ШАГЫЙРЬ АЧКАН ДӨНЬЯ
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВКӘ 70 ЯШЬ ТУЛУ УНАЕННАН
атар шигъриятенең сигез гасырлык тарихы бар. Аның Кал Галие, Утыз Имәнне. Габделжаббар Кандалые, Габдулла Тукае. Такташы. Туфаны бар Җәлиле, Кәриме, Фәйзие бар. Анын Исәнбәте, Маннуры, Хәкиме бар Әнә шул поэзиядә үз урыныңны табып кара, үз шигъри дөньямны ачып кара' Ай-Һай, ансат эш микән бу7
Шигърият мәйданына әлерәк кенә аяк баскан яшь бер каләм иясе боларнын барысы турында уйлана башласа, каләмгә тотынасы да түгел югыйсә, әмма яшь- жилкенчәкнен көч-энсргиясс, югарыга-якгыга омтылуы шундый да тыелгысыз ки, ул, асфальтны тишеп чыккан яшь үлән кебек, дөньяда барлыгын сиздерә башлый
Сугыштан соң поэзиягә килгән Илдар Юзсев, Хисам Камал, Рәшит Гәрәй. Гамил Афзал, Роберт Әхмәтжановлар буыны турында шул сүзне курыкмыйча әйтергә мөмкин Тыныч көннәргә сусаган, кояш яктысын, аяз зәңгәр күкне кайнар яшьле мөлдерәмә күзләр белән түгел, елмаюлы, нурлы күзләре белән күрергә теләгән, юлбарыстан көчле булып фашизм чирүенә каршы сугышкан, батыр улларының гомерләре бәрабәренә ил азатлыгын саклап калган халыкка — баһадир халыкка — яңа җыр кирәк иде Сугыштан сон әдәбият мәйданына чыккан шагыйрьләрне әнә шундый ихтыяж алып килде
Алар арасында Шәүкәт Галиев исеме дә бар.
Шаеыйръ Шгүклт Галиев
Т
Апае ягы урманнарыннан, авыл җиреннән жиде сыйныф белем белән килеп, соңыннан кичке урта мәктәпне, аннары Әдәбият институтының ике еллык Югары курсларын тәмамлаган Шәүкәтнең беренче китабы мәктәп балалары яза торган дәфтәр калынлыгы гына булып чыкты. Ләкин автор аңа исемне, яшьләргә хас кыюлык белән. "Яңа көйләр” дип куйган иде. Ул чакларда, илленче елның башларында, яңа чыккан китаплар, хәзерге кебек, еллар буе үз бәясен көтеп саргаймыйлар иде. Рецензентларны без, әдәби журнал һәм гәзит хезмәткәрләре, үзебез эзләп таба идек. Мина, “Совет әдәбияты" журналының әдәби хезмәткәренә, Шәүкәт Галиев белән Рафаил Төхфәтуллин китапларына рецензентлар табу бурычы йөкләнде Р Төхфәтуллинның "Таныш гөрелте’ сен Гомәр Бәшировка. Ш Галисвнен "Яна көйләр”ен Әхмәт Фәйзигә китереп тоттырдым Гомәр ага Рафаилнсн хикәяләренә мәкалә язарга әлләни ялындырмый гына килеште, ул аны күзәтеп бара, анын ижатына шефлык итә иде Ә менә Әхмәт ага яшь шагыйрьнең юка гына китабын алырга теләмәде. Гадәтенчә, күзен челт-челт йомгалап. җилкә аша "йөткергәләп" торгач: "Эшем бик күп. эшем бик күп энекәш, бүген үк мин Мәскәүгә кайтып китәм. "Тукай"ның икенче китабына тотынасым бар. ала алмыйм, бигайбә”. — диде.
— Ярый алайса, — дидем мин. килешкәндәй итеп. — Сез аны. Әхмәт ага, поездда кайтканда, эч пошканнан актаргалап карагыз, ошамаса. вагон тәрәзәсеннән ыргытып калдырыгыз.
