Укучы сүзе
Татар теленең кириллица белән ярашмавы тел белгечләренә шиксез ачык Күрәсең, бу латин
әлифбасына кайтырга дигән фикернең төп сәбәпләренең берседер
Бу мәсьәләгә икенче күзлектән дә карарга мөмкин Сүз — кулдан язу һәм кулъязманы уку
уңайлыгы турында бара
Латин һәм кириллица хәрефләрен чагыштырганда беренчеләренең язу өчен байтак уңайлырак
һөм, шуның нәтижәсе буларак, бу хәрефләр белән язылган кулъязманы тану дажинелрәк икәнлеге күзгә
ташлана Латин хәрефләре гадирәк, “экономлырак" кул хәрәкәте белән языла Кириллица хәрефләре исә
бертөрлерәк, алар үзара охшаш конструктив элементлардан төзелгән, аларнын язылышы артык катлаулы
һәм мәшәкатьле
Әйтик, кириллицаның г, и, й, п, т, ш — алты юл хәрефе бер-берсенә бик охшаш сызык-
штрихтан төзелә. Алар шул сызыкларның саны һәм шуларга кечкенә генә өстәмә сызык кую белән генә
аерылалар Бу группага әлегеләреннән аз аерыла торган тагын алты хәреф өстәргә була. Алары: к, л, м,
н, щ, ц Юл хәрефләре е һәм с икесе дә бер үк сурәттә дип әйтергә була.
Кириллица алфавитының, яртысы диярлек артык бер төрле языла Кулъязмада бергә туры
килгәндә алар тиз генә танып та булмаслык башка сурәткә әйләнәләр
Югарыда әйтелгәннәрне раслау өчен берничә мисал алып карыйк: пишите, минингит,
лигитимный Әлеге артык озын булмаган өч сүз беррәтгән бер-берсеннән бик аз аерылышлы 12 дән 19
га хәтле гади сызык белән языла. Тагын шул сурәттә охшаш берничә сүз — милиция, шимбә,
пилигрим, тимер, иптәш, ит, ишетелми, шик, миллимикрон, тимгел һ б
Мондый сүзләрне яхшы каллиграфик почерк белән язганда гына житез укырга мөмкин Чынлыкта
исә әлеге сүзләрне арадагы башка төгәлрәк языла торган хәрефләргә карап кына танырга кала
Кириллицаның тагын бер уңайсызлыгы — юл хәрефләрендә вак элементлар күп булуында Язма
хәрефләрнең төзелеше артык катлаулы Арада өчәр-дүртәр конструктив элементлардан төзелгәннәре дә
бар. Болары — Ж ж, Т т, Ф ф, Ш ш, Щщ, Ю ю, Я я.
Кириллица һәм латин хәрефләрен объектив күрсәткеч белән төгәл чагыштыру өчен каллиграфия
катлаулыгы индексы кулланырга булыр иде
Катлаулылык индексы берәмлеге итеп хәрефнең биеклегенә тигез туры сызык- штрих алырга
мөмкин һәр хәрефнең бөтен конструктив элементлары шушы берәмлек белән чагыштырылып, тулай
индекс хисаплана Шушы ысул белән тикшергәндә “А а” хәрефенең индексы 3.5 һәм 4,0, “Б б”ның 3.7
һәм 3,6 итеп билгеләнә Хәреф никадәр катлаулырак язылса, аның индексы да зуррак билгеләнә. Әйтик,
Ж хәрефенең индексы 5,1 берәмлек булса, ин гади языла торган С нын ул 1,7 генә тәшкил итә
Шушы ысул белән хәрефләрнең индексын исәпләп чыгарганнан соң кириллица алфавитының
катлаулык индексы уртача 3,42, ө латинчаның 3,12 икәнлеге күренә. Кириллицага гына хас булган һәм еш
кулланыла торган аеруча катлаулы Җ Ш, Щ, Т, Ф, 3, Ю, Я хәрефләре ин югары индекс белән билгеләнә
Югарыда ясалган анализ кириллицага хас булган тискәре үзенчәлекләрне житәрлек дәлилли
Шулай итеп, латин хәрефләренең гадирәк һәм төрлерәк төзелүе бу алфавит нигезендә кулдан тизрәк
язарга, ә кулъязманы жиңелрәк укырга ярдәм итә дигән нәтижә ясап була
Гамәлдәге татар алфавиты бернинди үзгәрешсез, бу телнең үзенчәлекләрен игътибарга алмыйча,
кириллицадан күчереп ясалган. Аңа татарга бөтенләй хас булмаган хәрефләр дә өстәлгән (Е, Щ, Ц).
Шул сәбәпле хәзерге татарча алфавит кириллицаның уңайсыз якларын тулысынча үзенә жыйган
Татарча алфавитны үзебезнең телгә жавап бирерлек итеп, әмма артык катлауландырмыйча төзү
мәслихәт.
Үзбәк ЛОТФУЛЛИН.
Казан.