Логотип Казан Утлары
Публицистика

Дустымны юксынам


Йолдыз атылса — эзе кала.
Шагыйрь үлсә—сүзе кала.
Күптән түгел генә менә шундый шигъри юллар язып. Нократ-Чулман төбәге әдәбияты торышы, язучыларыбызның аянычлы язмышы турында уйланып алган идем. Әйе, ни кызганыч!—дистәдән артык як гашларым-каләмдәшләрем бу тормыштан бик яшьләй, көтмәгәндә китеп барды Кинәт вафат булуларынын сәбәпләре дә бер-берсенә охшаш—инфаркт, йөрәкләрнең тибештән тукталуы, канда лейкоцид җитмәү авыруы. Әйе. барысы да йөрәккә барып тоташкан шул Менә ул ямансу исемлек: Эдуард Касыймов, Газизҗан Кашапов. Альберт Сафин, Вәкил Ахунжанов. Мөхәммәт Шәйхи. Гомәр Нигьмәтуллин, Афзал Нигьмәтул- лин, Леонид Остапенко, Хәниф Хөснуллин, Юрий Малков, Кадыйр Сибгатуллин, Валерий Суров, һәм менә әле яңарак кына -Ямаш Игәнәй
Соңгы яра бигрәк тә әрнүле, үзәкләрне өзеп сызлый, диләр. Шулайдыр... Тоям. Игәнәйне югалту минем өчен аеруча авыр... Чөнки Ямаш, вафат булыр алдыннан гына, соңгы айларда. Чаллыдагы «Аргамак» журналы мөхәрриятендә еш була иде — безнең эш урыннары, язу өстәлләре дә янәшәдә генә иде
һәр язучының тормыш юлы, иҗади язмышы аның үзенә генә хас, беркемне дә кабатламас була Берәүләрнең тормышы, язгы ташкын кеби ашкынып, давыл кеби атлыгып, шаулы уза. Ә инде икенделәренең яшәве—салмак кына, уйчан гына, үзенең тирән, киң колачлы суларын горур рәвештә тирбәтә-тирбәтә ерак- еракларга юл тотучы елгага охшаган Андыйлар үз эшләрен тыйнак кына, артык тавыш, шау-шу чыгармыйча, җиренә җиткереп башкаралар. Талантларын, көчләрен, хисләрен жәлләмичә, халыкка тугры хезмәт итәләр
Шагыйрь, публицист, милләтпәрвәр Ямаш Игәнәй (Ананий Нестор улы Малов) шундыйрак тыйнак холыклы, көчле рухлы, зур талантка ия булган шәхесләрдән иде
Мин аның белән җитмешенче елларда танышкан идем: Ямашның Баулыдан әле яңа гына Мамадышка күчеп, биредә район газетасы мөхәрриятенә эшкә урнашкан чагы иде. Мамадышта яши башлавының беренче айларында ул редакция бүлмәсендә, идәнгә матрац җәеп, өстенә пинжәген генә ябынып, «фронтовикларча» йоклый иде — чөнки Баулыдагы фатирын алмаштырып, гаиләсен үз янына күчерүдә ниндидер кыенлыклар килеп чыккан иде... Шулай да — ул вакыттагы яшәеш шартларының шактый четрекле-мәшәкатьле булуына карамастан — Мамадышта чакта Ямашның, шагыйрь буларак, иҗади осталыгы күзгә күренеп үсте һәм ул, язучы сыйфатында, нәкъ менә шушында формалашты
Әйе, без әле ул елларда киләчәкләребез турында иксез-чиксез планнар корып, хыялый дөньяларда инсафлы, тыйнак кына яшәүче яшь әдипләр булсак та, ниятләребез изгедән, олыдан иде: канатлы Тулпарны йөгәнләп. Зур Әдәбиятка кереп китү! — Шигъри Галәмгә сәфәр чыгу!.. Шөкер, Ямаш Игәнәй үз хыялына иреште: сәфәргә генә чыгып калмады, ә үзе дә Шигъри Галәмдә якты Йолдыз булып кабынды. Игәнәйнең бай иҗатын шигырь сөючеләр яхшы белә һәм ярата, аның әсәрләре дәреслекләргә һәм шигъри антологияләргә кертелә, төрле җыентыкларда әледән-әле дөнья күрә килә
Әйе, Мамадышта яшәгән еллары Я. Игәнәйгә рухи көч бирделәр, ижатына пар канатлар куйдылар. Биредә чакта ул олуг әдип остазыбыз Шәйхи ага Маннур белән якыннан танышты, аның шифалы рухи ярдәмен тойды, бихисап шигырьләр язды (Бераздан - 1981 елда — алар Казанда, Татарстан китап нәшриятында чыккан «Сәфәр чыгам» исемле мөстәкыйль җыентыкта дөнья да күрделәр) Минемчә, Ямаш Игәнәйнең ижади үсешенә, шулай ук Ринат Мөхәммәди- ев, Әхмәт Гадел, Зиннур Мансуров, Вәкил
Ахунжанов. Рафаил Газизов. Нәзифә
Кәримова. Шаһинур Мостафин кебек Мамадыштан чыккан язучыларга. Рим Салихов. Сәмигулла Хәйретдинов. Зәки Хәнәфиев. Зиннур Хасанов. Чәчкә Хөс- нетдинова. Люция Фаршатова, Зөфәр Әгьзәмов. Вәлия Гыйззәтудлина. Варис Миннеталиев. Алсу Дияр. Фәнил Миннеханов кебек район-республика күләмендә танылган журналистларга ул заманда биредәге газета редакциясе каршында гөрләп эшләп килүче «Агымсу» әдәби-ижат берләшмәсе зур йогынты ясады. Их. нинди бәхетле, матур мизгелләр кичердек без ул утырыш-жыелышларыбызда! Төн урталарына кадәр шигърият турында бәхәсләр, яна шигырь-хикәяләр. парча- нәсерләр укулар, бихисап фикер алышулар!