Өч көннән мина хат килде. Әхмәт Фәйзи китапны укып чыккан, поездда ук рецензия язган һәм аны озакка сузмыйча бастырып чыгаруны таләп иткән иде.
Ил күләмендә танылган өлкән шагыйрьнең яшь шагыйрь ижатына карата әйткән сүзе күп түгел, әмма авторны гомер буе жылытып торырга, үз ижатына таләпчән карарга җитәрлек иде.
"Шәүкәт Галиевнең җыентыгы безнең поэзиядәге бик күп бер төрле иске көйләр арасында үзенә колак салырга мәжбүр итә торган “яна көйләр” булып яңгырый”. — дигән иде ул.
Бу аванс белән әйткән сүз түгел. Әхмәт Фәйзи яшьләрне аванс белән сүз әйтеп юатырга яратмый иде Әхмәт аганың әйткән сүзе хак булуына менә хәзер — кырык биш елдан артык вакыт узгач — аеруча ышанасың.
Ш Галисвнен беренче чор ижатына нәрсә хас соң? Бу сорауга тиз генә жавап бирү кыен. Мин моны аңлату өчен малай чагымнан ук истә калган бер хәлне әйтеп бирергә тиешмен.
Осталыгы белән дан алган Степан исемле тимерче бар иде Арча төбәгендә. Ул гомере буе Казанбаш авылында эшләде. Бервакыт әни мина әйтте: бар, улым, тимерче Ычтапанга барып, балтаны таптатып кайт. диде. Бардым. Тимерче абый балтаны утлы күмергә салып, күрек баса-баса, озаклап кыздырды, аннары зур бер келәшчә белән тотып, сандалга куйды да чүкеч белән китереп сукты Ут кебек кызган балтадан көлтәсе белән нур чәчелде.
Шул күренешне минем гомер буе онытасым юк.
Ш Галиевнең беренче шигырьләреннән дә нур чәчелә кебек тоела мина Каян килгән нур соң ул? Авыл кешесенең төпле акылыннан, “каралтыга сөялеп, салкын кышны сагынган чаналардан", таңнар алсулыгыннан, аяк асты челтәр бозлар белән тулы чакта, "челтәрләрен ташлап чыккан кыз-кыркыннан", "күңелгә кага-кага аккан гомерләр"дән, авыл тугайларында аунап үскән малайның күңеленә сеңеп калган бик-бик газиз нәрсәләрдән садәлек, яшьлек, эчкерсезлек — барысы бергә җыелып, нур булып агыла. Әнә шул җылы нур Шәүкәт Галиевнең баштагы ижатын балкытып тора
Минем уемча, Ш. Галиевнең икенче чор ижатына "Әткәйгә хат" поэмасын кертергә кирәк. Шагыйрь сугышта үлеп калган әтисенә хат яза. ә ул хат күз яше кою түгел, сугыш чорындагы кырыс хакыйкатьне реалистик буяулар белән, бик төгәл сүзләр белән әйтеп бирү
Поэманы укыганда күңелдә моңсу уйлар кузгала. Байтак еллар узды инде ул көннәрдән соң, байтак сулар акты “Илнең ярасына ак марля япкан кебек . ап-ак йортлар, асфальт юллар салынды. Ягъни сугыш калдырып киткән "материаль яралар” төзәлде, әмма күңел яраларының әле төзәлгәне юк. Әле бик күпләр . Шәүкәт белән бергә:
Чит кырларда, әткәй, егылып калдын. Чит туфрак ла булды бит юрган. Чит чәчәкләр үсә яннарыңда.
