АККОШ КҮЛЕНДӘ УТЛАР...
улай да Ходай тарафыннан сихерләнгән урындыр бу язучыларның Аккош күлендәге ижат йорты. Алай булмаса, анда бер-берсенә охшаш сәер хәлләр кабатланып тормас иде Әллә, югыйсә, язучылар үзләре тылсымлы көчкә ия булган, юктан да барны эзләүче гаувас затлармы соң0 Тел төбем әйбәтрәк аңлашылсын өчен, фикер йомгагымны ерактанрак сүтә башлыйм әле.
Әдәбиятта «күчмә сюжет» дигән төшенчә бар Теге яки бу әсәрдән икен-чесенә күчеп йөри торган, кабатланучан сюжет-вакыйга охшашлыкларын, идея- мотивларның бердәйлеген, эстетик принципларның тәңгәллеген аңлата торган төшенчә ул. Көтмәгәндә, уйламаганда шушы «күчмә сюжет» дигән жилкәнле көймә минем пристаньга да сугылып үтәсе итте бит әле. Бу хәл болайрак булды Чордашым Мансур Вәли ижатын, тормыш юлын кабагтан күздән кичереп, уй-хисләремне тәгаенләп, бер төенчеккә төйнәп шушы язмамны язарга җыенып йөргән көннәрнең берендә аның белән Сибгат ага Хәким арасында булган гыйбрәтле бер вакыйга кылт итеп исемә килеп төште. «Шагыйрьнең уты» дигән җылы рухлы, «якты тәрәзәле» бер мәкаләсендә ул болай дип язып үтә:
«— Быел без. яшьләргә дә, аннан урын бирделәр Ләкин ул әле яңа гына салынган булганлыктан, тулысынча көйләнеп, тиешле бөтен нәрсә белән дә җиһазландырылып бетмәгән. Шуңа күрә ут та юк
Үзем дә аңышып җитмәгән әнә шул халәттә утырганда, әкрен генә тышкы ишек ачылып китте һәм берәү өйгә үтте
Аңа каршы чыккач, мин күршебез Сибгат ага Хәкимнең таныш тавышын ишеттем.
Төн караңгы, ут кирәк булыр диде ул, кулындагы шәмен миңа сузып Шулай итеп, бу август кичендә Аккош күленең тагын бер йортында ут кабынды!»
Ни хикмәт, әйткәнемчә, шушы хәлләрдән соң шактый еллар узгач. Мансур белән безнең арада да «шәм Шәрифләренә» бәйләнешле рәвештә шушыңа охшаш бер очрашу булып алды — моны «күчмә сюжет» димичә ни дисен. Бу очракта Мансур үзе Сибгат ага ролендә иде инде
Шулай бервакыт, җәйдән көзгә авышып килгән көннәрнең берендә. Мөдәррис Әгъләмов мине, ай-ваема карамыйча, Аккош күленә кунакка кыстый башлады
— Әйдә әле, дустым, диде ул гадәтенчә җилкенеп, җилфердәп Соңгы вакытта шәп әйберләр яздым, җәелеп бер шигырь укып утырырбыз
Шагыйрьләр арасында бер-береңә кычкырып шигырьләр уку түгел, язган-нарын да караштырып бармаган бер заманда, мин енна әйтим, көгелмәгәнрәк тәкъдим иде бу Хәер. Мөдәррис хәйләкәр кеше ул. минем шигырь тыңларга яратканлыгымны белә, бигрәк тә аның үзенең укуында тыңларга ярагканлыгым- ны Шулай да икеләнә калдым, ник дисәң, пыскаклап янгыр сибәләп тора иде
Көне бигрәк шыксыз бит
Мичкә яг ып җибәрербез
Автобус йөриме сон?
— Гөмбә дә тозлап куйдым, опяталар мыжлап торган чак бит
Шулаен шулайдыр да..
Инде болай да күндереп булмаслыгын аңлагач. Мөдәррис соңгы «снарядын» да жәлләмәде:
Күңелле булыр, Мансур Вәли дә килә. Өчәүләп, шәпләп утырырбыз
Хуҗаның такта алачыгын җылытып, табын хәстәрләгәнче караңгы да төште Тышта яңгыр сибәли, әмма бүлмәдә рәхәтлек хөкем сөрә томаланган
Ш
мич авызындагы куызлардан. жанны изрәгеп, кызгылт шәүләләр тарала. Өй тулып, почмаклардан-почмакларга бәрелә-бәрелә шигырь агыла Менә шулай хозурланып утырганда гына, кинәт ут сүнде Караңгылык эчендә утырып калдык. Мөдәррис сикереп урыныннан купты:
Хәерсез, тагын ни булды икән инде?
