Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ ӘНИ


Кереш сүз
Әни! Шушы исемне әйтү белән кеше күңеленә никадәрле җылы хисләр килә, нинди нурлы яктылык сирпелә. Бала чактан ук. әле әниебезнең муенына сарылып үскәндә }к, без бу исемне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез Инде еллар үтеп үзебез дә олыгаеп килгәндә бу кадерле исем сагынуга, моң һәм сагышка төрелә. Бу олы исем безне гомеребез буена озата килә һәм, мөгаен, инде соңгы сулышыбызны алып ятканда да безнең сүнеп барган рухыбызга әни дигән мөкатдәс зат үзенең соңгы хәер-фатихасы белән ниндидер бер җиңеллек бирәдер
Гадәттә һәркемнең әнисе берәү генә була Тик. тормыш дигән бу бик катлаулы иҗтимагый күренештә табигать үзе куйган бу катгый кагыйдәдән дә тайпылу бар икән Кайберәүләрнең әнисе икәү, сирәк очракларда аннан да күбрәк булырга мөмкин икән.
Шәхсән, минем үземнең ике әнием булды, һәм. бераз гаҗәп ишетелсә дә. шуның белән мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Гаҗәп ишетелә дип шуңа әйтәм. бәс яшьли килеш үз әнисе вафат булып ятим калгач, икенче, үги әни кулларында үскәч, бу кеше инде үзен бәхетсез санарга тиеш иде кебек Ә менә мин алай дия алмыйм һәм ни өчен болай икәнен укучым ары таба, сүз барышында төшенер, күңеле белән сизеп алыр дип өметләнәм.
Үз әниебез
ине шушы якты дөньяга китергән, күкрәк сөтен биреп үстергән газиз әнием! Син нинди булдың икән9 Мин синен чәчләрең чем кара булуын, дулкынланып иңнәреңә таралып төшүен, зур соры күзләреңнән нурлар сирпелүен генә хәтерлим. Синең йөз чалымнарың. атлап йөрүләрен, елмаю, сөйләшүләрең нинди булды икән? Менә боларның берсен дә белмим һәм инде мәңге белә дә алмам. Әмма минем күңелем түрендә, бик тирәндә, синнән иңеп калган җылылык, шәфкать нурлары, ана мәхәббәте әле дә булса саклана. Алар инде минем өчен синең гомерлек изге ядкарең.
М
Кайчан шулай уйланып, сагышланып утырам да, күнелләге үткән еллар томаны тарала төшә. Алар артыннан балачакның кадерле Хәтирәләре калкып чыга.
Гадәти авыл өе Түр якта өч. ян стенада ике тәрәзә, ишекне ачып кергәч тә, сулда зур мич җәелеп утыра Түрдә, ике тәрәзә арасында тагын бер кечкенә мич Өйдә тагын зур агач карават, кечкенә карават, өстәл һәм урындыклар. Матчада даими рәвештә талчыбыктан үрелгән, шыгырлы-мыгырлы бала бишеге эленеп тора. Үзегез исәпләп карагыз әле. шуннан соң да инде бу өйдә азрак хәрәкәтләнү, яшәү һәм йоклау өчен күпме генә урын бүленеп кала? Ә ошбу кысан, фәкыйрь өйдә без. аз да түгел, күп тә түгел, унбер җан көн итеп ягабыз. Әни белән әти. тагын гугыз бала, менә сиңа җәмгысе унбер җан! Әле сугышка кадәрге елларда да авыл җирендә фәкыйрьлек бик мулдан булган, күрәсең. Безнең әтиебез укытучы, авылдагы башлангыч мәктәпнең мөдире, ягъни авылның үзенә күрә зур бер кешесе иде инде. Шулай була торып та ул үзенең бу тикле ишле гаиләсен яшәтер очен бер юньле, иркен йорт та салып чыга алмаган.
Кич. Хәзер инде әти дә эшләрен бетереп мәктәптән кайткан, уку яшендәге балалар, урамда уйнап йөргән кечкенәләр дә. барчасы өйгә җыелган. Өй эче шыгрым тулы! Кучкарга менеп кунаклаган бердәнбер керосин лампасының тонык яктысында анда шәүлә, монда гәүдә шәй- ләнә. Әнә әтиебез үзе. Ул аягыннан ямаулы киез итекләрен дә салмаган килеш түргә, агач караватның башына ук менеп кунаклаган. Бер кулы белән мыегын iоткан, икенче кулында гәҗите. Ул шулай, көн саен кичен гәҗит укый. Мәктәп яшендәгеләр өстәл тутырып утырганнар да дәресләрен әзерлиләр. Алар арасында әледән әле төрткәләшү, урын өчен үзара ызгыш булып ала:
Колак төбендә мышкылдама әле!
Карале, ал бу терсәгеңне.
Кая алыйм, урын юк бит.
Менә берне салып җибәрермен!
Дәфтәремә кара тамызды, кәгис!
Монда «Кәгис!» дигәне бернинди чит ил сүзе түгел, ә үзебезнең гап-гади «сигәк» дигән сүз. Алдын артка әйләндереп әйтү генә бу Бу инде бик тә ачу килгәндә әйтелә һәм хәтерне дә бик гә калдыра торган сүз. Аны ишеткән кеше гадәттә елап ук җибәрә:
Син үзең кәгис. үзең кә-ги-ис!
Без кечкенәләр исә кайсыбыз кайда, идәндә, почмакта, хәтта караваг астында ду-чат киләбез. Безнең арада шулай ук үзара бөдәшкәләү. урын өчен көрәш бара Өй эче шаулап, гөрләп тора. Кечкенә бер ярминкә кеби Әмма шушы хезмәг. шау-шу арасында, өйнең төрле почмакларыннан олысы-кечесс һәркем бер кешене әнине күзли Әни учак янында, .«ни ашарга пешерә! Аның бу изге гамәле кайсы ноктада булуын һәркем игътибар үзәгендә тота. Менә әни тарафыннан хәбәр килә:
Аш пеште!
Дәрес әзерләүчеләр күз ачып йомганчы әсбапларын җыеп алалар. Әни өстәлгә зур табак белән аш китереп куя һәркем зарыгып көткән, шулкадәр тәмле исләре килеп торган ашны Тагын бер шау-шу кабынып ала:
Әни. карале. Фаяз минем кашыкны алган
Әни. минем тәлинкәм кайда?
Әни. миңа ашны аз салдың
һәркемнең үз тәлинкәсе, үз кашыгы бар. һәм һәркем үзенең бу шәхси милке өчен ахырынача көрәшә, шыңшый Тик әни сабыр, гүземле Ул йомшак сүзләре белән һәркемне тынычландыра
Хәзер, улым, сиңа үз тәлинкәмне бирем.
Хәзер кызым, аш өстим сиңа.
Әмма өйдәге җайсызлыкны, кысанлыкны әнинең сабырлыгы да җиңә алмый шул. Өстәл янына утырып ашарга безнең һәммәбезгә дә урын җитми. Кемнәрдер тәлинкәсен кечкенә караватка куеп, җайсыз урында, идәнгә тезләнеп ашарга мәҗбүр була.
Инде йокларга ятар вакыт җиткәч, өйдә тагын бер мәхшәр куба, һавада мендәр-юрганнар, иске көрпәләр, сырмалар оча башлый һәркем үзе ятып ияләнгән, яраткан урынын алып калырга ашыга, урын-җирнен дә йомшагын эләктерергә чамалый. Бәхетлеләргә почмактагы кечкенә карават, көрпә, бәхете кимерәкләргә — идән, ә бәхетсезләргә инде ишек каты, иске сырма эләгә. Кемдер хәтта өстәл өстенә җәя урынын. Монда җылы, әмма сак йокларга туры килә, күп боргаланып ятсаң, идәнгә тәгәрәп төшүең дә бар.
Әй Алламның эшләре!
Идәндә зур карават белән кечкенә мич арасында калган тар гына бер урын бар. Мин. өч-дүрт яшьлек малай, инде үземне белә башлаганнан бирле әнә шунда төн үткәрәм. Астымда әтинең иске сырмасы, гаҗәеп каты кечкенә мендәр, өстемдә кечкенә генә, юка гына юрган кисәге. Миңа идәндә җайсыз, каты, салкын, якында гына мич астында чикерткә сайрый. Әле өйдә ут сүнгәч тә, йоклап китә алмыйча ятам. Шунда кемдер өй ишеген ачып җибәрсә, яныма хәзер суык бабай йөгереп килеп җитә, юка юрганымнан үтеп керә, шыксыз куллары белән тәнемә кагыла.
Әнә шулай җәфа чигеп йокылы-уяулы ятканда минем өстемдә ниндидер бер шәүлә, сихри зат пәйда була. Тәрәзәдән төшкән тонык яктылыкта мин аның дулкынланып иңнәренә таралган чәчләрен күрәм, зур күзләрен генә шәйлим. Ул тавышсыз-тынсыз гына минем өсгемә иелә, куллары белән кармаланып минем юрганымны рәтли, як-ягымнан астыма кыстырып куя. Аның чәчләреннән, бөтен гәүдәсеннән минем өсгемә ниндидер йомшак җылылык коела. Аннары ул йөзен минем битемә тидерә язып түбән иелә. «Улым шул син минем, сары пышлагым шул син минем! Йокла инде, йокла!» — дип пышылдый һәм тагын бер шәүлә сыман тавышсыз-тынсыз гына бүтән туганнарым янына китеп бара. Ә аннан сирпелеп калган җылылык юрганым аша минем гәүдәмә, эчемә үк үтеп керә Мин инде җылынып, тынычлап, рәхәтләнеп йокыга китәм Әле бик нәни чагымда мин бу шәүләнең кем икәнен төгәл белми, төн йокламый безне кадерләп йөри торган бер сихри зат дип уйлый идем. Инде үсә төшкәч белеп алдым, көн дә саен кичен яныма килеп, үзенең җылысын биреп, йоклатып китә торган бу зат минем әнием икән.
Үсә барган саен мин тагын күп кенә яңа нәрсәләрне дә белдем әле Әнием минем Зәкия исемле, авылдагы Мифтахетдин дигән хәлле генә бер кешенең кызы икән. Безнең Мифтахетдин бабай авылның бер ихтирамлы кешесе булган, күрәсең, әле советлар чыкканчы байтак еллар авылның старостасы да булып торган. Аны бик диндар, мәрхәмәтле кеше иде дип сөйләделәр, тик мин белгәндә ул күптән вафат иде инде. Ә менә тәбәнәк кенә, түгәрәк йөзле, ияк асты салынып төшкән, җете зәңгәр күзле Латифабану әбине әйбәт хәтерлим. Әби тәгәрәп киткән йомгак төсле тиз-тиз йөри, кискен итеп сөйләшә һәм. . галәмәт тә усал иде. Белмим, бәлки бу миңа шулай тоелгандыр гына, әмма әбинең безгә килеп-тәрәзә- дән күреп алу белән без, өйдә тузан тузгытып уйнаган бала-чага, шунда ук шым була идек. Өйгә килеп керүенә әби иң беренче гамәле итеп кулына мич алдыннан тимер кыскыч алыр иде.
— һәйт, кяферлар!.. Тик кенә утырыгыз. Тузгытмагыз бу кадәр тузан. Карагыз аны! —дип. безгә кыскычны күрсәтер иде. Аннары алар әни белән бик озак сөйләшеп утырырлар иде. Кем белә, бәлки әйбәт кенә әби дә булгандыр ул. Тик минем хәтергә әнә шулай зәһәр карашы белән, кулына тимер кыскыч тотып кереп калган. Ә мин үсә төшкәндә ул да вафат иде инде.
Әтием Хәбибрахман ярлы крәстиян Фәйзерахман малае. Әтием ягыннан әбиләремне мин бөтенләй дә белмим. Әбиләрем дип күплектә
итеп шуңа әйтәм, бабайның беренче җәмәгате үлеп ул тагын өйләнгән һәм бу гаиләдә аз да түгел, күп тә түгел, җәмгысе унөч бала дөньяга килгән! Шәйтан белсен, алар нинди тәрбиядә үскәндер инде Фәйзрахман бабайның үзен яхшы хәтерлим, аның хакында ары таба сүз булыр Аның олы улы — әтием Хәбибрахманны — яшь чагында озын буйлы, зәңгәр күзле, мыеклар үстереп жибәргән бик чибәр егет иде дип сөйләделәр. Хәбибрахман патша солдаты булган, беренче Герман сугышында атлы гаскәрдә хезмәт иткән. Алар сугыштан тәмам туеп, аның мәгьнәсезлеген аңлап, фронтны үзбуйла ташлаганнар да авылга мылтыкларын күтәреп кайтканнар. Андыйлар безнең авылда тагын берничә кеше булган. Мин дәү булып үскәч, әтинең сөйләгәне булды. Шашы тау башыннан бик зур бер бүре үтеп бара икән. Әти тиз генә мылтыгын күтәреп чыккан да. бик ерактагы бүрегә атып җибәргән. Аннары, тимәде бугай дип уйлап, үз эше белән китеп барган. Ә икенче көнне кешеләр тау астыннан үлгән бүрене табып алганнар. Шуннан бүтән максатларда әти бу мылтыкны кулланмагандыр. күрәсең. Мин исә аны күп еллар үткәч, инде әтинең вафатын- нан соң, сыер абзарын чистартканда тирес астыннан табып алдым. Мылтык тәмам череп, яраксызга чыккан иде инде.
Хәбибрахман солдат һәм иптәшләре фронттан авылга мылтыкларын күтәреп кенә түгел, большевиклар мәсләген дә ияртеп кайтканнар, күрәсең. Безнең әти янына шундый ук фронтовиклар Закирҗан. Рәхимҗан. Халиклар җыелып, анысын-монысын сөйләшкәннәр. Авыл җыеннарында моңарчы куелган тәртипләргә каршы чыга башлаганнар
Ни эшләп әле иң печәнле болыннар мулла абзый кулында? Ул кадәрле болын биләргә ниткән права?
Җир бүлгән чагында ни эшләп ел саен хәрам китә0
Монда староста үзе ни карый?
Эш сүз белән генә калса, бер хәл иде әле. Бер җыенда болар кызып китәләр, хәрамгә кергән авыл түрәләренә янауга ук барып җитәләр. Ә кич белән инде шул чагында авыл старостасы Габдерәуф абзыйны, аулак урында сагалап, яхшы гына кыйнап та ташлыйлар. Әмма ләкин авыл картлары да тик ятмый. Икенче көнне үк саллы гына күсәкләр белән коралланалар да. теге «кызыл авызлар»ның башлап йөрүчесе Хәбибрахман солдатны ишегалдында яшеренеп. кө<еп торалар Берни абайламаган егет авыз эченнән күңелле көйләр сызгырып килеп керде һәм шул мәлдә үк. шулай ук күңелле сызгырып, аның баш түбәсенә бик бәрәкәтле каен күсәк килеп тә гөшә Бик ихтимал, җеннәре тәмам кузгалган картлар шул чагында безнең булачак әтиебезне хәл игеп ташларлар һәм менә хәзер бу юлларны язып утыручы да дөньяга килмәгән булыр иде Тик фронтларда мең үлемне кичкән солдат, яралы башыннан кан акса да. ниндидер могҗиза белән биек койма аша сикереп чыгарга өлгерә Лапас артларыннан югары очка лаба йөгерә һәм тиз арада шунда гаип тә була. Картлар аны дөнья бетереп бик яман эзлиләр Өй борынча кешеләрнең лапасларына кереп, салам-печән өемнәрен сәнәкләр белән чәнчеп, актарып бетерәләр Тик. безнең булачак балаларның бәхетенә инде бу. күпме эзләсәләр дә, таба алмыйлар
Бактың исә Хәбибрахман солдатны, авылда бунт күгәреп коткы таратып йөрүчене кайчандыр авыл старостасы булган Мифтахетдин картның кызы Зәкия үз лапасларына, анда да аулак почмактагы базга ук төшереп яшергән була. Шушы хәлләрдән соң әтиебез гомере буена маңгаенда яхшы ук беленеп торган яра эзе йөртте Монда бер искәрмә ясан үтим Әти безнең бөтен җаны-тәнс белән революция, халык власте яклы кеше булган. Авылда совет властен урнаштыру, ә аннары колхоз оеш I ыру өчен җан атып, бар халыкны үгетләп йөргән Авыл җыеннарында:
Колхозга керсәк, хәзерге кебек хәерче булмабыз Менә мондый- моидый ак күмәчләр ашарбыз! дип. сөйләп йөргән Башындагы ак бүрекне кулына тотып, һавада селтәп сөйли торган булган ул. Шуңа күрә
«Ак бүрек» кушаматы да алган. Шулардан чыгып мин бер нәрсәне һич кенә дә аңлый алмыйм. Менә шундый кеше булса да, безнен әти гомере буена партиягә кермәде, коммунист булмады. Алай гына да түгел, инде мин үсеп бу дөньяны азмы-күпме аңлый башлагач, үзара яшертен генә сөйләшүләрдә ул еш кына шул ук коммунистларны «алдакчы булып чыктылар, хәрәм юлына бастылар», «бер дә болай башланмаган иде бу. » дип, тирги дә иде әле. Ни өчен шушылай иде бу? Монысын мин әлегә кадәр төшенә алмыйм. Кем белә, үзе яшь чагында, шушы властьны урнаштыру өчен көрәшеп йөргәндә ул бу властьны бәлки башкарачак күз алдына китергәндер.
