Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛЫКЧЫ МАЛАЙЛАР


инсәгыйт гаҗәп бер төш күреп ятканда кемдер шык-шык тәрәзә шакыды. Малай күзен ачып җибәрде. Тан атмаган иде әле. “Кем инде анда төш бүлдереп йөри?”—дип уйлаган гына иде, кинәт исенә төште: дусты Малик килергә тиеш бит... Күзләрен уа-уа Минсәгыйт ишегалдына чыкты. Жэйге төн искиткеч җылы, йомшак, тын иде.
Капка төбендә, озын кармак таякларын тотып, Малик басып тора иде. Минсәгыйт тә кичтән хәзерләп куйган кармакларын, иске чиләккә җыеп салган суалчаннарын алды, малайлар караңгы авыл урамы буйлап елгага төшеп киттеләр.
— Иртә торгансың. Мин рәхәтләнеп төш күреп ята идем әле,—дип куйды Минсәгыйт елмаеп.
— Мине бүген рәтләп йокы да алмады,—дип җавап бирде Малик шыпырт кына.—Гел теге балык искә төшә дә тора...
Минсәгыйт әле кичә генә сөйләнгән вакыйганы исенә төшерде. Иртә таңнан балыкка төшкән булган икән Малик. Кармагына коточкыч зур балык эләккән, тик аны тартып чыгара алмаган имеш, балык кармак җебен өзеп китеп барган.
— Валлаһи, кимендә ишкәк сабы буйлык, сырты кап-кара...— дигән иде Малик.
Балыкчыларның шапырта торган гадәтләре бар-барын. Ләкин Минсәгыйт белә—дусты андыйлардан түгел. Аз, ихлас сүзле кеше ул. Дуслар алар! Бер-берсенә ялган сөйләмиләр, алдашмыйлар, хәрәмләшмиләр. Шулай игмәсәләр дус та булмаслар иде...
— Нинди балык икәнен таный алмадыңмы?—дип төпченде Минсәгыйт
— Караңгы иде бит әле. Әллә җәен, әллә зур сазан инде,—диде Малик җилкәләрен җыерып.
Шушма елгасының иң тирән һәм тын агымында бар дөньяларын онытып күп тапкырлар балык чирттереп утырырга туры килде аларга. Икесенең дә аталары сугышта һәлак булды, икесе дә гаиләдә, аталарыннан бик бәләкәй калсалар да, олы балалар, икесе дә ач-ялангач туганнарының өмете, терәге. Казанга кырып салырга бәрәңге дә булмаган көннәрдә ике малай кармак тотып елгага төшеп китәләр һәм һич югында өчәр-дүртәр
Әсгат САЛАХ — Әлмәт якларында танылган журналист. "Әлмәт таңнары' гәэите мөхәррире. 1997 елда публицистик хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия белән бүләкләнгән. Шул ук елны 'Мирас' нәшрияты аның 'Аккан сулар" исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Безнең журналда беренче тапкыр басыла Әлмәттә яши
М
булса да балык тотып кайталар. Ишле гаиләгә ул чәп итәргә дә җитми, тик шулай да тамак ялгарга ярап тора.
Инде ул Шушма елгасында бу ике малай белмәгән балык та юк бугай Көмештәй ялтырап торган чабагын да. юантык кызылканатын да. сап-сары, чабатадай кин корбанын да, кап-кара, шома сыртлы шамбысын да, тыгыз һәм симез тәнле бәртәсен дә, буй-буй майкалы алабугасын да, ертлач оптысын да аз каптырмадылар алар. Инде чәнечкеле шыртлака, тиктормас арыш балыгы турында әйтәсе дә юк. Балыкмыни алар9 Ә менә Малик ычкындырган зур балык.
Малайларнын икссенен дә күнелендә әнә шул балыкны эләктереп булмасмы дигән өмет яши һәм алар ашкынып-җилкенеп Шушмага якынлашып баралар.
"Әллә жәен иде, әллә зур сазан...”—диде бит әле Малик. Дөресен әйткәндә, бу балыкларның берсен дә тотканнары юк иде әле малайларнын. Ә тотасылары килә, бик килә иде аларнын.
Ниһаять, малайлар дәртләнеп, хыялланып елга буена килеп жзгггеләр Инде көнчыгыштан, чикләвеклек белән капланган калкулыклар артыннан сызылып кына алсу тан атып килә. Күгелҗем таллык һәм әкрен генә искән җилдә сизелер-сизелмәс кенә тибрәшкән камышлары белән елга буе сихри бер тынлыкка чумган Тик уерап аккан су өстендә анда-санда балык уйнавыннан кинәт могҗизалы түгәрәкләр генә хасил булалар да. ашкынулы агым аларны мизгел эчендә юып ала.
