Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТР ЯРАТА


Иҗат кешеләре бергә җыелса, сүз, әлбәттә, сәнгать язмышы, аны билгеләүче шәхесләр турында була. Мәдәниятебезнең өч олпат заты СССР ның халык артисты. Татарстанның һәм Русиянең Дәүләт бүләкләре лауреаты артист Шәүкәт Биктимеров. Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать зшлеклесе, Дәүләт бүләкләре лауреаты язучы Туфан Миңнуллин. СССРның халык артисты. Татарстанның һәм Русиянең Дәүләт бүләкләре лауреаты, Г Камал исемендәге Татар академия театры баш режиссеры Марсель Сэлимҗановларның әңгәмәсе дә шул турыда иде Шәүкәт Биктимеровның 70 яше тулу, очрашуга сәбәп булса да, сөйләшүләре киңәеп китеп, зыялыларыбызны борчыган бик күп мәсьәлә-ләрне үз эченә алды.
Туфан Миңнуллин: Сүзебезне Шәүкәт абыйны олы артист иткән театрдан башлау дөрес булырдыр Театрны театр иткән татар халкы язмышына да кагылмый булмас Чөнки татар театры — татар халкы үзе тудырган театр Аннан соң, театрдан, ягъни мәсәлән, ижаттан кала. Шәүкәт Биктимеров яшәгән мохит, заман да бар бит әле. Ул турыда сөйләшмәсәк, әңгәмәбезгә тирәнлек җитмәстер.
Марсель Сәлимжанов: Сәнгать дөньясында театр мәктәбе дигән төшенчә бар. Ул мәктәпнең нидән гыйбарәт икәнен төгәл билгеләве дә авыр Аерым театрга гына хас уйнау, стиль, фикерләү рәвешедер инде ул. Урыс театрында МХАТ театры мәктәбе. Малый театр мәктәбе. Вахтангов театры мәктәбе дигән төшенчәләр яшәп килде Бара-тора алар үз йөзләрен югалттылар Алар барысы да “русская советская школа” дип атала башлады
Безнең үз мәктәбебез сакланып килә Театрыбызның 90 еллык тарихы бар һәм шушы тугыз дистә ел дәвамында үзебезгә генә хас татар театр мәктәбе яшәп килә Бу бигрәк тә артистларыбызнын үзенчәлекләрендә күренә
Шакир Шамильский дигән артист бар иде. Ул махсус уку йортында театр белеме алмаган "Нур” һәм "Сәйяр" труппаларындагы артистларның уенын күреп, театрга гашыйк булган, үзе уйный башлаган Беренче татар артисткасы Сәхибждмал Гыйззәтуллина-Волжская ана бик зур тәэсир итә. Ә үзенең биографиясендә Шамильский “Карисвтан бик күп өйрәндем”, — дип яза Татар театрына бу артистның йогынтысы бик зур. Ул Карисв белән бергә безнең милли сәхнә сәнгатебезгә нигез салучы шәхес
Шамильскийнын уен алымнарын Фуат абый Халитов куллана башлый Аннан сон Ринат Тажстдинов Ринат үзе Шамильскийнын уенын күрмәгән, ләкин Халитов белән бергә уйнаган кеше. Хәзер исә яшь буынга Ринат Тажстдинов зур йогынты ясый Шулай итеп, мәктәп сакланып бара
Шәүкәттә мин Хәлил Әбжәлилов һәм шул ук Шакир Шамильский уен алымнарын күрәм
Шәүкәт Биктимеров: Үзенчәлек турында сөйләгәндә, мин аны театр кешеләреннән аерып ала алмыйм Алар бит үзләре бер дөнья иде Мина татар театрын тудырган шактый өлкән боек әһелләр белән эшләргә туры килде. Яшь
вакытта тәҗрибә юк, сәләт ияләренең иҗатларын лакмус кәгазе кебек сеңдереп барасын. Аны еш кына аңлап та эшләмисең.
Баштарак Зәйни Солтанов. Касыйм Шамил белән бергә кечкенә генә рольләрдә чыгарга туры килде мина. Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Гөл-сем Камская, Галия Нигьмәтуллина. Галия Булатова, Хәким Сәлимҗанов, Фуат Халитов, Хөсәен Уразиков, Камал III Режиссерлар: Габдулла Йосыпов, Ширияздан Сарымсаков, Кәшифә Тумашева... Шулар белән рухланып яшәдек, аларнын уенын сокланып күзәттек.
Сәхнә осталарыбызның уеннарын урыс һәм башка милләт артистларының уеннары белән чагыштырып карыйм әле, безнекеләр берсеннән дә ким түгел.
Ул вакыттагы сәхнә таләпләре бүгенге күзлектән караганда бәлки примитив булып күренәдер. Әмма, иманым камил, аларда фидакарьлек, сәхнәне изге урынга санау, ихласлык күбрәк иде
Марсель Сәлимҗанов: Син бик күп артистларны санап киттен, Хәлил абый Әбҗәлилов турында әйтмәдең
Шәүкәт Бнктимеров Хәлил абый — аерым шәхес Ул сәхнәдә гаҗәеп кеше иде Күз карашы искиткеч тирән иде анын. Мина Хәлил абыйның уены эталон булып килде Ул сәхнәдә алдый белмәде Бернинди арттырып җибәрү юк иде.
Туфан Миннуллин: Татар театрының үзенчәлеге, традициясе бәлки аның дөньяга туу тарихы белән дә бәйләнгәндер. Театр кемнәр тарафыннан тудырылган9 Ул милләткә хезмәт итәргә кирәк, татар милләтен башка милләтләр дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк, дип янган чын мәгънәсендә энтузиастлар, фидакарьләр тарафыннан тудырылган театр бит. Салон театры да, аристократия теләге яки дәүләтнең махсус указ белән оештырылган театр да түгел. Чын мәгънәсендә халык театры, һәм шушы традиция өлкән буын артистлардан яшьләргә күчеп, йогып килгән. Минем карашымча, ул бүген дә дәвам итә. Театрның төп миссиясе — татар халкына, милләткә хезмәт итү. Бу инде, татар булабыз, милли булабыз дип, түбәтәй киеп, яулык бәйләп йөрү генә түгел.
