АЛТЫН УРДА ӘДӘБИЯТЫ
Кисекбаш
■V исекоаш — элек-электән асылда татарлар арасында гына кин таралыш А ж^лган һәм яратып
укылган әсәрләрнең берсе Танылган мәгърифәтче Ш. Мәржани үзенен бер хезмәтендә анык төрки
халыклар яшәгән башка төбәкләрдә очрамавын билгели
Күләме йөз утыз дүрт бәеттән гыйбарәт булган әлеге әсәр беренче тапкыр 1846 елда Казанда
университет типографиясендә нәшер ителә. Аннан сон ул төрле тиражлар белән күп тапкырлар башка
матбагаларда бастырыла.
“Кисекбашының кайчан һәм кайда язылганлыгы тәгасн генә билгеле түгел. Бу хакта тскстнын
үзендә дә мәгълүмат китерелми Ш Мәржани аны Болгар чорыннан калган язма ядкярләрнен берсе итеп
күрсәткән. Әмма соңгырак тикшеренүләрдә әсәрнең XIY йөздә барлыкка килүе раслана. Әдәбият галиме
Г Т Таһиржанов авторның үз әсәрен “Җөмҗөмә солтан”нан рухланып язганлыгын белдерә
Шулай ук поэманың кем тарафыннан язылуы турындагы мәсьәлә дә ачык кала килә. Текстның
әүвәлге бәетләрендәге “Башла Гали" дигән сүз тезмәсе кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан шагыйрьнең
үз-үзенә эндәшүе булып кабул ителгән Хәтта әдәбиятчы Г Рәхим әсәр "Кыйссаи Йосыф" авторының
каләме белән язылмады микән дигән фараз белдерә.
Ш. Мәржәни әлеге сүз тезмәсен “Башлыйк әле, башларга кирәк” мәгънәсендә укыган
Төрек галиме В М Кожатөрск үзенең карамагында булган бердәнбер нөсхәнен текстында
күрсәтелгән Кирдәрчс Гали дигән исемгә нигезләнеп, поэманы шул кешегә нисбәгли Мондый караш төрек
әдәбиятына багышланган башка хезмәтләрдә дә чагылыш талкан Әмма профессор Г Т Таһиржанов әлеге
кешене Төркиягә барып ирешкән 'Кисекбаш әсәрен төрек теленә тәрҗемә итүче генә булганлыгын раслый
HI III Абилов әлеге поэманы шул исемдәге фарсы чыганагыннан иҗади тәрҗемә булуы турында
фикер белдерә. Әмма бу мәсьәлә киләчәктә ныклап өйрәнүне таләп итә. әлбәттә
Төрле елларда үткәрелгән археографик экспедицияләрдә “Кисекбаш" поэмасының шактый гына
күчермәләре табылган Хәзерге вакытта алар нигездә Татарстан Фәннәр академиясе Г Ибраһимов
исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты архивында. Казан дәүләт университеты Н. И Лобачевский
исемендәге фәнни китапханәнең сирәк һәм кулъязма китаплар бүлегендә. Татарстан Милли
китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә. Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны
өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге фондында, Мәскәүдәгс борынгы актларның Үзәк
архивында сакланалар Шулай ук әсәрнең кайбер нөсхәләре Әзербәйждн Фәннәр академиясенең
кулъязмалар фондында бар. _ _ _
1963 елда дөнья күргән “Борынгы татар әдәбияты дигән китапта әсәрне өйрәнүгә махсус урын
бирелмәгән Дөрес, аның турында бер-икс тапкыр әйтеп үтелә Ә алты томлык татар әдәбияты тарихының
урта гасырлар дәвере турындагы беренче китабында “ Кисекбаш "ка күләмле аерым мәкалә багышланган
Әсәр кыскартылып "Тагар поэзиясе антологиясе ”ндә дә бастырылды
’ “Кисекбаш" поэмасының теле, стиле һәм шигырь төзелеше мәсьәләләре Ә Н Нәҗип. Ә Р Тенишсв. X Р
Курбатов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелде
Я С Әхмәтгалиена әсәрне гомумфилологик планда тикшергән Китап
булып дөнья күргән аның әлеге монографик хезмәтендә поэманың гарәп хәрефләрендә жыйнама тексты,
транскрипциясе белән сүзгә-сүз тәрҗемәсе һәм сүзлеге урнаштырылган Шулай ук тюрколог С. Н. Иванов
башкаруында " Кисекбаш"нын урысча тәрҗемәсе дә бирелгән.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән гыйльми хезмәткәре Н.
