Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛӘР АЛЬБОМЫННАН...


и А льбомнан "дисәм дә, ул истәлекләр бер генә альбом белән чикләнми Абдулла
Ли Алишка багышланган шактый зур һәм калын 5 альбомда барысы 97 истәлек- хатирә
тупланган. Аларның барысы да диярлек истәлек бирүченең уз кулы белән язылган
Бу кыйммәтле хәзинәне җыюда, барлауда мәктәбебездә эшләп килгән Абдулла
Алиш музеена йөрүче укучы балалар актив катнашты Шул зур альбомнарны күтәреп,
истәлек язуны сорап, өйләренә килгән малайлар һәм кызларны хәтерләүчеләр бардыр
әле Ничә еллар буена күпме укучы катнашкан бу изге эштә ' Берәүләре, адреслар буенча
өйләргә йөреп, истәлекләр яздырып кайткан, икенчеләре, шулардан файдаланып,
музейда экскурсияләр үткәргән Хәзер шуларның кайберләрен. республикада
танылганнарын санап китсәң генә дә. зур бер исемлек килеп чыгар иде: Алсу
Гайнуллина, Ләйсән Низамиева- Мөхәрләмова, Газинур Шиһапов. Илшат Әминов һ.б
Рәхмәт аларга'
Абдулла Алиш турындагы истәлекләргә беренче булып игътибар бирүче, үземне
дә шул юнәлешкә кертеп җибәрүче Спас педагогия училищесыннан элекке укучым Әнәс
Хәсәнов булды, дисәм, бер дә ялгышмамдыр Хәзер Татарстан Президенты
Аппаратының матбугат үзәге җитәкчесе, Абдулла Алишның авылдашы-якташы,
талантлы журналист һәм язучы Әнәс Хәсәнов бОнчы елларда телевидениенең балалар
редакциясендә эшли иде /963нче елның сентябрендә, язучының тууына 55 ел тулу
көненә багышланган тапшыруга чакырып, Абдулла Алиш турында истәлекләр
сөйләтте Ниләр сөйләгәнемне ачык хәтерләмим инде, бу минем телевидениедән
беренче чыгышым иде Әмма үзем өчен әһәмияте гаять зур булды: шуннан соң
истәлекләр белән кызыксынуым артты Алиш абыйны якыннан белүчеләрдән
сораштыра, йә язып алгалый башладым Ә инде 1968 нче елда мәктәбебездә Абдулла
Алиш музее ачылгач, бу эш оешкан төс алды һәм шулай шактый истәлекләр җыелды.
Язучыларыбызга рәхмәт: бу эшне бик хуплап-күтәреп алдылар һәм. кадерле
вакытларын бүлеп, матур-матур истәлекләр яздылар Әмма шунысы кызганыч —
аларның күбесе дөнья күрмичә альбомнарда ята Бүгенге авыр заманда китап итеп
чыгару мөмкинлеге дә күренми, аерым-аерым матбугатка биргәләсәң генә инде
Абдулла Алишның тууына 90 ел тулу уңае белән, инде үзләре дә вафат булган
кайбер дусларының истәлекләрен матбугатка тәкъдим итү урынлы булыр дип уйлыйм
Илсөяр СӨНКИШЕВА,
Казандагы 55 нче мәктәпнең А Алиш музее җитәкчесе
Бергә үткән яшьчек еллары
ин Абдулла Алиш белән Казан жир тезү техникумында бергә укып,
аннан Казгрэс төзелешендә бергә эшләп, хәтта ул семьялы булганчы,
бер квартирада яшәдем.
Техникумда уку елларында Алиш ин актив укучылардан санала
иде Техникумда чыгып килгән кулъязма журнал һәм газета эшләрендә катнаша,
төрле түгәрәкләргә йөри, еш кына иптәшләренә ярдәм итәргә дә вакыт таба иде
1929 нчы елдан ул үзенен язган әйберләрен техникум газета-журналында гына
түгел. “Яшь ленинчы ’. “Кызыл яшьләр’ кебек газеталарда. “Авыл яшьләре".
