Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ...


«Кабул ителгән Хаҗның бүләге — җәннәт»
(Хәдис) 5 апрель. Иртәнге намаздан соң. таң белән, юлга кузгалдык. Бүген бөтен дөньядан җыелган хаҗилар, безнең кебек үк. Мина тавына китә. Бүген зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне һәм ул Әт-Тәрвия көне дип атала, ягъни, Хажнын Тәммәтуг” төрен кылучыларга бүген Хаҗ кыла башларга мөмкин. Без төшкә кадәр Мина тавына барып җитәргә тиеш. Ул Мәккә шәһәреннән әллә ни ерак түгел, күп булса, 10-15 чакрым булыр. Ара ерак булмаса да, без автобуслар белән юлга кузгалдык. Юл буе карап бардым — бу урыннар гаҗәеп хикмәтле булырга тиеш. Як-якта кара кыя ташлар Мина тавына якынайгач, бераз яшеллек тә күренде. Таңга каршы, кояш чыгышына каршы барабыз. Тау араларыннан сирпелеп чыккан яктылык та гадәти түгел, яшькелт-нурлы булып күренә. Бөтен автобуслар, машиналар, җәяүлеләр Минага ашыга. Минага бара...
Чатырлар шәһәрчегенә килеп тә җиттек. Безне 25 нче капкадан эчкә кертеп җибәрделәр, һәр бүлем шулай койма-капкалар белән әйләндереп алынган Койма эчендә чатырлар диңгезе — очы да, кырые да күренми. Бу чүпрәк чатырларның бары тик түбәсе генә бар, аска, җиргә бер кат брезент сымак нәрсә җәелгән, һәр чатыр төбенә төркем-төркем хаҗилар укмаша, оеша башладылар. Канында күчмә тормыш күзәнәкләре калган безнең татар халкы монда да тиз җайлашты — чатырларның як-якларына җәймәләр элеп куйдылар, аш-су көйләп җибәрделәр, тәһарәт алып, намаз укый башладылар. Чатыр араларына электр чыбыклары сузылган, аларга җил җибәргечләр көйләнгән, теләсәң, гел эшләп торалар. Адым саен боз итеп катырылган зәм-зәм суы, ул уртача зурлыктагы бакларга салынган, эрегән уңайга эчә барасың...
Табигый җиле булмагач, биек койма эчендә барыбер түзеп булмаслык эссе, ул вакыты-вакыты белән 40-45 градуска житә. Узган ел шушы урында зур янгын чыккан, татар хаҗилары чакка-көчкә качып котыла алганнар. Шуңа күрә көн яктысында керү-чыгу юлларын карыйбыз, өйрәнәбез, электр чәйнекләрен полициядән качырып кына кайнатабыз, җил җибәргечтән күзебезне алмыйбыз. Безнең янга гына кыргызлар һәм үзбәкләр урнашкан. Аларда да карт як күбрәк. Дөрес булса, Үзбәкстан Президенты 30 яшьтән өлкәннәргә генә Хаҗга барырга рөхсәт биргән, диләр. Яшьләрнең дингә килүеннән бөтен җирдә дә куркалар шул, ислам динен әби-бабайлар диненә генә әйләндереп калдырырга тырышу сизелә. Ә менә Малайзиядә киресенчә икән. Бу мөселман илендә Хаҗга барып кайтмыйча өйләнешергә дә рөхсәт итмиләр. Ягъни, тормышын башлаганчы яшь кеше кешелекнең ахырын — кыямәт көне күренешләрен дә күрергә, шушы сынауларга түзәргә. Коръәнчә яшәрлек булып ныгып кайтырга тиеш була. Ә бездә тормыш аракылы туйлардан, “баллы айлардан" башлана да. бик тиз җәнҗал.
Ахыры. Башы журналмын 9 санында.
аерылу белән тәмамлана. Ерак, бик ерак шул әле безгә ислам әхлагына кайтырга...
Без итәгенә килеп урнашкан Мина тавы ислам дине тарихында нәрсәсе белән истәлекле һәм кадерле сон9 Ибраһим Пәйгамбәрнең баласы булмаган. Анын ихлас догаларын ишетеп, Аллаһы Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәргә изге бер бала биргән. Әмма Ибраһим Пәйгамбәрне сынап карау нияте белән, ул баланы корбан итүне анын төшенә керткән Аллаһыга мәхәббәте һәм аннан куркуы көчле булган Ибраһим Пәйгамбәр улы Исмәгыйльне суяр өчен жиргә яткыра, пычагын анын бугазына ышкый, әмма пычак үтми. Ата кеше нишләргә белмичә елый башлый Шул чагында улы Исмәгыйль әйтә: "Әтием, мине жиргә йөзтүбән яткыр. Битемне күргәч чыдый алмыйсың. Мине кызганып, Аллаһының әмерен җиренә җиткереп башкарудан мәхрүм калма. Мине Аллаһка корбан итүдән ваз кичеп, гөнаһлы булма."
Ибраһим Пәйгамбәр малаен тагы суярга тырышып карый, әмма пычак үтми. Шул чак Аллаһыдан хәбәр килә. “Кулына пычак алуга, без ана кычкырдык: “И Ибраһим, тошеидә күргән безнең әмерне тәсъдыйк кылдын, үтәгән хөкемендә булдың.” Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез. Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал, дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр. Без апа Исмәгыйль урнына корбан итеп бугазлар өчен җәннәттән бер зур тәкә бирдек. Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимның яхшы әсәрләрен калдырдык. Ул Ибраһимга барча галәм сәлам әйтер.” ("Саффат " сүрасе. 104-109 аятьләр) 6 апрель Дүшәмбе. ГАРӘФӘ көпе Без бүген, таң белән. Гарәфәт тавына китәргә тиешбез Бу тау гарәпчә “Җәбәлүр-рәхмә", дип, ягъни. “Рәхмәт тавы" дип атала. Имам Газали бу тау турында болай дип әйткән: “Кешенең шундый зур гөнаһлары бардыр, ул гөнаһларны Гарәфәттәгс ике тамчы күз яше пакьләр.” Барыбыз да дулкынланып, шушы тауга кузгалуыбызны көтәбез Иртәнге сәгать өчтә инде аякта идек. Иртәнге намазны укуга, тиз генә кирәк әйберләрне җыйдык та, автобусларга төялеп, Гарәфәт тавына кузгалдык.
Таулар арасыннан кояш чыгып килә... Мина тавыннан Гарәфәт ерак түгел - 6-7 чакрымнар чамасы. Минадан барганда ун кул якта зур-зур кара ташлы таулар кала. Таулар үзе биек түгел, аларда ниндидер кискен җыйнаклык, бөтенлек бар. Тауларның түбәләре очлы, аларны сөзәк дип әйтеп булмый Таш араларында сирәк-мирәк кәрлә куаклар күренә Әмма күпчелек —кап-кара ташлар
Сул кул якта су, елга бар ахры — яшеллек күренә. Агачлар артында — тагы таулар, таулар, таулар.. Автобуста Гарәфәт тавына якынлашкан саен, кеше саны да арта бара. Әнә, Гарәфәт тавы", дип, ун кул якка төртеп күрсәтәләр. Әмма бу тау, башкалары кебек, кара түгел бит, ул ап-ак һәм хәрәкәтләнеп тора! Таунын итәгеннән түбәсенә кадәр ак киемле хажилар шыплап тулган икән, шуна күрә Гарәфәт тә ак булып күренә Әйтерссн лә, Гарәфәт тавы үзе дә кыйблага карап сәждә кыла, бәндәләр, өчен Аллаһка ялвара Пәйгамбәребезне сагына Пәйгамбәребез Гарәфәт тавын бик яраткан, “Хаҗ ул — Гарәфәт тавында гыйбадәт”, дип әйтә торган булган 9 нчы Зөлхиҗҗә көнне, ягъни, иртәгә Корбан бәйрәме, дигән көнне иртәдән кояш баеганга кадәр Гарәфәт тавында булу — фарыз, мәҗбүри, шуннан башка Хаҗ юк. Гарәфәттә тукталыш ясау — Хаҗның ин мөһим йолаларыннан санала Хаҗ кылырга килеп тә. авырып китсәң дә, хәтта үлем хәлендә булсаң да, син бу көнне Гарәфәттә гыйбадәт кылып уздырырга тиешсен. Узган ел Әлмәттән килгән бер хатын машина астына эләккән Больницада анын сөякләрен берәмтекләп җыйганнар, ямаганнар да. Гарәфә көнне, носилкалар белән. Гарәфәт тавына китереп куйганнар Әлбәттә, янында караучылары булган, авыру игътибарсыз калмаган Кояш баегач, носилкалар белән, аны яңадан больницага алып киткәннәр. Гарәфәт тавында пышылдаган догалары кабул булгандыр — хатын үз аягы белән туган ягына кайтып киткән . Әгәр Гарәфәттә көн уздырмаган булса, аның Хаҗы кабул булмас иде
Вафатына оч ай кала. Пәйгамбәребез Хаҗ сәфәре кыла, шушы Хаҗ вакытында пидән, бу дөньядан китәсең сизенеп, өммәттәшләре белән бәхилләшә. Шушы Хаҗ вакытында инде Коръәннең дә соңгы аятьләре
иңдерелә... Коръән тәмам була Мөхәммәт галәйһиссәлам вафатыннан сон. пәйгамбәрлек туктала, хәбәр киселә . Гарәфәт тавында, бәхилләшү Хаҗы вакытында. Пәйгамбәребез
хаҗиларга бер вәгазь укый “Әй, кешеләр! Кыямәт көнендә минем турыда сездән сорарлар, — ди ул. —Нәрсә сөйләрсез? Пәйгамбәрлегемне тәблигъ иттем- ме?Пәйгамбәрлек вазифаларымны үтәдемме?” Хаҗилар бертавыштан: “Әйе, Мөхәммәт! Тәблигъ иттең. Ачык, төгәл итеп таныттың. Безләргә васыять вә нәсихэт кылдын. Без таныклык кылабыз”, — диделәр. Йөзмеңнәрчә тавыш Гарәфәт тавында яңгырый Шулвакыт Пәйгамбәребез, шәһадәт бармагын югары күгәреп, өч мәртәбә: “Танык бул, йә Раббы”, — дип кабатлады һәм сүзләрен тәмамлады.” ("Исламият" китабы. Анкара. 1996 ел 44-4566.)