Малайлар гадәтләнгән хәрәкәт белән тавышсыз-тынсыз, бик сөйләшергә кирәк чакта да сүзләрен кыска һәм шыпырт кына әйтеп, кармакларын сүттеләр һәм жим кадап суга салдылар
һәр икесендә икешәр кармак иде аларнын: берсенә капмаса, икенчесенә кабар. Маликнын бер кармагы исә олы балыкка исәпләнгән Анын кармак жебе дә ике катлы ат кылыннан үргән, кармагы да зуррак Базарда вак товар сатучы Какыли бабай бер йомыркага ике бәләкәй кармак бирсә, зур кармакны берне генә тоттыра Йортында тавыгын булмаса, аны каян алырга9
Кәсепче Какыли бабайны исә гаделләрдән дә, юмартлардан да санап булмый анысы. Әнә Чирмешән базарында бер йомыркага өч-дүрт кармак бирәләр ди Алдашмаса, базардан сон исереп арбасы янына ауганчы аракы чөмерерлек акчасы булмас иде. Шуна да Малик анын өлешенә керүне гөнаһ санамаган. Арбага салам жәеп салган йомыркалары күп иде Какылинын Малик арба артындагы рәшәткә аркылы тыгылып, салам астыннан бер-бер артлы дүрт йомырканы кесәсенә шудырган Аннары, бераз әйләнгәч килеп, аларны Какылига сузган: "Кармаклар бир әле, бабай". Какыли йомыркаларны алып кояшка куеп караган—иске түгелләрме, янәсе Аннары Маликка өч кармак—бер зур, ике кечкенәне тоттырган.
Беренче балыкны, һәрвакытгагыча, Малик тотты. Оста шул ул! Су астыннан чупылдап чыккан балык, һавада дуга ясап, яр башына очты һәм үлән арасында тыпырчынып сикерә башлады Ярыйсы гына зурлыктагы көмеш чабак иде ул Малик яңа суалчан кадады да, кармагын тагын агымга ташлады. Бу вакытта Минсәгыйтнен кармагына да балык эләккән иде—ул бәләкәй корбан балыгын тартып чыгарды Анын артыннан ук Малик тагын берне, инде бөкреләнеп баручы алабуга балыгын каптырды Шулай бер-бер артлы малайлар бишәр-алтышар балык тоттылар таң атканчы Тик Маликнын бәләкәйрәк тавык йомыркасы чаклы тирес корты кадап салган зур кармагына гына кагылмады балык.
Малайларнын үлеп ашыйсылары килә башлады Инде ярыйсы гына балык та тоттылар. Тик менә ашыйсы килүне ничек басарга’
— Әллә учак ягып җибәрәбезме9—диде Малик. Дусты каршы килмәде Әрәмә тулы таллык. Корыган тал аз түгел. Бер якка сксан, шартлап кына сына ул. Учак ягып җибәрер өчен утын җыю авырмыни9 Тик менә ут табуы Ләкин Малик кебек дустын булганда ут табуы да
кыен түгел. Аның инде күптән чакма ташы бар. Атасыз үскән сугыш еллары малайлары ир-егетлек вазифаларын үтәргә иртә алындылар: ат җигә, җир сөрә, хәтта ир-егетләрчә сүгенә, тәмәке көйрәтә башладылар. Малик та астан гына, беркем дә күрмәгәндә, тәмәке көйрәтә иде. Ә тарткан кешенең чакмасы да булмагач, тартучы буламыни?
Минсәгыйт бер кочак тутырып чыбык-чабык җыеп килде.
— Кабызып җибәрәбезме?—диде ул һаман кармаклары янында калкавычларына текәлеп утырган Маликка. Тегесе эндәшмичә генә, кармакларына борылып карый-карый яр өстенә менде һәм кесәсендәге янчыгын чыгарып, чакма ташын чага башлады. Бераздан башы көйгән каен куына чаткы төште һәм төтенли башлады. Минсәгыйт таллыклар арасында кипшенгән үләннәрне алдан ук жыеп килгән иде—ут көйрәп китте. Учакта көл белән күмер төшүгә алар яна торган чыбыкларны актарып, зур әрекмән яфракларына төреп, үзләренә икешәр балык салдылар һәм аларны көл-күмер белән күмеп куйдылар. Чыбык-чабык өстәлгән учак кабат төтенли башлады һәм озак көттерми күңелле гөрләп янып китте.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, ике дус тәңкәләрен чистарта-чистарта көлдә пешкән балык ашарга керештеләр. Ашыйсылары бик килгән иде аларнын һәм, бәлки шуңадыр, сөйләшергә дә вакыт тимәде. Шулай да, Маликның күзе гел зур кармакта булды.
Чү, нәрсәдер кагып куйды түгелме соң зур кармакны да? Кармак җебенең оста балыкчылар гына белгән гадәте Маликка инде яхшы таныш. Тик ул әле ашыкмый—олы балык бик саклык белән, ул-бу булмагае дип кенә ала җимне. Ә бер авызына капкач, дөбердәтеп өстерәп китә...
һәм бу юлы да нәкъ шулай булды. Икеме-өчме тапкыр кагып куйды да, тартып та китте. Хәзер инде... Малик әкрен-әкрен ике куллап кармак җебен үзенә тарта башлады. Әз генә арада кармак җебе кыл кебек тартылды. Бу инде, чын-чынлап, олы балык эләгү билгесе иде. Ул гына да түгел, су астындагы, малайлар күзенә күренмәгән җан иясе үзенең тозакка эләгүен сизенде бугай, аннан котылу өчен уңга-сулга ыргыла башлады. Тартылган кармак җебе елганың әле бер ярына, әле икенчесенә таба ташланды. Малик та белә—ул балыкны чыгарырга ашыкмый, аны шулай йөретә-йөретә арытасы бар. Тәмам хәлдән тайгач кына тартып алырга мөмкин олы балыкны...
