ДОГАЛЫ ЕЛЛАР
Чатыр тау жиле
сәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете Чатыр тау, исәнме!.
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.
Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә.
И бу җиһанның гадел минутлары...
И бу җанның убылыр упкыннары..
Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе юаныч бирә, күңел дөньяның чиге офык сызыгына тоташа да йөрәген тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый
Ә җиле...
Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, Шатлыгыннанмы әле җырлый, әле көлә, әле үкси Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый Юк. мондый җил. мондый да саф. мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми.
Рәхмәт сиңа. Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа!
Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән
Тауларга карап күк тирәнлеген күрергә була Башын күтәреп, күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган Ш\шы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Сзәрле. Ык буе тугай-кырларын гамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!
Дәвамы Башы 9 нчы санда (1996) чыкты
И
Балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут-кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый- кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы - бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган ша1ыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер...
Еллар үтсә дә онытмыйлар Казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, «Чатыр тауга сәлам әйт!» дип. нәүмиз-кызыгып калалар.
Тау артында таулар бар, дигәнгә мин. юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты — Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолет канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме — болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында...
Ә Чатыр тау —башка...
Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да. иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул. рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уй-вөҗүдеңнән аерылып. Алла катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм. үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан сон инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу. дип. икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер Шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.
Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары...
Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ..
Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып, кул болгый идең бит. күз яшеңне күрсәтмәс өчен.
һәр хушлашуда — бәлки бу соңгысыдыр... дигән бәхилләшү төсмере бар Әмма саубуллашкан чакта безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен...
Йә, хуш. Чатыр тау!
Бәхетем дә. ләхетем дә синдә булсын, туган җир
Ә син. эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без-кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал!
Ярабби.
Туфанлы хәтер
Мәгънәләр өстәленнән ширбәт алган кеше Ничә Әму-Дәръялар эчсә дә,
канәгать булмас.
Г Утыз Имәнм
гәр күңелендәге Алла урынына шом-курку галәмәте кереп ояласа, каләм ияләре өчен бу тере килеш үз каберең өстендә йөрүгә бәрабәр. Юк. мин утызынчы еллар мәхшәрен исән кичеп чыккан өлкән язучылар истәлегенә күләгә төшерергә җыенмыйм Бары тик акны ак, караны кара, дигән дөреслеккә якынаерга тырышып уйланам. үкенечле гамьгә биреләм. Мәскәүнең тимер йодрыгы тәэсирендә һәр шаукымга сукырларча иярү, күндәм ышану, җан асрау өчен йөрәгең кушмаганны язу болар бар да дәүләтсез ятим калган халыкның рухын сүндерүгә, гореф-гадәтеннән, дененнән. милли холык хаятеннән читләштерелгән ясалма әдәбият тудыруга китерде. Әгәр дә. егерменче еллардан алып бүгенге көнгәчә сузылган әдәби мирасны вакыт иләгендә җилгәрсәң, ул мирастан киләчәккә алып барырлык чын бөртекләр күпме калыр иде микән?..
Юк, минем бу дәверне кичкән әдипләрне һич тә гаеплисем килми Гарасатлы дәвер күпме сораса, шул кадәрле корбан канлы җәмгыять тегермәнендә тартылырга тиеш булган Чын сәләт ияләре, чын зыялыла- рыбызның күбесе төптән киселгән, алар урынына гиз арада денен алыш-тырганнар яисә олуг максатлар хакында бөтенләй хәбәрдар булмаган (завод-фабрикалардан йолып алынган «эш атлары») такмакчылар калыккан. Табигый сайланышка корылырга тиешле әдәби мөхиткә очраклы юлаучылар кереп тулган, өстән астыртын күзәтеп торган хакимият куенында җылынып, яңа корифейлар, мөгәнәббиләр (ялган пәйгамбәрләр) пайда булган.
Өлкән әдипләр мәсләген рәнҗетми генә безгә бу хакта уйлану кирәкме? Хәер, күрмәмешкә салышып дәшмәсәк тә, килер буыннар бу дәверне салкын акыл белән үзләренчә сүтеп җыячак, әдәбиятны габигый ярларына кайтарачак Без дәшмәсәк тә... Девон тирәнлегендә калган тарихыбыз, аянычлы хәтер актарылып чыкканда вакыт барысын да үзе җилгәрә, буш-ялган кибәкне җил итәгенә көри тора
Бу очракта дәшмәү — алтынга тиңләнмидер
Әмма үз-үзен хәл кадәри саклап кала алган әдипләргә карата рәхмәтле дә булыйк Алар, гамәлдә, әдәбиятның чисталыгы сагында тордылар Бүгенге талымсыз вагаю белән чагыштырганда бу бигрәк тә ачык күренә. Мин аларны сагынып, еракка түгел үр артында тына калган офыкка җи гмсшснче-сиксәненчс елларга борылып карыйм Хәтеремнең түрендә, йомшак мендәр куелган урында Хәсән Туфан утыра
Туфан боек Тукайның имгәтелгән дәвамы иде
Туфан канаты киселгән җәяүле кош иде
Туфан эчке әрнүен җиңгән, ак уйлы, үтәли күренгән өрфия җанлы шәхес иде.
Яшьлек давылы тынган күперенке чәч Самими елмаю таралган озынча йөз Гүя ул дистә еллар буена кичергән михнәтләрен. Уралның зәмһәрир кышларын гомеренең икенче яртысына чыккач онытырга теләп ешрак елмая, әмма күзләрендә мәңгелеккә оеган тыенкы сагыш Тавышы да. яңгыравын җуеп, иңен баскан язмыш ташлары арасыннан тоныкланып чыгадыр сыман.
Чордашлары белән дә. үзеннән яшьрәкләр белән дә ул оялган кебек сөйләшә Гүя ул халкыннан, әдәби җирлектән аерылып, озак гомерләр читтә яшәргә хөкем ителүе өчен үзен гаепле саный, шул эчке әрнүен якты йөзе, самими сүзе, оялчан елмаюы белән дәваларга, онытылырга тырыша кебек иде
Ә
Утызынчы елларда ул, чын күңеленнән ышанып: «Мә, партия мине!» дип идея амбразурасына күкрәген куйган. Эчке хасияте, мәкерле максаты белән татарга бөтенләй чит-ят партия исә талымлап тормаган. «Китер!»— дигән дә, гаярь шагыйрьне Урал аръягына ташлап, мәхбүс тә. көтүче дә иткән.
Туфаннар буыны — әдәби гаиләнең атасы булырдай шәхесләр иде Ак кәгазьне кулыңа алуга, аларның сынаулы карашын, күпне кичергән кулларының иңгә орынуын тойган кебек, каләмеңә җитди-таләпчән егәр салып, хис кырына тирәнрәк буразналар салырга тырыша идең. Сиксәненче елларда әле әдәби мөхиттә итагатьлелек, чама белү, кечелекле хөрмәт, олыны олы итү кебек сыйфатлар җуелмаган, гадел ата кулы, гаилә җылысы сизелә иде. Хәзер ул дәвернең эчтән таркалган йорты янында сүнгән учак көлен җил актара, берән-сәрән калган хәтер күмерләре генә шыкырдап уала инде.
Юка, җиңел гәүдәле Хәсән ага. беләгенә кәкре башлы таягын элеп, Мөнҗия апа белән култыклашып, Тукай клубына еш килә иде. Алгы рәтләрдә җыелыш вакытында «якты башлар» күп була Мирсәй Әмир. Афзал Шамов, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Садри—тагын кемнәр...
Әдәби кичәләрне дә Хәсән ага калдырмый, яшьрәкләр арасында да берүзе ап-ак булып утыра иде. Кичәгә хәмер тәэсиреннән кызыбрак килгән яшь шагыйрьләр ишек төбеннән үрелеп карыйлар да. Хәсән аганы күреп алгач, тавышларын басып, арткы рәтләргә чүмәшәләр иде.
Күпме шигырьләргә кергән Аккош күле.. Аккош күленең маягы — чәчәкләр белән сөйләшә торган ак җанлы Туфан иде. Менә алар йөзьяшәр чыршылар арасыннан сузылган дымлы сукмак буйлап икәү килә: Туфан һәм Хәким. Ике аксакал дуслыгы. Бу ике олуг зат бер биеклектә шикелле тоелсалар да чынбарлыкта алай түгел иде. Хәсән ага сәхнәгә чыгып басса, зал тулы халык үзенә бер кайнарлык белән кул чаба, алкышлый, аның шигъриятен әче язмышы белән тәңгәл куеп кабул итә иде. Халыкның йөрәк тибеше кушылган мондый тетрәнүле алкышлар бүтән бер генә шагыйрьгә дә насыйп булмагандыр Сибгат ага Хәким исә башкарак... Ул барган бер җиреннән олы тәэсирләр белән кайта, хисләрен бик теләп уртаклаша иде. Ул чорда Тукай клубында шаулы җыелышлар еш була, трибунага чыгып, артык тирәнгә кермичә генә, фикер тоягын кыздырып алырга мөмкинлек бирелә иде. Сибгат аганың кәгазьгә карамыйча гына ясаган үтемле чыгышлары безне әсир итә, кайбер хикмәтле сүзләрен отып алып, соңыннан сөйләп йөрер өчен җирлек була иде. Радио-телевидениелардан көне-төне эчпошыргыч нотыклар сөйләнгән заманда язучыларның Тукай клубы җанга рәхәт тере сүздән кинәнү алган бердәнбер утрау иде Сибгат ага һәр чыгышында Тукайга әйләнеп кайта. Казан артыннан башланган мәгърур эзләрне яңартып, галим-голямәләрнең дә йокымсыраган аңын уятып, заман- н ы Тукайга борылып карарга алгысыткан шәхес, чынлап та, Сибгат ага Хәким булгандыр.
Туфанның алай оста сөйләү куәсе юк иде шикелле. Аның бер-ике мәртәбә трибунага күтәрелгәнен хәтерлим. Тонык тавыш белән, хискә бирелеп, хәмер эчүнең язучы өчен никадәр зыянлы икәненә ышандырырга тырышкан иде. Гыйбрәт өчен, Шәрәф Мөдәррис. Әнвәр Давыдов кебек шагыйрьләрнең язмышын мисалга китерде. Шул чакта кайсыдыр усал теллесе, арткы рәттән: «Туфанның дәшми утыруында фикер күбрәк .»— дигән иде. Ул елларда бер кыйсса да телгә кергән иде: Язучылар союзына әгъзалыкка алу утырышында. Мәһдиев әйтмешли «бер иптәш» үзенең тәрҗемәи хәле, язачак әсәрләре хакында сөйләгәч. Хәсән ага Туфан аңардан: «Сезнең хәмер эчү ягы ничегрәк?» — дип сораган. Шул чак Мөдәррис Әгъләм сикереп торган да: «Монда без, Хәсән ага. ашау-эчү турында сөйләшмибез, сүз - әдәбият турында бара!» дигән' имеш.
Әлбәттә, күпне кичергән, төрмәдән атарга алып чыккач, күкрәгенә төбәлгән карабинга карап, мизгел эчендә гомер йомгагын сүтеп караган, шулай сындырылып исән калган кешедә әллә нңнди асыл фикерләр булгандыр, әмма аларны чәчеп ташламыйча, сабыр-түземлелек юшкынында тота белергә замана чыбыркысы өйрәткәндер «Дөнья бирде кирәкне, еламаска өйрәтте...» дигән юлларга Туфанның бәгырь сулкылдавы сыйган түгелмени!
Ашыктылар шул гасыр яшьтәшләре... Сүз иреге алырга күп тә түгел, бары берничә ел калган иде бит Гүя язмыш нәкъ менә күпне кичергән ил агаларынын китеп бетүен генә көтеп торган да мәгънәсен дә, кадерен дә аңлап бетермәгән без кыйбласыз буын каршында ирек капкаларын ачып ташлаган. Хәер, соңлап килгән ирек тойгысын сыйдырырга аларның йөрәге чыдамас иде. бәлки
Юк, Хәсән ага. эш вакытында тотсаң, романтикага тарта, андый гадәтем юк. дидем мин Хәсән ага, сөенеп, яктырып китте:
Менә рәх-мәәт. Безнең поэзиягә шындый аек егетләр кирәк, дип ул мине ишеккәчә озата килде. Инде саубуллашабыз дигәндә, тавышына агаларча кайгырту чыгарып, көтелмәгән сүз әйтеп куйды:
Нинди шәп шагыйребез. Мөдәррис Әгъләмовны әйтәм. хәмер белән бик мавыга диләр, харап була бит болай булса
Өлкән кеше әйтүенә карамастан, үземә ошамаган фикерне, кайберәүләр кебек, «әйе» дип. баш селкеп, җөпләп тору гадәтем юк иле. бу юлы да үземә хыянәт итмәдем. «Мөдәррис барыбыздан да күбрәк укый, барыбыздан да күбрәк яза. көнчеләр сүзедер ул. Хәсән ага», дидем Аксакал, сабыйларча елмаеп, «шылай дисенме’ » дип, кулымны куш учына алып, йомшак кына селкеп, бер тын җибәрмичә торды Эчкерсез сөенү иде аның күзләрендә Күрәсең, үзенең дәвамчысы итеп күргән яраткан шагыйре хакында өзлексез тукып горган гайбәтләрдән ул гаҗиз булгандыр
Хәтерлим әле: Хәсән аганың җитмеш биш яшьлек бәйрәмен үт-кәрергә әзерләнәбез. Афиша яса-тырга фотосы кирәк Киттем өенә. Бераз каушыйм да шикелле Аксакал белән якыннан аралашканым юк. Шигырьләремне күрсәтеп. аннан кинәш алуны күз алдыма да китерә алмыйм. Бәлки ул миңа вакытның аргы ярында торып калган борынгы, иске фикерле шәхес булып та тоелгандыр
Альбомнар карый-карый Хәсән ага белән гәпләшеп утырдык. Мин берничә фото сайлап алдым да китәргә кузгалдым. Хәсән ага стена буйлап сузылган ялтыр шкафның бар капкачын ачып куйды. Көзгедә чагылып, икешәргә әйләнеп чагылган шешәләре белән бу бар бик бай күренде мина ул чакта.
Хәсән ага кыюсыз гына итеп, каршы килсә ярар иде. дигән кебек:
— Әзерәк тотып куясынмы'* диде
Туфан ачкычы. Аның үз кулыннан алган фатир ачкычын мин биш ел буе югалтмыйча кесәмдә йөрттем. Бу талисман ничек соң әле минем кулга килеп керде? Сәбәбе бик гади фатирсызлык мохтаҗлыгы. Университет бетереп, Язучылар союзында эшли башлау гына әле аз иде. Казанны яулау өчен миңа берәр таш йортта үз фатирым булу кирәк иде Дөньяны каргамыйча гына, яшьлекнең кадерен белеп, теләсә кайда кунып йөргән чорда ишетеп калам: Хәсән Туфанга ике бүлмәле фатир бирәләр икән. Аның бер бүлмәлесе Бик әйбәт тыныч урында Икенче катта. Классик яшәгән бу фатир кемгә кала икән дигән сорау минем тынычлыгымны алды. Әлбәттә, бу сорауга җавапны Язучылар союзының сәркатибе Мөсәгыйт Хәбибуллиннан гына белеп була. Ул һәммәбезнең дә гозерен «юк!» дип кистереп әйтмичә тыңлый, бик тә җайлы холыклы шәхес иде. Мин армия хезмәтеннән кайтып төшкән дәвердә ул Азнакай редакциясендә эшли иде. Беренче хикәямне ул бастырып чыгарды. Дөрес, ул язмада минем бер җөмлә дә калмаган иде. вакыйгасы гына.. Постта торган солдатка һөҗүм итәләр, күкрәк кесәсендәге комсомол билетына ядрә тиеп, канга буяла, имеш...
Мөсәгыйт ага картая белми торган чибәр кыяфәтле, яхшылыкны чырай сытмыйча, үз юмартлыгыннан үзе кинәнеп эшли белә, кешене сөендерүдән тәм таба иде. Андый шәхесләр, бигрәк тә язучылар арасында, бик сирәк була. Аның юмартлыгы хакында шаяртып, болай диләр иде: «Мөсәгыйт. язучылар йортының почмагын сүтеп алыйм әле. кирпече әйбәт күренә... дисәң, Мөсәгыйт, башын кашып алыр да: «Сүтеп ал инде бик ошагач», дип әйтер, имеш.
Шулай итеп Туфан фатиры хакында мин Мөсәгыйт агага кармак салып куйдым. Язның матур бер көне иде. Әдипләр Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салырга җыелдылар. Чүлмәкле гөлләр юнәтеп йөргән арада мин җәяүлеләр төркеменнән артта калдым Кара «Волга» да Язучылар союзы рәисе Гариф Ахунов, Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм мин Кремль каршындагы мәйданга дип кузгалдык. Шунда Мөсәгыйт ага сүз башлады:
Марсель бездә елга якын эшли, сынатканы булмады. Хәсән агадан калган фатирны аңа бирсәк, Гариф абый?. Хатыны Динә университетның бишенче курсында Ике айлык кызлары бар...
Гариф ага борылып, үткен-кара күзләре белән миңа сынаган кебек карады да:
Шулай дисеңме егет ипле күренә. Мин каршы түгел Фәйзуллин белән дә киңәшик тә...— диде.
Җәлил һәйкәле янындагы чыгышлар, җыр-музыка колагыма әллә керде, әллә кермәде—баш түбәмә олы шатлык убылырга торганда нинди тантана ди! Халыкның тарала башлавын чак көтеп тордым да. союзга кайтып, Равил Фәйзуллин кабинетына атылдым. Ул иҗат эшләре буенча сәркәтиб Ахуновның уң кулы иде. Мин килеп кергәндә, гадәтенчә, ирен арасында онытылып калып юешләнгән тәмәкесенең сүнгән очын кайчы белән кисеп тора иде, гозеремне тыңлаганнан соң:
— Аңлыйм инде хәлеңне, үземнең фатирымда да ничә тапкыр кундырып чыгардым Гариф абый әйткәч була инде. Миллионлы шәһәрдә үз түбәң булу зур бәхет, зур бәхет,- дип, кабатлый-кабатлый. үзенең риза-бәхил икәнен сиздереп алды.
Бер-ике атна үтте микән. Казанның тулы канлы гражданины булуымны раслаган ордер кесәмдә кыштырдый иде. Ләкин бусы әле башы гына икән. «Болай йөрсәң, Хәсән ага ел буена да күченмәс, ордерыңны тотып калырсың, барып сөйләш үзе белән».— дип бер көнне Мөхәммәт Мәһдиев мине литфонд машинасына утыртып, Аккош күленә алып китте. Мин шунда беренче тапкыр күлен түгел, ә урман уртасындагы аланны, верандалы йортларны күрдем. Уртада — дворян ихаталарындагы кебек агач колонналы түгәрәк беседка күзгә чалынды. Монда әдәбият
ның аксакаллары яшәгәнгә күрәме, тын табигать куенында олы бер сер. сУ-"ышын тыеп, ешкынлыклардан күзәтеп торадыр сыман тоелды мина.
Менә без чыршылар күләгәсенә сыенып утырган бүрәнә йорт янында тукталабыз. Ишектән Гомәр ага Бәширов күренде Саран гына елмаеп чәчәкле аллеядан килә Төз гәүдә. Үгез койрыгы кебек үжәт-каты муен. Кайчандыр депутат буларак, тройка атлар күкрәге белән җил ердырып йөргән Гомәр аганың бу тормышта «астан менеп» йончымаган, «өстән төшеп» сәламәт олыгайганлыгы йөз-кыяфәтендә. гәүдә тотышында сизелә иде.
Гомәр Бәшировның «Намус» романын язганда кигән кырык жиде ямаулы чалбары шушы йортта саклана инде, дип пышылдап кына әйпе Мөхәммәт Мәһдиев. Юл буе машинада ул бер төркем язучылар каршында әллә нинди мәзәкләр сөйләп, башын дәртле чөеп, «мәйдан тотып» килгән иде. Кияү балакай буларак. Гомәр ага каршында капылт йомылып калды. Кырын-кырын басып кына, ирененә өч бармагын куеп, тавышын «сүндереп» сөйләшә, ике сүзнең берендә «әткәй» дип кенә тора
Өйгә кереп, табын янына утырышкач. Гомәр ага
Мөхәммәт, бусы синең шөгыль, дип «Столичная» шешәсен сузды «Мондый нәрсә белән дуслыгым юк та инде Сез әйткәнгә генә инде, әткәй. »— дигән шикелле, Мөхәммәт ага. шешәне ятсынып кына тоткандай, чәркәләргә сак кына коеп чыкты. Ул арада шешә табын уртасына кукраеп килмичә, әллә кая гына гаип булды. Гомәр аганың карчыгы барлыгы сизелә дә. сизелми дә. үзе күренә дә. күренми дә шикелле. Бары тик табынга ризык китергән куллар гына чагылып киткәли. Монда бөтен хәрәкәт, сүз сөреше, хәтта стена сәгатенең келт- келт йөрүе дә Гомәр аганың күзенә карап эшләнә, монда бар да патриарх рухына көйләнгән иде
Минем Аккош күленә нинди ният белән килүемне белеп алгач, чәйдән соң Гомәр ага
Син ашыкмый тор. мин үзем башта кереп Хәсән агаңны әзерләп чыгыйм әле. дип Хәсән Туфан яшәгән пыяла верандалы йорт ягына китеп барды
Бераздан безне кавыштырдылар. Хәсән ага иңемнән кагып:
Үзебезнең егеткә тигән икән фатир Бик мәслихәт Миңа ошый иде анда.. Обоен алыштыра күрмә, төсе бик матур, диде Әзрәктән Мөнҗия апа мине читкәрәк алып китеп, уңайсызланып кына
Хәсән абыең сүзенә карама. Дөньялыкныкын белеп бетерми ул. Бөтен нәрсәне яңартасы бар инде анда. Сез яшьләр, булдырырсыз, диде.
Шулай итеп, Гомәр аганың аягы җиңел булды, күченү бер-ике көндә хәл ителде, һәм мин Хәсән Туфан кулыннан фатир ачкычын алып калдым (яңа җиргә күченгәнче, биш ел буе ишек йозагын алыштырмадым).
Хәсән ага гаиләсен Вишневский урамындагы ак кирпеч йортка күче-решкәннән соң, бер-ике ай үтте микән, өй котлау мәҗлесенә бер гөркем язучы белән мин фәкыйрь дә эләктем. Яшьләрдән берүзем идем Уңайсызланып. оялып кына утырдым. Табында сүз иярә сүз китеп. Хәсән аганың сөргендәге еллары хакында да гәп кузгаттылар. Сәясәткә кагылмыйча гына... Стеналар да колаклы заман
Хәсән ага Себердә көтү көткәндә бер үгез бозауны кулга ияләштерә, үзенең авызыннан өзеп аңа ипи сыныклары бирә, муеныннан сөеп, иркәләп кенә гора. Кара көз көнендә малларны төяп ерактагы ит комбинатына алып китәләр. Туфан яраткан үгезе белән хушлаша да алмый кала Төнлә ул тәрәзә чылтырап ватылган тавышка дерт итеп уянып китә. Торып караса. шаккатып кала: тәрәзәдән аның яраткан малкае башын тыккан, кызганыч тавыш белән «коткар мине...» дигән кебек башын сузып мөгри Муенындагы чылбырын өзеп качкан бозауның мөлдерәп караган күзләрендә яшь... Шулай итеп, охшаш язмышлы ике бәхетсез, ятим җаннар башны башка куеп җылашалар.
Бу хәлне сөйләгәндә (һәммәсе азмы-күпме үзеннән өстәп әлбәттә) Хәсән ага җөпләп, ара-тирә генә сүз каткалап утырды. Аннары, үзе дә хискә бирелеп, бер вакыйга сөйләп алды:
— Бервакыт гәзитләр бәйләме яткан кызыл почмакка эләктем. Ком-сызланып актарам гәзитләрне, кайсын укырга белмим, ашыгам, күз йөгерә; бу бәхетне тизрәк миннән тартып алырлар кебек. Шул чак башны күтәрсәм, кемдер миңа карап тора, кем — һич танымыйм. Мин башымны селким, ул да селки, бераздан соң гына мин ул ят кешенең үзем икәнен аңладым Биш ел буена көзгегә караганым юк иде, үз кыяфәтемне бөтенләй онытканмын. Оныту бер хәл, биш ел эчендә әллә күпмегә үзгәргәнмен дә...
Хәсән агага карыйм да, Сталин чорының җәбер-золымнарына ничек- ләр түзгән бу йөрәк, ничек каты бәгырьлегә әверелмәгән, сабыйлыгын саклап калган, дип гаҗәпкә калып уйланам. Кулга алыну... Атарга хөкем ителү.. Аннары—сөрген. Хатыны — татар театры артисткасы Луиза Салиәскарованы эшеннән куалар. Иреннән — «халык дошманыннан» ваз кичәргә өндәп рухын изәләр. Ачтан үлмәс өчен ул донор булып, үз канын бирү хисабына килгән акчага яшәргә мәҗбүр була, Туфанга да ярдәм кулын суза.
Шагыйрьнең «Тамчылар ни сөйли?» дигән әсәрендә сызланулы мондый юллар бар:
Посылкалар белән ярдәм иттең:
— Без бит илдә... өйдә бит...— дидең.
Ә ул ярдәм
Каныңа алыштырган
Паекларың икән бит синең...
Сугыштан, совет концлагерьларыннан исән калган язучы-әдипләр илленче еллар уртасында Туфанның Казанга әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Аны татар шигърияте көтә. Әмма хатыны Луиза Салиәскарованың, кавышу бәхетенә аз гына калганда, чыдамый, гомере өзелә.
— Кайт!—дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр.
Кайттым,
— Бусы алкалары.
Бусы — кабере... диделәр.
Мин Туфанга карыйм. Гомер дисбесенең уналты төймәсен Урал арты җилләренә сибеп калдырган. Тулы бер яшьлек гомере...
Бу тыйнак табында Хәсән ага, ачылып китеп, әлеге еллардан истә калырлык бүтән вакыйга сөйләмәде. Бик чәчеләсе килмидер, үзе өчен генә язадыр, дип уйладым мин ул чакта.
Әмма ул күргән-кичергән гыйбрәтле хәлләрен кәгазьгә төшерә алмады. Сәбәбе нидә иде соң? Бәлки ул җәбердә узган гомерен кабат йөрәгеннән үткәреп, яра-җөйләрен ачарга, әрнетергә теләмәгәндер? Хәтәр еллар тагын кабатланыр дигән курку бәлки аның кулын бәйләгәндер? Бәлки замана шаукымына артык ышанып карау аны «ярамый!» сагында тоткандыр. Кем белә... Гаепләп тә булмый кебек. Тик кызганыч, тарихы үзе белән китте. Аннан инде—теге бозау кебек, чылбырыңны өзеп, кире кайта алмыйсың...
Кесәмдә—Туфан ачкычы... Аның кул җылысы тоткаларда, күз карашы тәрәзәләрдә калгандыр. Олуг шагыйрьдән калган Өй иясе миңа рәнҗемәгәндер, шәт. Монда бит исемле, дәрәҗәле күпме шагыйрьләр булган, күпме сүзләр сөйләшенгән, нинди генә гыйбрәтле тостлар әйтелмәгән. Боларга минем чордашларны да кушсаң... Бу диварлар арасында тибрәнгән никадәр фикер чолганышында яшәвемне үз вакытында мин аңлап та бетермәгәнмендер.
Вакыт-вакыт Туфанның китабын кулга алам да гасыр башында дөньяга килгән шагыйрьнең хисси бишегендә тирбәлеп карыйм. Җан җылына башлый. Сүзләрнең агышы, тәме башка... Исәпле акылны бусага артында калдырып, самими дөньялар ишеге ачыла.
Юк. яңа гасыр башында татарның йөрәге болай типмәс инде Башка аһәң, башка сыктаулар булыр... Шигырь кысаларына сыеп хискә бирелү бәлки яңа гасырда бөтенләй кабатланмас, кешелек гомеренең садә балачагы булып, тарихның аргы ярында калыр. Компьютерлы замана адәми затны, эчке нур-җылысын суырып алып, бүтән яссылыкларга ташлар.
Шигърияткә акыл керә бара. Борынгы Мисырның Әбү-Сөмбел мәгарәсенә язылган хикмәтле сүзе искә төшә: «Әгәр йолдызларны ни хәрәкәткә кигергәнен белсәләр, сфинкс шаркылдап көләр дә, яшәү тукталыр. .» Мин бу гыйбарәне искә төшереп, тетрәнеп китәм
Тынып торчы, галиҗәнаб акыл! Мин бу мизгелдә Туфан дулкынына күчеп, дөньядан аерылам. Рәхәт тибрәнеш... Ләйсәнле шифа Үкенечле моң... Ялгышу ызаннары Гомер кыясының гөлләргә туфрак булып уалган сиксән бер ташы... Кайсы гөл, яшел җил булып, талгын гына пышылдый: «Талантлы син, Кеше Туганым. .»
