КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС
өнья мәшәкатләрен, яшәешне, тирәлекне үзенчә күрә, кабул итә торган шәхесләр була. Яфрак лепердәвендә дә ул тормышның дәвамын сиземли. сандугач җырында да халкының моңын, зарын, шатлыгын ишетә Бөтнек исе дә аның өчен иң затлы француз хушбуйларыннан кыйммәтрәк Кайберәүләр фаразынча. алар кыйланмый. нәүмизләнми. Ходай Тәгалә, табигать шулай яраткан андый затларны. Халык үтә сизгер, ихлас, шул ук вакытта тормыш ваклыкларыннан өскәрәк күтәреп торган кешеләрне хыялый, фәнничә- рәк әйтсәк, романтиклар дип атый С. Рәмиев. һ Такташ. И. Юзеев. Р Гаташ- лар чынбарлыкны яңабаштан корып язылган әсәрләре белән XX йөз татар шигърияте үсешенә мөһим өлеш керттеләр, аңа үзенчәлекле бер агым өстәделәр Озак еллар дәвамында татар радиокомитетының әдәбиять-сәнгать буенча баш редакторы булып эшләгән Рим Котдус улы Кәримов — нәкъ менә шундый хыял-өметләре артыннан теләсә кая бара торган үзенчәлекле шәхес иде. «Хыя- лый-романтик» кебек төшенчәләрне дәрвишлек, сәяхлек. сәрхушлек, булдыксызлык белән бутарга ярамый. Киресенчә, бу төр затларны максатчанлык, алынган эшен җиренә җиткерә белү һәм үзенчә фикерләү бизи
Рим кешеләрнен күңеленә бары тик үзенә генә охшаган, башка берәүне дә кабатламаган шәхес булып кереп калды. Аның тормыш юлы — рухи дөньясының, холык-фигыленең күчермәсе иде.
Ялгышлыкка меңләгән юллар илтсә дә. дөреслеккә исә берсе генә алып бара, диләр. Ырынбур өлкәсенең Абдулла районы Габдрахман авылында туып- үскән Рим Кәримов Казан каласына ачык, тәгаен максат белән килә Чыннан да. нинди хис-тойгы, ният-омтылышлар алып килә соң аны Казан дәүләт универси-тетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә? Әлбәттә инде язучы, дөресрәге, шагыйрь булу хыялы алып килә аны ап-ак баганалы изге гыйлем йортына. Җыйнаклык, ихтыяр көче җитсә, бар сәләтен, җегәрен бер ноктага тупласа, ул шагыйрь дә булып китәр иде. Өметле шигырьләре һаман да хәтердә. Мәгәр табигать аңа һәр тарафтан сәләтне шул чаклы мул биргән булган ки. Римгә теге яки бу өлкәне сайлау җиңел булмый. Ул—артист, директор, тәнкыйтьче, оеш-тыручы. оста мәзәкче, тагын әллә кемнәр
Бездән алданрак укыган татар теле һәм әдәбияты бүлеге төркемнәрендә егетләр өстенлек итсә, без группада нибары җиде бөртек булып чыктык Табигать талантлы ир-затларны фани дөньяда озак яшәтми. Җир-ана аларны үзенә иртәрәк чакыра тора. Белүемчә, безнең белән укып чыккан егерме хатын-кызның барысы да исән-имин гомер кичерә, оныклар үстерә. Ә группадаш егетләребез Әфган. Чичән сугышларында катнашмыйча да. вакытсыз кырылып бетте, өчебез генә — филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов. Зеленодол районы Муллаиле авылы урта мәктәбе директоры Равил Сәйфетдинов һәм мин бүген дә күк астында йөрибез. Ай күрде, кояш алды замандашларымны Соңгылары арасында — яшәргә дә. яшәргә тиешле, яшәргә лаеклы, олы җанлы, матурлыкка сизгер, кешелекле Рим Котдус улы Кәримов.
Теләсәң, теләмәсәң дә яшьлек хатирәләре күңелдә бүгенгедәй булып сызы-лып калган. Бергә конкурсларны узып, бергә студент дигән исемгә лаек булган группадаш егетләрем Рим Кәримов. Шәүкәт Сәйфетдинов белән мин бик тиз уртак тел таптым, дуслашып киттем.
Уртачадан аз гына калкурак буйлы, тыгыз тәнле, гел кояшлы якта яшәгән кешенекедәй кара-кучкыл йөзле, уртасында өскә кабарып торган очлы борынлы, куе күгелҗем күзле, тәэсири хисле Рим безне тормышка аек карашы белән шаклар катырды. Шулай бервакыт:
— Группаны кулга алырга кирәк.—диде ул борынын өскәрәк чөеп.— Аннан факультетны...
