Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатасыз яз, язмыш

Хатасыз яз, язмыш Очла, язмыш, каурый каләмеңне, Яза барыйк кайбер уйларны: ...чиксез дөньянымы?— Күптән инде Күлмәк итеп кидем мин аны. Башта гына ипле-иркен булды, Башланасы көннәрдә генә. Башларымның ниләр күрәчәген Сорамадым кемнәрдән генә. Бер сорадым — яфраклары очты, Бер сорадым — кошлар кузгалды. Бер сорадым — балкып кояш батты. Бер сорадым — офык кызарды... Барлык сорауларны шәфәкъ уты Күз алдымда тотып яндырды. Барын уйлый-уйлый, уем мине Менә шушы көнгә калдырды. Тимергә һәм миңа тигез сукты Мизгелләре «мәңге» дигәннең. Элек сиздермәде. Аңлыйм хәзер: Җиргә вакытлыча килгәнмен. Бар булырга, юк булырга мөмкин,— Эшле кеше моны төшенгән. Заман әле һаман, ким дигәндә, Башын сорый батыр кешедән. Үзен яклый алмый әле җирдә һәр изгелек, һәрбер яхшылык. Шул хәлендә ничек кешеләргә Мин аларны китим тапшырып. Арып аудым бүген яклый-яклый, Авыр көрәш булыр иртәгә. Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ (1941) — шагыйрь. ‘Хыялларым үзем белән». 'Ак канатлар». -Җан яктысы» II 6. шигырь китаплары авторы. Казанда яши. Алар мәңге азат булса гына. Җирдән мөмкин тыныч китәргә... Йөрәгемнән, Күлмәгемнән башка Мин үземә берни сорамам. Көчем дә шул минем — җир өстендә Кеше булып кына торалам. Мин өзелмим — яфраклары оча. Мин китмимен — кошлар кузгала. Мин батмыймын — балкып кояш бата. Мин яралы — офык кызара. Кат-кат очлап канлы каләменне. Хатасыз яз. язмыш, шул хакта. ...Күлмәгемнән алда йөрәк туза. Җыры гына кала китапта. Рәхмәт кенә әйтәсе идем... Татарское. дремучее. Пришло из никуда. К .побей беде липучее. Само оно — беда • Им*» Аим А * м*том Нәкъ шуларның. менә, мин исәне — Шуннан киләм авыр йөк тартып. Чорлар яткан үрләр аша узам. Илбасарлар гүрен таптатып. Ниләр генә төялмәгән анда — Тартып барам язмыш арбасын. Тарта-тарта. йөз урадым сыман Оҗмах белән тәмуг арасын. Мин — шуларның тере мәхәббәте. Киләчәккә таба барганы. Идел бурлагыдай тартып киләм Тарихларым яткан арбаны... Иген чәчтек — эшләп ашадык без. Сәүдә итсәк коллар сатмадык Иске төрмә ишекләрен түгел. Иген көшелләрен сакладык Үз җиренә иелгән дә татар Иген чәчкән, урган... урачак! Илбасарлар белгән: ул турайса — Урагы бит кылыч булачак. Көлләреннән кат-кат күтәрелде Килмешәкләр ваткан йортыбыз. Җанны гына бары җылыта ул, Кул җылытмый — истә тотыгыз. Җирдән икмәк алган өчен хәзер Кыйнамыйлар инде халыкны. Имәненнән таяк алып халык, Корычыннан кылыч алып халык, Чорлар упкыныннан калыкты... Кайдан килеп, ниләр китергәнне Нигә сөйләмәскә дөньяга!