Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНЫНА КҮРӘ ЗАНЫ


еше гомерен агымсуларга тиңлиләр.
Тирә-як мохитыңа, даирәңә карап кына да уйланып китсән инанасын ул замана дшәннәрс кеше гомеренә караганда да тизрәк, куәтлерәк агышлы, үзгәрүчән икән бит Чөнки бер шәхес гомере генә дә ничәмә-ничә икътисади-сәяси. социаль-ижтимагый. шәригати-әхлакый зчтәлекле елларга, чорларга тап була икән бит
Әле кайчан гына. менә, кул сузымында гына, без социалистик-коммунистик катгый режимда, кысаларда яши идек, хосусый милекчелекне дошман күрә идек, үзенең шәхси мәнфәгатьләрен дә онытмаган булдыклы эш кешеләрен дә «алып- сатар-спекулянт». «үз жаен гына кайгыртучы индивидуалист, «кулак коерыгы» яки «шабашник» дип. сүгә идек, карикатуралар ясый идек Ә хәзер күр инде, әнә кем нинди гамәлне булдыра ала рәхим итсен! Алсын-сатсын. төзессн-корсын. нәрсәләрдер ясасын, осталыгы бар икән төзәтсен, ремонтлатсын, үз фикер- тәкъдимнәрен. проектларын, сызымнарын, идеяләрен гамәлгә ашырырга тырыш сын Тик һәр даим үзгәреп торучан теге яки бу закон маддәләрен бозмасын да. казнага фәлән-фәлән салымнарын гына түләсен Аның ниндидер шәхес булуына да игътибар багып тормыйлар хәзер
Зиһен салыбрак уйласаң, бусы да хәтереңә төшәр ә бит бүгенге мондый иркенлек-иреклелек. мөстәкыйльлек кинәт кенә, тылсым белән генә уптым илаһи гумады. Беләбез ич инде бүгенгенең орлыклары узган көннәрдә, елларда ук шыта башладылар. Ә мөстәкыйльрәк яшәргә, эшләргә, үз ризыгын, үз мөлкәтен үзе табарга тырышу гадәте адәм баласының борын-борыннан ук канына, жанына сеңгән.
Мөстәкыйльлеккә омтылуның башлангыч икътисади, социаль яралгыларын күреп, өйрәнеп һәм үзем дә шундый эшләрдә катнашып, инде сиксәненче елларда ук мин матбугат органнарына «шабашник» дип аталган бер социаль тип. төркемнәр турында реаль язмалар тәкъдим иткән идем Кая ул! «Тапкан кемнәр турында язарга!» - дип. миннән төрлечә көлделәр генә «Шабашниклар»нын гамәлләренә миһербанлы күз белән карарга ярыймыни, янәсе Шул язмалар, нәкъ менә үзем күреп белгәннәрне тасвирлаган ул көндәлекләр, кай ара жанымны сызлатып, унҗиде ел буена китап шкафларымның иң арткы почмакларында саргаеп яттылар Ә бит ул язмаларда, иманым камил, нәкъ менә реаль тормышның реаль хәл-әхвәлләре ихлас тасвирланган иде
Без үткәннәр белән көлеп аерылышабыз, дибез Шулай, шулай Әмма ул үткәннәрне дә күрмәмешкә салышырга, көлсәк-көлмәсәк гә. алардан качарга тырышырга һич ярамыйдыр бит Чөнки без. үткәннәрсез бүгенге юк. бүгенгесе» киләчәк юк. дигән кадими, акыллы гыйбарәне еш кабатларга яратабыз ич
К
Хәзерге хөррияттән, сүз ирегеннән файдаланып, мин бу язмаларны бүгенге көн укучысына да тәкъдим итергә булдым әле. Тәэсире дә. мәгълүм дәрәҗәдә игелеге дә. гыйбрәте дә булмый калмас, иншалла...
Кем иде ул шабашник?
үк гөмбәзе әлегә якты. биек. Ләкин аның кыраулы сулышы салкынча. зәңгәрлеге куерган инде Шул зәңгәр гөмбәздән шуып, гомерләрнең кадерен бе-ле-гез, кый, ай, заяга узмасын, кый. дигән сыман каңгылдашып. кыйгач торналар төркеме узды. Көндез соңгы кат бизәнеп, ахыр елмайган көннәре — әбиләр чуагы җиһанда.
Яшь каланың бормалы бер йорты алдында, әле ялтыр буявы да сүрәнләнергә өлгермәгән эскәмиядә, озын, чандыр гәүдәле, җирән чәчле, сипкелле йөзле бер ир-ат утыра. Чырае якты, тыныч. Каршы яктагы яшь каеннарның инде боегып, саргаеп баруларын ваемсыз гына күзәтә дә ул, ара-тирә кул сәгатен капшап куя. Ашыкмый гына кемнедер көтә бугай
Беравыктан йортның биек дугае аралыгыннан кулына күн букча тотып бер кызчык килеп чыкты. Сипкелле агайны күргәч тә самимилек белән елмаеп җибәрде. Йа, дөнья! Бөтен әйләнә-тирәгә шул кызчыкның соры-яшькелт зур күзләреннән, озын кара керфекләреннән, саф алсу яңакларыннан, хәтта, чигә чәчләренең бөдрәләреннән көмешле нур сирпелеп чәчелде сыман. Әй. тормыш! Шушы бер балаңның эчкерсез бер елмаюы белән генә дә ни дәрәҗә ямьле- тылсымлы син, газиз-мавыктыргыч. илһамлы син, тормыш...
Әлеге сузан агай да бу сабак баласының табигый матурлыгыннан, якын күреп садә елмаюыннан яктырып, җанланып китте, аның битендәге сипкел таплары беравыкка юылып, югалгандай булдылар. Агай җилсенеп карлыккан тавышына йомшак моң салырга тырышып, шат кычкырып кызга эндәште
— О-о! Минем күрше эштән кайтып килә!
Кыңгыраулы-көйле тавышы белән кызчык җавап кайтарды:
— Эштән түгел. Мәктәптән!
Кызчыкның гөнаһсыз бу «төзәтмәсе» әллә агайга ошап бетмәде, ул елмаюын яшереп үчекләшеп дәште:
— Бүген дә «икеле» төяп кайтасыңмы? Ул тәти портфеленә, дим?
Кызчык, чын мәгәр, кына гөле ботакларыдай ике бармагын тырпайтып, үз сөенечен бүлеште:
Менә! Ике «бишле»! Берсе географиядән, берсе — рәсемнән.
— Ой, мактанчык! Әнә же, базар түтиләренең кәрзиненнән муеннарын сузган ата казлар кебек, хи-хи, синең «икеле»ләрен дә портфелеңнән сузылып карыйлар, хи-хи...
Кызчыкның кинәт бөтен төс-кыяфәтенә соры күләгә ятты. Ул кинәт тын калып, ни дип җавап бирергә белмичә, әллә чыннан да шулаймы икән дигәндәй, күн букчасын әйләндергәләп карады, аның озын керфекләре еш-еш тирбәлеп, калтыранып куйды, әлеге садә нурлы күзләре ихлас аптырау, гарьләнү яше белән мөлдерәмә тулып, тагын да зураеп ачылдылар.
Агай кызчыктагы бу утлы-бозлы бизәкләрне әллә күрми, әллә санга сукмый, һаман үчекле елмаю катыш үзенекен тукыды:
— Ох, икеле капчыгы син. Ух. икеле капчыгы!
Кызчыкның алсу бөре иреннәре дерелди. Ул тагын бермәл аптырап, үз-үзенә нидер пышылдап торды да, затлы пыяла ватылгандагы кебек тавыш белән ачынып, өзгәләнеп кычкырды:
— Ә син шабашник! Ша-баш-ник!
Шунда ук, мөгаен, елап җибәрүдән куркыптыр, подъезд ишегенә ташланды Ишекне кире ачты. Әлеге рәнҗүле тавыш янәдән кабатланды:
— Шабаш-ник, ша-баш-ник!
Алюминий ишек кабат шапылдап ябылды. Каршыдагы куактан пырхылдап чыпчык очып китте. Озын, чандыр агай урыныннан күтәрелде Анын болай да ач яңаклы сипкелле йөзе тутыккан иске бакыр комганга охшап каралды, төссезләнде. Безгә, бер йортта яшәп, ара-тирә күрешеп-исәнләшеп йөрүчеләргә, ялганы фаш ителүдән оялып, ашыгып-кабаланып китеп югалды. Безгә бит ул үзе хакында башкачарак сөйли торган иде. Без бит аны кайсыдыр су хуҗалыгы фәнни- тикшеренү институтының Чаллыдагы филиалында эшләүче инженер-геодезист дип белә идек Җәйләрен ул чынлап та калага сирәк кайта, көзгәчә югалып тора Көзнең кышка күчәр көннәрендә исә өчәр-дүртәр көн сәрхушләнеп йөри-йөри дә.
К
кинәт, үзе әйткәнчә, берәр атнага аракыдан «каникулга чыгып». Камага балыкка тая Орынып торган күрше кызы исә (ата-анасыннан ишетептер, әлбәттә) бу агайнын кәсеп-шөгылен яхшырак белә икән бит Тау чишмәседәй саф хисләре тибеп тор! ан риясыз кызчык, күрәсез, гарьлектән, бала күнелен аңламыйча дорфа үчекләүче, итагатьсез агайга мөһер сүзне сукты да ябыштырды: ша-баш-ник'
Балалар да мыскыл кушамат итәрлек нинди рәвеш —гамәл, нинди кәсеп- шөгыль сон ул, әй. шабашник?
Кытлык ачты капканы
ирмешәп буендагы авылларның берсендә колхоз рәисе үзләренең балта осталарын тирги:
Валлаһи, тәмам бозылдыгыз! Рәхәткә тарыдыгыз. Келим икән, эшкә сәгать унда, кояш кыздыргач кына киләм. ә! Ул да төгел. кара, әбит килеп җиткән! Кайтып ылкынганчы ашыйм да. берәр җиләс җиргә ятып, тагын берәр сәгать черем итеп алам. Аш сеңдерер! ә кирәк бит. янәсе Инде бер дә ашыкмый гына килеп, өч-дүрт такта юнасыз да җитәр бөгенгә! Әдә. әдә. кайтыйк инде. Рәхимулла, кайтыйк, бер ыңайдан кибеткә дә сугылып чыгарбыз. Җан чыкса, берәр стаканны кәгәрбез, ә! Үзегез дүртәү, ыжгырып торган ир-ат' Сабанга җигеп зәб сукаларлык. Булмаса, әнә. шабашниклардан оялыр идегез Я:алан килүчеләрдән. Алар таң бәбәгеннән аяк өстендә Кайчан йоклыйлардыр9 Шуңа күрә эшләре дә бара шул, күзгә күренеп үсә
Сагыз тамчылары алтынланып торган нарат бүрәнәләренә утырышкан балта осталарының берсе, керле көрән кепкасын ямьшәйтеп башына кигәне, юан муенын боргалап сүз ката:
Эш-лә-сен-нәр. Алар бит акчасын да көрәп алалар, әзи Меңәр тәң-кәләп...
