Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ ИДЕЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

 

Россия Федерациясе Президенты Ь. Н Ельцинның үтенече буенча, com ы вакытта бик күпләр хәзерге заман урыс милли идеясен зшләп тәкъдим итәргә тырышалар Әгәр дә элек шуңа охшаш нинди дә булса идея- фикерләр булган булса, ул урыс дәүләте идеясе булгандыр, мөгаен. урысларның милли омтылышлары асылын тәшкил итмәгәндер, дип исәплим Чөнки «урыс милли үзаңын яңарту һәм ныгыту кирәк» дигән сүзләр, гурыдан-туры якн читләтеп, урыс дәүләтенең бөеклек рухын, урыс халкының г уплат ан-какшамас бөтенлеген яңарту һәм ныгыту кирәк, дигәнне генә аңлата Шулай итеп, беренче урынла дәүләтнең бөеклеге кала Урыс дәүләте тарихы, урыс халкы гомер бакый хәерче һәм надантомана хәлдә калганда да. дәүләтнең бөек була алуын дәлилли Ә халык һич кенә дә бөеклеккә кызыкмый да. аңа омтылмый да Чынлыкта халык бөтенлаЙ киресенчә уйлый А. П. Чехов, урыс кешесе үткәннәрне хәтерләргә ярата, әмма яшәргә ярат мый. дигән Россия матбугатында булсын, радио-телевидениесендә булсын, һаман үткәнне сагынып яшәү хисләре чагыла, һаман бер жыр җырлана «Ах. нинди Россияне югалттык бит?! Ничек итеп фәлән-фәлән чорларны кайтарыйк икән” «Бу очракта берәүләр патша заманнарын, икенчеләре совет заманнарын сагына. Болай сыктаучы-сыкраучы урыс шовинистлары бер нәрсәне оныталар икътисад өлкәсендә Россиянең «бөеклеге» һәрвакыт бюрократ гүрәләр өреп кабарткан сабын куыгы шикелле генә иде Мина калса, хәзер урыс дәүләтенең төп кайгысы һич гә андый «бөеклек» турында кайгыру будырта тиеш түгел Кешелек дөньясы хәзер теләсә кайсы нл-дәүләтнен үсеш-ка занышларын «кешелек үсеше индексы»нын гөп өч күрсәткече белән билгели ургача гомер озынлыгы, һәр кешенең габышыбайлыг ынын күләме һәм халыкның гомуми белем дәрәҗәсе Бу күрсәткечләр буенча Россия хәзер 174 ил арасында, барлык Европа илләреннән диярлек, Азия һәм Латин Америкасы илләренең дә байтагыннан артта калып. 57 нче урында юра Менә сезгә әзер милли идея алдагы дистә елларда, әйтик. Барбадос, Чили, Латвия. Фиджи һ б илләрне узып китегез дә. Россияне һич югында беренче утыз ил дәрәҗәсенә күтәрегез' .Аннары инде ерак киләчәктә. 100 200 еллардан сон! Германия. Анг лия. Франция. Италия һ б кебек тәрәккыятлс илләр арасына да кереп, беренче унлыкта урын алырга омтылырга да була. Ә калганы ах-вах килеп сыктанулар-фәләннәр иләк белән су ташу, комнан бау ишү шикелле генә беркатлы томана-надан халыкны алдау, аларны юк белән Р куандырып, «сукбай булсак та —урысбай» дип җырлатып йөртү генә булыр. Урыс кешесенең үз хәерчелегенә-бөлгенлегенә мондый мөнәсәбәте, күренекле юрист-демократ А Ф. Кони язганча, аны исертеп-талап. гомер буе йоклатып тотуның ачы нәтиҗәсе. Бу бәхетсез халыкны кемнәр галаган-бөлдергән соң? Революциягә кадәр — феодаллар һәм дәүләт, революциядән сон бүгенге көнгәчә дәүләт талый. Халыкның үзаңына туган Ватанының хуҗасы, анын тулы хокуклы гражданы икәнлеген сеңдерергә вакыт җитмәдеме икән? Юкса, халык әле һаман да дәүләтнең подданные, ягъни нәрсәдер биргәнен көтеп, авызына карап торучы гына. Моңа кадәр «подданный» сүзен «граждан» сүзе белән юкка гына тәнгәл куеп килмәгәннәрдер, бу да—халыкны алдауның бер төре. Ә асылда подданный — ул дәүләтнең колы. Бары тик шул гына Халыкны Ватанлы итү идеясен шундый итеп тамырландырырга кирәк ки, аның нлВатаныннан кадерлерәк һәм яратканрак нәрсәсе булмасын, ул. граждан буларак, чын күңеленнән: «Нинди иркен минем туган илем!» — дип куанып җырласын. Халык рухының мондый сыйфатың Европа дәүләтләре кебек тәрәк- кыятле дәүләтләрдә генә тәрбияләргә буладыр. Россия кебек азиат камырында кабарган дәүләттә бу мөмкин эш түгелдер, юкса кача алган «подданныйлары» Җир шарының барлык кыйтгаларына качып китмәсләр иде. Иминиркен. мул тормышлы дәүләт төзү, әлбәттә, мәшәкатьле эш. Бик мәшәкатьле Аннары шунысы да бар: кемнәр өчен борчылырга, янарга-көяргә тиеш соң әле бюрократ түрәләр? Аңгыратомана халык өченме? Дәүләтнең ул түрәләре гомер-гомердән үзләрен «европалаштырырга» омтылган һәм азмы-күпме уңышка да ирешкән. Алар, кем әйтмешли, француз телен нижгар урыслары теленә катнаштырып сөйләшергә дә өйрәнгәннәр Бүгенге түрәләр-байлар да бөтенләй «европалашкан» диярлек: «мерседес», «вольво» кебек чит ил машиналарында гына җилдерәләр. Россиянең яңа беренче вице-премьеры Борис Немцов, аларны үзебезнең «Волга» дигән «арбаларыбызга» утыртып, «европалашкан ялтыравык»ларын коеп төшермәк булабулуын Ай-Һай ла. шикләнәм, булырмы икән7 Ишектән куганда тәрәзәдән керергә өйрәнгән түрә-чиновникларын Борис Немцов әле начар белә шикелле. Дөрестән дә, көлсәң —көл, еласаң — ела! Ил моңарчы күрелмәгән жи- мереклектәбөлгенлектә, икътисад таркалган, халыкның күпчелеге ач-ялангач. ә «милли» уй-фикерле ташбашларның үз кайгысы —ничек итеп шул җимерелеп таркалган «бөек» империяне урыс канаты астында саклап калырга һәм ныгытырга, имеш?! Әгәр дә Россия халыкларны яулап буйсындырудан, янадан- яңа җирләрне басып алудан юньле файда күрсә, бер хәер иде әле Анын үз тарихындагы бихисап яулап алу сугышлары урыс халкын һаман да бөлгенлеккә генә төшерә килгән бит. Әрәмтамак-сорыкортларча тыгыну мөмкинлекләрен арттыра барып, ул сугышлардан тик дәүләт түрәләре һәм югары дәрәҗәле хәрбиләр генә файда күргән. Дәүләтнең бөтен мәнфәгате шул булган, аннары тагын яңа җирләр басып алу турында кайгыртканнар. Монысы да, В О Ключевский язганча, «халык ябыгып бетерешкәндә, дәүләт симереп күбенсен өчен» эшләпеп килгән. Хәзер инде колониальләштерүне яңача нигезләргә тырышалар. «Россия христиан демократик хәрәкәте» партиясе рәисе В Аксючиц (Россиянен Дәүләт Думасы депутаты) бер мәкаләсен «Бер халык — бердәм дәүләт Урыс кешесенең тарихи чакыруга җавабы» («Новая газета». 