— Кайсы гына чордан кычкырсак та, Мәхәббәтнең сүзе өр-яңа. Тик дәшмиләр. Юкса беркемгә дә Үпкә белдерәсем юк минем. Иң гүзәл зат — кеше булган өчен Рәхмәт кенә әйтәсе идем. Бер-берсеннән рәхмәт ишетергә Кыйтгалар бит күптән зарыккан... Рәхмәт кенә әйтәселәр идек Борынгы бер бөек халыктан. Норма Аби Хәсәннең1 соңгы монологы Мин халкымның үче булып, Туганнарым йортыннан Чыктым бүген. Соңгы чиккә — Чигенмәскә барамын. Илбасарны таптаганда, Канга батсын табаным! Раслап үтим, туганнарым Үлгән кырлар аркылы: Куркакның юк биеклеге, Ирекнең булмый колы. Кол булмасак — кырык тапкыр Тереләчәк калганы... Дошманнарым минем канның Ни икәнен аңлады. һәр тамчы кан өчен алар Үлем белән түләде.— Бары шулай шартлаячак һәр ватанчы йөрәге! илбасарлары колоннасына ташланган яшь Туган илдә туган өчен Каныктылар каныма. Каным сеңгән байрагымны Каныкканнар алдына Тотып барам, туганнарым Үлгән кырлар аркылы. Көрәшләрнең иң авыры Безгә калган ахры?! Туган илдә тумыйча соң, Миңа кайда туарга? Мин туганмын — туган илдән Илбасарны куарга. Биектәге куркакларга Дәшмим — төшмәячәкләр; Иректәге коллар... алар Тыныч яшәячәкләр. Алар кала — кузгалырлык Хәлләре юк куркудан. 1 Шартлаткычлар куелган машинада Израиль Ливан кызы. Автор. Китмим моннан Көнчыгыштан көнбатышка таба Сөю мине кая алып бара? Бергә очкан тузан бөртегеннән Сорап куям: — Калды күпме ара? Юлда чакта юкка чыга яздым Төшеп сәйяр йолдыз учагына. Очам гына... Исән калдым бары Туры килеп синен кочагыңа. Хәтереңнән генә узыйм дисәм. Сөйгән ярың итеп тудырдың син; Безне күрердәйнең бөтенесен Сихер белән читкә кудырдың син. Утлы иреннәрем узып киткән Гасырларның сәламнәрен әйтте. Чәчләреңне җилләр аралады: Мин күмелдем, иңдем таңга хәтле. Галәм йоклаганда. Кочагыңда Узган гасырларны кабатладым. Алма төше хәтле каргыш алдым, Алма кебек изге булып калдым. (Бу изгелек белән нишлим хәзер?— Алласына бирсәң — алмас аны. Минекедәй гөнаһлары өчен Юктыр әле аның каргалганы.) Сизелми дә узды айлар, еллар. Каргыш күрмәгәннәр - йокладылар. Каргалганнар керфек какмадылар: Мәхәббәтне илдә сакладылар... Узганнарны уздык. Инде бүген Киләчәктән киләм мин каршыңа. Үзең тудырганны үтерә күрмә,— Елмай миндәй тугры юлдашына. Киләчәкне сиңа китерәсем Бар бит әле. Юк. юк. китмим моннан,— Ник дауламый шунда көнчыгышың Барып мине кояш баешыннан — Китмим моннан!.. Ташлап китсәм әгәр Туган-үскән илне,— Медаль белән кемдер Бүләкләргә мине Акка кызыл ачык булып төшәр Илгә күченепләр булмасмы, дип. Кулларына конверт алгандыр, Үз җанының шунда бер кисәген Яшерен хат итеп салгандыр. Эзли күңел, җилләр арасыннан, Җилләр арбасыннан актара. Имляны җил таный алмаса да, Хәбәр итеп тора: хат бара. Котылганнар, димәк... палачлары Көн дә капшап торган төрмәдән. с 1-з да. минем йөрәк язмаларым. Юлда төшеп калган хат кебек... X. Туф.» Җил кулыннан алар һаман әле Ил кулына килеп кермәгән... Озатыгыз мине, дөньяның дип, Сагыш саргайтмаган ягына,— Шагыйрь җаны һаман уйларымда Яралы кош кебек кагына. Дәвам итә алмыйм шигыремне, Мин кәгазьнең җәйдем ап-агын: Акка кызыл ачык