ТӘМӘКЕНЕ ТАШЛАДЫК, РӘХӘТ ЯШИ БАШЛАДЫК...
КИНОПОВЕСТЬ
ояш нурларына күмелеп утырган шәһәрнен үзәк урамы буйлап бер егет йөгерә. Чаба гына! Ашыкканнарны да, иренеп кенә селлин- селлин атлап баручы үшәннәрне дә куып уза тора. Торнаныкы кебек озын торыклары велосипед кигиләре кебек туктаусыз хәрәкәттә, аларга күз дә иярми. Урамдагылар ана ихтиярсыз игътибар итәләр: кем кыска калдырган куе сакалына, ирен читләренә дагаланып ябышкан купшы мыегына карап кала, кем өстенә сыланып торган зәңгәр костюмына күз төшерә, аякларындагы өр-яна “Адидас” кроссовкаларына да игътибар итүчеләр юк түгел' Карыйлар да сокланалар, сәерсенәләр дә йөгер\ вакытын егет бераз сәеррәк чакка сайлаган түгелме9 Кояш офыктан шактый биеккә күтәрелеп, ин аулак, кысан йорт араларына да нур үтеп өлгергән. Шәһәр дингез ягасында утырса да, урам һавасы нык ук кызган, бакча күләгәләрендә дә шактый бөркү диярлек Сәгать телләре аргы почмакта да, бирге чатта да унынчы яртыны күрсәтәләр. Әллә иртәрәк торган, әллә төнге тынгысыз дежурлыктан кайтып баручы милиционер егетне сынар күзе белән генә карады да алаптай зур авызын жилпуч-учы белән каплап, тәмләп иснәде
Кыз белән очрашырга шулай чабамы әллә бу егет? Биек-биек өч аяклы өстәлләре тротуарга ук чыгарып куелган бәләкәй генә кафе янына килеп җитәрәк вәкарь белән генә йөргән, нәзек биленә уч төбе хәтле генә алъяпкыч япкан, чүмәлә чәче өстенә агач көрәк дәүмәлеге кушлы ак таж бастырган официантка кыз егетне ерактан ук абайлап, көтеп алды, елмайды, тык-тык басып, уйнаклап каршысына чыкты Бөтен хәрәкәтеннән, йөзендә кабынган балкыштан аңлаешлы — аңа егетне күрү бәхет, рәхәт иде. Тик егет тукталып тормады, чабыш адымнарын чак кына акрынайтты да сизелер-сизелмәс кенә баш какты, сүрән елмаюын ниндидер тәкәбберлек, һавалану алыштырды. Кыз һич тә мондый үзгәрешне көтмәгән иде бугай, егеткә куркынып карады. Юк, кыз янына ашыкмаган икән егет!
Моннан да чибәррәк кыз янына бара дип уйласак, бу егетебез шәһәрнең барлык сылуларына хуҗа булырлык жинсл аяк, чуар йөрәклеме әллә? Кыяфәтенә карап бер дә алай димәссең, физиономистлар ана карап “уйчан, җитди характерга ия", дигән нәтижә ясарлар иде. Кызны гаҗәпләндерде егет, ул аның артыннан бер-ике адым тартылып та карады.
К
Аяз Гыйләҗев
кая ул оча гына теге! Борын тишекләре киңәйгән, иреннәре тыгызланып кысылган, йодырыклары да йомарланган икән әле җитмәсә! Егет тәҗел эш белән шулай ашыгамы9 Әллә бәла-казага тарыган берәүгә хәбәр илтәме?! Үлем-житем бармы9 Ул арада кафе янына буш такси килеп җитте, яшел уты мелт-мелт итеп, утырырга чакырды. Шофер тәрәзәдән баягы кызга сәлам бирде. Кыз җавап биреп тормады, йөгереп киткән егеткә кулы белән төртеп күрсәтте.
— Кая чаба икән ул алай? — дип кычкырды.
Шофер да егетне белә икән, тиз генә аны куып җитеп янәшәсеннән әкрен генә бара башлады. Егет машинага борылып та карамады. Ни йомышы бар шофернын бу егеттә? Әллә теге нәүмизләнен калган сылу кызга игътибарсызлыгы өчен әрләргә җыенамы? Салкынлыгы өчен кисәтү ясыймы? Кызның абыйсымы әллә? Тукта!
— Чапма, Длим, барыр җирең юклыгын беләм.
Шактый кырыс яңгыраган үз исемен ишетсә дә, егет шоферга әйләнеп карамады.
— Әй, син нәрсә? — диде шофер кабынып. — Минем түгел, синең мина җитмешбиш тәңкә бурычың бар! Әй, әй!
Бер мәлгә генә егет акрын барган машинаны узды, шофер аның гадәт-холкын яхшы белә идеме, артыгын сорап тормады, борылды да ян урамга кереп китте.
Ә көн матур! Диңгез буе шәһәрләрендә генә була торган саф, үтә күренмәле ачык һавалы иртә! Менә талгын җил исте, агач яфраклары биешеп, шыбырдашып алдылар. Шул җитә калды: асфальт урамнарга сенеп яткан эссе нур ташкынын наян җил үзе белән ияртеп алып китте. Егет йөгергән шәпкә якасы белән җилләнеп куйды.
Иртәдән агач күләгәсенә оялаган бәхетле җаннар бар шул! Менә монда, җиләс күләгәле сыра ларегы тирәсенә байтак кеше сырылган. Өстәлләр. Өстәлләрдә биек-биек балчык кувшин-савытлар. Савытларда күпереп, күбекләнеп торган салкын сыра. “Иртәдән башлап сыра чүмерә- ләр, эшлексезләр!” Алимның кайнар маңгаеңа бер сыр сузылып ятты да, ул бу “бозык” урынны тиз-тиз узып китте. Йөнтәс арык беләкле, какча яңаклы, тар күкрәкле берәү (сыра эчеп симерергәме исәбе: каршысына ике кувшин бастырып куйган!) аңа кычкырып калды:
— Кил, үзем сыйлыйм! Алтарайга тәңкә ярым оттым!
Ул текәлебрәк карады: кайда белештеләр алар бу йолкыш белән?! Ә-ә, мебель кибетендә грузчик булып бергә эшләгәннәр иде!
Ана да эндәшеп тормады егет, мыскыллы карашы белән үзен дә, сыралы өстәлен дә “аударды” да, чабыш аты кебек башын текә тотып, үз юлында булды. Газета сатучылар, морожный тартмалары, тагын әллә нинди сәүдә нокталары, вак-төяк товарлар, чуар рекламалар, елгыр сатучылар берәм-берәм артта калдылар. Егет тәмәке ларегы янына килеп шып туктады. Чакыручы, кул изәүче дә юк иде, чынлап торып тукталды. Җан-фәрманга шәһәр кичкән егет, чакырсалар да беркемгә дә горур башын имәгән кеше тәмәке тартырга җыенамы әллә?! Уңган тимерче мехы кебек тигез эшләгән мул үлчәүле үпкәләренә шул агулы газны тутырырга җыенамы? Юк икән, сатып алырга җыенмый, карый да карый гына! Ә-ә, тәмәке тартмалары, сигарет каплары җыючыдыр әле ул! Бар бит, андыйлар хәзер шәһәрдә генә түгел, авылларда да очрый, һәркем нәрсә булса да комарланып җыя, барлый, туплый, җыйганын сараннарча кадерләп саклый, сакларга остарып килә, бик сирәк, ышанычлы кешеләргә хәзинәсе белән мактанып та ала! Бу егетнен дә шөгыле шулдыр әле, мөгаен, әнә ич, тәмәке ларегын өч мәртәбә әйләнеп чыкты. Урамасаң да ап-ачык күренеп тора, ларекның ишек ягы гына такта, үтә күренмәле ларек, бөтен киштәләрдә шыгрым тулган! Сигарет капларын, кабызгычларны, озын-озын папиросларны, алтын кәгазьләр белән билләрен буган купшы, мактанчык сигараларны испан кызларьшын аллы-гөлле җилпәзәләренә охшатып таратып ташлаганнар. Салават күпере уйный, күз явын
алырлык! Әйләнә егет, әйләнә, сатучы кыз башта ана сокланып, аннары шикләнеп, ниһаять, куркынып ук карады. Егет бар дөньясын онытып, йотылып, ачкүзләнеп күзәтә иде ларектагы тарту запасын! Кыз кәгазьләр арасыннан яшереп куелган милиция сыбызгысын сиздермичә генә бармак арасына кыстырды. Урын аулак диярлек, монда шәһәр бетә, иртән кеше аз йөри, талаучы булмасын бу кыска чәчле егет! Егетнен чәче кыска булуына беренче тапкыр әнә шул кыз игътибар итте
Ә ул... Зур күзле кызга күтәрелеп тә карамады, бөтенләй күрмәде дә бугай, бусы бөтенләй гажәп, акылга сыймаслык хәл иде Кыз бик чибәр, хәзерге заманда үтә сирәк очрый торган чын аксыл чәчле, текә, мул күкрәкле, кызыктыргыч йомры беләкле иде Кыз үз бәясен бик яхшы белә, ирләрнен игътибарына күнегеп өлгергән, күзен бер сирпесә дә. ин тотанаклы ирләрнен йөрәгенә вәсвәсә сала иде. тартканы-тартмаганы кич-көндезләрен, бал тирәсендә сырышкан комсыз шөпшәләр төсле гел шушы тирәдә урала торган иде. Юри чиратта торалар явыхтар. күзләре белән аны ашыйлар... Ә бу мөмкинлек булып та, кызга күтәрелеп тә карамады! Ларекны өч әйләнде югыйсә, өч! Кызнын хәтере калды, егет ана пар булырлык дәрәҗәдә матур иде. һәм кыз, егет-жилән очраганда үзен гел өстен чыгарып гадәтләнгән кыз, әче елмаеп, юри боргаланып, бүген аңа үзе дәште:
— Ә мин сезне беләм, — диде ул.
Егет затлы сигараларга карап каткан иде
— Исемегез Длим Моннан ерак та түгел сезнен бертуган абыегыз яши!
Егет ишетмәде, ул чуар сигарет капларындагы алтын суы йөгерткән язуларны укый идс.
— Минем эшем кичке җидедә бетә! — диде кыз, соңгы тапкыр өметләнеп.
Егет кырт кына борылды да тагын чаба башлады. Кыз пыяла рамны ныграк күтәреп, башын тышка чыгарды, калакка эләгеп өч-дүрт бөртек кадерле чәче өзелгәч, жыламсырап
— Бәхетсез, турсык! — дип кычкырып калды.
Әлбәттә, кыз ялгышты! Үпкәләү, рәнжү тойгысы күзнең явын ала, сукырайта, дөрес бәя бирергә комачаулый, бер дә турсыкка тартымлыгы юк иде егетнең, тәненә ятып торган костюмы тиешле урыннарын бик матур һәм өметле калкытып тора иде Сакал-мыегы да мул, куе чигә чәчләре дә чак кына бөдрәләнеп тора иде. Бәлки шуларнын барысын да электән үк чамалап йөргән кыз (ә кибетчеләрдә кешеләрне анлау аерата нечкә һәм үткер була!) егетнең игьтибарсыхчыгын кичермәгәндер9!
Ни булса да булды, егет шәһәр читенә чыкканчы байтак үткер күзләр аша узды, шактый гына кушаматлар да алып өлгерде
"Авызыңа керергә торган калжаны каба белмисен!” — диде ана официантка кыз.
"Бөтен танышларына бурычлы булса да, башны текә тота’” —диде таксист.
Сыра эчүче арык бер генә сүз юллады "Ахмак!"
"Турсык!” диде аңа чын аксыл чәчле блондинка
Ниһаять, егет йортлар кысасыннан чыкты, шәһәр яны башланды. Җимеш бакчалары, куерып, бөдрәләнеп утырган янбакчалар, ишегалла- рында эт оялары, коелар, биск-биск чуар-чабар телевизор антенналары, гаражлар, йозаклар, тагын әллә нәрсәләр, тагын әллә ниләр башланды Бер ишегалдында өч-дүрт үсмер зәңгәр төтен һәм кара тавышлар чыгарып, мотоцикл тырылдаталар Таза икән Ал им, күпме жир узып, чабыш тизлеген киметмәде, йөгерде дә йөгерде һәм бер капка турысына ишеп туктады.
Кызык идс бу капка! Биек идс, баганалары нык. такталары ырып бер-бсрсснә тыгызлап кертелгән, бер жирендә тишек-тошык, кытыршылык юк, һәммәсе таза, нарат тактадан. Мәңгелеккә исәпләп эшләнгән Ә капканың икс ягында да чалыш-чолыш, тәбәнәк, иске-москы такталардан
әтмәлләнгән коймалар! Бөтен ихатаны шундый ватык-мотык койма ураган. Ә капка кара материягә салган ак ямаулык кебек балкып күренеп тора. Капка төбенә килеп туктагач, егетнен беренче тапкыр тыны кысылды, ул туктап, дымланган маңгаен сыпырып, һушын жыеп торды. Капканы этеп карады, эчтәге шомлы тынлыкны ерткалап, күренмичә генә авыр авызлы эт ырылдады, тимер келә шылтыраса да, капка ачылмады. Алим тәбәнәк койманы сикереп тә уза ала иде, алай да сабырын жыеп, тагын капкага орынды. Бикле икән! Көпә-көндез! Ул койманың иң тәбәнәк турына килде. Шактый биек, янкормалар белән төрле якка бүселеп чыккан йортның йомык тәрәзәләренә карады, килгән юлына борылып күз салды, ике кулыннан колаша ясап, нык, таләпчән тавыш белән:
— Әзи! — дип кычкырды.
Җавап урынына эт тагын ырлады, аның активлыгыннан егет хуҗаның өйдә булырга тиешлеген чамалады, эт куркак, алай да хуҗасына ярарга бик тырыша иде. Егет баягыдан да катырак тавыш белән тагын бер тапкыр кычкырды:
— Әзи, дим!
Чарлак катындагы шактый киң тәрәзәнең пәрдә почмагы күтәрелде, аннан йокылы, шешенгән йөз күренеп калды. Пәрдә ябылды, лып та лып аяк тавышлары ишетелде, бераздан икенче каттагы, инде кечерәк тәрәзәнең пәрдәсе тартылды — аннан ачулы кысык күз ялтырады, аяк тавышлары ныграк яңгырады, ниһаять, беренче каттагы — нәни генә, тыгыз тимер рәшәткәле тәрәзә ачылды.
— Нәрсәгә акырасын? — диде кырыс тавыш.
Бу тавышка ияреп, эт тагын бер кат ырылдап куйды. Өйалды ишеге шыгырдады, аяк тавышлары ишегалдында таралды, капка ике күз сыярлык дәрәҗәдә генә ачылды, абый кеше тагын да кырысрак итеп, кимсетергә теләп:
— Ңик килдең? — дип сорады.
— Йомыш бар! — Алим, капканы тизрәк ачарга теләп, түземсезләнеп кулын ярыкка тыкты. — Сөйләшергә кирәк'
— Үзен генәме?
— Күрмисеңмени?
— Күрәмме-юкмы, сораганга җавап бир.
— Кем белән йөрим ди тагын9 Йомышым андый түгел.
Абзый ике куллап тотып торып, капканы кысылып узарлык кына ачты, Алимны үткәреп җибәргәч, як-якка килбәтсез колаклары асылынган йомры башын ярыкка тыкты, унга да, сулга да күзен тәгәрәтте, япкач, капканы учы белән сыйпап алды. Капканын авыр тимер биге җәяләр эченә лып кереп сеңде. Аннан сон гына болдырдан ерак та түгел юанаеп җәелгән ак кәүсәле тирәк янындагы артсыз эскәмиягә барып утырды. Күзе өстенә үк ишелеп төшкән эре бөртекле калын кашлары туктаусыз кыймылдады.
— Акча китердеңме? — диде ул.
— Юк әле.
— Бурычыңны кайчан өзәсең?
— Түләрмен дидемме? Түләрмен дә! Кулыннан эш килми дип яманлыйсын инде? Булдыра алмас дисең?
Энесенең тавышында моңарчы ишетелмәгән тантана авазлары- аһәннәре абайлап, абыйсы күтәрелеп карады. Алим кулын бөере тирәсендә йөртеп, бераз артка тайчынып, көлемсерәп аңа текәлеп тора иде. Абый дигәннәре аягүрә басты.
— Түләтмичә калдырмам, боерса. Кайчанъ дип өзеп сорыйм мин синнән9 Түләвен түләрсең, каерып алырмын. Йорттан чыгып китүеңә өченче ел бара! Күпме гомер әҗәт белән яшисен! Мин синнән процентлар ала башламыйм тагын!
Бурыч кешене изә, шәхес буларак кечерәйтә, бурыч — рухи бөлгенлек, кемгәдер ирекле баштан коллыкка яллану, түбәнәю, дәрт сыеклыгы,
ни кадәр чабып тыны беткән егет абыйсы алдында еш-еш сулыш ала башлады, хәтта мышнады, маңгаена тере бөрчекләр булып тир тамчылары таралды. Тик бу хәл бер мизгел ара дәвам итте, егет ят, кыргый тавыш белән абыйсына кычкырды
— Түлим дидем ич мин сина! Көт!
Аскы катның тимер рәшәткәле нәни тәрәзәсендә хатын-кыз шәүләсе чагылып калды. Тонык, ямьсез һәм котсыз шәүлә иде...
Йорт хужасы чыннан да Алимнын бертуган абыйсы, “әзи” дип йөртә ул аны, әллә кайчан илен-көнен ташлап чыгып киткән Нижгар мишәре, жомга көннәрне касмакланып беткән бәрхет кәләпүшен чамасыз йомры баш очына утыртып, ашар алдыннан “бисмилла”, корсак шыплап тулгач, кикереп “аллаһе әкбәр!” дип җибәрә торган, бөтен татарлыгы, мөселманлыгы шушы ике сүзгә сыеп беткән, чит илләрдә йөк ташыган совет судносында унтугыз ел эшләп, кыты-мыты сәүдә гөнаһларыннан соң, эшеннән куылып, шушы диңгез буе шәһәрендә аерым йорт салып кергән, ике кыз, бер малай үстереп тараткан, хәзер хатыны белән геңә яшәп ята торган Харис исемле кеше иде. Диңгез белән көчләп аерганнан соң ул бөтен дөньяга, дөньядагы һәр кешегә ачулы, үчле, кемнәргәдер кара йодырыгын күрсәтә-күрсәтә төрле кәсепкә ябышып карады, сыра сатарга кереште. Диңгезче, танышларыннан хурланып, аннан чыкты: маклерлык итте — квартбюрода елга якын йөреп маташты, ошатмады. Фатирда кеше тотты, мантымады Соңгы елларда нутрия үрчетергә тотынды Тире иләргә өйрәнде, хатынын бүрек, яка тегәргә мәжбүр итте. Хуҗалыгын нык кына аякка бастырды. (Биек капка шул төшемле чор истәлеге!) Моннан дүрт ел элек яман чир чыгып бер атна эчендә җәнлекләрен кырып салды. Зур каза күрде Харис, йокысыз калды, дөньясын, алласын - мулласын тагын да ныграк, тозлап-борычлап сүкте. Төрле илләрдә, төрле халыклар белән аралашканга егермеләп телдә сүгенергә өйрәнгән иде Хәзер шулар файдага ярады, жиде бабасын каргады. Тәвәккәлләп, тагын иске кәсебенә тотынырга ниятләгәндә, исенә төшеп, ветврач белән киңәште. “Сезгә урын алыштырырга кирәк, бу туфракта, бу җирдә нутрия асрарга ярамас!” — диде врач. Өч катлы йортны, күпме көч сарыф итеп алган җирне, хуҗалыкны ничек алай тиз генә алыштырасың? Иреннәрен канаганчы кысты Харис, чыдады, тормышта җиңел яшәүнең башка ысулларын эзли һәм язмышның елмайганын көтә башлады
Төп йортта төпчек Алим калган иде. Колхозда эшләп йөрде, әниләре вафат булгач, йорт-җирне сатып, вак-төяк җиһазларны арзан гына бәягә таратып, шушы шәһәргә күчеп килгән иде Дөресрәге, аны абыйсы чакырып алды.
“Кул арасына керерсең, эшкә үрәнерсең, буш итмәм.. Өйләндерермен, ул якка да күзнең үткенлеге җитәрлек", — диде ул, ятимлектән боегып калган энесенә. (Сүз җаеннан гына әйтеп үгик, Хариснын хатыны үтә чыккан бер ямьсез иде "Ярар! — диде ул өйләнгәндә, — ярты гомере диңгездә уза торган кешегә ни пычагыма чибәр хатын''
Килү уңаенда Алимнын планнары томанлы иде, алай да егет күчәргә тиз ризалашты, илләрдән илләргә гизгән, чит шәһәрдә, агай-эне ярдәменнән башка да хуҗалык корып җибәрә алган, моряк Харис гадисрәк агай-эне арасында үзенә күрә бер авторитет иде! Сирәк-мирәк кайткан чакларында, элеккеге елларда, чит илләрнең чуар кәгазьле арзанлы шәрабләре белән Нижгар мишәрләренең исен китәрә торган иде ул!
Абзасының ялчысы көненә төшеп баруын чамалап, моннан ике ел элек Алим араны кырт кисеп, йорттан чыгып китте, заводка слесарь булып урнашты. Эшкә керүенә, алда булачак мул эш хакына ният тотып, бик ялынып, ялварып абыйсыннан дүрт йөз сум бурычка акча алды. Харис — беркемгә дә бер тиен көтәчәккә бирми торган ата карун, энесенең ялваруына биреште. Бәлки энесенең өй саткан акчасының соңгы тиеннәренә кадәр үз кесәсенә кергәнен уена китергән чагы булгандыр9 Алим исә аларны хәтерләп, ваксынып тормады: "Бик тиз түлим мин
сина акчаңны! Магнитофон сатып алырга кирәк!” — дип аңлатты.
Хезмәт хакын чибәр генә ала башласа да, Алим әҗәтеннән тиз генә котыла алмады, магнитофон янына электропроигрыватель кирәк булып чыкты, кыйммәтле диск-табалар, кассеталар, ленталар өстенә заманча кием-салым, джинсы чалбар, яхшы курткалар авыл кытлыгыннан чыгып ычкынган егетне сукырайттылар, порт тирәсендәге ыгы-зыгылы, ялтыравыклы базарда ул тәмам аңгыраеп, исәнгерәп калды. Кем биреп торса, шуннан бурычка алды, сорарга читенсенмәде, “өч айдан, бер айдан түлим!” — дип, нигезсез вәгъдәләр бирде — сүзеңдә тора алмады, кредиторларыннан качып, икенче берәүләргә бурычка батты. Быел язга чыкканда аның ике мең сумга якын бирәчәге бар иде инде. Ин күбе Харис әзисенә — төп- төгәл дүрт йөз сум!
Харисның жайсыз вакыты, акча ягыннан кысанлык татымаса да, күнеле китек чак, тормышы кылдый-былдый барган көннәр, энесенең буш кул белән килүен дә, һич тартынмыйча ботын ерып туп-туры карап торуын да өнәмәде ул. Өнәмәде генә түгел, шомланды, яманга юрады. Төп-төз, биек буйлы энекәше каршысында кырау тигән кузак хәлендә басып тору да мәртәбә түгел! Җитмәсә, Алим авызыннан һич уйламаган сүз чыкты:
— Әзи, мина акча кирәк, — диде ул.
Әзинең күзе аларды, салынкы кашлары җимерелде, иреннәре ишелеп төшәм, ишелеп төшәм дигән төсле дерт-мерт килделәр. Ул кычкырган тавышка өйдән хатыны чыкты, битен күрсәтмәс өчен яулыгы белән томалап, аяк табаннарын ышкытып кына якынлаша башлады. Эт тә кура арасыннан чыгып аңа иярде.
— Акча!? Син акылыңнан шашкансың! — дип кычкырды Харис.
— Миңа акча кирәк һәм син аны биреп торасың! — диде Алим.
— Бу йортта акча сугалар дип беләдер ул сантый! — Ниһаять, кыптырдап алар янына килеп җиткән хатынның да теле ачылды.
— Мина акча кирәк! Бу юлы соңгысы. Бер ай да үтмәс әҗәтләремне түләрмен.
Харисны туктатырлык түгел иде, ул шашкан кыяфәт белән, кулларын бутап, төкереген чәчеп кычкыра башлады.
— Дурак! Чучка! Кара жәяүгә калган тинтәк! Костяга бурычы бар, Ленадан алып торган. Теге официантка кызны беләсең ич, кафеда! — Бу сүзләрне ул хатынына карап әйтте. —Тулай торактан куалар. Комендантка да бирәчәге бар! Егетләргә, кызларга!.. Аны тиздән милиция белән эзли чыгачаклар! Төрмәгә тыгачаклар! Шундый чакта исәрләнеп тагын теләнергә киләме?! Күрче син моны!? Мең сум!!!
— Куып чыгар үзен!
Эт кайчандыр Алим белән дуслашып, җәйләрен бакчада, агачлар астында йоклап йөргән эт, хуҗаларына кушылып өзек-өзек өрә башлады. Аның белән генә тукталмады, егетнең чалбар балагын умырып тешләде. Егет аны тибеп очырды, эт, койрыгын бот арасына кыстырып, чиный- чиный җәһәт оясына кереп посты. Ир белән хатын шикләнеп, бер- берсенә караштылар. “Ни булган бу Алимта? Чыннан да акылына зәгыйфьлек килгәнме әллә, бичаранын?!” Туганнарының шиген бермә- бер арттырып Алим кирәк акчаның суммасын төгәл атады:
— Миңа сездән төгәл мең тәңкә кирәк! — диде.
Бу ин сонгы чик иде. Харис болганчык күз яшьләрен агызып, шаркылдап көләргә тотынды, хатыны нәкъ эт кебек чиный-чиный аңа кушылды, алар пычрак, керле бармаклары белән егеткә төртеп күрсәтә- күрсәтә шактый озак шаркылдадылар. Порт ягыннан теплоход кычкыртканы ишетелде, бу тавыш хуҗаларны айнытып җибәрде, алар гарьчел Алимнын шулкадәр мыскыллауга да түзүенә хәйран калып, акрын-акрын көлүдән тыелдылар.
— Беттеме? — дип сорады Алим сабыр гына. — Көлке артыннан ни килерен уйламыйсыз! Менә!
һәм ул җингән кыяфәт белән зәңгәр чалбарының арт кесәсенә тыгылды, аннан дүрткел итеп бөкләнгән газета кисәге тартып чыгарды
— Менә укыгыз! Сез бит наданнар. Остап Бендер әйтмешли, кайчагында газеталар да караштырырга кирәк!
Харис артсыз эскәмиягә янадан утырды, шактый таушалган, кат- кат укылган газетага текәлде, яшьле күзе берни күрә алмалы Ул, хатынына карамыйча гына:
— Күзлекне алып чык' — дип боерды.
Ишарә-ымга да сүзсез буйсынырга күнеккән хатын жәлт итеп өйдән күзлек алып чыкты, иелеп иренә тапшырды һәм Хариснын иңбашлары аша, арттан торып газетага карады. Бер укыды Харис, ике укыды — берни дә акламады, беренче мәртәбә хатынының чыраена карады. Ул да иңбашларын җыерып, куырылып шыпырт кына артка чигә башлаган иде, хәзер давыл кубачагын, иренен сон дәрәжәдә ярсып, акыра-бакыра башлаячагын чамалый иде... Нишләп сураеп каткан инде бу Алим9 Ник чыгып китми? Ни көтә?! Бу тынлык юньлегә түгел, тәпәләп ташламасын егетнең үзен! Харисның кулы авыр, йодрыгы унтугыз ел диңгез давылларында ныгыган, байтак теш казналарын, ипи шүрлекләрен жимергән мәшһүр йодрык. Бәла-каза чыкмасын тагын. Хатын ике кулын бутап, авыз- борынын мыймылдатып каенесенә чыгып китәргә кушып карый Юк. селкенми дә Алим, анламый да! Китәме сон, әзисенен авызына керердәй булып каршысына ук тыпылдап баскан да, газета кисәген тегенен борын тирәсендә уйната.
— Күп көлдегез миннән, җитәр! Чамасыз мыскыл иттегез — булды! Моннан ары мин сездән көләчәкмен! Имеш, минем йомшак якларым күп. Имеш, минем тоткан юлым дөрес түгел! Оһо! Карап карарбыз! Мин бер карауда эшнен ничек икәнен, кай якка борып җибәрергә мөмкин икәнлеген аңладым. Ә син юк! Чөнки син тун баш, черек күчән! Заманча яши белмисен!
Менә ни өчен юл буе берәүгә дә дәшмәгән икән Длим! Менә ни өчен тешен канатырлык кысып, йодрыгын йомарлап килгән! Шушы хәтәр сүзләре авызыннан коелып калыр дип курыккан ул! Уйлары сүз булып йомарланырлар да юлда чәчелерләр дип белгән!..
Үтерсәләр дә берни аңламады Харис, алай да энесенә артыгын күтәрелеп бәрелергә базмады, ми ярымшарларын авырттырып, гомерендә беренче мәртәбә ул газетадагы белдерүне аңларга азапланды. Колагыннан төтен чыкты, маңгаеннан тир акты, күзеннән утлар чәчрәде Тик барыбер миендә төпле уй уянмады. Газетада профсоюзларның өлкә советы һәм өлкә медицина советынын уртак белдерүе басылган иде Длар бергәләп егерме дүрт көнлек дингез сәяхәтенә чакыралар . Сәяхәтнен үзенчәлеге шунда, ана бары тик тәмәке тартуны ташларга җыенган гражданнар гына катнаша алалар һәм егерме дүрт көн дәвамында тәмәкечеләрне утырткан кораб бер генә портка да кереп тормаячак, билгеләнгән вакытта гел йөзеп кенә йөриячәк иде. Сәяхәткә тәмәке алып чыгу катгый тыела дип кисәтелгән һәм иң аста белешү өчен телефон номерлары да теркәлгән иде.
— Юлдан язган идең, хәзер акылыннан коры калгансың! — дип кычкырды Харис. Тавышында элеккеге үтергеч авазлар юк иде югын
Инде Длим көлә башлады.
— Акылдан'’ Бу син, үзеңнен сыек зиһенен белән берни аңламыйсын! Ике куянны атам! Бердән — акчалы булам. Икенчедән, миннән көлгән, ничә айлар мыскыл иткән кешеләрдән үч алам! Менә син. "тәмәке тартуымны ташлыйм!’’ дип, ничә мәртәбә ант иттең! Коръән тотып! Ташладыңмы?!
Нәкъ шул вакытта Харис яньчелгән чалбар кесәсеннән сытылып, изелеп беткән сигарет кабын алып маташа иде, сигаретын авызына капты, ут элдерергә онытты:
— Иптәш малайлар бәхәсләшә-бәхәсләшә ташлап карадылар Атна
да узмый, элеккедән шәбрәк пуфылдаталар. Төнлә уянып суыралар, иртән ашаганчы бүлмәләрен төтен белән тутыралар. Монда теплоходка өч йөз егерме кеше утырачак! Тәмәке алып керергә ярамый! Ярамасын! Ә мин алып керәм! Өч йөз егерме кеше шулкадәр вакыт тартмыйча түзәр дип беләсеңме?! Түзәләр пычагым! Алып та керәм, ин кыен, ин кирәк чагында гына, нишлим?..
Хариснын миенә бик авырлык белән җылы кан йөгерде, ул кызыксынып газетаны энесе кулыннан йолкып алды, чәнечкеле кысык күзләре әвеш-тәвеш тезелгән хәрефләргә йотылды. Белдерү элегрәк тә ясалган, ахрысы, монда “дәвам итә” дигәннәр... Кузгалырга дүрт көн вакыт калган!
— Синен баш йомрыланган түгелме?
— Бер капчык сигарет алып керәм, — диде егет кистереп. — Иң чигенә, соңгы сырына җиткәч кенә, кыйбат бәягә сатам. Берсен бер сумга!