Ф. Исмәгыйлев "Кисекбаш”ны хәзерге татар теленә күчереп, кереш һәм аңлатмалар белән вакытлы
матбугат битләрендә бастырды.
"Кисекбаш” әсәренең сюжеты татар әдәбияты һәм сәнгате өчен үз вакытында ижатка рухландыру
чыганагына әверелә. Башлап аңа Г. Тукай мөрәҗәгать итә. 1908 елда "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”
исемле поэмасын барлыкка кигерә. Әсәр шул ук елның 22 октябрендә Казаңда И. Н. Харитонов
матбагасында, басылу вакыты күрсәтелмичә, нәшер ителә. Әдәбият гыйлемендә еш кына аны пародия
итеп карау гадәткә кергән. Әмма чынлыкта исә ул нәзыйрә. Бу турыда беренчеләрдән булып Ф. Әмирхан
язып чыга. Аннан сонгы тикшеренүчеләр, аерым алганда галимә Р. К. Ганиева да шул ук фикерне куәтли.
Ә әдәбиятчы Н. Г. Ханзафаров әсәрне нәзыйрә рәвешендә язылган пародия дип билгеләүне тәкъдим итә.
Г. Тукай 1908 елда янә "Кисекбаш"ка гыйлавә” дигән шигырь дә иҗат итә. Ул аны “Әл-Ислах”
гәзитәсеңцә бастырып та чыгара. Гәрчә азакта “Ахыры бар” дип куелса да, аның дәвамы бүтән очрамый.
1918 елда Г. Камал "Өр-яңа “Кисекбаш"
китабы” дигән зур булмаган шигырен яза һәм аны
“Әүлия” һәм компаниясенең" тәхәллүсе белән “Эш”
гәзитәсенен 19 сентябрь саныңда бастырып чыгара.
Г. Тукайның мәгълүм шигыре үз чиратында
аңардан соңгы буын шагыйрьләргә чорның социаль-
иҗтима- гый тормышына карата сатирик әсәрләр
иҗат итәргә этәргеч була. Мәсәлән, Н. Баянның
“Караәхмәт”, Ш. Мөдәрриснең “Янки базары яхут
яңадан-яңа кисек баш", Ә. Исхакның татар теле
мәсьәләсенә багышланган “Мещан базары яхут
киселгән тел” пародик поэмалары шулар
җөмләсеннән.
1958 елда әдип Ә. Фәйзи белән композитор
Р. Гобәйдуллин "Кисекбаш" балетын иҗат итәләр.
Язучылар Ә. Камал тарафыннан балалар
сәхнәсе өчен “Кисекбаш” дигән өч пәрдәлек сатирик
комедия язылган. Әлеге әсәр илленче-алтмышынчы
елларда Казан дәүләт курчак театрында да уйнала.
Әдәби ядкяр буларак. "Кисекбаш" поэмасы
урта мәктәп уку-укыту программаларына да
кертелде.
Нәһҗел-фәрадис.
XIV йөзнең икенче яртысында, ягъни 1357-
58 елда Идел буе әдибе Мәхмүд бине Гали әл-
Болгари әс-Сараи тарафыннан "Нәһҗел-фәрадис" ("Оҗмахларның ачык юлы”) дигән дини-дидактик
характерда булган күләмле чәчмә әсәр язылган.
Әлеге әдәби ядкяр турьшда зур булган белешмә иң әүвәл татар мәгърифәтчесе К. Насыйриның
“Ләһжәи татари" исемле аңлатмалы сүзлегенең кереш өлешендә китерелә. Хосусан, ул аны борынгы
уйгырчадан чыгьтай теленә башкарылган тәрҗемә итеп кенә карый. Аңлашылганча, галимнең
карамагында "Нәһҗел-
"Кисекбаш "поэмасыннан өзек
фәрадис ’нын ниндидер бер күчермәсе булган, әмма ул сакланып калмаган.
Академик А. Н. Самойлович билгеләгәнчә, "Нәһҗел-фәрадис”ны өйрәнә башлау Ш Мәржани
исеме белән бәйле. Ул үзенен “Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дип аталган мәгълүм
хезмәтендә ядкярнен янә бер күчермәсе турында мәгълүмат урнаштырган. Анда текстнын башы һәм
азагыннан унсигез юл күләмендә китерелгән өзекләрдән күренгәнчә, Ш Мәржани милкеңдә булган әлеге
нөсхәдә әсәрнең 1357-58 елда Мәхмүд бине Гали бине әс-Сарай әл- Кәрдәри исемле зат язганлыгы бәян
ителә
Билгеле булганча, 1877 елның август аенда Казанда ГҮ Бөтенроссия археология съезды үткәрелү
уңае белән күргәзмә оештырыла. Анда куелган 11 Шәрекъ кулъязмасы һәм 43 хан ярлыклары арасында
12 сан белән “Нәһжел- фәрадис” та урнаштырыла. Археограф С. Г Вахидиның тирән инануынча, ул язма
истәлек нәкъ Ш. Мәржанинеке була.
