ЮЛЫН БЕЛГӘН — АРЫМАС!
НУРИХАН ФӘТТАХНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
герменче гасыр узып барганда татар әдәбияты ирешкән уңышлар, яулаган
биеклекләр турында горурланып сөйләр хакыбыз бар икән, без моның
өчен иҗат өлкәсендәге олуг шәхесләребезгә бурычлыбыз. Гомеренең
өченче чирегендә дә үткен каләмен кулыннан төшермичә, әсәрләре белән милләт
укучысын даими кинәндерә килгән Нурихан ага Фәттах әнә шундый мөхтәрәм
затлар кабиленнәндер.
Нурихан Фәттахның ижат дөньясына юл башы күп язучыларныкыннан
аерылмый диярлек: мәктәп елларында ук шигырьләр, хикәяләр яза, әдәбиятка
булган мәхәббәт хисе аны байтак каләм әһелләренә фатиха биргән Казан дәүләт
университетының мәшһүр татар бүлегенә алып килә. Студент елларында ул
фольклор экспедицияләрендә катнаша, халык иҗаты әсәрләрен җыя. бик
бирелеп халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнә, сөйләм
үзенчәлекләрен үзләштерә. Бу рәвешле мавыгу булачак язучыга әдәбиятның
әлегә беркем дә ирешә алмаган биеклекләренә күтәрелүдә хәлиткеч роль уйный.
Н. Фәттахны язучы итеп таныткан, аның исемен киң җәмәгатьчелек
арасында яңгыраткан әсәре — 1955 елда язып төгәлләнгән “Сезнеңчә ничек9"
романы булды. Роман ин әүвәл 1956 елда “Совет әдәбияты" журналында
басылып чыга, аннан 1957 елда аерым китап булып дөнья күрә. Роман тиз арада
укучыларның иң яратып укый торган әсәрләреннән берсенә әверелә. “Сезнеңчә
ничек9" әсәренең абруе әдәби җәмәгатьчелек каршында шул кадәр зур була ки,
роман тиз арада русчага тәрҗемә ителеп Мәскәүдә басылып чыга.
Н. Фәттах, әнә шулай итеп, бер талпынуда татар әдәби хәрәкәтендә үз
юлын булдырган, үз дөньясын тудырган язучы сыйфатында таныла.
“Сезнеңчә ничек9" романының бу рәвешле дан казануы мәгълүм шартлар
һәм эчке сәбәпләр йогынтысында булды. Беренчедән, роман дөньяга килгән чор
Сталин террорыннан соңгы дәвер иде. Роман тудырырга сәләтле күп әдипләр юк
ителделәр яки әлегә сөргеннәрдә иза чигәләр иде. Г. Ибраһимов, М. Галәү
романнары тыелып, архивларның караңгы почмакларына бикләнгәннәр Аннары
Бөек Ватан сугышы... Бик өметле, әмма иҗатлары бөредә килеш харап булган,
мәңгегә "башлап язучы" сыйфатыңда калуга дучар ителгән байтак ижат
көчләребез яу кырларыннан кайта алмадылар. Сугыштан соңгы татар әдәбияты
боз суккан иген кырын хәтерләтә иде. Бу дәвердә язылган романнарны да бармак
белән санарга мөмкин: К. Нәҗминең "Язгы җилләр". Г. Бәшировның “Намус", И
Газиның “Гади кешеләр", "Онытылмас еллар". Г. Әпсәләмовнын “Алтын
йолдыз".
Газинур” әсәрләре — менә бар булганы шушылар булса кирәк. Шуңа күрә дөнья
күргән һәр романның ихлас кызыксыну уятуы, вакыйга итеп кабул ителүе гаҗәп
түгел. “Сезнеңчә ничек?" әдәбият зур эпик әсәрләргә аеруча кытлык кичергән
бер заманда дөньяга килде. Коргаксыган күңелләргә шифалы дым булып ятты
ул роман.
Янә шул да мөһим, “Сезнеңчә ничек?" романы укучылар төркеменнән иң
житез. хәрәкәтчән, эзләнүчән катламга — яшь буынга адресланып. Казан
университеты егет һәм кызлары тормышын бәян итүгә багышланган иде
Е
Студентлык темасы безнең әдәбиятта ин өйрәнелмәгән темаларның берсе булды
һәм хәзер дә шулай кала бирә. Ни сәбәптәндер, татар әдипләре бу темага
мөрәжәгать итәргә бик атлыгып тормыйлар, язарга алынган вакытта да эпизодик
сурәтләүләр яки кыска-кыска хикәячекләрдән ары китмиләр. Бу әле шуңа да бик
гажәп. бүгенге татар язучылары арасында студент икмәге "кимереп’
карамаганнары юк та бугай. Хәер, бу юнәлештә эшләр бигрәк мөшкел икән дип
аһлар орырга жыенмыйм Сәбәбен аңлап булмый торган мондый өнсез тынлыкны
чатнаткан ике әсәрне атау зарур. Болар — Г Ахуновнын “Яшьлек яме” һәм
аеруча М. Мәһдиевнсн "Без — кырык беренче ел балалары" исемле повестьлары.
"Сезнеңчә ничек9" романы әнә шундый буш яткан бәрәкәтле туфракка тап
булып, тиз арада укучы күңелендә тамыр җибәрә алды Әсәр язылуга инде 40
елдан артык вакыт узган, китаптагы кайбер аспектлар үткән заман фәлсәфәсе
булып калган, ә кайбер карашлар хәзер инде елмаю уятырга гына сәләтле. Әмма
шушыларга карамастан,
китапның төп кыйммәте
уңмаган, югалмаган һәм ул
Нурихан Фәттах 1985 м. сынау күперләрен узулар) — болар барысы да бик
җанлы, кызыктыргыч картиналар аркылы укучыга барып ирешәләр.
Язучыны ин әүвәл олы тормышка беренче адымнарын гына атлаган
яшьләрнең эш-гамәлләре кызыксындыра: кемнәр булырлар алар? Нинди юлны
сайларлар9 Ният-максатлары нинди9 Бу сорауларга җавапны автор икс яшь
йөрәк — Ида белән Сәгыйть язмышын сурәтләү аркылы укучының үзенә эзләргә
тәкъдим итә. Бу яктан Н Фәттах дикъкатькә лаек алым куллана: ул күп очракта
әзер чишелешләр, нәтиҗәләр бирергә ашыкмый, укучыны уйланырга чакырз,
геройларның теге яки бу адымын кабул итәргәме, яисә инкяр кылыргамы икәнен
үзенә хәл итәргә калдыра. Романның исеме үк фикер уртаклашу рәвешендә
“Сезнеңчә ничек9" дип атала бит
Вакыйгалар агышында һәркем үзенең чын асылына ачыла бара, тормыш
сынавына һәркем үзенең әхлакый багажы белән килә
Шул
вакьп группа комсоргы көтелмәгән тәкъдим белән чыга. Эш шуннан гыйбарәт
Шәһәрдән ерак булмаган бер колхозда ясалма күл булдырмакчылар икән Дәүләт
колхозга бу эш очен акча биргән, ә эшче көчләр җитми Колхоз ярдәм сорап
университетның комсомол комитетына мөрәжәгать иткән Бер группа ризалыгын
биргән лә инде һәм өстәвенә әле башкаларны да үзләренә кушылырга чакырып
өндәмә белән лә чыккан Табигый ки. шул заманның идеологик таләпләре
югарылыгыннан караганда бу чакыру кичектергесез үтәлергә тиешле фәрман
булып яңгырый ничек иңче коммунизм төзүдә партиянең ун кулы бу лган
комсомол яшьләр бу өндәмә-боерыктан читтә кала алсыннар ди9! Сәгыйдьләр
бүген дә яратып укый торган әсәрләрдән санала
килә.