27.02 1997) дип исемләгән. Ул бу язмасында хәтта шуңа барып җитә, аныңча, имеш. 1917 елга хәтле урыслар, украиннар һәм белоруслар бербөтен урыс милләте булган; алар урыс теленең төрле шивәләрендә —бөек урыс, кече урыс, белорус (ак урыс) шивәләрендә генә сөйләшкәннәр; украин, белорус дигән милләтләрне тарих белми; совет чорында да аларны милләт итәрлек бер-бер хәл булмаган; бары тик безнең күз алдында гына, хакимият башында очраклы рәвештә менеп утырган вакытлы кешеләрнең сәяси башбаштаклыгы аркасында, урыс милләте ботарланып аерым кисәкләргә таркатылган, имеш Автор күрәзәлек итеп, болай дип яный: «түзем-сабыр халыкның түземлеген кирәгеннән артык сынау беренче карашка мәгънәсез тоелган котылгысыз урыс фетнәсенә китерәчәк һәм ул, иң беренче нәүбәттә, халыкның тормышчан абруй-дәрәҗәсе белән хисаплашмаучылар өчен шәфкатьсез булачак». Урыс дәүләтен «коткаручы» тагын бер мәгълүм «иптәш» Г Зюганов (монысы Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе рәисе, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты), тырышыптырмашып, дәүләт төзелеше мәсьәләләрендә күпмилләтле бөек Державаны саклап калу һәм үстерүнең меньеллык «бай тәҗрибәсенә» таянырга чакыра («Новая газета», 13.03.1997). Империяне торгызуны «фәнни» нигезләүчеләр дә бар. «Россиядә реформалар һәм контрреформалар Модернизацияләштерү процессы цикллары» (Мәскәү университеты нәшрияты. 1996) дигән, гомумән алганда, болай гуманитар юнәлешле жыенгыкнын бер авторы В В Ильин бөек урыс милләтенең башка халыклар тарафыннан йотыла баруына борчыла Анынча. республикаларда дәүләтчелекне үстерүне ясалма хуплау, тарихи яулап алуларнын нәтиҗәләрен валюггтаристик рәвештә юкка чыгару, урыннардагы славян диаспорасын тармар ит у «милләтләрне эретү казанын» бик нык бозган икән. Ул урыс дәүләте канаты астындагы халыклар арасында тәрәккый бәйләнешне ныгытуга, бер яктан, артык тиз яулап алулар Россия басып алган җирләрен үзләштереп өлгерә алмый (мескенгә бик ашыгырга туры килгәндер шул!); икенче яктан, большевиклар жирле халыкның милли-дәүләгчел үзбилгеләнү хокукын декларатив рәвештә дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәргәннәр Россия тарихының үткәнендәге гаеп-кимчелек әнә шул дип саный Ул хәзер үткәндәге бу яраксыз мирастан котылырга өнди «Милләтләрне эретү казанын» камилләштерү. В В Ильин фикерләвенчә, беренчедән, үзәктән ерактагы өлкәләрне икътисади үстерү аша булса (бик файдалы гамәл булыр иде кана, ләкин урыс милләтенең жирле халыкны «эретеп бетерүе» максатында түгел!), икенчедән, милли-дәүләтчел үзбилгеләнү максаты белән, автономияләргә төп милләт вәкилләренең читтән кайтып туплануын туктату аша булырга тиеш икән Имеш, кайчандыр туган җирләрен ирсксездән ташлап торле якларга сибел- гән-чәчелгән ул «вак» милләтләргә тарихи Ватаннарына кайту мөмкинлеген бирмәскә, тыярга кирәк. Шул ук вакытта үзәктән Россиядән этник импортация үткәрүне, ягъни, кеше аңларлык тел беттән әйтсәк, урысларны шул милли төбәкләргә күпләп күчереп утыртуны хупларга кинәш ителә. Автор уенча, шул очракта гына «колонизацияләү нигезле» булыр, чөнки этник урыслар үзәкнең табигый сгавленниклары, яг ъни үзәк мәнфәгатен күзәтү өчен куелган кешеләр, урыннарда урысларның ярдәме-булышлыгы булмаса, империя тупикка төртеләчәк Шунлыктан. үзәкнең урыс диаспорасын ул төбәкләрдә һәрьяклап үстерергә, ныгытырга кирәк. Жирле халык үз туган җирендә үзен һәрвакыт кимсетелг ән-буйсындырыл- ган азчылык итеп тойсын В В Ильинның төп мәсләге менә шул. Әмма бу идея миллилек хокукына дәгъва итә алмастыр, мөгаен. Дәүләт мәнфәгате өчен ул ярашлы, әлбәттә. Дәүләт бюрократиясенә хезмәт итүче зыялылар бу идеянең һөҗүмчән рухын көчәйтергә тырышалар Ә инде гади урыс халкына килсәк, үз төбәгендә җан саклап калырга Ходай коч бирсен ана. чөнки аның мескеннең күрше өлкәләргә күчеп китәрлек тә чамасы юк монысы «табигый монополияләр» тырышлыгы (тимер юл. һава транспорты, су транспорты һ. б.). Аннары, «үзәкнең урыс диаспорасы» дигәнеңне дә бит. Рязань. Тула яки башка төбәкләрдәге урыслар барысы да бер төрле дип. аларны тиңләштерү дә— тирән ялгышу Урыс булмаган халыкларны йотып-эретеп бетерү сәясәте иртәме-соңмы тулысыңча җимереләчәк. Россия дәүләте ахыр чиктә аңлар, аңларга тиеш милләтләрнең күптөрлелеге кешелек доньясынын иң зур байлыгы ул Бер генә милләтне югалту да. кешеләрнең җинаятьчел-саксыз һәм наданнарча хуҗалык итүе аркасында, табигатьтәге теге яки бу төр үсемлекнең яисә җәнлек-жанварнын берәрссс юкка чыкканнан ким югалту булмаячак Бер милләт бетсә дөнья мәдәнияте хәзинәсен тулыландырып горучы бер чыганак бетәчәк дигән сүз. Табигатьме-илаһи затмы төрле раса кешеләрен бар иткән, алар аннары милләтләргә аерылганнар Бар итүче илаһи затка шулай кирәк булган Димәк, беркемнең дә кешелек генофондына тыкшынырга хакы юк Әлеге җыентыктагы икенче автор А. С Панарин исә урыс мессианчылыгы идеясен бөтенләй башка яссылыкта ачмакчы була Анын фикеренчә. Көнбагыш дәүләтләре Россияне элек тә «Европа йортына» кертмәгән, хәзер дә кертми, киләчәктә дә кертмәячәк. Димәк, нәрсә эшләргә кала’ Артта калган көчсезрәк ил-дәүләгләрне. әйтик, үзебез коралландырган Ирак. Ливия. Иран, һиндстан кебекләрне әйдәүче «бөек» дәүләт булырга кирәк Үзебез дә арпа калган ил ич1 Әмма без хәрби коч-куәтебез белән мактана алабыз әле Хөрмәгле авторның әлеге амбициясен урысларга хас буш масаю, шапырыну дип карыйк та. бу хакта сүзне озынга сузмыйча, аның СССР таркалу белән бәйле бер «закончалыкны ачуына» тукталыйк А С. Панарин болай дип яга « Россиядән ераклашкан саен, ил гчендә федераль үзәктән аерылган саен (монысы Татарстан, Башкортстан һ б карыйдыр инде. Ә. Б) индустриальләштерүгә кадәр булган кадими заманнарга яңадан егылып төшү булачак» Урыс жирлеген- туфрагын саклау яхшы, ә