Д
— Ничек, ни рәвешле? Ни пычагыма?
— Шәүкәт группаның комсоргы булыр, син — профоргы. Кемнеңдер табаны астында яшәгәнче, үзебез хуҗа булыйк
— Сине староста итик.— дидек бертавыштан. бездән генә торган нәрсә турында сүз баргандай.
— Юк. булмый, егетләр. Староста ул деканатның шымчысы Шпион була-сым килми
Группаның беренче җыелышында ук Рим Кәримов шактый акыллы гына, фикер җебен эзлекле ачып. Шәүкәтне комсорг, мине төркемнең профсоюз җитәкчесе итеп сайлатып куюга иреште. Шәүкәт Сәйфетдинов Октябрь районы Яна Әлмәт урта мәктәбенең комсомол сәркатибы булып эшләп килгән егет, минем дә арка терәгем нык бер ел буена Урал якларындагы бер заводта алюминий эреттем. Ә Рим, «рәсми урындык» биләмичә генә, безнең белән җитәкчелек итәргә тиеш иде.
Рим белән миңа тулай торакта урын җитмәде. Киттек тору урыны эзләп. Киров урамының мәчет чатында ук урнашкан почмак йортта яшәүче Фатыйма апа икебезгә киң тимер караватын «сатты»
Миннән аермалы буларак. Казанда Римнең туганнары күп икән Бертуган ике апасы да. ераграк кардәшләре дә кече энекәшләренә игътибарлы булдылар. Егетнең рухи өлгерешенә, тормышта үз ызанын табуына, минем аңлавымча, җизнәсе, танылган журналист, егерме биш меңче колхоз рәисе, озак еллар дәвамында Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән, милләтпәрвар Гарәф Шәрәфетдинов тирән һәм уңай тәэсир итте. Ул мине дә үз канаты астына алды.
Ярты елдан соң Котдус агайның төпчек малае Казанда үз йортларын җитештергән Сәйдә апасы белән җизнәсе янына күчеп кипе
Татарстан радиосы хезмәткәрләреннән бер төркем (сулдан уңга) журналистлар Карл Фәизов. Наил Гыйззәтуллин. композитор Ис май Шәмсетдинов. радионың баш редакторы Рим Кәримов. журналист Фәләх Насыйров. язучы Ф q-c Латыйфы. 1969 елгы фото.
Университетта укуының беренче көннәреннән үк Рим. соңыннан олы тән-кыйтьче булып киткән Фәрваз Миңнуллин оештырган әдәби түгәрәккә йөри, группа кызлары белән мәхәббәттә аңлаша, шигырь яза. яттан әсәрләр укый Хәтеренә шайтан төкергән, уку аңа җиңел бирелә. Әгәр инде берәр фәнне яратмаса. кабул итмәсә ул аңа борылып та карамый
Мәзәк хәлләр аяк астында Такташ иҗаты буенча профессор Хатип ага Госман махсус курс буенча лекцияләр укый. Романтик шагыйрьнең мирасын Рим Кәримов кебек яхшы белгән. яраткан кеше группада юк «Алсу». «Мока-
май»ларны яттан өздерә. Егетебез әллә галим белән үз башына бәхәскә кергәнме, аңа каршы әйткәнме, әллә тегесе артык күп белүен яратмаганмы. Хатип Госман ана зачет куймады, артыннан шактый йөртте. Горур Рим. табигый ки, гарьләнде. Безгә—бәйрәм. Тычканга — үлем, мәчегә — көлке
Беренче курсны тәмамлагач, Римнең җизнәсе Гриша дәдәй — ашханә мөдире— безне ашханә өчен сарай салырга яллады. Җәй буе балта осталары, ташчылар булып эшләдек Шактый акча кулга керде Шәүкәт белән мина Рим: «Беренче сентябрь көнне университетка такси белән барып төшәбез»—диде. Без, табигый ки. кысылабыз, тартылабыз, «Нигә акча әрәм итәргә», дип ык-мык килеп карыйбыз.
— Саранланмагыз, бу фани дөньяда бер генә тапкыр яшибез
Рим үзенекен итте. Ул гына да түгел, элек тарих-филология факультеты урнашкан Химкорпус янында группаның берәр кызы анын белән исәнләшмичә торып, Рим машинадан чыкмады Шул мәлдә тәкәббер Римнен иреннәрендә горурлык нурлары уйный иде Нобель премиясе тапшыручы швед королен яисә шул бүләккә лаек булган эре, тәкәббер Иван Буниның бер якта торсын!