Уйнау дәрәҗәсе, артистлык осталыгы, пьесалар мәсьәләсендә урыс театрынын йогынтысы булган, әлбәттә, сүз дә юк. Әмма рухы халкыбызныкы булган. Бүгенге көндә дә театр шушы рухны саклап килә. Тамашачының тулып йөрүе, хәтта бик үк уңышлы булмаган спектакльләрне дә кабул итүе, театрны яратуыннан, мәхәббәтеннән килә Бу, Шәүкәт абый, сезгә кадәр эшләгән, ссзнен белән бергә эшләгән, сездән сон эшләячәк артистларның иң зур бөеклеге, дип саныйм.
Марсель Сәлимҗанов: Минем иҗатымда, тормышымда Шәүкәт белән бәйле бик күп вакыйгалар бар. Мин аны бала чагымнан беләм. Безгә бер йортта яшәргә насыйп булды. Театр училищесында уйнаган чорларын да хәтерлим. Мин анын уйнаган һәрбер ролен, диплом спектакленнән башлап, беләм. Бер ара Шәүкәтне бер төрле рольләрдә күп уйната башладылар. Яшь, чибәр, характерсыз герой-любовникларны көн саен уйный иде
Шулкадәр уйнаттылар моны, тавышы бетте. Ә мин Шәүкәтне юморга бай кеше итеп беләм, шуңа күрә, театрда эшли башлагач та, аңа иң беренче итеп кабәхәт, начар герой Дәүли ролен (Н. Исәнбәт — “Миркәй белән Айсылу") бирдем. Бар труппа аптырады. Ә ул шушында үзенең характерлы герой икәнлеген дә күрсәтте
һәм шуннан бәйләнеп китте. Бик тиз арада олы яшьтәге кешеләрне уйната башладым. Әйтик, “Ташкыннар"да (Т. Гыйззәт) — Биктимер
Шәүкәт Бнктимеров: Тора-бара ишанга барып җиттек. (К Тинчурин — “Зәңгәр шәл").
Марсель Сәлимҗанов: Шулай итеп, төрле пландагы, иң катлаулы образларны тудырырлык артист Шәүкәт Бнктимеров дөньяга килде
Туфан Миннуллин: Шәүкәт абый, сез — авыл малае. Театрга килеп керү ничек булды сон9
куючы да ул. доклад сөйләүче дә ул.
Укытучыларның күбесе — мулла балалары. Әгие.мнен әтисе дә мулла иде Кайберәүләрне алып киткәннәр Безнең гаиләгә ничектер тимичә калганнар. Авыл икс мәхәлләле иде, бер мулла юкка чыккан, ә безнең бабай исән калган. Икенче тормыш башлангач, әти укытырга мәдрәсәдән мәктәпкә күчкән Мәһабәт кеше иде, озын буйлы, минем ише түгел Театрны бик ярата, спектакльләр оештыра иде Аның йогынтысы белән скетчларга катнашып кереп киттем.
Авылга артистлар килгәч, безгә кертәләр иде. Мулла йорты бит — иркенрәк. Авылыбызга килгән артистларның һәрберсе безнең өйдә кунып чыккан кеше. Шулар арасында туганнан туган апам Галимә Ибраһимова да бар иле Әтинең апасының кызы Казанга килгәч, ул. бүген репетиция, бүген сдача, дип ә<1тә иде Мин, бәләкәй малай, бик аңламый идем Театрга кереп шуларны карап утырганым хәтердә Галимә апа балетмейстер Гай Таһировка кияүгә чыккач та, мин аларга, җизни дип бара идем Шулай итеп, опера театрына да билетсыз керә-керә. спектакльләрне эшләү вакытыннан алып карый идем.
Кайбер артистларны төшемдә кебек хәтерлим. 1938 елны, икенче сыйныфта укыган чак, Казанга килеп Фатих Хөснинең "Урманда" дигән әсәрен караган идем Бу минем беренче спектаклем. Хәлил абый Әбҗәлилов та, Касыйм абый Шамил дә уйнадылар Шул хәтердә сакланган.
Артист тормышы читтән бик жинсл күренә бит Ул вакытта тормыш авыр
Туфан Миннуллнн: Сез үзегезгә хас юмор белән шаяртып сөйлисез Коймак ашау өчен генә булмагандыр инде. Шәүкәт абый Сезнең заманда тормыш ифрат авыр булса да. кешеләрнең рухы сәламәтрәк иде Безнең яшьлектә дә артистларга хормәт һич кенә дә аларнын матди тормышы белән бәйләнмәде Алар авылга килгәндә, ин кадерле кунакны каршы алгандай каршылыйлар иде. Азарга урынны түрдән җәйделәр. могжиза күрсәтүчеләргә караган кебек сихерләнеп
Шәүкәт Биктимеров: Әти укытучы иде. Әни мәрхүмә дә укытучы булган Ул вакытта авылга театрлар бик килмиләр, кино да юк. Авылмын интеллигенциясе укытучы иде. Бәйрәм булса, концерт ясаучы да ул, спектакль
бит инде, авылга килгәч, артистларга ит-катык. ондыр-фәләндер бирәләр Тегеләр коймаклар пешереп ашыйлар Ә без — авыл халкы — ач. Болар бәхетле кешеләр
икән, дип уйлый илем
Күчмә театрның бөтен артистын бик яхшы бсләм Шулар белән сөйләшеп йөргәндә театрга лимләндсм дә. Бер артистка безгә квартирга төште Коймак пешереп ашады, безгә дә өлеш чыгарды Ач вакыт бит Эх, мин әйтәм, коймак ашыйсың килсә, артист булырга кирәк икән
Ш Биктимеров Фаюнин рагендо
карадылар һәр татар авылында авыл кешеләре җыелып үзләре театр уйныйлар иде. Хәзер дә артистларга хөрмәт зур. Әмма элеккечә мөкиббән китмиләр. Артистка “синдәй, миндәй бозау”га караган кебек карый башладылар.