Менә шул үзен үлемнән алып калганнан соң, Хәбибрахман солдат кичләрен еш кына югары очтагы Зәкияләр капкасы тирәсендә чуала башлаган. Аннары инде алар үзара яратышып киткәннәр, йоласын туры китереп туй иткәннәр һәм тора-бара безгә—бер дистәгә якын балага әги-әни булдылар.
Әйткәнемчә безнен әти авылның ярлы, сабакның әлифен таяк дип тә белмәгән надан бер кешесе — Фәйзерахман малае булган. Авылда совет властен үз тырышлыгы белән урнаштырып йөргән Үзлегеннән укырга- язарга өйрәнгән, бик күп китаплар укып белем алган, аннары инде. Арчада авыл укытучылары әзерли торган курслар ачылгач, йөрәге җитеп шунда барып кергән. Кабул иткәннәр моны Аннары инде ул тагын зур тырышлыклар куеп, авылда мәктәп ачылуга ирешкән, шунда үзе укыта да башлаган.
Бәс Фәйзерахман бабай хакында сүз чыккан икән, көчтән килгәнчә аны да бераз күрсәтеп китәргә кирәктер инде. Менә безнен капка келәсе челтерәп куя һәм аннан гәүдәсен бик төз тотып бер карт килеп керә. Өй ишеге аша үткәндә ул урталай бөгелергә мәҗбүр. Башы т үшәмгә тиеп торган озын буй, көрәктәй киң ап-ак сакал, салынып төшкән кылыч борын. Киң маңгаен җыерчыклар сырлаган, тик менә күзләре җансыз, ап-ак Бабай дөм сукыр. Ул кулындагы озын, авыр таягы белән идәнне хәтәр тукылдатып ала, каяндыр тирәннән чыккан, күк күкрәгәндәй гөрелдәвек тавыш белән аваз сала:
— Зәкия килен, син өйдәме?
Безнен әни бабайны бик ихтирам итә. хәтта аннан шактый гына шүрли дә бугай. Бабай капкадан килеп керде исә ул бар эшен ташлый, ишектән кергәндә инде кулларын алъяпкычына куеп, әзерлектә тора.
— Өйдә мин, әткәй, өйдә.
Миңа дигән бәрәңгең бармы?—дип сорый бабай, һаман да хәтәр төстә.
— Бар, әткәй, бәрәңге калдырган идем мин сиңа,— ди әни һәм өстәлгә тулы бер бадьян мичкә тәгәрәткән бәрәңге китереп куя. калын итеп ипи кисә. Бабайны җитәкләп йөрисе юк. ул өстәл янына үзе килеп утыра Аның олпат гәүдәсеннән урындык таралып төшә язып шыгырдый. Бабай тамырлары бүртеп чыккан галәмәт дәү куллары белән өстәлне шакылдатып бадьянны эзләп таба һәм бисмилласын әйтеп, эшкә дә керешә. Без дә, кулларын алъяпкычы астына кушырган әни дә исләребез китеп карап торабыз, бабай әллә ни арада гына бер табак бәрәңгене, зур-зур ике телем ипине ялмап та куя. Куллары белән битен сыпырып амин итә.
— Рәхмәт яусын сиңа, килен! — ди ул һәм урыныннан кузгала. Артыгын берни дә сөйләшми
Без, бала-чага, бабайның мондый кыяфәтеннән, гөрелдәвек тавышыннан ук шактый шүрлибез. Шул ук вакытта аның ачуын чыгарасыбыз, үртисебез дә килә. Бервакыт болай эшләдек: аның ишек төбенә салып калдырган кәвешен бер чигкә алып куйдык. Кармаланып та кәвешен таба алмагач, бабай кып-кызыл булды. Кулындагы таягы белән ишеккә шундый итеп китереп сукты, инде стеналар җимерелеп төшә икән дип торабыз. Аннары безне дер селкетеп кычкырып җибәрде:
Кяферлар! Минем кәвешләрем кайда?
Без ник шаярганыбыз!а үкенеп, дәррәү карават астына кереп постык Ярый әле, әни тегеңә тизрәк кәвешен китереп бирде Юкса, эшләр харап иде.
Безнең нәселнең авылдагы кушаматы «кырмышлар». Нәкъ менә Фәйзерахман бабайның яман да кызу канлы. гайрәт чәчә торган, җенле кеше булуыннан килә бу. Кем дә кем әйткән сүзенә каршы гөшеп җеннәрен кузгатса, кул аегына эләккән һәр нәрсәне вата, җимерә, кыра торган булган ул. Яшьрәк вакытларында бик көчле-куәтле дә булган үзе. Алар, авылдан шундый кешеләр җыйналып, кышларын Казан каласына барып, байларга ялланганнар. Шунда ломовой извозчик булып, унар потлы әрҗәләрне ат арбасыннан җилкәләренә алып ташьпаннар. Бик тә авыр хезмәт булган бу. Бабайның сукыраюы да шуннан, авыр күгәреп эшләгәнлектән, күзләренә көч килгән, диделәр. Мин белгән чагында ук бабай инде җитмеш яшен үткән карт иде, гиз арада вафат га булды. Хәтеремә әнә шулар гына кереп калган.
Әле яңа гына өйләнешеп бергә тора башлаган елларында безнең әги белән әни бердәм. iaiy яшәгәннәр. Өлкәннәр, күршеләр сөйләгәннәрдән чыгып минем күз алдыма алар тормышыннан кайбер күренешләр килеп баса. Менә җәйнең кояшлы, магур бер көне Бабайлар өе каршындагы гына диярлек урнашкан бер иске йортның капка төбендә әле генә урманнан алып кай налган нарат бүрәнәләр таралып ята. Әти озын буйлы, яшь. таза ир, ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган да, кулларына балта тотып, шул бүрәнәләрнең кайрысын чистарта. Ак яулыгын артка бәйләгән, ак алъяпкычлы әни дә шунда гына Ул әтигә булыша, йомычкалар җыя. Алар бәхетле, гел сөйләшәләр, көлешәләр. Шулай булмыйча, үзләренә яңа йор| торгызалар, тиздән башка чыгасылар бит.
Бу иске коймаларны сүгеп алырбыз, Хәбибрахман Күз көеге булып юрмасыпнар Яңа өебезне менә монда куярбыз Менә бу якта агач бакча ясарбыз. Аида алма! ачлар ут ыртып җибәрербез. Алла боерса, ди әни, куллары белән күрсәтеп
Ә беләсеңме, Зәкия! Урам як койма өстенә челтәрле рәшәткәләр куйдырам әле мин Әллә каян, ерактан ук күренеп, магур булып торсын! ди әти
Лапасны ә-нә тегендә, арырак илтеп саласы булыр, Хәбибрахман Ишегалдыбызда урын иркен булып калсын. Анда бәбкә үләннәре үсәр. Алла боерса Мин шу ларны яратам, ли әни
Шулай и!әрбез, Зәкия, барысы да син дигәнчә булыр, дип килешә әти һәм кулында! ы балтасын куеп, маңгай тирләрен сөртеп ала Шунда алар иңгә-иңне терәп бүрәнә өстенә янәшә утыралар, бер-берсенә карап елмаялар. Ә тирә-якта йомычка исе. тәмле сагыз исе анкый Көн шундый ма>ур, шундый рәхәт. Алда әле якты еллар, яңа йорт, балалар үстерәсе бар Йә. Аллам, безнең әти белән әнинең дә нинди матур, бәхетле, нинди тату вакытлары булган бит!
Менә осталар килен, яңа өйне күтәреп тә куялар Шушы без хәзер яшәп я!кан өйне Юкса, ул берничә генә кешеле гаилә өчен бер дә кысан түгел Әти сүзендә горган, чыннан да безнең өй картлысындагы койма өстенә бик матур челтәрле рәшәткәләр куелган, капкабыз да биек, түбәле игеп ясалган Агач бакчасы да бар. ишегалды иркен, анда бәбкә үләне, хуш исле песи үләне үсә. Җәй көннәрендә каз бәбкәләре, тавык чебиләре рәхәтләнеп йөри.
Әти белән әни шушында көн итә башлыйлар Әни беренче баласы Гомәрне, аннан бер ел үтү белән Әхмәтне дә таба Болардан әтинең куанычы тченә сыймый, ул Әгнәгә 6apian саен балаларга, әнигә дә кочагы-кочагы белән бүләкләр алып кайта Ул елларда безнең әги балаларны бигрәк тә яраткан, Гомәр белән Әхмәтне нәни вакыт.тарында кулларыннан төшермәгән, сөя-сея туймый торган булган.
Тик менә алар бергәләп ун-унбиш еллап гомер кичергәч, мин үз- үземне белә башлаганда хәл һич кенә дә алай түгел иде шул инде. Гаиләнең бик ишле, күп балалы булуы ул беренче карашка гына күңелле күренеш Әгәр эчкәрәк кереп китсәң, бу хәл гаиләне авыр тормышка, фәкыйрьлеккә дучар итә. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай Үзе кайчандыр балаларны бик яраткан, аларның бер-бер артлы дөньяга килүен хуплап кына торган әтиебез дә тора-бара бу ачы хакыйкатьне төшенеп алган, күрәсең. Төшенеп алган да, ни гаҗәп, төп гаепне үзеннән түгел, ә әниебездән, хәтта бездән — балаларыннан да күрә башлаган. Ул, үзе укымышлы, зиһенле кеше, ничек алай иткәндер, мин монысына әлегә кадәр төшенә алмыйм. Ни генә булмасын, ул безне дә. әниебезне дә яратмый иде инде. Без. өй тулы бала-чага, кич белән әтиебез мәктәптән төшкәндә куркып торабыз. Ул ишектән килеп керешкә уйнаулар, көлү тавышлары шунда ук туктала. Ул ишектән килеп керешкә бер вакытта да. беребезгә дә «улым!» яисә «кызым!» дип әйтмәде, башыбыздан сыйпамады. Кая ул! Безне күрәсе дә килми иде, ахры.
Кайчак юлында очрасаң кычкырып, тибәреп җибәрергә дә күп сорамый иде.
Бик беләмен ки, үз әтиең хакында болай сөйләшү килешкән эш түгел. Әмма ләкин хакыйкать барысыннан да кыйммәт. Эшнең асылы шунда ки һәм бу булачак аталар колагына керсен иде, әтиләрнең балаларына каты бәгырьле, тар күңелле булуы балаларның холкына, аларның киләчәк тормышларында бәхетле яисә бәхетсез булуларына зур йогынты ясый. Тискәре йогынты. Мин, әйтик, гомерем буена кыюсыз, куркак табигатьле булдым, үз-үземне яклый алмадым һәм, иң аянычы, үз бәһамны үзем белмәдем Шушындый йомшак холыклы булуым белән күпме биеклекләргә күтәрелә алмыйча калдым, күпме мөмкинлекләрне югалттым мин?! Санап бетергесез, һәм боларны әтиемнең үземә биргән «тәрбиясе» нәтиҗәсе дип саныйм. Инде дә килеп дөресен язганга үпкәләп ятмасын, урыны оҗмахта булсын Аннары, үз холкыңны, үз йомшаклыкларыңны. үзең бик яхшы белә торып та, ансат кына үзгәртеп тә булмый биг әле Сиңа бала чактан ук иңдерелгәнне үзгәртүе ай-һай кыен. Йомшак булмаска, тупас, нахал бәндәләр алдында каушап калмаска кат-кат сүз бирәсең дә, берәр кискен хәл алдына килеп юлыксаң, элеккеләреннән дә битәр ахмаклык, кыюсызлык ясап куясың. Уйлыймын, монысын кайберәүләр үз тәҗрибәсеннән дә чыгып беләдер... Әти кешенең балаларына деспот булуы, аларның киләчәге хакында кайгырта белмәве ахыргы чиктә бик кыйммәткә төшә ул.
Безнең ишле гаиләбездә хәлләр менә шушылай иде. Кем белә, бәлки боларга әниемнең яшьләй килеш сәламәтлеген югалтуы, бик еш авыруы. Әтнәдәге сырхауханәгә барып ятулары, өйдә дә еш кына урын өстенә менүе дә сәбәпче булгандыр. Мин белгән елларда безнең әни үпкәсе белән төзәлмәс хаста иде инде. Бервакыт мин. биш-алты яшьлек малай, тетрәндергеч күренешнең шаһиты булдым. Әни урын өстендә яткан җиреннән әтигә эндәште:
— Хәлләрем бик авыр бүген, Хәбибрахман. Миңа аз гына ярдәм итсәң иде...
Авыз эченнән нидер мыгырдана-сукрана әти әнинең караваты янына килде, аңа урыныннан торырга да булышты, ишек катындагы чиләк янына алып килде. Шулчак әтиемнең әниемә әйткән сүзләре әле дә булса онытылмыйча йөрәгемә кадалып тора.
— Син... чирләшкә булдың. Син монда көтүе белән балалар үрчеттең. Сез минем бар тапканымны бетереп барасыз Мин бу дөньяда рәхәт күрмим.— диде ул. Әллә нинди каты, рәхимсез тавыш белән әйтте.
Менә мин үләрмен. Шуннан соң күрерсең рәхәтне, диде әни. хәлсез тавыш белән.
Шунда әти иң авыр, рәхимсез сүзләрен әйтеп җибәрде:
— Тизрәк үлмисең дә ич ичмасам!
Йә, Аллам! Уйланам уйланам да. монда мин ботен гаепне әтиебез өстенә генә дә ташлый алмыйм әле. Бу да хаклык булмас иде. .. Шулкадәр ишле гаиләне туйдыру хакына ул кысан, тузанлы авыл мәктәбендә балалар укыткан, шунда ук иртәнге дәресләренә әзерләнгән. Көннәр буе авыр хезмәт түккән. Шуннан соң да аның да иркен, чиста, тыныч өйдә ял итәсе килгәндер. Укытучылар төсле итеп азрак матур киенәсе, хезмәтенә күрә тәмле ашыйсы, рәхәт күрәсе дә килгәндер. Болар бит әле адәм баласының бик гади, табигый, бик тыйнак кына ихтыяҗлары, алар өчен генә кешене гаепләү үзе бер гөнаһ булыр. Менә инде хәзер, бу вакыйгаларга күп еллар үткәч, мин күптәннән вафат әтиебезнең рухына үпкәли алмыйм. Юк. юк! Монда ул гына гаепле түгел. Монда тормыш барышы, бездәге мәңге яшәгән һәм яшәячәк, каһәр төшкере фәкыйрьлек, дөньяның авырлыгы гаепле.