Евразиянең башка халыклары өчен шундый ук гамәл начар, янәсе Автор элекке СССРдагы һәм хәзерге Россиядәге урыс булмаган халыкларның мәдәни «үсешенең алга китеШе», үз мәдәниятләрен, үз тарихларын кысрыклап чыгарып, урыслаша бару галәмәте генә икәнлеген аңламаска тырыша Чын закончалык шунда: бу халыклар хәзер үз милли мәдәниятләренә һәм телләренә әйләнеп кайталар, бу күренеш бер дә урыс мәдәниятенә нигезләнгән «тәрәккый инфраструктурами» юкка чыгару хисабына бармый, ул бу халыкларның элек үзләренә мөмкин булмаган дөньяның башка телләрен өйрәнүгә дә нигезләнә, онытылып барган үз телләренә кайтуына да нигезләнә. Гомумкешелеккә хас хикмәтле сүз бар: «Кеше ничә тел белсә, шул кадәр мәртәбә кеше» Евразия халыкларының тәрәккыяте бер урыс мәдәниятенә генә терәлеп калмаган. «Урыс канаты астында» чакта ул шулай булган, хәзер алай булмаячак. Инде ничәмә гасырлар үзләштерелеп килеигән урыс мәдәниятеннән киләчәктә дә баш тартмыйча, үзеңне үз милли мәдәниятен белән дә баету мәслихәт һәм бу хәл бер дә урыс мәдәниятен кысу-чикләү түгел. А. С. Панарин исә Россия дәүләтчелеген үтереп мактый, имеш, ул «дөньяга күп санлы этносларны саклап калу могҗизасын күрсәтте, аларны эретеп бетермәде, кысрыкламады, этнос- гегемон аларны измәде-сытмады.» Бу — авторның чи наданлыгымы, әллә белмәмешкә салынуымы? Аңлашылмый Урыслардан кала, буйсындырылган барлык халыкларны йотып бетерергә өлгерә алмау хәзер казаныш итеп күрсәтелә Гаҗәп яшәүчән булган татар милләтенең дә ким дигәндә өчтән бере манкорт- лаштырылган; шәһәрләрдә яшәүче белоруслар үз телләрен бөтенләй югалтканнар, совет чорында Минск шәһәрендә бер генә белорус мәктәбе дә калмаган; Казанда исә бердәнбер катнаш урыс-татар мәктәбе бар иде; барлык татар түрәләре, күпчелек техник һәм гуманитар зыялылар үз телендә ипи-тозлык кына сөйләшә алалар иде; татар теле татар телендә язучылар һәм авыл укытучылары өчен генә булып калды; егерменче еллар башындагы халык исәбен алу белән чагыштырганда хәзер без йөзләрчә халыкларны югалттык; күптән түгел бер язучы кисәге үзәк матбугатта мактанып язып чыкты урыслар татар ханнарын яулап алмаган булса, үзләре дә бүген 150 миллион түгел, ә нәкъ татарлар хәтле генә калырлар иде, имеш (7 миллион). Урыс халкының «югары рухы» турында үҗәтләнеп сөйләнүләр ачуны китерә Президент канцеляриясендә эшем кешесе булырга тырмашып йөрүче фән кандидаты С. Кортунов «Югары милли бурыч» («Новая газета», 07.10.1995) дигән мәкаләсендә Көнбатыш үзенен гомуми ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүче җәмгыятенә альтернатива эзли дип расламакчы була, һәм ул аны. имеш, Россиядән табачак, икътисад чорына алмашка икътисадтан соңгы - гуманитар мәдәниятле. зыялы, рухи бай карашлы кешеләр чоры киләчәк, андыйлар бездә тулып ята. шунлыктан, кешелек дөньясы белән дә бүлешә алабыз, янәсе Мин бу фән кандидатына каршы болай дип язып чыккан идем: « кешелек дөньясын тынычлыкта калдырып торыйк әле. Җир шары өстендә безнең рәхмәт илә бер гасыр чамасы эленеп торган «бөтендөнья коммунистик революциясе»нең домокл кылычын. ягъни бүкәйне әле яңарак кына альт ташладык бит. бер у найдан кешелекнең өчтән бер өлешен үзебезнең «кайгыртуыбыздан» да коткардык, без анда коммунистик диктатура режимын көчләп таккан идек. Үзебездәгечә. урыс мәдәнияте тарафыннан башка халыклар мәдәниятен йоту идеясен күтәреп чыгып, яңадан безне бөтен дөньяга каршы куюның бер хаҗәте да юк. Бу — максатка да ярашлы ' түгел, тормышка ашмас буш хыял гына. ГУЛАГларыбыз белән. Ирак. Иран. Төньяк Корея, Куба, Африканың каннибаллык режимнарына һ б. ярдәм кулы сузуыбыз белән даны чыккан сәяси һәм әхлакый багажыбыз безгә бөтен дөньяны өйрәтү хокукы бирәме? Имин-тыныч, мул тормышлы халыкларга, аннан да битәр үзебез шикелле өметсез хәерчелектә яшәүчеләренә нинди рухи байлык тәкъдим итә алабыз соң?» («Новая газета», 28.10.1995). Әйтәсе килгәнем шул: матди байлыгың булмаса, рухи байлыгын да юк. Кыскасы: «Икмәк булса, жыр да була». Монысы — бердән Икенчедән, Россиядә рухи байлык матди байлыктан өстен, дип лыгырдаулар тамаклары тук, өсте бөтеннәрнең ач-ялангач халыкны төпсез чуманга утыртырга тырышуы гына ул. Элитаның мәдәнилек дәрәҗәсе белән гади халыкның мәдәнилеге арасында — җир белән күк арасы Әйе. зыялыларның бик аз бер катлавы бай рухияткә ия, аларны дәүләт чиновниклары- түрәләр белән дә бутарга ярамый. Кагыйдә буларак, бу катлау зыялыларның халыкны ихлас сөйгән өлеше булыр. Ул «югары рухият»нең чишмә башы кайда соң? Шул хакта уйлау комачауламас иде. Бәлки, ул халыкның мәңге бетмәс- төкәнмәс интегүләрендә, җәфа чигүләрендәдер? һәм хәзер кемнәрнеңдер, рухи байлыгыбыз югала, матди байлык өстенлек ала бара, дип сөйләнүләренә игътибар итеп торасы юк Матди байлык арта бара икән, димәк, без тәрәккыятле дөньяның төп эзенә керергә тырышабыз, дигән сүз. Аллага шөкер итик, шулай булса! Матди байлык рухи байлыкның үсеше өчен нигез булыр, әмма ул кычкырып торган капма-каршы ике полюста булмас, урталыкта булыр Гомумән, рухият. мәдәният турында сөйләгәндә, жәмгыятьнен югары һәм түбән катлаулары арасындагы гаять зур аерымлыкларны искә алабыз икән, урыс халкында уй-ният белән гамәли эшләр арасында да гажәеп тигезсезлек ассим- метрия ятканлыгын, төрле идеяләргә сәләтле булып та. ул идеяләрне, технология теленә күчереп, тормышка ашыра белмәү нәрсәдән килә икәнлеген дә искә алырта тиешбездер Россия гамәлдә тормышка ашырылмый кала килгән зур теоретик ачышлар иле Мин моны күпчелек халыкнын наданлыгы белән генә аңлатмас идем, чөнки бу наданлык үзе аңлатуны таләп итә һәм анын сәбәпләре мәгарифнең, мәдәниятнең. Россиягә хас булганча, начар финанслануында гына да түгел. Гомуми идеяләр, зур ачышлар алдынгы карашлы һәм талантлы кешеләрнең хәерче урыс чынбарлыгын камилләштерергә