Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН КАРТАЙГАН САЕН УСАЛЛАНАМ


Уңышлар гелим сезгә
Хәтфә кебек үлән үсә Каеннар тирәсендә.
ЯШЬ ГОМСрЛӘр ИСКӘ 1ӨШӘ Төшләргә керәсең дә
Болгавыр заманнар килде.
«Уф», дисен искә төшкәч.
Хәзер ялгышмыйсын инде.
Ялгышыр хәлен беткәч.
Яшьләрнең канат ныгысын.
Елмаю кунсын йөзгә.
Онытыйк ыгы-зыгысын
Бу егерменче йөздә.
Кояшлы, җылы җәйләрдә.
Яңгырлы, соры көздә
Бәхетләр телим, кардәшләр.
Уңышлар телим сезгә!
Безнең халык батыр, диеп. Горурланасы килә.
Алда еллар матур, диеп.
Алга барасы килә
«Мин г ат арча низнай» диеп.
Татар баласы килә
Минем балам үлгән, диеп, Солдат анасы килә.
Илем диеп, халкым диеп, Дөрләп янасы килә.
Җаным белән җир сөрерлек Күңел ярасы килә.
Элеп аласы килә дә.
Селкеп саласы килә.
Бер гомердә ун гомерлек
Эшләп каласы килә.
Үз кыйблам
Cep-сәясәт дигән әрәмәдә Нинди сәер кошлар күрмәдем! Дуслык-дуслык диеп сөйләнәләр...— Властьлар ярата үзләрен.
Үз кыйблама карап барам шулай, Юл хәтәр буласын алдан беләм, Бик акыллы вәхи бирде Ходай: «Егылганчы сугыш ялган белән!»
Айсберг кебек тора иде...
Асты өскә килде дөньяның.
Тагын ун кат асты өскә килер, Күчәренә ябыш син аның!
«Без шәп»
Без чабата киеп җир сөргәндә «Без — шәп халык» диеп белә идек. Умач ашап, кукыраеп йөргәндә Капитализмнан көлә идек.
Эшли-эшли бөлгенлеккә төшкәч, «Без — шәп микән?» дигән шик уянды Телеңне аркылы тешлә дә, иптәш. Урыс урманында ку куянны...
Мин картайган саен усалланам, Заман белән якалашып барам, һәр ялганның коерыгына басам, Усал шигъри чарам.
Мин картайган саен юашланам Матур сүзгә тәмам эреп китәм. Үти алмас йөкләмәләр алам,— Усал булмам бүтән.
Чынбарлыктан алган акыл белән Әнием биргән аклыгымны куштым. Сокланырлык гөлләр алып киләм,— Авыр киләм. дустым.
Изге максат белән бу барышта Читкә тайпылмадым бер карыш та.. Син дә. дустым, гомер дигән юлда Тамак колы булма!
Олы шаг ыйрь
«Идегәй» дастаны чәчәненә
Олы шагыйрь килгән, орышкан, ызгышкан
Дөньяны пакьләргә тырышкан:
«Пакь булыгыз!» дигән, «саф булыгыз», дигән
Әүлияләр белән берочтан'
Олы шагыйрь киткән, каберенә үскән
Алабута белән кычыткан
Дөньяда шом калган, олыста ым калган Ялкынлы, ярсулы сулыштан.
«Коммунизм кыры күренә», дилен. Күренмәде әлегә, Һади Такташ Ничек игеп ул күренер икән.
Капитализмга кайткач?
Тик ropi анда
Синдәй сәясәтче сирәк иде:
Трибунада тауга-тау орасын Азатлык вә бәхет кирәк иде.
Түрә булгач нигә тик торасын9
Әле танылмаган даһи, дисен.
Шаккатарлык эшен юк шәйлә. Бик акыллы булып күренер өчен.
Серле вәг ъдә салып сүз сөйлә
Үзе надан килеш акыл сатып.