“Сезнеңчә ничек?" романының сюжеты гади һәм
ул мәгълүм бер вакыт аралыгындагы хәлләрне
сурәтләүгә нигезләнгән. Үзе дә кайчандыр шул
тирәлектә кайнаган кеше буларак. Н Фәттах
студент тормышын белеп яза. әлеге үзенчәлекле
даирәнең рухын укучыга мавыктыргыч алымда
китереп җиткерә ала. Ул имтихан чорын тасвир-
лыймы (дулкынлану, жинелчә генә ыгы-зыгы,
ашыгып китап актарулар, шатланып
кычкырулар, яки аһ итеп көрсенүләр),
студентларның җәйге ял вакытларын сурәтлиме
(авыл кешеләренең булачак “зур кешегә" сынап
та. сокланып та караулары, үз чиратында “зур
кешенең" үз фәлсәфә югарылыгыннан торып
авылдагы хәлләргә бәя бирүе, акыл сатуы,
вакыты белән көлкегә дә калуы), яки инде яшь
йөрәкләрнең хисләрен бәян кыламы (хыянәт,
тугрылык, ихласлыктан гыйбарәт
Жәйгс сессиядән сон сгетләр-кыхпар өйләренә таралырга әзерләнәләр
группасы да
"Бөтенебез дә барабыз! Берәү дә калмый!" дигән карар чыгара. Бары тик зур
сәбәбе булганнарны гына азат итәргә дигән фикер әйтелә. Шул вакыт Ида, "хат
алдым — әни авырый" дигән сылтау белән колхозга китүдән баш тарта. Бу ялган
Ида белән Сәгыить арасындагы мөнәсәбәтне киләчәктә чәлпәрәмә китерәчәк
беренче чатнау була. Шул рәвешле язучы геройларын хәтәр борылышлардан
гыйбарәт әхлак сукмагына бастыра, һәм ул сукмак һәрберсен кылган
гамәлләренә, уй-ниятләренә мөнәсәбәттә яки упкынга тарта, яки инде тагын да
югарырак мораль биеклекләргә күтәрә.
Тормышта иркен яшәргә өйрәнгән Ида хис дөньясында да мәгълүм
калыпларны танырга теләми, тормыштан һәрвакыт алырга гына өйрәнгәнгә
күрә, үзе дә ниндидер бурычлар үтәргә тиешлеге анын башына сыймый. Җәйге
ялга аерылыр алдыннан кыз белән егет көн саен хат язышып торырга килешәләр.
Сәгыить, чын гашыйкларга хас булганча, дүртәр-бишәр битле хатлар юллап
тора. Ә ял ләззәтенә бирелүгә, вәгъдәсен оныткан Ида нибары бер өтек хат
кисәге язып салырга вакыт таба, анысы да әле “моңда страшно күңелсез, эч поша,
просто ужас!” дигән зарланудан гыйбарәт бер язма булып чыга. Бу — егет белән
кыз арасындагы хисләрнең икенче мәртәбә һәм җитди чатнап ярылуы була.
Автор, Иданың мондый адымнарын аңлау өчен, ул тәрбияләнеп үскән
мохитка зур игътибар бирелергә тиешлеген ачыктан-ачык сиздерә. Ида. районны
"үз кулында тота" торган башлыклардан берсенең бердәнбер, иркә кызы икән.
Әнисе исә. "начальник хатыны", "иптәш Мәхмүтов хатыны" булуга күнегеп
китеп, һәртөрле йорт эшләрен кешедән эшләтергә өйрәнгән бер ялкау зат булып
тасвирлана Ида менә шундый атмосферада тәрбияләнә. Бу урында язучы,
күрәсең, роман кебек катлаулы жанр белән беренче эш итүе дә сәбәпчедер, кызга
үз характеристикасын бирергә ашыга. Аңлашыла ки, мондый хәл хикәяләүнең
эчке киеренкелеген киметә төшә. Роман башында ук Иданың тискәре холкын
тасвирлап, әдип аны вакыйгалар агышында эзлекле ачылу процессыннан мәхрүм
итә. Мисал өчен Иданы сурәтләгәндә автор түбәндәге билгеләмәне укучыга
җиткерергә ашыга; “Әнисе кебек ялкаулык һәм кайбер бүтән нәрсәләр анын күп
кенә яхшы якларына ныклап тамыр җәеп китәргә комачау булды. Ул әнисе кебек,
бик холыксыз, бик үз сүзле булып һәм. гомумән, күп кенә начальник балалары
кебек, кылтык, иркә, эшлексез булып үсте". Бетте! Кызга хөкем карары
чыгарылды дигән сүз. Укучыга инде бары тик ул кылган гамәлләрнең ахырда
һичшиксез күренәчәк күңелсез нәтиҗәләрен генә көтәргә кала.
Сәгыйть образында исә язучы күпкә эзлеклерәк эш итә һәм ул героен туган
төбәгенә, якыннарына, якташларына мөнәсәбәттә өйрәнүне үзәккә ала. Ида
белән Сәгыйть. гәрчә романнын әүвәлге битләрендә мәхәббәт хисе белән бер-
берсснә нык береккән охшаш җаннар итеп тасвирлансалар да. нәкъ менә туган
җиргә мөнәсәбәттә капма-каршы кешеләр булып укучы алдына китереп
бастырылалар. Шау-шулы Казан урамнарыннан соң тын. тузанлы туган төбәге
И дага гаять авыр тәэсир ясый, гомере буе монда яшәү уе аның котын ала. Ә
Сәгыйтькә исә. киресенчә — туган ягы үз, якын. Биредә ул жаны-тәне белән ял
итә. хисләре сафланып, күңеле пакьләнеп кала. Ул хәзер туган җиренә дә,
авылдашларына да башка күзлектән карый башлый. Алар риясыз, ихлас,
Сәгыйтьнең кайтуына чын күңелдән шатланалар; шул ук вакытта сынаулы
караш ташларга да өлгерәләр: янәсе, нинди уй-ниятләрдә бу “кала кешесе?” Уен-
көлке арасында егеткә — ни әйтсәң дә шәһәрдән кайткан бит — сәясәткә
кагылышлы сораулар бирәләр, сак кына колхоз турында, яңа законнар чыгу
турында сүз юкмы. җир. салым буенча үзгәрешләр көтелмиме икәнен сорашалар.