Гарәфәт тавындагы чатырлар шәһәрчегенә килеп кергәч тә, автобус белән шактый озак бардык Агачлар арасына урнашкан гүзәл бу шәһәрчекнең иге-чиге юк иде. Миллионлаган кешене һәр төнне, һәр көнне бер урыннан икенчесенә күчерү өчен бик зур оешканлык, тәртип кирәк. Гарәпләр моны искиткеч төгәллек, җитдилек, намус белән башкаралар Безне 25 нче санлы автобус белән тагы 25 нче санлы капкага алып киттеләр, бу егерме биш саны безнең махсус үз саныбыз булды ахры Бу чатырлар шәһәрчеге Минадагыга караганда яктырак та, чистарак та, биредә агачлар да үсеп утыра. Безне тау итәгенә урнаштырдылар, чөнки гыйбадәт Гарәфәт тавы чикләрендә, ягъни, территориясендә булырга тиешле Хәллерәк, көчлерәк кешеләр Гарәфәткә үк менеп киттеләр, әмма анда менү .мәҗбүри түгел, диделәр. Без монда көне буе. бер минутыбызны да әрәм итмичә, бары тик зекер әйтеп, гыйбадәт кылып кына утырырга тиеш икән. Шуңа күрә хәтта намаз вакытлары да кыскартыла, өйлә белән икенде бергә җыеп, икешәр рәкагать кенә укыла Моны Пәйгамбәребез дога кылу өчен күбрәк вакыт булсынга шулай эшләгән Калган бөтен вакыт — бары тик догага, зекергә, гыйбадәтләргә. Аллаһыдан сорауга һәм ялваруга Эчкерсез күз яшьләре белән, ихлас күңелдән, бәндә түгел, Аллаһы күрсен, Аллаһы ишетсен, Аллаһы ярдәм итсен өчен... Ин хәерле, иң тиз барып ирешә торган дога — Гарәфәт догасы, бигрәк тә икенде вакытына кадәр теләгән догалар тоткарлыксыз Аллаһыга барып ирешәләр. Шуңа күрә, тынсыз-өнсез калып, барыбыз да догада, гыйбадәттә. Бу изге җирдә Пәйгамбәребезнең ин күп укыган зекере шушы булган. “Ләә нләһә илләл-лаһу вәхдәһу лә шәрнкә ләһ, ләһул-мульку вә ләһул-хәмду вә һуа галә күлли шәйъин каднр. Ләә нләһә илләл-лаһу вәхдәһу әнҗәзә вәгъдәһу вә нәсара габдәһу вә әгаззә җундэһу вә һәзәмәл-әхзәбә вәхдәһу.” Мәгънәсе: "Аллаһ Тәгаләдән башка һич тәңре юк, ул бердәнбер, анын һич тиңдәше юк. Барча хужалык-мөлкәт аңа гына хас вә барча хәмед-мактаулар аңа гына һәм Ул бар нәрсәгә дә көче- кодрәте җитүче. Аллаһы Тәгаләдән башка һич тәңре юк. Ул бердәнбер, вәгъдәсен үтәде, колына ярдәм, жинү бирде, гаскәрен көчәйтте, фирка* төркемнәрне тар-мар итте.”
Кояш бөтен дөньяны эретеп бетерергә теләгән кебек кыздыра, һава-ның эсселеге 50 гә житә булыр. Тәннән гөрләп су ага, сизеп торасың — тән балавыз кебек эри, йомшара, тән һәм җан керле уйлардан арына Күз яшьләре белән, ихлас күңелдән Аллага мөрәҗә-гать итәсең, яңа туган бала хәленә кайтып, Аллага мөрәҗәгать итәсең, тирә- ягында беркемне, бернәрсәне күрмичә. Аллага мөрәҗәгать итәсең.. И раббым. белеп һәм белмичә эшләгән гөнаһларымны, ялгышларымны, яшьлегем хаталарын кичерә күр.
Согуд Гарабстаны короле Фмд чбн Абдул Азиз Аалъ Сауд
аларны яңадан
эшләргә насыйп итә күрмә. Нәфес коткысыннан сакла, шайтан мәлгуньгә ияртә күрмә, иманымны ныгытырлык файдалы гыйлемнәр алырга, изге гамәлләр кылырга насыйп ит, Раббым Аллам! Холкымдагы начар гадәтләрне бетерергә ярдәмче бул, нурлы йөз, ачык зиһен, йомшак күнел, туры тел бир. Яхшы, иманлы юлдашлар насыйп ит, яман бәндәләрнең яманлыкларыннан. мәкерләреннән, сихерчеләрнең сихереннән, бозуларыннан сакла. Раббым! Алган белемнәремне, тормыш тәҗрибәмне милләтемне иманга кайтарырга сарыф итәргә язсын, ризалыкларынны бир, Раббым Аллам9! Милләтемә бозык гадәтләреннән тизрәк арынырга, туры юлга — Коръән юлына кайтырга ярдәм ит, Раббым! Татар милләтенә бәхет бир, бәрәкәт бир, җәннәтләргә керерлек изге тормыш насыйп ит, Аллам! Динебез, милләтебез өчен барган тигезсез көрәштә рух ныклыгы, көч-кодрәт. гайрәт бир, мөселман кавемнәренә жиңү бүләк ит' Шушы юлларда көрәшеп шәһид китүчеләргә җәннәт ишекләреңне ачсаң идс. Раббым Аллам!
И, газиз Аллам, балаларымның кайгысын күрсәтә күрмә! Шушы Гарәфә тауларында, ком чүлләрендә синнән тезләнеп сорыйм балаларыма иман, тәүфыйкъ, сәламәтлек насыйп ит. намаз ияләре булып, синен яраткан колларың булып яшәү бәхетен бирсәнче аларга да. Балаларыма икс дөньяпын ла дәрәҗәләрен, икс дөньянын да бәрәкәтләрсн насыйп итсәнче. газиз Аллам! Мина биргән тиңсез нигъмәтләреңне, бәхетне балаларым белән дә уртаклашсанчы. Раббым'
И, Раббым, мине дошман итеп йөргән, мина күп зыян салган бәндәләрнсн дә күңелләренә иман нурлары сал, аларга дөрес юлга чыгарга насыйп ит. тәкъва мөселман булу бәхетен аларга да бир, бу өч көнлек дөньяда ызгышып-талашып яшәргә язмасын. И. Аллам, тормышымда кичелгән кадсрссзлскләр. авырлыклар түбәнсетүләр инде бетсен идс, хаклык җиңсен, өскә чыксын идс. И. Раббым. бөтен изге теләкләремә һәм яхшы гамәлләремә юлларны ачсанчы.
Карт атам-анама тәкъдирдә язган гомерләрен саулык-сәламәтлектә. каигы- хәсрәтссз, иман белән яшәп бетерергә насыйп ит, Раббым, аларга балаларының хәсрәтләрен күрсәтмә. Бер карында яткан туганнарымның күнсленә иман нурлары сал, аларга саулык-сәламәтлектә, бәрәкәтле бәхетле тормышта яшәргә насыйп ит, миңа биргән нигъмәтләреңне аларга да бир Гаиләмә иминлек бир, пакьлек бир, хәерле, хәләл бәрәкәтләр бир, татулык, тигезлек бир, ирем белән бергәләп намаз уку, ураза тоту. Хаҗ кылу бәхетләрен насыйп ит
И, Раббым, миннән дога өмет игеп яткан әрвахлар рухына да барып ирешсен иде бу догаларым! Гарәфәт тавында укыган шушы догалардан аларнын кабер эчләре нурланып, кабер туфраклары җиңеләеп китсен идс. бу эчкерсез догалар аларга кыямәт көнендә сорау алу газапларын җиңеләйтсен, җәннәтләргә керергә ярдәм итсен идс Динебез, милләтебез өчен көрәшеп шәһид киткән әби- бабайлар рухына, Казан өчен башларын салган милләттәшләрем рухына да барып ирешсен иле бу догаларым һәм дә бәйсезлек өчен көрәш юлында корбан булган замандашларымның рухлары да бу догаларны ишетеп куансыннар, җаннарына тынычлык тапсыннар идс Амин
... Кояш баегач, Мөздәлифә тавына алып киттеләр Быел Хаҗда 7 миллионга якын кеше бар. диләр Менә шушы миллионлаган кеше, берьюлы кузгала, хәрәкәткә килә, бер урынга юнәлә Мөздәлифәгә. бары тик Мөздәлифәгә генә' Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә бик катгый итеп әйтә: “Хаҗ вакытында Раббыгызнын фазлы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гонаһ юктыр. Гарәфәт тавыннан Минага кайтканда Мөздәлнфәдә тукталып Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, әвәлдә адашуда булган булсагыз да. Аннары кешеләр кайткан юл белән кантыгыз, ягънн. Гарәфәзтән Мөздәлифәгә, аннан Минага, Минадан Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер итегез, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ, әлбәттә, гафу итүче, рәхимле.” ("Бакара"сүрәсе. 198-199 аятьләр.)
Мөздәлифә тавы — атабыз Адәм белән анабыз һава очрашкан изге урын, ул Мина һәм Гарәфәт таулары арасына урнашкан. Атабыз Адәм белән анзбыз һава, җәннәттән куылганнан сон. берсе һиндстан җиренә, икенчесе Жяддә таулары арасына килеп төшәләр Алар озак еллар буе аерым яшиләр, бик
сагынышалар, бик елашалар. Аллаһтан көн-төн кавыштыруны сорыйлар. Аллаһы Тәгалә аларнын догаларын ишетә һәм фәрештәләре аша Адәм галәйһиссәламгә
Жиддә тауларына таба барырга куша, һәм менә шушы Мөздәлифә тавында атабыз Адәм белән анабыз һава очрашалар, кавышалар, тормыш итә башлыйлар, кешелекнең нәселен калдыралар. Без хәзер менә шушындый изге, хикмәтле урында. Төнне Мөздәлифәдә үткәрү Хаҗнын ваҗеб гамәлләреннән санала, ягъни, моны үтәмәү — гөнаһ, әгәр ул үтәлми калса, корбан чалу тиеш була. Мөздәлифәдә ахшам белән ястү намазларын бергә жыеп, ястүне ике рәкәгатькә калдырып, җәмәгать белән укыйбыз. Бу да тетрәндергеч, истә калырлык күренеш булды. Сул якта — чатырлар диңгезе, ак киемле хажиларнын туктаусыз тибрәлеп торган ак дулкыны, уңда — кара кыялар... Юл өстендә, үзәнлектә, үләннәре корыган ташлы чокыр-чакырлар... һәм шунда без, татар хаҗилары, тезелешеп намаз укыйбыз, имамга оеп укыйбыз. Безнең алда да укыйлар, артта да укыйлар, бөтен тирә-як намазда, әйтерсең лә, бу кыя-ташлар да безнең белән бергә сәҗдә кылалар, Аллаһка ялваралар... Тау аралары, төнге күк, үзәнлекләр Коръән кодрәте белән тулган. Коръән кодрәте белән саклана...
Мөздәлифәдә төне буе вак ташлар җыйдык. Бу ташлар —алдагы көннәрдә шайтанга атар өчен, алйр 49 данә булырга һәм зурлыклары борчак зурлыгыннан артмаска тиеш. Барысын да әзерләдек. Коры җиргә чыпталарыбызны җәеп, бераз черем итеп алдык. Монда инде чатыр да юк, коймалар да юк, коры җир өстендә күккә карап ятасын, Мәккә ягыннан искән җилләр хәлебезне белеп китә, Аллаһының фәрештәләре баш очыбызда сакта тора... Төннәребез тыныч булсын. Амин. 7 апрель. Бүген Корбан бәйрәме! Иртәнге өченче яртыда барыбыз да аякларга бастык. Бүген ин җаваплы, иң тыгыз, иң саваплы көннәрнең берсе. Мөздәлифәдәге бөтен халык, кубарылып, яңадан Минага кайта, аннан шайтанга таш атарга барасы, корбан чалдырасы бар. Хәер, без корбан өчен акчаларыбызны инде алдан биреп куйган идек, корбанны бездән башка гына чалачаклар. Бу корбан ите ачлыктан, фәкыйрьлектән, җир тетрәүләрдән интеккән мөселманнарга китәсе икән. Шушыларны уйлагач, Хаҗнын әһәмияте тагы да үсеп китә, без дә, авыр хәлдә калган өммәттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә ярдәм итә алуыбызны уйлап, сөенәбез...
