Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНЫШЛАРЫБЫЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


Тукай премиясе — Дәүләт бүләге буларак (элегрәк Республика премиясе дип атала иде) — Татарстан Республикасының иң югары һәм иң абруйлы премиясе. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Мәгълүм булганча, тоталитар режим йомшый, җәмгыятьтә демократик яралгылар шыта башлаган чор бу
“Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗат активлыгын тагын да күтәрү максаты белән, КПСС өлкә комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советы әдәбият, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә идея эчтәлеге Ьәм художество дәрәҗәсе ягыннан аеруча әһәмиятле әсәрләр һәм сәхнә әсәрләрен ип яхшы башкару өчен республика күләмендә Г. Тукай исемендәге премияләр билгеләргә кирәк дип таптылар... Премияләр ел саен Татарстан АССР төзелү еллыгы көнендә — 25 июньдә — Республика премияләр комитеты карары белән биреләчәк".
Шулай итеп 1958 елда кабул ителгән бу карар нигезендә, премияләрне бирү тәртибе билгеләнә. Республика премияләре комитеты раслана. Комитетның беренче рәисе - К Ф Фасисп 14 кешедән торган комитет әгъзалары арасында Г Бәширов. Н Җиһанов, Н Даутов, X. Якупов, Н. Якушснко. Г Камай кебек күренекле шәхесләрнең исемнәре бар. Шул ук елны комитет тарафыннан беренче лауреатлар билгеләнә һәм Республика җитәкчелеге тарафыннан раслана. Беренче лауреатлар шактый ишле — әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, театр өлкәсеннән җәмгысы II кеше. Дөрес, кайбер елларда (1961 — 1965, 1975) премия (сәбәп- мотивлары безгә төгәл анык түгел — рсд.) бөтенләй бирелмәгән Кырык ел эчендә бу мактаулы исемгә 118 кеше һәм 1 иҗади оешма (Татарстан Дәүләт жыр һәм бию ансамбле) лаек булган. Шунысы да гыйбрәтле: лауреатлар арасында төрле милләт кешеләре бар — татар, рус, үзбәк, немец, башкорт, яһүд... Бу факт премиянең демократик рухта, интернациональ асылда булуы турында сөйли. 1979 елдан Тукай премиясе Дәүләт премиясе статусын алды. Соңгы дистә елларда Премия алган кешеләрнең исемнәре. Тукай туган көнне — 26 апрельдә — игълан ителә. Яна лауреатлар, кагыйдә буларак, шул ук көнне Шигырь бәйрәмендә җыелган халык алдына чыгалар һәм нотык тоталар
Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләре 1991 елга кадәр партия өлкә комитеты һәм Татарстан Министрлар Советы карары белән бирелде, ә 1992 елдан Татарстан Президенты Указы белән бирелеп килә Лауреатларга лауреатлык дипломы һәм медале, гадәттә. Республика көне (30 август) алдыннан тапшырыла.
Кырык ел эчендә, табигый, премияләр бирү комитеты составы кат-кат үзгәрде. Бу уңайдан. Комитет рәисе булып икс дистә елга якын эшләгән М. X. Хәсәнов (ул озак еллар Татарстан Министрлар Советы рәисе урынбасары булып эшләде, хәзер — Татарстан Фәннәр Академиясе президенты) исемен аерым атап китү урынлы булыр. Хәзер комитетны Татарстан премьер-министры урынбасары И К Хәйруллин җитәкли
Без түбәндә 1958 — 1998 елларда Тукай премиясенә лаек булган лауреатларның исемлеген һәм премиянең нинди әсәр яки гамәл өчен бирелгәнлеген аңлаткан язма урнаштырабыз Әдәбият һәм сәнгатебезнең дүрт дистә ел эчендәге казанышларын шактый ук объектив күрсәткән бу материал укучыларыбыз өчен кызыклы булыр Д1П1 ышанабыз
1958 ел
Яруллин Фәрит Заһидулла улы — композитор ("Шүрәле” балеты өчен).