Киметеп әйтте егет, ул эченнән генә: “Күп алып керә алсам, берәр сумнан жибәрәм, аз туры килсә, икешәр сумнан каерачакмын!” дип ниятләп тора иде.
Акчаны, бәяне ишеткәч, Харис шунда ук үзгәрде, тиз-тиз санап, чутлап чыгарды.
— Ә юк, — диде ул ияген уңга-сулга йөртеп. — Андый ук жүләрләр табылыр дисеңме? Берсен бер тәңкәгә? Бишесен бер тәңкәдән сатсаң да...
Ал им кайчандыр укыганнарын, ишеткәннәрен худка җибәреп, абыйсын үгетләргә, җиңәргә, аста калдырырга тырышты:
— Бер төрерлек махра өчен соңгы ризыкларын, актыккы күлмәкләрен саткан бәндәләрне белмисеңме? Ашамыйча ничә көн түзә кеше, су йотмыйча күпме чыдый — болары мәгълүм, мәгәр өч йөз дә егерме кешенең яртысы гына, пусть, шул кадәресе генә булсын, бер атнада ыңгырашып тәмәке эзли башламаса, акыллы башымны кисәргә бирәм!
Егет әле үзе күрмәгән, әле кемнәр икәнен дә белмәгән толпадан, тәмәке ташларга җыенган пассажирлардан көлә, мыскыллый, эченнән генә тантана итә иде. Аның күз алдыннан ул бурычлы булган байтак кешеләр тезелеп узалар, таксист —һәрчак акчалы Костя, официантка Лена, менә бу йөнтәс Харис әзисе... Теплоход пассажирларыннан акча каерып, ул алардан үч алачак! Аларны көлкегә калдырачак, акчалыларны, тормышлары көйләнгән кешеләрне, яшәешләрен җайга салган күпчелекне! Нигә әле бер Алим гына интегергә тиеш? Атлаган саен нигә ул гына көлкегә калырга мәҗбүр? Бүтәннәр дә татысыннар көлкегә калуның ни икәнен! Белсеннәр! Тигезләшсеннәр! Бөкре кеше башкаларның да бөкре булуын теләмимени?!
— Бер портка да тукталмагач, ә?! Ничек уйлыйсын?! Тиз тот! Чыгар мең сумынны!
Егет абыйсын көтелмәгән хәбәр, һич күз алдына китерелмәгән хәл белән жиңеп булачагын чамалаган иде, чыннан да Харис бер мәлгә шиңеп, суырылып калды. Тынлык урнашты.
— Бирәсеңме акча?
— Күпме?
— Әйттем ич!
— Бирмим, — диде кинәт Харис. — Мондый акыл бер сиңа гына килер дип беләсеңме?.. Анекдот ишеткәнең бармы?! Картларны бәйрәмгә чакырганнар, “һәркем үзе белән бер шешә шәраб алып килеп мичкәгә салсын” дигән шарт куйганнар. Мичкә тулгач эчеп карасалар... Саф су икән! Чөнки һәркем “һәй, бер шешә суны беркем дә белмәс әле”, дип шешәсенә су тутырып килгән...
Инде Харисның тантана итәр чагы җитте, дөресрәге, ул шулай санады:
— һе, өч жүләргә бер пигамбәр! Гомере буе җилдән бау итпеп йөргән егет өч-дүрт атнадан меңәр сумны каерып алсын әле. Диңгездә
ТӘМӘКЕНЕ ТАШЛАДЫК, рәхәт яши ВАШЛАДЫК...19 ял итеп йөреп! Мен тәңкә өчен беләсеңме күпме тир түгә идем мин9! Акча акмый ул, тама гына!
Алимнын чыраена күләгә төште, сүз сүзгә ялганачак, уй фикерне тудырачак, нинди генә акыллы тәкъдим белән килсә дә, абыйсы аны аңлаячак түгел — Алимнын дәрәжәсе нык какшаган чак! Егет әҗәткә баткан! Бурычы бар кеше биреп торучыдан бер чакта да акыллы булып күренә алмый! һәм Харис салулый-салулый бөтенләй әллә кая кереп китте. Үзенен уңганлыгы белән мактанырга тотынды, юлына аркылы яткан кара язмышын сүкте., һаваланды, киерелде, мактанды Юк. тек юк! Алим боларны тынлап торырга дип килмәгән иде. Ышанып, ышандыра алу көченә өметләнеп килгән иде. Соңгы кат шакуы иде бу капканы' Юк, тек юк! Ул абыйсын үгетләүнең файдасыз икәнен яхшы үзләштергән кеше буларак, сүз куертып тормады, газетаны тартып алды да китәргә юлына юнәлде.
— Әй, кая кузгалдың?
Егет, капканы чыккач та икеләнер, кире борылыр дип көткән иде Харис, борылуын көткән иде Акча бирмәячәк, рас, мәгәр энесенең, тап- таза, киләчәге бик озын булган кешенең ана. кипшерә башлаган кортлы гөмбәгә ялынып килүе бик рәхәт иде Шәһәрдән килә бит, кайнап торган тормыш кочагыннан килә! Ана, күршеләре дә юньләп сәлам бирми башлаган, янында ябагалы эте белән убырлы карчык кебек хатыны гына калганда, аңа килә, сорап килә, ялынып килә! Тезләнә!
Тик егет борылмады Килгәндәге кебек үк йөгерә башлады, янтыгына кату чыкты, аяк адымнары авырайды, ниһаять, ул картлар төсле кулын артка куеп, алымын санап кына бара башлады
Ә көн матур! Тормыш җанлы! Кояш нурлары ин караңгы почмакларга да мул булып явалар, диңгез ягыннан хуш исле жил исеп куя, ишегалларын- да бала-чага чыр-чуы, үсмерләр футбол мәйданында туп тибәләр Кыска итәкле күлмәк кигән тулы балтырлы, чибәр хатын кер элә. Ап-ак жәймәләр Алимнын күзенә ак флаг булып күренәләр Тагын жинелде, тагын бирелергә мәжбүр булды. Ике көн, икс төн корган планнарын җимерергә абыйсынын сыңар сүзе җитә калды: “Бирмим!"
Нурга коенып утырган баягы сукмак буйлап бара егет
Тик бу баягы Алим түгел инде Иңбашлары салынган, күз карашы тонык, адымы килбәтсез, җансыз. Баягы тәмәке ларегына житәрәк ул урамның икенче ягына ук чыгып китте Блондинка чибәрне егетләр ураган иде, ул Алимны күрми дә калды Урамнын бу ягында да хәрәкәт Чаттан борылып чыккан такси тагын анын белән янәшә бара башлады Ачык тәрәзәдән тузган чәчле таныш баш күренде
— Нихәл, дус кеше.
— Ә, Костя, исәнме.
— Күрәм, сөмсерен коелган Кил безнен паркка Сөйләшәм, эшкә алырлар.
Алим мыскыллап көлемсерәргә уйлаган иде, үз хәлен чамалап, көлкесен яшерде
— Эх, Костя! Беләм ич, күпме түләселәрен дә беләм, күпме эшләтәчәкләрен дә чамалыйм.
— Башта бер җирдә дә мул яудырмыйлар. Җаен алырсың. өстәмә эш сорарсың Эш күрсәтсәң, ачка үлмәссен
— Ачка болай да үлмим! Мина ул гына аз! Мина берьюлы бик күп акча кирәк Менә синдә ул акча бар' Биреп торасынмы9 Ай үтмәс, кире кайтарырмын
— Начар яшисен, егет! Бозыласын. Башта әҗәтләреңне өз, аннан сөйләшербез.
Машина төчкереп аны узып китте Ул нидер өметләнгән сыман аны куарга омтылды да адымнары тагын авырайдылар.
Алдагы чатта ул урамнын тагын бу ягына чыкты. Баягы кафега якынлашып килә иде Сыра эчүчеләр яныннан узганда, бу юлы ана
беркем дә эндәшмәде. Ул шактый ишәйгән чират яныннан тып-тын гына узып китте. Ике-өч атлагач туктады. Бәләкәй алъяпкыч ябынган кыз аны баягыдан да сөйкемлерәк каршылады. Егет, күңеле төшенке булса да, чибәр, сөйкемле иде. Кыз бер төркем апалардан акча алып тора иде, эшен бетергәч, кулын алъяпкычына сөртеп, читтә кангырап торган Длим янына атылды. Туп-туры:
— Тагын абзаң янына бардынмы? — дип сорады.
— Әйе, — диде егет.
— Тагын акча сорадыңмы?
— Ә син аны каян беләсең?
— Кыяфәтенә кара! Күзеңне сүндереп җибәргәннәр. Хәтерлим, сөйләгән идең, ‘абзый янына соңгы чиктә генә барам”, дигән идең. Чиккә җиттеңме?
Байтактан күрешкәннәре юк иде аларның, егетнен кызга бирәчәге шактый, ул аның түли алмаслыгын да, шул сәбәпле күренмичәрәк качып йөрүен дә белә, аңлый иде. Алим монда да бер мәлгә югалып торды, аннан, кинәт, көчен җыеп:
— Лена, син миңа өч-дүрт йөз биреп тора алмассыңмы? — дип мыгырдады.
— Мин сиңа мен тәңкә дә биреп тора алам.
— Нәкъ мен сум кирәк тә!
— Чынмы?
— Ихлас.
— Кирәк икәнлегенә ышандыр.
— Лена, яман эшкә сорамыйм. Яман эш ниятләсәм, яман юл белән юнәтә алыр идем. Хәзер мин абый белән араны кырт кисмәкче булам. Нигә эштән эшкә сикерә дисенме? Туйдым бурыч белән йөрүдән. Буа, үтерә ул бурыч-борыч мине. Сүземнең кадере юк, санламыйлар мине!
— Барма аларга, йөрмә.
— Туганым бит. Дөньяда бүтән беркемем дә юк.
— Бер меңгә ризалашып, богавыңны салдырыр дисеңме?
— Шул суммага мин үземә ирек сатып алмакчы булам.
Кыз аңа бармак янады:
— Сатып алган ирекнең кадере булырмы?
Аргы баштан өлкән официант кызга кул изәде. Лена язгы таңдай алланып, Алимга табарак тартылды.
— Алим, Костя мина тәкъдим ясады. Син. ни дисең?
— Мин9
Әле генә ‘сүземнең кадере юк!” дип зарланып торганнан соң, сиңа килеп шундый җитди киңәш сорасыннар әле! Егет тә комач кебек кызарынды.
— Әгәр син “юк, чыкма!” дисең икән...
Бусы инде бөтенләй бәреп екты егетне! Шушы эшлекле, ягымлы кызның язмышын хәл итү анын кулындамы?! Ул Ленага шаккатып карап калды. Әйе, монда уен-көлке белән котылырга ярамый иде.
— Костя әйбәт егет, — диде ул. — Үзеңә кара, Лена.
— Аңа чыгам икән, мин сиңа акча биреп тора алмыйм инде, кадерлем! — диде чаяланып кыз һәм тиз-тиз китеп тә барды.
Моннан сон Алим бөтенләй ашыкмады. Бер кирәк нәрсәсе булмаса да, кибет витриналары каршысында басып торды, жилдән ертылган афишаларны кат-кат укыды. Бакча күләгәсенә кереп утырып карады. Бөтен жирдә, бөтен урам-бакчаларда тормыш дәвам итә, бәбәй арбалары тәгәри, ашханә-кафеләрдә кешеләр тирли-тирли тәмле итеп ашыйлар. Озын күлмәк итәкләре белән урам ташларын себерә-себерә чегән марҗалары узып китте, алар челдер-челдер нидер кызып сөйләшәләр Яшиләр, эшлиләр, кыймылдыйлар, тырышалар . Бакчада утырганда ул чалбар кесәсеннән газетаны тагын тартып чыгарды. Хәрефләрен саный-саный
ижекләп укыды, уйлап утырды, тик юньле генә бер нәтиҗәгә килә алмады. Кая таба авышсан да, кесә буш иде..
Тулай торакның тәрәзәләре киерелеп ачылган. Ап-ак пәрдәләр ялкау гына җилферди, пәрдәләрне кояш кисмәсен өчен пыялаларны иске газеталар белән томалаганнар. Ул бүлмәсенә шома гына узып китмәкче иде, гөнаһ шомлыгы, комендант хатын белән йөзгә-йөз очраштылар.
— Мурашов' — диде комендант хатын. — Сина ничә тапкыр кисәтергә кирәк? Эшләмисен дә, чыгып та китмисең. Милициягә җиткергәнне көтәсеңме9
— Таисия Павловна, дүрт көнгә түзегез инде! — дип ялынды Алим. — Дүрт көннән сон мине күрмәссез.
— Ну, ну, — диде комендант, егетнең каушавыннан тәм табып.
Алим бүлмәгә керде, тумбочкадан ипи кыерчыгы табып алды, ана тоз сипте һәм графиндагы җылымса су белән жебетә-җебетә ашарга тотынды. Ипи тиз бетте, су да аз гына калды. Алим ачык тәрәзә төбенә түше белән ятты Бүлмә өченче катта. Моннан бөтен ишегалды, урамнын бер чите күренеп тора диярлек. Күк тә күренә. Күктә яна туган ай. Торак бүлмәләренең күбесендә ут та яндырмаганнар, димәк, хуҗаларының көймәсе Алимныкы сыман комга терәлмәгән, кызлар янына да бара алалар, кино, паркларга керәләр Анын чыгып йөрергә, кеше күзенә күренергә хакы юк: бер урамнан узганда да ничә кредиторын очратты бит ул!
Алим ишек ачкычын борды, ут кабызмыйча гына тәрәзәдән нык сузылып, аскы катка карады Бер бүлмәдә өч кыз көлешә-көлешә күлмәк кисәләр. Арадан берсе, ин матуры чишенеп ташлады да. күкрәкчәдән генә калып, күлмәк үлчәргә кереште Алим күзләрен чатырдатып йомса да, кызнын кояшта каралган тыгыз тәне, сыгылмалы, нәзек биле, озын, төз аяклары бик озакка кадәр анын күз алдыннан китмәделәр! Ул караватына барып капланды, бераз интегеп яткач, торып магнитофонын кабызды, тавыш көчле яңгырый башлагач, барып кысып куйды Ут кабызды Өстәлдә газеталар ята иде. Газета битендә белдерүләр “Эш тәкъдим итәбез!" "Эшчс-слесарьләр кирәк!” "Оргнабор игълан итә "
“Мин күрсен дип ачып куйганнар!" — дип уйлады егет үртәлеп.
Кесәдәге газета кисәге дә кулга чыкты Алим. аларнын барысын бергә җыештырды да телсм-телем умыра-ерта башлады Кисәкләрне ачык тәрәзәгә ыргытты Ертык-пыртыклар арган кошлар кебек, салмак кына канат кага-кага төрле якка очып таралдылар Комендантның усал тавышы яңгырады.
— Кем анда тагын дөнья чүпли9!
Ул тиз генә утны сүндереп тагын караватына барып капланды. Шунда ук ишек шакый да башладылар! Ну бу комендантны! Мондый да җитез, очлы күзле кеше булыр «исән! Бер чыгып ычкынса, шушы торак ягына әйләнеп тә карамас иде Алим! Котылсын гына, бу урамнан узмас иде! Күрмәс иде ул аларнын тук, канәгать чырайларын' Ачмыйм!" Ул башыннан ук төренеп, колакларын томалап ятты, шаку аның саен әрсезрәк, көчлерәк була барды. Сикереп барып, ишекне ачып җибәрсә, коридорның сыек яктысында Харис басып тора Юаш песи сыман, бөкерәйгән, сирәк тешләре ыржайган. Әллә елмая да инде9!
— Ник ачмыйсың?
— Капканны какканда син дә бик очып тормыйсын! — диде һөҗүмгә һөҗүм белән жавап кайтарып Алим Сагайды Харисның ниятен сүз башлаганчы ук белеп аласы килде. Гомергә энесе катына .«як басмаган, адресын да юньләп белмәгән кеше, төнгә каршы ишек бавына кагылган икән, “тиккә йөрмәс!”
Бүлмәдәге буш караватларны күрсәтеп, Харис.
— Хуҗалары кайда боларнын9 — дип сорады.
— Мина әйтеп йөрмиләр
— Кая теге газетаңны чыгар әле.
— Ертып ыргыттым.
— Юккарак ашыккансың, юкка
— Кирәге бетте.
Бер-берсен сынашып, карашып тордылар.
— Әле бая син киттен дә, тынычлык югалды. Күпме бурычым бар дисең?
— Бар булганы үземнеке. Яңадан сиңа ялынып барасым юк.
— Алай кабаланма син, дуамал! Яшь тай гына, чыгымчылап тәртәне сындыра. Сындыра да җилкәсенә камчы ала. Ипләп сөйләш абзан белән. Туганын бит, бердәнбер якынын.
"Кая бора бу, кая?”
Хәзер сак булырга кирәк иде, абзасы буш кул белән йөрмәс! Эшне бозып яки үз файдасына борып җибәрмәсен. Хәзер серен алганчы Ал им бер сүз дә әйтмәс! Чыдар, түзәр. Харис кытыршы учы белән күкрәген уа-уа сүзгә кереште.
— Тәмәке аракыдан да кабәхәт нәрсә, беләм. Ничәмә-ничә тапкыр котылырга тырыштым шул нәләттән, булмады. Эчми түзеп була, ә тартуны ташлау юк. Бөтен күзәнәкләрне агулап томалый, явыз!.. Әллә мин әйтәм...
Алар бер-берсенә караштылар һәм Алим үз гомерендә беренче мәртәбә абыйсынын ягымлы карашын тойды. Үз итеп, туганнарча жылы итеп карап тора иде карун җан! "Акча исен сизгән!” дип уйлады Алим, алай да сүзне усаллыкка, явызлыкка таба юнәлтмәде, чөнки бар өмете шушы кешедә, абзасында иде. Ул гына коткарса коткара ала аны тоткынлыктан! Хурлык базыннан ул гына тартып чыгара ала! Әшәке кеше булса да, явыз булса да, әгәр ул кулын суза икән, шуна тотыначак Алим. Бүтән чарасы юк. Башка чара калмаган. Бер котылгач, сак булыр Алим, моның ишеләргә кул да бирмәс, сүз дә кушмас, ашаганы аерым, эчкәне читтә булыр!..
— Мондыйрак уйлар төште минем башка, син дә тыңла!
Алим тураебрак утырды, бөтен буыннарына рәхәт кайнарлык йөгерсә дә, аны-моны сиздермәскә тырышты Абыйсының бөтен планнарны үз файдасына гына борып жибәрүе бар! Сабыр булырга, акыллы һәм сак...
— Син кызык нәрсә уйлап тапкансың, Алим. Сүз дә юк, монда нидер бар!. Өч йөз егерме кеше тәмәке альт чыгар дип, бая хата әйтеп ташлаганмын! Чыкмыйлар! Хуш, диек, бер өлеше батыраеп алып та чыкты, ди. Ә ярты халык ваемсыз булачак! Гадәт ул безнең — ваемсызлык! “һәй, бер җае чыкмый калмас әле, ил белән!” диячәкләр! Сәяхәтчеләрнең йөзгә якыны намуслы булачак, тыелган эшкә бөтенләй тотынмаячак! Шуннан артмас! Өчкә берәү намуслы икән, бу бик көчле процент! Инде чынлап торып тәмәкене ташларга ниятләнгәннәре вапше запас турында уйлап та карамаячак. Андыйлар да булыр. Кем ютәлли, күкрәк чире алган, фәлән-фәсмәтән. Тәк. Хуш Ярый, арада тартырга алып керүчеләр дә очрар, алары да, мин сиңа әйтим, ике-өч пачкадан артыкны алмас, бер-ике көн качып-посып пыскытып ятсыннар, ди. Аннары нәрсә9! Ә-ә, шалкан тавы, суган бавы! Тагын берәрсенен башына килмәс микән андый уй?! Шуны беләсе иде.
— Чокыр авызына килеп абынмасам. минем күнелгә дә андый уй төшми иде! — диде егет бераздан. Алар, киеренке тынлыкта, бер-берсенә карашмаска тырышып, шактый вакыт үткәрделәр. Коридордан кемдер йөгереп узды, гөрләшеп егетләр-кызлар кайтып керде. Бүлмәләр бер мәлгә генә тавыш белән тулды да тагын тынычланды.
— Икәү тотынсак, эшне алып барып чыгарбыз! — диде Харис.
Менә мондый борылышны көтмәгән иде Алим! Ничек икәү?! Әллә абзасының да сәяхәткә чыгып китәргә нияте бармы? Айга якын тәмәкесен тартмыйча түзәргә ризалашып торырмы?!
— Икәү9! — Алим тырышып утырса да, чыдамады, шартлап ярыплы — Тагын мине ярык тагарак янында калдырмакчы буласынмы? Өй саткан акчаны жилгә очырдыңмы?.. Хәзер тагын9 Нигә икәү9 Мина кеше кирәкми. Мина акча кирәк! Мен тәнкә!
— Мондый эшне очлап чыга торган кеше түгел син! Көненә бишкә төрләнәсен! Юньләп кенә кинәшик. Мин дә чыгам. Файда булачакмы әле, юкмы, һәммәсен уртак итәбез. Болай сөйләшик. .
Әйе, абыйсы тагын Алимнын бугазыннан алды. Әйе, вакыт кыса, әгәр бүген-иртәгә хәл ителмәсә, егетнен эшкә ашмаган хыялларын төяп кораб диңгезгә чыгып китәчәк. Куып тот аннары син аны! Башка юл юк, бүтән чара калмаган. Йә муенга элмәк салырга, йә тиз үк акча юнәтергә кирәк! Урлашмаячак Алим. Табар иде, берәү дә төшереп калдырмый... һәм . жинелде егет, бирелде, Харис эшнен үз жаена борылганын сизде, энесен авызлыклап, тезгенне кулына алды . Алар мәсьәлә күптән хәл кылынган сыман корабка ничек керү, йөкне нинди әмәлләр белән уздыру турында сөйләшә, уйлаша башладылар.
Алим бик жинел хәл итте:
— Рюкзакка шыплап тутырам да аркага асам! — диде
— Фу, — диде абыйсы — Надан шул син! Капчыкка күпме сыя? Мин юл йөреп өйрәнгән. Минем өч чемоданым бар, һәрберсе буаз сыер корсагы хәтле.
— Нигә шул кадәр алырга? — диде Алим куркынып. — Пароходка сыймаслар!
— Егылсан атның шәбеннән егыл, сөйсәң кызның матурын сөй! — Акча тирәсендә абзасының уе йөгерек, фикере җитез икәнен белә иде егет, алай да сонгы сүзләре белән ул аны шаккатырды! Теләсә, йомры сүзләр дә ычкындыргалый икән ул!..
— Зур-зур чемоданнар сүрәп ничек керербез9
— Китаплар диярсең! Аспирантурада укыйм, — дип шыттырырсың'
— Китап авыр, ә сигаретлар жзш-җиңел! Берәрсе кагылып китсә9 Шикләнсә9
— Ай аллам, арага бер-ике кирпеч кыстыр!
— Кирпечен каян аласың9
— Кирпеч тә урлый белмәгәч, ничек тәвәккәлләп шундый эшкә тотынасын9 Баткан аяк чыланган! Бер-бер төзелешкә барып кер дә урлап чык! Күрә калсалар, күз яшенне түк: “Әбиемнең билен җылытырга кирпеч кирәк, диген! Кыздырып басарга кинәш итәләр, диген! Эшең бетте, кодагый! Хак әйтгсн, китап икән, чемоданын саллы булсын Черки дә ботын тыгарлык итмә! Молодец! Шушы сәгатьтән хәйлә капчыгыңны үзеңнән калдырма!.
Ул абыйсын озатырга чыкканда ай урагы эреп югалган, офыклар каралып куерган, диңгез ягыннан дымлы, рәхәт җил исеп тора, йорт каршындагы бакчада кеше калмаган диярлек, тулай торак тәрәзәләренең күпчелегендә утлар сүнгән иде Кергәндә комендант тагын Азимны күрде, аны-моны кисәтеп маташмады, башын чайкап, егетне яратмавын гына сиздереп алды. “Дөрес яшәмисең, егет!” дия кебек иде аның чәнечкеле карашы. Тик егетнең җавап карашында нинди гамьнәр барлыгын бүген абайлый алдымы икән тәҗрибәле комендант? юктыр, аңлап ук бетерә алмагандыр “Дөресме-түгелме, озакламам, тиздән сезнең барыгыздан да котылырмын!" Шулай уйлады Алим, шушы уеннан башы югары күтәрелде, аяк атлавы үзгәрде Ул тагын иртәнге Алим, кояш нурлары күмеп киткән урамны инләп, җил юк җирдә җил котыртып баручы көчле егет иде' Бер атлады, ике сикерде, өченче катка менеп җитте, ачык тәрәзәдән баягы бүлмәгә сузылып карады. Ут сүнмәгән булса, бу юлы кызларга эндәшмичә калмый иде ул! Сүзен дә табар иде, көлеп җибәрер иде Тик кызлар бүлмәсенең тәрәзәсеннән дә тыныч караңгылык бөркелеп тора иде Алай да егетнен нидер эшлисе килде Сөенечен эчендә генә калдырасы килмәде. Ул караватка атылды, аунады, мәтәлчек ата-ата идәндә аунады “Озакламам' Котылам! Әр сүзләреннән котылам! Кырын карашлардан котылам! Бурычлардан котылам! Янача, бетеңдәй башка төсле яши башлыйм!”
Күр инде син аны, үзе белән үзе сөйләшәм дигәне —дөньяны шаулатып кычкыра икән ләбаса' Күрше ишекләр ачылды, аннан йокылы
егетләр килеп чыкты, алар шикләнеп Алимга төртеп күрсәтә-күрсәтә:
— Ни булган ана9
— Әллә саташып уянганмы? — дип сораштыра башладылар.
— Акылдан шашкан! — диде егетләрнен берсе.
— Тилергән! — дип жөпләде икенчесе.
Алим караватыннан мендәр алып аларга тондырды:
— Кем шашкан? Кем тилергән? Минме?! Ярый. Күрербез әле! Сезнен ише тилеләрне җүләргә калдыруым турында ишетерсез! Мин сезгә һәм сезнен ишеләргә сугыш игълан итәм! Бүгеннән башлап мин барыгыз белән дә сугыш халәтендә! Мине яратмаганыгыз өчен дә яратмыйм мин сезне!..
һәм ул ике-өч сикереп аскы катка төште, җилфердәп урамга чыгып китте. Бүген ул гомуми торакнын бер бүлмәсенә генә түгел, торакнын үзенә дә, ул урнашкан урамга да, бөтен бер шәһәргә дә сыймый иде. Күңеле белән диңгездә, корабта иде инде. Анда, ниһаять, тоташ жинү мизгелләре башланачак! Муенына асылынган бурычлардан котылса, бөтенесе үзгәрәчәк. Дөньяга да карашы бүтән булачак, кешеләргә дә, яшәешкә дә, кызларга да, дусларга да. Әлегә бурычлардан башка бер ние, бер кеме юк бит анын! Бер кеме!..
Иртәгесен алар профсоюзларның өлкә советы бинасы янында — Хезмәт сарае ишеге төбендә очраштылар. Харис сабырсызланып аны көтә иде инде Путевкаларга дигән акча бер кулдан икенче кулга күчте, Харис монда этлеген онытмады:
— Кара аны, акчаларны чәлдереп тая күрмә. Исән кабыргаңны калдырмам! — диде.
— Шушы вак-төяк белән пычранып тораммы9 Мина күп кирәк, бик күп. һәм мин аны тәмәкече жүләрләрдән каерып алачакмын. Каерып!
Ул йөгереп диярлек өскә менеп китте һәм икенче каттагы 32 нче бүлмәне бик тиз эзләп тапты. Шакыды, эчкә узды, бүлмә буш, иркен, өстәл артында ак чәчен баш түбәсенә төяп куйган ягымлы гына бер әби утыра. Кәгазьләр караштыра. Башка җан иясе дә, чират та юк. Бу Алимны бераз шикләндерде.
— Белдерү буенча килдегез алайса? — диде әби. — Бик яхшы буласы икән дә... Шундый яшь кешенең явыз тәмәкедән ваз кичәргә теләген бары тик хупларга гына кирәк тә... Соңгарак калдыгыз! Путевкалар бетте. Соңгысын кичә тутырып җибәрдек.
Алимнын өстенә салкын су койдылармыни, ул башта әбинең ни әйткәнен аңламыйча торды, сүзенең мәгънәсе аңына барып ирешкәч, чак кына кычкырып җибәрмәде. Кикриге шиңде егетнең!
— Ничек9 — диде ул кан калтырап. — Ә без абый белән...
— Бертуган абыегызмы?
— Әйе. Искиткеч гүзәл кеше. Гомере буе тәмәке уба. Башка яклары әйбәт, тарта менә! Котылырга дигән идек...
— Нинди гүзәл буласы икән! Мондый тәҗрибә беренче мәртәбә үткәрелә. Тәмәкенең зарары хакында врачлар такылдаган сүзләрнең файдасы — нүл! Халык ышанмый аларга! Абыегыз белән бергә! Нин ли гүзәл тәҗрибә буласы икән!
Әбекәйнең теле сүзгә зарыккан, ә Алимнын башында бер генә уй: нишләргә хәзер9 Төнлә, йокысыз узган төндә корган матур планнар чәлпәрәмә килде! Ничек элегрәк күрмәде сон ул белдерүне Алим!9 Күргәч, билет артыннан ник торып чапмады икән?! Әйе, әйе, иптәшләре газетадагы белдерүләрне ул күрсен дип юри ачып куялар иде. Ул карап тормыйча аларны ерткалап ыргыта иде Гарьләнә иде егет! Көн саен, атна саен яна эшчеләр сорап белдерүләр, вәгъдәләр басыла тора, ә ул. баГГгыш, һаман төпле урын таба алмый. Болай барса, табачак та түгел, ахрысы9! Нишләргә9'
Чү, юлны Харис абыйсы үзе әйтеп бирде түгелме9 Ул хәзер парадный ишеге катында көтеп тора... Башка ишекләр юк микәнни монда9 Шыпырт кына чыгарга да, син күр дә, мин күр, таярга! Кулда азмы-күпме акча
барында башка шәһәргә ычкынырга! Беразга күздән югалырга, ныклы тормыш башлап җибәрергә, аннары гына, акча туплагач, монда кайтып керергә... Башка юл юк! Качарга, таярга, эз югалтырга! Төнлә иптәшләре алдында артыгын кыланды шул, теле авызына сыймады!.. Ул әбигә карап ясалма, таш елмаю белән авызын ерып артка чигенә башлады, бер адым, ике, бардыр монда арткы ишек! Черный ход! Мондый зур бинада бер генә ишек булмас!
Сискәндереп, анын сонгы котын алып телефон шалтырады. Әби, үз яшенә караганда аерым бер җитезлек белән трубкага тотынды, анын ни сөйләшкәнен Алим аңламады, ишеккә аркасы белән терәлгәч кенә, күзен күтәреп карады Карчык буш кулы белән ана чыгып китмәскә ишарәли иде...
— Бәхетегез бар икән, — диде әби, трубкасын куя-куя — Сиксән өченче каютаны “гаилә экипажына" ир белән хатынга биргән идек, “чыга алмыйбыз!’’ дип шалтыраталар. Путевка сезнеке!
Алим сикереп өстәл янына барып җитте. Карчыкнын арык, зәгыйфь кулын тотып алды, селкә, рәхмәт укый башлады.
— Хәзер беренче катка төшеп акча түләгез, мин шалтырата торам, аннары путевкаларны алырга минем янга менәрсез. Сиксән өченче каюта' Онытмагыз!
— Онытмам, — диде Алим, маңгаена йөгергән салкын тирне сөртеп Тагын бер минуттан ул карак иде! Абзасынын акчасын элдереп арт ишектән чыгып таячак иде. Коткарды аны телефон! — Онытаммы сон’ Мина нинди яхшылык эшләгәнегезне бәяләмисез, әбекәй, бәяләмисез әле сез! Рәхмәт!