Әлбәттә һәм Ходайга шөкер дип әйтәм. безнең әти белән әни гел алай булып кына яшәмәделәр. Минем күңелдә бүтән, якты хатирәләр дә саклана.
Җәйнең матур көне. Өйалды баскычында әти белән әни янәшә басып тора. Бәйрәмчә киенгәннәр, әти ап-ак күлмәктән, кара кәчтүмен иңенә салган. Әнинең өстендә ул заманда әле бик кыйммәтле һәм сирәк, үзенә бик килешеп торган вельвет кәчтүн. Алар бүген икәүләп Әтнәгә баралар Зур акчалар алып кайтырга! Күп балалы булган өчен хөкүмәт әнигә елына бер мәртәбә пособие түли. Ул вакыттагы акча белән әллә өч. әллә биш мең сум. Ул заманда базарда сыер бер мен сум торганны исәпләсәң, чыннан да зур акча булган бу. Әни безнең башлардан сыйпый
Без кайтканчы әйбәт кенә торыгыз. Сугышмагыз, елашмагыз, һәммәгезгә дә бүләк алып кайтырмын.
Без инде алар Әткәдән әйләнеп кайтканны дүрт күз белән көтеп алабыз. Менә алар кайтып та җитәләр. Икесе дә елмая, икесе дә коча! ы белән бүләкләр күтәргән! Кемгә матур күлмәк, кемгә чалбар . Тәмле конфетлар, прәннекләр. Бу көнне бөтен дөньясында бездән дә бәхетле кеше булмый инде.
ниебезнең хәле тәки әйбәтләнмәде, ул сәламәтләнеп китә алмалы. Дөрес, сугыш алды елларында ул яткан урыныннан тор- галады, өй эшләрен карады, кайчак хәтта колхоз эшләренә, басуларга да чыгып йөри башлаган иде. Сугыш кузгалып китү белән безнең олыбыз Гомәр абыйны, унсигез яше тулмаган егет килеш, армиягә алдылар. Тиз арада фронтка, уз эченә җибәргәннәр. Авылдан китеп берничә генә айлар үткән иде. абыйдан хатлар килү кисәк кенә тукталды Безнең йомшак күңелле әниебезгә шул җитә калды Ул тагын урын өстенә егылды
Әнисбез 1942 елның җәй урталарында, чалт иткән аяз. кояшлы бер көндә, иртәнге сәгать уннар зирәсендә вафат булды.
Ул көнне әни бик иртә. әле Зәйтүнә апай көтү куган вакыгза ук урыныннан торып, өйалды баскычына чыккан Зәйзүнә апай безнең иң олы кыз туганыбыз, унбиш яшьләрендә иде
Әни. ни эшләвең бу? Ник бу кадәр иртә торып чыктың'.’ Көн дә бик салкын нч әле. дигән ул.
Әни аңа җавап бирмәгән Хәлсез куллары белән таянып баскычка торып баскан. Аның йөзенә әллә нинди куркыну, газап билгеләре чыккан булган.
Кызым! Балаларым минем! дип кычкырып җибәргән ул җан ачысы белән һәм калтыранган куллары белән башындагы ак яулыгын тартып алган да. аны авыру кешедән һич тә көтелмәгән, гайре табигый коч белән читкә азып бәргән. Аннары зәмам хәлсезләнеп, киң баскыч
Ә
тактасына авып төшкән. Бу хәлләрне күреп торган Зәйтүнә апай да ни эшләргә дә белмичә, үкереп елап, өйгә килеп керде.
— Торыгыз, жәтрәк торыгыз! Әниебез, баскыч төбендә ята. Әнигә әллә ни булды! —дип кычкырып җибәрде ул.
Без, җыен бала-чага, бик куркынып, йокыбыздан уяндык. Ул көнне әти дә өйдә түгел, бик иртә торып, колхоз эшенә менеп киткән иде Җәтрәк баскыч төбенә чыктык та, як-ягыннан күтәреп, әнине өйгә алып кердек, түрдәге үз караватына салдык. Әниебезнең күзләре йомык, ул инде суламый да, ул инде үлгән кебек иде! Без шым булып, тавышланып суларга да куркып, аның караваты янына тезләндек. Без өмет белән тилмереп шактый көтеп торгач кына, әни күзләрен ачып җибәрде.
Минем караватымны бакчага чыгарып куйсагызчы, балалар. Мин кояшны карап ятар идем, -диде ул, чак кына ишетелерлек итеп.
Без аны бакчага чыгарып салдык. Әни аяз. чиста зәңгәр күккә карап ятты. Анда очкан карлыгачларга, бик биектә анда-санда күренгән ак болыт йомарламнарына бик озаклап, туймаслык булып карады ул. Аннан кояш нурларына коенган түбәләргә, агачларга, бакчадагы түтәлләргә. чәчәкләргә карады. Боларның барчасын да яна гына, беренче тапкыр күргәндәй сокланып, рәхәтләнеп карады. Әниебезнең йөзендә инде бернинди сагыш та, уфтану билгеләре дә юк, ул инде тып-тыныч. сабыр иде. Ул инде, күрәсең, үз язмышына буйсынган иде. Озак вакытлар шулай яткач, ул безгә күз төшерде.
— Барчагыз да мондамы? Балаларым! һәммәгез дә монда килегезне. диде.
Без аның караваты янына түгәрәкләндек. Сеңлебез Асия бишегендә өйдә ята, Әхмәт абый каядыр өйдә юк иде. Әни безнең һәркайсыбызга аерым текәлеп, озак итеп карап ятты. Аннары керфекләрен түбән төшерде
Шиһап абыегызны чакырып төшегез. Миңа ясин чыксын. Мин үләм инде,— диде. Шушы сүзләрне тып-тыныч. гади итеп, ачык итеп әйтте.
Шиһап абзый, әниебезнең бертуган абыйсы, кулына Коръән тотып, тиз арада килеп тә җитте. Әллә нинди бик моңлы, безне тетрәндерә торган, шул ук вакытта шомлы да тавыш белән ясин чыга башлады. Тик ул үзенә тиешлесен укып бетерә алдымы икән, белмим. Әниебез кисәк кенә урыныннан аз гына күтәрелде дә күзләрен зур итеп ачты, безгә карады. Аннары гәүдәсен ничектер сузып, озын булып ятты. Бернинди хәрәкәтсез калды.
Әниегез үлде, балакайлар,— диде безгә Шиһап абзый.
Ул арада югары очтан әти дә кайтып җитте. Ш\нда мин үземне тетрәндергән тагын бер хәлне күрдем. Әтиебезнең дә йөзендә тирән кайгы, күзләре тулы яшь иде!
Инде әниебезне бик күп кешеләр күтәреп капкадан алып чыгып киткәндә Зәйтүнә апай белән Фаяз абый бик яман җылый башладылар:
Алып китмәгез безнең әнине... Бирегез безнең әнине!.
Аларга кушылып без. кечерәкләр дә елый башладык. Яшьләй мәрхүмә булган әниебезне, өелешеп ятим калган безне дә жәлләптер инде, шунда ишегалдына җыелган апалар, бар халык елый иде.
Тугыз балага тормыш биреп, үзе бу якты дөньядан китеп барганда безнең әниебез Зәкиягә нибары кырык ике яшь булган икән...
Әнисез тору
зе ятимлекне кичермәгән, гомере буена әни җылысын, аның даими ярдәмен тоеп яшәгән кеше ана дигән бөек затның чын кадерен дә, аның асылын да беркайчан да белеп бетерә алмыйдыр. Әни бит әле ул авыр минутларында син килеп сыена алган, назлы 72
Ү
куллары белән башыңнан сыйпап сине юаткан, күңелеңне тапкан бер шәфкать иясе генә түгел. Ул синең вакытында тамагыңны туйдыручы, өс-башыңны караучы, ертылса-ямап. керләнсә юып кидерүче, сине үстереп, гакыл һәм хәер-фатиха биреп, олы тормыш юлына чыгарып жибә- рүче. Җыеп кына әйткәндә, ул сине бу дөньяда яшәтүче! Карагыз сез. ошбу Җиһанда адәм баласы гына түгел, ә төрле җанварлар. терлекләр, кош-кортлар — барчасы, барчасы да ана ярдәменә таяна Әгәр аннан мәхрүм кала икән, зур авырлыклар кичерә, хәтта һәлак булырга да мөмкин.
Әнисез торып калгач, безнең тормышның да рәте-чираты китте дисәм, бу һич тә арттыру булмас
Ул еллардагы хәлләрне билгеле бер тәртипкә салып, эзлекле генә итеп сөйли алмам, һәм моның кирәге дә юктыр. Кая. ун-унике яшьлек бер малай идем. Андый чагында әле адәм баласы гамьсез, илтифатсыз, язмышы ни җибәрсә, шуңа риза булып торган бер мәхлук бит Ул еллардагы вакыйгаларны мин күптән күргән, инде онытылып та килгән төшләр кебек, өзек-өзек итеп кенә күз алдыма китерәм.
Ягылмаган салкын, яман да шыксыз, күңелсез өй эче. Кыш булса кирәк: тәрәзәләр бозланып каткан, ярым караңгы. Әти көнозын үзенең мәктәбендә, инде Әхмәт абыебыз да сугышка китеп барды, ундүрт- унбиш яшьлек Фаяз абый да өйдә түгел, ул эштә, колхоз атларын карый. Уналты яшьлек, йортта иң олы булып калган һәм безне карарга тиешле Зәйтүнә апай да өйдә түгел, каядыр шунда урамда, күршеләрдә йөри Өйдә без кечкенәләр генә. Алты-дүрт яшьлек Ләлә белән Клараның үз дөньялары. Алар өсләренә әти белән Әхмәт абый киеп туздырган иске, таланып беткән пинжәкләрне киеп, идәндә утыралар. Озын җиңнәре кулларыннан үтеп салынып төшкән, алар бу озын җиңнәрне әледән-әле кош канаты төсле итеп һавада җилпеп алалар, һавада әйләндерәләр Салкыннан кызарган ялан тәпиләрен пинҗәк итәкләре аегына яшереп, җылытмакчы булалар да, әмма бу бик кыен эш шул. Аяклар итәк астыннан чыга да китә, чыга да китә. Алай да Ләлә белән Клара тик кенә утырмыйлар, аларнын үз шөгыле бар. Ләлә үзе бик яраткан нәни, бик матур һәм йомшак песи баласын күкрәгенә кыса, сыйпап кадерли Шунда авыз эченнән генә көйләп утыра:
Вуйвуема димәгей. Вуйвуема димәгей
Бу чиг тел сүзләре түгел. Ләләнең «магурыма тимәгез!» дигән сүзе Ул аны мәче баласын яратуыннан, аны бүтәннәр тиюдән саклап, төрлечә кабат лый-кабатлый әнә шулай адәм аңламаслык сүз тезмәсенә әйләндергән. Ләләнең чәчләре бөдрә, як-якка тырпаен торалар, ул сиңа зур соры күзләрен тутырып карый, бик тәэсирләнүчән. йомшак, сабыр күңелле кыз. Әгәр дә кем дә булса шул мәче баласын аягы белән тупас итеп төртеп җибәрсә, яисә бүтәнчә рәнҗетсә, Ләлә ул кешегә кычкырмый, тавышын күтәрми. Күзләрен тутырып ул кешегә бер карап кына ала ла. мәче баласын күкрәгенә кыса, бер кырыйга китә, шунда аны сыйпап, кадерләп утыра. Кайчагында шыпырт кына итеп елап та ала Менә шуның белән ул синең күңелеңне әйләндереп куйгандай игә Мәче баласыннан бигрәк Ләләнең үзен жәлләп күзләреңә яшь тула Нәни чагында Ләләне әниебез ялгышлык белән бишегеннән идәнгә егып төшергән Шуннан бирле аның бер аягы бераз зәгыйфьләнеп калган. У л йөргәндә бу хәл сизелеп тора.
Сеңлебез Клара төрле әйберләрне, хәтта утын агачларын да чүпрәккә төреп, бер башына иске оеклар чорнап, курчак игеп уйнарга ярага. Кларабыз бик матур, түгәрәк йөзле, кашлары сызылып киткән, коңгырт күзләре бик гере, ялт та йолт игеп уйнаклап кына горалар Шау-шуны ярага торган батыр кыз. Аның инде шул курчагына тия лә. кулыннан тартып га ала алмыйсың Юкса әлеге курчак булып хезмәт иткән угын агачының шап итеп маңгаеңа менеп төшү ихтималы да бик зур Клара ул курчаклары белән туктаусыз сөйләшә, үзе чырык-чырык көлә, аларны
тәртипкә чакырып, тиргәп, кыйнап та ала. Яисә аларны бөтенләй читкә атып бәрә дә, үзе сикерә-сикерә читкә китеп уйный башлый.
Иң кечкенә, әле ике яше дә тулмагандыр, сеңлебез Асия гел бишектә ята. Әле үзе кечкенә булса да, ул инде ошбу дөньяның ни икәнен сиземләгән, ни дә булса сорап, таләп итеп, елап ятуның бернинди файдасыз, мәгънәсез бер эш икәнен төшенеп алган. Юк, инде ул хәзер кешеләрне борчымый. Бишегендә кайчагында авыз эченнән нидер сөйләнеп. шыпырт кына ята. Ни хәл итсен, аны караучы да, тәрбия кылучы да юк шул. Тик ул бер җаен тапкан, йокысы килә икән, бишегендә гәүдәсен сикертеп үз-үзен тирбәтә башлый һәм тиз арада йоклап китә. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү менә шушы була торгандыр инде.
Никадәрле салкын, күңелсез, тамак та ач булмасын, бала дигәнең гел каңгырып, тик кенә утыра алмый. Нинди дә булса шөгыль таба. Миннән кече энем Рифат белән без өй эчендә тау шуабыз. Ничек итеп дигәндә бик ансат һәм гади генә. Ул замандагы агач караватларның төбе вак такталардан тора иде. Без шул такталарны сүтеп алабыз да, авыш итеп сөяп куябыз, аннары шул такталардан менеп, идәнгә шуып төшәбез. Табаныбыз белән. Иң әүвәле мин, аннары Рифат. Күпме тапкыр кем шуганы санап барыла, хәрәмләшү юк. Дөрес, мин кайчак берьюлы ике мәртәбә рәттән дә шугалыйм. Тик Рифат моңа бер дә ачуланмый, ул бүтәннәргә юл куя белә торган, әйбәт күңелле малай. Аңа бер кызыклы нәрсә сөйли башласаң, ул инде алдан ук елмаеп тора, күзләрен кысып, дәү итеп көлә. Рифат, гомумән, җыен юк-бардан да кызык таба белә, күп көлергә ярата. Әмма аның шактый сәер гадәтләре дә бар. Еш кына ул бар уенын, шөгылен, безне дә ташлый да, бер читкә китеп бара. Анда стенага таба борылып, бер үзе генә утыра. Мондый чакта инде Рифат үзенең бер аерым, сихри, хыялый дөньясына чума. Ул инде берни күрми, ишетми, күзләрен йома да башын як-якка селтәп әйләндерә. Авыз эченнән ниләрдер көйләп тә утыра. Тик бу көйләү ничектер, ыңгырашу кебек килеп чыга.
Безнең салкыннан, яныбызда олылар, дөресен генә әйткәндә, әниебез булмаудан да әллә ни кайгыбыз юк. Соң, бала кеше әле тегесен-монысын уйлап хәсрәтләнә беләмени? Алай да барыбызның да гел исенә төшеп, борчып торган бер нәрсә бар. Ул да булса тамак, тамак! Даими рәвештә ашыйсы килү. Менә монда инде әни бар вакытлар, ул пешергән әйберләр, әни үзе дә әледән-әле искә төшә. Өйдә төрле хыяллану сүзләре ишетелә:
— Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул.
— Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде. Мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич.
— Мичкә бәрәңге тәгәрәтсә икән диген син!
— И, пәрәмәч пешерсә икән диген син. Иң тәмлесе пәрәмәч инде аның. Әни аны күп итеп пешерә иде, бөтенебезгә дә җитә иде.
