БАЛАЛАР ӨЧЕН ХИКӘЯЛӘР
Чемодан, Пистон һәм... Шәмәй
ле кичә генә алар студентлар иде. Бүген юридик
бүлекнен деканы кулларын каты итеп кысып
аларга диплом тапшырды, уку йортын унышлы тәмамлаулары белән
тәбрик итте. Диплом бирү чираты Бариевка килеп җиткәч декан
көлемсерәп, бераз пауза ясап алды. Башкалар да тын гына елмаештылар —
әлеге егетнең юрфакны ничек тәмамлавын һәммәсе чамалый иде. Укытучылар
телендә бу термин “тартып-сузып- өстерәп” дип атала...
— Йә, Бариев, — диде декан ирен чите белән елмаеп. — Бу көнне син дә,
мин дә күптән көттек инде, ә... Ничә ел көттек! Баштагы ун елы бигрәк тә озак
тоелды... Киләчәктә нишләмәкче буласың? Сөйләп җибәр әле безгә
планнарыңны!
Бариев оптимист егет иде
— Кайгырмагыз, абый, — диде ул деканга авылча, гади генә итеп. —
Минем эш урыны күптән хәл итеп куелган. Үзебезнең төбәктәге бер шәһәрдә
тикшерүче булачак укучыгыз!..
— Кем булсаң да намуслы кеше бул, ярыймы?!
Соңгы сүзләрен декан җитди итеп әйтте.
Берничә ай буе шәһәрчекне өркетеп, дер калтыратып яшәткән
җинаятьчел яшүсмерләр төркеме , ниһаять, фаш ителде! Унике бандиттан
торган әлеге төркемне шәһәр милициясе яңа җинаять кылып ятканда —
шәһәрдәге бердәнбер чиркәүнең алтын тәресен кисеп маташканда эләктерде. Бу
эшне тикшерүне лейтенант Бариевка йөкләделәр. “Әйдә энем, шушыны очлап
чыга алсан, бездән сиңа берсүзсез хәер-фатиха!” — диде чал чәчле полковник
егетнең аркасыннан аталарча кагып.
— Фамилияң? — дип сорады Бариев беренче булып кертелгән малайдан.
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ (1972) — балалар өчен язган хикәяләре белән вакытлы
матбугатта байтактан катнашып килә Ә беренче китабы — шаян хикәяләрне
туплаган <Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр» дип исемләнгән җыентыгы 1997 елда
Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты Ул 1998 елдан Язучылар берлеге
әгъзасы Хәзерге вакытта редакциябездә эшли, җаваплы сәркәтип вазифаларын
башкара
Ә
— Нс понял? — малай авызын бераз ача төшеп, ун колагын лейтенантка
якынрак сузды.
— Фамилиян ничек дим, исемең?!
— Ә-ә-ә... Пистон...
— Нәрсә-ә-ә?.. — бу юлы лейтенантнын авызы ачык килеш калды. —
Фамилиян ничек дип сорыйм мин синнән, сарыктан туган нәрсә! Кушаматын
кирәкми миңа!
Малай нихәтле генә интекмәсен — исемен дә, фамилиясен дә хәтеренә
төшерә алмады. Пистон тек Пистон инде
Бариев кулъяулыгы белән тирләгән мангаен сөртте дә, бусын чыгарып,
икенче малайны кертергә кушты.
— Исемен9
— Дөя...
— Син үзен ишәк! — дип акырды лейтенант пеләш башлы, зур колаклы
әлеге малайга. — Вон моннан! Следующий!'
“Следующий” нын исеме Пешка булып чыкты Бариев ана күзенен агы
белән карады:
— Король дә бармы?
— Бар.
— Чакыр...
Аның фикереңчә, король атаманнары булырга тиеш иде. Кабинет
ишегеннән сөлек кебек озын, нечкә малайны керттеләр.
— Синме король9
— Әйе.
— Башлыкларымы9
- Юк
— Кем соң башлыгыгыз?