Иртәнге намазны Минада, янадан үзебезнең чатырлар шәһәрендә укыдык. Яшьрәкләр, хәллерәкләр шайтанга таш атарга киттеләр. Бүген анда кеше аеруча күп булганга, тапталу куркынычын искә алып, бүгенгә безнең ташларыбызны яшьләргә жыеп бирделәр. Китап буенча бу мөмкин иде, мин дә бүген атылырга тиешле җиде ташымны улы.мнын иптәш егете Ленар шәкерткә бирдем. Иншаллаһ, бераз хәл алсам, иртәгә үзем барырмын, шайтанга таш ату әле өч көн бара.
Өлкән яшьтәге берничә хатын-кыз таш атарга дип чыгып киткәннәр иде, тапталып, изелеп, аяк тырнаклары сытылып, көчкә кайтып егылдылар. Кемнәр-недер, ахрысы Король кунакларын, таш ата торган кечкенә генә күпергә машина белән алып кергәннәр. Менә шунда мәхшәр башланган, кешеләр, борыла, чыга алмыйча, бер-берләрен таптый башлаганнар. Шул өермәгә безнең әбиләр дә эләккән. Бәхетебезгә, безнекеләр хәзергә барысы да исән-сау, борылган муен һәм аяклар, төшкән тырнаклар, йолкынган киемнәр хисапка керми. Берничә миллион кеше, бер мизгелдә, бер урында, Хаҗнын фарыз гамәле булган эшне башкарырга — шайтанга таш атарга тиешләр. Таш атыла торган урын — тар гына күпердә өч багана — олы багана (иблис), кече һәм урта баганалар (кече һәм олы шайтаннар). Бу йола Ибраһим Пәйгамбәр заманыннан ук калган, Исмәгыйльне корбан итеп бирергә әзерләнгәндә, шайтан, кеше кыяфәтендә, аның улы янына килеп, атасына каршы котырта башлаган. Исмәгыйль атасына бу хакта әйткәч, Ибраһим Пәйгамбәр, “улым, шайтандыр ул, син аны таш атып ку”, дигән. Исмәгыйль таш атып кугач, шайтан утка әйләнеп юкка чыккан...
Үземне иртәгесе көнгә әзерлим. Көчем җитәрме минем анда барырга, ул мәхшәргә түзәргә, шул мәхшәрдә исән калырга, кан тамырлары буйлап йөгергән шайтанны үземнән куып чыгарырга9 Менә бу шикләнеп, шөбһәләнеп утыру - үзе үк шайтан вәсвәсәсе түгелме соң? 70 яшьлек әбиләр барганны, ник әле минем көчем, кодрәтем җитмәскә тиеш?! Нигә әле мин Алладан ярдәм сорамыйм, төрле юк-бар уйларга бирелеп, үз-үземә ышанмыйча, шушындый
зур сынаудан читтә калам?! Әгәр мин бүген үз-үземне, мескенлекне, куркаклыкны жинә алмыйм
икән, мин алга таба да бер мескен булып калырга мөмкинмен. Бу минем өчен ин куркынычы, хәтта таш ата торган мәхшәр күперендә тапталудан куркынычрак хәл идс Мин тәвәккәлләргә булдым Алладан шушы эшләрне башкарып чыгарлык көч-кодрәт, сәламәтлек сорадым Ташларымны учыма кысып тотып. Мина тавы итәгендәге чатырымда бөгәрләнеп ятып, төнге йокыга талдым. Төшемдә таш ян- гыры күреп уяндым. Күк йөзе кара-соры икән Башымны күтәреп карасам, жир йөзенә таш ява! Ләкин берсе дә мина зарар китерми, очып төшүләренә, эреп юкка чыгалар имеш . Бу — Аллаһынын бер хәбәре, хәерле хәбәре кебек идс
8 апрель. Корбан бәйрәме дәвам итә. Бүген дә таш атарга баралар Кичәгедән аермалы буларак, бүген өч баганага жидешәр таш атарга, ягъни, егерме бер таш атарга кирәк идс Икенде намазыннан сон, сафларга тезелеп, юлга кузгалдык Без таш атасы урын бер-ике чакрым ераклыкта булып, анда эссе кояш астында, тоннельләр аша барасы икән. Халык коточкыч күп. күпергә житә барган саен, ул тагы да арта, сафлар тыгызлана, кысыла. Кичәге мәхшәрдән сон, безнекеләрне аерым-аерым җибәрмәделәр, рәткә тезеп, як-яктан имамнарыбыз, шәкерт егетләр безне саклап бара. Алла Татарстан байрагы җилферди, жусла башласак, күзләребез белән шул аклы-яшелле байракны эзлибез, шуңа омтылабыз. Мин Ленар шәкерткә чытырдатып ябыштым, икенче ягымнан да бер шәкерт мине саклабрак бара Кәфенлскләребезне муеннарыбызга урап, ташларыбызны учлап, үлемгә барган кебек, күпергә килеп кердек Калганы — Алла кулында, барыбыз да Алла кулында. барысы да Алла кулында...
Таш ата торган күпер икс катлы булып, без икенче катына мендек Өч урынга баганалар утыртылган, алар — символик шайтаннар. Таш атуны Мәккәдән ин ерак булган “Джәмәтрус-сугьра" дип аталган баганадан башлыйсын. Аннан читкә чыгып, кыйблага карап, теләгән догаларны укыйсын. Аннан “Джәмәратель- вуста" дип аталган уртадагы баганага "Аллаһу әкбәр” дип, жидс таш атасын, читкә чыгып дога укыйсын, теләк телисен. Аннан сон Мәккәгә ин якын булган "Джәмәратсль-гакәбәһ” дигән баганага, "Аллаһу әкбәр" дип, жиде таш атасын да. дога кылмыйча гына китеп барасын Әгәр шушы рәвешле ташлар атылмаса, Хажын кабул булмаска мөмкин, аннан корбан чалырга кирәк булачак Кемнән генә сорашсак да. Хаҗда ин авыры — таш ату, диләр Бүген дә күпердә хәл коточкыч иде. һавада таш яңгыры ява, һәркем үз ташын багананың нәкъ үзәгенә тидерергә тырыша. Багана турында күк йөзе соры булып күренә, күзләрне кисеп, әчеттереп, таш тузаны тула. Аяк асты сынар сандаллар, сынык зонтиклар, тагы әллә нәрсәләр белән тулы. Мин дә аяк киемнәремне тиз генә муенымдагы капчыгыма салдым, киеп керсәң, барыбер төшеп калачак Беренче баганага ташны кеше башлары аша аткан идек, ни хикмәт, икенче баганага атканда, мин инде чокырның кырыена, багананың каршына ук килеп баскан идем, дөресрәге, шунда этеп керткәннәр идс. Монда халык шулкадәр хискә бирелеп, ычкынып китә, кайберләре шайтанга дип аяк киемнәрен, зонтикларын ыргыта башлыйлар Ә ул шайтанга түгел, синең башына да килеп тиергә мөмкин, чөнки ташны чокыр тирәли аталар, багананы үтеп китсә, ул каршыдагы кешегә тия Узган ел шулай Татарстаннан бер хатыннын күзен бәреп чыгарганнар Бигрәк тә ислам диненә чагыштырмача яна килгән африкалылар, негрлар чамадан уздырып җибәрәләр, аларнын ташлары да йодрык кадәр, үзләре бөтен кешене таптап- изеп. өскә киләләр. Мин, кечкенә булгач, аларнын култык асларыннан гына шуып йөрим. Ул негрларның битләре буразна кебек тырналып, сыдырылып беткән. Алар, хискә бирелеп. “Аллаһ, Аллаһ!" дип битләрен шулай тырный- тырный елыйлар икән Ирләре дә. хатын-кызлары да шундый. Менә шушылар арасында безнең әби-бабайларыбызга да исән-имин фарыз гамәлләрне башкарып чыгарга кирәк, берни сәбәп була алмый
Уйларыма бирелеп, башсыз кала яздым. Йодрык кадәр таш. шап итеп, чокыр кырына — барьерга килеп төште. Аз гына иелеп таш аткан булсам, теге зур таш минем башка тиясе идс. Фәрештәләр канатларын куеп өлгергәннәрдер инде
Ташларыбызны атып, барыбыз да бу мәхшәрдән исән-имин чыктык Дөрес, бер хатыныбызның авызын терсәк белән бәреп канатканнар иде. кемнеңдер киемнәре ертылган, кемнеңдер аяк тырнаклары төшкән Әмма болар — вак
нәрсәләр, ин мөһиме —барыбыз да исән, һәм без тагы кыр казлары кебек тезелешеп, үзебезнең чатырларга кайтабыз. Юлда берничә тоннель аша узабыз Бу тоннельләрнең берсендә моннан берничә ел элек зур фаҗига булган иде — берничә йөз кеше шушында һава бетеп, тапталып, изелеп үлгән. Ул хакта бөтен
күрсәтте. Ул чакта жир асты юллары бер генә яклы булган, һава килү туктауга, кешеләр шөбһәләнеп, паникага бирелеп, бер-берләрен таптап, чыгу юлына ташланганнар... Бер-берләрен таптап үтергәннәр...
Хәзер ул жир асты юлларында тәртип, анда салкынча, юллар киң, икс яклы, бары тик жәяүлеләр өчен генә. Монда теләнчеләр дә. сатучылар да юк. ә тоннельне чыгуга, алар сине сырып алалар, кулларына ябышалар, артыннан киләләр. Хаҗда иң авыр тәэсир калдыр-ган нәрсә, мөгаен, шушы гарипләр, теләнчеләр булгандыр. Ходаем, минем мондый гарип-горабаларны беркайчан күргәнем булмады һәм күрергә язмасын да. Бер гәүдәдән чыгып үскән ике башлы кешеләр дисеңме, өч куллы, ярты гәүдә-ле бәндәләр дисеңме, башның аркага борылып яки корсактан үсә башлаган-нары дисеңме — барысы да бар... Алар барысы да дип әйтерлек кара тәнле кешеләр, бирегә читтән китерелгәннәр. Күрәсең, кемнәрдер Хаж вакытында шушы бичараларны файдаланып акча.
