Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАРЫ КҮП ШАГЫЙРЬ ДУСТЫБЫЗ


"Муса Галинең дуслары, фикердәшләре бик күп Аны булган, йөргән бер җирендә яхшы әңгәмәче, шигырьләрен матур укучы, әдәпле, интеллектлы, ихлас күңелле шагыйрь, шәхес итеп танып, яратып өлгерәләр —бу сүзләрне шагыйрьнең башкорт телендәге калын юбилей сайланмасына кереш мәкаләсендә күренекле галим һәм әдип Гайсә Хөсәенов яза Әйе, әйе, күпләребез шулай сөйли алыр иде аның турында, бүгенге дуслары Әмирхан Еники, Гариф Ахунов Иidap Юзеевлар да, үзе бик хөрмәт иткән, күп сәфәрләр юлдашы, яшь буенча энесе Равил Фәйзуллин да күп әйбәт сүзләр өстәр иде, дим Хәтта үзенчә матур итеп аның холкын, сөйләшен юморга, әдәби мәзәкләргә керткән үткен-шаян телле Марсель Гали дә Хәер, Муса агай үзе дә Татарстан. Казан мохитын яхшы белә — күп зыялыларыбыз тормышыннан, нәдәнияты- быз хәбәреннән хәбәрдар булып яши Ул да. Мостай Кәрим. Наҗар Нәҗмиләр кебек, дуслары хозурына — Казанга.
Рәдиф ГАТАШ


Муса Гали
Көне килгәч
Исләмәстән нигә ишек кактың?.. Мизгел-мизгел аккан елларымнан Ничек күрә алдың, ничек таптың?! Көз тусам да мин бит яз кешесе. Хыялымда язлар яшеллеге. Хәер, миңа икегез дә тансык Яз дапылы, тыйнак көз силлеге. •
Силлеге — тынлыгы.
9. «к. у.. ю
Шигърият. Тукай бәйрәмнәренә еш килә, журналыбыз битләрендә дә шигырьләре күренә Бу җәһәттән "Казан утлары " үзе дә дусларына, туганнарына һәрчак мәрхәмәтле һәм игътибарлы, киң күңелле басма булды дия алабыз Менә хәзер дә каләмдәш дустыбызны. 75 яшьлек шагыйрь-яугирне, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреатын чын күңелдән олы юбилее белән котлап, бу санда аның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез Укучыларыбыз игътибар итәр: бу шигырьләр дә әлеге Дуслык турында, шигърият. халыклар, шагыйрьләр туганлыгы, Илһам һәм Моң турында һәм безләр бик разый моңа'
Сары көзем,
син килдеңдәменн...
Чаганнарның алтын яфракларын Якты хәбәр күреп, көтеп алам. Асмандагы моңлы торналарның Серле чылбырына карап калам. Сары көзем, син килдеңдәменн... Күрмисеңме, эшем чиктән ашкан? Уттай яна талган табаннарым, Иңнәремә җир йөкләре баскан. Сугылмаган көлтәләрем ята, Әрни җаным, тапмый әмәлләрен. Үрле-кырлы килеп, дала кыдырам — Очланмаган әле кибәннәрем. Сары көзем, атламый тор түргә. Син көт мине ишек артларында. Көне килгәч, үзем чакырырмын. Гомремнең бер хозур акланында, Көз моңына тулган чакларымда, Көне килгәч үзем чакырырмын.
Сәфәр чыктым
Кояш нуры белән битем юып, Сәфәр чыктым. Уңды сәфәрем. Йончытса да мине дөнья йөге, Екмый үтте җилнең хәтәре. Кем кул болгый дисәм, иелә икән Яшь наратның куе ылысы. Ымлап-ымлап җаным сөендерә Моннан ерак утның җылысы. Сәфәр чыктым. Исәнмесез әле, Тын күлләрем, күксел тауларым, Бәлки йәнә бер кат балкып алыр Яшьлектәге ярсу таңнарым.
Сәфәр чыктым, һәр дүрт ягым кыйбла Минем ише гашыйк җаннарга. ... Сез карагыз әле каен атлы, Яшел утлы ап-ак шәмнәргә! Түгелә-түгелә аҗаганнар уйный... Минеке бу дөнья, синеке.
Җирдән, күктән килгән һәрбер тавыш Безнең йөрәктәге көйнеке. Могҗизалар күреп, инде кайтам. Туймады җан ләкин, туймады. Оҗмахларның хәтта үзендә дә Сагынырбыз тик бу дөньяны, Шул гөнаһлы фани дөньяны.
Тукай кошы
Иңрәп туа дәвер мизгелләре, Йөрәкләргә уела бара яра. Өзелгән өметләр заманында Яшәп кара әле, яшәп кара.
Бөек Тукай, очкан күңелең кошын Гүя бүген килеп без аңладык; Азмы еллар безне сугыл екты. Дөнья кудык күпме без алданып. О. бүген соң Тукай әрнүләрен Кичермиме әллә күңел гелән?! Ул юксынып, тарсынып ук очты Иксез-чиксез дөнья читлегеннән. Күкләр безгә: Җирдә көн күрегез һәм үрчегез, — диеп, боерса да. Вәхшилеге фани бу дөньяның Кануннарны җимерә, утка сала. Ләкин исән ул кош — бөек иҗат! Өметләрне ялгап, күккә аша. Ул ирекле, ул буйсынмый оча. Үтерү, талау, геноцидлар аша. Агыйделдә, Кырлай кырларында Чыңлый ул кош, биеклеген белеп; Ук төбәмә аңа, комсыз җәллад. Үтереп булмый аны. булмый җиңеп.
Күзләреңдә сагыш...
Илһам Шакировка Чак сөйрәлеп ташлы сукмаклардан Атлап кайта идем диңгездән. Искәрмәстән шундый җыр яңгырады: Нәкъ бер давыл үтте күңелдән. Уйга калды Ялта каштаннары: Чү. нинди моң. нинди җыр икән?! Шушы җыр-моңнарны тыңлап кына Дөньяларда бәйрәм кор икән. Яңгырый "Уел”...
Илһам, синмени бу. Алдый мәллә мине күзләрем? Син баш кактың, ләкин газиз моңың Азагына җитми өзмәдең. ...Хәтереңдәме, Илһам, шул минутлар: Без яшәгән иҗат йортында Синең моңнар дулкынына чумдык Афәт кичкән таулар сыртында. Баш кынаңа чалма урап киеп. Аяк бөкләп утырып идәнгә. Син ярсыдың сәнгать сәхрасында Баш бирмәгән тайдай йөгәнгә, Ярсыдың да капыл гына тындың... Җырчы җанын авыр аңлавы. Күкрәгеңне мәллә кысты капыл Фани дөньяларның ялганы. Тагы киттең дулап.
Без диңгезне Алыштырдык ахры тауларга. Канат алып газиз бу моңнардан Ашкындырды әллә кайларга. һаман сине шул сыйфатта күрәм. Булмый моны, булмый онытып: Hopaieiuio үлмәс моңнар иңри. Күзләреңдә сагыш болыт.