— Их, бер сынык кына ипи булса икән ул.
— Әни безнең ипи дә сала иде...
Без әнә шулай хыялланабыз. Тик, юк шул, безнең өйдә берни дә юк. Җылы да. пәрәмәч тә, сыңар сынык ипи дә юк. Әни үзе дә юк. Без инде әниебезне онытып та бетердек бугай. Без хәзер инде Зәйтүнә апайга гына карап торабыз. Көн дә саен аның җәтрәк өйгә кайтканын көтәбез. Ул кайтып керсә, хәлләр бөтенләй үзгәреп китә. Ул учакка ягып җибәрә, ашарга әзерли. Кайчак Рифат сагаеп кулын күтәрә, әйтеп куя:
— Туктагыз әле!
Без уйнаудан тукталып, барчабыз аңа текәләбез.
— Нәрсә бар?
— Капка ачылган тавыш ишетелде. Зәйтүнә апай кайта бугай.
Барыбыз да шым булабыз, тыңлап торабыз. Юк шул, тышта җил генә ул капканы шыгырдатып уйный. Ә Зәйтүнә апаебыз әле кайтмый да кайтмый.
Без шулай көтә, зарыга торгач, кич тә килеп җитә, өй эче караңгылана, тагын да салкынлана. Рифат инде безнең белән уйнамый, бер читкә китеп, башын әйләндереп утыра. Ләлә белән Клара да тынып калалар, аякларын пинҗәк итәгенә яшереп, тезбашларын кочаклап тик кенә утыралар. Аларның дәү булып ачылган күзләре караңгылыкка текәлгән. Шулай утыра торгач, Ләлә кисәк кенә шыпырт итеп, әллә нинди шомлы итеп әйтеп куя:
Абау, нәрсә бар анда?
Кайда? Кайда ул?- дибез без, дәррәү әсәренеп.
Әнә анда, мич артындагы кәзәлектә...— ди Ләлә. Аның тавышында курку ишетелә.
Без барыбыз да шомланып, мич артындагы кәзәлеккә текәләбез. Ә анда караңгыдан бүтән берни дә күренми
Бернәрсә дә юк анда. Юкны сөйләп торма! — ди Клара.
Бар инде, бер кеше бар анда. Ул күзләрен ялтыратып бая миңа карап торды. Аның күзләре шундый да зур. аның күзләре ачулы иде ди Ләлә һәм шунда инде безнең барчабызны да курку тотып ала. Без тып-тын булабыз. Тик бишектәге Асиянең гына бернинди дә хәбәре юк Ул «ыггы-ыггы» килеп, үзе белән сөйләшә, үз дөньясында ята бирә
Әй лә, бу Зәйтүнә апайны! Кайтмый да инде җәтрәк, -ди Ләлә еламсырап.
Инде өй тәмам караңгылангач, без туңып зарыгып беткәч, барыбыз да шыңшый башлагач, киң итеп ишек ачылып китә. Бик ашыгып, аты- лып-бәрелеп Зәйтүнә апай кайтып керә Өйдә мич кучкарында торган бердәнбер җиделе керосин лампасына ут алына. Зәйт үнә апай инде бит урталары алсуланган, буйга җитеп килгән кыз, күз карашлары бик тере, хәрәкәтләре кискен.
Ни эшләп ятасыз сез бу өйдә?! Ул караватны ник сүтеп ташладыгыз? Такталарын хәзер үк урынына куегыз. Әти төшеп килсә, хәзер кирәгегезне бирә бит, ристаннар! дип тиргәп ташлый ул безне һәм әйтеп куя. Хәзер бәрәңге пешерәм
Менә бу сүз инде безнең өчен куаныч, безнең эчләргә җылы сала. Хәтта сап-салкын өй үзе дә җылынып киткәндәй була.
Радик хәзер үк лапастан утын алып керә. Рифаг идән астыннан бәрәңге алып менә!—дип, безгә боерыклар бирә Зәйтүнә апай һәм учакта ут тергезә башлый. Өйдә олы хәрәкәт куба. Рифат дөбердәтеп идән асты капкачын ача да түбәнгә чума. Мин ялан аякларыма иске, зур галошлар киеп, лапаска чыгып китәм. Бергәләп эшкә керешәбез.
Инде учакта ут дөрләп өйдә хәйран күңелле булып киткәч кенә, мәктәптән өйгә әти кайтып җитә Безнең әти үзе озын буйлы, зәңгәр күзле, матур кеше. Аның туры борынлы йөзе кызарган, озын мыекларына ап-ак бәс кунган. Әмма әти өйгә килеп керде исә без ничектер куркынып, чикләнеп калабыз. Аның зәңгәр күзләре кырыс игеп карыйлар. Без аның бу күзләренә бик чалынмаска тырышабыз. Анысы, әти кешенең йортта кырыс, абруйлы булуы да кирәктер Тик аның күңелендә, шул кырыслык янәшәсендә, үз балаларына карата ярату, шәфкать хисләре дә булырга һәм балалар бу җылы хисләрне сиземләргә дә тиеш гер Тик әтиебез белән безнең арада бернинди җылылык, чын күңелдән аңлашу, яратышу, сөйләшү юк иде шул. Бу хәл безнең ятимлекне тагын да тирәнәйтә төшкәндер инде. Юкса, киләчәк тормышыбызда күңелләргә ул кадәр тирән уелып калмас иде
Әти өстен чишенә дә беркемгә бер сүз дә әйтмәстән янган учак каршысына килеп утыра. Зур игеп тәмәке чорнап кабызып җибәрә Без аның учак янына килеп утыруын яратмыйбыз. Ул йөткерә-йөгкерә тәмәке тарта, бездән учакның җылысын каплый, инде учак үзе дә бик начар яна. ашарга да озак пешәдер кебек тоела безгә.. Әтинең бөгелгән аркасына курку белән, төрле үртәлүле уйлар белән карыйбыз
Ай бу дөньялар!
Ул арада Фаяз абый да өйгә кайтып керә. Көнозын конюшнидә. атлар арасында, салкында, тирес-салам ташып йөргән җиреннән Ул тәмам ачыккан, туңган, өстендә юка гына иске сырма, аякларындагы чабаталары шакырдап каткан. Талчыбыктай нәзек булып үсеп килгән бер яшь егет. Аз гына сипкелле аксыл йөзе ачулы. Ул ишектән килеп керешенә кулындагы чыбыркысын мич артына атып ташлый да кычкырып та җибәрә:
— Ашарга булдымы әле?!
— Бик ашыкма әле. өлгерерсең,—ди әти
— Мин монда эштән кайткан кеше! Мин анда, көнозын атлар карап, ач көе. -дип тузына башлый Фаяз абый еларга җитешеп. Ул өйдә әтидән курыкмыйча үз сүзен әйтеп сөйләшә алган бердәнбер кеше. Фаяз абыйның килеш-килбәтендә инде хәзерлән үк бабай чалымнары бар. холкы да бабайныкына тартым, бик тиз кызып китә.
Менә берзаман өстәлгә зур табак белән бәрәңге килеп утыра. Ярып пешерелгән, парлары чыгып торган, галәмәт тәмле бәрәңге. Җәтрәк барчабыз да өстәл янына җыелабыз, беркемне дә чакырып торасы түгел һәркемнең кулы җитез эшли, тиз-тиз генә табакка үрелә һәм шундый зур табак әллә ни арада гына бушап га кала. Тамаклар туймый инде безнең, кая ул, тик алай да эчкә кайнар ризык кергәч, күңел була.
Көндезләрен бишегендә хәйран тыныч кына ята торган Асиябезгә кичләрен әллә ни була Ул ни сәбәптәндер тиктомалдан көйсезләнә, борчыла башлый. Аңа ана тәрбиясе, ана назы кирәк булгандыр инде, күрәсең. Ул тавыш күтәрә, елый. Зәйтүнә апай каткан ипи кисәкләрен чәйнәп, марляга төрә, имезлек ясый, аны Асиягә бирә Аптырагач, астын да корытып сала. Юк, барыбер тынычланмый, елавын белә нәни бала.. Без аны төннәрен чиратлап тирбәтәбез. Асия сеңлемне багып, аны тирбәтеп мин үзем дә күп төннәрне йокысыз үткәрдем.
Безнең өчен айга бер тапкыр бәйрәм була иде. Ул да булса күрше Сәет абзыйларның мунчасын ягып кергән көн Аны инде барыбыз да көтеп алабыз. Фәкыйрь киемле, көннәр буе салкында туңып йөргән балалар өчен эссе мунчага кереп юыну үзе зур рәхәт бит ул Мунчага без. кечкенәләр, әти белән барчабыз бергә керәбез Әти безне юындыра, башыбыздан су койганда әмер биреп тора:
— Күзләреңне ю!
— Колак тишекләреңне...
Бот араларыңны ю!
Аннан берәм-берәм киендереп, чыгарып җибәрә. Мунчаның тәмле исе тәнгә, киемнәргә сеңеп кала, берничә көн бетми йөри
Әнидән башка без әнә шулай яшәдек.
Авырмы-җиңелме, ачмы-тукмы, бу тормыш та ярыйсы иде әле Бик каты сугышлар барса да, безнең өйдә әти бар. шулай булгач, билгеле бер тәртип тә. безне оештырып яшәтүче дә бар иде Әмма ләкин бу ярты, китек бәхет тә озакка бармады. Әнинең вафатыннан соң бер ел үттеме икән, җәйге көннәрнең берсендә әтиебез өйгә бик күңелсез, борчулы төстә кайтып керде.
— Эшләр бик хөрти бит әле, балалар. Сез үзегез генә торып каласыз бит әле. Мине дә солдатка алалар ..—диде ул. Бу юлы йомшак итеп, ничектер, безне үз итеп әйтте. Безнең өчен бик кайгырганы күренеп тора иде. Бу инде сугышның иң кызган чагы, авылдан фронтка китүчеләр дә. инде үлгән хәбәре килгәннәре дә хисапсыз, безнең Гомәр абый белән Әхмәт абый да инде күптән сугышта, хәтерем ялгышмаса. алардан хат-хәбәр килү дә туктаган иде һәр йортны, бөтен авылны кайгы-хәсрәт баскан иде.
Әти куллары белән башын тотып, гаять аптыраган төстә, бик озак уйланып утырды. Ул күзләрен бер ноктага текәгән дә әллә үзенә, әллә безгә бер үк сорауны кабатлый иде:
- Үзләре генә ничек көн итәрләр икән инде болар. Нәрсә була сон инде бу? Нәрсә була бу. балалар?
Соң. без балалар нәрсә әйтик инде
Шулай үзалдына сөйләнеп утыра торгач, әти урыныннан торды, ишекле-түрле йөренде. Аннары кулына дәфтәр алды
Мин инде өлкән яшьтәге кеше. Ут эченә үк илтеп кертмәсләр дә әле Фронтларда хәлләр үзгәреп китсә, бәлки исән килеш әйләнеп тә кайтырмын. Сезнең бәхеткә —диде ул һәм аның йөзе, сүзләре тагын кырыс төс алды, һәр сүзен боерык биргәндәй саллы итеп әйтте Ә сез монда мин киткәч, тәртипле генә буласыз! Тырышып эшлисез, йорт- жирне. мал-туарны карыйсыз, бер-берегезнең сүзен тыңлыйсыз Мин өйдә чакта булган шикелле итеп Хәзер мин сезгә барысын да язып калдырам Өйдә кемнең нәрсә эшләргә тиеш икәнен күрсәтеп. Сез шулармы яттан өйрәнәсез, барысын да үтисез. Мәктәптәге эчке тәртип кагыйдәсен үтәгән шикелле. Карагыз аны' дип кисәтте ул безне һәм. өстәл янына утырып, дәфтәренә нидер яза башлады. Аннары түрдәге ике тәрәзә арасына, иң күренә торган төшкә кушбит кәгазь ябыштырып куйды. Анда кемнең нәрсә эшләргә тиеш икәне язылган иде Бик ваклап- гөякләп Бик үк төгәл түгелдер, әмма ул язманы мин әле дә булса хәтерлим.
«Кемгә ни эшләргә:
Фаяз. Өйлә баш кеше, аны барысы да тыңлый Утын әзерли. Айга бер тапкыр мунча яга. Кара аны. мунча исле була күрмәсен, анысын җентекләп тикшер. Радик белән Рифагны үзең юындырып чыгар Карагыз аны. бетләп ятмагыз! Фаяз сыер белән сарыкларга азык бирә Кабатлап әйтәм. ул өйлә баш кеше, аны тыңлагыз
Зәйтүнә. Сыерны сава, ашарга пешерә, кер юа. су китерә, өс-башыгызны ямап кидерә. Асияне карый Сиңа эш күп. кара аны. иренмә! Урамда озаклап биләмдә йөрмә. Син әниегез урынында калган кеше, шуны бел. Зәйтүнә апаегызга барыгыз да булышасыз, аның да сүзен тыңлыйсыз
Радик. Өйдә идәнне себерә, чиста тота. Терлек абзар ларын җыештыра. лапасны себерә, тәртиптә, чиста тота. Өйгә утын кертә, йомычка җыя. Рифат белән бергәләп алар бәрәңге чүбен утыйлар, төбенә өяләр, ашка яңа бәрәңге казып алалар. Олылар ни кушса да. карышмыйча үтиләр.
Рифат. Бәрәңге әрчи, тавыкларны ашата, йомыркаларын җыеп ала Бәрәңге бакчасын карауда Радикка булыша.
Радик белән Рифат мәктәптә тырышып укыйлар Рифат, кара аны. ялкауланма, белом мин сине
Ләлә белән Клара. Өйне, өйалдын, чиста, тәртиптә тоталар, идәнне себерәләр, савыт-сабаны юалар, мәчене ашаталар Асияне карауда Зәйтүнә апайларына булышалар.
Карагыз аны. мин әйткәннәрне барыгыз да тыңлагыз! Үзегез өчен би г!»
Әти менә шушыларны язып калдырган иде
Үтәдек микән, тыңладык микән без бу кагыйдәләрне’ Юктыр, гәрчә өйне, лапасларны чиста тотарга тырышсак та. абзардагы малларны карасак та. без әти кушканнарның барысын да үтәп бетерә аямаганбыздыр Инде әти дә солдатка китеп өйдә үзбуйлы булып калгач без. дөресен генә әйткәндә, шактый иркенлеккә чыктык Рифат белән мин. үзебезгә дигән эшләрне аннан-моннан башкарабыз да. җәтрәк урамга, иптәш малайлар янына чыгып гаярга ашкынып торабыз Ләлә белән Клараның үз дөньялары, алар шул мәче балалары, курчаклары белән мәшгу ть Зәйтүнә апай, җанашым, ул чагында үзе дә биләмне бик ярага, кайчак аны ашарга әзерләргә дә урамнан эзләп кайтырга туры килә Фаяз абый исә көнозын колхоз эшендә Безнең өстәге киемнәр юылмаган, керле, ямалмаган Үзебез лә битне-кулны юньләп юмаган, даими ач Ни кыл-
сак, кая барсак та үзбуйлы, шактый кыргыйланып киләбез бугай. Кайбер күрше хатыннар, аеруча каршыдагы тыкрыктан бер апай бездән курка ук башладылар. Бакчаларына, ачык тәрәзәдән өйләренә кермәгәйләре, базларына төшеп катык-сөтләрен эчмәгәйләре дип курыктылар инде алар. Бездән гел шикләнеп йөрделәр. Теге «тыкрык апай» берничә тапкыр безгә килеп зәһәрен чәчеп тә китте.
— Сез. . җиберләр! Алла боерса сез ачтан үләрсез әле. Сез чукынчыклар кырылып бетәрсез әле. Аллаһы боерса! — дип теләде ул.