Колхоз рәисе янә кабынып китә.
Ятлар кесәсен кабатлама син. наный. Зур акча телисез икән. сон. факырлар. мин тыяммы әллә? Эшләгез, алайса, сез дә алар кебек, иртәнге таңнан күз бәйләнгәнче
Иягендәге зур миңендә озын кара төк тырпаеп торган икенче бер абзый тамак кыр!алап сүз сала:
— Эшләгән чаклар да булгандыр инде, яшьти. Хәзер шөкер Ул кәсеп-челәрдән оят дип. һәмишә без дә Teie ни. каторжаннар кебек көчәнмәбез инде Закупы да алай кушмый И хаҗәте дә юк Булганы житкән. Дөнья малы
Колхоз рәисе аның әйтеп бетергәнен көтми
Канишны. син шөкерана кылып кына ятасың хазер. булганы ник җит-мәсен?! Ызбап мәчет хәтле Келәт-паегларың албуг уты кебек, ә! Сад-бакчан да җәннәт. Сигез оя умартаң, йорт гулы терлегең Мин бит акча кәгазьләренә рем кул куям лабаса. Күрәм Катының белән үзенә, улыңа-киленеңә. дүртегезгә, ай саен жидсч.игсз йөзне йомарлап барасыз сез Канишны. сиңа хазер читтән килүчеләр кебек ничү көчәнергә
- Күпсенмә, яшьти. Орлап җыйган мал төгел. эшләп тапкан халәл малы-быз. шокер Ул шабашниклар да ыштансыз-күлмәксез зимагурлар төгелдер әле Өчөр-дүртәр кумытлы фатирлары да бардыр, дача-мачалары да. Анә, тәти тына, журнал! а белми ятмыйлардыр Машина или теге ни. кечкенә, карсак парахуд йөзләп ат куәтле моторный кимә алабыз дип. тир сыгалар, ди һәмишә җитми адәм баласына
Күреп калам сыңар зәңгәр күзле, сап-сары кылчык мыеклы икенче агай тегенең аягына басып алды Бик туарылып китмә, телләшмә, янәсе, ят кеше барында Миңле ияк тынып калды.
Сары мыекның бу ишарәсен колхоз рәисе дә шәйләде-абайлады. бутан, килешүчән тату якка күчте:
Күпсенмим. Миңнулла, алай димә Дөрестән дә. эшләп таптык малны һәр барчабы» Шабашниклар акчасына да ничу кызыгыр!а. Машина да. кимә катер дип кенә, ирек те көннән чегән кебек йөрмиләрдер әле. Яздан кара көзгә хәтле. Ни яллары, ни бәйрәмнәре юньле түгел. Кеше хәлен кеше белми Алсын нар тисрен Эш күп. егетләр, төзисе. төзәтәсе күп. факырларым'
Ярар. әти. безнең өчен бик ватылма. Сары мыек җәһәт кенә бүрәнә өстеннән күтәрелде. Ул биредә звено башльп ы иде. күрәсең, башкалар да ана ияреп куй алдылар Ьүтәнчә сүз әйттермәбез Тактасы булмый торды бит Шунысы кулны тотты
Ч
— Ул терлекчеләр ызбасынын, инде бик каһәрләсәң, егерме-утыз квадрат идәне бардыр Шуны да бит мона атна буе жәясез. ә! һай, факыр, такта юк. имеш, таптың сәбәп! Кая утырганың арт саның тоймыймы әллә? Боларны сон..—Колхоз рәисе киез туфлясы белән бүрәнәләр әрдәнәсенә тибеп куйды — Әллә оҗмах капкасына дип апкайттыкмы9! Канишны. мин аларны шабашник- ларга бирмим. Урмандагы дисәтникның да колагына тукып куйдым Яңадан килүчеләргә, мәйтәм, кәкере-кыегын, ботаклыларын кистереп ташыт. Утынлык диләнкәсеннән ташыт, мәйтәм. Шундыйларны игә кертеп салсыннар геләтникне. Рәтлесен, җитмәгәнен үзләре эзләп тапсыннар, мәйтәм. Акчасын түләрбез. Ну, сезгә инде, факырлар, бер дә сырланырлык төгел. Кара инде бу бүрәнәләрнен шомалыгына — кочаклап сүәрлек бит, ә! Такта юк. имеш, ярдырыгыз, ярыгыз булмаса.
— Пиларам буш төгел бит! — Барысы исеменнән әлеге сары мыек сөйли — һаман шул шабашниклардан бушамый. Рамщик Хисами да алар яклы Майлап торалар, күрәсең, дуңгыз яркасың, гел кызмача. Таралган да төшкән. Тегеләр хәзер гаң тишегеннән үзләре ачып керәләр пиларамны, трактор да гел аларда
Ну ват, мона-мына! Иртә торган — уңган, дип кадимидән юкка этмәгәннәр - Колхоз рәисе, мөгаен, миңа сиздермәскә тырышып, уңъяк симез бит алмасын сикертеп ала. Күз кысуы.— Майлыйлармы, юмалыйлармы — әлегә безгә караңгы. Ну. кирәген алалар да, табалар да. Ә сезнең учыгызга китереп салырга кирәк Янбызыгызга төртеп. Әтәм бит. чыктыгыз рәхәткә!
Миңле Миңнулла агай председательнең «алма уйнатып» алуын абайламый калды, бугай, шактый йөрәксенеп әйтеп салды:
Син, яшьти, үз кешеләр дип. безне генә һаман-һаман хаит итмә Калхуз мәнфәгате өчен дә ярты-бөтен кыстырып, камыт сыйрак Хасимига ялынып йөрге келәми. Чурту! Пәрәдке булсын пиларамда! Бездән эш тормас. Әт ул дисәтник- мачтырга да, сыны катканчы итеп әт. Шабашниклар тирәсендә генә бохар мәчесе кебек сыргаланып-сыпыргаланып йөрмәсеннәр!
— Йа. алла! Каныктың тәки шул шабашникларга Председатель Миңнулла агайның җилкәсенә кулын салып алды.— Ярар. ярар, чәпчемә юкка. Алай бик узынып китсә, пилорамщик Хисамины да тотып чагарбыз. Бәген кич үк мастерны да керендерермен. Йөрмәс бүтән бер мәхәллә мәчетен генә кайгыртып. Бездә теләтник кенә төгел, анә. кругом төзисе, төзәтәсе күп. Трактор, машиналарга да чиратын билгеләрбез. Давай, ярдырыгыз бу бүрәнәләрне. Тәжел кирәк!
Балта осталары башка сүз катмыйлар, әлеге ишек-тәрәзәләре дә куелмаган зур агач өй эченә кереп югалалар.
Без колхоз рәисе белән җәяүләп кенә ындыр табагына юл тотабыз. Куе яшел «УАЗ» машинасы акрын гына арттан килә. Юлдашым тастымал хәтле кулъяулыгын чыгарып, елтыр пеләш башын, пешеп җиткән карбыз эчедәй кызыл- сусыл тү!әрәк йөзен, сырлы муеннарын сыпырып ала. Яше илленең өске ягында, үзе аяклы дәү глобус сыман түгәрәк, карсак бәдәнле булса да. әлегә галәмәт җиңел, җитез атлый председатель.
Мин сүз яңартам:
— Балта осталарыгыз читтән килгән төзүчеләрне өнәмиләр шикелле
— Төрлесе бардыр инде, наный. Тормыш бит. Адәм баласына ярап бетеп булмый. Калхуз малын ятларга җибәрергә дә теләмиләрдер..
— Соң, үзегезгә зуррак, куәтлерәк төзелеш бригадасы булдырырга җай-чама юкмы?
— Юк шул, наный, юу-у-ук. Шыңа аптырамыш Авылда хазер ир-атнын күбесе машинага утыру ягын карый. Нишлисең, заманасыдыр шындый Анә. бездә генә дә йөзгә якын шуфирдыр, тракторчы, комбаенчыдыр бар хазер Кулалмашлап эшләү дә гадәткә кереп бара Ә бит аларына өстәп, инженеры, механигы, токаре, сварщигы, электригы... һәй, хуҗалык итим, көн итим дисәң, барчасы кирәк. Фермаларга, сушилкаларга, кыр-басуларга су сиптерергә дә унар төрле машинасын, җиһаз-насосларын куябыз хазер. Ир-ат тагын шында атлыгып тора. Ә менә балта-пычкы, өтерге-ышкы, алмаз тота белүчеләр кәми бара. Кәми! Ташчылар юк авылларда, рәтле-юньле пич чыгара белүчеләр юк. Мәктәп балаларына да кору-төзү һөнәрләрен бер дә өрәтмиләр
Колхоз хуҗасының бу сүзләре тәэсирендә, мөгаен, шушы кыска минутлар агышында ук мин бу хакта үзәк матбугатның да борчылып язып чыкканлыгын исемә төшереп алам.
— Авылыгызда хатын-кызга кытлык юктыр. Эш бармы үзләренә?
- Кыз-катын җи . тәрлек. Ну бит, наный, аларны. анә, хазер чалбар кисә-ләр дә. бура бурарга да, таш-кирпеч үәргә дә куша алмыйсың. Кыскасы, наный. 102
син әткәй стройбригад төзерлек әмәл юк бездә. Кешесенә катлык. Күп хуҗалыкларда хальләр шылай, мөшкел хазер
- Районыгызда уртак төзелеш оешмасы —СМУ бар.
_ Барын бар да колачы бик чамалы шул хазергә Ни техникасы, ни стройматериалы. Авылларда төзисе-корасынын яртысын да булдыралмыйлар әле.