кебек изге эшне сәбәп итеп, ул гарипләр Согуд Гарәбстанына агыла һәм... аяк астына хәер сорашырга чыгып утыра. Хаҗдан алган бөтен тәэсирләрем юкка чыкмасын өчен, мин бу гарипләргә карамаска тырыштым... Йә, Хода, бәддогаларыңнан, каргышыннан саклый күр. нәселемә шушындый афәтләрне жибәрә күрмә Гыйбрәтләр алдык, гыйбрәтләрең акылдан шаштырырлык.. Рәхмәтләреннән ташлый күрмә, Раббым Аллам!.. 9 апрель. Бүген Корбан бәйрәменең соңгы көне. Без 7 апрельне — Корбан бәйрәменең беренче көнен авыр көн дип уйлаган идек, баксаң, ин авыры, ин катлаулысы, ин соңгы сынаулар бүгенгә — бәйрәмнең сонгы көненә калган икән. Без бүген соңгы тапкыр шайтанга таш атарга тиеш булабыз, бүген соңгы көн булганга, бөтен кеше шунда булачак. Аннан соң без җәяүләп Мәккәгә кайтырга тиеш булабыз, чөнки транспортка утырудан мәгънә юк, халык ташкыны арасыннан ул машиналар барыбер бара алмый. Биредән без һарам мәчетенә кайтып, фарызларның да фарызы булган тәвафны кылырга, ягъни, Кәгьбәтулланы жидс тапкыр әйләнергә тиеш булабыз. Аннан сон жидс тапкыр Сафа һәм Мәрва тауларын атлап-йөгереп үтәргә, мәчеттә намазларыбызны укырга, зәмзәм суы эчәргә тиеш булабыз, һәм Хаж шушында тәмам була, саубуллашу тәвафы эшләргә генә кала. Бүгенге көннең һәр сәгате, һәр минуты бүленгән, без бүген кимендә 40-50 чакрым араны жәяүләп үтәргә, Хаҗның ин мөһим гамәлләрен башкарырга тиеш булабыз. Шуңа күрә иртән иртүк, тан белән, хәлсез карт-карчыкларны. авыруларны автобусларга төяп Мәккәгә озаттылар. Алар өчен ташны башкалар атачак, Кәгьбәтулланы тәваф кылырга аларны төнлә альт барырга уйлыйлар.
Барлык әйберләребезне автобуска төяп җибәрдек. Яныбызда нибары намазлыкларыбыз һәм бер-ике кабымлык ризык калды, һәм, әлбәттә, бүген
бизнес ясый Согуд Гарәбстаны Короле, боларны китермәс өчен, хәтта зур
акчалар да тәкъдим итеп караган, әмма, юк, төрле юллар белән, хәтта Хаж кылу
дөнья газеталары язды, телевизорлары
Мпхәммәт пәйгамбәр мәчете
атасы ташларыбыз Мин әле Чаллыдан Роза исемле хатынның да ташларын алып
калдым, чөнки беренче көнне таш атарга барып, ул бик нык биртелеп, аякларын авырттырып кайткан иле. Тәвәккәлләп, анын ташларын атуны да үз өстемә алдым. Хәзер минем кулымда 42 таш. һәрберсенә берәр минуттан да 42 минут кирәк. Аллаһы Тәгалә ярдәмнәреннән ташламасын инде...
Белмим, язмыш булдымы, күрәчәк булдымы, шул чагында яныма Самара мулласы килеп, анын белән сөйләшеп киттек Ул дүрт ел Мәдинәдә укыган гыйлемле кеше, әйтеп куйды: "Кәгъбәтулланы тәваф кылу бүген ахшамга хәтле төгәлләнергә тиеш югыйсә Хаҗ кабул булмый", диде. Ә безнен исәп буенча, икендедән сон таш атып, Мәккәгә җәяүләп кайтып, без төнгә генә Кәгъбәтулланы тәваф кылырга тиеш идек. Инде нишләргә7 Безнекеләр кояш сүрелгәнен, кеше азайганын көтеп, чатырларда утыралар Күп кешенен, шул исәптән хәзрәтләрнен дә инде берничә тапкыр килүе, аларнын фарыз Хажлары үтәлгән, кайбер хәзрәтләр инде төнлә барып, Кәгъбәтулланы тәваф кылып кайттылар Әгәр мин Кәгъбәтулланы җиде тапкыр әйләнүне төнгә калдырам икән, димәк, минем Хаҗым кабул булмаячак'’ Самара мулласы бик өздереп әйтте бит. Нишләргә’ Өйләдән сон ук китү турында уйлап та булмый, чөнки көннсн ин үтергеч, эссе вакыты, кешенен дә иң күп вакыты шул чагында була диләр. Чөнки өйлә намазын шунда укыган һәр кеше тизрәк фарыз гамәлен башкарырга — сонгы ташларын шайтанга атарга омтыла. Мин бит әле үзем генә бара да алмыйм, иптәш кирәк, бу җирлекне яхшы белгән берәр кеше кирәк
Өйлә намазын укыгач, көн бераз сүрелә төшкәнен көттем дә. Ижаудан Исмәгыйль шәкертне ияртеп, Киров өлкәсеннән Рәмзия исемле хатын, анын Мәдинәдә укучы абыйсы — бергәләп шайтанга таш атарга киттек. Әле минем бу кадәр дә күп халыкны, бу кадәр дә көйдергеч кояшны, 6v кадәр дә мәхшәрне биредә дә күргәнем юк иде Аны әйтеп тә. аңлатып та, язып та булмый Күпергә кергәндә, безнен каршыга “Ашыгыч ярдәм” машиналары очрады, һавада вертолетлар бөтерелә иде Соныннан билгеле булды — без килергә бер-ике сәгать кала, биредә зур фаҗига булган. Өйлә намазыннан соң шайтанга таш атырга дип күпергә тулган халык, ниндидер без белмәгән сәбәп белән, бср-бсрссн таптый, сыта башлый Мөгаен, бу очракта да, беренче көндәге кебек, машиналарга утырып таш атарга керүчеләр булгандыр Кыскасы, кыямәт көнен хәтерләткән бу фаҗига шул хәтле кисәк һәм кискен була ки, нәтиҗәдә 108 кеше бср-бсрссн таптап үтерә Мәетләрдән торган бу чоңгылга керерлек тә, чыгарлык та булмый, бег килгәндә мәетләрне вертолетлардан чүпләп бетереп киләләр иде Шул ук вакытта күперне ябарга да ярамый — бүген таш атуның соңгы көне, кешеләр бирегә ютларны япсаң да, япмасаң да ыргылачаклар. Без дә, аяк астында аунаган кеше киемнәренә, чүп- чапракларга сөртенә-сөртснә, алга атладык, чөнки арттан килгән халык безне күпергә кысып диярлек кертте, монда дулкын белән бергә бөтерелеп барып, алар белән бергә генә керергә, алар белән бергә генә чыгып та китәргә мөмкин... Ә минем кулымда 42 таш, алар учымны яндыралар, тәнемә кисеп керәләр, тизрәк чыгып китәргә теләгәндәй, кулымда хәрәкәтләнәләр. кыймылдыйлар, ярсыйлар
Дулкын безне бөтерә-бөтерә беренче багананың чокырына китереп бәрде Әле генә күргәннәрдән, кичергәннәрдән, ишеткәннәрдән мин шул хәтле тетрәнгән идем, ташларымны берәм-берәм ярсып каршымдагы баганага ата башладым Мин кырыемдагы икс метрлы негрларны да. калтыранып кына басып торган Индонезия мөселманнарын ла, төрекләрне, хәтта үзебезне ксләрнс дә күрмәдем Минем кулымда 42 таш, һәм аны оч җирдә оч баганага атып бетерергә тиеш идем
Мин ул ташларны елый-слый аттым... 47 еллык гомеремдә, авырлыкларда, кадсрссзлсктә бәрслә-сугыла үткән көннәрем өчен идеме бу күз яшьләрем, яшьлектә җибәргән хаталарым, гөнаһларым өчен ачынып үкенү ндсмс. әле хәзер лә кан тамырлары буенча шашынып чапкан шайтанны, юл өсләрендә сагалап, көтеп утырган шайтанны ярсып-ярсып куарга, анардан котылыр!а теләү идеме — бер Аллаһы Тәгалә үзе белә... Баш очында кап-кара булып таш яңгыры ява, күлләрдән таш тузаны катыш ачы яшьләр ага, тирә-ягыбызла әле яңа гына вафат булганнарның җдннары леперди Шуларнын барысына да түзәргә, шуларнын барысын да күтәрергә, шулардай сон ла исән калырга, кеше булып калырга, көчле булып калырга ярдәмнәр итче, Раббым Аллам!!!
Бу сүзләрне бер мин генә түгел, бөтен хаҗилар күккә карап кычкыра.
сорый, ялвара... Без, исән-имин килеш, бөтен фарыз гамәлләрне үтәп, дулкын белән бергә бөтерелеп, читкә чыгарып ташланабыз... Үзебез белән алган шешәләрдән битләребезгә, өс-башыбызга су коябыз. Су жиргә төшеп бетми, очып парга әйләнә, киемнәр шул мизгелдә үк кибеп чыга. Әле безгә ничә чакрымнар барасы, Кәгьбәтуллага килеп егыласы, сонгы фарыз гамәлләрне үтисе бар...
Башта, тәвәккәлләп, җәяү барырга чыктык. Күпер асларыннан, тагы әллә нинди ташландык урыннардан барабыз. Аяк басарлык түгел — бөтен жирдә кеше башы, кеше гәүдәсе, кеше аяклары. . Кайсы йоклый, кайсы ял итәргә ауган, кайсынын торыр урыны — шушы. Болар — Хаҗга килгән ярлы мөселманнар, аларнын бүлмәләрдә кунарлык акчалары юк. шуна күрә Хажны урамда яшәп үтәләр. Бәлки газабы һәм савабы күбрәк булсын өчен шушындый юлга баралардыр. Безнен идәндә, бер кечкенә бүлмәдә унар-унберәр кеше аунавыбыз жәннәт булып күренә башлады. Шактый вакыт кешеләр арасыннан шулай азапланып бардык, әгәр Мәккәгә барып җиткәнче шушы хәл булса, без анда иртәгә дә барып житә алмый идек. Ачыграк урынга чыгып, такси тотарга тырышып карадык. Теләсә нинди бәягә риза идек — алмыйлар. Йөгсрә-ялына торгач, шактый бәягә бер машина ризалык бирде, әмма ул да Мәккәгә жәяүле адымнары белән генә кайтырга мәжбүр булды. Бераз тын алып, хәл җыярга безгә бу да җитеп торды. Мәккәгә кергәч инде һарам мәчетен үзебез эзләп таптык. Мәчет янындагы бәдрәфләрнен берсенә кереп, госсл коендык, чөнки Кәгьбәтуллага госел-таһәрәтсез якын килергә ярамый. Ә алда әле кыласы гамәл бик күп, Хажнын ин зур фарыз гамәле — Кәгьбәтулланы тәваф кылу нәкъ шушы мизгелләргә калган иде...
Юлдашларым белән һарам мәчетенә кереп, бергәләп икенде намазын укыдык. Аннан безнен юллар аерылышты, алар инде алдагы көннәрдә тәваф кылганнар иде. шуна күрә мәчеттән чыгып киттеләр, ә мин чиста тәнем һәм җаным белән, тагы Кәгьбәтулла каршына килеп бастым...
