КИТАП КҮЗӘТҮ
Мәгълүм
булганча, халкыбызның зур өлеше мен елдан
артык вакыт буенча китаби диннәрнең берсен —
ислам динен тотып килде һәм шушы дингә караган
күпсанлы, төрле характердагы әсәрләр тудырды.
Басма һәм кулъязма китап мирасыбызга объектив
күз салсак, әнә шул рухи байлыгыбызнын ин
кимендә өчтән икесен рухани әдәбият әсәрләре
тәшкил итүен күрербез.
Ләкин, кызганычка каршы, язмы-
шыбыздагы билгеле сәбәпләр аркасында рухи
байлыгыбызныц шул мөһим өлешенә тиешле
игътибар ителмәде. Дөресрәге дини-рухани
истәлекләрне өйрәнү, алар- нын тарихи
урыннарын дөрес билгеләү, объектив
әһәмиятләрен аңлау һәм аңлату урынына, андый
күренешләр бөтенләй булмаган төсле, аларны
күрмәмешкә салыну, яисә, жае килгән һәм
килмәгән саен, “фәнни тәнкыйть” дигән булып,
аларны тупас рәвештә тибеп узу гамәлгә кереп
киткән иде. Дөньяви дип исәпләнгән әдәби
истәлекләрне өйрәнгән чакта да алардагы дини
мотивларны читләтеп узу (сызып-кыскартып
ташлау) да. яки борынгы чор әдип-
шагыйрьләреннән сузып-тартып атеист "ясау" да
модага әверелеп беткән иде. Хәтта шул дәрәҗәгә
барып җиттек ки. динилек битлеген кигән гадәти
наданлыктан ихлас иманны аермау. хорафилык
белән идеализмны бутау да аннарыбызда тирән
тамыр җибәреп, гамәлләребездә өстенлек алган
иде.
Шуна да игътибар итәргә кирәк: мондый
гамәл белән без гасырлар буена дистәләгән
миллионнарның (үз элгәрлә- ребезнен)
иманнарын, ышанычларын тулаем инкяр итү. алар
ихтыярына төкереп карау юлына баскан идек.
Гавәмнен — халык массаларының — теге яки бу
омтылышларына ансыз иярү никадәрле сукырлык
булса, тарихи нигезле ихтыярны тулаем инкяр итү,
таптап узу да шул хәтле үк мәгънәсезлек,
томаналык бит. Ә менә гавәмгә сукырларча
иярмәү, әмма чын иман-ихгыярнын тарихи
әһәмиятен, урынын аңлап гамәл
ЯНД ЮНӘЛЕШ
итү мисалын без Шиһабетдин Мәржани һәм анын
шәкертләре эшчәнлегендә күрәбез
Безнең бу өлкәдәге ялгышларыбыз тиешле
■җимешләрен” бирде инде. Хәзер җәмгыятебездә
хөкем сөргән бозыклык, ерткычлык, юлбасарлык,
эпидемия кыяфәтен алган эчкечелек, иманга
хаинлык шикелле тискәре күренешләр "букеты-
ның" гөрләп чәчәк атуы да әлеге ялгышларның бер
нәтиҗәсе. Атеизм дигән булып, вульгар
мәҗүсилеккә күңел капкаларын кин ачуның
нәтиҗәсе бу!
Дөрес, сонгы елларда дингә һәм дини
иманнарга, йолаларга карата булган әлеге
берьяклылыкка чик куелды Кешеләргә,
халыкларга элек туздырылган, җимертелгән
гыйбадәтханәләрен янадан аякка бастыру,
яңаларын салу, дини йолаларын ирекле рәвештә
башкару мөмкинлекләре туды. Дини ихтыяҗлар
өчен кирәкле, зарур кулланмалар, шул җөмләдән
элекке голямалардан килгән рухани хезмәтләр һәм
шәригать нигезләрен аңлата, өйрәнә торган
популяр әсәрләр дөнья күрә башлады. Әйтергә
кирәк, аларның хәзер ирекле рәвештә таратылуы
да зур казанышлардан саналырга хаклы.
Шул ук вакытта кайбер тармакларда
һаман бушлык саклану да үзен нык сиздерә иде.
Мәсәлән, рухани әдәбият истәлекләрен фәнни
планда өйрәнүгә караган гыйльми хезмәтләрнең
бөтенләй диярлек булмавы. Мондый хәлнең объек-
тив сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Әйтик, тиешле
дәрәҗәдә махсус белемгә ия белгечләрнең
җитмәве. Биредә элеккеге кайбер атеистларның
“иманга кайтулары" гына мәсьәләне хәл итми. Төп
хезмәтләре һәм бурычлары классикларнын әсәрлә-
реннән цитата чүпләү булганга күрә, аларнын дин
нигезләреннән белемсез икәнлекләре күптән
мәгълүм.
