Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕШЕ БУЛЫП КЫЧКЫРАСЫ...

Кинәт искә төшерәсем 1995, август Уйларыңны, хисләреңне чалгы итеп кайрыйсың да, Бө1сн җаның-1 энең илә кошлар булып сайрыйсың да... Нәкъ шул мәлдә аваз бирә әрекмәннән бер чикерткә сулышыңа әремнәрнең исе кереп исең китә. Күке булып күкелдисең, тукран булып тукылдыйсың сөенәсең, әле ярый бүкән булып у I ырмыйсың! Шундый чакта оеп кына, коеп кына яңгыр төшә. Барысы искә юшә-төшә төшләнәсең кичәгечә Сандугачның теле бетә, үләннәрнең тәме бетә калкынасың, әйтерсең лә. дөньялыкның яме китә. Көзнең исен сизеп, тәмам шашынасың, эзләп дәвам. Көйләп кояш барышына ■ ик табигать алышына Бозы булып челтерисең, кары булып ишеләсең «к vJ* я чыпчык булып чыркылдагач, кинәт искә төшерәсең: калган бары эш кырасы, кеше булып кычкырасы... Бәлки... Йөрәгемне татар китабыдай ачам уртасыннан: укыйм, дисәм, аннан Альберт Фәтхи атлап чыга сыман... Төнлә ачтым. Ачтым йөрәгемне, һәрбер битен беләм Йөрәк китабына Альберт Фәтхи каян килеп кергән? Ап-ак ыштан, ап-ак күлмәк белән кара кәзәкидән: әйтерсең лә, татар китабын ул кием итеп кигән. Аккош күле. Ут юк. Йөреп торам, китап ера-ера. «Шәмең яндыр!» диеп, Альберт Фәтхи шырпы суза миңа. Өй яктыра. Ике кулын сузган ике чатлы шәмдәл. Альберт Фәтхи булып өскә килә ышанмаслык хәлләр... Котым чыга. Аягүрә басам, ялгышамдыр, бәлки: саф һавага чыгып карга чумам, карда — Альберт Фәтхи. Мунча ягып пар эченә кереп, кысам да йөрәкне* пар эченнән көлеп карап тора миңа Альберт Фәтхи. Шунда миңа пәйгамбәре аша сүз иңдерә Ходай: — Юк. ул синнән хәзер калмас инде татар китабыдай. Гаҗиз булып тәмам, арып-талып өйгә кайтып авам. Татар китабын япкандай йөрәгемне ябам. Юкка гына затлы кием киеп йөрмәс Альберт Фәтхи: татар китабының авыр хәле җиңеләер, бәлки... Ләйләләрсез генә... 1996. август Кимегән йә кимемәгән әле Җанны Мәҗнүн иткән Ләйләләр. Тик ни хикмәт. Язмыш төеннәре Ләйләләрдән башка бәйләнә. Томырыла гашыйк акбүз атта. Йөрәк кага, башы әйләнә.. Йә эләгә килеп кап тозакка. Йә эләгә килеп хәйләгә. Сула, сүнә... Кабына да сүнә, Кабына да сүнә. Яралы. Төзәлсен, дип. балчык һәм тоз сибә Ярасына. Уйлап карамый. Саф сөюдән халык арасында Канлы бәет, үлмәс көй кала. Мәкерле ук тигән ярасыннан Таш йөрәктәй К31Ы җөй кала. Дөнья аны, ул дөньяны куа. Чүлдә калган ялгыз бүредәй, Башын чөеп төннәр уртасында Улый-улый айга үрелә... Төсләр алышынган. Арган, туйган Айдан ак нур түгел, кан тама. Хәле бетеп, үз Мәҗнүнен җуйган Бер Ләйләгә килеп каплана. Бала-чага баса, дөнья баса Чакма ташка чакма бәрелә. Гаҗәпмени. Ләйлә керә калса Бер убырлы карчык хәленә. Икс гомер күмерләнә утта. Чал йөгереп чәчләр бәйләнә. . һәммәбез дә шулай Дөньялыкта Ләйләләрсез