Шулчак күрше йорт ягыннан тавыш ишетелде:
- Әһе-һе-һәй! Мө-дәр-рис!..
Болдырга чыгып бастык Мансур Вәли икән.
Калдыгызмы утсыз? Үзе шаркылдап көлә.— Үзегез — моңлы балалар, ә үзегезнең шәмегез дә юктыр әле.
Мөдәррис, сукмакка ук чыгып баскан манма-су кураларны ера-ера. тавыш килгән якка китеп югалды: күп тә үтмәде тагын. Мансурны ияртеп әйләнеп тә кайтты Ул төнне без өчәүләп, мәгарә эчендә яшәгән мәҗүсиләр кебек утка табынып. Хәсән ага Туфан. Сибгат ага Хәкимнәрнең Аккош күлендә яшәгән чакларын искә алып, өлкән әдипләребезнен рухларын тергезеп, галиҗәнап ши-гырь хозурында сәҗдә кылып утырдык.. Шушы бәхетле минутларда яктылык сирпеп торган шәм миңа теге чакта Сибгат ага Мансурга кертеп биргән шәмнең үзедер кебек тоелып китте; Мансур бары аның утын шушы кичкә хәтле сүндермичә генә саклап алып килгәндер нәкъ менә “Шагыйрьнең уты- дигән мәкаләсендә язылганча, «мондый утлар, сүнмичә, буыннан-буынга күчеп килә»дер.
Бүген исә мин шушы ут яктысында Мансур әфәнденең гомер китабының сәхифәләрен укып утырам. Укыйм, укыйм да. язмышларда уртак мизгелләр табып, тукталып уйга калам
Рәсемдә Мансур Вәли Әмирхан Еники белән. 1997 ел.
Татар әдәбиятына язучылар, башлыча, авылдан килә. Ә авыллар инде алар, ни дисәң дә. бер-берсенә охшашлар, андагы тормыш-көнкүреш тә. кешеләренең ■«язмышлар яры» да охшаш. Күзаллыйм: әнә. Әгерҗе районының Барҗы авылында бер малай үсеп килә. "Мәктәпкә кергәнче үк хәреф танырга өйрәндем бугай. Авыл агайларының кибет почмагында көлә-көлә миннән афиша укытулары хәтердә калган, дип яза Мансур Вәли әле беркайда да басылып чыкмаган «Үзем турында» дигән язмасында Ул мина аны. бәлки кирәге чыгар, дип укырга биреп торган иде. Хәзер, кирәге чыккач, бик теләп, автор рөхсәте белән, әлеге язмадан кайбер өзекләр китереп үтәм.— Билгеле, китаплар бик күп укылды инде Барҗы авылының китапханәсе минем өчен иң кадерле, иң якын урынга әверелде Авыл китапханәсе ул инде сирәк ачыла, шуңа күрә кышкы салкын көннәрдә анын ишек төбендә сәгатьләр буе ачылганын көтеп торасың».
■ Ә инде э*рсә уза алсаң, синнән дә бәхетлерәк кеше юк бу дөньяда. Бусы Мөслим районының Бүләк авылында туып үскән Наис дигән берәү авызыннан әйтелгән сүзләр.—Авылның китапханәчесе Мирфәез абый Галиев иде...