Кемдер бу «тыкрык апайлар»ның ачык тәрәзәсеннән өйләренә кереп, өстәлдән бер телем ипиләрен урлап чыккан. Өй бүрәнәсендә ялан аяк эзләре калган. «Тыкрык апай» шул эзне безнең Рифатныкына юрап йөрде. Хатыны үлгән бер абзыйга икенче хатын булып килгән бу апай үги балаларын каһәрләп, елатып ятты, һәм ул безнең Рифатка карата да нахак сүз сөйләде. Көннәр буе урамда уйнап, койма башларына менеп ач көе йөрсәк тә, без адәм баласы бара торган иң түбән адымга, караклыкка бармадык. Безнең гаиләдән беркем дә, бер вакытта да!
Ничек кирәк алай без бу җәйне үткәреп җибәрдек. Көз кергәч, үзебез бәрәңгеләрне дә җыйдык. Ул елны бәрәңге бик күп булды, аның бер өлешен лапас янына тирән баз казып, шунда күмдек. Кыш чыгар өчен Әмма менә үзебез кышны ничек чыккан булыр идек, анысын әйтә алмыйм.
Көзге көннәрнең берсендә безнең өйгә мәрхүмә әниебезнең бертуганы Алма апай төште. Алма апай түгәрәк йөзле, тәбәнәк кенә хатын, бер күзенә ак төшкән иде. Аның ире инде күптән вафат, олы улы Сәлимҗан сугышка киткән, шактый иркен өйләрендә алар кызы Сабира апай белән икәүләп кенә торалар иде. Алма апай безнең идәне күптән юылмаган, теләсә кайда теләсә ни аунап яткан тәртипсез, шыксыз өебездә әрле- бирле йөренде. «Ай, Аллам, ай, Аллам!» дип авыз эченнән ниләрдер сөйләнде. Аннары караватта утырып ниләрдер сөйләнде, куллары белән йөзен сыпырып алды
Сез. . сентябрь чебешләре! Монда болай яшәп ятсагыз, кырылып та бетәргә ихтимал лабаса. Тәмам керләнеп, бетләп бетәсез икән...— диде ул һәм тагын бераз уйланып утыргач, тәвәккәл төстә әйтеп куйды. Кышны чыгарга безгә менәрсез, балакайлар! Сезне монда калдырып булмый икән. Җәфагыз күп булса да, бергәләп торырбыз шунда. Үлмәбез әле,—диде ул һәм эшне озакка сузмыйча, өйдәге кайбер әйберләрне төенли дә башлады.
Алма апайларга күченеп менәбез! Бу шыксыз, салкын өйдән җылы, матур өйгә күчәбез. Безләрдәге шатлык-куанычның иге-чиге юк иде. Ләлә белән Клара баскан урыннарында сикергәләп такмак әйтә башладылар:
— Мен-әбез, мен-әбез! Алмапайлар өенә...
Бу хәбәргә Фаяз абый белән Зәйтүнә апайлар да каршы килмәделәр, куандылар гына бугай. Фаяз абый тиз арада конюшнядан ат та җигеп төште. Кайбер кирәк-ярак әйберләрне ат арбасына төядек тә без шул көнне үк үзебездән өч-дүрт өй аша гына торган Алма апайларга күчендек.
Хәзер бик ачык хәтерләмим, безгә Алма апайларда да әллә ни иркен дә, рәхәт тә булмагандыр инде. Өйләре дә үзебезнекеннән әллә ни дәү түгел, җитмәсә, түрдәге караватта авыру Сабира апай да гел ятып кына тора иде. Әмма мин әле дә булса гаҗәпләнү һәм рәхмәтле хисләр белән исемә төшерәм, әрле-бирле дин сабагыннан бүтәнне берни укымаган, гомере буена бил бөгеп эшләүдән башканы белмәгән шушы гади авыл хатыны менә дигән педагог булган бит! Дөрес, аның тәрбия ысулы да бик үзенчәлекле, монда сине нинди дә булса үгетләүләргә, сорап-юмалап торуларга бернинди урын юк. Өлкәннәр әйткәнне һичсүзсез һәм кичекми үтисең. Әгәренки сүз озайтып, каршы килеп торасың икән, яңагыңа берне чалтыратып җибәрү. Билгеле, педагогия фәне тарафыннан ике куллап 78
кире кагылган, каты тәнкыйтьләнгән ысул. Тик, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. бик үтемле дә ысул. Юкса, бездә нәрсә иде? Без инде өлкәннәрнең сүзен тыңлау гына түгел, бер-беребезне олылау, үзеңнән зурларга «абый» яисә «апай» дип әйтүләрне дә онытып бетергән идек. Безнең арада «Фаяз» дә «Зәйтүнә!» генә иде. Алма апайларга менгән көнне үк мин үземнән дүрт яшькә олы туганым Фаяздан нидер сорамакчы идем.
Фаяз, кара әле монда...- дип әйтә башлавым булды, яныма җилтерәп Алма апай килеп тә җитте. Аның ак төшмәгән сынар күзе хәтәр ялтырый иде
«Абый» дигәне кайда аның, кяфер? Абые кайда? дип сорады ул.
Фаяз, кара әле.. —дип кабатладым мин, күнегелгән гадәттән тайпыла алмыйча.
«Абые» кайда дим? Әйт хәзер үк! — дип боерды Алма апай һәм мин ык-мык килеп торган арада үзенең катып беткән нәни йодрыгы белән маңгаема берне кундырып та алды. Йодрык нәни, әмма күздән яшел утлар күренде.
Фаяз абый.. дидем мин, көч-хәл белән. Беләсезме, шулай әйтеп ияләнмәгәч, яман да кыен икән ул. һич кенә тел әйләнмичә азаплый.
Алма апайның бу бәрәкәтле кулы, язмыш бабай үзе җибәрюн яшен кебек, әледән-әле бүтәннәрнең дә баш очында уйнаклап алгалады. һәм ни диярсез? Күп дигәндә бер атна эчендә без һәммәбез дә бер-беребез) ә «абый», «апай» дип эндәшергә тәмам күнегеп тә җигтек. Аллага шөкер, ошбу сабак безгә гомерлек булды, әле дә булса шулай эндәшәбез
Аларга менгәч, беренче мәртәбә өстәл янына ашар) а дип килеп утырган идек. Алма апай безне дәррәү урыннан торгызды
Ул шапшак кулларыгызны кем юар? Әнә биз мич янында) ы комган, җылы су салынган. Ни эшкә дип куелган ул? Юылмаган кул белән өстәл янына утыру гадәтсезлек, зур гөнаһ ул Моннан ары «улларыгызны юмый торып табын янына килмисез' дип белдерде ул катгый төстә, һәм менә инде ярты гасырдан артык вакытлар үтеп китте. Минем бер генә очракта да кулымны юмыйча торып, аш өстәле янына килеп утырганым юк.
Ризык җыйгач, ашап тамагын туйдыргач, адәм баласы дога кылсын, дигән. Табын катыннан дога кылмыйча. Аллага рәхмәт әй)мичә )орып китү зур гөнаһ. Аллаһы тәгалә бер дә ярлыкамый аны Моны һәрчак исегездә тотыгыз, балакайлар! Аш артыннан кыска 1ына булса да берлога укыгыз! дип 1 укыды Алма апай һәм безгә дөньядагы иң кыска доганы өйрәтте. Мин аны әле дә булса онытмадым Менә ул:
Шөкерана бәрәкәт. Шәриф даган, Бакый иман. Аллаһу әкбәр!
Билгеле, мин моның мәгънәсен аңламыйм, әмма нинди кыска һәм ансат кына биг.
Бишмәтең яисә күлмәгең ертылып китә икән, син инде кемнеңдер өстенә салынырга чамалап, ямап бирүләрен таләп итә алмыйсың.
Җанашым, синең үз кулкайларың кайда? Ниткән ул кеше өоенә салыну? Үзең эшләп өйрән Хәзер үк утыр да яма Әнә теге төшкән төймәңне дә тагып куй. Менә сиңа инә. менә сиңа җеп! ди Алма апай һәм сиңа үзенең инә-җепләр саклана торган тартмасын китереп бирә Вакыты булганда эшеңә күзәтчелек тә итеп тора әле. Ул булганда инде хәйлә кора алмыйсың.
Безнең кечкенә генә, җыйнак кына, сыңар күзле, бик тә усал, әмма бик ю гадел һәм әйбәт күңелле, якты рухлы Алма апаебыз! Чын исемең Фәйзәбапу синең. Күшән, күптән инде вафат булсаң да. без сине әле дә булса хәтердә саклыйбыз, сиңа әле дә булса рәхмәтле. Әле дә булса өс-башларыбызны син боерганча пөхтә, чиста йөртәбез, ертылса, үзебез ямап киябез. Син кушканча кеше әйберенә тимибез, хәрәмгә кермибез Урының оҗмахта булсын! Амин!
Әнә шундый матур гадәтләргә күнектерү өстенә Алма апай безнең тамакларыбызны да сыйлы итте, төрле тәмле әйберләр, пәрәмәч, күзик-мәкләр дә пешереп ашатты әле. Әтиебез укытучы булганлыктан хөкүмәт безнең гаиләгә ай саен күпмедер он. тагын кайбер ризыклар бирә иде. Тик без аларны барыбер юньле ризык итә белмибез, әрәм-шәрәм итеп кенә бетерә идек. Алма апайларга менеп беренче мәртәбә табын янына килеп утыруга без «аһ!» иттек, һәркайсыбызның алдына тәлинкә-кашык куелган, ә ул тәлинкәдә ак токмачлы, сөтле, өстендә май күзәнәкләре дә елмаеп торган гаҗәеп тәмле, җелек кеби аш салынган иде. Бик күптән күргәнебез юк иде безнең мондый ашны! Алай гынамы әле, һәркемнең тәлинкәсе янына түгәрәк төче күмәч тә куелган иде.
Бүтән туганнарым ничек булгандыр, хәзер инде ачык хәтерләмим, мин үзем, шәхсән. Алма апайларда билгеле бер тәртип белән, әйбәт кенә яшәдем. Иртән иртүк торам да лапаска чыгып китәм. Анда сыер-сарык асларын чистартам, азык салам, утын әзерләп куям Барча эшне наять итеп керәм. Алма апай исә моның өчен мине һәрдаим мактап тора:
Менә егет кеше шулай була ул! Йоклап ятмый ул. иртә баштан үз эшен белә,—дип куя.
Аннан мин төче күмәч белән тәмләп чәй эчәм дә. китаплар салынган киндер букчамны күтәреп, мәктәпкә менеп китәм. Алма апай, рәхмәт төшкере, букчага тагын бер төче күмәч сала әле.
- Тамагың бик өзелеп киткәндә алып кабарсың. Ачка тилмереп йөрмә инде, балакай.— ди ул.
Мәктәптән кайткач, Алма апай миңа бер тәлинкә кайнар аш салып бирә. Аннары мин тагын мал-туарны карап керәм дә, аягыма чаңгы тагып алам, тау шуарга чыгып китәм. Әптерәмән. Шашы тауларын әйләнеп, рәхәтләнеп саф һавада йөреп кайтам.
Мондый тәртипле, җайлы тормыш, тамакның да тук булуы үзенекен итте. Алма апайларда торган шул бер кыш эчендә мин хәйран үсеп, ныгып, тазарып киттем. Мәктәптә, тәнәфес вакытларында без уйныйбыз, көрәшәбез. Мин. билгеле инде, гел җиңелүчеләр рәтендә идем. Хәзер исә үзем кебек кайбер малайларны атып кына бәрәм.
Кара син бу Радикны! Көчлеләнде ул хәзер. Егып кына сала ул хәзер! — дип, иптәш малайлар миннән шүрли, ихтирам итә башладылар.
Бу инде сугышның аз гына булса да җиңеләя барган, ә авылда исә тормышның тагын да авырая төшкән вакытлары иде. Мәктәптә даими салкын, укулар да авырлык белән бара. Кайбер көннәрне без дәрестән соң укытучыларыбыз Сания һәм Галия апайлар белән бөтен укучылар җыелып, болынга, зирек агачлары үскән урынга төшеп китәбез. Тирән карны ерып, шул агачларны кисәбез дә. баулар белән тартып менәбез. Шул чи агачларны ягып, мәктәпне аз-маз җылытабыз. Бу исә кайчак төрле маҗаралы хәлләргә дә китерә. Бервакыт Сания апабыз дәрестә класс тактасы янына басып безгә нидер аңлата иде. кисәк чайкалып китте дә идәнгә авып та төште. Җәтрәк йөгереп аның янына килдек. Укытучы апабызның күзләре әйләнгән, ул һушыннан язып бара иде.
— Миңа... ис тиде... Урамга... саф һавага, чыгарыгыз.—дип пышы-лдады ул көч-хәл белән.
Җыйнаулашып аны күтәрдек тә. мәктәп ишегалдына алып чыктык. Шунда кайбер малайлар, кызлар да бер-бер артлы карга түнә башладылар. Мичтә янып бетмичә кисәү башы калып, күбебезгә ис тигән икән. Ярый әле, беркемгә дә ул-бу булмады. Бераз яткач, түнүчеләр хәл алып аякларына бастылар.
Ул чакта тагын бер вакыйга хәтергә уелып калган. Кыш көне Америка Кушма Штатлары балалары хәйрия җыеп. Советлар Союзы балаларына өс-баш киемнәре җибәргәннәр икән, дигән хәбәр килде. Без моңа ышанып ia бетмәгән идек. Әмма моннан безгә, хәтта минем үземә дә өлеш чыгып куймасынмы! Беркөн иртән мәктәпкә килсәк, Сания апай өстәлендә бер кочак кием-салым өелеп тора. Галәмәт матур киемнәр!
— Менә бу, укучылар, сезгә Америка укучыларыннан килгән бүләк,—диде Сания апай һәм киемнәрне аралый башлады Безнен җаннар тасырдый иде инде, кемгә нәрсә тияр? Шунда Сания апай барыбызны да кызыктырып, ин өстә яткан кыска тунны кулына алды.
- Ин алдынгы укучыбыз Радикка бу тун!—диде ул.
Ул чактагы Америка малае! Син дә минем яшьләрдә булырга тиеш, бик ихтимал, син дә исәндер әле. Син әле аз гына киелгән яна диярлек туныңны үз иңнәреннән салып, миңа бүләк итеп җибәргәнсең Мен-мең рәхмәтләр сиңа! Ул чем кара, мамык кеби йомшак, гаҗәеп җылы тунны мин тагын күп еллар кидем әле. үземә тәмам кыскарып беткәнче килем. Әле дә булса хәтеремдә, анын төймәләре төшмәслек итеп тагылган, ә элгече һич тә өзелә торган түгел, сәгатьнеке төсле чылбыр иле. Рәхәтләндем бит мин ул тунга! Аны киеп тә йөрдем, йоклаганда юрган итеп өстемә дә ябындым Кинәндем генә инде Өстәвенә мина тагын бер күлмәк тә эләкте әле. Кызыл шакмаклы, бик тә матур күлмәк Минем моңарчы өстемә андый матур күлмәкне кигәнем дә юк иде
Без Алма апайларда торган кышны мин үзем өчен бик тә мөһим тагын бер гамәлне башкардым әле. Оят булса да әйтим, мин инде дүртенче класс укучысы, шушы яшемә җитеп сөннәткә утыртылмаган килеш идем. Утызынчы елларда дин тоту, гөрле гореф-гадәтләрне үтәү бик хәтәр эш иде. Ә безнең әти укытучы Тиешле, унай вакытында ул мине сөннәткә утыртырга курыккан, күрәсең. Хәзер инде мин үсеп киләм. су коенганда иптәш малайларның күзе миңа төшә башлады
— Чирмеш икәнсең син... Киселмәгән чирмеш икәнсең! Коенма безнең белән. Әнә читкә китеп коен, дип үртәүчеләр табылды. Аннан килеп сөннәтсез булуның бүтән кыенлыклары да бар
Бервакыт икәүдән икәү генә калгач, мин бу зарымны Алма апайга да сөйләп бирдем. Ул исә монда зур кайгыртучанлык күрсәтте.