омтылуыннан килә Ә ул идеяләрне гамәли эшләргә күчерү өчен тарихның, жәмгыятьнен башка затлары — идеяләрдән тамәли файда алырга сәләтле һәм теләге булган гражданнар кирәк. Андыйлар Россиядә һәрвакыт аз булган, чөнки урта сыйныф гомумән оешып җитмәгән. дөресрәге — хакимият башында утыручылар ана оешырга мөмкинлек бирмәгәннәр Күп кенә акыллы авторларның урыс кешесе, анын серлелеге, жанын аңлап булмаельпы һәм татын әллә нинди тузга язмаган сыйфатлары турында буш фәлсәфә куертуларына гаҗәпләнергә генә кала Беренче карашка, чынлап та могжиза бит! Революциягә кадәр матур әдәбият, музыка, тулаем сәнгать гаять тә югары биеклектә булган Фәндәге гиңе булмаган ачышлар: Лобачевский. Кибальчич. Циолковский. Менделеев һәм тагын бик күпләр һәм шушы рухи байлыкның бөтенләй диярлек файдаланылмавы Халыкнын гомере буе рәтле тормыш көтеп зарыгуы, йөрәген сыкратып торган күп гасырлык караңгылыктан чыгасы килү теләге болар барысы да даһиларның акыл эшчәнлегендә ачык чагыла Ләкин алар ясаган ачышларны тормышка ашырырга кеше юк икътисадны, мәдәниятне һ б эшлекле рәвештә, рәтен белеп күтәрергә теләге булган гражданнар юк. гражданнар жәмтыяте юк. бары тик «өстерә һәм кертмә» принцибы белән яшәүче, бөтен нәрсәне үз астына җыйган дәүләт кенә бар. Бүгенгә кадәр бөтен өметләрне тик шул дәүләткә генә батлыйлар. моның бервакытта да булмас икәнлеген аңламыйлар Чөнки мондый дәүләтнең исемен теләсә ничек алыштырып кына бер эш тә барып чыкмаячак Азмыкүпме вакытлыча яхшырулар булырга мөмкин, ләкин иртәме-сонмы алар. Черномырдин әйткәнчә, «яхшырак булсын дип теләгән идек тә. һәрвакыт татыча килеп чыкты»га кайтып калачаклар Дәүләт үткәрә торган барлык реформалар да. ул реформаларны бездә бары тик дәүләт кенә үткәрә дә! җимсрслә- ватыла да иске эзенә кайтып төшә Чөнки дәүләт бит «һәрвакыт татыча бу кын» өчен генә кирәк, ә инде «яхшырак булсын» өчен гражданнар җәмгыяте, гражданнар кирәк, кайчан нәрсә тамызыр икән дип. дәүләт кулына карап торучы подданныйлар гүгел Дәүләт «бюрократиянең хосусый милке» Милли байлык халык кулында булмыйча, бары тик дәүләт кулында булганда гына бюрократия өстен сыйныф санала ала Бюрократиянең акылы эләктереп алу инстинктына тына кайтып кала. Бетмәс алышынып тору, көндәлек ыгы-зыгы. башлыкка даими ярарга тырышу бу түрәләрнең акылындагы иҗади башлангычны бөтенләй юкка чыгара. Әгәр дә инде азмы-күпме зиһенлерәк булса, ул янә өстәге түрә эзеннән генә бара, шул эздән чыкмый, аңа каршы фикер әйтми Үз-үзен даими тыеп тору, һәр адымын-сүзсн уйлап-үлчәп яшәү акылның иҗат чаткысын баса Бюрократ биләтән урыны-дәрәҗәсе белән үк тинтәк була Акыл үсешенә ярдәм итә юрган гади халык тормышыннан ул күптән аерылган Никадәр аңгыра дисәң дә. бюрократ үзеннән акыллыракларның үзенә нинди куркыныч янауларын тына аңларлык Шуңа күрә ул аидыйларны эштән чит ләштерү жаен карый, хәт та физик юк игүгә кадәр барып җитә. Хәзерге идарәче даирәләрнең зиһснс-интеллекты сай-кимчелсклс булуының бер сәбәбе дә әнә шунда, әмма гөп сәбәп җәмг ыять- тә урта сыйныф булмауда Әфәнделәр! Халкыт ыз мәнфәгате белән дә шөгыльләнегез әле' Әгәр дә берәр вакыт ниндидер үлеп-бстеп баручы халыкнын бөек урыс милләте кайт ыргуына мохтаҗлыгы буттан булса да, хәзер андый вакытлар үткән һәм. ышанам мәңге кире кайтмас Татарлар, мәсәлән, беркайчан да андый халык булмады Кайбер халыклар турында, әйтик. Кавказ халыклары турында шундый караш яшәп кмлә имеш. Россия Кавказдан китсә, анда үзара суеш-үтереш башланачак Астан ут уйнатып торучылар, араларына тыкшынучылар булса, анысы да мөмкин- дер. Ләкин барыбер аларны көч белән басып торып булмый Аларга икътисади, сәяси һәм мәдәни йогынты-ярдәм белән булышу яхшырак һәм нәтиҗәлерәк булыр иде. Хәзерге заманда бер генә халыкнын да милли мәсьәләләрен читтән гыкшынып хәл итү мөмкин түгел. Күп кенә халыкларның ярлылыгы, алар арасындагы низаглар—бөек милләтләрнең колонизаторлык һәм яулап алу сәясәте нәтиҗәсе. Шулай булгач, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү —үзе гадел эш. Инде килеп. А И Солженицынның «Безгә Россияне ничек итеп корырга» дигән программ хезмәтендәге кайбер фикерләргә тукталып үтик. Хәзерге заманнын бөек русофилы, соңгы вакытларда хәтта шовинистлыгы ачыклана барган әдип, үз халкының авыр язмышына, аның бетеп юкка чыга баруына кайгырып һәм хафаланып, милли идея сыйфатында халыкны саклап калу максатын күтәрә Ул бу идея-максатны үзе уйлап тапмаганын искәртә, аны әле Елизавета патшаның эшлеклесе П И Шувалов моннан 250 еллар элек үк әйткән булган Мөгаен. Петр 1 патшалык иткән заманнарда империя халкының бик нык кимүен истә тоткандыр ул граф. «250 ел дәвамында императорлар Шувалов идеясенә бик салкын карап килделәр Большевиклар турында әйтеп торасы да юк! Әмма хәзер дә мин җиде ел элек ясаган тәкъдимгә беркем дә диярлек җавап бирмәде., хаким катлау, ришвәткә сатылган булганлыктан, бу мәсьәләгә ваемсыз, ә ерткычлар — менә бу «грязнохваыар» («прихватизация» вакытында дәүләтне талап баеган «яна урыслар». Ә. Б ) шулай ук ваемсыз, чөнки алар бүлешергә теләмиләр» («Русская мысль», 27 03—02.04.1997) дип ачынып яза А Солженицын. Димәк, урынлы сорау туа: халыкны саклап калу идеясен кем тормышка ашырачак? Дәүләтме? Бүгенгә кадәр анын гадәтендә түгел мондый изге эш. Россия алып барган барлык сугышларда (бәлки. А В Суворовны исәпкә алмагандадыр) осталык белән түгел, сан белән алдырып, тишекләрне «туп ите», ягъни солдат гәүдәсе белән томалап килгәннәр. 