— Чемодан. — диде малай шикләнеп кенә
Бариев чүт кенә өстәлдәге пыяла графинны малайның башына
тондырмады — үзен вакытында кулга алырга өлгерде.
— Уф... Ярый, үзеңнең чын исемеңне беләсеңме?
— Әлбәттә! Толик мин. Толик Воробьев!
— .Аллага шөкер' — лейтенант жинел сулап куйды. — Сөйлә Воробьев,
соңгы көннәрдә ниләр майтардыгыз9
Толик маңгаен җыерды:
— Ну... ни инде ниттек... бер нинс шомарттык
— Нәрсәне, нәрсәне шомарттыгыз9
— Нине инде, бер куышны.
— Нинди куыш тагын?
— Ну квартирны инде.
Берничә сорау биреп караса да, Бариев бу малайдан квартир басу
турында тиешле мәгълүмат ала алмады.
— Дөяне кертегез! — дип боерды ул дежур сержантка.
— Нинди дөяне, иптәш лейтенант9
— Тфү лә. Теге, пеләш башлы, зур колаклы малайны инде
— Сөйлә, Дөя! — диде ул малайның күзенә туп-туры карап. — Куышны
ничек шомарттыгыз?
— Ә-ә-ә теге, Пушкин урамындагы куышнымы9 Аны бит Пистон белән
Пешка икесе шомартырга тиеш иде Ну анда тегенең пушкасы булган и ул
төкерттергән безнекеләргә Ярый, Шәмәй килеп чыккан әле...
— Кем ул Шәмәй9 — дип сорады Бариев малайга арыган күзләре белән
карап.
— Шәмәй Шәмәй инде, —диде малай гади генә — Пионер Шәмәй
— Әле үзе пионер дамыни999
— Вәт дурак, пионер булмый кем булсын, сигез дә тулмаган ич әле аңа!
— Араларында бер кечкенә малай бар, — дип аңлатма бирде ишек
төбендәге сержант. — Шуны пионер дип йөртәләр. „
"Ә без яшь чакта пионерга ун яшь тулгач кына алалар иде...” дип күнелсез
генә уйлап куйды лейтенант.
— Йә, йә, дәвам ит. Шәмәй килеп чыккан..
— Әйе, Шәмәй килеп чыккан да, и рраз — самопал белән тегеңә! И
шабаш! Шито-крыто! Чао-какао!
Дөяне дә чыгарып җибәрергә туры килде. Яшь тикшерүче уфтанып
сәгатенә карады. Бер сәгать сорау алу нәтиҗәсендә беркетмәгә язарлык бер генә
җөмлә дә төшмәгән иде әле.
— Следующий! — диде Бариев башын тотып. Кабинетка сул күзе бераз
читкәрәк караган малайны керттеләр.
— Син кем?!!
— Мюллер.
— Бик яхшы. Хайль Гитлер!
— Хайль! — диде малай кулын алга сузып.
— Менә нәрсә, иптәш Мюллер... Йә син мина сонгы көннәрдә кылган
җинаятьләрегез турында кешечә тел белән сөйләп бирәсең... йә мин сине... —
лейтенант кобурасына тыгылды, — атам!
Мюллернең күзләре киерелеп ачылды.
— Сөйлим, сөйлим... — дип калтырады ул. — Кайсыннан башлыйм?
— Куыштан!!! — дип акырды Бариев.
— Куышта металл барлыгын Чемодан күргән, — дип сөйләп китте малай.
— Без төнлә шунда шудык. Пулеметлар кесәдә — проблема юк...
“Ничек пулемет кесәгә сыйсын инде9” дип уйлады Бариев артык башын
эшләтми генә. Мюллер исә дәвам итте:
— Куышта металл гына түгел, порошок та күп икән. Чемодан Жирафка
кәлти-мәлти килмәскә кушты. Пистон белән Пешка шомартырга киткәннәр иде,
аларга төкертгергәннәр. Ярый әле Шәмәй килеп чыккан...
