ӘДИПЛӘР ТОРМЫШЫННАН
Күренекле әдипләр һәм сәнгатькәрләр тормышыннан төрле мәзәк хәлләр турындагы язмалар инде байтактан бирле гәзит-журнал битләрендә күренеп килә. Аларны укучылар яратып кабул итә. «Казан утлары» битләрендә дә язучы Шамил Маннап туплаган байтак кына истәлекләр дөнья күрде. Быел исә без бу рубриканы яңа исемдә һәм яңа шәкелдә яңартырга карар бирдек. Даими бирелеп барачак сәхифәдә әдипләр үз тормышларында, дус-ишләре белән аралашуда һәм иҗат процессында булган кызыклы хәлләр хакында үзләре язган кыска-кыска хикәячек-истәлекләр белән катнашачак. Аның «Имеш-мимеш түгел» дип аталуы да шуннан. Киләчәктә редакция аларны туплап аерым китап итеп бастырып чыгаруны да күздә тота.
Бу санда беренче шәлкем тәкъдим ителә.
Кыйммәтле гариза
оннан берничә еллар элек тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, шагыйрь Ренат Харис һәм хәзер инде мәрхүм композитор Александр Ключарев Муса Җәлил юбилеен үткәрергә дип Оренбургка баралар Очрашулар шыгрым тулы залларда бик жылы, матур үтә.
Кайтырга чыкканда гына бер күңелсезлек булып ала. Заказ бирелгән ике урынына, гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, бер генә машина килә Аэропортка исә кабул иткән хуҗаларның да барасы килә. Көч-хәл белән шоферны күндерәләр дә алтаулашып утырып чыгып китәләр.
Аэропортка килеп җиткәндә генә машинаны ГАИ туктата Күп сөйләшеп тормыйча, юл кагыйдәләрен бозган өчен таксистның правасын алып та калалар. Шоферның кәефе кырыла, юл буе дәшмичә генә бара бу Безнең сәнгать- кәрләрнең дә эчен мәче тырный: алар гаебе белән егет бәлагә тарды ич! Аэропортка килеп җитү белән шоферны яклап, бөтен гаепне үз өсләренә алып ГАИ исеменә гариза язалар болар Бөтен дәрәжә-титулларын күрсәтеп кул да куялар. Кем халык артисты, кем атказанган сәнгать эшлеклесе, кем Җәлил премиясе лауреаты.
Кәгазьне кулына алгач, шофер күзләренә ышанмый
— Сез, чыннан да, атаклы композитор Александр Ключаревмы? Сез Ренат Харисмы? Ә сез Муса Җәлил турында язган Рафаэль Мостафинмы?—дип сорашырга тотына.
— Әйе,— диләр.
Шофер татар кешесе икән, кәгазьне бик пөхтәләп бөкли, эчке кесәсенә сала да әйтеп куя:
— Мондый кыйммәтле автографларны ГАИга бирәмме соң! Үземдә калсын әле...
М
Язганыңа карап...
Флүс Латыйфи «Хыянәт» исемле романын язгач кинәшер-табышыр өчен
Нурихан Фәттах янына китә.
— Тиз генә укый алмам, энем, ике-өч айданмы, бер ярты елданмы килеп
карарсың, —ди әдип, —Эшем бик күп чак...
Әмма бер атна үтәр-үтмәстән чакыру хаты килеп тә төшә
— Казый янына хөкемгә килгәндәй, йә батам, йә калкам, дип килдем Сез
ни әйтсәгез шуңа риза,- ди Флүс кергәч тә
— Язганыңа карап язганы булыр,— ди өлкән язучы сабыр гына һәм роман
турында ләм-мим әйтмәстән кунагын табын янына чакыра Ашыйлар, эчәләр
Ипләп кенә дөнья хәлләре турында гәп куерталар Ә роман турында һаман бер
сүз дә юк Әдәп саклап түзеп утырган Флүс китәр алдыннан әсәрнең язмышын
сорыйсы итә.
— Әйттем, аңлаттым лабаса,— ди әдип.
— Ничек9 —ди телсез кала язган Флүс.
— Язганыңа карап язганы булды, энем.- ди Нурихан Фәттах Язганыңның
рәте булмаса, синең белән табындаш булыр идеммени9
Мин гел шулай инде...
Зөлфәт, Камил Кәримов һәм Сәйдә Зыяның «Яшь ленинчы» гәзитендә эш-
ләгән чаклары Мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәреп йөриләр
Алар- ны, гадәттә, Сәйдә ханым ачып җибәрә дә:
- Кадерле укучылар! Сез белемле, тәрбияле, әдәпле, әхлаклы булып
үссеннәр өчен «Яшь ленинчы» бик тырыша, - дип сөйләп китә икән
Чираттагы очрашу башлана. Сәхнәдәге өстәл янына тезелешеп утыра
болар. Сәйдә ханым трибуна янына чыгып басуга Камил Кәримов борын
астыннан гына.
- Бер ярты сәгать дежур сүз сөйли инде бу Күз ачык килеш кенә черем
итеп алырга да була, - дип мыгырдап куя да аякларын сузып җибәрә
һич көтмәгәндә Сәйдә бөтенләй башкача башлый:
Гашыйк идем сиңа.
Гашыйк илем
Унөч яшьтән бирле гашыйкмын
Черем итәргә дә өлгермәгән Камил
— Ә-ә?! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә кала һәм янындагы
Зөлфәткә китереп төртә. Урындыгында атынып утырган Зөлфәт исә үзе белән
Камилне дә ияртеп идәнгә тәгәри. Аннан ашыкмый гына тора да,
чалбарындагы тузанны каккалап, берни дә булмагандай:
— Сәйдә сөйли башласа, мин гел шулай инде, — дип куя.
Моны үзенә күрә бер уен дип аңлаган тамашачы рәхәтләнеп кул чаба
Асия Минһаҗева кем ул?
Асия Минһаҗева дигән шагыйрә турында ишеткәләсәләр дә. аны төскә-
биткә танып белүчеләр аз икән Ши1 ырьләре ешрак чыккан елларны мактау
сүзләрен йөзе-күзлеге белән аңа шактый охшаш галимә Флера Ганиевага, йә
булмаса исеме белән охшаш журналист Асия Юнысовата килеп әйтәләр икән
Шуңа үпкәләпме, яки башка бүтән сәбәп беләнме. соңгы елларда матбугатта
бик үк күренми башлагач, Асия фамилиясен алыштырган икән дш ән сүз
чыккан Хәзер инде аны музыка бел1ече Асия Рахман түгел микән дип
шикләнәләр, ди