Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИРГӘ ТӨШӘ СӨЮ ЙОЛДЫЗЛАРЫ


РӘНИФ ШӘРИПОВНЫҢ «ЙОРТ ИЯСЕ» ИСЕМЛЕ ЯҢА КИТАБЫН УКЫГАНДА
ундый халет — тамчы суга сусап япа-ялгызым иксез-чик-сез чүл буйлап барган чагым Каршыма Хозыр-Ильяс килеп чыкты да., чүлмәк тутырып салкын чишмә суы салып биргәндер дисезме9 Юк! Ул үзе дә сусаудан дорләп китәр хәлгә килгән иде. Әмма ул миңа су табылачагына өмет бирде Анда — чүлнең без белмәгән-күрмәгән тарафында — тирәндә. ком-таш таулары астында «чишмә бар икән» дигән сүзләренә ышандым мин аның.
— Ә син моны каян беләсең, эчтеңме үзең? — дип сорадым.
— Мин түгел, әниемнең әнисе эчкән булырга тиеш,—дип гаҗәпкә калдырды ул мине.
— Бәлки ул инде кипкәндер? —дидем мин ачуымны чак яшереп.
— Юк. кеше дә йөзем куагы кебек ул: дым кайда булса, шунда иелә, мин әле шул чишмә телендә, шул чишмә көенә җырлыйм Әле шунда юл тотуым Мин яшәгән җирләрдә чишмәләр корыды, җаным хәзер исән чишмәгә тарта. Син дә шунда барасын, тик бу хакта үзең белмисең генә, - диде дә, кулындагы таш кисәге белән пелт итеп кенә бармак очын китеп алды
Эч. диде ул. бармагын минем авызыма якын китереп Әмма бармак-тан тамган канның тамчысы да минем авызыма эләкмәде. Әйтерсең, жил исә дә кан тамчыларын читкә сибә, барысын да бер якка!
— Күрдеңме, чишмә анда,— диде ул. Тавышында тирән ышанганлык аһәңнәре яңгырап китте
Без икәүләшеп кан сибелгән юнәлештә китеп бардык
Болай да соңгы сулышта бара идем бит. инде аруымның чик-чамасы калмады Хәлсезлектән егыла башладым Хозыр-Ильяс уң кулын күтәрде аның кулында китап иде Каян нинди көдрәI тапкандыр, китапны ачты да укый башлады.
Бөек хисләр, сөю йолдызлары Очып йөри хыял күгендә
Чынбарлыкта бер тамчы наз тапмый. Эссе чүлдә калдым бүген дә
Шигырьне ишетүгә башым уйларлык хәлгә килде Бу шигырь Рәниф Шәриповныкы! Мин бит аны таныган идем, шагыйрь итеп Мин бит аның җанына шигырьләре аша гашыйк булган идем Тик мин барыбер хәлсезләнеп җиргә авам Инде бер дә тора алмам тора алмамдыр Чү! Хозыр- Ильяс тагы дәвам итә:
Безнсн кебекләргә табыналар. «Сөбханалла!» лиләр кайвакыт Сезнсн кебекләргә абыналар. — Сүгенәләр дөнья шаулатып
Юк инде! Күтәреләм. Ул китаптан мин дә шигырьләр беләм. Шигырь — минем жан ярам ул...
Авыр сүз әйтеп ташладым.
Усалланган бу димә Йомшак булса да кулларың. Зинһар, ярама тимә
Шигырьне ишетүгә йөзендәге газап эзләре юылып төшкәндәй булды Без тагы барабыз һәм. көтмәгәндә кайнар чүл уртасында да каршыбызда таң калырлык гүзәл гөл пәйда булды. Хозыр- Ильяс шул чәчәккә үрелде. «Өзеп би- рәм!» диде. Тик кулларын утка пеше-ргәндәй кире тартып алды Бармагын-нан тагы кан тама иде Мин бу юлы аның бармагына авызымны куймадым, мин аннан кычкырып көлдем дә аның кулындагы китаптан тагы бер дүртьюллык укыдым:
Шаккатырлык табигатьнең Сүзсез кисәтү теле
Җирлә иң матур чәчәкнең Сабагы чәнечкеле
Ш Китап күзәтү
Без икәүләшеп көләргә тотындык та туктап калдык: без чишмә эзли идек бит әле! Хозыр-Ильяс кулындагы китапны комга куйды да саклык белән генә тышын—чишмә капкачын ачты. Китап зурлыгында гына чишмәнен мөлдерәмә тирән суын күреп тан калдым. Чишмә һаман җырлый икән:
Җир җыерчыкларын урый Ташкын сулар толымы. Кышнын ак сөтен суыра Язның ала колыны
Ә кояш болыттан качып. Кырлар белән үбешә. Ялгыз каен юл буенда Елый-елый су эчә
(«Язгы этюд»)
Бу юлларны ишетүгә җаным тетрәнде. Юк, юк, Хозыр-Ильяс, эчмим! Тик ялгызымны гына калдыра күрмә, мина ата-бабалар жиренә, алар чишмәсе типкән төпкелгә барып җитәргә кирәк.. Ач чишмә капкачын—тыңла:
Тел-нәсслнен ничек киселгәнен Аңламыйсын әле үзең дә Гомер түгел, алтын мизгел кала Онытылган һәрбер сүзендә.
