Логотип Казан Утлары
Шигърият

САЛИСӘБЕЗ ТУРЫНДА


Галижәнаб Вакыт агышлары
Каләмдәшем Салисә ханым Гзрәева белән дә инде кырык елга (!) якын аралашам, анын уңышларына шатланып, иҗат серләрен уртакташыл яшим икән ләбаса! Үзе бер гомер, билләһи! Ул очрашулар турында уйласам. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә канатланып укып торган еллар күз алдына килә Салисә бездән бер курс түбәнрәк - Равил Фәйзуллин, Шамил Маннаповлар белән бергә укыды Хәер, аларнын группасыннан бүгенге атаклы галимнәр, милләтен кирәкте, чын хадимнәрс чыккаггын да искә төшерү урынлы булыр Әйе, әйе. Рузәл Йосыпов. Шәриф Асылгәрәсв. Флера Баязитова. Фарсслъ Зыятдинов. Әнвәр Шәрипов. Фирдәвес Гарипова һәм тагын күпләр! Ул еллардагы әдәби, фәнни түгәрәкләр, университетта һәм Тукай клубында узган кичәләр, шигырь турындагы ярсу бәхәсләр, хыяллар Тагын да шундый чор-мохит әйләнеп кайтыр микән9 - дип, юксынып уйлаган чаклар да була. Яшьлекне сагыну бу, һәм шигырьнең киләчәге турында уйлану, бәлки...
Менә шул еллар хатирәләре булган фотосурәтләр, шигырьләр, газеталар, төрле төбәкләрдән килгән хатлар, китаплар үйда җанлана, һәм әлеге шагыйрәнең беренче күргәндәгечә киң ечмаю. мөлаемлык, нәкъ җирнең табигый баласына хас наз. агымлылык белән кушылган ныклык, булганлык кебек сыйфатлары белән һичкемне кабатламаган портретын күзаллыйм Шигырьләренә бер үзенчәлек биргән Минзалә ягына хас дымсу - матур тавышын, көтүен төсмерлим Әмма Тулбай авылы кызынын шигъри тавышы туган ягы. Ык. Сәрмәт таулары белән генә чикләнмичә, аны башка тарафларга алып китте' Чиләбе. Урал төбәге. Курган якларына. Нәкъ татарның үз ятмышы, читләргә сыендырган борма юллары, моңы кебек димме 9 Әмма Рәсәйдәге ул тарафлар, җыртарыбызлагы Себер кебек үк. төрки-татарнын борынгыдан үз җирләре, үз ватаны бит! Әнә шуна күрә дә Салисә иҗатында Урал-Чиләбе яклары бик табигый яңгыраш алды - шагыйрә озак еллар татар шнгыренсн шул яктагы тулы хокуклы илчесе булды ахры Географик атамалар, тарихи исемнәр шнгырь-җырга әверелде, халыктан алган күңел байлыклары әдәби хәзинәбезгә кушылды, дия алабыз
“Уралым" дип аталган китабы да шуна мисал булды бугай. Кырык елга якын аралашу. дидем Мин бу елларда Салисәнең Тукай. Жалипәрнең, замандашлары Илдар. Равилләрнең, барыннан да бигрәк “Казан утлары' журналының ялкынлы пропагандисты булуын да. М. Жлтил исемендәге әдәби берләшмәгә җитәкчелек итүен дә. татарча “Дуслык" газетасын, йөзләрчә киюләр оештыруын да, радио һәм телевидение тапшырулары редакторы булып эшләвен дә беләм Үземә дә. башка әдипләргә дә Чнләбедәге мондый кичәләрдә катнашырга туры килгәне бар - батар да инде үткәннән якты хатирәләр хәзер - шуна да Салисәнен талантлы журналист, оештыручы, тупшдаш хатыклар дуслыгын атылаучы бхларак та
эшчәнлегенә баш иясем килде бүген...