Авылдашлары белән бергә печән чабу рәхәтлегеннән күнеле изрәгән Сәгыйть
уянып киткәндәй була: авылның әлегә кадәр күренми йөргән никадәр авыр
проблемалары бар икән бит! Тышкы сабырлык артында авыл кешесенең борчуы,
әрнү-газаплары. чарасызлыгы хәттин ашкан икән. Гүзәл табигатьле манзара
күләгәсендә хәерчелектән, башбаштаклыктан алҗыган авыл ярдәм сорап
ыңгыраша түгелме сон?
Биредә автор заманның иң үткен бер мәсьәләсенә —сугыштан соңгы
авылның авыр, газаплы хәленә кагыла. Дөрес, бу мәсьәлә роман үзәгендә тормау
сәбәпле, язучы аны артык җентекләми (ул заманда бу мөмкин дә булмас иде).
Колхозларның аянычлы булуына сәбәпче итеп унмаган. булдыксыз җитәкчеләр
күрсәтелә Әмма мондый берьяклы караштан да язучы шәхсән бик оста гына итеп
тайчана алган. Бу кычкырып торган беркатлы сәбәпләрне ул Сәгыйтъ исеменнән
әйттерә, һәм шунын белән үзе нейтраль позициядә кала
Колхоз сәясәтендә гаделссзлскләрдән җаннары арыган авыл кешеләренең
кайберләре инде эшкә эленке-салынкы карый башлаган. Шунысы куркыныч, бу
битарафлыкны акларга нигез бар: эшләден ни, эшләмәдең ни — нәтиҗәсе
бертөсле, хакы бер “таяк"! Әнә шул рәвешле Н. Фәттах героеның уйланулары,
күзәтүләре аркылы, ерак тамырлары белән жир эшенә береккән кешеләр
арасында төрле типларны күрә һәм күрсәтә башлый. Бу җәһәттән романда капма-
каршы тарафларда торган ике характер аеруча калку тасвирлана. Бер төрле яшәү
фәлсәфәсен язучы Әхнәф образы аша бәян итә. Әхнәф — күптән түгел генә
армия хезмәтен тутырып кайткан һәм янарак кына өйләнгән яшь ир —
колхоздагы вәзгыятьне тиз анлап алган. Тамырларын шартлаганчы эш йөген
тартсан да, әжере булмаячак. Авылда социализмның төп принципларыннан
берсе булган тигезлек лозунгысы гарип формасында чәчәк ата: түләүсез хезмәт
хөкем сөргәндә, барысы да — тырыш җанлысы да, ялкау хөрәсәне дә —бер
дәрәҗәдә була түгелме сон0 Шуна да эш өчен янып, борчылып йөрүчеләргә
Әхнәф кебекләрнең җавабы әзер: "Жукка кычытыиасың калхуз өчен, барыбер
артыгын язмаслар" Шул сәбәпле Әхнәф “булсынга" түгел, “узсынга"
йөрүчеләрнең берсе булуны кулай күргән Анын күнелс инде җирдән бизгән, уе
хәзер башкада, җай чыгу белән Урта Азиягә китү нияте белән яши. Әлбәттә,
мондый хәлне Сәгыйтъ бик авыр кабул итә. Яшь герое белән бергә яшь автор үзе
дә борчыла. Әхнәфнсн шул рәвешле "бер нинди кайгысыз-борчусыз үз туган
авылын ташлап китәргә теләве өчен” ачуы килгәнлеген ачыктан-ачык белдерә.
Язучы шуна да Әхнәфнен сурәтен ясаганда тискәре хисләр уята торган төсләрне
генә куллана, килеш-килбәтснсн ясалма, эч пошыргыч булуына басым ясый. Ә
инде аның хатынын тасвирлаган чакта (чөнки Әхнәфне читкә китәргә котыртучы
ул бит!) автор тоташ карикатур алымнар белән генә эш итә Романда Әхнәф
жиргә табынып яшәүчеләр арасында ялгыш кына килеп эләккән сынар чүп үләне
ксбегрәк тәэсир калдыра Кызганычка
Нурихан Фаттах кызы Чулпан белен узе утырткан азмагач янында 1996 ел
каршы, татар хәятында әлеге образ очраклы бер тип түгел иде Моны раслау өчен
иң әүвәл шул чорның эчтәлеген күз алдына китерергә тырышыйк.
Әсәрдә вакыйгалар илленче еллардагы татар авылында бара. Сугыш
беткәнгә дә инде байтак узган, ә хәлләр һаман да аяныч. Исәпсез-хисапсыз
налоглар, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләп тә ичмасам кеше сымак
яшәрлек хезмәт хакы ала алмау авыл кешесендә өметсезлек хөкем сөргән яшәү
философиясе тудыра. Өлкәннәр, хәттә ки әле урта буын да ата-баба туфрагы,
нигезе дип сабыр итә, "язмыштан узмыш юк" дип түзәргә, җан асрарга тырыша
Ин кыен хәлдә — яшьләр. Аларның әле олы тормышка кереп килгән мизгелләре
— әти-әниләре кебек алар да шулай ярым хәерче, хокуксыз, мәсхәрәле
тормышта гомер кичерерләр микәнни9 Әнә шул вакытта инде яшь буын бәхет
дигәннәрен читтән эзләү уена килә. Нәтиҗәдә йөз меңләгән татар егетләре, татар
кызлары яхшы тормыш эстәп чит-ят төбәкләргә юл алдылар. Ул заманда
телләрдән төшмәгән Урта Азия егет-кызларның күңелен җилкендергән ил-җир
булды. Китүчеләрнең беренче дулкыныннан өметле җавап алынгач: икенче,
өченче... дулкын татар яшьләрен туган төбәкләреннән суырып кына ала
башлады. Бу дәвер татар тарихында иң драматик сәхифәләрнең берсе иде. Татар
халкын инде ничәмә гасырлар таралырга, чәчелергә мәҗбүр иткән вәзгыять әллә
нинди эчтәлеккә, төсләргә төрелеп үзенең кара уенын дәвам итә килә. Бер
Үзбәкстанда гына да бүген әллә ничә йөз мең милләттәшебез яши. Тукай, Җәлил,
Туфан телендә сөйләшүче татарлар микән сон инде алар? Әллә милләт
агачыннан өзелгән, җилгә ияреп еракларга очкан, югалган яфрак хәлендә микән
алар?
Романдагы Әхнәф әнә шушы туган илдә яшәүнең мәгънәсен югалткан
кеше буларак күз алдына килеп баса. Бәхет эзләп киткәннәрнең ымсындыргыч
кайтавазы ("Җимеш белән буа буарлык... Оҗмах инде, оҗмах...") аны да туган
төбәген ташлап китәргә чакыра. Шуна да Әхнәфне ялгызак бер характер дип атап
булмый, ул гомумкешелек, ә төгәлрәк әйткәндә, бу очракта ул гомумтатар тибы.