Еллар үткән саен чит көйләргә Аз җырлана, сирәк биелә. Карт агач та еллар үткән саен Тамырларга таба иелә.
Хозыр Ильяс, сиңа ни булды? Кинәт кодрәтлем сыгылып төште дә:
— Инде син мине альт бар. Кая, ничек икәнен аңладың бит,— диде дә, күзләрен билгесезлеккә юнәлтте. Тик бу кадәр дә куырган кояш астында тагы бер минут кына да тик ятырга мөмкин түгел, ә мин аптырашта калдым Мин кая барам әле?
— Кыйблаң кая. кыйблаң? — дип телгә килде ул. - Без бит чишмә эзли идек
Мин йәнә чишмә капкачын ачтым. Йә Ходам, чишмә шул кыйбланы күрсәтү җырыннан башлана икән бит:
Дүрт юнәлеш җирдә Тик кыйбла юк Кимсетелгән иман сагында
Канын саклап, җанын сатты күпләр Ай тотылган төннәр ягында
Якты көннәр көтеп түрәләрнең Юллар бутап йөргән чагында, Калдык инде, калдык без адашып. Ай тотылган төннәр ягында.
Анасын да белми, баласын да. Карасын да күрми, агын да Телсез, денсез үле җаннар йөри Ай тотылган төннәр ягында
Якты көннәр өчен уяуларның Кыйбла эзләп үлгән чагында. Кем уятыр безне, кем уятыр Ай тотылган төннәр ягында?.
Ах, йоклап китә күрмик Хозыр- Ильясны көч-хәл белән иңнәремә са-лам һәм ис-акылларым китә: рем дә чак бара идем бит әле!
— Зөләйха! Син Зөләйхамы? Йосыфны кая альт барасын?
Минем тавыш килгән якка да борылып карар хәлем юк Тик барыбер эн- дәшәм:
— Син кем9 Кая юл тотасың? Кыйблаңны беләсеңме?
— Беләм,—ди тавыш,— минем кыйблам — мәхәббәт Синең кулыңда мәхәббәт чишмәсе, бер йотымын гына эчерт.
Мин китап-чишмәнең капкачын ачам, ә ул эчми, ул укый:
Җирдә бернинди киртә юк
Без генә белгән сергә Үзебез кавышмасак та. Хыялларыбыз бергә
Илаһи тойгылар эзләдем
Тынгысыз хыяллар нурында Яраттым, ялгыштым, туймадым — Уйладым мәхәббәт турында
Тавыш тыела алмый, тагы, тагы укый:
Онытуы авыр булды сине Килеп керәсең дә уема.— Җиз кыңгырау тагып атларыма Кайтам ясалмаган туема
Хозыр-Ильяс — Йосыфым кинәт җиңеләеп китә дә. иңемнән төшеп аякларына баса Карасам, ул шундый чибәр егет икән. Мин аңа гашыйк булмаганга гына ул шундый авыр булып, шундый карт булып тоелган икән Әнә мәхәббәт кыйбласы нинди канатлар бирде үзенә!
Ә тавыш һаман укый:
Көйдем Сөйдем Ирештем Күкләргә менеп төштем
Төштем сагыш җыярга.
Кимеп күпме хыялга
Җир болытлы, күк аяз.
Шулмы сөю? Шулмы наз?
Кая бәхет? Кая моң?
Гүргә иртә... Күккә соң...