Шәүкәт Биктимеров: Анысы шулай инде. Мөнәсәбәт бераз үзгәрде. Билгеле, кырык бишенче елның язында яна ачылган театр училищесына укырга килгәндә тамак кайгысы түгел иде миндә. Артист булып, сәхнәдә уйнау хыялы алып килде. Минем белән бергә инде фронттан кайткан егетләр дә булды. Күбесе яраланган, култык таягы белән йөриләр иде.
Укытучыларыбыз Сәет Булатов. Ширияздан Сарымсаков, Луиза Сәлиас- карова (Хәсән Туфан хатыны), Габдулла Шамуков, Латыйф Җәләй — барысы да театрда эшләүче кешеләр, артистлар, режиссерлар.
Шунысы кызык, безнең этюдларны карарга беренче курстан ук Фатыйма Камалова. Галия Нигъмәтуллина, Галия Булатова кебек танылган артистлар киләләр иде. Имтихан спектаклен карарга академия театры тулысынча кереп утыра иде. Димәк, алар безгә өмет белән караганнар, театрның киләчәге турында уйлаганнар.
Театрда беренче ролем 47 елны Кәшифә Тумашева куйган Сергей Михалковның "Кызыл галстуклар" дигән бер әйберсендә иде.
Туфан Миннуллнн: Шәүкәт абый, гафу итегез, сез бит карап торышка чибәр кеше түгел, һәрхәлдә, чибәрлек эталоны дип әйтеп булмый инде. Әмма, ни гажәп. сәхнәдә чибәр булырга тиешле мәхәббәт геройларын уйнадыгыз. Һәм чыннан да чибәр булып күренә идегез.
Марсель Сәлимҗанов: Бу чын мәгънәсендә могҗиза инде. Яшь чагында Шәүкәт урамнан барганда ана кызлар карамый да иде Гади генә кыяфәтле, кыска буйлы. Ә сәхнәгә чыккач, бөтенләй үзгәрә. Шәүкәтнең бу сыйфаты хәзер дә бар. Тормышта буе зур булмаса да, сәхнәгә чыкса — баһадир.
Моның сәбәбен берәү дә аңлата алмастыр. Кемгәдер бу сыйфат табигать тарафыннан бирелә, кемгәдер — юк. Тормышта кеше хисләрен яшерә төшә. Ә сәхнәдә күзләре ялтырый, тавышы яңгырабрак чыга, матур итеп сөйли башлый — бөтенләй үзгәрә, һәм киресенчә, тормышта бик матур булган, сәхнәгә чыккач ямьсезләнгән кешеләрне беләм. Табигать тарафыннан бирелгән бер серле әйбер инде бу.
Икс йөзләп кеше укып чыкты Шәүкәт белән, ә чынлап торып безнең театрда эшләп китүче — бары тик ул гына. Театр бик кырыс урын. Кайбер артист, аны ялгышрак алганнарын үзе сизеп китә, кайберсе...
Туфан Миннуллнн: Кайберләрең китәргә дә мәҗбүр иттерәләр...
Ул вакыт театрның бик авыр чакларына туры килә. Тамашачы театрга йөрмәгән чак. Театрның репертуарын да конфликтсыз пьесалар тәшкил итә. Тамашачылар ул әсәрләргә ышанмаган...
Марсель Сәлимҗанов: Режиссура белән дә ул вакытта буталчык иде. Бер режиссерны куялар, икенчесен алмаштыралар. Театр эчендәге атмосфера да сәламәт түгел.
Театрдан биздерү бик җиңел. Тамашачыны кире кайтару бик авыр. Моның өчен күп вакыт һәм көч сорала. Ә бизү өчен бер-ике сезон җитә Академия театрында кызык түгел — бетте-китте шунын белән. Мин яшьләр театрында эшләгәндә керә идем — елыйсы килә иде. Залда дүрт-биш рәт тамашачы утыра.
Шәүкәт Биктимеров: Театр училищесын бетергәч, яшьләргә кытлык икәнен күрдек. Олы артистлар составы әйбәт, көчле. Репертуар —очраклы, өстән төшкән күрсәтмә белән төзелгән. Мәҗбүри рәвештә урыс драматургиясен куйдыралар иде. “Модный” язучылар булды, әсәрләре бармый, әмма аларны куярга кирәк. Бер-ике милли спектакль, калганнары — Мәскәү тәкъдим иткән пьесалар.
Туфан Миннуллнн: Истәлекләр белән уртаклашабыз икән, шул чордан бер хатирәне сөйләп китим әле. Бик яхшы беләсез. Татар академия театрына баш режиссер итеп Михайлов дигән урысны билгеләделәр. Шул кеше театр
коллективын җыеп: "Я выбью из вас татарщину”, — дигән иде. Ана каршы
чыгып сүз әйтүче табылмады шикелле. Безгә, яна гына укып кайткан
щепкинчыларга. бу бигрәк авыр тәэсир иткән иде. Әйе. сүз әйтмәдек
Михайловка Ләкин театр үз юлыннан да тайпылмады. Озакламый килмешәк
урыс театрдан китәргә мәҗбүр булды.
Шәүкәт Биктимеров: Дөресен әйтим: “ Артист тормышы белән яшәп
булмас, халык йөрми, ана бу сәнгатьнсн кирәге юк, театр бетәр", — дип уйлаган
чакларым булгалады. Хәтта үзем теләп армиягә киттем, офицер булырга
ниятләгән идем Ләкин театр үлмәде. Чишмә кебек үз юлын тапты. Театрыбызда
үзгәреш башланды. Бу үзгәреш баш режиссер булып Марсель килгәч аеруча
сизелде
Ул Мәскәүдә театр сәнгате институтында зур осталарда укыган, театрның
традицияләрен белгән кеше. Ана диплом спектаклендә үк игътибар иттек А.