Тәэсирләр, күңел сүрәсе булып, бер тыннан сүзләргә әверелә: «Агыла да болыт агыла».
Тәңренең тамгасы белән
Ишетсеннар ионы олылык ияләре
Утыз Имени
ая кипе соң әле дога урынына шигырьне өстен күргән еллар?
Тукай клубында бер-бер артлы сәхнәгә чыккан шагыйрьләрнең фикер ярлылыгына бай булуыннан арып, янәшәдәге кызлар белән сүз уйнатып утыра идем, кинәт., залның арткы диварын да уятырлык игеп тәгәрәп килгән көчлс.яңгыравык тавыштан сискәнеп, башны күтәреп карадым. Сәхнәгә кара мыеклы, ялтырап торган пеләш башлы озынча йөзле шагыйрь чыгып баскан. Тар иңсәле ыспай гәүдәсендә костюмы да чат килешле утыра. Дөнья кайгысын иңенә салган шикелле җитди кыяфәт.. Якты баш, дим, кызларның игътибарын җәлеп итәргә тырышып (Яшьли пеләшләнгән кешедән көлү безнең милли сыйфатыбыздыр мөгаен). Ә эчемнән уйлыйм: бу кыяфәт белән ул кемне дә битараф калдырмас. Эллада скульпторлары да бу башны өлге итеп алырга кызыгырлар иде
Без мәңгегә, без мәңгегә моңда.
Эх. бу җирләрне күпме таптады Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыш ыраулар таккан атлары.
Әллә ничек, моңлы көй сүрүенә төреп укый, мондый шигырьне кабул итәр өчен җирдә яфрак белән яфрак сөйләшкән, күктә исә йолдыз белән йолдыз серләшкән шартлы мизгелдә, табигать кочагында самими халәткә керү кирәктер. Ә минем, яшь кан типкән тәнемне андый талгынлыкка дучар итеп, замана шау-шуыннан читтә калырга исәбем юк. Нинди кыңгырау, нинди атлар архаизм! Чабаталы чордан китә алмаган шагыйрьләр кавеменнәндер бу, дип, эчтән вәкарь белән хөкем чыгарам Маңгайны җир шарына тиңләп, «планетар» фикергә «ирешкән» ак штп ырьләр язын йөргән беренче курс студенты әнә шулайрак «фәһемле» иде ул чакларда.
К
Чынбарлыкта исә Шагыйрь үзе йөгәнләгән аргамакларда алдагы чорларга томырылып чапкан икән Үз вакытында аңламавыбызга үпкәләми генә, юлга маяклар тезеп, безнең килеп җиткәнне көтеп торган...
Җитмешенче елларда кат-кат тыңланган бу шигырьне, менә хәзер гасыр бетәргә аз гына калган бер дәвердә, кулыма алып, яңадан укыйм. Колагымда шагыйрь тавышы, һәр сүз артыннан эзәрлекләп, озата бара Укыйм да. гамьле сокланам. Курку һәм өмет арасында яшәргә мәҗбүр ителгән бу тормышта, ятим калган хәтереңне уятып, дәүләтле халыкның варисы икәнеңне аңларлык горурлыкка ирешкәч кенә бу шигырьне үз олылыгында кабул итәргә мөмкиндер. Әгәр инде кынгыраулы атлар күңел капкаларыңнан сыеп керә алмый икән, тояк тупырдауларының дәртле кайтавазы әсәрендерми икән, син -коллык бөкресе чыккан гәүдәң әсирлегендә тезләнгән рухыңны аягүрә бастыра алмыйсың инде.. Тәкъдиреңә язылган җан асрау халәте белән килешергә мәжбүрсең.
Әйе, халкыбыз язмышына караган бүгенге мәгълүмат аша шагыйрьнең әсәрләре яңа бер тирәнлектә ачылып китә Аның шигъри ноталарга хилафлык китермичә, кыю-тәвәккәл фикерләве үткен күңел күзе төшәрлек хисси ярага кагыла. Ул искәрткән чәчәкне күтәреп карасаң, таҗлары астында — канлы хәсрәт...
Болан күзе сыман моңлы итеп.
Карый ласа монда һәр тамчы!
Җитмешенче елларда Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен укыганда мине ризасызлык биләп ала иде: нинди мифик дошман? Нинди көрәш? Нигә бәргәләнә бу җан? Галибанә матурлыкка сокланып илһамланыр өчен яратылган үз аһәңе бар югыйсә, нигә канәгатьләнеп, тыныч хасияткә күчә алмый? Әрнү. Сагыш Бетмәс хәсрәт Юк. болар мине ардыра. гаҗиз итә, һәм мин, сыктаулы шигырьләрне читкә куеп, бүтәннәрнекен, канәгатьлек хисе өстенлек иткән әсәрләрне кулга алам. Мондыйларны уку рәхәт, җанны талкытмый, ваемсыз тойгылар аша вакытны рифмаларда тирбәтеп йоклатырга була.
Зирәк шагыйрь исә шул елларда ук халыкның күз яшьле тарихы сакланган җиде йозаклы мәгарәләренә белем аша түгел, ә шигъри тойгылар дулкынында үтеп керә алган һәм андагы коточкыч фаҗига-афәт- ләрнен гарасатлы шәүләсен сиземләп, шуны якты дөньяга чыгарып фаш итүне максат итеп куйган икән.
Иске бу дөньяга күп хәлләрне Сөйләмәгән әле яшь йөрәк Ә сөйләсәм канга буялыр күк. Өстемдәге шушы ак күлмәк
лленче еллар ахырында татар поэзиясендә «шинельле шигырьләр» өстенлек итә, Европагача җитеп, яу кырларыннан исән _ кайткан фронтовиклар әдәбият мәйданын тота иде. Әмма яшь шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов бу агымга ияреп китмичә, яралы җаннарга шифа бирерлек чәчәк җылысын, кимсенгән күңелләрне юатырлык сүз тәгъбирен «туфанлы хис», «туфанлы моң»га төреп, йөрәк биеклегенә күгәрергә алынды. Әгәр ул истәлек-хатирәләр язса, иҗатына Хәсән Туфанның никадәр бәрәкәтле йогынтысы булуын тәфсилләп сурәтләр иде. Хәер, олуг остазына рәхмәте аның күп кенә шигырьләрендә чагыла, ак кәгазь каршында ул аның чал яктысын һәрчак тоеп яза иде
Әлмәттә ташчы булып эшләгән яшь егет — Рәшит белән танышуын Хәсән ага болай дип теркәп калдырган:
И
«1957 елда 16 яшьлек Рәшит Әхмәтжанов нефтьчеләр газетасы редакциясенә беренче шигырен китерә Редактор белән секретарь укып карыйлар да, бераз гаҗәпләнеп, үзара ымлашып алганнан сон
Үзең яздыңмы бу шигырьне? — диләр. Уналты яшьлек малайның шундый шигырь язуына ышанып бетмиләр
Безгә менә хәзерге көз көне турында бер шигырь кирәк иде. язып кара әле, - дип Рәшитне бер буш бүлмәгә кертеп, ишекне бикләп куялар. Нигә язмасын, ачык һавада, яңгырлар астында да ташчы булып эшли башлаган бу егеткә Әлмәт көзе бик таныш ич. яза, һәм бу - сыналу шигыре газетада басылып чыга
Алтмышынчы еллар башында Сибгат Хәким белән Әлмәт ягына, халык арасына чыккан идек Безнең номерга кыяфәге һәм холкы белән Шәүкәг Галиевне хәтерләткән сөйкемле егет килеп керде Рәшит исемле бу егет үзенең шигырьләрен укып карарга, кинәш алырга теләвен әйтте
Укыдык Шигырьләрен дә, үзен дә яраттык. Ләкин без дә Әлмәт газетасы редакциясендәге вакыйганы белмәсәк тә. сынап карарга теләгәнбездер, күрәсең: шигырьләрнең кайберләрең төзәтеп-үзгәртеп. яңадан язып китерергә киңәш бирдек Икенче көнне үк үзе төзәткән вариантларны алып килде. Шактый таләпчәнлек белән тагын бер кат күздән кичердек һәм әдәби табыш икән бит бу егет, дигән фикергә килдек».
Казан дәүләт университетында укыганда ук Рәшит Әхмәтҗановның беренче китабы дөнья күрә Шул уңайдан, бер вакыйганы алардан соң без укырга кергәч тә көлеп сөйлиләр иде әле. Имеш. Рәшит атна буе университетка барып күренмәгән, укырга йөрми икән. Кафедрадан монын хәлен белергә дип старостаны җибәргәннәр Яна китабы белән хозурлану көннәре кичергән Рәшит Әхмәт җанов аңа болай ди
Нигә барып йөрим, укытучылар үзләре әнә минем китапны укы-сыннар...
Шаянлык аңа тумыштан бирелгән иде Нинди дә булса хикмәтле сүз әйтә дә. үзе үк. түбәдән кар ишелгән кебек итеп, гомбердәтеп көлә башлый Мондый да сәхнәви көлүгә иярми кара’ Ул. җәмгыятьнең ясалма кануннарына ярашып, сәләте чамалы килеш тә йолдыз тотарга үрелүчеләрдән ачы итеп көлә белә, әгәр күзәтүләрен проза итеп язса, чордаш шәхесләрнең сурәтен нечкә юмор белән елмаю диварына кадаклаган булыр иде Кызганыч, юморның цензура тарафыннан кысылган көлү дәрәҗәсе ул дәвердә кәрлә биеклектә генә иде шул. Бәлки шуңадыр, сәнгатьле көлә белү сәләтен кәгазьгә гарипләндереп төшерәсе килмичә, редакция коридорларында тәмәке тарт кан арада чордашларының күзенә төтен җибәрү белән канәгатьләнә иде ул.
Ә бәлки гаҗәеп нечкә зәвыклы лирик өчен югары шигърият серләрен телбизәкләргә төреп бирә белгән каләмен юмор карасына ману килешеп гә бетмәгәндер Чөнки ул үз бәясен үзе белә иде!
Дуслар җыелган җирдә ул бер шигырен бигрәк тә яратып сөйли иде. Әле генә шаярышып-көлешеп утырган була, әмма шул хикмәтле шигырен сөйләргә дип баскач, бөтенләй үзгәреп китә, гүя җаны тәннән аерылып. хәвефле ерак дөньялар белән тоташа, күз карашында шомлы моң оеп кала...
Туган илдә чәчәк җылысыдыр
Эх. шул җирг ә ят ып җылыйсы бер!
Кайгма диеп озатмадылар
Йөзләр генә сары, баш исән Аккошлардан корбан чалыр идем. Туган илгә кайтып житәлсәм
Корбан буласы кошың һавада, Илгә җитсен. Минем юлны бүлеп, Каф таулары ята арада.
Бу шигырьдән соң бермәлгә уңайсыз тынлык урнаша, сүз җебе ялгана алмый, кырлы стаканнарда кыҗраган утлы хәмер генә утырдашларның тел куәсен әкренләп әүвәлге хәлгә кайтара иде. Шигырьне күпләр кабул итә алмый, «...корбан чалыр идем» дигән юлына төртеләләр дә, шагыйрьне каты бәгырьлелектә гаепләп, кан чыгару фәлсәфәсен куерталар иде. Андый чакта Шагыйрь «Наданнар сез!» дип усалланып куя, әмма шигыренең бөтенлеген таркатып, үзенең хаклы икәнен исбатлаудан ерак тора иде. Шәхсән үземә бу шигырь сәерлеге белән ошый, «корбан чалыр идем»е эффект өчен кертелгән, шагыйрьнең кылануыдыр дип карыйм, эчтәлеге хакында ныклап уйланганым юк иде.
Еллар үткәч, вакыт-вакыт хәтергә төшеп, аңымны сызып үтә торган бу шигырь, кинәт күк капусы ачылган кебек, зиһен офыкларымны яктыртып җибәрде.
Йә Хода!
Кеше җанының Иблис кодрәте җитмәслек упкынына, акыл һушсыз калып убыла торган тирән упкынына каләм иясенең күз салуы бит бу! Нигә соң әле мин аккошны сузып салып корбан чалу мизгелен күз алдыма китереп гөнаһланам?! Нигә мин чит илдә калып, туган иленә мәңге кайталмыйча яшәргә мәҗбүр ителгән Исхакый кебек Мөһаҗирләрнең каһәрле, хәсрәтле, өметсез язмышын йөрәгемнән кичереп карый алмыйм?! Шигырьнең исеме «Сагыш» дип атала ич. Өмете өзелгән ирнең гасабиланып кычкыруы—«Аккошлардан корбан чалыр идем...» — ирексез җанның нәгърә оруы булып яңгырый. «Идем...» — никадәр ачы хәсрәтнең актарылып чыккан сыктау-сулкылдавы... Әрнүле газап авызы, сагышның тере сурәте!
Юк, бу шигырь ак кәгазь битенә төшмәгәндер, аны адәм баласыннан өстен күк һәм җир сагышы, иелеп, дәһшәтле тылсымын пышылдагандыр сыман...
Бу шигырь — аң-зиһен галәменә буйсынмый торган хисси бөеклек, реквием, көтелмәгән ачыш түгелмени!
әләкәйдән, буразнага күмелерлек чактан ук ачлык-ялангачлык кичергән, сугыш барган яклардан качып килгән явыз бүреләрне, ак өмет вәгъдә иткән ләкләкләрне күреп, Кандыз суында коенып үскән, бәлигь булгач инде шәһәрләшсә дә, авыл-табигать ләүкәсендә һәрчак пакъланып алып, рух сафлыгын кайгыртып яшәгән шагыйрьнең тышкы кыяфәтен дә, холык-фигылен дә берничә сызык белән ашыгыч кына сурәтләү мөмкин түгелдер. Вакыты белән ул беркатлы, вакыты белән меңкатлы күренә. Үзен бәяли белмәгән заманга усалланып та алгалый, аннары, тиз арада тынычланып, мөлдерәп караган сабый хәлендә кала. Көндәлек тормышта юмарт, кунакчыл булса да күңел дөньясы ишекләрен һәркемгә ачып куярга ашыкмый; керләнгән уйлы, хөсетле затлар өчен аның бусагасы биек иде.
Аның кебек тә килештереп, тәмле итеп зарлана белүче бүтән булыр микән? Менә шундый чакларда аның артистлык сәләте ачылып китә иде _ Бервакыт мин аны кызык итәргә булдым. Гадәттәгечә күрештек. Сайрар алдыннан кош канатларын төзәткән кебек, сизәм, Рәшитем иркенләп зарланырга әзерләнә. Шуны сизенеп мин үзем башлап «һөҗүмгә» күчтем:
— И-и Рәшит, карап торам да... бигрәкләр дә бәхетсез кеше инде син, ә! — дип башлап җибәрдем дә тезәм генә.
Б
Рәшитемнең күзләре зур булып ачылды, гәүдәсен җитез генә калкытып:
Син нәрсә, багьрем, мине мыскыл итәсең?! Минем андый көнгә калганым юк, Аллага шөкер! Мин әле!
Әһә. ачтыңмы асылыңны, дигәндәй эч тотып көлүемне күреп ул lyKian калды, аңлап алып, үзе дә кушылып көләргә кереште, ике колагы берьюлы кызарып чыкты Шуннан соң ул мине күргәч, хәтерлим, дигән шикелле елмаеп куя да берәр мәзәк хәл искә төшереп сөйләргә тотына иде. Зарлануы исә калкан гына, миңа да тормыш җиңел бирелми, берүк көнләшеп күз тидерә күрмәгез, дигән кебек, кешеләрдән саклану чарасы иде бугай. Шулай итеп Шагыйрь кешеләр арасында әвәрә килә: шаяра- көлә. кемгәдер ялгыш бәрелә, рәнҗи, сөенә-көенә, таба-югалта тормыш кайный, әмма күңеле һәрвакыт уяу, кагылгысыз биеклектә сүз дәрьясыннан телбизәкләр эзли. Ходайның һәр бирмеш көне аңа. бал корты кебек, сүз таҗларыннан микъдарлап нектар җыю өчен багышланган. Тамчылап җыелган илһам касәсен чайпалдырмыйча үз түбән астына кайтырга да, вакыт белән бергә-бер калып, шигъри буразналарга тәһарәтле уйларың белән кереп китәргә Бусы инде —газаплы сәгадәт Киләчәк гомер өлешеңә кереп, йөрәгеңне рәхимсез талау. Башкача булмый Тәңренең тамгасы белән тугансың икән, сиңа бу җирдә олы миссия йөкләнгән.
Ашыгырга кирәк...
Сүз сәнгате чарлана башлаган бакый заманнардан бирле дастаннар, поэмалар Шәрык шигъриятенең мең еллык тарихын билгели Поэма язалмаган шагыйрь, бөркет булалмаган кош кебек, әдәби мирас тәхетеннән чит көрәк этелеп карала Безнең гасырда үзе хакында легендалар тудыруга сусаган тоталитар җәмгыять эпик поэмаларга бигрәк тә мохтаҗ иде. Күп кенә өлгер шагыйрьләр, әлеге хакими теләкнең кендегенә басып, дан-дәрәҗәләр яулап, кинәнеп яшәп калдылар. Әмма җитмешенче еллар азагында инде йөрәк кушканны язарлык мөмкинлекләр дә яуланган иде.
Поэма язу мамонгны терелтергә тырышу кебек заяга сарыф ителгән көч түгү, дип карасам да, бу авыр жанрны иярли алучыларга барыбер. аерым хөрмәт белән карый идем Рәшит Әхмәтҗановның исә поэма язарга алынуы ничектер көтелмәгәнрәк булды (Бәлки ул моңа гомере буе әзерләш өндер).
Беренче поэмасын укырга дип ул Эльс Гадел белән мине өенә чакырды. «Килегез, бәгырьләрем. Луиза апагыз өйдә юк. Аулак өй. Соңыннан бераз утырып та алырбыз .» -диде.
Бүгенгедәй күз алдымда: кояшлы, матур көн иде. Иркен кухнянын җылы идәненә җәелешеп утырдык Рәшит бераз каушый да. бераз уңайсызлана да шикелле Әле кәгазьләрен рәтли, әле борыныннан тып-тып тамган су кранын борып куя. тамак кырып ала шулай итеп корыла бу, корыла Менә ул безгә яны беләнрәк утырып, поэмасының беренче биген ачты. Без тынып калдык. Ул борынгы көйгә салып укый башлагач, еракта калган балачак искә төшкәндәй булды. Гүя мин буранлы, шомлы төндә, бүре улаулары ишетелеп торган кышкы төндә, сукыр лампа якгысында Сак белән Сок бәетен тыңлыйм Юк. миңа боларны күз алдыма кигерергә якты тәрәзә, кафельле стеналар комачаулый Рәшит һаман укый, ә без. вакыт исәбен югалтып, тыңлыйбыз ла тыңлыйбыз Моның азагы булмас шикелле иде. кинәт, коткаручы табылды бит! Зал ягыннан көтмәгәндә бер бала җылаган тавыш ишетелде Тыны да чыкмагач. искәрмәгән дә идек, анда Рәшитнең дүрт-биш яшьлек малай гыңлап утыра икән лабаса.
— Нәрсә булды икән блондин улыма? — дип Рәшит җәлт кенә сикереп торды. Аксыл-сары чәчле улын «блондин» дип йөртә иде ул. Аның, олы бүлмә ягына чыгып: «Нәрсә булды, улым Айдар?»—дигәненә каршы сабыйның:
— Кызганыч бит, әти...— дигән җавабы ишетелде.
Бу сүзне ишетеп без, Эльс белән бөкләнеп көлә-көлә, идәнгә тәгәрәштек. Шулай итеп буа ерылды.
— Малаең иң көчле тәнкыйтьче булып чыкты!—диде Эльс
— Сезне чакырган мин җүләр... Көләргә генә булсын сезгә! — дип Рәшит үпкәләвен белдереп турсайган иде. Эльс, бәрхет-баритон тавыш белән, дикторларча һәр сүзне табигый йомрылыгына җиткереп, поэманың барып чыкмаганлыгы хакында сеңдереп сөйли башлады. Тора-бара сүз табынга күчеп, хәмер ялкыны да кушылгач, баштарак мәлне нык үҗәтләнеп каршы торган Рәшитебез әкрен-әкрен генә бирешә башлады. Кичкә таба инде өчебез берьюлы сөйләр дәрәҗәгә җитеп кызышканда ул поэмасын бөгәрләп чүп савытына ыргытырлык булып өлгергән иде.
Аннан соңгы дистә ел буена Рәшит Әхмәтҗанов берничә поэма язды. Борынгы Шәрык акыннары кебек, олпат яшькә җиткәч тә саекмаслык шигъри куәте бар иде аның. Халыкның данлы пәм шанлы язмышын тарих анналларыннан казып алып, искиткеч бай һәм гыйбрәтле татар эпохасын поэмаларга сыйдыру осталыгы аңарда җитеп ашкан иде.
Хәтеремдә. «Бишташ» поэмасын ул, серле кош тоткан кебек, сак кына кулыма тоттырып, редколлегия әгъзасы буларак, журнал өчен фикер язып килүемне үтенгән иде Язганмын Төп нөсхә, гадәттәгечә, каядыр уралып кереп китеп югалган. Менә хәзер, Рәшит Әхмәтҗанның әсәрләрен сайлап, җыентык төзеп утырган көннәрдә, кәгазьләр арасыннан килеп чыкты. Андагы кайбер юлларга яңабаштан күз салу хилафлык булмас дип уйлыйм.
«...Ташка табыну күп халыкларга хас. Японнардагы ташлар бакчаларын гына искә төшерик. Бездә дә нигез ташы дигән хикмәтле сүз бар Гомумән, табигатьтә, ташлар каршында адәм баласы үзе дә сизмичә сүзсез кала. Әйтерсең лә ташларның җаны бар Син аны өнсез калып тыңлыйсың. Галәмнең яралышына шаһит булган ташларга җирнең дә, кешелекнең дә бөтен тарихы сыйган. Аны ишетә, тоя. сизә белү һәркемгә бирелмәгәндер.
Рәшит Әхмәтҗанов бу поэмасында ташлар белән җан телендә сөйләшә. Гадәти хикәяләү, проза чалымнарына төшәргә бөтен мөмкинлекләр бар югыйсә: әсәрнең үзәгендә—Әлмәттә йортлар салучы ташчы егет Яңа шәһәр салынуга багышлап сокланулы. купайтулы күпме әсәрләр вакытлы шаукымга ияреп язылмагандыр. Рәшит Әхмәтҗановның бу поэмасы — бөтенләй башка... Ул ташчы-төзүче чагында кайнаган хисләренең шагыйрь дәрәҗәсенә җитеп олыгаюын көтә белгән, һәм шушы сабырлык, хисләрнең кайнарлыгын җиңү аны. лирикасына хилафлык китермәгән хәлдә, фәлсәфи, тыгыз мәгънәле әсәр язуга китергән
Үзәктәге каһарман—ташчы кешеләргә оя кора, аның кулында кешене җылытучы таш. Ә шагыйрь күңелендәге —тарих. Ул җылы таш рухын аңлап, дәверләр буйлап сәяхәт итә. Таш—дошманга ыргытыласы корал да, дус каберенә куеласы истәлек тә, бизәнү әйбере дә Кеше кулында таш көчле дә, көчсез дә икән әле.
Югары кимәлдә. шигъри куәт белән язылган бу поэма телнең тәмен белеп, игътибарлы укуны сорый. Сәләтле укучы аны аңлап, яратыр дип уйлыйм.» (1986. 2 октябрь).
Ул елларда яңа поэма төгәлләгән шагыйрьдән каләмдәшләре арасында көнләшү хисе туу да гаҗәп түгел иде. Ярый ла ул көнләшү маңгайга сырлар уйдырырлык каршылыклар китереп чыгармаса...
Бервакыт Рәшит Әхмәтҗанов «Карачкы» дигән поэмасын бастыру хафасы белән йөри. Борчыла, шикләнә, әллә нинди фаразлар уйлап чыгара. Шундый мәрәкә килеп чыгуга үзе эчтән канәгать тә шикелле.
Расе мда (сулдан-уңга) язучылар Рәдиф Гаташ Рашит Әхмәтҗан. Ди tape Зөбөерова, Кояш Тимбикова 1990 ел җәй
Поэмасын шулай кулдан-кулга йөртә торгач, эчке рецензия язарга дип миңа бирделәр. Тиз генә укып чыгып, фикерләремне яздым да. хәзер килеп житәм. дип үзенә телефоннан шалтырапым.
Нәшриятның унынчы катына менеп җитеп лифт ачылуга каршымда басып тора бу:
— Багърем. сине дүрт күз белән көткән арада газиз акчама алган бер пачка сигаретны тартып бетердем, дип. язган кәгаземне кулдан алды да, авыл агайлары сыман чүгәләп, аркасын стенага терәп тарта- тарта. укып та чыкты Аннары, сикереп торып, кулымны кысты
Рәхмәт, багърем Бу яхшылыгыңны ил онытмас Артыграк та чөйгәнсең бугай, дусларны көнләштереп
Аның кыяфәтенә, йөрешенә, бөтен гәүдәсенә таралган сөенүен, чын-чынлап куануын күреп мин таҗәпкә калдым Минем язу булмаса да поэмасы басыла бит инде югыйсә Бәлки хикмәт анда түгелдер, бу халәтнең асылы тирәндәрәктер Күпме айлар, күпме йокысыз төннәр буе илһамланып, үз-үзен аямыйча шушы әсәр вакыйгалары хәятендә яшәп ул. тәмам арып, таланып, йончып, бүгенге кәшә җиңүче булып кайтып 1өшкән бит Яңадан туган кебек, бу тормышка сабыйларча күнегеп кенә барган мәлләредер Поэмадан бушанган Шагыйрьнең, фәрештә кебек, бер гөнаһсыз калган таркау- нәүмиз халәте.
Шул чакта ул җәһәт кенә машинкада бастырып алмаган булса, үзем өчен югаласы язмамда мондый юллар булган икән
«Ярый әле., бу дөньяда акыл һәм хис тәңгәллетенә тере сулыш биргән шигърият бар. «Мин кеше'» дигән затның гажәеп сәнгать җәүһәрләре тудыра алуына сокланып карыйм да икенче кулы белән меңнәрчә еллар дәвамында үз кавемен изәр, юк итәр өчен акыл ирешмәслек явызлыклар кылуына шаккатып, чарасыз калам Кем син. Кеше’ Каян килдең син бу Җир-Анага? Явызлык һәм миһербанлыкны үлчәр бизмән
2. .КУ.MI 17
каршында аптырап калган мизгелдә адәми затның җан авазын, илаһи хисләрен исәпли алмый торган рухи урталык — тел куәсенен галәми тәэсире — шигърият ярдәмгә килә. Шигърият сүрүенә кергән моң. сагыш, әрнү җирдәге кырыс кануннарга сыеша алмыйча, адәмнең асылын, яшәешен. рухи халәтен табигый чынбарлыктан өстен яссылыкка менгерә ала. Менә шул чакта инде син, чистарынып, көнкүрештәге болгавыр ваклыклардан арынып, яңадан туа аласың.
Поэзиянең көче — гомерне яңарта алуда.
Мин әле һаман «Идегәй» дастанының шифалы кайтавазында яшим Күңел чикләрен соңлап булса да мең авазлы оркестр киңәйтеп җибәргән халәттә, яңа әсәрләргә дә шул тәэсирләрдән чыгып карыйм
«Карачкы» поэмасына мин әнә шундый фикерләр белән янып килдем һәм алданмадым. Әсәр, чынлап та, телебезнең югары кимәленнән торып язылган. Олы мәхәббәт турында: заманның фаҗигаләре аша җирдәге тормышны, илне яратуга, иманны сакларга чакырган шагыйрьнең бәгырь авазы җанның акыл сыялмый торган тарлавыкларына хис яктылыгы алып керә. Югарыда телгә алынган дастанның йогынтысын, тәэсирен мин бу поэманың аерым бүлекләрендәге борынгыдан килгән әйләнмәләрдә. фикерне мәкаль тыгызлыгына җиткереп, саллы әйтә белүдә, көй агышында тойдым.
Поэманың эчтәлеген сөйләргә тырышу, аерып, таркатып карау — оста каршында гөнаһ дип саныйм. Аны ялгызың гына укырга, шул дөнья белән яшәп алырга һәм иң гадел шаһит — күңелең белән кичерергә кирәк.
Кеше хисләре җәяүле дә. канатлы да. Таяну ноктаң җирдә чакта күкне онытмыйча, кунаклар ноктаң күк катларында чакта җирдәге тамырың тибешен онытмыйча, асыл урталыкны табып, телнең нечкә җан тибрәнешләрен тоеп яза белү — шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның бөтен иҗатына хас сыйфат. Бу поэмасы белән тагын ул үзе генә тапкан моң чишмәсен кешеләр хөкеменә юллады». (1989 ел. 13 апрель).
