АРЧА
Археологлар борынгы болгар-татар шәһәре Арчаның яшәү чорын XIII XVI йезләр дип билгелиләр. 1236 елда Болгар дәүләте җирләре яулап алучылар тарафыннан буйсындырылганнан соң ирек сөюче болгар халкы әледән-әле баш күтәреп, ирек даулап яши Шундый баш күтәрүләрнең берсе 1278 елда була. Бу турыда Әбелгази Баһадур хан үзенең «Төрки халыкларның шәҗәрәсе» һәм татар халкының күренекле галиме Ш. Мәрҗани «Мөстәфадел әхбәр фи әхаали Казан вә Болгар» әсәрләрендә язып калдыралар Әбелгази язмаларында мондый юллар бар: «1266—1282 елларда идарә иткән Алтын Урда ханы Мәнге Тимер Болгар иленә, баш күтәргән халыкны буйсындыру өчен бара һәм ике ел буена сузылган сугышлардан соң, болгар халкын кабат буйсындырып, җиңү белән кире кайта». Мәнге Тимер Болгар илендәге бу чуалышларны бетерү өчен кайбер рус князьләренең ярдәменнән дә файдалана. 1278 елдагы баш күтәрүләрне бастыруда актив катнашкан рус князе Федор Ростиславовичка хан үзенең кызын кияүгә бирә һәм аңа тагын 36 шәһәр бүләк итә. Алар арасында Чернигов, Корсун кебек шәһәрләр белән бергә Арча шәһәре дә телгә алына. Бу турыда «Степенная книга» дип аталган чыганакта әйтелә Рус елъязмалары язуына караганда Вятка ушкуйниклары 1379 елда Арча җирләренә яу белән киләләр, ә 1496 елда Арча шәһәренә Мамук җитәкчелегендә нугайлар һөҗүм итә. 1552 елда Казанны алу вакыйгалары белән берлектә Арчаны һәм Арча князен князь А Курбский да искә ала. Арча шәһәре турында галимнәрнең төрле хезмәтләре билгеле. Е Малов, мәсәлән, «Иске Казан шәһәрлеге һәм Арча шәһәре» дип аталган мәкаләсендә (1853) Арча шәһәренең ныгытмасы һәм аның җиде манарасы булганлыгын, аларның һәрберсенең урынын, төзелешен тәфсилләп сыйфатлый. 8 Л. Борисов. Арча тирә-юнендә яши торган татарлар сөйләвенә нигезләнеп, бу урында борынгы заманнарда шәһәр булуын, башта аның Алтын Урда ханнарына, аннан соң Казан ханлыгына караганлыгын хәбәр итә. Ул, 1900 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләренең XVI томы 3 чыгарылышында урнаштырылган «Казан өязе Арча шәһәренең борынгы манарасы» дип исемләнгән мәкаләсендә үзе барып күргән, ул заманнарда кечерәеп калган Арчаның тарихи истәлеге булган агач манарасы турында сүз алып бара Вакытлар үтү белән нык үзгәргән һәм җимерелгән, әле Казан ханлыгы заманнарында зур әһәмияткә ия булган бу манараның кайчан салынуын һәм нинди вазифа үтәгәнен ачыкларга тырыша. Арчаның гербы имән агачларыннан төзелгән өч манарадан торган һәм басу уртасына урнашкан ныгытма-крепость формасын тәшкил итә. В Л Борисов Арча шәһәренёң әле дә шушы гербка охшашлыгын яза. Ләкин манараларның башкалары җимерелеп беткән һәм аның бары тик берсе генә сакланып калган Н И. Второв бу манараның әле Казан ханлыгын руслар яулап алганчыга кадәр булган чорларда ук төзелгән булу мөмкинлеген искәртә, чөнки аның төзелеш формасы, архитектурасы борынгы чорларда салынган шундый ук корылмалар стиле белән охшаш дигән нәтиҗәгә килә А Артемьев та шундый ук фикерне куәтләгән Ул Арчада борынгы вакытлардан калган җир ныгытманың — валның саклануы турында яза Кайбер галимнәр манараны корал саклау өчен, икенчеләре исә каравыл максатыннан чыгып төзелгән дип уйлыйлар. Ләкин ни генә булмасын ул русларның Казан ханлыгын буйсындырганчы булган чорларда төзелгән «Казан елъязмачысы» дигән тарихи чыганакта мондый юллар бар «Ул кала Арча дип йөртелә, нык итеп шәһәрчә корылган, манаралары һәм бойницалары бар һәм анда кеше бик күп, шәһәрне яхшы саклыйлар, аның әле беркайчан да алынганы юк Ул