“Тагын Шәмәй!” дип уйлады Бариев һәм каушый-каушый бик тырышып
сөйләп маташкан малайга:
— Во-о-он!!! — дип кычкырды. Өстәлдәге графин да малай артыннан
очты.
Кабинетка килеп кергән полковник пыяла ватыкларына игътибар итмичә,
башын тотып утырган Бариев янына килде:
— Ну, нәрсә, иптәш тикшерүче9 Булыр күкме?
— Ә... Иптәш полковник... Ни... Була.. — дип мыгырданды егет.
— Йә, нишләтәбез инде ул борын асты кипмәгән шпаналарны?
— Болай итәбез! — диде Бариев кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп. —
Болай итәбез. . Жираф белән Дөягә биш елга — Зөя! Король белән Пешкага —
вышка! Мюллерга — карцер! Чемодан белән Пистонга дүрт- биш ел гарнизон!
Пионер Шәмәйгә грамота бирик. Грамотасын тотып әти-әнисе башта
сберкассага, аннары милициягә килерләр... И шабаш! Все!
Полковник ишек төбендәге сержантка Бариевны өенә озатып куярга
кушканда, тегесе һаман башын тотып:” Шито-крыто! Чао-какао! Кәлти-
мәлти...” дип мыгырдана иде әле.
Бүләк
ине мәктәптә “Дезодорант Рәсим” дип йөртәләр. Бигрәк ямьсез
кушамат инде, иеме?
Гел уйламаганда ябыштырдылар миңа аны. Шул, бәйрәмнәр
аркасында килеп чыкты инде. Кем уйлап чыгаргандыр аларны!
23 февраль көнне классташ кызларыбыз һәрберебезгә берәр одеколон
бүләк иттеләр. Без — егерме ике малай — кызларга чын күңелдән рәхмәт
әйттек. Гомумән, ул көн күңелле узды үзе. Алдан сөйләшү буенча берберебезгә
начар сүзләр әйтешмәдек, талашмадык. Хәтта мәктәптә явызлыгы
М
белән даны чыккан Дию Фоаты да түзде. “Егерме өче генә үтсен, иртәгә
барыбер берсен тотып тукмыйм!” дип йодрыгын кашып йөрде.
Бәйрәм ашы — кара-каршы, диләр. Без дә кызларыбызны әйбәт бүләк
белән сөендерик, дидек. Өч кенә бөртек ич алар! Ничек котламыйсын ди инде
шуларны 8 март белән!
Яхшы гына суммадан җыелыштык та, бүләк алырга булдык. Авыл
кибетендә юньле нәрсә юклыгын үзегез дә беләсез. “Рәсим, синен урысчан да
яхшы, шомалыгың да бар. Давай, иптәшкә Бөтнек Әмирен ал да, Казанга
сыпырт!” — диеште малайлар.
“Бүләкнен шәбен ал!” — дип кычкырып калдылар арттан.
Шулай итеп чыгып киттек без Әмир белән. Кесә тутырук акча. Әле әти
белән әни дә өстәде. Шәһәргә барып ач йөрмәссең бит инде! Ул акчага өч
бөртек кызга әллә ниләр алырга була. Беразын туздырсаң да сизелми әле.
Шунлыктан, автобус көтеп тормадык, бер “Житули”не туктаттык та — “выжт!”
Казанда булмаганга өч-дүрт ел бар иде. Бөтен нәрсә үзгәргән. Тимер юл
вокзалында, бер багана төбендә пычрак киемле, битен сакал-мыек басып
бетергән ике абыйны күреп “дерт!” итеп киттек. Алларында буш шешәләр.
Мөгаен, шешә тапшырырга барган җирләреннән егылып калганнардыр. Берсе
күзгә керердәй булып, инәлеп акча сорый. Бик кызгандык без боларны. Биш
сум биреп калдырдык. Икесенә дә.