генә әйләнә. Дөнья читендә 1996. гыйнвар «Җир читенә аяк салындырып утырасы иде». Бу хыял балачактан чынбарлыкка ашты — Акыл, Фикер, Хәтер йоклыйлар. Йокласыннар әйдә! — Тик бу хәйлә, үз-үзеңнән качу хәйләсе. Чөнки чынбарлыкка беркемнең дә үзен-үзе килми бәйләсе. Әнә ак кар ява... гыйнвар кары нидер сөйли аяк астында. Балачакның хыяллары белән дөньялыкка чыгып бастым да таңнар калдым. Ак-ак карлар яуган могҗизалы, затлы бу көнлә утырабыз икән тезелешеп һәммәбез дә Җирнең читендә. Көтү... 1995. июль Харап! Өч көн яңгыр— эре тешле тарак үләннәрне үтте тарап-тарап Яшел дөнья аякланып басты күтәрелгән сыман калкутарак. Алар сине көтә! Хәрәкәткә килде һәммә тараф, бөҗәк иле гөжли тирәлектә. Алар мипем кебек күз алдында синең пәйда булуыңны көтә... Вакыт үтеп тора. Парашютын ачып җибәрергә курыккандай, әнә төклетура — бал эчәсе чәчәгенә анда төшә алмый сине көтеп тора Гомер үтеп бара! Әрем исе әрәм сиңа бүген, дигән сыман бакча кыяклана Үткән белән киләчәкне генә тоташтырыр идең... Ерак ара, гомер үтеп бара. Какылары кара көеп катты. Аягүрә басты балтырганы сине көтә әле җиләкләрнең безне киләчәккә чакырганы. Көтте., көтте... телсез калды күке. Саныйсаный ул да арды бугай Хәлсезләнеп телсез кала Сөю замананың авыр елларыдай. Дөнья хәрәкәттә! Соң, әлбәттә, еллар белән алар кабатланмас... Бу т абигать үзе сүз әйткәндә, шаг ыйрь — сүзен әйтми кала алмас! Әй, хан кызы 1986 Ач ишегең. чин керне:и. (Борынгы җырдан) Ачма ишегең, кыз бала. Мин яман углы Яманмын Күкрәгем тулы ярадыр. Ярамны үзем ямармын Үз ярамны мин эт кебек Үзем ялап төзәтермен. Үзем чыга белермендер Бу утларга үзем кердем. Ачма ишегеңне, кыз бала. Бер ачсаң, гел ябылмастыр Әгәр инде кереп китсәм, Тук iap чама 1абылмастыр Ачма ишегеңне, кыз бала. Ачма берүк, керим ватып Үзем төзәтермен җиткәч Бергә-бергә яшәр вакы i Китеп 6api андыр ул 1992. февраль «Болдырдагы каен ауды» дип язгансың Ялган! Ул бит минем балачакта мәңгелеккә калган Болдыр идәненнән чыгып кәрнизгә сыенган; көндез — кояш, төннәрен —ай нурына коенган. Каен-кайгы . Әнкәй кипе. Озатып калды ул да. Бергә-бергә әзерләдек аны соңгы юлга. «Болдырдагы каен ауды...» «Инде аумагае» — дияр чакларым күп булды, тик аумады кайгы. Каен-кайгы... Әткәй китте сугыш ярасыннан — каен аның белән бергә китеп бара сыман. Безнең халык кайгысыннан инде арып-талып китеп баргандыр ул. сеңлем, үзе аякланып. Без кичергәнне кичерсәң, тамырың аяк булыр, җиргә береккәнлегең дә кинәт онытылыр. ...Рәхмәт, сеңлем, хатың өчен, мин ышана алмам: каен ауды, дигән сүзең шагыйрәнә ялган әнкәй китте. . әткәй китте... ул да китеп барган... Кан тамырын кистем (1962—1996) Кайгыңны да, Шатлыкларыңны да бүләр кешең барын сизәсең, Күз яшьләре аша күрсәң генә аның күзләреңдә күз яшен. Шигырь язу — татлы җимеш түгел, катмарланып беткән нык тамыр — шул яшәтә, шул яшәртә телне... ...