Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

1. Бүгенге про заның кайсы яклары Сезне сөендерә? Соңгы елларда басылган кайсы проза әсәрләрен яратып укыдыгыз? Нинди яка авторларга аеруча зур өмет баглыйсыз? 2. Бүгенге прозаның нинди житешссзлекләрен күрәсез? Аларнын сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 3. Прозабызны үстерү очеп хәзер нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз? Рафаэль СИ БАТ: 1. Хәзер чыннан да ябык-ябылган темалар юк. Яз да яз гына' Бер идеология астына басылып яшәү Рухны үтерә, жанны көйдерә. Чын язучы— ирекле кош ул. Ә» әр ул кошны идеологта читлеккә япсаң, бетте инде саф сайравын көтмә. Тагы... Бүгенге прозабызда миллилек: милли ан, милли жан, милли рух, милли горурлык үзен нык сиздерә башлады Тарихыбызны чын дөрестән яктырту йозеннән Язылган романнарыбыз бар. Ә «Идел»дәге тарихи хикәяләр конкурсы асылыбызга кайтуның матур күренеше түгелмени?! Нурихан Фәттах. Мөсә- гыйт Хәбибуллин. Рабит Батулла. Җәмит Рәхимов. Вахит Имамов. Флүс Латыйфаларның тарихи романнары — урланган үткәнебезне, көлләр астына күмелгән яшәеш хәзинәбезне кире кайтару ич! Шунысын да искәртик: тарихчыларыбызны^ язганнарын аз белә халык, ә тарихи әдәби әсәрләрне күп укый Тарих хет шул формада булса да кайта торсын. Инде менә бөек шәхесләребез турында алар вафатыннан соң. бик озак та сузмыйча, биографик рухтагы романнар язу да әдәбиятыбыз: а кереп китте. Олуг рәссам Бакый ага Урманченың зур юбилее — тууына 100 ел тулуга ук диярлек — якты истәлек «Бакый» романын укыдык Без күп вакытта формага шәхси якка азрак игътибар бирдек һәм бирәбез. Шәхсән үзем «Казан утлары»н кулга алуга, башта андагы шигырь вә хикәяләрне, тәнкыйть мәкаләләрен, аннан соң гына повес гь-романнарны. зуррак күләмле әсәрләрне укыйм. Ә менә Кыям Мннлеба- евпың 3 иче биттә башланган романын күрүгә, иң беренче әсәрнең төзелеше үзенә тарн ы, баш га «Автордан» сүз башын укыдым, аннан «И баб»ны күрдем Баб үзе үк шәп сүз, русның «баб*»сы гына түгел, безнең телдә ул сирәк яңгырый, шуңамы сискәндереп, үзенә магнитлады. Монда әле «Күл-Черкен» исеме бар һәм Бакый ага Урманченың 1977—1978 елларда әйткән сүзләре. Кызык бит. үзенә тарта бит һәм әсәрне рәхәтләнеп укып киттем. Тормыш дөреслегенә хыянәт итмичә, олуг шәхесне гел «агартып» кына күрсәтмичә, язган автор бу романын. Тәэсирле итәм дип. вакыт-вакыт сурәтләүдә купшылыкка кереп алса да. роман нигездә уңай тәэсир калдыра. Әлеге әсәрне, беренчеләрдән булып. Гариф Ахунов та «Ватаным Татарстан» газетасында хуплап-мйктап чыкты Суфиян Поварисовның Галимжан Ибраһимов турындагы романы да күңелләргә май булып ятты. Мондый әсәрләрдән әдәби кимчелекләр дә эзлисе килми. Бары бөек язучыбыз турында булганы өчен генә дә укыйсың Яратып укыйсың! Язучы үзе турында ин дөресен үзе :енә әйтә Нигәдер бездә автобиографик жанр бик сүлпән9 Әмирхан Еники. Мөхәммәт