Казаннан 60 чакрым ераклыкта, бик нык һәм үтә алмаслык, чытырманлы-сазлыклы җирдә урнашкан Аңа бары тик бер юл белән генә килеп яки чигенеп була Воевода князь Симеон күрде, моны алай җиңел генә алып булмый, халкы бик күп, гаскәре генә дә 15 мең; шуннан соң ул туплар һәм пищаль лар китереп аттыра башлады» Р. Г Фәхретдинов Арча Алтын Урда чорының икенче яртысында, ягъни XIV йөзнең ахырларында һәм XV йөзнең башларында барлыкка килгән дигән фикер үткәрә Бу фикерен ныгыту өчен ул Арча шәһәрлегендә табылган Җучи акчасын да нигез итеп ала Арча шәһәре стратегик яктан караганда башка болгар шәһәрләре кебек үк уңайлы урынга утырган Тау өстеннән караганда аның тирә-ягындагы җирләр уч төбендәге 186 кебек күренеп яталар Шәһәрлек хәзерге Арча эшчеләр поселогының үзәгендә. «Мещаннар чиркәве» урнашкан урында булып, Казан суының уңъяк яр буе һәм зур, гирән чокыр аралыгындагы ечпочмак рәвешендәге мәйданны биләп тора Казан юлы белән килеп, Казан суы аша салынган күперне чыккач та. каршыда шул ук шәһәрлек күренеп тора Шул юл белән Арчага менеп >ңитеп, үзәк урамга кергәндә, уң яктагы тирән чокыр аша аның борынгы урлары күренеп тора Бу өчпочмакның якякларыида элек агач стеналар сузылып, алар арасына 6—7 манара да төзелгән булган XIX йөзгә аларның берсе өлешчә генә сакланып калган булган инде XVIII йөздә ныгытма-крепость әле тулысынча сакланган булса кирәк, чөнки шул заманның билгеле галиме И Георги аның турында агачтан төзелгән ныгытмалары булган, ачык урындагы кечерәк шәһәрчек дип язып калдыра Арча сүзенең ничек килеп чыгуы куп кешеләрне кызыксындыра Тарихи әдәбиятта Арча арлар, ягъни удмуртлар шәһәре булган дигән фикер дә бар Бу фикер белән килешмәвен белдереп, Р Г Фәхретдинов хаклы рәвештә «Казан ханлыгының үзәк җирендә удмурт шәһәре бөтен бер татар князьлегенең башкаласы була алмый Арча тирәсендә хәзерге вакытта бер генә удмурт авылы юк һәм алар элек тә булмаган Без Казан суы бассейнын, шул исәптән Арча якларын да бик җентекләп өйрәнеп чыктык, тик бер генә удмурт археологик истәлеге дә тапмадык»,— дип яза Арча атамасының барлыкка килүен ул артыш үсә торган тауга мөнәсәбәтле итеп карый Чөнки төрки халыклар телендә арча «артыш» мәгънәсендә кулланыла Бу фикер игътибарга лаек, чөнки башка болгар шәһәрләре атамалары, әйтик Тубылгытау һәм Җүкәтау да үзләре утырган тауда тубылгы һәм җүкә (әдәби юкә) агачлары үсүгә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгәннәр Арча исеме дә башка болгар шәһәрләре кебек үк шушындый юл белән ясалган булырга мөмкин 1552 елда Иван IV гаскәрләре Казанны алганнан соң Арчага стрелецлар һәм казаклар китереп утыртыла Арча ныгытмалары русларга җирле халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен әһәмиятле роль уйнаган Арча исемен йөртә торган бистә Ульяновск өлкәсендә дә бар 1649 елда Казан өязенең Арча шәһәреннән 50 казакны җир белән тәэмин итеп Сельд суы янына, Сем- бер ныгытылган линиясен саклау өчен күчереп утырталар Арчадан күчү сәбәпле бу казаклар бистәләрен үзләре элек яшәгән шәһәргә нисбәтле рәвештә Арча (Арск) дип атыйлар Соңыннан бу бистәдән тагын кече Арча дип исемләнгән авыл да аерылып чыга. Аны икенче төрле Кротовка дип тә йөртәләр 1938 елдан башлап Арча эшчеләр поселогы категориясенә кертелгән Анда хәзер кирпеч заводы милли аяк киемнәре фабрикасы һәм башка төрле хуҗалык предприятиеләре бар Арча олдан-ел матурая, үсә бара Уникенче бишьеллыкның берсеннән- берсе зуррак планнарын җиренә җиткереп үтәргә тырышалар арчалылар