Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИ БАТЫР ОНЫГЫ


Ярты халык Галиләрдән тора. Ватанына тугры галиләр Сибгат Хәким
("Дуга " поэмасыннан)
нын турында мин озаклап сөйли дә. күп итеп яза да алыр идем Шулай булмый ни, без бит анын белән балачактан ук таныш. Алпар урта мәктәбендә бергә укыдык, район гәзитәсснә беренче мәкаләләрне бергәләп язган чаклар да булды Мәктәпнсн җәмәгать эшләрендә актив катнаштык. үзешчәннәр буларак, сәхнәләрдә чыгыш ясый идек, мәктәпнсн татар теле һәм әдәбияты, шулай ук тарих укытучысы Хасиб абый Рахманов җитәкләгән әдәбият түгәрәгенә бик яратып йөрдек
Әмма ни хикмәт, Әсрар Гали дигән төптән таза бу дустыбыз ул елларда күбрәк спорт белән кызыксына, бигрәк тә татарча көрәшү һәм гер күтәрү белән мәш килә иде. Дөрес, ул татар әдәбиятыннан язма эшләрне дә һәркем сокланырлык итеп башкара, табигать кочагына, Чирмсшән буйларына чыккан вакытларда кычкырып җырлап җибәрә, йә булмаса үзеннән чыгарып, әллә нинди маҗаралы хикәятләр сөйләп, безне тан калдыра иде Ул аларны күп вакыт рифмалы нәсер итеп, көйләбрәк тә сөйли торган иде
— Нигә боларны кәгазьгә төшермисен, гәзитәгә язмыйсын9—дип сораучыларга Әсрар.
— Проза бит ул шигырь генә түгел, проза әсәрләре язу өчен бик күп белергә, башта дөнья күрергә кирәк. Мин соңрак, өлкәнәя төшкәч, яза башлаячакмын —дип кенә куя иде
Балачактан язмаса да, ул чыннан да әнә шул зур эшкә—әдәби ижат эшенә житди әзерләнгән, күп укыган, күпне күрергә тырышкан, туган ягыбыз кешеләрен, анын кер тимәгән саф-чисга табигатен яратудан туган хисләрен җанына сеңдергән икән. Болар өстенә, әле ана сабан туйлары мәйданыннан әдәби-ижат мәйданына атлаганчы мәктәпне тәмамлаганнан сон. Хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә, аннан Лениногорски каласына кайтып, нефтьче булып эшләргә, Прокопьевск якларына китеп,шахталарга төшәргә, күмер чабарга, читтән торып. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамларга кирәк булган икән Ягъни, әгәр шулай әйтергә яраса, рухи биографиясенен тормыш биографиясе белән баетылуы кирәк булган. Моның өчен Ходай биргән сәләттән тыш, бик күп тырышлык, көч. максатка омтылучан үҗәтлек кирәклеген минем классташым яшьтән үк аңлагандыр, күрәсең
Ә тырышлык, үҗәтлек дигәнең анарда—яшьли ятим калган фронтовик улында җитәрлек иде ул Туган авылы Биктимердән егерме чакрымлап араны кайта-китә дигәндәй Алпарда уку, җәйге каникул вакытларында авыл тимерчелегендә авыр чүкеч белән тимер кыйнау, ишле гаиләне карауда әнисенең беренче булышчысы булу, шулар өстенә туктаусыз спорт белән шөгыльләнү әнә шушы үҗәтлек дәрәҗәсендәге тырышлык галәмәте түгелмени?! Ул вакытларда авылдашлары анын турында ярым шаяртып "Әсрар йоклаганда да икешәр потлы икс герне баш астына салып йоклый .— диләр ндс Әмма бу шаяртуда хаклык зур иде
Хәтердә әле, 1957 елның февраль аенда әдәбият-сәнгать. спорт һ.б. буенча яшьләрнең башта районнарда, аннары республика күләмендәге фестивальләре шаулап узды Үзсбезнсн Әлки районы фестивалендә безнең мәктәптән дә дистәгә якын укучы катнашты Кем штырь сөйләү, кем җыр. кем бию белән Хәтерлим, аны
А
шигырь белән ачып җибәрергә мина сүз биргәннәр иде Төп темамнан аз гына читкәрәк китеп булса да, ошбу фестивальгә дип махсус әзерләгән әлеге шигыремне тулысынча язып китүдән тыелып кадалмыйм. Соңыннан район гәзитәсендә басылып чыккан әлеге шигырь минем кулдан төзегән “беренче китабымда саклана.
Безнең фестиваль
Яшь йөрәкләр хисләр дулавыннан Күкрәкләргә дөп-дөп бәргәнгә. Санга сукмый кышның буранын да. Жырлый-жырлый килдек бәйрәмгә.