12 .К У.. .**io
М
“Атака", “Яналиф” журналларында бастыра башлады. Шул ук елдан, яшь язучы
буларак, әдәби кичәләргә, очрашуларга йөрде.
Менә шулай кеше арасына кереп, күтәрелеп барган вакытында да ул
һәрвакыттагыча тыйнак, гади, якын сабакташ һәм иптәш булып калды. Кызлар
белән дә бер дә чытыкланмыича-кәпрәймичә, иптәшләрчә дуслык
мөнәсәбәтеңдә була белә иде. Кадрия Ишукованы аеруча якын итте (соңрак
Фатих Кәримнең тормыш иптәше). Кадрия үзе дә каләм сынап әсәрләр
язгалагангамы, аларның уртак фикерләре, сөйләшер сүзләре күп була торган иде.
Аларның бу дуслыклары семьялы булгач та өзелмәде.
Вакыты белән шаян йә җитди, эшкә гаять дәрәжәдә җаваплы карашлы,
иптәшләренә мөнәсәбәттә кешелекле һәм таләпчән, һич тиктормас тынгысыз иде
ул безнең Алиш. Барлык эшләре өстенә күп укырга да өлгерә иде.
Бу чорда яшьләр арасында Һади Такташ бик популяр булды. Абдулла
аның белән якыннан таныш, аның һәр шигырен көтеп ала, аны чиксез ярата,
хөрмәт итә иде. Такташның күп кенә шигырьләрен яттан белә иде. Шагыйрьнең
үлемен ул бик авыр кичерде. Үз туганын югалткандай ятим калуы турында
сөйләгәне истә.
Такташ белән хушлашу истәлеге итеп, без шул көнне фотога да төштек.
Абдулла Алиш узенең дуслары X. Гыйльметдинов һәм С Гайнапов белән. 1931
ел.
Алиш ул рәсемнәрне үзе ясатып алып, артына да үзе язып, һәрберебезгә
бүләк итте Миңа биргән рәсемнең артына болай дип язган:
“Мәрхүм шагыйрь Һади Такташны куму мәрасиме вакытында алдырган
рәсем.
10 нчы декабрь. 1931нчеел. Казан.
Уңда "Сабир Гайнапов, уртада — Хәмит Гыйльметдинов. сулда — Абдулла
Алишев ".
Үзендә калдырган рәсемдә мондый шигырь язып куйган:
Бар йөрәкләргә үзенең шатлыгын биргән йөрәк. Кайгысын
уртаклашып, безнең белән көлгән йөрәк. Шул йөрәкне без
бүген туфракка күмгән көн бүген. И әҗәл! Алганга җанын син
анык үкен, үкен!..
Бөтен гомерем буена мин Абдулла Алишны иң якьп! дустым итеп
күңелемдә сакладым. Аның белән бергә үткән яшьлегем искә төшкәндә,
күңелем яктырып киткәндәй була...
Хәмит ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ 1968ел.
Якын дус иде
бдулла Алишны мин бик якын дус, яхшы иптәш итеп хәтерлим Мина
анын белән беренче тапкыр 1938 нче елнын сентябрь башларында
очрашырга насыйп булды. Әле бакчаларда аллы-гөлле чәчәкләр корып-
шинеп бетмәгән, жәй бирешмәскә тырышкан чак иде. Ә мәктәпләрдә инде
укулар башланган. Урам тулы ал галстук таккан балалар. Мин үземә бәхет
алып килгән ул кояшлы сентябрь көннәрен якты истәлек итеп хәтеремдә
саклыйм. Чөнки мин әнә шул көздә, мул унышлар биргән көз башында, беренче
тапкыр хезмәт юлына керештем Мине “Яшь ленинчы” газетасы редакциясенә
әдәби бүлек мөдире итеп билгеләделәр.
