МОҢНАР БӘЙРӘМЕ
Үземнән өлкәннәргә, бигрәк тә егерме жи- де-егерме сигезенче елларда туган әдип-шагыйрь- ләргә аерым бер мәхәббәт саклап үстем, дисәм, бу аңлашылырдыр Нинди исемнәр бит Әхсән Баян. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Мәхмүт Хәсәнов. Аяз Гыйләжев. Рәис Даутов. Шәүкәт Галиев. Нурихан Фәттах, Гөлшат Зәйнашева Халык язучысы, халык шагыйре дигән мәртәбәле исем яулаганнары да бар. күбесе Г Тукай исемен-дәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Әйе. бу бүләккә лаек булган шагыйрә Гөлшат апа да бар; бу яктан да әлеге буын үзенчәлекле булды бугай Безнең 60 елларда әдәбиятка килгән шагыйрьләрнең бер «кимчелеге» арабызда шун-дый бер шагыйрә булмады, ахры Бу турыда заманында Ренат Харис еш кына искә төшерә иде Чыннан да ул елларда Сажидә апабыз Сө-ләйманенә. Клара Булатова кебек шагыйрәләр Әлмәттә иде. ә бүгенге, бик кызыклы шигъри дөньясы булган талантлы шагыйрәләребез соңрак мәйданга чыкты, ахрысы.
Шулай, без Гөлшат ханым Зәйнашевага аерым бер якты мөнәсәбәттә бул-дык. Шәхсән минем үземә бу шагыйрә, ничектер, татар сәнгате, мәдәнияте белән шигъриятне тоташтыручы рухи бер ялганыш шикелле тоела, ул каядыр югарыда, сәхнәдә йә күңелләр мөнбәрендә мөлаем итеп сөйли, жырлый. каядыр чакыра кебек Әйе. Сарман районының Иске Теләнче авылында туган. Минзәлә районы Югары Тәксрмән авылында үскән, Хужәмәт авылында җидееллык мәктәп. Мин зәләдә педучилище бетергән. 1945 1949 елларда укып Казан педагогия ннститугын тәмамлагач, китап нәшриятында, радиода редактор булып, һәм язучыларның Г Тукай исемендәге Клубында директор булып эшләгән Гөлшат апаның тормыш юлы гади генә кебек әмма моңлы, жырлы. шигырьле, сәхнәле бу гомер' Беренче шигырьләре, скетч-пьесалары да «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе». «Клуб сәхнәсе» кебек җыентыкларда басыла, ә 1958 елда «Тыңларсыңмы җырымны» исемле беренче шигырь китабы дөнья күрә, халык театрында «Ра- май» исемле пьесасы куела. Аннары башка китаплар, пьесалар дөнья, сәхнә күрә (сүз җаеннан быел гына да К Тинчурин театрында аның өч пьесасы репертуарда «Гайфи бабай, өйлән давай». «Җаным жәл түгел сиңа», һ б ). Сәхнә, эстрада белән дуслык Ә Афзалова, И Шакиров. Ф Кудашева кебек олуг җырчыларыбыз турында матур очерклар, Г Сөләйманова. С. Садыйкова кебек мәшһүр гаглар г урында китаплар язуга китерә Әйе. Моң. Җыр юлында яши шагыйрәбез Нәкъ менә үзенең дә популяр илле жырын туплаган китабы өчен алды ул Тукай премиясен һәм нинди жырлар! «Туган жнрсм Татарстан» (А Ключарев
музыкасы). «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров көе), «Китмә, сандугач» (Р Яхин), «Үз илемдә» (С Садыйкова). «Яшь гомер» (3 Гыйбадул- лин музыкасы) һ. б. Бу жырлар Башкортостанда —Уфада да яңгырый, күп җырчыларны таныткан, үстергән көйләр Бу турыда аның Уфадагы дуслары Нажар Нәҗми, Шәриф Биккол, Ф Чанышевалар мәкалә-хатлар яздылар.