Ике адым гына атлаган идек, каршыда морожный киоскысы пәйда
булды. Шәһәргә барып морожный ашамый кайталар димени! Мал-лай!
Морожный да үзгәргән икән хәзер — шоколадка төреп тә, төрмичә дә саталар.
Ниндиләре генә юк! Сатучыга акчаны сузган гына идем, әллә каян гына күз
явын алырлык чибәр ике кызчык пәйда булды.
— Мальчики, безне дә угошайте, — диләр, чырык-чырык киләләр
Әмирнең дә авыз ерылды. Шту син" Шәһәр кызлары белән танышу
теләсә кемгә тәтеми ул! Бәлки кино-фәләнгә алып керербез үзләрен, дип и-и
план корабыз эчтән генә.
Тагын кесәгә кереп киттек.
— Мальчики, без берьюлы икешәр мороженое ашыйбыз, — диләр болар.
Каршы килеп булмый бит инде! Гуләт тек гуләт! Кайткач малайларга
мактанып сөйләргә бер нәрсә булыр хет.
Ие, мактандык. . Кулларына икешәр морожный тоттыргач, кызларыбыз
“спасибочки” дип чыркылдаштылар да, әллә каян гына килеп чыккан ике малай
белән култыклашып китеп тә бардылар Калдык авыз ачып.
Ярар, кепкаларны батырып кидек, кулларны кес әгә тыктык та, бераз
бөкрәя төшеп, Казан малайлары кыяфәтенә кергәч, дәлше киттек
Урамның бер почмагында җыелып торган төркемне күреп якынрак
барырга булдык. Анда ниндидер уен уйныйлар икән. Аю чаклы бер егет
чүгәләгән дә, асфальтка каплап куйган өч зур уймакны әвеш-тәвеш китерә.
Берсенең астында бәләкәй шарчык тәгәрәп йөри
Уймакларны әвеш-тәвеш китерүдән туктагач :
— Шар кайсы уймак астында? — диде. Әмир түзмәде, “менә монда’"дип
бер уймакка китереп төртте Күтәреп карасак — буш Теге аю гәүдәле егет
Әмирнең җилкәсеннән эләктереп тә алды
— Отылдың. Синнән илле сум!
Бирдек инде Аннан сон грузиннар пешергән ике таяк шашлык, дүрт
пирожки, ике стакан кока-кола һәм бер стакан һава кукурузын исәпләмәгәндә,
бүтән акча туздырмадык.
Көн кичкә авышканда санап карасак. Акчабыз кайтырга автобус
билетына да җитми икән инде Бүләк тә алынмаган
Бер кибеткә кердек. Балта, кадак, идән буявы белән беррәттән әллә
ничаклы матур духи, дезодорантлар тезелеп киткән Вәт малай бәхет басты! Ин
арзаны — өч сум гына' Шунысын, “карбофос” дигәнен өчне алдык та,
“куян”нар булып кына автобуска кереп чумдык. Ничек кысыла-
кысыла кайтуыбызны, төшкәндә минем сыртка, Әмирнең артына тибүләрен
с өйләп тормыйм.
Мәгәр, малайларнын без алып кайткан дезодорантка исләре китмәде
— Кызларга үзен тапшырырсың! — диештеләр төксе гснә-
Тапшыруын тапшырдым... Әмма ахыры ни белән бетәсен белгән булсам!
Кызларыбызнын берсе, Гөлчәчәк исемлесе дезодорантны шунда ук муенына
сиптереп тә карады.
Мал-ла-ай! Класста берәү дә калмады! Ул карбофос дигән нәмәрсә
тараканнарга, коңгызларга каршы сиптерә торган сасы исле бер әйбер икән.
Менә шуннан сон “Дезодорант Рәсим” дип йөртәләр мине. Бигрәк ямьсез
кушамат инде, иеме?
Китереп КУЙ!
66 тл .
