Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ВАКЫЙГА БУ


Зөлфәт Хәкимнең өч томлык "Сайланма
әсәрләр"е басылып чыгу соңгы еллардагы
әдәби процесста күренекле вакыйгаларның
берсе булды.
Өч томлыкка авторның 1997 елга кадәр
ижат иткән төп әсәрләре тупланган. Болар — һәм
проза, һәм драма әсәрләре, һәм әдәби парчалар...
Беренче том асылда “Гөнаһ" исемле, 1995-
1996 елларда язылган романнан тора. Романнан
соң “Уйлар уйнавы...” дип аталган парчалар
бирелгән, алар күләм ягыннан зур түгел Әмма
язучының фикер йөртүен, стилен күзаллау өчен дә,
сәнгатьлелек үзенчәлекләрен төшенү өчен дә
мөһим. Авторның фикри мәгънәгә, образлылыкка
ничек ирешүен, ягъни сәнгатьле фикерләү
үзенчәлеген боларда ук инде чамалап була.
Билгеле, мәгънәви- фәлсәфи йөк салынган ике
дистәдән артык бу парчаларнын барысы да бердәй
югарылыкта түгелдер. Мәсәлән. "Жир түгәрәк,
дисең" дип башланган "уй уйнавын" оригиналь
санап булмас. Ләкин аларнын көчен мондыйлары
түгел, ә Килү, китү" кебек язмалар һәм "яшәүнең
мәгънәсе — яшәү мәгънәсен эзләү" кебек
афористик гыйбарәләр билгели Хәким Зөлфәт.
Сайланма әсәрләр. 3 томда. — Казан: ТКН, 1997.
“Гөнаһ" исемле роман вә аның
үзенчәлекләре хакында язучы Рафаил Сибат
акыллы мәкалә бастырды (кара: Шәһри Казан",
1998 ел, 13 февраль) Билгеле инде, ул әсәрнең
барлык якларын да ачып бетерде дип әйтү дә, бер
гәзит мәкаләсе кысаларында гына моны таләп итү
дә урынлы булмас иде. Шулай да тәнкыйтьче һәр
тарафтан оригиналь булган бу әсәрнең төп
өстенлекләрен дә. кайбер җитди булмаган
кимчелекләрен дә ачып, әйтеп биргән. Рафаил
Сибат үз мәкаләсендә роман.чы атаклы Европа (Ф.
Кафка, И Андрич) һәм бөек рус
З
язучылары (Л.Толстой, Ф. Достоевский) әсәрләре,
аларнын язу стиле белән чагыштырып карый,
у ртаклыклар күрә.
Татарстанның халык язучысы Гариф
Ахунов 1997 нче әдәби ел йомгакларына
багышланган җыелышта романны татар әдәбияты
традицияләре яктылыгында да карарга кирәк,
дигәнрәк фикер әйткән иде Ул фикер миндә дә
туган иде Әйе, “Гөнаһ”ны, һәм гомумән Зөлфәт
Хәкимнең язу стилен татар прозасы яссылыгында
да карарга кирәк Шул яктан анын яңалыгы нидә
икән?
Бөтен буена алып караганда татар
прозасына тәфсиллек, тигез агышлы сурәтләү
стиле хас. Бүгенге прозаиклар стилендә дә шул
дәвам итгерелә. Классик үрнәкләр — Ф Әмирхан,
Г Бәширов, Ә Еники, Н Фәттах, Г Ахуновлар
прозасы Ләкин үзгә стиль агымы да юк түгел. Г.
Исхакый, Г Ибраһимов, А Гыйләжев, бигрәк тә Ә.
Гаффарлар стиле бу яктан аерылыбрак тора.