Мин тагы Кәгьбәтулла каршына килеп бастым Мин инде беренче көнне шәкерт итәгенә ябышып Кәгьбәтулланы әйләнгән Фәүзия түгел идем. Ничә көннәр буе Һарам мәчетендә намазлар укып, эсседә көеп, төнге суыклардан өшеп, идәннәрдә, тау-ташлар араларында аунап, таш атканда тапталып, тырналып беткән, чыныккан, кырысланган, тәвәккәл, куркусыз Фәүзия идем.. Кәгьбәтулла янында миллионлаган кешенең кайнашуы да мине куркытмады, иптәшләрсез, бер ялгызым калуыма да борчылмадым — мина хәзер нәкъ менә ялгыз булырга, бу сонгы фарызны беркемнән дә ярдәм көтмичә, беркемгә дә салынмыйча, курыкмыйча-каушамыйча, бары тик Аллаһынын ярдәме белән генә үтеп чыгарга кирәк иде. Мина үз-үземне жинәргә кирәк иде...
Кәгьбәтулланы берьюлы өч урында — аста, икенче һәм өченче катларда әйләнәләр. Мин дә өскә менеп китә ала идем, анда, барыбер, кеше азрак булырга тиеш иде. Ә мин аста, Кәгьбәтулланын каршында, миллионлаган кеше арасында тәваф кылырга ниятләдем. Бүген кайчан, нәрсә ашаганымны хәтерләмим, көч алыр өчен зәмзәм суы эчеп куйдым. Тән шундый җиңел, әйтерсең лә, очып китәргә җыенам... Кәгьбәтуллага —Аллаһынын йорты каршына, Аллаһы каршына, язмышым каршына. . Менә инде мин түгәрәктә. Мина Кәгьбәтулланы җиде тапкыр әйләнергә кирәк. Ин мөһиме шул — бу фарыз гамәлне ахшамга кадәр, ягъни, кояш баеганчы башкарырга кирәк! Кояш баерга 1 сәгать тә 15 минут вакыт калды... һарам мәчете диварларындагы сәгать уклары шуны күрсәтә. Беренче түгәрәкне әйләнгәч, сәгатькә карадым — бер әйләнешкә 10 минут вакыт киткән. Димәк, җиде әйләнеш ясау өчен 1 сәгать тә 10 минут вакыт кирәк булачак Минем минутларым түгел, һәр секундым санаулы, һәр мизгелем, һәр аяк атлавым санаулы, төгәл, тиешенчә булырга тиеш. Ашыгып, йөгереп китеп тә булмый, алда да, артта да кешеләр стенасы, алар, тыгыз рәт булып, бергә шуышалар, бергә баралар, бергә кыймылдыйлар... Аркама, кулларыма хәлсезләнгән карчыклар асылынган, аларнын инде үзләренең атларлык хәлләре юк, алар безнен кебек яшьрәкләргә асылынып диярлек баралар...
Дөнья һәм ахирәт өчен булган ин газиз, ин изге теләкләремне теләп калырга ашыгам. Бөтен белгән догаларымны укыйм, Коръән аятьләре укыйм, шыпырт кына тәкъбир, тәлбия әйтәм... Икенче әйләнеш, өченче әйләнеш,
дүртенче әйләнеш, бишенче әйләнеш, алтынчы әйләнеш. . Ниһаять, җиденче әйләнешкә
— соңгы әйләнешкә керәм... һәм... Алланың кодрәте! Җиденче түгәрәкне әйләнеп бетереп, яшел нур турына — жәннәт ташы турына килеп житүгә ахшам намазына азан яңгырый! Мин өлгердем! Кояш баеганчы Кәгъбәтулланы әйләнеп өлгердем, гомерем кояшы баеганчы, туры юлга — ислам юлына басып өлгердем! Аллаһы мина бу юлы да ярдәм итте... Соңгы чиккә куеп сыный-сыный ярдәм итте Ташламады.
Халык белән бергә, тизрәк ахшам намазына егылдым... Гажәеп мизгел — Кәгьбәтулла өстендә аяз күктә тулган ай карап тора.. Шәфәкъ кызыллыгы мәчетнен мәрмәр диварларында чагыла... Миллионлаган кеше берьюлы Аллаһы каршында тезләнә, ялвара, сорый... Аяз күктә көн белән төн очраша... Көн белән төн хушлаша.. Бу елнын Хаҗы тәмамланып килә
Ахшам намазыннан сон, тәртибе буенча, зәмзәм суы эчтем, аннан тагы бер намазымны укыдым. Аннан сон ике тау арасын җиде тапкыр үтәргә кирәк иде — халык дулкыны белән шул юлга кердем. Аяк табаннары инде ут булып яна. оекбаштан гына икс тау арасын үгәм. Тагы Алладан шул теләкләр, шул догалар, шул ялварулар... Тау арасын жиденче тапкыр үткәндә, и Алланын хикмәте — тагы азан — инде ястү намазына чакыру. Бер читкәрәк чыгып, ястү намазы укыдым. Аннан, йотылып, нәкъ Исмәгыйль сабыйнын аяк астыннан чыккан урында зәмзәм суы эчтем Бу су иДәннәргә дә ташып чыккан иде, оекбашларым белән салкын суга кереп бастым Битләремне, кулларымны зәмзәм суы белән юдым. Ут булып янган тәнемә зәмзәм суы сиптем.. Аннан нәфел һәм витр намазларын укыдым...
Үзебез яшәгән йортка мин төнлә генә кайтып кердем. Бүлмәдәшләрем минем өчен инде ясин чыгып куйганнар иде. Чөнки бүген таш атканда 108 кеше тапталып үлүен, мәетләр арасында Россия кешеләре дә булуын инде радио-тслевидение әйтеп өлгергән булган Мин аерым киткәч һәм төн уртасына кадәр кайтмагач, алар мине, үлгәнгә санап, инде ясин да чыгып куйганнар... Ә Аллаһы Тәгалә мине бу юлы да саклап калырга уйлаган. 10 апрель Бүген жомта көн. Ял иттем. Көнемне намаз укып, теләк теләп, дога һәм зекердә уздырдым. Мин әле кичәге хәлләрдән айнырлык, анга килерлек түгел идем Безнекеләр бүген дә Кәгъбәтулланы әйләнәләр. Дин әһелләре бүген тәваф кылуны да дөрес, диләр. Алла кабул итсен! 11 апрель Бүгенге көннсн истәлеге шул булды — без Пәйгамбәребезгә беренче тапкыр Коръән аятьләре иңгән һира тавында һәм Пәйгамбәребез хижрәт кылганда Мәккә кяферләреннән яшеренеп яткан тауда булдык. Дөрес. Хаж сәфәрендә боларны үтәү мәжбүри түгел, ләкин кемнең инде Пәйгамбәребез исеме белән бәйле урыннарны күрәсе килмәсен, бигрәк тә. Коръән инә башлаган тауны?
һира тавы каршына килеп баскач, мин тетрәнеп киттем, бөтен тәнем аша электр тогы үткәндәй булды Бу тау — икс өркәчле булып, берсе шактый биек, шакмак рәвешендә, икенчесе инде бераз июен, Мөхәммәт галәйһиссәламгә Пәйгамбәрлек килгән тау куышы да шушында икән һәр ел Рамазан асның сонгы ун көнендә Пәйгамбәребез ураза тотып, шушы тау юышында уздыра торган булган.Ул биш ел шулай дәвам иткән. Пәйгамбәребезгә кырык яшь тулганда. 610 нчы елның Кадер кичәсендә, тау куышы кинәт яктырып китә һәм "Укы, әй Мөхәммәт'" дигән аваз яңгырый Пәйгамбәребез һуштан язып, җиргә ава Күзен ачкач, каршында Җәбраил фәрештәне күрә, ул тагы “Укы!”, дип кабатлый Мәгълүм булганча. Пәйгамбәребез укый-яза белми һәм шул хакта фәрештәгә дә әйтә, әмма, ана карамастан. Җәбраил үзенең әмерен өченче тапкыр кабатлый. Җәбраил фәрештәнсн ярдәме белән Пәйгамбәребез “Галәк” сүрәсснсн баштагы биш аятен укып чыга
“Укы, әй, Мөхәммәт! Сине бар иткән Раббыңныц исеме белән — укы! Ул кешене кан кисәгеннән бар итте. Укы — синен Раббыц бик хөрмәтле һәм юмарттыр. Ул — кешегә белмәгәннәрсн белдерткән, каләм белән язуны өйрәткән Раббыц — ин бөек кәрәм ияседер." ("Галы" сүрәсе. 1-5 аятьләр )
Пәйгамбәребезгә башта хатыны хәзрәтн Хәдичәдән кала беркем ышанмый, аннан сон хәзрәтн Әбүбәкер, хәзрәти Гали һәм хәзрәти Зәйд ислам динен кабул итәләр Башкалар ана ышанмыйлар, "ул тиле шагыйрь" диләр, үтерү белән яныйлар, башына тизәкле мал карындыклары кидереп китәләр Өч ел эчендә ул бары тик утызлап кына кешене ислам диненә күндерә ала
Калганнары һаман үхчәренен мәҗүси диннәрен тоталар — сыннарга табыналар, зина кылалар, исерткеч эчемлекләр
эчәләр, яна туган кыз балаларны үтерәләр. Мәккә кяфсрләрс белән унөч ел шушылай көрәшкәннән сон. линебезне саклап калу өчен. Пәйгамбәребез, мөселманнар белән бергә, Мәдинә шәһәренә күчәргә мәжбүр була. Дин дошманнары, үтерү нияте белән, айың артыннан куа чыгалар...
Без каршында басып торган икенче тау — Саур тавы, ул да Мәккәдән ерак түгел. 622 нче елны. Мәккә кяферләренен явызлыгына түзә алмыйча, Пәйгамбәребез Мәдинәгә күчәргә, ягъни, һижрәт кылырга мәҗбүр була, дигән идек. Мәккә кяферләрс. Пәйгамбәребезне үтерү нияте белән, аны куа чыгалар. Пәйгамбәребез, хәзрәти Әбүбәкер белән шушы тау куышына кереп кача. Ул арада, Аллаһынын хикмәте белән, тау куышынын авызына үрмәкүч пәрәвез кора, күгәрчен шунда йомырка сала. Куа килүчеләр тау куышы янына килеп туктыйлар, инде сөйләшкән тавышлары да ишетелә башлый. Шунда хәзрәти Әбүбәкер әйтә: "И, Рәсүлуллаһ, хәзер безне тотарлар инде”, ди. Пәйгамбәребез әйтә ‘Син монда безне икәү генә дип уйлыйсындыр, юк, без икәү түгел, өчәү", ди. "Беренче —Аллаһ, аннан син һәм мин”, ди. “Курыкма, тапмаячаклар", ди Куа килүчеләр тау куышынын авызы пәрәвез белән капланганны, анда күгәрчен йомыркасын күргәч. Юк, монда күптән кеше аягы басмаган", дип, кереп тә тормыйча, кире китәләр...