Ә бу, теге «Сельстрой». «Агрострой» кебек трестларнын күчмә-механик колонналары ишәя бара. Мактыйлар да, мал кадерен белмиләр, алдау-йо.тдау күп дип. эт итеп сүгәләр дә үзләрен. Сезгә файдалары тияме9
Утсыз төтен чыкмас, наный. Гөнаһлы булгым келәми. кайбер якларда бәлки чүеп-чөеп мактарлык эшләре дә бардыр Ну. безнен тирәдә пока әллә ни кинәндермиләр Бәк кукыраеп, зур акчалы корылышка гына алынган булырлар, факыр Берьюлы өч-дүрт хуҗалыкта Ншез-эргәсен дә казып куярлар ул корыл-маның, берничә рәтен дә салырга может лар Ышанычка кереп, ул хуҗалыклар-дан акча дауларга кирәк бит Процент алырга! Бирәсең, алдан аргыгын да бирәсең көңелләрен күреп. Ну ват. шыннан. бирнәне бөрмәгә бәйләгәч, китә, факыр, кояшта, җилдә кызыну Җәен бик кызу, кышын салкын дигәндәй, ту эшләр кешесе килми, ту— техника юк
Ә план соң. план? Шартнамә сроклары?
Өч-дүрт җирдә маташканны илаһи уптым кушкач, дога кылырлык бу-ладыр ул, аларның планы Ну, башкарып-очлап чыкканнарын көтүе әҗәл Клуб бирсәң, клубын, абзар дисәң абзарын салып бетергәнче яргылай картаясың...
Председатель кинәт кенә барган юлыннан туктап, зәңгәрсу алмаларында кызгылт кан җепселләре беленеп торган зур күзләре белән мина сынап карый
- Син, наный, берүк боларны мин сүләде дип. калхузның да, минем дә исемнәрне атап, газетка яза күрмә ПМК абзаннар безнең якны савсим кыеклап узарлар. Корт чагудан яны бизгән төлке кебек, коерыкларын кысып Кирәген баштин ашканда әтәч сугыштырмау хәерлерәк Анә. берчак ая!ын сындырт ан сыерны, төзәлмәслек булгач, суйдырган идем Шул хәбәрне ишетүгә РАПОсын- нан. милиция бүлегеннән ит сорап килеп җиттеләр Авылда да иткә мохтаҗ кеше аз тогел. Бирә алмыйм, дип. тегеләрне кире борган идем атна-ун кон узмагандыр. юк гаепләрне бар итеп, комиссия артыннан комиссия җибәрделәр Теңкә корыды!
Елмаю катыш мөмкин кадәр ихласлык белән рәис аганың шик-хәвефләрен таратам да, сүз йомгагын үзем үк ары сүтә барам
Хуҗалыкта, мәйтәм, комплекслы эре объектлар салу гына түгел, үзгәр-теп төзисе, ремонт ясыйсы яки күчереп утырiасы биналар да шактый биг инде сезнең Үзегез әйткәнче үк, заманча кибете до кирәк, хастаханәсе яки медпункты, балалар бакчасы Мәктәпкә дә булышасы бар. Әнә, күпме кеше яңа йорт җиткерә ел саен
Шылай. наный, шылай Председатель минем салпы якка да саламын кыстырып куя. Кара, авыл хальләрен дә күреп-белеп яшисен икән биг шәһәрдә дә. Рәхмәт. Дөрес, наный: ват шындый гәҗел эшләргә, килеп чыксалар, биш куллап шабашникларны яллыйсың инде Ягадан килүче сезонлы төзүчеләрне диюем Аларны бәк мөкиббән китеп, көсән торудан тогел Нужаң куша Кыт тык ача капканы!..
Ындыр табагына килеп җитәбез. Ул әлегә тын Анда әлеге шук малайлар сыман каяндыр койманың ярыг ын табып, аулакка узган бозаулар хозурлык кыла Былтыр түгелеп калган орлыклардан тубыкка җигәрлек булып уҗым үскән Бер якта ашлык җилгәртү, гояү-бушату ат pci атлары, озын-кыска транспортерлар Күпер-баскычлары салынып-сыгылып төшкән, терәүлс-ямаулы амбарлар буена киләбез Председатель агай үзе дә зарлана
Амбар-складлар бик гузды. наный Шыңа да җаным куә шул Күр инде, әнә, автовесны кешедән оят бит, ә?
Чыннан да автоүлчәү бинасының түбәсе бөтенләй «эшләпәсез калган», як-яктагы исәп-хисап бүлмәләренең ндән-стеналары көрәнләнеп черегән инде, типсәң уалып китәрлек.
һай. нанын, берсе-берсе миллион пот ашлык сыярлык амбарлар корыйк, дисәк тә акча бар бит безнең Кирпечен дә юнәтер идем, агачын да Шынысы кулны боли шул хазер кешесенә кытлык'
Колхоз рәисе исәпле-уйлы караш белән янә бер кат иркен ындыр табагын күзләп-әйләнеп чыта Аннары, мөгаен, күңеле ачынып кулын селти Кире капкага таба атлыйбыз.
— Син, наный. Казанда да. Элмәгендә, Чаллысында еш булам дисен анә Җибәр безгә ул сезонлы эшчеләрне юллап, ә? Зинаһар. кодалап жибр Калхузның малы җитәрлек, техника бирә, диген. Фатир кайгыртмасыннар Иткә суяр үгезләре аймут-кибән хатьлеләр, эшегез барса, сарыгын да жәлләмиләр, диген Персидәтелләре упытлы кеше дип әт. Раюнда абруе бар, кәгазь-килешү якларын үзе үк юллап йөрер, дип әт. Юл ерак дип курыкмасыннар, машина жибәреп алдырырмын...
«Хуҗа»ның гадәтен яхшы беләдер, шофер алгы ачык ук «УАЗ» машинасын председательнең аягы очына ук китереп туктатты.
— Кара, зиһеннән үк чыккан—төш узып бара икән бит Әбит вакыты диюем Ашыйсың-эчәсең дә келидер. Әдә, наный, башта Гариф картка кереп, бал куасы гына булса да эчеп чыгыйк Әдә. наный, әдә...
иредә тасвирланган хәл-әхвәлләрдән сон. әйткәнемчә, унҗиде еллап гомер узган инде Илдә-көндә нинди генә «үзгәртеп корулар» булмады. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, әлеге хуҗалыкны да читләтеп узмагандыр. Аларда хәзер эшче кулларга бөтенләй кытлык беткәндер. Киресенчә, үз эшчән- нәренә шөгыль таба алмыйча интегәләрдер әле Өстәвенә төрле төбәкләрдән, калалардан мәҗбүри куылып кайтучылар да аз түгелдер хәзер бу хуҗалыкта да.
Апалар ни сөйли?
лмәт— Чистай юлы читендәге уйсу җиргә таралып утырган икенче бер авыл кибетендә сүз шабашниклар хакында моннан башланды.
Шәһәр кибетләре тулгандырмы, әллә потребсоюз вәкилләре артык өлгерлек күрсәтеп, үз мәнфәгатьләрен чамасыз кайгыртканнар яшелчәгә һич мохтаҗлык кичермәгән шушы авылга пешәр-пешмәс карбыз китереп тутырганнар. Ул карбыздан бала-чага да гарык булган инде, урамда туп урынына тип- кәләп уйныйлар. Кәҗә-бозаулар да бик канәгать. Ә сатасы карбыз күп икән әле. Сатучылар, бу карбыз бозылыр бит, дип пошынганнар. Теге, табигый югалту, дигән әҗерле нормадан да узып черер, янәсе Гамәлдән чыгарабыз дип. акт язучы да булмас Җитешмәгән хакын кара җилән итеп җилкәңә салырлар
Бүген исә сатучыларның бу пошаман болытлары таралып, йөзләренә елмаю иңгән Ирләрен яки улларын-киленнәрен эшкә, бала-чаганы йә сабакка, йә бакчага озаткач та, сату-алу хәҗәтеннән бигрәк, яңа хәбәрләр ишетергә ымсынып, кибеткә җыелышкан апа-җиңгәйләргә сөенечләрен бүлешәләр.
Авыл читендәге кошчылык фабрикасына шабашниклар килгән икән. Тавык- чебеш абзарларның яңартып-сипләп. заманча автоматик җиһазлар монтажларга ялланганнар. «Кереш музыка» шешә-стаканнар чыңына кушылып, бик тә мавык- тыргыч-юмарт яңгыраган, мөгаен, «соңгы авазлары тынганын» сизми дә калганнар - мәгәрич-аванс итеп алынган акчадан җилләр искән! Ә яңа ай башына кадәр, килешү кәгазендә язылганча, яңа аванс алганчы, ай-һай. башкаеңны кашытырлык ерак икән әле. Гаиләсенә яки таныш-белешенә «акчаны көрәп аласын» вәгъдә итеп киткән агай-энегә артка таба да юл киселгән Мәгәрич махмырыннан хәл алып та өлгермәгән килеш: «Хатын, акча, җибәр!» дип. ни йөз белән почта бүлегенә бармак кирәк Нишләргә? Заказчик, әнә. эш даулый. Күркә дә җил белән генә туенып яши алмый, лабаса
Ни ниятләр, ни планнар корганнардыр бу «осталар» үзара гәп-бәхәс су-гып—анысын, мөгаен, кайткач хатыннарына да сөйләмәсләр — бер зирәгрәге кулай котылу чарасын тапкан бит, әй: Эврико! Кибетчеләр белән дуслашырга!
Аксыл җитен чәчле, зәңгәр күзле, аек чагында күрер күзгә сабыр, тотнаклы гына күренгән, йомшак-моңлы тавышлы Галимҗан атлы бер иптәшләрен өмә белән кырындыралар, киендерәләр дә. аңа ике «дипломатик киңәшче» дә ияртеп, җибәрәләр авыл кибетенә әлеге «илчеләр»не Чөнки «авыр миссия» бу' «Кибеткә акчасыз килгәнче, кабергә — имансыз кер», дигәннәр, әнә. борынгылар
Киңәшчеләр кыеклап кына, янәсе, үзенә дә сиздермичә, тәкъдим итәләр теге Галимҗанны: «Безнең баш инженер!»
Өлкән сатучы апайның үз ире дә кошчылык фабрикасында эшли икән Шабашниклар килгәнен, аларнын «бүксәле генә суммага» килешеп,
Б
Ә
шартнамәсен төзеп, эшкә алынганнарын икенче көнне үк ишеткән инде ул. Әлегә «мәгәрич мәҗлесенә» дә кирәк-яракны шул кибеттән алганнар лабаса.
