Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕҢ ШАТЛАНА БЕЛМӘСӘҢ...


ХИКӘЯЛӘР ОСТАСЫ МӘГЪСҮМ ХУҖИН ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
нәшә килгән ике әдәби ел!
Беренчесендә. 1996 ның азагында. «Елның популяр әсәре» сериясендә урта буын әдибәсе Н Гыйматдинованың «Кыргый» исемле повестьлар җыентыгын кулдан-кулга йөртеп укыдык
Икенчесендә өлкән язучы Мәгъсүм Хуҗинның «Пшыяцулка» дигән хикәясе, «кече прозамның уңышлы әсәре буларак. Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендә! е бүләгенә ия булды Без бу хикәяне «Идел» журналының 1996 елгы өченче саныннан укыган идек Нечкә зәвыклы талымчан бу журнал соңгы чорларда әдипнең «Бәрәңге чәчәге». «Җүләр». «Койма буенда» дигән әсәрләрен дөньяга чыгарды. «Татарстан» журналының 1997 елгы 4 саны аша «Губахадан ике хикәя»се укучыларга барып җитте Әдипнең әсәрләрен дә эченә алган яңа хикәяләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып яза
Әгәр мина Нәбирә Гыйматдинова турында: «ул гадәти жир кешесе, гаҗәп повестьлар язуы кешеләрдә була торган гап-гади таланттан гына килә, гайре табигый берни дә юк» дисәләр, ышанмас идем Чөнки мин аны күреп белмим, ә могҗизалы-сихерлс повестьлары буенча фикер йөртсәк, андыйларны иҗат итү өчен, ай-һай Дөресен әйткәндә. Казанга баргач әдибәнең эш урынына сугылып чыгасым бик килсә дә. әлегә моны эшли алмыйм Әгәр чыннан да артык җирнеке, «синдәй-миндәй» генә булып күренсә
Ә менә язучы Мәгъсүм Хуҗинны якыннан белмәгән кеше аның хикәяләренә карап, әйтик, җиде дистәне түгәрәкләүгә таба барганда «Пшыяцулка» кебек әсәр язуыннан чыгып, «бу әдип гадәти була белмидер, гел сагыш-мон эчендә, фаҗигале язмышлар өермәсендәдер, мәңгелек уйларга баткандыр» дисә, миңа гаҗәп тоелыр иде. Бераз беләм бит аны Хәер, кайвакыт мин дә. хикәясе белән авторны бср-берсеннән аерым итеп күз алдына китерәм дә. бергә куша, бербөтен итә алмыйча интегәм Менә алар Автор белән Хикәя Мәгъсүм Хуҗин белән без бергәләп вак балык чирттереп йөргән Шушма инешенең ике ярында
Автор үтә !ади. сабый акыллы кармагына бармак буе ташбаш эләктергән дә, сөенеченнән калын пыялалы күзлегенә кадәр елмайган хәлдә, «тагын берәү булды бит!» дип текә ярдан үрмәли-үрмәли. учак өстендә кайнаган казан янына ашыга. Әйе, Шушманың авыл саен тегермәнле, болынга кадәр күтәрелгән сулы чагын күрергә өлгермәде диярлек ул Мәгъсүм Хуҗин Балтач га район газетасы редакторы булып эшләгәндә, буалар Салавыч белән Янгулда гына калган иде Инде алары да күптән юк Бервакыт мин әдипне Янгул тегермәненең иске бинасы һәм буа калдыклары төшерелгән фотосурәткә озак кына карап торган хәлдә күрдем Ниләр уйлый, рәсемнән ни >зли ул?
Хәер, бу сорау белән әдипне ашыктырмый торыйк, мөгаен, бер хикәясендә үзе үк җавап бирер Табигать фаҗигасен дә кешеләрнеке кебек кабул итә. җаны аша үткәреп яза бит ул Гап-гади кешеләрнең легендаларга тиң матур мәхәббәз кыйссалары, күңел байлыклары, сиздермичә узып киткән гомер сагышлары 1ына түгел. Табигать-ананың челтер чишмәләре, инеш-күлләре. колыны һәм маэмайлары да аның хикәяләрендә Мәг ъсүмчә якты моң белән, яратып-сөсп сурәтләнә биз Үзе дә бөтен күңеле белән табигатьнеке ул. Эшләгән һәр районында кышын-жәен балык тота торган инеше, язын-көзен ихластан тәм табып казына торган бакчасы, помидор, кыяр, суган, хәтта үзенең ак әнис, кузгалак, бөтнек, какы түтәлләре, үз куллары белән утырткан җимеш куаклары һәм алмагачлары калды Өенә яз таңында керсәң дә. кыш башында сугылсаң да. табын бизәргә
Я
бер-ике кузгалак яфрагы, ике-өч кыяк яшел суганы була иде бу табигать дусты-ның Яки урындыкка басып әллә кайдагы шүрлеккә үрелер дә4 кызарып килә торган бер-ике помидор тартып чыгарыр
Хәер, мондый табынны сурәтләү өчен дә Мәгьсүм-әдип хыялы һәм каләм осталыгы кирәк:
«Кечкенә түгәрәк өстәлнең яртысына ризыклар куелган иде. Мин Ваһиб ясаган картина һәм ул әзерләгән табын арасында аерма таба алмадым алар тиңдәш иде. Муенына чирек ай сурәте уелган кувшинга чәчәкләр утыртылган — болын исе аңкый Урталай киселгән карбыз янтаеп тора -тел очында тәмен сизәсең. Сабак төбеннән алсуланган дәү алмалар, лимон телемнәре, озын тәпиле вазага тутырылган мандариннар, балкыш төсендәге ике апельсин өстенә сузып салган кыяк суган һәм. бөкесе ачылырга торган коньяк шешәсе бар, шәраб белән яртылаш тулы зәңгәр каймалы ике бокал жемелди .»
