Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮР ТӨШКӘНДӘ


Хәтер көне
Уян. уйлан элек, ихлас җаным. — Боек Хәтер кене килеп җиткән. Уяндыкмы соңлап — язмышларда Татарның бу хәтәр коне икән.
Булмаган да гүя ул кыямәт — Хәтерсезләр бирә алмас җавап. Хәтерлеләр хәтта мәрткә киткән. Әллә безне хәтерсезгә санап?..
Килде ул Кон. шакый диварларга. Йорәкләргә шакый, хәтерләргә. Шәһит җаннар кайткан мәйданнарга... Мадәт бирче барын хәтерләргә!
Без ул чакта булган туфрак кына. Үстергән лә безне Хәтер, тартып: Тез чүккәнче Иблис тәресенә. Кылычлардан чапкалану артык.
Туфрак биргән, күкләр үзенә алган Кол Шәрнфтәй фида җанлы ирне. Бучазлардан сызылып аккан каннар. Кан ашлаган без шытасы җирне.
Туфан булып калыккан ул җирдә. Яутрләрен сагынып сыза Казан... Хәтерсезләр саткан Татар илен, Сатлык язмышлары безгә калган.
Диварларга сеңгән җаһнлләрнең Намазларың буган ят авазы.
Таңнан-таңга йөри офыкларда Сөембикәләрең кайтавазы.
Җан яфрагың дәшә оныкларга, — Моны, кандаш, һич тә син онытма: Яшел курпы булып тишелгәнбез, Шытып чыккан — офыктан-офыкка!
Инде, торып, бил турайтыр өчен. Җитсен, ыруым, олуг көчең генә. Бу туфракта бер шытсаң да ярый, “Хәтер” сүзен әйтер өчен генә!
Үткәннәрең өчен үкенсәк тә, Киләчәгең барсын бик еракка... Ошбу көздә очкан хәтер-яфрак Тәһлнл әйтеп төшсен бу туфракка!
Менә кайда киңлек! Йөз чакырымнар уч төбендә ята!..
Тау битләрен яңгыр яңа юган, Юллар зәңгәрләнеп калган хәтта.
Шуларның мин берсен сайлыйм, анысы мине туган якка алып кайта.
Тау битенә ятам. Йөземә иелә кылган, югалдым ла ак кылганнар арасында. Җәй өлгерде. Шаулый, җем-җем итә җиләк чәчәкләре — паласында.
Калыйм шушы җирдә. Кузгалмыйча, җирем-күгем гомер тату якта. Табигатьнең елышып күкрәгенә, фани тормыш торсын — теге якта.
Күпме еллар кичеп, шушы тауда, мәдхияләр язып, күпме яшәп, күз алдыма кайдан калкып чыкты моңа чаклы бер күрмәгән чәчәк?!
Шул чәчәкне әнкәм каберенә куйдым. Калдым онытып дөньясын... Тау астында, Иске Зират итәгендә йомран сызгырды.
Әле яңа казыган оясы.
Җир малае! Син дә хәбәр салдың... Яшисеңме син дә, и, якташым?
Иңкү тулып йөгерә сүсән уты, ак диңгезе уйный акбашның...
Туган җиргә бер орыну хисе, — тәнең буйлап күчә изге тойгы! Тамырлары тирән, бик еракта... Изгеләр өстендә яңгыр койды, аерылды болытлар ике якка, гөлдер-гөлдер китте җылы күкрәү. Юл уңае кайтып килешемә, тукталдым да Изгеләр чишмәсенә, уелып аккан агыйнешемә, сәҗдә кылдым, күкрәүләргә кушылып: изге җирем! насыйп булсын көмеш салырга синең өлешеңә!
Тудык!
Инде яшәргәдер, шөкер. Күңел буам ерылды. Анда акты кояш. Күк тирбәлде таллар кочагында. Ишегалды тыл-тын. чыкмый әнкәй... Ут тергезәм сүнгән учагымда...
Балачагым,
Тәрбели өсләреннән,
ничә еллар каршы йөгерә миңа!..
Яшь курпылар
Волхов юнәлешендә һәлак булган кабере билгесез әтием Вәли Әхмәтвәли улы ядкяре
Күзләр җитмәс дөнья төпкелендә шушы киңлекләрдә — синең аваз:
— сез кай җирдә улым?