1853—1856 еллардагы Кырым сугышында ук әле урыс армиясендәге югалтуларга һәм дошман армиясендәге югалтуларга ике якта ике герле мөнәсәбәтнең Россия файдасына булмавын искәрткәннәр Шул ук хәл 1904 елгы урыс-япон сугышында, 1914—1918 еллардагы урыс-герман сугышында да күзәтелә. Ә инде 1941 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында бер үтерелгән немец солдатына безнең ун үтерелгән сугышчы туры килә Яңарак булып үткән Чечня сугышында ничә «федерал» һәм, гомумән, чечен булма! ан ничә кеше үтерелде икән? Гадел санап чыксаң, биредә дә саннар Россия файдасына булмастыр. Россия дәүләте гомер-гомергә үз кешеләрен юк итү белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнә, дәүләт өчен халык артык күп, җитмәсә тагын «озак» та яшиләр — гомер озынлыгы европалыларга караганда «нибары» егерме елга гына ким. Ул кадәр халыкны ничек туйдырып тотмак кирәк0 Бигрәк тә акчага кытлык һәм инфляция, ягъни акчаның кыйммәте туктаусыз төшеп торган заманда Ә акча дигәнен—монетар дәүләт өчен иң кирәге: бердән, дәүләтнең социаль тоткасы булган күпмиллионлы чиновник-түрәләрнең тук-имин яшәвен тәэмин итү өчен (алар хәзер 18 миллион, һәр сигез гади кешегә бер түрә!); икенчедән, безнең идеалларны кабул иткән чит ил «союзникларыбызг а» ярдәм итеп, «конституцион тәртип» урнаштыраурнаштыра, үзләрен «бәхетле» итәргә теләгәндә «изге» максатларыбызны, аңламаучыларны акылга утырту максатында да кирәк (мисалы- Чечня) Әнә шундый дәүләт эшләре өчен акча туплауның гасырлар буе сыналган ысулы да бар һәр төрле «ВЧК» оештырып, шуның ярдәмендә талап җыела торган бөлдергеч зур салымнар, әле тагын яңарак уйлап табылган ысулны да өстик: халыкка хәләл хезмәт хакын, картларга-гарипләргә пенсиясен, студентларга стипендиясен түләмисең дә — вәссәлам! Дәүләт «бүреләре» дә тук. «сарык» халык та ачтан кырыла. Дәүләт мәнфә!атьләре өчен шулай кирәк тә! Чөнки әле Адам Смит ук исбат иткән: «Бөек халыклар үз хөкүмәтләренең ил байлыгын әрәм-шәрәм итүеннән, ярлылана», -дигән Хәерче һәм «рухи ярлы» халкыбызга әнә шундый дәүләт төзеп бирү — «демократларыбыз»ның иң зур хыялы А И Солженицын бер мәсьәләдә хаклы милли идея югарыдан күрсәтмә белән ясала алмый, «ул йөзләгән-меңләгән башларда һәм күкләрдә үзе туарга һәм өлгерергә тиеш Шулай булганда гына ул әкренләп оешып җитә һәм илне алга алып бара» Ни кызганыч. Россиядәге «кеше материалы» язучы .әйткән фикергә капма-каршы шул әле Урыс кешесе өчен үз гомере дә. башкалар юмере дә «бер тиен дә тормый» Әдәби әсәрләрдә, бигрәк тә «патриотик» язмаларда «янган йортка кергән», «колхоз атын коткару очен бозлы сулы бәкегә ташланган» геройлар мактала. Әле кем. диген безнен хатын-кызларыбыз, ә инде ирләр «матросовлар». алары бездә йөзләрчә-меңнәрчә Андый батырлар турында начар сүзләр әйтәсе килми Әмма, валлаһи, алар арасында советлар заманындагы бер мәзәктәге шикелле «геройлар» да аз түгел. Коммунистлар партиясенә керүче берәүне тинтерәтәләр. Ул инде совет кешесенең мораль кодексы турында сөйләгән, эчмәскә, чит хатыннар белән йөрмәскә һ. б сүз биргән. Шуннан партсекретарь сорый: «Ә тормышыңны партия өчен бирерсеңме9» —ди. «Бирәм. бирәм. ди теге.— күкәемә кирәкме миңа андый тормыш!» А И. Солженицын үзенең урыс халкын саклап калу милли идеясен ин түбәннән оешкан халык хакимияте белән бәйләп карамакчы була Ә ул хакимият. үз чиратында, земстволарга (революциягә кадәр Россиядә җирле идарә системасы) барып тоташырга тиеш, земстволар сайланып куелырга тиеш. ди. Ай-Һай. минем аларга. шулай сайланып оешсалар да. өметемышанычым бик аз... Патша Россиясендә халыкның социаль составы ничек кенә начар булмасын, аның өчтән берен төрле дәрәҗәдәге хосусый милекчеләр тәшкил иткән, люмпен пролетариат чагыштырмача аз булган Халыкның хәзерге составы исә совет чорындагыга караганда да бик начарайды ул вакытларда бөтен халык милексез, дәүләткә ялланып эшли иде. эшсезлек юк. ярлы-люмпеннар юк. профессионал караклар да ул кадәр күп түгел иде. Ә хәзер ялланып эшләүчеләр эшсезләр, бомжлар. жуликлар, бандитлар белән сыегайтылды; соңгылары үз сазлыкларына коннән-көн күбрәк уңышсыз-бәхетсез җаннарны суыра тора, үзгәртеп кору, приватизация дигән булып, азчылык ертлачлар милли байлыкны талап-урлап бетерә яздылар. Бары тик демоска (урта сыйныф милекчеләргә) таянган демократик шартларда гына чын демократик нигезләр өстенлек ала. ә инде авторитар режим шартларында, илбашы Президент авыз тутырып, әгәр парламент бик теләсә, мин аларның кирәкләрен бирермен, дип янап юрган. — гафу итегез! «дерьмокра- тия» шартларында законсызлык, гаделсезлек чәчәк ата Соңгы еллардагы парламентларыбызны искә төшерик. Алыйк иң соңгы СССР Югары Советын Аны нигездә һаман да шул искелектә катып калган «дәшмәс күпчелек» тәшкил итсә до. Сахаров. Афанасьев һәм башкалар кебек бик кыю. эшчән шәхесләр бар иде. алар ярдәмендә Югары Совет әле нәрсәләрдер эшләп кала алды СССР таркатылгач (бер М С Горбачевны бәреп төшерү максатында!). РСФСРның Югары Советы законнар чыгару вәкаләтен үз өстенә алды Монысының составы тагын да сыеграк иде Шулай булса да. Президент Б Н. Ельцин аны юкка гына танклардан аттырып таратмады Ул Югары Советның әле хөкүмәткә каршы торырлык кочс бар иде. аның рәисе дәүләт күләмендә дәрәҗәле шәхес иде Аннары Югары Совет, исемен алыштырып. Дәүләт Думасына әверелде. Думага, дөресен әйткәндә, кем теләсә, шул кереп тулды Аның рәисе И II Рыбкин. Р И Хасбулатовтан аермалы буларак. Дума мәнфәгатьләреннән битәр Россия Президенты Б Н Ельцин мәнфәгатьләре өчен тырышып йөрде, шуңа күрә дә Президснз аңа якгы чырай күрсәтте, бүгенге көнгә кадәр аны номенклатур исемлектән калдырмый йөртә. Хәзер эшләп килә торган икенче Дәүләт Думасы беренчесеннән дә кайтыш булып чыкты, ник дигәндә ул коммунистлар-жири- новскийчылар кулына калды Әгәр дә реформаларда чынлап торып үзгәрешләр булмаса. ул әле бик булырга охшап тормый, алдагы Дума бернәрсәгә яраксыз булыр. Ни өченме’ «Үзебез нинди, чанабыз шундый» Сайлаучылар нинди, депутатлар шундый Без һаман хәерчеләнә барабыз Мал-мөлкәтсез люмпен яхшы парламент сайлый алмый. Бер «ярты»га сатыла торган сайлаучы хуҗасына чүәкләр китереп бирүне яки мунчада, хуҗасының аркасын ышкый-ышкый: «Фәләнне кабул итегез, фәлән кәгазьгә кул куегыз, зу-у-ур табыш булыр!» дип сөйләнүчене сайларг а г ына сәләтле Димәк, империячел омтылышлар да. дөнья халыкларына юл күрсәтмәк- тәгс месснанчылык га. халыкны саклап калу идеясе дә хәзерге режим хакимлек иткән шартларда урыс милләтенең милли идеясе була алмый Боларнын баштагы икесе халыкның ометхыялларын чагылдырмый һәм. гомумән, тормышка ашарлык түгел, өченчесе бүгенге дәүләтчелектә шулай ук әлегә мөмкин булмаган гамәлдер Юкса халыкны саклап калу идеясе урысларның милли идеясе була да алыр, башкарып чыгу алшартлары булганда тормышка да ашар иде. әмма, кабатлап әйтәм. бүгенге хакимият җитәкчеләре аны һич кабул итә алмыйлар. инемчә, А. И Солженицынның «халыкны саклап калу» дигәне тарихи Ватаныбыз Татарстанда яшәүче татарлар өчен дә, башка төбәкләрдәге татар диаспорасы өчен дә милли идея сыйфатында тулаем кулланыла ала. Ул берьюлы ике максатны берләштерер иде: беренчесе — татарларның ман- кортлашуын туктату, икенчесе — базар икътисадын үстерү юлында милләт буларак исән-сау калу, һәм биологик, һәм мәдәни яктан чәчәк агу. Бу максатлар ике алшарт булганда тормышка ашырыла ала: беренчесе — Татарстандагы татарлар җөмһүриятебез эшчәнлегендә икътисади, сәяси һәм мәдәни бәйсезлекне тагын да ныгытырга тиешләр, икенчесе — чит төбәкләрдәге татар диаспорасы милли-мә- дәпи автономия алырга тиеш. Бу максатларга ирешү өчен үзәге хосусый милек иясе булган урта сыйныф гражданнар җәмгыяте төзергә кирәк. Андый җәмгыять уртак милекне бүлгәләп халыкка тарату юлы белән генә оеша ала. Аны булдыруда башка юл юк. Базар икътисады шартларында, ирекле конкуренция-ярыш хөкем сөргәндә, милек котылгысыз рәвештә финанс олигархиясе кулында тупланып, алар тарафыннан монополияләштерелә—милеккә бары тик алар гына хуҗа булу мөмкинлеге туа. Алар дәүләт хакимиятен дә үзләренә буйсындыра. Ә урта сыйныф әле яралгы хәлендә генә, аның хакимияткә хәлиткеч йогынтысы юк. Икътисадка дәүләт монополиясе булганда социализм чорында хакимият бюрократия кулында иде, урта сыйныф исә бөтенләй юк иде әле. Күргәнебезчә, биредә төп мәсьәлә —хакимият белән милекнең үзара нисбәтендә. Илнең бернәрсәгә яраксыз үзенчәлеге дә әнә шул нисбәтнең дөрес булмавында. Хакимият һәм милек капитализмга кадәрге ижтимагый-икътисади баскычларда бергә үрелеп килгән: колбиләүчеләр һәм феодаллар хакимлек тә иткәннәр, милек-байлык та алар кулында булган; коллар, крестьяннарның исә шымытыры да юк. Соңга таба шундый дилемма килеп туа: йә милек-байлык хакимиятне сатып ала, йә хакимият милек-байлыкны көч белән яулап ала. Көнбатыш капитализмның хәзерге демократик чорына кадәр, монополистик дәүләт чорында хакимлек финанс олигархиясе кулында булган. Шуннан һәртөрле гаделсезлекләр килеп чыккан—ил-дәүләт эчендә социаль мәнфәгатьләр өчен сугышлар-чуалышлар, ә чит дәүләтләр арасында империалистик сугышлар тынып тормаган. Россиядә Октябрь революциясе җиңгәннән соң, капитализмга кадәрле архаик-иске тәртип яңадан торгызыла, әмма ул «камилләштерелә»— колбиләүчеләр, феодаллар урынын милли байлыкка хуҗа, бар хакимлекне үз кулына туплаган большевистик тоталитар дәүләт яулап ала. Большевиклар күптәнге урыс традициясен хакимият белән милекнең үре- леп-кушылып бетүен ныгыталар һәм дәвам итәләр, патшаны (илнең баш алпавытын) дәүләт алыштыра. Шул рәвешле, дәүләт феодализмы җәмгыяте оештырыла. Әгәр дә революциягә кадәр Россиядә капитализмның тотрыклы үсешенә, дәүләтнең гасырлар буе халыкны талау сәясәте һәм эшгамәле аркасында, милекчеләрнең күп миллионлы көчле урта сыйныфы булмау тоткарлык ясап торса, большевиклар буржуаз мөнәсәбәтләрнең үсеш юлларын тулысынча томалап куялар. «Үзгәртеп кору» чоры башында без җәмгыятьне йотып, шуннан тамагы тыгылган тоталитар дәүләткә ия идек. Ни дәүләт җәмгыятьне төкереп чыгарып ташлый алмый, ни җәмгыять үзе аның ерткыч авызыннан котыла алмый иде. Шул сәбәпле, кинәт кенә көч туплап алган демократия алдына бер бурыч килеп басты: дәүләтне гражданнар җәмгыяте төзерлек итеп үзгәртеп корырга кирәк. Ә моның өчен, югарыда әйтеп үткәнебезчә, хосусый милекчеләрнең урта сыйныфын булдыру фарыз Икътисадта хосусый милекчелек мөнәсәбәтләре өстенлек итәргә тиеш булып, ул мөнәсәбәтләрне канунлаштырырга, шул рәвешле, барлык гражданнарга да хосусый милеккә ия булу хокукы бирергә кирәк иде. Моңа кадәр халыкның милексез кол-ялчы хәлендә булуын истә тотып, әлеге хокукны матди яктан ныгытырга да кирәклеге көн кебек ачык иде. Дәүләт кулыннан алынган икътисади милли байлыкны, мафиоз түрәләр кулында калдырырга ирек бирмичә, аның төп хуҗаларына кайтаруны тарихи вакыйгалар үзләре таләп итсәләр дә, хакимият моны эшләмәде. Ул нәкъ киресен эшләде, милли байлык таланып бетте. Урта сыйныф оеша алмау аркасында гражданнар җәмгыяте дә туа алмады. Әмма бу вәзгыятьтә коммунизм чорына әйләнеп кайту өрәге дә бар, хаким режимның башка төр диктатурага тәгәрәп төшү мөмкинлеге дә кала. Әмма «керән тормадан төче булмас...» Хосусый милекчелеккә нигезләнеп, гомумкешелекнең тәрәккыяте эзенә кайту котылгысыз. Мәсьәлә шунда: аңа нинди юл белән кайтырга? Көнбатышта капи тализм, феодаль милеккә булган монополияне бетереп, милекне халыкка таратып, шул рәвешле феодаль привилегияләргә чик куеп һәм феодаль җәмгыять эчендә феодал булмаганнарнын әкренләп туплаган мал-мөлкәтенә үзләре хужа булу хокукын законлаштырып килә-килә, аякка баскан, ныгыган. Дәүләтнең милеккә булган монополиясен без дә шул рәвештәрәк чикләргә милекне халыкка таратырга тиешбез Шулай иткәндә, без яңа базар мөнәсәбәтләрендә яшәп китәрдәй социаль катлам булдыра алыр идек. Әмма сиксәненче еллар уртасында демократик үзгәртеп коруларны