Ниһаять, сүз башында әйткәнемчә, бездә
бу юнәлештә дә боз кузгала башлаган икән. Мин
моны күп еллардан бирле Казан университетында
шәрык телләрен укытып килүче ориенталист-
галим Жәмил Зәинуллиннын яна китабын күз
алдында тотып әйтәм. Хезмәт "XYII1 — XX йөз
башында татар рухани әдәбияты" дип атала.
(Казан, “Мәгариф"
Китап
күзетү
Н
нәшрияты. 1998, 207 бит.) Китап исеме астында
бирелгән өстәмә белешмәдән күренгәнчә анда
Коръән тәфсирләре, хәдисләр һәм башка төр
рухани әсәрләр- нсн тел үзенчәлекләре вә тәрҗемә
принциплары тикшерелә
Китапнын баштагы өлешендә мәсьәләнсн
куелышына һәм рухани мираснын төрләренә
кыскача күзәтү ясала. Ягъни өйрәнеләчәк
истәлекләрнен төп төрләре, жанр чикләре
билгеләнә. Аннары бер-бер артлы гарәпчә,
фарсыча һәм төрки-татарча төзелгән, дөресрәге
безнен халык арасында кин таралган. Коръән
тәфсирләренә күзәтү тәкъдим ителә Бу
материаллардан китап авторының төрле
телләрдәге күпсанлы истәлекләр, аларны өйрәнүгә
багышланган гыйльми хезмәтләр белән якыннан
танышуы күренеп тора. Басылып чыккан
истәлекләр белән бергә кулъязма тәфсирләрнең дә
исәпкә алынуы, минемчә, аерата әһәмияткә ия.
Чөнки татар җирлегендә барлыкка килгән, әмма
бары язма килеш кенә сакланып калган
тәфсирләрнең барлануы һәм беркадәре бәя алуы бу
өлкәдә безнең халык керткән өлешнең күләмен,
сыйфатын төгәлрәк күзалларга мөмкинлек бирә.
Әмма, шул язма нөсхәләр хакында сөйләгән чакта,
аларның кайчан, кайда язылулары белән бергә
кайчан, кайда һәм кемнәр тарафыннан табылулары
хакында да төгәлрәк белешмә китерелгән булса,
мәгълүмат тагын да тулырак гәүдәләнер иде Татар
мохитының хәзерге Татарстан кысалары белән
чикләнмәвен кулъязма тәфсирләрнең таралу
географиясе дә яхшы күрсәтә. Мисал өчен, безнең
археографии экспедицияләр вакытында татар
җирлегендә төзелгән, күчерелгән тәфсирләр
Русиянең төрле өлкәләрендә табыла иде
Хәдисләргә — Мөхәммәд пәйгамбәр
әйткән яки аңа нисбәт ителә торган сүзләргә,
фикерләргә багышланган бүлекчә дә, һичшиксез,
игътибарга лаек Анда автор кызыклы гына
күзәтүләр ясый. Киләчәктә, минемчә, "Хәдисләр
һәм халык авыз иҗаты" дигән тема буенча да
махсус хезмәтләр язылырга тиеш Чөнки бик күп
хәдисләрнең канатлы гыйбарәләргә әверелүе,
кайбер- ләренсн халыкчан әйтем рәвешендә
яшәүләре, тәмам мәкальләшеп китүләре дә кин
таралган күренеш Аерым мөнәҗәтләрнең фикри
нигезләрен мәгълүм хәдисләр тәшкил итүе дә шик
тудырмый.
Китапнын икенче бүлеге татарча руханн
әдәбият үрнәкләренең тсл-стилсн һәм тәржемә
принципларын яктыртуга багышланган Монда
халкыбыз арасында кин таралган аерым
тәфсирләрнең филологик үзенчәлекләре эзлекле
анализлана Авторнын. үз туган теле татарчадан
һәм гөп белгечлеге булган гарәпчәдән, тыш, фарсы
теленнән хәбәрдар булуы, тугандаш төрек, үзбәк,
уйгыр телләрендә дә үзен иркен сизүе игътибарга
лаек. Бу телләрне белү анын мәсьәләгә карашын
киңәйтә, чыгарган нәтижәләренен әтрафлы
уйланылган булуын тәэмин итә Гомумән, элекке
чор әдәби телебезнең бай һәм бер үк вакытта артык
чуар лексикасын белү ягыннан Ж Зәйнуллин нык
аерылып тора. Архаик лексикабызның
мәгънәләрен ул белеп, дөрес куллана Бездә соңгы
елларда андый сүзләрне белер-белмәс куллану бер
чиргә әйләнде бит. Ә бу автор гарәпчә, фарсыча
махсус атамаларның дөрес яңгырашын булдыруга
да ирешә.