Абыйсын белми икән әле Алим. Ычкынырсың аннан, бар, әнә ул, беренче кат белән икенче кат арасына ук менеп житкән, дымланган сигаретын чәйни-чәйни сабырсызланып аны көтеп тора иде. Ул бер сүз әйтеп, төшендереп тормады, төтәп торган юеш сигаретны энесенен ирен арасына китереп тыкты.
— Нишлисең? — диде Алим җирәнеп.
— Онытма, син хәзер ата тәмәкече. Монда һәм алда очраган һәр кеше синең кемлегеңне хәтерләп калырга тиеш. Хәтәр эшкә алынуыңны онытма. Һәммәсе ныклы тәртиптә булсын.
Касса тәрәзәчеге алдына әле генә “ата тәмәкече” дәрәҗәсен алган Алим килеп басты Күнекмәгәнгә сигаретын еш-еш суырды, чәчәде, йөткерде, күзеннән яшь чәчрәп чыкты
— Япь-яшь кеше! — дип сукранды күзләрен сөртә-сөртә кассир хатын. — Күксәүгә әйләнеп беткән! Мине дә агулап үтерергә маташа! Каһәр суккан тәмәкечеләр! Hine берсе буш авыз белән килсен! Килгәненен берсенең авызында беләк буе сигарет!
Бу сүзләрдән Алимнын хәтерендә "мине дә агулап үтерергә маташа”, дигәне генә сеңеп калды. "Чыннан да тәмәке агу да бит әле!" дип уйлады ул пошынып. Тик бу уйны бик тиз онытты, акча түләнде, квитанция кулда иде. путевканы алып, әбинен арык, җыерчыклы кулын тагын бер тапкыр кысу өчен бср-икс минут вакыт җитте.
Харис путевкаларны иснәп, тәрәзә янына алып килеп кояшта тотып карады.
— Булды. — диде Алим
— Булырга иртәрәк. “Башланды", диген.
Юл уңаеннан алар бер кибетне дә калдырмыйча кагылып чыктылар Блок-блок сигаретларны Харис абыйсы алдан ук чамалап тотып чыккан капчыкка тутырдылар.
Өйгә кайтып җитеп абыйсының өч чемоданын күргәч, Алим сызгырып җибәрде.
— Боларга бер тонна сыйдырып була ич'
— Ә син ни дип уйлаган идең0 Кайсы төшен белән0 Баерга икән, баерга! — диде Харис
“Иң мөһиме синнән котылырга кирәк!” дип уйлады Ал им.
Өч көн вакыт калган иде. Әзерләнергә кирәк! Харисларга ин якыны кичә иртән Длим күзәтеп узган тәмәке ларегы Кыз шул ук. Җитез, сылу, Алимны хәтерләп калган икән. Белә. Башка кибетләргә, буфетларга, ларекларга, урамдагы “кырык тартмачыларга” да кагыла Ал им, бәяләрне белешә, чутлап карый, кыз янына ларекка да бара.
Башкалар бер дә гаҗәпләнмиләр иде. күпме сораса да, сүзсез чыгарып бирәләр, акчаңны гына түлә! Кыз сәерсенде:
— Тәмәкене ашыйсызмы әллә сез? — дип сорады.
Алим аныклап җавап бирмәде, алай да кызарынды һәм сүзсезлеге белән кызның игътибарын гына арттырды. “Егетнең мине ешрак күрәсе килә, шуның өчен монда йөри, кирәкле-кирәкмәскә дә сатып ала”, дип ышанып уйлады кыз.
“Кыюсыз икән, бичара!” дип уйлады ул тагын, “әгәр кыюрак булып танца кичәсенә чакырса, бер дә карышып тормас идем!”
Төзелешкә кереп кирпеч тә алып чыкты Алим.
Иң аска Харис кирпечләрне урнаштырды, аннан ипләп, тыгызлап сигарет блокларын тутырды. Чемоданнарны бикләп, бәйләп, идәнгә тезеп куйгач, ул канәгатьләнеп, кулын уа-уа әйләнеп-әйләнеп йөреп алды, тонык, җансыз тавыш белән жыр мөгрәргә дә маташты.
Алим гына тынычсыз иде! Китәр минутлар якынлашкан саен аның күңелендә ниндидер яңа уйлар, моңарчы татымаган хәвефләр арта бара иде Әгәр уйлаганнары барып чыкмаса? Әгәр Алим абыйсы белән әдәм көлкесенә калса? Хур итеп корабтан куып чыгарсалар аларны?.. Тик әзерләнәсе әзерләнгән, чемоданнар тутырылган, сиксән өченче каютага дигән путевкалар кесәдә иде. Баш тартырга да, чигенергә дә. уйларны үзгәртергә дә мөмкин түгел иде инде... “Тәвәккәлләгән таш йоткан!” дип юатты ул үз-үзен... Тулай торактан бөтенләйгә чыгып китте ул, иптәшләре белән саубуллашмады, алар эштә чакта, аулакта гына, җиңел чемоданын селкә-селкә, болай, йөрергә генә чыккан кеше кыяфәтендә чыгып тайды. Китәсе көнгә каршы төнне ул абыйларында кунды. Йоклый алмады, бик еш ишегалдына “җилгә” чыгып керде, ничә караса да абыйсының бөкрәеп өстәл янында утырганын күрде Утыра Харис, кулындагы шәмәхә карандаш белән чите китек дәфтәргә үзе генә серен белерлек саннар яза, чутлый, мангаен җыерып, караңгы тәрәзәгә текәлеп карап тора... Хатыны агач караватны шыгырдатып боргалана, уфылдый. Анын да йокысы качкан...
Санаулы минутлар тиз уза!
Бүген аларнын юлга чыгасы көннәре!
Ничек булыр, ничек узарлар, ничек урнашырлар? Абыйсы:
— Кеше җыелып кайнап торган чакка гына барыйк, — дисә дә, Алим аяк терәп каршы төште:
— Нигә кеше күзенә чалынып йөрергә? Алдан ук портка төшик тә, кеше-кара күргәләгәнче каютага кереп утырыйк, —диде.
— Кемнән куркасың син? Куркуны оныт Акча куркакларны яратмый.
— Әле юлга чыкмаган, кереп утырмаган, без ызгыша да башладык, — дип карышты Алим.
— Тыңла мине! Мине тыңласаң, югалмассың!
Теплоход кузгалырга өч көн калды дигәндә бу монарчы күрелмәгән “тәжрибә-сәяхәт” турында бөтен шәһәр сөйли иде инде. Кайберәүләр көлде: “Кая ул, тартуын кем алай итеп ташлый алсын?” — дип шик белдерде. Берәүләр: Шәп нәрсә уйлап тапканнар, валлаһи! Үзем утырып чыгып, шул җәфадан котылыр идем!” — дип мактады. Теплоход китәсе көнне порт тирәсендә кара болыт кебек халык иде. Китүчеләргә караганда озатучылар күбрәк монда. Алимнын шик-шөбһәләре юкка булган, монда ата — улны, ана кызны белерлек түгел, беркем аларнын чемоданнарына да, машинадан төшкәч, мышный-мышный күтәреп килүләренә дә игътибар итмәде.
Яңа көн. Яңа адым. Яңа шартлар. Алар Алимнан яна кеше ясарга тиешләр. Әлбәттә, тормышның бөлгенлеккә ябышып торган ныклы бер боҗрасын өзеп ташларга ярдәмгә комсыз һәм әрсез абыеңны чакыр\ яхшы түгел, тик нишләмәк кирәк9' “Нигә урыннарны аерым алмадык икән, төрле каюталарга9” дип тә уйлап интекте Алим, тик Хезмәт сараенда әби авызыннан яңгыраган “сиксән өченче каюта!" сүзе ул минутта ис- акылны алган, барын да оныттырган иде
Икәүләшеп өч чемодан сөйрәп халык арасына килеп кергәч, егет үзенә күрә бер юаныч та тапты. “Бер башын мондый йөк белән ничек әрсезләнеп йөрер идеи9 Ике кешегә ярый икән!” дип, юанып уйлады.
Юлга чыгар алдыннан кеше иң элек теплоходның исеменә күз төшерер иде, дингезнен тынычмы-түгелме икәнлеге белән кызыксыныр иде. Ал им боларнын берсенә дә дикъкать итмәде. Ул ин элек җыелган халыкның багажына игътибар итте Нинди генә чемоданнар, рюкзаклар, сумкалар, дипломнар, бауллар, саквояжлар юк иде монда! Киенгән киемнәре бер төслерәк булса да, кулга тоткан нәмәрсәләре төрле-төрле иде юлаучыларның Шиккә төшерерлек, сигарет тутырылган булырлык бер генә зур тартма да, чемодан да юк иде арада! Ул кызыксынып китеп, абыйсын да, чемоданнарын да онытты, төркемнән-төркемгә күчеп йөри башлады, кешеләрнең ни сөйләшүләренә колак салды
Шактый була икән ул өч йөз егерме пассажир! Озатучылар белән бергә кушкач, бөтен шәһәр купкан кебек! һәм шушы җанлы, хәрәкәтчән, сүзчән толпа өстендә куе болыт булып зәп-зәңгәр төтен бөркелә иде Сигаретлар чытырдап яна, папирослар зәһәр ачы төтен тараталар, кәкрәеп- бөкрәеп беткән кара саплы челемнәр чыжылдый, беркемнең дә авызы буш түгел, беркемнең дә авызы-теле тик тормый. “Соңгы тапкыр” дия- дия, сүнеп-янып бетмәгән сигареттан яңага ут элдерәләр, “минем шәбрәк, минекен тартып кал!” — дип юмартланып, бер-берсен сыйлыйлар. Әллә нинди бизәкләр белән чуарлап эшләнгән зажигалкалар рәт буйлап йөри, сокланалар, тел шартлаталар Тирә-юньдә төтен, озатырга төшкән хатыннар төчкерәләр, дингез буена ук барып, парапетка түш белән ятып укшучылар да бар. Ике палубалы теплоход та тәмәке тарта: анын торбасыннан да сыек кына төтен чыгып бөтерелә.
Алим булачак клиентларын аралап йөри башлады.
Кызыл сакаллы, урта яшьләрдәге пеләшне биш кыз (үз кызлары булса кирәк) озата. Пеләш туктаусыз сигарет суыра, йотылып-йотылып төтен эчә, йонлы борын тишекләреннән берөзлексез төтен уйнап чыгып тора. Кызлары шаккатып аңа карап торалар, күзләреннән яшь акса да, читкәрәк тартылырга базмыйлар Алим алар янында тукталып калды Кызыл сакал ана шикләнеп карады. "Артык яшь! Тәмәкечегә охшамаган'"
— Сез дә шушы тагаракка язылдыгызмы9 — диде сакал.
— Туры килде инде
— Үзегез теләпме9
— Әлбәттә!
Сакал Алимга сигарет сузды, ул алам дигәндә, чак кына төшереп җибәрмәде, кызлар бер-берсенә карашып аннан көлешеп алдылар
— Рәхәтләнеп кал! Көйрәт берне! Өйдә чакта көненә өчәр кап тарта идем
— Өйне сасытып бетерде, — диде өлкән кыз
— Гөлләребез корыды!
— Икс тапкыр ут чыгарды'
— Өебездә төтенгә песи тормый!
— Ә без чыдарга мәҗбүр!
— Әле ярый сез алтау гына, — диде кызыл сакал, — унау булсагыз мине тотып ашар идегез
Алимнын тәмәке тартканы юк иде элек, ничектер котырып китеп
авызына алгалап шаярмады да, беренче мәртәбә ирене сигарет белән Хезмәт сараенда очрашты. Алай-болай иптәшләре үртәп ана сигарет каптырганда да суырмыйча төкереп ташлый торган иде. Монда чынлап торып пуфылдатырга туры килде! Кызыл сакал анын беренче клиенты булырга тиеш1 Кыяфәтенә караганда шактый ашлы-сулы тормышта яшәгәне күренеп тора, әллә ниләр тутырган күн дипломат янында ике баул таралып ята, кыйммәтле йон күлмәге якасыннан бөдрә йонлы күкрәге күренеп тора. Шыплап ниләрдер тутырганнар! Ул ялгыш кына аягы белән таеп китеп баулнын берсен аударды да, иелеп тотып карады. Юк, сигарет юк монда! Икәүләшеп төтен тараталар иде, кызлар кулларын бутап читкәрәк тартылдылар.
— Исе зәһәр!
— Бугазны кыса! — диештеләр алар.
Кызыл сакал аларга күз йөгертеп чыкты.
— Син тәмәкеңнән котылып кайт инде, Павлуша, — диде кызларына бик охшаган хатын.
— Юкса өйгә кертмибез! — диделәр кызлар беравыздан.
— Шулар аркасында юлга чыгам, — диде кызыл сакал. — Синен тартуын аркасында кияүгә чыга алмыйбыз, диләр!
Икенче төркемдә ирләр генә. Чырайлары сытык, кашлары җимерелгән, янаклар суырылып эчкә баткан, бармаклар саргаеп каткан, күзләрдә нур калмаган. Сүзсез генә күзләрен жиргә терәп, командага буйсынган солдатлар кебек нәкъ бер мизгелдә дүртесе дә суыралар. Алим да алар күрсен өчен сакалдан элдергән сигаретын бармак арасыннан күрсәтә- күрсәтә кат-кат суыра. Дүртнең берсе диңгезгә ишарәләп:
— Эләктеңме йөзмә төрмәгә? — дип сорады.
— Ә сез?
— Безне профсоюз җибәрә. Дүртебез дә бер бригададан! Эксперимент! Монарчы маймыллар, бакалар гына, ара-тирә этләр тәҗрибә корбаны була иде, хәзер безгә ябыштылар. “Тәмәке тартып күпме вакыт уздырасыз да, сезгә ел дәвамында күпме больничный түлибез!” ди бригадир. Ә хәзер әллә кая сикерә алмыйсын! Бөтен җирдә подряд белән куалар!.. Төзелештә эшли идек. Ял бирделәр, көчләп.
Калганнар дәшмәделәр. Муеннар тагын да түбәнрәк бөгелде. Боларнын сумка-капчыклары юк дәрәҗәсендә, юынырга-кырынырга алганнар да тынычланганнар. “Әһә, болар Харис абый әйткән ваемсызлар төркеменнән! Бер-бер жае чыгар әле, дип язмышка ышанып, аллага тапшырып юлга чыкканнар!” дип көлемсерәп уйлады Алим Тик боларнын акча ягы да әлләкем түгелдер, болар анын клиентлары була алырлармы, юкмы9 "Вот в чем вопрос!”
Дүрт кеше исеменнән сөйләгән оратор тагын ниләр өстәр иде, төркем янына чәчен бер якка яткырып тараган, шома гына, елгыр гына ир уртасы килеп җитте. Ул олы полиэтилен капчык белән көнбагыш тоткан иде.
— Җыелдыгызмы, егетләр? — диде ул.
Җавап урынына дүрт авыздан көрсенү генә чыкты.
— Дүртебез дә монда, — диде баягы сүзчән.
Иптәшләр, мин сездән үтенеп сорыйм. Дүртәү икәнсез, берберегезгә ярдәм итегез. Аннары юк-бар шөгыль, карта ише нәрсәләр уйнап, бригаданың данын сатып кайтмагыз. Анда сезне күзәтүчеләр булыр Хезмәт сараеннан да баралар. Врачлар да, хәтта психиатр-гипнозчы да бара икән! Иван Семенович, син арада олырак кеше. Син ныгытып кара, ярыймы
Кәрт тә сукмагач, вакытны ничек уздырырбыз без янда9
~ Суга чумып үләрбез! — диде икенче берсе, күзен читкә борып. — Чыдарың калмас монда!
— Газета-журналлар. бассейн... Син, Иван Семенович, начар йөзәсең, ныгытып өйрәнеп кайт. Базардан көнбагышның иң шәбен сайлап алдым.
Шәхси бүләгем! Телегез кычыта башласа, чиртерсез. Анда да каютада чакта гына. Палубада ни, ни!
Тора-бара квартетный кырыслыгы кимеде, бригадирны яраталар иде, ахрысы, ул үгетләгән саен, йөзләренә тынычлык йөгерде, аларга бигрәк тә “гипноз” дигән сүз ошады. “Алайса барып чыга икән, тәмәке явыздан котылырбыз, иншалла!” —диештеләр алар. “Син, Сережа, тыныч бул. Сынатмабыз! Безнен хакта начар сүз ишетмәссең!” — диде Иван Семенович дигәннәре.
Алимга исә “гипноз” сүзе бер дә ошамады. Каушатты ул аны! Уйлаган планнары барып чыкмас кебек тоелды. Моннан берничә ай элек Мәскәүдән гипнотизер килгән иде. Сәхнә тутырып кеше җыйды да өч- дүрт җөмлә әйтүгә тегеләр җебеп төштеләр! Тәгәрәп йокыга талдылар, бала-чага булып су чәчрәттеләр. Ике ир, үзләрен мунчада дип белеп, халык күз алдында чишенә үк башладылар. Гипнотизер, кая кадәр чишендергән булыр иде, берсенең трусигы умырылган икәнне күрүгә, мунча чабынуны туктатты... Рухын ала кешенен гипноз, ихтыяр көчен! Ала да үзе теләгән якка каратып ныгыта. Ә хәзергә ихтыяр көче — тәмәкедә. Тәмәке җиңүче, ул шушы өч йөздән артык кешенен язмышына уралган, аннан котылмак юк... Юлга чыкканнарның һәммәсе дә бу яман чирдән котыла алмас, алай да гипноз үзенекен эшләр, ташлатыр, аерыр кайберәүләрне яман гадәтләреннән!
Ялгыз-ялгыз гына басып торучылар да шактый, аларны озатучылар да юк, болары башка шәһәрләрдән килгән кешеләр, чит төбәкләрдән Алар да кеше күплегеннән, булачак сәфәрнсн серле булуыннан аңгыраеп, югалып калганнар, бер-бсрсенә якын килергә дә.сүз катарга да кыймыйча торалар “Боларны бөгү җинел булыр! Болары минеке'” дип уйлады явызланып Алим. Күзәткән саен, йөри-йөри кыюланып китеп, аларнын торышларына, йөзләренә карап, ул аларнын бу юлга җиңел генә чыкмаганнарын да чамалады. Байтагысы мәҗбүр иткәнгә бу сәфәргә тәвәккәлләгән икән! Ул батырланып, берәүдән:
— Сезне ни-нәрсә мәҗбүр итте бу юлга чыгарга? — дип сорады
Теге кешенең авызы сөйләшүне сагынган икән, зур теләк белән тырышып аңлатып бирде:
— Икс ел элек хатыным вафат булган иде. Ялгызым яшим Бала әбиләрдә. Әле ярый ул бар! Күрше йортта гына илле бер тол хатын бар! Шуларның берсенә башта күз салдым, аннары сүз. “Өйләнешик'" — дим. Риза! Тик бер шарты бар: “Тәмәкеңне ташла”, — ди. Мин дә ташларга риза!.. Әллә ничә тапкыр ташлап карадым. Үлгән хатыным искә төште исә., кул үзеннән үзе сигаретка үрелә Менә газетадан шушы хәбәрне укыгач, Нюрага күрсәттем... “Кызыңны алып калам, өеңне карыйм, зинһар, шул агудан котылып кайт!" — ди. Озата да килмәкче иде, каршыларга да килсәң, икс якка акча күп чыга дип, рөхсәт итмәдем
Алим тизрәк бу кеше яныннан китүне карады "Юк. моны клиент итеп сайларга ярамый! Киресенчә, моңа ничектер ярдәм кирәк! Котылсын идс яман гадәтеннән Баласын ятим итмәсен иде!" — дип уйлады Үзе бик яшьли әтисез калып, ныклап аякка басканчы әнисен дә җирләгән булганга, ул бу кешене ифрат нык кызганды
Кеше дә, беренче очраган юлдашына, рыясыз рәвештә эч серен ачты да салды...
Кемнәр көлә, кемнәр шаяра, кемнәр җырлый иде Җылаучылар да бар. Кемдер: “Әй, тәмәке, хуш тәмәке, жан ашым!" — дигән кебегрәк такмаклар да әйтә. Бер читтә шешә ялтырап китте, кырлы стакан кулдан- кулга кыйммәтле таш кебек елтырап йөри иде
Ниһаять, китүчеләр калучылардан гүелдәп аерыла башладылар Алимнын төркемнән-төркемгә чабып диярлек йөрүен, кемнәргәдер сүз эндәшүен күргәннәр икән, күргәннәр дә игътибар иткәннәр Егерме яшьләрдәге бер кыз нәкъ каршысына килеп чыккач, Алим да тукталып калды. Кыз да туктады. Кызның да төркемнән-төркемгә йөргәнен күреп.
чамалап куйган иде инде үтә нык сизгерләнгән Алим Хәзер кызның чыраена текәлеп карады. Анын пудраланган килешле борынын вак кына тир бөрчекләре каплаган, тик бу хәл аны ямьсезләтмәгән, киресенчә, кыяфәтенә, тотышына, эшлекле, ягымлы төс чыгарган иде.
— Сез газетадан түгелме9 — дип сорады кыз, кыю гына. Анын тавышы да үзе шикелле үк ягымлы иде.
— Ә үзегез кем буласыз?
— Мин культура институты студенткасы.
— Озатасызмы9
— Юк. Мин шушы рейста хор оештырырга алынган кеше.
— Алайса бергә йөзәбез икән.
— Сез? Кем сыйфатында?
— Сезнең тугры клиентыгыз.
“Клиент” сүзе Алимга ошый да башлаган иде инде. Ул кыланып башын түбән иде
— Бер дә үҗәт тәмәкечегә охшамагансыз.
— Тартам! Убам гына. Төннәрен йокысыз тартып интегәм.
— Ташларга карар итеп яхшы эшләгәнсез, — диде кыз, үзенең житди вазифасын искә төшереп һәм чая гына кулын сузды. — Рита минем исемем.
Кыз кулыннан егет тәненә серле рәхәт йөгерде:
— Ә безне Алим дип йөртәләр.
— Алим? Ә русча ничек?
— Русча да Алим
— Гаҗәп исем.
— Гаҗәп кешеләр өлешенә гел гаҗәп исемнәр табылган.
Алим кызлар янында аз-маз мактанып алырга да күп сорамый!
Алар халык агымы ихтыярына буйсынып, теплоходка якынрак килделәр Алим абыйсының ярсып кулларын бутавын күреп торса да, агым көченә каршы тора алмады, ташкын аларны кыз белән икесен бергә китереп кысты.
— Хорда җырларга килегез. Сезне күргәч, сөендем әле. Яшьләр дә бар икән!
— Ай-яй, вакыт табылырмы икән!
— Көне-төне йокларгамы ният?
— Киресенчә, бер дә йокламаска!
— Ничек?
— Читтән торып укыйм, студент!
— Менә ничек! — Кызның сөенүенә ачыктан-ачык кызыксыну да өстәлде. Ул бу рейска бик каушап чыга иде. Беренче мәртәбә, гадәти булмаган шартларда, укытучы-кинәшчеләреннән башка ул хор оештырырга тиеш! "Җитмәсә, катлаулы контингент!” — дип кисәттеләр ана Хезмәт сараенда. Ританы бу эшкә туганнан туган абыйсы, врач психиатр котыртты “Ял итәрсең. Ашау бушлай. Җитмәсә, өстәмә түләячәкләр дә. Тормыш мәктәбе дә узарсың”, — диде ул.
Акчага хирыслыгы юк иде югын кызның, аны бигрәк “тормыш мәктәбе узарсың” дигән сүз тартты. Тагын бер елдан ул завод культура сараенда эшли башларга тиеш. Шефлык иткәндә аны бик яратып калдылар да, тәмамларга бер ел вакыт калса да, институтта Ританы эшкә чакыру кәгазе ята инде...
Сәфәр үзе өчен дә, эше өчен дә ныклы сынау булачак! Ул төркемнән- төркемгә курка-курка гына йөрде. Саубуллашу, хушлашу вакытында кешеләр бик каты кычкырып сөйләшкәнгә бик күпләрнең сере аңа да ачылды. Алим шикелле үк ул да Кызыл сакалны күрде. Квартетның өлкәне Иван Семенович Велягурскийныоул Хезмәт сараеннан ук белеп калган иде. Бригада исеменнән озаталар! Йомыкый ирнең моңсу күзләрен ул да абайлады, барып сорашырга гына кыймады. Йөргән саен, үзенең булачак җырчы — хорнстларын күз алдына китергән саен анын
эченә суык пошаман төште. “Болар белән мин нишләрмен9 Ничек оештырырмын? Тәмам әдәм көлкесенә калып кайтсам, алдагы эш перспективама зыян килмәсме9!”
Яшь, таза, күрер күзгә чибәр егет Алимньщ арада булуы, анын читтән торып укуы... Ул ни ашыкса да, егеттән тиз генә аерылып китә алмады. Ал им белән бергә Харис янына ук барып чыктылар
— Кайда йөрисен син? — диде Харис гадәтенчә җимерелеп
— Менә Рита белән таныштык.
— Өлгермәс идеңме9
Бер чемоданга Харис үзе ябышты, икенчесен Алим алды, Рита да өченчегә тотынып караган иде, бөгелеп кире җиргә куйды.
— Китаплар, — дип аңлатты, маңгаен ышкып Харис, һәм энесенә усал гына карап алды. — Йөри жүләрләнеп, рәхәтләнеп ял итәсе урынга!
— Ә сезнең әйберләр кайда9 — дип кызыксынды Харис, бераз атлагач. Ул ике чемоданны элдереп бөгелә-сыгыла атлый, кешеләрне тупас аралый иде.
— Безнең багаж күптән каютада инде, — дип аңлатты кыз.
— Анын абзасы врач-психиатр! Гипноз остасы! — дип аңлатты Алим
Трапка атлаганда документ-фәлән дә тикшермәделәр, кәгазьләргә, гомумән, күз салмадылар, яшьрәк кенә бер матрос: “Ничәнче каютага9" — дип сорады да, кулындагы катыргага билге ясады. "Сиксән өченче " Ританың озын сыйракларына күз төшереп өлгерде дә, телен тегермәнгә әверелдереп, җорлана ук башлады.
— Тәмәке, шырпы, сигара-сигарет ише куркыныч матдәләрне алып кермисезме, туташ9 — диде — Шартлау куркынычы булган суднога аяк басасыз!
— Безнең арада андый җүләр юк дип беләм. — Харис як-ягына каранды — Юктыр, дип ышанам!
Керүчеләрнең кайберләре матросның уйнап әйткән сүзен чынга алдылар, ахрысы, кемдер ике кулын, әйбере-ние белән өскә күтәрде, берәүләр чалбар кесәләренә шап-шоп суккалап, үзләренсн "буш кул" белән керүләрен аңлаттылар. Кемдер трап янына ук килеп җитеп, сигаретын сүндерде дә, озата килүчеләргә ыргытты:
— Истәлегем! Сувенир! Үлә-нитә калсам, "Тәмәке музее"на куярсыз.
— Шундый музей да бармыни?
— Без тартуны ташлагач, сез тартуны ташлагач, кем тартыр, тәмәке музейларда гына калачак!
— Ишек катына Христофор Колумбның сынын бастырып куячаклар Европага тәмәкене алып кайткан кеше ул!
— Россиядә Петр Беренче законлаштыра аны...
— “Ташлагач9" Әле ана кадәр
— Швециядә ил белән ташларга җыеналар, ди.
Алимны тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: пассажирлар арасында хатын-кызлар шактый иде Шулай күпме алар арасында тәмәкечеләр9 Әллә путевка җайга килеп, ихтыяри-мәҗбүри генә утырганнармы9 Арада урта яшьләрдәге, күрер күзгә ягымлы хатыннар да байтак иде Сәяхәт күңелле булачак!.. Аспирант булып, күзләренә төтен җибәреп йөрер көннәр киләчәк әле!
Өстә, капитан күперчеге янындагы төркем дә утырышу ыгы-зыгысын тамаша итеп тора. Башка вакытта команда пассажирларга болай игътибар итеп тормый иде. Капитан үзе, ярдәмчеләре, боцман, беренче матрос, үз күргәннәреннән нәтиҗә чыгарып та куялар
— Бәлтерәеп беткән картлар да бар! Үлгәнче рәхәтләнеп тартасы инде!
— Кайчан котылсаң да соң түгел!
Капитан җыелганнарга сонгы кисәтүне ясауны тиеш тапты:
— Эш болайрак, иптәшләр. Безнең бу рейсның катлаулы һәм
эксперименталь төстә икәнен барыбыз да хәтердә тотыйк. Пассажирлар арасында тартмагыз, тәмәке турында сүз кузгатмагыз. Үтенеп сорасалар да, тәмәке табышмагыз. Безгә жаваплы һәм почетлы бурыч йөкләнә. Тәмәке тарту... — Капитан боцманнын каралып беткән челеменә күз төшереп алды. — Бары тик хөрмәтле Ефим Ефимовичка гына рөхсәт ителә Анда да яшертен рәвештә, кеше күзеннән башка урында.
Моны ишеткәч, шактый олы яшьтәге боцманнын авызы ерылды.
— Профсоюзларнын өлкә советы да, медиклар да безгә үтенеч хаты белән мөрәҗәгать иттеләр, — дип өстәде капитан. — Әгәр тәҗрибәләре уңышлы чыкса, алар ил күләмендә Чакыру белән чыгачаклар.
Капитан ярдәмчеләреннән берәү, кискен фикерле, яшел тавышлы берәү сүзсез генә тамак кырып алды.
Капитан көлемсерәде.
— Мин әйтеп тә бетермәдем, хөрмәтле Антон Михайловичның карышасы килә!
— Гафу итегез! Нигә команданы шулай җәзаларга? Кемнедер көчләп тәмәке ташлаталармы? Оешкан төстә?.. Менә мин... Беркөн йокыдан уяндым да үз-үземә: “Бүгеннән тартуны ташлыйм”, — дидем. Беркемгә әйтмәдем, профсоюз да белми калды. Бер атна узгач: “Кәефем яхшы бу арада!" — дигән идем, хатыным: “Син тәмәкеңне ташладың ич!” — дип тора.. Бу төркем тәмәкене ташлар дип ышанасызмы9 Сафсата!
Капитанга карышмасалар да, матрослар арасыннан ярдәмчене хуплаганрак авазлар ишетелеп калды.
— Без дә интегикме?
— Ни пычагыма!
— Пассажирларга кушылып шул агудан сез дә котыла алсагыз, бер дә зыян булмас! — диде капитан ачык итеп. —Безнен бурыч авыруларга ярдәм итү. Мин аларны “авырулар” дип анлы рәвештә атыйм.
Алардан ерак та түгел икенче бер төркем пассажирларны күз белән каршы ала, күз белән берәмтекләп каюталарга озата тора. Арада кара күзлек кигән, яше шактый булса да, һаман төз буйлы, елгыр хәрәкәтле берәү аерылып тора. Көмеш йөгергән куе, кара чәчләре әле һаман ялтырап, анын ак маңгаен бизәп төшеп тора. Ул ике кулы белән өстәлгә таянган да, бу хәрәкәттә, ыгы-зыгыда гаме юк кеше сыман, ниндидер бер көйгә ишетелер-ишетелмәс кенә сызгыра. Ританын абыйсы, гипнотизер Яков Борисович Цудечкис иде бу кеше. Менә ул трапка якынлашып килгән Ританы, анын очраклы юлдашлары Харис белән Алимны күрде, чак кына алгарак тартылып, юлчыларның авыр чемоданнарына күз салып өлгерде Ритага кул болгады. Абыйсы да, Алим да бу кешенең үткер карашын абайлап алганнар икән, Ританың да җавап ишарәсеннән анын кем икәнен аңладылар. “Карап-карарбыз! — дип ачуланып уйлады Харис — Син җиңәрсеңме бу халыкны, әллә безнең сигаретлар егып салырмы?”
Харис баядан бирле бары тик врачлар турында гына уйлап баш вата иде, хәзер кызыксынуы хәттин ашып, Ритадан сорамыйча, ачыкламыйча түзә алмады.
— Врач шулмы инде? Гипноз да ясыймы?
— Оста врач, диләр.