Бераздан кармак җебе бушап китте һәм Малик аны тиз-тиз янына сава башлады. Тик җеп кинәт тагын бик нык тартылды һәм... су өстенә йөзеп чыккан иләмсез зур башлы, мич авызыдай олы авызлы балыкны күреп шаккаттылар. Балык юаш кына селкенеп алды, әйтерсең лә ул кояш нурларында җылынып, назланып алыр өчен өскә калыккан. Назланамы соң ул! Күз ачып йомганчы балык дугаланып килеп су өстенә озын койрыгы белән шап итеп сукты һәм бар көче белән аска ыргылды. Малик кармак җебен бушатырга өлгерә алмый калды, җеп шартлап өзелде. Әле яңа гына өстә чапаланган балык уерап аккан су астына чумып, күздән югалды. Кулларына бушап калган кармак җебен тоткан Малик агарынып киткән иде. Малайлар кармакны өзеп чоңгылга ыргылган балыкка елардай булып карап калдылар.
— Җә-йен,—диде Малик, ниһаять, иҗекләп.
Малайлар бер-берсенә бер сүз дә эндәшмичә яр өстенә менеп утырдылар. Икесенең дә сөмсерләре коелган, кәефләре юк иде. Үкенечле булды ла алсу тан! Йөрәк ярсуын басыйм дипме, Малик кәгазь кисәгенә тәмәке чорнап, тартып җибәрде...
Алар алай-болай иткәнче кояш чыгып, шактый гына күтәрелгән, инде кыздыра да башлаган иде. Балык та чиртүеннән туктады. Малайлар, моңсу гына жыенып, өйләренә кайтып киттеләр...
Икенче көнне дә су буена караңгыдан төштеләр малайлар. Тик җәенгә салган зур кармакны селкетеп тә караучы булмады. Моннан сон
да берничә таңны заяга уздырдылар алар, әйтерсен лә теге җәеннән җилләр искән иде...
Шулай көннәр үтә торды. Сиздермичә генә август ае килеп җитте
— Августта җәен каба да каба инде,—диде Малик Минсәгыйткә көннәрдән бер көнне.—Әллә иртәгә иртән төшәбезме?
Юк, бер генә түгел, әле күп тапкырлар төшәрләр алар балыкка. “Тагын бер тапкыр” дигәне анын жәенгә генә кагыла. Олы максат— буйсынмас җәенне каптыру, ә вак балык тоту—ул алар өчен кабыклы бәрәңге ашау белән бер.
Малик жәенгә дигән кармакка баунын икенчесен, тагын да ныграгын ясап өлгергән иде инде. Яр башында нефть эзләүчеләр буровое эшли. Пешкәк тасмасын яңага алыштырганнар да, искесен чыгарып ташлаганнар. Ә ул тасма бик күп нык жепләрдән тора икән Әнә шул жепләрдән өч кат итеп үргән Малик кармак бавын. Апачыкка барып тимерчедән өч япьле зур кармак та койдырган.
...Менә малайлар тагын елга буенда. Шулай ук сихри тан алды, шундый ук әкиятгәгедәй гүзәл Шушма буе. шундый ук мөкатдәс тынлык һәм күңелдә өмет уты көйрәткән су агымы. Тик август иртәсе генә инде бераз салкынча. Үләндә чык, су өстендә ак томан
Кармакларын суга салып куйгач та, Минсәгыйт әрәмәдәге таллыклар тирәсеннән бер кочак коры чыбык-чабык жыеп килде һәм яр буенда дөрләтеп учак ягып җибәрде. Бераздан учакка төшкән күмерле көлгә бакчадан алып килгән яна бәрәңгеләрне күмеп куйды. Шөкер, бәрәнге инде өлгереп килә, авыл халкы калын сабаклы, мул яфраклы төпләрне капшап, йомырка зурлыгындагы ике-өч бәрәңгене өзеп ала да, кабат туфрак белән каплап куя, икенчесенә күчә Шулай тамак туйдырырлык бәрәңге эзләп таба
Алай-болай иткәнче малайларның кармакларына, артык кыстатмый, төрлесеннән дүртәр-бишәр балык эләкте Ничек кенә булмасын, өйгә алар буш кул белән кайтмаячаклар, куырып ашарга бер табалык балык бар.
— Тегене какмыймы9
Минсәгыйтнең “тегене” дигәнен Малик әйбәт аңлый—жәенгә дип салган кармакка тиюче, кагылучы юкмы әле, дигән сүз ул.
— Юк әле. Чиртми калмас,—ди Малик үзен дә. дустын да өметләндереп.
Бу арада Минсәгыйт көлдә пешкән бәрәңгеләрне учак кырыена тезеп куйды һәм Маликка эндәште:
— Әйдә, мен, бәрәнге пеште...