Островскийның "Котырган акчалар”ын куйды. Бу үзенә бер ачыш булды. Шул
ук артистлар, урыс әйбсрсс. ләкин театрга рух керде, җан керде Безнең өчен
театрны Марсель Сәлимжанов җитәкләргә тиешлеге ачык булды "Сүнгән
йолдызлар” (К. Тинчурин), "Миркәй белән Айсылу” (Н Исәнбәт), “Соңгы хат”
(Х.Вахит) .
Шул вакытта Рәфкать Бикчантаев тә спектакльләр куя башлады /Аның үз
карашы, үз интуициясе бар иде.
Марсель Сәлимҗанов: Мина олылар бик нык ярдәм иттеләр. Нәҗип
Гайнуллин. Ибраһим Гафуров белән дуслык зур иде. Хөсәен абый Уразиков
белән, ул үлгәнче, бик яхшы мөнәсәбәттә илек, һәм минем бәхеткә, алтмыш
беренче елда Щепкин училищесын тәмамлап кайткан студия. Яшьтәшләр.
Фикердәшләр. Алар булмасалар. бәлки язмыш башкарак булыр иде Бер-
беребезне жинсл аңладык. Хәй Вахитның "Соңгы хат”ында үзара аңлашуның
нигезе төзелде Заманның йогынтысы да бар әле Безнең буынны бит
"шестидесятники" дип, ягъни "алтмышынчы елларныкылар" дип йөртәләр.
Тагын бер әйбер бар. Яна режиссер килгәч, тсатрла өстсн-аска әйләндереп
үзгәрешләр кертә башлый. Күп артистларны пенсиягә озата, элеккеге
спектакльләрне уйнатмый. Ничектер акылым җитте, бер спектакльне дә
репертуардан чыгармадым. Үз традицияләре, үз мәктәбе булган театр белән сак
булырга кирәк иде.
Туфан Мнңнуллин: Адәм баласының кемгәдер күбрәк симпатиясе була, бу
табигый. Синең дә, Марсель, кемнәргәдер симпатияң бар. Шәүкәт абый шундый
артистларның берсе. Син аны сүгеп тә ташлыйсың, әмма яратасың.
"Әлдсрмсштән Элмэндэр’ нс башка театрлар куярга сорагач, мин бу спектакльне
Шәүкәтсез куймыйм, диюең үзе ни тора. Бервакыт мин Шәүкәт абый өстеннән
сиңа “жаловаться” да иттем әле “Әйт әле Шәүкәт абыйга, кайвакыт ул минем
пьесаларда арттырып җибәрә". — дидем. Син "Шәүкәт Биктимеровка сәхнәдә
нишләсә дә килешә", — дип җавап бирдең.
Марсель Сәлимҗанов: Артистка мәхәббәт, симпатия эштә туа Тормышта
дус булып була, әмма эштә — юк. Анда бер-береңне анлау бик мөһим Шәүкәт
мина артист буларак бик ошый Репетиция дәрескә охшамаска тиеш, дип саныйм.
Анда шаяру да, уен да. жинеллек тә булуы шарт. Шәүкәттә шул сыйфат бар. Ул
репетициягә җиңеллек кертә.
Шәүкәт Биктимеров: Мина төрле режиссерлар белән эшләргә туры килде
һәм бер нәтиҗәгә килдем Ижат чикләүне яратмый Мәсәлән, кайбер режиссер
теория белән шөгыльләнә. Сәнгать белән түгел. Ул спектакльне репетициягә
хәтле үк куеп килә. Мизансценалар сыза, бу сүзләр бодай әйтелер, бу кеше монда
басарга тиеш, дип конструкция төзи дә, артистны шул кысага куып кертә
башлый. Артист бу очракта попугайга әйләнә. Сәхнәдә үзеңне тоткын шикелле
хис итәсең.
Бу яктан Марсель Сәлимҗанов га, Празат Исәнбәт тә әсәрнең идеясен һәм
артистны ачарга тырышалар, аның шәхесенә иҗади мөмкинлек бирәләр Әгәр дә
артист шундый иҗади иркенлекне сизә икән, ул ачыла
Чын ижатым Марсельдән соң башланды, мин шуның белән бәхетле
Минем
стихиямә ирек бирелде. Ләкин ирек чамасыз түгел. Марсель мине контрольдә
тота. Тикшерә, юнәлеш бирә, әмма диктаторга әйләнми. Шуна бар рольләремне
д ә яратып уйныйм.
Режиссер диктатор булырга тиеш, диләр, бәлки шулайдыр, сәхнәдә
диктатурасыз булмый. Әмма һәр нәрсәнең чамасы бар.
Драматургия турында да әйтәсем килә. Туфан Миннуллин, Хәй Вахит,
Аяз Гыйләжев. Шәриф Хөсәенов — бүгенге драматургиянең олы затлары.
Театрның зур бер чорын, эпохасын тәшкил иткән кешеләр. Аларның әсәрләрендә
халык тәрбияләнде, артистлар үсте, театр яшәде. Бик зур рәхмәт. Минем иҗатым
шушы әйтеп киткән драматурглар ижаты белән бик нык бәйләнгән.
Туфан Мицнуллин: Тамашачы яки тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләнүгә
карамыйча, эшләү процессында тәм китергән, артист булуым белән бәхетле дип
эшләгән рольләр, мизгелләр бардыр...