Шул кышны Рим Кәримовны үзгә мавыгу биләп алды Ул — сәхнәгә менде. Хәер, Ырынбур егете беренче көннән үк оста мәзәкче, башка кеше рәвешенә кереп сөйләүгә ия юморист буларак танылган иде. Анын алты килолы жәен балыгын бер әчмуха тәмәкегә алыштырган чуаш карты Тәбук, сдача сорагач, Ленин башы төшерелгән тимер тәңкәсен кире ташлаган базар сатучысы үзбәк булып кыланулары—үзе бер сәнгать иде.
Ул зурдан купты. Муса Җәлил образын гәүдәләндерде. Егет барлык группаны диярлек сәхнәгә тартты. Мин дә Җәлилнең дусты Абдулла .Алиш булып уйнарга тиеш икәнмен Артистлык сәләтем юклыгын тәгаен беләм ләбаса, әмма Римнең коткысына бирелеп. Рәшидә апа Җиһаншина оештырган түгәрәккә йөрим Күренекле артист Нәжип Гайнуллин да безнең белән әвәрә килә Татар халкын милләт булып яшәткән, саклаган бу йолалар, ни кызганыч, юкка чыкты Хәзер артистлар студент халкы дәрәҗәсенә төшмиләр, вакытлары юк, акча эшлиләр.
Спектакльне татар академия театры бинасында куйдык, ул матбугатта югары бәя алгач, Римне артист булырга да димләделәр һичшиксез, аңардан яхшы артист чыгар иде. Ул әлеге тәкъдимнән баш тартты, чөнки анын бөтен барлыгын яңа өлкә—радио биләп алган иде инде. Дүртенче-бишенче курсларда укыганда ул инде танылган диктор иде. һәр иртән, кичен Котдус агай улының бай тембрлы, тыгыз мәгънәле тавышы халкыбызның колагын иркәли, рухын җылыта.
- Радионың мөмкинлеге чиксез. Аны сукырлар да тыңлый,—ди иде егет-без, үзенең яңа мавыгуын аклап.
Без. уенын-чынын бергә кушып, аны атаклы диктор Левитанга тиңлибез. Ул — киң күңелле кеше буларак, каршы килеп, ризасызлык белдереп вакланмый
«Рим Кәримов үзен тапты, радиода калыр», дигән фаразыбыз акланмады Көтмәгәндә-уйламаганда, ул булган китапларын, алмаш киемнәрен биштәренә тутырып. Алабуга якларына, педагогия институтына татар әдәбиятын укытырга китеп барды. Тавышы яхшы, белеме бар, чибәр, нәкъ менә шундый кешеләр укытырга тиеш тә безнең инсафлы, югары әхлаклы татар әдәбиятын, дип озатып калдык.
Кышкы каникулга Рим Кәримов Казанга кунакка кайтты. Элеккеге курсташларын апаларына, Себер трактындагы йортларына җыеп алды.
Егет бик нык үзгәргән, үзен байларча, вәкарь белән тота, бераз жылынып алгач, ишекле-түрле йөренеп, «гавамны» тәрбияләргә керешә Безне фольклор экспедицияләренә алып йөрткән Илбарис Надиров шәкертенең шулай үзгәрүенә шаклар катып утыра.
Ярты ел эчендә олыгаеп, җитлегеп, бөтенләй башка кеше булган Римебезне җеннәр «алмаштырган», диярсең. Җинел мавыгучан. ышанучан егетебез Алабуга педагогия институтында үзенә табыныр кешеләр, кумирлар тапкан. Алар — үзеннән өлкәнрәк яшьтәге математика укытучысы, соңгы берничә елда әдәби әсәрләре белән чыгыш ясаган, мәрхүм Тәбриз Мөбәрәков белән шулай ук төгәл фәннәр әһеле Гаяз Сәләхиев булып чыкты Безне ул артта калуда, мещанлык сазлыгына батып, сөрсеп ятуда гаепләде, чын ир егетләрне Алабугада гына табуы хакында кызып-кызып, ишекле түрле йөренә-йөренә сөйләде
— Безнең арада акча санау, бу — минеке, бусы — синеке дип бүлгәләү, бурычны кире сорап алу гадәте юк. Сезгә дә шулай, кешечә яшәргә өйрәнергә вакыт җитте.— диде «тәрбиячебез».