Тәмле тел. ихлас вәгъдәләр белән гозерне әйткәч тә, сөйләшүләр. әлбәттә, «дуслык һәм үзара аңлашу шартларында бара» Сатучылар агай-энеләргә кирәк- яракны бурычка җибәреп торырга риза. Әмма килгән-киткән сәрхуш мосафирга товар таратып торырга авыл кибетчесенең дә башына тай тимәгән «Баш инженерның» әле җилем исе дә очып бетмәгән өр-яна паспорты ин «ышанычлы урынга» шартлатып бикләп куела. Кара дермантин тышлы дәфтәр!ә яңа сәхифә ачыла һәм рәхим итегез! Әүвәл берсе-бер унар-уиөчәр килолы карбыз! һәрбере! сз!ә һәм һәр даим конне. Әлбәттә, карбыз белән генә эч күпертеп, бетон ватуы да, таш ташуы да җиңел шөгыль түгел. Сатучылар анысын ла сиземлиләр, шул колач җитмәслек карбызларга ишкә дип. чамалап кына чәй-шикәрен. тәмәкесен, айлап-еллап сатылмый яткан балык консервларын «бик вакланмый» гына биреп-җибәреп торалар икән хәзер. Әмма иң мөһиме: кибеттән карбыз кайгысы киткән! Шуңа хәзер са1учылар коләч-сүзчән, шуңа бүген әңгәмә мавыктыргыч
Тормыш адымнарына иярә алмый бугай, инде, олы яшьтәге бер әбинең дә җай чыкканда төшенеп каласы килә:
- Кемнәр уя, Хөллия килен, ша-баш-ник дигәнегез?
- Үз җае. үз кесәләре өчен генә эшләп йөрүчеләр, апа
Нигәдер, чуар яулыгын күз өс генә үк төшереп бәйләгән, челән кошныкына тартым озын-нәзек борынлы бер хатын бу аңлатма белән бигүк риза түгел
— Әй, алай ук димә лә инде, Хөллия. Аларны да безнең закун зерә узындырмый ди хәзер. Пыдахуд налугын да тотып калалар ди үзләреннән Өйләнмәгән гидай булса, безди гниен дә түли ди Бикәчлссе бикәсенә ярамаса, тач артыннан ук әлименте дә килеп җитә ди
- һи, сана! Казый кызы диярсең. Син. Сәвия, яхшы атлы булам дип. яклап-каклап маташма! Зимагур белән бер ди инде ул. шабашник дигәннәре Бер урында һич басылып эшләмәс ди. Көзен кайтып күренүгә, язын тагын китәм дип. гел дәген кабырсып яшәр ди.
- Әйтмә, бер ишесе ай эшләгәнен атна-ун көндә эчеп бетерә икән дә. сөяк эзләгән эт шикелле янә чыгып чаба ди. Ул шабашниклар килгән авылларда, җаным, каз-үрдәк калмый икән. Кайберәүләрненсарыклары да көтүдән кайтмый, җуела ди
— Берсе галавный инҗинир дип әйтәләр дисеңме. Җәмилә? Я талыйдыр Инжинир башы белән тавык тизәге арасында йөрмәс борный кысып, йөрмәс Тәмам чуттан чыккан адәм булмаса.
— Бәясен күтәрүе i енәдер. Әнәтсрәк, күрше Келәүгә дә былтыр шул шабашниклар шушилка салыр! а килгәннәр икән дә. берсе мин укытучы, дип әйтә, ди. Җәен шулай эшләп, башны свижиләндерәм, дип әй!ә. ди. Теге аксак Мегрәй- нең утырып калган сазау кызы Марфуша! а йортка барып кергән ди
И-и, рас икән. Сөйләгәннәр иде шул бермәлне.
— Араларында кул!а галәмәт осталары да бар ди бит аларның. Тик эшләре яман да авыр ди инде. Зерә дә ватылып алалар ди акчаларын Караңгы төшкәнче эшлиләр ди.
Алай тир түкмәлс булса, атналап бикәч түшәгендә ята алмас иде әле. әнә ул, укытучы дигәннәре.
— Төрле урында төрле шартлар, төрле бәя, мөнәсәбәт Зарур кирәкле дә. эшчән дә. эттән әрсез, чүптән кадерсез дә түгелме соң бу. шабашник дигәнебез
Юллар чатында уйлану
ңга-сулга. калаларга-салаларга узган зур юллар чаты. Әйтерсең, алга киләчәккә, кирегә - ү ткәннәргә таба өзлексез машиналар чаба. Уйлар алардан да җитез, узганнарны урап әйләнә дә. бүгенгегә кайта.
Халык борын-борыннан үзенең һөнәр ияләре маһир осталары оелән го-рурланган. Алгый, көмеш, бакыр осталары, тимерчеләр, миччеләр, балта осталары. тегүчеләр, чигүчеләр «Осталар килде! Осгалар чакырдым» кебек ягымлы сүзләр дә халык телендә һаман сирәгрәк ишетелә бара инде.
Юллар чагы, әнә шулай дәверләр чатын искә төшереп, уйларны алга әйди. Бихисап бормалы юллардан кешеләрнең салалардан калаларга күчүләре у р- б а и н з а н и я процессы, унсигезенче i асырда ничек көчәйсә, хәзер безнең планетада ул. гүя, космик тизлек белән дәвам итә.
Бер «мыгырдавык» якташымның зарлануы хәтеремнән китми. «Шәһәр камфортына кызыктырып, авыллардан халыкны алдалыйбыз, адаштырабыз, саташ
У
тырабыз. малай Матур йола-гадәтләрне. халык педагогикасын, шәригатьне жу- ябыз шулай. Бу таш-тимер, бетон арасында милли телләр кадерсезләнә, югала бара, халкымның моңы, садә асыл сыйфатлары җуела! Илгә-конгә берәр афәт, ачлык, сугыш килә күрмәсен тагы. Бетен Кама төбәгендә бер куырып ашарлык балыгын, пешерергә—кычытканын да таба алмый башларсың...»
Бу хакта әлеге скептик чордаш кына түгел, әнә, күп галимнәр-биологлар, диңгез-океан белгечләре, социологлар, демографлар әле дә уйланалар, бәхәсләшәләр бит. Әлбәттә. Аллаһыбыз адәм баласын үз миһербанын-шәфкатеннән ташламаса. кешелекне яшәтерлек акыллы чаралар, чыганаклар табылыр, дип өметләник, юаныйк инде
Без исә янә юллар чатына кайтып, уйларыбызны дәвам итик Әлеге ур-банизация, никадәр күрмәмешкә салышсак та яки күреп-белеп сүгенсәк тә. инде алтмышынчы-житмешенче елларда ук табигый-объектив икътисади, социаль кире дулкынны шәһәрләрдән авылларга эшкә бару кебек илкүләм хәрәкәтне дә тудырды бит! Шул ихтыяҗ, каршылыклар, кыен-кытлыклар дулкынында «шабашник» дип аталган бер шөгыль-кәсеп-һөнәр иясе калкып чыкты һәм алар ишәя, куәтләнә бардылар. Безнең татарның да «Аңлатмалы сүзлеге» шабашник- ны йорт салу яки каралты-кура төзәтү, мич чыгару, хуҗалык әйберләре төзәтү, урман кисү һ. б. ш эшләрне аерым кешеләргә яки колхозларга югары хакка эшләп йөрүче яки «акча, табыш өчен генә эшләүче, җиңел кәсепче» дип шәрехли Бу аңлатмаларда хаклык та бар. әмма нахаклык, кимсетү дә җитәрлек, әлбәттә. Дөрес, ул елларның идеологиясе басымы беләндер бәлки, бу шөгыль ияләренә берәүнең дә «осталар» дип дип әйтергә теле бармады, кайбер рәсми кәгазьләрдә аларны «договор белән эшләүчеләр» яки «вакытлы төзүчеләр» дип. йомшак- ягымлырак атарга тырыштылар. Әмма гадәттә, аеруча урам телендә бизәп- сырлап тормадылар. Аның исем-шәрифе кыска: ша-баш-ник! — һәм вәссаләм Башка телләргә тәрҗемәсе дә кирәкми, урыстан кергән уртак атама ул хәзер Соңгы чирек гасырда әлеге шөгыль иясе төрле телләрдә басылган күп кенә фельетоннарның персонажына әверелде Аның файдалы һәм зарарлы яклары турында матбугатта кызу бәхәсләр барды Ул гынамы? Әлеге «шабашник» әрсезләнеп матур әдәбиятка килеп керде. Әнә, язучы Барлас Камаловның халыкчан гади, табигый, образлы тел белән шактый оста-кыска язылган «Канатлы кырмыска» исемле әсәрендә авторның әлеге шөгыльне тудырган сәбәпләр, ихтыяҗлар турында акыллы фикерләре, уйланулары бар Язучы Фәрит Гыйльми исә үзенең «Урсай тау итәгендә» исемле повестенда тормышчан юмор, сарказм белән әлеге шабашниклар хәятеннән берничә реаль картинаны күрсәтеп узды. Белеп язды Фәрит-мәрхүм. Бу юлларның авторына да нәкъ менә Фәрит Гыйльми егет булып җиткән Мөслим якларында шабашник әрмәннәрне еш очратырга туры килде. Хәтта, бервакыт газета йомышы белән барып, чын мәгәр, бер колхозның җитәкчеләрен шул «әрмәннәр сабантуе»ннан. «эшне очлап чыгу» мәҗлесеннән табып алдым...
Безнең Идел-Кама-Нократ якларында «шабашниклык хәрәкәтен», әйткәнемчә. алтмышынчы елларның урталарында нәкъ менә шул әрмән агай-энеләр башлады, дисәк — хата булмас Чөнки көньяк халкы гомер-гомергә таш-балчык. керамика эшенә оста. Дөрес, андый осталар бездә дә булган Ләкин, әйткәнебезчә, дәверләр агымында югалганнар шул.
Бәй, игътибар белән баксаң, безнең якларда да чокыр авызыннан, үр-яр читләреннән күренеп үк торган табигый таш катламнары фәлән кадәр икән ләбаса! һәм хуҗалыкларның үз биләмәләрендә үк сай гына күмелеп яткан әлеге хәзинәдән әрмән егетләре зур-зур абзарлар, хәтта мәдәният йортлары җиткерә башладылар. Зәр кадерен зәркән белә, дип тикмәгә әйтми халык Дөресен язмыйча булмый, тиз эшләделәр, күп очракта тир түгеп, тырышып эшләделәр, шуның белән ышанычка керделәр һәм эшләгәннәренең хакын да тавышсыз- гаугасыз гына ала беләләр иде бу «кара» егетләр. Әлбәттә, күз буяган, кайбер ачыкавызларны төп башына утыртып киткән чаклары да аз булмады, һәм аларның шулай «бер җәйдә машиналык акча сугып китүләре», чыны-хыялы белән телгә кереп, безнең җирле агай-эненең дә шактыен канатландырып, өметләндереп. кызыктырып җибәрде.