Исәннәрне исәпләгән чакта Сөю мине таба алмаган.
әхәббәттә Шагыйрь — назга сусаган кадерле ятим. Үз холкына хас булганча, хис-тойгыларның моңлы баласы. Бәхетен җилдереп алып киткән аргамаклар артыннан, күз яшенә чыланып, эчтән ялварып йөгерә, тәмам өметен өзеп туктап калган мәлләрендә иң садә хисләрен дога итеп пышылдап, хәл ала да, тояк, тәгәрмәч эзләре калган юл тузанын учына кыса.
Хушлашмыйча еракларга күз төбәп киткән олуг мәхәббәтенә үпкәләгән чакларында ул гади җир кызын искәреп ала. сагыш томаннарын ерып аңа эндәшә:
Гомерне саклый бу җирдә Кавышыр мизгел генә Йөрәгем ярылып үләрмен Шушы мизгелнең үткәнен Тик миңа сиздер генә.
Мәхәббәттә Шагыйрь —үзе уйлап тапкан матурлык иленең иркә бер колы; гөлгә —туфрак, җилкәнгә —җил, керфеккә — яшь, дулкынга яр була белә.
М
Ничек соң мин яшь шаһзадә булып. Киләлмадым сиңа ак атта?
Мәхәббәттә Шагыйрь - үзе биләгән дүрт фасыллы дөньяның шаһы; тәхет биеклегеннән әмер генә бирсен, сандугачлар сулавыннан яз. яшел ялкыннардан җәй, күзләрдәге яфрак төсеннән көз, аккошлар аклыгыннан кыш туа. Шушы фасыллар арасында ул гүзәл юклыкны эзли, чакыра, алгысына, тагын моңга бирелеп, ләззәтле газаптан бермәл- гә чарасыз кала.
Кулыма алтын богаулар
Кил әле. кидер, иркәм Югыйсә сазын кылларның Өзәрлек итеп чиртәм
Юк, бәхетен җилдереп чапкан аргамакларны куып җитәсе килми аның. Эзләгәнеңне табу — югалту мизгеле дә икәнен аңлаган йөрәк ярга якынаюга, кире борылып, үз-үзен сындырып сынаган дулкыннар кочагына кабаттан ыргытыла.
Дулкыннан-дулкынга. йолдыздан-йолдызга. шигырьдән-шигырьгә күчәр өчен аңа туктаусыз сагыш нуры белән өртелгән үкенечле хис. татлы әрнү, җилләр телендә ялвару түбәнчелеге кирәк
Ләйләле-Мәҗнүнле төрки-татар шигъриятендә Рәшит Әхмәтҗанов лирикасы әлегә ачылмаган энҗеләр ганимәте, таш диварлар арасында кысылып сула барган күңелләрне коткару-терелтү дәвасы
Сою-сәгадәз хәятында үзеңне бәхетсез тойганда гына бәхетле язмышлы шигырь туадыр, мөгаен
Ә аргамаклар, шигърият алиһәсен җилдереп алып киткән аргамаклар. чакрымнарны, елларны тәгәрмәчләренә урап, һаман алга томылалар Каләмле хыялга аларны куын җитәргәме-юкмы9 Тояк эзе саен шигырь
Менә Шагыйрь офыкка бәрелеп туктап кала Күзләрендә яфрак төсе. Йөрәге күкрәк читлегенә сыеша алмыйча тибә Олы юл тузанын иярткән Сөю аргамагы отыры ерагая, ерагая бара Дала читенә таянган кояшның моңсу шәфәгынә кереп югала
Шагыйрьнең соңгы аккорды, бәхилләшү авазы, кош булып күккә күтәрелә дә. иңрәп, дала күкрәгенә егылып төшә
Дәшәрмен теге дөньядан
«Без һамандамы бергә?
Бергәме?! Үлмә, бәгырем.
Мин кердем синең гүргә.
азан күге аязлыктан гаҗиз
Күктә кояш кайный, мәйданда халык
Бер г әркем язучылар, сәясәтчеләр. ачлык игълан итеп. Ирек мәйданында \рын биләп алдылар. (1991 елның май ае) Җөмһүриятебездә Россия президентын сайлауда катнашмау турында сәяси шау кузгатып. бу тарихи сәгатьнең укларын борып җибәрүче Жанна Д’Арк «Газиз халкым!» дип. бәгырьгә үтәрлек чыгышлар ясап, меңнәр күңелен бер игүче Фәүзия Бәйрәмова иде.
Казан күге коргаксытан көннәр.
Аяз күктә кояш зеңләп тора. Эсселеккә чыдар әмәл юк Аяк астында асфальт три Афәтле эсселеккә чыдар да идең иңнән кагып. «Мәрхәбә, егет тәр!» дин китүчеләр артыштан ук. тупас йодрыклы манкортлар кал-
2. 19
К
кынып. төнлә һөҗүм оештырабыз дип янап китәләр. Үзен бәхетле санап йөрүче коллар чиркандыра. Ярый әле. үз сәламәтлеген яндыру хисабына көрәшүчеләр арасында Зәки Зәйнуллин бар. Балтиканың тозлы җилләрендә чыныгып, империянең асылын башка халыклар язмышында да күреп кайткан полковникның гаярьлеге кайнар башларны, таш диварга килеп бәрелгәндәге кебек, кире чигенергә мәҗбүр итә.
Болай да ябык Рәшит Әхмәтҗан ничә көннәр буена зәһәр кояш астында ач торып, тәмам какланып, каралып беткән. Күзләре генә утырып калган. Ат күзләре кебек әле ярсу, әле моңсу. Эчендә гүя бер гөнаһ калмаган, шигъри кисәүләр генә көйри...
— Улым, арагызда иң ябыгы син. Менә, каймакка гына тугылап, төче коймак пешереп килдем, бисмилла әйтеп, авыз ит әле. бәбкәм...
— Рәшит улым, минем өчпочмакларымның тәмлелеген Яңа Бистәдә белмәгән кеше юк. Бер төенчек алып килдем, алып кал...
Болар нурлы йөзле, эчкерсез апалар Чын-чынлап, Шагыйрьнең хәленә керергә тырышып мәш киләләр. Ач торган чакта ашарга ярама- ганлыгын Рәшит Әхмәтҗанов аларга һич кенә дә төшендерә алмый. Елмаеп шаярта-шаярта. елмаеп битәрли-битәрли аларны озата
Бераздан халык төркеме өстендә аның микрофоннан көчәйтелгән тавышы яңгырый.
Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.
Шул җәйдә. Декларация кабул ителәсе көндә дә Шагыйрь халык белән бергә иде (1991 ел, 30 август). Ирек мәйданының беркайчан да болай кеше диңгезеннән тыгызланганы булмагандыр. Халык ташкынын тыяр өчен катлы-катлы милиция чылбыры тезелгән, һәр адымны үлчәп яшәргә өйрәнгән йончу ирләрне уздырып, алгы сызыкка хатын-кызлар, әбиләр чыккан. Ак яулыклы әбекәйләр кирәк чакта гавамны үссендереп җибәрәләр, кирәк чакта — ак намазлык өсләрендә Ходайдан ярлыкау- сабырлык сорыйлар
Мәйданда —догалы читекләр.
Мәйданда - дагалы итекләр.
Әнә ул, яшел байрак асларында Шагыйрь халыкка сүз кодрәте чәчә. Шигырьләре — тышауларын өзеп, күкрәге белән тарих араннарын бәреп чыккан юргалар кебек. Сулышсыз калып тыңлаган мәйдан йөрәгендә дәүләтле, ханлы һәм канлы гасырлар кайтавазы уяна, коллык йокымсыравына күнеккән тәннәрдә татар каны уянып кычкыра башлый.
Халкым бүген ирек алалырмы.
Богавында әллә калырмы9 Көчкә сулыш альт яткан бөркет Көтә шулай соңгы давылны...
Кинәт мәйдан, тылсымлы кул ишарәсенә ияргән кебек, дәррәү каерылып өскә карый. Югары Совет бинасының алтынчы кат тәрәзәсендә булачак президент басып тора икән Артында бер төркем яраннары да шәйләнә. Хәлиткеч Декларация кабул ителер алдыннан озын тәнәфес вакыты бу.
Ялгыш сызылган бер шырпыдан кабынырга торган халык бер мәлгә тын кала Тыкрык саен ябык машиналарда корыч мускуллы ОМОНчы- лар. бронежилеты. резина таяклы, нурсыз күзле бу егетләргә кеше тәнен һәм рухын таптау фәне өйрәтелгән —бу мизгелдә алар да тып-тыныч.
Булачак президент биектән, тәрәзә аша мәйданга төбәлгән Гүя сүзсез дуэль бара. Корридадагы кебек хәвефле секундлар. Тореодор ике үлем арасында... Каршында — шашкан үгез үткен мөгезләрен төбәгән. Үгездән канлы үлем. Халыктан- рухи үлем. Әгәр тореодор үгезне, сәнгатьле итеп, нәкъ вакытында аудара алмый икән, халык аны сыз
гырып, мыскыллап аренадан озатачак. Әгәр инде оста итеп, нәкъ вакытында сыртына яткырса, халык тореодорны милли каһарман итеп пьедесталга менгерәчәк Тореодор хәтәр ике көч арасында
Булачак президент тәрәзә каршында тораташ калып басып тора Менә хәзер аның бер бармак селкүе җитә, куәтле ташкын халыкны тапап чыгачак. Кайсы хакимнең тарихта мондый ләззәттән ваз кичкәне бар?! Кайсы хакими затның, меңнәр җанын кыеп, кан чыгарып, даһи титулын аласы килмәс икән?!
Тарих явызлыкка табына, яхшылыкның хәтере кыска..
«Камыр булма, Минтимер!» дигән плакатлар арасыннан халык ана төбәлгән. Бу мизгелдә аның күңелендә ниләр кайный, бер үзе генә беләдер Мин үземчә фикер чыгарам: дүрт гасырдан сон. ниһаять, чын татар моңыннан яратылган татар хакиме. . Әнкәсенең бишек җыры, чалгы тавышлары, сандугачлы Агыйдел әрәмәлекләре Анын тән күзәнәкләренә таралып, сезме мәрхәмәт сорап пышылдадыгыз9 Югыйсә, әмер генә көтеп, тәкатьсез торган шундый көч. тимер ташкын кул астында була торып! Юк. мондый мизгелдә кан чыгарып дан алудан шәһәр ташында туып үскән, ят тәрбия алган салкын җанлы шәхес чирканмас иде. тәхет биеклегеннән бурзайларга явыз әмерен ташлар иде
Ә ул «идежгә таянмыйча халыкка карап тора Чыгышы белән ханнар нәселенең турыдан-1уры дәвамы булмаса да. язмыш-әнкә аңа солтанатлы исем куштырган Күп кенә олуг ханнарның исемендә «тимер» булу юкка түгелдер: Ton Тимер. Туган Тимер. Мәңге Тимер. Тимер Кот гык. Тимер Мәлик. Тимер Хуҗа. Тукай Тимер. Баш Тимер. Шаһ Тимер һ б )
Шулай итеп Мәйдан көтә Тореодор аренада
Буйсынма! Буйсынма' Нәкъ сина Җир-күкнең әмере бирелгән Илеңне азат ит ин элек, Җан азат бары тик Ил белән
Декларация кабул игелгән ул көн һәм төн Рәшит Әхмәтҗан өчен утлы шигырьләрдән генә тукылган иде. Аның «Ачлык мәйданы» дип исемлән! ән шшырьләр бәйләме кылыч йөзеннән йөргән хәвефле көннәр. төннәр биргән аһ-зарлы, газаватлы илһам кодрәте, гомеренең истә кала торган шомлы гантанасы иде.
ер гаилә булып түгәрәкләнгәнбез. «Казан утлары» редакциясенең гадәт и генә бүлмәсе бәйрәмчә. Иске елның соңгы көне (1994) Табын мул. Иң уртада - һәртөрле салатлар, шәрап шешәләре арасында кыздырылган кыр куяны, хуш исле яшеллек, лимон кисәкләре арасыннан күз карашын lapibin тора Кама ярының ак карлы тугайларыннан атып алынган Баш редактор Равил Фәйзуллинның Яна ел күчтәнәче.
Табын сандугачы Рәшит Әхмәтҗан Кәефе шәп һәрвакьп татыча пөхтә киенгән Эчтән балкып, гәүдәне төз тотып, очынып кына йөри
Телләр язылып килгәндә, иң өлкән кунагыбыз ашау-зчүиең тәмен, рәтен, кадерен белгән Аяз ага Гыйлаҗевка куян түшкәсен бүлүне тапшыргач, Рәшит Әхмәт җанов тост әйтергә дип басып, табынны йө>өнләп кенә алды һәр сүзнең кытыгын китереп, шау көлдереп үзе уйлап чьи арган мәкальләр белән сипләп, шаян тост әйтте дә, җитдиләнеп «Моны истә калдырыгыз, багырьләрем. бүтән ишетмәссез» дип. беребез дә моңарчы ишетмәгән сәер бер җыр җырлады
Үзе дә белмичә, шулай җиңел, рәхәт игеп, безнең белән бәхмлләшүе булган икән
Б
Яшьләр коридорга бүселеп чыгып биегәндә ул, бармак арасына кыстырган тәмәкесе белән киңәшеп, көч биреп торды:
— Бик кызмагыз, багырьләр Рудольф Нуриев кебек бию осталарына да көнгә өч тапкыр гына чүгәргә рөхсәт ителгән Яңа елга керәсе бар.
Шулай диде дә... үзе.. Яңа ел бусагасында...
Шунысы гаҗәп, ул әйткән тостның да, җырының сүзләрен дә, никадәр бәргәләнсәк тә. кабат искә төшерә алмадык. Әйтерсең лә соңгы көнен Иске ел хәтерләрдән юып алган, гүя серле төш күреп, без аның өнсез рухы белән генә аралашканбыз.
Бер уй тынычландыра: аның иҗаты үзеннән башка да ятим була алмый икән. Актык сулышынача гомерен шигърияткә багышлаган шәхесләр сирәк була. Рәшит Әхмәтҗан шундый могътәбәр сирәкләрнең берсе иде.
Ул — матбугатта һәрбер тәнкыйтьче саный торган түтәл-түтәл исем-леккә сыя алмыйча, үзе бер дөнья булып иҗат итте.
Әгәр аңа Күк иясе:
- Шигъриятнең пәйгамбәре итәм, калган гомереңнән ваз кичәсеңме?—дисә, ул сүзсез риза булыр, халык бәгыренә тәңгәл килгән чын шигърияг хакына җирдә бүтән мәңге кабатланмаячак тормышын мәхрүм итәр иде.
Иртәрәк китте... дибез.
Күкрәк читлеген аерып чыгып, галәми чиксезлеккә очарга дип тал-пынган җан кайчан өлгереп җитә? Моның белән кем идарә итә? Бәлки... иҗат гөмбәзең билгеле бер кимәлгә җиткәч, үз зурлыгында күрсәтү өчен аны шәхестән аерып алуны Тәңре үзе хәл итәдер.
Казанның Татар зиратында, гасырның мәртәбәле затлары куелган урында, бөек Тукай янында күмелү бәхете... очраклылыкмы? Ике шагыйрьнең янәшә килүе — алдан билгеләнгән тәкъдирме?
«Минем гасыр таңымдагы шигъриятемне гасыр азагына менә кем ялгар!»—дип Тукай рухы дәшеп китергәндер бәлки..
Җавап эзләп мин аның китабына иеләм. Тормыш агачына саҗдә кылган Шагыйрьнең юату сүзе шамаилгә күчә:
Мин җылытам әле. дөньям сине.
Җаным суынганчы җылытам.
Мизгел
Санама үзеңне зур итеп, ә зурны хур. Ахырда хурлык күрерсең, булма мәгърур.
Утыз Имени
ллар саргайткан фоторәсемнәрне карарга яратам. Билгеле бер чорның сурәт-рәвеше киемнәрдә, чәч тарауларда, күз карашларында чагыла. Нәкъ шушы төркемне кабат беркайчан да җыя алмыйсың инде. Сурәттән бигрәк мине шул кешеләрнең ничегрәк туплануы, нинди сүзләр сөйләшеп ыгы-зыгы килүләре кызыксындыра. Сурәттәге шәхесләрне терелтәсе, хәрәкәткә китерәсе иде дә Ни кызганыч, еллар һәм юллар аларны инде әллә кайларга сибеп ташлаган, кай. сыларыннан инде кабер ташлары гына хәтер маягы булып калган.
Шулай итеп мин, нәүмиз сагышланып, иңемә баскан Вакыт кодрәтен тоеп, иске фоторәсемнәр карарга яратам.
Менә тагын бер сурәт... Саргаерга әле өлгермәгән. Таныш йөзләр. Кичә генә тезелешеп төшкәннәрдер кебек. Бакый китсәң, ун ел гомер үтеп тә киткән икән шул. Раиса Горбачеваны уртага алып фоторәсемгә төшкән татар язучылары, шөкер, бар да исәннәр... Баксаң, ун ел эчендә ил
Е
күләмендә нинди генә үзгәрешләр булмады да. нинди генә язмышлар дер селкетелмәде.
Ә ул чакта... Дөньядагы ин зур илнең Олимп тавындагылары мәңге шулай иярдә калыр кебек иде. Әмма нигәдер, генераль секретарь хатыны Раиса Горбачева белән фотога төшүен язучылар үз вакытында бик мактанып сөйләп йөрмәделәр. Ул фотоны кайда да булса бастырып чыгарырга да ашыкмадылар. Сәбәп нәрсәдә иде? Тыйнаклыкмы.’ Куркуданмы? Бу илнең тәхет тирәсе тотрыксыз икәненә күнегеп беткәнгә күрә дәшмәскә уйладылармы?
Әлеге фото тарихын бер кулга җыярга теләп мөрәҗәгать иткәч тә әле кайбер язучылар икеләнеп-шикләнеп калдылар. Ярар микән дигән сагаюны таратыр өчен тел ачкычлары кирәк иде. Мәйданнан киткән шәхескә түбәнсетеп карау Россиядә гадәткә кергән, бу очракны көлеп язмас микән, дип. кайберәүләр миңа ышанмыйчарак та карадылар бугай. Ләкин бу г адәт мөселман тәрбиясе алганнарга хас түгел, шуңа күрә мин. баштан ук. мондый караштан ерак тордым. Минем өчен әлеге фоторәсем бәхетле очрак кына түгел, ә ил тарихының кешеләр йөзендәге бер мизгеле иде.
Сүз югары даирәдәге хатын-кыз шәхесе хакында...
Президент хатыны
спания башкаласы Мадридта корольләр сарае бар. Аның бер- берссн кабатламаган, искиткеч зиннәтле, дөньяның өкияти байлыгын туплаган меңнәрчә залын карап та. акылга сыйдырып та бетерерлек гүгел. Идәне, т үшәме, диварлары «Алла кулы» белән чигеп эшләнгән сәнгат ьле залларның берсе «Тәхет залы» минем аеруча хәтердә калган. Калкурак урында алтын белән нәкышләп, бормалы бизәкләр уеп эшләнгән ике кәнәфи янәшә тора. Алдарак, як-якта. табигый зурлыгында. алтыннан коелган ике арыслан дәһшәт салып төбәлгән Кәнәфиләрнең арка терәгеченә король Хуан Карлос һәм королева Софиянең барельефы ясалган Мине iаҗәпләндергәне шул булды: пи өчен соң әле король хәкими биеклектә үзе генә утырмый, ә хатыны белән янәшә
Шуннан соң инде мин гарихи әсәрләр укыганда игътибарлырак була башладым һәм бер нәрсәгә төшендем: хан. патша, король, солтан һәм шаһларның хәләл җефетләре ил белән идарә итүдә хәлиткеч урын тотканнар икән. Аларның күбесе тәхеттәге иренә иң якын киңәшче, иң ышанычлы герәк булганнар. Әлбәттә, арада мәкерлеләре дә табылган, астыртын эш йөртеп, иренең башын кистереп, тәхеткә сөяркәсен утырту яисә үзе хакимлекне алу кебек күренешләр дә тарихка ят түгел
Русның монгол-татарлар хакындагы ялган әдәбияты кыргый санаган хан даирәсе ничегрәк булган икән соң?
Монголларның югары киңәшмәсендә (әгәр ул хәрби максатларны күздә готмаса) бөек хан һәм төмән башлыкларынын хатыннары катнашканнар Корылтайларда киңәш-табыш бирү хокукына ия булганнар
Менә бер мисал. Сарай-Бату шәһәрендә булган Европа кешесе Плано Карпини хан сараенда үз күзе белән күргәннәрен болай дип язып калдыра: «Батый тәхеттә хатыннарының берсе белән янәшә утыра Аның энеләре, уллары һәм сарай әһелләре аста, арырак утыралар Калганнар келәмдә. Ирләр уң якта, хатын-кызлар сулда».
Менә шуларны белгәннән соң инде, әле бу гасыр башында гына Англиядә хатын-кызларның сайлауга катнашу хокукы яулап, митингларга чыгуын хәтерләп, их, Европа... дип мыскыллы көлеп куясың Үз кырг ЫЙЛ1.П ын күрмичә, гаепне гел Шәрыктән эзләгән Европаның, гарихи фактлар белән бәреп, күзен ачырыр чор җиткәндер ниһаять.
Тагын тарихка күз салыйк.
И
Каракорумда Чыңгыз ханның оныгы Көек хан үлгәннән соң, аның урынына бөтен монгол мәмләкәтенә ханбикә булып хатыны Аккүл-Ка- мыш кала.
Яшүсмер хан Улакчы урынына Алтын Урда белән Батыйның тол хатыны Баракчина идарә итә.
Тарихта шактый мәртәбәле эз калдырган Бөек Үзбәк ханның хатыннарына игътибар итик: беренчесе — Кытай императоры Буянтуның сең- лесе - икенче хатыны — Византия императоры Андроник кызы Байалун була. Өченче хатыны — Тайдула.
Урданың атаклы төмән башлыгы (кенәз дип тә йөртәләр) Нугайның хатыны — Византия императоры Михаил Палеолог кызы Ефросинья була.
Җанибәк ханның хатыны Тайдулага Мәскәү янында бүләк итеп бирелгән җирдә калыккан Тула шәһәренә исем дә шул ханым хөрмәтенә кушылмады микән әле... Күрәсез, аксөяк нәселеннән булган бу ханымнарның аң-белем. культура дәрәҗәсенең ничек югары булуын күзаллау кыен түгел. Гаскәр белән килеп, иреннән калган тәхетне яулаган Түләбәк ханым хөрмәтенә XIV гасырда Сарайда акчалар сугыла.
Шулай ук тарихта исемен калдырган Хөршидбәк, Нурсолтан. Сөем-бикәләр турында да романнар язарлык.
Алтын Урда һәм Казан ханлыгының дәүләт системасын үзләштергән Россиянең тәхетендә әби патшалар пәйда булу — Шәрыкнең турыдан- туры йогынтысы ул. Ә Испания -Европа бит, дияр кемдер Әмма бу илнең берничә гасыр гарәпләр кул астында яшәвен онытмыйк. Европаның учында — Шәрык биргән фәлсәфә ташы ята...
Бөек Октябрь мәхшәреннән соң тәхет даирәсендәге гореф-гадәтләр буталды. Большевикларның хатын-кызга карашы, аларны дәүләт идарәсе эшләреннән читләштерә башлавы бернинди этик нормаларга да сыймый иде.
Тора-бара партия җитәкчеләренең хатыннары гадәти кухаркаларга әйләнеп калдылар.
Халыкара килешү буенча, ил башлыклары югары даирәдә очрашу үткәргәндә хатыны беләнме, ялгыз киләме — бу алдан уртак фикергә килеп эшләнә. Михаил Горбачевның төрле илләргә эш визиты белән барганда хатыны Раиса Максимовнаны үзе белән алуы — халык өчен башта яңалык иде шикелле. Белгәнебезчә, мондый визитлар бик кыска арада, гаять киеренке шартларда үтә. ә без экраннан аның тантаналы өлешен генә күрәбез, һәр нәрсәгә чырай сытып, шикләнеп карарга өйрәнгән совет кешесе ил башлыгы парлашып, кәеф-сафа корып йөри, дип уйларга да мөмкин иде...
Власть тирәсендә борын-борынгыдан бүре законы хөкем сөрә. Сәясәттә дус-иптәш дигән төшенчә юк. Тарихи борылышларда көрәштәшләрең дә тапталып калырга мөмкин. Кешелек яңадан-яңа акыл туплап, күпме генә алга барса да. хаким и даирә шулай булып калачак.
Сәясәтнең менә шундый мәкерле әйләнешендә Генераль секретарь (соңыннан Президент) Горбачевның үз хатынына иң якын сердәше, киңә-шчесе, ышанычлы кешесе итеп каравы табигый түгелмени! Әгәр телеопе- раторлар, әрсез журналистлар Раиса Горбачевага объективны артык еш юнәлтмәгән булсалар, әгәр Президент Горбачевның үз элгәрләренә караганда, хатын-кызга мөнәсәбәте күпкә әдәплерәк икәнен совет халкы аңлый алырлык культурага ирешкән булса... Кыскасы, без әле моңа тора-бара ныклап төшенербез. Раиса Горбачева бу илнең изелгән, болгавыр көнкүрештән йончыган хатын-кызлар кавеменә ниндидер үзгә бер рух бирде, хакими даирәдә Шәрыктән килгән олы гадәтне кайтарды, хатын-кызны үз биеклегенә куя алды.
Әдәбият-сәнгатьтән ерак торган Горбачевка бу өлкәгә аерым игътибар итәргә кирәклеген, хатын-кыз йомшаклыгы белән, бәлки нәкъ менә Раиса ханым сеңдерә белгәндер. Югыйсә, Максим Горький заман
нарыннан бирле талантлы язучылар белән дәүләт җитәкчеләре һәрчак каршылыкта яшәделәр. Акыллы хан-патша белә: чорны хикмәтле итеп бары тик язучы-әдип кенә теркәп калдыра ала. сурәтең таш булып калмасын дисәң, әдип күңеленә каты кагылма. Күп хаталары бардыр әмма Галиҗанәб Сүзгә. Акылга азатлык капкаларын ачкан Михаил Горбачевның, бөтен Политбюро әгъзаларын ияртеп, язучыларның зур форумына килүе күрелмәгән хәл. әмма табигый адым иде Бу — СССР язучыларының соңгы. VIII съезды иде (1986 ел). Бүгенге дәүләт эшлек - леләренә хас «малайлыкмтан аермалы буларак, һәрберсе үз исемен истә калдыртып, һәрберсе үз шәхесе хакында тотрыклы культ булдырган Политбюро әгъзалары президиумнан урын алуга, зал чүгеп, тантаналы тын кала. СССР Язучылар Союзы рәисе Георгий Марков, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое булуга карамастан, каушап кала, докладын-нан ике җөмлә укуга, йөрәген тотып, сыгылып төшә. Аны Советлар Союзы Герое Владимир Карпов алыштыра...
Тәнәфес вакытында Татарстан язучылары-делегатлар. Раиса Максимовна Горбачеваны (Тигаренко) уртага алып фоторәсемгә төшәләр. Әгәр башка җирдән килгән язучылар да аның белән фотога төшә алган булсалар, бу рәсемнең кыйммәте алай ук игътибарны җәлеп итмәс иде һәм мин дә бу истәлекне язып та тормас идем. Хәер, сүзне шунда катнашкай язучыларның, галимнәрнең үзләренә бирик әле.
Ренат Харис: Ике мишәр, сез генә булдырасыз, иң шәп урыннарны алып куегыз, дигән максат куелганлыктан, без. Тәлгат Галиуллин белән бергә, съезд ачыласы көнне иртән иртүк торып киттек. Кремльнең Зур Сараенда зур зал ачылмаган, ишек төбендә сакчылар гына гора иде әле. Күпмедер вакыттан соң «Сим-Сим ишекләре» ачылып китте Керәбез. зал буш. уртада, алгы рәттә, бер кеше генә утыра Шул турыда, нәкъ трибуна каршыннан без бөтен делегациягә җигәрлек урыннарны биләп алдык. Бераздан халык тула башлады. Барысы да безнең урынга кызыгалар. әмма без нык торабыз. Мәскәү шагыйре Сергей Островой үзенең үҗәтлеген монда да күрсәтеп алды. Теге кеше рәтенә килә дә урын даулый, килә дә даулый. Ахырда теге кеше гафу үтенеп, бу рәт Үзәк Комитетның культура бүлеге өчен, дип әйтеп саллы. Булмагае, язучылар съезды ич бу. дип Островой барыбер шул рәткә килеп утырды
Минем бер ягымда Дания Хөсәеновна Зарипова (КПСС өлкә ко-митетының культура бүлеге мөдире), икенче ягыма Сергей Петрович Кошечкин («Правда» газетасының культура бүлеге мөдире) туры килде Съезд башланырга биш минут кала озын буйлы икс ярдәмчесе белән Раиса Максимовна килеп керде һәм нәкъ минем каршыдагы урындыкка утырды Киенүе бик пөхтә, килешеп тора, бик затлы да. бик гади дә сыман иде. Артка борылып, ул миннән съезд документларын соран алды. Исемлекне карады-карады ла: «Вот посмотрите, опять несправедливость, ни одной женщины за столом президиума. Везде и всюду у нас зажимают женщин А ведь есть прекрасные писатели-женщины», диде
Чынлап та. сәхнәгә президиумга сайланганнар чыгып утыргач карыйбыз гел ир затлары гына. Раиса Максимовна тагын безнең якка борылды да. әнә карагыз, нәкъ исемлектәгечә, бизәк өчен генә булса да ник бер хатын-кыз булсын, диде.