Пәйгамбәребезнең тормышында да, мөселманнар язмышында да тау куышлары, мәгарәләр аерым бер урын алып тора. Коръәндә хәтта 'Кәһаф'' — “Тау тишеге” сүрәсе дә бар. Кяферләрнен явызлыгына түзә алмыйча, җиде мөселман тау куышына кереп бикләнәләр һәм Аллаһынын кодрәте белән 300 ел буе мәрткә китеп торалар. Дөньялар үзгәргәч, Аллаһ аларны яңадан терелтә, кешеләргә гыйбрәт итеп, Аллаһынын барлыгына һәм берлегенә дәлил итеп күрсәтә, кыямәт көненең хаклыгын белгертә, һәм мөселман булганнары хәлдә, аларны бу дөньядан алып китә. Бу мөселманнарның 300 ел буе тау куышында бозылмыйча, тәннәре вә җаннары пакь килеш ятулары Коръәндә шул хәтле җентекләп язылган ки, медицинада шушы аятьләр буенча гына да зур фәнни ачышлар ясарга мөмкин. Кояш уң тарафтан төшсә дә, сул тарафтан төшсә дә мәрткә киткән бу мөселманнарга кагылмый, аларның күзләре һәрвакыт ачык, тәннәре бозылмасын өчен, Аллаһынын фәрештәләре аларны унга һәм сулга әйләндереп торалар..
Килә бер көн, тирә-юньдәге бозыклыкка, имансызлыкка каршы адәм баласы күңелендә булса да Т а у куышы корырга мәжбүр була. Бу — һич кенә дә тау куышына кереп качу түгел, бу — күңелендә тау куышы корып булса да, дөньядагы пычраклык белән араны өзү. шулай итеп иманынны, җаныңны саклап
Изге Мәкка иыһәре
калу дигән сүз. Бу юлны безгә Аллаһы Тәгалә үзе күрсәтә: “Бер Аллага гыйбадәт кыласыгыз килсә, тау куышына кайтуны теләгез. Раббыгыз сезгә үзенен рәхмәтен кин кылыр. Һәм Раббыгыз сезгә эшегезгә карата файданы хәзерләр.” (“Тау тишеге ”сүрәсе, 16 нчы аять ) 12 апрель Иртәгә төнлә без Мәккәдән китәргә тиешбез. Без инде бу шәһәргә, бу урамнарга, бу тауларга, үзебез торып яткан менә бу йортка да ияләнгән илек. Мәккәнең үзендә даими 600 менләп кеше яши, ягъни, кеше саны ягыннан Чаллы кадәрле бер шәһәр ул. Мәккәнен мәйданы исә 4800 гектар жирне алып тора икән Ул инде Ибраһим Пәйгамбәр заманында ук төзелә башлап, тарихта ”Өм Эль Кура”. “Бубка ", “Эль Бәләд Эль Әмин" исемнәре белән дә йөртелгән, бу хакта Коръәндә хәбәрләр бар. Мәккә — Согуд Гарәбстанынын башкаласы түгел, ә бәлки бөтен дөнья мөселманнарының рухи башкаласы Бу шәһәрдә чисталыкка бәдрәф һәм канализацияләрне тәртиптә тотуга, халыкны даими рәвештә су белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәләр 23 мен кеше көне-төне бары тик урамнарны чистарту мәчетләрне тәртиптә тоту, чүп чыгару белән генә шөгыльләнә икән. Согуд Гарәбстаны дингез суын төчеләндерү буенча дөньяда беренче урында тора, шуна күрә ком чүлләрендә дә, тау араларында да суга мохтаҗлык юк, Гарәбстаннын теләсә кайсы почмагына Кызыл диңгезнен бетмәс-төкәнмәс суы. төчеләндереп, торбалар аша куылып тора. Хәтта 70 градус эсселектә дә бөтен җирдә дә су бар, тереклек бар, чисталык бар...
Бу жирләргә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр, изге китаплар гына җибәреп калмаган, ком чүлләренең асларын иксез-чиксез байлык белән дә тутырган. Әмма бу байлыкны халык тәмам ислам диненә кайтып. Коръәнчә яши башлагач кына ачкан. Сүзем — Согуд Гарәбстанынын төп байлыкларынын берсе булган нефть турында. Бүгенге көндә нефть сатудан кергән акча дәүләт ксрсмснен 92 процентын тәшкил итә, ягъни, бу ил нигездә нефть саткан акчага яши, чәчәк ата. 1987 елга Согуд Гарәбстаны 225 миллион тонна нефть чыгарган булган, шушы акчаларга аякка баскан, дөяләрдән “Мерседес"ларга күчеп утырган, чатырлардан, җир куышларыннан мәрмәр сарайларга чыккан, дөньяда иң алга киткән илләрнең берсенә әверелгән. Ә Татарстан җиреннән 2 миллиард тонна нефть чыгарылган иде бит! 2 миллиард тонна!! Шуна карамастан, күп татар авылларында һаман көянтә белән су ташыйлар, урманнан урлап утын ягалар, яз-чөз җитсә, пычрак-сазда йөзәләр Аллаһы безгә дә байлыкны бирде, әмма, иманыбыз зәгыйфь булу сәбәпле, без аның кадерен белмәдек, җилгә очырдык, сарыф иттек, һәм, нәтиҗәдә. Аллаһынын ачуына дучар булдык. Нефть безгә бәрәкәт түгел, бәла китерде, суыбызны, һавабызны, үзебезне, нәселебезне агулады... Без бу сынауны да үтә алмадык
Согуд Гарәбстанынын әле 23 миллиард тонна чыгарасы нефть запасы бар икән. Бирсен хода, бәрәкәтс булсын. Әмма гарәпләр бер нефтькә генә салынып, аркаланып ятмыйлар Соңгы ун-унбиш елда Согуд Гарәбстаны авыл хуҗалыгы өлкәсендә бөтен дөньяны таң калдырырлык уңышларга иреште Ул хәзер үзе дөньяга ашлык сата торган илгә әйләнде, моның буенча җир шарында алтынчы урында тора. Яхшы сортлы бодайдан тыш, дөнья базарына сусыл жәннәт җимешләре, ит, сөт, май, балык та чыгарыла, үз халкының өстәле дә шушы нигъмәтләрдән сыгылып тора Аллаһы Тәгалә иманлы бәндәләренә икс дөньянын да бәрәкәтләрен. икс дөньянын да дәрәҗәләрен бирә шул..
Дәүләт җирлә эшләүчеләрне бик нык яклый һәм саклый Әйтик, ул эшләргә теләгән кешеләргә жирне бушка бүлеп бирә, аларга процентсыз кредитлар бирә, ашламаның ярты бәясен дәүләт үз өстенә ала. Шулай ук җирдә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне су насослары, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне дә дәүләт яртылаш үз өстенә ала, моннан тыш дәүләт авыл хуҗалыгы продукцияләрен саклау өчен склад-суыткычлар төзүгә даими рәвештә ссудалар биреп тора, әзер продукцияне сатарга да булыша. Кыскасы, эшлә генә, үзеңә дә, илеңә дә сөенеч китер, бает, рәхәттә яшә Күргәнебезчә, дәүләт моның өчен бөтен шартларын тудырган Гарәбстанда жиргә хужа эзләп йөрмиләр, җирнең дә. бөтен дөньянын, галәмнәрнең Хуҗасы — Аллаһы Тәгалә икәнен алар бик яхшы беләләр, шуна күрә Аллаһ кушканча, Коръән буенча яшиләр Шуна күрә Аллаһы Тәгалә дә аларга байлыкны, бәрәкәтне меңе белән бирә, нигъмәтләренең берсен дә хакыйки мөселманнардан кызганмый Аллаһы
Тәгалә рәхимле, рәхмәтле, шәфәгать иясе
Бүген мине бик нык рәнҗеттеләр... Адәм баласы кайда да адәм баласы шул... Урамда да кинәт кенә жил-давыл кузгалды. Әйтерсең лә, минем җаным булып, табигать үзе кайный, үзе бәргәләнә иде... 13 апрель Бүген төнлә без Мәккәдән аерылырга тиешбез.. Бүген без Кәгьбәтулла белән саубуллашырга, ягъни, "саубуллашу тәвафы" кылырга тиешбез Олы Хаҗда ул — важеб гамәл, аны үтәү шарт. Саубуллашу тәвафын кылганнан сон инде Мәккәдә берни сатып алырга да, дөньяви ыгы-зыгылар белән шөгыльләнергә дә ярамый. Әйберләребезне алып, без Мәккәдән чыгып китәргә тиеш булабыз. Мин Кәгьбәтулла белән саубуллашуны иртәнге намаздан сон кылырга уйладым. Иртәнге намазны җәмәгать белән йортыбызның ишегалдында укыдык, аннан соң мин иртәнге салкынчада Һарам мәчетенә ашыктым. Кояш чыкканчы, төн белән көн тәмам очрашканчы, соңгы тапкыр Кәгьбәтулланы күрәсем, соңгы тапкыр иң изге теләкләремне әйтәсем. Кәгьбәтулла белән табигатьнең серле бер мизгелендә саубуллашасым, бәхилләшәсем килде...
Мин саубуллашу тәвафын һарам мәчетенен түбәсендә кылырга ният иттем Бу урын күкләргә якынрак кебек тоелды. Мәчетнең түбәсе дә. икенче кат та. бөтен яклары да Кәгьбәтулланы чорнап алган. Биредә дә тәваф кылучылар күп. ләкин астагы кебек үк түгел. Ә аста бер дә кеше кимеми, мөгаен, алар да безнең кебек сонгы тәвафларын кылалардыр, Кәгьбәтулла белән саубуллашалардыр...
Түбәгә менеп баскач, күкрәкләрем киңәеп китте. Күз алдымда илаһи манзара ачылды Бер яктан тулган ай мөлдерәп карап тора, икенче яктан шәфәкъ кызыллыгы беленеп килә.. Кояш әле чыкмаган, әмма хәбәре бар. Күктә каурый болытлар йөзә... Минем мондый вак. тетелгән, төтен кебек болытларны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Таң яктысы ныграк таралган саен, ай тоныклана бара, чигенә, галәм киңлегенә кереп чума... Мин, сызылган махсус юл буенча, Кәгьбәтулланы әйләнә башлыйм. Таң җиле минем керфекләремдә эленеп торган яшь тамчыларын таулар арасына алып китә, ул эчкерсез күз яшьләрем Гарәфәт тауларына, Нур тауларына. Мина һәм Мөздәлифә тауларына бәлки иртәнге чык булып төшәр, таш араларында үскән гөлләргә яңгыр тамчысы булып тоелыр, таңнарда сайраган былбылларга зәмзәм суларын хәтерләтер... Хуш, Кәгьбәтулла, хуш, Мәккә, хушыгыз, инде яратып өлгергән кырыс тауларым! Сез мине — яшел болыннардан, кара урманнардан дөреслек, хакыйкать эзләп килгән бер авыл баласын, татар кешесен чит итмәдегез, серләрегезне ачтыгыз, көч-гайрәт бирдегез, үзегездәге нурны һәм хикмәтне минем белән дә уртаклаштыгыз. Мин сезнең хакта илемә дә кайтып сөйләрмен, сагынып, елап, сокланып сөйләрмен... Мен ел иман белән, кыйбла белән, Коръән белән
Король Абдул Азиз исемендәге аэропортның хаҗга килүчеләрне каршылау залы
яшәгән МИЛЛӘТСМНСН НӘРСӘЛӘР югалтуын, шушы изге төшенчәләрне НӘРСӘЛӘРГӘ алмаштыруын аңлатып, ачына-ачына сөйләрмен. Анламасалар да. тынламасалар да, хәтта дошман итсәләр дә, динебез турында, Мәккә турында. Кәгьбәтулла турында — ссзнен хакта сөйләрмен. Мин биредән шушы изге амәнәтне алып, илемә китәм. Раббым, юлларымны хәерле кыл сана...
