Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздын


ДУСЛЫК визиты
Үзбәкстан Президенты чакыруы буенча,
Татарстан Президенты М Шаймиев
җитәкчелегендәге рәсми делегация ике көнлек
визит белән тугандаш Үзбәкстан Республикасында
булды Җөмһүриятебез Илбашын 12 октябрьдә
Үзбәкстан Президенты И Кәримов кабул итте Үзара
дуслык- анлашу шартларында үткән очрашу бары-
шында президентлар ике республика арасында
дуслык элемтәләрен тагын да ныгыту мәсьәләләрен
тикшерделәр
Яклар мәдәният өлкәсендә тыгызрак
хезмәттәшлек итү, аерым алганда, Үзбәксган- да
Татарстан Мәдәният көннәрен һәм Татарстанда
Үзбәкстан Мәдәният көннәрен үткәрү турында
килештеләр
ТӨРКИ Я КОНСУЛЫН КАБУЛ ИТҮ
9 октябрьдә Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев Торкия Республикасының
Җөмһүриятебездәге яна генераль консулы Әхмәт
Риза Дәмирәрнс кабул итте Билгеле булганча,
Әхмәт бәй монарчы Татарстанда консул булып
эшләгән, хәзер исә Берлинда шундый ук җаваплы
вазифа башкаручы Алпхан Шолен урынына килде
ЕВРОПАГА ТАГЫН БЕР ТӘРӘЗӘ
Татарстан Республикасының Урал төбәге
буенча даими вәкиле Р Бикбов Бөекбританиянең
Екатеринбургтагы генераль консулы Стивен
Харрисон әфәнде белән очрашты Очрашуда
Британия фирмалары белән Татарстан арасындагы
элемтәләрне җайга салу мәсьәләсе кузгатылды
ТӨРКИ ЛИДЕРЛАР КИҢӘШӘ
Ю-14 сентябрьдә Карачай-Черкес
республикасында “Төрки халыклар ассамблеям
"нын лидерлар советы утырышы булды Кинәшмә
эшендә Төркня Украина, Молдова, Әзсрбайжан.
Татарстан Якут-Саха. Дагстан, Балкар, Карачай-
Черкес республикаларыннан төрки лидерлар
катнашты Анла Татарстаннан "Иттифак партиясе
рәисе-язучы Фәүзия Бәйрәмова. Милли Мәҗлес
рәисе-язучы Айдар Хәлим (Чаллы), язучы Разим
Валиуллин (Әлмәт) чыгыш ясадылар
ӘФГАНЧЫЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ
29 сентябрьдә башкалабызның Казан- су
елгасы буенда — Татарстан газета-журнал- лар
нәшрияты янәшәсендәге мәйданда — Әфганстанда
һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл
ачылды. Билгеле булганча, Әфганстанга Татарстан
җиреннән генә лә 10 меңгә якын солдат һәм офицер
киткән Шулар арасыннан 279 ы һәлак булган, 546
сы яраланып кайткан
Хәтер митингысында Казан шәһәре мэры
К Исхаков. Әфганстанда һәлак булганнарнын
аналар комитеты җитәкчесе Б Корнилова, һәйкәл
авторы — скульптор А Миннуллина һ б чыгыш
ясады
РЕДКОЛЛЕГИЯ УТЫРЫШЫ
29 сентябрьдә “Казан утлары” журналы
редколлегиясенен чираттагы утырышы үткәрелде
Утырышны кыскача кереш сүз белән журналнын
баш мөхәррире Р Фәйзуллин ачты Аннан сон
журналнын быелгы 1-8 саннарында проза
әсәрләренә баш мөхәррир урынбасары Ф Латыйфн,
поэзиягә Р Зәйдулла, публицистикага М Зарипов,
әдәби тәнкыйть һәм фәнгә караган язмаларга X.
Миннугулов анализ ясадылар Редколлегия
әгъзалары һәм чакырылган язучылардан Ә Еники Г
Ахунов А Гыйләжев, Ш Галиев. И Юэесв Ә Баян Т
Галиуллин, Р Мөхәммәдисв, X Әюпов. С
Маннапов, М Галиев, Р Низамиев. Җ Дөрзаман,
галимнәрдән М Госманов, Б Солтанбәков, сәнгать
белгече Р Шаһие ва һ б редакция эшчәнлеген,
язмаларның эчтәлеген тагын да яхшырту, актуаль
проблемаларны кыюрак яктырту турында
үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар
Редколлегия утырышында журналнын
1999 елга эш планы расланды, дөнья күрәсе
язмалар, әсәрләр турында эшлекле һәм файдалы
сөйләшү булды Утырышта Татарстан
Республикасы премьер-министрының мәдәният
буенча киңәшчесе А Сибпггуллин катнашты һәм
чыгыш ясады
ЖУРНАЛИСТЛАР ТӘҖРИБӘ
УРТАКЛАША
Казанга визит белән Германия жур-
налистлары килеп китте Алар. Татарстан
Президенты кинәшчеләре. Дәүләт Советы
депутатлары, кайбер предприятие-хуҗалык
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә: Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле
Д. Йосыповфотосурөте
җитәкчеләре янында булганнан соң, респуб-
ликабыз матбугатында, радио-телевидениедә
эшләүче журналистлар белән очраштылар, үзара
тәҗрибә уртаклаштылар
Очрашуда Татарстан Республикасының
Мәгълүмат һәм матбугат министры И
Әхмәтжанов, Татарстан Журналистлар берлеге
идарәсе рәисе, “Татар-Информ” агентлыгы
җитәкчесе Р Ратникова катнашты
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ ДӨНЬЯ ГИЗӘ
16-26 сентябрь көннәрендә Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәм- мәдиев
Халыкара Язучылар берлеге делегациясе
составында Кытай Халык Республикасында булып
кайтты.
логиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультеты
деканы, филология фәннәре докторы, Россия
Гуманитар фәннәр академиясе академигы,
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Кол Гали
һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты
Тәлгат Галиуллинга 60 яшь тулуга багышланган
очрашулар булып үтте Күлбай-Мораса, Кизләү,
Югары Норлат мәктәпләрендә дә очрашулар
булды Язучылардан Г. Ахунов, Ш Галиев, И
Юзеев, Р Фәйзуллин, Р Мөхәммәдиев, Г
Зәйнашева, Ә Гадел, Ф Галимуллин һ.б.
юбилярның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге турында
сөйләделәр Район хакимияте башлыгы Ф
Сибагатуллин Т Галиуллинга истәлекле бүләк
тапшырды
Татар ПЕН-үзәге президенты Т
Миңнуллин җитәкчелегендәге бер төркем әдипләр
сентябрь аенда 10 көн дәвамында Финляндиядә
булып, язучыларның һельсин- кида уздырылган 65
нче Бөтендөнья конгрессы эшендә катнаштылар,
әлеге илдә яшәүче милләттәшләребез белән
якыннан аралаштылар Делегация составында
Казаннан Р Вәлиев, Ә Мушинский, М
Хәбибуллин, М Галиев, С Маннапов, Н
Гыйматдинова, Р Зәйдулла һәм Мәскәүдән В.
Юныс бар иде.
МӘҢГЕ ЯШИ АЛИШ КҮҢЕЛЛӘРДӘ
Каһарман язучы, җәлилче А. Алишның
тууына 90 ел тулуны Казанда да, аның туган
авылы Көектә дә (Спас районы) билгеләп үттеләр
Очрашуларда Татарстан Президентының матбугат
үзәге җитәкчесе Ә Хәсәнов, Татарстан Дәүләт
Советының даими комиссияләре рәисләре Р
Миңнуллин, Д. Каюмов, Спас районы хакимияте
башлыгы К Нугаев, Казанда яшәүче җәлилче Ф
Солтанбәков, А Алишның улы Алмаз, язучылар Л
Ихсанова, Ш. Галиев, И Юзеев. Р Мостафин, Ш.
Мостафин. Казандагы 55 нче мәктәптәге Алиш
музее җитәкчесе И Сөнкишева, Апае районы
газетасы журналисты А Сөнкишев, А Алиш
исемендәге совхоз директоры М Гыймалет- динов
һәм күпсанлы туганнары, дуслары катнашты.
ЯЗУЧЫ-ГАЛИМНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ
11-12 сентябрь көннәрендә Нурлат
шәһәре мәдәният йортында һәм Кычытканлы
авылында күренекле язучы-галим — Казан дәүләт
университетының татар фило
Т Галиуллин юбилеена багышланган
шундый ук тантана 12 октябрьдә Казанда, Г Камал
театрында да зурлап уздырылды
ҮЗЕНӘ ТАРТА ТУГАН ЯК
5 октябрьдә Татар дәүләт академия театры
бинасында Санкт-Петербургта яшәүче якташыбыз
— Татарстанның һәм Россиянен атказанган
артисты Альберт Әсәдуллиннын иҗат кичәсе
узды. Анда К Хәйретдинова, М Сөнгатуллин, А.
Галимов кебек танылган артистлар белән бергә,
Чаллыдан “Болгар кызлары” бию коллективы да
катнашты Җырчыны түгәрәк юбилее белән
дуслары, әдәбият-сәнгать әһелләре котлады.
КҮҢЕЛЕНДӘ - САЛАВАТ КҮПЕРЕ
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә
Башкортстаннын Туймазы шәһәрендә яшәүче
татар рәссамы һәм шагыйрь Хәмит Латыйповның
шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул әлеге күргәзмәгә
үзенең рәсемнәре белән бизәлгән “Җир һәм күк”
дигән яңа шигырьләр китабын да алып килгән иде
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Президенты М.
Шаймиев Указы белән татар халкының мәдәни
һәм фәнни традицияләрен пропагандалау
өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Әхмәтвәли Мәнгәр
исемендәге мәдәни-хәйрия фонды президенты
Сафия Имрсгә (Төркия), Г. Тукай исемендәге
мәдәни җәмгыять президенты, һельсинки
университеты профессоры Гомәр Таһирга
(Финляндия) “Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы
исем бирелде