Кабыгын чистартып, буы чыгып торган бәрәңгене тоз сибә-сибә ашап җибәрделәр малайлар. Ашыйсылары килгәнгәдер, аларга шуннан да тәмлерәк ризык юк сыман тоелды
Нәкъ шул чакта Маликнын зур кармак бавы ургылып тартылып китте һәм суны ярып аска омтылды Тәмләп кайнар бәрәнге ашап утырган малайлар онытылып киттеләр бугай, балыкнын чирткәнен абайламыйчарак калдылар. Балыкта анысы да була торган хәл Икесе берьюлы атылып су буена төштеләр. Малик кармак жебен кулына алып әкрен-әкрен генә үзенә таба сава башлады. Бау бераз килде дә, әйтерсен лә кармак төпкә эләккән, тартылып туктап калды Малик аны көчлерәк итеп тартып карады. Юк, килми. Маликнын уенча, балык җимне алды һәм хәзер төпкә ятты. Олы балыкның андый гадәте бар икән. Моны картлар күптән сөйли инде
Икәүләшеп бик саклык белән бауны тарта башлагач, балык кузгалырга мәҗбүр б\лды Олы балык эләккәненә малайларның шиге калмады Өзеп кенә китә күрмәсен! һәм ничек кенә тартып чыгарырлар икән соң аны алар’ Кабат бер-бер хәл булмасмы9 Ике тапкыр ычкынды бит инде Дөрес, Маликнын бавы нык иде хәзер
Аннан соң. нәкъ теге вакыттагыча, балык елганың әле бер ягына.
әле икенче ягына йөри башлады. Йә булмаса кузгатып булмаслык итеп төпкә ятты. Ләкин малайлар аңа тынгылык бирмәделәр. Иөретергә, арытырга кирәк иде аны. Ял итеп ятарга вакыт бирергә түгел, һич түгел. Шуңа күрә Малик бауны әледән әле тартып торды. Ниһаять, балык дүрт-биш метрда гына су өстенә калыкты. Нәкъ теге көндәгечә! Аның яшь кызларның сыгылмалы көянтәседәй дугаланган кара сыртын да күргәч, яшь балыкчыларның дулкынлануы да, шөбһәләнүе дә арта төште. “Ничек кенә моны ычкындырмыйча тотып алырга сон?”- Шөбһәләнерсең дә бит! Әнә ул бу юлы да көчле койрыгын су өстенә шап иттереп сукты да фонтан күтәреп кабат аска ыргылды. Ярый әле ачы сабак алган Малик бауны бушатырга өлгереп калды. Җәеннең аны шартлатып өзеп тә китүе ихтимал иде бит .
Вакыт үткән саен бау кыскара, балык та ярга якыная бара. Ул инде арыды да бугай, ләкин малайларны егып кармактан ычкынып китәргә көче җитәрлек әле аның. Мондый балык белән шаярырга ярамый!
Менә җәенне су кырына ук тартып китерделәр. Өч япьле кармак балыкның авыз эчендә бик нык утыра булса кирәк, ул талпъптып-талпынып караса да, ычкына алмый. Аруы да җиткән ахры. Тик ничек судан чыгарга соң? Балыкның буе Минсәгыйттән калку Маликтан да озынрак бугай, башы да ат башы чаклы. Җәйпәк олы авызын ачып-ачып сулыш ала. Әнә зур җәен нинди була икән ул!..
Балыкның артына төшеп, аны кулга алырга һәм мөмкин кадәр яр кырыена чыгарырга теләп, Минсәгыйт суга керде. Утын агачы юанлыгындагы зур җәен хәзер аның аяк астында гына ята. Кулга алып, күкрәгеңә кыс та, күтәреп алып чык. Шундый җиңел уй белән Минсәгыйть балыкка үрелде, кагылды һәм... Җәен яшен тизлеге белән күтәрелеп бәрелде, малайны койрыгы белән сугып та екты. Минсәгыйт бар киемнәре белән суга чумды. Бу әкәмәтне өстән карап торучылар булса, бер рәхәтләнеп көләрләр иде. Тик малайларның хәле көлкедән узган, Малик исә бөтенләй кырыс иде.
— Юк, болай булмый! Ычкындыртасын хәзер, лучшы кагылма,—диде ул хафаланып —Ярый әле бауны өзмәде.—Әгәр, малай, моны тота алсак... Аллаһы теләсә... Әгәр тотсак... Урамдагы бөтен балалар белән бергә ашар идек...
— С—с—син нәр—сә, ш-шун-дый зур жәен-не әллә кем-нәргә.., — дип ризасызлыгын белдерде Минсәгыйт калтырана-калтырана. Юеш киемнәрдән ул өши иде бугай.
Малик тиз генә җавап бирмәде, тынып торды. Ул һаман кармак бавы белән мәшгуль иде.
— Раббанины да, Котыйны да, аның сеңлесе Нисаны да ашатырбыз,— дип кабатлады Малик шулчак. Аның “Раббанины да, Котыйны да” дигән сүзләреннән Минсәгыйт айнып киткәндәй булды. Ах, син!.. Малик янын күңел ярасына орынды ич. һәм ул яра бер Минсәгыйтнеке генә дә түгел, Маликныкы да, Раббаниныкы да, Котыйныкы да, бәләкәй Нисаныкы да иде...