Съезд барышында минем башка бер уй килде Дания Хөсәеновнага әйтәм, безнең бик матур сувенир китабыбыз бар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре», барыбыз да кул куеп, бүләк итик Раиса Максимовнага. дим Тәнәфестә шулай эшләдек тә
Чыгышлар вакытында Раиса ханым, артка борылып, теге яки бу язучы хакында сорый. Мәскәүнекеләрне яхшы белгән Кошечкин анык шәхси консультантына әверелде. Милли әдәбият вәкилләре трибунада күренә башлагач, мин дә әңгәмәгә кушылып алгаладым
Озын тәнәфес алдыннан Дания Хөсәеновиага әйтәм. әйдәгез, бөтен делегация белән истәлеккә фотога төшик, сез ана тәкъдим итеп карагыз.
дим. «Бездән күрмәкче башкалар да чакыра башласа... Уңайсыз булмасмы, син үзең тәкъдим итеп кара»,—ди Дания ханым. Тәнәфескә чыкканда мин: «Раиса Максимовна, делегация татарских писателей обращается к Вам с убедительной просьбой.. Не сможете ли Вы с нами сфотографироваться на память?»—дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул гади генә итеп: «А почему бы и нет»,— дип җавап бирде. Шуннан соң инде без Гәрәй Рәхимне фотограф артыннан йөгерттек. Георгиевский залда көтеп тор, дидек. Раиса Максимовнаны уртага алып вестибюльгә чыктык. Георгиевский залга керергә тәкъдим ясагач, ул, ә нигә анда керергә, шушында гына басып төшик, диде. Шул мизгелдә әллә каян гына фотографлар пәйда булды. Раиса Максимовна янәшәсеннән урын алу мәсьәләсенә килгәндә...
Хәер, анысы башка хикәя...
«Анда безне фотограф көтеп тора, әйдәгез гизрәк!»—дип Гәрәй Рәхим килеп җиткәндә соң иде инде. Башка өлкәләрдән килгән делегатлар да фоторәсемгә төшәргә талпынып караган иделәр дә...
Раиса Максимовна, саубуллашып, президиум бүлмәсенә кереп китте.
Башкорт туганнарга җитә калды. «Да, егетләр, сезнең хәзер һәр адымыгыз күзәтү астында булачак...» —дип шаяртып алгаладылар.
Икенче конне, төшке аш вакытында, берәү килеп, җилкәмнән кага. «Сез Казаннанмы, тәрәзә янына барыйк әле»—ди. Йөрәгем «жу» итеп китте. Башкорг дусларның кинаяле шаяртуы искә төште.. Тәрәзә янында ул кесәсеннән бер конверт чыгарды. Анда безнең фото иде. Артына барыбызның да исем-фамилияләрен яздыртып чыкты. Тагын бер көн үткәч, янә берәү килеп: «Сез Татарстаннан бит әле. менә, Раиса Максимовна сезгә тапшырырга кушты»,- дип, зур конверт сузды. Анда безнең күмәк гөшкән шушы фотолар иде.
Ә Сергей Островой, безнең Раиса Максимовнага китап бүләк итүебезне күргәч, кызыгып, үзенекен алып килмәгәнгә бик офтанып торган иде. Икенче көнне ул тагын да шәбрәк киенеп килгән, кулына калын- калын ике томлыгын тоткан иде. Съезд беткәнче күтәрел йөрде ул китапларын, ләкин Раиса Горбачева бүтән күренмәде.
Тәлгат Галиуллин: Съезд ачылды. Бездән алдагы рәттә ниндидер ханым япон ручкасы чыгарып яза башлады Мин аның үзеннән бизәр шул затлы ручкасына игътибар иттем. Безнең арадан беренче булып аны Ренат Харис танып алды. «Егетләр, бу — Михаил Сергеевичның хатыны түгелме соң?..»—ди. Шуннан соң инде минем өчен доклад, съезд кайгысы бетте. Күзләр— Раиса Максимовнада. Ул. артка борылып. безнең кайдан килүебез хакында сорады. Докладчы Виктор Аста- фьевның «Ловля карасей в Грузии» дигән әсәрен гелгә алгач, грузиннар ярсып, урыннан кычкыра башладылар. Шулчак; Раиса ханым борылып. «Сез ул әсәрне укыган идегезме?» — дип сорады. Язучы халкы укымаган булса да, һәрчак укыдым, дип әйтә. Без дә шулай, әсәрне мактаган булып, сүзне икенчегә борырга тырыштык. Докладта телгә алынган башка әсәрләр турында да ул сүз кузгаткалап торды
Тәнәфестә безнең язучылар аңа бүләк итәргә дип үз китапларын алып килделәр. Илдар Юзеев кулында да китап бар иде бутай Шунда мин кинаяләп: «Егетләр, Михаил Сергеевичның китапханәсен юк-бар белән тутырмагыз инде», - дигән булдым.
Озын тәнәфестә без Раиса Максимовнага фотога төшәргә тәкъдим иттек. Ул, әлбәттә, риза булды.
Башкорт язучылары. «Сез анда апай белән бик елмаешып, сөйләшеп утырмагыз. Президиумнан Михаил Сергеевич гел сезнең якка карап утырды, көнләшмәгәе!» —дип шаярып, үзләренең арткырак рәтләргә эләгү «бәхетен» капларга тырыштылар.
Миркасыйм Госман о в: Раиса Горбачева ул кадәр игътибарны җәлеп игәрлек чибәрләрдән түгел. Әмма кеше белән мөгамәләсе йомшак, сөйләшә башлагач бик ягымлы күренә иде.
Фотога төшәргә дип җыелышкач, мин аның янәшәсенә туры килдем. Карыйм, аксакалыбыз Әмирхан ага читтәрәк калган, уртага керергә теләге дә бар шикелле. Муеныма кайнар тыны да бәрелгәч, урынымны морзага бирергә туры килде. Раиса ханымның беләген ычкындырып иң кырыйга чыгып бастым.
Язучыларның киләчәктә таркалачагы ачык күренеп торган бу ша- ушулы, болгавыр съездның бер истәлеге булып шушы тарихи сурәт калды.
Актыктан Әмирхан аганың үзалдына сойләнеп торуы әле дә күз алдымда: «Патша хатыны белән фотога төштек дисез инде. . Понимаете... Моның соңы ни белән бетәр икән, соңы...»
Әмирхан Еники: Раиса ханымның әле зенитта, шөһрәтле чагы иде бит. Аның хакында Башкорт станда яшәгән икән, милләте татар икән, дигән сүзләр йөри иде. Съезд вакытында «Сез милләтегез белән татар түгелме?» дип кемдер сораган имеш. «Юк, мин татар түгел, ләкин татар-башкорт арасында яшәдем, ул икс халыкны да бик хөрмәт итәм», дип әйткән имеш.
Бүләккә дип әзерләнгән Муса Җәлил китабына мин дә үз имзамны куйдым. Фотога төшкәндә бер читкә баскан идем, син олы кеше, карт кеше, дип, Раиса Максимовна янына ук китереп бастырдылар Ул арада сурәткә дә төшереп алдылар. Теге (Әмирхан ага кеткелдәп куя) фотограф эзләп киткән Гәрәй Рәхим генә килеп җитешә алмый калды Шуның белән эш бетте. Бүтән берни дә кирәкми, шул җиткән, дигән идем, ләкин күрәм... Әле берсе китабын китереп төртә, автограф куеп, әле икенчесе Шагыйрьләр инде... Раиса ханым ала инде, рәхмәт әйтеп, нәрсә дисен
Илдар Юзеев: Кайчан да булса. Кремль сарайларына барып, патша хатыны белән фотога төшәрмен дип төшләремә дә кермәгән иде. Бу - тарих бит ..
Гәрәй Рәхим: Мин, бәхетсез, шулай итеп бер фотога да эләкмәдем. Фотограф табып килеп җиткәндә таралыша башлаганнар иле инде. Ятып калганчы атып кал, дигәндәй.Раиса Максимовнага Мәскәүдә чыккан шигырь җыентыгын бирергә булдым Ашыгам, нәрсә дип язарга да белмим. «Товаригцу Михаилу Сергеевичу.. » дип булмый бит инде, ул бит зур кеше... Шәхсән үз исемемнән генә язсам да яхшы түгел кебек Шуннан: «Раисе Максимовне и Михаилу Сергеевичу, выражая уважение татарского народа. Г. Рахим», дип куйдым Раиса ханым рәхмәт әйтеп кулын бирле. Китабымны нәни сумкасына салып тормалы, янәшәсендә үткер күзле чибәр-чибәр егетләр бар иде, шуларга бирде. Соңыннан дуслар: «Кулыңны ап-ак чүпрәк белән уран йөр. Раиса ханымның кул җылысын сакла», дип көлеп тә йөрделәр
Эпилог
у язмага нокта куяр алдыннан уйларым ике ярымшарга бүленде. Әмма ниндидер бер хакыйкатьнең асылын ачасы килеп тә. гамьле сүз кодрәте җитмәүдән гаҗиз калдым. Уйлар агышын эзлекле сүз тезмәсенә әйләндерергә җигешә алмаган каләмгә үч и геп, шу i фикеремнең кайтавазларын гына бирәм.
Бәлки бу гомерлек сораудыр?
Дөньяда хатын-кызның iоткан урыны нинди?
Күпме акыл көчен мең еллар буена җимерүгә сарыф иткән ирләр кавеменә Тәңренең күңеле суынып бара түгелме! Җир-Ана тәнендәге тирән яраларга хатын-кызның шифалы кулы кирәгрәк түгелме! Шулай булмаса... Технократия гасырының икенче яртысында күпме Ил ияренә Алла учыннан гына төшеп. Галиҗанәб хатын-кызлар утырмас иле Бөек могҗизалар, ак чалмалы таулар арасында туган философлар иле. һәммә
Б
төрле диннәр бишеге —һиндстанның мәгърур анасы Индира Гандины гына искә төшерик. Ул җирдән киткәч... дөньяның изге бер нуры сыктап сүнде шикелле...
Ярымшарның бер ягында — ир-егетләр... Ирләр генә булган җирдә йодрык кысыла, усаллык чикләре киңәя. Ир-ат кына торган йорт, алтынга төрсәң дә, ягымсыз, нурсыз, җансыз була. Идарәче даирәдә ир-атлар гына эшләгән ил-йорт-дәүләт тә шулай... Хатын-кыз исә, дәрәҗәле урында эшләсә дә, үзенең ана икәнен, тормышта илаһи хис—наз барын беркайчан да онытмый.
Саный китсәң, олы эшкә алынган хатын-кызлар аз дисәң дә, бар бит әле дөньяда. Алар, авыр постаментларга менеп, һәйкәл булырга кызыкмыйча гына, якты хатирә булып, тарих хәтеренә керә баралар. Бүгенге, без шаһит дәвердә дә шулай...
Американы гына алыйк. Элеккеге (хәзергесе дә шулай) президент хатыннары бүген дә әле сәясәттә катнашалар, җәмәгать эшләре алып баралар, шәфкатьле ярдәмнәре белән телгә керәләр, илләр белән илләр арасында кешелекле, җылы мөнәсәбәт урнаштыралар. Әле кайчан гына... күпме илләрнең зәңгәр экраннарында елмаеп күренгән «беренче леди» — Раиса Горбачеваның да дөнья каршында үз абруе бар. Мин аның нинди дә булса җәмәгать эшендә үзен күрсәтеп, шәфкатьлелек үрнәге булырга бөтен мөмкинлеге дә җитәрлек дип уйлыйм.
XXI гасыр башыннан күп кенә дәүләтләр тәхетен хатын-кызлар биләячәк. Күренекле эш урыннарында хатын-кызлар утырачак. Бу — табигый зарурилык. Чөнки Җир-Ананы саклап калырга, каты бәгырь- леләнә барган кешелекне юатып дәваларга кирәк.
Оҗмах бакчалары хозур
Чумып диңгезгә, куп энҗеләр алдым. Гамәл өчен барсын күңелгә салдым.
Г Утыз И мәни
-и, и генә лә! И генә! Эшем дә булды чи генә! — дип язган Кандалый галиҗанәбләре. Кайчакларда шундый бер халәткә тарыйсың, кулың эшкә бармый, сәбәпсездән күңелеңә сыгылып моңсу-өметсезлек иңә. җылыйсы килә, эч поша, хәтта терек табигатьнең җете төсләре дә тымызыкланып кала. «Җан тарыга.. Җанымны кая куярга белмим...»- диләр мондый халәтне безнең якларда. Шәһәр моңсулыгы башкачарак шул, ә менә авылда, табигать белән күзгә-күз калган мәлләрдә... бигрәк тә кичке шәфәкъ офык иңенә һәммә төсләрен таратып оеган чакта... Чабынганнан соң алма кебек пешеп, ләүкәдә изрәп утырган хатын-кыз шикелле, мәмрәп тулган кояшның тауга таянып, юашланган нурларында баеган мәлендә әлеге җан тарыгу халәте бәгырьдән аеруча сызып күтәрелә башлый; көнең сүнеп бара, төнгә дә керәсе килми, күкрәк читлегендә әсирлектә яткан җаның, өнсез сыктап, канатларын киерә башлый, каядыр еракка, билгесез киңлекләргә алгысына.
Әллә соң җирнең кайсыдыр кыйтгасында нәкъ менә синең белән бер мизгелдә туып үскән игезәк сыңарың була микән9 Ана нинди дә булса бәла-каза киләсем сизенеп, аны йолып калырга, яки киресенчә, аңа сыенып, үзеңә юаныч алырга дип ашкынасыңмы әллә? Җир йөзендә һәммә кеше, үзе дә сизмичә, гомере буе игезәк җанын эзли, юксына, өметләнә, иң якын иптәшен табып, ике ярымшар бергә кушылып, тәңгәл килгән кебек, рухның камил бөтенлегенә ирешү уе белән янадыр бәлки?! Мондый бәхетле очраклылыкка тиенүче сирәкләр— Хак тәгаләнең миң-там-
И
гасы белән туалардыр. Ә күпләр өчен сонгы сулышынача барган бу теләк, җирдә нәүмиз кала алмыйча, җан сүрүе белән бергә, теге дөньяга күченәдер.
Әнә шулай, җаным тарыккан вакытларда мине мәзәк бер уй— Урта диңгезгә барып тиз генә су коенып кайту хыялы биләп ала торган иде. Элек чит илгә чыгу җир тарту көченнән ычкынып, галәмгә ыртылу кебек акыл ирешмәслек могҗизага тиң иде. Әгәр мин. хәл-әхвәл сорашып. нигә моңсу күренәсең? — дигән кешегә Урта диңгезгә барып тиз генә су~ коенып кайту теләгем барлыгын әйтсәм, егет ычкынган дип шактый аптырашта калырлар иде Шуңа күрә мин бу уемны кемгә дә әй гмичә эч тән генә сызып йөрим Кемнәргәдер бөтен мөмкинлекләр дә бирелгән бит югыйсә, димәк без шул кемнәрдер кинәнеп яшәсен өчен бил бөгүче, җан асраучы коллар... Сабыр, акыл! Тирәнгә кермә, юкса гомер агышыңа чик куярга көчең җигәрлек фикерләргә юлыгырсың Әнә. тирә- юнеңә кара, бәрәңге ашап туйганнан соң. шагыйрь ни дип бәян иткән: «Дөнья матур, дөнья киң! Шуны кабат-кабат әйткәч, дөнья чынлап та матурая түгелме?!
Ә нигә Урта диңгез? Җир йөзендә башка океан-дәрьялар беткәнмени? Соңгы диңгезгә кадәр дип омтылган чакта. Әдрән диңгезгә җиткәч кире борылырга мәҗбүр булган Бату ханның гамәлгә ашмый калган максаты миндә пыскып уянамы әллә9 Юктыр, мин тирбәлеп үскән бишек тарих матчасына асылмаган булган шул. Бу хыял чишмәсенең башы балачакта Мәктәптә укыганда класс диварына катлы-катлы булып биниһая зур карталар эленгән иде География, тарих дәресләрендә без шушы карталар аша дөнья буйлап хыялый сәяхәткә чыга идек Миңа Африка белән Европа материгын аерып торган Урта диңгез ошый, исемнәрен атаган чакта яңгырашы белән күңелдә рәхәт кытыклану уяткан илләр Испания. Греция. Төркия ярларын югангадыр бәлки9 Бер үк диңгез югыйсә, әмма һәр халык үзе яшәгән ярларны юган су-дәрьяны үзенчә атаган: Альборан. Болеар. Әдрән. Эгей. Мәрмәр һәм тагын әллә нинди исемнәр..
Ниһаять, миңа борышы артонавтлар йөзгән Урта диңгез дулкыннарына колач салу 1981 елның май аенда насыйп булды РСФСР Язучылар берлеге оештырган туристик сәяхәт өчен хәләл акчамны түләгәч, уннарча кәгазь-белешмәләр тутырып, хәтта, әгкәң-әнкәң исән түгел икән, аларның кабере кайда икәнлегенә хәтле күрсәтәсең дә ул кәгазьләр син белмәгән әллә нинди яшерен иләкләр аша сөзелеп чыга калса Бауман райкомының иркен кабинетында, биниһая озын өстәл тирәли утырган корыч салкыны бөркелеп торган партия чиновниклары һәм өлкәннәр советы әгъзалары каршына бастырып сине рентген нурлары аша үткәрәләр. Төрле сораулар биреп, капиталистик илләргә карата бик үк мәрхәмәтле карашта тормавыңа тәмам инангач кына хәерле юл теләп сине чыгарып җибәрәләр
Шулай итеп Казаннан без өчәү Аяз ага Гыйләҗев. хатыны Нәкыя апа һәм мин Испаниягә баручылар төркеменә эләктек Калган ятучы галимнәр Мәскәү һәм Ленинградтан иде Исеме таныш язучылардан тыш монда Бонч-Бруевичның оныгы. Ярослав Смеляковның хатыны. Максим Горькийның җиде яшенә кадәр Соррентода үскән опыты Нина Пешкова да бар иде
Күк тәхетеннән күзәтеп торучы Хак тәгалә ерак сәяхәттә мине Хәвеф-хәгәр сагалап тормыймы дип йөрисе юлларымны «тикшерткән» арада чак кына соңга калмадым Чемоданымны иртүк, эшкә барышлый вокзалга илтеп, автомат камерага куйган идем Кичен Язучылар союзын да бильярд уйнап, дуслар белән хушлашып (Ни дисәң дә Пиреней ярымутравына, җир читенә китеп барам бит), ике кулны селкеп кенә, поезд китәргә биш минут кала вокзалга килеп җитсәм чемоданымны куйган камера ачылмый тына бит. код номерларын кабат-кабат җыеп
карыйм -юк, һич кенә дә бирешми. Ә минутлар котылгысыз тизлек белән йөрәк кагышына күчеп вакытны куалапмы куалый. Ничек кирәк алай милицияне, кирәкле хезмәткәрләрне табып, камераны ачтырдым. Көндез ачып тикшергәнлеккә эчтә язу ята, кодны бутап япканнар икән...
Рәсемдә: (сулдан-уңга) Аяз Гыйләҗев, Равил Файзуллин, Мостай Кәрим, Марсель Галиев, белорусе язучысы Леонид Прокша. 1979 ел, май.
Шулай итеп, поезд инде кузгала дигәндә килеп җиттем. Аяз ага перронда, вагон ишеге төбендә көтеп тора, борчылуы йөзенә чыккан иде.
Ну слушай-парин, гамьсез дә икәнсең, бу кадәр төгәллек белән хәтта Муса Җәлил дә йөрмәгәндер.
Бу мизгелдә мин тыштан бик сабыр күрендем микәнни, эчем тулы ут иде югыйсә. Купеда урнашып бетеп, поезд Мәскәү тарафларына күңелле теркелди башлагач, каклаган каз боты белән сыра эчеп барганда Аяз ага баягы сүзенең мәгънәсен аңлатып бирде: «Мусаны сәгать унга чакырасың булса, сигезгә кил диген, ул, һичшиксез уникегә килеп җитәр, дигәннәр чордашлары...»
Мәскәүгә җитәрәк. чиркәү урманнары башланды. Алтын гөмбәзләр, мәһабәт манаралар... Уңга карасаң да, сулга карасаң да чиркәү. Кайбер урыннарда авылы беткән, ә кола ялан уртасында саллы чиркәү кукраеп утыра.
Безнең татар, кызыл авызларга утызынчы елларда ышанып, мәчет манараларын аударып чыккан, эзе дә калмаган. Ә боларның—исән. Бүтән халыклар диннән тәмам бизеп беткәч, беркөн килер да урыслар бу чиркәүләрен ачып җибәрәчәкләр әле,—дим мин ачынып.
Бүтән нәрсәгә маһирлыгы булмаса да урыс чиркәүне төзи белә... Таштан, мәңгелеккә дип!
Аяз ага дин турында сүз озайтмый уйга кала, ул да догалардан ерагайган инде, сабыр дәверләр өчен яратылган Ислам галәме бу болгавыр дөньяда бөтерелгән адәми затларның йөрәк тибешен тынычландырып, акыл казанына зиһен уты өсти алмый шул. Ялгыш агымда бәргәләнгәнебезне аңлыйбыз, әмма аны бер-береңә кычкырып әйтү күңел төбендәге әрнүне отыры арттыра гына бара. Шулай, тирәндә калып, догалардан шифа аласы илаһи хисләр гомерлеккә сүнәрме, әллә инде, вакыты җиткәч, соңлап булса да сыктап уянырмы?
Шушы сәфәргә барып кайтуыбызга ун ел үткәч, беркөнне Аяз агадан хат алдым. Анда мондый юллар бар:
« Кича Зәйдән кайтып төштем. Президент Буш белән ярышка чыга алмаса.ч да (ул быел 32 илгә сәяхәт кылып 550 мең чакрым җир узган!). Сарманнан башланган сәфәрем, уравыч юллар аша Зәйгә барып төгәлләнде Быелгы сәфәрем хатирәләр дөньясына кайту иде. Югары Әхмәт зиратында һаман-һаман иҗатымны. әсәрләремне җылытып, нурландырып торган Сөләйман бабам белән Зөләйха әбием йоклый. Каберләренә барып башымны идем Зират шактый йончыган, адәмнәр үлеме бер хәл. зиратлар үлеме аяныч, аннан да зур һәлакәт юктыр Әтиемнең атасы Сәхәбетдин хәзрәт. Сарман мәчетенең имамы, утызынчы е t /ар башында Алабуга төрмәсендә эзсез югала. Яшыи чтим калган әтидән әбинең исемен сорарга башка килмәгән Әти үлгәч, кәгазьләре арасыннан туу турындагы таныклыгы килеп чыкты. Гыйлембаян исемле булган икән атама гомер биреп, үзе дөньялыкны куйган изге җан! Сарман зиратлары таланган мәсхәрәләнгән, юк алар. Әби-бабайларның исемнәрен яд итәсе, аларны тере итеп күрәсе килә. Төзелергә тиешле Сарман мәчете хисабына 1000 сум акча күчердем. Сарман янында гына Яңа Әлмәт дигән җыйнак, сөйкемле авыл бар. безнең белән утыз ел яшәгән, өч улымны үстерергә искиткеч көч салган Нәүбәһар әбиебез шул авылдан. Анда бардык (Нәкыя белән кайткан идек/ матур итеп таш мәчет салып ята /ар Мәчеткә 100 сум тапшырды и. Догада булсыннар' Cap наннан туп-туры Зәй ягына тәгәрәдек. Дөнья нык үзгәргән, дөньяны мин таный алмыйм, ә дөнья миңа арты белән борылгандыр сыман тоела. Алтмыш еллыгымда Урта Багражда «Минәй чишмәсенә» таш куйдырып. «Кадерле әти-әнием Мирсәет белән Мөгәттәрәне озак еллар сыендырган Баграж халкына рәхмәт йөзеннән куйдым бу ташны» дип яздырган идем. Куючылар игътибарсызлыгы аркасында чишмә суы читкә ага башлады Байтак вакыт шуны уйлап янып йөрдем! Күр инде иң изге ният /әр бе /ән башкарылган эшең кирегә китә Ниһаять, авылдашлар мине көтмәгәннәр, чишмәне рәтләгәннәр. Суы. күңелләрне тузгытып чоң гына агып ята' Шул чишмә кар- шысында. безнең элеккеге ындыр артында, биек-биек каеннар шыбырдый Без аларны моннан 25—30 еллар элек әти белән утырткан идек Хәзер әти-әниеч Зәй төбәгендә, гүзәл тынлыгы белән күңелне кайната торган Бигеш зиратында йоклыйлар Аларга кагылып чыктык, каберләренә матур көз сачкә./әре салдык A tap догадан аермасын дип, төзелеп ята торган Зәй Мәчете хисабына, банкка 1000 с> м. Бигеш мәчетенә 100 сум акча күчердем»
1991 ел. 18 август.
Шул сәфәреннән кайткач, тәэсирләрен уртаклашын. Аяз ага белән гапләшеп угырт ан идек. Мәчетләр торгызылуы куанычлы хәл, әмма, тизрәк төзеп калыйм, дип, күп җирдә бизәү-матурлау ятын бик үк җентекләп тормыйча гына салалар шул, дип мин сүз кузгаткач, Аяз ага сызланып:
— Әйе шул. бу изге эшкә ашыгып, алдан уйлап бетермичә тотыну сизелә. Югыйсә, мәчетләрнең чын архитектура үрнәге булып, гасырларга калырлык итен төзелергә iиешлеген онытмаска иде.
Такташ әйтмешли, «кем уйлаган шушы сөйләшүләр. » кайчан да булса безнең гомергә дә я зг андыр дип. Ә ул чакта, чиркәү гөмбәзләренең алтынлы салкын гөсен «Татарстан» поездының тәрәзәләрендә чагыл- дыра-чагылдыра златоглавый Мәскәүгә кереп барган мәлдә безнең тәндә күзәнәкләр башка, эчке иман күңелләребез төпкеленә тирәнтен яшерел- гән иде...
скә төшсә, хәзер дә чирканып куям Ширәмәт (2) аэропортында «чик»не узганда ян-яклары тоташ пыяладан торган бәләкәй генә камерага килен керәсең Борын аегына мыек та чыкмаган яшь солдат документларыңны ала да. пыяла аша. салкын күзләрен төбәп, гәүдәңне калаклап куя. Бөтен күңелеңне актарын чыгарырлык итеп, керфек тә какмыйча үтәли тишеп карарга кайда өйрәткәннәр, нинди яшерен мәктәптә укытканнар бу империя солдафонын’ Яшь кенә бит югыйсә, ә күзләре коточкыч җансыз, ник бер саплам нур әсәре булсын Әмер генә бире леен, әнкәсенә дә төбәп атачак бу! Өшеткеч караш вакыт-
И
вакыт өскә төбәлә (чыгышлый күреп алдым, түшәм белән арткы стена тоташкан урынга кыеклап көзге куелган икән), арт чүмечемнән нәрсә эзли бу истукан?! (руска каяндыр кергән шәп сүз — истукан...) Зәһәр эт иснәүгә тин әлеге караштан бөтен тәнгә чиркангыч дулкын тарала, менә хәзер солдат «Син түгел бу!» — дип кычкырып җибәрсә, мин үземнең үзем икәнен исбатлый алмас идем шикелле.
Әлеге кабинада алган тискәре нурланыштан мин самолетыбыз һавага күтәрелгәч кенә арынып, тынычлана алдым бугай.
Унбер чакрым биеклектән җир өсте томанлы гына шәйләнә. Бармагыңны әгәр иллюминатордан чыгару мөмкинлеге булса, җитмеш градус салкында ул шунда ук бозга әйләнер иде. Мондый биеклекне күргән бар. ә менә ил чиген җирдән дә, һавадан да үтеп чыккан юк иде әле. Аңымда Татарстан, бер ноктага әйләнеп, кечерәя-кечерәя ераклаша бара.