Н. Фәттах романда Әхнәф позициясенә каршы Мәрдәнша агайның яшәү
фәлсәфәсен куя. Мәрдәнша агай бөтен барлыгы белән җир кешесе. Колхозның
бүгенге аяныч хәленә ихластан борчыла, гел болай бармас, кайчан да булса
тормыш яхшыланыр әле дигән өмет белән яши. Колхоз эшен дә ул вөҗданы
кушканча җиренә җиткереп башкара. Ул гына да түгел, кеше эшенә дә ул
үзенекенә караган кебек карый, эленке-салынкы башкарылган хезмәткә җаны
белән әрни. Сәгыйть җәйге ялга кайткач, Мәрдәнша агайның шушы характерын
аңлап, беренче кат күргәндәй аңа исе-акылы китеп карап тора: “Ул, дүрт
класслык белеме дә булмаган гади колхозчы, аннан, студент Сәгыйтьтән дә, зур
урында утыручы һәм шуңа күрә зур җитәкче булырга тиешле Булатовтан да
югарырак, биегрәк иде, аңлырак һәм дөрес, аек фикер йөртүдә сәләтлерәк иде”.
Шул рәвешле ачы тормыш тәҗрибәсе кырыс хакыйкать булып егетнең аңына
үтеп керә, тормышка, кешеләргә карата булган карашларын формалаштыра.
“Мәрдәнша агай кебекләр кирәк, чын-чынлап кайгыра, борчыла белә торган
кешеләр кирәк!.."
— бу Сәгыйтьнең генә ■ител, авторның да кешелеккә әрнү катыш өмет белән
эндәшүе иде. Язучы авылның төп терәге Мәрдәнша агайлар булуын раслый —
нинди авырлыклар чигүгә карамастан карганмый, зарланмый тормышны алып
барган мондый ил агаларына аның хөрмәте бик зур. Шушы мөхтәрәм затларга
лаеклы алмаш булачак саф күңелле, әхлак кыйбласыннан тайпылмаган Сәгыйть.
Зәйтүнәләргә дә зур өмет баглый язучы. Бу җәһәттән шундый уй-хис туа: Н
Фәттах авыл тормышын тасвирлап, анын киләчәген уйлап, еракка карый торган
фикер-карашларын да уздыра булса кирәк. Яшерсн-батырын түгел, татар
милләтен башлыча авыл төбәгендә сакланып калды һәм бу шулай килә дә.
Телнең, гореф- гадәтләрнең төп сакчысы — авыл. Димәк ки, татар авылының
проблемаларын хәл итәргә алыну, ул бер үк вакытта милләт язмышына
кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрү иде.
Әнә шул рәвешле Н. Фәттах беренче романы белән үк —гәрчә әсәр
яшьләрнең әхлакый һәм хезмәт тәрбиясенә багышланган булса да — халык
тарихыннан гыйбрәтле дәрес бирә, сиздерми генә гамьле күңелләрне милләт
язмышы турында уйланырга өнди.
Авыл, аның кешеләре Н Фәттах өчен гомерлек горурлык та. мәнге
төзелмәс әрнүле яра да булдылар. “Сезнеңчә ничек9” романында колхоз
тормышындагы авыр хәлләргә ишарә генә булган мизгелләр язучынын “Артта
калган юллар" повестенда бар кырыслыгы белән укучы алдына килеп баса. Әсәр
беренче тапкыр 1965 елда “Казан утлары" журналының 12 санында басыла һәм
язучынын бер генә җыентыгына да кертелми. Бары тик 30 ел узгач кына. 1995
елда “Кырык дүртнең май аенда” дип аталып, әдипнең “Кичү” исемле китабына
урнаштырыла Мондый эчтәлекле әсәрнсн дөнья күрүе “җепшетү чоры" дип
аталган 60 еллардагы иркен сулыш алу дәверенә бәйле иде. Аннары яңадан
катырып ташлады — рухи “бозлану чоры” башланды һәм “Артта калган юллар"
кебек кырыс чынбарлыкка нигезләнгән әсәрләрнең укучыга бару юлы киселде
Н Фәттах бу әсәреңдә сугыш чоры авылының ин авыр бер вакытын — 1944
елнын язын тасвирлый. Бу — сугыш афәтеннән, фәкыйрьлек, мохтаҗлык
изүеннән сонгы чиккә җиткергән авылнын "ач үлем куркусыннан" көзге
яфрактай калтырап, менә-мснә өзеләм дип торган бер дәвере иде. Повесть
беренче битеннән үк дәһшәтле киеренкелек белән башлана һәм бу борчылу,
гаҗизләнү, ачу, ачынуларның тыгыз бергәлегеннән туган хис ахырга кадәр
тетрәнүлс халәттә тота. Әсәрнен баш каһарманы Хәмдия образы аркылы язучы
шул заманның кырыс картиналарыннан гына торган тормыш сурәтханәсенә
алып керә. "Колхоз күтәрәмдә. Җирне сыер белән сөрәләр. . Басуда утырып
калган ашлыкны ашаучылар агуланып үләләр... Бәрәңге басуларын актарып
бетергәннәр , бер черек бәрәңге табарлык түгел...” Сугышка хәтле авылда кеше
затына да исәпләнмәгән әтрәк-әләм властька үрмәләп, карт-карчыклар. хатын-
кыз. бала- чагаларны изүдән ләззәт табып яши. Сугышка хәтле авылда ударница
булган. Мәскәүгә күргәзмәгә барырга хыялланган Хәмдияне яшьтәшләре белән
Себергә урман кисәргә озатканнар. Газаплы хезмәткә түзә алмый качып кайткан
дус кызларын төрмәгә япканнар. Хәер, Хәмдиянең Себердәге бараклары да биек
койма, тимер чыбык белән уратып алган төрмә янәшәсендә булып, тоткыннар
да, ирсклеләр дә бер үк эштә — урман кисүдә. Тимер чыбык артындагылар әле
нәрсә өчендер, ни өчендер хөкемгә тартылган булсыннар да ди. ә Хәмдия кебек
яшь кызларны шуларныкына тин язмышка дучар итү кемнәргә кирәк булды икән
сон9 Хәмдия бит биредә дә үләрен. өзелерен белми эшли, ирләр көче җитмәслек
агачларны аударып дөнья күргәннәрне дә шаккаттыра
Авылдан аларны башта алты айга дип алып китәләр, аннан янә ярты елга
калдыралар, бераздан "сугыш беткәнче эшләячәксез" дип белдерәләр Әнә шулай
“гаспссздән гаепле" Хәмдия борын-борыннан явыз җинаятьчеләр генә хөкем
ителгән мәхшәрле язмышка тарый Ул әле түзгән дә булыр иде. тик биредә анын
баласы туа Бу шартларда нарасыеннан мәңгегә аерылу куркынычы килеп баскач,
ул качып кайтырга була Авылда анларлар — ул бит эштән тайчынмый, биредә
ул көн-төн тир түгәргә риза, аңа күкрәк баласын гына саклау кирәк. Әмма яшь
ананы туган җирендә коточкыч хәбәрләр көтә. Авыл күзгә күренеп бетеренгән;
ачлык-мохтаҗлыктан карт әнисе ниндидер куркыныч бер битараф шәүләгә
әверелгән; әтисе белән абыйсы сугышка һәлак булганнар, кече энесе ерак
госпитальдә аяксыз ята; җиңгәсен бер кесә яшел кузак өчен биш елга төрмәгә
утыртканнар; салым, заем, ит. май. тире, тагын әллә нинди планнар, "недоимка"
кебек шомлы афәтләр хәлсез карчык җилкәсенә күтәрә алмаслык авыр йөк
булып яткан Туган җирендә дә яклау таба алмаган, эзәрлекләнүгә, качып яшәүгә
дучар ителгән яшь ана физик һәм рухи газаплар чигү соңында акылыннан шаша,
баласын югалта һәм бераздан авылдашлары салам өеменнән Хәмдиянең үле
гәүдәсен табып алалар.
