Булат Солтанбәковка — 70 яшь
Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков 1928 елны Казан шәһәрендә
туа. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң авыл мәктәбендә
тарих укытучысы булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт
иткәннән сон Татарстан өлкә комитетының мәктәпләр бүлегендә
партия эшләрендә, 1961 елдан Казанның югары уку йортларында
укытучылык хезмәтләрен башкара. Ул — Татарстан
республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Мәдәният,
мәгърифәт өлкәсенә караган, милли мәсьәләләрне күтәргән,
сталинизмнын аяныч нәтиҗәләрен яктырткан йөзләгән мәкаләләр
авторы. Шулай ук мәктәпләр өчен Татарстан тарихы буенча “Первая
жертва генсека”, “Тайны национальной политики”, “Драматические
страницы истории Татарстана”, “Страницы секретных архивов"
исемле китаплар авторы. Быел анын (Л.А.Харисова, А.Г.Галләмова
белән берлектә) яна хезмәте — "История Татарстана XX век” китабы
дөнья күрде. Бу хезмәт дәреслек сыйфатында гомум урта мәктәпләр
өчен чыгарылган.
Ул, шулай ук, М. Солтангалиев һәм башка данлыклы шәхесләрнең исемнәрен халыкка кайтару
буенча күп эш башкара, КГБ архивларын тирәнтен өйрәнеп вакытлы матбугатта байтак мәкаләләр
бастыра.
Булат Солтанбәков, җәмәгать эшлеклесе һәм галим буларак, Татарстанда гына түгел, чит илләрдә
дә танылу алган шәхес. Соңгы елларда, Мәскәү, Будапешт, Париж һ.б. башкалаларда уздырылган фәнни
конференцияләрдә катнаша, чыгышлар ясый. Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы
комиссияләренең парламент тыңлауларында катнашып килә.
1993 елда Татарстан тарихчылары һәм архивлары оешмасының рәисе итеп сайлана. “Эхо века”
журналының фәнни редакторы буларак халыкка аз билгеле булган тарихи материалларны туплап дөньяга
чыгаруда үзеннән күп көч куя.
Бүгенге көндә Булат Солтанбәков укытучыларның белемен күтәрү институтында мәдәният
теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире.
Без күренекле галимне, даими авторыбызны, журналыбызнын редколлегия әгъзасын юбилее
белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек һәм иҗат унышлары телибез.
'Казан утлары” редакциясе