Беренче төр язучыларда психологик анализ бер
яссылыкта, бер тигезлектә барса, “чоңгыллар” юк
дәрәҗәсендә булса, икенче авторларда
психоанализ тирән чоңгылларга ия булган елга
агышын хәтерләтә. Бу жәһәттән Зөлфәт Хәким
прозасы (мин аның тагын “Курку” повестен,
хикәяләрен дә күздә тотам) яңа бер стиль
үзенчәлеге алып килә. Монда эчке, рухи халәтнең
төрле мизгелләре, төрле чагылышлары алгы
планда, алар катлаулы фәлсәфи сораулар җебенә
үрелгән, кеше психологиясенең нечкәлекләренә
бай. Мин Рафаил Сибат- ның күпчелек фикер вә
бәяләре белән килешкән хәлдә дә, анын бер
раславын шик астына алам Романда “хәрәкәт аз,
динамика сизелми” ди ул Мина калса, болай дип
әсәрнең кайбер урыннарына карата гына әйтергә
мөмкин Нәкъ менә динамика көчле романда Ләкин
бу тышкы хәрәкәт динамикасы түгел, ә психологик
халәт, рухи кичерешләр динамикасы Асылда үзәк
каһарманның эчке кичерешләре, уй-газаплары
киеренке хәрәкәтне барлыкка китерә, каядыр хәтта
“тышкы” вакыйгалар үсешен дә билгели. Фәизнең
гөнаһларын юу юлындагы ин әүвәл үз рухындагы
киртәләрне жнңеп баруы, шәхес буларак үзен
табуы һәм үсүе эчке киеренкелек шартларында
бара, персонажның бу халәте укучыны бер дә
битараф калдырмый, анар да күчә
Роман һәм повестьларында Зөлфәт Хәким
бүгенге кешеләр, бүгенге ситуацияләр белән эш
йөртә Монда да аның үз өлкәсе бар Безнең заманда
кешене бигрәк тә вагайта, тарката, шәхесне жимс-
рә-үтерә торган хәлләр вә вакыйгаларны күреп ала
һәм оста кулы белән сүрә тли белә РҮХИ
сазлыкның күзт төрле гәүдәләнеше әсәрдә һәммә
персонажлар язмышы белән тоташтырылып
тасвирлана Автор коннспниясс ачык кеше дигән
табигать баласы Олы ЖАН булып кала, һәртөрле
авырлыкларны, аларнын да ин газаплысы булган
рухи сынауларны уңышлы уза вә жинә белә ул
Шулай да яшәешнең бу агышында барлык кеше дә
бердәй, Фәиз кебек, авырлык белән йөзми. Марат
кебек пакъ күнеллсләр дә йөзә анда, һәм аларга
йөзү күпкә җиңелрәк
"Кеше" дигән жан иясенә югары көч тә
табигать тарафыннан бирелгән хисләрнең
(гөнаһтан чистарынуга омтылыш, куркуны жинеп
үтәргә тырышу һ б ) шәхес язмышында уйнаган
ролен, чиста яшәү дигән, мәрхәмәт дигән изге
төшенчәләрнең жинүенә алып килә алу
мөмкинлеген, аларнын тантанасына китерүен
сәнгатьчә үтемле төстә күрсәтү — Зөлфәт Хәким
ижатынын, ин беренче, аның прозасының көчле
якларыннан
“Сайланма әсәрләр нен икенче томына
автор ижатынын бу үзенчәлеген чагылдырган
“Курку” әсәре белән бергә иманга тугрылыкның
бөеклеген сурәтләгән "Әүлия кабере" исемле
кыйсса да кертелгән Көчләп чукындырылган Сө-
ләйман үз авылдашлары тарафыннан читкә
жибәрелә Әмма күңелдә ныклы урын алган иман
барыбер өстенлек ала икенче дингә күчерелүендә
һичбер гаебе булмаган Сөләйман үлеменнән сон
булса да авылдашлары тарафыннан таныла,
олылана. Бер караганда, автор XVI гасыр
кешеләренең надан-каралыгын фаш итә кебек
Ләкин монда дингә-денгә тугрылык һәм
мөселманлыкның чисталыгы өчен көрәш мотивы
көчлерәк яңгырый, шул ягы белән әсәр яңа вә
файдалы, бүгенгә аваздаш
Тарихыбыздагы әллә кайчангы чориы
чагылдырган “Әүлия кабере” повестенда автор
тарихи сүзләрдән һәм архаизмнардан иркен
файдалана, диалекталь сүзләрне дә шактый кертә
Чагыштырмача яшь кеше булган авторның бу
алымы һәм аны шактый ук белеп файдалануы
сокландыра Шулай да иске сүз вә гыйбарәләрнең
урыны белән артыккарак китүен, һәр очракта да
бүгенге укучыга аңлашылып бетмәвен дә әйтеп
үтәргә кирәк.