Шәүкәт Биктимеров: Тәмле ризыкны ашыйсын да ашыйсың бит. Ничек
пешергәнне дә уйлап тормыйсын. Тәмле — бетте-китте. Шәриф Хөсәеновнең
“Әни килде”сендәгс Исламны ничек онытасың? Начар кешене яхшы итеп
уйнаганым өчен тамашачылар мине каһәрлиләр. Ләкин мина рәхәт. "Әни
килде”не Баулыда уйнаганда бер хатын беренче рәткә утырган да, шуннан миңа
таш атып утыра, ә мин сөенәм.
Туфан Мицнуллин: Театр сәнгате өлкәсендә кибәкне орлыктан аера
белүемә карамастан, минем дә шул рольдән соң сезгә карата бер тискәре
карашым туып, интегеп йөрдем. Шулай шәп итеп уйнадыгыз.
Шәүкәт Биктимеров: Леоновның “Ябырылу’’ында да шундыйрак роль.
Автор үзе карады, кабул итте. Тискәре булса да, рәхәтләнеп уйнадым
Горбатовнын “Бер төн”ендә Кривохатский да яратып уйнаган рольләрнең берсе
Тискәре, әмма бик кызыклы. “Зәңгәр шәл”дәге ишанны да әйтмичә булмый.
Марсель Сәлимҗанов: Гел тискәреләрне уйнатканмын икән. Шушында
өстәп китәсем килә, Кривохатский-Биктимеровны күргәч, Мәскәүнең билгеле
тәнкыйтьчесе Анастасьев: “Это лучший Кривохатский в Советском Союзе”, —
дип әйткән ИДС
Шәүкәт Биктимеров: Тискәреләрнең холыклары кызыграк, шуна алар
беренче булып искә төшәләр. Уңай рольләрне дә күп уйнадым. Әлмәндәр минем
өчен бик кадерле. Марсель пьесаны укуга, сиңа бирәм, дип әйтте. Башка
сораучылар бар, тик сиңа гына бирәм, ди. Кот алынды бит. Әсәрне укырга бирде.
Үзем генә өйдә укыйм, көләм дә, көләм генә. Куелышын ук күз алдыма китердем.
Әсәр бик яхшы укылды. Озын гомерле бу роль миңа бик зур популярлык
китерде.
Туфан, синең әсәрләреңдә Бәхтияр Канкаев, “Ат карагьГннан Шәкүр
карак та миңа якын.
Туфан Миннуллин: Берничә театрда “Әлдсрмештән Әлмәндәр”не карарга
туры килде. Карый алмыйм бит. Шәүкәт абый комачаулый. Анын Әлмәндәре
килә дә баса. Башка уйнаучылар әллә кая китеп югалалар.
Элегрәк артистнын дәрәжәсе классикада нинди роль уйнавы белән
билгеләнә иде. Совет чорында бу — Ленин роле иде. Аны теләсә кемгә
бирмәделәр. Ленинны уйнау өчен Үзәк Комитеттан рөхсәт алырга кирәк иде.
Хәтерләвемчә, элегрәк сез сүзегезне Ленин роленнән башлый идегез, һәм ул
табигый да. Заман өчен, конъюнктура өчен дә кирәк булгандыр.
Ленин роле дигәндә, мин һич кенә дә ирония сүзе кулланмыйм. Акыллы
кеше, бөек шәхес, аның ролен уйнавы җиңел булмагандыр. Бүгенге күзлектән
карап, фикерегез ничегрәк?
Шәүкәт Биктимеров: Ленинны уйнау бик жаваплы эш иде. Мин
кинодубляҗдан, радиодан башладым. Аннан соң Марсель Сәлимҗанов мина бу
рольне (Н. Погодин — “Баһадирлар”) тапшырды. Мәскәүдә парикларны махсус
эшләделәр, бөтен шартларны тудырдылар.
Ленин — егерменче гасырнын беек
шәхесләренең берсе Әйе. аны бик нык
идеаллаштырдылар. Хәзер төрле архивлардан,
төрле мәгълүматлар тартып чыгаралар. Ләкин,
игътибар итегез, ул бит революциядән сон
озак яшәмәгән Агачын гына утырткан,
җимешен күрмәгән. Шәкертләре исә бер-
берсен ашал, үтереп бетерделәр.
Минем ана мөнәсәбәтем. Бүгенге көндә
Ленинга шундый караш миндә канәгатьсехтек
хисе тудыра Без яшьтән Ленин исеме белән
ү стек бит
Күптән түгел Казан педунивсрситеты
студентлары белән очрашырга туры килде.
Шунда Русия дәүләтенең бүгенге башлыгы
Ельцин турында сүз чыкты Аннан да надан
итеп сөйләшүче юк бит Ун сүзнен берсе:
"Знаете, понимаешь' Ленин "Укырга, укырга,
укырга", — дигән. Менә бүгенге президент
ничә ел Русия башында утыра, укырга кирәк
дигән сүзен ишеткән юк әле Яшьләргә үрнәк,
укырга өндәү юк.
Ill Биктимеров Ленин ролендә
Туфан Миннуллин: Без бүгенге
көн сәясәтенә кереп киттек. Һәм бу
табигый да. Без сәясәттә яшибез, ансыз булмый. Үзгәртеп корулар башлангач,
безнең үтә булдыклы милләтчеләр дә барлыкка килде. Милләт турында
кайгыртып сөйләшкәндә безнен театрга гаеп ташланды Үтә уңган
милләтпәрвәрләр театр милли көрәштә катнашмый, митингларга чыкмый,
диделәр, пассивлыкта гаепләүләр дә ишетелде Шушы чор аша да үттек. Ә театр,
минем уемча, бары тик милли көрәш белән яшәде. Шуна күрә, бу мәсьәләдә дә
сезнен фикерегез матбугатта басылырга тиеш дип уйлыйм.
Шәүкәт Биктимеров: Безгә урамга чыгарга кирәк түгел Безнен янга кич
саен меңгә якын кеше жысла. Карарга, тынларга киләләр Без көн саен халык
белән сөйләшәбез. Шушы шартларда лозунг ташлап йөрү кирәкме’ Без
фикеребезне сәхнәдән җиткерәбез.