Матбугат йортының икенче катында "Яшь ленинчы" белән “Пионер
каләме" (хәзерге "Ялкын”) журналы редакциясе янәшә урнашкан иде. Эшне
оештыру ягыннан алар бөтенләй бер редакция кебек, уртак уй-фикер белән, бер
кинәштә эшлиләр иде. Газета белән журналның икесенә бер редактор булды.
“Пионер каләме" журналында матур әсәрләре белән танылган хөрмәтле
балалар язучысы Абдулла Алиш эшли иде.
Хезмәткә керешкән көннәремдә Абдулла Алиш еш кына минем эшнең
барышы турында сораштырды. Бүгенгедәй хәтеремдә, уртача буйлы, чем-кара
чәчле Абдулла дус безнең редакциягә нәрсәдер сөйләп, үзе белән шатлык алып
килергә теләгәндәй, шаулап килеп керде. Бүлмәдә кинәт рухи жанлылык,
җылылык бөркелгәндәй күнеллс булып китте. Ул ак күлмәгенең җиңнәрен
бераз сызганып куйган, изүе дә бер сәдәпкә чишелгән иде бугай.
Алиш дусны беренче күргәч тә ачык йөзле, кин күнеллс, шаян сүзле
кеше икәнен аңладым. Көләч кара күзләре кара тутлы йөзенә нур сирпеп тора
иде анын. Менә ул, елмаеп, минем эш өстәле янына килеп утырды һәм йомшак
кына эндәште:
— Нихәл, сеңлем, Әминәкәй, син шулай балалар әдәбиятын
яратасыңмыни’’ Әйдә, бик яхшы. Укытучылыкка укып чыккан кешегә балалар
газетасы бик якын тоела шул. Язгалыйсың да икән. Син бер дә уңайсызланма,
белмәгәнеңне сораш, ярдәм итәрбез. Белмәү гаеп түгел — белергә теләмәү
гаеп, — дип, бик ачык күңел белән, якын күреп сөйләште.
Эшне ничегрәк башлап җибәрергә дип уңайсызланып торган чагында,
Абдулла Алиш мина шулай үзенең жылы сүзләре белән канат бирде, эшкә дәрт
кузгатты. Озак та үтмәде, ул миңа үзенең яна язган әкиятләрен укып күрсәтте
Әкиятләрендәге кызыклы маҗараларга үзе дә сабый кебек канатланып,
дәртләнеп укый иде ул.Берәр төзәтмә кертсәң, шунда ук игътибарга алып
төзәтә иде.
— Син балалар рухын, психологиясен дияргә була, сизәсең, кызый.
Вакытын булганда, шулай мин укыштыргалармын сиңа, я.мс. — дип. көләч
күзләре белән елмаеп карады.
— Бик рәхәтләнеп укыгыз. Әдәби әсәрне дөньяга чыкканчы беренче
тыңлаучы булу бәхет ич ул. — дип җавап бирдем мин.
— Шулай, шулай, нәкъ эзенә генә бастырдың, — диде ул. Ә мин.
күңелемнән генә, үземнең язган әсәрләремне укып, киңәш алырга исәпләдем.
Абдулла Алиш белән ижали дуслар булып бергә эшләү дәверендә мин
аның бервакытта да кешегә, иптәшләренә тупас эндәшүен ишетмәдем Ул үз
эшен бик яратып башкара иде Журнал белән газетаның бик таләпчән
редакторы Гомәр иптәш Хәбибуллин да Абдулла Алиш оештырган, аның
редакциясендә чыккан материалларны мактап, үрнәк итеп сөйли иде
Редакциядә әдәби кинәшмәләр бик жанлы. кызыклы үтә иде. Абдулла
Алиш һәр номерга балалар күнелснә үтеп керерлек материал табарга тырыша
иде
— Менә. Әминә, безнең редакциягә килгән балалар шигырьләрен укып
кара әле. Матур гына язганнар бит Яхшы үрнәкләрен биргәләргә кирәк, — ди
иде ул Редакциягә шигырьләр күп килә, барысына да җавап яза идек
— Балалар беренче әдәби мәктәпне үзләренең газета-журналлары аша
А
алалар Аларга бик яхшы консультация бирү кирәк. Балаларда әдәбиятка
мәхәббәт уятырлык әсәрләрне генә урнаштыру урынлы булыр. — дип сөйләгән
сүзләре минем редакторлык эшемдә гомергә хәтеремдә калды
Әминә БИКЧӘНТӘЕВА 1973 ел.
