Мөхәммәдьярның тууына 500 ел
Мөхәммәдьяр
ӘСӘРЛӘРЕННӘН ПАРЧАЛАР
Күк сандугачы («Төхфәи мэрдан») Мөхәммәдьяр, сиңа биргән Хакъ телне. Күк бакчасында бу сайрар былбылны Читен, хәтта аз шигырь да сөйләсәң. Ирме соң син үз хәлеңне димәсәң! Күпләр сөйләп бу дөньядан кичтеләр. Сөйләү белән энже-дөрләр чәчтеләр Күпләр сөйли алмый, сүзен кистеләр. Күрә алмыйча, тән тишеп, кан эчтеләр. Гакълың булса, җирдә калдыр сүзеңне. Укыганнар ахыр данлар үзеңне Сөйлә татлы шигырьләрең мул сачеп. Бу табигать биргән сазга юл ачып Йөрәгеңне утта яндыр бу эштә. Егетләрчә билең бәйлә һәр төштә. И Илаһым. сиңа мәгълүмдер бу эш. Тик бир миңа ялкынлы дәрт, хуш йөреш Сөйләгәндә йөзем һәрчак ак булсын. Сүзләрем халыкка йомшак-пакъ булсын Минем эшем Илаһ биргән көчтәдер. Бар сулышым халык өчен эштәдер Дала («Нуры содур») Йәшел дала, гүзәл ни юк Чабында һәр тарафта атлар утлый табында Ул саф төрле чәчәкләрдән бизәлгән. Хуш исле йәш үләннәрдән төзәлгән. Чәчәклек белән капланган һәр төше,— Күрсә моны — җәннәт дияр һәр кеше Шагыйрьнең Я1 ымлылык белән бөтен халыкка үтенеп кинәш бирүе. («Төхфәи мэрдан») Яхшы киңәш биреп сезгә, газизләр; Әйтим, Ходам ярдәм итсә, хуш сүзләр. Кешелеклек холкы кирәк ир өчен. Сөйлим сезгә ачып кайбер сер эчен. Хәким, булса синдә акыл һәм белек, Исендә тот фикер: улдыр Игелек. Бу игелек сезне дан юлга салыр. Башыгызга олугьлык таҗы сарыр. И сәрви наз, тыңла колагың салып. Дөньялыкта якын сердәшем калып. Нәсихәтләр борынгылардан калган,— Батырлыктан алар шулай өн салган. Әгәр булсаң үзен син игелекле, Кешеләрдән кызганма Егетлекне. Олы булсын уе һәр ир кешедә, Бөек булсын шуңа кылган эше дә. Борын чөеп, мин-минлекне сатмагыз. Онга — кибәк, серкәгә су катмагыз. Шөгыль итсен Хаклыкны — ир куймасын. Яман, яхшы турында да уйласын. Гүзәл холыклы яманны яр итмәс, Кирәкмәстән шәп дип, үзен хур итмәс. Телә: явыз нәфседән котылырга. Яхшы килсә берәүгә — шат булырга. Карындаштыр җан дусы белән дошман, Пакь тот үзеңне эчтән һәм тыштан. И намуслым, изге кыл һәр кешегә. Ул һич кылмас мәкер синең ишегә. Яманлык кылучыга кылма йаман. Яхшылык кыл, булдыралсаң. һәр заман. Синнән күңел өзсә берәү, син өзмә. Яхшылыкны ташлап, яманлык төзмә. һәр кем күрсә сине зур һәм көчле дип. Тот нәсихәт: бел үзеңне кече итеп. Бәхетсезләргә ирештер теләген,— Данлы эшен белән артыр кирәген. Кемнең йөзе оят белән туладыр. Оят белән иман да нык буладыр Ишет, данлы Рәсүлебез ни дигән: «Оят ул — иманның яртысы»—дигән Кешечә бул, булма җәберләүче зат. Кешечә кыл бар эшеңне, чын ир-ат. Юмартлык, дускаем, бирер зур муллык. Юмартлыкка якын килмәстер хурлык. Туйдыр икмәккә кешене, изге зат. Мәңге калыр бу җиһанда яхшы ат Бозык якка күз салу һич кирәкмәс. Булмас сүзгә колак тоту кирәкмәс. Тел һәм күңлен ялган тотма кешегә. Йөзең бер тот ир һәм хатын-тешигә Әдипкә сал колакны син һәр чакта. Әдәпсез булмассың, кардәш, ул чакта. Намус белән син хурлыкны күрмәссең. Табын түреннән кешене сөрмәссең. Үзеңнән бер йәшкә зурны хөрмәт ит. Кечегә дә, олыга да шәфкать ит. Өлкәннәрне, дәрәҗәләп, олы күр. Кечегә дә рәхим-хөрмәт тулы күр. Авырлыклар килсә кинәт, түзә бел. Сабырлык ләззәте тәмен сизә бел. Берәр кунак килә калса өеңә. Тәңре байлыгын лаек ит көенә Көязләнмә кунак килсә,—каршында Нәрсәң булса, алдына куй барсын да. Яхшылыгын белән кеше күңлен ал. Нәсихәт яхшысы будыр, колак сал Китапның юмамы («Нуры содур») Көйләп язган синен исемгә атап Тәмам иттем төрки телендә китап. Бәйтләре бере яхшы береннән. Сүзләре вәгазь нәсихәт төреннән. Акыллылар аны укып аң алыр. Бу бичара колга карап таң калыр. һәрбер җирдән җыеп аның сүзләрен, Ачтым монда асыл мәгънә йөзләрен. Җилдәй исеп кичсә заман: яз, көзләр, Йадкяр булып калыр җирдә бу сүзләр... Күңелдә күпме бар иде байлыгым, Йыллар рәнҗеп, җырда чәчтем барлыгын. Мәгърүр булып күңлем хәзинәсенә. Ни мохтаҗ соң читләр хәзинәсенә! Белгечләргә өметләнәм. шулай да, Җырларымнан файда күргән уңайда: Искә алырлар бу сөекле кешене, Дога белән зурлап аның эшене. Йәнә үтенәмен яхшылардан Саф көйләрне белгән бахшилардан: Сүзләремне минем үзгәртмәсеннәр. Үзбаш саксызлык та күрсәтмәсеннәр. Бүгенге әдәби телгә мәгънәви тәрҗемәне