Театрның эш юнәлеше, сәясәткә карап, беркайчан да үзгәрмәде. Хәтта
торгынлык елларында да, милләт диеп кычкырып әйтергә ярамаган вакытта да,
ул халыкның университеты булды 1906 елда ачылган халык театры
позицияләрен саклады, халыкның мәнфәгатенә тугры калды, шуна яшидер дә
Туфан Миннуллин: Шул уңайдан бер вакыйганы искә төшерик әле
Бервакыт Марсель Сәлимжанов җитәкчелегендә театрнын өлкәннәре Үзәк
Комитетка керделәр Чит илгә гастрольгә чыгарга сорагач, ҮКнсн идеология
бүлегендә "Ә сез анда кемгә спектакль уйнарга җыенасыз9" — дип сораганнар
Чит илләрдә татарлар күп яши, аларга уйныйбыз, дигәнне ишеткәч “Ә сез
беләсезме, чит илләрдә татарлар берсе дә пролетар түгел, буржуйларга спектакль
уйнамакчы буласызмы9” — дип рөхсәт бирмәгәннәр
Марсель Сәлимжанов: 90 еллык тарихы дәвамында театр милләт өчен
көрәште Татар халкы йөзен югалтмасын, шушы дөньяда татар булып калсын дип
яшәде һәрбер спектакле шуңа юнәлдерелгән иде Хәзерге актив милләтчеләр
“милләт" сүзен әйтергә курыккан вакытта да. театр авыз тутырып татарча
сөйләшә иде Туфан, синең иҗатыңны гына алыйк Җитмешенче елларда
милләтчеләрнең кайсысы, урыстан курыкмыйча, халык алдына чыгып "Татар
түбәтәен башы белән бергә генә сала", — диде икән (“Бәхтияр Канкасв") 11. .к.
У., м к»
Шәүкәт Биктимеров: Шул сүзләргә Мәскәү гастрольләре вакытында
тамашачы кул чапты.
Марсель Сәлимжанов: Урыс белән татар мәсьәләсе им кискен итеп
куелган вакытта без "Илгизәр + Всра'ны уйнадык. Милләтара мөнәсәбәтләр
белән шаярырга ярамый, бик сак кыланырга кирәк, бу проблема дөньяда бар.
дидек. Ул заманда бу турыда берәү дә әйтми иде. Митингларга да чыкмыйлар
иде.
Сулдан уңга Г. Камал театры артистлары: Алсу Гайнуллина. Шәхсәнәм
Әсфәндиярова,
Шәүкәт Биктимеров. Зөлфия Зарипова Белгород шәһәре. 1989ел.
Үзгәртеп корулар башлангач, күпләр аптырап калды, ә без Вөҗдан
газабы’' спектаклен куйдык. Үзгәртеп коруны без дә әзерләдек, дип әйтер идем
әле. һәм бу ниндидер купшы сүз түгел. Татар классикасында анлаган кешегә
аңларлык сүзләр таба идек Г Камалнын “Американ”ында, мәсәлән, шундый
җөмлә бар: “Властьне алуы жинел, ә идарә итүе авыр”. Ул сәхнәдән әйтелеп
килде
Без урамга чыгып кычкырып йөрмәдек, әмма һәрвакыт татар теленең
чисталыгы өчен көрәштек, татар моңын, гореф-гадәтен күрсәттек. Театрны
урамга тезеп бастырып: “Азатлык! Азатлык!” — дип кычкыру — ул очсызлы
популизм. Тирәнрәк ысуллар белән эш итәргә кирәк.
Туфан Миннуллнн: Заманында андый хәрәкәт тә кирәк иде, әмма ул театр
эше түгел.
Марсель Сәлимжанов: Әлбәттә. Театрның үз вазифалары бар.
Туфан Мнннуллин: Әгәр әйтәсе сүзен театр мәйданда кычкырса, ә сәхнәдә
шул сүзне әйтмичә калса, анын кирәге булмас иде. Матбугатта шушы сүзләрнең
басылуы бик мөһим, чөнки бүген дә театр белән уйнаучылар бар. Театрга барлы-
юклы гаеп ташлау һаман дәвам итә.
Үзгәртеп кору дигәнне дә, демократиянең дә төрле якларын күрдек.
Демократиянең нәрсә икәнен иң надан кеше дә аңларлык итеп күрсәттеләр.
Шулай да театр яшәвен дәвам итә. Труппасы көчле, режиссурасы, аллага шөкер!
Драматургия дә, минемчә, үкереп еларлык түгел. Күптән түгел үткән пьесалар
конкурсына 65 сәхнә әсәренең килүе күңелле хәл. Аларнын сыйфаты төрледер,
әмма иҗат дәвам итә, язалар.
Марсель Сәлимжанов: Әлбәттә, яхшы пьесаларга беркайчан да туеп
булмый. Ләкин бүгенге көндә урыс драматургиясе белән чагыштырганда, безнен
хәлебез бераз яхшырак. Безненчә болай була ул дип, заман проблемалары
турында үз сүзебезне әйтеп киләбез. Бер генә теләк — күбрәк язсыннар,
батыррак булсыннар, бүгенге көннән курыкмасыннар иде Катлаулы, авыр чор,
әлбәттә, әмма анын кызык ягы да бар бит Шуны тота белергә кирәк. Буталчык
вакытта татарнын позициясе ничек булган, нәрсә белән яшәгән. Бу заман
тарихыбызда калырга тиештер.
Элегрәк репертуарны төзү бик катлаулы иде. Үзсннен худсоветын.