Асыл зат иде
нде әдәбиятта исеме киң таралган Абдулла Алиш белән мин 1936
елның кышында таныштым. Мин үзебезнең институт яшьләре
тормышыннан “Яшь сталинчы” газетасына хәбәрләр ташый идем. Ул
вакытта әле яшь язучы Сөббух Рафиков яшьләр газетасында эшли иде.
Мин язган нәрсәләрне аңа алып барам. Беркөнне Сөббух минем
шигырьләремне укыды да
— Монысы безгә ярый, ә менә монысы балалар өчен бит. Әйдә әле. мин
сине Абдулла Алиш янына алып төшәм, — дип, матбугат йортының икенче
катына җилтерәтеп альт төшеп китте.
Алишны читтән генә күргәнем бар, әмма үзе белән якыннан күреп
сөйләшкәнем юк иде. Керү белән мин, бераз тартынып, кызара төшеп, ишек
янында тукталып калдым.
— Менә, мин сина, Абдулла, бер егет алып килдем. Исеме Галимҗан,
институтта укый, студент, безнең хәбәрче. Шигырьләре дә чыккалый. Укып
кара әле менә бу шигырьне, — диде.
Мин бер агардым, бер кызардым Алар шигырьне икәүләп укыдылар,
төзәттеләр, кыскарттылар да машинкага басарга бирделәр. Ул “Пионер каләме"
журналының чираттагы санында басылып та чыкты. Шуннан сон Абдулла
Алиш сугышка киткәнче шактый шигырьләремне бастырды Тәрҗемәләр биреп
эшләтте
И
“Пионер каләме” журналы редак-
циясенә килгән балалар Абдулла
абыйлары янында бик рәхәтләнеп
сөйләшеп утыралар иде. Без анын белән
мәктәпләргә очрашуларга да йөрдек. Ул
балаларга белемнәрне тирән үзләштерү
кирәклеген кызыклы мисаллар белән
анлатып бирә иде.
Менә шулай иҗади дуслар булып
гөрләшеп эшләгән чагында, дәһшәтле
сугыш башланды.
Озак та үтмәде, Абдулла Алиш,
шинель киеп, биленә каеш буып, редак-
циягә килде. Аз гына вакытка кергән
арада ул безнен белән бик якын
туганнардай хушлашты, һәм, гадәтенчә,
очкынланып торган күзләре белән
барыбызга күз йөртеп чыкты да:
— Исән булыгыз, дуслар! Без
дошманны тар-мар итәчәкбез. Ә сез
электәгечә кайнар дәрт белән эшләгез,
— диде.
— Йә, Әминәкәй, нигә син кур-
кынган кош баласы кебек бер кырыйга
постын. Кара, Алиш абыен нинди матур
солдат булды, — дип, билендәге
каешын тартып, төзәтеп куйды. Мина
бу минутта, чыннан да, монсу, уңайсыз
тоелды.
— Исән булыгыз, — дидем мин
Абдулла Алиш үзенең каләмдәшләре
Әминә
Бикчәнтәева һәм Нури Арсланов белән
(Кырыгынчы еллар).
— Чыннан да, сиңа солдат пилоткасы бик килешкән, — дип, анын сүзен
раслап куйдым.
Бу безнең каләмдәш дустыбыз Абдулла Алиш белән соңгы
саубуллашу икәнен кем уйлаган...