Белгәнебезчә, еллар дәвамында төзү материаллары да күбрәк җитештерелә барды Шәһәр төзелешләрендә тимер-бетон панельләр, плитә-субай баганалар эшләп чыгару артты, металл, кавырсын торбалар, почмаклыклар, швиллерлар ишәйде, цементка кытлык кимеде, һәм бу материаллар бик табигый, төрле юллар белән авылларга да «кайта» башлады. Индустриаль төзелешләрдә яки машина җитештерүче заводларда һөнәргә өйрәнгән, кул шомарткан ир-егетләр.
әлбәттә, гади авыл корылмаларын бер дә баш ватмый гына төзеп куялар Бу корылмалар индивидуаль проектлар, катлаулы технология-монтаж яки архитектура үзенчәлекләрен, бизәкләрен, нәфислеген таләп итмиләр ич Әнә. стандарт проектлар никадәр' Сызым танучыга да мохтаҗлык юк Эшлә генә' Югарыдагы мишәр колхоз рәисе сөйләгәнчә, бар шартларын булдырып, авылларда көтеп алалар иде төзи белгән, монтажлый белгән кешене! Аннары, сыерлар абзары яки яшелчә саклагыч кору, индустриаль төзелешләрдәге сыман, йә завод-фабрикала- рдагы кебек даими ритм, агым-конвейер эзлеклелеген. вакыт графигын катгый саклауны, -пропуск тәртипләрен» таләп итми.
Эх, парии, әгәр төзисе корылманы хәерле сәгатьтә очлап чыксак, акчасын берьюлы алачакбыз икән! Шәһәргә түшкә-түшкә итен, бодаен, карабодаен, борчагын капчыклап апкайтучылар бар икән бит Кайберәүләр симертеп суярга дигән байталына атланып кайталар ди
Менә шундый кулай шарт, хәл-әхвәлләрне үзе күрсп-кичереп тә. фәләннәр- дән ишетеп тә иләсләнде агай-эне. елдан-ел җитезрәк, ишәебрәк кузгалды ул авыл җирләренә Җәйләрен республикабызның кайсы төбәгенә, зуррак хуҗалыкка барып чыксак та, -Казан шабашниклары», «Әлмәт шабашниклары» дигән сүзләрне еш ишеттек. Соңгы дистә елларда -Чаллы шабашниклары- да макталып телгә керделәр. «Эшли беләләр! Буш кул белән килмиләр Бирнәләре олау- олау стройматериал!». Ә бит алар, язларын авыл төзелешләренә «шабашкага китүчеләр» күрше Мари Эл. Чуваш. Удмурт. Башкортстан. Оренбур җирләрендә дә меңнәрчә иде...
енә шундый һәм шуңа охшаш куәтле экономик, социаль дулкыннарны, эшкә сәләтле кешеләр резервын дәүләт тә күзләп-белеп. өйрәнеп яшәгән булып чыкты: Горбачев хакимлек иткән елларда «Кооперация турында закон» да кабул ителде. Төзелешләргә хезмәт күрсәтергә тиешле коопе-ративлар, эре-вак бригадалар ишәеп китте. Тик аларга ин әүвәл әлеге шабашиик- лар. үзләре теләгәнчәрәк эшләргә гадәтләнгән «ирекле кошлар» кереп тулды һәм алар теге «кооператив» кысаларын үзләренчә үзгәртә, вата-җимерә башладылар «Кооператив» атамасы онытыла, җуела барды
— «Шабашникларның да төрлесе бардыр инде мирдә.. .»— Авыл кибетендә бер хатын әйткән бу сүзләр дөрес шул. һәм шактый еллар дәвамында, җан чыгу белән, күзәтеп-өйрәнеп йөргәннән соң. бүгенгегә-киләчәккә гыйбрәт өчен без дә аларны берничә төркем сыйфатларга аерып күрсәтергә булдык Тормышның нәкъ үзендәгечә
Акчалы ял
лар бу эшкә алтау алынганнар. Дүртесе фәннәр кандидаты, берсе инженер, араларында университетның журналистика бүлеген тәмамла! ан «җитәкче бут ор» да бар. Чаллыга орынып кына торган бер колхозның ындыр табакларына бетон жәярга килешкәннәр. Авыр эш. әлбәттә, бар техника көрәк, себерке дә. виброрейка гына. Әмма эш бик тә гади һәм бетонны, әнә. күрше хуҗалыкка килгән егудент-шәкертләр кебек носилкалап тар бүлмә-аралыкларга күтәреп ташыйсы юк Килгән измәне машина әрҗәсеннән иркен мәйданга бушат та. комнан-чуерташтан ясалган астык өстенә 15 20 сантиметр калынлыкта тигезләп җәй. һәр шабашник кызыгырлык «блатной эш»' Үрчемле дә. акчалы да. Теләсә кемгә тәтеми ул! Аны үзе үк район агропромышленность берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлегендә эшләүче озын буйлы әлеге инженер «эләктереп калган» Ә теге әрсез «каләм батыры- исә кәгазь-шарт- намәссн. комын-ташыи, бетонын табу чыганакларын юллап. «Мәккәгә барып җитәрлек юл узган» Колхоз рәисенә нәрсә, пичәтен куен кесәсенә тыккан да. мут. хөрмәтле генә елмаеп, тыныч утыра ул. Кассада акчасы, складларда ите. сөте җитәрлек «Рас ОКС кешеләре үзләре үк алынганнар икән, (эшләр кешеләре кемнәр диген әле доцентлар!) йөгерсеннәр, тапсыннар кирәкләрен Алар кесәгә саласы меңәр-меңәр сумнарны безнең колхоз да спортлото отып кына алмады. » Авыл җирендә хәбәр тиз тарала Кайсыдыр берә^ «зернотукны бетуннарга» килүчеләрнең «профиссырлар да. каррнспандит» икәнлекләрен ишетеп алган бит. әй! Хәйлә-йомышын табып, ялгыз-ялгыз да, торкем-өерләре белән дә ындыр табагына килеп, болганып-күзлөп йөриләр авыл агайлары Янәсе, көрәк-себерке
М
А
тота беләме икән ул. укымышлы халык? Әллә берәр машина белән генә жәеп салалармы битунны? Икмәк телеменә каймак яккан кебек кенә, ә?
Киләләр-күрәләр: бетон тигез, алдаусыз калын җәелә. Кояш астында ял- тырап-җемелдәп кага, тимер белән бәрсән очкыннар чәчрәтерлек булып ныгый бара, ярылмый, чәрдәкләнми.
- Эшли беләләр, кордаш! Китап кортлары гына түгел болар Икмәк кадерен белеп үскәннәр, пожалый...
Чыннан да егетләр, билләренә тикле чишенеп атканнар да, бетон төягән машина килеп җитүгә, бердәм ташланып, аны бик тиз бушатып озаталар Измәне соскыч көрәкләр белән ары-бире күчерәләр дә. шул измә-бетон өстеннән виброрейка тырылдап уза. Бер низаг, үзара боерыклар бирешү, әйткәләшү юк. бары көрәкләр һәм мускул-сеңерләре киерелеп калыккан арка-иңбашлар ялтырый Эш барында берәү дә «сулу алырга» тукталмый яки иптәшләреннән аерылып, тәмәке көйрәтергә базмый.
Җаен чамалап кына бу белемле егетләрне көрәк-лом белән бетон майтарырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне белергә тырышабыз. Укытучы-галимнәрнең ял вакытлары икән, отпускалары — озын.
— Ә нигә бу ялны файдалы шөгыль белән уздырмаска’! Саф һавада тир түгеп эшләп йөрүдән кемгә зарар?—диләр алар уенын-чынын кушып.— Тәне сауның җаны сау! Хурлану хисе? Абруй төшү? Әнә, бюрократ чиновниклар үз абруйлары гөшүдән хурлансыннар Безгә хезмәтнең бер хурлыгы да юк!..
Әлбәттә, бу зыялыларның матди максатлары да бар: әйтик, әнә, физик- математик гомере буе суга, Кама-Чулманга гашыйк Бер-ике җәйдә моторлы көймә эшләп алырга ниятләгән. Философ машинага җыена, «технарь» — мотоциклларга бик һәвәс. Инженер яңа өйләнгән, фатир алган — мебель кирәк. Тормыш бит Бездә фәннәр кандидаты яки инженер булган өчен генә бер дә юмарт түләмәделәр Күп очракта урта кул бер бульдозерчы яки кранчы хезмәт хакын «прафиссырдан күбрәк ала» иде шул...
ер инженер-конструктор дустым минем, үзенең отпускасы вакытында Алабуга районындагы совхозга барып. Алманиядән кайтарылган ашлык киптергеч агрегатларны монтажлап бирде. Икенче бер танышым, инженер-экономист, фермаларга идән җәйде, ишек-капкалар ясады..
Үз отпуск-ялларын шулай авылларга кайтып, файдалы эш белән уздыручы зыялыларны без илнең, республикабызның күп төбәкләрендә әле дә еш очратабыз Тик менә хәзер кулай эш табулары кыенрак шул Мондый белгеч- зыялылар хезмәттә, үз-үзләрен тотуда авыл халкына, бигрәк тә яшьләргә матур үрнәк күрсәтәләр, теге яки бу төзелеш-монтаж эшенең промышленностьтагы соңгы камил, җайлы ысулларын өйрәтеп калдыралар Әлеге эшсөяр ихлас белгечләрне авыл халкы да тиз танып ала, аларга кадер-хөрмәтен күрсәтә, киңәшкә килә.
Безгә таныш әлеге галим егетләребез уртак мәйданы өч мең квадрат мезрдан артык булган ике ындыр табагына уналты көндә бетон жәеп чыктылар. Авылның бакча артларында гына аунап яткан табигый ком-чуерташны кирәк урында файдалана белгәч, колхозның (иске бәяләр белән) тугыз меңгә якын акчасы янга калдырылды Урып-җыюга керешер алдыннан шундый такыр, ныклы ындыр табаклары булдыру колхоз өчен дә сөенеч, башкарган эшнең нәтижә- сен-гамәлгә ашуын күрү, аның озак еллар игенчеләргә игелек китерәсен янә бер уйлап кую - егетләрнең үзләренә дә күңелле бит1 Димәк, кергән хезмәтнең хакын алырга да, хуҗалык җитәкчеләре белән үзара рәхмәтләр әйтешеп, тыныч, көр күңелләр белән саубуллашырга гына кала да бит —ай. ашыкма, каләм!..
леге иптәшләргә, эшләрен бетергәч тә. алай без теләгәнчә, «көр күңел-ләр белән таралышу» насыйп булмаган икәи шул.