Укучыларыбызның шътибарын кирәгеннән артык жәлеп итәргә җыенмыйм, әмма Ямаш Игәнәй белән Мамадышта булган гадәттән тыш хәлләрнен кайберләрең искә төшереп үтмичә булдыра алмыйм: чөнки аларда шагыйрьнең ихласлыгы, ярдәмчеллеге, кешелеклелеге ярылып ята
...Беренче вакыйга жәйге эссе көннәрнең берсендә була. Ямаш, гадәтенчә, җилкәсенә кармак таякларын салып, кесәсенә блокнот белән карандаш кисәген тыгып, Нократ яр буена юнәлә (Ул еш кына Яковка болыннары янындагы «Унсигезенче перекат» турындарак. минем әтием янәшәсендә балык тотарга ярата иде). Кармакларын салып. Ямаш үз уйларына чак кына чумарга да өлгерми, кинәт елгадан кемнеңдер ярдәм сорап кычкырган үзәк өзгеч тавышы ишетелә. Таллыкны аралап, шунда бакса, ни күрсен бер яшүсмер малай, елга эченә ераграк йөзеп кергән дә. хәзер инде кире ярга чыга алмыйча, батып ук бара икән Ямаш, чалбарын тиз генә салып ата да. малайга ярдәмгә ашыга Берничә минуттан соң. ул. яшүсмерне чәчләреннән тотып, аны ярга таба сөйри дә башлый. Бәхеткә. Ямаш бу баланы коткарып өлгерә, ярга чыгаргач, беренчел медик ярдәмне дә күрсәтә, әтием Габдулла чакырырга өлгергән «Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып га җибәрә Икенче мәртәбә Я Игәнәй район газетасының җаваплы сәркатибе Әхмәт ага Хуҗиевны балык тотканда боз астына китүдән коткарып кала Шуннан сон гына Ямашның батырлыгы турында белеп алалар, аның турында республика газетасында язып чыгалар һәм хәтта (бу сирәк очраклардан берсе!) бүләклиләр дә СССР Югары Советы Президиумының 1977 елгы 20 август Указы нигезендә. Ананий Маловка (Ямаш Игәнәйгә) «За спасение утопающего» («Батучыны коткарган өчен») медале тапшырыла
Менә бүгем, истәлекле шул вакыйгадан сон инде егерме ел вакыг узгач. Ямашның язмышы турында гагын бер мәртәбә уйланып утырдым Әйе. төрле хәлләр узган инде аның башыннан ошбу җирдә илле тугыз ел яшәве дәверендә Әмма шунысы сөендерә Игәнәйнең бөтен гомере диярлек кешеләргә игелек кылып, «батучыларны коткарып» үткән — монысын инкарь итеп булмый Гамь- ле-аһәңле шигъри юллары белән Я Игәнәй (аның «Йолдыз булып ян’». «Хәзинәләр иле». «Игелекле төбәк» һ. б исемнәр астында дистәгә якын китабы чыкты) замандашларының рухын терелтергә тырышты Сөекле халкының тарихын вә мәдәниятен тулырак яктыртырга ашыкты. Кырым татарларына да рухи ярдәм кулын сузды алар турында чын дөреслекне сөйләүче «Бәддога» исемле ялкынлы публицистик язмалардан торган саллы документаль китап та бастырып чыгарды Үзе яраткан, якын күргән «Аргамак» журналына да. «Керәшен сүзе» газетасына да олы күңеле җылысын салды ул. Балалар өчен дә күп кенә әсәрләр иҗат итте..
Әйе. йолдыз агылса эзе кала. Шагыйрь үлсә сүзе кала, җыры кала . Ә инде Ямаш Итәнәйнең җыры безнең арада калган икән, димәк, ул һаман да яши Ватанына, туган халкына игелек кылуын дәвам итә'