Әйе, бик озак еллардан сон (һаман шул гомер агышлары!) Салисәбез Казанда яши инде. "Мәдәни җомга " кебек абруйлы газетада мөхәррир ул. Шул ук якты елмаюлы. җитез, уйган, аралашырга яратучы, күңеленә бөтен дөньяны алып, аны җылытырга әзер зат. Инде тагын да моңлырак, җитдирәк, димәк, ышандыра торган, тормышчан лирика иясе - армый-талмый эзләнүче, янып яшәүче, ‘‘үлән арасында яшь бытбылдык кебек гүләүче” табигать баласы, чын шагыйрь. Әйе. Тулбай-Минзәлә кызы, әмма татар халкының үзе кебек үк киңлек, таулар, елгалар, серле шигъри тарафлар яраткан нечкә хисләр җырчысы Салисәбез бар безнең!
... Шагыйрәнең олуг юбилее уңаеннан туган хисләр бу — аңа сез дә кушылырсыз бәлки, шигырь сөючеләр!
Рәдиф ГАТАШ
Салисә
Г әрәева
Симфония
Симфония яңрый урманнардан - күңелләргә тула дәртләре. Кушылып китә шул куәтле моңга каен, чыршы, нарат рәтләре!..
Каеннардан җиңел моң тарала, яшьлектәй саф, дәртле, ялкынлы; Ә ерактан килә чыршыларның вәкарь тулы саллы дулкыны...
Югарыдан, торна тавышыдай, наратларның килә сагышы; Самими һәм рәхәт, сокландыргыч шул көйләрнең бергә агышы.
Тукран куша аңа барабанын, киек кошлар куша сайравын; җилсез көндә әле белеп булмый күлнең нинди тембр сайлавын!
Төсле музыкадай, тау өстеннән Ай алкасы калка - сизәмсең?! ... Бергә тыңлыйк бөек урманнарның, тауның, күлнең симфониясен!..
Балам
Газиз балам - җаннан өзелгәнем. Буй җитсә дә, миңа ул сабый. Мең кешелек халык арасыннан Аны күзләр, күңел, җан таный!..
Сүзе тансык, күзләрендә кояш, Адымында - үткән яшьлегем! Килер елларыннан бәхет көткән Кызым белән йөрәк яшь минем!..
Сабырлыгым сыза сагынганда, Бар хәсрәтем - балам турында. ... Ана булсаң, хәлем аңлар өчен Куй үзеңне минем урынга!..
Миләш төймә
Миләш пешкән.
Кызыл тәлгәшләре, сокландырып, ала күз явын. Хәтеремдә сабый бала чакта
миләш төймә тезеп уйнавым...
Мин хәзер дә миләш төймәләрне һич иренмәс идем тезәргә: кырау тигән моңсу миләш кебек килеп кердем үзем көзләргә...
Алтынкүл
Шушы матур исем яңрап куйса, Күл турында уйлар кузгала. Минем кебек син дә гаҗәплән бер: Күл түгел бу - гүзәл кыз бала!..
- Алтынкүл! - дип дус кызлары дәшә.
- Алтынкүл! - дип, егет чакыра. Дәшми кызый. Тулпар атын гына Дала буйлап ары чаптыра...
Казакъ кызы - гүзәл дала кызы: Дала төне - болыт чәчләре!
- Алтынкүл! - дип мин дә аваз салдым. Ишетмәде бугай - дәшмәде.
- Алтынкүл! - дип карт әнкәсе дәшә:
- Тулпарыңны җибәр кылганга! Сөенеп, үзе төпчегенә карый, Шундый сылу кызы булганга...
... Тышауланган тулпар чирәм кырка, Кылганнарга ялы тоташкан.
Казакъ кызларының йөзен күрәм Шул Алтынкүл дигән туташтан.
Көзге дала йөгерек кылганнарга Иярә дә китә - кышларга.
Алтынкүл дип гүзәл исем йөрткән Сылу кызны сөйлим дусларга.
Җиткән кыз ник көрсенә
Көзге төн. Үз ятагында Буй җнткән кыз көрсенә. Ник көрсенә? Егетләрнең Уе бармы берсенә?