Хәмдия сугыш чорының тылдагы корбаны, каргышлы язмыштан, газаплы
тормыштан һәлак булган татар хатын-кызларының (аларнын санын инде без
беркайчан да белә алмаячакбыз) җыелма образы. Ирекссздән М. Әгьләмов
шигыреннән юллар хәтергә килә
Ә аның шнкеллс илемдә
Мснләгән хатыннар үлгәндер
Н Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" повестен укыгач, күңелдә
авыр хисләр катыш әрнү кала. Бер үк вакытта ачу да килә, без дә сугыш чоры
турындагы әдәбиятны укып, шул заманны беләбез дип йөргәнбез инде! Эшкә
жырлап бара, жырлап кайта торган егет-кызлар. көр күңелле Минле-
Җенлекамаллар янәшәсендә фаҗигале язмышлы Хәмдияләр дә булган икән
ләбаса! Ясалма пафослы, заман боеруына ярашып язылган роман, поэма,
пьесалар кысасына сыя алмаганга күрә. Н Фәттах повесте өч дистә ел буе журнал
вариантында калырга мәҗбүр ителде дә инде.
Әлбәттә, язучы тасвирлаган фаҗигале хәлләрне сугыш чорын ын кырыс
законнары белән аңлатып булыр иде булуын. Әмма аклап булмас иде' Кемнәрдер
газаплы үлем белән дөньядан киткәндә, балда-майда йөзүче шөкәтсез
бәндәләрнен кыланмышларын бер генә кырыс закон да сыйдыра алмас иде.
Аннан килеп, бу кырыс чынбарлык — гомум халык фаҗигасе дип киң таралыш
алган гыйбарә дә кайбер искәрмәләр таләп итә. Дөрес, тоталитар режимнын
гаделсез законнары һәр милләтне изү. кол итү сәясәтен алга сөрә Ләкин
изелүчеләр арасында да катлауларга бүленү бар икән әле.
. Хәмдияләр яши торган барак тоткыннарныкыннан һич тә аерылмый, ул
әле хәтта төрмә өчен махсус салынган да булган “Нишләптер анда менә аларны
китереп тутырдылар. Барысы да авылдан, барысы да юаш Татар, удмурт, мари,
мукшы " Россия империясенең рус булмаган милләтләрне икеләтә кысу, рухын
сындыру, ахырда юкка чыгару сәясәте булмады микән бу?!
Н Фәттах татар милләтенең, аеруча яшь буынының, аянычлы язмышын
бәян итеп ачыргаланса, татар егет-кызларының эшчән, тырыш, ышанычлы
булуын тасвирлап горурлану хисе дә кичерә. Кайда да югалмый икән татар
баласы, чит- ят төбәкләрдә дә эшлекле холкы белән ихтирам казана ала икән. Бу
мотив Н Фәттахның “Бала күнелс далада" исемле романында да үзәккә алынды.
Чирәм җирләрне үзләштерү чорын сурәтләүгә багышланган бу әсәр зур хезмәт
романтикасына дан җырлау булып дөньяга килде. Күтәренке рух белән
кузгалган ташкында, бер көнлек "күбәләк" әсәрләрдән аермалы буларак,
күзәтүчән автор төрле уй-ниятле кешеләрне таный һәм күрсәтә алды. Зур. купшы
эчтәлекле лозунглар ышыгында Ислам сыман кыек эшләрен яшерү максатыннан
“чирәм җирләргә" юл тоткан әхлаксызлар да, Фәридә кебек романтикага
кызыгып ялгыш килеп эләккән җилбезәкләр дә очрый. Әлбәттә инде, авторның
төп сурәтләү объекты болар түгел, әсәр үзәгенә җиргә жаны-тәне белән бирелгән
Һарун образы альта. Роман каһарманы чыкылдап торган авыл егете, бик гади дә
ул. урыны-урыны белән тупасрак та. “Чирәм жир” шау-шуына да ул табигый
крестьян философиясе белән ияргән акча эшләргә, аннан йорт салып өйләнеп
җибәрергә Әмма җиргә булган мәхәббәте, хезмәтне яратуы, бернинди авыр, кара
эштән дә тайчанмавы белән ул ялтыравыклы нотыкларга оста, әмма буыннары
сыек "энтузиастлардан" нык аерылып тора. Бу юнәлештә ул бригадасындагы
кайберәүләр белән каршылыкка да керә. Әйтик Беренче Май бәйрәме уңаеннан
аларнын табигатькә китеп кәеф-сафа чигеп утырулары һаруннын башына
сыймый. Ничек инде, көннәр түгел, минутларның шундый да кадерле,
кыйммәтле вакытында чәчүне туктатып, мәжлес корып утырмак кирәк ди?
"Язның бер көне елны туйдыра" дигән халык акылы канына сеңгән Һарун — аны
никадәр "индивидуализмда", “капиталист калдыгы" булуда гаепләмәсеннәр —
җиргә, икмәккә булган чиксез мәхәббәте аркылы формаль карашларны, ялган
бердәмлек калыпларын җимереп ташларга үзендә көч таба. Ахыр чиктә яткан
җирләр — хәзер инде офыктан-офыкка сузылган иген кырлары — буразнада
үскән һаруннын икенче ватанына әверелә. Романның сөземтәсеннән
аңлашылганча. Һарун, анын якын, фикердәш дуслары беренче тапкыр үзләре
сөргән, үзләре чәчкән казакъ далаларыннан беркая да китмәячәкләр. Роман
исеменең русчага “Джигиты остаются в степи" дип тәржемә итеп бирелүе дә бу
хакта ике төрле уйларга урын калдырмый Язучы белән бергә татар егетләре өчен
горурлык хисе дә кичерәсең, аларнын уңышларына сөенәсең дә. Әмма автордан
аермалы буларак, бер сискәнүле уй да күңелдән йөгереп уза: тагын... Инде бу
дулкын да асыл татар егетләрен илдән еракларга алып китеп, язмышларын башка
төбәк җирләренә бәйләп куя. Тагын! Ярты гасыр эчендә генә дә инде ничәнче
мәртәбә! Һарун. Барый. Мансур. Вәгыйз кебек жир язмышын үз язмышлары итеп
кабул иткән төпле, эшлекле
егетләр Татар иленсн үзенә дә бик таман булыр иде дә бит кана' Кайвакыт
аггтырап уйлап та куясын: карале, Татарстаныбыз ничә еллар буе Себертә,
тугандаш республикаларга яшь эшче көчләр үстереп бирүче бер тәрбияханә
сыйфатында яшәгән икән бит! Үзе хәлсезләнгән, әмма башкалар өчен сәламәт
кан бирүдән
Hvpuxan Фаттах үзенең якташлары — Яңавыл районыннан чыккан әдәбият-сэнгать
эшлеклеларе арасында 1993 ел
туктамаган донор булып торган! “Изгелек җирдә ятмас" диләр дә бит Хәерлсгә
булсын инде, хәерлегә..