Болар Мәгъсүм Хужинның «Натюрморт» хикәясеннән. Автор Ваһибнын натюрмортын да. табынын да сокланып сурәтли, анын осталыгына баш ия. Мәктәптә укыганда ук «язгы кояш булып нур чәчә» тор«ан икмәк рәсеме ясап, «укытучы Тәслия апаны баш идергән» ул Ваһиб Туктачы, натюрмортта да, табында да нигә әле икмәк юк?
Хикәя менә шушылай көтелмәгән борылыш алып тәмамлана, укучыны сискәндереп, уйланмаган сорау алдында калдыра Табынның үтә муллыгын юмартланып сурәтләү авторга менә ни өчен — анда икмәк юклыгын әйтеп, безне йокымсырау хәленнән айныту өчен — кирәк булган икән Ә бит әсәр моннан өч еллар элек — авылларның һәм район үзәкләренең икмәк кибетләрендә коточкыч чиратлар чорында язылган Табигатьнең һәм игенче хезмәтенең мәңгелек бер могҗизасы булган икмәккә бервакыт кадер бетәчәген әдип шул чакта ук ничек белгән? Әдип әхлакыбызның жимерелүгә йөз тотуыннан чамалаганмы, мондый җимерелүнең икмәккә, гади хезмәт кешеләренә һәм өлкәннәргә хөрмәт суынудан башланачагын нечкә күңеле белән сизгәнме? Ихтимал, шулайдыр
Язучылар Мәхмүт Хәсәнов (сулда) һәм Мәгъсүм Хуҗин. 1989 ел.
Шулай итеп, тирән чокыр төбеннән, ерганакны басып килүче таллар һәм чүп-чар арасыннан сай гына аккан инешнең текә ярыннан үрмәли-үрмәли учак өстендәге кайнаган казан янына ашыга Автор. Ә Хикәя, әнә. калды ул. Сабыйлыгына кайткан Авторга иярәсе килмәде, аның игез пары кыяфәтендә, карашын билгесезлеккә юнәлтеп, тик гора. Үзеннән бер яктылыкмы сирпелә, моңмы ишетелә. Ләкин Автор белән Хикәянең ике ярдагы аерым тормышы озакка бармаячак, учак янындагыларга сиздермичә генә, әллә ни арада гына алар бербөтенгә әвереләчәкләр, һәм. әйтик. «Идел» журналының бер санында, Мәгъсүм Хуҗин имзасы белән озак та үтми яңа әсәр дөньяга чыгар Хикәя менә
шушы инеш буенда бүген булган, бүген сайланган гыйбрәтле бер вакыйгага нигезләнеп язылырга да мөмкин. Хикәядә, мөгаен. Шушма инеше дә. аргы яктагы Ишморат болыны яисә Бай урманы да. серле Бөркет елгасы яки Йөрәк тау да телгә алыныр, һәм болар, һичшиксез, әсәрнсн ышандыру көчен арттырыр, тасвирлаш ан легенданы безнен көннәргә якынайтыр Ә без. ул вакыйгада катнашучылар. хикәядә үзебезне танырбыз да. юк та. Әдипнең күзаллавы чикләрне белми ул безне. Җирнең 1ади кешеләрен, һәрвакыт үзебездән яхшырак, ихлас* лырак. күңелләребезне байрак итеп тасвирлый, димәк, безне шундыйлар итеп күрә, моңа үзебезне дә ышандырырга тели. «Үзең шатлана белмичә, башкаларны сөендерә алмыйсың» — дигән сүзләр бар аның -<Оча кошлар- исемле хикәясендә. Хикәя каһарманнарының яхшылыгына, күңелләре аклыгына үзе ышанып җиткәнгә күрә генә укучыларны да ышандырырлык итеп яза ул. Хыялый әдип хәтта үткән яшьлекләрнең кире кайтачагына, югалган мәхәббәтләрнең яңарачагына фаҗигале язмыш корбаннарының бәхет табачагына, корып бара торган жан- нарыбызпың да бер сулкылдап куячагына өметләнә бугай Шулай булмаса. нигә дип. кемгә атап шундый әсәрләр язар иде9 Әмма әдип өметләре азмы-күпме чынга ашсын дисәк, безгә дә. аның хикәя каһарманнары кебек, бераз хыялыйрак. матурлыкны тоярлык пакь күңелле, бүтәннәр хәсрәтен аңларлык нечкә җанлы булырга кирәктер Бу шәфкатьсез дөньяның изү-гарипләвеннән бер-беребезне әнә шулай гына саклаша алырбыз.