Ай-Һай, балакай! Хәлең нигүзәл икән әле синең. Сөннәтсез торып калырга бер дә ярамый инде ул. Бер дә килешкән эш түгел, зур гөнаһ була бу. Син., үзең тәвәккәллә әле Безнең авылга Масра бабайлар килмичә тормый. Шуларның берсен үзең чакырырсың да кайтырсың. Алла боерса. Син., бер дә куркып торма, улым Бабайга тиешле хакын да үзем түләрмен Авыртуыннан да куркып торма, саваплы эш алай ансат кына булмый инде ул. Аның каравы чын мөселман баласы булып үсәрсең. Тәвәккәллә. Алла боерса, дип. бик кызып үгетләде ул мине
Менә язмыш түгел диген инде син. шул сөйләшүдән сон күпме генә вакытлар үткәндер, «авылга Масра бабай килгән!» дигән хәбәр таралмасынмы! «Масра» димәктән, эш шунда ки, бу якларда балаларны сөннәткә утыртып йөрүчеләр барысы да бездән шактый ерактагы Масра дигән авыл кешеләре. Бу вакытларда сөннәткә утырту бик хәтәр, тыелтан эш, алар зур тәвәккәллек күрсәтеп, бик яшерен генә, шыпырт кына йөриләр, һаман да үзләренең саваплы эшләрен башкаралар Аларнын исемнәрен беркем белми һәм сорамый да. «Масра бабай», диләр дә шуның белән бетерәләр иде. Капка төбенә чыгып, сагалап аллым мин бу бабайны Аягына киез итек кигән, бик һәйбәт кайры тунлы, ап-ак түгәрәк сакаллы, какча йөзле, күркәм генә бер карт иде бу. Коеп куйган Масра бабай.
— Бабай, безгә дә керегез әле дидем мин. ул ишетерлек кенә итеп.
Бабай тукталмады, бдрылып за карамады
Безгә дә керегез әле! дип кабатладым мин.
Тик шунда гына ул бара торган җиреннән туктады, як-ягына каранып алды, аннары т ына яныма килде.
— Ни эшкә, улым? диде ул, шулай ук ярым тавыш белән. Сөннәткә ут ыртырга кирәк иде. дидем мин.
— Ә... кемне?
Менә минем үземне!
6. «К У » J* I
81
Карт үзенең җете зәңгәр күзләре белән мина текәлде, шактый гаҗәп-сенеп, нидер уйланып торды. Ул инде нәниләрне генә сөннәткә утыртып күнеккәндер. Мин бит инде малайлыктан чыгып барган үсмер идем.
— Син уйлама, бабай Мин үзем теләп! дидем мин.
Шунда карт елмаеп җибәрде, иңнәремнән сөеп алды.
Менә маладис икәнсең син. улым. Бик әйбәт итәсең бит син. Гомерең буе иза чигәсең булмас. Аллага тапшырдык, әйдә!- диде ул.
Мин бу картның кулыннан тотып, батырланып өйгә атладым. Почмак якка кереп, урын өстенә дә үзем менеп яттым әле. Урамнан үтеп барган олы гәүдәле Ахун абыйны чакырып кергәннәр иде. шул ике аягымнан нык итеп тотып алды. Шунда теге карт «бисмиллаһ»сын әйтте һәм... мине шундый кискен, көчле, үзәкләргә үтә торган ачы авырту куырып алды ки. чыдый алмыйча кычкырып җибәрдем. Инде бу эшне ник башлаганыма үкенеп елый ук башлаган идем. Алма апай җылы куллары белән башымнан сыйпап алды.
Хәзер, улым... Үтә дә китә ул. Син инде егет кеше Син инде сабыр бул! —диде ул.
Чыннан да. тиз арада басыла төште авырту. Масра бабай миңа күзен кысып, дусларча елмайды, янчыгыннан ниндидер порошок алып, ярама сипте. Моның да шунда ук файдасы тиде.
Бабайны өстәл янына чәйгә чакырдылар. Ул утырып өлгерде микән, ишектән бер апай килеп керде. Авылның бик телчән, гайбәтче бер хатыны.
— Алма апай, бу ниткән бабай бу сездә?.. Нинди якыныгыз була ул?—дип кызыксынды ул.
- Күңгәрдәге сенлемнең күршесе бу. Күәмнән кайтып килеше икән. Менә чәй эчеп чыгарга гына кергән,—диде Алма апай.
Ул хатын чыгып киткәч, теге бабай да озаклап утырмады Тиз-тиз чәен эчте дә. җәтрәк таю ягын карады бугай. Аңа егерме биш тәңкә эш хакы бирделәр. Ул ишектән чыгып киткәндә мин тынычланган идем инде.
— Рәхмәтләр яусын сиңа, Масра бабай! — дип озатып калдым.
Шунысы җайсыз булды, миңа икенче көнне үк югары очтагы мәктәпкә укырга менәргә туры килде. Әгәренки мин дәресләремне калдырсам, моның сәбәбе белән кызыксына башлаулары, шуның аркасында кемнәргәдер зур бәлаләр килүе дә бик ихтимал иде Бик авырлык белән, аякларымны ерып атлап булса да мәктәпкә мендем Тик авыл җирендә нинди дә булса берәр хәлне яшереп калу мөмкин эшме?! Минем нинди хәлдә икәнемне иптәш малайлар да. Сания апай үзе дә беләләр иде инде Тәнәфескә чыккач та. малайлар мине бик сакладылар, уйнаганда да берсе дә миңа килеп бәрелмәде. Сания апай үзе дә бер тапкыр да такта янына чакырмады.
Радик урыннан гына сөйли!—дип белдерде ул класска
Кемдер авыл Советына яисә районга барып жалу биреп йөргәндер дип уйларга да урын юк. Беркайдан да килеп иснәнеп, кызыксынып йөрүче яисә кая да булса чакыртулар булмады. Юкса, теләсә нинди закон бозуларга карата бик каты заманалар иде. Хәзер уйлыйм, ул яктан безнең авыл халкы бик бердәм булган икән.
Аз гына булса да урын өстендә ятмагач, миңа бик авырга туры килде бу. Хәтерем ялгышмаса, бер ай үткәч кенә тәмам тазарып җитә алдым. Шулай да үземнең шушы адымым өчен гомерем буена үз-үземнән канәгать булдым.
Без Алма апайларга шулай ияләнеп, җай гына тамагыбыз да ач булмыйча, өстебез дә бөтен булып яшәп ятканда, язга таба әтиебез армиядән кайтып төште. Ходайга шөкер, аны алгы сызыкка, ут эченә үк кертмәгәннәр, ерак Себердә хәрби склад сакларга куйганнар икән. Ул чагында олы яшьтәге солдатларны өйләренә кайтара башлаганнар иде инде, күрәсең. Ә яз җитеп, җирләр кар астыннан чыгу белән, без ияләнгән
урыннан кубып, яңадан үз өебезгә төшеп киттек. Алма апайларда торып калып булмый бит инде.
һәм тормыш дигән нәрсәнең яңадан рәте-чираты китте.
Никадәр гаҗәп ишетелмәсен, фронтта хәлләр җиңеләя, өметле була барган саен, авыл халкының тормышы авырая гына барды. Сугышның соңгы елларында инде авылга чын ачлык килде. Хәтта ачтан үлүчеләр дә булды. Безнең өй ишеген дә шакып керде ул ачлык. Үткән көздә без бакчадан бәрәңгене алгач, аның зур өлешен тирән баз казып шунда күмеп калдырган идек. Җәй көне ашар өчен әйбәт саклансын дип. Ярый, яз көне үз өебезгә күченү белән ошбу бәрәңгене казып алырга чыктык без. Эре-эре тәмле бәрәңгеләрне күрергә Алды Фаяз абый кулына көрәк, казый башлады баз өстендәге туфракны. Ике-өч көрәк туфрак алырга өлгерде микән, Фаяз абыебыз. . дөмберт! Бил тигентән түбән төште дә китте. Ул җир упкан урыннан әллә нинди пар. авыр ис бәреп чыкты. Фаяз абый агарынып китте, кулларын түбәнгә тыгып нидер казынды, аннары өметен өзгән тавыш белән әйтеп куйды
Бәрәңге... юк ич монда! Бәрәңге череп беткән ул...
Әти булып күпләрне күргән әтиебез дә бу сүзләрдән хәлсезләнеп, баскан урынында чайкалып китте. Зәйтүнә апай исә илереп җылый ук башлады. Хәтта без кечкенәләр дә тынып, боегып калдык Шундый ишле гаиләнең бөтен җәй буена бәрәңгесез торып калуы нәрсә икәнен без дә әйбәт төшенә идек.
1944 елның эссе җәен мин әллә нинди ямьсез, авыр, шомлы бер төш кебек кенә хәтерлим. Өй эчендә ачлыктан хәлсезләнгән, ябыгып эштән чыккан шәүләләр йөренә. Әти үзе дә өйалдыңдагы якты бүлмәдә урын җәйгән дә, күп вакыт шунда ятып кына тора. Аның дә йөрер хәле юк. Әле өч яше дә тулмаган иң кече сеңлебез Асия ачлыктан һәлак булды.
Минем Асия сеңлем! Бу якты дөньяда яшәүнең нәрсә икәнен дә төшенергә өлгерми калган сеңлем минем. Менә хәзер синең түгәрәк йөзеңне, нарасый елмаюларыңны күз алдыма китерәм дә. йөрәгемә кан сава Бетмәс-төкәнмәс хәсрәтемнән, үкенүләремнән, авыр уйлардан үземне кая куярга белмим. Йа Аллам, менә бу юлларны язуы да нинди авыр миңа.. Юк. юк. ачлык кына алып китмәде сине бу дөньядан. Кешеләрнең сайсызлыгы, битарафлыгы, күрәләтә ялган сөйләве үтерде сине Мин бу хакта бер яздым инде, тагын да язачакмын әле. Битарафлыкның нәрсәгә кигергәнен кешеләр белеп торсын
Әнинең вафатыннан соң берничә айлар үтүгә, безгә Кышлау авылыннан бер хатын килде. Асияне сорамага
Бирегез миңа бу баланы. Минем үз балаларым юк Үзем карап үстерәм мин аны. диде ул. бишектә яткан Асиягә кулларын сузып
Бирмәделәр! Әти ягыннан якын тиешле Һәдия. Әмин. Сабира апайлар каршы килгән булдылар Янәсе:
Кеше кулларына карап үсмәсен. Үзебез тәрбиялибез аны
Ана сөте, ана гәрбиясе күрмәгән Асия аягына басып тәпи йөреп китә алмады. Еллар буе бишектә ятып, идәндә утырып бөкересе чыкты Шуның янына бер кереп хәлен белүче, кулына алучы булмады Ул апайларга үпкәләрем диңгез кадәр. Кара эш эшләделәр алар! Әгәр шунда бала язмышы турында чын-чыннан кайгыртсалар, аны шул Кышлау хатынына биргән булсалар. Асия исән кала иде бит Исән кала иде' Безнең Асиябез, матур сеңлебез әле дә исән булыр иде Бу дөньяда яшәр, гомер кичерер, балалар үстерер иде.
Яшермим, монда үз өстемдәге гаепне дә зур дип саныйм Ник бакмадым мин Асия сеңлемне. ник һәрдаим аны кайгырта белмәдем9 Аңа ничектер ярдәм итә. күтәреп йөрң. урамнарга алып чыга алырлык идем би! инде Без кешеләр, нигә бу кадәр сансыз? Хәтта бертуганнар арасында! ы мөнәсәбәтләрдә дә Аһ. үкенүләр дәрья сулары тикле алар Мин үземне гомерем буена Асия каршысында. аның нәни рухы кар- шысында зур гаепле дип саныйм.
83
6*
Нихәл итәсең, җанашымның язмышы да шулай булгандыр инде Әгәренки әниебез аны сигез айлык килеш калдырып вафат булмаса, ана тәрбиясеннән мәхрүм калмаса, бәлки ул үлмәс тә иде.
Сугыш елларында, нинди авыр вакытларда әнисез яшәү безгә дә җиңел булмагандыр инде. Алма апайлардан төшкәч, безнең өс-башлар тагын керләнде, ертылды. Үзебез тагын шапшак, тәртипсез балаларга әйләнә бардык. Ә алай да... бала халкы нәрсә белә инде ул? Без ничектер, инде әнине юксынмый да. әни кирәклеге турында уйламый да идек
Икенче әни
иһаять сугыш бетте. Безнең Гомәр абый белән Әхмәт абыебыз, йөрәкләребездән мәңге китмәс моң булып, ерак җирләрдә ятып калдылар. Инде безгә өс-башларыбызны караучы, азрак юньле ризыклар да пешереп ашатучы, олыгаеп килгән әтиебезне дә тәрбия кылып, иртән тамагын туйдырып мәктәбенә озатучы бер кеше әни кирәк икәне бик тә сизелә башлады Дөресрәге, гаиләне оештырып, аңа нур сибеп торырдай бер кеше кирәк икәнен без төшенә башладык. Моны күрше-күләннәр, безгә кергән апай-әбиләр дә исебезгә гел төшерә тордылар. Тик аларның бу хактагы сүзләре төрлечә иде.
Менә. Аллаһы боерса, әтиегез сезгә бер әни алып кайтыр Бу кадәрле әрсезгә калып йөрмәссез аннары Тамакларыгыз да тәмле, өс- башыгыз да чиста булыр Алла кушып шулай булыр.—дип фараз итә түбән очның Әминә апай. Кечкенә генә, күгәрчен кебек җыйнак бу апай бик әйбәт, күңелендәге шәфкате вак сипкелләр төшкән йөзен нурландырып тора. Әминә апай безнең өчен ихластан кайгырта.
Башындагы ап-ак яулыгы өстеннән чем кара камчат бүрек киеп куйган, бик диндар, бик көшкелле Җиһан әби икенче төрле уйда:
һай Алла, җанашларым Бу йортка үги әни килеп төшәр инде, балалар. Ниндиләр генә булыр инде ул?.. Сез бичараларга җәберен бик салмасмы? һи, җанашларым, үги-үги булыр инде ул. үз әниегез булмас. Ничекләр итеп кенә түзәрсез инде, дип. кайгыра Җиһан әби һәм озаклап догалар укып утыра.
Бик юан гәүдәле, шуңа тиң киң күңелле Камилә апай авыр итеп урындыкка утыра, симез беләкле кулларын югары күтәреп. Аллага ялвара:
Ярабби бер Ходаем! Шушы балаларны ярдәмеңнән ташлама. Аларга әни булып миһербанлы бәндәң килсен. Үз әниләре мәрхүмә Зәкия шикелле шәфкатьле бер җан килсен. Ярабби Аллам! Шушы ятимнәреңне ярдәмеңнән ташлый күрмә!
Шуннан инде Камилә апай зәңгәр күзләрен ачкалап-йомгалап. догалар укып утыра, һәм кисәк безгә мөрәҗәгать итеп сорап куя:
Каяле. ристаннар, чәй куймадыгызмы?
Чәй эчү аның иң яраткан шөгыле.
Без үзебез дә ул әнинең киләсен көттек Төрле уйлар белән, кызыксынып. өметләр баглап, хыялларга бирелеп һәм бераз куркып та көттек. Бу вакытларда инде мин үзебезнең авылдан өч чакрымдагы Күәм мәктәбенә төшеп, җиденче класста укыйм, җиткән егет булып киләм Хәзер безнең әти белән үзара мөнәсәбәтләр бик үзгәрде һәм яхшы үзгәрде Аның белән еш сөйләшәбез, хәтта дуслашып киттек дияргә дә була. Җәй көннәрендә без гел бергәләп эшлибез, ишегалларын җыештырабыз, бакча башындагы инеш буенда картаеп утырган өянкеләрне кисеп, кышка утын әзерлибез. Бу өянкеләрне яшь чагында әти үзе утырткан, хәзер инде картайган, кайсыларының эче куышланып, аварга утыралар Кисәргә кирәк Аннары һәр киселгән агач урынына яңасын утырта киләбез.