Җиһанов Нәжип Гаяз улы — композитор (“Жәлил” операсы өчен).
Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәйзи) — язучы (“Тукай” романы өчен).
Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуриннын “Җилкәнсезләр” пьесасын куйган өчен).
Тумашев Әнәс Ибраһим улы — рәссам (К. Тинчуриннын "Җилкәнсез-ләр" спектаклен бизәгәне өчен).
Әбҗәлилов Хәлил Гали улы — артист ("Җилкәнсезләр” спектаклендә Мисбах ролен уцышлы башкарганы өчен).
Колбарисов Фатих Әкрам улы — артист (“Җилкәнсезләр" спектаклендә Батыржан роле).
Хәйруллина Асия Хәсән кызы — артистка ("Җилкәнсезләр" спектаке- лендә Рокыя роле).
Фәтгахов Лотфулла Әбделмән улы
— рәссам (“Татар халык әкиятләре” китабына (русча) иллюстрацияләр).
Якупов Харис Габдрахман улы — рәссам (“Татар халык әкиятләре" китабына иллюстрацияләр).
Даутов Нияз Курамша улы — режиссер-сәхнәгә куючы (М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Алтынчәч” һәм “Евгений Онегин" операларын сәхнәгә куйган өчен). 1959 ел
Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы — язучы ("Сүнмәс утлар" романы).
Провоторов Николай Сергеевич, артист (Казанда В. И. Качалов исемендәге театрда куелган “Третья патетическая” спектаклендә Ленин образын ижат иткән өчен).
Мозаффаров Мансур Әхмәт улы — композитор (Г. Тукай һәм М. Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалар).
Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы
— композитор ("Дулкыннар, дулкыннар". "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен).
Насретдинов Фәхри Хөсәен улы — жырчы (актив концерт эшчәнлсге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен). 1960 ел
Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким) — шагыйрь (“По зову Ленина" (русча), “Җил исми, яфрак селкенми" исемле шигырь җыентыклары).
Бурлай Алексеей Петрович — рәссам ("Беренче нефть" картинасы).
Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) — драматург (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Беренче мәхәббәт" драмасы өчен).
Бикчәнтәев Рәфкать Әхмәтҗан улы — режиссер ("Беренче мәхәбәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен).
Өметбаев Сабир Гаделҗан улы — режиссер (Минзәлә Татар дәүләт театрында "Язылмаган законнар” һәм “Тамырлар" спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен).
Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен). 1961 — 1965 елларда Г. Тукай исемендәге премияләр бирелмәде. 1966 ел
Туфан Хәсән Фәхри улы (Хәсән Туфан) — шагыйрь ("Сайланма әсәрләр” китабы).
Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) — композитор (яңа җырлар циклы) 1967 ел
Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) — сынчы, скульптор (татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г. Тукай, М Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Иб- раһимов һ. б. ның скульптур портретлары өчен).
Ходжаев Ташходжа Омар улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен сәхнәгә куйганы өчен).
Гельмс Эрнест Брунович — театр рәссамы (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Гүзәлем Әсәл" спектаклен бизәгәне өчен).
Гәрәева Наилә Хәким кызы — актриса (“Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Әсәл роле)
Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы — артист (“Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Байтимер роле)
Әсфәнднярова Шәхсәнәм
Ибраһимбәк кызы — актриса ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Хәдичә роле).
Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы — артист ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс роле).
1968 ел
Исәнбәт Нәкый Сираҗи улы (Нәкый Исәнбәт) — галим, язучы, фольклорчы ("Татар халык мәкальләре” дигән өч томлы хезмәте өчен).
Хәбибуллнн Заһит Вәлн улы — композитор ("Казах кызы сөйгәнем". “Солдат җыры”, “Бормалы су" һ. б. жырлар циклы) 1969 ел
Миңгазиев Ибраһим Зариф улы (Ибраһим Гази) — язучы (“Онытылмас еллар"" роман-трилогиясе).