Менә әдипнең якташы Фатыйх Хөсни исемендәге иң беренче бүләкне алган «Пшыяцулка» («Дус кыз-) хикәясе. Монда мәхәббәт кыйссасы шулкадәр гомуми* ләштерелгән баш каһарманнарының исемнәре дә юк «Витебскинын кара күзле кызы» Пани һәм хикәянең лирик каһарманы беренче танышуларыннан соң унсигез ел узгач кабат очрашалар Бу очрашуның тыенкы матурлыгын һәм тагын аерылышуның сагышын, сизелмичә дә узып киткән гомернең бернинди ялварулар хакына да кире кайтмаячагын шушыкадәр кыска хикәядә шулай җан сыкратырлык. вакыйганың чынлыгына ихлас ышандырырлык итеп тасвирлау өчен Мәгъсүм Хуҗинга. белмим, нинди илаһи көчләр ярдәм итте икән? Ә бит сүз- җөмләләрнс дә артык бизәмәгән, гыйшык кыйссасына заманча «татлылык» та якмаган, ундүрт яшьлек кызның ымсындыргыч матурлыгын да сурәтләмәгән (аларсыз да шәп язылырга мөмкин икән ич!)
Баш каһарман кыз белән беренче очрашуын һәм шаярып сөйләшүен оныт-кан да инде: Пани үзе исенә гөшермәсә. аны мәңге хәтерлисе булмаган Әйе. бу — шулай Үзебезне күмеп киткән тормыш чүп-чары эчендә шуларны искә төше-рерлекмени сон без?! Әмма лирик герой ник алайса кырык яшькә кадәрге гәмерен өйләнмичә уздырган, күңеле һаман нилектән буш торган? Инде менә өзгәләнә «Сине гел эзләрмен, калган г омерем буе эзләрмен сине. Пани' Каршыма очрасаң, мәрхәмәтле һәм горур күзләреңнән танырмын' Артыңнан барсам, чуклы мамык шәлең астыннан күренгән толым очларыңнан танырмын' Пани'» Бу үкенечле сүзләрне кабаглый-кабатлый тәгәрәп еласа да. үткән гомерен кайгара. гамьсез- лектә югалткан бәхетен таба алмаячак ул. Ә бит теге чакта, унсигез ел элек, шушы кыз аңа «Мин булырмын сезгә Пшыяцулка» дигән иде Ундүрт яшьлек кызның шаярып кына бирелгән вәгъдәсе шулкадәр нык була алыр дип кем уйлаган сон? Чөнки үзебез бик җитди үтәлергә гиешле вәгьдәләребеше дә җиңел генә онытып торабыз Безгә вөҗданлылык үрнәге буласы кешеләр Изге китап яисә Конституция тотып, күзләреннән яшь чыгарып биргән антларын да читен* сенми генә бозалар
«Пшыяцулка» каһарманнары ул чакта нәрсә генә сөйләштеләр соң әле? Сез безг ә нинди максат белән килдегез соң’’ дип сорады ул
Их-х. телемне корт чаккыры!
Кәләш эзләп ил гизөм' дип һич тә уйламаганны әйтеп салдым Таптыгызмы соң?
Менә сезне ошаттым!
Мин әле яшь Мина ундүрт кенә яшь тулды
Ә мин сез үсеп җиткәнне көтәрмен' Шул чакта килермен дә сезне урлап качармын!
Кызыма уен ошап китте, ул күзләрен кысып елмайды да
Мин сезне көтәрмен дип шаяртты-
«Шаярт гы'» Никадәр олы хисне шаяртуга санап ничек ялгышкан бит Кире-сенчә. урлап качу турында әйтеп, үзе мәгънәсез шаярган икән Каян килгән Кәҗә Шәяхмәт Айдары (Фатыйх Хөснинең мәшһүр Йөзек кашы» повестена шиграф- ны хәтерлик) Әмма Айдарга урлап качкан бәхеген кулында тоту өчен артык дуамаллыгы комачауласа. «Пшыяцулка» каһарманына, киресенчә, бәхеткә тие
нүдә бераз дуамаллык житми Инде утыз ике яшькә житкән. ике бала үстерә торган Панины кабат эзләп тапса да. мәхәббәткә һәм бәхеткә ирешерме ул, хәзер үзен-үзе «аңгыра жан» дип битәрләүдән генә зиһене арттымы, жаны җылындымы аның7 Ә хикәя, үзәк өзгеч сагышы булса да, әйтелмәгән эчке мәгънәсе белән шулкадәр якты, бу парлар һичшиксез табышыр, узган гомерләр кабатланыр да аймыл үтелгән юллар бер очрашырлар, дигән әкияти ышануга киләсең Могҗизалы көч шушыларга да ярдәм итмәсә инде Табышкан бәхетле парларның исемнәре, ихтимал, бүтән булыр Бәлки инде алар күлдә йөзгән пар аккошларга яисә язгы тирәктә сайрашкан пар былбылларга әверелгәннәрдер. Соң, бер могҗиза булырга тиештер ләбаса!