— Без биредә,
туган илдә бүген сннсез илле бишенче яз...
Ишетелә, кабат:
— Сез кай җирдә?..
— Хәтер кыйбламаңа кара,
кайт бирегә. —
тот йөзеңне якты җырга, язгы җилгә, ак каеннар яктысына, — аякларың кайтып басар
туган җиргә!..
Күңел кыйбламаңа кара, ничәмә-ничә еллар анда, —
ерак ара...
Җирдә быел... мең тугыз йөз туксан сигезенче ел бара — “Юлбарыс” елы календарьда!
Миңа, шөкер, тулды алтмыш.
Сөт тешләре шыта кайбер оланнарда... Җирдә якты! Яшь курпылар калка анда чалгы җыры аланнарда!
Узса да бик күп гомерләр, ак өметләр бөреләнә җирдә, җилфердиләр гүя таңгы җилдә әнкәй юып элгән ап-ак керләр!
Эй, гомерләр...
Күренерләр төсле әллә кайдан, хәтта Айдан күренерләр шул ак керләр!
Чиксез галәм асларында сине чакырып җилфердиләр туган илгә: “Кайда булыйк?
Без — биредә, туган Җирдә...ә!..”
Хәтерлим мин Остаз кайткан көнне. (Узган юллар чыккан йөзенә) И, башкае — кырау. Ялгыз дуадактай Моңлы иңрәү иңгән сүзенә...
Аң-таң булып, карап йөрде Илен, — Шушымы соң аның үз иле?
Аның өчен Казан һәр тарафта — "Элладаның алтын стиле!.."
Гомеркәйләр искә төшә ласа. Нечкәрә шул йөрәк хисләре! Җан канаткай Назон сөргенлеге. Даладагы сагыш кичләре..
Далаларда утлар яна да бит, Ә йөрәккәй дөрли көчлерәк. Ут өстенә тамган йөрәк маем, И, шигырем, синең төслерәк!
Далаларда учак калды янып. Башлар ялгыз янып ялыкты... Кайтып җитте! Өнме, төшме?..
Шул көз
Шигърияттә
Туфан калыкты!
Юлда
Юлымда мин. Гомер буе ур менә атым.
Бардыр, тубән төшкән чакта, утырыр хаккым?
Ә син. энем, ур төшкәндә чабасын арттан.
Юк шул синең ургә каршы җигелеп тарткан!
Ат та арык, ур менгәндә утырып барма.
Сулаганда да шыгырдый иске бу арба...
Юл читләре яшел борчак, өзим кузагын.
/\йкый малкай яшел кырны, борып куз агын...
Ике яклап агылып кала.
и. яшел борчак!..
Бездә — корсак... Ә малкайда дуга, ыңгырчак...
Бушан, камыт, чөелдерек, бушан, ыңгырчак. — мин. малкайны сөендереп, ашатам борчак.
Рәхмәт әйтеп, селки башын, гуя эш кырып.
нәрсә дисен, и. җанашым, куя пошкырып...
Шулай, энем, җитте бугай нокта куяр чак.
Онытма син, авыз иттек без бер чак борчак.
Багышлаулар
Миргазиян Юныска, язучыга, сәяхәтчегә, галимгә 70 яше уңаеннан, соңлап
Дулкын сыртлы иксез-чиксез киңлекләргә елыш...
Син Европам, син Азиям минем.
Мнргазнян Юныс.
Занзибарлар кайдалыгын безгә табышырга булыш.
Океаннар җилен кайтардың син, Миргазиян Юныс!
Сиңа аквариум түгел, Океан — олы тормыш. Штурвалыңны ныграк кыс, Миргазиян Юныс!
Инде килеп, Исергәптә безнең Колумб тумыш. Татар корабы — океанда, — Миргазиян, булыш!
Тугыз баллы Тормыш...
Шамил Шәкүр ядкяре
Тау өстендә тургай, җилкән сыман Ак болытлар йөзә кабарып.
Шул тауларга икәү без менәбез —
Беребез — “Герцен”, беребез — “Огарев”.
Шигырь укып, учак яктык шунда, Ә ул учак гомер яначак.
Шул таудан без төштек олыгаеп, —
Калды бугай шунда
балачак.