Теплоход та үзенен аклыгы белән, чисталыгы белән больницаны хәтерләтә иде. Шау-гөр килеп траптан менгән пассажирлар монда килеп керүгә үк юашланып, тынып калдылар. Каюталарын эзләүчеләр дә номерларын пышылдап кына әйтәләр, ачкычларны ипләп кенә боралар, сүзсез генә урнашалар... Рита Алимга: “Пока!” диде дә, баскычтан өске катка менеп китте.
Сиксән өченче каюта. Алдан Ал им керде. Керде дә елмайды Харис бик төпченеп ишек-тәрәзәне, киштәләрне бер кат күздән кичереп чыкты.
— Син һөҗүмгә чыгарга җыенган полководец төсле. Һәммәсен күздән уздырасың, — диде Алим.
Харисның бу сүзгә кәефе килде, көлгән булды.
— һөжүмгә үк чыкмасак та, эшләр җитәрлек булыр
— Күрдеңме9 — дип сорады Ал им.
— Кемне?
— Кемне булсын, Ританы әйтәм. Чибәрме9
Харис елмаюдан туктап, шунда ук җикеренә башларга да күп сорамый! Тотынды егетне пешекләргә
— Син юньсездә һаман кыз кайгысы икән! Менә син ана ышанып эшкә ябышып кара! Дөньясын челпәрәмә китереп бетерәчәк. Әллә чак кына акыл кердеме дисәм, башында һаман диңгез жиле икән! Син әнә теге өстәге төркемне күрдеңме? Безгә челәеп карап калган врачны91
— Тынычрак бул әле, — диде егет сабыр гына.
— Син эшкә тотындың, эшкә! Шуны онытма.
— Атлаган саен шуны искә төшереп торырдай булсаң.
— Кыз кирәк икән ана, йолкышка
Чемоданнарның икесен өске киштәгә сыйдырдылар, берсенә урын табылмады, анысын аяк очына идәнгә шудырдылар. Эш бетеп тә китте Кара-каршы килеп утырдылар
— Безгә әнә шул кыз ярдәм итәчәк тә инде.
- Кыз9
— Шуның ярдәмендә кешеләрне өйрәнәчәкмен дә! Ә болай. Кем мин? Алар кемнәр? Ничек сорашасың да, кемнән барып белешәсен9!
“Төтене туры йөриме әллә бу егетнең?” дип уйлады Харис гаҗәпләнеп, тик бу куанычын энесенә белдермәде Күрше каюталардан сөйләшкән тавышлар ишетелде, тонык кына, аңлашылмаслык кына булса да ишетелде
— Акырма, — диде ул, иреннәренә юан бармагын аркылы куеп. — Моннан соң тарту турындагы сүзләреңне оныт. Йөкне ' товар'' дип кенә ата. Анда да, сак бул!
Ул арада теплоход кузгалды.
Саубуллашу, яулык болгаулар, сыек кына күз яшьләре Кемдер чәчәк бәйләме ыргытты, чәчәкләр палубага килеп тә җитә алмадылар, таралып яшькелт дулкыннарга уралып кайдадыр күздән югалдылар Теплоходның бөтен гәүдәсе акрын гына дерелди-калтырый башлады, һәм күңелләрне моңсулатып саубуллашу гудогы яңгырады
Абыйсы ничаклы усалланса да, Алим бары тик кыз турында гына уйлый иде. Моңарчы да кызлар белән танышканы, бакча ышыгында качып кына үбешкәне дә бар иде Алимнын. Тик ул чакта Алим бөтенләй башка кеше иде, мөнәсәбәтләре дә бүтәнчә иде Бүген ул кызга үзен “студент” дип танытты. “Аспирант" дияргә көче җитмәде Аспирант анын карашынча, күк кешесе, анын буе җитә алмаслык бөек зат иде... Әле студент дигәч тә, анын йөрәге күкрәгенә сыймый башлап шашып-шашып тибеп алды... Ул да студентка. Алар тигезләр Алар бердәйләр Шунын өчен кыз да аңа якты күз, ышаныч һәм күңел уртаклыгы белән карады Бер мизгелдә аларнын күкрәкләре бер-берсенә тиеп торды. Алим бу минутның озын, бик озак булуын, мәңге бетмәвен теләгән иде Үзләрен һәр яктан китереп кыскан халык ташкынына ул эченнән генә рәхмәт у кылы. Үлчәп-санап карасаң, аларнын арасы бик ерак, күк белән җир арасы кадәр иде. Кызга болай якын килер өчен Алимга биек тауларга менеп сыналырга, упкыннарга төшеп исән чыгарга кирәк иде Ташкын аларны бергә кушты, ул бөтен күкрәге белән кызнын йөрәк тибешен дә ишеткән кебек булды. Күңеленең иң тирән төпкелендә Алим бу сәяхәттән курка иде Хәвефле эшкә алынуы да куркыта, юлдашынын албасты, карун Харис абыйсы булуы да шүрләтә һәм аның җанын аңлаган кебек кыз да “куркам!” диде. Алар икесе дә куркалар! Бу бит көтелмәгән, кадерле уртаклык, һәр икесенең курку сәбәпләре бөтенләй капма-каршы булса да. Алим кызда үзенә теләктәш иптәш күрде, җаннары якынлыгын тойды Аның бер секунд та монда утырасы килми иде. тизрәк-тизрәк
каюта кысасыннан чыгарга да Ританы күреп, анын янында булырга кирәк. Товарны урнаштыру, аны саклау турында ул бөртек тә уйламады. Бу эш ничектер үз чиратында, шау-шусыз гына узып китәр кебек тоелды. Хәзер бер генә кыен як калды: егет кызның үзен студент дип белүен, читтән торып укуына ышануын тели иде. Әгәр ул анын кара күңелле сәүдәгәр икәнен белеп алса?.. Сату-алуны тулысы белән абзасына тапшырырга туры килмәгәе әле! Әйдә, сатсын да куансын, акча көрәсен дӘ _ сөенсен... Идеяне Алим бирде, бурычтан котылырлык кына сумманы абзасыннан ничек тә каерачак ул! Аннары тотсыннар Алимнын койрыгын! Йә гаражга эшкә керер, йә заводка кайтыр. Эшкә урнашкач, ныгыгач Ритага ул барын да сөйләп бирә алыр. “Теплоходта шаярттым гына, юлда кем дөресен сөйли!” дияр...
“Жүләр мин!” дип уйлады ул бераздан. “Бәлки аның сөйгән егете бардыр? Бәлки ул кияүдәдер?” Шунда ук бу уйларны качырып икенчеләре килеп җитте. “Ире булса, озатмый калмас вде... Ничек тә бер сүз белән булса да телгә алыр иде! Юктыр!”
Пассажирларга Рита яныннан торып карагач, юлдашлары ошап та китте Алимга. Кызыл сакал да җитез генә атлап менеп килә. Иван Семенович егетләре гаскәри сафтагы кебек шәп-шәп атлыйлар, күкрәкләр дә киерелеп киткән. Тол ир генә баягы кебек үк боек һәм карашы түбәндә иде...
Алим тиз-тиз генә өс-башын алыштырды да чыгып бара. Өстендә без беренче күргәндәге спорт костюмы, аякларда кроссовкалар Яланбаш Чибәр егет, зифа егет...
— Кая атыласың?
— Чыгам әле! Монда кунаклап утырырга мин карт әтәч түгел! Чыгып та китте.
Харис чемоданнарны тотып-тотып карады, санады. Уфылдап килеп утырды Ярым караңгы каютада анын чырае каралганнан карала бара иде...
Бер дә ышанычлы адәмнәр күрмәде әле ул пассажирлар арасында! һәммәсе дә жинел сөякле, уенчак булып күренделәр аның күзенә! Ул юлга чыгучыларны башкачарак күз алдына китергән иде... менә, иртәләрен сыра кибетен сагалаучы өтегрәк киемле, сытык шешенке чырайлы, җимерелгән күз кабаклы кешеләр кереп тулыр.. Алар һәммәсе дә мәет күмәргә баргандагы төсле кырыс һәм күңелсез булырлар.. Ә болар9! Тәмәкене уйнап-көлеп кенә тартканнар да, җинел генә ташлап, онытып та бетергәннәр, диярсең. Көлә-көлә менәләр бит! Шаяралар, шук сүзләр ычкына! Олы эшкә алынган бертуган энесе дә кызлар турында уйлый ала! Мондый эшкә алынгансың икән, күңелендә шул гына булырга тиеш Шул турыда гына кайгырт! Инде кыз белән аралашырга телисең икән, чамала, эшеңә файда китерә аламы ул, юкмы?.. Тукта, әгәр чыннан да кыз аша юлдашлар белән жиңелрәк танышып китсә? Кемнең кем икәнен ачыкласа?..
Ул каютадан чыкканда Алим палубада басып тора иде.
Палубаның аргы башыннан кара күзлеген уйнатыл врач килеп чыкты. Алим янына килеп җиткәч күзлеген салды, берара тыелып торды. Алар янына барып житәрәк Харис тиз-тиз ямьшәйгән фуражкасын күтәреп куйды, елмаерга тырышты, бишкә бөгелеп врачка сәлам бирде. Врач исә җинел генә баш кагып анын сәламен алды
— Күрдеңме? — диде Харис энесе янына килеп җитеп —Тартма, ди икән, тартмыйсын инде! Җендер бу! Күзләренә карасан Имәнәсең'
— Гайрәт сизелә анарда!
— Ә син аннан да көчле бул!
— Абый, син һаман шул турыда! — диде Алим сызланып Харис тавышын түбәнәйтеп, Алимга табарак иелде.
— Врач — мина! Үтәли күрәм мин ул яһүдне! Әллә кем булса да
танавы серен сөйләп тора. Салырга ярата! Монда эчемлек бардыр бит7
— Белмим.
— Йөгереп кенә буфетка разведкага барып кил.
— Ашыкма инде!
— Әллә монда ел йөрергә чыктыммы? Беренче көне узып та бара. Кызны сина тапшырам. Ни пычагыма ул хор9! Үз янында тот син аны! Ә бусын үзем башкарам..
Буфетта ниләр барын белешү бер дә кыен булмады, Алимга баягы жор матрос очрады.
— Тамак кычыта да башладымы9 — диде матрос, муенын ышкып
— Юк ла, абый белән мин. Ул салгалый... Алдан ук белеп куйсам, аны тыярга яхшырак булмасмы!
— Ә-ә, — дип сузды матрос. — Аракы юк. Коньякның бик кыйбатлысы гына. Банкирлар эчә торганы. Шампан бар, коры-сары, сухое дигәндәй.. Алары да аз, бик аз! Эчкән кеше тартуны ташлый аламы?. Әкият!
— Шуна кайгырып йөрим дә!
Алим белән матрос дус булып аерылыштылар. Абыйсы турында шулай ихлас кайгыртып йөргән кешене кем ошатмас9!
Абыйсы янына кайтышлый ул кызны күрде Күрде дә абыйсынын боерыгын онытты. Тик кыз ялгыз түгел иде. Алар биш-алты йөнтәс егет белән өскә менеп баралар иде Алим да, бераз арткарак калып, аларга иярде, якынрак барырга кыймады. Егетләр музыкантлар булып чыкты “Нигә боларны ияртергә иде инде9 Ярамаган тагын тәмәкечеләргә магнитофон лентасы!" Бер күрүдә яратмады Алим музыкантларны. Затлы - лар, чибәрләр, биек буйлылар, кызны урап алганнар да авызына керердәй булып сөйләшәләр. Кыз да шат, көлә! Музыкантлар да теплоходка алданрак кереп кунаклаганнар иде, ахрысы, ярда да, кергәндә дә күзгә чалынмаганнар иде. Бер дә ошамады ул компания егеткә! Кыз янында “студент” дип төтен җибәрергә була, ялганыңны тоттырмассын да, ә бу аждаһалар янында... Ярты сүздән Длинны ашап бетерәчәкләр болар' Авыл мәктәбендә узган сигез класс белән әллә кая бара алмассын!
Әле бая гына күнеле күтәренке иде егетнең! Ул үзен пассажирлар арасында бердәнбер егет дип санаган иде, сәяхәте Рита белән булганда гел сөенечләрдән генә торыр дип ышанган иде Ә хәзер күңелсез һәм төссез булачак аның юлы! Егерме дүрт көн буена абыйсы колагындагы черки булып безләячәк..
Кыз да аны әллә кайчан күреп алды, елмаеп ике-оч тапкыр башын да какты, тик егетләр яныннан китәргә ашыкмады. Инде китәм дигәндә генә ул Алим янына йөгереп килде
— Алим, — диде ул. — Рәхмәт Син мине эзләп чыктыңмы9
— Чыккан идем дә
- Сон9
— Сез эшкә керешкән димме9
— Киңәшәбез. Ни эшләргә кирәклеген берәү дә белми. Дөрес, монда штаб та бар. Алар да киңәшеп утыралар бугай.
— Штаб та бармыни монда9 — диде егет, сөмсере коелып.
— Бар, бар!
— Музыкантларның башлыгы кайсысы9
— Әнә теге сакаллы егетне күрәсеңме? Кстати, ул безнең коллега Студент! Психологиядән диплом яза. Эш практикасын да монда уза Шактый күңелле халык җыела әле монда! Мин сезне таныштырырмын Борчылма, егетләр яхшы күренә.
— Минем абзый..
— Абзан да әйбәт кеше күренә Тик кырысрак димме9
— Катлаулы кеше, авыр холыклы. Аралашканны, танышканны өнәп бетерми.
— Анладым Күзенә бик күренеп йөрмә дияргә теләдегезме9
з *
— Алай түгел дә!
— Абзанны да җинәрбез. Көч бездә. Бердәмлек һәм хәрәкәт! Менә безнен девиз. Йә, әйт әле, тәмәкече, тартасын киләме?..
— Тартуны искә төшермә инде, Рита.
— Дөрес! Башта бөтен-бөтен жиргә плакатлар, кисәтүләр, тәмәкенең зарары турында фактлар эләргә ниятләгән булганнар. Ә хәзер берәр нәрсә күрәсеңме? Юк! Без барыбыз да ял итүчеләр, һәм ялны күңелле итү безгә йөкләнгән. Мин сезгә —яшьләргә таянам.
— Бүген үк җырлата башлыйсызмы халыкны9
— Бүгенгә биетәбез генә! Абыеңны танцыга алып чык!
— Серне ачтым да көлкегә калдым.
— Абзыйлар белән жинел түгел. Минем янда кем барлыгын белсән иде син?
Алимнын кызыксынуы сон чиктән ашты! Алар “сез” урынына “син” дип сөйләшүгә күчтеләр. Җитмәсә, абыйсы турында нидер әйтергә дә җыена!
— Гәрчә без бер каютада түгел, ул үзе, аерым булачак. Әмма ул жиде кат җир астыннан да мине күреп, күзәтеп торачак. Көнче! Көнчелеге аркасында аны хатыннары ташлап китте... Башка якларын белмим, мәгәр көнче!
Яков Борисович алар яныннан үтеп китте, кара пыялалар астыннан тирән чокырларга поскан олы күзләре шомлы булып күренеп калдылар.
— Кичкә танцага киләсез. Ә хәзергә, хөрмәтле яшь иптәш, көндезге ашка рәхим итегез!
Егет баядан бирле үзен бимазалап торган сорауны бирде:
— Рита. — диде ул, — эчке тәртип кагыйдәләре каты булырмы9 Штабта нинди сүзләр йөри?
— Абыегыз өчен борчыласызмы?
— Борчылмый ярамый!
— Югары градуслы эчемлекләр куллану катгый тыела.
— Берәрсе тәмәке суыра башласа? Кем дә булса тартырга алып кергәндер бит?
— Бу мәсьәлә дә бик катгый куелачак Комаңда кисәтелгән. Тартучы үзенә зыянны салучы гына түгел, барлык аңлы гражданнарны котыртучы, коткы таратучы булып саналачак. Әгәр берәр кеше явыз ният белән тартырга алып керсә, ана шактый күләмдә штраф салыначак, эш урынына хәбәр ителәчәк.
— Алай-й...
— Сезгә ул куркыныч янамый ләбаса!
— Нигә?
— Сез тартмыйсыз, Алим.
— Юк, тартам.
— Күрәм, беләм. Сез абыегызны бәладан йолып алырга гына җыенасыз. Шулаймы9..
“Шулай”, дисә, беренче көнне үк Рита аның бар серен диярлек алып бетрәчәк. “Алай түгел”, дисә, алдаганы бик тиз беленәчәк...
— Әйе, тартмыйм мин, — диде Алим шыпырт кына.
— Мин моны башта ук сизендем. Сезгә хөрмәтем шуна артты! Әйбәт кешеләр, ахрысы, сез.
Алим жавап бирергә өлгермәде, аны Яков Борисович чакырып алды.
— Нигә син шундый җилкуар янында чуаласың9 — диде ул.
— Ярамыймы9
— Син анын чемоданнарын күрдеңме9
— Күрдем. Күтәреп тә карадым.
— Нәрсә бар аларда?
— Китаплар дип беләм.
— Синең балалыгың, гадилеген мине шатландыра. Әмма ерак туганын
буларак, искәртеп узам: көннәрдән бер көнне шушы егет палуба уртасына чыгып “алтын балдакларыгызны, акчаларыгызны чыгарып бирегез, чемодан-нарда динамит, без корабны шартлатабыз!’ дип акырса, мин гаҗәпләнмәс идем.
— Юлбасарлармы алар? — Рита рәхәтләнеп көлде — Син анын абзасын ошатмадыңмы9
— Кисәттем, искәрттем Калганы синнән Абзасы гына түгел, икесе дә... Бел, юлдашларыбыз арасында ин куркынычлы кешеләр — шулар.
“Менә кызык!” дип уйлады Рита. "Мин бер күрүдә Алимга тартылдым, ул да шулай шикелле... Ә Яков Борисович бер күрүдә аларны яратмый башлады. Хәтта дошман күрә! Бу хисләр кешедә шулай тиз уяна алалар микәнни?”
һәм ул бу сүзләрне куен дәфтәренә теркәп куйды. "Беренче педагогик күзәтү!"
“Беренче класска урнашкан пассажирлар беренче нәүбәттә ашый, кырык минут узгач, алардан соң, икенче класс пассажирлары ресторанга рәхим итсеннәр!” — Радиодан шундый белдерү ясалды.
Ресторан чак кына кысанрак кебек тоелса да, зәвык белән бизәлгән иде Стеналарында көзгеләр, рәсемнәр, акварельләр. Официантлар да елгыр гына йөриләр Шулай да көндезге аш Хариска бер дә ошамады Бәйләнер урын тапмады ул монда! Була бит шундый кешеләр, аларны авыз тутырып кеше дисән дә ярамас, үтләре һәрвакыт сытык булыр. Теләсә нәрсәгә бәйләнергә торалар алар! Алар бәйләнә дип башкаларның эче поша, нервылары кузгала, ә аларга шул гына кирәк тә! Кеше интеккәннән, кеше борчылганнан тәм табучылар үзләре тып-тыныч кына калалар. Әгәр кемгәдер, нәрсәгәдер бәйләнеп, үчегеп алмасалар. җаннары тыныч түгел, бертуктаусыз быжлыйлар, сыкрыйлар, зарланалар. . Өстәлдәге приборлар ошамады Хариска. Ниһаять, бәйләнер нәрсә тапты. Имеш, ярамаган идеме монда бөгелеп-сыгылып торган алюминий кашык-чәнеч- келәр, бизәкле тутыкмас корычтан куйганнар! Моның белән кеше чәнчергә була’” — диде ул Алимга, кулында чәнечкене уйнатып.
Савылып кереп утырдылар Һәркем инде танышы-белеше, каютадашы белән урын алырга тырышты. Кызыл сакал да бу “смсна' да икән, бригада ихтыярына буйсынып "сәяхәт”кә чыккан квартет" та Иван Семенович Велягурский җитәкчелегендә бер өстәлне биләгән, йомыкый кеше өч хатын-кыз белән туры килгән Бер ул башын түбән иеп утыра, башкалар бер-берсенә беренче тәэсирләрен тапшырырга ашыгалар, каюталарнын уңайлылыгы турында сүзләр йөри, сөенәләр, шатланалар, гомуми хәрәкәт, диңгез һавасы, команданың пөхтәлеге аларның сүз чишмәсен кузгатып җибәргән иде.
Коры-сарыны, салатны әйләндереп кенә салдылар Кашыклар эшкә тотынды — аш килде. Озакламый тәлинкә кырган тавышлар өстенлек алды. Чәнечкеләр-пычаклар да ярышка чыккан мушкетерларның кылычы кебек ялтырап кына алды — итле бәрәңгене дә ялт иттерделәр Компотны икешәр стакан, өстәмә сорый-сорый эчтеләр.
Бер Харис ашамады.
— Нигә ашамыйсын? — диде Ал им ипи катысы белән тәлинкә төбен кыра-кыра.
— Күрмисеңмени9 Тыгыналар'
— Син безне ашаудан калыр дип көткән идеңме әллә?
— Минем нәрсә көткәнне Ходай үзе дә белми'
Шау-гөр килеп палубага таралалар. Өстә һаман ике төркем Капитан, аның ярдәмчеләре, боцман бер яктан кешеләрне күзәтсә, Яков Борисович, профсоюз вәкиле, штаб начальнигы Вера Павловна, Рита, музыкантлар комарланып-кызыксынып, ыгы-зыгыдан мәгънә эзлиләр
Вера Павловна Яков Борисовичны тынычландырырга тырышып:
— Идеяне мин бирдем, мин башладым! Нәтижәсенен гүзәл булырына
да ышанам! Өлкә советында күтәреп кенә алдылар. Нидән шикләнәсез9
— Тамагы туйгач нишләр бу халык9
— Халыкны бер генә минутка да үз кулыбыздан ычкындырмаска! һәр көн яна идеяләр белән баетып анын рухына, вакытына, жанына хуҗа булырга кирәк! Безнен төп бурыч шул. Иптәшләр, сынатмагыз!
Вера ПавлбВна “ишеттегезме?!” дигән сыман һәркемнен алдына чыгып, күзенә карап, кулына кагылып, сүзләрен кат-кат өләшеп чыкты
Харис юри кешеләр ишетерлек итеп:
— Ашаганнан сон мин шәп итеп тартып җибәрә торган идем! Кырын ятып! Әй, суырасың күкрәкләрне тутырып! — дип куйды.
Ал им аның кабыргасына төртте. Башкалар ишетмәмешкә салыштылар, йомыкый кеше алар яныннан читкәрәк китте. Ал им аны беләгеннән тотып алды:
— Гафу итегез, бая исемегезне сорамыйча калдым.
— Покуль минем фамилиям, Гавриил Николаевич!
— Гавриил Николаевич, шахмат уйныйсызмы9
— Уйнаштырам. Бүгенгә диңгезгә карап кына барырмын дигән идем.
Әбәдкә ялгыз атлаганнар да табын тирәсендә танышып-берләшеп өлгергәннәр иде инде. Ул ара да булмады өстә оркестр уйнал жибәрде . Яшьрәкләр тупырдашып, бер-берсен җилтерәтеп тә алдылар. Артык ачык якалы күлмәк кигән бер ханым: “Ашаганымны коясыз! — дип чәрелдәде. — Ирем ябыкканны яратмый!”
Шахмат такталары килеп чыкты, икешәре уйнаса, унысы тамашага басты. Домино сөякләре шакылдады. Кемнәрдер камыш урындыкларны, шезлонгларны кояшка тартып чыгарып, ярым чишенгән хәлдә сузылышып яттылар. Кемдер гырлый ук башлады. Иван Семенович командасы шактый ишәйде, ул Василий Теркин кебек кап уртага чыгып баскан да мәзәкләр сиптерә. Ярты сүзе ишетелүгә җыелганнар гөрләшеп көлеп җибәрәләр.
— Әрмән радиосыннан сорыйлар: Кисловодскида ялда булып та иренә тугры калган хатыннарны өйләренә озатыр өчен ничә вагон кирәк булыр икән9 Радио болай дип җавап биргән: бирегез ул жуләргә велосипед1
Җыелганнар ярылып көләләр, оркестр тавышы бер мәлгә ишетелми тора. Палубаның иң аргы бормаларыннан кешеләр алар янына атттыга килүчеләр дә юлда ук көлә-көлә шаркылдый башлыйлар.
Теплоход җай белән генә бара, диңгез жиле хатын-кызларнын чәчен тарата, алар үзләренә бер команда төзеп, күлмәкләр, кремнар турында кызып-кызып гәпләшәләр.
Бер Яков Борисович кына кырыс.
— Ни ошамый сезгә? Яков Борисович? — дип инәлә сөенечтән бите алланган Вера Павловна.
— Мин бу кешеләрнең иртәгесен күз алдына китерә алмыйм. Шул гына.
— Бер атнадан алар туганлашып бетәчәк! — дип ышандырырга тырыша Вера Павловна. — Күрерсез!
Рита да аны яклый:
— Һичшиксез шулай булачак. Ничек ышанмаска мөмкин9..
Анын кайнарлыгы, һәр яхшы сүзгә ышанырга торуы Вера Павловнага шулкадәр ошый, ул анын яңагыннан сыйпый: пәп итеп үбеп тә ала...
Харис бер урында да туктала алмый. Ул йокысы туймаган ачулы аю кебек лап-лоп атлап әле аска төшә, әле өскә менә, җыелганнар янында колагын торгызып, тыңланып тора. Тик үзе көткән сүзне, үзе сагынган ымнарны ишетми... Ул моңа ышанмый, ышана алмый, аның саен ачуы кабара, кабарган ачуын түгәр, багышлар кешесе юк, һәммәсе үзе белән, анын җанында, анын күңелендә... Шартлар иде, һәммәсен шартлатыр иде, анысы да анын кулыннан килми!
Оркестр җинел көйләрне сыздыра, кешеләр шул көй уңаена очып
диярлек йөриләр, тәннәрне рәхәтләндереп, күнелләрне кинәйтеп диңгез жиле исә Кинәт барысы да тукталып калалар, башлар бер якка борыла, борыннар киерелә, халыкнын сәер тукталышын карап музыкантлар да тукталып калалар. Вера Павловна егылып төшәрдәй булып аска карый, һәммәсе дә иснәнәләр
— Кемдер тарта!
— Тәмәке исе!
Монысын шыпырт-шыпырт кына сөйләшәләр.
Тынлыкта капитаннын тавышы яңгырады
— Боцман, хәзер үк палубадан югалыгыз!
Ефим Ефимович та тамак туйдырып чыккан икән' Дөнья мазаларын онытып дәү, кара саплы челеменә ярты уч тәмәке тутырып кабызып җибәргән икән. Боцман приказ бирергә дә, үтәргә дә ярата торган хан иде, бер сүздән эреп юкка чыкты Оркестрга тын торырга боерып, Вера Павловна халыкка эндәште
— Кадерле юлдашлар! Бер уй, бер теләк безне берләштерде Шунын өчен бүгеннән без барыбыз да тату бер гаилә булып яшәргә тиеш Бурычыбыз уртак — без сәламәтлегебезне кайгыртып эш урыннарыбызга ныгып кайтырга тиеш Икеләнүләргә баш бирмәскә, күнел ачарга, ял итәргә чакырабыз! һәммәсе ссзнен карамакта! Монда бөтенесе дә сезнсн ял өчен әзерләнгән' Теплоходта менә дигән китапханә бар. Укыгыз, актарыныгыз! Шахмат, шашка, домино — һәммәсе җитәрлек. Бассейн эшли, иптәшләр! Файдаланып калыгыз! Бүгеннән хор түгәрәгенә язылу башлана. Ашыгыгыз! Үзләреннән шикләнгән, икеләнгән иптәшләрне койрыктагы салонда врач Яков Борисович көтә Тәҗрибәле, ышанычлы врач...
Ана кушылып Рита да бер-ике сүз өстәде
— Хорга йөрергә теләгән иптәшләр борындагы салонга жыела алалар'
— Нигә безгә хор9 — дип сорады Иван Семенович
— Хор ул, иптәшләр, коллектив! Тавышлары булган, кайчандыр җырлаган иптәшләр бу чакыруны рәхәтләнеп кабул итәрләр дип ышанам'
— Безнен үз хорыбыз да бик шәп! Йә әле, Иван Семенович
Велягурский матур гына җырлый икән, ул “Синий платочек"ны башлап җибәрде, аның янындагы иптәшләре, күптән гадәтләнгән кебек җырны дәррәү күтәреп алдылар. Кызыл сакал да аларга килеп кушылды, этеп-төртеп йомыкый Покульны да уртага чыгардылар:
— Качма, качма!
Оркестрантлар җырчыларга ияреп, аларны куәтләп җибәрделәр Ирләр тавышына хатын-кызлар кушылды, Рита югарыдан торып куллары белән һава бутап, аларга җитәкчелек итә башлады
Җырны биюләр алыштырды, күмәкләп тә, ялгыз да биеделәр. Авыз җырып хуплау сүзләре әйтә-әйтә кул чабып, биючеләрне дәртләндереп тордылар.
Кеше юк җирдә аулакта алар кара-каршы очраштылар Яков Борисович Харисны сагалап килә иде, ул Яков Борисовичны күзәтә иде
— Сез нигә җырламыйсыз? — диде Яков Борисович
— Сезнен дә төшеп биегәнегез күренми.
— Кәефегез начармы9
— Нигә9 Әйбәт әлегә
— Чыраегыз караңгы
— Сез дә кояштай балкып тормыйсыз...
Алар бср-бсрсснә шикләнеп карап, үз юлларына киттеләр
— Болай булырга тиеш түгел бу! — дип мыгырданды Яков Борисович үз алдына.
— Болай булырга тиеш түгел бу! — дип сыкранды Харис абзый үз алдына.
Рита өстән дирижировать итә. Вера Павловна ялгызакларны җырга кушылырга чакырып, өндәп йөри
— Кушылыгыз, кушылыгыз!..
Яков Борисович авыр адымнар белән анын янына килеп баса. Вера Павловна куанычын яшерә алмыйча ана иелеп кычкыра:
— Мин бирдем идеяне! Мин уйлап таптым!
Капитан белән беренче ярдәмче дә очрашалар. Капитан сүзсез генә ана бәйрәм итүче халыкны күрсәтә, ярдәмче дәшми, иңбашларын уйнатып каютасына кереп китә...
Харис каютасына кереп, тәрәзә каршысында озак кына басып торды. Бөркү һавадан котылырга теләп, тәрәзәне ачты. Аннан җыр, музыка тавышы ургылып кереп, аның сытылган чыраен тагын да ямьсезләде... Тәрәзәне ябып, ишекне ачып карады. Аннан да шат тавышлар, өзек-өзек көлгән тавышлар килеп керде. Харис нишләргә белмичә, кая барып сугылырга җай тапмыйча чигәләрен ике кулы белән кысып урындыкка утырды
— Тьфу! — диде ул. — Тартучылар юктыр монда! Кыланып кына, ялганлап кына чыкканнар алар бу сәфәргә! Давыл чыгып бер селкетеп алсын иде биючеләрне! Салкын жил исеп җырчыларның тамагы карлыксын иде! Иң гаҗәбе, аның үзенең дә тәмәке тартасы килми иде. Ул сикереп торып чемоданнарны барлап, санап чыкты, гасабиланып тагын ишеккә таба барды... Көтмәгәндә Алим кайтып керде.
— Абый!
— Бар, йөгер!
— Кая йөгерим?
— Белмисең мени?
- Кая9 Әйт’
— Койрыкка! Тикшер: ярдәмгә мохтаҗ тартучылар врач янына килгәнме, юкмы? Алим карышуның файдасыз икәнен бер секундта аңлады. Ул йөгереп диярлек салонга барып керде, тәрәзәләре төрле яктан ачылган, юка батист пәрдәләре жилфер-жилфер килеп торган салонда чалбар балакларын тезенә кадәр сызганган, кара күзлеген салып өстәлгә куйган Яков Борисович әлсерәп берүзе утыра иде. Ул да Алимның мышнап килеп керүен сәер итте, тиз-тиз генә чалбар балакларын сыдырып:
— Килдеңме? — дип сорады.