Мәһдиев. Аяз Гыйләжевтән соң автобиографик повесть-романнар язылмый яисә аз языла. Гаять үзенчәлекле әсәрләр нч алар, үзеңне көзгедә күрү генә түгел, ә күрсәтү. Мондый типтагы «чәчмә» укучыны ифрат га кызыксындыра. Әнә Шәүкәт Галиевнын «Хистәлекләр»ен 1енә алыйк Кемгә ничектер, шул әсәре белән автор минемчә, шәп шагыйрь булу өстенә. әйбәт кенә прозаик та икәнен күрсәтте Ә публицистика9 Нигә әдәби-публицистик һәм документаль әсәрләр аз татар прозасында? Язар кешеләр калмадымы әллә? Бар алар, бар! Әнә жәяү йөргәндә дә сигарет урынына кулына каләм-ручка тоткан Гариф Ахунов үзенең Тимерханын кай яктан гына күрсәтмәде инде! Теләсәк - була икән ич... Бүгенгене бүген язу. бигрәк тә проза өлкәсендә, язучы өчен авыр нәрсә. Аны башта Вакыт. Җан казанында кайнатырга, бары шуннан сон гына сөземтә алырга кирәк Шәхес культы зәһәрен үзләре татыган Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләжсв, Гурий Тавлиннар кызыклы гына әсәрләр яздылар Монда бигрәк тә Аяз Гыйләжсвнең дөреслеккә хыянәт итмичә бик үк хурлап та. бик үк мактап та бетермичә язганын тоясың, һәр илнең төрмәсе әлеге илнең кечерәйтелгән моделе ул. Әнә шуны ачык аңлап язган автор «Йәгез. бер дога!» шул хакта. Ә Еникиның «Кояш баер алдыннан». А. Хәлимнең «Гомернең ун көне». Р Мөхәммәдиевның «Утлы таба өстендә» әсәрләрен тыныч кына укып булмый Инде шактый олы яшьтәге Зәки Зәйнуллиннын ижа т активлыгы сөендерә Мәгъсүм Хужин. Т Миңнуллин. Н Гыйматдинова. Р Зәйдулла, Л Зөлкарнәй, Ләбиб Лерон. Ф Я хинных проза әсәрләре дә куандыра Соңгы елларда үзем өчен Тәбриз Мобарәков. Факил Әмәк. Марат Закир исемнәрен ачтым Ә Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ» романын укыганда. Кафка сулышын тойдым, бигрәк тә анын «Заман» әсәре искә килде Мансур Вәлинең тышкы бизәкләргә бик кызыкмый гына, экзистенциализм рухында язылтан повесть, хикәяләрендә эчке кайнарлык белән әдәби әдәп бар. Алдагы елларда үзенчәлекле генә прозаик булып танылган Марсель Гали, Разил Вәли. Рашат Низами. Зиннур Хөсниярлардан сискәндереп жибәрердәй әсәрләр көгәм «Ирекле тоткыннар» исемле беренче романы белән күңелне яулаган Роберт Айзатуллинга өмет баглыйм Зарланмыйк бар алар прозаиклар бездә, бар Татар әдәбияты, кемдер уйлаганча алай ук саекмаган 2. Бүгенге татар прозасының житешссзлекләрсн кармаласак: — а) «Җанны дәваламыйча торып. Тәнне сихәтләндереп булмый». - дигән Сократ Ә язучылар кемнәр? Алар бит Җанны дәвалаучылар, һичьюгы Җан- Рухка нур иңдерергә, яктылык кертергә тырышучылар. Әлбәттә, үз корсагыннан ю) арырак фикердә юра алмаган адәмнәрнең жанын дәвалау, анда нур балкытырга омтылу бик авыр эш. Аның өчен, иң беренче, әдипнең үз Җаны нурлы, язганнары жанлы. Рухы якты булырга тиеш, ә бу һәр язучыда да алай түгел; — б) бездә тулы бер Татар Әдәбияты Концепциясе тудырылмаган. Ул, әйе, күпмедер дәрәжадә бар. ләкин фәлсәфи нигезләнмәгән