Баш очында шаулый чит урман... —
дип сугыш кырында ятып калган әткәйләрен сагынырлар
Автор «ггисснсң фронтка китүен ин кырыс картиналар итеп яза Башка чакта кырларда тыныч кына эшләп йөргән ата. сугышка китәр алдыннан, сүзсез генә гел тәмәке тарта ничәмә-ничә сл яралмый яткан түмәркәләрне ватып ташлый Аннары туган-үскән авылын арба эпе юлларны, сукмакларны, үзе утырткан яшь каенны күздән кичерә Болар бар да каласы “Тал төбендә сары авызын ачып, азык көтә карга баласы " Анын унике яшьлек улы да шул хәлдә кала түгелме сон'’ Сугыш давыллары анын да канатын сындырмасмы'’
Шагыйрь әтисенсн фронтта һәлак булу фаҗигасен дә мелодрамага әйләндерми, нык кул белән, кысылган йөрәк белән әйтеп бирә
Бер көн шулай
Зарыгып хат көткәндә.
Почта авыр хәбәр китерде: Кош теледәй кәгазь — Әнкәйне тол.
Безне кинәт ятим иттерде
Чын поэзия менә шундый саранлыкны, тыгызлыкны таләп итә. Әти кеше инде фронттан хат килгәнче үк үлгән Ләкин әле бу фаҗигане анын гаиләсе белми, өмет белән яши. Ә "Кош теледәй кәгазь" өметләрне челпәрәмә китерә Инде беренче каушаулар, миңгерәүләнеп калулар узгач, фаҗиганең зурлыгы, тирәнлеге ачыла бара. Автор шәхси драманы ачып биргәннән сон гомумиләштерү ясый:
Озак үсә кеше Ел көтәсе н
Киерелеп тәпи басканчы.
Тагын күпме куллан төшми әле. Сүз әйтергә авыз ачканчы Авыр үсә кеше .
Егерме ел.
Чирек гасыр кирәк үтәргә.
Шунда гына алс өметеннен Чынга ашуын була көтәргә Ата-ана. ил тырышып шулай. Керфек какмый карап гөл итә Сугыш исә шуны бер секундта Юкка чыгарала. көл итә
Шагыйрьләр (сулдан Р Фәйзуллин. С Шакир. Ш Галиев.М Шабаев Н Даүли.з Нури "Яшь ленинчы' (хәзерге "Сабантуй") газетасы редакциясендә 1964 ел ’
"Әткәйгә хат” поэмасы татар поэзиясендә сугыш афәтләре, сугышның бетмәс-төкәнмәс яралары хакында дистәләрчә поэма язылган чорда ижат ителде, әмма бер генә шагыйрьне дә кабатламады. "Бәхет турында жыр” кебек сугыштан сонгы беренче поэманың авторы М. Садрины да, "Курск дугасы”, “Дала җыры”, "Бакчачылар” поэмаларының авторы С. Хәкимне дә, "Олы юл буйлап” шигъри повестеның авторы С. Батгалны да, сугыш батырлары турында унга якын поэма ижат иткән Гали Хужины да, Муса Җәлил белән Фатих Кәримне дә — берсен дә, берсен дә кабатламады. Шагыйрьнең бу үз авазы, йөрәгеннән кан булып сулкылдап тамган үз жыры иде.
Безнең Арча якларында урманнан диләнкә альт, чаерлы нарат бүрәнәләрдән йорт салалар. Андый йорт гасырлар буена черемичә тора ала, өстәвенә — ул йортка керсәң, үзеңне жәйләрен хуш ис бөркеп утырган нарат урманына килеп кергәндәй хис итәсең. Бу поэмага карата да гомуми бәяне минем кыска итеп әйтәсем килә: әнә шул нарат бүрәнәдән салынган йорт кебек, озын гомерле булачак ул.
Монарчы без Шәүкәтнең юморга бай шагыйрь икәнен дә, лирикага бай шагыйрь икәнен дә белә идек. Әлеге поэмасы белән ул кин колачлы итеп уйлый белә торган эпик шагыйрь икәнен раслады.