Без китәбез... Мәккәдән Мәдинәгә китәбез, аннан, Алла кушса, Казанга... Кичкә таба Мәккә күген болытлар каплап алды, көтмәгәндә генә жил-давыл чыкты. Аннан, Мәккә күген төрле урыннан кискәләп, яшен кылычлары уйнаклый башлады. Бөтен Мәккәне дер селкетеп, күк күкрәде, Мәккә өстенә тоташ гүләү жәелде Кичке энгерне яшен уты торган саен ныграк яктырта барды
Күк күкрәүне жинсп, Мәккә өстендә азан тавышлары яңгырады. Яшен яктысы астында, барыбыз да, бердәм булып, ишегалдоша ахшам намазына тезләндек Бу безнең Мәккәдә укыган соңгы намазыбыз иде. Күк күкри, яшен яшенли, давыл уйный. Ә без намаз укыйбыз! Башыбызга, битләребезгә, аркаларыбызга янгыр тамчылары бәрә — ә без намаз укыйбыз!! Көчле җилдән агачлар каерылып чыга, йорт почмагыннан дөбердәп ташлар коела — ә без намаз укыйбыз!!! Йөзләребездән, янгыр тамчылары белән аралашып яшь ага, намазлыкларыбызны жил алып очыра, ә без, Мәккә урамында яңгыр суына тезләнеп, намаз укыйбыз... Бу безнең Мәккәдә соңгы намазыбыз, саубуллашуыбыз, бәхилләшүебез... Рәнжсмә безгә, изге кала, рәнжемәгез безгә, кырыс таулар, бәхил булыгыз, сау булыгыз, имин булыгыз.. 14 апрель. Төнге сәгать икеләрдә, өч автобуска төялеп. Мәдинә шәһәренә кузгалган илек. Мәккә белән Мәдинә арасы — 450 чакрым Без бу араны төнлә үтәргә тиешбез, чөнки көндез бик эссе, көнне дә юлга әрәм итәсе килми Мәккә шәһәре безне күз яшедәй чиста яңгыр тамчылары белән озатып калды Без хәзер менә, тулган айны юлдаш итеп, Мәдинә шәһәренә барып ятабыз. Юллар кин һәм чиста, ялт итеп тора. Шуңа күрә автобусларның тизлекләре бик зур. Автобус эчендә, гүләп, конденционерлар эшләп тора, алар бертуктамый салонга суык һава кудыралар. Автобус эче шулкадәр суынды ки, әбиләр, калтыранып, үзләре белән алган бишмәт-пальтоларына, мамык шәлләренә урана башладылар. Аларны кызганып, салкынны туктаткан идек, автобус эче бер мизгелдә кызу мунчага әйләнле дә калды Йоклау түгел, сулыш та алып булмый. Шулай бер туңып, бер пешеп, өйлә турында Мәдинә шәһәренә килеп егылдык. Ун сәгать кыймылдамый утырып килен, аяклар гөбе кебек шешенгән, билләр каткан, баш минкегән иде Кызу кояш астында, шыбырдашып, шәһәр урамнарына коелдык. Күзгә иң беренче ташланган нәрсә — шәһәрнсн гаять чисталыгы һәм яшеллек булды. Мәккә шәһәрендә һәр агач төбенә кран куеп, агачларны су сибеп кенә үстерсәләр, Мәдинә урамнарында яшеллек урыны-урыны белән урмандай кебек иде...
Мөселман кешесен барлык юллар да кая илтә? Мөселман кешесен барлык юллар да мәчеткә илтә. Без дә, ару-талуларыбызны, ашамаган-эчмәгәнне онытып. Пәйгамбәребез мәчетенә юнәлдек. Бу мәчет, әһәмиятлслсгс ягыннан. Мәккәдәге Баш мәчеттән кала, икенче урында тора. Башта, мәчет янындагы заманча бәдрәфләргә кереп, госел коендык. Аннан ирләр —аерым, хатын-кызлар аерым ишекләрдән кереп, мәчеттә өйлә намазын укыдык. Мәккәдәге һарам мәчетеннән аермалы буларак. Пәйгамбәребез мәчетендә ирләр һәм хатын-кызлар заллары аерым, бик унайлы. Мәчетнең эчендәге чисталыкны, матурлыкны сөйләп тә аңлатырлык түгел. Идәннәргә затлы келәмнәр жәелгән, түшәмнәр шәрыкъчә зәвыклы итеп бизәлгән Рәт араларында зәмзәм суы салынган савытлар тезелеп киткән
Мин көнемне шушы мәчеттә намаз укып уздырдым. Пәйгамбәребез бу мәчеттә укыган намазны башкаларныкыннан мең мәртәбә хәерлерәк, саваплырак, дигән Өйлә, икенде, ахшам намазлары арасында. Иран, Индонезия, төрек хатыннары белән бергәләп, зекер әйтеп, тәсбих тартып утырдым. Арып киткәч, башымны кыйблага куеп, бераз ял да итеп алдым. Бу мәчет бүген минем йортым ла. гыйбадәтханәм дә. сыеныр, ял итәр урыным ла иде.
Шушы мәчеттә үк Пәйгамбәребезнең кабере, аның янәшәсендә — хәзрәтн Әбүбәкернеке. хәзрәтн Гомәрнске Барысының да рухлары шат булсын, дип догалар кылабы 1 Пәйгамбәребез үзе исән чагында ук әйтеп калдырган “Мине вафатымнан соң зиярәт нткон кеше, әйтерсең, саулыгымда зиярәт иткән
кеше кебектер" дигән Аның Каберемне зиярәт иткән кешегә Шәфәгатем важиб булыр . дигән хәдисе лә
10. «к. у . м ю
бар. Пәйгамбәребез дә үзенен өммәтенең — мөселманнарның догаларын көтә, ислам динен дөрес итеп, үзе өйрәтеп калдырганча алып баруларын өмет итә. Әмма, кызганычка каршы, ислам диненә дә төрле мәҗүси элементлар, бидегать гамәлләр көннән-көн ныграк үтеп керә башлады. Пәйгамбәребез кабере тирәсендә барган ыгы-зыгылар да вакыты-вакыты белән мәҗүсилекне хәтерләтә башлый. Кешеләр, берсен-берсе этә-төртә, каберлеккә омтылалар, хискә бирелеп, битләрен тырныйлар, елыйлар, куллары белән орынырга тырышалар. Болар барысы да гөнаһ эшләр, диннән чыгу, мәҗүсилек. Пәйгамбәребез баш очында тыныч кына укыган бер дога — иң саваплы эш булачак. Хатын-кызга исә. кабер тирәләрендә йөрү, гомумән дә килешә торган эш түгел... Шуңа күрә мин Пәйгамбәребез рухына догаларымны да аның изге мәчетендә кылдым, мәчеттә сорадым...
Кичкә таба шатлыклы хәбәр җиткерделәр — безне Казанга алып китәсе самолет туп-туры Мәдинәгә килә икән! Әле Җиддәгә барып, шуннан очу каралган иде, менә хәзер самолетны Мәдинәгә үк китертергә булганнар. Тилмергән, арыган әбиләр куанышалар. Ястү намазыбызны укуга, туп-туры аэропортка юл тоттык. Әмма барысы да без уйлаганча булып чыкмады. Автобусларга төялеп. Мәдинә шәһәре аэропортына килеп төшкәндә, сумкаларына "Казан" дип язылган яп-яшь ир-егетләр без очасы самолетка утырырга баралар иде. Соңыннан билгеле булды. "Король кунаклары"ның бер өлеше, кайта алмыйча, аэропортта калган. Россия консулы үзе килеп, безгә дигән самолетка аларны утыртып җибәргән. Безне кире бордылар...
Безнен Мәдинәдә кунар урыныбыз юк иде. Шоферларыбыз төнгә юлга чыгудан баш тарттылар. Без, чыпталарыбызны җәеп. Мәдинәнең таш урамнарына сузылып яттык...
300 мен кешелек бу шәһәр төнлә бер дә йокламый ахры —урам тулы халык. Әллә болар да безнең кебек килгән кешеләр микән? Мәккәдә урамда яткан кешеләрне күреп, гаҗәпләнгән һәм кызганган идем. Урамда калу бик тиз икән, һәм бер дә авыр, унайсыз хәл түгел. Мәдинә урамнарында сандалларым тузып, ертылып төшеп калды. Янымда башкасы юк, алырга акчам да юк. Кайда оекчан, кайда яланаяк йөрим. Мин бу халәтемне күп еллар элек төшемдә күргән идем инде, кайсы шәһәрдә шулай яланаяк йөресемне генә чамаламаган идем. Ул, менә, Мәдинә булып чыкты. Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да — Аллаһы Тәгаләдән. Безнен арыган, хәлсезләнгән, авыру килеш таш урамнарда аунавыбыз да Аллаһының бер сынавы. Егерме көн буе авырлыкларнын төрлесенә түздек, сынауларның төрлесен кичердек, менә хәзер, сукбай хәленә куеп, Аллаһы безне урам белән сыный. Шушы хәлдә дә су табып, тәһәрәт алырга, намаз укырга, сабыр булырга кирәк. Халык түзә. Кемдер шаярган була, кемдер үзендә булган соңгы ризыгы, суы белән уртаклаша. Кемдер әле бушка чәй өләшкәннәрен күреп кайткан, без, татарга, чәй генә булсын, барыбыз да шунда йөгерәбез.
Төнге күккә карап, Мәдинә урамнарында ятам. Аста — бер намазлык, өстә юка күлмәк... Аның каравы мин Пәйгамбәребезне якын иткән, үзенә сыендырган, исламның беренче башкаласы булган бөек шәһәрдә төн кунам. Минем туктап уйланырга, күргәннәремә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга вакытым күп. Пәйгамбәребезнең язмышы, ул үзе туганчы ук, шушы мөбарәк шәһәр белән бәйләнгән була. Пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла сәүдә эше белән шөгыльләнә торган була. Шушы максат белән ул Мәккәдән Мәдинә шәһәренә китә һәм шунда үлеп кала. Бу хәл Пәйгамбәребез туарга ике ай кала була — Аллаһы аны туганда ук ятимлек авырлыгы белән сыный. Пәйгамбәребез, алты яшьләрендә, әнисе Әминә белән Мәдинә шәһәренә, әтисенең каберен күреп кайтырга китә. Алар анда бер ай чамасы яшиләр Юлда кайтканда Пәйгамбәребезнең әнисе авырып китә һәм үлә. Кечкенә Мөхәммәт бөтенләй ятим кала... Әмма бу әдәпле, эчкерсез кешене, тәкъдирендә үк Пәйгамбәрлек язылган бәндәсен Аллаһы ташламый, дөньяның ин авыр сынауларын биреп сыный- сыный да, ана кешелек дөньясында булган ин зур, иң бөек, иң авыр, әмма ин саваплы эшне — ислам динен тарату бурычын тапшыра.