Нишләп онытып җибәрде соң әле Минсәгыйт болар турында? Әле күптән түгел генә, яз башында гына булган иде ич ул вакыйга.
. .Язгы ташулардан соң Югары әрәмәгә су җәелгәч, сельпо җитәкчесе, форсаттан файдаланып, балык тотып калырга уйлады. Каяндыр биниһая озын җылым җәтмә алып кайи ылар, ашыгыч рәвештә балыкчылар әртиле оештырдылар. Өендә бәрәңгедән башка ашар әйбере булмаган авыл ир- атлары балык дигәч тә ашкынып әрәмәгә төштеләр. Тик җылым белән салкын суга керергә кирәклеген белгәч, күбесенең дәрте сүнде. Шулай да, берничә яшь ир-ат, алдан ук авызларына берәр стакан урыс аракысын әйләндереп капладылар да, тәвәкәлләп, бар булган ярлы киемнәре белән салкын суга кереп киттеләр. Ерактан әйләнеп, су салкыныннан апгыга- кабалана килеп чыктылар да, җылым башын яр буендагылар культа тапшырып, авылга, ягып куйган мунчага чаптылар. Калган халык җылымны
көч-хәл белән тартып чыгара торды, андагы ишелеп-ишелеп килгән балыкны ярга алып ташлый, чыпта капчыкларга төяп арба белән сельпога ташый торды. Тотылган балыкнын исәбе-хисабы юк иде. Ундүрт-унбиш яшендәге малайлар озынлыгындагы чуртаннарны күреп балыкчылар үзләре дә хәйран калдылар. Ул андагы зур-зур сазаннар, бәртәсләр... Вак-төяк балыкка бала-чагадан башка игътибар иткән кеше дә булмады. Тәүлекнең кайсы гына вакытында булмасын—иртән дә, көндез дә, кичен дә даими ашыйсылары килеп торган авыл балалары, шулкадәр күп балык күргәч, бер-икене эләктереп калу, өйгә алып кайтып әниләрен, туганнарын шатландыру уе белән яна башладылар. Иске ку файкае ы өстеннән билен мунчала бау белән кысып бәйләгән Малик та култык астына өч-дүрт балык яшереп куярга өлгерде. Минсәгыйт тә җылым тирәсендә бөтерелде, тик ана балык альт калу җае чыкмады, югыйсә балыкчылар әртилендә әтисенең олы абыйсы да бар, ул да балык җыеша, төяшә һәм, әгәр теләсә, сугышта югалып калган энесенең ятим, терәксез улына, бөтен гаиләгә җитәрлек итеп, балык тоттырып җибәрә ала иде, чөнки ул әртил башлыгы итеп куелган базар мөдире Әтәч Шәфинең ярдәмчесе кебегрәк иде су буенда. Тик аңарда энесенең ятим балалары хәленә керү, аларга булышу кебек изге ниятләр, кин күңеллелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар юк иде. Киресенчә, ул Минсәгыйтнс күреп алгач:
— Малай, нишләп йөрисен монда? Бар, кайт өеңә, йөрмә ыштан туздырып!—дип һич урынсызга кычкырынырга тотынды. Минсәгыйт бөтенләй каушап китте һәм бер балык та алып кала алмады. Ул гына да түгел, абзыйсынын кычкырынуын ишеткән әртил башлыгы Әтәч Шәфи балык тотып басып торган, аяклары чебиләнеп беткән Раббанины эләктерде.
— Син нәрсә балык урлыйсын, маңка малай9—диде Әтәч һәм. Раббаниның кулындагы бәләкәй балыкны тартып алды да. арткы ягына сугыш кырында фашист мәетеннән салдырып алган калын табанлы күн итеге белән типте. Раббани, әллә авыртудан, әллә балыксыз калу үкенеченнән, әллә гарьлегеннән инде кычкырып елап җибәрде. Шәфи аңа игътибар да итмәде. Ул бу вакытта инде Котыйны каптырган иде Ачлыктан тәмам коры сөяге генә калган, сәләмә киемле Котыйның да бердәнбер балыгын тартып алды Әтәч Шәфи һәм өстәп сугып та җибәрде Раббани да, Котый да, абыйсы Котый артыннан ияргән биш-алты яшьлек четер кебек бәләкәй, абыйсы кебек үк ябык һәм сәләмә киемле Ниса да акырып елап кайтып киттеләр Минсәгыйт үзенең җан күршеләрен бик кызганды, тик аларны яклый алмады. Шул арада Әтәч Шәфи Минсәгыйтнс дә тотып, бар җирен капшап карады—янәсе балык яшермәгәнме Юк, Әтәч тапмады. Тапмагач, тияргә дә кыймады. Минсәгыйт шунда ятим балаларга кул сузган явыз базар мөдиренең кыланмышын күреп торган авыл ир-атларының ятимнәрне яклап сүз катмауларына аптырады Тамак тәмугка кертә, диләр. Балык, дип болар тәмугка кергәнче үк. Әтәч Шәфи белән эләгешүдән шөлләп, намусларын саттылар. Ниндидер бер командирның адъютанты булып сугыш кичкән, үзенең сөйләвенә кар.нандл күп төрле батырлыклар кылган абзасы боларнын барысын да күрмәмешкә салышты Әтәч Шәфи Минсәгыйтнс тентегән вакытта әйтә ала иде бит “Ул минем энекәш, кагылма!"—дип. Юк. әйтмәде. Батыр түгел, куркак бер бәндә икән аның абзасы. Абруе нык төште аның Минсәгыйт алдында
Ә менә Маликныкы...
