ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
Туган җиргә яткан кар да җылырак
Елгалар туган җирне имеп-имезеп үсә.
Таллар талымсыз була, тамыры әрсез була.
Канат—таянырга һава эзли, тамыр — ябышырга жир эзли.
Тамырсыз жир таралыр
Карга да җиде җилдәге җылы оясын сагына.
Кая барсак та, кайтаваз күңелләр туган якка китә.
Үзәкләр өзелгәндә туган жиргә тарткан жепләр ныгый.
Кыска җырлар да халык белән озын юл үткән Халкың—бабаң да, балаң да.
Халкың—иманың, син ансыз — имансыз.
Авызың тулы алтын теш булса да, үткәнеңә төкермә.
Шәҗәрә — нәсел агачың, халкың — урманың.
Бер юньсезгә карап халыктан бизмиләр
Су тирән булган саен тал биек!
Тукран — урман йөрәге: тук-тук тибеп тора
Кәккүк тавышы балачактан килә күк
Каен — балкыр аклыгы белән, имән матур ныклыгы белән Бу илләрдә чүлләр үсә, күлләр — үчә.
«Кызыл китап» — яраланган табигать каны Тамчылар — язның шатлыклы күз яше Яз тамчылый — кышны камчылый.
Бөре-биләүне яз җылысы чишә
Яз сүле йөгергән агач сайрый башлый — сыбызгы яса!
Кояш нурында язын уянып тузаннар оча.
Язгы хисләр чәчәгендә көзге мәгънә җимеше.
Язның соңаруына көенәсең, кышның — иртәләвенә.
Дәверне еллар яңарта, заманны — кеше
Йомшак якларыңны белми торып, ныклыкка ирешә алмыйсың.
Көчсезлегеңне танырга да көч кирәк
Ялгышын кичермәсен, кеше ничек яхшырсын?
Атаклы кеше дә башта билгесез була.
Горурлар күп, горур яши алучылар аз.
Биеклек яулаганда йөрәк тауны адымлап күтәрә.
Рухың күтәрелгән саен, офыклар киңрәк ачыла.
Үзе янган кеше генә бүтәннәрне җылыта
Кай кешегә үзен аңлатырга, танытырга гомере җитми кала.
Сынмаган сынатмасмы, сынатмаган сынмасмы
Туры сүзле дип сагынмасыннар, үзләре кыю булсыннар.
Күңеле сукырның йөрәге саңгырау
Урам тулы бәйрәм күнел тулы бәйрәм түгел әле.
Күңелен үсмәсә, үзең дә үсмисең.
Салкын сүз—жәен яуган боз
Кара кайгы чәчне агарта.
Кайгы изгәндә дә, шатлыкта йөзгәндә дә, сабырлык кирәк.
Үпкәләргә хакын булу — син хаклы дигән сүз түгел.
Көзге яфраклар белән язгы өметләр коела
Гомерне озайтыйм дисәң, кыскартмаска кирәк
Саулык-байлыкны туздырганда саран булсаң да ярый.
Тешең сызлаганда йомшаграк сүзләр сайлыйсың
Авырту булмаса, сызланмаган чакның рәхәтен белмәс иден
Дару — сырхауга файда, сәламәткә—зыян.
Узып киткәчтен сукырлар әйләнеп карамый.
«Баш сау булса, чәч табылыр»,—диде Парик.
Бүтән шатлыгың булмаса, сәламәтмен дип сөен'
Кешелек үзен үтерергә корал ясый: ашау — яшәү өчен кирәк, ди
Тормыш яме — эш тәмендә
Эше үсә — кеше үсә
Эшләгән — озак яшәгән.
Иң рәхәт ял — яраткан эш!
Мәгънәле эшең булмаса, яшәвеннән ни мәгънә?
«Мин алдан барам!»—диде Баржа, үзен катер этеп йөртә Сөйли торган эшләр була Эшли торган сүзләр була! Бер тиенлек жилем йөз сумлык эшне ябыштыра Акчаны туздыруы җинел, табасы кыен.
Җаны тыныч кеше дөньяга сокланып карый.
Чүкеч кулга суга-суга үзен ипле тотарга өйрәтә
Кырга жәелгән иген жәймәгә жыела
Кара ипи үстергәннең йөзе ак.
Кыйнап коймак ашатмыйлар.
Җим-еш Эш жиме шул жимеш!
Үткәннәргә хаким булу ансат, бүгенгә шаһит булуы читен
Алга бару — кояшка карап атлау гына түгел.
Алга бара-бара да артка калырга мөмкин.
Күңелләр киң, мөмкинлекләр генә тар.
Соңгы сүзне көннең кадагына суккан чүкеч әйтә
Көннең кадагына гасыр чүкече төшә
Көнбагышны көнбатышка борылган өчен гаепләделәр. Ә ул кояшка ияргән иде...
Түрәнең тавышы бөереннән чыга, ялагайнын—туры эчәктән Шымчы — шомчы...
һәйкәл буласы мәрмәр кемнәр аяк астында.
Ирләр үлә белә, хатыннар ирләрне тудыра да белә.
Үт дигәндә үтми вакыт, көт дисәң дә көтми вакыт
Озак онытылмас минутлар тиз үтә
Үзенең озак яшисе килә, үзе көнне ничек үткәрергә белми!
Шатлык кына көтмә, кайгының да киләчәге бар
Яна елга аяк басканда Яңа ел аякка басты