— Халык кайда? — дип сорады сорауга Алим.
— Берәү дә юк.
Салонга кулларын чәбәкләп Вера Павловна килеп кергәч, Алим тиз генә чыгып таю ягын карады.
— Яков Борисович, — диде Вера Павловна. — Феномен!
— Расчет бирегез, мина монда эш юк, — диде кырыс кына Яков Борисович.
— Хәзер үк Хезмәт сараена радиограмма бирәм! Коллективизмның безнең халыкка шулай тирән үтеп керүен күрү — минем өчен бәхет. Мин бит, Яков Борисович, гомеремдә дә гаилә, үз тормышым турында кайгыртмадым. Вакытым булмады минем аңа. Кешеләр өчен яшәдем! Халык өчен тырыштым! Бүген шуның гүзәл нәтиҗәләрен күрәм!
— Мондый җитди нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмыйсызмы, Вера Павловна?
— Ышанмас кеше сез! Күргәне бере миңа рәхмәт укый!.. Шундый күнелле! Мин шундый бәхетле!
Алим шахмат уйнап утырган ике карт янына барып җитте.
— Бу ходны ясар алдыннан элек бер төтәтеп җибәрә торган идем, — диде берсе. — Ә бу ходтан соң мин шах куя торган идем!
— Ә бу ход белән без шахтан оста гына котыла торган идек.
— Ә без тагын...
— Теләсән кая чык, тәмәке турында искә төшермә!
Тәмәке тарту хакында ул ишеткән бердәнбер сүзләр шушы булды. Тик ул бу турыда Хариска әйтеп тә тормады.
- Юк, — диде ул. — Врачка — гипнозга беркем дә килмәгән. Берәү дә юк.
— Яхшылап карадыңмы9
— Янында басып тордым.
— Берәр җирдә тарталармы9 Сөйләшәләрме ичмасам9
— Тартмыйлар. Сөйләшкәнне дә ишетмәдем.
Ул Алимга бер кап сигарет сузды.
— Алайса, бар, син тарт'
— Минем тартканым юк. Тартасым да килми
— Төтен исе тарат' Борыннарын кытыкла! Котырт!
— Абый, — диде Алим — Көтик әле.
— Көтеп торып, товарны кочаклап калыргамы9 Тәмәкесехтеккә күнегеп бетсеннәрме9 Ал арга рәхәт! Эксперимент дип уч тутырып акча алырга! Газеталарда шауларлар! Ә без нәрсә9 Безгә үлгән йомран башымы9!
Алимнын чыгып йөрисе, Рита янында буласы килә иде. тик абзасы мондый хәлдә чакта аны ташлап чыгып китәргә дә унайсыз. Куркыныч та! Тиктомалдан әллә нинди жүләрлек эшләп ташлар! Тәмәкесен кабызып халык арасына чыгар...
Чишенеп яттылар. Абыйсы түшәмгә караган да кемнедер һаман сүгә, күренмәгән дошманнарына йодрык йомарлый иде
— Белә идем бит! Ир-ат, тамагы ачса, гел ашау турында гына сөйләшә. Тамагы туйгач, сүз жебе төрләнә! Ул аракы, тәмәке турында гәп сүтәргә керешә Ә салып алгач, рәхәтләнеп бер суыргач, хатын- кызлар турында сүз кузгата! Дөньяда ир-ат, ашау, эчү һәм кулы аша уздырган хатын-кызлар белән генә мактана ала Шулай яши
— Бәлки алай яшәмәүчеләр дә бардыр9 — диде Алим йокы аралаш
— Шулай яшиләр! Шулай яшәячәкләр дә, менә күрерсен — Ышанычын шулай зур икән, нигә кабаланасын сон алайса9
— Әллә монда ир-ат юкмы9! Беткәнме дөньяда ир заты9'
Алар йокыга талды Палубада соңгы аяк тавышлары яңгырады Музыкантлар арганнар. Алар тып-тын гына озаклап чәй эчәләр Өстәл башында утырган Яков Борисович серле генә елмая Нидер белә ул, нидер көтә! Беренче көннең алдавыч кына булып чыгуы бик ихтимал дип саный ул... Өч йөздән артык кешенен нәкъ бер, бердәй ныклы характерда булуы мөмкин түгеллеген ул врач буларак чамалый Тик көндездән кичкә кадәр ару-талуны белмичә уйнаган, гомуми күтәренкелек шаукымына бирелгән музыкантларга ул шик-шөбһәләрен ачарга ашыкмый. Ялгышуы да ихтимал, әгәр ялгышмый икән, иртәгә алар өчен тагын да күбрәк, тагын да авыррак булачак. Вера Павловнаны да рәнжетәсе килми анын! Әйдә, юансын бер, күңел күтәрелешенең ни икәнен анын серле рәхәтен тулаем татып, шатланып калсын Иртәгәге көн ана да яна сынаулар алып килмәсмени9! Харис урынында борсаланып шактый яткач, калкынып тыңлап карады. Алим тигез генә мышнап, бөгәрләнеп йоклый иде. Ул караңгыда күлмәк-чалбарын эзләп табып киенде дә коридорга чыкты. Утларны киметкәннәр, ярым карангы коридор буш һәм тып-тын иде Ул борын яфракларын киереп иснәнә-иснәнә каюта ишек төпләрендә туктала-туктала шактый йөрде Палубага чыкты Сулы чиләк тоткан шук матрос аңа нидер әйтергә теләде дә, рейснын “спец” икәнен хәтерләп:
— Йоклап булмыймы, папаша9 — дип эндәшеп куйды
Йоклап булмый! Алай гынамы сиңа, яшәп булмый, иркен сулыш алып булмый Чөнки син өметләнеп көткән көн бар ният-хыялларынны җимереп ташлый!
Палубада алар Яков Борисович белән тагын йөзгә-йөз очраштылар Бер-берсен күрмәмешкә салыштылар Аралары бик тиз ерагайды.
Яков Борисович Ританы юксынып чыккан иде Менә кемне күрәсе килә иде анын хәзерге минутта'
Дөресен әйткәндә, врач-психиатрнын яшь кызга карата шәхси
планнары да бар иде. Бер-бер артлы ике хатыны ташлап киткәч, Яков Борисович ялгыз гына яшәп ята иде. Мондый сәяхәтләргә түгел кинога да сирәк йөри башлаган иде инде ул. Күбрәк вакытын өйдә ялгызы уздыра, килгән-киткәннәргә дә әллә ни ачык чырай күрсәтми, кемгәдер барып йөрергә үзе дә өнәмиерәк иде. Ашарга ресторанга йөри, иртә- кичләрен каты-котыга да канәгать, куе кофе белән каймак табыннан өзелмәсен!.. Кофега күз рәхәте өчен коньяк та тамызгаласан...
Рита югары мәктәпкә керергә дип өлкәнен ин читендәге бәләкәй генә каладан килде. Кардәшлек бик чамалы иде. Яков Борисович, Ританың әти-әнисен онытып бетереп барса да, кызны каршыларга, юатырга һәм ярдәм вәгъдә итәргә туры килде. Конкурсның “усал” һәм “мәрхәмәтсез” буласын ишетеп, кыз атаклы гипнотизер абыйсына бик нык өметләнеп килгән иде. Яков Борисович күптәннән беркемгә бернинди ярдәм күрсәтми, кирәк дип тә санамый, һәркем үз язмышын үзе белгәнчә корырга тиеш дип исәпли иде. Югары мәктәпкә керергә ярсып килгән яшь кызга аның ярдәме шуннан гыйбарәт булды, беренче август иртәсендә ул Ританы ияртеп институт ишеге төбенә кадәр килде һәм тыз да быз йөргән яшьләргә күрсәтеп болай диде:
— Менә болар һәммәсе дә синең чордашларын. Барыгыз да бер хокукта! Калганын син үзең башкарып чыгарга тырыш.
Әйтте дә китеп барды. Рита укырга керде, тулай торакка урнашты һәм абыйсы янына барып йөрүдән шып туктады. Абыйсының битарафлыгына рәнҗегән иде аның сизгер җаны.
Быел яз алар очраклы гына очраштылар. Яков Борисович хәйран калды: килгән чактагы кыз юк, аның урынына үсеп, пешеп җитешкән чибәр туташ басып тора иде. Ул шунда гына кызның әйбәт кенә укып китүен, тагын бер елдан институт бетереп “хор дирижеры” исемен алып чыгачагын белде. Кыз үз язмышыннан канәгать иде, көлеп, балкып тора иде, һәм аның озын, таза балтырлары, зур, коңгырт күзләре Яков Борисовичның күзеннән читтә калмады
Бер туры килсә килә бит ул! Нәкъ шул атна азагында ул кибеттә Вера Павловна белән дә очрашты.
Күптәнге танышлар иде алар. Вера Павловна яшь чагында яхшы гына җырлый иде, филармониядә дә эшләп йөрде, ике-өч тапкыр кияүгә дә чыкты, заманында яшь, талантлы перспективалы врач Яков Борисовичны ауларга да чамалады, тик нигәдер юллары аерылды.
Очраштылар, Яков Борисович аны-моны уйлап та өлгермәде, елгыр хатын аңа мең сүз, йөз тәкъдим әйтергә өлгерде. Ин ашыгычы: ул аны махсус рейска эшкә чакырды!
— Хуҗаларыгыз белән сөйләшерләр, сезгә һәрьяктан файдалы булыр. Ә безгә... — Бу урында Вера Павловна керфекләрен аска төшерде. — Сезнең кебек атаклы белгечнең рейста катнашуы безнең эшнең дәрәҗәсен генә күтәрәчәк!
Яков Борисович үзе дә көтмәгәндә, ризалыгын бирде, тик бер шарт куйды:
— Рейска минем сенлемне дә аласыз! — диде.
Ританың кайда һәм кем булырга укуын белгәч, Вера Павловна тагын да ныграк сөенде: “Бер атуда ике куянны алды түгелме?”
Вера Павловна әле картаеп өлгермәгән, картаерга бер дә теләмәгән хатын иде. Яков Борисовичның тормыш хәлен ул бик яхшы белә иде, аның ялгызлыгын да, соңгы елларда хатын-кызлар белән сирәк аралашуыннан да хәбәрдар иде. Яков Борисович анын чакыруында яшертен бер ымны башта ук ишетсә дә, күз уйнатуларны, ишарәләрне, керфек тибрәнүләрен — үтеп киткән болытның соңгы күкрәве дип кенә кабул итте. Ул сәяхәткә чыгып китү белән үк Вера Павловнадан җинел котылачак! Ишле халык белән, гомумән, вакыты булмаячак аның... Булган вакытын ул Ритага, өметле һәм чибәр кызга багышлаячак... Ул бу сәяхәттән өйләнеп үк булмаса да, кызның йөрәген яулап кайтырга тиеш иде.
Ваемсызрак һәм үтә саф күнелле Рита, әлбәттә, болар турында уйлап та карамады. Яков Борисовичнын әле артык карт түгеллеген белсә дә, аны ир-атка да санамый иде...
Яков Борисович бер ноктада ялгышты, ул пассажирларны күпчелектә олы яшьтәгеләр, һич югында, кырык-илледәгеләр булыр дип өметләнгән иде. Мондый кешеләр арасында әле ул да ир арсланы булып күренә алмасмыни9’ Алимны ул бер күрүдә яратмады. Егетнен кызга, кызнын егеткә бер карауда тартылуларын тәжрибәле бүре Яков Борисович яшьләрнең үзләреннән алда белеп алды. Димәк, бу икенен йөрәкләре әле мәхәббәт газабына тоткынлыкка төшмәгән, алар үз ишләрен эзлиләр, күнелләре татлы хыяллар белән тулы...
Яков Борисовичнын күзәнәкләрен мәкерле планнар биләде.
Икенче көнне, сәяхәтнен беренче иртәсен һәммәсе төрле уйлар, төрле өметләр белән каршылады. Ин элек, әлбәттә, Вера Павловна уянып чыкты Киенгән, ясанган — яшьлек танынын ин гүзәл иртәсен каршылыймыни9 Вак-вак кына шаян дулкыннар йөгерешкән диңгезгә, офыкта шәйләнгән тауларга, коры жиргә тиз-тиз генә күз йөгертеп алды да үз алдына куанып көлеп җибәрде. Шушы көлү сигнал булдымы әллә? Анда да, монда да тәрәзә пәрдәләре күтәрелде, хәерле иргә теләүләр, уенчак тавышлар, җор сүзләр бөтен яктан сибелә башлады. Вера Павловна палубада күренгән берәүне дә буш калдырмады дияргә ярый, һәркемгә барып сәлам бирде, хәл-әхвәлен сорашты, “Әйбәт йокладыгыз бит9 Шулай булырга тиеш тә!” — дип әйтеп өлгерергә ашыкты. “ Кичкә кырын тагын бер радиограмма озатырбыз! Ял искиткеч күнелле башланды'" — диде ул Иван Семенович Велягурскийга Алар җыйнаулашып, киерелеп кыймылдашып дингез өстен күзәтәләр иде
Кабызмаган челемен суырып боцман узып китте.
Капитан рубкасында сытык чырайлы ярләмчс күренде Ул палубадагы җанлылыкта, хәрәкәттә, сөенечле тавышларда аз гына ялган, ясалмалык булырга тиеш дип санап, кешеләрнен һәммәсенә дә шикле күз белән карап тора иде.
"Квартет" Кызыл сакалны да иярткән бүген.
— Исай Маркович булам мин, Кривин. Сәяхәтнен болай күнелле буласын белгән булсам, хатынны да ияртә идем. Искиткеч минем Дора Михайловнам, гүзәл күңелле хатын! Кызлар да шәп минем! Андый кызлар беркемдә дә юк!
Тыңласалар да көләләр, тыңламасалар да көләләр егетләр.
— Йомыкый кайда9
— Покульмы9 Нюрасын сагынып качкандыр әле! Әнә генә ич ярлар.
— Гавриил Николаевич ычкынган!
Шаулап-гөрләп аның каютасына барып керсәләр, Покуль майкачан, кыска чалбар кигән килеш, тирли-тирли хат язып утыра Дүрт битне язган инде, вак-вак хәрефләр белән бишенче битне сырлый
— Истәлекләрме9
— Түгел лә... — Гавриил Николаевичның бөтен бите, колаклары, муены җете кызыл төскә керә — Хат бу, Нюрага Мин ана көн дә язарга вәгъдә биргән идем.
— Ничек җибәрәсең аларны9
— Акчарлак канатына тагыпмы9
— Юк ла, кайткач үзем тапшырам. Егерме дүрт көнгә егерме дүрт хат булырга тиеш.
— Ә син көннең нинди матур икәнен күрдеңме9
— Кая әле — Покуль кәгазьләргә ымлап, муенын кашый. Аны башкача тынлап тормыйлар, Иван Велягурский бер яктан тотып алуга, Кызыл сакал, “квартст’нын башка членнары Покульны күтәреп алалар да туп-туры бассейнга алып баралар' Кичә кызыгып карап кына йөргәннәр иде, бүген инде бассейнга да чират җитте' Ин элек Исай Маркович
төшеп китә, чума, рәхәтләнеп су чәчрәтә башлый, өстән ямьле ыржаеп карап торган юлдашларына кычкыра.
— Менә кайда ул ожмах! Әйтегез, моннан чыкмыйбыз, ашарга да монда китерсеннәр!
Иптәшләре көчләп диярлек Велягурскийны бассейнга ташлыйлар. Чират башкаларга да җитә. Бераздан бассейнда урын калмый. Басып кына торалар. Шау-гөр, тавыш, күңеллелек.
Өскә зур тартма кадәр аккорде онын тотып, музыкантларның берсе чыгып утыра. Шул хәтле бизәлгән аккордеон, анын ялтыравыклы калай-ларыннан чагылып төшкән нур, шаян песи баласы кебек, әле бер якка әле икенче якка йөгереп уйный.
Физкультурник та баядан бирле әзер икән. Аккордеон тавышына ияреп команда авазы яңгырады. Төрлесе төрле урынга баскан кешеләр иртәнге күнегүләрне ясый башладылар. Гәүдәләр жинел, авызлар ерык, күпләр команда тавышын көтеп тә тормыйлар, музыка аккордларын узалар, тән хәрәкәт сорый, жан ашыга-кабалана, һәркемнең үз күңеле үзенә хужа, нинди кызык бар — бөтенесен эшлиләр. Яталар, сикерәләр, котыралар, кул чабалар, бер-берсенә бокс ясап төрткәлиләр. Тик хәрәкәтләрнең һәммәсендә нәзакәтлелек, тәртип, күзгә килешеп торган матурлык бар. Болармы соң кичә төтен болыты булып портны каплаган кешеләр?! Моны күзәтеп торган ярдәмченең салма савыты салынганнан салына бара... Кичә шахмат уйнаган картлар да монда. Аларны ин уртага алып мәзәк ясыйлар, хихылдыйлар, дәртләндерәләр, теге-яки бу күнегүне ничек ясарга икәнлеген күрсәтәләр...
Бассейнда тавыш, чыр-чу...
Палубаларда йөзәрләгән кеше. Шау-шуга Яков Борисович та уянып чыга. Ул күзләренә ышанмый, күз төпләрен уа, күзлеге төшеп китеп, чак кына ватылмый. Вера Павловна анын янына килеп баса.
— Мин уйлап таптым ич бу тамашаны, Яков Борисович! — дип пышылдый аның иреннәре. Ул шушы жөмләдән башка сүзне белми дә бугай инде, сүзләрнең бүтәннәре хәтердән чыккан, чөнки күз алдында дәвам иткән тамаша дөньяны оныттырып, аны бәхетле иткән. Ах, Яков Борисович та мәрхәмәтлерәк булып аңа елмаеп караса! Ах, шушы өч атнада гына Яков Борисович аныкы булып торсачы! Башка бер нәрсә дә кирәкми бәхеткә зарыккан дәртле хатынга! Моннан соң ничек яшәсә дә аңа барыбер, ул шулкадәр бәхетле, шулкадәр канәгать! Яков Борисович “сикер!” дисә, берсүзсез дингез кочагына ташланыр иде...
Тик Яков Борисович мәрхәмәтле карашын башка якка юнәлткән шул, анда, икесе бер почмакта Ал им белән Рита гимнастика ясыйлар, егет елгыр җанвар кебек әллә ниләр эшли, Ритага кабатларга куша, кыз егылып китмәсен өчен анын биленнән кысып ала...
Авызына зур челем капкан Ефим Ефимович янында Харис басып тора. Кырынмаган, юынмаган, сөлгесе иңбашында. Ул кырын күзе белән генә челемгә карап ала да башка якка карый. Анда караса, файдалы сәүдәсенә кылыч янаган Яков Борисович, монда күзе төшсә, Алим белән Рита. Ритасы да аяк чалачак! Әнә, тоташ чылбыр булып бассейннан менеп киләләр. Күз ял итәр урын да калмаган Хариска! Ул койрыкка уза да түше белән култыксага ятып, бөдрәләнеп-бөдрәләнеп артка аккан яшькелт-зәңгәр дулкыннарга карап тора. Шаян матрос тагын чиләк тотып уза.
— Кәеф юкмы әллә, папаша?!
Спецрейс булмаса. бу бабайга бер-ике сүз әйтер иде матрос, — ярамый... Уза, югала, нихәтле халык арасында Харис берүзе, кара уйлары, күңелен ташлап дөньяга чыга алмаган мазалары, эшкә ашмаган хыяллары белән торып кала... Чабып каютасына кайта да ачуланып чемоданнарны тартып төшерә, типкәли. чыгарып ыргытырга уйлап, ишеккә таба сөйрәп китерә...
Аккордеон тавышы тына, Велягурский кин, көр тавыш белән жыр
башлап җибәрә, яраткан җыры “Зәңгәр яулык’’, аны бүтәннәр дә ярата, гимнастика тәмам, кешеләр беразга гына үз өннәрендә югалып торалар да, палубаны тагын аяк тавышлары күмеп китә
Пассажирлар ташкын булып ресторанга агылалар. Пычак-чәнечкеләр кичәгегә караганда да җәһәтрәк уйнап тора, тәлинкәләр чынлый, авызлар җитди эштә, тавык ботларын күз ачып йомганчы кимерәләр, тавык канатларын авыз гармуны итеп суыра-суыра ашыйлар, ялыйлар, яланалар. Ипигә калын итеп ягылган горчица да шуа, ипигә тоз сибеп тә ашыйлар, ипи телемнәре язгы кар көрте сыман тиз-тиз эри
Аш бүлүче кара тиргә баткан, ун минут саен, билендәге ак сөлгесе белән маңгаен сөртә. Зур-зур кәстрүлләр бушап калган Официантлар
— Кемгә өстәргә кирәк? — дип әйтеп тә өлгермәделәр, бөтен яктан куллар күтәрелде.
— Мина!
— Мина да!
— Тәмле булды!..
Салонда Яков Борисович белән Вера Павловна утыралар. Алар янына өлкән повар килеп баскан.
— Үтерәләр болар, үземне тотып ашыйлар болай булса!
— Норманы азрак арттырырга кирәк булыр, — диде Яков Борисович. Повар башын чайкап, гаҗәпләнеп чыгып китте Вера Павловнанын күзләре, нурга манчылган йөзе генә сөйли: “Ул уйлап тапкан б\ хикмәтне' Акча чыгымнарын профеоздан ул каерып алган!”
Икенче көн гел хәрәкәттә, гел җанлылык белән узды. Танышулар, сөйләшүләр, бассейнда коенулар... Пассажирлар шушы кыска ара эчендә туганлашып та беттеләр
Икенче кич. Палубада танцалар бара. Бөтен кеше бии! Пары бар да сикерә, ялгызлар да шунда уртада әйләнә, Иван Велягурский бармак шартлатып такмак та әйтеп җибәрә, иптәшләре аның тирәсендәрәк булырга тырышалар. Кыска аяклы Кривин бии, Покуль да курка-поса гына аякларын тыпырдатып ала, хәтта шахматчы картлар да монда. Алар аю биегәнен тамаша кылган кебек, авызларын ачып, шап-шоп кул чабып торалар
Икенче кич. Яков Борисович салонда клиентларын көтеп утыра. Тиз-тиз атлап Вера Павловна килеп керә. (Ул башкача атлый да алмый, хәзер аяклары аны җирдән түгел, күктән генә йөртә!)
— Яков Борисович!.. Сез аңлата аласызмы моны9 — Врач иңнәрен генә җыерды.
— Юк, сез сүз белән әйтегез! Аңлатыгыз мина
— Акыл ирешми! Тәмәке ташлауның авыры тәүге көннәре дип раслый фән!
— Ә мин аның шулай булырына башта ук ышандым. Кешеләрне беләм икән! Хезмәт сараенда ничә еллар дәвамында эшләү мина шулкадәр ярдәм иткән! — Вера Павловна креслога чумып, сирәк керфекле күзләрен, тонык плафоннарга терәде — Ә менә сез. кешеләрне белмисез! Белә дә алмыйсыз! Үзегез врач-психиатр, гипнотизер' Кешеләрне белмисез сез.
Бу сүзләрне әйтә алуы белән дә Вера Павловна искиткеч бәхетле иде.
— Белми дисез алайса9
— Аңламыйсыз, аңламыйсыз! Аңласагыз
Плафоннарның тонык күләгәләре Вера Павловнанын зур ачылган күзләреңдә чагылды Ул бәхеттән чытырдатып күхтәрен йомды, ябык бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырандылар
— Аңласам нишләр идем9
— Кочаклап бер үбәр идегез ичмасам! Шундый кич... Шундый кич! Гарәп әкиятләрендә дә мондый кичләр булмагандыр
Яков Борисовичның чыраеннан кара күләгә йөгереп узды. Вера Павловнаны аңлый иде ул, анын жаны нәрсәгә сусаганын да бик шәп белә иде! Шунысы, күкрәкләре мимылдаган хатын бу тәҗрибәле буйдакның азгын жаны кемгә тартылганын әлегә белми иде... Белер белүен, белгәч тузыныр, каргар. Тик шпили ала ул? Ританы куып чыгара алмый, алар өч атнадан артык шушы бер мәйданда, бергә яшәргә, яратсалар-яратмасалар да көн дә аралашырга тиеш.
Әллә бу шашкан хатын үбәргә үрелә инде. Чыннан да... Вера Павловна күзләрен йомган килеш авызын очлайтып Яков Борисовичка якыная башлады.
— Нишлисез? Килеп керсәләр?
— Беркем дә кермәячәк, ышаныгыз! Беркем дә сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел! Иптәшлек, арадашлык, бердәмлек һәммәсен җиңеп чыкты. Алар тәмәкене оныттылар да инде..
Яков Борисовичны коткарып ишек шакыдылар. Ул Вера Павловна- нын кочагыннан ычкынып
— Керегез! — дип кычкырды.
Ишектән Харис килеп керде. Бер ялгызы. Аңа яратмыйча караса да, Яков Борисович керүчегә эченнән генә рәхмәт укыды
— Профессор, — диде Харис юри хырылдап.
— Тыңлыйм, — диде Яков Борисович.
— Ярдәмегез кирәк.
- Кемгә?!
— Мина!
— Моның булуы мөмкин түгел! — дип ашыгып сүзгә катнашты Вера Павловна.
— Сез чыгып торыгыз әле, Вера Павловна, — диде врач, кара хатынны озатырга ашыгып. — Иптәшнең җитди сүзе бар булса кирәк.
Вера Павловнага бу көтелмәгән визит бер дә ошамады. Врачның үзен чыгарып җибәрүен дә бер дә килештермәде ул, алай да карышмады, башын иеп чыгып китте. Палубадагы җанлы шау-шу аны үзенә суырып алды, йотты, оныттырды. Ул очып диярлек капитан рубкасы янына менеп басты, кичке җил анын чәчләрен туздырды, ул кулларын колашалап авыз янына китерде һәм ин сөенечле сүзләрен җилгә тапшырды.
— Мин уйлап таптым моны! Шулай буласын алдан мин белдем!
Салонда Яков Борисович Харисны карый.
— Телегезне күрсәтегез. Ярый. Кан басымыгыз нормаль, йөрәк тибешегез әйбәт. Нинди зарыгыз бар!
— Үлеп тартасым килә!
Яков Борисович елмаюын учына яшерде.
— Зинһар, кычкырмагыз. Башкаларга кире тәэсир ясар.
— Башкаларда эшем юк. Әгәр коткармыйсыз икән, чыгам да: “Кемдә тартырга бар!” — дип кычкырам.
— Командада сезнең кирелекне генә җиңәрлек көч табылыр дип беләм. Алар ин элек миннән фикер сораячак. Ә мин сезнең тартасыгыз килми дип раслыйм!
— Ничек?
Яков Борисович Харисны җитәкләп алып чыкты, танца өермәсендә бөтерелгән пассажирларны күрсәтте.
— Кемгә ышанырга тиеш мин9 Күпчелеккәме, азчылыккамы9 Анда, арада сездән күп өлкәннәр, сездән алда тарта башлаганнар күп. Нигә алар керми? Нигә зарланмый? Чөнки сезнең тәмәкәне күрәсегез дә килми.
— Килә! Кычкырам'
— Көтеп торыгыз. Мин сезнен энегезне алып киләм. Сез аны шулай дип таныштырасыз шикелле9
— Мина энекәш законмы? Минем тартасым килә!
Ул арада биючеләр арасыннан бер төркем аерылып чыгып, врач ягына килә башлады. Яков Борисовичнын коты ботына житте, әгәр болары да шушы кеше сүзен кабатлап тартырга таләп итә башласалар.
Иң алдан Иван Велягурский атлый. Ана Покуль, Кривин, “квар- тет”нын башка членнары ияргән. Харисны күргәч тә, Велягурский кычкырып жибәрде.
— Менә ул!
— Ә без аны эзлибез.
— Монда нишлисен син, туганкай? — Бусын йомыкый Покуль әйтте.
— Шулай монаеп торалармы’’ — Бусын — Кривин
— Әйдә, хәзер үк уртага кер! Бие, шатлан! Без сине кичәдән бирле күзәтәбез, балтасы суга төшкән кеше кебек йөрисен Болай ярамый. Рөхсәт юк' Син гомуми атмосфераны бозма инде, туганкай. — Бу озын сүзне Велягурский тезеп чыкты.
— Ни хәлләр, егетләр? — дип сорады батыраеп Яков Борисович.
— Шәп! — диде йомыкый Покуль.
— Белгән булсам! Хатынны да алып чыга идем. Хатын минем... Гаҗәп! Кызлар да шәп!
— Тартасы килмиме соң? — дип сорады тагын да батыраеп врач.
— Оныттык без аны! Моңарчы жүләр булганбыз. Ташлауның шулай җиңел икәнен белгән булсам... — Бусын Покуль әйтте дә каядыр ашыга башлады Аны шунда ук эләктереп алдылар.
- Кая?
— Нюрага хат язасы бар!
— Хат нәрсә ул? Иртәгә без үзебезнең бригадага телеграмма сугабыз. Текстын да әзерләп куйдык
— Ничек? — дип кызыксынды врач
— “Тәмәкене ташладык, рәхәт чигә башладык!” Шәп бит ә?
Велягурскийга ияреп бөтен җыелганнар көлде, хәтта Хариснын да йөзе үзгәрде, ай-васна карамыйча аны да ияртеп алып киттеләр. Биюләр кызды, халык шашып-шашып, онытылып бии, сөенә, шатлана иде
Югарыдан карап торган Яков Борисович кына моңсу, ул: "Моның булуы мөмкин түгел! Юк, мөмкин түгел”, дип кабатлый.
Аулакта Рита белән Алим үбешәләр. Ашыкканнар дип үпкәләп булмый аларга. Бөтен кеше хәрәкәттә, бөтен жирдә җанлылык, яңарыш, тик торган бер генә кеше дә юк...
— Тарих факультетында укыйсын алайса?
— Тарих...
— Нинди белгечлекне сайладың?
— Борынгы кулъязмалар белән шөгыльләнәм Бик кызык фән ул...
— Инде икенче көн узып китте, әле синең китапларыңа тотынганың юк...
— Моңа мин гаеплеме?
— Мин гаепле алайса? — Кыз юри генә читкә киткән булды.
— Өлгерермен... Әле көннәребез бар!
— Абыең белән дә була алмыйсың.
— Мина син бар.
— Ә, беләсеңме. Алим!.. Түгәрәккә язылырга берәү дә килмәде Бик нык теләп, бик нык көтеп утырдым. Хор оештыра алмам, ахрысы.
Алим кул изәп күрсәтте:
— Әнә ич, нинди матур җырлыйлар
— Мин оештырмадым шул аны.
— Син оештырдың, Рита. Кичә син башлап җибәрдең Синең кодрәтеңә буйсынып башланып китте бу күмәк жыр
Кыз гадәттән тыш нык сөенде, егетне кочаклап ук алды.
— Син чынлап сөйлисеңме’’
— Чынлап булмыйча!
— Син һәр чакта да бары тик дөреслекне генә әйтәсеңме.
— Шиген бармы, Рита?
— Минем түгел, абыйнын.
Алимнын тәне буйлап ниндидер ут чабып узды.
— Ә аның нинди шиге бар?
— Чемоданнарыгыз артык зур, ди. Аннары, сез бертуганнар түгел. Бер яктан да охшамагансыз, төсегез-битегез дә үзгә, ди...
— Тормыш шартлары кешенең характерын билгели. Ә характер йөзгә, кыяфәткә чыга. Мин абый кебек яшәргә теләмим! Яшәмәм дә!..
Тагын бер көн уза..
Тагын бер көн!