Үрелеп кнопкага басам, чибәр стюардесса кыз җәлт кенә яныма килеп җитә.
- Ил чигенә җитәбезме әле? — дип сорыйм аңардан. Әйтерсең мин, галәмәт зур карта өстеннән очам, иелеп кенә барсын да күреп булыр шикелле.
Баштарак әйтергә иде. без хәзер Польша өстеннән очабыз.—ди ул елмаеп. Минем сабыйлыгымны кызганды ахрысы, яңадан үзе яныма килеп, кайсы ил өстеннән очканыбызны әйткәли торды.
Салон буйлап эреле-ваклы шешәләрдә затлы эчемлекләр, сигаретлар. шоколадлар, тагын әллә нинди ялтыр каплар тезелгән нәни арбаларны этеп йөртәләр. Бар да —долларга. Бу нигъмәт-байлыклар безгә төс түгел икән Алыштырырга рөхсәт ителгән 35 әр тәңкә фәкыйрь акчаларыбыз җитәкче кулында, доллар хәлендә. Мадридта испан акчасы песетага алыштыргач кына ул аны безгә таратачак. Кесәңдә акчаң булып, әйбер алалмау түбәнчелегенә инде күнегеп беткән идек, сыгылып торган байлыкка карап акчасыз тору да шундый ук мескенлек икән. .
Аэрофлот компаниясенең затлы ризыкларын шәраб белән сипләп куйганнан соң озак та үтмәде, самолетыбыз Люксембург аэропортына төшеп утырды. Монда алай документлар тикшереп мәрәкә килмәделәр. Вокзалга кергәч, тар гына аралыктан үтәсең, кырыйда полисмен карап- күзәтеп тора. Менә без унлап кеше тоткарлыксыз гына үтеп чыктык. Аяз ага килеп кергәч, полисмен кинәт калкынып килде дә. ике учына да ниндидер прибор кигән куллары белән Аяз аганың гәүдәсен баштан-аяк сыпырып төшерде, аннары гына үткәреп җибәрде. Бераз каушап калган Аяз ага, аптыраулы елмаеп
— Минем тюремщик икәнне монда да белделәр, слушай-парин,— дип куйды.
— Җан-Вольжан икәнеңне беләләр, Аяз ага.
— Шулайдыр. Тимер рәшәткә шәүләләре күзләрдә мәңгегә каладыр. Күр инде, бүтән берәүне дә тикшерми бит Киттек, әнә тегендә безнекеләр бушка гына капиталист сырасы эчәләр түгелме!
Озын стаканнарда сыра бирделәр. Ул дәвердә чит ил сырасын киноларда гына күрә идек. Менә хәзер эчәргә дә насыйп булды
— Минем сырага ис китми. Йә ничек, шәпме’—дип Аяз ага гәрәбә кебек сыралы стаканны күзлегенә якын китереп карый.
— Артык юка боларның сырасы. Безнекенең бит закускасы да үзендә була.
Аэровокзал эче бик бай универмаг кебек, нинди генә товарлар юк монда, күз камашырлык. Безнең аэропортларда, гадәттә, исләнгән пәрәмәч, кофесыман сөтле сыеклык та салкын йомыркалар тезелгән буфет кына була. Ә монда... Безнең белән Мадридка очучы дипломат хатыннары кечкенә магнитофоннар сатып алалар. Бусы инде минем хыял. Кызыгып карап торам. Их, шушындый магнитофон юнәтеп, өлкән язучыларның тавышын яздырып калырга иде...
ЧиI илдән рәтле магнитофоннар кертелә башлаганда соң иде инде, мин хормәт белән караган өлкән әдипләребезнен күбесе, бу дөньялык белән алыш-бирешен бетереп, төп йортка күчкәннәр иде
Люксембург картадан карасаң, микроскоп аша гына күренерлек нәни бер ил үгез мөгезенә кунган чебен кебек Гажәп бит. без Люксембург аэропортына төшеп утырганда очкыч канаты астында Германия җире иде, күтәрелеп китүгә. Франция башланды
Иллюминаторга маңгаемны терәп, уйланып барам. Әх. Люксембург, Люксембург, аз гына көнчыгыштарак урнашкан булсаң, яшәтерләр иде сине аерым ил итеп, хәзергечә әйтсәк: «...в составе России »
өнге Мадрид. .
Шәһәр кайный, реклама утлары бии. уйный-көлә. күз кыса, чакыра төсле аһәң булып нур чәчә, төнне бизи Мин үзалдыма елмаеп барам Рәхәт. Төнге Мадрид Рәхмәт сиңа, язмыш Иркен сулап, борынгы шәһәр урамнары буйлап барам Менә ул кайнар йөрәкле испан халкының мәшһүр башкаласы! Кайчандыр дөньяны яулап алырга хыя i ланып. җилкәнле кораб-галеркаларда диңгез-океан давылларын авызлыкларга чыккан гаярь ир-егетләре үлмәс легендалар тудырган испан- лылар -бәхегле, күпне кичергән бай тарихлы милләт
Төнге Мадрид.
Кичке сәгать уннар. Без кечкенә генә рестораннан капкалап чыктык та, үзәк урамга күтәрелдек. Атлан гик океаны буендагы Кадис шәһәренә поезд белән китәчәкбез, шуңынчы әле тагын ике сәгать вакытыбыз бар ашыкмый гына тамаша кылырга була — төнге Мадрид безнең аяк астында Урам тулы кеше Күбрәк яшьләр. Машиналар тукталган Ап-ак чалбарлы кызлар-егетләр чиста урам ташларына җәелеп утырганнар Кайсы гитара чиртә, кайсы җырлый Бер төркем икенчесенә кычкырып дәшә, күрешәләр, кочаклашалар Испан теле бик тә йөгерек, елгыр тел. сүзләре сәйлән кебек сибелеп кенә тора Шундый тойгы гүя өч ярым миллионлы халык яшәгән бәген шәһәр бер-берсен белә, гүя якын туганнардан торган уртак гаилә. Урамның як-ягыннан тезелеп киткән бар- кафелар, ишекләре шар ачык, эчтә куе тәмәке төтене (испанлылар i ар-туның кирәген бирәләр), музыка, кызган кофе, шәраб исе агыла
Нинди бәйрәм бүген?—-дип сорыйбыз гидтан
Гадәти көн. Эштән соң кичен Мадрид халкы шулай ял итә. ди ул.
Хәйран калып, сокланып, кызыгып карап йөрибез Ачык-көләч, эчкерсез чырайлар Арада ник бер тупас кыланучы, ник бер сәрхүше булсын Кафеларда югыйсә йөзләгән төрле эчемлек шешәләре тезелеп тора бит
Хозурланып йөри горгач. мин шушылай ваемсыз күңел ачып та яшәп була микәнни, дигән гаҗәпләнүле уйларымнан арынып. Мадрид ритмына табигый кушылып китәм Кинәт иңемнән авыр таш кубарылып төшеп киткәндәй була Бу минем илемдә гуын-үсеп. картаеп үлгәнче һәркем иңендә йөртә торган каһәрле таш Менә мин шул тоталитар ■ аннан бүген беренче мәртәбә арындым Рәхәт җиңеллек кычкырып җырлыйсы килә Үземне кеше итеп тоям Илемдә мине чолгап алган яшерен күз. яшерен колак, яшерен хөсет, мәгънәсез тәртип-тупаслыклар- дан азат булып, хозурлык иркенә биреләм Кешеләр менә шушылай кинәнеп яши. күңел ача белә икән бит! Төнге Мадридта мин балигълык дәверемдә, беренче тапкыр әнә шулай итеп җан иреген тойдым, хөрлек тәмен татыдым
Төнге Мадрид.
3. -к у-мI
Т
33
Ничә еллар узган инде, ә барыбер күз алдымда. Россия шәһәрләре гадәттә кичке уннарда сүнә башлый, караңгы урамнарда сине шомлы өметсезлек биләп ала. Яшәүгә дәрт сүнү, кабер салкынлыгы җанны өшеткән мондый чарасыз минутларда мин дөньяның кайсыдыр ноктасында Мадрид, Истанбул, Стокгольм, Парижлар барлыгын күз алдыма китерәм дә, ерактагы әкият тәэсиреннән хозурлык алгандай: каядыр кешеләр җан асрамый, ә яши бит әле, димәк, дөнья юкка яратылмаган... дип үз-үземне юатырга көч таба алам һәм гомер шәмен сүндермәү юанычы белән алдагы көнемә атлыйм..
кеан яры. Эре дулкыннар. Каршыда — галәми чиксезлек. Монда аргы яр дигән төшенчә була алмый. Мин беренче тапкыр Атабайда аргы яры рәшәле томан эчендә югалган Идел киңлекләренә исем китеп карап торганым бар. Әмма анда аргы ярны күзләрең белән күрмәсәң дә, күңелең белән тоясың. Ә монда. . адәми зат акылы океан өстендә нәни күбек булып пышылдап сүнә. Дулкыннарның йөрәк тибеше, ялларын чайкаулары башка... Зиһенгә сыймаслык кодрәт, күкрәк читлеге эчендә җан канатларын киерә башлый, ирексездән күзгә яшь килә, гүя син шушы чиксезлеккә чумар алдыннан җир белән бәхилләшү мизгелен кичерәсең...
Океан ярындагы Кадис шәһәрен бераз караганнан соң Гибралтар бугазына чыгабыз. География дәресендә, карта алдында торган малай-ның,— тәнәфестә шпага итеп уйный торган күрсәткеч таягының очы,— шушы Гибралтар бугазыннан күпме тапкырлар шуып узгандыр. Урта диңгезне Атлантик океанга ялгаучы шушы тар гына сызык гамәлдә алай ук тар да түгел икән. Утыз чакрымнан артык ара югыйсә, каршыда кызгылт-комлы Африка ярлары, Марокко илендә калган испан шәһәре Сеута да уч төбсндәгедәй ап-ачык күренә.
Янәшәдә генә Гибралтар утравы. Материкка күпер-юл белән тоташкан бу нәни генә утрау Англия кулында икән. Аларның хәрби базасы урнашкан әлеге утрауга без туристларның гына түгел, испанлыларның да керергә хокуклары чамалы иде бугай.
Гибралтар утравын кайтарып алу хакында Испания вакыт-вакыт сүз кузгатып караса да, элеккеге империя колачын җуйган Англиянең җиңел генә кайтарып бирәсе килми ахрысы. Әмма утрау язмышы бәхәсле калса да бу ике ил кан дошман булудан өстен торалар.
- Дамаск утравы моннан күпкә бәләкәйрәк иде,—ди Аяз ага.— Кытай белән безнекеләр шуны бүлешә алмыйча күпме бәхәсләштеләр. Мәйданы Гибралтар кадәр булса... Атом сугышы чыгасы булган икән...
Кытай чигендә, Амур елгасы уртасындагы Дамаск утравы өчен Кытай белән СССР арасында низаг чыгып, күпме кеше кырылуы безнең хәтердә шул. Ахырда, Мәскәү Кремленең политбюро бурзайлары әмере буенча, Дамаск утравы ракеталар белән тетелеп, җир йөзеннән бөтенләйгә юк ителде: «безнеке түгел икән, сезнеке дә булмасын!..»
Шул хәлләрне искә төшергән уңайдан мин Аяз аганы читкәрәк алып китеп, урыс холкы турында каяндыр ишеткән гаҗәеп бер анекдот сөйлим. Син дә тыңла, Гибралтар җиле, тыңла да дөньяга тарат...
«...Аллаһ катына бик күп халыклардан вәкилләр килгән, имеш, һәрберсенең үз гозере, үз борчуы... Әйтик, яһүд бөтен яһүди халкына җәннәти тормыш бирүне сорый. Татар хәвеф-хәтәрсез сәүдәгәрлек итәргә мөмкинлек бирелсә, дөнья базарларын товар белән тәэмин итәр идем, барча халыклар да әйбәт яшәр иде, ди. Аллаһы тәгалә боларның теләген канәгатьләндереп җибәрә тора, шулай итеп, урыска чират җитә:
О
— О господи!—дип урыс, гөнҗәлә сакалын сыпырып—У моего соседа Степана есть две коровы, у меня же ни одной. Сделай так. чтобы и у соседа не было коров...»
Аяз ага. анекдотны ошатып, ялкау гына көлеп куйды. Сизеп торам, аңа да рәхәт: аяз күк, саф һава, кояшлы Гибралтар җиле, тән-ан изри яшисе килә!
Югыйсә. Аяз аганы бер кыздырып җибәрсәңме — чыдап кына тор: куллары канат булып калкына, кыска тәпиләре белән ярсып-ярсып йөренә. күзлек ырмавы астыннан борыны ыргып күтәрелә, катлы-катлы сүгенү белән утлы сүзләрне аралаштырып сибә генә! Андый чакта Аяз аганы беркем дә бүлдерә алмый, үз-үзен ыргытып сүккән утлы йомгак каршында озын буйлы кеше дә күз алдында кечерәя бара Аннары, бөтен гарасатлы ялкынын сибеп бетергән Аяз ага кинәт туктап кала, төтене генә калган корбанының күләгәсен таптап, бөтенләй юк итеп китеп бара. Нәсел нәсәбе актарылып чыккан, мәңге кичермәслек сүзләр әйтелгән кеше берничә көннән соң гына айнып, тормышка кайта Икенче вакыт карыйсың, Аяз ага теге кешене кочаклаган, күкләргә чөеп мактый: сүккән чактагы «бездарь доносчы надан мокыт .» дигән эпитетлар урынына — «чорыбызның акыллысы. талант иясе! Бөегебез!..» дигән саллы сүзләр сибелә. Күпләр белә: Аяз ага кемнедер күкләргә чөеп мактый икән, димәк, көт тә тор. бераздан салып таптаячак Ә кемнедер юк иткән икән, димәк, күпмедер вакыттан соң ул аны җирдән күтәреп алып, тузанын кагачак Нишлисең. Аяз аганың сөргендә чарланган холкы шундый, безгә аны башкача кабул итү мөмкинлеге бирелмәгән...
Гибра.ипар утравы
Гибралтар җиленнән хозурланып йөргән арада Аяз ага пар ромашкага тап булды. Шаккатып иеләбез татар кебек оялчан I ына утырган чып-чын ромашкалар Мондагы магнолияләр, пальмалар кебек купшы үсемлек-агач дөньясына каян болай адашып килеп чыкканнар болар безнең якның ак балкышлы чәчәкләре Әгәр шушы мәлдә Хәсән Туфан яныбызда булса, иелеп. «И сеңелләрем», дип ул тыйнак ромашкаларны сыйпап, чәчәкләр телендә бер сөйләшеп алыр иде
Яңадан без Аяз ага белән күнме генә эзләсәк тә бүтән бер ромашка да очратмадык. Чынлап та, адашып кына килеп чыкканнардыр алар җир читенә.
Йә. хуш, Гибралтар җиле!
Океан капкасыннан бүтән кыйтгаларга чыгып барышлый син безнең баштан сыйпап, юлга кузгалырга фатыйха бирдең. Ә юлыбыз — Урта диңгез ярыннан оҗмах тарафларына, дөньяның мәртәбәле байлары бәрәкәтле кояш астында җыелып ял итә, тән изрәтеп кәеф-сафа кора, азартлы уеннары белән бу гомернең тик бер генә бирелә икәнен оныттыра торган рәхәтлек иле — Коста дель Соль. Җил-су-кояшның шифалы талгынлыгы монда Тәңре үзе күктән төшеп ял итәргә көйләгән кебек...
Без заманча шәһәрнең туристлар өчен төзелгән бик шәп һотелендә тукталабыз. Шәһәр буш. Бай илләрнең байлары май аенда ял итүне хуп күрми ахрысы. Урамнар тып-тын. Казинолар ябык. Пальмалар күләгәсендә түгәрәк бассейнлы (әлегә сусыз), курчак өе кебек чирәп түбәле йортларда да һичкем күренми. Бу ФРГ немецларының җәй көне ял итә торган фазендалары икән. Шулай итеп, бөтен шәһәргә без —Алмания. Франция. АКШ кебек илләрдән килгән туристлар хуҗа. Күп илләрне күргән язучылар әйтә: кайсы илгә барма, анда алманнар, эшләсә эшли, ял итсә, ял итә белгән гаҗәеп халык, диләр.
Безнең группада да язучылар, сәнгать белгечләре арасында берничә өлкән кеше җитмештән узганнар бар. Ә инде чит ил туристларын карасаң, тоташы белән карт-карчыклар. Бай илләрнең картлыгы да ярлы булмый икән шул...
Ювелир кибетендә бер америка карчыгына исем китеп карап торуымны беркайчан да онытмам. Җилдә җилфердәрлек юка гәүдәле, туксан яшьләрдәге бу карчык кечкенә сумкасыннан Мәхмүт Хәсәнов романнары калынлыгында доллар пачкасы чыгарды да. учлап, витринадагы алтын әйберләрне үлчәүгә-алып салды, электрон таблодагы бәягә карап алгач, үгә күренмәле нәзек бармаклары белән долларларны санарга кереште. Шушы кадәр долларларны минем үз гомеремдә беренче күрүем иде, үчле ярлылык халәтен шунда татыдым. Достоевскийның акчалы карчыкны балта белән бәреп үтергән Раскольниковы искә төшеп, кул кырые кычытып куйды. Долларлы карчыкның кавыксыз тән тиресе күренеп торган сирәк чәчле баш түбәсенә төбәлеп, кул кырыен балта түтәсенә тиңләп, бер мәл шулай басып тордым. Алтын әйберләрне үлчәү тәлинкәсеннән сумкасына койгач, карчыгым, миңа күз төшереп, эчтән яктырып елмайды. Тәрбияле яшәгәнлектән чит ил картлары, гадәттә, йончу йөзле булмыйлар, ягымлы, чибәр йөзле карчыкның күз карашыннан мин шул мәлдә оялып куйдым. Булган акчаңны да алырга рөхсәт итмичә, шыр ярлы хәлендә чит илгә чыгарып җибәргән партия түрәләренә карата өстәлгән тагын бер уч нәфрәтем шыкырдап йодрыкка кысылды.
Кунакханә каршындагы бассейнда рәхәт чигәбез Диңгез суы бер яктан керә, икенче яктан агып чыгып тора. Төбенә төсле кафель җәелгәнгәдер. су өслеге күз камаштыргыч фирүзә төсендә. Суның тәнне кочып, сыйпап алуында ук ләззәти сафлык сизелә.
Кичен диңгезгә төшәбез Мин хыялланган Урта диңгез искиткеч тозлы икән. Су өстендә хәрәкәтсез ятсаң да төпкә китмисең.
Мин Мәскәүдән салкын тидереп киткән идем. Ирендә кутыр. Борын тыгылган. Урта диңгез суы бөтенесен юды да төшерде. Кунакханә номерына мин Ленинградның зур галиме, профессор Скатов белән ур-нашкан идем. Төннәрен ул төртеп уята, борын тыгылу сәбәпле гырлавымны абайлап мин борылып ятам, уңайсызланудан шактый озак йокыга китә алмый идем. Ә инде диңгездә коенуның икенче көнендә Скатов болай диде:
Төнлә ике-өч тапкыр яныңа барып карадым, әллә үлде микән, йөрәге туктады микән, дим. сулыш алуың да сизелмәде...
Диңгез томауны бетерде, әллә инде борыннан баш мие дә агын чыкты, дигәч. Скатов рәхәтләнеп көлде.
Көндез диңгез порты - Малага шәһәренә сәяхәт кылдык Пикассо яшәгән йорт яныннан үтеп, Испаниянең дөньяга тарала торган атаклы шәрабларын татып карарга дип барабыз. Салкынча мәгарә утыз градуслы эсседән пешкән тәннәребезне шәраб кабул изәрлек хәлгә китереп җиләсләтә. Озын-озын өстәлләрдә нинди генә шәраблар юк кайсын телисең, күпме эчә аласың, рәхим ит! «Христосның тууы». «Кояш тамчысы». «Херес» тагын әллә нинди эчемлекләр Әмма бу затлы шәрабларның тәэсире безнең күпне күргән каннарны уйнатырлык түгел, шуңа күрә. Аяз ага белән күз кысышып алгач, казырагына бренднга күчәбез
Шәп кәеф белән кайтыр юлга чыгабыз. Малага артта кала, кырлар- тугайлар башлана. Юл кырыенда ерактан ук күренерлек, бик озын изеп эшләнгән һәйкәлләр күренә, һәйкәл дигәнем биленә таянган көяз егет шәраб шешәсе булып чыга. Димәк, монда йөзем кырлары, шәраб кайнату үзәкләре...
Таң белән мин кунакханәнең уникенче катыннан диңгезгә карыйм Тын су өслегеннән әкрен генә кояш күтәрелеп килә. Юк. бу безнең авыл күгенең кояшы түгел. Бу борынгы кояш. Борынгы диңгез Шушы гомердә яңадан бу төбәккә кабат килеп булырмы? Юктыр шул. өлгереп булмас... Ә икенче гомергә ни язган? Диңгез ухылдап куя Apia килеп сыенган тәүге таң дулкыны.
евилья гүзәл шәһәр. Мәшһүр испан шагыйре Гарсиа Лорка шигырьләренә кергән матур кала. Шәһәрне урталай бүлеп. Гвадалквивир елгасы ага. Пушкинның «Шумит, бурлит Гвадалквивир» дигән юллары искә төшә Бәлки башланган җирендә, таулар арасында шулайдыр, ә монда Гвадалквивир җәелеп, тып-тын гына агып ята. Гвадалквивир гарәпчә олы елга дигән сүз имеш (әмма мин гарәб сүзлегендә андый сүз тапмадым).
Севильяның үзәгендә күгәрчен паркы бар Меңләгән күгәрченнәр күбесе ак төстә. Гаҗәп күндәм кошлар, учка куналар, иңгә, баш түбәсенә Бер мизгелдә син меңләгән күгәрчен «яңгыры» уртасында каласың Шунда ук кошларны сыйларга арзанлы гына бәягә җим сатыла. Бала-чагаларга юанырга искиткеч күңелле урын бу. Җим чыгардыңмы «кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә», дигән шикелле.. Күгәрчен рәхмәг әйгә. томшыгын селкетә.
Урамнарда гөлләр, балконнарда гөлләр, һәр бинада хуҗасының йөз чалымы, холык рәвеше, рухы чагыла Хуҗалы йортлар затлы нәселле эт-песи кебек күркәм-пөхтә күренәләр Шомарган урам ташларында тояк тавышлары яңгырый Аллы-гөлле игеп бизәлгән фаэтонда сине юрга атлар үткән гасырларга, легендалар иленә алып кигәртәр шикелле Шәһәр үзәгендә испан корольләренең җәйге резиденциясе. Король ял итмәгәндә һәрбер туристка капкасы ачык Ишегалдында 900 яшьлек биниһая карт агач үсә (исемен хәтердә калдырмаганмын һәрхәлдә баобаб түгел). Кәүсәсе буынлы-буынлы галәмәт юан агач, тугыз гасырны башыннан кичергән аксакал шикелле, сабыр гына күзәтеп утыра_ әйдә, ашыккан булыгыз, дөнья куыгыз, әллә ниләр кыланыгыз барыбер, сез китәсез, мин калам
Татар шанлы, дәүләтле чатында ук үсә баш таган олуг агач кәүсәсенә учны куям: сөйлә, агач, яфракларың телендә пышылда миңа яшәү мәгънәсен, синең гомер каршында үземнең тузан бөртеге генә икәнемне белом. Әмма күпме корольләрне, җиһангир булырга хыялланган әмирләрне күргән олпат агач дәшми, акыл-чәгере аның тамырларында.
С
Севильяда католикларның зурлыгы ягыннан дөньяда өченче урында торган (Ватикан һәм Лондондагыдан кала) храмы бар икән. Бу кафедраль собор тыштан алай алтын гөмбәзләре белән кукыраеп утырмый, ә инде эченә керсәң, зурлыгына, мәһабәтлегенә хәйран каласың. Буынлы- буынлы итеп эшләнгән колонналар өскә менеп китә дә. очлаеп тәмамланганда гөмбәзгә кушыла. Баш әйләнмәле биеклек. Мин. тавышыма көч биреп, ютәлләгән булам, гөмбәзләр арасыннан күкрәү-гөрелте тарала.
Бай бизәкле борынгы мәрмәрдән эшләнгән диварларга мәшһүр рәссамнарның зур-зур картиналары эленгән. Урта бер жирдә кара-каршы итеп ике орган куелган. Кырык биш метр биеклектәге бу органнар уртасында калгач мин. сокланудан, тынсыз калып, эскәмиягә утырдым. Идәннән түшәм гөмбәзләренә кадәр эреле-ваклы скульптуралар тезелеп менә, алар һәммәсе дә дини вакыйгалардан чыгып сурәтләнгән. Кешелекнең меңнәрчә еллык тарихының сәнгати гәүдәләнеше. Нинди куллар тылсым өреп, күпме гомерләр буе иҗат иткән бу могжизаи галәмәтне? Югары кимәлдәге осталык, камиллек тантанасы! Бу ганимәтне карап чыгарга гына да бер гомер генә аздыр, валлаһи, аздыр! Акыл-зиһен көчсез калган бу могҗиза каршында мин сулышыма кабып, өнсез утырдым да... сугыш, кан кою, җимерү өчен генә туганмы әллә адәм балалары бу җиргә, дигән өметсез уйлар тулган күңелемә яңа бер юаныч-өмет алып, мондый сәнгать тудыра алгач, адәми затлар жирдә яшәргә хаклыдыр бәлки, дигән яңа бер хакыйкатькә баеп урынымнан кузгалдым.
Храмның бер уентыгында Христофор Колумб табуты тора. Аны Колумбның үз чорында утлар-сулар кичкән иң якын аркадашлары иңенә күтәргәннәр. Балавыздан эшләнгән бу сыннар нәкъ тере кебекләр. Америка материгын европалылар өчен ачып, индусларның цивилизациясен кырып бетерүгә юл сапкан Колумбның монда өченче кабере икән. Беренче тапкыр аны Франция белән ике арада сугыш чыккач, чик буендагы кабереннән казып алып Кубага илтеп күмәләр. Кубада тынычлык беткәч. Севильяга алып кайталар. Майя, ацтекларның каһәрле күз яше Колумбии һаман эзәрлекли, җәсәденә дә тынгылык бирми күрәсең.
Храмның билгеле бер урынында, пыяла шкафларга чын алтыннан эшләнгән сәнгати җәүһәрләр тезеп куелган. Кыйммәте алтын булуда гына түгел, бу зиннәтләрне Испаниянең милли каһарманнары — атаклы тореадорлар бүләк иткән.
Севилья — тыныч, ягымлы, яшәр өчен бик тә уңайлы шәһәр. Зама-нында гарәпләр эз калдырган бу каланың исеменнән үк шигърият аңкып тора.
Севилья—тәмле авазларның төсле яңгырашы.
Севилья-—зәйтүн агачына кунган яшь испан сандугачының тан нур-ында коенуы.
ндалузия киңлекләре. Йөгерек юл безне Гранада шәһәреннән Испаниянең мәшһүр шагыйре Федерико Гарсиа Лорканың туган җиренә алып бара. Еракта кучкарланып торган мәрмәр күкрәкле таулар күренә. Юл кырыенда кулларын җәйгән карачкы шикелле биек кактуслар кала Чиста, төпсез күк йөзенең биеклеген тагын да искәртергә теләгәндәй, очынып үскән эвкалиптлар, кояш тамчысы сыман янып утырган җимешләре белән чуарланган әфлисун агачлары, тау битләрендә зәйтүн куаклары. Кырыгынчы параллель. . Монда елның өч йөз егерме көнендә бер генә болыт та күренми, бер генә тамчы да яңгыр төшми икән.
Ызаннар белән бүлгәләнгән кырларда эшләүче крестьяннар чагылып кала. Уенчык шикелле кечкенә тракторлар кыймылдый Бер якта өлгергән бәрәңге җыялар (май ае бит!), икенче яктан яңаны утыртып та 38
А
киләләр Көлсу туфрак, сугарулы кырлар. Чехов әйткәнчә, тәртә күмсән, тарангас үсеп чыгарлык чем-кара туфраклы җирләрдә туып үскәнгәме, бу җирләрнең төсе миңа ят тоела.
Урыны белән буш яткан кырлар да күренә. Боларның хуҗалары чит илгә чыгып киткән, хуҗасы кайтмый торып бу җиргә беркем дә кагыла алмый икән. Монда инде, бездәге кебек, автобусны теләсә кайда туктатып, хатын-кызлар уң якка, ир атлар сул якка, дип әйтә алмыйсың, һәр карыш хуҗалы..