Мәгъсүм Хуҗинны әсәрләрендә диалоглар кору остасы димәс идем. Кара- каршы сөйләшү озынга китсә, хикәясендә Мәгъсүмчә сурәтләү көче югала баш-лагандай тоела. «Җир әйләнә сәяхәт»ендә әнә шундыйрак хәл. Мөгаен, шул сәбәптәндер, бик күп каләмдәшләреннән үзгә буларак, сәхнә әсәрләре язарга талпынганын да күрмәдек, иҗат гомере буена хикәя жанрына тугры калды Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, бәхет һәм фаҗигаләрен телдән әйтелгән сүзләр белән түгел, күңелләрен сөйләштерү аша җиңелрәк ача ул. Шунлыктан-дыр, каһарманнары гел дә аз сүзлеләр, уйчаннар Уйлары аша алар Эт яисә Ат белән дә «сөйләшә», бер-берсен җиңел генә аңлый алалар, чишмә һәм күлләр белән дә серләшәләр — шул мизгелдә үз җаннарын да ачып салалар. Әнә Шушма буенда үскән удмурт кызы Любаша («Сон») баш каһарман Гәрәйшаны хәтта «сөйләшми торган абый» дип йөртә Ә бит Любаша белән аның әтисе Петрух дәдәйнең бер сүзен дә җавапсыз калдырмый Гәрәйша, күңеленнән һәммәсенә җавап биреп бара: җөпли, бәхәскә керә «Пшыяцулка» хикәясендәге житкән егет белән үсмер кыз сөйләшүе дә яңа танышкан парларның ул чактагы халәтен тулы ачып бетермәгән, күпмеседер күңелләрендә калган, күрәсең Нәкъ шул чакта яшь кызның җанында беренче саф мәхәббәт бөреләнгән Бу бөре бүтән чәчәкләргә жан бирерлек түгел — шуңа күрә балалары әтисез үсә, шуңа күрә унсигез елдан сон кабат очрашкан танышының җилкәсенә җиңел генә итеп баш куя ала. Хәзер алар сөйләшмиләр диярлек: Пани сөйләгәннәрне «аңгыра баш» күңеленнән генә, йә каршылыксыз кабул итә, йә элек шушыларны аңламаган өчен үзен аяусыз битәрли. Хикәя геройларының берни артына яшеренмәгән ап-ачык җаннарын нәкъ шушы мизгелдә укучы яхшырак аңлый.
Мәгъсүм Хуҗин мәхәббәт хикәяләрендә традицион «гыйшык өчпочмагы» корырга яратмый. Аның өчен Хәлил бар, Галиябану бар, ә Исмәгыйль — артык хан, әсәр каһарманы булу өчен үтә вак зат. Әйе шул, Исмәгыйльләрдән башка да фаҗига чыганакларыбыз азмы, үз-үзебезне һәм якыннарыбызны бәхетсез итәрлек үкенечле хаталар ясамыйбызмы? Хәер, зур хатасыз үткән гомерләрдә дә сагыш- лы-моңлы мизгелләр җитәрлек ич Тик күрмибез генә — җирдәгеләр язмышына карата сукыр һәм чукраклар без хәзер. Әдип күрсәтеп биргәннәренә дә илтифатыбыз әлләни түгел.
Мәгъсүм Хуҗинның «Зөбәрҗәт әби бирнәсе» дигән хикәясе кул йөзе кадәр генә җыентыкның («Авылым урамнары». 1978) дүрт битенә сыеп беткән Йөгере-шче Нуришан карт белән аның Зөбәрҗәте турында ул. Чын белән әдип фантази-ясе бергә үрелеп сурәтләнгән вакьгйгалар! Ышандырырлыкмыни, бервакыт шу-шы Нуришан, берни белән йөреп булмый торган юл өзегендә, күршесенең авыру баласын күтәреп, сигез чакрымдагы Чепья больницасына ярты сәгатьтә илтеп җиткергән. Ә анда, Чепьяда. вакытында килеп җитсә һичшиксез терелтә торган хирург бар икән Чепьяның бик булдыклы хирургы дигәндә, өлкән кешеләр Николай Константинович Родосскийны. урта яшьтәгеләр хәзер республиканың клиник хастаханәсендә эшли торган Рәшит Сафинны күз алдына китерәләр Хирурглары чын булгач, Нуришан картның да бу дөньяда чынлап та яшәгән-легенә ышанасы килә. Үлеме, һәрвакыттагыча. бераз үкенечлерәк булган аның. «Көтмәде, тагын бер генә Сабан туе узганны көтмәде бу әҗәл! »—дип әйткән Нуришан, картлар йөгерешендә соңгы кат катнашасы килгәнен сиздереп Аның шушы әманәтен үтәргә дип. соңгы алышка Зөбәрҗәт әби чыга Чыга да. җиңә дә, чөнки бөтен мәйдан аңа теләктәш бүген. Бүләккә үзенең бирнәсен китереп тоттыруларына да гаҗәпләнәсе түгел, чөнки ул Нуришаны өчен йөгерде, димәк ки, бүләге дә Нуришанга эләкте. Гаҗәбе, бүгенге көннәр өчен чынбарлыкка охшамаганы шул: йөгереш юлында берәү дә Зөбәрҗәт әбине таптап-изеп узмый, ычкын моннан, җен карчыгы, әҗәлеңне эзләп килдеңмени, дип җикеренми, киресенчә, әби егылгач, кайбер йөгерешчеләр аңа бер тын алып кабат күтәрелерлек вакыт арасы бирәләр. Хәер, ул кадәресе, бәлки хикәя авторына гына шулай күренгәндер. Кешеләр күңелендә башкаларга сизелми торган яктылык нурын һәм