Менә бу өянкеләр башларын очлап җиргә кадап куйган ботаклардан үсеп киттеләр. Ул заманнарда мондагы җир шулкадәр әйбәт, йом- 84
Н
шак иде Бассаң аяк батарга тора иде. Әнә нинди булып үстеләр' -дип сөйли миңа әти. рәт-рәт булып утырган, башлары күккә ашкан агачларга күрсә ten Ә-әнә тегендә, үр читендә шундый матур түгәрәк күл иде Язларын кыр үрдәкләре төшәр, бала чыгарырлар иде шүнда Инде дөньялар коруга бара дип уфтана әти
Без аның белән, гомумән, күп нәрсәләр турында сөйләшәбез Әти Арчадагы укытучылар әзерләү курсларыннан тыш үзлегеннән лә күп укыган, киң мәгълүматлы кеше, күп нәрсәләрне белә иде Ул вакытта мин үзем дә инде байт ак китаплар укыган, кайчак әтигә төрле кызыклар, шул китапларның эчтәлеген сөйли идем Шундый сөйләшүләрдә мин үзебезгә әни кирәклеге турында да сүз кыстыргалый башладым Ә бервакыт туп-туры әйтеп куйдым
Безгә, ни бит Бер әни дә кирәктер инде. әти. Бу хакта син ни уйлыйсың?
Моңа каршы әти шактый уйланып торды Аннары үзалдына сөйләнгәндәй итеп кенә әйтеп куйды:
Шулай шул. Бер әнисез булмастыр инде
Инде җиденче классны бетереп, чыгару имтиханнары тапшырып йөри идем. Бер көнне Күәмнән бик соңарып, ачыгып, арып-талып мендем. Үзебезнең капка төбенә килеп җитсәм, анда Маһирә апай тора Үзе бик серле итеп елмая.
Бар. җәтрәк өегезгә кер. Анда әнә әниең кайтты Зәкия кайтты. диде ул.
Бу хәбәрдән мин дерт итеп киттем. Минем әнием Зәкия күптән вафат бит инде. Ни сөйләнеп тора бу карчык9 Бер үлгән кешенең кире кайтуы мөмкинме? Бу нинди сүз тагын?
Син... ни сөйлисең әле, Маһирә апай9 Үлгән кеше ничек кире кайтсын инде ул . дидем мин. бик аптырап
Кем әле сиңа үлгән ди. Бар. әнә кергәч үзең күрерсең Күп теленә салынып торма! диде Маһирә апай һәм аркамнан төртеп җибәрде
Әллә ниләр уйлап, курка-курка гына өйгә кердем Ә анда бернинди әни юк, тик бер ят хатын гына йөренә Үзе тәбәнәк кенә, әмма юантык, нык бәдәнле, аяклары күзгә күренеп торган чаган Яулыгы астыннан чыгып торган чем кара чәчләре кыска Йөзе озынча, күзләре җете Мин ишектән килеп керешкә ул көлемсерәп, миңа текәлеп карап алды Өйдә күрше хатыннар да бар иде Шунда кемдер минем аркамнан этәрде
Менә бу синең яңа әниең була инде Барып күреш әниең белән Ходайның рәхмәте, аның да исеме Зәкия икән, дип пышылдады
Мин алгарак үттем, ят хатынга кулымны суздым Дулкын тануымнан шактый кычкырып
Исәнме... әни! дидем
Исәнме.. диде ул. миңа кулын биреп Аның кулы кечкенә, күп хезмәт күргән кешенекедәй кытыршы, әмма җылы иде «Исәнме, улым!» димәде Тик мин ниндидер бер эчке тойгы белән сизенеп алдым әйбәт апай булырга тиеш бу! Белмим нәрсәседер, әллә аз гына көлемсерөүле. эчкерсез күз карашымы, әллә ачык елмаюлы гали йөземе, нәрсәседер аның киң күңелле, уен-көлкене ярата торган, гади мөнәсәбәтле икәнен белгертеп юра иде Кешене аны беренче күрүдән үк сизмср.тәп а чырга була икән Шунда минем кайчаннан бирле инде билгесезлек, ниндидер авыр уңайсызлыклар, шул ук вакытта өметләнеп тә көтү белән интеккән күңелемә иркенлек, яктылык, куанычлар килеп гулды Бу хисләрдән шулкадәр дулкынландым ки. күзләремә ниндидер татлы яшьләр килеп тулды. Тиз генә ишек катына киттем дә кешегә сиздермичә генә ул яшьләрне сөртеп аллым
Бу әни безнең әйтә әле күптән түгел генә килеп кергән иде. күрәсең Өстәлдә аның зур гына төенчеге тора, төенчек әле чишелмәгән дә иле Менә ул төенчеген чиште, башындагы ак яулыгын икенчесе белән алмаштырды. алъяпкычын бәйләде, күлмәк җиңнәрен сызганып куйды Тирә-
ягына, авызларын кин ачкан килеш үзенә текәлеп караватта утырган Ләлә белән Кларага, ишек катында бәрәңге әрчеп утырган Рифатка, мич-учак алларына хуҗабикәләрчә бер карап алды. Әле безнең өйдә үзен карап бәя бирергә кергән күрше хатыннар булуына да карамастан, ул хәзер үк йорт эшләренә керешергә җыена иде, күрәсең, һәм ул ишек катындагы Рифат янына килде.
— Син бәрәңге әрчисеңмени? — диде.
— Бәрәңге әрчим шул. Ашарга кирәк ич,—диде Рифат башын күтә-рмичә эшендә булып.
— Бир әле пычагыңны монда. Үзем әрчим,— диде яңа әни.
Сез шунда безнең Рифатны күрсәгез икән! Ул ялт итеп башын күтәрде, ышанасы да килмичә, авызы колагына җитеп елмайган көе үзен бу җәфадан коткарган шәфкать иясенә карап алды да син күр дә мин күр! Урыныннан дәррәү сикереп торды да җәтрәк урамга, анда уйнарга иптәш малайлары янына чыгып тайды. Артыннан ишеген дә ябарга онытып. Моны карап торган Камилә әби бот чабып көлде.
— һай, җанашым, җанашым! Алланың рәхмәте, көтеп кенә утыра икән ич. Ничек шатланды бит, ничек шатланды. Кошлар кеби очты да китте. Менәтерә, әни кирәк шул сабыйларга. Әни дигән кеше бик тә кирәк шул...— дип сөйләнде.
Әни әллә ни арада гына бәрәңгене әрчеп бетерде дә, учакка ут тергезеп җибәрде. Ул ара да булмады, безнең кайчан юганы да онытылган, төрле касмаклар катып беткән өсләребезне пычак белән кырып юа башлады. Ул инде озак вакытлар чит җирләрдә йөреп, үз йортын сагынып кайткан, анда чисталык, тәртип булдырырга ашкынып кайткан хуҗабикә төсле, безнең өйдә мәш килә, анысын карый, монысын рәткә китерә иде. Кулларында ут уйный иде бу әнинең! Безгә җыелган хатыннар бу хәлне исләре китеп тамаша кылдылар да өйләренә таралдылар. Үзләренең дә өйләрендә эшләре муеннан икәнне исләренә төшерделәр бугай. Алар чыгып китешкә әни минем янга килде дә тезбашы ертылып чыккан чалбарыма текәлеп карап алды, башын чайкап куйды.
— Чалбарыңны салып бир әле. Радик. Хәзер үк үзем ямап бирәм,— диде ул.
Мин өстемә әтинең иске пәлтәсен кидем дә, чалбарымны салып бирдем, үзем пәлтә итәкләрен астыма җыеп, караватка менеп утырдым. Озын пәлтә киюем шуңа, минем чалбар астында бүтән берни дә юк, калганы барысы да анадан тума шәрә иде. Ул заман авыл җирендә балаларның кышын-җәен бер кат чалбар, трусик яисә ыштан киюне без белми дә идек. Әни тиз арада чалбарымның ике тез башын да шоп-шома, бернинди җыерчыксыз итеп ямап та бирде.
- Рифатка да әйт әле, Радик. Өйгә керсен. Аның да күлмәк изүе аерулы.— диде ул.
Монда шунысын әйтим әле, әни беренче көннән үк безнең беребезгә дә «улым» яисә «кызым» дип эндәшмәде. Үзе табып үстермәгән булгач, алай ук якын итеп эндәшүе аның өчен уңайсыз булгандыр инде, күрәсең. Ул гомере буена безгә «Радик», «Ләлә» дип, исемебез белән генә эндәште. Әмма ләкин моның өчен аңа беребезнең дә бер тамчы үпкәсе юк Чөнки ул шул исемне ниндидер бер эчке җылылык белән, йомшак итеп, күңелгә ятышлы итеп әйтә иде.
Без иртән йокыбыздан кем кайчан тели, шул вакытта торып күнеккән идек. Дөресен генә әйткәндә бу хәл үзе йортта тәртип булмауның башы. Килгәненең икенче көнендә үк әни безнең барыбызны да бер вакытта, гадәттәгедән шактый иртә уятты. Кемнәрдер моңа ризасызлык белдереп, шыңшый да башлаганнар иде. тик бик тиз тукталдылар. Чөнки без торганда инде өстәлдә ак самоварыбыз җырлап утыра, зур табак белән уртага куелган, ярып пешерелгән бәрәңгедән тәмле парлар бөркелеп тора иде. Әни әтиебезне ашатып мәктәпкә үк озаткан иде инде.
— Йокыдан бармагыз да бергә, иртә торып өйрәнегез. Урык-сурык ашап йөрисе түгел. Ходай үзе дә иртә торганга бирермен дигән! — диде әни һәм үз эше белән мәшгуль булып өйдә әрле-бирле йөргән килеш, «иртә юрганга бирермен дигән!» дип берничә тапкырлар кабатлады. Ничектер, башка сөйләмнән үзгә, көйле итеп, һәр сүзен аерым-ачык итеп, басым ясап кабатлады, һәм без тиз арада белеп алдык, бу яңа әнинең үзе әйткән сүзләрен үз алдына кабатлап йөри торган сәер генә бер гадәте бар икән. Ул сүзләрен эш арасында, беркемгә дә атамыйча гына кабатлый Бу аның үзенә аерым бер фикер йөртү, уйлау үзенчәлеге иде. күрәсең.
Радик, без синең белән Түбән Шашыга гына барып кайтыйкмы. Анда минем әйберләрем калган иде Күтәреп кайтырбызмы инде’ — диде әни миңа иртәнге чәйдән соң.
— Барабыз! Күтәреп тә йөрмибез әле. Безнең «уфалла» бар. Шуны тартабыз да китәбез, алай җайлы булыр... әни! дидем мин Менә, «әни!» дигән сүз үзеннән-үзе чыкты да китте. Кичәдән бирле аңа ничек эндәшергә белмичә азаплана идем, хәтта берничә тапкыр телгә «апай» дигән сүз дә килгәләгән иде. Шулай итеп инде законлы төстә әниле булдым да куйдым.
Без лапастан үзебезнең «уфалла» арбасын алдык та. Шашыга киттек. Түбән Шашы безнең Дусымга өч кенә чакрым, әни безгә шул авылдан килгән икән. Ул анда бер хатын белән өйдәш торган, шунда аның кайбер әйберләре, урын-җирләре калган икән. Без хәзер шуларны алырга барабыз. Кул арбасын икәүләп тартып, юл буе сөйләшеп бардык
— Әни, синең дә исемең Зәкия икән, әйеме? Безнең үлгән әнинең дә исеме Зәкия иде. Бик кызык килеп чыкты инде бу. әйеме? дидем мин
- Бу әйбәт инде үзе. Әгәренки бер йортка бер исемдәге ике кеше килсә, ул йорт бәхетле була дигән. Алла боерса, менә бәлки бергә оешып торып та китәрбез әле. Әгәренки сез минем сүземне тыңласагыз, мин дә сезгә әйбәт булырмын. Мине әни дип танысагыз. Менә ничек булып китә бит әле ул. Белмәссең тагын диде әни.
— Ни эшләп белмәссең дип әйтәсең аны, әни? Безгә бит синең белән уңайлы да. күңелле дә. Беренче көнне үк шулай булды ич әле. Без әнидән башка бик күп тордык ич инде. Бер дә рәхәт күрмәдек Алай димә син. әни. Бергә торабыз диген син!—дидем мин.
- И, Радик, син дә алай димә. Алай ансат кына булмас инде ул. Тормыш алып барасы бар ич әле. Әтиегез Хәбибрахман да нинди кешедер тагын? Апаең Зәйтүнә дә мине бик яратып бетермәс инде Мин инде... бик алай килешле дә түгелдер. Менә, күреп торасың, бу чәчләрем дә бик кыска, -диде әни, моңсу гына игеп. Ул мине инде барысын да төшенерлек, барысын да киңәшерлек, җиткән бер егет кебек күреп сөйләшә иде. Ә минем тагын, нәкъ кичә аның белән беренче күрешкәндәге шикелле күңелем нечкәрде, күзләремә яшь килде. Бу тәбәнәк кенә, кәкре аяклы, кытыршы куллы апайны мин күңелем белән әнием кебек кабул иткән идем инде. Киләчәк тормышыбызда аңа өметләр баглаган идем. Әнисез торулары чыннан да кыен бит ул. Әни юклык ул бала чакта гына түгел, ә кеше үсә барганда да, хәтта инде үзе гаиләле, балалы булгач ia үзен гел сиздереп тора, зур бер күңел китеклеге булып кала Ә бу әни бездә калачагына да ышанып бетми, әнә ниләр уйлап гора икән
Юк, юк, әни! Ни эшләп инде Безнең әти дә болай әйбәт кеше Зәйтүнә апай да үз и гәр әле. Үзенә никадәр җиңеллек килә ич аның Безне карап изаланды ич инде ул да. Әнә кичә Рифат ничек шатланды Ләлә белән Клара да шатландылар. Син безгә бик. бик кирәк, әни Син бездән беркая да ки i мисең инде! дидем мин. ихлас күңелемнән һәм сүзне икенче! ә бору өчен сорап куйдым Ә синең бу чәчләрең ни эшләп болай кыска, әни? Син аларны кистереп йөрисеңмени’
Юк ла... диде әни, шактый уңайсызланып Мин гиф белән авырып киткәнмен. Аздан гына үлмичә калганмын Шул чагында минем чәчләремне алганнар. Бөтенләй кыркып алганнар. Менә хәзер, Аллага
шөкер, үсеп киләләр инде. Азрак кеше төсенә дә керәм инде,—диде әни һәм миңа үзенең тәрҗемәи хәлен сөйләп бирде.
Ул үзе Мариның Пичуш дигән татар авылыннан икән. Бу авылны мин дә беләм. ул безнең Дусымга унбиш чакрымнар тирәсе. Мари урманнарына Шиншегә утын алырга барганда юл читендә күренеп кала. Әни шул авылда туып-үскән, аннан төзелеш эшләренә язылып, Казан каласына килгән. Ул елларда авылдагы ачлык-ялангачлыктан, колхозда бер тиенсезгә бушка эшләүдән качып китү хәрәкәте халыкта бик көчле идс. Авыл кешеләре тимер юллар салу, сазлыклардан торф, җир астыннан күмер чыгару, шәһәрләрдә йортлар салу кебек авыр эшләргә язылып китәләр, ансат кына Советлар Союзының биниһая ерактагы тарафларына кадәр барып чыгалар иде. Хәтта Мәскәүнең үзенә барып урнашырга да була иде. Шулай итеп кешеләре китә-китә бөтенләй таралып беткән авыллар да булды.