Китап авторының кайбер атамаларга
төгәлрәк мәгънә төсмере бирергә омтылуын бер
генә мисал белән күрсәтеп узыйк. Әйтик, ул бездә
монарчы кин кулланыла торган ‘‘дини әдәбият"
дигән төшенчә белән чикләнмичә, “рухани
әдәбият” дигән сүз тезмәсен актив хәрәкәткә
кертеп жнбәрә Бу — акланган тәкъдим. Чөнки
“рухани әдәбият” ул гомумән “рухани мирас'
булган, димәк Дөньявилыкны да эченә алган гаять
кин, катлаулы күренешнең бер тармагы гына
"Рухани әдәбият" төшенчәсе русча “богословская
литература” дигән атамага туры килә. Ә гомуми
“рухи ' дигән төшенчәгә исә саф дөньяви, хәтта
атеистик рухлы әйберләрнең дә керүе ихтимал.
Моның шулай икәнлеген анлар өчен “рухи дөнья",
"рухи халәт” ише сүз тезмәләрен искә төшерү дә
жзггә.
Дөрес, гамәлдәге язуыбызнын
кимчелекләре кайбер текстларны транск-
рипцияләүдә сизелмичә калмаган Мәсәлән бер үк
өрелмәле ирсн-ирен W авазы белән башлана
торган War. wir сүзләренең төрлечә язылу
очраклары бар (111 бит: уардыр һәм вирмәк .).
Әгәр ныграк игътибар итсәң китаптан мондый вак
кимчелекләрне тагын да габып булыр иде Ләкин
күрсәтелгән хәтлесс дә җитеп торыр. Чөнки язу-
имлябызнын житешссз- легендә бер Ж. Зәйнуллин
гына гаепле булмаган кебек, транскрипция
өлкәсендәге кыенлыкларны билгеләп үтү дә минем
бурычым түгел
Икенче бүлек ахырында тәкъдим ителгән
текст үрнәкләре дә рухани әдәбиятыбызның
кайбер жанрлары, аларның стильләре хакында
беркадәре төшенчә алырга ярдәм итәр дип
ышанасы килә Иске мирасыбызның кайбер
төрләре белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру
юлында Ж Зәйнуллинның монарчы да күп
эшләгәнлеген беләбез Мәсәлән илдә “үзгәртеп
кору" процессы башлануга ук анын радио һәм
телевидение буенча мөнәҗәтләребез хакындагы
тапшыруларын искә төшерик Иске әлифбабыз —
гарәп язуы — буенча уздырылган беренче
дәресләрне дә Ж Зәйнуллинның оештырган
булуын онытмыйк.
Минем монда мөнәҗәтләрне искә
төшерүем һич тә очраклы түгел. Мөнәҗәтләр ул —
ин авыр, ин караңгы чорларда да халкыбызга
тугрылыклы хезмәт иткән ин үтемле, ин
демократик жанр. Һәм рухи, һәм рухани
әдәбиятларның сыйфатларын үхндә туплаган шул
бөек жанрнын. хәзер нигездә сәхнәдә генә булса
да, яңадан яши башлавыңда Ж Зәйнуллиннын да
өлеше кечкенә түгел. Кыскача. рухи байлыгы-
бызның мөһим өлеше булган рухани
әдәбиятыбызны өйрәнү юлында Ж Зайнуллин —
күптәннән эшләп килгән кеше.
Китапнын гыйльми аппараты да тулаем
уңай бәягә лаек. Ләкин текстларда очрый торган
архаик сүзләргә төзелгән сүзлекчәнең алфавит
тәртибендә бирелмәвен (158-164 битләр) NOTH
ахыргача акланган дип әйтмәс идем. Автор
китапнын башыннан ахырынача укый торган
кешене генә күз унында тотып шулай эшләгән. Бу
— хезмәткә карата дөрес мөнәсәбәт түгел Чөнки
китапнын уртасыннан ачып караучылар да
булачак. Мәсәлән, имтиханга әзерләнгән, теге яки
бу конкрет мәсьәлә буенча белешмәләр эзләгән
студентлар..
Әмма гыйльми аппаратта мина ин
ошаганы: ул — Коръән сүрәләренең һәммәсенә
бирелгән кыскача, ләкин шактый күләмле
аңлатмалар (165-195 битләр). Шактый төгәл
мәгълүматларга бай һәм бик ипле язылган бу
кушымта белешмәлек сыйфатында мөстәкыйль
әһәмияткә дә ия дип уйлыйм.
Ниһаять, рухани әдәбият үрнәкләреннән
бирелгән иллюстратив материал да кызыклы гына.
Ләкин һәр фотокү- чермә астына кыскача белешмә
бирелмәү аркасында әлеге фотосурәтләр “сукыр
һәм чукрак” хәлендә калган.
Жыеп әйткәндә, Җәмил Зәйнул- лин бик
мөһим гаять кирәкле эш башкарган. "Беренче
карлыгач" дип бәяләнергә лаеклы аның яңа
китабы. Автор бу юнәлештәге эзләнүләрен килә-
чәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә Ә эшлисе
эшләрнең иге-чиге юк. Халкыбызның гасырлар
буена тудырган, туплаган рухи һәм рухани
байлыгын иңләп чыгар һәм төрле яклап бәяләр
өчен бер кешенең, бер буынның гына түгел, ә
бәлки берничә буын вәкилләренең дә тырышлыгы
таләп ителәчәк әле.