Икенче томнын күпчелек битләрен
сатирик әсәрләр били Монда да Зөлфәт Хәкимнең
каләме үзенчәлекле һәм югары художестволы
Бехтә юмор осталары күп түгел, сатириклар тагын
да азрак Зөлфәт Хәким беренче әсәрләре белән үк
болар арасында ныклы урын алды. Томда
"Хикәяләр һәм монологлар" исемле махсус
бүлекчә бар Мондагы сатирик һәм юмористик
парчалар арасында кешедәге аерым
кимчелекләрдән башлап ("Тын океанда көрәш")
бүгенге җәмгыятьтәге тәртипләрдән көлүтә
(“Гонорар”, "Кызык заманда яшибез!") кадәр
аралыкны күрергә мөмкин Бусы — тематик яктан
төркемләгәндә Көлү тудыру алымнары ягыннан да
Зөлфәт
Хәким каләме бай. Без монда яратып, вакыты
белән сызланып көлүдән башлап ( Шифоньер".
‘Бөеклекнең зыяны’, "Чын ярату”. Беренче
мәхәббәт”) ачы, мәсхәрәле сатира төрләренә кадәр
булган көлү спектры белән очрашабыз. Соңгысы-
ның матур мисаллары — “Телевидение шаукымы”,
Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты”,
“Ельцин трамвайга утырды”, “Контра” һ.б
Боларны укыгач, Зөлфәт Хәким — бүгенге иң
көчле сатириклардан берсе” дип әйтәсе килә.
Авторның көлү осталыгы бу томга
урнаштырылган Агымсуда ни булмас...” исемле
сатирик романында һәм Кишер басуы” дип аталган
сатирик повестенда да югары ноктага ирешә
Соңгы әсәрен автор сәхнәләштерде һәм ул Г.
Камал исемендәге академия театрында куелып зур
уңыш казанды.
Һәр икс әсәрне үзара якынайткан яклар
бар: бүгенге көннәрнең билгеләре ачык чагылу,
безнең заманга хас проблемалар, бүгенге кешеләр
мснәзендә (характерында) ныгый барган
сыйфатлар — теләсә нинди юл белән байлыкка
омтылу, миһербанлыкны вә кешелекне жуя бару
кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә матур
гадәтләрнең кимүе.. Мондый сьшфатлар шулкадәр
көчәйгән ки, әнә, үзләре тәртип сагында торырга
тиешле кешеләр үз вазифаларыннан явызларча
файдаланалар Һ.6.
Бу романдагы үзәк персонаж Мәрданша —
сатирик образ булудан бигрәк трагикомик герой
Табигать вә кеше мөнәсәбәтендә дә авторның
фажигалелек- не алга чыгаруы күренә — саф
табигатьне пычратуыбыз, югалта баруыбыз аңарда
сызлану тудыра. Трагизм һәм комизм монда
бербөтен. Реаль чынбарлык, фантастика вә әкият
ысул-алымнары мул булып аралашкан бу әсәр
фикер йөгенең саллы булуы белән характерлана.
“Кишер басуьГнда исә инде аерым
шәхесләр язмышыннан халык язмышы, милләт
язмышы оеша. Моңарчы милләтебезнең
генофондын саклауда төп чыганак булып килгән
авылыбызның таркалуга, рухы сыеклануга
баруына сызланып көлү беренче урында тора.
Кыскасы, повестьта көннән-көн көчәя барган
кимчелекләр, гарип яклар үткен итеп, дөрес
тәнкыйтьләнә. Мондый гариплекләр Академия
театрында куелган спектакльдә режиссер һәм
актерлар уены белән тагын да калкурак итеп
күрсәтелде, алар тагын да актуальрәк төс алды.
Сайланма әсәрләр”нең өченче томы
пьесалардан юра. Барлыгы 7 әсәр, 7 төрле дөнья.
Пьесалар шулай ук авторнын бай ижат
фантазиясен, теләсә Н.1НДИ ■ >мыш
материалында драматизм һәм комизм күрү сәләтен
чагылдыра. Зөлфә. Хәкимнең алда карап үткән ике
томлыгы аны оста прозаик итеп танытса, бу өченче
том аның бик үзенчәлекле драматург булуын
күрсәтә.