— Син нәрсә, Әтәч тәре, ятимнәргә тиясең’ Котырдыңмы әллә9— диде ул Әтәчнең күзенә туп-туры карап. Әтәч мондый хөрмәтссзлскне көтмәгән иде, йодрыкларын төенләп Маликка таба бара башлады. Малай да югалып калмады, кулына җылымга ияреп чыккан йомры таш алды Шунда гына кемдер, әллә инде бу үткен малайның кыюлыгыннан әсәрләнеп, әллә үзләренең куркаклыгыннан оялып. Әтәчне килеп туктатты "Кызма, Шәфи абзый' Егет дөрес әйтә: нигә ике-өч балык өчен балаларга тияргә ’ Үзебез олаулап ташыйбыз, ә мескеннәргә бер-ике балык та жәл"
Малик белән Минсәгыйт өйгә кайтканда алдан елап киткән күршеләрен куып җиттеләр. Балалар әле һаман сыктап кайталар иде. Малик куфайка эченнән Раббанига да, Котыйга да, Нисага да берәр балык чыгарып тоттырды. Тегеләр елауларыннан туктадылар һәм кайта- кайта хәтта күнелле итеп сөйләшә дә башладылар. Кулларына көтмәгәндә генә килеп эләккән кыйммәтле табыш күтәргән иде бу мескен балаларның кәефен...
Әле кичә генә булып узган сыман бу вакыйганы Минсәгыйт кабат башыннан кичерде. Кара инде, бөтенләй оныта язган бит ул теге көнне булып үткән хәлләрне. Менә сиңа Малик! Рәхмәт, искә төшерде...
— Мин аңладым сине, Малик,—диде, ниһаять, Минсәгыйт олыларча.—Дөрес уйлыйсың, мин риза, мин хуплыйм синең ниятеңне..
Малик, кармак бавын һаман кулларына кысып тоткан килеш, Минсәгыйткә борылып карады. Анын йөзе елмаюлы иде. Шул елмайган килеш ул Минсәгыйткә күзен кысып алды:
— Безнең, Минсәгыйт, барысы да алда әле. Тоттык, тотабыз, тагын да тотарбыз балыкны... Аллаһы теләсә... Бер шатландырыйк әле, малай, ач күршеләребезне. Туйганчы бер ашыйк әле барыбыз да. Бакчада үскән бәрәңге түгел, елга балыгы гына. Ходай биргән байлык. Әтәч Шәфи кебекләргә җитмәсә дә, безгә җитә ул... Бар, киемнәреңне сал, учагыңны көйрәт! Мин арытам әле тагын...
Минсәгыйт кабат учакка чыбык-чабык өстәп, утны көйрәтеп җибәрде һәм юеш киемнәрен салып ялкында киптерергә кереште.
— Яхшы әле кармак бавы нык булып чыкты синең, җәен ничек кенә тыпырчынмасын, ычкына алмый,—диде ул һаман балык белән маташкан Маликка. Бу вакытта Малик балыкны кабат яр буена китереп җиткергән иде.
Иңде нишләргә дип аптырап торганда, яр буена, озын чыбыркысын сөйрәп, көтүче Мортаза абзый килеп басты. Су буенда яткан кимендә метр ярым озынлыктагы җәенне күреп хәйран калды:
— Ват, малай актыклары, ват иты да? Кара син аларны, ә? Кара нинди җәен каптырганнар бит, ә? Ничек тартып чыгардыгыз моны, ә9 Ват, малай...
— Чыгып җитмәгән шул әле, Мортаза абзый,—диде Малик һаман бауны нык тотып.—Кагылсак, өзеп китәр дип куркабыз...
— Син, Малик энем, анын авызын судан чыгарып торырга тырыш, һава суласын ул, хәле китсен,—дип киңәш бирде көтүче. Малик балыкны ярга тагын да якынрак китерде һәм анын авызын күтәребрәк куйды Шулай шактый вакыт тотканнан соң балык, тагын берничә мәртәбә талпынып алды да, язмышына тәмам буйсынып, хәлсезләнеп, әкренләп тынып калды һәм ак корсагы белән өскә әйләнде.
— Булды бу, хәзер инде өскә алып менсәк тә була,—диде көтүче. Шома гәүдәле озын җәенне, ничек булса шулай эләктереп көчкә-көчкә өскә менгереп салдылар өчәүләшеп.