Ә жырлар дәвам итә. Халыкчан нигезле, язмышларны, гасырның кара үрманнарын кичкән моңнарны хәтердә яңарткан якты жырлар алар. Ә сандугач китми, сайрый — җитмештә дә уяу. яшь. моңлы булып кала ахрысы
Бу санда тәкъдим ителә торган шигырьләре дә, барыннан да бигрәк, әнә шул җыр сүзләре — гади, халыкчан шигърилек һәм садәлек билгесе булып, әлеге сәхнә-сәнгать мөнбәреннән яңгыраган моңнар булып кабул ителсә икән Әйе. ихлас, якты моңнар бәйрәме булып
Рәдиф ГАТАШ
Гөлшат Зәйнашева
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Сулар ага, сулар нигә ага?..
Аккан сулар нигә болгана?.. Чишмә челтерәп агар иде микән — Мәхәббәт булмаса дөньяда9
Җир әйләнә, нигә әйләнә җир?.. Ә йолдызлар күктә ник яна?.. Ай түгәрәк булыр иде микән - Мәхәббәт булмаса дөньяда?.
Таңнар ата, сызылып ата таңнар. Таң атканда кошлар уяна Сандугачлар сайрар иде микән — Мәхәббәт булмаса дөньяда?.
Җырлый кеше, нигә җырлый кеше'* Җырларына каян моң ала?.
Нигә яшәр иде икән кеше. Мәхәббәт булмаса дөньяда?..
Дөнья иркен, дөнья тулы кеше. Кемдер кемне сөя. ярата.
Гашыйк була, үз дигәнен таба. Бер генә күз сирпеп карап та.
Язмыш шулай: кеше гашыйк була. Мәхәббәтен тапмый калмый ул. Ләкин кайчак кемне яратканын — Үзен-үзе аңлый алмый ул.
Үзен-үзе аңлый алмаганда. Кемнәр җанын кемнәр аңлар соң?. Үз-үзеңне аңла: шул чагында Җаныңны аңлаучы табарсың
Кара төндә күккә карап. Йолдызларны күзлисеңдер? Чәбәләнгән язмышыңның Төеннәрен эзлисеңдер9
Чәбәләнгән, төенләнгән.
Я змыш җепләрең чуалган Эзләнәсең, тулганасың.
Җан тынычлыгың югалган .
Таллар тибрәнер гөн узгач. Сандугачлар килеп кунса Җан тынычлыгың 1абылыр. Яннарыңда ярың булса
Идел буенда йөрерсең. Бер ялгызың кашырып. Пароходларны кәгәрсең. Күзләреңне iалдырып
Дулкыннарга карап торып. Икс күзең чагылыр Күзең чагылыр, ә йөрә1сң Берәүне өзелеп сагыныр
Берәүне car ыныр йөрәгең.
Сызлап куяр сагыштан Тәкъдиреңдә шул язылган. Узалмассын язмыштан
Язмышлардан узмыш юктыр. Ходай шулай кылгандыр Кем белән гомер итәсең Язмышта язылгандыр
Базарларга чыксаң, базар кайный, Базар шундый — базар тын булмый. Мәхәббәтне сатып алалмассың, Сатып алынса ул — чын булмый!..
Ефәкләрдән тегеп бирсәләр дә. Килешмәгән кием кимәссең. Алтыннарга төренеп килсәләр дә, Җан тартмаган ярны сөймәссең
Җан тартмаган түгел, җан тартканың — Үз дигәнең бардыр синең дә.
Насыйп булсын яшәү — сөйгәнеңнең Җылы кулын тоеп иңеңдә!..
Язлар үтте, җәйләр җитте, Тиздән салкын көз җитәр. Идел буенда камышлар Сулып, саргаеп бетәр.
Тормыш юлын ялгыз үткән Гомерләр зая икән...
Кеше камыш булмаса да, Сула, саргая икән...
Көз дә җитәр, кыш та җитәр, Гомерләр үтәр-китәр.
Ялгыз түгел, парлы-парлы Яшәүләргә ни җитәр?..