Автобус эссе кояш астында әлсерәп яткан юлдан күләгәсен ияртеп алга ашкына. Шундый тойгы: гүя без берничә дистә язучы, төялешеп, Казаннан Тукай-Кырлайга, шагыйрь Мәккәсенә дип юлга чыкканбыз. Юл буенда, сыек яшеллек арасында уйдык-уйдык булып ут кызыл чәчәкләр кала. Бу кыргый чәчәкләр чәчрәп киткән кан тамчылары сыман Фалангист пулясы тигәч, Лорканың йөрәгеннән тамган кан тамчылары гуя утлы чәчәкләр булып бөгеп Андалузия киңлекләренә сибелгән Шәфәкъ вакытында көмеш гөмбәзле тау түбәләренә шушы чәчәкләрнең шәүләсе кызарып төшәдер сыман. Әллә соң борынгы таулар бөек улларын вакытсыз җуйганны бик соң аңлаган тарихның үзе шикелле кызара микән...
Лорканың гуган авылы Фуэнто Вакироска җитәрәк сусыл-дымлы тополь урманы башланды. Ябалдашлары бер тигез биеклек юге гаскәр кеби яшь урман. Билгеле бер яшькә җиткәч, тупылларны кисеп, сувенир фабрикасына озаталар икән. Димәк, Лорка дәверендә һәм аннан соң бу урман берничә гапкыр киселгән, яңадан утырт ылган инде Лорканың күп кенә әдипләр эпиграф итеп ала т орган шигырь юлларының хикмәте менә кайда ята икән!
Тупыллар да китә, калдырып безгә җилен г енә
Менә без бер-икс катлы җыйнак, шикәр кебек ак йортлардан торган Фуэнто Вакирос авылында. Авыл дию дә гөнаһ, пөхтә, һәр карыш җире чәчәктән, җимеш агачыннан торган, тротуарлы, мәйданлы уенчык кебек шәһәрчек бу! Безне алькальд (административ җитәкче) Франциско Мартин Гарсиа каршылады. Урындагы муниципалитет бинасында Лорканың якташлары белән очрашу-сойләшү, истәлекле бүләкләр алмашу булды
Теге елларда миндә Лорканың китабы бар иде. диде Мартин Гарсиа. Ләкин мин аны кешегә күрсәтергә курыкi ым Лорканың исемен телгә алырга да ярамый горган еллар иде. Әмма тыюга да карамастан, чын испанлылар шагыйрьнең иҗа)ын күңелләрендә сакладылар
Мәскәү тәнкыйтьчесе, профессор Феликс Кузнецов
Сездә Лорканың исемен дә телгә алырга ярамаганда, аның китаплары безнең совсг илендә рус һәм башка халыклар телендә күпләп басылды, шагыйрьнең икенче ватаны безнең ил булды, диде
Генералиссимус Франко үлгәннән соң Лорканың китаплары кабаттан күпләп басыла башлый. Туган җирендә шагыйрь истәлегенә мемориал төзелгән. Укыган мәктәбенә исеме бирелгән Шагыйрьнең юрган йорты каршына килгәч, ирекссздән аның шундый юллары күңелгә килде...
Мин үлгәч.
Балкон ишекләрен япмагыз
кырдагы игенчеләр тавышын тыңлармын
Шушы мизгелдә студент елларыннан бер хатирә искә төште. 1969 елда, беренче курска укырга кергәч. Фәннур Сафин кулында китабын күреп «Нинди шагыйрь соң ул Гарсиа Лорка’» дигән идем «Лорканы да белмисеңмени'» дип Фәннур миннән ачыкган-ачык көлгән иде Мин
үземнең наданлыгымнан шул чакта бик үртәлеп, оятымнан үҗәтләшеп. болай дигән идем: «Лорканы мин белеп кенә калмаячакмын, күреп торырсың, аның туган җиренә — Испаниягә дә барачакмын!» Бу сүзләремнән Фәннур да, моны тыңлап торган курсташларым да шаркылдап көлгән иде. Фашистик ил дип саналган Испаниягә бару ул елларда акылсыз хыял иде бит.
Менә мин, шул сөйләшүгә нәкъ ун ел үткәч, испан кояшы астында. Гарсиа Лорканын өе каршында басып торам. Мондагы йортлар да, урамнар да үзгәрмәгән, Лорка исән чактагыча икән. Бу ташлар аның аяк тавышларын хәтерлидер әле. Бу тәрәзәләрдә аның уйчан йөзе чагылып үткәндер, диварларга күз карашы сеңеп калгандыр. Шагыйрь сүзгә әйләндерергә өлгерә алмый калган хисләр бу тирәлеккә күчеп, табигать белән кушылгандыр. Шушы табигатьне үз күзләрең белән күргәч, аның мәгълүм шигырьләре дә яңа яктан ачылып китә, моңарчы тоеп, искәреп өлгермәгән төсләрдә үзгә яңгыраш таба.
Монда берничә еллар элек Лев Ошанин белән Евгений Евтушенко сугылып чыккан. Совет иленнән безнеке кебек зур группаның Фуэнто Вакироска беренче тапкыр килүе икән. Безне күрергә килгән крестьяннар-ның кызыксынуы йөзләренә чыккан. Кыяфәтләре белән нәкъ безнең авыл кешеләре, киемнәре генә үзгәрәк.. Җир кешесе, нинди генә милләттән булмасын, табигать белән янәшә яшәгәнлектән, рухы-кыяфәте белән бер-берсенә охшаш була күрәсең.
Саубуллашыр алдыннан без авыл агайларына значоклар, истәлекле сувепирлар биреп калдырдык. Алар, кулын бөгеп, йодрыклары җилкә тигезлек күтәрделәр:
— Компаньэро!
Бу — биш бармакны бер төенгә җыеп, теләктәш булыйк, гадел булыйк. без бит бер планета уллары, дигән мәгънә иде.
Кузгалабыз. Алда — яшь тупыл урманы буеннан сузылган юл. Сан-дугач канатында төнге чык тамчыларына кадәр күрә белгән шагыйрь шушы юлдан Гранадага чыгып киткән. Соңгы мәртәбә. . Лорканың истә калган хикмәтле юлларын күңелдән кабатлыйм, ул сулаган һаваны сулагач, ул күргән күкне тойгач, ул табынган табигать төсләреннән хозурлангач, шигырь юлларына сүз җаны иңә... «Мәхәббәттән үлә чәчәкләр».. Өзәргә дип үрелсәң, шагыйрь авазы белән кисәтер кебек нәзберек гөлләр. «Куаклыкта елады кайтаваз», «Ә җил, түбәгә атланып, мышнап, чирәпне ялый».
О, кайда ул авылым —
Минем күз яшьле Андалузиямдә
Кар чалмалы Сьерра Невада кыялары итәгендә. Андалузия киңлек-ләрендә кызган һава агымы юашланып, җиләс сафлык белән алмашынган урында мәһабәт диварлы хисар ерактан ук күренеп гора. Бер \к вакытта кырык мең яугир сыярлык хисар да. гарәб әмирләренең истирахәт чигеп яшәгән оҗмах бакчалы, фонтаннар белән бизәлгән тәхет сарае да булган ул Әлһәмра.
Дага сыман эшләнгән төп капка өстенә ике ачкыч һәм баһадир кулы ясалган. Моның мәгънәсе болай аңлатыла: Давыд ачкычлары — дин һәм хакимлек билгесе, кулның биш бармагы Исламның биш канунын белдерә: иманга килү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу.
Әлһәмра кальгасына нигез салучы хаким —Мөхәммәд ибн-әл-Әх- мәр (Архонда 1195 елда туган) булган. 1333 елда Гранада тәхетенә менгән Йосыф Әбел Хаҗи гасырлык төзелешне — Әлһәмра кальгасын төзетеп, бизәкләп бетертә. Сарай, хакимият тирәсендә беркайчан ла
тынычлык булмый. Йосыф Әбел Хаҗины мәчеттә дога кылып утырган мәлендә чәнчеп үтерәләр. Ул мәчет Әлһәмра эчендә әле дә саклана. «Бөек хаким, Исламның үткен кылычы, байракчысы» дип язылган ак мәрмәр кабер ташын гына вакыт каядыр юкка чыгарган.
Иски гксч сәнгатьле итеп төзелгән кальга бу!
Акыл адашырлык таш диварлар бизәге, баксан. язулар икән бит. Ташны үтә бер нәфислек белән чокып, гарәб хәрефләрен могҗизаи үрә-үрә меңләгән шигырьләр язылган монда. Боларны укып чыга алучы бар микән, укып чыгарга бер кеше гомере генә җитәр микән?.. Әлһәмра кальгасы төрле яуларда, төрле гасырларда кемнәр генә кулына төшмәгән, әмма шушы кадәр сәнгатьле эшләнгән язмаларны кырып, җимереп юк итәргә берәүнең дә кулы бармаган. Безгә, кабер ташларыннан да үч алучы славян кавемен күргәннәргә, бу бигрәк тә гаҗәп һәм гыйбрәтле иде.
Менә без нәфис колонналар арасыннан арысланнар аранына керәбез. Урта бер җирдә түгәрәк фонтан. Фонтан тирәли унике мәрмәр арыслан утыра. Элекке заманнарда җәзага хөкем ителгән бәндәләрнең шушы урында башларын кыйганнар. Шома идән ташларындагы каралҗым таплар җуелмас кан эзләре, имеш.
Астан идәне җылытмалы галиҗанәб әмир мунчасына кергәч, стенадан чыгып торган арыслан авызларыннан агып торган су челтерәвең, гарем ягыннан кәс-кәс атлап кереп килүче берсеннән-берсе назлы кызларның толымын сүткәндә ишелеп төшкән чәч шарлавыгы тавышын ишетерсең сыман. Шул меңнәрчә гүзәлләрнең назлы аяк табаннарын үбеп калган чәчәкле идән ташлары бүген дә әле бакый дәверләрдәге бәхегле төш тәэсиреннән уяна алмаган кебек.
Кайчандыр монда Шәрыкъ дөньясы кайнаган
Шушы мәһабәт диварлар эчендә фонтаннар шавын тынлап, оҗмах бакчаларына хозурланып, таштан гаҗәеп җәүһәрләр төзегән осталар булганлыгына сокланып торганда син Ислам галәменең никадәр мәртәбәле гасырлар кичүен хис вә акыл-зиһенең белән тоясың. Эчтә горурлык хисе, нәүмиз моңсулык уяна.
Йокымсыраган, тымызык Европаны дер селкетеп, кылыч яшьнәтеп, җирләр биләп, сәнгатьле кальгалар, храмнар, шәһәрләр төзетеп, елга- тау-үзәннәргә җырлы исемнәр кушкан гарәбләр испан халкының яшәү рәвешен, йөзен, рухын үзгәртеп, геленә-моңына үзгә яңгырашлар биреп, үзләре хакында үлмәс легендалар калдыралар да тарих сәхнәсеннән төшеп калалар.
Искиткеч чор була бу!
Толедо, Кордова, Севилья. Гранада университетларына горле та-рафлардан тарәб фәнен, тарихын өйрәнергә, белем эстәргә яшьләр агыла. Гаярь егетләр корал тотарга, егетлек һөнәренә, рыцарьлыкка өйрәнергә дип Гранадага омтыла. Шәрыкъ аһәңен тыңлап, дастаннарны өйрәнергә килгән шигырь сөючеләрне дә Гранада үз кочагына ала
Дәрт уятып, гарәпләр Испанияне шагыйрьләр ватанына әйләндерәләр.
Әмма... Бар да беткән, җилләр искән, комнар күчкән инде Узганнардан сабак ала белми мөселман Тәре йөртүчеләр мәкерле, астыртын, явыз алымнар кулланып, Шәрыкның кайнар холкына ут өсти-өсти. үзара чәкешlepen. хәлсезләндерә-хәлсезләндерә яшел байракларны таптап үтәләр.
Гранаданы испанлыларга калдырып, үзенең яраннары оелән чигенә- чигенә тауга күтәрелгән әмир Боабдил турында легенда әле дә халык хәтерендә Боабдил соңгы тапкыр Әлһәмра кальгасына инәлеп караган биеклек «Күз яшьле калкулык» La Cuesta de las Lagrimas дип атала. Әлһәмра белән хушлашу аның өчен тәхетне югалту гына түгел, ә бөтен нәсел-нәсәбенең горурлыгын да җую була. Боабдил хакимнең бәгыреннән сулкылдап куюын ишеткән кыя el Ultimo Suspiro del Moro «Маврның
хушлашу сулышы» дип йөртелә. Шул мәлдә янәшәсендә торган әнкәсе Айшә улына болай ди: «Оялыр илең. Ир булып саклый алмадың да, хатын-кыз булып җылап торасың».
Әлһәмраның иң биек манарасына күтәрелеп, гөлбакчаларга күмелгән киңлекләрне тамаша кылган император Карл V җиңүче горурлыгы белән болай ди:
— Бу байлыкларны җуйган адәмнең язмышы кызганыч. .
Гренаданың йөзек кашы — Әлһәмра, синдәге маҗара-истәлекләр мең дә бер кичәгә торырлык. Мөселманнарның табынырга килә торган икенче кәгъбәсе син. изге чишмәңнең суын татып карыйк та кузгалыйк әле...
Съерра де-Әлкафар кыялары күренеп торган урында Виснар тарлавыгы бар. Фуэнте-Гранде чишмәсе шул тарлавыктан бәреп чыга. Суы күбекләнеп, кайнап чыкканга күрә гарәпләр аны Айнадамар (Айну- әл-адамар Күз яшьле чишмә) дип атаганнар. Бу шифалы суны Гранада шәһәренә кадәр җиткерү өчен гарәпләр Айнадамар каналы төзеткәннәр һәм канал тирәсенә җинел-зифа колонналы җәйге ял сарайлары корганнар. Җир тетрәүләр һәм гасыр җилләре бу зиннәтле сарайларның эзләрен дә калдырмаган, бары тик Гранада Археологик музеенда гына сурәтләрен һәм сакланып калган таш чәчәкләрен күреп сокланырга мөмкин.
Әлеге чишмәнең матурлыгына мәдхия җырлаган гарәп шагыйре Әбу әл Бәракә әл Балафикыйның шигъри юллары сакланып калган:
«Айнадамар белән аерылгангамы, кан тибешем сүлпәнләнә, күзләрем тирәнлегеннән кайнар яшь ташкыны кайнап чыга.
Мәхәббәт колы булсаң, йөрәгеңне мәңгегә җуясың, дип Айнадамар сулары әрнеп сулкылдый.
Ярларында сайраган кошлар МаусилиI аһәңнәре белән генә ярышы-рлык моңнар сибә. Ул моңнар мине узган яшьлегемә кайтара.
Чишмәгә килгән сылулары нинди —һәр мөселманны, Йосыф кеби. үз динеңне алыштырып, мәхәббәт диненә табынырга мәҗбүр итә».
Бу юллар язылганга алты гасыр үткән, ә чишмә, һаман шулай, йөгереп-уйнап ага. Шушы хозурлыкларга карыйм да ышанасы да килми.. Виснар чокыры тирәли йөзләрчә каберлекләр тезелеп киткән. 1936 елда атып үтерелгәннәр каберләре. Ачык йөзле, чибәр, күзләрендә гарәптән калган иман нуры көйрәгән испанлыларга карыйм да... болар да идея белән алданды микәнни, бер-берсенә карата явызлык кыла алды микәнни, дип аптырап уйланам.
1936 елның 19 август төнендә берничә көн генә элек кулга алынган Гарсиа Лорканы төрмәдән машинага утыртып алып чыгып китәләр. Виснар тарлавыгы янында машина туктый. Винтовкалы фалангачылар тәмәке тарта-тарта йөренәләр — таңны көтәләр. Ә Лорка берни сизми, кая алып барасыларын да белми әле.
Таң беленеп килгәндә, ерактагы кар түбәле тауларның түбәсенә кояшның тәүге нурлары кагылганда Шагыйрьнең йөрәгенә винтовкаларның кара күзләре төбәлгән. Соңгы мизгелендә Лорка ниләр уйлады икән? Цикадалар бер-берсен уздырып җырлады микән? Андалузия күгеннән үрелеп алып, шигыреннән-шигыренә күчереп йөрткән Ай аны соңгы мәртәбә күреп калырга дип таулар артыннан калыкты микән?
Берничә пуля тиюгә карамастан, шагыйрь әле һаман аягына басарга тели, үлем белән тартыша Шул чак фалангистларның берсе аягы белән аның гәүдәсен җиргә кыса һәм терәп диярлек атып җибәрә. Атаклы шагыйрьне атып үтерүдән ул гомере буена җитәрлек гөнаһлы ләззәт ала.
Гарсиа Лорканың гәүдәсе шушы Айнадамар чишмәсеннән ерак түгел зәйтүн куагы төбенә күмелгән диләр.
I Исхак әл Маусили — гарәп дөньясының атаклы музыканты
Испан шигърияте борынгы гасырлар тибрәнешен көйгә салган олпат тарихлы, кабатланмас дөнья. Гонсало де Берсео (1195—1264). Хуан Руис (1283 1350) кебек бакый заманда иҗат иткән шагыйрьләреннән башлап. Яңарыш эпохасында Хуан де Мена (1411 — 1456). Хиль Висенте (1465— 1540). Мигель де Сервантес (1457—1616). Лопе де Вега (1562—1635) кебек дөньяга танылганнары гына да дистәләрчә
Идел-Дунай арасында татар цивилизациясе җимерелә барып, канлы афәт халыкнын илһам чыганагын сүндергән гасырларда Испаниядә йөзләрчә шагыйрьләр йолдызлыгы калкып чыга.
Африканың кайнар каны, гарәп аһәңе өртелгән испан шигърияте дөнья поэзиясенә үз тылсымы белән килеп кушыла Соңгы гасыр шагыйрьләре арасыннан бигрәк тә Мигель Эрнандес. Рафаэль Альберти. Гарсиа Лорка әсәрләре рус теле аша безнең киңлекләргә дә килеп җитеп, күңелләрне биләп алды. Гаҗәп бит. Гарсиа Лорканын иҗаты белән кызыксынмаган, аңа шигырь багышламаган татар шагыйре сирәктер. Хикмәт монда Лорканың Муса Җәлил кебек үк утыз сигез яшендә фашистлар тарафыннан үтерелүендә генә түгел, ә шигъриятеннән Шәрек моңын. Шәрек хасиятен тоеп, кандаш якын күреп үз итүдәндер мөгаен Без аның тылсымлы шигъриятендә күктән Ислам нуры иңдергән Ай яктысын да, кара салават күпере шомын да тоябыз.
Лорка гаҗизанә язмышлы испан халкының йөрәге ярылган гитарасы ...
Испания алты революция кичергән ил. Алтынчысы, коммунизм афәте йоккан иң хәтәре 1936 елда башлана һәм канлы ватандашлар сугышына әйләнеп китә. Революция, гадәттә, ярлы илдә кабынмый. Халыкны матур идея белән исертеп, канга батырып, саташтырып йөргән арада ул илнең милли байлыгын талап алып чыгып китәләр Колонияләр биләп баеган илләрнең язмышы шундый: башта ул халыкларны талый, аннары империянең үзен талыйлар.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң. безнең үсмер чакка туры килгән илленче еллар уртасында да әле Испан шаукымы халыкта сизелә иде Җир чигендәге ерак, серле бер илдә канлы бәрелешләр булганлыгы, генерал Франко дигән явыз диктаторның бу илне бәхетсезлеккә дучар итүен еш ишетә идек. Шул ук вакытта Испан революциясе безне кызыктыра да иде. Каһарман очучыларыбызның анда һава сугышларында катнашуы Ут аелыннан алып чыккан испан балаларын үзебезнең «бәхетле» илгә алып кайту. . «Гренада. Гренада. Гренада моя» дип җырлана торган җырның күңелләрне биләп алуы
Их, нигә соң иртәрәк бетте микән анда сугыш, егет булгач, мин дә шул Дон Кихотлы илгә китеп яу кырында батырлыклар кылыр идем бит. дип ачынып уйланганым хәтеремдә Испания дигән кояшлы сүздән үк мин тел өстендә сусыл апельсин тәмен тоям, күңелем рәхәт кытыкланып ала, күз күрмәгән таулар, серле диңгезләр томан аръягындагы хисси манзара булып хыял аша уза иде
Испаниядә кабынып киткән ватандашлар сугышында совет иленнән дә шактый кешеләр катнаша. Без андагы вакыйгаларны күбрәк язучы Илья Эренбург һәм журналист Михаил Кольцов язмаларыннан беләбез Чынбарлык!а башкачарак булган икән шул Монда җибәрелгән хәрбиләрнең күбесе НКВД агентлары була Мәскәү кулы — Испаниядән таралган шпионнар челтәре бөтен Европага үзенең ятьмәсен кора. «Совет коткаручылары»ныи мәкерле эшләре хакында әледән әле. соңлап булса да. яңа фактлар ачыла тора Моңа бер генә мисал китерик совет эшкуарлары бик арзан хакка алып, кулланырга яраксыз, бозык азык-төлекне корабларга төяп республикачыларга җибәрә торалар. Кораб диңгезгә чыгып киткәч, координатларын дошман ягына белдерәләр Кораблар бер-бер артлы батырыла. Зур суммалар совет коммунистлары кесәсенә агыла тора Бервакыт бу кыңгыр эш очраклы рәвештә фаш ителә. Чираттагы кораб, штормга эләгү сәбәпле, юлын үзгәртеп, башка портка
керергә мәҗбүр була. Шунда трюмны ачып карасалар... «Совет каһар- маннары»ның ни эш кырып ятканлыгы әнә шунда мәгълүм була.
Әлбәттә, совет иленнән килгәннәр арасында чын мәгънәсендә баты-рлык күрсәтеп, үз-үзен аямыйча көрәшкәннәре дә күп булгандыр. Әмма төп көч яшерен максатлар белән җибәрелгән була. КГБ генералы Судоплатов Испан сугышында кайчандыр Россиядән киткән иммигрантларны троцкийчылык тарафдарлары, шпионнар дип кыру-аттыру НКВД агент-ларының төп шөгыле булуын яза. Соңрак боларны Сталин берәм-берәм Мәскәүгә чакырта тора һәм Лубянка стенасына терәп аттыра тора. Гөнаһ кылып кайткансың икән, мин гаепсез идем, дип лаф орма — маңгаеңа пуля ал...
Бу җәһәттән генерал Александр Орлов (Лев Фельдбин) язмышы кызыклы. Аңа бик тә яшерен миссия йөкләнгән була. Бу хакта Эдвард Радзинскийның «Сталин» дигән китабында мондый юллар язылган: «Франко гаскәрләре Мадридка якынайган көннәрдә Орлов «Иван Васи-льевичтан» шифрлы телеграмма ала (кайчакларда Сталин яшерен телег-раммаларны үзенең яраткан каһарманы — Иван Грозный исеме белән җибәрә торган була). Орловка алтын запасын СССРга алып чыгу турында Испан республикасы хөкүмәтен күндерү бурычы йөкләнә һәм ул аны уңышлы үтәп чыга. Алтын—диңгез буе шәһәре Картахена мәгарәсендә саклана. Гомеренең соңгы көненә кадәр Орловның күз алдыннан китми: мәгарәгә килеп кергәч ул тау кебек өелгән әрҗәләр күрә — 600 тонна алтын хәзинәсе. Хуҗа (Сталин) алтынны кузгаткан вакытта бернинди дә «урыс эзе» калырга тиеш түгеллеген искәртә. Орлов аңлый: Сталин бу хәзинәне кире кайтарып бирергә җыенмый.
..Орлов АКШның милли банкы кешесе Блэкстон исеме белән испан алтынын алып чыга».
XVI гасырда испан конкистадорлары Мексика майяларын — ацтек һәм инкларны рәхимсез кырып, йөзләрчә тонна алтын әйберләрен корабларга төяп материкка алып кайтуын искә төшерсәң. Картахенадан алып кителгән бу алтынга майяларның каһәре төшкәндер һәм аңа орынган бер генә адәми зат та мантымас, дип уйларга кала...
Ул чакта диварларга зур хәрефләр белән «коммунистлар—террори-стлар» дигән язуларга аптырабрак карап, Гранада урамыннан барган мин боларны белгәнмени! Без — туристлар, бәхетле халык, тамаша кылудан гайре бернинди борчуыбыз юк. Кемдер тыенкы гына җыр башлый, калганнар аңа кушыла. Мин Мәскәү профессоры Федор Семенович На- ркирьер янынарак елышам. Күңелемдә аңа биреләсе сорау бөреләнеп килә. Наркирьерга сиксән яшьләр тирәсе. Самолетка утыруга ул кинәт үзгәреп китте: читлектән ычкынган елгыр җәнлек шикелле салон буйлап йөри, һәркем белән таныша, сабый кебек юкка да сөенә башлады Шуннан бирле гел хәрәкәттә. Бәхете чыраена ташып чыккан.
Федор Семенович, дим аның беләгенә кагылып.—Шәһәрнен исеме Гранада бит. Ни өчен Михаил Светлов аны Гренада дип язган икән? Шәһәр исемен үзгәртергә ни хакы бар аның?
— Шулай кирәк...—ди Федор Семенович, яһүдләргә хас осталык белән фикерен алсу томанга төреп бирә.— Рус теленең фонетик үзенчәлеген истә тотып шулай язган аны шагыйрь...
Сугышка маһир урыс аны «граната, граната моя», дип җырларга мөмкин, дими бит, ә...
Гранадада соңгы төн — истә калырлык кадер киче.
Менә без бар-клубның тәбәнәк өстәлләре янында утырабыз. Түшәмгә асылган вак көзгеле, мозаикалы шарлар әйләнә, серле караңгылыкка галәми нурлар чәчелә. Алдыбызда — көмеш чиләккә, эре боз эченә баты- рылган шампан шешәләре кукыраеп утыра. Арткы стена ягы ачык. Аннан кар i үбәле кыялар күренә. Шул турга баскан егет гарәпчә моңлы итеп җырлый. Шул кайгылы аһәңгә бөтенләй ярашмаган үтә дә дәртле ритмда фламенко биюе башлана. Нечкә билле, сылу гәүдәле кызлар
учларында кастаньетлар шакылдатып, үткен үкчәләре белән яңгыравык идәнне чыкылдатып. дәрт-кодрәт чәчәләр Шашкын ритм. Гәүдә бөгеле-шләрендә. кул хәрәкәтләрендә, күз карашларында никадәр кыюлык, эчке дәрман, горур ыргылыш, шушы ритмда яшәү тантанасы! Йөрәк кайнар ритмга ярашырга теләп ярсына: ярый әле. ярый әле. шушы мәлдә күкрәгеңне бәреп чыгасы җан канатын тыеп калырга Шәрыкъ моңы бар Бу җүләр, исерткеч, рәхәт-зәһәр ритмнан игътибарыңны кар түбәле кыялар эргәсендә җырлап торган егеткә юнәтәсең дә... ул сине моны белән тынычландыра, җан белән тән аерыласы мизгелдән коткарып кала. Фламенко испаннарның мактанычы, милли холкы, бөеклеге, кайнарлыгы. азат рухы. Мондый сәнгать белән теләсә нинди халыкны уятып китәргә була.
Биюдә безнең татардагы кебек мескенлек колы түгел шул болар. Бию ул очар кош, аргамак булып үз-ү.зеңнән ыргытыла алу. аяк белән келәм чигү, яшим икәнеңне раслау сәнгате. Ә безнең егетләребез башында сай түбәтәй, кызларыбыз башында —тоз савыты чаклы гына калфак дигәне Яшел күлмәк тә казаки Кая ул ук-җәя тоткан яугирләр?! Хан сараеның җарияләре, сугыш каһарманнары, алтын путасына булат кылыч таккан гаскәр башлары кая? Алтын Урда кебек мәмләкәткә ия булган халык, кеше ишетмәсен дигәндәй, аяк очына куркып кына басып «мунча биюсмнә калганмыни?!
Фламенко..
Диңгезле, таулы, чәчәкле Испаниянең хәрәкәттә чагылышы.
Әнә бит, бер карасаң, күбекләнеп торган затлы күлмәк итәкләрен тавис койрыгыдай сузып, икенче карасаң, авыр, бөтерелмә итәкләрен диңгез дулкыныдай шаулатып кызлар бии. Утлы карашлар, төсле авазлар... Бу атаклы мавритан стилендәге фламенко биюе каршында вакыт тез чүгә, дәверләр бөтерелеп кала.
Фламенко мәңге истә калырлык соклангыч бию Африка һәм Европа рухы кушылган кыргый давылның кеше дәрәҗәсенә төшеп сәнгатькә әверелүе.
Хуш, Гранада!
Андалузиянең кайчандыр мөселман йөрәге типкән башкаласы, һәрчак җирең бай. күгеңдә Ай булсын!
оледо күк астындагы бик борынгы шәһәр-музей. Кастилия Ла-Манча автоном өлкәсенең үзәге. VI—VIII гасырларда вест- готлар, XVI гасырда исә берләшкән Испания башкаласы булган.