Без әле шәрыкка, әле гаребкә ташланабыз, ә үзебез кыл уртада. Татар өчен Азия Медиумы белән Европа Прагма тльп ыштан торган симбиоз Әдәби Концепция һәм Фәлсәфә кирәк Аның юн нигез iашлары булып Матурлык һәм Яхшылыкның Гармоник бербөтенлеккә. камиллеккә омтылуы ятарта тиеш. — в) прозабыз артык «реаль-тормышчан» Әйе шул. бернигә дә хәйран калмыйча, сокланмыйча гына язарга яратабыз Күп вакытта натуралистлар без Ә Галимхан Ибраһимов романтизмы кая’ Яисә Фатих Әмирханныкы9 Әгәр реалистик роман романтик рух белән сугарылмый икән, әсәр авыр сулый, ана кислород һәм яктылык житмн Шуңа шактый тына әсәрләребез. Ләбибә Их- санова әйтмешли «кон дә күреп торган хәлләргә язучы каләменнән төшкән әйбәт иллюстрация» Бервакыт мина Мөхәммәт абый Мәһдиев: «Син Әхсән Баяновча язасың». дитәтт иде Кая төрттерде ул? Нәкъ менә Әхсән Баяновнын романтик рухлы прозаик булуына, аның «Кама Ка.милә»ләренә Бу язучының барлык шигырьләрен белмәсәм дә. романтизм нык чатылган проза әсәрләренең барысын да укып чыктым һәм күңелем разый калды, чөнки аларда Җан-Pyx яктырышы, сирпелеше бар; _ г) бүгенге каты телле, коры прозаны укыйсын да Канда хәзер Га тимжан Ибраһимовлар теле? дисең. Татар гелснсн сыгылмалыгын. нвфислсген. таять колачлы икәнлеген, байлыгын, бөеклеген язучы ■ >сәрс үзе үк сөйләп торырга тиеш түтелме соң? Күбрәк Исхакыйны. М Галәүнс (русчадан татарчата әйләндерел!ән булса да). Фатих Әмирханны. Гомәр Башировны Әмирхан Еникины. Мөхәммәт Мәһдисвне. Гариф Ахуновны. Аяз Гый- лөжевне Марсе ть Галине. Фәрит Гыйльмине укырга кирәктер бәлки9 Ә без бик аз укыйбыз, аз беләбез Язмаучы язучы белән укымаучы язучыны күз алдына да китерү кыен. — д) соңгы елларда Вакыт Шәрифләре белән дә мөнәсәбәтләр шактый ук начар укырга да вакыт юк. язарга да вакыт юк! Нинди монда дөнья әдәбиятын карап бару. «Казан утлары», «Идел» һәм башка журналларда чыккан әсәрләрне күзләргә дә вакыт житми. Ул вакыт дигәннәре тормыш-көнкүреш вак-төякләре өчен акча белән бер дәрәҗәдә тотыла һәм әрәм була Чөнки, өлкән әдибебез Гариф Ахунов әйткәнчә, язучыга, чыннан да, ифрат аз түләнелә, шу на ул утырып язасы урынга тормыш мәшәкатьләре артыннан чабып йөри. — ж) бүгенге проза шактый «картая төште» Фикерне ачыкласак яшьләр аз килә әдәбиятка Факил Әмәк, Равил Сабыр, Заһид Мәхмүди, Марат Закирлар сирәк Урта буын уртада калган көе йокымсырый, аз ижат итә. ә картлар элеккечә үк мөнбәрдә! 30—40 һәм 50 яшьлекләргә татар әдәбиятын, анын авыр эш аты прозаны үз кулларына алырга вакыт түгелме? Дөньяның әдәбият даһилары бу яшьләрдә үзләренең иң бөек әсәрләрен язганнар инде, ә Данте 35 яшь кешенең иң биек ноктасы дигән. Дөрес, бүгенге татар прозасы корифейлары Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев һәм драматург Туфан Миңнуллин «Йә, нәрсә майтарырсыз инде сез бездән башка?»