рәхим-шәфкать җылысын күрә алу сәләте бар анын Безне, үз укучыларын да. үзара миһербанлырак булырга чакыра, безнен арадан ук табып, анын үрнәкләрен күрсәтә. Җаннарны заман кырыслыгы һәм тупас мөгамәләләр корыта барган, сугыш авырлыклары изгән, җәберләрдән һәм кыйбла-имансызлыктан. әхлакый гарипләнгән чордашлар әдип хикәяләрендә фани дөньяның гади генә матур-лыгыннан да илаһи ямь табып, соклана һәм гаҗәпләнә белеп яшәүче Шимай («Мәк чәчәге») һәм Биюш («Ак колын»), туган туфрагына һәм үз кыйбласына тугры Юлмәти («Юлмәти бәйрәме»), бүтәннәр хәсрәтен үз күңеле аша кичерүдән куаныч тапкан Зөлфиргә («Җитәкләшкән таллар») булып күз алдында гәүдәләнә. Кайбер тәнкыйтьчеләр зур-зур әсәрләрдән милләт каһарманы, халыкка юл күр- сәтерлск даһи ззләп изаланган һәм таба алмый интеккән арада. Мәгъсүм Хужин үз хикәяләрендә татарның асыл сыйфатларын, әдип-әхлагын. гыйшкын-монын туплаган гади җир кешеләрен алдыбызга тезеп кенә тора. Нәкъ менә шундый гадиләр булганга һәм оста каләме белән сурәтләнгәнгә, андый кешеләрнең дөньяда чыннан да барлыгына, күплегенә ышанасың, алардагы күркәм сыйфатларны күршеңнең, якыныңның, ниһаять, үз-үзеңнен холкыңнан эзли башлыйсың, бераз тапкан да кебек буласың. Җир йөзе яктырып китә, офыклар киңәя. Күңеленнән шундыйлар белән гел очрашып тору әдипнен үзен дә рухи яктан көннән- көн байрак итә. ана иҗат көче бирә Шулай булмаса. «Пшыяцулка.» кебек әсәр дөньяга килер идемени?!
«Тормышта бер генә кешегә начарлык тели язып калганым бар. дип сөйләгән иде Мәгъсүм Хужин. ниндидер күңелсез вакыйганы хәтерләп» Бик авыр чакта сабыйлар хакына кергән адәм турында иде ул Шуны бер хикәясендә язар әле. дип көткән идем һаман күренми. Явыз җаннар аның хикәяләренә бик авырдан үтеп керәләр шул. «Җүләр» исемле әсәрен күрегез инде Укып чыгасын да хәйран каласың җүләр турында бер сүз юк. чөнки автор бөтенләй бүтән хикәя уйлаган, анда җүләр дә. кешене баз өстендә яшәтү кебек миһербансызлык та керәсе булган, тик кулы башка вакыйганы язган
Язучылар Туфан Mut/нучин. Мөдәррис Әгьлвмов. Зөлфәт. Рафаил Сафин. Мәгъсүм Хуҗин һәм Илдар Юзеев.
Иң бәхетсез адәмнәрне дә тәмам беткән кеше итеп сурәтләргә, өметен кисәргә яратмый ул: күнел түрләрендә якты сакларлык бер урын калдыра, әллә нигә бер булса да җаннарын җылытырлык сәбәп бирә Озак басылмый торганнан соң гына кулларыбызга килеп җиткән «Бәрәңге чәчәге» хикәясен укыгач, моңа тагын бер ышанасын («Идел» журналы. № 4. 1995 ел) Андагы баш каһарман Рәхимне һич тә аклый алмый ул гаебенә күрә җәзасын да «бирә», шактый гомерен төрмәдә үткәрттерә. Әмма һәр кеше бәхет өчен туа. диләр Рәхимнең дә аңа хакы бар иде ләбаса. Бар иде. бүтәннәр кебек сөяргә һәм сөелергә дә лаек иде Әй й. сугыш чоры үсмерләреннән кем генә бәхеткә һәм кеше кебек яшәүгә тиенде икән соң? Алариың бәхетссзлеген һәм фаҗигасен, эчке дөньясын һәм үзгә холкын аңлаучы да аз хәтта Шул сугыш аркасында ирсез калган яшь хатын
Минзинә үсмер Рәхимнең чәчәкләрен бөредә килеш койдырды, бәрәңге чәчәгедәй керт кенә өзде Аннары Минзинә «өйрәтүләре»н («Өйрәтәм. үзем өйрәтәм» диде ул аңа «теге» төндә) аның кызы Зәниядә сынап карау — хөкемгә китереп житкер- гән әшәкелек! Икесендә дә балалары —улы белән кызы үсә бу бәхетсез атаның. Менә шул балалар, җитәкләшкән сабыйлар, белән беренче күрешүе аның —канунын һәм әхлакый яктан бозыклык пычрагына баткан яшь атаның—ин бәхетле мизгелләре!