күтәреп алган «демократларыбыз» ни 18— 19 гасырларда Европада булып үткән революцияләрнең тәҗрибәсен, ни егерменче гасырның икенче яртысында Көнбатыш һәм кайбер Көнчыгыш демократик илләрнең капиталны демократияләштерү халыкка тарату тәҗрибәсен исәпкә алмадылар. Алар башлангыч капитал туплау юлында, бер яктан, «кыргый капитализм» ысулы белән күпчелек халыкны бөлдереп, икенче яктан, дәүләтне талап, шул рәвешле, үз араларыннан инде бүгенге көндә дәүләт аппараты белән үрелеп-кушылып беткән финанс олигархиясенен яшерен структураларын булдырдылар Әмма дәүләтнең бу сәясәте хәзер халык массаларының кискен каршылыгына килеп сөрлекте. «Үзгәртеп кору» реформа үзе торгынлыкта хәзер. Мондый шартларда Татарстанның, анда яшәүче татарлар һәм башка халыкларның үз үсеш стратегиясен һәм тактикасын тирәнәйтергә-көчәйтергә кирәк Әлбәттә, сүз аларны Россиядән аерып кую турында бармый — монысы мөмкин эш түгел, Татарстанны алты сафларта чыт арып, аннары Россиянең калган төбәкләрен дә аттың үрнәгенә иярерлек итәргә иде. Хосусый милеккә каршылык психологиясе урыс халкының аңына сеңгән, шуңа күрә Россияне бүгенге кризисыннан демократик юл белән чыгарып булмас дип уйлыйм Халыкның түземе төкәнгәч, дәүләтебезнең аларны бу юлы да алдаганына янә бер тапкыр инангач, мәсьәләне яңа революция ясап хәл итәргә тырышырлар, ул исә иң кан коюлы юл булыр шикелле Россия башында утыручыларда, «үзгәртеп кору» башланганда ук. Көнбатышның алдынт ы демократик дәүләтләре булышлыт ыннан башка ил үзлет еннән генә алар юлына аяк баса алмас, дигән фикер өстенлек иткән булса кирәк Мин исә эчке мөмкинлекләрне эзләп табу тарафдарымын. Аерым алганда, шундый мөмкинлекләрнең берсе игеп Татарстанны, татар халкын күрәм. Тарихи шартлар шундый булган ки. Россия дәүләтенең язмышы борынборыннан ук татар дәүләтенең язмышы белән бәйле булып, ул аңа охшаш рәвештә барлыкка килгән- оешкан һәм Россия дәүләте шул сыйфатын империяче.! максатларда да бик әйбәт кенә файдаланып килгән Хәзер инде заманалар башка. Шуңа күрә дә Россия дәүләте җимерелеп төште. Янә сәеррәк бер тәңгәллек күзгә ташлана Россия дәүләтен ялган федеративлыктан чын федератив дәүләт итеп үзгәртеп кору эше Татарстаннан, татарлардан башланды. Реформаларны да Татарстан. Мәскәүнсң «шок терапиясе» дитән шәфкатьссзлетеннән аермалы буларак, «базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү» ысулы белән башлап җибәрде Хәзер инде бу үрнәккә чит илләр дә игътибар итә. Россиянең күп кенә төбәкләре дә Татарст ан тәҗрибәсен өйрәнә. Халык байлыгының бер өлеше, дәүләт бюрократиясенең ризалыгы белән, тсгеләймсболаймы, горле шикле эшкуарлар кулына һәм тагын әллә кая таралып бегеә дә. гөп милли байлык әле һаман да дәүләт кулында Бигрәк тә җир үзе һәм җир асты байлыклары Татарстанга мондый шартларда эшне ни-нәрсәләргә хуҗа-ия булуын исәпкә алудан башларга, җөмһүриятебез байлыгының һәр граждан! а тияр өлешен ачыклап, аннары халык кулына шуны раслаучы кыйммәткә ия кәгазьләр (облит ация, акция, вексель һ б ) тоттырырга кирәктер Халыкның бушлай килгән байлыкны әрәм-шәрәм итеп бетерү теләте барлыгын истә готын, үзенә тигән өлешне аз гына булса да хак куеп сатып бирү мәслихәттер, бәлки Ә инде алай түләп алырга мөмкинлеге бу ямаганнарга бик аз процент тар белән кредитка бирергә була Бәлки, нефть акцияләрен хәзер үк шул рәвешле сатарта мөмкиндер Әлеге кыйммәтле кәгазьләр Дәүләт банкы тарафыннан акча белән тә тмин ителгән булырга тиешләр, милекче аны теләсә кайчан үзе теләгәнчә файда чана йә үзе эшләгән предприятиенең акцияләрен сатып ала. йә берәр кооперативка панга сала, йә мөстәкыйль берәр үз эшен башлап җибәрә Дәүләт предприятие тәренең бик тарурилары гына дәүләт кулында калдырылып, калганнары акционер тык җәмгыятьләренә әверелеп бетәргә тиешләр Милли бай чыкны хосусый милеккә әверелдерү бер максаттан каһәрле түгәрәктә әйләнүне бетерү максатыннан чытып эшләнә юкса, үләт вакытыңда типтерүче череп баеган атчылык һаман байый, күпчелек халык, бөлгенлеккә төшеп. әхлакый яктан да таркала бара — нәтиҗәдә башлангыч капитал туплау чорында котылгысыз революция-контрреволюция шикелле афәтләр кабатлана тора. Мәсьәләнең авыр ягы шунда — милекне бер төрле рәвештә дә монополияләштерүгә юл куелырга тиеш түгел, милекне бетереп булмый, ул бары тик берәүләрдән икенчеләр кулына гына күчә, анын ин начары—дәүләт бюрократлары. Димәк, мәсьәләгә башкача якын килү зарур: хосусый милекне юк итәргә тырышмыйча, аны конкуренция-ярыш шартларында үстереп, әмма бер өлешен, базар әйләнешендә алай-болай бөтенләй юкка чыкмасын өчен, кыйммәтле кәгазьләрдә калдырып барырга кирәк булачак. Анысы һәркемнең милли байлыктагы өлеше булып калыр, ул гражданнарның кагылгысыз табыш чыганагы булыр, әмма эшләмичә генә ашап ятарга җитмәс. Моның бертигез дәрәҗәдәге ике максаты бар: гражданнарның мул-имин тормышы һәм милли байлыкның монополияләшмәве. Гражданнарның үзләре эшләп тапкан һәм милли байлыктагы үз өлешенә кушылган кадәре табышы-милке базар әйләнешендә йөрергә тиеш була. Гражданнарның базар әйләнешенә катнашмаган һәм шунлыктан милли байлыктан да, үзләреннән дә аерып алып булмый торган баштагы милке, үзләренең акционерлык һәм кооператив предприятиеләре аркылы, хосусый милекчеләрнең тотрыклы урта сыйныфын булдыруны җиңеләйтә. Кыска вакыт эчендә күпмиллионлы демос—ирекле-бәйсез халык хасил була. Халык хуҗалыгының мондый ысулы бер өстенлеккә ия: беренчедән, сүз барлык социаль катлаулар турында бара, икенчедән, турыдан-туры җитештерү тармагында эшләүчеләрнең генә түгел, ә җәмгыять алардан башка яши алмый торган төрле хезмәткәрләрнең дә мәнфәгатьләре үтәлә. Милекнең халык кулына күчүе тәэмин ителә һәм, шул ук вакытта, милли икътисадның бөтенлеге сакланып кала Милли байлыкка идарәче даирәләр дә, идарә