Тамыр кипсә яшәү тукталыр. Елга яры яралы. дулкын юа яраны. бүген бер кыз миңа шундый серле итеп карады. йөрәк ярасын юачак әллә шул дулкынмы ул? әллә тик күземне йомып төшәчәк упкынмы ул. Бәхет Гөмбәнең дә ялганы бар. Бәндәнең дә ялганы бар — шөкер әле. арабызда асра алганы бар. Ул кала Илне, телне саклармын, дисәң — Син китәсең ул кала исән... Бетәм, дип көенмә... Шәм яна... Чиге бардыр. Гамь яна... чиге бардыр. Янып беткән мизгелдә дә Яшәүгә өмет калдыр. Хәсрәт Дөньясын... һәм үзеңне китәсе килә i ашлап. Яшьлек елаган чагында үзен-үзе кочаклап. Кичке тынлык Мәче башлы ябалакның кычкырып куюы бар Әзер бул һәммәсенә. Иркенәйгән уйларыңның итәген җыюы бар әзер бул һәммәсенә. ...Тынлык ул җанга сеңә, әзер бул һәммәсенә. Тәгәри китте йомгагым — Булмадымы, әй. күрүче! Җилдән җиң тегеп йөрүче кешеләр белән бүген үтте дә китте көнем ...Кул сузса әгәр туганың авырыксынып кына мул табындагы өлештән син аңа сынык кына Казан ханлыгы Ак киндердә чигеш - элмә-элмә... Җилләр алыр төсен, җилгә элмә. Сагыну... Кеше үзе белми... әмма тели әрнүләрне, әрнетүләрне - Ә соңыннан үзен әрли-әрли әрнеп сагына шул ук көннәрне. Уян, татар (Г. Тукай) Уяну дигән сүз дә бар, Юк, түгел йокы туеп — Чынлап уяну — уяну Кирәклегеңне тоеп. Башка калып... Заман шул ук. . ...әмма башка калып... ...сыта сине шул калыпка салып — тыныч ятам, димә, читтә калып. Мизгел уза. Секунд уза. Минут уза. . сәгать... Әмма үзенекен итә — Әдәпсезлегемнән генә Саклый күрче, әдәп .. Балачагым кайтып керде. Мөлдерәмә карый Кара әле, шайтан малай. Онытмаган таный. Ятим балачагыма Башыннан сыйпап юагу иде юкса уем, үреләм. еллар аркылы... үреләм. җитми... буем. Керә калсаң... Ялгыш кына бер яман ат алып керә калсаң халык теленә Күр> өннәрең чәлпәрәмә килен. Күрәчәген меңгә теленә. Җитә Урманнарны яндырырга кайчак бер шырпы җитә - янмаска һәм яндырмаска кайчак бер курку җитә. Уйларың йөрәкне телеп, ярып чыкмаса әгәр, сүзләр мәгънәсен югалта кара кипкәнгә кадәр. Башлана гомер Вакытын, сәгатен белеп һәркемгә килә әҗәл. Башлана гомер Халкыңны Яшәтә алсаң әгәр. Шул кояшта Җан җылысын мин кояштан алдым. Кояш төште гомер юлыма. Шул кояшта җиләге дә пешә. Еланы да чыгып җылына.. Табигать җимеше без... ...Сөю дә сөю булдымы.— ярат та көнләшмә дә... Әкиятеңне кабатлама, дәшмә дә эндәшмә дә — Әнә, табигатькә кычкыр: «Күкрәмә! дип. яшьнә дә!» Әгәр дә ки шулай әйтсә, ул зат миңа чит кавем. ...Сөюем — яшьнәвем минем. Көнләшүем — күкрәвем. Кан җибәргәч, җиңел була, диләр — Кайбер табиб шулай акыл сата. Мин ышанып, кан тамырын кистем. Хәлем китте. Шигырь агып ята...