Баштук әйтим әле:
Дуслар, безне
'Гаепләми генә карарсыз,
Чөнки биюченең бии-бии Ботинкасы калган табансыз.
Җәл түгел лә ансы бер ботинка Өйрәнгәндә шундый һөнәргә. Зур сәнгатькә югалтусыз гына Чыгалмыйдыр инде берәү дә...
Бәлкем, киләчәктә радиодан шаулар
Бүген җырлаячак чибәр кыз.
Шулчак исегезгә алырсыз да:
“Шул кыз микән чынлап?”—.диярсез.
Үземнең дә әле хыялым бар,
Шундый бәхет тиздән килерме:
Халкым, төшермичә кулларыннан. Кайчан укыр минем шигырьне.
Матур хыял—тормыш шатлыгы ул.
Үтәлүе булса ихтимал
Үтәләсен аның шаһит булып. Билгеләсен безнен фестиваль.
Әй, бу яшьлек, әй, бу яшьлекнең үз-үзенә ышанган канатлы романтикасы! Әсрар Гали дә әлеге фестивальдә герләр белән жонглерларча чыгыш ясап, беренчелекне алачакмын, дип бик ышанып барган иде. Ләкин, герләр юк. дип, аның номерларын төшереп калдырдылар. Ул анда җырлау белән генә чикләнергә мәҗбүр булды. Ә бераздан, менә кәмит, район комсомол оешмасы секретареның герләр белән чытыш ясаячагын белдерделәр.
Әсрар фестивальне оештыру комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать итте: “Бу нинди гаделсезлек комсомол җитәкчесенә герләр бар.ә миңа—юк!..” “Ул үз герләре белән чыгыш ясый бит",—дигән җаваптан соң, Әсрар фестивальнең йомгаклау концертына котомкага салып. Биктимердән, өч-дүрт чакрымнан җәяүләп, үз герләрен альт килде. Шунда да аны сәхнәгә чыгармаска маташтылар Ул хаклык даулап, партия райкомына кадәр барып житсә-житге, барыбер үз дигәнен итте. Көндәшен уздырып, беренчелекне яулады, шул номерлары белән республика фестивалендә катнашу хокукына ия булды.
Герләрне балалар тубыдай чөеп уйнаган егет, район сабан туйлары батыры Әсрар Гали Әдәбият дигән олуг Мәйданга да “Батырга—батыр” исемле әсәре белән аяк атлады. Сабан туе күренешләрен, бигрәк тә аның татар көрәшен тасвирлаган, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген, эчке горурлыгын сурәтләгән әлеге хикәя әдәбиятыбызга районыбыздан чыккан Фәхри Әсгать (ул да Әлки төбәгеннән—Алпардан) рухындагы лирик пландагы прозаик киләссн хәбәр итте сыман. Бу вакытта Әсрар Лсниногорскидд татарча чыга башлаган “Ильич васыятьләре” гәзитәсе каршындагы язучы Шамил абый Бикчурин җитәкләгән әдәби-ижат берләшмәсенең
актив әгъзасы идс инде. Чишмәләр’ дип исемләнгән әлеге остаханә заманында бик күп яшь талантларга әдәбият вә сәнгать мәйданына чыгарга ярдәм итте. Гомумән, алтмышынчы-житмешенче елларда районнардагы әдәби-ижат берләшмәләре нәтижәле эшли, анда катнашучылар үз ижлтлары белән өлкә гәзитәләрендә. журналларында да сш кына күренәләр иде Соңгы елларда бу күркәм эш сүлпәнләнеп калды шикелле. Ул елларда Казандагы югары уку йортлары да, ‘Татарстан яшьләре" релакниясе дә. Горький музее да, хәтта кайбер завод гәзитәсе редакцияләре дә үзләренең әдәби түгәрәкләре, әдәбият-сәнгать берләшмәләре белән горурлана ала иде Бу күркәм традицияне хәзер дә югалтмаска аларга яна сулыш бирергә иде бит әй' Хәлбуки, әдәбият вә сәнгатебезнең чишмә башлары чыганаклары әнә шушы "Чишмәләрдә" ләбаса инде Заманында Гали Хужи, Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Шамил Рәкыйпов. Равил Фәйзуллин, Иллар Юзссв, Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Шамил Бикчурин кебек фидакарьләрнең әдәби алмаш үстерүдәге күркәм эшләрен дәвам иттерү зарур
Әлеге "Чишмәләр” әдәби берләшмәсенә Шамил Бикчуриннан сон Әсрар Галинең шактый вакыт җитәкчелек иткәнен дә хәтерлим әле Лениногорски төбәгендәге әдәбият-сәнгать әһелләре өчен Шамил Бикчурин исемендәге премия булдырылгач, бу бүләкнең беренчеләрдән булып Әсрар Галигә бирелүе дә тикмәгә түгелдер Биредә, анын ижаты белән бергә. Шамил абый юл салган Чишмәләр "не корытмыйча карап- тәрбияләп торуын да исәпкә алганнардыр дип уйлыйм