Заманны һәм илне болгатып. Ике кулы нахак канга батып.
Тираннар да китә бер вакыт
Сабыйларнын башларыннан сөеп.
Иркен яшәр еллар киләдер Миллионнарнын күз яшьләре кебек. ’ Ачы ләгънәт явар кемгәдер.
Коры куаныч
Бәйрәм дә тантана. Бәйрәм дә тантана, Эшләргә вакытлар әз кала. Кызларны җырлатып, Кызларны биетеп. Күңелен күтәрә башкала.
Бәйрәм дә тантана. Бәйрәм дә тантана, Кемнәрдер сөенә, шатлана. Хәерче көенчә, Күңеле сөенсә, Ясалма елмая ач кала.
Бәйрәм дә тантана, Бәйрәм дә тантана. Күңелләр чүпләнә, ваклана. Утырттым боларны Төп башына, дип, Сөенә, шатлана таш кала.
Гаделсез власть
Туган авылга илле ел кайтмадым,
Таш йоттым, яшь түктем, бизендем шулай... Урал далалары күгендә дә Шул Кояш, шул ук Ай.
Шул ук Алла карап тора күктән. Шул ук патша, түрәләре бүтән. Таштан-ташка сикереп сулар ага. Без дә адәм ләса бу дөньяда.
Яратты ул күңелләрне Ераклардан уратырга. Хыялында йөргәндер ул Карфагенда, Урартуда.
Гарасатлы җилләр искән Кайсы якта, кайсы чорда;
Каян килгән, кая киткән, Нигә беткән Алтын Урда?
Рим дисен, Мисыр дисен. Авыз суы кибә иде, Аргиштиен, Озирисен Борчак кебек сибә иде.
Укытучым Әхмәт абыйга
Инде канлы юллар урап.
Безнең якка килеп чыксак. Авыр сулап, ясак сорап.
Җәйрәп ята Дәшти Кыпчак.
Бату диеп. Чыңгыз диеп.
Авыз суы корый иде. Усал карап, күзлек киеп.
Шуны бездән сорый иде.
Әхмәт абый дөнья куйган.
Бик ямансу булып калды; Күңелләрдә чыңлап торган
Илләр янды, еллар янды...
Безне кимсетергә власть кушкан. Мин — ун яшьлек малай, кемгә дошман? Халыкларны җирдән мәхрүм иткән Бу аждаһа власть куркак икән.
Ул калтырый, күн тужурка киеп. Наган сабы белән өстәл төеп... Ничек әйттем шул җәлладны сөеп, «Рәхмәт сиңа, Бөек Атам», диеп?!
Бер әбинең догасы
Аллаһеммә саллигала салжидәнә... Юньле генә кияү җибәр Саҗидәгә, Юньле кияү тартмасын да, эчмәсен дә. Акчаларын биреп барсын бичәсенә ..
Коммунистлар мулла булган бу заманда Мәчет белән иман кайтсын дөньяларга. Ашка йөрим, вәгазь сөйлим, бик ыспай мин. Партионный түгел инде, абыстай мин.
Минем догам
Кырык эшем кырык җирдә кырылып ятсын, Гомер үтсен, җилләр иссен, сулар аксын, Ата-бабам гомер иткән Идел-Йортта Алтын айлы иманлы ил чәчәк атсын!
Фал ачу
Чегән хатыны миңа фал ачты: «Син бик күп серләр беләсең, диде; Күңелең ачык, әҗәлен ачы, Казенный йортта үләсең, диде.
Матур елмаеп еллар үтәрләр.
Хыяллар очар иркендә.
Якын дусларын хыянәт итәрләр. Юксынмас сине беркем дә. »
Өс-баш чуар, сүзе акыллы. Елтыр күзләре — терекөмеш Дөрес сөйлисең, чегән хатыны, Мә сиңа, фалчы, бер көмеш!.