Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ҖӨМҺҮРИЯТ КӨНЕ
30 августта — инде менә сигезенче тапкыр
— Татарстан күләмендә Җөмһүрият көне зурлап
билгеләп үтелде Бу көнне Казан шәһәрендә дә
күпсанлы бәйрәм тамашалары буллы. Ат
чабышларын карарга яратучылар ипподромда, су
спорты белән кызыксынучылар Кабан күлендә,
аэрошоуга мөкиббән китүчеләр Казансу елгасы
ярында, шигърият сөючеләр Г. Тукай
мәйданындагы бакчада, сәнгатькә гашыйклар
Камал театры, цирк янында. Болак буенда. “Казан"
милли- мәдәният үзәгендә. Үзәк стадионда булып,
үзләренә жан азыгы таптылар.
Бәйрәмне, менләгән кешеләр белән бергә.
Татарстан Республикасы Президенты М Шәймиев
ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин
Премьер-министр Р Миннсханов. Санкт-Петербург
мэры В Яковлев. Ставрополь крае губернаторы А.
Черногоров. Япониянең Россиядәге илчесе
Такэхиро Toro. Мисырның Россиядәге илчесе Рида
Әхмәт Шихәт һәм башка кунаклар да тамаша
кыллы
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ
УКРАИНАДА
7—10 август көннәрендә Татарстан
Республикасы Президенты М Шәймиев, Украина
Президенты чакыруы буенча. Кырым
Республикасында булды Татарстан делегациясен
Симферополь аэропортында Кырым Республикасы
Югары Советы Рәисе Л Грач һәм Кара дингез
флоты командующие вице-адмирал В Комоедов
каршылады
Визит барышында Җөмһүриятебез
Илбашы Украина Президенты Л Кучма.
Украинаның Югары Радасы Рәисе А Ткаченко һәм
Украина Премьер-министры В Пустовойтснко
белән очрашты Сөйләшүләр барышында үзара
сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни
хезмәттәшлек һәм УкрТатнафта ’ трансмилли
компаниясен төзү турындагы хөкүмәтара
килешүләрне үтәү мәсьәләләре кузгатылды
ИЧКЕРИЯ КУНАКЛАР ЧАКЫРА
Чечня Республикасы - Ичкерия
Президенты Аслан Масхадов чакыруы буенча,
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары, шагыйрь Ренат Харисов һәм
Татарстан мөселманнары мөфтие Госман хәзрәт
Исхакый җитәкчелегендәге делегацияләр
Грозный-Җәу- һәркалада булып кайтты Рәсми
делегация составында Казан шәһәрснсн Вахитов
районы хакимияте башлыгы Сабирхан Мөхәрзә-
мов тә бар иде
Татарстан кунаклары 6 сентябрь көнне
Ичкериянең бәйсезлек алуына 7 ел тулуга
багышланган тантаналарда катнаштылар
Ш. МӘРЖДНИ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Халкыбызның атаклы тарихчысы һәм
мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәржанинен якты
истәлеген һәм кылган изге гамәлләрен
мәңгеләштерү юнәлешендә мәркәзебездә матур
эшләр башкарыла Күптән түгел генә Кабан күле
буендагы Комсомол урамына анын данлы исеме
бирелде 30 августта исә. әлеге урамга күпсанлы
кунаклар килеп Ш Мәржани истәлегенә куелачак
һәйкәл урынына язулы таш кую тантанасында
катнаштылар
АКСАКАЛЛАР ШУРАСЫ ОЕШТЫ
Башкалабыз Казанда Татар халкын ы н
Аксакаллар Шурасын оештыру корылтае булып
узды Ул Татарстан Аксакаллар Шурасы
башлангычы белән. Бөтендөнья Татар конгрессы
башкарма комитеты ярдәмендә җыелды Бу җыенга
27 төбәк оешмаларыннан вәкаләтле вәкилләр —
атаклы кешеләр килгән иде
Корылтай. Татар халкынын Аксакаллар
Шурасын булдырырга карар итеп. 11 кеше
составында анын башкарма комитетын сайлады
Татар халкынын Аксакаллар Шурасы Рәисе итеп Р
Хәмидуллин. анын урынбасарлары итеп
Алматыдан академик М Кәримов. Мәскәүдән
генерал-полковник Р Акчурин сайланды
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә: «Ромашкино төбәгендә» Рәссам Мәхмүт
УСМАНОВ картинасыннан фоторепродукция
“ХӘТЕР ҖЫЕНЫ"
Елдагыча, быел да 25 августта Казан
Кремле каршындагы каһарман шагыйрь М. Җәлил
һәйкәле һәм анын көрәштәш дусларына куелган
барельфлар янында “Хәтер җыены” булып үтте
Моннан 54 ел элек Алманиянең Плетнензсс
төрмәсендә башлары киселгән
ватандашларыбызны искә алырга Абдулла
Алишның улы Алмаз Атишсв, Абдулла Батгалнын
туганы Мөбарәк Батгалов, Рәхим Саттарның улы
Ил Саттаров һ. б. килгән иде Матәм митингысында
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат
Мөхәммәдиев, каләм әһелләреннән Рафаэль
Мостафин, Равил Фәйзуллин, Кави Латыйпов,
Лена Шагыирьжан, Әхмәт Гадел, Шаһинур
Мостафин һ. б. чыгыш ясады.