Әлеге нөсхә соңыннан югала һәм анын язмышы хәзер дә билгеле түгел.
Әсәрнең бер күчермәсе Париж Милли китапханәсендә саклана
Тарихчы Ә.-З. Вәлиди 1923 елда Истанбулдагы Яна Ждмигъ мәчете китапханәсеннән “Нәһҗел-
фәрадис”нын бер күчермәсен табып ала. “Фәзаил әл-могжизат" дип исемләнгән һәм анда 879 сан белән
сакланган әлеге кулъязманы тикшереп, ул үзенен нәтижәләрен 1926 елда “Төркият мәжмугасе”
журналында бастырып чыгара. Галим ядкярнен килеп чыгышын Хәрәзем төбәгенә нисбәт итә. Тюрколог
Ә. Н Нәжип үзенен хезмәтләрендә авторның дөрестән дә Хәрәзем якларында булу ихтималын, әмма әсәрен
Идел буенда язуы турында фикер үткәрә
Кулъязма китапның беренче битендәге язулардан күренгәнчә, ул үз вакытында Мисыр әмире
Әбу Сәгыйд Чакмакның (1437-1445) улы Мөхәммәд бәкнең шәхси китапханәсендә булган. Анын
мәмлүкләр җирлегенә барып ирешү сәбәбен X111-XIY йөзләрдә Идел буе белән Нил арасындагы тыгыз
дипломатик мөнәсәбәтләр белән аңлатырга мөмкин Ә инде кулъязманың Төркиядә ничек пәйда булуы
мәсьәләсенә килгәндә исә, Госманлы империясе тарафыннан 1517 елда Мисыр дәүләте яулап алынганнан
сон, анын ганимәт сыйфатында башка әйберләр белән бергә алып кителгән булуына шик юк
1928 елда Ялта төбәкне өйрәнү музее тарафыннан оештырылган археографик экспедиция
Бакчасарайда “Нәһжсл-фәрадис"нын XIY йөздә күчерелгән бер кулъязмасын табып ала. Әлеге музейның
гыйльми хезмәткәре Я Кәмал аны өйрәнеп, хезмәтен 1930 елда бастырып чыгара. Аннан күренгәнчә, язма
истәлекнең беренче бите юк, икенче һәм оченче битләре нык таушалган.
Академик А. Н Самойловичның кереш сүзе белән нәшер ителгән бу китапта кулъязманың
тасвирламасы, анын табылу урыны, ядкярнен авторы һәм әлеге нөсхәне күчерүче турында белешмә
бирелгән Шулай ук текстнын тел үзенчәлекләре тикшерелә һәм алар X11I-XIY йөздә барлыкка килгән
башка төрки язма истәлекләр, аерым алганда "Котадгу белек”, “Кыйссаи Йосыф". “Мәхәббәтнамә”,
"Хөсрәү вә Ширин” һәм башкалар белән чагыштырма планда анализлана Азакта тексттан өзекләр,
аларнын урысча тәрҗемәләре, әсәрнең француз телендә кыскача эчтәлеге китерелгән һәм оригиналның
биш факсимилссе урнаштырылган
Кызганыч ки, әлеге кулъязма соңыннан югала һәм аны эзләү уңышсыз тәмамлана.
С. Г Вахиди археографик экспедиция вакытыңда Татарстан җирендә әсәрнең өч кулъязмасын
табып ала Аларның беренчесе Мамадыш төбәгендәге Зур Теләче авылында Кашшафетдин Габделҗәббар
угълы Рәхмәгуллин исемле мөдәрриснең шәхси китапханәсендә сакланган була. Ә икенчесе элеккеге Спас
кантоны Ташбилге авылыннан (хәзерге Әлки районы) алып кайтыла
Алар 1934 елда галимнең китапханәсеннән Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү
институтының Санкт-Петербург бүлегенә күчерелә Анда янә “Нәһжсл-фәрадис"ның ике бүлеген тәшкил
иткән бер күчермәсе бар. Ул шул ук елда СССР Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган
археографик экспедиция вакытында катнашкан С. Әлимов Әстерханнан алып кайткан бер җыентык
арасында (62*-73в бб.)