Хуҗалыкларда, нигездә район буйсынуындагы колхоз-совхозлар- да төзелгән объектларны кабул итеп алырга тиешле махсус комиссия бар иде Бу комиссия шактый ишле, аның составына районның янгын инспекторы да. санэпидстанция байтары да (ветеринария белгече) керә. Аларнын барысын бергә җыеп, төзелгән корылма янына берьюлы алып килүләре гаять тә читен хәл, дөресе, бикар ният икән бу Ә комиссия акты булмый торып, банк хуҗалыкларга
Б
Ә
акча бирми Шуңа күрә дә әлеге комиссия "членнарын» эзләп, алардан имза даулап күп чабарга, эчеңдә эт котырса да, сабырлык, түземлек, итагать күрсәтергә туры килә икән. Чөнки ул әгъзалар арасында да төрле холыклы кеше бар лабаса. Кайсы «Минем ул объектны күргәнем дә юк Башкалар кул куйсын әүвәл» дип. борып чыгара икән. Икенчесе: «Исполкомда безнен председатель утыра. Ул чакырып әйтсә, барып карармын>• ди Өченче берәү: «Йә. акчаны ярыйсы каердыгызмы?» дип. гүя. кыек эшне белә торып, уен-көлке аралаш, сәдакасын салып сөйләш, дигән сыманрак киная белән бер-ике шешә коньяк өмет итә икән...
Әлеге укымышлы танышларыбыз да шундыйрак киртәләр аша сикерә-чаба торгач, тәмам йөгәнеп. ниһаять, райбашкарма комитеты рәисенең төзелешләр буенча урынбасары хозурына килеп җиткәннәр иде инде Теге комиссиянең җитәкчесе шул урынбасар икән. Буса1асын узып, укымышлы егетләр гозерләрен әйтеп кара!аннар. әмма урынбасар «Вакытымның бик кысан ча«ы Сез дә буталып йөрмәгез әле», дип. ишекне арт ягыннан ябарга кушкан Уф. алла...
Без барып кергәндә, егетләр аптырашып коридорда таптаналар. «Эше авыр булса да ләззәт кенә. Тик. сабакташ, хакын теләнеп алулары, ай-һай. проблема икән...»— дип. сынган, кимсетелгән тавыш белән зарланышалар иде. һәркай- сының мәшәкате җитәрлек. Яна уку елы да кул сузымында гына
Инде биш-алты пичәт тә. биш-алты имза белән чуарланган акт кәгазьләрен алып, бик тартынып тормый гына әлеге «урынбасармнын эш бүлмәсенә барып керәм:
Сәлам!
— О-о, сәлам, сәлам!
Елмаеп күрешәбез, утырышабыз. Урынбасар күрер күзгә әле утызны да узмаган сылу, нык бәдәнле, күркәм йөзле кеше Мин элеккеге Чаллы, хәзерге Тукай районының күренекле-ардаклы кешеләрен, әлбәттә, җитәкче иптәшләрне шактыйдап беләм. Бу егетне дә соңгы җыен-җыелышларда күргәнем бар Райбашкармага кайдадыр яхшы эшләп күтәрелгәндерме. «КамАЗ» төзелешләре башлангач кузгалган зилзилә сөренсндә аны берәр «йонлач кул» бу җаваплы урынга утырткандырмы — һич хәтерли алмыйм
Сез. агай-эне. нишләп эш кешеләрен коридорда интектерәсез? Галим халык вакыт кадерен белеп яши
— Нинди галим халык? Галим-голәмә, иптәш кем. Дунаев, бездән зуррак начальство тирәсендә булса булыр
Соң, әле борып чыгарган иптәшләрне аз тына да зиһен салып тың-ламады! ызмы?
Шабашниклар ич алар! Мин. мснәтерәк. елки-палки, бер звонокка дәш-мичә. квартал отчетларын карап утырам. Совмин ашыктыра! Шундый чакта алар тагы тана башы! Шабашникка ачык йөз күрсәттеңме, сатулашмын-1 адашмый котылырмын, димә. Шәрскъ базарындагы кебек Сабыр итсеннәр. Сукыр чебен сыман янә килеп керерләр әле
— һе. шулаймы, все-таки галимнәр, дисен алайса. Ну. тогда ни пычагыма. Iалимлекләрен яшереп, простой киемдә райисполкомга килгәннәр соң? Галим булсалар, үз авторитетларын белеп, толкайт итсеннәр фәнне Җиткерсеннәр халыкка ул науканың яна хикмәтләрен Ә болар шабашка! а. значыт һаман хатыннарына акча җитмидер әле. Нәфесе тормызсыз анын. хатын-кызның. Әнә минеке дә пальто алсаң, дубленка, тун даулый
Физик ял да кирәк, дисен. Бе . ләм! Кайбер академикларның да кара эштән курыкмаулары хакында укыган бар анысы Әнә. Черчилль, гәмугъ кисәк дә. Англиянең премьер-министры чагында әле. үзенә ике катлы гаш йорт салган Үз куллары белән, значыт! Ну бит алар, апаем, шабашка! а йөрмә!әннәр.
...Студент отрядларын чыннан да биш куллап көтеп алабыз без Чөнки ярдәмнәре тия Ну. ладны, димәк, ул мәхлүк мөгаллимнәрен дә обнжант итмик, дисең инде Жалу белән йөрерләр тагы. Кая. кигер акт кәгазьләрен! Бит. апаем, бу кәгазь белән аларның үзләренә настроение бозып Йөрергә дә кирәкми Ул комиссияне чакырып, анын күңелен күрү, объемны кабул игү-итмәү хозяйство җитәкчесенең үзеннән үк тора Өстәвенә, һәр колхоз-совхозда хәзер прораб или мастер бар Алар эше бу!
Алар бит сезгә сылтыйлар. Комиссия килеп карамыйча, актларга кул куймыйча, объектны кабул итмәскә сез боерык биргәнсез бит Шунсыз банк акча бирми
— Шулай кирәк. Контроль кирәк! Сез үзегез үк, кем, иптәш Фаязов, шабаш- никлар халтурить итә дип, гәзитләргә язасыз түгелме? Хәзер, ни-ча-ва, бу мәсьәләдә директив органнарның строгий указаниеләре бар. Шалишь, халтура! Типовой договорлар бар!
— Сез сүз саен шабашник дисез. Соң, авыл төзелешләренә килүчеләр ара-сында ихлас эшсөяр яки авылны сагынган вөҗданлы кешеләр дә күп лабаса! Әйтик, сез борып чыгарган ул мөгаллим-галимнәрне мин яхшы беләм. Нигә кимсетәсез? Хурлыйсыз? _
— Мин чыгарган бәет түгел! Ну, пока. Кичкәрәк кер, йомышың булса. По душам сөйләшербез. Берәр коньяк кыстырып кер, ха-ха. Чоу!..
әкин миңа бу урынбасар белән бүтәнчә «по душам сөйләшергә» һич насыйп булмады. Нәзәкәтле җиңел машинадан — йозаклы кара «фур- гон»га утыртып, аны озакка, чәчен агартырлык озак срокка «чыбыклы коймалар артына» алып киткәннәр икән Айлар буе диярлек бөтен төбәктә аның үзе турында, бигрәк тә контора хатын-кызлары «по душам сөйләштеләр».
Әлеге урынбасар, «Водстрой» дигән төзелеш идарәсенең баш инженеры белән бергәләп, үзе шабашкага керешкән икән. Су астында каласы җирләрдән зиратларны күчерттеләр, янәсе. Фәлән-фәләннәрнең паспорт мәгълүматләрен алып (чынлыкта «үле җаннардан»), «бригада төзегәннәр». Бер бульдозерчыдан чардуганнарны, зират өстен анда-монда эттереп, актарттырып, тигезләтәләр дә, теге баш инженер бар «кирәк кәгазьне» әзерли, ә бу урынбасар— комиссия председателе, ул кәгазьләрне раслап пичәт сугып бара. Кырыгар меңнән артык (ул чактагы бәяләр белән) дәүләт акчасын бик тиз шулай «сугып алганнар» болар!
Ләкин су күтәрелгәч тә бөтен Кама-Чулман өстенә теге, «күчерелгән зиратлардан» табутлар, мәетләр калкып чыга..
«Шабашстрой» бар идеме ул?
лар бу эшкә кыштан ук хәзерләнгәннәр Юл ерак, чыгымнар күп булачак, дип тормыйча. Чаллыдан Казан артындагы Балтач районына кат-кат барып, башта ук корасы корылманың сызым-проектын. сметасын җентекләп өйрәнгәннәр Күпме төзелеш материалы, әйтик, кирпеч, цемент, такта, кадак кирәк буласын бик төгәл исәпләп чыгарганнар Бу кирәк-яракнын күпмесен оешма үзе юнәтә ала да, никадәрен үзләренә эзләп табарга кирәк булачак?
Менә шулай шартларын белешеп, иң мөһим сорауларга тулы җавап алган-нан соң гына, алар икәүләп бригада тупларга керешкәннәр Әлбәттә, яшь. таза-куәтле ир-егетләр кирәк! Кайсы һөнәр ияләрен ялларга? Ташчы кирәк Монтажник кирәк Сварщиксыз булмый. Балта остасы һәм. әлбәттә, бик тә тырыш берәр кара эшче, «негр» кирәк.
Бригадага шактый еллар төзелешләрдә мастер, прораб, участок начальнигы булып эшләгән инженер җитәкчелек итә. һәрвакыт чебен-черки кугандай бутанып торырга гадәтләнгән бу «башлыкның» ярдәмчесе, үзенә бик тә фикердәш «вәзире» бар: озын, чандыр буйлы, жирән-җиз йөзле бер геодезист
Мондый «солидный бригада»да җитәкче — «шеф» чын мәгънәсендә тулы хокуклы хужа, «монарх». Әйткәнебезчә, кирәкле һөнәр кешеләрен ул үзе сайлап ала һәм. әгәр ул кешенең берәр ягы аңа ошамый башласа, ул аны бригададан куа Биредә «эчке тәртип кагыйдәләре»н дә «шеф» үзе теләгәнчә раслый.