Автор каләменең палитрасы бай пьесалар
арасында “Үтермә” исемле саф драма, “Җүләрләр
йорты” һәм “Җен бутады” кебек трагикомедияләр,
“Карак” дип аталган комедия, "Хыянәтче” исемле
мелодрама бар. ‘“Зәхмәт” дип исем куйган бер
әсәрен ул гади генә итеп “пьеса" дип билгели
Ләкин аерым кешеләрнең үз рухында-күңелендә
яшеренеп яткан комсызлык, хыянәт кебек тискәре
сыйфатлар белән көрәштә җиңеп чыгуын
сурәтләгән вакыйгалар тезмәсе буенча килеп
караганда аны шулай ук драма жанрына, аның да
психологик драма төренә кертеп карарга була.
Драматик хәлләр төзүнең ике юлы бар.
Берсе һәм бездә еш кулланыла торганы: әсәрнең
башында ук капма- каршы торучы көчләр ачык төс
ала, көрәшнең алга таба ничек барачагын чамалап
була. Икенчесе исә — каршы торучы көчләр ачык
ук булмый, алар әсәр ахырында гына тәмам
формалашып- оешып бетә. Зөлфәт асылда соңгы
юл белән бара, көлке вә драматик вакыйгаларны
берьюлы гына ачып бетерми, аларга акрынлап
килә, геройларның да характер бүларак сыйфат-
үзенчәлекләрен ашыкмыйча гәүдәләндерә. Тагын
да бер, драма әсәре өчен бик тә кирәкле, бездә
шактый сагындырып кына кулланыла торган алым
— сюжет сызыгын көтелмәгәнчә борып кую,
беренче карашка очраклы күренгән, асылда исә
бик тә мантыйкый хәл тудыру. Монда Зөлфәт
Хәким тапкыр Шуларның һәммәсе ярдәмендә ул
персонаж характеры дәрәҗәсендә фажигане һәм
көлкене бергә берләштерә. Бу аның
трагикомедияләренә генә түгел, мелодрама һәм
комедияләренә дә хас.
Зөлфәт Хәким пьесаларын ике төргә,
сәхнәгә кую, уку, кабул итү өчен ансатрак
булганнарга һәм күңел-вөҗдан чоңгылларын
бирүдә катлаулыракларга аерып карарга мөмкин
Берснчсләренә “Карак”, “Зәхмәт", “Кишер басуы”,
“Күрәзәче" кебек әсәрләр керә. Боларда сюжет
төзек, бер яки икс персонаж тирәсендә оешкан,
тормышчан вә фабуласын тотып алуы ансатрак. Ә
икенче төр пьесаларда сюжет шактый ук катлаулы,
көтелмәгән хәлләр тагын да күбрәк, әсәр
фабуласын истә калдыруы читенрәк Аларда
драматик хәрәкәтне тышкы вакыйгалар түгел, ә
күбесенчә эчке халәт, рухи күчеш-чайкалулар
билгели. Болары- на “Җүләрләр йорты”,
"Хыянәтче”, “Җен бутады”, “Үтермә" кебек
пьесалар керә “Мәңгелеккә изге сәфәр” кыйсса-
пьесасы да шуларга якын.
Ләкин бу һич кенә дә беренче төр әсәрләр
артык гади икән дигән сүз түгел
Мисалга “Карак” комедиясен алыйк
Гадәти булмаган ситуация:
профессиональ карак ансат кына эләгә дә куя
Тотучысы — йомшак һәм көчсез бер хатын-кыз.
Чит-ят ирне үз фатирында күреп һуштан язарлык
дәрәжәдә курыккан Альбина ханымга Карак
берьюлы гашыйк була да куя Өй хужасы —
милиция начальнигы — кайткач, ’гөнаһ" өстендә
тотылган Карак котылу өчен үзен Альбинаның
сөяркәсе дип игълан итә Шулай итеп бер —
’сөяркә”, бер — “карак мин” дип көнче ирнсн.