Җиткән кыз ник көрсенә?
Йорт түрендә йомшак урын Уңайлыдыр, җылыдыр. Нинди хәсрәт-борчулардан Яшь йөрәге җылыйдыр? Яшь йөрәк ник җылыйдыр?
Тышта җилләр каеннарның Биленә сырышканда. Кара төндә бөтен дөнья Йокларга тырышканда, Болытлар тулышканда,
Көзге төндә ятагында Кыз бала ник көрсенә? Елап, яңгыр тамчылары Ни сөйли бер-берсенә? Җиткән кыз ник көрсенә?..
Ялгызлык тупсасында
Хатын тынды йокы бүлмәсендә.
Зур бүлмәдә - ире.
Челпәрәмә килде бер мәхәббәт, Юк, ябышмый кире!..
Йокы бүлмәсендә яшьле күзләр. Мендәр япмалары.
Ир ягында авыр тынлык йөзә. Төтен алкалары...
Араларда упкын, Төн һәм Тынлык, Җимерек күпер сыны.
Күктә янган салкын йолдызларның Җиргә коела чыңы...
Салкын, моңсыз, буш бер авыр халәт Ике арада тора.
... Йөрәкләргә Ялгызлыкның каты Чукмарлары ора...
Көз
Табигатьнең Көз - иң матур чагы: Үтә күренмәле имәнлек!
Басуларда - салам эскертләре...
Муллыгына җирнең кинәндек!..
Күкләр Җиргә якынайган заман - Болытлары ага, ишелеп.
Кылган эшләреннән, көчләреннән Көз... имтихан тота Кешелек!
Җир өстендә, безнең язмышлардан Калган эзләр кебек чуалып. Җитмеш якка сукмак-юллар китә, - Офыкларда кала, югалып...
Аңлашулар, сүзләр, вәгъдә, өннәр Аермачык була көзләрен;
Сибелеп яткан сары яфраклардан Күптән көткән хатны эзләдем...
Моңнарым да ачык, үзәк өзгеч, - Сызылып чыга җилләр көеннән. ... Сары Көзнең чын сурәте булып, Сары каен суга иелгән...
Ут Һәм су
Шундый чаклар була: тормыш авыр, Җан яралы, күңел ямансу... Борынгыдан кеше йөрәгенә Шифа булган ут һәм агымсу...
Үз-үзенә урын таба алмаса. Көйсә җаны, кайгы утыннан. Су буена ялгыз килгән дә ул Агымсуга карап утырган.
ЯЛГЫЗ калса хәтәр кайгыларда. Чит җирләрдә йөрсә, каңгырап, - Янган утка карап уйланган ул. Кара төнгә учак яндырып.
... Мин үзем дә кичтем кайгыларны. Хыянәтнең таттым пычагын.
Агымсуга салдым күз яшьләрен, Шифа иттем шигырь учагын!..
Ялкыннарым - илгә! Инде беләм Ялгызыма бик аз кирәген. Агымсулар итим җырларымны, Учак булсын җырлы йөрәгем!..
Сакла җирне
Утыр әле яшел үләннәргә, ак каенга терәп аркаңны: тыңлыйк әле сөзәк яр астында ак ташларга дулкын какканны!..
Тыңлыйк әле эшчән кырмысканың үлән сабакларын июен;
Ишетәсеңме яшел яфракларның бер-берсенә нәрсә диюен?!
Бу - Табигать! Тузаны да тере! - Яшәү дымын илтә терегә.
Бер уйласаң, вөҗдан күтәрәлми үләннәргә басып йөрергә!..
Җир астында яткан тамырларның чәбәләнгән очы, дым тартып: Алар саклый Җирне, язлар саен яшел Табигатьне яңартып!..
Бала көткән матур, яшь килендәй безнең бу Җир - сакла, кадерлә! - Киләчәк тә анда, бүгенге дә, без ятасы йомшак кабер дә!..
Утыр әле яшел үләннәргә, ак каенга терәп аркаңны: тыңлыйк әле җирдә мәңге тере гомер елгалары акканны.