Өченче кулъязма Спас кантонындагы Иске Сәлмән авылы мәчетендә табыла Тулы булмаган
әлеге күчермә хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты Н II 12. .к.
Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
Танылган археограф тапкан кулъязмалар аның тарафыннан өйрәнелеп, матбугат битләрендә бәян
ителәчәге турында “Безнең юл" журналының 1929 елгы 5 санында хәбәр ителсә дә, тикшеренү нәтиҗәләре
басылмыйча кала.
Күчерелү вакыты ХҮ11 йөзгә нисбәт ителгән бер нөсхә профессор И Ф Готвальд карамагында
булган. Галимнең вафатыннан соң анын варислары кулъязманы Казан дәүләт университетынын мәгълүм
китапханәсенә тапшыралар.
Әлеге китапханә фондында әсәрнең янә бер күчермәсе бар. Ул Татарстанның Баулы районында
табылган һәм 1930 елда журналист И Рәмиевнең шәхси тупланмасыннан кергән.
Тарихчы М. Г. Госманов җитәкчелегендәге архсографик экспедиция 1968 елда Татарстанның Буа
районындагы Әхмәт авылыннан “Нәһҗел-фәрадис’’ның бер күчермәсен алып кайталар. Шул ук елда Г.
Ибра1шмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре М. Йосыпов
Ульяновски өлкәсендә Иске Кулаткы районындагы Югары Тирәшкә авылында әсәрнең бер күчермәсенә
юлыга. Мелла Рәхмәтулла исемле кеше тарафыннан 1723 елда күчерелгән җыентык арасында булган әлеге
нөсхә хәзерге вакытта күрсәтелгән институтның архивында саклана
Әлеге яңа табылган күчермәләр турында әдәбиятчы Ш. Ш Абилов 1973 елның 5-7 июнендә
Ленинградта үткәрелгән Ү1 тюркология конференциясенең төрки халыклар тарихы һәм филологиясе
буенча утырышта чыгыш ясый. Соңрак ул аларга махсус мәкаләләр дә багышлый.
Төрек телчесе Б. Кывамсттин “Нәһҗел-фәрадис" лексикасын өйрәнүгә үз вагапында күләмле генә
бер мәкалә язып чыга. Ул анда тексттагы борынгы сүзләргә бай аңлатмалар һәм шәрехләр бирә.
Маҗар галиме Я. Экман 1956 елда кулъязманың фотокүчермәсен, ә 1986 елда латин хәрефләрендә
әсәрнең текстын нәшер итә. Ул шулай ук Париж Милли китапханәсендә саклана торган янә бер күчермәсе
турында да матбугатта язып чыга.
Татар әдәбиятчысы Б. А. Яфаров әсәрне монографик планда тикшереп, хезмәтен кандидатлык
диссертациясе итеп яклый. Дөрес, анда ядкяр Болгар чорына нисбәтән карала.
1963 елда нәшер ителгән “Борынгы татар әдәбияты”нда “Нәһҗел-фәрадис" турында шул вакытта
билгеле булган белешмә бирелә һәм әсәрдән унсигез хикәя белән Казан дәүләт педагогия институтында
саклана торган нөсхәдән бер фотокүчермә урнаштырылган. Ә күптомлы “Татар әдәбияты тарихы”ның
беренче китабында исә ядкяр турында тагын да киңрәк, тәфсиллерәк мәгълүмат китерелә.
Язма истәлекнең тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә төрек галиме Г. Ф. Караманлы углы сизелерлек
өлеш кертте. Әлеге проблема буенча Казан дәүләт университеты укытучысы Ф Ш Нуриева тарафыннан
да билгеле бер дәрәҗәдә эш башкарылды һәм, мәгълүм булганча, ул әсәрне өйрәнүне дәвам иттерә
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать белеме институтының өлкән гыйльми
хезмәткәре, борынгы әдәбият белгече Н. Ф. Исмәгыйлев " Нәһҗел- фәрадис" текстының берникадәр
өлешен хәзерге татар теленә якынайтып, аны бай кереш һәм аңлатмалар белән тулыландырып, матбугатта
бастырып чыгарды. Аның шулай ук әсәрдәге “Йосыф вә Зөләйха” сюжетен анализлауга багышланган
мәкаләсе дә кызыклы.
Соңгы елларда әсәрне өйрәнү урта мәктәпләрнең уку-укыту программасына да кертелде.
Кызганыч ки, татар әдәбияты һәм теле гыйлемендә ‘ Нэ1тжел-фэрадис"ны гамәлдәге алфавит
нигезендә текстологик эшен башкарып, аны нәшер итү һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала