НӘҮМИЗ КҮҢЕЛЕМ КАБАТ КАНАТЛАНА
Тәннәреңә кысып кочкан чакта Сеңде миңа синең хуш исең. Шуны сулый-сулый яшим хәзер - Яннарымда син юк: нишлим соң?
Кая барыйм, сине кайдан табыйм - Еракларга киттең калдырып, Ул җирләрдән инде кайтып булмый - Йөрим менә синсез каңгырып.
Тыеп булмый сине сагынудан. Юксынудан аккан яшемне. Тәнең булмаса да яннарымда. Җаның белән бергә яшим мин.
Чакыру
Бергә узган еллар дуслаштырды. Якынайтсын иде тагын да, Сер яңартып бер утырыйк әле - Килегезме минем табынга.
Уен-көлке белән үрелеп барыр Дәртле шаян җырлар, сихри моң, Сездән башка нидер җитмәс кебек, Яме булмас кебек табынның.
Җаннар шаһы - гүзәл сандугач та Очынып сайрый тик үз талында. Нәүмиз күңелем кабат канатлана Сез булсагыз гына табында, Килегезче, дуслар, табынга!
Синнән башка үлеп китәрмен дә. Дөрләп януымнан туктармын. Сиңа дигән иң кадерле сүзне Әйтми калырмын, дип куркам мин.
Мин "киткәндә" әгәр яннарымда Син булмасаң, ничек чыдармын? Күрә алмый калдым, дип, “тегеннән” Сине эзләп сәфәр чыгармын.
Очып керермен дә тәрәзәңнән Бер күбәләк булып кунырмын. Таныдыңмы инде, дигән кебек. Күзләреңә карап торырмын.
Нидер әйтмәк булып талпынырмын, Тилмерерсең мине аңламый.
"... Мин бу, мин бу...” диеп, канат җилпеп, Чәчләреңнән сөеп назлармын.
Аның мин икәнен төшенмичә,
Куа күрмә җылы өеңнән, Башка күралмассың - сагынсаң да. Өзелеп чакырсаң да, мин килмәм.
Нинди бәхет: шашып сөя белү. Сөйгәнеңне җанда тоя белү, Шатлыклардан бергә елау-көлү - Нинди бәхет: бары сөя белү!
Нинди бәхет: өзелеп сөя белү, Кадерлеңне күрми күрә белү. Ул гына, дип, һәрчак янып-көю - Нинди бәхет, бары сөя белү!
Бит очымда калды кайнар тының - Күңелемне “тора котыртып”. Хисләремә дөрләп ялкын капты Әйтерсең лә куйдым ут йотып.
Уйларымда калды һәрбер сүзең - Җавап көттең сыман тоелды, Әйтмәсәм дә берни, сүзең җөпләп. Йөрәгемә нидер уелды.
Күзләремдә калды көләч йөзең - Сөеп карауларын чындырмы?! Ихлас булса, өзеп атыйк әйдә Җанны бәйләп торган чылбырны.
Сине күргәч
Сине күргәч, уйлар чолгап алды - Яшьрәк чаклар килде күңелгә: Бозлы йөрәкне дә җылытырлык Елмаюың истә бүген дә.
Тавышларың һаман шул ук икән - Шул ук аһәң синең сүзләрдә, Чаткы чәчрәп торган күзләреңнең Төсе генә бераз үзгәргән.
Төн карасы чәчең нык бирешкән - Ак ефәккә калган, агарып, Кыя сыман горур маңгаеңда Төрле юллар ята таралып.
Ул юлларда бардыр Әфганы да, Алман иле, Мисыр. Иран да - һичбер кайчан сине туктатмады Җәйнең челләләре, буран да.
Халык әйтә: “Ниләр күрми, - диеп, - Ир-егеткәй белән ат башы?” Син дә шулай: һаман ил гизәсең, Кулларыңнан төшми “атташе”.*
Еллар, еллар... Гүя очкан кошлар - Акрын узып булмый микәнни?
Дөнья куып, сизми дә калганбыз Гомеркәйләр үтеп киткәнне...
Сине күргәч, бик шатландым әле, Очраттым, дип, якын кешемне. Рәхмәт сиңа: хатирәмә кереп, Яшь чакларны искә төшердең.