Безгә ифрат жиңел булып китә. Укы. тагы укы, дибез бертавыштан Ләкин ул туктап кала Чишмә-китап-
нын битләрен куллары белән каплый. «Ачма Анда су болганчык», ди ул безгә монсу караш ташлап.— Анда таш күп»
Китаптамы? Китап ич ул! Анда нинди таш булсын!
Җырларында Чишмә ныграк челтерәсен өчен сүз дип аталган ташларны кирәксә-кирәкмәсә дә салганнар.
— Алар бит поэмалар,—дим мин, китапны үзем актара башлап
— Ачма! Алар чүлдә ярдәм итмә-ячәк Мәхәббәт ясалмалылыкны кичерми Алар — озын. Тик шагыйрьнең көче— мәхәббәтен йодрык кадәр йөрәгеннән тугыз баллы ярсу белән кысып чыгар! аны Дүрт кенә юллык назлары — шагыйрьнең осталыкка, тирәнлеккә ирешүе. Бу аларның чынлап яра-тканда жаныннан тамганнары
— Әй, мәхәббәт жырчысы. син ала- рны кабул итә алмадыңмыни? Чүлдә дә эчмәслек түгел лә инде Исемнәре нинди матур! «Алмагачлар сагышы»! Ә бар бит, бар табышы
...Сыкрап-сыкрап сыгыла ла.
Таштан түгелдер лә ул.
Үткән-беткән, көзләр җиткән. Үз язмышын белә ул.
Әйе, әйе, үз язмышын белә ул... Тамчыларына сүз әйтмим, агымнары Хәзер поэмалар да кешеләрнең сулышлары сыман кысылды. Йә ул саташып сөйләнүләр, йә булмаса артык дөнья-ви, артык гади фәлсәфә, маңгай! а бә-реп тора димме. Ә бу олы әсәрнең поэзиясен сүндерә. Шаг ыйрьнен үз сүзләре белән генә әйткәндә:
Олырак га, моңлырак та илен Яшь-җилкенчәк сөйгән кешеңнән Синең гомер алда, яшьлек артта. Сөю буш уртага эленгән
Мәхәббәт сөйли, нәфрәт түгел. Булдырыйм дип сөйли, бетерим дип түгел.
Сөю үз урынын тапмый адашып йөрсә, жыр яңгырамый бит ул. Сездә җырның җыртыгы юк диләр, бәлки аларны да җырлаучы табылыр Тик мин жыр хакында ялган сүз әйтсәм, «Йорт иясе» ишеюп торыр да, миңа каршы «Җинаять эше» ачар
Син ул поэмаларны да беләсең- .мени? дип исем китә минем
— Белом, ди ул, «Йорт иясе» Анык да ачы хакыйкатькә төрелгән тамчыларын йоттым мин
Тик шул гына иле әйтәсе сүз. Безгә шундый тормыш олегә Ишегенә һәркемнең дә инде Килеп баскан кара күләгә
Әйе. дим мин,— уйландыра, сискәндерә.
Ә «Җинаять эше»ндә җинаятьнең иң тирән тамырын шагыйрь болай атый:
Бар идек без, бай идек без.
Тик бер генә бездә хурлык - Телен, ленен. илен саткан Куштаннарга да бай булдык.
Мәхәббәт җырчысының иреннәрендә мыскыллы елмаю барлыка килә. «Шул да булдымы инде байлык? Куштырнаклары төшеп калгандыр инде...»—ди.
Каршымдагы Хозыр Ильяс — Йо-сыфым йәнә хәлсезләнә башлады. Күзләре йомылды Ул саташа иде
Коткарыйк' диде мәхәббәт жырчысы - Ул төшендә җан бирә. Укы! «Төш»не укы!
Укыйм:
Үпкә белән сыкрап үлдем төштә Үлдем, ләкин кисәк уяндым!
Уяндым да мескен бер кол кебек Төш кенә бу диеп куандым.
Әҗәлдән сон тоташ ләззәт, диләр Әллә тормыш моңлы төш микән? Уянырбыз, куанырбыз, ләкин Жан бирүләр кыен эш икән
Кодрәтлемнен күзләре ачылды. Аларга нур инде һәм ул телгә килде
Ә син ник бу чүлдә ялгыз ia- запланып йөргәнеңне беләсеңме? — диде ул.
Мин мәхәббәтемне эзлим' Җирдән тапмадым, бәлки ул күктәдер9
Син хөкем ителгән, диде, со-ңгы шигырьне ишеткәннән сон йәнә гүзәл егеткә әверелгән Йосыф Тың-ла!
