Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тарихым — данлы дастан, Ватаным — Т атарстан

Тарихым — данлы дастан, Ватаным — Т атарстан Әй Идел-йорт. Идел-йорт! Идел буе имин йорт! Атам кияү булган йорт — Иелеп тәгъзим кылган йорт — Анам килен булган йорт Иелеп сәлам биргән йорт. Кендегемне кискән йорт. Керем-коңым юган йорт. Бия сауган сөтле йорт. Кымыз эчкән котлы йорт, Идел-Җаек арасы Елкы белән булган йорт. Казан — Болгар арасы Кала белән тулган йорт. «Идегәй» дастаныннан. Гөрләгән сулар башында, Тыңлагыз, шунда үтәр — Йөрсә сыктап таңсәхәрләр Моң-сагышлардан хыял И туган илнең һавасы, Рәнҗемим, зинһар, күтәр! Рәнҗемим, зинһар, күтәр! Ни газизрәк —бу ватанмы? Аһ, туган каүмем газиз! Ул мөкаддәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр!.. Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр! Дәрдмәнд Без Казаннан, Иделдән — Сез кайдан?—дип сорыйсыз. — Без Казаннан, Иделдән. Идел эчкән су булыр Иделдә иген иккән. Яшәгән, көнен иткән Татарстан шул булыр. — Сез кайдан?— дип сорыйсыз. — Без Казаннан. Казанны Идел кичкән — шул белер. Урамнары ак ташлы. Җырлый Сәйдәш, Такташны — Татарстан шул булыр. — Сез кайдан?—дип сорыйсыз. — Без Иделдән. Җиреннән Кара алтын ургылыр. Туфрагына Лениннан Мәңгелек бәхет иңгән — Татарстан шул булыр. Сибгат Хәким Атлантида Атлантида булды микән чынлап? Тынгы бирми сорау һич кенә Әллә кайдан, ерак-ераклардан һәлакәтле бер моң ишетелә. Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга. Тау-дулкыннар күккә ашканнар Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне, һәйкәлләрне сулар басканнар. Океан упкан кебек Атлант жирен. Дәүләтләрне монда жир упкан Дәшти-Кыпчак. Болгар. Алтын Урда Берберсенең тамырын корыткан Ничә тапкыр килгән монда яулар. Кичергәннәр илне кылычтан Калдыгын да көлгә дүндерергә Миссионерлар күпме тырышкан Сәхифәләр тузган, юкка чыккан Ә без — менә, без - бар. булганбыз! Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз Әллә кыпчак, әллә болгар без9 Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул. Болгармы ул? Нинди аерма” Татар дигән исем йөртәбез без Татар каны ага тамырда! Атлантида! Атлантида баткан Эз калмаган бөек халыктан Ә без менә, без бар. эз бар жирдә. Без батырган саен калыккан Атлантида язмышы юк безгә. Оныкларның анык бабасы Нәселең кем? дип сорасалар әгәр. Әйтерләр: Без татар баласы' Татарстан дигән ватаным бар. Татар дигән халкым бар минем Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын Нури Арслан Бар! Гасырлардан, иске заманнардан Тутыкмаган иске хәбәр бар Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер Татар барда, диеп, хәтәр бар Кайда гына хәтәр юк икән соң’ Ул бар. булган һәм ул булачак Хәтәрсезме булды безнең заман. Безнең яшьлек, безнең балачак Безгә генә килгән кебек иде Дөньяның бар хәтәр көннәре. Яуда гына күпме ятып калды Татарның да кеме, кемнәре?!. Кайда бакма — хәтәр җирдә татар. Адәм ышанмаслык даны бар. Карбышевтан кем сораган? Ә ул Миндә, дигән, татар каны бар. Океан агымнарын авызлыклап. Үлемнәрне җиңгән кем дисез? Брест ташларына исем куйган Билгесезме? Түгел билгесез! Кайда бакма— хәтәр җирдә татар. Үлемнәрнең сыртын сындырып. Утлардан да. Моабитлардан да Кем соң чыкты моңлы җыр булып? Палач балтасына башын тотып, Көлеп үлгән икән татарлар. Дошман өчен, сатлык җаннар өчен Татар барда, чынлап, хәтәр бар... Бар! Наҗар Нәҗми «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак». Рус мәкале Җилдерде ул дала атларында. Гөслә чиртеп аю биетте. Көрәш белән биеклекләр алды — Заманына лаек биеклек. Дастаннары аның урда кебек Җан яулаган... Алга күченгән. Чакырылмаган кунак булып үткән. Үткән татар дошман өстеннән. Чакырылмаган кунак булып кергән Зимнийларга, Перекопларга; Чакырылмаган кунак булып кергән Паулюс качып яткан йортларга; Чакырылмаган кунак булып кергән Яман кунак булып — Берлинга. Чакырылмаса да утырган ул Өстәл артындагы урынга. ...Тезләнүне белми татар халкы. Дошманнарын җиргә яткыра — «Чакырылмаган кунак татардан да Яманрак», лиләр. Хактыр да. Үз-үзеннән яманрак татар Дошман барда жирдә. үч барда. Чакырылмаган кунак Дошманнарга. Көтеп алган кунак —дусларга... Зөлфәт Халкым минем Кемнәр әйтә. «Җир тар.— диеп. Милли кораб батар», диеп. Яшик «Таңнар агар!— диеп. Без болгари татар», диеп. Халкым минем алтын халык. Җаны белән ялкын халык Дусларына алкын халык. Дошманына салкын халык .Халкым минем батыр халык. Ярдәмчел һәм матур халык. Күпме генә екмасыннар. Алып булып калкыр халык. Халкым минем моңлы халык. Җор халык һәм жырлы халык. Ирек хисе күңелендә Дәүләте зынжырлы халык. Халкым эшчән, күркәм халык. Дан юлында йөргән халык. Күпме чит-ят милләтләргә Бөекләрен биргән халык. Кемнәр сөйли. «Шом бар...»— диеп. Милли кораб батар, диеп Язып куйыйк йөрәкләргә: «Без мәңгелек тагар!!!» диеп Рафаэль Сибат