Әйе. автор аны һич тә акламый, гаебен дә кичерми, киресенчә, бу очрашу Рәхимнең фаҗигасен тагын да зурайтыбрак күрсәтә Шул ук вакытта үз героен күңел почмагындагы кеп-кечкенә яктылыктан, бер гөнаһсыз сабыйлар^ каршында яшь коеп җылы сүз әйтүдән, бушка узган гомеренең (ул чорларда кайсыбызның яшьлеге буш, түләүсез хезмәттә, кадерсезлектә үтмәде?) бер мәгънәсен табудан мәхрүм итәргә дә теләми. Бу мөнәсәбәттә хикәя авторы белән бәхәсләшү дә кыен Чөнки Мәгъсүм Хужин—үзе дә сугыш чоры үсмере Үз чордашларының асылын, бүтәннәр өчен ят булган холык-фигылен. зур бәхетсезлеген һәм кечкенә генә бәхетен аннан да тирәнрәк итеп тагын кем аңлар' Юк андый кеше, булса да сирәктер Әдипнең «Курагай атлары»н укыгач ук (1970) шулай уйларга нигез бар иде инде
Без Чыңгыз Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсары» повестын да хәйран калып укыдык. Мәгъсүм Хуҗин «Курагай атлары»н шушы повесть белән бер елларда язган, ләкин без аның Соры биясен кыргыз далалары Гөлсарысы белән тиң күрә алмадык Ә бит ике әсәрдә дә кеше холыклары атларга мөнәсәбәттә бик оста ачыла Табигать бу җан ияләрен камиллек символы итеп яраткан, өстәвенә, аларга искиткеч тырышлык, чыдамлык биргән, язмышларын кешеләрнеке белән бәйләгән. Ил халкы бөтен яктан нормалаштырылган тормыш белән яшәргә мәҗбүр ителгән елларда, беренче эш итеп, йортта ат асрауны тыйдылар. Атларның да, кешеләрнеке кебек, гомер азаклары, шуңа якынлашканда күтәрелгән соңгы үрләре була Ике әдип Голсары белән Соры биянең соңгы үрләрен кешеләр язмышы белән бәйләп, җаннарны тетрәндерерлек итеп тасвирлыйлар. Гөлсары- ның кечкенә тай вакытыннан бирле килгән хуҗасы һәм яклаучысы Танабай шушы озын үрдә үзенен катлаулы гомер юлын кабаттан узгандай була Ә Соры бия «хуҗалары»нын алай күз алдыннан үткәрерлек гомер юллары юк әле. авыр язмышлары ачыла гына башлаган Сугыш чоры үсмерләре ул пычрак көнне Арчадан «неграин дигән ягулык» алып кайталар Атларның берсе дә үз йөген Курса тавыннан тартып менә алмый, берәм-берәм биш арбаны үр өстенә Соры бия менгерә. Үзенең соңгы көче, калган гомере бәрабәренә! Авылдагы тае да ятим кала инде. «Әйтәм аны, кичә юлга чыгар алдыннан Бүлтерекне сыртларын кашып иркәләгән иде, колынын соңгы күрүе булган икән»
Малайлар бөтен икмәкләрен җыеп Соры бия хуҗасы Дуслайга бирәләр. Үзләренә берни калдырмыйча! Моны бала кулындагы сугыш чоры икмәгенең ни икәнен башка күпләрдән яхшырак белгән Мәгъсүм Хужин яза. шуңа ышандыра белеп яза. «Соры бия, Сорыкай. йә, аша инде, икмәк бит. тәмле бит ул. менә монысы минем үз телемем Сорыкай, икмәк иң-иң тәмле ризык бит »
«Чемченә башлады Соры бия! Без аның өстенә кәҗәннәребезне яптык, бозлы-карлы яңгыр аны туңдырмасын, дидек. Без аны егылдырмыйча тәртә арасында тоттык Мин, аның муеныннан кочаклап, түшеннән сөеп, малайлардан хурланмыйча еладым».
Үзенең Курагай авылына кадәр кайта Соры бия. кайткач кына егыла Шуннан соң кабат тормасына ышангач, атлар караучы Шаһмәли аны суярга җыена
«Бүлтерек колын Соры биянең аякларын бәйләгән дилбегәне тешләп тартып азаплана.
— Суймагыз!—дип кычкырдым мин. Соры биянең аякларыннан дилбегәне чишеп җибәрдем
Соры бия ыңгырашкаи-кешнәгән тавыш чыгарып куйды, аякларын җәеп ташлады, башын артка ыргытты.