Мадридка якын гына урнашкан бу шәһәрдә мәңгелек һәм мизгел төшенчәләрен карт диварлар сулышыннан сизәсең. Монда заманында нинди генә халыклар, бер бөтерелеп алын, гасырларны авызлыкламаган да. мәңгелеккә табына-табына. онытылырга дучар ителмәгән
Тамаша кылабыз: кызгылт көрән җирләр, кызгылт көрән диварлар Менә ул римлеләр төзегән цирк бинасының җимерекләре Триумфаль капка, Алькасар замогы VI гасырда төзелгән Санто-Кристо де ла Лус чиркәве. X гасырда аны гареплар мәчеткә әйләндерәләр. XII гасырдан яңадан чиркәү
Мәйдан түрендәге Санто-Доминго әл-Антигуо чиркәвенә кергәч, мәшһүр рәссам Эль Греконың биниһая зур картинасы каршында гынсыз калып басып торабыз «Маркиз Оргасны җирләү» дип исемләнгән бу картинада Эль Греко үзе дә, Сервантес кебек бөекләр дә сурәтләнгән Өстән, күк катларыннан гөшен килүче канатлы фәрештәләр арасында изге Мәрьям ана балкып утыра. Дини эчтәлекле картиналарында Эль Греко Мәрьям ана сурәтен үзенең хатыныннан карап ясаган.
Т
Бер читтә Эль Греко картиналарының киндергә ясалган нәни күчермәләре сатыла икән. Мин кайсын алырга белмичә сайланам-сайланам да, нәкъ менә шушы мәһабәт картина күчермәсенә тукталып, кесәмнән бумажнигымны чыгарам.
Шул чак безне кабул иткән «Мундитур» фирмасының вәкиле Соли- дад ханым, елмаеп, кулымнан тота, мин ачышканчы, әлеге картина күчермәсен сатып алып миңа бүләк итә.
Мадридта беренче танышкан көнне Солидад ханым минем татар икәнемне белгәч, бик аптырап калган иде. Татарларны ул мөгезле дип уйлаган ахрысы. Киресенчә. Европада Тевтон ордены рыцарьлары мөгезле каска киеп дөньяны куркытырга уйлаган лабаса...
Тәрҗемәче Лина ханым ярдәмендә сөйләшеп торган арада мин Солидад ханымга Казанның затлы папиросын — «Алтын чәч»не бүләк итәм. Сигаретка гына күнеккән ханым папиросның кайсы башыннан кабарга белми аптырый.
Икенче көнне ул кызының фотоларын алып килеп миңа күрсәтте. Кызы университет студенты икән. Моны күреп торган Аяз агага шаяртырга җитә калды:
— Слушай-парин, синең Мадрид кияве булып калырга бөтен мөмкинлегең бар. Күрәсеңме, Солидад ханым гел тирәңдә бөтерелә.
Алтмыш-сиксән яшьлекләр арасында, группада иң яшь кеше булу рәхәт икән шул. Гел игътибар үзәгендә буласың. Әмма яшьлекнең кадерен аңлау соңлап килә, соңлап, каһәр төшкере!
Толедода сәяхәтебез дәвам итә Менә без Эль Греконың музей йортында. Берничә зур-зур бүлмәле, бер катлы йорт. Идәнеңдә келәмнәр дә булса, Сәмәркандтагы үзбәк һәм таҗик классигы Садретдин Айни йортына охшаган дияр идем. Бер бүлмәдә идәннән түшәмгә кадәр урын алган сәер картина каршында тукталабыз Моны Эль Греконың дус рәссамы бүләк иткән булган. Бала һәм сакаллы ике ир сурәтләнгән бу картинаның сәерлеге нәрсәдә соң? Хикмәт шунда: игътибар беләнрәк карый торгач, сакаллы ирләрнең берсе хатын-кыз икәнлеге аңлашыла башлый. Тел белән аңлата алмаганга күрә, рәссам аның изүен ачып, йомры имиен сурәтләгән. Тормышта булган хәл икән бу. Бала тудырганнан соң әлеге хатынның кинәт кенә сакалы үсә башлый. Ярлы гаилә нишләсен, бу фаҗигадән чарасыз калмый, ә табыш алырга була. Шулай итеп, ире Феликс гөнҗәлә сакаллы хатынын шәһәрдән-шәһәргә. авыл- дан-авылга кешеләргә күрсәтеп йөреп акча җыярга мәҗбүр була. Гид «Феликс» диюгә, без Мәскәү профессоры, сакаллы Феликс Кузнецовка елмаешып карап куйдык һәм картинадагы сурәт белән охшашлык тапкандай булдык...
Эль Греко рәсемнәрендә кешеләр галәмәт озын буйлы, зифа гәүдәле итеп сурәтләнгәннәр. Руханилар нәкъ менә шуның өчен, табигый түгел дип, аның картиналарын кабул итмәскә тырышканнар.
Эль Греко иҗатының мәһабәтлегенә сокланмый мөмкин түгел. Ул сурәтләгән кешеләрнең гәүдәсендә үк яшәүгә кодрәт, көчле рух сизелә, юк. сизелеп кенә калмый, тәэсир итә, йөрәк тибешенә күчә, киерелеп, үз-үзеңнән ыргыласы, биеккә сикерәсе килә башлый. Сәнгатьнең илаһи сихере! Бәлки испан милләте шушы мәһабәт картиналардан рух-тылсым алып бер башка үсеп киткәндер. .
Толедоның урамнары бик тар, лабиринт кебек, әз генә игътибарыңны читкә юнәттеңме — адашасың. Шома диңгез ташлары түшәлгән бу урамнардан узган гасырларда алпарлар (рыцарьлар) йөргән Имеш, яудан хәлсезләнеп, яраланып кайткан рыцарь бер кулы белән бер як стенага, икенче кылычлы кулы белән икенче як стенага тотынып өенә кайта торган булган. Менә ни өчен тар итеп эшләнгән икән урамнар (моны шагыйрьләр уйлап чыгаргандыр мөгаен). Менә шул мәңгелек ташны шпоралары белән чыкылдатып очкыннар чәчрәтеп рыцарьлар үткән урамнан икәү—берсе Зәй, икенчесе Стәрле буенда туып, казылык
ашап үскән ике татар рәхәтләнеп, кычкырып үзебезчә сөйләшеп барабыз Испаниядә татар һәм рус телләре тигез хокукта, чөнки бу ике телне монда берәү дә белми
Шулай иркенләп сөйләшә-сөйләшә затлы сувенирлар тезелгән кибеткә килеп керәбез Безнең илдәге министрларга охшаганрак рәвешле сатучы, елмаеп, безгә баш кага, чит ил кешеләре икәнебезне чамалап:
Сез Англиядәнме?—дип сорау бирә
— Ноу,— ди Аяз ага.
— Франциядәнме?
Юк. дигәнне аңлатып баш селкибез
— Италиядәнме?
w Мин шул чак Аяз агага тәртәм. Монголиягә таба китеп барганчы әйтеп калыйк, дим. алгарак чыгам да, тавышыма горурлык төсмере биреп:
— Унион советика.— дим.
— О-о, рус, рус! ди кибет хуҗасы.
Аяз ага түзми, мине этебрәк алга чыга да. күкрәген төеп
Юк. без татарлар! Татар, аңлыйсынмы та-тар!
Тар-тар.. хуҗа кеше куркынган кебек күзләрен зур ачып, муены тирәли элмәк ясап, дарга асылган рәвеш чыгара
- Ах капиталист! Бездән көлгән буласыңмы' Анаңның кабер тактасын уңнан санаганда өченчесен каерып алып Кадак тишеген киңәйтеп...
Аяз аганың сүгенүенә каршы «капиталист» баш кага-кага елмая Юктан да кинәт үзлегеннән кабынып китә торган гадәтле Аяз ага чын-чынлап туарылмасын тагын дип мин аны тынычландырырга ашыгам:
— Сөен син. Аяз ага. беләләр бит! Татар, дигәч, андый халык турында ишеткәнем юк. дисәләр ни эшләр идең? Безне, димәк, рус тарихы аша беләләр. Элек бит Европа русны да гагар дип белгән Үзен аерым милләт итеп күрсәтү өчен ана нәрсә кала? Татарга яла ягып, каралтып, ялган тарих язарга мәҗбүр булган. Аның да хәлен аңларга кирәк. Монголмы сез. дисәләр без дә бит әйе. дия алмыйбыз
рта диңгез буйларыннан сәяхәт кылып янә Мадридка кайтып кердек. Безне дүрт йолдызлы «Веласкес» кунакханәсенә урнаштырдылар Мәрмәр колонналар, мәрмәр диварлар Монлый да куе. җете төсләргә бай мәрмәрне күргәнем юк иде әле. Әкияти бизәкләреннән күз камаша Җир яратылышыннан алып бөек шартлаулар, ут һәм су аркасында нинди катаклизмнар булган — шулар эзе каты токымга. вакыт үзе генә аңларлык телдә, төсле сурәтләр белән язылып мәрмәргә әверелгәннәр.
һогельнын киң баскычыннан күтәрелгәндә үк сине һәртөрле скульп-туралар. вазалар, картиналар каршы ала музей диярсең
Бүлмәмне ачып кына кергән идем, телефон чылтырады Ашыгып барып алган булам.
Совет илчелегеме бу?
Тәрҗемәчебез Линанын тавышын танып көлеп җибәрәм Баксан, минем бүлмә номеры белән илчелекнеке бер үк диярлек икән, соңгы санында гына аерма бар
Исем китеп ванна, туалет бүлмәсен карап йөрим Мондагы купшылык. мондагы затлылык үз күзләремә ышанмыйча, әле бер кранга, әле икенчесенә тотынам, чынмы бу. минме бу? дип көзгегә карап куям Ул елларда евроремонт, чит ил җиһазлары дигәнне төштә лә күрә алмый илек, андый хозурлыкка бары тик Мәскәү Кремленең партия бүреләре
У
генә ирешсә ирешкәндер. Унитаз турында, стенада берничә ялтыравык кнопка тора, шуның берсенә баскан идем, ишектән атылып-бәрелеп чегәнгә охшаган ханым килеп керде. Испаннар татар авылы хатыннары кебек, шүредән борчак сипкәндәй, үтә кызу сөйлиләр, теле телгә йокмый моның. Икебез ике телдә аңлаштык ахырда: мин ярдәмгә чакыра торган кнопкага басканмын икән...
Тиз генә юынып, киемне алыштырдым да,— йөрәк түзми, — Мадрид урамына чыгып киттем. Тизрәк шәһәрнең үзәген күрәсе килә.
Муниципалитет бинасы грекларның антик чорда салган Парфенон сараена охшаган—саллы колонналардан гына тора. Бина каршында да, урамның теге якларында да кечкенә автобусларда кыска автоматлы хәрбиләр утыра. Аллага шөкер, бездә мондый хәл юк, тыныч, хәвефсез илдә яшибез икән, дип эчтән горурланып куйдым. Күп булса, ун ел үтәр дә. Мәскәүдә чуалышлар башланып, «Ак йортка» автоматлардан гына түгел, танк пушкаларыннан атачаклар әле дигән кешене акыллыга санаучы булмас иде ул чакта.
Муниципалитет янында хәрби сак торуының сәбәбе бик гади: монда өч ай элек кенә хәтәр вакыйгалар булып узган. Шул шаукымнан Мадрид әле суынып кына киләдер мөгаен.
Конгресс депутатларының утырышы вакытында (1981 елның 23 феврале) ишекләрне киереп ачып, сакны бер якка бәреп ташлап, пистолет, автомат, пулемет тоткан жандармнар бәреп керә. Җәмгысы өч йөзгә якын хәрби. Боларның башлыгы Антонио Техеро Молина дигән подполковник була. Куркыту өчен түшәмгә каратып, берничә мәртәбә атканнан сон болар депутатларны идәнгә яткырып куялар да Молина мөнбәргә чыга, Испаниядә гражданнар хакимлеге бәреп төшерелде, шушы минуттан ил белән идарә итү хәрбиләр кулына күчә, дип белдерә. Бу минутта Мадридны чолгап аласы танк дивизияләре, башка төр частьлар приказ гына көтеп торалар. Әмма кайбер генералларның икеләнеп калуы, хәрби кием киеп алган король Хуан Карлосның тәвәккәл адымы баш күтәрүчеләрне таркатып, бирелергә мәҗбүр итә.
Аюлы фонтан торган түгәрәк мәйданнан, нурлар кебек, төрле якка урамнар кереп китә. Шушы мәйданны гына тамаша кылам да кире борылам, дип мин бөтенләй кире якка китеп барганмын. Байлар урамы, супермаркетлар башлангач кына мин шаулы шәһәр урамында берьял- гызым адашып калганымны аңладым. Ничек аңлашырга? Тел белмим. Кесәдә бер документ та юк дисәм... Кунакханәнең визиткасы бар икән! Әгәр мине тотып алып. Испаниядә кал, илеңнән ваз кич дип. мәжбүр итсәләр... Кинәт тыным кысыла, әти-әнине, дус-ишләремне. уйнап үскән кыр-тугайларымны бүтән беркайчан да күрү насыйп булмаячагын күз алдыма китергәч, тормышымның утыз дүрт еллык катламы булмаган да кебек убылып төшә, һәм мин. чит дөнья уртасында япа-ялгызым басып каламмы? Бөтенесен яңадан башлау мөмкинме? Бөтен тәнне кызыштыра башлаган бу коточкыч уйдан мин тизрәк арынырга тырышам, кемгә кирәгең бар синең монда? Кем алып калсын сине! Андагы университет белемең, монда ашханәдә савыт-саба юарга да ярамый ич!.. Үземне шулай мыскыл итә-итә юатып барам. Рудольф Нуриев ничек Франциядә кала алды икән? Ул—башка... Поезда туган. Бәләкәйдән үк күченеп йөргән. Аның рухы береккән тамырлары юк Без татарлар, яһүдиләр кебек үзебезне дөньяви кавем итеп тоя алмыйбыз, җир йөзенең кай ноктасында да тернәкләнеп китәрлек мөмкинлегебез юк. Без артык хисчән, җирсү дигән тойгыга бирелүчән, тугрылыкка хыянәт итми торган халык.
Туктатып, берничә кешедән «Веласкес» һотеле кайсы якта?» дип сорап карадым, берни аңламыйлар, күрәсең мин «Веласкес» дигән сүзне татарчарак итеп әйтәмдер. Аптырагач, бер полисменга барып визиткамны суздым, русча эндәшкән булам, бездә теләсә нинди эткә русча эндәшеп аңлашуга күнегелгән. Полисмен мине караңгы тәрәзәле бинага
алып кереп китте. Визиткамны икенче полисменга күрсәтеп нидер сөй-ләштеләр дә, урамга алып чыгып, кай тарафка таба барырга икәнен күрсәттеләр Шулай итеп мин зур-зур мәйданнарны урап чыга-чыга ике сәгать ярымда кунакханәгә кайтып егылдым.
«Мадрид сараеның серләре» дигән әйтем дөньяга таралган урынны корольләр сараен да тамаша кылу бәхетенә ирештек Әлбәттә, мондагы ике мен залны карап чыгу мөмкин хәл түгел, аның өчен кимендә король булу кирәктер. Истә калганнары ике йөз илле кешелек банкет залы, илчеләр кабул итү һәм тәхет заллары, менә ничек була икән бүгенге көннең король тәхете биектә, янәшә куелган озын аркалы кушпы кәнәфиләргә Хуан Карлос, хатыны королева София барельефы ясалган Тәхет не ике яклап мәрмәр арысланнар саклый
Сарай залларындагы зиннәт, затлылыкка исең китәрлек. Идән, тү- шәм-диварлар әкияти сәнгатькә төренгән. Король сарае испан халкының милли байлыгы; дәүләтле илнең хәтере, горурлыгы, узганы һәм киләчәге. Санкт-Петербургтагы рус патшаларының Кышкы сарае. Петергоф һәм Павел сарайлары да шундый ук мәгънәгә ия 1941 -1945 елгы сугышта шартлатылып, тәмам җимерелеп беткән Петергоф һәм Павел сарайларын дистә еллар буена 1ашын гашка, бизәген бизәккә бик җентекләп сәнгать осталарының яңадан коруы, моңа шауламыйча гына фантастик суммалар тотылу юкка түгелдер. Чөнки бу байлыклар рус милләтенең дәүләтчелек символы, менә без кем! дигән мактанычы, гасырлар көзгесе.
Мадридның король сарае музей, тамаша кыла торган урын гына түгел, монда бүгенге көндә дә казна эше бара. Ләкин, шуңа да карамастан, билет алып эчкә керү бик җиңел хәл ителә. Мәскәү кремлендәге кебек сер-сагаюга- корылмаган. Ишегалдында ыспай киемле хәрбиләр күренә, алар күбесенчә, борынгыдан килгән корольлек ритуалын гына чагылдырып торалар шикелле.
һич онытасым юк, 1976 елда яшь язучыларның бөтенсоюз семинарында катнашкан без яшьләрне Мәскәү кремленә алып барганнар иде Шактый мәрәкәле тикшерү-барлауларны узганнан соң. ишек төбендәге хәрбиләр әле паспортка, әлс чырайга текәлгән хакими-тимер карашыннан энә күзе аша чыгып, Ленинның фәкыйрь, әмма истәлекле эш кабинетын карарга кергән идек. Янәшәдәге фатирында иске олеал ябылган караватын, кухнядагы калай кружкаларын да күрсәттеләр. Ышаньпыз Менә ничек гади яшәгән безнең Ильич, имеш. Соңрак. Ленинның чит илдән әнисенә язган хатларын укыгач, мин шаккаткан идем Без 1өштә дә күрмәгән нигъмәтләр салынган посылкалар алып, банклар галап җыелган партия акчасына кәеф-сафа кылып, мебельле фатирлар алыштырып, илдән-илгә күченеп, йончу Россиягә кайгырта чирканып, Европаның иң мәртәбәле башкалаларында унбиш еллап кинәнеп яшәгән икән безнең «бөек юлбашчыбыз»
Ничә буын испан корольләрен күргән мәшһүр сарайның вестибюлендә Хуан Карлосның плакатлары сатыла иде. Хәрби киемнән, смокингтан, костюмнан Чибәр, яшь, озын буйлы. Безнең Айраг Арслановка тартым- рак. Мәскәүлеләр, дәррәү кубып. Хуан Карлосның сурәтен сатып ала башладылар Аяз ага белән минем генә ис китми. Димәк. Испаниянең дә корольләр династиясе яһүдиләргә барып тоташа Бу фикеремне Аяз агага әйткәч, ул, гадәтенчә, өч төрле мәгънә салып елмайды да. «Син башкача уйлый идеңмени...» дип куйды.
Без әнә шулай король «тоягы» эзләренә басып йөргәнгә өч ел үгте микән, Хуан Карлос үзенең хатыны гречанка София белән СССРга визит ясады Мин ул чакта Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтының Югары курсларында укый идем Илнең төрле тарафыннан килтән, гөрле милләт тән угыз өч кеше без. Олы вакыйга булган көннәрдә кичен «кызыл почмакка» телевизор карарга җыелышып тыгызланабыз Менә экранла Испан королен каршы алу мәрәкәсе. Эскорт. Кремль
4. «К У - I* I
49
ишегалдында фотога төшү мизгеле. Протокол кушканча, КПСС генераль секретаре Черненко да, бахыр, үзенең хатынын алып чыккан. Яшь, горур, мәһабәт Хуан Карлос кырыенда муен һәм бил бөгелешләрен күптән оныткан, тоташ мул гәүдәдән генә торган Черненко хатыны басты. Кыяфәте белән карт чукчаны хәтерләткән Черненко янәшәсендә эре борчак төшкән бөтерелмә итәкле, биек үкчәле туфлиләрдән, нечкә билле София тора. Бу күренештән көлеп җибәрмәс өчен авызны учка яшердек. Бер-беребезгә карамаска тырышабыз. Шул вакыт... Шолоховның якташы, Ростов-Дон егете, шагыйрь Игорь Кудрявцев ярып салды:
— За державу стыдно...
Хуан Карлос генералиссимус Франкога туганлык җепләре белән тоташа. Без Испаниянең дәүләт җитәкчесе, каудильо Франсиско Баамон- да Франко (1892 елда туган) хакында үз илебездәге рәсми мәгълүмат әйткәнгә ышанып, һәр сүзне җим көтеп авызын ачып утырган сары томшыклы кош баласы кебек кабул итәргә күнеккәнбез Ә испан халкы өчен ул утыз биш ел тәхеттә утырган ил хуҗасы. Ихтимал, хаталары да күп булгандыр. Мин испан тарихын махсус өйрәнгән кеше түгел, әмма шуны ачык тоям: 1936—1939 еллардагы чуалышта Франко каты кулына дилбегәне алмаган булса, төрле милләткә, төрле партиягә таркалган Испания җирлегендә кан коеш коточкыч хәлләргә китергән булыр иде.
Кемнең кем икәнен, гадәттә, җеназасын соңгы юлга озатканда беленә Авылдагы көтүчедән башлап, ил иярендә утырган хакимгә кадәр шулай: соңгы юлга озатырга сине кемнәр, күпмеләр килә...
Франконың табутын озатучы халык (1975 елның 23 ноябрендә) Орье- нте мәйданыннан башлап, һәлак булганнар үзәнендәге төрбә-мавзолейга кадәрге арада илле чакрымга сузыла. Каудильоның табутын кабергә төшереп, өстен тоннаярым авырлыгындагы плитә белән каплаганнан соң, собор каршында йөз мең егет, рәт-рәт басып, «Франко безнең белән!» дип кычкыралар һәм бертавыштан «Кояшка йөз белән» дигән фалангачылар гимнын җырлыйлар.
спания —бөек рәссамнар иле. Аның табигате, кайнар тарихы үзе үк төсле җыр сорап тора. Дини храмнарына кадәр картиналар белән бизәлүе дә юкка түгелдер. Мадридның Прадо музеена кергәч, мин әлеге фикеремә икеләтә ышандым. Моңа кадәр Эрмитажда, рус һәм Пушкин музеенда, Третьяковкада булганым бар иде. Алардагы картиналар байлыгына сокланып, бу өлкәдә үзебезнең милли ярлылыкка эчтән әрнеп йөргән идем. Бәләкәй күләмле картиналар, гадәттә, кечкенә бүлмәдә матур күренә. Зур залларда исә зур күләмле картиналар үзенә тартып тора. Мин онытылып, «Христосның халыкка килүе» (Александр Иванов), «Помпейның соңгы көне» (Карл Брюллов), «Иван Грозный һәм аның улы Иван» (Илья Репин), «Сугыш апофеозы» (Василий Верещагин) кебек картиналар каршында озаклап басып торганым бар.
Прадо музее бөтенләй башка икән. Чагыштырулар көчсез. Зур- зур заллардагы картиналарның күплегенә, мәһабәтлегенә хәйран каласың. Күңел үрсәләнә. Акыл тез чүгә. Боларны кемдер кул белән ясаган бит дип уйлыйсы килми, дөнья күренешләре гүя Ходай сулышы ярдәмендә киндергә сеңдерелгән. Дини, тарихи вакыйгалар, бакый җиһанның кеше аңыннан өстен серләре илаһи төсләрдә моң булып өртелгән.
Итальян, нидерланд, фламанд осталарының шедеврлары. Веласкес, Ван Гог, Эль Греко, Пикассо әсәрләре...
Нәгышь сәнгатенең бөеклегенә, Күк иясенең аерым тамгасы белән туган галиҗанәб рәссамнарның кешелеккә икенче гомер иңдерә алучы гали затлар икәненә мин, ниһаять, шушында төшендем. Әгәр син Прадо музеендагы картиналарны җентекләп, бөтен мәгънәви тирәнлегенә төше-
И
неп, шулар эчендә яшәп чыга аласын икән, алдагы гомереңнең инде кирәге калмас сыман Әмма, безгә бирелгән сәгать ярым эчендә мондый хәтәр бәхеткә ирешү мөмкин фал түгел иде. Безне озатып йөрүче гид бер картина каршында гына да ярты сәгать сөйли. Димәк, жәмгысы биш әсәр карарга өлгерәчәкбез.
Мин икенче, тагын да өметсезрәк юлны сайладым, йөгертеп кенә бөтен залларны карап үттем дә тизрәк музейдан чыгып китәргә ашыктым. йөрәк кага. Картиналарның тәэсире, нурланышы шулкадәр көчле ахрысы, алар сине үз упкынына тартып алырлар шикелле
Баскычка чыктым да тәмәке кабыздым Янәшәдә генә кыска автомат тоткан сакчы йөренә. Студент чактагы бер егетнең шигыре искә төште: «Утырам, тартам, тартам да тартам гына. Мин мескен татар гына...»
Үзебезнең рәссамнарның (1981 ел!) арзанлы кантар-кантар буяу сылап эшләнгән картиналарын күз алдыма китерәм дә Җан тарыга башлый. Кешене битараф, ваемсыз халәткә төшерә торган сурәтләр Европа бөекләре каршында безнең рәссамнар буяулы пумала белән уйнап утырган маймыл халәтендә түгелме9!
Эш аты сурәтләүдән ерак китә алмаган, мескенәйтелгән сәнгатьле, әдәбиятлы халыкның улы икәнеңне белү котылгысыз йөрәк ярасы Моның ахыры булырмы, уянырбызмы, аягүрә баса алырбызмы9 дигән сорау күңел төпкелендә сулкылдый
Әгәр безнең шанлы, бай. гыйбрәтле тарихыбызны шушындый олуг картиналарда чагылдырсаң, дөньяда чагыштырып карар тиңнәр табылмас иде мөгаен. Милли рух кечкенә күләмле сурәтләргә бөкрәеп сыя алмый шул. аңа киңлек-иркенлек. тирәнлек, вакытны гасырлар учына кыскан кодрәт кирәк Халкыбызның киң ябалдашлы гомер шәжәрә- агачы төбендә моңа жирлек-мәйдан бар Төрле милләтләргә таркалган төрки галәменең фәлсәфә ташы — татар куенында югыйсә
Шулай уйлана-уйлана Прадо музееның биек баскычында, группаның чыкканын көтеп, туктаусыз тәмәке төтәтәм. Өметсезлектән күзгә яшь килә. Илаһи төсләр, дөньяви хис чолганышында.— аз гына микъдарда алсам да. тетрәнеп чыктым да. сәнгать кыясы каршында тузан бөртегенә әйләнгән җан менә хәзер чарасыз бәргәләнә, таяныч эзли, күңел төбеннән күтәрелгән әрнүле яшь кайнарлыгы тәмәке төтененә кушылып. Мадрид һавасына тарала
Еллар үткәч, үземне изалап, борчып йөргән сорауны мин сынап карар өчен Аяз агага бирермен:
Алласыз һәм тарихсыз проза вәкиле булу Сезне куркытмыймы’’
Менә мин «Йөгез. бер дога!» дигән әсәремне төгәлләдем Анда сүз кырык ел элек булган вакыйгалар турында бара Үткәнемә һәм тарихка хилафлык кылмыйча, үзем кабул иткән дөреслекне сурәтләргә омтылдым, дияр ул,
Аяз ага соравымны тарайтыбрак кабул итле Мин һәркем гарихи әсәрләр язарга тотынырга тиеш дип санамыйм Аннары большевиклар һәр үткән көнгә тарихи дип мөһер сугарга безне күнектереп бетерделәр Чын тарихның кан тибеше ерактарак. гирәндәрәк бугай шул .
Хикмәт башкала Татар сандугачы белән испан сандугачының сай-равында аерма бар Берсе зәйтүн куаклары аша. икенчесе таллар аша ишетелә
Ерак бабаңның яуда кылыч очы яралаган урыны синең тәнеңдә вакыт-вакыт сулкылдап куямы?
Догасыз булсаң да. бер-бер гөнаһ кылыр алдыннан күңелендәге үзаллаң кулыңнан тотамы һәм син. оялып, күккә багасыңмы9
Юк. мин Аллага табыну, тарихны турыдан-туры язу хакында әйтмим һәр сүз сөрешендә, һәр сурәтләүдә тарих дымын, тарих нсен-төсен сирпелдерен. Күк һәм җир арасында мәртәбәле гасырлар кичкән олуг тарихлы халыкның тарихлы улы булу хакында иде сүз 4* 51
енә без Мадридның Испания мәйданында Сервантеска куелган мәһабәт һәйкәл янында басып торабыз. Мигель де Сааведра Сервантес—испан милләтенең йөзек кашы, һәйкәле дә әнә ничек сәнгатьле итеп куелган. Гасырлар кичеп тә үткенлеген җуймаган кешелек романы язган әдип биектә уйланып утыра. Астарак каһарманнары: Дон Кихот—атта, Санча Пансо — ишәккә атланганнар. Боларны язучы уйлап чыгарган, тормышта булмаган, дип испан халкын ышандырып кара хәзер.
