Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЙ, БУ ЯШӘҮ!..


Әзерлек
Һич нәрсәгә гаҗәпләнмим: күргән-күрелгән.
Шатлык-кайгыларны сөздем йөрәк төбеннән.
Тамчы көнләшү юк бездән алдан өлгергәнгә.
Үзенә язган тиешлесен барыбер ала бәндә.
Бетте ул әчеләнешү җыен юкка-барга.
Әле бит азмы-күпме тагын гомер бар күк алда...
Мал-данга да исем китми, хәтта — яшь тәнгә.
Төп байлыгың ул ныклыгың — Рухың икән лә!
Г асабилану
Иҗади яну
Күрә—күз. кабына — дәрт.
Күңелдә утлы сурәт!
Моны, дим. бүтәннәр белән уртаклашырга кирәк!
Шундый олуг уйлар башта! — Җиһанны каратырлык!
Алар, бәлки, кем өчендер, бәлзәмгә ярарлыктыр?
Тик ни хикмәт... сүзләр, сүзләр, сүзләр генә табалмыйм..
Димәк көч юк Ник үземне «Син — фәлән!» дип алдалыйм?
Бәлки, мин — кысыр чәчәкле алмагачтыр ялангач? Күңелендәген кәгазеңә күчерә дә алмагач!
Триптих
1
Туган җирең чүл булса да. күңелдә ул гөл генә!
Ватан катлы-катлы булмый, Ватан була бер генә!
II
Акыл да бар, каләм дә бар. юк шул билдә. балтасы' Өтек шул Шартнамәне дә!
Турамакчы мен кайчы'
111
Кылычтан качып, «дуслыкмка (колыкка) юл иелү Тарих белми: Ирек өчен кан түкмичә җиңүне.
Әй. бу Яшәү!
Шомлы! Тилсрткеч кызык' Илаһ көч йөри Биләүне Кәфенгә кадәр сузып.
Таң, Шәфәкъ кызыл. Арада Көн ан-ак. Төн кап-кара Мәхәббәт-нәфрә! эчендә саваплы булып кара!
Җитсәң дә Акыл тавыңның биектәге читенә. Яшәү дигән Бөек Серне аңламыйча кителә...
Шул сорау кала киткәндә балаларның күзендә. ...Шундый ук вәзгыять язган аларның да үзенә.
Куян ату
I
Атуын аттым...
Әтидән тунаттым. Җанымны канаттым. Мылтыгымны саттым.
П
Тиресеннән кан саркыган
ул куяннар мине бик еш эзәрлекли.
(Башта үзем йөрдем эзләреннән, хәзер — алар). Күзләре һич кылый түгел — зурлар, җанлы һәм тереләр!
Вәхшилектән гаҗиз калган моңсу күзләр: «Ничек инде? Кеше кадәр кеше булып... Җан кыя ала?..» . Әшнәк өстендәге япан кырның тере бизәкләре кимеде...
Эскертләрнең төсе үзгәргән күк.
Ябалакның карашында — сагаю һәм мыскыл.
Кырпак кардан чыгып торган сап-камыллар чын нәфрәт энәләре.
Сагыш баса куе томан булып.
Ямансу...
III
Әй, сентимент Кешем!
Ярты гасыр яшәп — күрмәдеңме? Тарихлардан сабак ала белмәдеңме? Җинаятьләр хәятендә йөрмәдеңме? Син түгелме язган:
«Җирдә халыкларны юк итәләр Күк катында кемнәр бар анда? Йә, Алла!
Ләйсәннәрең җанны юа алырмы күздән канлы яшьләр акканда?»
IV
Бу бит ау, дим, сунарчылык — бакый гомер ирләр шөгыле; табигый бер азарт, мавыгу, дим, ерткыч асылымны яшереп...
«Җәй — 96»дан бер сурәт
«Аккош куле» циклыннан
Урман эчендәге сихри күлдә йөзә елан.
Йөзә сылу кыз.
Карап торам яр өстеннән.
Сыгылмалы боргаланып «шуышалар»...
Әкияти грация!
Күрде дә кызый тузбашны (аера!), янәшәләп йөзде бераз, аннан... аны куып, өркетеп, кысырыклап алып чыкты комлы ярга Табып алды шундук тал чыбык.
Әй, уйната:
чыбык белән әле билен, әле сары башын күтәрә, әле чөеп ата...