«Солидныйлар» күзгә күренердәй зур корылмалар төзергә алыналар һәм аларны бу төзелешнең берничә елга сузылуы да куркытмый Чаллыдан Казан артына барып су арындыру корылмасы (водоочистное сооружение) төзергә алынган әлеге инженер белән геодезист та бу эшне ике елга суздылар. Игътибар белән баксаң, мондый хәл алар өчен төшемлерәк тә әле. Чөнки гаиләсеннән читтә яшәүдән күңеле сагышланган яки «монарх» таләпләреннән түземе сынган теге-бу ир-егет «үзенә тиерен» ала да. кайтып китә, башка эшкә урнаша. Ә аның «үз тиере» гадәттә һич төгәл исәп-расчет була алмый. Чөнки төзелеп бетмәгән корылма өчен «хужалар» соңгы расчетны бирмиләр, димәк, әлеге ир-егетнен фәлән хезмәте түләнми кала. Бу исә «шеф» өчен бигрәк тә файдалы, эшне
Л
А
төгәлләп, «калым керәчәк» Ә кышын ул. теләсә, шул ук оешма-хужалыкнын штатында кем дә булса саналып, хезмәт хакы алып торачак Чынлыкта язга үзләренә кирәк буласы төзелеш материалларын юллап йөриячәк.
ч-дүрт ел күз салып, белеп яшәдем. Ул чактагы Тукай районы агропро-мышленность берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлегенә җыерчыклы аксыл чырайлы, салмак-сак хәрәкәтле, шикле йомшак тавышлы бер агай еш килә иде Бар хезмәткәр-хадим белән бик тә алчак, дус булырга тырышыр ул. җай белән берәр мәзәк сөйләп алыр, тәмәке тартырга нияте барларны затлы сигарет белән сыйлар. Аеруча колхоз-совхозлардан йомыш белән килгән прораб-мастерларга сыланыр-сырпаланыр ул. Турыдан да. кыеклап та ул хуҗалыкның төзелеш планнарын, ихтыяҗ-мохтажлыкларын сорашып белер Әңгәмә җаенда серле-мыштым гына итеп. «Бик кирәксә, табарга була . » кебек сүзләр кыстырып куяр да. әлеге йомыш-мәшәкать белән йөрүчеләрнең «колакларын торгызып», игътибарын үзенә җәлеп итәр.
Бүлектә кеше азаеп, телефонлы берәр өстәл бушап калдымы, куен дәфтәрен тартып чыгарыр да кайларгадыр. кемнәргәдер шалтыратырга керешер Әлеге шикле-серле, әмма җор тавыш белән башта аны — тыңлаучының кәефен, хәл- әхвәлләрен сорашып, кемнәрдәндер сәлам җиткерер Тик шуннан сон гына, гүя сүз җаенда гына, үзенә кирәк-яракны барлый-теләнә башлар. Үзе дә вәгъдәсез калмас, ым-ишарә белән ул «кирәк»не табучыны буш итмәячәген сиздерер, ит-май. бал кебек авыл күчтәнәчләрен бик тиз китереп җиткерәсене ышандырыр
Асылда ул төзелеш бүлегендә беркем дә түгел, чуртым да саналмый Әмма еш кына идарә алдына яки коридорга җыелышып тәмәке пыскытучы төркем- төрксм әзмәвер ир-егетләренең йомышын белешсен: күр, алар әлеге салмак-сак агайның бушаганын көтеп таптаналар икән ич!
Ниһаять, сүз куешкан минутлар җитә, күрәсең, әлеге агай битендәге бар җыерчыклары белән елмаеп, алар янына чыгар, тавышын кггнәт торлсчә уйнатып, катгый әмер-босрыклар бирә башлар Теге ир-егетләр кайсы нәрсә күтәренеп, кайсы кая. сәфәргә кузгалырлар. Кемгә Минзәлә. Мөслим яки Сарман якларына, кем биредә, әлеге агайның «резервында» кала
Чынлап та кем соң ул. төзелеш бүлегендә әлеге «үз кеше»? Бу хакта сүз чыккач, бүлек хезмәткәрләре дәррәү фикердә аерылып, төрлечә җавап бирәләр
Авыл төзелешләренә бик кирәкле кеше ул. парин. Әрсез, гырыш кеше Кайсы строймазсриалның кайда ятканын һәрвакыт белеп тора ул Җаен да таба, юктан-бар изеп тә куя. .
Шабашник ул. толкач! Ну. шабашникнын эресе командир строитель-ного полка! Стратегиясе, тактикасы да бар аның.
һәм үзенә дә. кешеләргә дә бар. диген Яши белә'
Йа. алла! Командарм түгелме тагын’’ Шундый зур сүзләрне бер адәм актыгына атап әйтмәсәгез тагы. Харап! Безнең сукырлыктан файдаланып, үзебезнең коридорда ук хезмәт биржасы. «Шабашстрой» оештыручы, диегез, ичмаса Жулик ул! Бүген төрмәгә илтеп тыгарлык бәндә
Гадел уртаклыкны табар өчен, әлеге «комполка»ның үткәндәге һәм хәзерге эш-гамәлләрен күз алдыннан уздырыйк. Чыннан да теоретик белемле, тәҗрибәле тозүче-инженер ул Озак еллар төзелешләрнең һәртөрле объектларында участок начальнигы булып эшләнгән. Димәк, һәр материалның үзгә сыйфатларын яхшы белә, аларны кирәк урынга куллана белә, .парның кайсы трест, төзелеш-монтаж идарәләренә, күчмә механик колонналарга күпләп кайтасын аллан белә Аларны «брак итеп» яки башка сәбәп-сылтау табып «г амәлдән чыг ару серләрен» дә яхшы белә. Сак-хәйләкәр холкы, тормыш тәҗрибәсе һәм даими уку-өйрәнү аны кешеләр белән үзенә файдалы, кулай мөнәсәбәттә булырга гадәтләндергән Чаллы төзелешләрендә эшләгәндә ул шефлык ярдәме күрсәтү йөзеннән авылларда еш кына булган яки аның үз участогына ук торбасын, шиферын, кирпеч-плиталәр сорап, мөгәричен күгәреп, авылларның «толкач» вәкилләре килеп йөргән. Әнә шулай, авыл төзелешләрендәге кытлыкны белеп, өйрәнеп алгач га ул. әлбәттә, бар килерен-табышын исәпләп, үзе үк шул «өзеклск-кытлык фронтына» күчкән Башта шул ук Чаллы якларында бер колхозда сыерлар абзары төзергә килешкән Эшләре җайга салынып. килере аргкан. ганыш-белешләрс ишәйгән саен, аның нәфесе дә үскән, дәрт-жегәре. мөмкинлекләре дә көчәя-киңәя барган. Бер-ике җәйдә ул. чын мәгәр, үз егетләре үк шаярып әйткәнчә, күзгә күренмәс «бар конторасы бер иске портфельгә сыешлы «Шабашстрой» идарәсе башлыгы»на әверелеп алган. Чыннан да ул әрсез, кыю һәм тәвәккәл Әгәр Чаллы төбәгендә ул терлекләр абзары төзергә килешсә, шул ук вакытта Минзәләдәге икенче хужалыкта яшел- чәсаклагыч, Сарманда — гараж, Мөслим үзәгенә — кибет салырга алына. Бар җаваплылыкны бер үзе өстенә алып, ул хужалыклар белән черки дә борын тыкмаслык итеп, законлы мөһере басылган һәм имзалары салынган килешү документлары яза Бу кәгазьләрдә рөхсәт ителгәнчә, эшне башлап жибәрү өчен дип. элегрәк һәр хуҗалыктан аванс акчасын ала һәм төзүче бригадалар туплый башлый иде. Аралар ераклыктан, юл йөрүләр күплегеннән кыенлыклар кичерми ул -шул ук хуҗалыкларның үз транспортында кирәк жиренә бара һәм табылган материалны да шул транспорт белән үк ташыта Әгәр эшкә кирәкле теге-бу агрегат хуҗалыкларның үзләрендә булмаса, башка җирдән табып, чит экипаж яллый. Әлбәттә, колхоз-совхозларның үз акчаларьша!
Объектларда эшне оештырып җибәрде исә, аның хәле җиңеләя. Ул хәзер бер төзелештән икенчесенә «күзәтүче начальник» булып йөреп кенә тора, теләсә — атна-ун көн «ял итеп ала» Әмма бик таләпчән, сизгер «шеф», шактый оператив маневрлар ясарга сәләтле «комполка» ул. Әйтик. Сармандагы хужалыкта. теге- бу сәбәп аркасында, эш тоткарланып торырлык булса, төзүче егетләрне ул бик тиз Минзәләгә күчерә. Яисә бүтән хуҗалыктагы төзелешкә бетон, кирпеч яки тәжел кирәкле башка материал ташып калырга мач килде исә, мондый чакта барлык көч белән «төп ударны» шунда юнәлтә. Күрәсез, эшне оператив җитәкли белә!
Ә хезмәт хакын ничек ала? Әйткәнебезчә, һәр хуҗалык белән ул берүзе шартнамә-килешү төзеде. Димәк, төрле райондагы һәр объект өчен тулы өлешен, хәтта, бригадирлык өчен дип. өстәмәсе белән эш хакын алып бара Димәк, ана өч-дүрт хуҗалык акча түли! Ә салым инспекциясе бу хәлләрне тикшереп-күреп йөри ала димени инде?! Пенсия фонды һ б. ш. хәйран-хәйрия фонды кебекләрне ул бар дип тә белми, тегеләр дә аның кайларда һәм ничек кәсеп кылып йөргәнлеген белеп тормыйлар, лабаса. Ул гынамы? Тегесен тапкан, бусын җайлаган өчен дип, ул әле чын-чыннан тирләп-пешеп эшләүчеләрнен дә хәләл өлешенә керә Чөнки ул, күргәнегезчә, эшне табучы да. оештыручы да. инженер-консультант та. материаллар һәм транспорт белән тәэмин итүче дә бер үзе Кыскасы, «берүзе бер идарә. «Шабашстрой» начальнигы!»
Менә шундый елгыр, тырыш-булдыклы, комсыз һәм хәйләкәр «шеф»ларны. «комполка»ларны сезгә дә. шат. шактый төбәкләрдә очратырга туры килгәндер Укып га. ишетеп тә калгансыздыр, андыйларнын кайберләрен, теге-бу җинаятьтә фаш итеп, «чыбыклы коймалар артындагы төзелешләргә» дә олактырмадылар түгел. Әмма күрер күзгә галәмәт эшлекле, кирәкле «алтын сыйфатлары» булган мондый әрсезләр ишәя генә бардылар.
Хәзер исә, илнең-көннең һәм икътисади, һәм социаль-ижтимагый тәртипләре. хакимият структуралары җимерелгәч, андый «комполка»лар тагын да дәртләнеп киттеләр, төрле кыяфәткә кереп, «приватизация» дигән галәмәт төшемле чаралардан, йөгәнсезлектән файдаланып күп кенә техника-җиһазларны. производство мәйданнарын «үзләренеке» итеп эләктереп калдылар яки «арендага алдылар» Кибет-лареклар. ашханә-кафелар кебек үк хәзер төрле исемнәрдәге «Шабашстрой» гөмбәләре дә котырып үсә...