мәдәният министрлыгы, обком. Аннан соң бара идек Мәскәүгә, анда татарга
нәрсә кирәк икәнен бездән яхшырак “беләләр’’ иде. "Приемная комиссия" дигән
нәрсә булды. Драматург пьесасын бер ел уйлап йөри, ярты ел яза, спектакль
өстендә өч ай эшлисен... Нәтижәдә — шул комиссиягә җыелган кешеләр (күп
очракта дилетантлар) бер сәгатьтә сиңа Моны болай ит, тегене тегеләй ит,
драматург монда шулай язарга тиеш”, — дип китәләр иде. Бу бик рәнҗетеп килде
Аллага шөкер, алардан котылдык. Атнага бер-ике мәртәбә обкомга чакыртудан
да котылдык
— монысы бик әйбәт. Соңгы елларда минем өлешкә төшкән ин зур бәхетләрдән
берсе, дип саныйм.
Әмма мондый азатлыкның икенче ягы проблемалар да тудыра — социаль
мәсьәләләр бөтенләй диярлек чишелми. Менә Шәүкәт Биктимеров — СССРнын
халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты Әгәр дә аны пенсиягә чыгарсак. 300
тәңкә пенсия белән нишли ул? Вакыт житә — яшьләрне алырга, кайбер
артистларны пенсиягә чыгарырга кирәк. Әмма алар белән гомер буе эшләнелгән,
аларны өч йөз тәңкә пенсиягә калдырырга кул бармый. Шушы проблеманы
ничек хәл итәргә — мин белмим.
Шәүкәт Биктимеров: Бүген артистның гына тормышы катлаулы дип әйтеп
булмый. Гомумән, сәнгать, фән өлкәсендә эшләүчеләргә барысына да авыр
Сәнгатьтә, иҗатка якын килмичә, акча эшләү өчен генә жырлап йөрүче чүпләргә
генә җиңелдер.
Шулай да, аллага шөкер, республикабызда ничә театр бар, ничаклы артист,
икътисади авырлыкларга карамастан, әле яшәп киләләр. Халкыбыз да, дәүләт
башлыклары тарафыннан да яратуны, ихтирам итүне сизеп яшибез Тормыш
президентыбызга да, башка җитәкчеләребезгә дә авырдыр, театрга, шәхсән,
артистларга, язучыларга игътибар булу бик зур әйбер, матди бүләкләрдән дә
кыйммәтрәк, дип әйтер идем
Бәлки әле тормышлар үзгәрер
Туфан Миңнуллин; "Зәңгәр шәл "дә әйтелгәнчә, бәлки наследник туар...
Марсель Сәлимжанов: Бәлки манифест чыгар
Шәүкәт Биктимеров: ...артистларның, язучыларның, фән эшлеклелә- рснен
хәлләре яхшырыр
Туфан М нннуллнн : Шәүкәт абый рәхмәтле кеше ул. Гомумән, театрда кул
чапканга сөенеп яши торган зат кына эшли ала Ач торса тора, кирәклеген белсә,
шуна шатлана Әмма тирәнтсн, тулаем алганда сәнгатькә игътибар житеп бетми.
Мин Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, бюджет кабул иткән
вакытта сәнгать турында чыгып үземнең сүзләремне әйтә киләм Без барыбыз да
— язучы-дспутатлар бу турыда сүзебезне бик кискен әйтәбез
Тагын бер проблема бар, хәзер профессиональ сәнгать беркадәр чигенде Ә
үзешчән сәнгать күтәрелде Бшрәк тә бу эстрадада нык сизелә. Театрга бик
кагылмады кебек, әмма ана да бу куркыныч яный Шуны йоктырмаска иде
Эстрадада яхшы белән начарын бергә карап талымсызланган тамашачы театрга
килә башлады Шаккаттым — спектакльдә сызгыралар Бу стадионнан,
эстрададан кергән әйбер. Шуна күрә театрга традицияләрне саклап эшләү
авырлаша
Хөкүмәтебез чыннан да татар театрларын саклап калды Кайбер җирләрдә
яна театрлар ачылды да Әмма милли театрның флагманы булган Академия
театрына игътибар күбрәк булса да ярар иде Чөнки ул сакланса, янәшәсендәге
башка театрлар, аңа карап, ниндидер эталон рәвешен саклыйлар Хоккей
командасына игътибар зур бит. Нигә театрга булмаска тиеш?
Күптән түгел бер мәкалә укыдым,
шуның ахыры бик кызыклы "Минем
әтием үлде, күп кешеләр кайгымны
уртаклашып шалтыраттылар, ничек яр-
дәм итик, дип сорадылар. Шалтыратма-
ган бер генә кеше булды, әмма ул килеп
мина әтине жирләргә булышты”, — дип
язылган анда Бәлки кайгы уртаклашу
гына түгел, конкрет ярдәм дә кирәктер.
Театрны яшәтү безнең бай республикага
проблема булмаска тиештер. СССР
таркалгач барлыкка килгән чит илләрдә
калган татарлар белән аралашмый
башладык. Чыннан да Урта Азиягә.
Казакьстанга. Русиянен ераграк
төбәкләренә бара алмыйбыз. Ә
милләттәшләр безне көтәләр бит Аудио
һәм видсокас- сеталар гына аз. Тере
артистны күрү — үзе бик зур нәрсә
Бүгенге очрашуны йомгаклап,
шуны әйтәсем килә. Сез. Шәүкәт абый,
зур шәхес, сәнгать тарихында бер чорны
билгеләүче оста. 50 ел театрда хезмәт
иткән кеше. Сезгә, сезнең белән бергә
эшләгән кешеләргә исәнлек-саулык
телим. Чөнки театрда бер үзең генә
исән-сау булып йөрсәң, театр юк —
Марсель Сәлимжанов: Мин дә Шәүкәт Биктимеровка беренче чиратта
сәламәтлек телим, анын ижади сәләте ташып тора, чишмәсе кипмәгән, саекмаган
Шәүкәт Бнктнмеров: Теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт!
Без эшлисен эшләгән, театрның киләчәге ничек булыр — безне ин
борчыган мәсьәлә шул. Безнең театрыбызның яңа буыны әйбәт кенә эшләп килә,
сәнгать академиясе яшь артистлар әзерли — димәк, театрыбызның киләчәге бар
дигән сүз. театр яшәячәк Әмма ничек?