Китапханәдә һәрвакыт чиста, пөхтә, кояшлы иде, ижади мохит хөкем сөрә иде. Мөдир киңәшче, өлкән сердәш, фикердәш иде. Китапның изге җан икән-легенә беренче булып ул төшендерде. Ул сиңа китапларны үзе тәкъдим итә. кире тапшырган вакытта үзенә күрә бер имтихан кебек нәрсә дә уздырып ала: китапның асыл мәгънәсен аңларга тырышып укыгансыңмы син, пычратмагансыңмы, таушалган булса, төпләгәнсеңме, ябыштыргансыңмы'’ — барысы да анын күз уңында Аның болай төпченүенә китап жене кагылган малай-шалайларның кәефе кырылмый, киресенчә, үзеңә аерым игътибарны сизеп, китап тапшырасы көнне дүрт күз белән көтеп аласың Әйе. элегрәк укый иде авыл халкы һәм, әлбәттә, кечкенә генә авылдан бер чорда дистәләгән егетнең югары уку йортлары ишеген керә алуында китапханәченен дә йогынтысы булмый калмагандыр
Мансур Вәлиев яза:
«— Мәктәптә беренче укытучым Хәдичә апа Шарифуллина булды. Аннары Әстерхан ягыннан кайткан һәм безнең авыл кешеләренең яраткан кешесенә әйләнгән Гөлсем апа укытты. Ул минем язуга әвәслекне сизеп алды һәм Казанга радиога, балалар өчен тапшыруларга хәбәрләр жибәрергә киңәш биреп (бигрәк беркатлы булган инде), «гариза язып сал. хәбәрче итеп алсыннар», диде Гариза язуын язмадым, әмма тиздән хәбәрче булып киттем
Өченче-дүртенче сыйныфта укыганда, Красный Бор район гәзитәсенә мәкаләләр җибәрә башладым. Алар басылып чыкты Күңел үсеп килте. (Хәтерлим, таныш халәт, беренче шигырем район гәзитәсендә күренгәч, мин дә кош тоткан кебек очынып йөргән идем — Н Г.)
Безнең Баржы авылында атаклы драматург Юныс абый Әминевнен яшәве ничектер, үзем дә сизмәстән, мине шундыйрак шөгыльгә тартты, ахрысы Баш-лангыч сыйныфларда укыганда бугай, дәфтәрләрне бергә теркәп китап шикел- лерәк бер әйбер оештырып куйдым Беренче хикәяләрем шунда язылган Әле дә булса сакланалар. Колхоз радиосы аша «Мәктәп тәрәзәләре» дигән радиогазета оештырып, бик мавыгып йөргәннәр дә истә калган Мәктәптәге күңелле хәлләр турында Әгерҗе район гаҗизенә дә күп яздым Актив хәбәрче идем
1966 елда X сыйныфта укыганда, минем турында Мәскәүдә чыга торган «Рабоче-крестьянский корреспондент» дигән журналда фоторәсем белән бергә язып та чыктылар
Урта мәктәпне бетергәч, ни өчендер, тагын да уку теләге булмады Уку туйдырган кебек булды. Мине Әгерҗе район гәзитәсе редакторы Тәүфыйк абый Рәхмәтуллин үзенә эшкә алды»
Шушы юлларга килеп төртеләм дә, эсселе-суыклы булып китә. Мин дә бит, моннан күп еллар элек, хезмәт юлымны район гәзитәссннән башлап киткән идем Күрде инде күрәчәк башлар Язгы юл өзеге дип торылмаган, җәйге челлә яки кышкы зәмһәрир суыклар да туктатып кала алмаган, ачлы- гуклы килеш хәбәр эзләп авылдан-авылга чабылган Олыларча кыяфәткә кереп, бик тә әһәмиятле сүз әйткән кебек редакция бүлмәсендә төнгә кадәр мәкаләләр язылган. Акыл өйрәтүләр, кыекны турыларга ясканып йөрүләр Без идек микән соң ул, Мансур дус? •
«Әгерҗедән 70 чакрым ераклыктагы Баржы дигән туган авылыма күмер зөягөн трактор чанасы өстендә төн буе кайтулар бик тә хәтергә сеңеп калган ДТ-54 тракторы кырмыска кебек кенә үрмәли төн салкын, ара бик ерак, өстә юка Шыкраеп кагасың Әле җитмәсә, батып та ятасың Салкын трос сөйрәп әрле-бирле чабасың. Таң аткандарак кына авылыңа кайтып керәсең. Анда сине, борчылып, әти-әниең көтә инде, ачулана-ачулана
Әнә шулай үз башыңа үзең кыенлык табып, хәбәрче булып йөрисен Атаң яшендә! е колхоз рәисләренә дә авыр сүзләр әйткәләргә туры килде, гаделлек өчен дип. Кешеләр! ә кирәк дип