IV оммунизм” колхозындагы ат караучы Гапгери абзый беркөнне
JL ж. шифер урлады. Ферма түбәсен ябарга дип китереп куйган
шиферный бер өлешен ат арбасына салып, өстен салам белән маскировать итеп
өенә алып кайтты — беркем күрмәде, беркем ишетмәде ..
Ярый, болары бер ай элек булган хәлләр. Ә бу көннәрдә “Коммунизм”
колхозына телефон керттеләр. Колхоз председателенең төпчек кызы Лилия әй
рәхәтләнде соң сөйләшеп! Әле өченче генә класста укыса да теле-телгә йокмый
чукынчыкның. Йә дус кызына шалтырата, яисә “Мәрфуга апа, жаным, ни
хәлләрен бар?” дип, түбән очта торучы җиңгәсе белән сөйләшеп маташа.
Өченче көн генә Дилиягә эт баласы алып кайттылар. И куанды инде
кызый көчекне күргәч — сөтләр эчерде, кәтлит ашатты һәм “Фишер” дип исем
кушты. Юк, юк, бер дә гаҗәпләнмәгез, этнең шахмат дөньясына бер кагылышы
да юк, бары тик Лилиянен гадәте шундый — өйдәге җан ияләренә атаклы
кешеләрнең исемнәрен кушарга ярата ул. Анын инде Майкл Джексон исемле
тутый кошы, Марианна исемле ап-ак песнәге, Ромона исемле кап-кара тычканы
һәм гел урам песиләре белән сугышып, көн саен башын кутырлатып кайтып
керә торган Горбачев исемле мәчесе бар. Бүген менә шулар янына “Фишер”
өстәлде. Әгәр дә ул ана эт булып чыгып, бала китерсә, менә күреп торырсың,
ул көчегенә һичшиксез “Каспаров” кушачак. Ие-ие, кушачак!
Ярый, болары өченче көн булган хәлләр. Ә кичә әлеге гөнаһсыз аклы-
каралы көчекне Лилиянен түбән очта яшәүче жингәсе алып киткән Нигә
дисезме9 Хикмәт шунда, җиңгинең сандалиен үзе кия белми торган өч яшьлек
малае бар. Шул бик елак икән. Кичә тагы да каты елаган, хәтта телевизордан
һава торышын әйтеп маташкан диктор да, түзә алмагач, күзлеген салып: "Җитәр
Мансур, укырга мишәйт итәсең”, — дигән имеш Ләкин шул елак Мансур
“Кукла-неваляжка”ның чайкалганьш карап утырганда еламый ди. Чайкалудан
туктагач кына, авызын табак хәтле ачып, акырып җибәрә икән. Димәк, аңа гел
хәрәкәтләнеп тора торган уенчык кирәк! Жингәсе “Фишер”не шуна алып
киткән икән .
Ярый, болары кичә булган хәлләр. Ә бүген... Лилия мәктәптән үк этен
сагынып кайтты һәм кайту белән телефонга ябышты:
— Мәрфуга апа, менгер инде эт баласын, жаным, яме9
— Ашыкма әле. нәнәм, безнен Мансурчик бик яратты аны, әнә, куыш-
куыш уйныйлар...
Жингәсе телефон трубкасын куйды. Дилиянең жен ачулары чыкты.
Аныкы, түлке аныкы гына булган эт баласы белән Мансурчик куыш- куыш
уйнасын имеш' Ул, анын номерын яңадан җыйды, ләкин, ялгышып, колхозның
каравыл йортына эләкте. Дилиянең ачуы соң чиккә җитеп ашкан иде,
шунлыктан, каравыл йортында трубканы алган саңгырау Гапгери
абзыйның “әлү” дигән тавышын да көтмичә тезәргә кереште
— Урынына китереп куй “Фишер”не! Әтигә әйтсәм үтерә бит ул сине.
Бүген үк китереп куй, хәзер үк! Ату әтигә әйтәм!
