ҖИЛЛӘР СЫМАН, СУ АГЫШЫ СЫМАН.
Булачак рәссам
Донья аңа карый дырмы-юкмы, Ул — дөньяга гаҗәпләнеп карый: Бал кортлары әнә чәчәкләрнең һәрбер таҗын берәм-берәм саный.
Чикерткәнең әзерләнгән чагы Скрипка уйнау хәстәренә. “Музыкант”ның яшел канатларын Төреп салды күңел дәфтәренә.
Күбәләкләр нәни җил чыгара Нәни канатлары белән тирбәлешеп. Җирдән алып күккә кадәр булган Бөтен матурлыклар — зәңгәр бишек.
Табигатьнең күчеш-әйләнешен Кемнәр аңлый икән, кем соң белә? Үлән арасында үскән Чәчәк Кояш булып күккә күтәрелә.
... Тормыш безне әле өскә чөя, Кайчагында йолкып ала аска.
Куркып калдым: ничек тә бит кирәк Бу малайга үзен югалтмаска!
Язмыш
... гә
Без - Мәхәббәт өчен яратылган. “Йөрмәсеннәр Сак-Сок шикелле”, - Дигән сыман, ул бит икебезне Кочагына дәшеп китерде.
Алмагачтай кердең күңелемә, Алма тәме килгән иреннәр... Алма күкрәк... Ходай тарафыннан Күпме байлык сиңа бирелгән!
Мәхәббәттән бирнә булды безгә Икәү генә белгән тугрылык. Шуңа күрә дә бит йөрмәдек без Читләр капкасына сугылып.
... Елларыбыз чатнап китте кинәт, Гаеплисең булыр син мине.
Их, чынлап та, хаталарым белән Мин рәнҗеттем бугай сөюне.
Тыңламадым әйтер сүзләреңне. Шуңа күрә язмыш таш атты, - Бәхет алмаларын тартып алып. Кыргый алма миңа ашатты.
Яңабаштан барлыйм үткәннәрне - Ни чәчкәнбез, ниләр урганбыз? Өр-яңадан гашыйк булыйк, әйдә, Без бит -
Сөю өчен яратылганбыз...
Моңсу халәт
Җилләр сыман, су агышы сыман Хәрәкәттә узды көннәрем. Йолдызларга якын булыйм диеп, Мин биеккә таба үрләдем.
Фани дөнья кайнап кына тора Бәгыреңә синең төртелеп.
Бер уйласаң, гел тупаслык анда, Бер уйласаң үзе - гөл кебек.
Уйландыра күкләр зәңгәрлеге, Моңсулата шәфәкъ балкышы. Имән әле, имән яшәп ята, Кочагында - яфрак алкышы.
Яшен бит ул чәчәкләрне түгел, Имәннәрне сугып аудара.
Яшен суккан кәүсә төпләрендә Кырмыскалар гына сау кала.
Табигатьтә - шундый кырыслыклар, Э тормышта - ничек, ни-нәрсә? Ил күзендә җавап тотасы бар, Сынамакка сине җибәрсә.
Сынган чагы була күңелләрнең, Сүнгән чагы була учакның. Көл астыннан яшәү чаткылары Бәреп чыга барыбер шулчакны!
Йолдызларның кинәт атылуы Тынгы бирми миңа кич-иртән. Беркем ишетмәгән авазларны Нигә икән ешрак ишетәм?..
Юксыну
Олы Мишэ авылына кайткач
Гади генә агач мәктәп иде, Күпме шунда белем эстәдек. Ил кагырса, без дә кайгырыштык, Шатлык килсә — шатлык өстәдек.
Дәфтәр битләренә яза идек
Фәлән сыйныф, мәктәп, башлангыч... Еллар үткәч, күрәм: һәр почмагы, Төсе-кыяфәте — ташлангыч.
Кемнәрдер бит бүрәнәсен өйгән, Кемдер япкан такта түбәсен. Йөз ел яшәр диеп уйласак та, Вакыт барыбер талкый, күрәсең.
Бу тормышта сагыш-моңсулыклар Килә безгә бары соңыннан.
Күрче, мәктәп тәрәзәләренә Аркылыга такта сугылган.
Бушап калган кәрәз эчләредәй, Тәмам бушап калган бүлмәләр. Безнең күңел тәрәзәләрендә Якты утлар исән, сүнмәгән!
Таш мәктәпнең диварлары биек. Кирпеченнән күзләр камаша. Киндер букчалардан йөресәк тә, Кеше була алдык лабаса.
Чү, кыңгырау таккан атлар узды, Сискәндереп күңел урманын. Бертуктаусыз чыңлый бүген җанда Кыңгыраулы мәктәп елларым...
Ярулла юкәсе
д<2, алма бит. алма бит. Алма битләр кала бит Алма битләр калмас иде. Патша солдат ала бит
(Халык җырыннан)
Тутырып егерме биш елын Кайткан да төшкән ул авылга. Шул кичтә бер килен ялгызы Такмаклап елаган: "Ярулла-а..."
Винтовка дускаен, үчегеп, Ыргыткан тузанлы чардакка.
Аракы-шәйтанга кушып ул “Сөймәскә” ант эчкән аулакта.