Казан I әзитәләрендә дә усал-усал мәкаләләр, фельетоннар бастырыр! а туры килде Ике ел эшләгәч, әнә шулар белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укыр! а керү җиңел булды»
Буш сүз түгел бу Яшь каләм иясе үзен киләчәк өчен әнә шулай чыныктыра киптән һәм 1968 елдан башлап, Әгерҗенең колгасар егете, студентлык кысаларына гына сыеша алмыйча, гәзитә-журнал редакцияләре бусагасын да таптый башлый Бүгенге көндә исә без әнә шул егетне үҗәт, максатчан, хөр фикерле, компромисслар! а бик авырлык белән бара торган тәнкыйтьче Мансур Вәли дип күреп беләбез. Әйе, үз юмерендә ул бик куп язучы агай-апайларнын күңеленә хуш килерлек Я1ымлы, җылы, хакыйкый сүзләр әйтергә өлгерде, бик күпләрнең яраларын төзәтешер!ә ярдәм итте һәм вакыты белән, кирәк чагында, узгынчыларның канына тоз салырга да
тайчанып тормады Шулай. Мансур әфәнде
каләмдәшләренең аз гына уңышын да күреп сөенә белә, аңа ярдәм кулы сузарга ашыга Кайчак, үзсүзле кешеләргә хас булганча, бәяләмәләрендә бер яккарак ташланган чаклары да булды, әмма күпме генә тырышма, син аны сайлап алган юлыннан, инанган фикереннән кире чигендерә алмыйсың һәрхәлдә, бу жинел эш түгел. Кыскасы, әдәбиятка караш мәсьәләсенә килгәндә, максималист ул. кирәк кадәр генә башбаштак та. Шушы сыйфатлары өченме, әллә төс-кыяфәтендә берәр охшашлык табыпмы. Гариф абый Ахунов аңа яратып, үзаралай-юрамалай гына «татар Белинские» дип эндәшкәли, ә Мансурның исе дә китми: «Үз илең булган булсамы, матбугат иреге булган булсамы кем белә » — дип куя, колакка рәхәт сүзләрдән хуш килеп Сүз дә юк, мөмкинлекләр, колачлар бөтенләй башка, чагыштырып карарга да куркыныч, әмма аның жанында «тәнкыйтьче» дигән гайяр ат ятуы бәхәссез: фикер сөреше белән ул «бәйләнчек», ул әдәби хәрәкәтнең үзәгендә булырга тырыша, яшьрәк чагында аның бу сыйфаты аерата күзгә ташлана иде Хәер, тәнкыйтьче өчен моннан башка мөмкин дә түгелдер, күрәсең,— үзеңне тәнкыйтьче итеп хис итсәң мөмкин түгелдер Мансур әфәнде, моның шулай икәнлеген яхшы аңлап, жаваплы миссиягә үзен яшьтән үк хәзерләп килә; бу хакта ул болай дип искә ала:
«Бәләкәй вакытта үзебезнен оч бала-чагасын жысп, концерт сыман нәрсәләр дә оештыра торган идем.
Казанда, университетта укыганда да татар журналистларының түгәрәге «Яңаваз» оештырып йөрергә туры килде. Аның стена гәзитәсен чыгардык. Укытучыларга буйсынып та бетми идек, чөнки алар куркалар -- ә без әтәч кебек инде, калай әтәчләр! Ләкин ул бик романтик, ямьле, истәлекле чор булды Атаклы язучыларны очрашуга чакыра идек, кыю-кыю мәсьәләләр күтәрә идек
Шул кыюлык белән 1971 ел ахырларында атаклы язучы Фатих ага Хөснигә бер ачык хат та язып ташладым һәм ни гажәп. өлкә комитеты гәзитәсе «Социалистик Татарстан» аны бастырып та чыгарды. Студент малай зур күсәк күтәрә — «сез тормышны бизәп, буяп язасыз!» димәк була Ул чагында татар язучылары Мансур Вәлиев дигән кеше барлыгына ышанмыйча, бу берәрсенен ялган исемедер, псевдонимыдыр дип уйлаганнар икән Соңыннан мина моны сөйләп күрсәттеләр, минем фамилияне хәрефләп тарката-тарката чынлыкта кем язганын белергә теләгәннәр Үземә күрсәттеләр анысын»
Язучы-тәнкыйтьче булырга теләгән яшь кеше әнә шулай бераз гына әрсезрәк тә, кыю-актив та, амбицияле дә булырга тиеш. Әдәбиятта үз кишәрлегеңне даулау өчен бу аеруча зарур Әйтергә кирәк. Мансур әфәнде әлеге язылмаган законны бик яхшы үзләштереп юлга чыкты, бәлки шуңа күрәдер беренче адымнарыннан ук гавам күзенә ташланды:
— «Аннары тагын бер китапка рецензия язган идем, анысы озынрак килеп чыкты да. «Казан утлары» журналына кертеп кара, диделәр.