ителүчеләр дә хуҗа була Шулай итеп, бүген дәүләт милкенә кулын салган түрәләр дә калган гражданнар белән тигезләнәләр, һәркем хуҗа да, хезмәткәр дә булып кала —без зарыгып көткән чын демократик хакимият барлыкка килә. Ул, һичшиксез, сайланып куела, димәк, үз тиңдәшләре — милекчеләр алдында җаваплы була, эш-гамәлләре турында хисап биреп бара, аннары, хосусый милекнен табыш китерә торган үз өлеше да икътисадка салынган булганлыктан, ул икътисадның уңышлы үсешендә үзе дә матди кызыксынган була. Үзенең күпмилләтле, шул исәптән, урыс халкының да шактый күп булуы белән аерылып торган Татарстан—социаль юнәлештәге базар икътисадын тормышка ашыру өчен иң кулай төбәк. Соңгы еллардагы вакыйгалардан күренгәнчә, ул бер дә «бөек дәүләтчелек» уенчылары кулындагы вак акча хәлендә калырга теләми. Татарстанның суверенитеты-бәйсезлеге буенча референдум үткәрер алдыннан мин «Комсомольская правда» газетасында: «Җөмһүриятебезгә нинди генә көчле басым-һөҗүмнәр ясалмасын, референдум барыбер узачак. Минем карашымча, әгәр анда куелган сорауга җавап уңай булмаса,— монысыннан Аллам сакласын! — референдумны Татарстанда яшәүче урыслар харап итте, диячәк- ләр, бу исә милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бик нык кискенләштерәчәк Безнең төбәктәге күп гасырлык дуслык-татулыкка, үзара тыныч, килешеп яшәүгә чик куелачак.» — дип язып чыккан идем. Татарстанлы урысларның акыллы булуларына сокланам хәзер: төрле казыну-тыкшыну. котыртуларга карамастан, алар Мәскәүнең «бишенче колоннасы» булудан баш тарттылар, референдум соравына уңай җавап бирделәр. илли мәсьәләләрне татар диаспораларында хәл итү катлаулырак та. [Ж/И авыррак та. Табигый ки. чит милләтле төбәкләрдә татарлар никадәр ■*" "*■ генә күп булмасын, алар үзләренә аерым гражданнар җәмгыяте төзи алмыйлар. Әмма милекче урта сыйныф оешуга үзләреннән шактый саллы өлеш кертә алалар. Татарларның кайбер милли үзенчәлекләре моңа тулы мөмкинлек ача: аларның мал-мөлкәткә бирелгәнлеге, сәүдәгә, вак һөнәрчелеккә күңел салуы, белемгә-фәнгә, мәдәнияткә, технологик алымнарны үзләштерергә омтылышы, ничек кенә сәер тоелмасын, башка халыкларныкына караганда көчлерәк сакланып калган. Читтәге татарлар арасында югары квалификацияле белгечләр, сәүдә, сервис, фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләр, соңгы вакытта исә бай гына эшмәкәрләр, банкирлар бик күбәйде. Хәзерге катлаулы заманда татарларның исән-сау яшәүләре дә. тормыш итүләре дә канәгатьләнерлек. Татарстанда булсын, чит төбәкләрдә булсын, хәер сорашучы татарларны күрмәссең, ә шактый мул яшәүчеләре байтак, дворникмы ул яки носильщикмы, эшчеме яки хезмәткәрме — һәрберсе хәзерге күчеш чоры шартларына ничектер яраклашкан-жайлашкан. Татарларның күңелләрендә үз милләтен саклап калу идеясе өлгереп киләме соң? Бу сорауга жавап уңай булыр дип уйлыйм Мәскәүдә һәм башка урыннардагы күзәтүләремнең нәтиҗәсе шундый паспортларында татар язылып га. туган телләрен бөтенләй белмәгән (телен ул йә Ватаныннан аерылып югалткан. йә тумыштан белми), урыслашкан татарлар да туган телләрендә сөйләшергә омтылалар, төрле татар җәмәгать оешмаларына теләп йөриләр: тел белүчеләр алдында үзләрен уңайсызрак тойсалар да. милли мәдәниятебезгә тартылырга тырышып, татарча спектакль-конпертларны калдырмыйлар. Советлар заманында мондый хәлнең булганы юк иде. киресенчә, урыс телен начар белүчеләр оялып яши иделәр. Үзләренең этник бербөтенлеген югалткан татарларның соңгы ун ел эчендә бу бөтенлекне торгызырга омтылышы — татар халкында сакланып калу хисенең милли идея буларак туа килүенә ышанычлы дәлил. Милләтебезнең яңару-үсү процессын татарларның милекче урта сыйныфын булдыру юлы белән ныгытырга кирәк Татар милли капиталы, гражданнарның һәм татар байларының маяларын бергә туплап, шул рәвешле татарларны милекче итү бурычын алга куйганда гына барлыкка килә алыр. Бу капитал тарихи Ватаннарына күченеп кайтырга мәҗбүр булган качакларга ярдәм күрсәтүдә дә бер таяныч булачак Кайда яшәвенә карамастан, барлык татарларга да хезмәт күрсәтә торган Татар халык банкы оештырырга да вакыттыр Ул банк Татар халык университеты ачып җибәрергә матди нигез була алыр иде Университетта татарлар яшәгән барлык төбәкләр өчен милли кадрлар әзерләп чыгарылыр иде. аңа халыкара статус бирү дә мәслихәт булыр иде. атарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен 1997 елның август аенда 11 ■ Бөтендөнья татар конгрессын җыю турындагы тәкъдиме татар милләтс- нең киләчәк язмышы өчен борчылудан килеп тугандыр дип уйларга кирәк Ничәмә-ничә гасыр дәвамында тупикка барып төртелгән милләтебезне аннан чыгарырлык ниндидер эш-гамәлләргә сәләтебез барлыкка өметләнүеннән тугандыр. Соңгы ун ел эчендә булып узган тарихи вакыйгалар безгә бик кулай-уңайлы мөмкигглеклор ачкан иде. әмма без ул вакытны булдыксыз рәвештә исраф итеп бетердек шикелле. Ә бит узган гомерне кайтарып алып булмый Татар милли капиталын булдыру идеясе I Бөтендөнья татар конгрессыннан сон озак та үтмәстән әйтелгән иде. әмма ул ишетелмичә калды Ә бит аны тормышка ашыру Татарстан өчен, читтәге татар днаеггоралары өчен гаять зур таяныч булыр иде. Без исә җөмһүриятебезнең чикле мөмкинлекләренә генә исәп тоттык. Татарстандагы ике миллион татар чит төбәкләрдәге үзеннән ике-өч мәртәбә күбрәк булган татарларны үз җилкәсендә күтәрә алмый, әлбәттә. Киресенчә булырга гиеш. II Бөтендөнья татар конгрессы да. аннан соңгы гамәлләребез дә түрәләр ярата торган гадәти банкет-мәжлесләргә генә әйләнеп калмас дип ышанасы килә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендәге татар җәмгыятьләре дә эшлекле киңәшләр көтә. Әйе. бушка сөйләнеп йөрүләрне туктатып, гамәли файдалы эшләр эшләргә вакыт бик җиткәндер Милләттәшләр, сызганыйк җиңнәрне! Л/әсмгу. Апрель. 1997 ел