Үз халкынын язмышын шәхси мәнфәгатьләреннән аерып карамаган Н.
Фәттах аның аянычлы хәлен уйлап сызланса, тарихта җуелмас эзләр калдыруын
фикерләп горурлык хисе дә кичерә. Милләт угылларын, кы парын гафләт
йокысына бирелмәскә өндәп, ерак бабаларыннан үрнәк вә гыйбрәт алырга
чакырып ул аларга данлы да, канлы да булган тарих битләренә узарга тәкъдим
итә. Тормышка ашырылуы гаять тә кыен шартларда башкарылган шундый изге
ниятләрнең күркәм нәтиҗәсе булып 1970 елда “Итил суы ак а торур” исемле
роман дөнья күрә.
Романда сурәтләнгән вакыйгалар X гасыр башына карый һәм татар
тарихында гаять мөһим этапларның берсен — болгар бабаларыбызнын рәсми
рәвештә ислам дине кабул итү дәверен бәян кыла. Татар тарихы буенча Пугачев
фетнәсеннән сраккарак карарга җөрьәт итмәгән әдәбиятыбыз өчен бу бик зур
вакыйга булды. Н. Фәттахка кадәр милли тарихка бары тик караңгылык
патшалыгына караган кебек кенә күз салырга өйрәткән рәсми аңлатмаларның
череклеген раслап, “татар ренессансы Октябрь инкыйлабыннан сон гына булды"
дип раслап һәм шунын өчен бирелгән медаль, мактах кәгазьләрен санап утырган
ялагай әсәрчеләрнең өнен алып килде дә. исеменә тин Идел киңлеге белән
коргаксыган җаныбызны иңләп, кинәндереп сугарды да. орлыкта килеш шыта
алмый яткан милли хисләрне уятып, тизлән сузылачак тамырларына бәрәкәтле
җирлек әзерләде Н Фәттах бу романны язуга этәргән төп көчләрнең берсе итеп
туган халкына, туган теленә, мәдәниятенә чиксез мәхәббәт тойгысын атый. “Бу
тойгы булмаганда гомумән бер нәрсә дә иҗат irren булмый". — дип раслый әдип
Ә ни өчен нәкъ менә Болгар дәвере’ Язучы бу хакта ачыклык кертүне кирәк таба.
Онытмыйк, роман 60 еллар ахырында язылган Ә бу заманда “Казан ханлыгы яки
Алтын Урда турында уйлап та булмый Язсаң, шундук алып китәчәкләр,
милләтчелектә, пантюркизмда, тагын әллә нәрсәләрдә гаепләячәкләр". Ә Болгар
чоры исә ул. язучы раслаганча “күпмедер дәрәҗәдә нейтраль чор. Рус
лар белән канлы бәрелешләр дә күп түгел, булганы да инде онытылып беткән'
Романда сурәтләнгән эчтәлек чынлап та тарихта булган: 922 елда
Багдадтан Болгар иленә барлык мөселманнарның дин башлыгы хәлифәдән
илчелек килә. Нәтиҗәдә уртак дин — ислам дине кысасында таркау кабиләләрне
туплау, көчле дәүләт системасын булдыруга җитди нигез салына. Әнә шул
рәвешле Болгар идарәчесе Алмыш хан үз өстенә бик тә четерекле, әмма кирәкле
заман таләбе булган бөек бурычны йөкли. Иң көчсез дошман да җиреңә-суыңа
дәгъва белдергән бер вакытта иске йолалар, гореф-гадәтләр белән инде яшәү
мөмкин түгел — олуг хан моны яхшы аңлый. “Элеккечә ил тотып булмый, — ди
ул үз мөрәҗәгатендә — Безгә бердәмлек кирәк, иминлек кирәк, көч-байлык
кирәк”. Шул ук вакытта яңа идея, үзгә принципларына күчү дә жинсл генә хәл
ителә алмый. Гасырлардан бирле килә торган ата-баба гореф-гадәтләреннән
җәһәт кенә баш тартып кара әле! “Аллаларны бер көнгә генә сайламыйлар”, дип
уйланган, “башка дингә күчү бит ул яңадан туу, бөтенләй башка кешегә
әверелү", дип әрнегән ил агасы Майчан аксакалны да аңларга була. Әмма заман
Болгар дәүләтен шундый шартларга китереп куйган ки, инде бары үткәндә генә
калачак яшәү рәвеше белән алга барып булмаячак. Киләчәк буыннарның
исәнлеге, азатлыгы, ил-йортның иминлеге хакына Алмыш хан бу бөек ниятне
һич тайпылмый тормышка ашыра килә: кайда үгетләү, ышандыру юлы белән
алдыра, кирәк урында көч куллана... Кызы Аппак ханнан ата-баба йоласына
кайтырга рөхсәт итүен үтенгәч, Алмыш хан аңа җавабында әйтә: “Үткәнгә кире
кайту юк. Ител кирегә акмаган кебек, сиңа да. мина да, бөтен Болгар йортка да
кирегә кайту юк”.
Романда бу хәлиткеч вакыйга эзлекле рәвештә бәян ителә. Кискен
борылышлы тасвирлар, мавыктыргыч күренешләр, мәхәббәт романтикасы,
кызыклы да, драматик киеренкелеккә дә бай эпизодлар төп фикерне укучыга
җиткерүдә үтемле алым итеп файдаланыла.
“Итил суы ака торур” романының “кул арты" җиңел булды. Илдә
башланган үзгәрешләрнең саф җилләре исеп кенә куйды: татар әдипләре дәррәү
кубып әлегәчә тыелган өлкәнең “чирәм җирләрен" үзләштерергә керештеләр. Бу
җәһәттән, Казан ханлыгы, аеруча анын соңгы идарәчесе Сөембикә ханбикә
образы язучылар өчен тәмләп сурәтли торган "шлягер” темага әверелде. Болгар
дәүләте хакында да иркенләп, бар байлыгына сурәтләргә мөмютнлекләр ачылды.
