзләргә кирәктер Яшүсмернең үз корбаннарына карата кылган явызлыклары, шәфкатьсезлеге — шулай ук социаль сәбәпләрдән килеп чыккан сыйфат Мондый гамәлләрнең бары тик ун проценты гына медицина карамагына бирелергә тиешле авырулар тарафыннан башкарыла Калганнарынын сәбәпләре социаль сәбәпләр һәм сәяси булырга тиеш
Бу мәкалә инде матбугатка әзерләнеп беткән көннәрдә криминальная хроника" газеты (1998 сл. № 7) "В России растет поколение обсолютной жестокости" дигән гомуми баш астында зур мәкалә бастырды һәм бик борчылырлык, куркыныч фактларны китерде Аерым алганда анда мондый мәгълүматлар бар 1997 елда Россиядәге балалар йортларында 62.6 мен бала тәрбияләнгән, туларның 57,2 мснс әти-әниле. аларнын әти-әниләрен ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр Димәк, бу "әти-өниләр" йә эчкече, йә наркоман, йә җинаятьче Хәзер Россиядә үсмерләр җинаятьчелеге Көнбатыш Европа
К
илләрендәгегә караганда ике мәртәбә артыграк икән. Янә бер борчылырлык мәгълүмат: бүгенге яшүсмерләр үзләренен 1991 елдагы яшьтәшләренә караганда өч мәртәбә ешрак авырыйлар, һәм, ниһаять, жан өшеткеч хәбәр: 1996 елда илдә өч мен яшүсмер үз-үзенә кул салган, үзен үтергән.
Социаль шартларны, нигездә, төп өч төргә бүлеп карарга кирәктер Беренчесе
— шәхесне тәрбияләүдә төп бурычны үтәргә тиешле гаилә, икенчесе — гомуми мәгълүмат чараларының (радио-телевидснис. газет-журналлар, төрле чүп-чар китаплар һ. б.) турыдан-туры тәэсире һәм өченчесе — кешелек жәмгыятенен деградациягә бирелүе, бетүгә-таркалуга таба йөз тотуы.
Гаиләләрнең таркалуы, алардагы рухсызлык, тәрбия итү бурычларын оныту — болар хәзер беркемдә дә шик калдырмый торган күнелсез чынбарлык
Күңелемдә уелып калган бер вакыйга. Бик сон гына, инде төн уртасы авышкач, милиция бүлегенең кизү бүлмәсенә унөч яшьлек татар кызын китерделәр Әйе, әйе, халык җырларында җырланган, егетләр сокланырга тиешле әдәпле вә саф, садә күнеллс, киләчәктә балаларына сөекле әни булырга, милләтебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстерергә тиешле татар кызын! Аны хулиганлык кылганы, үзен әдәпсез-тупас тотканы, әшәке сүзләр әйтеп сүгенгәне өчен тоткарлаганнар икән. Кизү бүлмәсендә дә кызый әдәпсезләнде, чәбәләндс- кычкырынды, хәтта кемнәргәдер кизәнеп тә маташты. Аның кулына богау салырга туры килде. Башка тоткарланучылар белән без мәш килгән арада, кызый юкка чыккан иде инде. Ул баланың кулары шулкадәр нечкә-зәгыйфь икән, богауларны шудырып кына төшергән дә чыгып качкан. Бераз вакыттан аны янадан тотып китерделәр һәм камерага бикләп куйдылар. Ә ул мескенкәй шундый ябык, тәрәзә рәшәткәләре арасыннан да иркен генә үтеп, тагын чыгып шылган. Соңрак ул кызыйның бик авыр гаиләдә, эчеш-исереш, ызгыш- талаш шартларында даими кыйналып үскәнлеге мәгълүм булды Андый шартларда ул, әлбәттә, үзе дә мәрхәмәтсез бер бәхетсез жан булып үскән. .
Икенче мисал. Бу хакта "Комсомольская правда" газеты язып чыккан иде. Уфада булган хәл. Унбишәр яшьлек ике кыз үзара мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен билгеле бер урында очрашырга сүз куешалар Очрашалар. Ызгыша-талаша башлыйлар. Бик ачуы чыккан берсе икенчесенен битенә көйрәп торган сигарет белән баса, тегесе күп уйлап тормый, жавап итеп көндәшенә пычак белән кадый. Ике кыз да төркемнекеләр, икесе дә авыр гаиләдән. Берсенең әнисе
— татар хатыны — бу вакытта төрмәдә утыра икән.