“Хәтер жыены”нда шулай ук Татар-
станның Берләштерелгән дәүләт музее, Казандагы
М. Җәлил музей-йорты хезмәткәрләре,
җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты
КОМПОЗИТОР БЕЛӘН ХУШЛАШУ
8 сентябрьдә Татарстан халкы, республика
җитәкчеләре мәшһүр татар композиторы —
Татарстан Республикасының һәм Россия
Федерациясенең халык артисты, Татарстанның
һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлсклссс.
республикабызның Г Тукай, Россиянең М. Глинка
исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фасил
Әхмә- товны соңгы юлга озатты.
Башкалабызның Зур концерт залына
мәрхүм белән хушлашу өчен Җөмһүриятебез
Илбашы М Шаймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.
Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары И.
Хәйруллин, Казан шәһәре мэры К. Исхаков килде
Матәм җыенында Татарстан Композиторлар
берлеге идарәсе рәисе Р Калимуллин, ТР Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары, шагыйрь Р Харисов,
Татарстанның халык язучысы Г. Ахунов,
композиторлардан М. Яруллин. Ш. Мона- сыйпов,
җырчы В. Гыйззәтуллина, дирижер Ф Мансуров,
Кукмара районы хакимияте башлыгы, Татарстан
халык депутаты М. Гатиятуллин һ. б. чыгыш
ясады...
Ф Әхмәтов Казани ын Яна бистә
зиратында, “Милләтебез зыялылары аллеясы "нда
җирләнде
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
9 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлеге
идарәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда
республикабыз әдипләренең 1999 елның маенда
булачак чираттагы корылтаена хәзерлек
мәсьәләләре каралды Идарә утырышында Ш.
Усманов. А. Алиш, X. Вахит. Ф. Сафин кебек
мәрхүм язучыларга багышлап искә алу кичәләре
үткәрү планлаштырылды Алда торган юбилейлар
һәм быел Карелиядә үтәчәк “Татар әдәбияты
көннәре”нә хәзерлек турында да эшлекле сөйләшү
булды.
ЯҢА КҮРГӘЗМӘЛӘР
27 августта Татарстан Берләштерелгән
дәүләт музеенда Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар
һәм текстология мирасханәсе фәнни хезмәткәре,
күренекле галим, каллиграф- рәссам Нәҗип
Нәккашның тугралар күргәзмәсе ачылды Беркемне
дә кабатламаучы әлеге үзенчәлекле күргәзмәдә
Нәҗип әфәнденең милләтебез зыялыларына, олуг
шәхесләргә багышланган бихисап әсәрләре урын
алган.
Татарстан Республикасының Сәүдә-
сәнәгать палатасында урнашкан “Камил” иҗат
остаханәсс галереясында Казан рәссамы Марат
Яушев әсәрләреннән торган күргәзмә эшли
башлады. Казан дәүләт педагогика
университетының төп бинасын һәм мәркәзебездәге
Зур концерт залын бизәү эшендә катнашкан бу
оста тамашачыларга “Капма- каршы хыяллар”
дигән исем астында үзенең яңа иҗади эшләрен
тәкъдим итә.
КИТАП НӘШРИЯТЫНДА -
ЯҢА ДИРЕКТОР
Татарстан китап нәшриятына яңа
директор итеп Дамир Шакиров билгеләнде
Моңарчы ул әлеге нәшриятта директор
урынбасары булып эшләгән иде.