Ә Нурихан Фәттах исә. бу дулкын кузгалганчы ук. үзеннән соң киләчәк
әдипләргә ашлы, бәрәкәтле иҗат кыры калдырып, тагын да ераккарак чорларга
сәфәр чыккан иде инде Әдипнең 70 елларда башланып. 80 еллар уртасында
төгәлләнгән күләмле ике китаптан гыйбарәт “Сызгыра торган уклар" исемле
романы безнең эрага кадәр III-I1 гасырларда булган тарихи вакыйгаларга
нигезләнгән. Хәзерге бүленеш буенча Монголия, Төньяк Кытай
территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы, җир-су өчен
алып барган көрәше тасвирланган бу роман- дилогия масштаблыгы, миллионга
якын кеше катнашкан вакыйгаларны колачлый алу мөмкинлеге белән таң
калдыра. Төрле эчтәлектәге максатлар хакына (азатлык, бәйсезлек, шөһрәт-дан,
җир-су, байлык...) ырулар, кабиләләр бәрелешә. Идарәче тарханнарның,
каганнарның әмере белән эреле-ваклы халыклар һәлакәтле яуга кузгалалар.
Җиңүчеләрне рәхимсез кыра, талый, хатын-кызларны, балаларны коллыкка ала.
Роман битләреннән ерак-ерак гасырлар артында күмелеп калган кырыс
вакыйгаларның җанлы сурәтләре күтәрелә, хәзерге төрки халыкларның борынгы
бабалары сөннәр тормышы һәм аларнын көчле, дошманнары белән ирек өчен,
яшәү өчен алып барган тиңсез көрәшләрен тасвирлаучы баталь картиналар
калка. Бу күп тармаклы, күп образлы эчтәлек автор тарафыннан бер тотрыклы
хикәяләү рәвешенә салынып, мавыктыргыч итеп һәм бик тә үтемле ысулда
укучыга китереп җиткерелә. Язучы сугыш-орышларда хәлиткеч рольнең гаскәр
күплегендә түгел, ә хәрби осталыкта, көчтән бигрәк, акыл, тәҗрибә белән эш
итүдә икәнен үтемле картиналар аркылы раслый килә. Эреле-ваклы бәрелешләр,
конфликтлар аерым кешеләрнең эш-гамәлләре белән дә тыгыз үрелеп бара Теге
яки.бу тарихи вакыйга мәкерлелек һәм затлылык, хыянәт һәм тугрылык,
мәхәббәт һәм нәфрәт, тәхеткә омтылу һәм ватанпәрвәрлек хисләренең кискен
каршылыгы белән тыгыз бәйләнгән хәлдә яктыртыла. Бу исә романга үзгә җылы
фон бирә, күпсанлы тарихи дәресләрне ялыкмый күңелгә сеңдерә барырга ярдәм
итә.
Тарихта чынлап та булган вакыйгаларга нигехтәнеп. кискен хәлләргә,
көтелмәгән борылышларга бай "Сызгыра торган уклар” романы кышкы ау
күренешен тасвирлау белән башланып китә. Сөн дәүләтенсн башында торган
Туман тархан гадәт буенча ауны башларга тиеш. Ау кызып килгән бер мизгелдә
тарханнын гомерен куркыныч астына куйган очрак була һәм аны котылгысыз
үлемнән улы Албуга коткарып кала. Романда үзәк конфликт әнә шул ата белән
углы — тархан һәм тәхеткә законлы варис Албуга арасында бөреләнеп, киңәя вә
пгрәнәя бара-бара гади кешеләрне, дәүләт югарылыгындагы затларны үз
даирәсенә тартып кертә, ахыр чиктә зур-зур гаскәри берләшмәләрне, бөтен бер
ыру- кабиләләрнс кузгалырга мәҗбүр итә. Төрле астыртын эш йөртүләрдән
зиһене чуалган Туман тархан Сөн дәүләтенен катгый канунын боза: төп варисы
Албуганы тәхеттән читләштереп, ерак бер төбәккә озатырга әмер бирә Кол
кытай кызын кече хатыны дип, аннан туган баланы үз дәвамчысы итеп игълан
кыла ДЗүләт готрыклыгынын нигезе булган кануннарны бозу ил эчендә ризасы
хлыклар китереп чыгара, чуалышларга сәбәпче була. Халык акылы әйтә. Үзара
сугыш — дошман илә сугыштан күпкә яманрак Сөн дәүләтендә бердәмлек
какшавын сизеп алган явыз ниятле күршеләре хәлсезләнгән илне төрле яклап
таларга керешәләр Туган җиреннән куылып, җиңелеп, хурлыклы хәлгә калган
Туман тархан, изге кинәш эстәп Баргынтай бабага килгәч, ил агасы әрнеп ана
дәшә "Нинди кинәш9' Элегрәк колак салырга иде ил-көн сүзенә Инде эш узган.
Туйлап, калым түләп алган бичәләреңне таратып бетерден, тәгин углынны читкә
тибәрдсн Илсез- көнссз килмешәкне үз янына биеккә утырттын Сөн илснсн бер
як кабыргасын Чин умырып аллы, икенче як кабыргасын дунху алды. Анда
тукмыйлар, монда . тукмыйлар сине. Күпме ирләр яуда ятып калды Әйт. нинди
кинәш бирим мин сина, Туман улым9"
Романда сөннәр язмышына тигән бәла-казалар, авыр хәсрәтләр күп
очракта килмешәк Исәнтәй-Банхуа образы белән бәйләнгән Еландай шома,
зәһәр, төлкедәй хәйләкәр бу бәндә искиткеч осталык белән тархан тирәсендәге
бердәмлекне какшата ала: ил агаларын үзара ызгыштыра, әллә ниләр кыланы п,
дәрәҗәле хәрбиләрне ачуланыштырып бетерә, бер-бсрсснә кан дошман
булуларына ирешә, затлы катлау кешеләрен зинданнарга ташлата... Ахыр чиктә
Албуга угланнын тәхеттән читләштерелеп, илдән сөрелүенә дә шул мәкерле
Исәнтәи сәбәпче була. Роман-дилогиянең бусннан-бусна ул бары тик чиркану
катыш нәфрәт кенә уятырга сәләтле тип итеп тасвирлана Әмма шәхсән мин
шушы алама бәндәнең эш-гамәлләрендә, аклап булмаган очракта да, аңларлык
бер мантыйк күрәм Аны хыянәттә гаепләп булмый — ул төркиләрдән түгел, Сөн
дәүләтенең язмышы аның ике ятып бер төшенә дә керми Ул гаять зур саклык
белән, һәр адымын бик төпле уйлап, һәр сүзен үтә төгәллек белән үлчәп үз сәяси
уенын алып бара Анын бөтен максаты — туган төбәген, ул башында торган
Таштутай үзәнен бәла- казалардан аралап калу. Икс бөек, биниһая көчкә ия
дәүләтләр — Сөн белән Кытай мәмләкәтләре арасына кысылып калган бу
бәләкәй ил-йорт кайсы якнын булса да бер селтәнүеннән үк жир йөзеннән юкка
чыгарга мөмкин Гигантларның үзара сугышып хәлсезләнүе Исәнтәйгә бик кулай
һәм ул җайлы шартлар туган бер вакытта үз таләпләрен лә куя алуына өметләнә.