— Булмый инде, балалар, соңлыйбыз аннары — диде Шаһмәл абзый».
«Соңлыйбыз» диюе — әгәр үлүенә юл куйса, сугыш чоры «законнары» нигезендә. кешелексез түрәләрдән нинди җәзалар эләгәчәген искәртеп куюыдыр анын Автор ул хакта язып тормый. Бу очракта да үз-үзенә тугры кала. Җәзадан, әлбәттә, Дуслай да өлешсез калмас иде
«Ул мине күкрәгенә кысты:
— Дуслай энем, улым, син моннан китеп тор. . Ачуланма син. Малайлар, барыгыз...»
Менә шундый хикәя Без төрле телдәге китаплардан Гөлсарылар фаҗига-сен генә укып-ойрәнеп һәм анын тасвирлану осталыгына сокланып, үзебезнең Соры бияләрне читтәрәк тә калдырганбыз Әйе. Гөлсарынын үз чоры өчен бер өстенле! е бар аның Танабае шул соңгы үрдә үзенең гомер йомгагын сүтеп, изгелек белән явызлык, чын белән ялган көрәшендә намуслы исеменә ялгыш ягылган гаепләрдән арыну, ничек изеп партия сафына кире кайту турында уйлана Ә менә Мәгъсүм Хужин каһарманнары беркайчан да ул дәрәҗәдә «партияле» булмадылар һәм аларны язган әдип тә соңгы елларгача әллә ни таныла алмады
Әле генә чагыштырылган ике әсәр азагында кызык бер уртаклык бар: ат караучы Шаһмәли дә. чабан Танабай да чит кешегә «улым» дип эндәшәләр Шаһмәли Соры биядән, малай чагының бик авыр юллары юлдашыннан аеры-лырга теләмәгән, аны туганыдай якын күргән Дуслайнын ул чактагы хәлен тәмам аңлаганга, җаны белән аны рухи кардәше, чынлыкта да улы итеп тойганга, бөгеп күңеле белән әйтә бу сүзне Ә Танабай. улым дип. дусты Чоронын улы Самасурдан партиягә кире кайтуда ярдәм сорый. Замана тәнкыйте Чыңгыз Айтматовның бу әсәре геройларын «эчке дөньялары бай. тирән фәлсәфи фикер йөртәләр» дип югары бәяләде.
Авылларның атлары гына түгел, этләре дә Мәгъсүм Хуҗиннын шигырьдәй тирән хис. үзәк өзгеч моң белән мөлдерәп торган хикәяләрендә жан җылысы белән сурәтләнә. Шундый бер хикәясе эт исеме белән «Йөнтәс» дип атала Хемәйрәнең дусты, сукыр кызның юл күрсәтүчесе булган ул. Хемәйрә хәзер больницадан кайтып килә күзләре ачылган Аны каршылаучылар арасында Йөнтәс тә бар. «Әнә ул алга төште. Әле башын, әле арткы санын чөеп-чөеп, уйнаклап чаба. Туктады Нигә? Ә юк. тагын чабарга тотынды Күр әле. ничек ялындырып кына каршылый Хемөйрөне Адымлап кына килә башлады» Юк. бу очрашуның матурлыгын, «Оча кошлар» хикәясендә кешене сөендерүдән тормыш мә: ьнәсе табучы Шәфыйка белән Тимершаның киң күңеллелеген. «Мәхәббәт бит ул» хикәясендә Мәйсәрә белән телсез Ләбиб бәхетенең түгәрәклеген. «Кеше күңеле - үзе бер кояш» әсәрендә гади һөнәрче җанындагы хыяллар киңлеген сөйләп чыгу мөмкин түгел Болар хакында әдип язганнарны күңел күзләре белән укып чыгарга, кайга-кайта укыр! а кирәк Күп дистәләгән хикәяләренең һәркай- сында диярлек безнең үкенеч тулы җаннарыбызга яктылык бирерлек кояш нуры балкый аның.