, Дөрес, соңрак. Алабугада яшәгәндә үк. ул бу мавыгуларының вакытлы уен. гайре табигый, беркатлы булуын аңлады. Гаилә корып, гадәти көнитешнен тавык чүпләп бетерә алмастай вак мәшәкатьләре җилкәсенә өелгәч, ул да «акча санамау. бурычны кире сорамау» мәсьәләләренә, «мещанлыкка» башкачарак карарга мәҗбүр иде. Соңрак буйдаклык язмышын сайлаган Алабуга егетләреннән читләште. мәгәр барыбер үзең өчен генә яшәү фәлсәфәсен кабул итмәде
«Замана балалары» (1993) китабымда тулырак бәян иткән әлеге хәл-әхвәл-ләрне искә алуымның сәбәбе—Рим Кәримовнын кеше буларак җитлегә килүен, кабатланмас холкын, фигылен күрсәтү иде. Ул мәхәббәтендә дә. кемнедер, нәрсәнедер кабул итмәвендә дә максималист иде. Гомере буена Рим үзенең матур, идеал, кристалл кебек саф кеше турындагы хыялына җавап бирердәй үрнәк-өлге эзләде, күзаллавына якын килгән берәр затны тапса, аны бай рухи дөньясы белән тулыландырды, бизәде. Ялгыша, үкенә, әмма эзләнүдән тук-тамый.
Берничә елдан соң, язмыш минем үземне дә Алабугага, шул ук педагогия институтына алып килде. Рим Үзбәкстанда туып үскән, чем кара, озын толымлы, яшь. чибәр Гөлшат белән бик тату гына яшәп ята Хәзер үзе дә шигырьләр авторы — малайлары— Илдарлары туган Романтигыбыз җиргә төшкән. Алабуга егетләрен дә элеккегедәй мөкиббән китеп мактамый Мәдәни мәркәзебез Казанны, театрларны, язучы халкын сагына. Педагогия институтында татар теле бүлегенә студентлар кабул итү туктатылган. Римга биредә тар. кысан Казаннан чыгып китүләре җиңел булса да. кире кайтулары ай-һай авыр шул Анда сине берәү дә көтеп тормый, син берәүгә дә кирәк түгел Ләкин Рим үзе өчен карарны җөпләп куйган. Ул Казанда яшәргә тиеш! Әйләнеп кайтуның бердәнбер ышанычлы юлы аспирантура. Рим Кәримов Баян Гыйззәт җитәкчелегендә Нәкый Исәнбәт комедияләрендә конфликт дигән темага кандидатлык диссертациясе язарга әзерләнә Журналда шул темага багышланган тирән эчтәлекле, җырлап торган телле мәкаләсе басылып чыкты. Мәгәр Рим урындыкка кадакланып, чалбар төбен туздырып утыра торган кеше түгел. Аның тынгысыз рухлы, эзлән үчән холкына батмый мондый эш Беркөнне
— Тарихи романнар укыйм әле. малай. Үземә яңа бер дөнья ачтым. - дип каршы ала мине дустым киң ятагында
— Диссертацияң ни хәлдә?
— Голубцы пешерергә өйрәндем. Пылауны үзбәгеңнән ким әзерләмим Хатын мактый
Димәк. Рим диссертация белән чиләнергә уйламый Аның диссертация язу чорына караган ике кызык хәл-әхвәл зиһенгә сеңеп калган Римнең үзе сөйләгәне
Нәкый Исәнбәткә телефоннан шалтыратып, өенә киңәшкә киттем. Ап-ак, зыялы чырайлы абзый икән Җылы кабул итте Кайсы комедияләренә тукталу кирәклеген ачыклагач, хезмәтнең проблемасы турында киңәшергә булдым Комедиядә конфликтның үзәгендә нәрсә ята? Бу төр драма әсәрләренең эчке пружина сы нидән гыйбарәт? Абзыйның ифрат укымышлы зат булуын белгәнгә, бөтенләй оятка калмас очен. фәнни әдәбиятны укыштырып килгән идем Белдеклелекне дә күрсәтеп аласы килә Комедиянең үзәгендә персонажның тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән эчке дөньясы арасындагы каршылык ята. шул нигездә комик ситуация, көлке туа. әмма мин бу төшенчәне ахыргача күз алдына китерә алмыйм, дим.