- дип, читтән генә карап торсыннар дигән сүз түгел бу, чын шәп вә гүзәл сүзне 50 яшьтә дә, йөздә дә әйтергә мөмкин, әмма җиң сызганып хәзер 40—50 яшьлекләр, хәтта 30 ын гына тутырып килүчеләр эшләргә тиеш. Ә алар аз, бик тә аз яза, — з) үзләрен, «писательская братия» дип йөртсәләр дә. күңел жепләре белән тоташкан үзара рухи туганлык, эчке якынлык аз язучылар арасында Ә яшерен хөсетлек үзен шактый ук сиздерә. Бу бигрәк тә бер-берләренең язганнарын укымауда һәм укыса да, күрмәмешкә салынуда нык сизелә. Без битараф Арттан үзенә ошамаганын хурлап йөрсәк тә, ошаганын күтәреп- мактап чыгарга рухыбызда көч житми, күңел көзгесе каралган. Гомумән, ихласлылык житми Шуннан ясалмалык та! Әдәбият язучы дигән ат алу урыны түгел. Пегас —аз бирү мәйданы да. — и) и һәм дә! — Мәһдиев әйтмешли, тагы бер кимчелек: Олуг вә Чын Иҗатчы гомере буе бер төсле генә була. Хамелеонлану. заман җилләрендә флюгер булу — алар өчен ят нәрсә. Алыгыз әдәбият вә сәнгатебезнең даһиларын Тукай, Урманче, Сәйдәш һәм Илһам Шакирны. Вафат булганнарының рухларын уятмыйча, соңгысына гына тукталыйк: әле илтелне кысуларның шовинизм прессы астында иң ыңгырашкан алтмышынчы елларда, бигрәк тә 1968 елда, бу Җырчыбыз: «И туган тел»,—дип аһәң —оран салмадымыни’’ «Ил —телне югалтмаска!- дигән чакыру Авазы иде ул, тагы.. — к) «Шагыйрьнең мактаучысы булсын!» — дигән В Белинский, ә соңгы елларда әдәби тәнкыйть сүрәнләнде. Галимҗан Гыйльман. Равил Рахман кебек әдәбиятны нечкә сиземли торган сәләтле тәнкыйтьчеләребез бу эштән читкә тайчанды, ә көчле әдәбиятчыбыз Фәрваз Миңнуллин вакытсыз вафат булды. Рәис Даутов кебек язылган әсәрләр турында үз сүзен төпле генә әйтүче мөхәррир дә пенсиягә китте. Ибраһим Нуруллин. Нил Юзеев кебек күренекле әдәбиятчы галимнәребез дә бу дөньядан бакыена күчте. Ләкин Тормыш үз урынында бара, бушлыкны Галәм яратмый, һәр киткәнне килүчеләр алыштыра, шуңа «тәнкыйть юк та. тәнкыйть бетте» дип сөйләнүләр дә 100% хаклыкка туры килми Бу өлкәдә оригиналь фикерле, мәрхүм олуг язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә бик хөрмәт иткән Мансур Вәлине ник сызып ташларга’’ Ә ифрат акыллы, сабыр вә зыялы, затлы һәм зәвыклы профессор Фоат Галимул- линны кая куябыз? Шул ук Тәлгат Галиуллин. Хатыйп Миңнегүлов һәм башка академик белемле галимнәребез исән-сау иҗат итә һәм яза ич Тәлгат Галиуллин- ның «Тәүбә» романы анын талантлы прозаик икәнен дә күрсәтте. Шуңа, гомумән, татардагы әдәби процессны, проза үсеше турындагы уй-фнкерләрне пессимистик ноталарда тәмамлау гөнаһ булыр иде сыман Ни генә димә, оптимизмга урын бар гына түгел, ә урын — күп! 3. Прозабызны үстерү өчен хәзер нәрсәләр эшләргә кирәк дигәндә: - Язарга һәм язарга! Матур һәм шәп әсәрләр язарга кирәк Күбрәк язарга — Каләм начарланган булса да, үзенең тутыгып утыруын бер дә яратмый, аны гел үткенәйтеп торырга кирәк Язмаучы язучы —коры исем генә һәрхәлдә, чын әдипләр язып яшәүчеләр алар. Май. 97. Түбән Шәп