булып төшәр, Яралы кош... язар калганын. Күңел сабый һаман: һәр кешене Үзем кебек диеп ялгышам. Качып булмый шушы ялгышлардан — Кара сакал булып ябышкан. Сакал кисү иң зур җәза булган Чорларга кит, Рәшит, дисәләр, Китәр идем... Ләкин анда да шул Миндәйләрнең башын кисәләр. Килгән болыт моннан китми иде, Тамган тамчылары кипми иде. Бүген бар да ташлап киттеләр, Кош кунмаслык бер тал иттеләр. Хәсрәтләрем тиздән кимер әле, Барысы да кабат килер әле. Мәхәббәттән алар качмасын,— Буйсындырам әле барчасын! Әзер тора. Ләкин Мин алдан ук беләм: Китсәм — бергә үләм Мәхәббәтем белән. Миннән калган көлне, Алып үзләренә, Җилләр кайтып сибәр Әнкәм күзләренә... Ташла, кирәк түгел Безне бүләкләргә,— Сөю җитеп тора Ярсу йөрәкләргә! Юк, интекмә, безнең Килүләрне көтмә! Тапшыр медалеңне Алдан килгән эткә. Фаҗига Кош баласын читлектән азат иттем. Гүя үзем иреккә очып киттем. Башымны борган арада бер читкә,— Кош баласы кайтып кергән читлеккә. Ишми ишанның Тукайны соңгы юлга озатканда әйткән тәкбире Барчабызда җитәрлектер язык,— Тукай гына түгел, без дә яздык. Без дә кердек шигырь бакчасына. Зина кылдык донос акчасына. Күзәтмәгән булсак без аларны — Афәт басар иде дөньяларны... Ник тудырдың, тәңрем, ни карадың — Күзен йомдырмадың шул баланын. Ятим булгач, аксын иде шунда — Еракларга Идел бозларында. Үзең саклагансың аны, Аллам,— Үз башыңа җитә язды балаң. Кабул италмадык без аларны — Ник тудырдың андый балаларны. Баш бирмичә яши башкалары,— Тукайларын алар ташламады. Әләммени — өскә күтәргәннәр... Каләмемә тотынсаммы әгәр,— Ул кяферләр әле дарга менәр! Бер серемне әле әйтми калам, йә йөрәгең ярылыр, кичер. Аллам... Чәчәсе бар Ниләр тере — барысын да кояш Үзенәрәк дәшә - якынга. Гөлләр китми Чәчәк ата-ата. Сүз кузгата йөрәк хакында. Кат-кат кабатлыйлар йөрә1еңне Афәтләрдән генә арала, Матурлыклар арткан саен артыр, Ямьсез кеше калмас арада. Кайсы йолдыз тузанында, туган, Очрашырбыз, диләр, соңыннан? И, гөлләрем, һәр түтәлне кабат Чәчәсе бар. Китмим мин моннан. Иген чәчкән кебек чәчәсе бар Сулышларда, җанда ни барын: Мәхәббәтнең хәле җиңеләйсен, Күрсен кояш күңел кырларын. Башлар исән чакта. Бүген башлыйк: Батырлыкны чәчик моң-зарга. Уңышлары кирәк баш имичә Заманалар аша узарга. Шатлыкларны — хәсрәтләргә чәчик. Бүгем башлыйк — вакыт калмады. Кырларыгыз кысыр сезнең, диеп. Ятлар безне күпме алдады. Болай яшәп булмый: кыргыйланды, Гөл кабере булды түтәлләр. Ул түтәлләр бездән соңгы кабат Рәхим-шәфкать өмет итәләр... Чакыралар. Әллә бу чәчәкләр Киләчәкнең күзләре микән? Әллә түтәлләргә су китергән Сабыйларның үзләре микән? Түтәлләргә сулар китергәннең Ялгыш тия күрмә рухына,— Күкрәп уңган сагышлары белән Сугуы да мөмкин ул сиңа. Яшәү яклы, гөлләр яклы булсаң. Афәтләрдән аны арала,— Матурлыклар арткан саен артыр, Ямьсез кеше калмас арада. /986—1987