Гаптери абзый мескен, председательнен чәрелдек кызынын тавышын
әллә каян таныды һәм сүзләрен ишетүгә урындыкка лапылдап китеп утырды.
“Берәү дә күрмәде бит инде югыйсә”, — дип мыгырданды ул.
Ике сәгатьтән шифер үз урынында ята иде инде.
Ниязның рекордлар китабы
леккеге командир Гамилә Төркиягә укырга китү сәбәпле, Ниязны бүген
класс командиры итеп сайлап куйдылар. Шулай итеп әлеге җаваплы эш
Нияз кулына күчте. Малай уйлар дөньясына чумып өенә кайтты.
Иртәгесен ул класс җыелышы җыйды
— Әйдәгез, безнең алтынчы класс өчен “Гиннеснын рекордлар китабы”
н ачып җибәрәбез, — дип башлады ул үзенең чыгышын — Кызык бит, мәсәлән,
Сәлим алты сәгать буе бертуктамый сөйләшә ала, укытучылар тикмәгә генә
“ватык патефон" димиләр аңа. Әхәт исә любой ераклыктан, любой язуны
укытучыга сиздермичә күчерә ала. Мисалга Тәслимәне алыйк — ул безнең
сагыз чәйнәү остасы. Әнә, авызындагы кызыл төстәге сагызын декабрь
башында чәйни башлаган ие ул... Йә, нинди фикерләр бар9
Класс Ниязнын идеясен бердәм хуплады. “Писер” итеп сары чәчле
Наиләне куйдылар “Алтынчының рекордлар китабы”на шулай итеп яшь
рекордчылар теркәлә башлады
“... 1. Фәнис мәктәпкә кыш уртасында ай да унсигез көн яланбаш килде,
колаклары өшемәгән булса, тагын да шулай йөрер иде әле.
2. Хәмит — класста иң озын малай. Аның буе — метр да алтмыш
3. Тәслимә ярты ел дәвамында мәктәптә гел бер үк “му-му” конфетын
суырып йөрде. Дөрес, энекәше Мәрдәннең әйтүенә караганда, анын кәгазе генә
“му-му”ныкы булып, эчендә башка конфет яисә бөтенләй ипи катысы гына
булган, чөнки әтиләре Чаллыдан ярты гына кило “муму” алып кайткан булган.
Ләкин “тотылмаган — карак түгел" ...Тәслимәне барыбер китапка керттеләр
“Рекордлар китабы” класс почмагындагы зур кадакта эленеп торды.
Наилә бик тырышып аны тутырып барды Китапка кемнәрне кертү мәсьәләсен
Нияз класс җыелышында хәл итте.
Тора-бара рекордчылар шулхәтле артты, кайберәүләр бу китапка көнгә
өчәр талкыр язылды. Мәсәлән, шул ук Сәлим бер сәгатьтә чәпләшке белән
туксан биш чебен үтергән, шул ук Сәлим физика дәресендә алты тапкыр
бәдрәфкә чыгып кергән Сонга таба, укытучыларны да китапка кертә
башладылар “Сабира апа бер дәрестә сиксән дүрт тапкыр “әгәр дә мәгәр” диде,
Хәләф абыйның унбиш мәртәбә тәмәке тартканын күргәннәр, Гайния
апаларның сыеры бер ай эчендә дүрт бозау китерде..."
Ә беркөнне рекордтар китабына эләгергә теләп, алтынчының малайлары
төкерү ярышы оештырганнар. Мәктәп почмагында тәнәфестә үткәрелгән әлеге
ярышта Фидаил җиңгән. Ул дүрт метр ераклыкка төкергән, әмма... Төкерек
һавада матур гына траектория белән очып барганда, почмактан директор килеп
чыккан ... Калганын сөйләү түгел, күз алдына китерүгә үк аркалар чымырдап
китә. . Шул вакыйгадан сон Ниязнын рекордлар китабы кабат ачылмаска
ябылды.