Ин авыр вакытларда Мәдинә шәһәре Пәйгамбәребезне үзенә сыендыра. Мәдинә халкы йомшак күнелле, ихлас мөселманнар булалар, әмма дин өчен сугышларда алар үзләрен арысланнарча тоталар, Аллаһы ризалыгы өчен үлемнән курыкмыйлар. Пәйгамбәребезгә ияреп, берничә тапкыр Мәккәгә сугыш белән
баралар, Мәккәне алалар, Кәгъбәтулладагы сыннарны чыгарып бәрәләр, Мәккә өстснә ислам байрагын кадыйлар... Пәйгамбәребез шушында, Мәдинә шәһәрендә картаеп үлә, шушында күмелә, рухы әти-әнисеннән ерак китми, истәлеге мөселманнар күнелендә мәңгегә кала...
...Сәгать иртәнге 4 ләр тирәсе. Иртәнге намазга кисәтү азаны янгырый, әмма әле намазга иртәрәк булырга тиеш — күк читендә әле тан яктылыгы күренми Ул арада безне автобусларга төйи башлыйлар Шәһәр читендәге бер чәйханәгә кереп, юынабыз, чистарынабыз, иртәнге намазга әзерләнәбез. . һәм тан вакыты кергәндә. Мәдинәне калдырып, юлга кузгалабыз... 15 апрель һәм тан белән без тагы юлга кузгалабыз. Автобуста иртәнге намазыбызны укыйбыз. Кузгалып китәр алдыннан безгә игелекле бәндәләр бушка азык-төлек, зәмзәм сулары таратып чыгып киткәннәр иде. бераз капкалап алдык. Без хәзер Жиддә шәһәренә — халыкара аэропортка барабыз. Безгә дигән самолет йә бүген төнлә, йә бераздан килергә тиеш, диләр Иншаллаһ. монда яткырмаслар, калам дисән дә калдырмаслар, ул яктан монда тәртип бик нык, хәтта Мәдинә шәһәренә дә һәрберебезне санап керттеләр, санап чыгардылар Биредән Жиддә аэропортына 400 чакрымнар, диләр. Әбиләр батырларча түзә. Көн кызуында юлда бару шактый авыр икән. Конденпионсрлар сш кына ватыла, эштән чыга башлады Мунчада барган кебек барабыз. Аяклар гөбе кебек шеште, аларны кая куярга да белмибез. Мин фәкыйрегез, гомумән, яланаяк, мин аны сизмим дә, әсәрләнеп, тәрәзәдән тирә-якны күзәтәм. Мин, юлда йөрергә бик яратам, бер генә мизгелемне дә бушка әрәм итәсем килми, йотлыгып, изге җирләрне карыйм, бу манзараларны күнел түренә салып куям, шушыларны күрә алуыма куанам
Мәдинә белән Жиддә арасында да таулы урыннар күп, әмма мондагы таулар Мәккәдәге кебек түгел, алар шактый тәбәнәк һәм күбрәк таш-балчык катламыннан торалар, ахры, һәрхәлдә, кара мәрмәр кыялар түгел инде Тау араларында сирәк- мирәк кәрлә куаклар күренеп кала Тигезлек дигән урыннарында да көйгән каты балчык кына күренә Монын кай төшендә арыш-бодай үстерәләр дә, кай төшендә җәннәт җимешләре җитештерәләр икән сон9 Хәер, сирәк кенә яшел утраучыклар — оазислар да очрый Алар тирәсендә озын муенлы дөяләрнең һәм тагы ниндидер хайваннарнын йөргәннәре күренә Безгә юл өстендә шәһәрләр, авыллар, кеше заты очрамады диярлек
Шулай итеп, көндезге сәгать 11 ләр тирәсендә Жиддә аэропортына килеп життск Әйткәнемчә, бу аэропорт мәйданында алдан ук бөтен урыннар илс-илс белән бүленгән була, безнең урын инде, һәрвакытгагыча, юк, без бу юлы төрекләр янына барып баш төрттек Кая барсаң да, әле дә ярый шул төрекләр бар, беркайчан татарны ярдәмнәреннән ташлаганнары юк Төенчекләребезне дә бушаткач, шактый зур урынны алып, иркенәеп, аякларыбызны сузып, Җилдә аэропортының таш мәйданында самолет көтә башладык Монда бездән башка да хаҗилар күп, барысы да илләренә ашыга, илләренә ашкына Шунысын да әйтергә кирәк, аэропортның бу терминалыннан бары тик хаҗилар гына оча Монда барысы 310 павильон бар икән Аэропортта атлаган саен ялт итеп торган бәдрәфләр, душ керү урыннары, намаз уку өчен махсус урыннар, ашханәләр, чәйханәләр, медпунктлар, банклар, тагы әллә нәрсәләр. Кыскасы, Жиддә аэропорты үзе бер шәһәрчек, үзе бер дөнья...
Инде өйлә, икенде, ахшам намазларын да укып куйдык. Караңгы төште мәйданда утлар кабынды Самолет кайчан килер, белүче юк Без инде ана да бик борчылмыйбыз Ахыры хәерле булсын, әле беркемнең дә юлда утырып калганы юк, насыйп булса, илләргә дә кайтырбыз Инде ястү намазын да укыдык Гарәп җирләренә төн килде Әбиләребез, башларын төенчекләренә төртеп, сабый балалар кебек йокыга киттеләр. Төшләрендә бәлки алар әле һаман Кәгьбәтулла тирәсендә әйләнеп йөриләрдер, Гарәфәт тавында намаз укыйлардыр, бәлки инде, хыялларында, төшләрендә генә булса да илләренә кайтып, яраткан оныкларын сөяләрдер, аларга дип алган Хаж күчтәнәчләрен тараталардыр Илгә имин кайтып җитсәгез иде, газиз әбиләр
Төн уртасында безне самолетка утырта башладылар Бер генә кешебезне дә югалтмыйча, җуймыйча, исән-имин килеш, кулларыбызга зәмзәм сулары тотып без үзебезне алып килгән Башкортстан самолетына яңадан аяк бастык
Тан әле атмаган
иде... Без әле илләргә кайтып җитмәгән идек... Төнге күк безне. Хаҗдан кайтып килүче татар кешеләрен, үз кочагына алды, без, Аллага тапшырып, юлга кузгалдык
16 апрель. Без бик озак кайттык... Тагы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тукталыш ясадык, тагы көттек, тагы сабыр иттек... Иртәнге намазны самолетта укыдык, көндезге намазны самолетта укыдык, кыйбладан Казан тарафына карап, очтык та очтык. Безгә бу юлы самолетта ашарга да бирмәделәр, эчәргә дә бирмәделәр, кемдә нәрсә бар, шунын белән бүлештек, шуңа канәгать булдык. Мәккәдән чыгып киткәнгә өч тәүлек булганда, кичке якта, ниһаять, исән-имин Казан каласына кайтып життек. Казан безне ап-ак карлары, әле эремәгән бозлары, салкынча җилләре белән каршы алды. Монда җәй түгел, әле язның да эзе юк иде. Шуңа карамастан, һәр кешене кочаклап үбәсе, һәр каенны кочаклап елыйсы, тун булса да, үз җиреңә, үз туфрагына ятып сабый бала кебек ауныйсы килә! Хаҗдан кайтучының күңелендәге хисләрен сөйләргә әле сүзләр табылмаган, аны сөйләп тә булмый, ул хисләрне үзеңә кичерергә, үзеңә татып карарга кирәк... Күбебез нык кына чирләсә дә, кайберләребезне самолеттан ике яктан култыклап алып чыксалар да, бу мизгелләрдә дөньяда бездән дә бәхетле кеше юк иде, без күп газаплар үтеп, җәннәткә эләккән кешеләр кебек куаныштык, безнең күңелләребез, кош булып, очып китәргә әзер иде, без әле, әйтерсең лә, һаман җиргә төшмәгән, һаман Мәккә-Мәдинә өсләрендә очабыз, мәңгелеккә таба очып барабыз кебек иде...
Хаҗ көндәлегем тәмам Мин аны, июньнең иң челлә көннәрендә, 35-38 градус эсселектә ак кәгазьгә күчереп утырам. Барысы да яңадан күңелемдә терелә, уяна, хәрәкәт итә башлый. Минем ак кәгазьдән, бу хатирәләрдән, бу илаһи манзарадан аерыласым килми, кипшергән иреннәремне зәмзәм суы белән чылатам да, милләттәшләремә тагы куңелемдә булганнарымны, Хаҗда кургәннәремне сөйли башлыйм. Мин ул хакта гомер буе сөйләргә әзер Бу көндәлегемне дә халыкка җиткеруемнең төп сәбәбе — башкаларны да Хаҗ белән кызыксындыру, күңелләрендә бу изге урыннарга карата мәхәббәт уяту, аларны ислам диненә тарту, иманга чакыру иде. Әгәр минем бу язмам бер генә кешедә булса да динебезгә мәхәббәт уятса, намаз укырга этәрсә, иманын ныгытырга ярдәм итсә, мин бик бәхетле булыр идем Каргалган, бозылган, җимерелеп барган бу дөньяда бер мөселман кешесенең булса да артуы, тагы бер якты нурның барлыкка килүе, ислам диненең таралуы миңа алга таба яшәремә көч, дәрт бирер иде, бу газапларның, бу интегуләрнең юкка гына булмавын, Аллаһыризалыгы өчен, халкыбызны иманга кайтару өчен дә булуына мин тагы бер тапкыр инаныр идем .
Бу изге сәфәрне оештырган һәм исән-имин башкарып чыккан Габдулла хәзрәт Галиуллага рәхмәтләрем зур. Шулай ук татар хаҗиларына, хәлсез карт-карчыкларга һәрвакыт ярдәм итеп йөргән Габдрәшит хәзрәткә, Камил хәзрәткә, татар шәкертләренә Аллаһының рәхмәтләре булсын Бу көндәлектә барлык юлдашларымны да телгә алып бетерергә мөмкин түгел, әмма алар барысы да минем куңелемдә, хәтеремдә, куз алдымда Ялгышып рәнҗеткән, хәтерегезне калдырган булсам, мине кичерегез, күңелләрегездә үпкә- рәнҗеш тотмагыз Мин исә сезнең барыгыздан да бәхил, барыгызны да кичерәм, барыгызны да яратам. Без барыбыз да мөселманнар, без барыбыз да кардәшләр, без барыбыз да татарлар
Гомер йомгагым, язмыш йомгагым һаман тәгәри дә тәгәри... Бөтен ил куз алдында, милләт күз алдында... Раббыбыз каршында һәм аның тәкъдире белән
— Тәгәри китте, йомгагым, күрмәдегезме, агайлар?
Агайлар дәшми.. Ил дәшми... Милләт дәшми.. Ком чүлендә ялгыз калган юлчы кебек, мин тагы бөтен дөньяга ачыргаланып кычкырам:
— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар?!!!
Җавап юк. Исерек ил корылык афәте каршында, ачлык афәте каршында, имансызлык афәте каршында телсез булып басып тора
— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар..
Күктән бер аваз ишетелә;
ТАУ КУЫШЫНА КИЛ.. ТАУ КУЫШЫНА КИЛ ТАУ КУЫШЫНА КИЛ Үз-үзеңне тап, Аллаһыга кайт.