Җәмгыять гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсендә бернәрсә дә эшли алмый. Усал-явыз балалар үзләрен даими кыерсытып торган гаиләләрдә үсәләр Күзәтүсез-караучысыз калган балалар әти-әниләренең бер-берсснә карата булган рәхимссзлеген, бер-берләрен рәнҗетүләрен күреп үсә. һәм. үсә төшкәч, алардан үрнәк алып, шундый ук гамәл кыла башлый.
Балалар һәм яшүсмерләр психологиясенә һәм психотерапиясенә багышланган хезмәтләре белән танылган галим Эрик Эриксон болай яза: “Баланың күңелендә нинди үзгәрешләр буладыр — билгесез, әмма күзәтүләр шуны күрсәтә бала күңелендә бик иртә туган ышанмаучылык алга таба тоташ “үч-ачуга" сәбәпче була, балада рәхәт-тук тормышта яшәүчеләргә хуҗа булу хисе кабына, бу хис-хыял алгц таба "рәхәт-тук яшәүчеләрне” юк итәргә өнди башлый, бу хыяллар, бу ачу килүләр һич тә юкка чыкмыйлар, еллар үткәч, аерым бер экстремаль шартларда яңадан анда кабыналар". Э. Эриксон искәртә: Ин җаваплы чор баланын биш яшьләр чамасы чоры, бу вакытта анарда максатчан һәм бик көчле мөстәкыйльлек, "мин үзем эшлимлек” үсеш ала башлый, акылы-аңы да оешканрак төскә керә Бу чорда ата-ананын түземлеге һәм ныклыгы-катгыйлыгы гына баланын үсешенә дөрес юнәлеш бирергә мөмкин. Башкача булганда, баланын җитлекмәгән аңында "үзгәрмәскә тиешле" төшенчә барлыкка килә, алар баштарак баланын үзенә зыян китерсәләр үсә төшкәч, теге яки бу рәвешле башкаларга каршы юнәлтеләчәк”. ’
Хәзер гаилә тирәнтсн өйрәнүне, дәүләт оешмалары тарафыннан социаль күзәтүне, икенче төрле әйткәндә, гаилә коруны һәм аның белән идарә итүне җайга салуны сорый. Яңа өйләнешкән яшь парларның илле процентка якыны таркала. Ни сәбәптән Чөнки бала тәрбияләү мәсьәләсендә ни педагогик ни хокукый әзерлеге булмаган яшьләр никахлашалар. Аларны гаилә тормышына өйрәтү' максатында бернинди дә эш алып барылмый Беркем дә "Менә бу яшь гаиләнең балалары тәрбияле, әдәпле булып үсәчәк". - дип ышандыра алмый. Заманында киң таралган Ушинский, Макаренко тәгълиматлары онытылды. Шулай итеп, җәмгыятьнең яшәвен тәэмин итәргә тиешле мөһим
гамәл кешеләрнең гуып-янарып торуы, буыннар алмашынуы идарә итеп булмаслык вәзгыятькә кереп батты Ни аяныч хәл!
Инде мәгълүмат чараларына килик Радио-тслевидение. газет-журналлар п о. яшьләрне әхлаксызлыкка, усаллыкка-явызлыкка өйрәнүдә тыеп булмаслык көч булып торалар. Карагыз сез телевидениенең тапшырулар программасын көн саен жиле-сигез канал аша ничәмә-ничә оятсыз порнографик, ничәмә- ничә үтереш-сусш һ. 6 фильмнар күрсәтелә. Урам чатлары саен оятсыз- ялангач хатын-кыз һәм ир-атларнын әдәпсез кыяфәтләрдәге төсле сурәтләре газет-журнал битләрен бизи, китап тышларыннан ■ чакырып" тора Шул рәвешле, яшүсмерләрне максатчан бер эзлеклелек белән шәфкатьсезлек рухында тәрбиялиләр. К. А Тарасов үзенең ‘‘От насилия в кино к насилию, как в кино (“Кинолардагы көч кулланудан кинолардагыча көч куллануга") дигән мәкаләсендә (Социс. 1996 ел, № 2) бик дөрес билгеләп үтә: кинотеатрларның, вилсо һәм кабель телевидениесенең репертуарлары бик тә хафаланырлык һәм борчылырлык. Экраннардагы көчләү-ирсксезләү, жәберләү-кыерсыту һәм эротика дулкыны шул кадәр көчле ки, ирскссздән, рухи “интоксикация" — агулану эпидемиясе бу, анын корбаннары бихисап күп тамашачылар, дигән фикергә киләсең