Арсланов Айрат Гәрәй улы — артист, нәфис сүз остасы ("Туган ягым
— Татарстан" — дигән һ. б. әдәби концерт программалары). 1970 ел
Ключарев Александр Сергеевич — композитор ("Канатлы яшьлек” исемле жырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль ижатын җыюы һәм пропагандалавы өчен).
Шакиров Илһам Гыйльметдин улы
— җырчы (1968 — 1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен). 1971 ел
Сәлимжднов Марсель Хәким улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчурин- ның —"Американ", "Сүнгән йолдызлар". Г. Ибраһимов әсәре буенча "Тирән та-мырлар" спектакльләрен уңышлы куйганы өчен)
Кузнецов Николай Дмитриевич рәссам (индустриаль пейзаж рәсемнәре) 1972 ел
Хөснетдннов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) - язучы ("Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китап) һнднягуллнн Шәүкәт Галимулла улы (Шәүкәт Галиев) — шагыйрь ("Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр". "Котбетдин мәргән". "Шәвәли". Тәмле йорт", "Кызык" һ. б. китаплары). 1973 ел
Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) - язучы ("Чикләвек төше" повесте. “Хәзинә" романы)
Бакиров Әнвәр Закир улы композитор ("Су анасы" балеты).
Смирнов Игорь Валентинович — балетмейстер (М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган “Су анасы" балеты һәм либреттосы өчен).
Фазлуллин Хәсби Вәли улы — дирижер (Ә Бакировнын "Су анасы" балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен).
Садыйков Ревдар Фәиз улы — балет артисты (“Су анасы" балетында Алмай роле). 1974 ел
Әмиров Мирсәяф Мәсәлим улы (Мирсәй Әмир) — язучы (“Агыйдел" пьесасы).
Юзнев Нил Гафур улы — әдәбият галиме, тәнкыйтьче (“Шигырь гармониясе", “Хәзерге татар поэтикасы" дигән китаплары). 1975 елда Г Тукай исемендәге премияләр бирелмәде 1976 ел
Вәлиев Диас Назыйх улы — драматург (“Дарю тебе жизнь” (русча) пьесасы).
Шабасв Марс Садри улы — шагыйрь (“Җикән камыш". "Онытма". “Сине эзлим” дигән китаплары)
Тумашев Равил Рәхим улы режиссер (Татар дәүләт күчмә театрында И. Юзссв пьесасы буенча "Сандугачлар килгән безгә", Т. Миннуллин пьесасы буенча “Үзебез сайлаган язмыш", А. Гыйләжсв пьесасы буенча "Көнбагышлар" спектакльләрен куйганы өчен). 1977 ел
Афзалов Гамил Гыймазетдин улы (Гамил Афзал) — шагыйрь (“Айлы кичләр ' шигырьләр җыентыгы, "Борылам да ка-рыйм" дигән шигырьләр циклы өчен).
Хәкимова Ирина Шәриф кызы — балерина ("Шүрәле" балетында — Сөембикә, “Су анасы" балетында — Сәрви. "Аккош күле" балетында Одетга- Одиллия партиялә-рсн башкарганы өчен)
Беспалов Виктор Иванович кинорежиссер (телевидение өчен "Кырлай". "Татар гармуннары", "Н. Җнһанов музыкасы" дигән музыкаль
фильмнар) 1978 ел
Фәйзуллнн Равил Габдрахмаи улы — шагыйрь ( Шигырьләр һәм поэмалар" китабы)
Лывин Сергей Осипович — рәссам (В. И. Ленинга һәм Г Тукайга багышланган картиналар сериясе).
1979 ел
Мнңнуллин Туфан Габдулла улы — драматург (“Ай булмаса, йолдыз бар" драмасы).
Хөсәенов Гали Кәрим улы — режиссер (Әлмәт драма театрында “Ай булмаса. йолдыз бар" спектаклен куйганы өчен).
Кузаева Дамира Нәжмиҗан кызы
— артистка (“Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклендә Мәдинә роле).