анын белән бергә күршедәге коммерсантның да
(анын хатынының да сөяркәсе, имеш) тәмам
башларын катырып бетерә ул Монда драматург
һәртөрле детальләрне эшкә оста җигә Ситуация
үзәгендә Каракның <|>атир басуы, чибәр
хужабикәгә гашыйк булуы, көнче ирләр белән
анлашу-бәрслсшләр генә дә ятмый Ул үзе дә —
администрация башлыгы, прокурор, милиция
начальнигы, эре мафиозник катнашкан житди
интрига эчендә калган корбан. Бүгенге көнкүрештә
чәчәк аткан караклык, жуликлык, кеше көчләү вә
үтерү, хәрәм байлык туплауга омтылу кебек
сыйфатлар комедиядә оста вә үткен чагылдырыла
Авторның яраткан алымы — сюжет сызыкларын
башта чуалтып бетерү, аннары бер төенгә бәйләү,
вакыйгаларның алга таба нинди төс алачагын әсәр
геройлары өчен дә, тамашачы өчен дә ахыргача
билгесез калдыру пьесаларны укырга кызыклы,
карау өчен үзенчәлекле-оригиналь итә
Йомгаклап әйткәндә, тагар драма-
тургиясен басып алган "үтә күренмәлелек”
фонында Зөлфәт драматургиясендәге
“катлаулылык" перспективалырак тоела
Бу рецензия тулырак булсын өчен томнар
төзелешендәге тагын кайбер якларга да туктатып
үтәргә кирәк Китаплар полиграфик яктан әйбәт
эшләнгән, тышлыклары матур, җыйнак Нәшрият
редакторлары Н Вәлнтова, Ф Зыятди- нова,
бизәлеш мөхәррире Р Шәмсстди- нов үз эшләрен
яратып башкарганнар. Бүгенге китап һәм гәзит-
журналларда мул очрый торган хәреф вә өтер
хаталарыннан, компьютерлаштыру "бүләге"
булган —күчермәләрендәге хаталардан да бу
басма азат дип әйтерлек Ә инде ни өчен “дип
әйтерлек" дигәндә, кайбер чатаклыклар да очрый
әле. Мәсәлән, шул ук “Карак" пьесасында
коммерсант урынына “следователь" килеп керә (III
том, 141 бит). Күрәсең, пьесаның беренче
вариантында күрше Марат коммерсант түгел, ә суд
тикшерүчесе булган
Өч томлыкның Зөлфәт Хәким иҗаты
турында күренекле әдәбият вә театр эшлеклеләре
әйткән сүзләр, фикер- бәяләр белән ачылуы
игътибарга лаек, янача. “Зөлфәт Хәким — тагар
халкынын ходай биргән зур бер талант иясе, үзенә
күрә бер могҗиза’” — дип яза Равил Фәйзуллин
Марсель Сәлимжанов язучы- нын “усал юморы",
“төпле фикере” турында әйтә, анын "күз яше
аралаш көлә белүе”н югары бәяли. Миркасыйм
Госманов исә аның укучыны уйландыра алу
сәләтен билгели (Дөрес, беркадәр мәсьәләне
тарайту да бар “әдәбиятның бурычы нәкъ шул —
уйландыру . — дип яза ул. Алай гына түтсл,
әлбәттә Матур әдәбият үз чаралары ярдәмендә
тормышны тулы чагылдырырга да, өйрәнергә лә.
бәя бирергә дә, укучының рухын баетырга да
бурычлы ) Мнргазиян Юнысны авторның кин
колачлы язу стиле сокландыра “Аның әсәрләрендә
Франсуа Рабле дә, Гарсиа Марксе та, Борхес та,
Джером Клапка да, Марк Твен да, хәтта Сервантес
та бар шикелле тоела, — дип яза ул - Ә үзе,
"сабакы", саф татар'" Фәиз Зөлкарнай өч томлык
авторынын "һәр өлкәдә дә хәзерге татар рухиятсн
заманча яңа итеп һәм югары дәрәҗәдә ача белүе "н
алга куя
Зөлфәт Хәкимнең “Сайланма әсәрләр”с
бүгенге әдәби агышта, алда әйтелгәнчә, күренекле
вакыйга төсендә тарихка кереп калыр, дип
ышанабыз.