Кәсептән кайта...
емелдәп торган июнь көннәренең берсе. Җылы дым сарган түтәл- скверларда чәчәкләр керфекләрен ачкан, бар агачлар сусыл яшел яфракларга уралганнар Бар җан иясе, мөгаен, яшь каланың иркен, чуар бизәкле урамнарына чыгып таралган. Бала-чага өлкәннәр кидереп чыгарган юка кечтеки майка-кәвешләрен дә берәр куак төбенә салып ташлап, яланөс мәш килә.
Бермәл килеп туктаган трамвайдан иңенә печән чүмәләсе хәтле рюкзак күтәреп, колгасар гәүдәле, какча кызыл йөзле, зур борынлы бер ир-ат ашыгып төште. Башында колакчын иске бүрек, аякларында резина тугылган киез итек тә. өстендә—сырган чалбар белән калын солдат бушлаты. Вәт әкәмәт, шундый челләдә, диген, ә!
Күр, таныйм ич мин бу сәфәрчене. Үзеннән кечеләргә дә «абый» дип эндәшергә гадәтләнгән Илгиз атлы бу ир уртасы кеше дүрт-биш ел элегрәк Чаллының йортлар төзү комбинатында зәвыклы балта остасы, маһир ташчы буларак телгә кергән иде Тора-бара исеме дә телдән төште, үзе дә сирәк
Җ
очрый
башлады Эчүгә сабышты, ха тыныннан, балаларыннан аерылды, дип сөйләделәр Кибет чатларында махмырлан дерелдәп, кемнәрнедер көткән чакларын үтем дә күргәләдем «Хәленә кереп» бишәр-алтышар сум акча төрткәләп киткән чаклар да булталады бутай Әмма анын белән якыннан танышырга, башына баскан бәласенең бар сәбәп-сылтауларыи белергә җай чыкмады шул.
Менә шушы кеше хәзер, шәт. кыяфәте-килбәтеннән оялудандыр, мнне күрмәмешкә салынып үтәргә атлыкса да. кычкырып сәлам биргәч, ухылдап каршыма килеп басты
— Каян болай күтәренеп кайтып киләсең'1
Ул башта беләүләнеп кагкан бушлат җиңнәре белән лачма юеш битен, керле муенын сыпырып алды, бүреген салып култык астына кыстырды - баш түбәсеннән кайнат ан казан өстендәгедәй бу-пар күтәрелде Сакал-мыек төкләрендә, укмашып беткән чәч бөртекләрендә бөрчек-бөрчек тир ялтырый
Әй. абый жаным. шабашкага барган идек лә Тартырга бир әле?
Себер ягына ук бармагансыздыр бит1*
Иһи-һи! Көлмә инде, тишек борын Юк ла. Монда, ындыр артында гына Зәйдәге бер совхозга каравник салырга исәп иде. Кыш көнүк инде, март башында ук киткән идек
Шуннан бирле бер дә кайтып китмәдеңме әллә? Алтмыш чакрым араны соң. һаман, мәйтәм, кышкы киемнәрдән
Ул бер кулбашын артка каерып, иңендәге рюкзагын зыңгылдатып җиргә төшерде.
- Кайтып китеп булмады шул. Вакыт тимәде, дуңгыз орсын
Эш каты булды, алайса Очлап чыт а алдыгызмы сон? Тнсрен гүләделәрме? Акчасын, дим
Бар бирнәсе бөрмә тулы беттер, абый Электр дрелен бер чуваш мужигына сатып, шул акчага кайтып киләм менә Бизар булып, балта сабына атланып. Чукынсын шабашкасы! Бүтән аяк атлыйсым юк Оч асм заяга узды. Сасы кәжә тәкәсе дә суеп ашатмыйча, ау-һаулап куып тараттылар Бөтен әртилне
Төзер материаллары юк идеме әллә?
Бар ла. Ташы да бар. тактасы да. Эшлә генә
Соң. нитә куып тараттылар?
Бәй, эшләми, эчеп яткач. Җыелган, дуңгыз орсын, килде-китте әгрәк әләм. Күбесе эштән куылган алкаш икән, абый или алиментшик Аз-маз авансы алдылармы, җир астыннан да табалар салалар егылганчы Тәмам мәрткә киткәнче. Аннары, ике-өч көнсез эшкә чыгалмыйча. яталар тере мәет булып сырхаулап. Калдык-постыкка яки бурычка алган акча белән бераз итә килеп кузгалсалар да. эшләренең ибе-ябе юк. ордым-бәрдем генә Совхоз хуҗалары да бигүк томаналар түгел, күрә торып зәнки брак эшләтәселәре килми бер дә Китә бәхәс, талаш-кычкырыш Кәефләр җимерелә, эшкә гайрәт чигә Берәүләр кулын селтәп, янәдән «тайный гастроном» ятына каера. Икенчесе, бал куасына өметләнеп. ниндидер Фатыйма түтәйгә кар базы казып бирергә я т танган. Өченче берәүсе: «Самогоның булса, кая. каралты-кураңны яңартам», .тип. итәгенә ия pen йөри-йори. тол җиңгәчәй Мәтрүнәнен ризалыгын алып кайткан Каравникны ташлап, шунда качалар Йәле. абый, тат ын берне кабызыйк әле’
Вот шундый эшләр Бер ишләре бар. абый жаным. гомер кара эш эш-ләмәгән Салып алганда «Мин начальник отдела идем'» яки «Мин художник!» дип, кылтайган булалар җыен купшы чыпчык Факытта балта ла тота белмиләр, ун кирпеч күтәрсәләр куыкланып куллары кабара Ә бит эшкә дип чыккан, аяклы каза Авылда кукраеп ләчтит сатып йөргән өчен дә акча түли тәр. үтсә дә. куй суеп ашаталар дип. исәп иткән, күрәсең, имгәк
Әй. корымлыйсын да инде Әжерсн учлап алгансыздыр әле Яшерәсең генодер Юкса. Iарангия-ышаттыч булмагач, өч ай буе анда нишләп ятмак кирәк’
Кояштыр, арттырмыйм, абын Өметсез шайтан, диләр Узды инде шунда авансыдай авансыга омег багып Шокер әле. бәла-казага юлыкмый, башың исән кайтуына куанырсың Андагы төрле дуамал дурак белән
Нәрсә, эчте исә якага ябышучылары бар идеме?
Бар. андый болатайлары да бар Серкәләре су күтәрми бер дә Нер- вылары сүсәргән эчеп Акчалары беткәч, абый жаным. иман кача кытлыктан дигәндәй, бер комагае совхоз тавыкларын урлап суярга гадәтләнеп китте Кем санаган аларны. алар анда миллион! ди дә. эшер төшүгә тимер ыргагын кыстырып китә кетәклеккә Чүп-чарыннан арындырып тору да юк. күршедәге ташландык бер мунча пичендә төн ката тавык өтәбез.
8. «К у-э*1 43
— Син дә шуларга аумакай иш булдыңмы?
- Бәй. бүтәннәр әтәч кимергәндә, бер мин генә авызны чөйгә элеп утырыйммы әллә? И-и. абый жаным, сөйли китсән.
.Үзен «Мин бывший артист!» дип йөрүче җирән сакаллы бер капылт адәм, гомер битен юмаган нәрсә, кичкә калып, азынып йөргән бер кәжәне чалбар каешына бәйләп киткән дә, Зәйгә илтеп саткан! Авызын ерып сөйли кайткач: «Базарга житкәч, сөтбикәнең сарут сарган сакалларын расчуска белән тарап җиф-фәргән идем -йә. тәкъсир' — мулла кыяфәте керде кәҗәгә, ди. Алтмыш сумга олактырган мескен хайванны бер картка Мәгәриче белән
— Соң, исәр башлар, бу бурлыкларыгызны авыл халкы күреп-белеп алса, измәгезне изеп кыйный яки милициягә озата бит.
- Күрүен факытта күрмәделәр дә. ну, сизенделәр булыр. Чегәннәрдән хуже болар! — дип каһәрли башладылар И шуңадыр да якадан тотып, артка типкәндәй итеп, зир-зөбәр китереп, куып җибәрделәр
һөнәрле-маһир егет чалбарын бәйләгән сүс ычкырын тарткалап куйды, авыр биштәрен ике куллап янә иңенә салды да биек йортлар күләгәсенә сыеныбрак. кача-поса өенә юл алды.
леге замандаш дөресен сөйләде, шабашник дигәннәрнең әнә шундыйлары да бар иде. Нәкъ шундый кәсепче-сукбайларны авыл халкы өнәмәде. аларга шикләнеп карады, хурлап-көлеп сөйләде, һәм шундый кәсепчеләрнең эшсөяр җаннарга да кара күләгәсе ятты, зыяны тиде
Хәтерлик! Ярымфеодаль. ярымкапиталистик Рәсәй державасы безгә, рево- люция-инкыйлабтан соң, «тормыш төбендәгеләр»не аз калдырмады, һай. кыз- 1аныч. андыйларның әле дә кимегәне юк. Киресенчә, арта торалар шул.
Без үзгәртеп коруларны да революциягә тиңләгән идек түгелме? Кеше шәхесен тормышның сәхнәсе алдына куймакчы булдык Димәк, эшләргә теләге, сәламәтлеге, һөнәре булган ул «әтрәк әләм»не дә без чүп базларына себереп түгә алмыйбыз, янәсе Акыллы чаралар табып, аларны да күге аяз. һавасы саф. тәртипләре - кешечә булган бердәм-фикердәш җәмгыятьләргә тупларбыз, илне- конне җилләтербез, янәсе.
Юк шул. алда якты маяклар, аяз офыклар бер дә күренми әлегә. «Әтрәк әләм»нәр генә түгел, холкы-фигыле әйбәт, ихтыяры көчле, һөнәре —кирәкле булган кешеләрнең дә эшсез, шөгыльсез калулары күңелләрне, зиһенне һәмишә борчый, сызлата бара. Тормышларыбыз үзе үк әллә нинди «шабашниклык фетнәсенә» әверелә бара түгелме? Хәзерге шабашниклар турында соңрак язарбыз, шәт. бу эшкә башкалар да алынырлар. Яхшыны яманнан аермый торып, илдә-көндә кояш чыкмас, ай калыкмас бит. замандашларым...
Ә