Әни Казанда эшләгән, шунда төпләнеп калырга да нияте булган. Бер татар кешесенә тормышка да чыккан. Әмма ул бәндә белән алар юньле тормыш корып җибәрә алмаганнар. Ул кеше, ә бәлки бичарадыр, тиз арада эчеп-тузып юлдан язган. Әнинең аннан бер баласы да булган, ул нарасый да үлеп киткән. Менә шушы хәлләрдән соң инде әнинең шәһәр җирендә торып каласы килмәгән. Ул кулын селтәгән дә авылга, Түбән Шашыдагы бер якын тиешле кешеләренә кайткан. Колхозда эшләгән, фермада тиз арада алдынгы савымчы булып киткән. Аны колхозда бик яратканнар, гел бүләкләп, мактап торганнар. Соңыннан миңа ул колхозның рәисе, бөтен Татарстанга данлыклы Фәйзи ага Галиев әнине хәтерләп: «Зәкия апаймы? Бик әйбәт иде. алтын куллы хатын иде ул. Синең әниең булган икән. Карале, бәхетле булгансың син!»—дип сөйләде. Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә әнигә тиф авыруы тигән. Хәзерге яшьләр, Аллага шөкер, аны белми, ул елларда тиф дигән бик хәтәр авыру бар иде. Кайчагында бу зәхмәт киң тарала, аннан күпләп кеше кырыла иде. Мондый сырхау чагында теләсә кемнең, хәтта хатын-кызларның да чәчләрен төптән кыркып алалар, ә тифтан исән калып сәламәтләнгән кешеләрнең исә һәрвакыт акылына зыян килеп кала, һәм алар берничә айлар буена акылга шактый җиңеләеп, ни эшләгәннәрен белми, теләсә ни сөйләнеп йөриләр. Безнең әни дә боларның барысын да үз башыннан кичергән, берничә айларга акылга да җиңеләйгән. Ул үзләренә кергән күршеләренә: .
Нәрсәгә дип кердең монда? һи. оятсыз икәнсең син... Менә шушы кайнар бәрәңгене алып күзеңә китереп сугармын берне. Белерсең аннары! — ди торган булган. Әлбәттә инде, ул моны үзе белеп эшләмәгән. Соңыннан сәламәтләнгәч кенә, күршеләре моны аның исенә төшереп, бергәләп көлешә торган булганнар. Әни, Аллага шөкер, ахыргы чиктә бу чирдән исән-сау котылган.
Мин әни сөйләгәннәрне тыңлап бара торгач, без Түбән Шашыга килеп тә җиттек. Кечерәк кенә бер йортның капка төбенә килеп туктадык. Шунда ук безнең каршыга түгәрәк битле, яшь кенә бер хатын йөгереп чыкты. Әнине кочаклап алды да. елап та җибәрде:
- һай. Зәкия апай, җанкисәгем. Синең мине ташлап китүләрен мени инде бу? Синнән башка ялгызым мин ничекләр көн итәрмен инде? Бигрәкләр дә килешеп яши идек ич синең белән, һай. җанкисәгем. .—дип сөйләнде ул хатын, күз яшьләренә төелеп.
Әни үзе дә елап җибәрде. Аннары яулык чите белән күзләрен сөртеп алды.
- Китәм шул инде, Мәхмүдә җаным. (Ул хатынның чын исемен онытканмын.) Менә... шулай килеп чыкты ич әле. Бер Ходаем шулай кушкандыр инде. Менә бу ятимнәргә әни кирәк икән ич — диде ул, миңа күрсәтеп.
Теге хатын шунда гына миңа текәлеп карап алды. Ни хикмәт, бер дә яратмыйча, усал итеп карады.
Кара аны, бүрәнкә авыз, сез анда Зәкия апайга ямьсез сүзләр әйтеп аны рәнҗетмәгез. Сез җиберләргә хезмәткә китә инде ул Бик әйбәт ул. Без аның белән ничә еллар тордык Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез аны Ишетсен колагың, бүрәнкә' дип тукыды ул мина Дөресен генә әйткәндә, аның болай сөйләшүеннән бик хәтерем калды. Тел очыма аның авыз-борыны хакында да бик тасвирлы сүзләр килгән иде дә. әйтмичә калдым инде Әни хакына түздем
Ул хагын самавыр куеп җибәрде. Чәй янында алар әни белән сөйләшеп, тагын елашып утырдылар. Аннары без әнинең яшел төсле кечкенә генә сандыгын, урын-җирен. тагын вак-төяк әйберләрен «уфал- ла»га чыгарып төядек Алар җәмгысе шул кул арбасына сыеп та беттеләр. Без әни белән арба тартып, тагын юл буе сөйләшеп кайттык. Әни хәзер моңлы күренә, үзе күпме торган авылны, иптәш хатынын ташлап китүе аңа да авыр булгандыр инде
~ — Арагыздан син иң акыллысы күренәсең. Радик Шуңа күрә сиңа әйтәм бу сүзләремне. Әгәренки үзегез тәртипле булсагыз, минем әйткән сүземне тыңласагыз, мин дә сезгә рәхим-шәфкатьле булырмын, дип сөйләде әни. Мин сизеп бардым, ул ихлас күңеленнән сөйли иде Булган кадәр ризыкларны вакытында әзерләп ашатырмын. Өс-башыгыз юылган, ямалган булыр Тик сез үзегез дә мине әни дип танырсыз, миңа булышырсыз Йа. Аллам. Ят-чит балалар арасына керәм инде мин. Бер Ходаем, мине рәхмәтеңнән ташлама инде. Ни хәлләр итим, язмышларым шулайдыр инде минем диде әни һәм гагын елап аллы. Мин тагын, бар белгән сүзләремне әйтеп, аны тынычландырырга тырыштым.
Шулай итеп. Алланың рәхмәте белән, ничә еллар үксез килеш иза чиккәннән соң. без дә әниле булдык, һәм тормыш-яшәешләр дә бердән үзгәреп, җайланып китге Иртән торышыбызга безгә кайнар чәй. бәрәңге әзер була. Ә өйләгә инде әни көн саен барлы-юклы оннан токмач җәеп, тәмле итеп аш пешерә. Кич белән тагын вакытында тукланабыз Өс-баш ертык көе. аннан-моннан бүселеп, юылмаган керле күлмәкләрдән йөрүләр бетте хәзер. Безнең бу кәкре аяклы, юантык әниебез. Алланың рәхмәте, бернинди ару-талуны белми иде. ахры Иртүк торып, җырлый җырлый күңелле итеп үзалдына шигырьләр сөйләп, бертуктаусыз эшләде ул. Безнең өйалдыңдагы караңгы бүлмәне, якты бүлмәне, очырмаларны бер ай буе чистартты, тәртипкә салды ул. Әти аның өйалдында. очыр- маларда дөбер-шатыр килеп, нәрсәләрнедер ду күчереп эшләп йөргәнен тыңлап тора да. башын чайкап, көлеп куя иде
— Менә бер бичура килде бит әле безгә Чын бичура затыннан инде бу...
Әти. үзе озын буйлы, төз гәүдәле, күркәм генә кеше, бу әнигә, гомумән, мыек астыннан көлебрәк карый иде Кем белә, үзенә бик тиң күреп тә бетермәгәндер инде Бервакыт шулай без әти белән ишегалдында утын кисәбез Әни дә шунда гына, гавыклар ашата, тагын ниләрдер эшләп мәш килә. Әти аның чатан аяклары белән вак-вак атлап, туптай тәгәрәп йөргәнен карап торды да. көлеп җибәрде
Күр инде син моны Бигрәк тәбәнәк Әллә ни килешле дә түгел инде бу. Ни хәл итәсең, кая барасын бу кадәр бала-чага белән дип сөйләнде ул үзалдына
Тик ошбу дөньяда һәркемнең үз мәнфәгате шул Әтиебез бәлки яңа әнине үзенә тиң күреп тә бетермәгәндер, икеләнүләре булгандыр Ә без балаларга исә. шәхсән минем үземә, бу әни бер дә килешсез түгел, бик ят ымлы, анттан ниндидер күңел җылысы, шәфкать сирпелеп тора сыман тоела иде Ул хәтта Тукайның бик күп шигырьләрен яттан белә булып чыкты Эш арасында аларны сөйләп йөрергә бик ярата иле Шигырьләрне җырдай сузып, һәр иҗеккә бик килешле итеп басым ясап, гаҗәеп моңлы һәм тәэсирле игеп укый. Аның моңлы тавышы әле дә булса исемдә:
Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар Кырлар, якын урманнар, Таулар, баглар, бакчалар Нурга гарык булганнар...
Инде дә әни «Сак-Сок» бәетен укып җибәрсә, үзенең дә, минем дә күздән яшьләр килә.
— Кайда, кайчан өйрәндең син бу кадәрле шигырьләрне?—дип сорадым мин әнидән.
— Кыз вакытымда мин авылда мәдрәсәгә йөрдем. Безнең абыстай Тукайны бик ярата, аны яттан белә иде. Үзе дә шигырьләр чыгарды. Шул абыстай өйрәтте безне. Бик әйбәт итеп өйрәтте. Менә, әле дә онытылмаган ич,—диде әни һәм «Бала белән күбәләк» шигырен укый башлады.
Әни үзе генә туктаусыз эшләп калмады, безне дә йорттагы вак-төяк эшләргә күнектерә килде. Без димәктән, бу вакытта инде без йортта нибарысы дүрт бала торып калган идек. Мин, Рифат, Ләлә, Клара. Фаяз абыйны әле безгә әни килгәнче үк армия исәбеннән алдылар да, әллә кайда бик ерактагы Магнитогорск каласына ФЗӨ мәктәбенә укырга җибәрделәр. Зәйтүнә апай Казанга, төзелеш эшләренә язылып китте. Эшкә өйрәнү димәктән, бу вакытта инде мин җиткән егет, иртән үзем иртүк торып лапаска, мал-туар карарга чыгып китәм, абзарларны чистартам. Ә җәйләрен без Рифат белән «уфалла»га җигелеп алабыз да, җыен коры елгалар, чокыр-чакырлардан печән, чүп үләннәре җыябыз. Кышка малларга азык әзерлибез. Әти белән тау астындагы өянкеләрне кисәбез, яңаларын утыртабыз. Ул киселгән агачларны турап, иңбашына салып өйгә ташыйсы да бар бит әле. Андый авыр йөк белән бакча сукмагыннан үргә менүләре аһ-һай читен. Әле дә булса бик истә бу эшләр. Безнең балачак авыр хезмәт белән үтте.
Ләлә белән Клара өйдә әнигә булыштылар, каз бәбкәләрен карадылар Әни аларны хатын-кызлар эшләренә, йон эрләп оекбаш, шәл бәйләргә дә өйрәтте. Бернинди эштән чирканмыйча, хезмәт сөючән булып үстек без һәм гомеребез буена шулай булып калдык. Мин әнинең «иртә торганга бирермен дигән!», «эшләгәнгә бирермен дигән!» дип кабатлап йөрүләрен әле дә булса хәтерлим.
Бервакыт өйдәге инде искереп беткән, төтен дә тартмый башлаган иске олы мичне сүтеп чыгарырга туры килде.
— Мичне сүтәрбез дә ташларбыз анысы. Тик менә яңасын чыгарганда яңа кирпечләр дә кирәк булыр бит әле. Менә аларын кайдан аласы? — дип хафага төште әти.
Ком базы Шашы тавында гына. Аста кызыл балчык та бар Шул арны алып кайтасы да кирпеч итеп сугасы. Ник әле аның өчен генә дә кайгырып торырга,—диде әни.
— Сугасы... Ә кем сугар соң ул кирпечне?—дип көлде әти.
— Ай Алла! Менә Радик белән без тотабыз да сугабыз аны. Аңа кем кирәк соң тагын?—диде әни.
Әти бу эшкә бер дә ышанмаган иде. Әни үзе күрсәтеп, карап торып, миңа кирпеч суга торган калып ясатты. Аннары без шул ук «уфалла»га җигелеп, Шашы тау башына менеп киттек. Комын, балчыгын ташыдык. Бакча башына сай гына чокыр казып, анда ком, балчык салдык, өстенә су койдык. Аякларыбызны чишенеп ташладык та. балчык издек, һәм, ни әйтерсез, кирпечне суга да башладык. Андый-мондый гына түгел, бөтен фасоны килгән, читләре тип-тигез, менә дигән кирпечләр! һәм мин тиз арада кирпеч сугу остасына әйләнеп киттем. Без әни белән ул кирпечләрне куышлап өеп яндырдык та әле.
Әни килеп елдан артык вакыт үткәч, безнең тормышта тагын бер күнелле вакыйга булды әле. Беркөн шулай көндез басуда эшләп, кичен өйгә кайтып киләм. Капка төбендә мине тагын шул ук Маһирә әби туктатты.
— Сөенче, сөенче синнән! Анда синең тагын бер энекәшең булды. Әниегез Зәкия бала тапты. Алланың рәхмәте белән ир бала' диде ул.
Мин йөгереп өйгә кердем. Анда матчада безнең барыбызны да тирбәтеп үстергән бишек тагын элеп куелган, бишектә яңа туган нәни бала ята иде. Түгәрәк кенә, гаҗәп матур малай Безнең унынчы туганыбыз!
— Ә исемен Гаяз дип кушабыз. Гаяз! дип белдердем мин өй- дәгеләргә. Мин тапкан исем барсына да ошады бит. рәхмәт төшкере!
ез шулай әни тәрбиясенә, ана кайгыртуына тиенеп, хәйран гына көн итеп ята идек. Мин Күәмдә җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң. Олы Әтнә урта мәктәбенә укырга кердем Әтнә бездән биш чакрым булса да. көн саен барып-кайтып укыдым Инде урта мәктәпне дә тәмамлыйсы елым иде. Исәбем дә ачык, кулыма өлгергәнлек аттестаты алу белән Казан каласына барып, медицина институтына укырга керәсе идем. Бу уемны әти дә бик хуплады
Бик әйбәт, врач булырсың. Менә мине дә үзен дәваларсың. Гомерем буена үпкәләрем авыртып, иза чигәм бит инде,— диде, өмет белән әйтте.
Булмады, булмады! Язмаган икән, миңа табиб булу да, үз әтиемне үзем дәвалау да язмаган икән. Кыш уртасы вакыт, безнең каникуллар иде. Әти Әтнәгә, укытучыларның ел да үткәрелә торган кышкы конференцияләренә барырга җыенып йөри Аның әллә ни хәлләре үзгәреп, сырхаулары көчәеп йөргән вакытлары иде бу Ә көннәр бик салкын тора Шунда Әтнәгә җәяү чыгып китәргә исәп тота бу.
Җәяү бармыйсын. Үзем ат җигеп илтеп кайтам мин сине! дидем мин аңа. Ат чанасына күп итеп печән салдым, әтине үзебезнең һәйбәт толыпка төрдем. Әмма ул көннәрнең салкын һавасы әтиебезнең зәгыйфьләнеп беткән үпкәләрен барыбер куырып алган булып чыкты Әти инде моннан ары мәктәпкә менеп укытып та йөри алмалы Конференциядән кайтып керешенә урын өстенә егылды. Шул елның февраль аенда ук вафат та булды. Әти үлгәч аны карап, тетрәнеп киттем Бичараның үпкәләре шулкадәр кабарган, менә күкрәк читлеген ерып җибәрерләр төсле иде Җанашым, вафатында әле ул да карт түгел, илле җиде яшендә генә иде.
Әтиебез үлгәч, ничек яшәгәнебезне, алга габа тормышыбызны мин бер язып чыктым инде. Кабатлап торулар кирәкмәстер Тик инде үзе дә күптән вафат икенче әниебезнең изге рухына тагын бер кат рәхмәт хисләремне белдерәсем килә. Әтинең вафатыннан соң күпләр аны безне ташлап китәр дип юраганнар иде Ул алай итмәде. Без үсеп туган йорттан таралып беткәнче тәрбия кылды, хезмәтен кызганмады
Әни авылда, энебез Гаяз һәм киленебез Рәйсә тәрбиясендә кадер* хөрмәттә торып, бик картаеп, сиксән өч яшендә вафат булды Исәнлегендә без аның янына гел кайткалап тордык, кадерен белдек, соңгы юлына да олылап озаттык .
И минем газиз әниләрем! Берегез безне бу якты дөньяга китерде, икенчегез үстерде, олы юлга чыгарды, һәркайсыгызның урыны оҗмах га булсын. Йарабби!
J Июнь. 1996 ел.
Арча