Елан да шул: «Мин барыбер сыгылмалырак! Уралуым, сарылуым күпкә өстен!» дигән сыман һич бирешми . Әле бөгәрләнә боҗра булып, дугаланып сыртын күтәрә.
сары таҗлы башын чөеп, ыслап ала.
Әкиятләр искә төшә
«Кайсы елан? Кайсы аждаһа?
Кайсы юха? Кайсы Сылу Кыз?..»
Бөек фантазия! Чын уен!
Читтән генә карап торам.
Тамашага керә алмаган бер ят кеше мокыт бер ир-ат.
Дөрләп янган зиратларны сүндереп йөрүче без имеш Бәгырең мең янып, мең көеп, иманлы кала ал шул килеш!
Күккә ашкан җаннарга ялвару. «Безгә анда ни хөкем, ни өлеш?»
Әкиятләрен 1ЫҢЛЫЙСЫҢ, хәшәплеген күрмисең.
Кичерәсең ялганнарын, уйгач шигырь өлгесен.
Кайдадыр сугышлар бара. Кемнәрдер бетчә сыта. . Нишлисең? Кайчак амеба тау хәтле филне йота!
Ваклар эреләнеп калыр... без киткәч.
Ярлар бер тулышып алыр., боз киткәч.
Ата йортында гөл шытар... кыз киткәч.
Бер карыйсың — Алып.
Бер карыйсың — Сарык...
Дөньяның олтанына ярый горган халык.
Кирәксә әйт: «Ташладым!» диң. Мин ташларга ирендем Алма үзе өзелеп төште. Кемдер әйтте: «җил!» диде.
Иртәнге җил, кичке салкын. Яшьлек — җегәр, картлык акыл. Тормыш — сызык, яшәү —өтер. Үткән гомер, калган хәтер...
Кан туңса да, йөрәк ялкын! Иртәнге җил, кичке салкын..
Әллә бар да. әллә юк та син.
Вакыт түмгәгендә аяк бөкләп матур гына оеп йокла син!
Хәер
җан иңдергән бер тәнре белә
кемнен
кайчан.
ничек,
кайда
туктасын.
Минем өчен күптән
әллә бар да, әллә юк та син.
Тәннән аерылып чыккач, кемнең җаны
Күккә ашып, йолдызларга нур өстидер.
Кемнең— алай үрли алмый.
калай кәрнизләрдә,
карга ояларында каладыр
Кемнең (хаиннарның, кеше гомерен кыючыларның) тәгәридер җәһәннәмгә
нәҗес аккан торба, чокырлар аша
...Ә әлегә утыралар бергә челем тартып, җырулар җырлап «Бөеклекләр!» диеп, лаф орып
Төн һәм Суык. Бу икәүлә, нинди дәһшәг көч ята! Караңгылык һәм Салкынлык җиһанны калтырата!
Тик...
Чигенә алар Шом түреннән Кеше чыга уртага Җир актарып, чакма ташын яшен итеп, ут таба!
УI ул җиңү' Ут ачык юл Яктылыкка, җылылыкка. Язга Кояшка таба.
Ул ла вафат
Әйг юн шунда куркып-каушап «Юк! Юк. юк! Мин китмәм!» «Озакка каласыңмы соң?» дип. Җил сызгырды ишектән.
Кемгә — җитмеш. Кемгә — туксан.
Кемгә — унсигез генә...
Вакыт, иләп гомерләрне, һәммәбезне тигезли.
Җирдә — калган адәм юктыр.
Барыбыз бер үк юлда...
Калса калыр, балам аша Тәңремә кылган догам.
Нур
Кеше кулыннан соранып, алмадым бер чеметем. Сызылып аткан таң нурында минем бөтен өметем.
Йөрткәч шул нурны үзеңдә күңлең кояшлы була. Нәфрәтем йоклый песидәй, җанга тынычлык тула.
Таң иңдергән нур-яктыдан алам илһам-иманны.
Төнен Ярым куенына алып керәм мин аны.
Күз яшьләре бизе кипте.
Шаккатулар — бетте.
Тик исемен генә белмим — ниндидер чак җитте.
Тсс!.. Исемен дә беләм!
Тик әйтмим генә!
Кешеләр бит халәтемне бүтәнчә дип белә!
Кызык ул: юк тәкә башын юк казанда бүлү!
.. һәркемгә дә татымаган яшь аралаш көлү!
1997