Таптым ул редакцияне, беркемне дә күреп белми идем, әлбәттә. Язмамны калдырып чыктым Байтак гомер үтте, барырга куркып йөрим Ә бер кичне тулай торак коридорында егетләр сөйләшеп тора: алар арасында редакцияләргә еш барып йөри торган Марат Сәгъди дигән егет тә бар иде. аңа мин язганнарны журналда эшләүче Фәрваз абый Миңнуллин бик мактап сөйләгән, имеш. Шулай итеп, мин «Казан утлары» белән танышып киттем. Фәрваз абый Миңнуллин исә (ул миңа ижади үсешемдә бик зур ярдәм күрсәтте, урыны җәннәттә булсын), гомере буе минем остазым, бик якын дустым, ярдәмчем булды. Соңгы курста укыганда, мин ул редакциядә бер ел чамасы эшләп тә алдым әле.
1973 елда мине бер айга язучыларның Мәскәү янындагы иҗат йортына җибәрделәр Гариф абый Ахунов тырышлыгы белән Мин шунда исемнәре бөтен илгә билгеле булган, атаклы язучылар арасында берүзем бер бүлмәдә яшәп, бушлай ашап дигәндәй (әле студент чак бит), бәхетле көннәр кичердем; чын иҗат ләззәтен татып, әдәбият мохитын күреп-тоеп кайттым Валентин Катаев, Евгений Евтушенко, Мостай Кәрим. Андрей Вознесенский. Мирза Торсын-задә. Сильва Капитукян. Фазу Алиева. Мариэтта Шагинян кебек шагыйрь-язучылар белән очрашу күңелдә тирән эз калдырды»
Ничек кенә булмасын, менә шушы хәлләрдән соң Мансур күзгә күренеп җитдиләнеп, олыгаеп китте; шушы чордан башлап ул «әдәбият ахшамы»нда тәнкыйтьче буларак катнашу өчен тавышын көйләп, җиңен сызганып куйды.
«1975 елда. Ерак Көнчыгышның Спасск-Дальний шәһәрендә ике ел армиядә хезмәт итеп'кайткач. Язучылар союзына әдәби консультант итеп эшкә алдылар. Бер елдан «Идел» альманахына мөхәррир итеп күчерделәр».
һәм шушы чордан «Идел» альманахына журнал статусын яулау өчен, нәкъ менә яулау өчен эпопеяга тиң (алырсың тартып эт авызыннан сөяк!) көрәш
башланды Бүгенге көндә. чат саен шикле басмалар дөнья күргән бер мәлдә, бу сүз. бәлкем, кайберәүләр өчен, бигрәк тә «теге еллар»ны күреп үсмәгән яшьрәк буын язучылар өчен купшы бер аклану, арттыру булып та ишетелер, ләкин империя тарафыннан халыкларнын тимер кыршау белән уратып алынган (черек булса да!) агач мичкәдә сөрсеп ятарга мәхкүм ителүен истән чыгармасак иде (сабак алу өчен!). Шөкер, кыршау өзелде.. «Идел»ебез дә иркен сулыш белән, ярларга гулып ага. Димәк, көрәш бушка китмәгән. Ә ул чакта
— «Без. яшьләрне оештырып, татарча яшьләр журналы ачу өчен көрәш башладык.—дип искә ала Мансур Вәли—Мәскәү рөхсәтеннән башка моңа ирешү мөмкин түгел иде. шунлыктан КПССнын Үзәк Комитетына хәтле барып життек. Үземне КПСС Үзәк Комитетының матбугат бүлеге мөдире кабул итте. Хәтта Татарстан Өлкә комитетының беренче секретаре Ф Ә Табеев белән Россия Язучылар берлегенең җитәкчесе, кайда да үз сүзе үтә торган С В Михалков илнең төп идеологы М. А. Суслов янында булып, шушы мәсьәләне күтәреп карадылар, әмма аларның да аргументлары яклау