Мәгъсүм Хуҗиннын легенда-хикәяләрендә бер отышлы үзенчәлек бар фаҗигале язмыш ияләрен сурәтләгәндә дә әсәрен «вакытында» төгәлли белә Аның каһарманнары мәкерле тормыш баткагында пычраныр! а. явызлыкка каршы явызлык кылыр! а з үбән төшәргә өл1 ермиләр. «Курагай а глары»ндаг ы «башкисәр» Дуслай үлеп бара торган Соры биягә үзенең бик кадерле, иң-иң зәмле» икмәк телемен бары гик бүген генә бирәдер, пычак астындагы атның аякларын бәйләгән дилбегәне дә бүген генә чишәдер кебек Миһербансыз дөнья, сугыш вакыты кырыслыгы ирзогә шушы нәфис җанны да изәр, тупасландырыр сыман Әмма мондый авыр уйлар бездә хәзер хәвефле тормышыбыз чынбарлыгына ияреп кенә киләдер Кешенең табигатьтән кило торган шәфкатьлелегенә. күңел байлы! ына инанган әдип исә укучының хәсрәтле уйлары артыннан бара алмый, безнең «караңгылык патшалы!ы»н яктылык нурларыннан мәхрүм итми Ул «Мәгарә» хикәясендә («Татарстан» журналы, 1997 ел. № 4) хәтта Миркадәм- нең каһәрле угыз җиделәр һәм кырык берләр баласының кешелектән чыгып һәм хәтерен тәмам җуеп бетерүенә ышанырга теләми «Балачакның уены искә төшмәслек булып онытылыр икән, әй Коточкыч» Әмма Миркадәмнәрнен хәгсрс җуелуга «балачакның уены» һич кенә дә гаепле түгел Аны «якты киләчәк хакына» акылсыз хакимнәр корган ипсез җәмгыять, кешелексез тормыш «тәртипләре» шул хәлгә җиткерә Иһңа күрә ул хәзер кешеләрнең исемнәрен лә телгә алырга теләми. Чөнки тормышның шундый юл алуы очен ил-көн белән идарә итүне залим хакимнәргә тапшырган, явызлыкның игелекне күмеп китүенә юл куй! ан күкләр I аепле
Мин үз исемемне генә белом. Башкаларның исемнәрен күптән оныттым Дөньягызны да. үзегезне дә нсемнәрег ездән мәхрүм иттем' ди ул
Мәгарәдә яшәүче мәхлүк җанның бу сүзләрендә тагын бәхетсезләргә дә өметсез карый белмәгән Мәгъсүм Хуҗинны таныйбыз У з каһарманын бетереп ташлый алмый ул. анын иләс-миләс, кинаяле сүзләренә тирән мәг ьнә бирә «Миркадөмне кеше исеменнән мәхрүм итәргә маташу гөнаһ’» ди үзе дә Чыннан да. Миркадәм кебек меңәрләгән мәгарә ияләрен кеше исеменнән сызсаң, аларны шушы төшерүчеләр хакында нәрсә әйтергә кала?
II «К У - № I
161
Әмма шундый авыр үткәннәр хакында гына уйлап, елап-сыкрап кына яшәү дә мөмкин түгел. Андый халәт әлеге уй ияләрен һаман изәчәк, рухын гарипләячәк, ким дигәндә, чарасызлыктан үз-үзенә кул салу чигенә китерәчәк. Ин кулае — оныту, гафу итмәсән дә, оныткандай итү сер бирмәү Әнә «Куларада кәлтә уйный» хикәясендә үсмер башыннан философларныкы кадәр акыл үстергән «падишаһ кыяфәтле Сәйфера»н үзен милиционерлар үтергәнче кыйнаганда да елау тавышы чыгармый.
Иң җитди вакыйгаларны балалар исеменнән сөйләтү, иң фаҗигале хәлләрне балалар язмышы, аларның самими күңеле аша күрсәтү — Мәгъсүм Хужинның яраткан әдәби алымы. «Куларада кәлтә уйный» («Татарстан» журналы. 1997, № 4) әсәрендә —коточкычлыгы әле хәзергәчә беркем тарафыннан аңлатылып җитмәгән утыз ел дәһшәте нәкъ менә үзәктә балалар торганга һәм оста каләм белән сурәтләнгәнгә хәтерләргә уелып кала. «Куларада кәлтә уйный» хикәясендә әдип балаларның кара-каршы сөйләшүен дә Туфан Миңнуллинча оста, аларның һәр сүзенә тирән мәгънә, зур эчтәлек биреп үрә. Вакыйга да сөйләнә, сөйләүченең аларга мөнәсәбәте дә белдерелә:
— Минем әтиемнең бер гаебе дә юк ла! Кулак түгел лә ул! Аны нигә сөрсеннәр ди?
— Нигә9 Нигәлеге нигә кирәк төрмәгә утыртуның9 Безнең урамда ничә өй буш тора, санаганың бармы? Моннан куылган кешеләрнеке алар Заман чуалышлары турында сорамагыз Кирәк чагында үзем сөйләрмен. Сезгә байтак нәрсәне белергә ярамый, энекәшләр
Соңгы сүзләр — Сәйферанныкы Менә шушыларны яхшы белгән, бүтән малайлардан тирәнрәк аңлаган, вәхшәтне үз күзләре белән кат-кат күргән үсмер Югаргы Губаха читендә салыначак «шәп йортларда яшәрбез» дигән ак өметләр белән йөри, сеңлесен кулына күтәреп, иптәшләрен шул өйләр буласы ерак урыннарны күрсәтергә алып бара — җәһәннәм шартларында да ак хыяллы бала булып кала. Менә Сәйферанның бу дөньяда әйтелә алган соңгы сүзләре
— Әти әни... сеңлем... Эне. кула... кәл... сә...
Шәп йортлар салынасы куларада малайларның баллы сөт алып килүен көтеп калган шаян кәлтә турында уйлап җан бирә Сәйферан Чөнки. Мәгъсүм Хужин раславынча, чын кеше күңелендәге игелек, шәфкать ин ахырдан үлә.
Шулайдыр, синен хикәяләреңне укыгач, без дә моңа ышанабыз, әдип.