Бигрәк тә балалар, яшүсмерләр үзләре караган фильмнардагы геройларга охшарга тырышалар, тормышта да алар кылган гамәлләрне кылып карарга омтылалар Югарыла без телгә алган И Лалаянц шундый мисал китерә Ун яшьлек һәм унбер яшьлек ике малай сәүдә үзәгендә йөргәндә, икс яшьлек бер сабыйны алдап ияртеп алып китәләр дә, тимер юл буенда газаплап үтерәләр Шуннан алдагы көнне генә теге малайларның ун яшьлеге күршеләрендәге вилсотекадан “Балалар уены” (АКШ) дигән видеофильм алып караган булган икән. Фильмда Чаки исемле куркыныч курчакның кем очраса, шуларны рәттән үтереп йөрүе күрсәтелгән Бер вакыйгада Чаки үзенең корбаны булачак баланы тимер юл буенда куып йөри икән
К. А Тарасов исә мондый вакыйганы бәян итә 1977 елда, мөгаен беренче мәртәбәдер телевидениены суд жаваплылыгына тарталар Эш болай була Майамида (АКШ) яшәүче унбиш яшьлек бер үсмер сиксән өч яшьлек күрше карчыгын үтерә Баксаң, ул карчык әлеге үсмернең ишек ватып урлашканын күреп торган һәм полициягә хәбәр итәм дип янаган икән Суд яшүсмерне гомерлеккә төрмәгә ябарга дигән хөкем чыгарган. Әмма адвокат, үсмернең әти-әниләренең шәһитлегенә таянып, өч гомуммилли телекомпания не балаларны жәберләү күренешләре белән “агулап" торуда гаепләп чыга Яшүсмернең әти-әниләрс ул телскомпанияләргә егерме биш миллион долларлык дәгъва белдерә
Хәзерге вакытта кемгә карата булса да көч куллану, рәнжетү-жәберләү — үзенә күрә бер төрле яшәү рәвеше, үз-үзеңне тотышта аерым бер кыйммәткә ия нәрсә шикелле ул
Тәртипле-әдәплс, закон бозмыйча яшәүчеләр белән законга сыймас гамәл кылырга әзер торучылар арасындагы аерма көннән-көн җуела, кими бара Кеше закон да бозмый шикелле, әмма башкалар хисабына, сорыкортларча яши Шулай итеп, җәмгыятьтә язылмаган уен кагыйдәләре" барлыкка килә Яшүсмерләр арасындагы үзара кырыслык, шәфкатьсезлек — ул үзенә күрә бүгенге җәмгыятебездәге мөнәсәбәтләрнең бер кыйпылчыгы, ватык көзгесе
Публицист Лев Самойловка язмыш икс мәртәбә колонияләрдә булуны "бүләк" иткән һәм ул "зонадагы” тәртипләрне, гадәт-кануннарны җентекләп өйрәнгән Ул тоткыннар "йөзтүбән капланлырылган. кирегә әйләндерелгән дөньяда яшиләр” дигән фикергә килгән. Ягъни иректә кешеләр арасындагы гадәти мөнәсәбәтләр анда гел кире мәгънәне ашлата “Әмма ирекле тормышыбызда да күп нәрсәләр чынында баштүбән әйләндерелгән биз", — ди ул Чөнки безнен тормышның, Россиядәге жәмгыятьнсн төп сыйфаты — рухи-мәдәни эчтәлек булмау Бүгенге рухи ярлылык наданлык-мәнсезлек. ваемсызлык-нгьтибарсызлык — дистәләрчә еллар буе кешене изеп килгән социализм җимеше Совет дәүләтенең оеткысы наданлык-ансызлыкта булгач, ул берничек тә алдынгы җәмгыять булып оешып җитә алмаган Ан-белем, зыялылык, рухи байлыклар үстерелә барганда гына нәрсәгә булса да ирешергә мөмкин . _ _ _
Танылган Мәскәү галиме, философ Л П Буева исенә төшереп, болай яза бер ун еллар элек яңа гына институт тәмамлаган яшь белгеч — балалар табибы әйтә икән “Хәзер берничә дистә баланы харап итсәм, менә дигән
оста белгеч булып җитешәчәкмен ”. һәм ул бит шулай эшләячәк тә. Үзен законнарга буйсынучан гади кеше дип тә исәпләячәк.