Оркестрантлар карышусыз уйныйлар. Уйнамаган бер көй дә калма-гандыр! Иртән гимнастика!.. Иртән палубаны юарга чыккан матросларга эш калмады хәзер. Рита белән Ал им, шук күнелле квартет, йомыкый Покуль, Кызыл сакал Кривин, яланаяк килеш, чалбар балакларын тезгә кадәр сызганып, бер-берсенә су чәчрәтә-чәчрәтә юалар, ышкыйлар, чистарталар. Кемдер сулы палуба буйлап шуып китә, шугалактагы кебек итеп фигуралар ясап маташа, аны күтәреп торгызалар, мактап күккә чөяләр, тотып алалар, һәр сүз — көлке, һәр хәрәкәт — уен, күренгән һәрбер кешегә эндәшәләр, аны уртага, хәрәкәтнең үзәгенә тартып кертәләр... Бер кырыйда зур белдерү “Шахмат ярышлары”. Шунда ук уенчыларның ничәшәр очко җыйганын күрсәткән диаграмма. Ярышлар белән безгә таныш картлар җитәкчелек итә. Шахмат сәгатьләре дә туктап тормый, аларның кнопкалары өстендә бармаклар уйный... Анда да монда да “шах!”, “гәрде!”, “мат”, дигән сүзләр яңгырый...
Берәү музыкантларның трубасын авызына китереп карый, аннан кот очарлык ямьсез авазлар өреп чыгара. Бусы да кызык! Аны гаепләмиләр, “була, була тагын азрак тырышсын...” дип, аны куәтлиләр...
Буш челемен суырып боцман узып китә.
Капитан белән ярдәмчесе сүзсез генә бәхәсләшәләр...
Ресторанда җанлылык тагын да көчәя төшкән.
Повар капитан янына керә.
— Бөтенесе өстәмә сорыйлар. Төшке ашка ике казан солы боткасы пешергән идек, ялт иттерделәр...
— Шулпаны икешәр тәлинкә бирәбез...
— Ипи пешереп өлгертә алмыйбыз!
— Нишләргә?
— Буфетка запас консерваларны чыгарыгыз. Портка керү унике көннән сон гына каралган. Шуңа кадәр түзәргә туры киләчәк!..
Матрослар складтан тартма-тартма ризык ташыйлар.. Прәннек, печеньеләр, балык консервалары. Буфетчының кулы-кулга йокмый, үлчәү табалары туктаусыз биеп тора, пассажирлар үлчәү табасыннан төшкәнне генә көтеп торалар, юлда ук шытырдатып прәннек кимерергә тотыналар, консерваларны кашык белән каерып алып, авыз тутырып ашыйлар...
Зур-зур кәстрүлләрдә буларын сикертеп аш кайный. Кәтлитләр кыза. Аш бүлүченең хәле беткән, ул аз гына хәл алырга теләп стенага таянып та өлгерми, официанткалар буш тәлинкәләрне китереп тезәләр.
— Өстәмә бармы?
— Сорыйлар!
— Ни булган аларга? Күпме йөзеп мондый тамашаны күргән юк иде.
Капитан аптырап, Яков Борисович янына барды.
— Нишләргә?
— Бирән чире булмагандыр? Анысы шулай. Тәмәке тартуны ташлагач, аппетитлары ачылган. Рәтләнер. Борчылмагыз...
Матрослар складның иң караңгы почмакларыннан ризык тутырган тартмаларны сөйрәп чыгаралар. Аш бүлүченең чүмече Мәскәүнен ин җанлы урамнарындагы регулировщик таягы кебек ялт та йолт ялтырап
кыяа тора. Тәлинкәләр тезелеп бара, кашык-чәнечкеләр уйнаклап кына тора... авызлар рәхәтләнеп чапылдый.
Өстә бер ялгызы Вера Павловна басып тора. Днигез тын әле.ерактагы ярларда сирәк-мирәк кенә утлар жемелдәп ала. Ачык тәрәзәләрдән кичке аш өстәле янындагыларнын сүзләре яңгырап чыга Сыраны да тост әйтә- әйтә эчәләр’
“Әгәр берәр кеше үткәндәге ялгышлар тхрында сүз кузгатса — аны бассейнга ыргытабыз!” “Әгәр берәр кеше безне үткәндәге эшләребезгә кире кайтырга өнди башласа — аяк-кулларын сындырабыз!”
“Инде берәрсе безне икеләндерергә маташса — эссе табада куырабыз!”
Өченче тост яңгырагач, Харис түзмәде, йонлач йодрыгы белән өстәлгә китереп орды. Тәлинкәләр ямьсез шалтырап биештеләр, биештеләр дә тындылар. Теплоход бөтен гәүдәсе белән жинел генә дерелдәп гүли, кешеләр тирбәлеп, оеп, куанычларында онытылып баралар да баралар...
Харис кичләрен хәзер чыгып йөрмәскә тырыша. Кайта да ята. Ята да уфылдый. Соңгы көннәрдә бөтенләй сөйләшкәне дә юк, Алимга да эндәшми, башкаларны да күрмәмешкә салына. Яков Борисовичка да күзен акайтып кына карый, һәм иң гажәбе —тәмәке тартасы кил.ми!
Бүген шулай да түзмәде, Алимны көтеп алды, керә-керешенә сорау бирде:
— Ни хәлләр анда?
— Чыгып карамасан да ишетәсеңдер. Бәйрәм!
— Сина да бәйрәмме9
— Мина да!
— Син бәйрәмне бозарга тиеш. Кем мине бу юлга котыртты9 Кем килеп коткы салып китте9 Кемнең миңа бурычы бар9 Юлга тоткан акчаларның барысын да сиңа язам. Тауарга тотылган чыгымнарның барысын да син түлисе, чөнки башлаучы син!
Абыйсының шаярмаганын анлый егет, бик күп сызыкларда аның хаклы икәнен дә таный, тик әлеге көндәлек тормышы, ваемсыз бәйрәмнәр шулкадәр бөтереп алып кереп киткән ки аны. ул гомергә шулай яшәр төсле, бу көннәрнең озынга, бик озакка сузылуын тели ул. Абыйсына мең төрле җавап әзерләп карый: ‘•Көне-төне эшләрмен, Төньяк төзелешләренең берәрсенә китәрмен, Арктикага язылырмын, анда кулы тик тормаганнар аена алты йөзне куа икән’” — дип әйтергә җыена... әйтми, чөнки аның абыйсы алдында авторитеты калмаган Пассажирлар арасында ул ни әйтсә дә ышаналар, ‘төпле егет” дип, һәр сүзенә колак салалар. Ал им да һәр очракта төпле фикер әйтә ала, каушамый, буталмый, бар халык белән үзен иркен ирекле тота ала Абыйсы белән икәүдән-икәү генә калдылармы, авыз эче кибә, теле көрмәкләнә, сүзләренең энәсе-жсбе югала. Ничек котылырга бу бәладән9 Ничек арынырга бу халәттән?!
— Бозасың! Мин әйткәч, бу тантананы бутыйсын!
— Ничек?
— Чыгасың да: “Түзә алмыйм” — дип, тәмәке тартасын. Алимның күз алдыннан берәм-берәм юлдашлары уза... Менә Покуль.. Иелеп, елмаеп, өметләнеп Нюрага хат яза. Исай Маркович кызларын мактап рәхәтләнеп көлә
Иван Семенович Велягурский юлдашларының күңелен күрер өчен әллә ниләр эшләргә әзер тора
Хәзер Длим чыгып аларны хак юлдан яхтырырга тырышырга тиешме9 Акча өчен, мал өчен9'
— Ишетмәдеңмени9 Ботыннан тотып диңгезгә атабыз, диделәр Баш-аягын капчыкка тутырабыз, диделәр.
— Ә син тоттырма! Исеңне генә калдыр, үзең күренмә'
Хәзер Алимнын йокысы кача
Хәзер аның күзләре түшәмдә
4. «к. у.. м ю.
Тагын ялгышлык ясадымы ул гомер юлында?!
Яков Борисович Ритага зарлана.
— Эш юк мина, Ритуля... Эч поша!
Рита аңа кул болгый да каютасына кереп бикләнә. Төннәрен командадан кала теплоходта бер генә кеше йокламый. Ул кеше — Яков Борисович. Ул медицина китаплары караштыра, үзенен иске язмаларын актара һәм бер җөмләне кабатлый: — Моның булуы мөмкин түгел! Тәмәке болай җиңел ычкындыра торган чир түгел. Ин көчле агу! Ин астыртын наркотикларның берсе!.. Тавык төшенә тары керә. Вера Павловна төшендә дә шул ук бер сүзне сөйли: “Мин уйлап чыгардым моны! Шулай икәненә кешеләрне мин ышандырдым!”
Алим аркасы белән борылып ятса да, абыйсының кыштыр-мыштыр чемодан ачканын ишетте. Сикереп торды.
— Кагылма, абый!
— Кагылсам? Товар синеке түгел, минем акчага алынган.
— Хәзер Вера Павловнаны уятып алып киләм!
— Яныйсыңмы миңа?!
— Бурычлы булып калмам. Үләргә җыенмыйм. Бише белән кайтарырмын. Зинһар, мине көлкегә генә калдырма!
Харис чемоданны ачты, башта бер кирпеч тартып чыгарды, аннары икенчене...
— Китаплар ди бит... Студент!
Нидер хәтерләп Харис киштәдәге чемоданнарны да тартып төшерә, аларнын һәр икесеннән дә икешәр кирпеч чыгарып идәнгә тезеп утырта.
— Берәрсе күрсә, абый?
— Теләсән нишләт! Куркасың икән, чыгар да ыргыт!
Алим кирпечләрнең алтысын да аслы-өсле тезеп күтәрде дә тезе белән ишекне ачты, башын тыгып карады һәм яшен суккан кебек артка сикерде. Коридорның аргы башында, теге дөньядан чыккан өрәк сыман Яков Борисович басып тора һәм бик тырышып тыңлана иде.
Егет кабаланып кирпечләрне берәм-берәм карават астына эшерде дә сузылып ятты...
Диңгез өсте сизелерлек шадраланган, дулкыннарның чап та чоп теплоход бортына килеп бәрелгәннәре дә ишетелеп тора. Ләкин көндәлек режим әле бозылмаган. Вера Павловна төркемнән-төркемгә чабып йөри. “Хәлегез ничек, күгәрченкәйләрем! Исән-сау тордыгызмы?” Иван Семенович аңа баш бармагын күрсәтә, бүтәннәр дә аңа ияреп Велягурский- нын бәясенә кушылалар, төрле яктан хуплау, мактау сүзләре яңгырый. Оркестр күңелле көйләр, маршлар сыздыра. Халыкның чак кына салмаграк маташканын беренче булып Рита күрде, сизде:
— Егетләр, чак кына акрынрак! — дип кычкырды.
Егетләр музыканың темпын киметтеләр, гимнастика ясаучылар барыбер ритмга иярә алмыйлар иде...
Иртәнге аштан соң Вера Павловна каютасына делегация килеп керде. Алдан Велягурский, Покуль да монда, Исай Маркович ишек төбендә кала.
— Хөрмәтле Вера Павловна?!
— Тыңлыйм. Бер-бер зарыгыз бармы әллә?
— Юк, һәммәсе менә дигән. Шулкадәр акыллы уйланылган! Үзебез дә шаккатабыз: күңелләребез көр, берни турында уйламыйбыз, берни өчен борчылмыйбыз. Тик бер җитди үтенечебез бар.
Вера Павловна телсез калды, ул күзләрен шарландырып депутатларга текәлде.
— Тартыргамы? — дгш сорады ул шыпырт кына.
Керүчеләр шаркылдап көлеп җибәрделәр.
— Аны оныттык без! Кирәкми! Зинһар, искә төшермәгез.
Вера Павловна айдай балкып, сикергәли башлады. — Утырыгыз
әле, иптәшләр. Нигә басып торасыз. Урын тарлыкка карамагыз! Анын каравы күнел кин... Йә-йә, тыңлыйм. Уф.
— Сәгать дүрттә әндри әбәтендә коры-сары чәй бирәләр Чәйне бик тәмле пешерәләр. Яратып эчәбез!
— Шунда берәр кайнар ризык та пешереп булмасмы икән9 Безнеңчә, моны искә алырга кирәк!
Вера Павловна каушады.
— Иптәшләр, иптәшләр! Без бодай да... Команда алдында уңайсыз. Кок болай да көн аралаш капитан янына зарланып керә.
“Депутатлар” бер-берсенә уңайсызланып карашып алдылар. Иван Семенович бу карашның мәгънәсен аңлатып бирде;
— Безнеңчә, моны искә алырга кирәк1 һәрберебезнен организмы үзгәреш кичерә!
Вера Павловна юату сүзләренә оста иде, һәркемнең аркасын иркәләп какты да, Исай Марковичка: “Ничек, кызларга радиограмма җибәрәсезме9” — дияргә дә өлгерде һәм туп-туры капитан янына кереп китте. "Депутатлар" аны көтеп калдылар. Ул ерактан ук кул болгап кычкыра башлады:
— Булды' Хәл иттек' Тап-таза матрослар трюмнан кәбестә мичкәләре тәгәрәтеп менгерәләр, сәфәрчеләр арасыннан иреклеләр зур-зур пычаклар белән эре тәңкәле балык чистарталар. Бәрәңге кабыклары өзелмәс чылбыр булып түгәрәкләнеп олы колашаларга төшеп тора. Дәү-дәү кәстрүлләрдә су кайный Кухня ду килә!..
Кич Салоннарнын берсендә Яков Борисович клиентларны көтә Икенче салонда җитди кыяфәт белән Рита утыра.
Алимнын кергәнен күрсә дә, Рита ана борылып, күтәрелеп карамады.
— Ни булды сиңа, Рита9!
— Күрмисеңмени9 Атна узды, беркем хор түгәрәгенә язылмый Беркем мине тыңламый! Беркем мине санламый! Беркемгә дә минем кирәгем юк!..
— Беркем мине санламый иле! Беркем мине тыңламый иде! Беркемгә дә кирәгем юк иде минем! Хәзер барысы да үзгәрде
— Ни сөилисең, Ал им9
— Гафу ит, үзем белән үзем сөйләшәм икән. Син мина кирәк Терелт мине, яз хорга! Бүгеннән, шушы минуттан башлап мин синен тугры укучың. Өйрәт җырларга9!
— Бер кешедән хор булмый.
— Рита. — Алимнын күзләре нидер әйтергә теләп елтырадылар
- Тс-с...
Шактый ук сытылып Яков Борисович килеп керде Ана Вера Павловна ияргән иде.
— Менә күрегез! — диде врач, ярсып. — Монда да беркем юк
— Нигә булмасын? — Рита кыюланып Алимга төртеп күрсәтте
— Моның белән ни әйтергә телисен, Яков Борисович9
— Ялганлыйлар алар безне! Төннәрен бикләнеп каюталарында пыскытып яталар Мин ышанмыйм аларга! Мондый хәлнен булуы мөмкин түгел! _
— Мөмкин! Мөмкин! — Вера Павловнанын бөтен кыяфәтенә җинү тантанасы чыга.
— Әлбәттә, яшертен тикшерү яхшы нәрсә түгел Азай да, инде сез беркемгә дә ышанмагач, әйдәгез, шаһитлар алдында, әйләнеп керик. Карыйк. Тынлыйк.
— Иснәник! — диде мыскыллап Рита.
Алдан тәҗрибәле сунарчы кебек Яков Борисович бара Анын артыннан җитди, жинүчән кыяфәт белән кыптыр-кыптыр Вера Павловна теркелди Көлеп җибәрелмәсен өчен учлары белән авыз-борыннарын каплаган Рита белән Алим .шардан ике-өч адым калыбрак, янәшә баралар,
терсәкләре белән төрткәләшәләр. Аларга кызык, тамаша! Яков Борисовичка кайгы! Көчсез булып калды ул шушы халык алдында, ал арны аңламады...
Юк! Бер җирдә дә тәмәке төпчеге юк! Әһә! Менә берәү! Яков Борисович иелеп алды да, күзенә якынрак китереп карады. Бөтереп ташлаган кәгазь кисәге генә икән!.. Өске каттан аска төштеләр. Моңда да тынлык. Ишекләрдән бөркелеп төтен чыгып тормый. Алай да коерыкка җитәрәк Яков Борисовичның куш йодрык сыярлык борын тишекләре киерелеп, кинәеп китте. Ул сул кулын күтәреп, башкаларга сак булырга боерды. “Өстенә барып чыгыйк!” Хәзер башкалар да сизде, татлы тәмәке исе килә иде. Тарталар! Качып тартып яталар! Алар йөгереп диярлек коерыкка килеп чыктылар. Анда бортка терсәге белән таянып, боцман челемен тарта икән. Врачның аяк тавышын ишетеп, ул нигәдер сискәнеп китте, борылып карагач, сүрән генә елмайды.
— Ах, бу сезмени? — диде ул.
— Бу сез икән, — диде врач та.
— Тормышмыни бу?! — Боцман челемен шакы-шокы кага башлады. Кем аркасында газап чигәбез? Көне буе челемгә тотынырга куркып йөрим. Тәмәке юлдаш бит ул, юаныч! Бигрәк тә юл йөргәндә...
— Зинһар, моны башкаларга әйтмәгез! — дат ялынды Вера Павловна.
— Тартасың килми икән, ташла. Өендә ташла! Менә бит нинди заманга чыктык: тәмәке ташлатуны да дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәрәбез! Тәмәкечеләрнең күңелен күреп, махсус рейслар оеша!
— Дәүләт күләмендәге эш дип, сез дөрес әйтәсез!
Вера Павловна тагын нинди акыллы фикерләр әйтер иде, анысы билгесез калды, Яков Борисович боцманны култыклап алды.
— Пассажирлар арасында кагыйдә бозучылар күренми шикелле?
— Шуна гаҗәпләнәм дә! — Боцман челеменә ярты уч тәмәке тутырып, кабызып җибәрде — Тартканымны беләләр. Күрәләр дә! Беркем килеп сорап карамый! Мин тугыз тапкыр ташлап, тугызында да дүрт- биш көннән тарта башладым.
— Хәлләр бар монда! — дип сузды Яков Борисович.
— Мин тәкъдим иттем бу сәяхәтне! — дип, сөенеп ачыклады Вера Павловна.
Рита белән Алим шыпан-шыпан гына моннан ычкынганнар иде инде. Алар күләгәгә кереп, тын гына үбешәләр...
Тагын тан яралды. Тагын көн туды. Теплоходта гадәти көн башланды Тик күк йөзендә беренче мәртәбә болыт куерды, диңгез өсте каралды. Тып-тып килеп төшкән җирендә төртке-төртке юеш эзләр калдырып, яңгыр сибәләп узды. Кайдадыр, бик еракта, юаш кына, сузылып кына күк күкрәде. Болытлар тиз таралды. Яңгыр ашыгып узды. Оркестрантлар инструментларын күтәреп чыкканда көн аязган иде инде.
Яңгыргамы, җилгәме, халык бүген әлләни күп түгел иде. Алай да җыелганнар бераздан җанландылар, сүз күбәйде, гимнастика ясый башлады-лар. Рита күзе белән һәммә кешене капшап чыкса да, арадан Алимны тапмады. Алим юк... Иван Велягурский җитәкләгән “квартет” та чыкмаган. Кызыл сакал Кривин да күренми, Покуль да арада юк иде...
“Квартет” гимнастикага чыгарга әзерләнгән иде инде. Бүген алар һәммәсе дә озаграк мыштырдадылар, электробритвалары сузылыбрак выжылдады. Инде палубага күтәреләбез дигәндә генә арадан берәү:
— Егетләр, ә Гавриил Николаевич кичен күренмәде! — дип әйтеп салды. Юрау китте:
— Чирләгәндер бәлки!
— Салкын тидермәдеме? Бассейнда озак чупылдаган иде.
— Керәбезме?
— Керәбез.
Гимнастикага чыкмаска сәбәп табылуына сөенгән сыман, алар
парлашып, ләкин артык ашыкмыйча Покуль каютасына барып керделәр Ул койкасыннан тормаган да иде әле. Юынмаган, кырынмаган, кичтән салып ташлаган кием-салымнары теләсә кайда аунап ята. бер туфлясы ишек катына ук килеп житкән. Чибәр генә, авызын сөйкемле ерып төшкән хатын-кыз фотосы өстендә теш шеткасы Янаклары эчкә суыры-лып кергән, ябыккан, ямьсезләнгән Покуль юлдашлары кергәч торып утырды, тезләрен кочаклап, томанлы күхләре белән еракка, күз күрмәгән якларга карады.
Иван Семенович тавышына көрлек өстәргә тырышып:
— Син нишләп болай әле9 — дип сорады.
— Үзегез генә чыгыгыз инде, егетләр.
— Бергә сәфәр чыктык. Сүз бирештек. Кул кысыштык. Атна буе туганнарча яшәдек. Хәзер аерылышабызмы?
— Мин, мәсәлән, аеры яшәүне күз алдыма да китермим! —диде “квартет” егетләренең берсе
— Сезнен рәхәт, — дип ыңгырашты Покуль.
— Ә синең?
— Әгәр чынлап торып яратса. Әгәр тормышын мина бәйләргә уйласа... Аз гына мәрхәмәте, шәфкате булса шундый авыр шарт куяр идемени91
— Кемне әйтәсең, Гавриил Николаевич9
— Билгеле инде... Нюраны!
һәр сүзгә уңайлы дәвам таба торган җор, кыю Вслягурский да сүзсез-өнсез калды. Ачык ишек катында күренгән кызыл сакал Кривин да эндәшмәде. Ничек керәсе иткән әле Исай Маркович9 Әллә анын да кәҗәсе килеп, кәефе кырылганмы9'
— Чынлап яратса, болай интектермәс иде. Тотар иде дә чыгар иде' Мондый катылык, мондый кешелексезлек Мондый авыр сынау'
“Тәмәке ташлатып жәзалау. Оһо-һо'" — дип бүтәннәр гөрләгәндә, Велягурский сорауны туп-туры куйды:
— Тартасы киләме9
— Үләм!
— Чыда, дус кеше. Түз! Узар! — дип аны юатырга тырышса да, Иван Семеновичның тавышында да элеккеге ышаныч, элеккеге ныклык юк иде. — Менә мин — дип тагын бер кат жепнен очын үз кулына алырга маташса да, бу юлы иптәшләре аны бүлдерде
— Сөйләмә инде, Ваня!
— Бетәбез инде'
— Ашыйм-ашыйм, мантымыйм. эч суырылып керде
— Төшемдә гел жен-пәриләр, убырлар күрәм!
— Бар иле рәхәт көннәр! Кайткач ашап-эчеп алыр идең дә. үз караватыңа сузылып ятып, рәхәтләнеп берне көйрәтер идеи
— Үзебез теләп ожмахтан качканбыз'
— Ни өчен бригада өчен газап чигәбез!
"Квартет” сөйләгәндә Исай Марковичның да сүз арасына кереп, үз фикерен кыстырасы килгәне күренеп тора иде, ул күкәй салырга ашыгып чират көтеп торган тавык кебек, әллә ничә мәртәбә муенын сузып “ых- ых!” дип әйтеп алды, әмма "квартет” членнарының түземе беткән икән, алар бер-берсенә өстәп, ташка кызуны сала гына тордылар
— Тарта идек, планны үти идек Нәрсәгә ул безгә бригада даны9 Рәхәтләнеп тартырлык булмагач эшмени ул9!
Ниһаять, Исай Марковичка да чират җитте. Ул йодырыкларын һавада уйнатып алды:
— Хатынның үзен ияртәсе калган Күрер иде ул минем нинди газаплар кичергәнне Хатын шәп минем! Искиткеч. Сина Нюра белән безнең кебек яшәргә язсын!.
Алар сөйләгән арада Гавриил Николаевич урыныннан торды, киенде, чырае минутлап түгел, секундлап яктыра барды, ниһаять, ул биеп җибәрде
— Егетләр, сез мине терелттегез ләбаса! Бер мин генә җебегән, ихтыярсыз адәм дип көн туды исә үземне чыбыркылыйм. Кичә Нюрага хат та язмадым хәтта! “Тәмәке ташлатыр өчен җибәрмәгән^ сынар өчен олактырган бу мине!” дим. Моңарчы сезгә әйтергә кыймый идем...
— Егетләр, — диде Кривин шыпырт кына. — Тартырга алып кердегезме сон?
— Юк, — диде Иван Семенович.
— Миндә дә юк!
— Баш җитмәгән.
— Шыр тилеләр без, — дип йомгак ясады Покуль. — Шунда тутырып кына керәсе калган да бит!
Үкенешеп, тел шартлатып, аңгыраеп шактый утырдылар болар.
Иң беренче булып Велягурский акылга килде.
— Иптәшләр, диде ул. — Юкка без болай... Кирегә сукалый башладык. Гавриил Николаевичка ярдәм итәсе урынга, без аны котыртабыз булып чыга түгелме? Без аңа ярдәм итәргә, тартуны оныттырырга тиеш.
Борыннар ныграк салынды, чырайлар җимерелде!
— Алай да... — диде Исай Маркович кычкырып ук. — Ихлас яратса, шундый иләмсез шарт куяр идеме?
— Кемне алдыйбыз без9! — дип тузынды “квартет”тагы яшь әтәч. — Күрәм, барыбызның да үлеп тартасы килә. Нигә бер-беребезгә ялганлап маташабыз? Ичмасам, дөресен әйтик.
— Ярамый алай, — диде Иван Семенович. — Гавриил Николаевич ташларга тиеш. Нюраны яратамы? Ярата. Өйләнү өчен бер генә, нәни генә тоткарлык калган. Без аңа булышырга тиеш. Ирләрчә. Үзебез корбаннар биреп булса да Коллективны таркатмыйк, берни дә булмаган кебек, көлә-көлә юлдашларыбыз янына чыгыйк, көлә-көлә иске гадәтләргә каршы көрәш алып барыйк! Мин Покульне кызганам.
Аны аңладылар, карышмадылар.
— Нишлибез соң?
— Бүгеннән һәрберебез берәр стакан көнбагыш паегы ала башлый!
— Ур-ра! — диде мыскыллап көлеп Исай Маркович.
— Ур-ра! — диештеләр башкалар да.
Тыңлап карыйлар, музыка күптән тынган. Тыңлап карыйлар, тавышлар ишетелми.
— Егетләр! Без иртәнге ашка соңармыйк тагын!
Бик ашыгасылары килә, ашыкмыйлар. Бер-берсен узып барасылары килә, аяклары атламый. Барысы да кызганып, зур бер теләктәшлек белән Гавриил Николаевичка карыйлар... Язмыш нинди зур сынаулар җибәргән янәсе!..
Иртәнге ашка җыелган пассажирлар аларның буш урыннарын шунда ук күреп алды. Көтеп торганнар диярсең, һәммәсе шул турыда гына сүз куертты.
— Качканнардыр әле!
— Шуңа гел бергә йөргәннәр икән!
— Кая качсыннар. Бик качар идең дә...
Кашыклар бүген авырайган, чәнечкеләр ялкауланган, авызлар салынган — шапылдап тормый. Пассажирлар түшләре белән өстәлгә ятып, йөзләрен яшереп, ризык тирәсендә чемченәләр, ипи телемнәре Хеопс пирамидасы кебек өелеп тик утыра. Чәй эчүче юк.
Тегеләр балкырга тырышып, җорланып, түш киереп килеп кергәч, кашыкларга аз гына җан керде, пычак-чәнечке тавышлары да яңгырады, куллар ипи телемнәренә сузылды.. - Өстәлләр тирәли Вера Павловна йөреп чыкты Тукталып тормады, кыстамады, сүз катмады Буш урын каршындагы тәлинкәләрдә шактый гына ризык калган иде. Аш бүлүче озын чүмечен селкеп боегып басып тора. Официантлар:
— Кемгә өстәмә9 Кемнен ашыйсы килә? — дип сорап карасалар да, берәүдән дә тавыш-тын ишетелмәде.
Кок капитан янына керде
— Әллә әндри әбәтен пешермәскә инде9 Кичә дә байтак ризык калды, — диде.
— Врач белән кинәшегез, — диде капитан.
— Нәрсә киңәшәсең аңын белән? Берни дә аңламый. “Болай булырга тиеш түгел”, — дип кабатлаудан ары эше юк.
— Ә Вера Павловна9
— Анысы да... “Шулай булырга тиеш!" — дип сайрый...
Капитан да борчулы...
Диңгез өсте караңгыланганнан-карангылана бара. Дулкыннар чаяланьш-чаяланып теплоходны төрле яктан кыйныйлар. Моторлар тавышы бөтенләй ишетелми дә диярлек. Халык каюталарда. Палубалар буш. Палубалар кешесез...
Салоннар да буш. Яков Борисович ялгызы.
Вера Павловна килеп керде дә сүзсез генә креслога кереп чумды. Теле белән:
— Мин бик бәхетле бит, Яков Борисович! — дисә дә, чырае төксе иде аның бүген.
Яков Борисович жанланып, кызыксынып күтәрелеп карады.
— Тик сез минем бәхетемне уртаклашырга җыенмыйсыз.
— Ничек була ул “уртаклашу”9
— Ничә еллар сезне яратып йөрим!..
— Миннән дә шуны көтәсезме?
— Алдагыз ичмасам! Бүген алданасым килә! Беркем дөресен сөйләмәсен иде! Була икән, шундый чак та житә икән...
— Сез бүген әллә ничегрәк...
— Чынын әйткәндә, Яков Борисович, мин куркам.
— Кеше һәрвакыт нидәндер курка!
— Сез бүген берни дә ишетмәдегезме?
Яков Борисович җитдиләнде, сагайды
- Юк
— Мин бит авыл кызы. Театр училищесына керергә дип шәһәргә килдем дә Барыбер авыл кызы булып калдым! Бабам бар иде минем, умартачы. Бар дип, хәзер дә исән. Кортлар гөжләвен ярата идем... Тыныч, кояшлы көннәрдә шундый матур ал арның күмәк тавышлары! Очалар, куаналар, бал ташыйлар Берзаман умарта тирәсендә шомлы, хәвефле тавыш өстенлек ала! Димәк, кортларга аерылырга вакыт җитте дигән сүз. Бүген көне буе теплоходта шундый шомлы гөжләү ишетәм... Сез игътибар итмәдегезме9
— Минем бабай итек тегүче булган, итекче!
— Куркам мин, Яков Борисович. “Берни дә юк!” дип алдагыз ичмасам Без бит алдауларга, юатуларга шундый күнеккән.. Гомер буе алдаганнар, алданганбыз. .
Сүзне аяк тавышлары бүлдерде. Дәү корсагын, иләмсез зур ак калфагын чайкалдырып, кок килеп керде.
— Күпме ризыкны диңгезгә түтәбез. Монда хайваннар фермасы юк Куян да асрамыйбыз. Үзләре “давай” да “давай!” дип якага ябыштылар, ә хәзер кабып та карамыйлар! Калдыралар. Махсус рейс, авыр пассажирлар дип команда өлешенә кереп, ризык нормасын арттырдык. Аңламыйм. Ни булды9 Сонгы көннәрдә ни үзгәрде?! һава дисәң, шул ук Аш әзерлисе килми
— Күрәм, — дип ачы көлемсерәде Яков Борисович. — Тәмәкече юлдашларымнан бигрәк, командага ярдәм кирәк икән миннән! Аларда ышаныч кимеп бара
Кок барында иреннәрен кысып утырган Вера Павловна сикереп торды:
— Менә күрдегезме? Ишеттегезме?!
— Ишеттем. Сагаеп, көтеп тә торам. Ләкин нишләргә, нинди чарага керешергә кирәклеген аңлап бетермим.
Гасабиланып, бер-берсен күрмәскә тырышып, шактый дөмегеп утырдыдыр Сискәндереп ишек ачылды, аннан “квартет”, Покуль һәм кызыл сакал Исай Маркович килеп керделәр.
Салонда киеренкелек урнашты. Киеренкелекне арттырып каяндыр Рита килеп керде, ишек катына җыелганнарны аралап уртага узды, Яков Борисович янында чит кешеләр барлыгына игътибар да итеп тормастан:
— Абый, алар мине тыңламыйлар! — дип җылап та җибәрде.
— Сина да мин кирәк булдыммы? — дип юатты аны врач. — Кем тыңламый?
— Бөтенесе дә! Оркестр уйный, мин көйне, җырчыларны эзгә кертергә тырышам, алар юри бозалар. Берсе “Подмосковние вечера”ны суза, икенчесе әллә кая “Вдоль по Петерской”га кереп китә!
— Балакай! Оешкан хорың юк әлегә?!
— Монда эшлисе эшләр бар, — дип кыстырды Вера Павловна.