— Бездә мондый һәйкәл куела алмый,—дигән идем, Аяз ага, кызып, фикерләрен актарып ташлады:
— Романнардан үз аягы белән чыгып, халык күңеленә күчкән герой-ларыбыз кая? Шерлок Холмс, Квазимодо, Обломов кебек геройларыбыз бармы? Конан Дойль әнә үзе уйлап тапкан Шерлок Холмсның үлеме турында хикәя язгач, Англия королевасы бер атналык траур игълан итә. Язучы Шерлок Холмсны яңадан терелтергә мәҗбүр була... Без бит, үзебез тудырудан битәр, тормышта яшәп киткән әзер геройлар итәгенә тотынып язарга яратабыз!
Кичкырын, кунакханәгә кайтып барганда Аяз ага сабыр-салмак кына янә шул хакта сүз башлады:
— Сервантес туганга да дүрт йөз елдан артып киткән бит инде. Испаннар өчен җиңүләр гасыры, ә безнең коллыкка төшү дәверләре. Латин Америкасының унтугыз иленә рәсми испан телен таккан милләт булыр ул... Әдәбияты да карт, олпат әдәбият. Аларны куып җитү өчен безнең запаста тагын өч йөз ел бар әле... Шаяртам, әлбәттә. Безгә ашыгырга кирәк. Дөнья халыклары арасында билгесез булып, тапталып калмас өчен! Әгәр без бер телле, оешкан, бердәм милләт булсак, күптән инде... Карамзиннар, Державиннар, Куприннарыбыз читкә китмичә, үзебездән калыккан булыр иде...
айчандыр гарәпләр Мансанарес елгасы буенда Мәҗирит кальгасы төзегән булганнар. 1083 елда бу кальга испаннар тарафыннан яулап алына, һәм шул урында Мадрид каласы төзелә башлый. Менә шул озын гомерле, чал башкала белән танышуыбызның соңы да җитте. Кичен саубуллашу банкеты һотельның ресторан залында булды.
Ашау-эчү, шау-шу. Каршыдагы телевизор экранында коррида бара. Йөзмеңнәрчә кешелек стадион күз уңын тореадорга, алтын белән чигелгән ыспай киемле мәйдан батырына төбәгән. Стадион гүли, үкерә, кайный. Мәрмәр маңгайлы кара үгез аның саен ярсый, җитмәсә, бандерилье- ролар аренага йөгереп чыгып, төсле тасмалы кечкенә сөңгеләрен үгез сыртына кадый торалар. Кан күреп, акылдан шашкан стадион бер-берсен таптап, укмашып бетәр шикелле.
Коррида — испаннарның милли тамашасы, пар чыгару мәйданы. Революциягә кадәр Казанда урыслар һәм татарлар Кабан күле бозында йодрык сугышы оештырып шулай пар чыгара торган булалар.
Аяз ага белән янәшә утырабыз. Мул яшелчәле ризык тәлинкәләре бер-бер артлы алышына тора. Менә мин гәрәбә кебек сап-сары дөге арасында яткан диңгез кабырчыкларын ачам да., эчендәге лайлага чәнечкемне батырырга чирканып торам. Аяз ага көлә, ашау ягына килгәндә ул—гурман. Ризык турында сөйли башласа, ашказаны бизләреңне котыртып, тәкатьсез калдыра, баш миеңә кан йөгерергә мөмкин.
М
К
Син аны, слушай-парин, тиз генә кабып йот та артыннан сыра эчеп куй. Устрица — деликатес, кайчан эләгә ул сиңа. Бәрәңге корсаклы илгә кайтасыңны онытма!
Мин тәвәккәллим. Әйтерсең лә авылда шушындый нәрсә ашап үскәнмен
— Ике көннән безнең «Татарстан» поездын нәшрият директоры Гарәф абыең каршы алачак. Сөйләшенгән. Мәскәүдән аңа әрмән коньягы алырбыз, ди Аяз ага.
— Мадрид сырасы алыйк. Шешәсе бик матур, сувенир кебек бит Бездәге яшел төстәге аңгыра шешә түгел.
■— Кесәңдә сукыр бер тиен акчаң калмаган. Өлешеңә биргәнне эчеп бетердең. Хыял синдә, слушай-парин
— Хәзер эшлибез аны. Аяз ага. Акчага жүләр дә ала аны дигән булам. Безнең өстәлне җиһазлаучы метрдотель бер читтәрәк күз кырые белән генә һәр хәрәкәтебезне карап-күзәтеп тора Бармакны изәргә, ук кебек атылып килеп җитте егетебез. Мин аңа бер фужер аракы салып бирәм «Рашен водка!» дип баш бармагымны чөям Шул вакыт экранда мәхшәр куба: тореадор бишенче үгезне нәкъ вакытында (ун минут дигәндә) сәнгатьле итеп аудара Шуның хөрмәтенә эчеп куярга тәкъдим итәм. Метрдотель, елмаеп, иренен генә тидереп куя. әлегә эш вакыты, соңыннан эчәрмен, дигәнне аңлатып фужерны үзе белән алып китә.
— Менә хәзер бу капиталист минеке Бераз гына сабыр итик тә, дигән булам Аяз агага. Ул, карап-карыйк. дигән сыман рәхәт елмаеп утыра
Тореадор (испанча матадор яисә тореро) аренада җиденче, соңгы үгезне хәл иткәндә мин тагын бармакны изим Метрдотель бармак юнәлешендә, җепкә тартылган кебек килеп җитә Буш сыра шешәсенә күрсәтеп:
Москау, сувенир. Ача күрмә! Башыңны бстерәм Убью. аңлыйсыңмы! дим көлеп. Метрдотель бик матур сүз әйтә бу. дип уйлый ахрысы, бөгелә-бөгелә елмая. Тел белмәү дә шәп кайчагында син сүгенәсең, сиңа елмаялар.
Метрдотель затлы шешәне китереп тогтыргач, Аяз ата тел шартлатып куйды.
Да-а... Слушай-парин..
Марксның «Капитал»ын укырга кирәк. Аяз ага дип мин мактанып алам, гәрчә ул китапның ике-өч битеннән ары китәлмаган булсам да.
Банкеттан соң. төнге уникеләрдә шагыйрә Маргарита Ноггева. Федор Семенович Наркирьер һәм мин шәһәртә чыгып киттек Урамда кешеләр талгынайган Бар-кафелар эшләп тора Безнең кәеф шәп Төнге шәһәр һич тә куркытмый. «Ник тудым» чырайлы кешеләр очрамый Мин кычкырып җырлап барам
Табигать баласы син. Марсель, дип куя Наркирьер Аның бүге нге хыялы безтә кайчандыр Эрнст Хемингуэй яшәгән кунакханәне күрсәтү.
Биш йолдызлы бу һотельның ишек төбендә смокинг кигән ике чибәр ир-егет безне каршы алып, эчкә озатып куйдылар Эчтә калын келәмнәр җәелгән зур залның пыяла ишеге төбендә торучылар Маргарита ханым ны үткәртәннән соң, мине туктатып калдылар Ул арада Наркирьер плащын беләгемә салып, тегеләргә нидер әйтте дә эчкә кереп кипе. Мин. бернинди тупаслык кылмыйча, елмаеп кына шулай эчкә үткәрмәүләренә аптырап басып калдым.
Соңыннан, чыгып киткәндә барыбызга да һотельның бик матур бизәлгән китапчы! ын бүләк ит теләр Наркирьер моңа балаларча куанды «Хемингуэй яшәгән һотель бит бу! Аның янына Илья Эренбург килеп йөргән...»
- Ә сине ни өчен эчке залга кертмәгәннәрен аңладыңмы? Чөнки син галстуксыз идең. Аптырагач, минем хезмәтчем дип, сиңа плащны тоттырып калдырдым.
Хикмәт галстукта түгел, Федор Семенович...
Ә нәрсәдә?
Татар икәнемне белделәр. Революциягә кадәр Казанда «Татарлар һәм этләр кертелми» дигән язулы парклар булган. Менә монда да татар икәнемне сизеп алдылар.
Наркирьер, эчен тотып, сабыйларча көлә башлады.
Булмас ла. Арттырасын.
Чынлап... Татарларны ни өчен кертмәү сәбәбен әйтимме. Федор Семенович? Татарлар бит бик чиста, пөхтәлек яратучан халык Парктагы шакшы-пычраклыкны күреп кәефләре бозылмасын дип кертмәгәннәр аларны урыслар.
Ну ты, дитя природы, дип Наркирьер көлеп алды да иңемә кулын салды:
- Марсель, син сөннәтләнгәнме?
■— Әйе.
— Мин дә. Димәк, яһүд белән татар арасында борынгыдан килгән уртаклык бар. Кызганыч, мин татарча белмим.
Кирәге чыкса, бик тиз өйрәнеп алыр идегез, Федор Семенович. Немецлар төрки әсирләрдән Идел-Урал легионы төзиләр бит әле. Муса Җәлил турында ишетеп беләсездер?
- Ишетеп кенә түгел, укып беләм!
— Менә шунда татар әсирләре бер яһүдне үз капеллаларына алып, исемен дә, милләтен дә татар итеп үзгәртеп саклап калалар. Җырларга да. сөйләшергә дә өйрәнә теге..
- Мәскәүдә очрашкач. Марсель, мин сиңа шундый нәрсәләр сөй-ләрмен әле...
(Соңыннан Наркирьерны Малеевка, Переделкино иҗат йортларында берничә тапкыр очраттым. Әмма мин уенчык холыклы, очынып йөрүче, бераз исәр Федор Семеновичны таный алмадым. Алыштырып куйганнар диярсең, һава суларга чыккан чакларында беркем белән сөйләшми, бер ноктага текәлеп тора да тора, күзләре моңсу, сүнгән. Гүя аның җаны каядыр Испания киңлекләрендә адашып калган, монда бары кабыгы гына...)
- Җырлыйк әле, Федор Семенович, Маргарита ханым! Безнең та-тарлар, француз партизаннары белән немецларга каршы сугышып, зама-нында Парижны алганнар. Аккордеонда уйнап Париж урамын дер селкетеп. җырлап узганнар. Мадрид кына читтә калмасын!
Безгә рәхәт. Без — бәхетле Төнге Мадрид. Өчәү җырлап барабыз. Таң беленеп килә...
• * *
— Хуш, Мадрид!
Оҗмах иле, Испания, купшы агач-куакларың. кояш зурлык чәчкәләрең туйдырды, тизрәк кайтып, үзебезнең каен урманнарында, абагалар арасына чалкан төшеп, агач ябалдашларының күк йөзен назлы кытыклап талгын җилдән тибрәнгәнен күрәсе килә
Ниһаять, төрле төстәге, төрле телдәге милләтләр букетын төягән Боинг самолеты испан күгенә күтәрелде. Иллюминатор кырыенда Нәкыя апа, уртада Аяз ага. Кырыйда — мин, өч татар шулай янәшә урнаштык. Бераздан урындыкка беркетелгән өстәлләребезгә ризык китерделәр. Кара уылдыктан башлап шәрабка кадәр бар да җитү.
Күңел — фәрештәләр катында. Көчле тәэсирләрдән вакыт төшенчәсе сузылган, өйдән чыгып киткәнебезгә еллар үткәндер кебек Без әле Мадрид янындагы Америка хәрби базасыннан ниндидер хәтәр чир таралганын да, шуңа күрә безне Мәскәү аэропортында табиплар каршы алып, «чикне» дүрт-биш сәгать чыгармыйча тикшерәчәкләрен дә, үзәк кунак
ханә янында салкын күзле, шешенке чырайлы егетнең егерме тиен сорап- таләп итеп торачагын да. төнге унбердә буш ресторанга төшкәч, керләнгән җәймәле өстәлгә «Менә шушы калды, ашагыз!» — дип бройлер тавыкны лаҗырайтып ташлаган тәмсез телле ханымнан чирканып чыгып ки гәчәгебезне дә. «Иә Хода, кая кайттык без?!» дип өметсез чынбарлыкка чарасыз кушылып китәсебезне дә уйламый идек әле. Кеше аны тиз томалана икән, кайтып төшүебезгә бар да үзгәргәндер, якты чырайлы ил каршы алыр кебек иде югыйсә. Аннары. Тоталитар таш яңадан иңгә менеп кунаклар. Таныш таш. . Безгә башны горур чөеп йөрергә базмыйча гомер буе шул ташны күтәреп йөрү хокукы бирелгән
Самолет канаты астында Альп кыялары, серле упкыннар
— Слушай-парин. бу мизгелне бүтән кабатлап булмый, кабатлап булмый моны. әйдә, күтәрик әле шуның өчен!— дип Аяз ага фужерын кулына ала. Чәкештерәбез Икебезнең дә йөзләрдә сәбәпсез елмаю Севильяда Аяз аганың миннән рәхәтләнеп, эчен тота-тота көлгәнен искә төшерәм. Мәйданда төрле илдән килгән йөзләрчә турист кайный, ә аяк киеме чистар!учы малайлар, «шарманкаларын» асып, өерләре белән минем арттан йөриләр. Чебен куган кебек, чәбәләнә-чәбәләнә чак котылам үзләреннән. Аяз ага көлеп рәхәт чигә:
Сине яраттылар болар. Бөтен кешедә чүпрәк туфли. Күн туфли, җитмәсә ясалма күннән бөтен Испаниядә бер синдә генә Интектермә, слушай-парин, эш бир малайларга!
Самолетта эчкән шәрабнең тәме башка фәрештәләр үрелеп кенә бармагын тыгып ала күрәсең. Менә хәзер, хәмер канга тарала башлауга, үз чиратымда мин дә. Аяз агадан көләргә илһам җыям
Дөньяның җиде могҗизасы бар диләр бит әле. Аяз ага. Әйтик Мисыр пирамидалары, Семирамиданың асылмалы бакчалары. Галикарнас мавзолее... Без күргән хисар, әмирләр сарае Әлһәмра .
Ул сигезенче могҗиза була инде. - дип бүлдерә мине Аяз ага.
Юк Сезнең өчен тугызынчысы. Аяз ага. дигәч, аксакал, төшенеп бетмим, дигән шикелле миңа карап куя.
Сез бит. Аяз ага! «Зәй энҗеләре» дигән әсәрегездә Зәйдә төзелеп яткан ГРЭСның гөнге утларын күргәч, менә ул дөньяның сигезенче могҗизасы! дип язгансыз...
Аяз ага сүрән генә көлеп куйды, ыргылып торган борын өстендәге күзлеген төзәтте, йөзенә кызгылт рәшә сирпелде.
Безнең Урта Баграж авылында Пауыл дигән бер карт булган Аны армиягә дә алмаганнар, авылдан бер яры да чыкмаган Шуннан бер заман моны Чаллыга ияртеп алып баралар Элеватор тавына менеп бу Кама өстен күзәтә икән. Еракта Алабуга, куе урманлы ярлар күренә «Болар да безнең патшалыкмы?» дип сорый икән бу. «Безнеке, безнеке...» дигәннәр авылдашлар. «Биләгән дә икән Рәчәй җирләрне!» дип әйтә ди Пауыл. Шуның кебек. Мин кайда, ни күргән ул чакта. Юные- башлы ат та җигә алмаган кеше каршында йөзләрчә машиналар, меңнәрчә утлар пәйда булсын әле.. Әйткәнмендер инде, могҗиза дип тә ычкындырганмындыр. Кемгәдер ярарга да тырышканмындыр бәлки Безнең әдәбиятның зур ялгышы ул халыкка ярарга тырыша, аның алдында тез чүгә, үрмәли, вагая.
Еллар узгач. Аяз ага белән әдәбият турында сөйләшеп күңелдәге фикерләребезне барларбыз.
Миргазиян Юныс татар әдәбияты турында хөкем чыгарганда моннан мең ел элек башланган Европа әдәбиятлары белән чагыштырып карый Ә бер уйласаң, безнең проза бик яшь әле. аңа йөз ел гына тулып килә. Әдәбиятны караңгыга кысрыклап кертү җиңел ул Бер генә әдип тә. бер генә әдәбият та үз халкының дәрәҗәсеннән югары сикерә алмый. дияр ул.
Киләчәктә Европа һәм Шәрык философиясен. Ислам тарихын яшьтән өйрәнгән. Коръән. Тәурат. Инҗилләрне яхшы белгән, фикри
әзерлекле яшь талантлар әдәбиятка килерме? — дип сорау биргәч, бер чордашым: «Юк, юк, булмаячак!» дип, әллә шатланып, әллә куркып әйткән иде. Ул да, күрәсең, Афзал Шамовлар шикелле, без соңгылар, бездән соң кулга тотарлык язучы булмаячак, дип, арттан килгәннәрне өнәмәүче каләмкуар затыннан иде. Аяз аганың җавабыннан башка тәрбия сизелә иде шул:
— Әгәр якын елларда татар бетмәсә... Чын татарлар туу өчен тагын ике-өч буын үтү кирәк. Безнең бүген Исламиятнең бөеклеген аңлатып бирер галимнәребез юк. Диннең өстә яткан кануннарын аңлатудан башка тирәнгә керә алган шәхесләр күренми. Дин әһелләре чыгыш ясаганда да үз сүзләрен кемгә, нинди катлау кешеләренә юнәлдергәнен ачыклап бетермиләр. Дин — милләтнең, халыкның бөтенлеге сагында торган зур көч ул. Милләт өчен уртак дин алган халыклар гына дәүләтчелеккә ирешкәннәр.
— Алда өмет күрәсезме?
— Без җиде миллионлы халык дибез. Кайберәүләр аны егерме мил-лионга җиткерә. Бу бит—миф. Катнаш гаиләләр күбәя барган чорда нинди миллионнар булырга мөмкин! Алдырма син сан белән, алдыр эш-хезмәт белән! Гомумән без милләткә хезмәт иткән шәхесләргә бәя бирә белмибез. Башкортларны гына алыйк: Салават Юлаев ышыгында күпме еллар яшиләр. Шундый зур шәхесләр милләтне җылытып, тамырларына дым биреп тора. Югыйсә бездә ул чорның Бәхтияр Канкаевлары, Багыршалары юкмы? Тарих алга барсын өчен шәхесләрдән калыккан баганаларга гына күпер салып була. Безнең уртак милли батырыбыз бармы бүген?
— Тарихка тирән кермичәрәк карасак, бүгенгеләрдән — Муса Җәлил?
— Ул ачылып беткән шәхес түгел... Мин Җәлил һәм аның иптәшләре турында шик уятырга теләмим. Яшьләргә йогынты ясауда үз вакытында аларның байрагы югары булды. Ләкин... милли геройлармы алар? Татарның киләчәге өчен һәлак булганнармы? Уртак ватан өчен һәлак булулары белән тарихта калырлар бәлки... Әгәр яңа заман яңа дәлилләр табып, аларның батырлыгын батырлык дип таныса...
— Сталин чорында доносчылык хөкем сөргәндә кем нинди юл белән исән калганлыгы хакында хөкем йөртергә безнең буын кешеләренең мораль хокукы да юктыр бәлки... Бүген шундый чор кабатланса, совет чорында тәрбия алганнар тагын да явызрак, тагын да түбәнрәк җанлы булып чыгарлар иде. Бу дәверне хәтерегездә кузгаткан өчен гафу үтенеп, үземне бимазалап йөргән бер сорау бирсәм... Сезне саткан, төрмәгә утырткан кешене беләсезме? Аны очраткач исәнләшәсезме?
— Хәзерге мәгълүматларга караганда, ул чорда һәр өч кешенең икесе теге яки бу күләмдә җәзалау органнары белән багланышта торган. Мине төрмә сукмакларына этәргән кешеләрне моннан ике ел элек (сөйләшү 1993 елда бара) белдем. Исәннәре белән күрешеп-сөйләшеп йөрим. Аерым шәхесләргә караганда чорны гаеплим. Беләм, ул гаеплеләр шушы елларда тәүбәгә килде. Тәүбәгә килү, күңелеңне сафландыру — үзе бер батырлык ич.
- Сезнең дә намус-вөжданыгызга күләгә төшерергә тырышкан имеш-мимешләр, хәтта матбугатта язмалар да булды. Моңа каршы Сез ачыктан-ачык җавап бирмәдегез шикелле?..
- Кешеләргә гаеп ташлау, шик-шөбһә белдерү көнчелек галәмәте. Әгәр мин әдәбиятта кайсыбер уңышларга ирешә алмаган булсам, ай-һай, мондый кара хәбәрләр шытып чыгар иде микән...
— Әгәр без җитмеш ел буена эзлекле, чын-гадел мәгълүмат алып килгән булсак, Сезнең «Балта кем кулында?» дигән романыгыз башкача- рак тумас иде микән. Сез читлектән кинәт иреккә чыгарылган арыслан кебек, бөтен нәрсәне таптап, каударланып, бәргәләнеп, барысын да тизрәк әйтеп калырга ашыгасыз. Язучыдан һәрчак сабыр акыл сорала бит...
_ Ул романны мин моннан ун-унбиш еллар элек язарга уйлаган идем. Син әйткәнчә, тынычрак агышлы булырга тиеш иде Ләкин әсәр башкача өлгерле һәм мине дә өлгертте «Балта кем кулында?» — минем иң җитди әсәрләремнең берсе дип уйлыйм Монда минем чорга, халкыма мөнәсәбәтем чагыла. Балта кем кулында? Балта ленинизм, совет режимы кулында. Бу режим икс катлауны да имгәтте Югары катлауны чмк- чамасыз байлыгы белән, бернинди җаваплылык тотмый торган иркенлеге белән, бөтен бозыклыкка юл ачып, талауга, халыкны мыскыллауга йөз тотып имгәтте Ярлы-ябагайны исә ач тотып, салымнар белән сытып, кешелек хокукларын тартып алып имгәтте. Мин соңгы әсәрләремнең бөтенесендә дә шушы режимның татар халкын ничек изүе, талавы хакында фикер йөртәм. Милләтнең һәлакәте алда әле Без бит бәхетсез заман җимеше...
Мин Аяз ага янымда булмаганда да. вакыт-вакыт әлеге роман хакында уйланам. Нигәдер ошата алмыйм мин аны. Аяз агага купайту, ярпачлык хас Менә бу әсәрендә дә ул бәләкәй генә авыл мунчасы оялдына дөньяда үзе татыган, ике йөз кешелек банкетка әзерләнгән барча ризыкны дыңгычлап сыйдырган. Кечкенә җирлеккә соңлап килгән кыюлыкны сыйдырырга тырышу бөтен әсәр рухында Балталы кырмыскаларны хәрәкәткә кигергән көчнең, системаның асылы кайда? Русь дәүләте борынлап кына килгәндә ушкуйниклар. ягъни, юлбасарларга таянган. Новгородта чит ил бурзайларыннан әзерлек-күнсгү алган, баштанаяк коралланган ике мең гаярь ир көймәләрдә көтмәгәндә килеп гөшәләр дә, Идел буе шәһәрләрен күз ачып йомган арада кан елатып талап китәләр. Тора-бара ушкуйниклар җирләр яулый башлыйлар Шундый юлбасарларның берсе Урал аръягында һәйкәл булып калыкканы Ермак.
Бүгенге заман ушкуйниклары башка... Әйе. балта эш аты татарлар кулында. Замана ушкуйниклары Канар утрауларында кәеф-сафа корып, кит мыегыннан кыздырылган антрекотны сандугач шәхүәтеннән эшләнгән соуска мана-мана ашап, янәшәсендәге Сылукайның тыгыз имиләре арасына кыстырылган телефоннан спутник аша дөнья белән бәйләнешкә кереп, компьютер экраны аша финанс ятьмәләре корып халыкны таларга мөмкиннәр. Эре финанс акулалары, колачлы бизнес галәменә балталы татарга керүе кыен. Ә кызыктыра, каһәр! Ул милли йөзен югалтып кына иң түбән баскычка менеп тез чүгә ала. Замана икътисады милли үзенчәлекләрне таптап бара. Җир бәгырендә табигый байлыклар беткәнче яшәеш шулай барачак: яңа алдавыч идеялар туып, революцияләр, сугышлар кабынып торачак Ә безнең әдәбиятта символлар: балга, болын сөрү, агач аударуга кайтып кала Андый әсәрләрнең төше йомырка кабыгын ватарга азапланган хәлсез кош баласының томшыгы кебек түгелме.
Матбугатта моңа кадәр күрү насыйп булмаган иркенлек, көн аралаш тетрәндергеч детектив вакыйгалар, хәтәр кыю фикер, үткәннәрдән чәч үрә торырлык документлар, киләчәккә баш җитмәслек тәвәккәл караш ташлау гаять мулдан бирелә Мондый кайнар агым белән әдәбият ярыша алмый Әмма сәнгатьле, сабыр әдәбиятның юлы башка Мин чорыбыз шавыннан арып, Аяз ага. Сезнең илаһи тын белән язылган «Өч аршын җир». «Язгы кәрваннар». «Җомга кон. кич белән» кебек чын сәнгати кимәлдә язылган әсәрләрегезгә кайтам һәм шул табигый, сагышлы, үкенечле, кадерле дөньялардан бер чистарынып чыгам. Европа үлчәменнән караганда алар менә дигән романнар ич!
Тормышта Аяз ага вакыт-вакыт усалланып алса да эчтән юаш. нәзберек хисләрен күңелендә калдыра белә. Шуңа күрә ул яшьлегендә язган дүрт мең (үзе әйткән сан) шигырен якты дөнья йөзенә чыгармыйча, сандык төбендә тотарлык ихтыяр көченә ия Әдәбият-сәнгагьтә гөп мичәүгә җигелгәнсең икән, кайбер янәшә жанрлардан ваз кичә белү дә
кирәктер. Бернард Шоу: «Саксофонда уйный белеп тә беркайчан да уйнамаган егет —чын егет!»—дип шаярып әйткән бит әнә.
Аяз ага Сибгат Хәкимнең шигыренә язылган «Өянкеләр» җырын ишетсә, күңеле актарылып чыга, күңеленнән генә кушылып, җырның самими дулкынына башын куя да савылып җылый.
Су буенда өянкеләр.
Минем дә җитте бугай бит Картайдым дияр көннәр.
Үзе кешеләр янында хискә бирелеп, беркайчан да күз яшен күрсәтмәгән Мөхәммәт ага Мәһдиев «Ачы тәҗрибә авазы» китабында Аяз аганың бу йомшаклыгыннан саксызрак көлеп язган иде.
Тагын кемне сүгеп ташлар икән, дип җыелышларны тетрәтеп торган, каты бәгырьле булып тоелган Аяз ага җыласын әле. Моңа ышану авыр, әмма аны якыннан белгән кешегә ышанмый мөмкин түгел.
Алтмыш еллыгы якынлашкан көннәрдә миңа аның өендә булырга туры килде. Иртәнге сәгать уннар иде. Аяз ага үзенә багышланган язмамны йөгертеп кенә укып килде дә, азакка, шул өянкеләргә җиткәч, лышык-лышык җылый башлады. Мин үземнән өлкән кешене ничек кенә дә юатырга белмичә өнсез калдым. Ә ул бик кадерле әйбереннән мәхрүм калган сабый кебек җылый да җылый.
Альп кыялары өстеннән «Христосның тууы» шәрабен тәмләп сүз арасына сеңдереп, мин Аяз агадан әлеге җырдан ни өчен шулай күңеле йомшавының сәбәбен сорадым.
Аны аңлатып булмый. Бу —ниндидер сер, әлбәттә. Сибгат аганың 60 еллык юбилеенда, Рөстәм Яхин мине чакырып алды да: «Аяз, син бит әле карт түгел, нигә шулкадәр бу җырны бәгыреңә үткәреп кабул итәсең?» — дигән иде.
Үз гомерендә җиде язу машинкасы туздырган, бөтен көч-зиһенен әдәбиятка багышлаган Аяз ага белән бәхәс-әңгәмәне итагатьле итеп гомер соңына кадәр дәвам итәргә була. Үтеп барганда секундларның кадерен тотып ала белгән шәхес кенә «бу мизгелне кабатлап булмый...» дип кырыс хакыйкатьне искәреп әйтә ала.
адрид—Мәскәү самолеты болытларны аралап җиргә якыная. Гүя без еллар тавыннан төшеп киләбез. Аста урман-күлләр — сусыл яшеллек. Төсе ят чит ил туфрагыннан соң җанга якын манзара.
Тәгәрмәчләр җиргә тигән мизгел бөтен вөҗүдең аша үтә. исән- имин кайтып җиттек бит, дигән уй-шатлыгыңнан күңел мөлдерәп тула. Ул арада салон, тыйнак кына «Ура!» кычкырып, дәррәү кул чаба башлады. Матур булса да Испаниясе, һәркемнең үз Исламиясе
Әнкәң кебек үк, туган илне дә сайлап алып булмый, ничек бар. шулай яратырга хөкем ителгәнсең. Кыйнап һәм кыйналып яратырга...
М