Абзый хәйләкәр, җавап бирергә, бәхәскә керергә ашыкмый, җиңсез җылы күлмәген сыйпап, агач артлы урындыгында утыра бирә Кинәт ул. нәрсәнедер исенә төшергәндәй, уянып китте, болай да кысык күзләрен тагы да йома төшеп, берни белмәгәндәй сорап куйды. «Энем, синең фәнниме, гыйльмиме җитәкчең кем әле?» Шакгый аптырашта калып (чөнки ул бу хакта миннән мәгълүмат алган иде инде). Баян Гыйззәт, дим Шуннан соң ул:
Комедиядәге конфликтның, колкенең классик мисалы синең җитәкчең була инде. энем, баш катырып торасың юк. дип миңа кулын сузды Димәк, безгә таралышырга вакыт җиткән Нәкый Исәнбәтнең тәнкыйтьче, драматургия белгече Баян Гыйззәтне кабул итмәве иде бу Рим фәнни җитәкчесен диссертация өстендә тир түгеп эшләве белән сөендерә алмаса да. аның белән гел дустанә яшәде.
Гайбәткә сусат ан халык шундый кызык хәлне яратып, тәмләп сөйли нде шул чорда. Аспирант Рим Кәримов радиога кабат эшкә чакырылгач, җитәкчесен эзләп китә Исәбе кешечә саубуллашу Баян Гыйззәт белән «Заря» ресторанында бик матур гына «чылаталар» Болар, аңлашалар, күңелләре тула, әмма аерылышасылары килми Сөйләшә-сөйләшә Горький паркы каршындагы мәй
данчыкка барып чыгалар. Бер-берсенә такмак әйтеп, бии башлыйлар. Табан-нарыннан очкын чыга. Бөтен галәм аларга кушылып бии Ике метрлы әзмәвер ир янында җиңел сөякле Рим орчык кебек бөтерелә. Гөнаһ шомлыгына каршы, сыбызгылы милиционер килеп җитә Рим югалып калмый
— Азат илемдә теләсә ни кыйланам. Парк янында да биемәгәч, кая биик соң без?
Ул чорда милициясендә дә акыллы кешеләр күбрәк булган күрәсең, до-кументларын тикшереп, биючеләрне ипләп кенә трамвайга утыртып җибәрәләр.
Ул инде диктор түгел, әдәбият-сәнгать бүлегенең мөхәррире. Тапшыруларны үзе алып бара. Егетебез яшәреп китте, җилкәләре турайды, радионың көндәлек эше, өлгер тормышы анын бөтен барлыгын биләп алды. Тиздән ул әдәбият-сәнгать буенча баш мөхәррир итеп билгеләнде Менә шунда яңалыкка сизгер холкы, дөнья әдәбиятын, татар мәдәнияты тарихын яхшы белүе ярдәмгә килә Югары зәвыгы аны татар радиокомитетынын алыштыргысыз хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрә. Ул үз янына әдәбиятны, сәнгатьне ихластан яраткан яшьләрне туплый, язучы, журналист халкын эшкә тарта, яңа рубрикалар ача. бик күп тапшыруларны үзе ижат итә. Күбесе әлегәчә хәтердә, зиһендә. Рим Котдус улы үзен радиода тапты. Аның күпкырлы табигый сәләте нәкъ менә шул синтетик жанрда, кояш нурында уянган чәчәк кебек, ялтырап ачылып китте
Рим үз хыялында туган, ал төсләргә манчылган романтик дөньяда яшәде. Шуңар да аның рухи халәте, эчке яшәеше бай, тулы иде Ул берәүгә дә аңлы рәвештә начарлык эшләмәде, киресенчә, халкын, җиһанның һәр кешесен бәхетле, тигез итеп күрү хыялы белән яшәде
Әлбәттә, коммунистик режимның сәяси, әхлакый тәрбиясе, матбугатка куелган катгый таләпләре, кысулары аның да җанын бимазалый Ул бәргәләнә, үз фикерен уздыру өчен төрле әдәби алымнар, шартлы сурәтләр эзли һәм таба Рим бу эшен яратып, чын күңелдән башкарды дип әйтү бик аз Ул үзенең хезмәтен халыкка, аның киләчәгенә иң кирәкле, иң файдалы шөгыль дип санады Шул ышанычы аның иң гадәти саналган тапшыруларын да мөстәкыйль, нәфис сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрде. Ал арны туплап, нәшер итсәң, укучы аны теләп кабул итәр иде Аның әдәби-тәнкыйть мирасы да өйрәнүчесен көтеп ята.
Дустым Римнең гомере озын булмады. Татар мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып янды да, үзе аңлаганча, үзе белгәнчә милләтенә юлны яктыртты да. сүнде Рим Кәримов йолдызы. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр! Андый шәхес онытылмый ул!