ИСХАКЫЙ КАУРЫЕ
Сабак турында баллада
Игеннәр агарып килә...
Сабак хәвефле уйда:
Урылмый, башаклы килеш Каласы килә буйда.
Бөртеген “гопкорсак итеп” Туендырасы килә,
Таңның сары угызында Коендырасы килә.
Чайкалып йоклый басулар, Дулкыннар йөгерәләр.
Бөртекләр дә, сабыйлардай, Йокыда өлгерәләр.
Сабак-/Үна — башагына Бишек җырлары җырлый. "Күр мин дә йоклыйм!” — дигәндәй Ясалма итеп гырлый...
Бөртек хакына — ураза,
Аягөсте ач тора: Намаздан төшми, тамырга Кон-төн "авыз ачтыра"...
Дерт итә — урак теш йомран Тишектән сызгырса да;
Ураклы кош-корт очышта Ярышлар уздырса да;
Дерт итә — ураклы Кояш Кызганмый кыздырса да;
Ураклы яшен сыздырып, Җил-давыл туздырса да...
...Беләлми сабак: тере җан Яшәеш чиратында
Урактан урылмый калмый Мәхәббәт сиратында.
Чөйми-черетми, басуга Урак кергәнгә күрә Сабак үзе бөртек аша Үлемсезлеккә керә.
Ул күрми — Галәм күрә.
Автобуста
Үземнән алдагы рәттә Яшь ана, чиста гүзәл, Сабыен уйнатып килә. — Мин, гашыйк, көчкә түзәм.
Ул аны чут-чут үпкәндә Җилләре миңа тия.
Кырык корама юрганда Мин ятмыйм икән нигә?
Нигә хет бер уенчыгын Ул миңа бирми икән? Нигә ул мине яңадан Биләүгә төрми икән?
... Эндәшми күзәтәм аны.
Утыргыч арасыннан Кушучлап мәхәббәт җыям Күзенең карасыннан...
Фәүзия Бәйрәмовага
Урам аша — ике эмигрант,
Туган җирдә. Татарстанда,
Урам аша —
Гүя чит илләрдән
Хәлең беләм коштан, дустан да...
Кызыл чүпрәкле бау — безнең чик бу.
Аучы халкы, тотып колгалар, һәр куакның эчен савып, имеш. Безне түгел — бүре сугалар...
Урамнарга ялгыз чыкма, дисең.
Үзең белән ал бер сак, дисең. Саксыз йөрим: беләм, догаң белән Күбебезне, сеңлем, саклыйсың.
Бер камышның ике буыныдай, Бер туй, бер буй, бер үк уйдан без — Җиргә сәләт булып туган өчен Алдан һәлак булып куйган без...
Аягүрә килеш чери кеше.
Кояшы да әллә нишләде: Синнән ялкын алып янды күктә — Кеше арасына төшмәде...
Синең тәрәзәңә карап яшим — Анда ләйсән ява яшенләп.
Яшен күзен ачтым: шунда мәллә Безнең татар серен яшергән?
Яшен күзе күзәтү астында Яше белән тозлы кан ялый: Үзәгендә яшь кенә Абыстай Энҗе энә белән җан ямый...
...Урам аша — ике эмигрант, Туган җирдә, Татарстанда, Буран аша — Гүя чит илләрдән Хәлең беләм коштан, дустан да...
Күләгәсез урман
Ат күзләре белән түшәлгән юл — Без тормышка синнән башландык. Ат яшьләре юган бу юл бүген Ташсыз кабер сыман ташландык.
Аһ, Кралов! •
Балачак урманым!
Синнән өзеп алган балтырган Минем моңны ак чарларда чарлап. Зәңгәр чарлак* †’ларга чаптырган!...
Аһ, Кралов!
Кара урман! Көндез
Печән чабып, төндә ат чабып.
Палищщик‡тан урлап, синнән генә Шарт аудара идек матчалык.
* "Королев дачасы" дигәннән алынган Алпавыт исеме
† Офыклар ачыЯа торган биек урын.
‡ "Полесник "тан алынган. Урман каравылчысы. (Автор искjp.Hj.upe )
Менә бүген куйныңда ауныйм дип Кайткан идем — сине танымыйм! Урманнардан шәрә колга калган, Ниләр генә булды, җаныем?!