Үзебезнең Казан тормышыннан көндәлек бер мисал. Балалар бакчасындагы бер тәрбияче ханым балаларның берсе дә авырмыйча, көн саен барысының да бакчага йөрүләрен өнәми. Балалар артык күп. чыр-чу. шау-шу — эшләргә кыен. Шуннан бу ханым нишли, дисез? Тәрәзә форточкасын көне буена ачык тота. Нәтиҗәдә берничә балага салкын тия, алар бакчага йөрми башлыйлар. Менә хәзер тәрбиячегә эшләргә жинелрәк, рәхәтрәк!
Рухсызлык — шәфкатьсезлек нигезе
әфкатьсезлск-миһербансызлыкнын закончалыгын, зарури бәйләнешен аларны тудырган сәбәпләр-шартлар бәйләнешенә карап өйрәнергә кирәк, дигән социологик концепциябез ил халыкның рухсыз- лыгына. иманы юклыгына алып барып чыгадыр Бу фикеребезне раслау өчен тарихи дәлил китерәбез. Германиядә булсын, башка илләрдә булсын, фашизмның барлыкка килүе, аның штурм-һөҗүм отрядлары оешуы асылда халыкның вак буржуаз катламы арасыннан үсеп чыкты. Немец бюргерлары (безнеңчә — мещаннар) патриотизм —ил сөючәнлек дигән төшенчәне ялгыш аңлап, ниндидер кыргый хискә бирелеп, сугыш кырында да, әсирләр белән дә, хәтта үз ватандашлары — антифашистлар белән дә артык шәфкатьсез-миһербансыз. кансыз кыландылар. Әйтергә кирәк, бүген дә. — һәр илдә үзенчә, — халыкның аерым катламнары- төрксмнәре мещанлык, тар фикерлелек “йоктырган” хәлдә яшиләр, алар тук- битараф. ваемсыз гомер сөрәләр. Моны да рухи ярлылыктан килә дип уйларга кирәктер Бу хакта А. А. Галкин үзенең “Германский Фашизм" (Мәскәү. 1996) дигән китабында бик тәфсилле итеп яза.
Рухи бай кеше икенче берәүгә начарлык эшли алмый, аны рәнҗетә алмый. Ә инде ваемсыз, мәрхәмәтсез кеше башкаларның кадерен белми, анын өчен икенче берәү әллә бар. әллә юк. шунлыктан ул аның рәнҗешләрен-әрнешләрен дә аңламый, шатлык-кайгыларын да уртаклаша белми. Башка кеше аның өчен бары тик ниндидер гамәл кылу өчен бер объект, бер мөмкинлек кенә Кирәк булса, ул аның белән, әйтик, хатын-кыз белән, рәхәт кәеф-сафа кора, гыйшык уены уйный Әгәр дә инде бу берәүнең кирәге юк икән, аны туп урынына тибеп җибәрергә дә була, инде эш шуна барып терәлсә, аны юк итәргә дә була. Әлбәттә, кызганусыз-нисез. аяусыз бер шәфкатьсезлек белән!
Җинаятьчелекне бетерү, аны булдырмауның иң нәтиҗәле һәм ин мәрхәмәтле чарасы — халыкның рухи-әхлакый аңын үстерү, аны рухи баету Ә бездә исә анын әле булган кадәрен дә тоташ җимерү генә бара
Россиянең бүгенге вәзгыяте шундый ки. гади хезмәт халкы, эшләгәне өчен акчасын ала алмыйча, гаиләсен ничек туендырырга, ничек яшәргә икәнен белми интеккән бер вакытта, аны рухи һәм әхлакый тәрбияләү турында сүз йөртү буш хыял гына шикелле. Бүгенге тормышның акылга сыймаслык, гаҗәпләндерерлек ягы шул икътисади, сәяси һәм социаль мәсьәләләрне хәзерге шартларда тормышка ашыру бөек идеаллар, яңа зур максатлар, омтылышларсыз мөмкин дә түгел.
Димәк, рухи байлыклар, әхлакый тәрбия турында уйлануларыбыз да әллә кайда, җиде кат күкләрдә йөрү түгел, ә бүген ин кирәкле, иң мөһим гамәли эштер. Әгәр дә ил-халык рухи-әхлакый тәрбия ягына борылмаса. анын киләчәге юк. дигән сүз. Ахырда мондый ил үлемгә, бетүгә йөз тотачак
Әмма әле сон түгел, авыру жәмтыятебез терелер, без иркен-мул тормышта, рухи еау-таза кешеләр булып яши башларбыз. Монын шулай булачагына кшанып Һәм шул максатлар өчен көрәшеп яшәргә кирәк безгә.