Ибраһимов Ренат Ислам улы — жырчы (1976 — 1978 еллардагы концерт программалары). 1980 ел
Юзеев Илдар Гафур улы — шагыйрь (“Таш диварлар авазы”, “Өзелмәс кыллар” поэмалары).
Маликов Васил Малик улы — сынчы, скульптор, (“Чекист Голубят-ников", "Соңгысы", “М. Җәлил” дигән скульптуралар). 1981 ел
Рәсүлов Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих) — язучы (“Язгы авазлар", "Ике буйдак", “Сынау" трилогиясе һәм “Ямашев” романы).
Кузин Евгений Андриянович — артист (В. И. Качалов исемендәге театрда “Большевиклар", "Астория" кунакханәсе” һ. б. спектакльләрдә төп рольләрне башкаруы өчен).
Федотов Юрий Степанович — артист (В. И. Качалов исемендәге театрда "Большевиклар", "Астория" кунакханәсе" һ. б. спектакльләрдә төп рольне башкарганы өчен).
Бакулин Герман Алексеевич — архитектор (Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын проектлау һәм төзү).
Зәкиев Әуфар Зәки улы — инжснер-төзүче (шул ук бинаны төзү).
Парамонов Игорь Петрович — инженер-төзүчс (шул бинаны төзү).
Фәйзуллин Әнәс Нурулла улы — бинаны эшкәртү-бизәкләү остасы (шул ук бинаны төзү).
Хисаметдинова Сания Шәкүр кызы
— бинаны эшкәртү-бизәкләү остасы (шул ук бинаны төзү). 1982 ел
Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы — язучы ("Тукай” (“Атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән) һәм "Габдулла Тукай" дигән китаплары). 1983 ел
Гыйләжев Аяз Мирсәет улы — язучы ("Җомга көн кич белән", “Әтәч менгән киртәгә" повестьлары).
Еннкеев Ренат Әхмәт улы — композитор ("Муса Җәлил истәлегенә” дигән вокаль-симфоник поэмасы һәм соңгы еллардагы әсәрләре). 1984 ел
Еннкеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) — язучы (повестьлары һәм хикәяләре).
Мулюков Бату Гатаулла улы — композитор (“Кара йөзләр” операсы авторы).
Родионов Григорий Васильевич (Гәрәй Рәхим) — шагыйрь ("Кара йөзләр” операсы либреттосы авторы).
Сөнгатуллнна Зилә Даян кызы — опера җырчысы ("Кара йөзләр" опера-сында Галимә партиясен башкарганы өчен).
Бигичев Хәйдәр Аббас улы — опера җырчысы (“Кара йөзләр” операсында Закир партиясе).
Васильев Владимир Михайлович — дирижер (М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган "Кара йөзләр" операсы дирижеры). 1985 ел
Арсланов Нури Газиз улы — шагыйрь (“Иделем — илем" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы).
Нигъмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы — музыка белгече (“Татар халык жырлары” һәм "Идел буе татарларының халык җырлары” һ. б. хезмәтләре өчен). 1986 ел
Камалов Хисам Нуретдин улы (Хисам Камал) — язучы (“һәркемнең гомере бер генә", "Безне өйдә көтәләр" китаплары).
Куделькин Виктор Иванович — рәссам (Татарстанның хезмәт алдын-гыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары). 1987 ел
Зарипов Марсель Харис улы — язучы ("Поступь моей республики” һәм “Выгодный оборот" дигән (русча) очерклары, матур әдәбият теле белән язылган публицистик китаплары).
Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы — рәссам (1981 — 1985 елларда басыл-ган китапларны нәфис-график бизәү өчен).
1988 ел
Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы — язучы ("Язгы аҗаган” романы)
Әхмәтов Фасил Әхмәтгали улы — композитор (соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм "Мин гармун булыр идем” дигән җырлар җыентыгы). 1989 ел
Надиров Илбарис Нурислам улы — фольклорчы, авторлар коллективы җитәкчесе ("Татар халык иҗаты” дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен).
Шул ук унике томлы фәнни хезмәт өчен фольклорчылардан:
Әхмәтова Флора Ваһап кызы.