Беренче очрашуда ук Абдулла Алиш минем белән бик җылы итеп
күреште. Үз янына утыртып, кайсы яктан булуымны, ничек укуымны, кайчан
яза башлавымны сорашты
— Вакытын булганда, безгә гел кереп йөр, Галимждн. Яз, мин сина
заданиелар бирермен, — диде.
Шушы күрешүдән сон мин аның
янына сш керә башладым. Ул минем
белән үз туганы кебек сөйләшә, кайда
нинди кичәләр, очрашулар буласын
әйтә, кил, тынлап утырырсың,
язучыларны күрерсең, ди. Абдулла
Алиш, Сөббух Рафиков, Гали Хуҗи,
Рәхим Саттарлар, Әгъзам Камаллар
минем якын танышларым. дусларым
булып киттеләр. Гаҗәп дәрәҗәдә
кешелекле, олы җанлы, ярдәмчел
кешеләр иде алар. Мондый иптәшләр
белән бер күреп, бер сөйләшү минем
өчен үзе бер бәхет булды. Кайда ул
аларда һавалану, кылтаю, кемгәдер
карата йөз җыеру'” Мин гомерем буена
аларнын сафлыгына, олы җанлы, һәр
җирдә тугрылыклы, гадел булуларына
сокланып яшәдем...
Абдулла Алишның эчеңдәге
тышында иде. Ул сина да бик нык
ышана, бернәрсәсен дә яшерми,
кайгысын да, шатлыгын да, эч серләрен дә бүлешә.
белмәгән ул
Барысы өчен дә сина мең рәхмәт, кадерле дускай! Безнең синен кебек
үрнәк алырлык дусларыбыз күп. Кадерле язучыбыз, батыр солдатыбыз, бөек
гражданиныбыз идеи син, Абдулла!
Сине, Абдулла Алиш, дусларын, укучыларын сагыналар, әледән-әле
искә алалар. Синең турында жырлар, шигырьләр чыгаралар Мин дә, үземчә,
синең музеенда булып кайткач, берничә юл шигырь язган идем Ул ничек
чыккандыр Мин аны синен альбомына күчереп язам
_л Анын өчен дөнья матур,кин, олы,
Г Латыйп Л Лтишый 70ел.ык юби.М, ммэтлс ,да Гмелсеэлею» каршы
бик „ык нәфрәтләнә бела иде. Яла- сараенда. 1978ел гайлык,
кемгәдер ярарга тырышу, үз
данын кайгырту кебек нәрсәләрнең әсәре дә юк иде анарда. Асыл зат иде ул
Абдулла! Шуна күрә гомеренең актык сулышына кадәр, фашистлар тырнагы
астында да, үзен чын ирләрчә горур тоткан, дошманы алдында баш июне,
куркуны
Музеенда булдым бүген синен.
Бүлмәләргә тулган яктылык
Апрель ае язлар ясап йөри. Жәй
таңнарын үзенә чакырып
Залда кояш, залда синең яшьлек
Солдат чагын, тоткын чакларың
Күзләреңдә сагыш һәм мәхәббәт,
Туган якка кайткан хатларың.
Мин үзеңне күргән кебек булдым
Нәшрияттан чыктык бергәләп.
Черек күлдә шигырь укыдык без.
Яшь юкәләр төбенә чүгәләп
Барысы да истә бүгенгедәй,
Зынлап тора яшьлек ялкының Үз
йортына алып кайтты Ватан
Моаб1ггнын тоткын батырын.
Кайнар йөрәкләрне суырып алып.
Утка атты дошман Янмадың.
Кара сөрем — фашист җәһәннәме
Ал таңнарны каплый алмады.
Янар факел кебек синең йөрәк
Якты сирпсп тора дөньяга.
Буыннардан күчеп буыннарга.
Үлемсезлек җыры җырлана.
Галимҗан ЛХТЫЙП 1973 ел