— Мына сиңа трафый дык трафый,—дип һаман соклануын дәвам итте Мортаза абзый.—Ну, малайлар, авыз итәбезме сон җәеннән?
Итәрсең, Мортаза абзый, итәрсең,—диде Малик инде җиңел сулап —Урамыбызның бөтен фәкыйренә багышладык без бу җәенне Минсәгыйт белән. Сине дә чакырабыз балык ашына...
— Мына бусына рәхмәт, энеләрем! Яхшы малайлар сез,—диде көтүче. Салпы якка салам кыстырудан гына әйттеме ул аны, әллә чын йөрәктәнме, тик малайларның күңеленә ошады аның бу сүзләре.
Мортаза абзый малайларга җәеннең башын калын таякка тартып бәйләргә дә булышты. Малайлар, таякны икесенең җилкәсенә салып, авылга кайтып киттеләр. Күл буена җиткәч аларга аңда су кереп яткан малай-шалай килеп кушылды һәм шау килеп өйләренә чаклы озата барда Әлегә кадәр мондый зур балыкны күрмәгән урам халкы капка төбенә чыгып, балыкчы малайлар артыннан таң калып карап калды. Балыкның
башы Малик белән Минсәгыйт җилкәсендәге таяк өстендә булса, койрыгы исә жирдән сөйрәлеп кайта иде .
Җәенне күтәреп кайту җиңел булмаса да, әле тан яп тын ла гына шундый чамасыз зур балыкны тоту фәкать хыялларында гына яшәгән Малик белән Минсәгыйтнен шатлыклары йөзләренә чыккан иде Алар күнелле итеп елмаялар һәм күтәренке, ягымлы тавыш белән арттан шаулашып кайткан малайларга, капка төбенә чыккан апа-абыстайларга, урамда очраган башка авылдашларына:
— Бу балык барыбызныкы да.
— Озакламый килегез
— Балыгын да, шулпасын да бергә-бергә авыз итәрбез.
— Онытмагыз, җыелыгыз, — дип, ачлы-туклы тормыш иткән урам халкын уртак ашка, сыйланырга чакыра-чакыра кайталар иде Бу сүзләрне ишетеп калган һәм һәрвакыт ашыйсы килеп, бер генә мәртәбә булса да тамагы туйганчы ашау турында хыялланган бала-чаганын да, олыларның да бераз вакыттан искиткеч тәмле балык ашы ашау уеннан авыз сулары килә башлаган иде инде...
Ике дус малайның кеше ышанмаслык биниһая зур җәен тотып кайтулары, аны олы урамның барлык ятимнәренә багышлаулары турындагы һичберкем башына китермәгән хәбәр тиз таралды. Кизләү инсшенен хәтфәдәй каз үләне үсеп утырган уйсу, иркен буенда колхозный ин дәү казанын астылар. Бала-чага, кайсы кайдан тапса, шуннан утын жыеп килде. Кайсыдыр соскы белән үз өе учагыннан утлы күмер китерде Бераздан күнелле төтенләп учак дөрләп китте Олы ашны пешерүне урамнын иң пөхтә, гадел карчыклары Камилә белән Таифә әбигә тапшырдылар Гомер буе дин-нман белән яшәгән мөхтәрәм әбиләр балык ашын бисмилла әйтеп, кулларын инештә юып башладылар Балыкны вак кисәкләргә бүлгәләп, аларны су белән йөгертеп, инде суы кайнарланып килгән казанга салдылар. Әбиләр белән бергә казан тирәсендә күтәренке күңелле, якты йөзле балалар чуалды Олы аш икән—олы аш булсын дип. кемнәрнең өендә нинди ризык табылса, шуны алар инеш буена алып чыктылар. Берәүләр икешәр-өчәр бәрәңге, икенчеләр бер-икс чеметем тоз, өченчеләр кәсә төбендә булса да он алып килделәр Кайсыдыр әбиләрнең кулына ярты кабак, ә кемдер бер чөгендер китереп тоттырды Инде читән төбеннән йолкып килгән кычыткан, әрәмәдән җыеп кайткан балтырган һәм сәрдәне уртак ашка беркем дә кызганып тормады Аяклары чебиләнеп беткән бакыр чәчле Раббани да өйләрендә булган соңгы ризыкны — бармак башыннан аз гына зуррак бер сутан китереп бирде Уртак ашка аның да өлеш кертә алуыннан канәгать булыптыр, ятим малайның ябык йөзендә матур елмаю чагылды Әбиләр бар китерелгән ризык өчен балаларны аркаларыннан сөя-сөя, аларга ягымлы сүзләр, рәхмәтләр әйтә-әйтә ризыкларын юып-чистартып казанга салып җибәрделәр Гадәттән тыш зур казан балыкны да. килгән барлык ризыкны ла сыйдырды һәм, озак көттереп булса да. андагы аш тәмле исләр чыгарып кайный, пешә башлады Әбиләр казан тирәсендә кайнашкан арада балалар хуш исләре бөркеп торган каз үләненә ятып, зур сабырлык белән аш пешкәнне көтә-көтә. Малик белән Минсәгыйтнен ничек шундый зур балыкны тотып кайтулары белән әсәрләнеп, аларнын үзләренә төрледән- төрле сораулар бирделәр Малик та, Минсәгыйт тә аларнын керсез күңелләрендә соклану хисе уятты, һәм бу хис аларнын зур балык тотуларыннан гына түгел, ә икесенең дә бик якын дус булуларыннан да иде Малайлар арасында: "Әх, Малик яки Минсәгыйт кебек дустын булсын иде’”—дип уйлаучылар да аз булмагандыр
Ниһаять, әбиләр ашнын пешеп өлгерүе турында инеш буена хәбәр салдылар Сугыш дип аталган тиңсез афәт утында күбәләктәй көеп калган, иген игү кебек изге эштән башка шөгыль дә белмәгән гади авыл ир- атларының мәңге терәксез, ятим калган балалары өйләреннән алып килгән савыт һәм кашыкларын тотып казан тирәсенә җыелдылар Учак, казан
8 «К Ул Л* II
янында янып-пешеп аш әзерләгән, шуннан җыерчыклы йөзе яктырып, кызарып киткән Камилә әби, өеннән алып чыккан агач чүмеч белән, балаларга бисмилласын әйтә-әйтә аш салырга әзерләнде. Кин күнелле, гадел карчык башта балык тотучы малайларга—Малик белән Минсәгыйгкә күп һәм куе иттереп аш салып бирергә уйлаган иде.