Бу — зур ауда яраланган арысланның хәлсезләнүен күргәч, тешен ыржайтып
әрсез, оятсыз кыланучы шакал гамәлләрен хәтерләтә башлый Нәкъ менә Исәнтәи
Туман тарханны Кытайга каршы яу чыгарга күндерә, ә үзе сөннәрнең һәр
адымын каршы якка җиткерә юра Бер үк вакытта ул Кытайның да жиңүчс
булуын өнәп бетерми Икс араны бутан, ахырда үзе дә буталып беткән Исәнтәи
гамәлләренә тиң җәзасын ала — халыкта "яман саз” дип шомлы дан алган
баткаклыкта әҗәлен таба.
Романда төп идея, сурәтләнгән заманның әхлакый, сәяси эчтәлеге нигездә
Албуга углан образы белән бәйләнгән Беренче китапта әле ул — тәҗрибәсез
яшүсмер Тәкъдир аны баштан ук кырыс сынауларга дучар итә Албуга әтисе
тарафыннан читкә тибәрелә. Кытайга уңышсыз яу вакытында әсир төшә Мен
бәла белән туган жирснә кайтса, таланган, яндырылган, ятлар
башбаштаклыгыннан ннрәп ятучы газиз ил-йортын күрә . • •
Диотоп1янен икенче кисәгендә инде ир-ат буларак ныгыган, ачы тормыш
тәҗрибәсеннән кырыслана төшкән Албуга угланга шушы тар-мар китерелгән
ватанны торгызу, күңелләренә өметсезлек сарган илдәшләрен азатлык өчен
көрәшкә күтәрү бурычы йөкләнә. Иң әүвәл ул гаскәрләрендә ныклы хәрби
тәртип урнаштыра, буйсынмасларны хөкемгә тарта, беренче булып
дошманнарының өнен алган шомлы сызгаручан ук куллана. Роман ахырында
божра формасында корылган сюжет әсәрне ачып жибәргән кышкы ау
вакыйгасына алып килә Традиция буенча ауны илбашы ача. Әмма дөнья
тарафыннан да, вакыт тарафыннан да шактый типкәләнгән, бетерешкән Туман
тархан үз гомерендә беренче тапкыр киеккә тидерә алмый. Бу — хәбәр, бу —
символ: картайган тархан көчен генә түгел, иңде идарә итү хокукын да югалткан
дигән сүз. Тархан вафатыннан соң сөннәрнсн юлбашчысы булып калган Албуга
ватандашларын азатлык өчен изге яуга җитәкли. Кайда көч белән, кирәк урында
акыл белән оста эш итеп, Албуга тархан илне ятлардан чистарта бара һәм
нәтижәдә дошманнарның төркиләр көчен, өстенлеген танымыйча чарасы
калмый. Эш шуңа барып җитә ки. төркиләрнең ин көчле сәяси “көндәше” Кытай
империясе дә сөннәр белән килешү төзергә, ел саен аларга ясак-калан түләп
торырга мәжбүр була.
"Сызгыра торган уклар" романы беренче чиратта нинди авыр шартларда
да азатлыкларын, якты кояш астында горурланып яшәргә хокукларын саклап,
яклап кала алган ерак бабаларыбызга рәхмәт хисе булып кабул ителә. Шул ук
вакытта ул бүгенге укучыга да адресланган: кыен вакытларда да илен,
бәйсезлегсн, телен югалтмаган төрки кавемнең бүгенге дәвамчылары ни хәлдә,
традицияләрне тиешле югарылыкта тоталармы, гореф-гадәтләргә
тугрылыклымы алар? Гәрчә, безнен заманда куркынычлы сугыш-яулар
күзәтелмәсә дә. телебезгә, димәк ки асылыбызга гасыр башында кисәткән
“инкыйразы" алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан елдан соң да татар милләтен
эчтән таркатучы, җимерүче көч буларак төрле калыпларда яши бирә Н
Фәттахның илленче елларда языла башлап та. озак вакытлар хәрәкәтсез яту
сәбәпле (автор үзе искәрткәнчә мона “бар нәрсәне буып торган милли террор"
ирек бирмәгән), 1995 елда гына басылып чыга алган "Кичү ’ романы әнә шул
хакта кисәтә, чан суга. Әсәрнең баш каһарманы Габделхәй образы аркылы язучы
тоталитар режимның җинаятьчел сәясәтен —рус булмаган милләтләрнең телен,
мәдәниятен бетерү ниятен фаш итә. Бу максатны режим гаять яшерен башкара
һәм милли горурлыгын җуйган, үз халкыннан, гореф- гадәтләреннән баш
тарткан заман манкортлары аша тормышка ашыра. Шундый мескен типларның
берсе — мәктәп директоры Василий Михайлович — чынлыкта Вәсби Муллахан
улы — татар әдәбиятына гашыйк Габделхәй алдында фәлсәфә корып болай ди:
“Сезнең кебек талантлы кешеләрне татар мәктәпләре харап итә. Татариядә.
Башкириядә, чит өлкәләрдәге татар авылларыңда да күп мәктәпләр урысчага
күчте. Без кемнән ким? Нигә безгә артта калырга?"
Барысын да күрә Габделхәй: кол рухлы җитәкчеләрне дә, татар теленә кан
дошман рус әдәбияты укытучысы Семенованы да. паспортына “башкорт” дип
яздыруларын да (“урыс арасында кыерсытмаслар ичмасам" дип юаталар аны),
кыйналуларны да, мыскыл ителүләрне дә кичерә ул — әмма иманыннан, димәк
ки теленнән, дененнән. ата-баба гореф-гадәтләреннән баш тартмый "Без
сугышта юлбарыстан көчлебез. без тынычта аттан артык эшлибез!" — Габделхәй
роман ахырында Тукайнын әнә шул сүзләрен кабатлый. Бу исә бүгенге татар
канында Албуга угланнар, шагыйрь Галиләр рухы яши дигән сүз.
Татар милләте җанына бөтен барлыгы белән береккән Нурихан ага Фәттах
моннан ярты гасыр элек башлаган ижат юлыннан ышанычлы адымнар белән
баруын дәвам итә: тарихның галим-академиклар керә алмаган, капкасын кагарга
да җөрьәт итмәгән ерак дәверләрендә йөри, милли вәзгыятьтән гыйбрәт вә үрнәк
дәресләре бирә.
РЕДАКЦИЯДӘН:
Халкыбызның олуг әдибен 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Ана ныклы сәламәтлек, күтәренке күцел, якадан-яңа ижат шатлыклары телибез!