Шәүкәт Галиев һәм Ирина Токмакова 1983 елда Мәскәүдә Г X Андерсен исемендәге Мактаулы диплом алганнан соң.
1978 елны шагыйрьнең бер томлыгы “Шигырь китапханәсе”ндә басылып чыкты. Нык эзлеклелек һәм жаваплылык белән төзелгән бу китапта даталары куелган шигырьләр әйтеп торалар: шагыйрь үсә, ныгый, иркенәя, авылда жыйган маясын — күңел тойгыларын — юмарт рәвештә ак кәгазь битенә түгеп ташлый.
Талант ул — барыннан да элек, күңел юмартлыгы. Апае урманнары ягыннан юмарт бер күңелнең әдәбият мәйданына чыгуын укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә күз уңыннан ычкындырмады, еллар буе анын үсүен күзәтеп торды. “Әткәйгә хат” поэмасыннан соң кырык ел ижат итә ул. Аның поэзиясе республикабызның иң зур бүләгенә — Тукай премиясенә лаек булды. 1978 елны аны хөкүмәтебез әдәбияттагы уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләде. 50 яшьлегендә аның иҗаты республика матбугатында да, үзәк матбугат битләрендә дә лаеклы бәясен алды
Әмма шагыйрьнең үсүе, камилләшүе, осталыкка баруы минем үземне гел уйландырып килә. Каләмдәшебезнең ижат бәйрәме көнендә бу хакта мин ачыграк итеп әйтүне дә кирәк табам, чөнки бу ярты юлда туктап калучылар өчен кирәк
“Әткәйгә хат” поэмасыннан соң, минем уемча, Шәүкәт каләмдәшебезнең иҗатында берничә ел торгынлык булып алды. Моның җитди сәбәбе бар. Шәүкәт авылда җыйган маясын иҗатында файдаланып бетерә язган иде инде Югары
сәнгать баскычына менеп җиткәннән сон бары тик Пушкиннар, Тукайлар гына өзлексез шул югарылыкта
кала алганнар. Такташ булып Такташ та, яна бер сикереш ясар өчен, туктап тын алыр га мәҗбүр булган.
Менә безнен Шәүкәтебез белән дә шундыйрак хәл булып алды. Дөрес, ул язудан туктамады, тик
ул язган шигырьләр 'аерым деталь" шигырьләре булып, салкын акылга корыла иде Бәлки мондый хәл
гомер буе "суык тимерче" шигырьләре язган кайберәүләр иҗатында сизелмидер Ә Шәүкәттә, гаҗәп җылы,
нурлы шигырьләр биргән шагыйрьдә, ул сизелә башлады. Каләмдәшләре моңа борчылу белдерделәр.
"Тамчылар тамар чаклар”ны, “Ник янара сагышлар"ны. “Тынгы бирми мина шушы' төннәр”не, “Әткәйгә
хат”ны сагындылар.
Шәүкәт уйга калды. Эзләнә башлады
Ниһаять, ул эзләгәнен тапты "Чаян" журналында байтак эшләү анын башлангыч иҗатында
чагылып-чагылып калган юморны, фикер сөрешендәге үткенлекне, хикмәтле, җылы шигырьләр
юнәлешен көчәйтте Нәкъ менә шушы юнәлеш Шәүкәт Галисвне зур бер серле утрау булган балалар
поэзиясенә алып чыкты Мин моны Шәүкәт каләмдәшебезнең бәхетле юлга юлыгуы дип исәплим Балалар
юморны ярата Тукайлардан, Бари Рәхмәтләрдән, Әхмәт Фәйзиләрдән килгән матур традицияләрне безнен
шартларда үстереп, шуларга тагын урыс әдәбиятында Михалковлар. Бартолар ирешкән югарылыкны да
кушып, сурәт- бизәкләре. табышмак-серләре. Шәвәли. Камырша, Котбетдин кебек зирәк акыллы
каһарманнары булган өр-яна дөнья ачты
Шагыйрьнең бер томлыгына акыллы кереш язган тирән белемле галимебез Нил Юзиев моны Ш
Галиевнсн балалар психологиясен яхшылап өйрәнүе һәм балалар әдәбиятынын үзенчәлекләрен тирән
белүе белән анлата Мин мәсьәләне болай кую белән килешәм Ләкин, мина калса, анын шигырьләренә
“бала табигате кебек тере, хәрәкәтчән, йөгерек, тиктормас" дип бәя бирү генә җитенкерәми төсле. Мәрхүм
галимебез аңлатмасына мин менә тагын нәрсә өстәр идем Шәүкәт Галиев үзенең балалар поэзиясендә
балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм
серле дөньяга Шәүкәт Галиев дигән кабатланмас шәхесен, үз дөньясын китереп куша алды.
Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен бирелде ана Татарстан
АССРның Габулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1972) Ә ун елдан соң без тагын да шатлыклырак
хәбәр алдык анын Татарстан китап нәшрияты бастырган “Заяц на зарядке" китабы (тәрҗемәчеләре
Татарстанда яшәгән урыс шагыйрьләре В Баширов. Э Блинова, С Малышев. Б Сулимов) Халыкара
Андерсен дипломы алды (1982). Татар әдәбияты тарихында балалар поэзиясе өчен Тукай бүләген алу да,
Андерсен дипломына лаек булу да беренче мәртәбә Шәүкәт Галисвкә эләкте Шул ук бүләкләрне нәкъ
менә балалар поэзиясе өчен егерме биш елдан сон Роберт Миңнуллин — Ш Галиевнсн шәкерте алуга
иреште Болар, әлбәттә, татар әдәбиятынын данын һәм дәрәҗәсен күтәрделәр
Шәүкәт Галиев илле елдан артыкка сузылган ижат дәверендә күп кенә китаплар чыгарып өлгерде
(прозадан да хикмәтле уймак хикәяләре бар анын), бәлки мона озак еллар Татарстан китап нәшриятынын
матур әдәбият редакциясе мөдире булуы да ярдәм иткәндер Тик мин шуны әйтергә тиешмен кайда гына
эшләмәсен, Шәүкәтне төгәллек, үз эшенә җаваплы карау бизәп торды Ул күп төрле җәмәгать эшләрен
алып барды, шуларның бер өлкәсен генә күрсәтеп узу да җитә дип уйлыйм Мәсәлән, Шәүкәт Татартсан
Язучылар берлегендә яшь язучылар белән эшләү комиссиясенең рәисе булды Алар Илдар Юзеев белән
бергәләп, ун сл эчендә 12 урында яшь язучыларның зона конференциясен үткәрделәр Мин язучыларның
җитәкчесе булган чакта Чаллы язучылар оешмасын ачарга булыштылар (РСФСР Язучылар союзы
секретариатында яшь язучылар белән эшләү турында хисап тоттылар) Хәзер Ш Галиев балалар әдәбияты
остаханәссн, И Юзеев шагыйрьләр остаханәссн җитәкли Шәүкәт Галиев әле Татарстан язучыларынын
Кабул итү коллегиясе рәисе дә Икесе дә Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре Шушыларның
барысы өстенә - Шәүкәт өзлексез халык арасына чыга, мәктәп балалары белән туктаусыз элемтәдә тора,
халыкның тел хәзинәсе дигән байлыгын армый-талмый өйрәнә Ул СССР һәм РСФСР язучыларынын
съездларында делегат булып катнашты
Табигый таланты, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп
баручы шагыйрьләре рәтенә китереп бастырды Җитмеш яшь тулган көнендә без аңа ышаныч белән
карыйбыз, алга таба да шигъри хәзинәбезне яна. зур, җитди әсәрләр белән баетыр дип өметләнәбез