Ни кала кып-кыска гомердән? Югыйсә яшь бара, яшь үтә... Бәрәңге бакчасы янына Утырткан Ярулла яшь юкә.
Бервакыт шау килгән тын авыл: Тоташ ут эчендә утарлар! Атларны коткарган Ярулла, Тик менә гәүдәсен ут алган.
... Кәүсәдә - меңләгән җыерчык, Карт инде Ярулла юкәсе.
Боҗралап түшәлгән елларны Эх, димен, кирегә сүтәсе!
Җилләрдә чайкала карт юкә, Ачкан да йөрәген давылга. Тамырдан күкләргә кадәрле Моң ага: “Ярулла...
Ярулла-а...”
Бәйрәм сүзе
Тәлгать Галиуллинга
Үзе өчен генә яшәми ул. Табигате белән - милләт җанлы. Шулай итеп үстергәндер аны Туып-үскән авылы Кычытканлы.
Карап торсаң, шундый сабыр кеше, Кирәк булса, шактый кызу канлы. Шулай итеп үстергәндер аны Туып-үскән авылы Кычытканлы.
Тәнкыйть кирәк булса - кемгә, ничек Чагып-чагып селти кычытканны. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, Туган авылы аиыц - Кычытканлы.
Бу болганчык сәер заманалар Шундый итеп сыный һәрбер нны. Азамат ир бирә алган өчен Рәхмәт е сиңа. Кычытканлы!
Тамга ту'рыь 'аллада
(1942 нче ел фшк, .ice)
I
Фронт икмәк сорый!
Ил язмышын
Кайгыртырга кирәк ин элек, һәркем бүген сугыш йөген тарта Колхоз тәртәсенә җигелеп.
Рәис итеп сайладылар аны, Миннехуҗа - юньле хуҗа, дип. һәм, чыннан да, ул дилбегә тоткач, Күтәрелеп китте хуҗалык.
Белеме юк. Әмма эшкә җикте Игенчелек серен, кодрәтен. Култамгасы итеп сайлады ул Урак белән чүкеч сурәтен.
Кул куясы булса кәгазьләргә, Рәхим итеп сала тамгасын.
Көне-төне кырдан-кырга чапты, Берүк, диеп, бездән калмасын.
Вакытында төште яңгырлары, Вакытында исте җилләре. Кайтты ашлык ындыр табагына - Өлгер генә бары җилгәреп!
Колхоз рәисе Миннехуҗа Исәп-хисап корды төнката. Фронт өчен план үтәлә, дип, Үзен-үзе эчтән юата.
Киләсе ел өчен амбарларга Фәлән центнер орлык-енмәиә... “Иген иккән авылдашларыңны Оныта күрмә инде син әнә”.
Ындырдагы ашлык көшелләре Әнә шулай итеп бүленде. Ул йокларга яткан гына иде, Кандай кызыл таң да беленде...
II
Берәрсеме барып әләкләгән, Көнләшепме хәбәр иткәннәр - Колхоздагы хәләл "урожай"ны Тикшерергә килеп җиткәннәр.
“Йә, җавап бир: илнең байлыгына Син хуҗамы, дәүләт хуҗамы?" Шулай дня-дия караңгыла Апкиткәннәр Миннехуҗаны.
Иманыннан кире кайтмаган ул. Кыйнаулардан гәрчә егылган. Шул минуттан, “халык дошманы" дип, Яңа тамга аңа сугылган.
Ак-караны оста бутаганнар! Кая инде халык дошманы -
Җиңү өчен, авыл өчен иде Бөтен җаны-күңеле кушканы.
Колхоз малын симәнәгә түгел, Үзе өчен, имеш, яшергән... Чәнечкеле ГУЛАГ өсләрендә Ике яклап уйный яшеннәр.
Култамгасын безнең Миннехуҗа Хәтәр сайлаган шул ул чакта: Чүкеч аны чүкеп кенә тора, Урый урак үткер кочакка.
Мәңгелек туң катламнары белән Җелегеңә үтә Колыма.
“Сезгә монда череп каласы...” - дип, Тоз сибәләр көн дә каныңа.
Илнең җинаяте, өстерәлеп, Еллар аша әле барачак.
Борылмалы тарих битләрендә КАРА ТАМГА булып калачак!
Тупыл мамык очыра
Табигатьнең шундый вакытлары - Әй, котыра тупыл мамыклары!
Ничек ычкынырга белми, каһәр, - Ак җәтмәдә бәргәләнә шәһәр.
Сабагыннан өзелгән дә бары - Оча гүя тузганаклар шары.
Нәни көчекне син күрче-бакчы - Шушы шарлар белән уйнамакчы.
Тула мамык бакча эчләренә, Ханымнарның бөдрә чәчләренә.
Ир уйланып, туктап калды бер тын -
Ак чабылдык итеп
Юксынадыр ул авылдагы йортын.
Күзли ГАИ юллар бәрәкәтен, Тик тыялмый мамык хәрәкәтен.
Уйный алар җилдә әйлән-бәйлән,
Малайларга исә ап-ак бәйрәм!
Кырысланган урам себерүче - Кая бакма, шунда мамык күче.
Исе китми генә мамыкларга, Шаулый Идел, сугылып бетон ярга...