— Юк, әби, безгә иң соңыннан салырсың, — диде Малик катгый иттереп һәм Камилә әби, Маликның бу гамәлен эчтән тирән хуплап, ин элек бик бәләкәйләргә сала башлады ашны. Аннары бераз гына олыракларга, аннары тагын да олыракларга өлеш чыгарды.
Шулай һәркем үз өлешен алып, челтерәп аккан Кизләү инеше буендагы уйсулыкның яшел хәтфәсенә утырып, ашыга-пешә, өф-өф итеп өрә-өрә тәмләп балык ашы ашый башлады. Әле кайчан гына шау килеп сөйләшеп яткан балаларның тавышлары тынып, бары тик аларнын савытка бәрелгән кашык тавышлары да, аш ашаудан ләззәт табып җиңелчә ыңгырашу авазлары гына калды.
Беренче булып Раббани үз савытын бушатты. Берничә көн авызына рәтле ризык кермәгән малайның сабырлыгы беткән иде—чөмерде генә ул ашны.
*— Дөньяда мондый тәмле ашны ашаганым юк иде әле,—диде ул гел олыларча,—Рәхмәт, әбиләр! Рәхмәт Малик, рәхмәт Минсәгыйт... Балыкны тагын да күбрәк, җәеннең тагын да зуррагын тотарга насыйп итсен сезгә...
Ниһаять, казан тирәсендә кеше калмады һәм чират Малик белән Минсәгыйткә дә җитте. Камилә әби аларга казан төбендә калган соңгы ашны бүлеп салды. Төрледән-төрле тәмле ис килеп торган ашны ашау теләге белән ике дус малай савытларын тотып чирәмгә утырдылар. Шул чак инеш буенда кабат Раббани күренде.
— Малик, ә нишләп Котый белән Ниса күренмиләр?—диде ул хәвефләнеп. Маликның да, Минсәгыйтнең дә йөрәкләре жу-у итеп китте Чыннан да, кайда соң Әтәч Шәфи тарафыннан рәнҗетелгән ятимнәр9 Нигә уртак ашка чыкмадылар? Әниләре бетмәс-төкәнмәс колхоз эшендәдер инде. Ә балалар?
Ачлыктан киселгән балаларның артык хәрәкәт ясарлык егәрлекләре дә юк, алар аналары кайтканны көтеп өйдә, сәкедә генә ятып калганнар иде. Раббани кереп:
— Әйдәгез, ашарга,—дигәч, Котый белән Ниса, каяндыр көч табып, торып бастылар һәм, Раббанига ияреп урамга чыктылар. Жил капкачан берсеннән икенчесе бәләкәйрәк абыйлы-сеңелле Котый белән Ниса килеп чыккач, инеш буендагылар аһ итте. Ятимнәрнең ачлыктан битләре җилсенгән, эчләре күпшенгән иде. Аякларында көчкә басып торалар.
— И-и, ходаем, нишләп шулай булды соң әле? Бер кашык аш та калмады бит,—дип өзгәләнде Камилә әби.
— Аш бар, әби,—диде Малик кинәт тыныч һәм ышанычлы тавыш белән, терсәге белән дустына төртеп алды.
Малайлар хәлсезләнеп җиргә ауган Котый белән Нисаны күтәреп алдылар да аш салынган савытлар янына китереп утырттылар:
— Ашагыз, аша!
Ач сабыйлар дөньяларын онытып, алларындагы ашны берәрсе килеп тартып алмагае дигәндәй, як-якка карана-карана комсызланып ашый башладылар.
— Борчылма, Сәгыйт, без иртәгә дә төшеп тотарбыз әле балыкны, диде Малик авызына җыелган суны йотып. — Шулпасын да, балыгын да ашарбыз әле. — Әмма нишләптер күзләрендә яшь бөртекләре елтырый иде.