— Дусларым, — диде йомшак кына Яков Борисович. Рита кергәннән бирле аның үзгәрүе Вера Павловнанын очлы күзеннән ычкына алмады. — Әле эшнең башы гына. Минемчә, безне алда зур сынаулар көтә. Иптәшләр килгән, көттермик. Сез минем янгамы9
— Сезнең янга, доктор.
Вера Павловна күз яшьләрен сөртеп утырган Ританы алып чыгып китте. Кыз:
— Алим, Алим! — дия-дия чыкты.
— Нинди акыллы кыз! Егет тә табып өлгергән! — дип кычкырып калды Вера Павловна. Аның шунда ук Яков Борисович янына борылып керәсе килде, чак кына түзеп, тыелып калды. Эчтә кызып-кызып нидер сөйләшәләр иде.
Иван Семенович салон тәрәзәләрен ябып чыкты.
— Нигә мондый саклык чаралары кирәк? — дип көлде врач.
— Тиздән аңларсыз, — диде Кривин.
— Егетләр, бәлки кирәкмидер? — дип үтенеп сорады йомыкый Покуль.
— Кирәк! — диештеләр “квартет” членнары.
— Үзеңә генә уңайсыз дисең — без дә килдек! Бик теләсәң, синең белән алда да бергә булырбыз!
— Тәмәкеме? — дип сорады врач.
— Үзе! — диде Велягурский. — Тәмәке генә бер хәер иде, гыйптык та бар!
— Анысын әйтмә, — дип ялынды юаш Покуль.
— Барын да белсен! — диде катгый Иван Семенович. — Монда, Гавриил Николаевич, яшерен эш юк. Менә шул. Сиңа тәмәкене ташларга кирәк.
— Котыл син аннан! — диде Исай Семенович.
— Яратып йөргән хатынына “ташлыйм!” дип вәгъдә биргән.Хатын шунсыз “сиңа чыкмыйм” дигән. Ә ул... Гел шул турыда гына уйлый. Көн саен берәр дәфтәр хат яза. Ничә булды инде хатың?
— Тугыз...
— Уйлаган саен тәмәке тартасы килә.
— Сезнең? Сезнең дә тартасы киләме сон?
“Квартет” членнары бер-берсенә караштылар. Гадәттәгечә алар исеменнән Велягурский сөйләде.
— Әлегә түзәрлек. Ну, иптәшлек йөзеннән, Гавриил Николаевичны ялгыз гына калдырасы килми, без дә тәҗрибә куяннарына әйләнергә риза! Гипноз кирәк безгә, гипноз!
Бер минутка тын калдылар, бу арадагы эшсезлектән, чуалчык уйлардан ихтыяры ифрат йомшаган врач аякларын сузып, кулларын көч
белән тез күмәченә батырып, эчтән генә тантана итә иде. Тәмәкечеләр тын тартырга да базмыйча анын хөкемен көтеп тордылар. Хәзер өмет шушы кешедә, анын кодрәтендә иде
Алим бик озак Ританы тынычландыра алмалы
— Үзен шуны теләден. Хыялын хор оештыру иде! Менә, җай чыкты, иртәгәдән эшкә тотын. Хорга катнашучыларның исемлеген төзе. Син оештырган хор менә дигән булачак.
— Юатма син мине'
— Алайса эшкә керешәбез. Әйдә, белдерү язып эләбез!
- Әйдә!
“ Озак та үтмәде алар зур итеп язылган белдерүне чыгарып та элделәр “Хор җырларга теләүчеләр иртәнге аштан сон туп-туры салонга килсеннәр", диелгән иде анда.
Егет белән кыз аерыла алмыйлар.
— Килмәсләр, беркем дә килмәс.
— Беренче булып мин киләм, мин язылам, Рита.
— Төп эшенә зыян килмәсме9
— Укугамы? Өлгерәм!
— Шул кадәр китаплар альт кереп... гел минем янда син, Алим.
— Китаплар төягәндә юлымда син очрарсың дип уйламаган идем.
— Теге кешеләр абый янына гипноз үтенеп килгәнме9
— Мөгаен Гавриил Николаевич гыйшык чиренә түзә алмый башлаган дип тә колагыма чалынды
— Гыйшык чиргә әйләнә микәнни9
— Мина да синен абыена ялынып барырга калмаса'
— Сина да шул чир йоктымы?
— Ин авыр формасы! Узмый торганы йокты'
Икесе дә тирә-якларында нидер үзгәргәнен сизәләр: шахмат такталары ятим калган, бассейнда су чупырдамый, домино сөякләре тыныч кына ялтырашып яталар, кешеләр каюталарда Кешеләр сөйләшмиләр Әле ачыктан-ачык зарланучы да, шыншучы да юк.
Ниһаять, дөньяга Харис яралып чыкты. Ул ике кулы белән дә күкрәген шытыр-шытыр уа-уа Алим белән Рита яныннан ике тапкыр узды инде, дәшмәде Күз-кашларын гына уйнатып, сикертеп алды.
Алим Ританы озатып кайтканда Харис чалкан ятып ишетелер- ишетелмәс кенә җырлый иде
Диңгезләрне кичтем, давылларны үттем.
Сәяхәттән җаным туймады
Өмстләнәм әле.
Ышанам әле.
Кочагыма алам дөньяны!.
Алим дәшми Алим көтә. Харис абый җырлый башлаган икән — инде бу соңгы чик' Нидер тамырдан үзгәргән дигән сүз.
— Кирпечләрне чыгарып ыргытасыңмы, юкмы9
— Җитешермен, вакыт бар
— Да-а. вакыт бар Вакыт безгә ярдәмгә тора. Вакыт тәгәрмәче безнең файдага зыр-зыр әйләнә Тик мин сине өлешсез калдырырга булдым
— Ничек9
— Ничек икәнен алда күрерсең Беләсеңме, врач ни дип үгетли тегеләрне9! Хәлләрен җинеләйтмәкче буламы' Белдем, ышандым, берсе дә тартуны ташлый алмаячак! Тәмәкеләре юк икәнен дә ишеттем Әгәр синен җанын бар икән, кешеләрне аз гына кызганасын икән, миндә бер пачка калган иде'" дип бүген үк, кеше аягы тынгач, Гавриил Покульга илтеп бирәсең.
— Ә Нюра9
— Нинди Нюра9
— Аның кәләше! Ул бит аңа ташлыйм дип сүз биргән.
— Анысы синең маза түгел.
— Врач бер яктан аларга ярдәм итәргә тели, ә без аңа аяк чалып, иблис сыман Покульне котыртырга тиешме?
— Кем сөйли бу сүзне? Җәбраил фәрештәме? Әллә Газраилме?! Кем уйлап чыгарды9 Кем мине юлдан яздырды? Кем котыртты?!.
— Нигә үзен башкармыйсын ул эшне? Мин сина нигә кирәк?
Харис туры сорауга туры җавап бирде.
— Куркам мин. Теге чакта эләккәннән бирле гел куркам. Әгәр курыкмасам, сина ялынып торыр идемме9 Тота идем дә сата башлый идем. Куркам. Мин тикшердем, берәүдә дә тартырга юк. Берәүдә дә! “Үләм!” дип байтак кешегә сүз салып карадым. “Коткарыгыз!” дип күпләрдән ялындым. Үзләре минем хәлдә. Тәмәке исеме чыгуга ук ап-ак булып агарыналар. Алган булганнар, теге атна башында суга ыргытып бетергәннәр. “Суга ыргытабыз”, имеш... “Тереләй туныйбыз”, имеш. Хәзер бик үкенәләр, юк... Теплоход бер портка да кермәячәк. Керә күрмәсен!.
Харис аны-моны күрерлек хәлдә түгел иде, ары-бире атлаган арада тагын кирпечләргә килеп абынды.
— Чыгарып ыргыт шушы нәрсәләреңне! — дип акырды ул.
— Кеше йөреп тора. Иртән, таңнан ук уянырмын да чыгарыл ташлармын. Котылырсың.
Ике караватта ике гәүдә ята. Ике гәүдә генә түгел — ике уй, капма-каршы фикерләр, хыяллар. Акча турында уйламый хәзерге мизгелдә Алим, уйлый алмый, кадалып китсен акчасы! Ул монда үзен кеше итеп сизде, кеше булунын тәмен татыды. Авылда авыру ана. Ятимлек. Аннары абыйсының тозагына килеп капты. Котылу юлын ансат хәл иткән икән ул. Ансат уйлаган. Теплоходка тәмәке төяп керә дә акча көрәп чыга, имеш! Әле күңеленнән ничә тапкыр янады бит! “Кешеләр жүләр”, имеш Ул аларнын жүләрлегенә бары тик әшәкелек белән генә җавап кайтара!.. Кешеләр төрле икән... Нечкә күнелле, юкка да күз яше сытылырга әзер Гавриил Покуль!.. Рәхәтләнеп, дөнья тутырып көлеп жибәрә торган Иван Велягурский... Кызларын һәм хатынын үлеп ярата торган Кызыл сакал — Исай Маркович...
Алар юл чатыңда. Җиде юл чатында да түгел хәтта, ике юл чатында. Пар нарат арасында гына! Заман аларга тәмәке дигән чир йоктырган. Хәзер Алим шул чирнең ялчысы булып, шул әйбәт кешеләр арасында сигарет сатып йөрергә тиеш. Моңарчы аны, студент, әйбәт егет, тындаучан дип белгән Покуль белән Велягурский ни уйлар? Исай Маркович нинди күз белән карар? Шахматчы картлар? Рита... Рита... Ах, Рита! Вера Павловна ни әйтер? Ә Яков Борисович тантана итәчәк! Яратмады ул Алимны, бер сәбәпсез баштан ук дошман күрде. Хәзер Рита алдында мактаначак: “Әйттемме мин сиңа... хәтерлисенме... пассажирлар арасында ин куркынычы әнә шул ике кеше... рас килдеме?”
Әрсез кеше ул Яков Борисович! Җинә алырмы ул Покульнын гыйшык чирен? Тартуны юксынып тилмерә башлаганнарның хәлен чак- чак кына булса да жинеләйтерме9
Ритага да хәзер эш артачак! Башланачак хәзер монда хәлләр!
Әллә абзасы күрмәгәндә генә чемоданнарны чыгарып тондырыргамы9 Котыласын да эш бетте! Юк, ярамый. Әрсез алабай тавыш-гауга кубарачак! Башка әмәлен табарга кирәк. Тавышсыз-тынсыз гына котылу җаен эзләргә кирәк. Иң элек күз көеге кирпечләрдән котылырга! Кирпечләрдән котылырга, кирпечләрдән... котылырга ырга... га.
Ул йоклап китте.
Ул тирән йокыда.
Ләкин соңгы көннәрдәге сизгерлек аны сикертеп уятты. Харис
чалкан яткан да гырлый. Гырласын әйдә! Алимнын нишләгәнен күрми калсын. Ул торды. Ипләп кенә киенде, ишекне ачып куйды. Бергә алып чыгаргамы, әллә берәм-берәм тондырыргамы9 Ул ике кулына да өчәр кирпеч тотып палубага чыкты. Әле бөтен кеше йокыда. Теплоход дрейфта, ахрысы, барганы да сизелми. Салкынча икән, жил.Дулкыннар кабарып- кабарып йөгерешәләр. Бигрәк әйбәт, кирпеч төшеп су чупылдаганы ишетелмәс! .
Бортка килеп життем дигәндә генә артында аяк тавышлары ишетеп, ул ялт кына борылды
— Тс-с, — диде Исай Маркович.
— Тс-с, — дип куәтләде аны Длим, нигә пышылдаганын да аңламыйча.
Исай Маркович кирпечләрне күрсә дә, төпченеп тормады, китеп барды. Ул палубада йөргәндә дингезгә кирпеч ыргытып булмый инде Ни уйламаслар...
Ал им каютага борылып керде, утырып азрак көтеп торды, кирпечләрен кочаклап кире чыкса күзе шар булды!
Иван Семенович Велягурский Гавриил Покульне җитәкләгән, алар тып-тып каядыр ашыгалар иде.
— Кемнән качасыз болай? — Длим сорамыйча түзә алмады, иртәнге йөгерешчеләрнен кыяфәте мәзәк тә, серле дә иде. Киемнәре дә өсләрендә алак-шалак кына эләгеп тора, кабаланып киенеп чыкканнар, як-якларына караналар. Җавап урынына сорау бирделәр егеткә
— Нишләп күтәреп йөрисен боларны9'
— Мин. алар мина гантель урынына! — һәм Длим кулы саен өчәр кирпеч тотып чүгәли, тора башлады, булдыра алган кадәр кыйланды Артына борылып караса — җилләр искән. Покуль да юк. Велягурский да. Инде тәвәккәлләп кирпечләрне дингезгә тондырам дигәндә генә “квартет ’нын калган өч вәкиле дә уянып, йокылы күзләрен йодрыклары белән уа-уа, кыптырдап килеп җиттеләр. Длим аларны күргәч, “гантель”ләре белән күнегүләр ясый башлады. Кирпечләрнең кызыл комы битенә коелды. Чая егет анын тирәсендә әйләнгәли башлады
— Яшь чактан ук кирпеч күтәреп гадәтләнгән. Юлга да алып чыккан идем, — дип мыгырдады Длим.
- Ә-ә...
Длим тагын чүгәли-күтәрелә башлады. Хәзер кирпечләрне ыргытырга ярамый да инде! Ничә кеше күрде? Нишлисең, авыр сулап кирпечләрне каютага алып кереп, берәм-берәм карават астына яшерергә туры килде Алай да бая очраганнарның сәер, мәзәк кыяфәте, берәм-берәм дә, күмәкләп тә каядыр яшертен ашыгулары Алимга тынгылык бирмәде Бөтенесе бер якка — коерыкка таба тәпилиләр иде
Ул да чак кына тынланып торды — абыйсы сизеп калмасын тагын' Хәзер арттан куып җитәр дә кем белә, бәлки анда берәр сер ачылыр9' Барып җитсә. Исай Маркович, Покуль, Велягурский җитәкчелегендәге дус “квартет" чүгәләп чиратка басканнар да. дөньяларын онытканнар. Алар Алимнын сак кына атлап килгәнен ишетмәделәр дә. Берсе авызын сузып исни дә, янга тайпыла, анын урынына икенчесе килеп урнаша Длим сузылып аска карады һәм чак кына кычкырып җибәрмәде Аста куш йодрык хәтле трубкасын чожылдата-чожылдата боцман тәмәке тарта, рәхәтләнеп дәү-дәү төтен алкаларын җибәрә, җилсез як, алкалар уйнаклый- уйнаклый өскә менәләр, ә болар . Болар шуннан чыккан тәмәке төтенен йотлыгып-йотлыгып сулыйлар икән. Белдеме икән боцман аларнын өстәге кыланмышларын9 Белгәндер, белмәсә төтен йомгакларын колак мендәре дәүмәлегендә чыгармас иде Ә болай гамендә дә юк. таянган, күзе дингездә (карап туймаган икән!) пуфылдата гына!
Длим артка чигенә башлады, аяк очларына басып, җирнең тарту көчен каһәрли-каһәрли чигенде Шул чак шапылдап арты белән барып төште. Тигез җирдә абынды!
Тәмәкечеләр аңа борылып карадылар, һәммәсенең күзләрендә шашу- шашыну иде. Уен түгел бит! Әле кайчан гына бертавыштан: “Кем дә кем безнең хәтергә төшерә! Яки шушы килешүне боза — тотып диңгезгә ыргытабыз!” — дип кычкырганнар иде. Арада ин нык кычкыручылар шулар иде...
— Кил, — диде бер чакта да югалып калмый торган Велягурский, — кил, кинән. Сине чиратсыз уздырабыз.
һәм Ал им коты чыгып кире чаба башлады. Астан боцманнын тамак кырганы ишетелде...
Тагын бер таң яралды. Тагын яна көн килде. Диңгез өсте ямьсез! Дулкыннар алай галәмәт зур булмаса да, буразналар белән ермакланган кара күкнең күләгәсе су өстенә егылып төшкән. Кап-кара бүген диңгез суы, котсыз, жиле дә нәзек, әллә кай төшләргә үтеп керә... Оркестр шул ук, физкультурник тиргә батып тырыша:
— Иптәшләр, иптәшләр! Менә болай. Раз-два, ра-аз-два-а...
Гимнастика ясаучыларның саны сыек, анда бер кеше, монда ике, алары да язын уянып житмәгән бөжәкләр төсле алынкы-салынкы кыймылдыйлар... Бер Харис уртадагы зур мәйданны алып тора.
— Менә карагыз! — ди ул мускулларын киереп күрсәтә, —кая югалдыгыз, әй, кешеләр!.. Менә мине карагыз!..
Музыка кинәт бию көенә алышына һәм Харис шашып бии.
Нигә бии, кем кушкан аңа, кем үтенгән? Беркем белми. Нинди сөенече бар аның? Моңарчы иртәнге йокысын бүлдергәнне яратмаучы байбакны кем җилтерәтеп алып чыккан — бусын үзе дә белми.
Вера Павловна. Җылый-жылый күзләре шешенеп беткән Вера Павловна йөгереп килеп Харисны кочаклый, бокста җиңгән чимпионны котлаган сыман ун кулын һавага күтәреп башкаларга күрсәтә.
— Күрегез, карагыз! Үрнәк алыгыз! Ирлек ныклыгы сакланган иптәшләр бар арада. Менә кемнәргә иярергә кирәк! Бөтен өлкә шаулый. Үзәк газеталарда информацияләр! Мәскәүдән махсус шалтыратканнар. Шауладык, гөрләдек, әгәр тәҗрибә барып чыкмаса, ил алдында көлкегә калабыз!..
Бар икән, тәмәке альт кереп бүгенгә кадәр яшереп саклаган кеше дә бар икән. Ай-һайлап җыйнаулашып аны тотып китерәләр. Юаш кына, мокыт кына бер бәндә, тартыпмы тартып ята икән тегендә! Алып килүчеләр әллә ана ачуланалар, әллә язмышларына, иллә мәгәр тавышлары күмәк һәм куәтле чыга.
— Безне юлдан яздыручы шушы кеше!
— Күрегез әнә!
— Штраф салырга кирәк!
— Бөтенебезнең чыгымнарын ул түләсен!
Вера Павловна башта ни әйтергә белмичә жәлләп тә, ачуланып та мокыт кешегә карап тора.
— Сез ялгышып кына тарттыгыз бит, иеме? — дип сорый.
— Ялгышып кына. Түзәр әмәлем калмады, — ди кеше басынкы гына итеп.
— Иптәшләр! Ул үз гаебен таныды! Яңадан тартмаячак! Шулай бит?
— Бетте. Яңадан суырып та карамыйм, — ди мокыт кеше.
— Барыбер болай калдырырга ярамый!
Чәчрәп Рита килеп чыга...
— Бүгеннән гипнозга йөри башлыйсың.
Кирәк бит, нәкъ шул чагында Яков Борисович килеп чыга. Ул терсәкләрен күтәреп үзен кочаклаган, кара күзлеген салган, кыяфәтенә олысымаклык, вәкарь кергән.
— Әйе, килсен. Бүген иртәнге аштан соң гомуми сеанс...
Иртәнге аш. Рита кайчан өлгергән диген, көзгеләр арасында баягы тәмәкеченен карикатурасы.
Кашыклар чирләгән — чак кыймылдыйлар, чәнечкеләр жан биргән
— йоп-йомшак кәтлит гәүдәсенә дә кадалып керә алмыйлар, компотлар тилергән — чишмә булып иякләрдән агалар
Гипноз сеансы бара. Салонга сыймаганнар урындыкларын, креслоларын ачык тәрәзәләргә, ишеккә якынрак тартып китергәннәр Яков Борисович уртада, мәһабәт кыя сыман басып тора Анын тавышы хәтәр чыга, башкалар күзләрен йомып, таралып кына тыңлыйлар.
... Тяги к курению у меня нет Я себя чувствую нормально. Настроение у меня хорошее Явлений дискомфорта у меня нет С каждым днем я себя чувствую все лучше и лучше Тяги к курению у меня нет Я здоров, я совершенно здоров .
Вера Павловна бу тамашаны читтән генә карап тора. Ул иңбашларын бөрештереп, куырылып кечерәеп калган..
— Ничек матур башланган иде бит сәяхәт! Хәзер Хезмәт Сараенда ни диярләр9 Ни әйтер Иван Иваныч9! Ни әйтер София Ивановна9' Кок тагын капитан янында.
— Унсигез кеше иртәнге ашка килмәгән.
— Сәбәп?
— Сәбәпләре билгесез.
— Авырмыйлармы9
— Фельдшер йөреп чыккан, күрер күзгә һәммәсе сау-сәламәт
Матрос теш арасыннан сукрана-сукрана кәбестәле мичкәләрне трюмга кире тәгәрәтә, буфетчы хатын яныннан бер-берсен тыгызлап өелгән тартмаларны кире ташыйлар. Кокның ярдәмчеләре зур бер кәстрүл ботканы диңгезгә түгәләр Давыл булып ияреп килгән диңгез ачәрвахлары
— акчарлаклар боткага, ипи телемнәренә ябырылалар.
Кокнын юан ярдәмчесе маңгай тирен сөртә.
— Санслужба белеп калса.. Штрафнын катысы эләгәчәк.
— Май кап! — дия анын иптәше.
Икенче салонда Рита. Ана да чират баскан. Хорга язылу бара Беренче булып Алим язылган да, хәзер Ритага булыша Кулында каләм, алдында кәгазь. Колга кебек озын, юка гына кеше кереп баса.
— Рәхим итегез Җырларга телисезме9
— Мәктәп хорында җырлап диплом алган кеше
— Нинди тавыш белән жырлый идегез9
— Мәктәпнең атаклы бас-баритоны идем
Рита рояль клавишасына баса.
— Йәгез. югары "до”ны алып карагыз әле. Башладык. Бер, ике
— Хәзер, хәзер
Колга кулъяулыгына йөткереп торды-торды да.. Рояльдән ургылып көчле тавыш яңгырады, ә колганын бугазыннан ата каз ыславы сыман неп-нечкә тавыш сызылып чыкты
— Ничә ел тартасыз инде9
— Унике яшьтән бирле суырам
— Бер читтәрәк утырып торыгыз
— Тагын бер кат тынлап карагыз, зинһар!
Алим, чиратны күрсәтеп, аны куа:
— Теркәп куйдым мин сезне Күрмисезмени9!
— Туташ Мин котылырга телим Үземнән генә чыкмый, булдыра алмыйм Характерым йомшак Бас- баритон идем бит' Мәктәптә йөгерешче идем.
— Утырып торыгыз.
Икенче булып сыра мичкәсе кебек юан килә.
— Ябыгыр өчен көне-төне тәмәке ашадым. Көненә өчәр пачка тарта идем. Юк. барыбер тазарам. "Сынап кара!” дип, шушы сәфәрне тәкъдим иттеләр.
— Нинди тавыш белән җырлыйсыз?
— Тенор идем заманында! “Куда, куда вы удалились”ны Козловский- дан ким җибәрми идем.
— Кайда?
— Үзебезнең трест концертларында. Парикмахер мин! Трест управляющие мине Мәскәүгә кадәр алып барып йөри иде!.. Н шәһәрендә эшлим. Юлыгыз төшсә мина керегез. Принцесса ясыйм! Ин ямьсез кызлар да миндә,, булганнан соң ике атнадан кияүгә чыгалар.
— Йәгез, “ре” нотасын алыгыз әле...
“Ре” урынына аның күгәргән бугазыннан тимергә-тимер ышкылган авазлар гына килеп чыкты
— Ничә ел тартасыз?
— Бер-ике йөк ашадым инде! Тәмәке киоскалары минем аркада премия ала. Хатын әйтә “бер “Волга” ике “Жигули” ны төтен итеп очырдын инде”, ди.
— Алай да, ничә ел?
— Егерме өченче елымны суырам.
— Утырып торыгыз.
Чиратта хатын. Йөзе сап-сары. Бармаклары, тырнаклары сап-сары. Кашы коелып беткән, керфекләре сынык-сынык. Йөзенә сагыш сарган.
— Ничә ел тартасыз9
— Унике яшьтән. Күрше егете өйрәтте. Тамара, ди, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юк, ди. Бала ясады һәм тәмәке тартырга өйрәтте. Баласы калды, гадәте калды — үзе үлде. Муены астына кил гере! Котылу юк җәфадан!
— Нинди тавыш белән җырлыйсыз?
— Нинди тавыш белән кушасыз9.. Секретарь-машинистка мин. Өйгә дә эш алам.
— Ничек алай: “Нинди тавыш белән?”
— Директор ничек куша инде! Кош булып сайрарга кушса, сайрыйсын. Карга булып каркылда дисә дә әмәлең юк. Ялгыз башын белән малай үстерү ансат түгел.
— Барыгыз, утырып торыгыз.
— Ничә ел тартасыз?..
— Утыз икенче елым. Биш яшьтән тарта башладым.
Сакал-мыеклары шырпы-шырпы булып чекрәеп торган бу гыжлау кешегә карап Алим имәнеп китте. Шушымы аның клиентлары9! Шулармы?!
Менә язылу тәмам. Исемлек шактый озын. Кешеләре яхшук кызыклы. Кемнәр генә юк икән арада! Нинди язмышлар аларны монда китермәгән!
Ритамы бу? Үземе? Тавышы моңарчы гел чынлап, чыңгырдап тора иде. Йөзе дә ничек үзгәргән, картайган, йолкынган...
— Иптәшләр, сез бүгеннән хорга йөри башлыйсыз^ Йөрү мәҗбүри түгел, әмма үз файдагыз өчен даими катнашырга чакырам. Йәгез, башладык. Ин элек басынкы тавыш белән генә, барыбыз да белгән бик гади жыр "Чижик, пыжык”ны үтеп карыйк. Сез, монда басыгыз, сез, бу якка! Икегез бер рәткә. Булды.
Ританың куллары атылган кошның канатлары кебек авыр гына хәрәкәтләнеп алдылар, егерме-утызар ел тәмәке төшмәгән авызлар ачылдылар, ачык авызлардан куркыныч тавышлар өермәсе килеп чыкты. Теплоход култыксасына таянган боцман чак кына егылып төшмәде, матрослар куркышып ары-бире чаба башладылар.
— Ут чыкканмы ӘЛЛӘ?
— Юк ла! Җырлыйлар
— Җылыйлар, диген9! Йә, Ходай, бу газапларыбыз кайчан бетәр икән9!
— Акылдан язмасан, азагын да күрерсен.
Чәчен йолкыр иде Рита, унга-сулга карамыйча йөз чакрым чабар иде, бу ыңгырашуларны тагын бер кат ишетмәс өчен ун ел гомерен бирер иде Әле ярый, янында Алим бар. Әле ярый, ул күз карашы белән ана көч биреп тора, тынычлыкка өнди
— Менә күрәсезме, иптәшләр, сезнен тавышлар шактый үзгәргән. Сәбәбен үзегез аңлыйсыз, шуның өчен тагын бер тапкыр тырышып карыйк. Әйдәгез, “По долинам и взгорьям"ны үтәбез!
Кул күккә күтәрелә, авызлар ачыла, ачык авыздан сөремле-төтенле. никотинлы өзекләр ышкылып килеп чыга. Матрослар колакларын тотып, төрлесе төрле якка юнәлә Акчарлаклар чиный-чиныи чәчеләләр Бу тавыштан куркып диңгез өстенә ишелергә торган болыт буразналары тагын да куера сыман
Вера Павловна Иван Семеновичны үз каютасына алып кергән Термостан чәй агызып сыйлый, алдына әчтерхан чикләвеге, кәнфитләр, прәннекләр куя Өмет белән аның күзләренә карый
— Менә сез. Иван Семенович, алдынгы класс вәкиле. Эшче Сезнен турыда мина бик күп яхшы сүзләр ишеттерделәр Сезне коллектив көтә' Җиңү белән кайтырсыз дип ышана
Тапкыр Велягурский, чая кеше, бүген сүз әйтми, күзен жирдә йөртеп бары тик бер сүзне генә мыгырдый
— Шулай, шулай
— Әйтегез әле. каян башланды9 Кемнән9
— Кемнән дип
— Зинһар, яшермәгез.
— Мәхәббәт колы — тәмәке колы инде ул! — дип әйтеп салды тәкате корыган Велягурский
— Покульмы9 Шундый әдәпле, итагатьле кеше! Көтмәгән идем Мин бит, мин бит. кадерле Ванюша, мәхәббәт фәненен профессоры' Үз тормышымны кормасам кормадым, күпме кешене таныштырдым кавыштырдым Әгәр башта ук әйткән булсагыз, бу хатаны әллә кайчан төзәтә идек Коткара идек' Булыша илек'
Кичке аш вакытында теплоход радиосы аша түбәндәге сүзләр яңгырады:
— Безнен пассажирлар арасында хезмәт батыры, дус.чыкнын. мәхәббәтнең кадерен ифрат тирән аңлаучы бер иптәш бар Гавриил Николаевич Покуль Покуль иптәш Федор Иванович Шаляпин җырлавын ярата Покуль иптәш хөрмәтенә бөек җырчы Шаляпин җырлый
Аш тәлинкәләре өстенә иелгән боек кешеләрнең баш очыннан таныш арияләр яңгырап уза
Вера Павловна белән Рита сөйләшеп торалар
— Алдан күрүчәнлек бер чакта да зыян итми Әле ярый Шаляпин язмаларын алган идем
Озакламый кок арба тәгәрәтеп, рәтләр буйлап узып бара Арбасында бүрегеннән дә зуррак, төрле чәчәкләр белән бизәлгән торт
— Кадерле Гавриил Николаевич' Сезнен туган көнегез, әлбәттә, килеп җитмәгән Ул күнелле көн декабрьдә генә Декабрьдә теплоходта очрашу мөмкинлеге юк. бүгеннән сезне котлап куярга булдык Бөтен коллектив исеменнән шушы кечкенә генә бүләгебезне кабул итегез'
Бүләк, дөрестән лә. кечкенә! Тота алмый Покуль, куллары калтырый Велягурский Алимны этеп чыгара
— Йәле, кирпеч-гантельләр күтәреп ныгыган беләк, булыш' -
Алим тортны җитез генә уйнатып эләктереп ала. “Кирпеч гантель” дигән сүз Вера Павловнаның колагына кереп калган!
— Йәгез әле, йәгез. Сөйләгез әле халык уеннарын?! Иртәгә кирпеч гантель күтәрү буенча ярышлар игълан ителә...
Харис ризык тулган авызын ачып карап тора, йодырыклары йомар-ланган, яшен атып торган күз карашлары Алимны телемнәргә телгәләп ташлыйлар...
Кич.
Вера Павловна белән Яков Борисович каютада сөйләшеп утыралар.
— Яков Борисович, сезнен кодрәтегез житәр дип уйлыйм!
— Җитә — билгеле бер чиккә кадәр! Кичә утыз кеше иртән булды, көндезге-кичке сеансларда иллешәр кеше. Әгәр иртәгә туксан, йөз кеше килә башласа! Көненә өч мәртәбә! Меңәрләгән кешене үз ихтыярыма буйсындырырга мин Александр Македонский түгел лә!
— Нишләргә соң?
— Нигә ашыгырга? Нигә каударланырга? Хәзер һәммәсе үз эзенә керде. Шулай булырга тиеш иде! Бер атнага сузылган энтузиазм чоры узды. Хәзер бер атна депрессия чоры булачак. Аннары һәммәсе тигезләнәчәк.
— Атна буе ничек түздерәбез?
— Кулда булган барлык ысулларны, бар әмәлләрне эшкә җигәргә кала.
Вера Павловна ишек тоткасына ябышып, аптырап басып тора.
Яков Борисович көлеп җибәрде: — Нигә мәхәббәт турында сөйләмисең, Вера Павловна?!
— Бичараларны ничек коткарырга дип баш ватам. Ватык башта мәхәббәткә урын юк!
— Нигә эшнең авыр, катлаулы буласын алданрак уйламадыгыз.
— Миңа һәммәсе дә ансат, җиңел генә узар кебек тоелган иде. Ничек матур башланган иде бит. Нинди гүзәл иде!