Бу исә Рәниф Шәриповнын «Йорт иясе» китабындагы «Хөкем» шигыре иде:
Пар табып та чиксез ялгызлыкта
Аз түгелдер гомер иткәннәр Канатларын күпләр яшергәннәр. Күпләр бөтенләйгә кискәннәр
Ә кемнеңдер канатлары исән. Язмыш кына ләкин кителгән Мәхәббәт, дип, күккә үрелгәннәр Ялгызлыкка хөкем ителгән
— Мин, мин дип шашып калды җырчы
— Әйе, син...— диде, кинәт күз алдыннан юк булган Хозыр Ильяс Йосыф I авышы Син сөю йолдызларыңның җиргә төшүләрен күрмисеңмени
Инде август Әле һаман эссе Ява бары йолдыз яшыры
Җиргә төшә сөю йолдызлары Үз-үзләрен юлда яндырып,
— Ишеттеңме? Күрдеңме?—диде тавыш.
— Ишеттем, күрдем,—диде мәхәббәт җырчысы һәм тагы очынып сөйли башлады:
Сүнәм дә тагы кабынам.
Туйсам да кайчак сагынам. Күрсәм дә. бик еш абынам, Мин — мәхәббәт.
Ә син кем?
Иреннәрен синең ник тозлы?
Инде икенче күренмәгән тавыш җавап бирде:
— Кабынып, сүнә алмаган, Сагынып туя алмаган.
Абынып, тора алмаган. Мин — ялгызлык..
О! О! О! Болары да Рәниф Шәрипов шигырьләре! Мин ялгызлык белән кү- згә-күз карашып, бары шушы шагыйрьнең шигырь китабын укыганмын икән. Яхшылары өчен җан атып, кыеннары өчен кыен ашап... Ә миңа җан да, кан да биреп барганы шигырь үзе иде. һәм ниһаять, мин тып итеп җиргә төшеп бастым. Ә нәрсә? Сөю йолды-злары да җиргә төшкәнне! Ә җир — җир инде ул! Ул сине тиз айныта. Нәкъ шундый мизгелендә язгандыр Рәниф менә бу шигырен:
Безнең гомер озын булыр —
Тормыш көйле.
Сау торабыз иртән, сау ятып.
Гамь чебене тешли икән. Йә эчәбез.
Йә елыйбыз дөнья шаулатып
Юк хәсрәтен барлап.
Сасы хәмер эчеп.
Елап яткан татар малаен
Бер әрлисе килә, Төртә-төртә Тукай каберенә маңгаен.
Шулай! Уртак дулкында без синең белән, Рәниф! Юкка гынамыни мине синең дөньяң адаштыра. Тик җиргә төшсәң, кирәк-кирәкмәс чүп-чарга да абынасың. Бу китапны укыганда моннан ун ел элек бер шигырь юлыннан соң нокта түгел, өндәү билгесе куярга иде дигән тәкъдимем искә төште дә, үз-үземнән мыскыллы көлеп куйдым. Юк. ул өндәү билгесе дә куелуын куелмаган. һәм өндәү генә булса иде әле . Ул тыныш билгеләренә: «Все знаки препинания, марш, по своим ме-стам!»— дип фәрман гына язып куясы калды инде Өстәвенә, ритм чатаклыклары димме... Хәзер аңлаган кеше хөкүмәт бакчаларына баласын тәрбиягә дә бирми. Ә без, кем әйтмешли, «по- штальон төзәтер әле», дип һаман шигырьләребезне редакторларга төртә торабыз.
Хәзер «редакторлар кирәкми», дигән сүзләр дә ишетелгәли. Тик мин чын редакторларга мохтаҗлык икеләтә-өч- ләтә артты дияр идем. Сүзләр дөньясы да дөньябыз кебек буталды бит. Кагыйдәләр дә... Ә ре д актор лык эше ул гаҗәеп белем таләп итә. вөҗданның иң югарысын.
Заманында редакторлык белән це-нзурасын бергә бутап адаштырдылар да. Хәзер цензура бетте дигән булып, редакторлыкны да пычратмакчы бу-лалар.
Әйе, йолдызлар җиргә төшә, дибез икән—ник аларны таптап йөрергә?! Чуар тормышыбызны бизәп, хис йолдызлары сибәрдәй шигырьләребезгә игътибарлырак булса идек.