Яфракларың кая? Сайрар кошың? Синме безнең җиләк келәте?
Корыган,
корыган имән
кочып җылыйм — Урманнарда имән үләте!.. Агачларны колониаль сөю Шундый дәһшәт белән, тәүбәсез Көйдергән ки — Мәңге тере урман
Үлгән — күләгәсез, шәүләсез!
Буш кәүсәләр бозык кавем сыман “Туй чапмыйлар, бала тапмыйлар”. Очкычлардан агу снбеп, урман Шәүләсенә кадәр саттылар!..
Исәр кәүсәләрдән исәрләнеп, Саташам, аһ, үземә кул салам! — Кайтар, мәлгунь, кара урманымның Кара шәүләләрен булса да!..
Бер шәүләсез яшәү мөмкин түгел. Яшьне дә шәүләсез сөртмиләр.
Урман белән тәмуг кереп барам — Шәүләсез анда да кермиләр...
Ходайга ялварган әсирләрдәй, Буш ботактан күкне кайтарып, Ат күзедәй шартлап чыгып, урман Ава —
Куя галәм чайкалып.
... Чираттагы имән гөрселдәгәч Киселде иң актыккы өметләр.
Бер пычкысыз урманнар аудара Тамыр кырмыскасы-термитлар...
Исхакый каурые
Миңа — дүрт. Туң тәрәзәдә Зеңгелди бозлы күзләр. Аркама суынган мичтән Дәүләти җылы эзләп, Утырам — сабый — сәкедә. Ач карын карын көри. Янымда минем тирәләп Фәрештә очып йөри...
— Калдырма ялгыз! — дим Ана. — Бу өйдән китә күрмә!
Син булсаң — җылы һәм рәхәт, Син китсәң — салкын төрмә!..
— Китмим! — ди иңдә Фәрештәм. — Бисмилла, сабый, сөен: Исхакый үзе сиңа дип
Җибәрде каурыен...
Кипарис кайткан иленә...
Салих Баттал истәлегенә
Кипарис кайткан иленә — Шашкан Ил Анасыдай, "Тереме? Үлеме?” дигән Ике ут арасында
Таулардан тауларга чаба...
Үзәнлек, далаларын Барлап, берәмтекләп йөри Югалткан балаларын.
Ташларның йөрәген тыңлый, Сындырып, чуерташның Күзәнәгеннән черегән Үзәген алып ташлый.
һәр нәрсәне капшый, сыйпый, Ярата, яраттыра —
Ул белә, бүген бу хаят Яңадан яратыла.
Үрелеп, Галәмне исни, Җиде күздән кичерә — Сусаган Айга, Кояшка Учыннан яшь эчерә.
Алтынсыз калган Йолдызны “Алтыным!" диел сөя. Бисмилласында җан өреп, “Үс!" диеп күккә чөя.
Чәйнәп карый, үләннәрнең Исән кыягын иеп.
“Яшелдә нәселгә яшел Калдырганнармы?" — диеп.
Китәргә тиеш кораблар Ник җилкән күтәрмиләр?
Диңгезгә керергә итә — Ярга да үткәрмиләр.
Кипарис кайткан иленә — Илле ел арасында
Күз караларын табалмый Күзенең карасында.
Арып, туктый да далада Җиләнен салып ташлый. Кулына инә ала да Нәрсәдер казый башлый...
— Ни эзлисең, Кипарис? — дим.
— Мин әле кое казыйм, — Ди Кипарис. — Шул коедан “Әлифба” эзләп карыйм...
Читтә Ач Саңаклы Җәллад Самосад төреп тора.
“Әлифбаң минем кесәмдә”, — Дип мыек борып тора...
Казанда — тыныч, Кабанда — давыл.
Куркак булдым — ихтыярсыз калдым. Кадерләдем — калдым кадерсез.
Күренми шәһәр, күренми авыл.
Казанда — тыныч, Кабанда — давыл.
Үзгәртергә мине әзерсез дә, Яшәтерсез микән җәберсез?
Күренми шәһәр, күренми авыл.
Казанда — тыныч, Кабанда — давыл.
Башларың әйләнсә көймәдә, Адашасың икән күлдә дә.
Күренми шәһәр, күренми авыл.
Казанда — тыныч, Кабанда — давыл.