— Безнең илдә һәр башлангыч гүзәл була. Азагы гына...
Иртән Алим тагын таң яралуга уянды. Уянды да тизрәк чыгып китү ягын карады. Кичәге урында, нәкъ кичәгечә хәл кабатлана иде. Боцман кинәнеп-кинәнеп төтен алкаларын очырта, башкалар чүгәләп, тезләнеп, чиратка басып төтен алкаларын авызлары белән тоталар иде...
Төркемнән Иван Семенович Велягурский белән яшь кеше аерылып башка якка киттеләр. Алим алар артыннан иярде. Икесе дә корабльнең шлюпкасы янына килеп җиттеләр.
— Күрәсеңме? — дип ымлады яшь кешегә Велягурский.
— Күрәм дә!..
— Төнлә төшерәбез дә ычкынабыз. Без алтау. Алмаш-тилмәш ишәрбез! .
— Куркыныч!
— Нәрсәсе куркыныч9
— Тотсалар? Гавриил Николаевич үзен харап итеп ташламасын дип, аны коткарырга гына теләгән идек, диярбез.
— Хәйләкәр син, Иван Семенович.
— Хәйлә ул — дипломатия. Хәйләсез дөнья файдасыз!..
Алим тәмам аптырап калды. Корабльдән шлюпка урлап качмакчы буламы бу башсызлар? Димәк эшләре харап. Чикнең актыгына барып җиткәннәр. Тәвәккәлләсәң, хәзер сигаретларны сөйрәп чыгарырга ин җайлы вакыт. Пешеп өлгергәннәр болар! Әллә?..
Алим үз уйларыннан үзе куркып китте, ялт итеп як-ягына каранды. Мәкерле уйлар соңгы мизгелләрдә аның башына еш килеп куналар, ул ал арны куып җибәреп котыла тора иде. Тик аяусыз чынбарлыктан ансат кына котылмак юк иде.
Менә сәяхәт тәмамланыр. Рита белән чыркылдашып күктән җиргә төшәрләр... Кая барыр егет9! Муеннан бурычка батып, абзасы белән дошманлашып кем ишеген барып кагар9! Әжәт муенчагы һәр адымда кысып тотачак. Шәһәрдән качыйм дисән дә, буш кесәңне җилфердәтеп кая бара аласын? Ританы да ташлап китәсе килми егетнен, күңеленә минут саен ныграк керә бара! Әллә . Абзасы ни әйтер! Хәер, Алимнын үз язмышы үз кулында!
Иртәнге аш вакытында радио башта озак кына кыштырдады, аннан Вера Павловнаның калтыранган тавышы ишетелде.
“Иптәшләр! Бүген Гавриил Николаевич исеменә радиограмма алынды. Рөхсәт итегез, укып чыгарга’’ “Кадерле Гавриил Николаевич! Сезнең файдалы сәяхәтегезнең ифрат уңышлы һәм нәтиҗәле дәвам итүе турында газеталардан укып, радиодан ишетеп торам Мин синен белән, синең ихтыяр көчеңнең ныклыгы белән горурланам. Шулай дәвам итегез! Нюра”.
Гавриил Николаевич ашавын ташлап, врач янына йөгерде
— Зинһар коткарыгыз! Яхшылык белән кеше үтереп була диләр иде, ышанмадым. Мөмкин икән!
Тәҗрибәле Яков Борисович ана ни кирәген бер карауда аңлап алды. Покульнен күзләре акайган, куллары дер-дер калтырый, яңакларына күкле-яшелле төс йөгергән
— Бераз көтегез, кадерлем. Башкалар да җыелсын.
— Йоклатыгыз да ярга чыкканчы уятмагыз мине!
— Утырыгыз, тынычланыгыз!
— Су йоттырам дип агу эчертәләр. Инде аз гына онытылам дисән. Тагын Нюраны искә төшерделәр
— Вера Павловнаны кисәтермен!
— Эх, яратмый Нюра мине! Яратса мондый газапларга дучар итәр идеме9 Тереләй утка ташлады. Җәһәннәм тагарагына куыл кертте
Покуль абына-сөртенә палубага чыкты, мәгънәсез, битараф караш белән еракка, мираж кебек кенә шәйләнгән яр ягына карап тора башлады
Харис беренче корбанын билгеләгән иде Ул пассажирлар арасындагы хәлнең һәммәсен белеп, мыегына чолгый тора иде Беренче корбаны Покуль булачак!
Өченче көн Харис !"һәр кабына өч сум сорыйм!’’ дип өзеп уйлаган иде. Кичә "бишәр сумга” менгерде. Бүген, иртәнге аш тирәсендәге шәүлә* күләгәләрне күргәч, “сигез сумнан да арзанга бирмим'" дип ныгытып куйды. Беренче булып Покуль алачак. Аның артыннан бүтәннәр'
Харисның бәхет сәгате сукты, тик йоклап калмаска иде, бар товарны тизрәк урнаштырырга кирәк!
Берән-сәрән дә, төйнәлеп тә гипноз сеансына агылдылар. Харис санап торды: өч йөз егерме кешедән йөздән артыгы тәмәке богавыннан котылырга ашкынып, Яков Борисовичтан ашыгыч ярдәм көтә иде Аларның сүзссз-карышусыз, ссллин-ссллин атлап килүләрен күреп, врачның көләсе дә килеп куя! Алар төнге өрәкләр сыман аллы-артлы атлыйлар, башлар иелгән, танысалар да, бер-берсснә сәлам биреп тормыйлар, кайда туктасалар, шунда утыралар, идәнгә чүгәлиләр, тавышлар карлыккан, ара-тирә корык-корык ютәлләүчеләр дә бар
Сеанс башланды. .
Яков Борисовичның куллары һаваны телеп әле өскә менеп китә, әле нәни баланы сыйпагандай ипләп кенә хәрәкәтләнә башлый. Тавышы үзгәрә, ул тук, иркә мәче сыман мыраулый, үз катындагыларны тынычланырга чакыра, өнди, кыстый, сабыр булырга куша Күзләр бербер артлы йомылалар, чырайларга тонык кына саран нур инә Җыелган халык догага оеган кебек тып-тын кала.. Шундый чакларда Яков Борисович биек кыяга менеп кунган дәү бөркет кебек Вера Павловна аның шундый чакларын тәрәзә аша күзәтергә ярата.
Nr 10
Йокыга талган йөз кешене калдырып Яков Борисович аның янына чыга.
Ин кырыйда яткан Покуль сынар күзен ача, Вера Павловнаны абайлап, икенче күзе дә ачыла, ул тезләнә, торып баса.
— Гайрәтен, сихерен мул, доктор! — дип сыена аңа Вера Павловна. — Шулай да., мин уйлап таптым бу могҗизаны! Минем даным илдән- илгә китәчәк, менә күрерсең!
Кырыйда чүмәшкән Покульнен сул күзе ачылды... Карашы авыр иде кияү егетенең, йодрыклары кысылган, очлы ияге күкрәгенә кадалырдай булып дер-дер килә иде.
Икенче күзе ачылганда Покуль сикереп торып һәм бугазын ертып акырып җибәрде:
— Менә ул — болгаткыч таяк! Телевизорда маймылланып, радио аша дөнья сасытып безне җәһәннәмгә илтеп тыккан хатын шушы!
Салон җанланды, берәм-берәм барысы да калкындылар һәм нәфрәт тулы күзләрен чекерәйтеп, профсоюз әһеленә карап тора башладылар. Покуль дөнья бетереп һаман кычкыра иде. Коты чыккан Вера Павловна врачнын беләгенә чытырдап ябышты. Яков Борисович үзе дә шыр җибәргән иде. Ләгънәт, каһәрләү сүзләре әлегә Вера Павловна өстенә ябырыла иде
— Шул котыртты безне! Шул үгетләде.
— Шул уйлап чыгарды!
— Врач ярдәм итәр, диде.
— Кайда ул ярдәм?!
Кешеләр калкынган саен Яков Борисовичның да куркуы арта барды. Вера Павловнаньщ коты чыгып, аның артына качты, ике куллап аның муенына асылынды. Алар шулай парлашып, тулганып, артка чигенеп карадылар да ярсыган, кызган, шашкан халык ташкыны уртасында калдылар.
— Иптәшләр, кадерле иптәшләр! — дип инәлде Вера Павловна
— Сез йокламый идегезме? — дип сорады Яков Борисович.
— Нинди йокы ди?
— Йокы тәмәкене җиңә диме, тиле!
— Кичә дә юри яттык.
— Өченче көн дә!
— Синең такылдавыңның беркемгә файдасы юк
— Тәмәке көчлерәк!
— Без сиңа ышанмыйбыз.
— Менә ул гаепле кеше!
Вера Павловнага бармак белән төртеп күрсәтәләр, аның борыны төбендә йодрык яшеннәре уйный.
— Шул коткы таратты!
— Ул уйлап чыгарды!
— Теләмим мин тәмәкене ташларга!
— Рәхәтләнеп, кинәнеп суырасым килә!
— Ярга чыгарыгыз безне! Яки тартырга табыгыз!
Ин нык бугаз киергәне Харис иде бугай.
Ул йөгереп чемоданнарны сөйрәп чыгарырга бик теләде. Вера Павловна белән врачнын камалыштан ничек котылуларын да күрәсе килде. Тарткалап, өзгәләп ташласыннар иде шуларны! Жданелеп, изелеп аста калсыннар иде!
Хәзер чемоданнарның, товарның язмышы хәл ителәчәк. Йә баеп кала Харис, йә янып көлгә әверелә...
Вера Павловна актык көчен җыеп сайрый:
— Иптәшләр, иптәшләр! Бүгенге көндә безнен рейс турында бөтен ил белә! Башка өлкәләрдән, профсоюз оешмаларыннан вәкилләр килә. Без намусыбыз бәрабәренә ахырга кадәр сынатмаска тиеш. Бөтен шәһәр җәмәгатьчелеге безне каршы алачак! Түземле булыгыз!
Тарткалаш, талаш ни белән бетәр иде...
— Кирәкми безгә күнегүләр!
— Без тартырга телибез!
— Яшәсен тәмәке!
— Яшәсен сигаралар!..
Теплоход гудогы яңгырады.
Кемдер:
— Каршыбызга теплоход килә! — дип кычкырды.
Каршыга өч палубалы теплоход йөзә Анын бөтен жире балкыган Музыка уйный Чибәр-чибәр киенгән ирләр, хатын-кызлар, егет-кызлар төз басып, зифа гәүдәләрен күрсәтеп мактанып палубаларны тутырып йөриләр. Бөтенесенең авызында тәмәке Капитан да тарта, штурвалдагы вахтенныйның авызында да тәмәке.
Бичаралар боларнын бөтенесен дә күрмәделәр, әлбәттә, күрә дә алмадылар, әмма жил алар ягыннан иде, тәмәкенен хуш исе борыннарны рәхәт итеп ярыл килеп керде, ярсыган күңелләрне тагын да ныграк уйнатты, кузгатты! Бөтен халык — ир-аты, хатын-кызлары теплоход ягына, бортка ташландылар.
— Коткарыгыз!
— Үләбез!
— Бер генә суырырга!
— Төпчекләрегезне ташламагыз!
Бар халыкның бер якка кинәт ябырылуыннан теплоход аз-маз гына янтая башлады Капитан күперчегенә чабып чыккан боцман кулына рупор алып:
— Урыннарыгызга марш, каһәр суккан вәгъдәсез тәмәкечеләр! — дип акырды.
Аяк асларының чак авышуын ин элек хатын-кызлар сизде, алар кулларын югары күтәреп:
— Батабыз!
— Бетәбез!
— Коткарыгыз! — дип чинашып икенче якка ташландылар. Алар артыннан ирләр иярде, аңгырайган сарык көтүе кебек бу якка чабып чыгып бөялгәннәр иде, аллакайгынам, теплоход бу якка янтайды.
Вера Павловна оркестрларны өреп чыгарды, этеп-төрткәләп Ританы алга бастырды.
— Уйнагыз! Кая сезнең хорыгыз? Кайда диплом эшегез'” Кайда сезнең көчегез!
Каяндыр Ал им килеп чыкты, ул Ританы җитәкләп алып, көчле тавышы белән җыр башлап жибәрде, күз яшьләренә буылып ана Рита кушылды, тагын бер-ике тавыш кыяр-кыймасрак көй суза башладылар
Бу вакытта Харис кесәләренә икс кап сигарет салып Покульны эзли иде. Анда бара, монда тыгыла, юк кына Покуль! Кешеләрдән сорашып карый.
— Гавриил Николаевич күренмәдеме9
- Юк'
— Бая, теплоход узганда суга сикермәгәндер бит9
— Белмибез.
Теплоход жай белән генә бара, кешеләр акрынлап урыннарына урнашалар, домино сөякләре ялкау гына шакылдый, пешкалар авыр аякларын сөйрәп, сугыш кырында һаман корольләрне саклыйлар, атлар аксаган — сикереп алалар да сөрлегеп тукталалар Бер жирдә шау-шу. ыгы-зыгы юк, көлмиләр дә, йөзләр мумия булып каткан, теплоход авыр чирдән әлерәк кенә котылган зәгыйфьләрне төяп бара кебек, һәммәсенен күңелендә әле генә булып узган хәл. Ярым тиле хәлдә, кул сузып, илереп акырулары күз алдында Кешеләр бер-берсенә карарга да оялалар.
Ниһаять, берән-сәрән палубага чыга башлыйлар, икешәр-өчәр булып тупланалар, күзләр күтәрелә, йөзләргә тере елмаю чыга. Кемдер көлеп җибәрә Кешеләр бер-берсенә төртеп күрсәтә-күрсәтә дөнья яңгыратып шаркылдыйлар.
— Минем исемдә дә юк иде...
— Мин дә!
— Ничек ияреп киткәнемне абайламадым...
— Вәт мәзәк ясадык!
— Суга бата яздык бит?!
— һаман шул каһәр суккан тәмәке өчен.
— Булса ни дә булмаса ни минем өчен.
— Мин ташлыйм
— Тартмыйм.
— Түзәм.
— Чыдыйм
— Әй, чабалар бер заман!
— Мин дә чабам! Котырып китсәң китәсең икән.
Харис кесәсендәге сигаретларын кысып тотып кычкырып җибәрде.
— Кайда ул Покуль9
Ал им мәсьәләне шунда ук аңлап алды: Харис абыйсы тәвәккәлләгән. Хәзер ул бернәрсәдән дә куркып тормаячак, хәзер ул кешеләрнең өлгереп җиткәнлеген күрде. Шашкан халыкнын үзәгендә булды! Хәзер ул ин беренче итеп Гавриил Николаевичны кабып йотачак. Ничек коткарып калырга аны?! Ничек саклап, аралап алырга ерткыч тырнагыннан?! Чабар иде, аны Рита җибәрми.
— Тагын аз гына минем янда тор әле!..
— Нитә?
— Син мине коткарып калдың.
— Ә син халыкны...
Яков Борисович үзенә урын таба алмыйча йөри дә йөри. Ниһаять, анын күзе Рита белән Алимга төште. Ул ныклы бер карарга килеп, кызны чакырып алды.
— Рита!
— Нәрсә, абый?
— Нигә син һаман анын янында9
— Ул минем янда бит, нишлим9
— Куып җибәр... Рита... син минеке булырга тиеш.
— Юк, Яков Борисович!
— Ах, алаймы?..
Юаныч эзләгән докторның йөрәгендә яна җәрәхәт сызыла...
Сәяхәтче теплоходның җайсыз яклары, торган саен теңкәгә ныграк тия башлады. Монарчы төнката янып-яктырып торган утлардан Алим гына зарлана иде, хәзер хәлләр үзгәрде. Докторның да күздән югаласы килә, Вера Павловнаның да уе шундыирак, тәмәкечеләр төркеме шаулап- ыргылып аңа ташланганнан сон беркемне күрәсе, беркемгә күренәсе килми иде профсоюз лидерының. Телдән-телгә күчеп йөргән, күңелләргә дәрт өстәп торган “тәмәкене ташладык...” гыйбарәсе дә кабыгын үзгәртте, “тәмәкене ташлый алмадык... җәфа чигә башладык!” дип сукрана хәзер Вера Павловна...
Юк, теплоходта күздән югалып торырлык караңгы почмак юк! Каһәр суккан аяклар аны беренче каттан икенчесенә, теплоход борыныннан койрыкка сөйрәп йөртә, ә дәртле яшь хатынга сыенырга ышык урын юк!
Күзенә ак-кара күренми Вера Павловнаның, югары палубада, яп- яктыда чак кына абынып егылмады, култыксага тотынып калды. Карлыккан усал тавыш анын зиһенен кисте: “Күзен чыкканмы әллә?!’’ Шушы авыр сүзләр бичара хатынның язмышын ачыклады: көндезге, баягы гауга вакытында нинди генә сүзләр ишеттермәделәр ана, ниләр генә әйтеп карамадылар. Хатынның хәле үтә мөшкел иде. Ул кая барып бәрелергә белмичә койрыкка йөгерде. Моңарчы сизмәгән икән — җил чыккан, итәкне чайкалдырып, куеннарга кереп йөри торган төнге җил. Йә Ходай, кайсы игелеклесе койрыкны яктыртучы плафоннарны сүндереп бетергән, монда ярымкарангы икән. Эңгер-меңгердә берәүнең шәүләсе шәйләнде
Бәндә Вера Павловнаны күрмәде шикелле, ул ике кулы белән култыксага ябышкан да үзалдына нидер мыгырдый иде Тыңлый торгач, сүзләре дә анлашыла башлады:
— Берлинда булдым! Лондонга чакырып алдылар! Җәһәннәмдәге Австралиягә барып кайттым. Рангун фестивалендә бер үземә алтын медаль тапшырдылар! Йөрмәгән жирем калмады! Минем ихтыярыма бөгелмәгән әдәми затлар юк иде. Алла идем мин!
Вера Павловна докторны жәлләде, хатын-кыхтарча жебеп, жешпеп энже яшьләрен коя-коя жылады Каты бәгырьле кеше буларак, жылаудан кинәт туктады, ирлек ныклыгын югалткан Яков Борисовичтан үч алырга мөмкин икәнлеген абайлап, зәһәр агулы тавыш белән:
— Ә монда... җилбәзәк бер кызны да бөгә алмадыгыз' — дип пышылдады. Яков Борисович һич көтмәгәнчә сабыр гына аңлатып бирде:
— Ританың әтисе яһүд булса да, әнисе татар ич анын! Чи мөселман! Намаз укыганын үземнең күргәнем бар. Монда кереп татар малаен очратты да монарчы йоклаган күзәнәкләре җанланды да куйды кызыйнын Ярга чыгыйк әле карап карарбыз!!
Беравыкка икесе дә тын калдылар, күнелсез уйлары бер юнәлештә куалаштылар. Менә сәфәр тәмамланып, ярым кыргыйга әйләнгән буынсыз тәмәкечеләрне төяп ярга чыгарлар.. Аларны ур-ра кычкырып җитәкче даирә вәкилләре, журналистлар, телевидение кешеләре каршылар Ә анда... тантананы матәм алыштырыр Кая керер тишегеңне таба алмассың. Димәк, сонга калганчы теплоходны ташлап качарга кирәк. Ак матчага эленгән ак шлюпка кемнедер көтә түгелме9 Яр әлләни ерак түгел.
— Яков Борисович! — дип инәлде Вера Павловна, — мин монда кала алмыйм! Җаен табып мине ярга чыгарыгыз!
— Әфсен укыпмы9 — Докторнын каны качкан юка иреннәре мыскыллы бөршәйделәр
— Команданы сатып ал! Акчасын бирермен' Ялын, сихерлә, юмала, хәйләлә! Мине чирле диген! Үлә, диген!
Ул сыңар кулы белән докторнын инснә асылынып йөзләрчә төче сүзләр табып аны юмаларга, үз ихтыярына буйсындырырга тырышты Алар көймә эленгән урынга барып чыкканнарын сизми дә калдылар Көймә тирәсендә нидер эшләп кайтканнан кешеләр дә аяк тавышларын ишетеп каушадылар, бер-берсенә карашып ымлашып качарга омтылдылар, профсоюз әһеле үзенең кем булуын исенә төшереп зәһәр, әче тавыш белән кычкырып җибәрде “Нишлисез сез, явызлар9” Велягурский иптәшләренә пгк торырга ишарәләп алгарак чыкты, бераз аңгыра сарык кебек мәэлдәп торгач, тотлыга-тотлыга аңлатып бирде:
— Покульне кызганыгыз! Тартмаса үлә инде Әллә инде көймәне төшереп ярга чыгарырга булышабызмы дибез Жил юк, диңгез тыныч Яр ерак түгел Ә дигәнче әйләнеп киләбез
Велягурскийның сүзе бетмәгән икән әле, ул нидер сизенгән сыман
— Ә сез нигә йокламадыгыз? — дип сорады
— Безме9 — диде каушап Вера Павловна. — Без күзәтеп йөрибез Халык нигәдер борчыла.
— Нигә икәне билгеле, газап чигә халык, — дип бердәм мөгердәделәр качарга җыенганнар.
Анда да, монда да кешеләр күренде Көймәнен суга төшкәнен генә көтеп, посып торучылар кыюланып яктыга чыктылар. Доктор белән Вера Павловнаны урап алдылар
— Иптәшләр, иптәшләр'
Профсоюз башлыгынын тасма теле корып аңкавына ябышты, ияк асты калтырап бии башлады Төрле яктан ризасызлык тавышлары яңгырады
— Безнең дә ярга чыгасы килә!
— Кайтабыз!
— Юкка акча туздыру гына булды бу.
Ниһаять, тавышлар ин аулак почмакта берсе кочагына икенчесе сыеп беткән Алим белән Ритага да барып иреште Тик тавышлар аларны мәхәббәт исереклегеннән айныта алмады, үкчәләре белән палуба идәнен төя-төя дөнья шаулатып Харис үтеп киткәч кенә, алар күктән җиргә төштеләр.
Харис исә Велягурский командасының качарга җыенуын кичтән үк чамалап, тегеләрнең һәр алымын бөркет күзе белән күзәтеп тора иде. Алим белән Рита да тавышлар килгән якка юнәлделәр.
Көн яктыра башлады. Иртәнге җил вак-вак дулкыннар белән теплоход кабыргаларын ялады. Көн ачылган саен тавыш-гауга көчәйде. Боцман команданы уятып: “Бу жүләрләр берәм-берәм суга сикермәсеннәр тагын! Бәладән баш-аяк!” дип кисәтте.
Бүтәннәрнең күзе күрмәскә әйләнгән, алар Харисның томырылып чабып китүен абайламадылар да. Рита гына Алимнын терсәгенә төртте:
— Абзаң кая чапты? — дип сорады. Алим бурлаттай кызарып кызны үз каршысына бастырды:
— Рита, мин студент түгел! — дип кычкырды.
— Беләм.
— Эшлексез бер җилкуар мин!
— Чамалыйм!
— Һәм.. Мин сине өзелеп яратам!
Иреннәр иреннәргә сузыла, әмма җил-давыл кебек килеп бәрелгән кешеләр агымы яшьләрне ияртеп алып китә.
Ул арада яңгыраган карлыккан тавыш соңгы йокычыларны да уята:
— Монда сигарет саталар! Сигарет! Кабы унбиш сум! — Аяк тавышлары. Чабалар, ашыгалар, йөгерәләр. Палубада аяк тавышлары бу көннәрдә күп тапкырлар янгырады, ләкин мондый көчле, тоташ һәм дәһшәтле ишетелгәне юк иде әле. Өстән дә, астан да каюталардан кешеләр чабып чыга, ярым шәрә хатыннар ыргыла, ирләр бер-берсен таптардай булып, вулкан аткандагы кебек шашып, шашынып яшь тайлар кебек ыргылалар. Вера Павловна да йөгерә. Аның артыннан вак-төяк адымнар белән, үзенен врач икәнен бер чакта да оныта алмый торган доктор теркелди.
— Абзый! — Алимнын мондый тавышы да бар икән!
— Якын килмә!
Өч чемоданны да сөйрәп чыгарган да Харис берсен ачып җибәргән.
— Шушындый әйбәт кешеләрне газаплыйлар! Интектерәләр! Нигә тереләй утка тыгарга аларны? Кичә бата яздыкмы9 Яздык! Mini коткарам аларны! Мин! Явызлык бар җирдә яхшылык та булырга тиеш! Тапканнар эш — тәмәке ташлаталар, имеш. Теләгәннәр ташлар. Теләмәгәннәр — тартсын! Нигә кеше иреген буарга? Подходи! Налетай! Әҗәл даруы ук булмаса да, бүгенгә ярап тора. Күңелләргә шифа, тәнгә сихәт... һәр кабы унбиш сумнан!..
Алим сизде — Ританың, Вера Павловнаның, Яков Борисовичнын гына түгел, иптәшләренең дә карашы аңа кадалды. Керфекләр мен ук булып аңа атылдылар, күз нурлары ялкын-очкын булып аны яндырдылар. Кергән чакта бу буаз чемоданнарга бөтенесе дә игътибар иткән икән! Ул бит үзен студент дип танытты. Китаплар алып керәм, диде ул. Хәзер ни әйтерләр алар? Ни булачак? Халыкнын ярсыганын күрде ул, бүген генә очрашты. Әгәр баягы кебек ярсып, кабарынып аңа ташлансалар?! Ритага да барысын да аңлатып бетермәде ичмасам... Әгәр Рита аңлаудан баш тартса? “Моннан соң күземә күренмә!” дисә?.. Әле сәяхәтнең ничә көне бар. Ул дәвам итәчәк. Сынаулар бетмәгән. Тәҗрибә дәвам итә! Инде җайга салына башлап, үз уңаена тәгәрәгән тәгәрмәчкә ул таяк тыгучы буламы?!
— Ә менә кадерле Гавриил Николаевичка бер кап сигаретны бүләк
итәм. Ин татлысын. Ин хуш ислесен! — һәм абзый сигарет кабын ин олы бүләк итеп, ике куллап тотып Покульга сонды. — Ул ике яктан газап чигә. Тәмәкедән дә мәхрүм итәләр аны. Мәхәббәт газабы да бар! Тарт, Гавриил дус! Яхшылыкнын кадерен бел. Кем дигән иден әле син бая9 ‘‘Бер кап сигарет бирүче булса, мин аны фәрештәм, аллам, дип әйтер идем", дидеңме9 Кабатла шул сүзләреңне! Белсеннәр минем кем икәнне! Кабы унбиш сум гына, иптәшләр. Килегез, ни карап калдыгыз9!
Вера Павловнаның күзе Покульда. Покульнен күзе сигарет кабында. Менә ул бер адым атлады, ике, өч. Харис янына барып житте.
— Рәхмәт Кирәкми
— Ничек кирәкми9
— Тартуны ташлаганмын икән мин!
Чират Вера Павловнага барып житте. Ул атылып чыгып кызарынган Покульне ике кулы белән битләреннән тотып чут-чут үбә башлады.
— Без тартуны ташлаганбыз икән. — диде Велягурский.
— Мин дә... Минем хатын... — Кривин як-ягына каранды да кулын селкеде
— Кирәкми! Үзең тарт! Нәрсәгә ул зәһәр агу безгә?!
— Егетләр! Бу бит чын сигаретлар! Егетләр!.
Алим ике-өч сикерүдә чемоданнар янына барып житте, ачыгын эләктереп алды да борт аркылы диңгезгә ыргытты. Төрле төстәге сигарет каплары кояш нурларында жемелди-жемслди диңгезгә сибелделәр. Беренчесе артыннан икенчесе очты, өченчесе.
— Нишлисен син?!
Өч чемодан бер-бсрсснә тагылган кебек, һич аерылырга теләмичә теплоходтан ерак та китмичә йөзеп әйләнәләр иде. Бераздан алар түгәрәк ясап бер урында чайпала башладылар.
Алим жинсл сулап, Рита яньша килеп басты.
— Чемоданнарым, чемоданнарым! Бата! — һәм Харис күп уйлап та тормастан чемоданнар артыннан диңгезгә сикерде Шунда ук югарыдан команда яңгырады:
— Человек за бортом!
Алим тиз-тиз чишенә башлады, чая матрос аны этәреп бер-бер артлы икс “коткару божрасьГн ыргытты. Харис божраларга тотынмады, аның күлмәге артыннан кабарды, ул читкә тайпыла башлаган чемоданнарга карап, тырышып-тырышып йөзә иде
— Спускать шлюпку, — дигән команда яңгырады.
Абзый янына тагын бер божра килеп төште
— Ябыш, ябыш, котылырсың. — дип кычкырдылар аңа югарыдан. Абзый божраларны читкә тибәреп һаман йөзде, чемоданнарга якынлашты Чыгыр тавышы яңгырады, шлюпка суга якыная башлады Ул арада Харис чемоданнарга барып житте, өчесен бергә тартып китерде һәм үзе өскә менеп утырды.
— Батмый, — диде кемдер кинәт урнашкан тынлыкны бозып.
— Батмый, ә?!
Әле генә шомланып карап торган кешеләр көлә, шук сүзләр әйтә башладылар Рита өскә менеп, кулын болгап җибәрде Каяндыр оркестрантлар пәйда булды, алар уйнап җибәрде. Алим жыр башлады Жыр беренче көннәрдәге кебек тоташ һәм куе чылбыр булып яңгырады
— Мин уйлап чыгардым бит моны! — дип пышылдады күз яшьләрен сөртеп Вера Павловна.
— Болай булырга тиеш түгел! — диде кырысланып Яков Борисович Покуль иелеп Хариска бер пачка сигарет ыргытты
— Ал' Миннән бүләк! — дип кычкырды.'
— Батмый! — диделәр кешеләр әллә сокланып, әллә нәфрәтләнеп.
— Явызлыктан тиз генә котылырмын димә Утта янмый, суда батмый ул! — диде Велягурский көрсенеп — Явызлыкны батырырга иде дә'. — диде кемдер.
Тавышка Вера Павловна да, Яков Борисович та борылып карадылар. Тик бу сүзләрне кем әйткәнен белерлек түгел иде. Әллә Алим, әллә Рита, әллә башка берәү.. Авазларның барысын да җыр тавышы күмеп китте, өч чемодан өстенә җайлап менеп утырган Харис янына шлюпка якынлашты. Ул шлюпкага тоттырмас өчен сынар кулы белән тырышып- тырышып ишә иде, күзләре тонык кына шәйләгән ерак ярларга төбәлгән иде аның...
18 март 1983 — 30май 1984ел. Переделкино.
АВТОРНЫҢ ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ
И-и. булган инде заманалар! Кемнеңдер кибәк очыруларына, саксыз биргән вәгъдәләренә ышанып. Татарстанда кино сәнгате тудырырга маташып йөрдек бит! Мин дә худсовет әгъзасы, жыелабыз, сценарийлар укыйбыз, ярсып бәхәсләшәбез. Киносценарийларга конкурс уздырган булдык, шунда мин үземнең генә түгел, башка бик күпләрнең кинодраматургиягә омтылуларын яки алданырга яратуларын аңладым. Әллә никадәр кулъязма килде. Җитез һәм өлгер әдип Гариф Ахунов белән өч-дүрт ел дәвамында икешәр чыгыр арба кинокулъязма укыдык. Вакытны кызганмыйча, мин дә киноповесть маташтырган булдым, фәкыйрегезгә нәкъ татарстанча, күзгә кырып салырлык кына премия дә бирделәр. Киноповестьны Мәскәүдә мәшһүр драматург Валерий Тур аркамны төя-төя мактады: “Талантлы кеше син, Аяз!" Мактагач: "Ләкин... ” Озакламый мин дә бу “Ләкин ”нен ни икәнен аңладым.
Татар киносының планнарын, бүгенгесен һәм киләчәген биниһая дәү бер сценарий йотты. Сценарийны мин дүрт куллап хуплап каршыладым (мактаулы рецензиям кайдадыр саклана булыр). Байтак еллар үткәч, мин үземнең кшюповестем белән укучыларны таныштырырга булдым.
27 март 1998ел.
Зәй шәһәре