тапмады: Мәскәү өчен бәләкәй генә милли журнал чыгарырга рөхсәт бирү «стратегик әһәмият»кә ия иде. Ләкин «эт өрә тора, бүре йөри тора» дигәндәй. «Идел» альманахы хәл кадәренчә үз миссиясен әйбәт кенә үтәп килде Ул үзенә күрә хөр фикерле яшьләр үзәгенә әверелде: аның битләрендә табадан гына төшкән әсәрләр урын алды. «Дискуссион клубмта яшь әтәчләр чәкәләште Әмирхан Еники. Нурихан Фәттах. Аяз Гыйләжев белән булган очрашуларга урта буын язучылар да «рөхсәт сорап, кача-поса» арткы рәтләргә кереп утыралар иде Күрәсең, аларга безнең фикерләү рәвеше кызык тоелгандыр һәм үзләренчә безне сынап, җиз. иләктән үткәреп тә йөргәннәрдер — әдәбиятка кемнәр килә, янәсе»
Бу тормышта күп нәрсә кабатлана Хәзер Мансур Вәли инде үзе урта буын вәкиле. Ә аның ижат кредосы нәкъ менә «Идел»дә эшләгән чорда тәгаенләнде Күптән түгел миңа аның шәхси китапханәсендәге китаплары белән танышырга туры килде. Шунда «Яшьләр мәйданга чыга» дигән беренче китабындагы «Яшьләр» исемле мәкаләгә күзем төште анда «картая бар1ан саен кешене рәхәтлекләр берәм-берәм ташлап китә икән. Ләкин хакыйкать өчен көрәш һәм хезмәт ләззәте— кешенең иң ышанычлы юлдашы, алар кешене мавыктырып, юатып яшәтә Яшьлектә менә шуны аңламый икән кеше, кулында шул ике нәрсә калачагын, әгәр инде аларны да югалтса, гомумән, япа-ялгыз каласын уйламый икән Менә нәрсә икән ул яшәү серләренең берсе!» дигән сүзләрнең астына сызылып куелган иде. Димәк. Атилла Расихның «Каһарманнар юлы» романындагы Хәбибрахман карт авызыннан әйтелгән әлеге сүзләр анын өчен гади бер персонаж сөйләме булудан битәр, авторның дөньяга карашын, уй-хисләренен асылын билгеләүче концепция дә икән Бүген шулай дип әйтергә тулы нигез бар чөнки Мансур Вәли, ярты гасырлык ижат гомерендә әдәби әсәрләргә әнә шундый идеаллардан чыгып бәя бирде; ул эстетик категорияләр белән артык «вакланып» тормады, күбрәк социаль-ижтимагый проблемаларны үзәккә алып эш итте Әлбәттә, «фәреш- тә»нең дә ике канаты булган кебек, мондый алымның да \ңай һәм тискәре яклары булгандыр, әмма ул иҗатында әдәби мохиг га барган процессларга битараф булмады, әдәби процессның тирбәнешләрен йөрәге аша уздырып—сөенеп һәм көенеп яшәде.
— Кем ул тәнкыйтьче? — Мансур Вәли гомере буе шушы сорауга җавап эзләде. Бу хакта ул болай уйлана
— «Тәнкыйтьче дә. кайберәүләр уйлаганча, бик алай куркыныч кеше тү-гел гел күсәк күтәреп кенә тормый Ул каннар йөрәкле һәм тәҗрибәле, югары зәвыклы укучы Билгеле инде дөнья булгач ул укучыга ошамаган, ачуын китер-гән әсәрләр дә очрый Менә шул чагында инде әлеге югары зәвыклы, намуслы укучының йөрәге дәшми кала алмый Ул борчылып, әрнеп, бу хәлнең сәбәпләрен аңларга һәм ачарга теләп яза Анын болай чыгыш ясавы һич тә «күсәк күтәрү» булмый, ә бәлки әдәби ижат эшендәге гүбән сыйфатка, «бракка» каршы тошү була Бу Мансур Вәлинең үзе инде