Театр алга китсен, тагын да яшь кешеләр килсен, татар театр сәнгате,
гомумән, татар сәнгате чәчәк атсын! Чөнки милли сәнгать, милли әдәбият
яшәгәндә генә халкыбыз яшәячәк.
Театрга гомерләрен багышлаган олпат затларның бөек артистыбыз
Шәүкәт абый Биктимеров юбилее уңаеннан җитди сөйләшүенә өстәп, үземнең
дә кайбер фикерләремне әйтергә батырчылык итәм.
Беренчедән, әлбәттә. Шәүкәт абыйны чын күңелдән котлыйм, исәнлек-
саулык телим, таланты алдында баш иям.
Әйе. театрның тарихы бай, традицияләре искиткеч, яулаган биеклекләре
бәхәссез. Бүгенге көндә дә ул үзенең абруен саклап килә. Ләкин театр күге чалт
аяз дип әйтмәс идем. Алда җиң сызганып эшлисе эшләр бихисап. Театрның үзенә
дә, татар театрына теләктәшлектә торган, җаны булган һәрбер кешегә дә
Әңгәмәдә кузгатылмаган проблеманы билгеләп үтәсем килә.
Иң мөһиме — тамашачы мәсьәләсе. Татарстаннан читтә. Башкорт-
станны исәпләмәгәндә, күмәкләшеп яшәгән татарлар театрдан аерылды Элек
ил буйлап гастрольләргә йөргән Академия театры хәзер Казан һәм Татарстан
кызык түгел
Сезгә саулык белән бергә милләтебезгә рухи сәламәтлек телисем килә
Сез һәм сезнең кебек талантлар халкыбызның исәнлеген билгеләүче
кешеләр
Ш Биктимеров Әлмәндәр
ролендә
тамашачысы белән генә очраша Мохит тарайганнан тарая Нәтиҗәдә,
милләттәшләребезнең күпчелеге милли мәдәнияттән читләшә, икенче бер
халыкның мәдәниятен кабул итә һәм киләчәктә татар буларак уз йөзен
югалтачак
Бу сак -соклыкның объектив сәбәпләре дә бар. билгеле Илдәге акча
кытлыгы театрның мөмкинлекләрен чикли, “өйдә генә утырырга "мәҗбүр итә
Шулай да элемтәләрне өзмәскә тырышырга, заманга яраклашып, читтәге
тамашачы белән очрашу юлларын эзләргә иде
Татар театр ярата Шуны онытмаска кирәк
Казанның үзендә һәм аның тирәсендә яшәгән тамашачы проблемасы да
бар Бәхеткә күрә, тамаша яратучы татар театрны уз итә Тере артистны
күрергә театрга килә. Әмма бик күп гаиләләр суррогат белән канәгать булып
яшәүгә күчәләр, бөтен дөньяны басып алган видеокассеталар әйләндереп, шуннан
тәм табалар Бу ярышта җиңүче булып калыр өчен дә театрга нык эшләргә
кирәктер Янә дә килеп, хәзерге егерме-утызяшьләрдәге тамашачының мәктәптә
тулысынча диярлек урыс мохитында тәрбияләнгән буын икәнен дә онытырга
ярамас Алар белән уртак тел табып, аларны иманга кайтару да театрыбызның
бурычы
Театрның нигез ташын драматургия, режиссура, артист уены белән
бергә тамашачы да тәшкил итә Талантлы тамашачы гына Шәүкәт абый
Биктимеров кебек талантларны бәяли, хөрмәтли һәм үстерә ала. Татарча
сөйләшүче яшьләр саны аз Димәк, татар театрына булачак артистларны сайлау
да кыеклаша
"Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр. Күңелдә йоклаган
дәртне уятыр ". —
дигән бөек Тукай Шуны истә тотып эшләргә дә эшләргәдер
Әңгәмәне матбугатка Әлфия МИҢНУЛЛИНА әзерләде
АЛДАГЫ САНДА УКЫГЫЗ:
“Минем куен дәфтәрләремдә яшүсмерләрнең дистәләрчә җинаятьләре хакында
бик күп язмалар теркәлгән Алар арасыннан мин аеруча шәфкатьсезлек-
миһербансызлык белән, әйтергә кирәк ки. кансызлык белән эшләнгәннәрен җентекләп
тикшерәм. өйрәнәм. нәтиҗәләр ясыйм. Чөнки мондый җинаятьләр һәрвакыт авыр
тойгылар уята, күңелдә тиз генә җавап таба алмаслык күп төрле сораулар кузгата
Ни өчен, ни сәбәптән, бу кадәр шәфкатьсезлекнең нигезләре кайда ’ Әллә соң кешелек
дөньясы алга киткән, тәрәккый иткән саен деградациягә — үзенең бетүенә таба юл
тотамы ?
Менә бер мисал
Е. В. Турилин дигән бер бәндә коточкыч җинаять эшли исерек хәлендә әле балигъ
булмаган ундүрт яшьлек кыз баланың башына күп мәртәбәләр чүкеч белән сугып, аны
үтерә Аннары, җинаятен яшерү нияте белән, корбанының гәүдәсен тураклап-кискәләп
үзе яшәгән йортның подвалына яшерә
Әлбәттә, мондый җинаятьчеләр төрмәдә утырганда да үзләреннән көчсезрәк -
юашрак үсмерләрне кыерсытырга, аларны төрлечә мәсхәрәләп-газаплап ләззәтләнергә
юл эзлиләр ".
Бу юллар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы, милиция
полковнигы II. Г. Пкбәровиын “Шәфкатьсезлек- дип исемләнгән язмасыннан
алынды Тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр белән озак еллар эшләү
тәҗрибәсенә таянып язылган күләмле мәкалә журналның 11 санында дөнья