Иҗатына килгәндә, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшауга, өстәвенә күзләре дә бик начар күрүгә карамастан, Әсрар Гали туктаусыз яза. яза, яза. Гүяки ул авылда мөгаллимлек итеп, нефть чыгарып, шахтада күмер кисеп уздырган елларынын әжерен кайтарырга ашыга Анын повесть, хикәяләр, нәсерләр, парчаларын эченә алган "Төнге жыр" (1980) исемле беренче китабыннан сон. "Асыл кошым минем" һәм “Көн яктысы" исемле күләмле җыентыклары дөнья күрде Гәзитә-журналларда очерк вә хикәяләре басыла тора. Хәзерге вакытта ул жин сызганып, кайчандыр үзе көрәшеп алган чуклы сөлге белән башын ураган хәлдә, калын пыялалы күзлеге аша геройларын барлый-барлый, "Гали батыр” исемле күләмле автобиографик әсәр ижат итү белән мәшгуль. "Минем әле өйрәнгән тормыш материалларым бу томнарга гына сыешмый, әле шул рухта дәвам итәргә исәп..."—ди ул үзе. Ижатта ул авыру-сырхауларын да. көн яктысыннан мәхрүм булып яшәвен дә оныта Ана ничек тә рухы, акылы аша кичергәннәрен әдәби образлар, халыкчан сәнгать чаралары ярдәмендә үз укучыларына тапшырырга, шуна өлгерергә кирәк!
Кыска гына бу мәкаләмдә мин язучынын сюжет кору, вакыйгаларны, образларны тасвирлауда тормыш һәм сәнгать дөреслегенә ни дәрәҗәдә ирешә алу кебек ижат алымнарына тукталмадым Бусы—тәнкыйтьчеләребез эшедер Бу җәһәттән шунысын әйтми булмый, башка шактый каләмдәшләре шикелле үк. Әсрар Гали дэ үз ижатына карата әлегәчә җитди әдәби тәнкыйть сүзен ишеткәне юк. Ә бит зур дәрьяга чыккан диңгезчегә юнәлешне дөрес билгеләү өчен компас ничек кирәк булса, ижат әһелләре өчен дә гадел тәнкыйть сүзе шундый ук әһәмияткә ия.
Шулай да, Гали базыр оныгының җилкәнен күгәргән ңжат “көймәсе" әдәбият диңгезендә мен төрле кыенлыклар, җил-давыллар белән көрәшә-көрәшә, алга барырга тырыша Элеккеге сабан туйлары батырының әдәби-ижат дигән олуг мәйданда да сынатмаячагына ышанычым зур
Соңгы сүз
Шушы язмамны әзерләп, журналга тапшырырга торганда Лениногорски шәһәреннән кайгылы хәбәр килде язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, элеккеге Сабан туйлары батыры Әсрар Галинең тынгысыз йөрәге 13 август көнне тибүдән туктаган'
Ни үкенеч, ана үзенең 60 яшен, ижат бәйрәмен күрергә насыйп булмаган икән Әле аның киләчәккә ижадн хыяллары да зурдан иде Аһ. нишлисен. Әжәл мәрхәмәтсез, ул берни белән лә хисаплашып тормый шул...
Инде Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең "Ватаным Татарстан" гәзитәсснлә басылып чыккан матәм белдерүендәге сүзләрне кабатлап әйтүдән башка чара юк:
"Кешегә, туган илебезгә, аның чын батырларына дан җырлаган язучы Әсрар Әбрар улы Галиев дөнья киңлеген, кояшлы, айлы зәңгәр күкне, жирдә булган бар шатлык-хәсрәтләрне, мәшәкатьләрне калдырып китте... Рухы Галәм киңлекләренә кушылды...
Бәхил бул, кадерле каләмдәш!
Авыр туфрагың жинел булсын.
Халкың, дусларың, каләмдәшләрең күңелендә син үзеңнең якты әсәрләрен аша мәнге яшәрсең...”
Әсрар Әбрар улы Галиев булган барлык уңай һәм кимчелекле-йомшак яклары белән үзенчәлекле вә кабатланмас шәхес иде. Ул дөньяны, кешеләрне үзенчә итеп күрергә теләде, иҗаты белән дә, кылган гамәлләре белән дә шуна омтылып яшәде. Ни генә булмасын, аның күңеле—изгелектә, нияте яхшылыкта иде... Шушы сыйфатлары аның “Лаеш шулпасы" дигән хикәясендә дә ачык чагыла. Әсрар Гали бу әсәрен “Казан утлары” журналына үзенең ноябрь аенда булачак юбилее уңаеннан җибәргән иде.
Хөрмәтле укучыбыз, без бу әсәрне сезгә тәкъдим итәбез.