Җамалетдинов Ленар Шәйхи улы.
Махмутов Хуҗи Әхмәт улы.
Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улына (Хәмит Ярми, үлгәннән сон)
Вәлиуллин Хөснулла Вәлиулла улы
— композитор ("Самат" операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган “Ел артыннан ел" дигән җыентыгы) 1990 ел
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы — язучы (“Кеше китә — җыры кала" (1979). "Торналар төшкән җирдә" (1983), "Бәхилләшү” (1989) повестьлары)
Садыйкова Сара Гариф кызы — композитор (үлгәннән сон; җырлары өчен).
Салахов Ибраһим Низами улы — язучы (“Колыма хикәяләре" романы). 1991 ел
Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы
— галим ("У истоков татарской книги” ("От начала возникновения до 60-х годов XIX века") (1971). "Татарская книга пореформенной России" (1983). "Татарская книга XX века” (1974) дигән трилогиясе өчен)
Зәйнашсва Гөлшат Хисам кызы — шагыйрә (“Илле җыр" китабы)
Монасыйпов Алмаз Закир улы — композитор ("Муса Җәлил" дигән симфония-поэма ( 1973). Тукай ритмнарында” исемле вокаль-симфоник поэма (1976). Салих Сәйдәшсвкә багышланган симфония-поэма). 1992 ел
Афзалова Әлфия Афзал кызы — Татар дәүләт филармониясе җырчысы (1989 — 1991 елларындагы концерт программасы)
Әгьләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәррис Әгьләмов) — шагыйрь ("Киләчәккә кайту". "Мин әйттем” дигән китаплары)
Липкнв Семей Израилевич — шагыйрь (татар халык эпосы "Иде- гәй’’нен (1990) һәм татар поэзиясе классиклары әсәрләренен тәрҗемәсе өчен).
Шәрәфиев Равил Шиһабетдин улы — артист (Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ижат иткән күп кенә образлар (Хужа Насретдин. Кочкорбаев, Робинзон, доктор Ламбарди. Ислам өчен). 1993 ел
Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы — язучы (“Сират күпере" романы)
Фәтхетдинов Әхсән Сәрнм улы — (“Ияләр" дигән художество әсәрләре циклы өчен). 1994 ел
Зарипов Илдар Касыйм улы — рәссам ("Буяуларда — халык моңнары” дигән сериядәге картиналары өчен).
Мансуров Фуат Шакир улы — дирижер (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991 — 1993 еллардагы концерт программасы өчен).
Фәтгахов Нурихан Садрилмән улы (Нурихан Фәттах) — язучы ("Сызгыра торган уклар" роман-трилогиясс). 1995 ел
Яруллин Фәнис Гатаулла улы — язучы (“Җан авазы" китабы) 1996 ел
Бәширов Гомәр Бәшнр улы — язучы ("И язмыш, язмыш” китабы)
Кудашева Фәридә Яһүд кызы, җырчы (Татар халык җырларын һәм Г Тукай шигырьләренә ижат ителгән җырларны башкарганы өчен). 1997 ел
Абзгильдин Абрек Әмир улы — рәссам (“Г. Тукай", "Дәрдмәнд". “Урманчс" триптихы әсәрләре сериясе өчен).
Ганиева Венера Әхәт кызы — җырчы ("Дж. Всрдинын Риголетто" операсында Джильда, Дж. Россннинын "Сивилья чәчтарашы” операсында Розина. Н Җиһановнын “Алтынчәч" операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен)
Ренат Хармс (Хармсов Ренат Мәгъсүм улы) — шагыйрь ("Хйсемнен жисеме дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы). 1998 ел
Мицнуллин Роберт Мөгаллим улы — шагыйрь (“Күчтәнәч" дигән балалар китабы).
Т. Миннуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган “Хушыгыз” спектакле өчен:
Бикчәнтәй Фәрит Рәфкать улы (режиссер)
Ихсанова Нәҗибә Гимай кызы (актриса) Дунаев Николай Иван улы (артист). Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы (артист)